ГОРУРЛЫККА МӘДХИЯ
Журналист, публицист һәм тәнкыйтьче Рәфыйк Кәләметдин улы
Шәрәфиев 1939 елның 13 февралендә Татарстанның Балтач районы,
Карадуган авылында туа.
Беренче әдәби язмалары, кыска хәбәрләре һәм шигырьләре матбугат
битләрендә 1957 елда ук күренә башлый. Озак еллар буе, Балтачның
«Хезмәт» газетасында эшләү дәверендә аңа «Матбугат отличнигы»,
Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге премиясе һәм Татарстанның
атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелә. 2000
елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. «Уйлыкүңел»
(Татар.кит.нәшр., 2001), «Татарэзләү» (Татар.кит.нәшр., 2006) һәм «Ник
сызланасың, йөрәк?» («Сүз» нәшр., 2008) китаплары авторы.
Р.Шәрәфиев бүген дә үсештә, иж.ади активлыгын киметми -
публицистик язмалары, рецензияләре белән киң катлам укучыларны
сөендереп тора...
Каләмдәшебезне олуг бәйрәме белән котлыйбыз! Алга таба да иж.ади
сөенечләр һәм бәхет-саулык теләп калабыз.
1994 ел. «Чаян» журналының җаваплы секретарь бүлмәсенә Мәгъсүм Хуҗин килеп
керде. Ул шулай, атна саен диярлек, хәлне белеп чыга. Кем белән ничектер, ләкин минем
белән ул гел үзенчәлекле итеп, кинаяләп күрешә торган иде.
— Бу бүлмәдә мин унҗиде ел да җиде ай утырып чыктым...
«Нихәл, түзәсеңме, өеңдә иминлекме?» — дигәне шушы инде аның.
— Синең батырлыкны кабатларга тырышмам! — дигән булам, мин дә аныңча хәл-
әхвәл сорашып вакланмыйча гына.
— Син бит Балтач кияве булырга хыялланган идең. Мә, укы! Менә шулай язарга
кирәк! — Мәгъсүм абый кесәсеннән сигезгә бөкләнгән «Шәһри Казан» газетасын
чыгарып салды. — «Кырмыскалар турында баллада»ны укы.
Мәгъсүм абыйның мактануына аклану эзләп мәкаләгә ябырылдым... Югары Советка
сайлаулар чорында, Балтач округыннан, хакимият башлыгы Марат Әхмәтовка
альтернатив буларак катнашкан район газетасы журналисты Гөлсинә Гарифуллинаны
яклап язылган...
— Җиңелүчене мактау — җирле хакимияткә каршы дәшү була түгелме соң, шулар
кул астында эшләгән килеш? — дидем мин, мәкаләне укып бетергәнче үк сабырсызланып.
— Авторы кем? — Һәм Мәгъсүм Хуҗин, «Чаян» логотибындагы күзлекле рәсем
кебек, астыртын канәгатьлек белән миңа текәлде.
— Рәфыйк Шәрәфиев! Балтачта редактор урынбасары... Беләм мин аны.
— Беләсеңдер дә... Ә ул егетне «Хезмәт» редакциясенә эшкә чакыручы кеше кем
дисең?! Вәт, район газетасының ул вакыттагы баш редакторы — Мәгъсүм абзагыз
Хуҗин... үзебез булабыз!
— Охшагансыз да. Икегез бериш — төртмә тел, кырын торып та туры текәлә торган
җете караш, каһкаһәсез көлү, көттереп кенә җавап бирү. Тик син бит Сабадан, Мәгъсүм
абый?!
169
— Балтач гавамы килгән кешене шундук йолып ала. Яшәү рәвеше йогышлы анда...
Ирексездән уйга калдым, әллә соң минәйтәм, Рәфыйк Шәрәфиевләр, Мәгъсүм
Хуҗиннар кебек киная белән сөйләшергә яратучан: Батулла, Разил Вәлиев, Марсель
Галиев, Зөлфәт Хәким, Ләбиб Лерон һәм Искәндәр Сираҗи кебек язучыларыбызның да
биографиясендә Балтач төбәгенә кагылышлы хәлләр бар микән?..
