Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЗГЕ ЭШ БУ!

Хөрмәтле Рәфикъ Юныс! «Казан утлары» ндагы бу яңа елның гыйнвар санындагы
мәкаләгезне укып чыктым һәм бераз гына фикеремне җиткерәсем килде. Җан авазы белән
әдәбият-сәнгать дөньясына мөрәҗәгать итүегез күңелне бик нык кузгатты. Бу олы эштә
сез беренче адымны ясадыгыз — изге сәгатьләрдә булып, җыр сәнгатебездә көтелмәгән
АЧЫШ булса иде.
90нчы елларда башланып киткән үзгәртеп кору җилләре профессиональ җыр
сәнгатенә бик-бик әче итеп исте! «Бездарщина»ларга яшел юл ачылды. Шулар олы
сәхнәләргә менеп, талантлы шәхесләребез белән оялмыйча рәттән басып, шул изге урынга
хуҗа булырга теләп йөрделәр. Элекке худсоветлар беткәч, башбаштаклык хөкем сөрде.
Хөрмәтле профессиональ җырчыларыбыз икенче планда калып, сәхнәләрне, радио-
телевидениеләрне үзешчәннәр басып алды (чүп үләне басты). Нинди кимсетелү —
чәчләрең үрә торыр! Гаделсезлекнең чиге юк!
Европадан руслар күреп ала, руслардан — безнекеләр. Алла Пугачеваның «Фабрика
звезд»ыннан — «Йолдызлар фабрикасы», ә инде русларның «Субботний вечер»ыннан
«Җомга киче» итеп күчермә эшләп куйдылар. Һәрхәлдә, татар милләтенең үзенеке
булырга тиеш, башка милләтләрдән күреп түгел — үзеңнең АЧЫШың кирәк ләбаса!
Культура министрлыгы тарафыннан худсоветлар кире кайтарылып, татар милләтенең
җыр сәнгатен чистартасы иде — андагы чуарлыкны бетерәсе иде! Оригинальлек,
компактлылык, стабильлек дигән кирәк әйберләр бүген бөтенләй сизелми диярлек!
Сезнең фикерегезгә килгәндә, бу җыр язу конкурсы башланып китсә, үзешчәннәрне
катнаштырырга кирәкми дип уйлыйм. Анда үзешчән, монда үзешчән — алар болай да
басып алган инде. Профессиональ җырчылар белән үзешчәннәрне бер программага
кертергә ярыймы соң — чуарлык болай да хәттин ашкан лабаса. Сәнгатьтә һәр нәрсә үз
урынында булырга тиеш.
Конкурсны өч турдан үткәреп, җиңүчеләргә матди якны мул итеп саллы бүләкләр
тапшырылса иде. Спонсорлар табылыр иде әле. Җыр сәнгатебезнең югары дәрәҗәсен,
нәфислеген-гүзәллеген бу юлы милләтебезгә чынлап торып күрсәтергә- исбатларга бик тә
кирәк шул. Шушы изге эшкә актив-булдыклы сәнгатькәрләребез алынса иде! Безнең бу
олы сәнгатебезне үзгәртеп коруның ачы җилләре — базар мөнәсәбәтләре, әлбәттә, нык
аксатты шул. Соңгы елларда татар җыры акча белән үлчәнә башлады — нинди кыргыйлык
бу! Конкурсның исемен «БОЛГАР МОҢНАРЫ» дип атасаң ничек булыр икән? Рәфикъ
әфәнде! Сезгә сәламәтлек,изге башлангычыгызда уңышлар телим! Хәерле сәгатьтә
булсын!
Мин үзем — совет заманнарында филармониядә эшләп чыккан җырчы.