Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА АЛМАНИЯДӘ МӨСЕЛМАН ӘСИРЛӘРЕ

1.Серле план
2014 елда Беренче бөтендөнья сугышы башлануына 100 ел тула. Гыйбрәтле һәм уйландыра торган «юбилей». Бу сугыш күп кеше өчен бөтенләй таныш булмаган, тарих катламнарында югалган серле бер вакыйга. Чыннан да Икенче бөтендөнья сугышы безнең өчен аңлаешлырак дип әйтергә мөмкин — әле арабызда сугыш һәм тыл ветераннары яши, һәрбер гаилә тормышында диярлек ул тирән эз калдырган, безнең тарихи хәтеребез өчен ул әле төзәлеп бетмәгән яра булып тора. Шуңа күрә дә 1941-1945 ел вакыйгалары бездә кызыксыну уята, тарихчылар бу кызыксынуга җавап биреп эзләнүләрен дәвам итә — нәтиҗәдә китап кибетләре киштәләрендә Икенче бөтендөнья сугышы тарихына караган дистәләгән, йөзләгән монография табып була. Алар арасында, кызганычка каршы, уйдырмалар да, фальсификацияләр дә җитәрлек. Шуңа күрә күптән түгел Россия хөкүмәте сугыш тарихын фальсификацияләүгә каршы хәтта махсус комиссия дә оештырырга мәҗбүр булды. Димәк, безнең җәмгыятьтә сугыш турында хәбәрдар булмаган кеше аздыр, һәрхәлдә, Бөек Ватан сугышы тарихыннан без зур хәрби операцияләрне, аерым каһарманнар исемнәрен искә төшерә алабыз. Ә хәзер, хөрмәтле укучылар, үзегезгә бер сорау куеп карагыз: Беренче бөтендөнья сугышы турында без нәрсә беләбез? Минемчә, хәтта үзен белемле, укымышлы дип санаган кеше дә кыен хәлдә калырга мөмкин — чыннан да нинди вакыйгалар искә төшә соң? Нинди исемнәр? Беренче сугышның каһарманнары кемнәр булган? Кызганыч, бүгенге буын 1914-1918 еллар фаҗигасен бөтенләй белми диярлек. Дөресен генә әйткәндә, Беренче бөтендөнья сугышы Бөек Ватан сугышы күләгәсендә кала килә...
Берничә әһәмиятле сан китереп узыйк.
Беренче бөтендөнья сугышында рәсми рәвештә 38 ил катнашкан, Антанта илләрендә (Англия, Франция, Россия) барлыгы 45 миллион кеше мобилизацияләнә. 1914-1918 елларда Россия империясе гаскәрендә хезмәт иткән 2 миллионга якын солдат һәм офицер сугыш кырында һәлак була, 2,5 миллион солдат хәбәрсез югала яки әсирлеккә алына. Димәк, илнең төрле төбәкләрендә тормыш иткән миллионлаган гаилә өчен бу сугыш коточкыч фаҗига булып тора. Җитмәсә, сугыш Россия өчен ахыр чиктә бары тик югалтулар белән генә бәйле була — миллионлаган солдат сугыш кырында каһарманлык үрнәкләрен күрсәтсәләр дә, аның мактанырлык, горурланырлык нәтиҗәләре юк диярлек.
Беренче бөтендөнья сугышы тагын шунысы белән дә тарихта зур урын алып тора — аның турыдан-туры йогынтысында һәм нәтиҗәсендә Россиядә хәлиткеч сәяси үзгәрешләр башлана һәм ахыр чиктә бөтен дөнья ике сәяси лагерьга бүленә. Ике система арасында ХХ йөз дәвамында күзәтелгән каршылыклар һәм бәрелешләр шул бөек сугыш нәтиҗәсе булып карала алалар.
Әйе, бу сугыш дистәләгән ил, миллионлаган кеше өчен зур фаҗига булганлыгы аңлашыла. Ә татар халкы өчен ул нәрсә булган соң? Татар тормышында нинди эз калдырган? Алдагы мәкаләләремдә мин сугышның нәкъ шул ягына игътибар
5. «К. У.» № 2 118
һәм телевидение аша әсирләрнең җырлары белән дә танышырга мөмкинлегебез булды. Ниһаять, алман галиме Готтһольд Вайль әсирләр арасында язып алган «Татар текстлары» күптән түгел Казанда дөнья күрде. Шулай да әсирләрнең язмышын тулысынча күзаллау мөмкинлеге укучыларыбызга бирелмәде шикелле. Менә шул мәсьәләгә бераз ачыклык кертәсем килеп бу мәкаләләремне язарга керештем дә инде. Алман (немец) архивларында эзлекле рәвештә эшләп шактый күп мәгълүмат туплаганнан соң, җәмәгатьчелегебезне эзләнү нәтиҗәләре белән дә таныштырасы килде. Беренче бөтендөнья сугышы елларында алман хәрби әсирлегенә Россия гаскәрендә хезмәт иткән дистәләгән мең татар солдаты юлыга. Архив документлары шуны раслый — татарларны һәм башка милләт вәкилләрен бер-берсеннән махсус аерып тормаганнар. Алмания (Германия) территориясендә урнашкан кимендә 100 хәрби әсирләр лагеренда татар солдатлары булуы мәгълүм. Ләкин алардан тыш тагын ике «махсус пропагандистик лагерь» булганлыгы билгеле. Болары исә үтә оригиналь һәм үзенчәлекле булганлыктан шушы лагерьлар тарихы һәм анда тупланган мөселманнар тормышы зур кызыксыну уята. Кыска гына итеп әйткәндә, сугыш елларында Алмания җитәкчелеге, Россия, Англия, Франция гаскәрләрендә хезмәт иткән берничә мең мөселман әсирен ике лагерьга туплап, алар арасында махсус пропагандистик чаралар уздыра һәм бөтен мөселман дөньясын «революционлаштырып», изге сугыш — «җиһад» ачып, мөселман халыкларын Антанта илләренә каршы сугыштыруны максат итеп куя. Әлбәттә, бу күренешнең тирән тамырлары һәм алшартлары бар, аларның барысын да журнал мәкаләсе кысаларында анализлап та булмас, шулай да кайбер мөһим моментларга тукталып узарга кирәк дип саныйм.