Мин үзем дә Балтачтан «ироник реализм» дигән чир ияртеп кайттым.
1980 елның язы.
«Казан — Малмыж» автобусы тигез генә барган җирдән кинәт аска төшеп китте...
Балтачка җиткәнбез икән. Моңарчы бу районның кайдалыгын студентлардан ишетеп кенә
белә идем.
Балтачны күрер өчен аңа бик якын килергә кирәк. Кайсы гына ягыннан керсәң дә, ул
текә тау астында — гүя диңгезеннән бушаган тарлавык төбендә. Киткән диңгезне эзләп
сәфәр чыккан зур кизләү булып Кече Лызи ягыннан Шушма елгасы ашыга, Балтач
итәгендә тукталып тормыйча гына... Карадуган белән ике арага инглиз газоннары кебек
тигез кыркылган гектарлы плантацияләр җәелгән. Анда бүген- иртәгә кәрҗиннәр,
җиһазлар, бизәкләр һәм бишекләр булып үреләсе таллар үсә.
Юбиляр турында онытып, ник әле шултиклем Балтачның табигатен сурәтләүгә күчтең
дип битәрләргә ашыкмагыз. Кем әйтмешли, туган авыл — ул шәхеснең яшел бишеге!
Баланың әлифбасы шунда, үсеп-ныгу өчен күзәнәк тукымасы, зиһен туплар өчен үгет-
нәсыйхәте, сулар һавасы, эчәр суы шунда. Менә шушы факторлар кемнең кем буласын
якты дөньяга туганчы ук көйләп куя инде.
Әйтик, Рәфыйк Шәрәфиев Балтачта түгел, ә ялгыш кына Казанда туып-үскән булса,
без аны психолог, эколог, юрист, урман каравылчысы, укытучы, бәлки врачлар арасыннан
эзләргә тиеш булыр идек.
Шулай итеп, институтны тәмамлар алдыннан мине Балтачның Мәдәният йортына өч
айлык практикага җибәрделәр. Диплом эшем итеп кичләрен «Тел тегермәне» дигән юмор
кичәсен сәхнәләштерәм. Ә көндезләрем буш. Әйткәнемчә — яз көне!.. Агач кунакханәнең
саран тәрәзәле бүлмәсендә бикләнеп ятар чагым түгел.
Иксез-чиксез илебезнең кайсы гына төбәгенә килеп төшсәң дә, каләмпәрвәр ятимеңне
үз туганыдай хөрмәтләп каршы алырлык район газетасы бар.
«Хезмәт» — олы юл чатында.
— 1 апрель уңаеннан сезгә бер шаян хикәя китергән идем. Исәнмесез?! — дип әйтеп
өлгермәдем, чибәрлеге белән Шәле кызларына охшаган җаваплы сәркәтип кыз (исемен
соңрак белдем, Ләйсән Кариева икән) туп-туры «урынбасар» бүлмәсенә алып кереп китте.
Сагышлы портретка охшаш чырайлы, чандыр гәүдәле, җиңел сөякле, басынкы
тавышлы кырык яшьләрдәге абый минем шаян хикәямне яңа телевизор инструкциясен
укыган ише җентекләп карап чыкты — ләкин кылы да селкенмәде. Киләчәк заман белән
бүгенгенең икесен дә бергә тоташтырып күрә торган күз карашын миңа төбәде. Ә мин исә
тизрәк акланасы иттем:
— «Идел» альманахында, «Казан утлары»нда, «Чаян», «Ялкын», «Яшь ленинчы»да
басылганым бар, — дим.
— Беләбез... Укып барабыз... — диде урынбасар һәм, мине тагын бер пауза белән
сынаганнан соң, өстәп куйды: — Безгә бер хәбәрче кирәк, юлда йөрергә иренмәсәң,
штатка алабыз, Әхәт Фазылҗанов белән үзем кереп сөйләшәм.