Бары тик 1871 елда гына бердәм дәүләт булып формалашып беткән Алмания империясе дөньяның колониаль бүленешенә «өлгерми» кала. ХХ йөз башында дәүләт җитәкчелеге үзенең халыкара абруен үстерү юлларын актив эзли башлый, нәкъ шул нигездә Алманиянең ислам тәгълиматы һәм мөселман илләре белән күптәнге дуслыгы һәм дустанә мөнәсәбәтләре турында миф туа. Моның хикмәте бик гамәли: Алмания мөселман дөньясында үз позицияләрен төрле юллар белән ныгытырга омтыла. Бу омтылышның иң ачык мисалы — 1898 елда кайзер Вилһельм Госманлы дәүләтендә рәсми визит белән булганда Димәшкъ шәһәрендә уздырылган мәҗлестә ислам дине хөрмәтенә түбәндәге сүзләрне әйткән: «Солтан галиҗәнапләре һәм бөтен дөньяга сибелгән, хәлифәне хөрмәт иткән 300 миллион мөселман ышанып торсыннар — алман кайзеры аларның мәңгелек дусты булачак». Алман пропагандасы тырышлыгы белән бу сүзләрне күпчелек гарәп һәм төрек газеталары бастыра, ә соңра аларны алман һәм төрек телләрендә төсле открытка формасында да миллионлаган тираж белән Ниндстанда, Урта Азиядә, Якын Көнчыгышта тараталар. Алман агентлары мөселман илләрендә тагын бер уйдырма тарата башлый — имеш, алман кайзеры ислам динен кабул иткән, яшерен рәвештә хаҗ кылган һәм исемен үзгәрткән — аны хәзер инде Хаҗи Вилһельм Мөхәммәт дип атарга кирәк. Алмания халкы илбашына ияреп шулай ук ислам диненә күчәргә ниятли... Никадәр фантастик
итәргә телим. Ләкин, бу теманың бик күпкырлы икәнен истә тотып, аңлы рәвештә чикләнергә булдым. Чөнки «Татарлар һәм Беренче бөтендөнья сугышы» гомум темасы аерым зур эзләнү таләп итә.
Төгәлрәк әйткәндә, сүз бары тик бер тәгаен мәсьәлә турында барачак — алман хәрби әсирлегендә булган мөселман солдатлары язмышы. Бу тема укучыларыбызга азмы-күпме таныштыр — заманында Мөхәммәт Мәһдиев, Ленар Җамалетдинов, Дамир Гарифуллиннарның аерым басмаларын искә төшерергә мөмкин, соңгы вакытта «Түгәрәк уен» журналында кайбер кызыклы мәгълүматлар басылды. Радио
ИСКӘНДӘР ГЫЙЛӘҖЕВ
119
яңгырамасын, аерым кешеләр бу уйдырмаларга ышанган дип фараз итәргә мөмкин.
Күрәсең, соң булса да татар җирлегенә дә бу хәбәр килеп ирешкән — архив чыганаклары раславынча, 1915 елның апрелендә Казан генерал-губернаторы полиция хезмәткәрләренә кайзер Вилһельмның ислам диненә күчүе хакындагы хәбәр губерна мөселманнары арасында ни дәрәҗәдә таралган дигән сорауга җавап эзләргә күрсәтмә бирә. Кызганыч, бу хәбәр татарлар арасында никадәр таралганлыгы һәм күрсәтмәнең ничек үтәлүе турында әлегә кадәр чыганаклар табылмады.