Шул көнне үк мине эшкә алдылар. Хатлар бүлегендә бер өстәл бирделәр. Шул көнне
үк мин инде кичке алтыга кадәр анда утырдым. Кайтырга чыксам, Рәфыйк Шәрәфиев Әби
патша заманыннан калган велосипедын иярләп маташа иде. Ул җәен-кышын, язын-көзен
күрше авылдан Балтачка эшкә шулай йөргән.
Рәсми белешмәләрдә Рәфыйк Шәрәфиев Карадуган авылында туып-үскән һәм әле дә
шунда яшәүче шәхес буларак күрсәтелә. Ләкин мин аны тумышыннан бирле Малые Лызи
авылында (татарча исеме дөрес түгел — чөнки ул удмуртлар авылы)
170
яши дип беләм. Аз санлы халыкларның фаҗигасен ул ике ракурстан күреп үскән кешегә
охшый.
Субаш авылы яшьләре исеменнән «Хезмәт» редакциясенә күп имзалы хат килгән.
Хәбәрче сәфәренә тәүге тапкыр юлга чыгарыма сәбәп шушы булды.
Рәфыйк Шәрәфиев мине дошман тылына разведкага җибәргән ише әзерләде:
— Безнең инде бу яклардагы негативка күз ияләшкән, колак тонган. Син яңа кеше,
яңачарак язып кайтырсың дип ышанам. Колхоз рәисе Хәсәнша Борһанов озак еллар
эшләгән, мактаулы җитәкче, саграк бул! — диде.
Субашта көнем үтте. Өйдән-өйгә йөреп яшьләрнең зарын җыйдым. Колхоз
председателе авыл советы рәисенә язгы чәчү беткәнче авыл клубын ябарга кушкан, ә
баянны конторга алып кайтып колхозның бозау сыярдай сейфына бикләп куйган.
Әйтерсең лә яшьләрнең баянын бикләп кенә яшьлекнең үзен туктатып торып була?!.
Колхоз председателе мине кабул итеп тормады...
Әкренләп мин шуны аңлый башладым — күңел ачып эшләү Балтачның яшәү рәвеше
икән. Күпме сайрар кошы булса — шулкадәр җырчысы бар, Шушмада күпме балык булса
— шулкадәр биючесе бар. Андый халыкны кимсетергә теләсәң гармунын гына яшереп
куй икән...
Төне буе, кунакханәгә бикләнеп, фельетон яздым. Иртән бер полосалык язмамны
урынбасар өстәленә китереп салдым. Шаян хикәямне укыган чакта да исе китмәгән
Рәфыйк Шәрәфиевнең сулъяк каш өстенә төшеп торган маңгай чәченә кушылып ирен чите
селкенеп куйды. Кызык өчен генә Әхәт Фазылҗановка кертеп карыйм әле, дигән иде... Өч
телдә чыга торган газетаның баш мөхәррире кул куймаган.
Минем кәеф төште, Субаш яшьләре ярдәм көтеп калды ласа, оятыңнан кая качарсың?
— Басылмаган фельетонның шул ягы яхшы — бюрога чакыртып сүкмиләр, — диде
урынбасар. Ниһаять, мин аның көлемсерәгәнен күрдем. — Мә, ал фельетоныңны, яңадан
яз! — Минем берни аңламыйча аптырап торуыма каршы өстәп куйды, — формасын
үзгәрт, эчтәлегенә тимә!
Мин, яңадан туып, кунакханәгә йөгердем. «Ике рәис» дигән фельетонны скетч итеп
үзгәртеп яздым. «Хезмәт»нең соңгы битендә әдәби сәхифәдә бастырдылар. Рәфыйк
Шәрәфиев мактамады, чөнки минем өчен борчылып йөрде... Редакциягә сүгенеп
шылтыратучылар табылса да, шөкер, бюрода Фазылҗановны мактаганнар гына.
Субашның авыл советы рәисе Фәриттән телефонограмма килде: клубны ачканнар,
баянны иреккә чыгарганнар!
Без Рәфыйк Шәрәфиев белән кунакка йөрештек, дип мактана алмыйм, мәгәр мин гел
аның осталарча кайгыртуын тоеп йөрдем. Өч ай бик тиз үтеп китте. Диплом эшен
«Отлично!»га тапшырып, бухгалтерияләр белән араларны өзеп йөрим. Шулчак мине
райкомның идеология секретаре Рәшидә апа Кариева чакыртып алды. Бу чаклы ук хөрмәт
көтмәгән идем.
— Балтачта бөтенләйгә каласыңмы? — диде ул, ярты сәгатьлек әңгәмәне
түгәрәкләп. — Редакциядә дә, Мәдәният йортында да эшләрсең. Ике җирдән хезмәт хакы
алырсың. Күп фатирлы яңа йорт өлгереп килә, берәр бүлмә бирербез, — ди.
Минем хыялларым Казанда иде шул... Зурлап рәхмәт әйттем дә чыгарга торам. Шунда
гына Рәшидә апа бәгырьне кисеп алды:
— Кызганыч... Рәфыйк Шәрәфиевнең сине бер дә җибәрәсе килмәгән иде, — ди.
Мин коелып төштем. Тешләк кеше дә соң бу урынбасар! Редакция белән хушлашып
киткәндә ул бит әле мине урамга озата чыкты. Кал бездә, дип бер кәлимә әйтмәде. Кулны
кысты да:
— Мәгъсүм Хуҗинны күрсәң, миннән сәлам әйтергә онытма, — гына диде...
Сагынуларның логик нәтиҗәсе буларак, Балтач редакциясе тәки өчебезне бергә
очраштыра алды. «Хезмәт» газетасының 70 еллыгы уңаеннан Мәгъсүм абый Хуҗин белән
мине дә бәйрәм тантанасына дәштеләр. Безне кем искә төшергәнен шундук аңлап алдым.
Чакыру кәгазенә хакимият башлыгы кул куйса да мәҗлестәге урыннарыбыз Рәфыйк
Шәрәфиев белән янәшә туры килгән иде. Якташлар булып, борын чөеп горурланып утыру
171
безгә дә бик килешә иде ул көнне. Әлеге юбилейдан мин утыз яшькә яшәреп кайттым —
өч кенә ай эшләгән өчен дә нинди хөрмәт! Ә бит Рәфыйк Шәрәфиев «Хезмәт»
редакциясендә 34 ел туктаусыз эшләгән! Хезмәтнең михнәт дигән икенче мәгънәсе барын
да беләбез. Менә каян килә ул публицистның Көрәшче дигән мактаулы даны!
Кәләметдиннән тусын да гап-гади кеше булып калсын имеш Рәфыйк Шәрәфиев... Мөгаен,
аның өендә Җир шарының зур глобусы бардыр. Җиһаннан берәр хәвефле хәбәр килеп
ирешсә, меридианнар челтәреннән әлеге җирлекне эзләп табадыр да, кешелекне
коткарырга теләп Балтач үзәнлегеннән аваз саладыр. Р.Шәрәфиев өчен табигатьтәге җан
ияләренең вагы- эресе юк, язмышлар хәл ителгәндә кешеләр мөлкәтле-мөлкәтсезләргә
бүленми, аның өчен иң мөһиме — хаклык! Шуңа күрә дә бәхәсләрдә аның горур фикере
гел өстен чыга.
Туфан Миңнуллинга китап бүләк итсәләр: «Укуын укыйм, ну фикеремне сорама,
әйтмим!» — дияргә ярата иде. «Ник сызланасың, йөрәк?» дигән китапка («Сүз» нәшрияты,
2008 ел) сөекле драматургыбыз хәтта кереш сүз дә язган. Димәк, язучы Рәфыйк
Шәрәфиевнең титаннарны тәүбәдән яздырырлык иҗаты бар!..