Әлбәттә, кайзер вәгъдәләре һәм пропагандистик чаралар сәяси уенның бер өлеше генә була — ХХ йөз башында Алманиянең бигрәк тә Госманлы дәүләтен үз ягына тартырга омтылганы көн кебек ачык. Бу омтылышның тагын бер нигезе бар — Госманлы солтан (1908 елдан — Мәхмәт Рәшат яки Бишенче Мәхмәт) рәсми булмаса да дөнья мөселманнарының рухи башлыгы — хәлифәсе булып саналган. Алман стратеглары исәпләвенчә, кирәк чакта барлык мөселманнар хәлифәгә ияреп барырга тиеш — димәк, әгәр дә солтан Антанта илләренә каршы торырга өнди икән, мөселманнар үз вазифаларын үтәргә мәҗбүр булачак. Шулай итеп, берьюлы ике максатка ирешеп булачак — беренчедән, Төркия киләчәк сугышта Алманиянең тугры теләктәше була; икенчедән, мөселман халыклары хәлифәләренә ияреп Алмания дошманнары берлеген эчтән таркатачак.
Пропагандадан тыш Алманиянең ислам дөньясы белән булган «дуслыгының» фәнни-гамәли нигезе дә оешып килгән — илнең югары уку йортларында (Берлин, Ьамбург шәһәрләрендә) инде XIX йөз ахырыннан көнчыгыш телләре, ислам дине белгечләре әзерләнә, 1908-1910 елларда алман телендә «Ислам» һәм «Ислам дөньясы» дигән җитди журналлар чыга башлый.
Беренче бөтендөнья сугышы башланып китү белән, 1914 елның 1 августында Алмания Россиягә сугыш игълан иткәннән соң, шундук диярлек алман җитәкчелегенең хәтеренә мөселман «дуслары» искә төшә — 2 август көнне Алмания Госманлы дәүләте белән хәрби хезмәттәшлек турында яшерен килешү төзи. Алманнарның конкрет максатын бу очракта чыганаклар бик ачык күрсәтә — аларны бары тик бер нәрсә кызыксындырган: Төркия мөмкин кадәр тиз арада Россиягә каршы сугыш башлап җибәрергә, димәк, Россия игътибарын читкә юнәлдерергә тиеш булган. Ләкин Төркия үз мәнфәгатьләрен дә онытмый — ул әзерлексез рәвештә Россия белән хәрби низаг башлап җибәрергә ашыкмый. Бары тик 1914 елның 29 октябрь көнне генә төрек хәрби флоты Одесса һәм Севастополь портларын утка тотып, Төркия рәсми рәвештә сугыш хәленә керә.
Шунысы кызык — нәкъ 1914 елның октябрендә инде Алманиянең «ислам стратегиясе» нигездә әзер була. Ул стратегиянең авторы — күренекле дипломат һәм галим Макс фон Оппенһайм (1860-1946). Сугыш башына кадәр ул инде дипломат буларак Көнчыгыш илләрендә шактый зур тәҗрибә туплаган кеше булган, Алманиядә иң абруйлы Көнчыгыш һәм ислам белгече булып саналган. Үзенең тәҗрибәсенә таянып 1914 октябрендә М. фон Оппенһайм Алманиянең Тышкы эшләр министрлыгына үзе әзерләгән күләмле бер документ тапшыра. Ул «Безнең дошманнарның колониаль өлкәләрен революционлаштыру» дип аталган. Ахыр чиктә нәкъ шушы документ Алманиянең Беренче бөтендөнья сугышы вакытында мөселман дөньясы һәм мөселман халыкларына карата алып барган сәясәтенең нигезе булып торган. Аның эчтәлегенә күз салыйк.
Алман дипломатының төп ышанычлары түбәндәгедән гыйбарәт: беренчедән, дөнья мөселманнары барысы да бер зур дәүләттә яшәмәсәләр дә, алар бердәм,
БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА МӨСЕЛМАН ӘСИРЛӘРЕ
5* 120
оешкан көч тәшкил итәләр — аларны «исламчылык» («панисламизм») тәгълиматы берләштерә; икенчедән, бар мөселманнар Госманлы солтанын хәлифә итеп таныйлар һәм аның өндәүләренә иярергә әзер; өченчедән, Алманиянең мөселманнар арасында абруе чиксез зур. Дөресен генә әйткәндә, аталган тезисларның берсе дә дөреслеккә туры килмәгән, ләкин М.фон Оппенһайм шул ышанычына нигезләнеп алман дәүләт стратегиясен (планын) булдыра.
Дипломат фикеренчә, Госманлы дәүләте, сугышка кушылганнан соң, барлык Антанта илләренә «җиһад» игълан итәргә тиеш (М.фон Оппенһайм җиһадның «тылсымлы» көченә инде күптәннән ышанган булган, бу фикерне инде XIX йөз ахырында ук аның язмаларында да табарга мөмкин). Меморандум төзелгәннән соң күп тә үтми, алман дипломатының «хыялы» тормышка аша — 1914 елның 11 ноябрендә төрек солтаны Антанта илләренә — Англия, Россия һәм Франциягә җиһад игълан итә.
Шуннан соң, фон Оппенһайм фикеренчә, табигый рәвештә, мөселман халыклары Төркия һәм Алманиягә ияреп китәчәк. Ләкин игълан итү генә, әлбәттә, җитми — алман ягы мөселманнар арасында актив пропаганда эшен җәеп җибәрергә, Төркия исә пропагандистик чараларны һәр яктан хуплап, Россиягә каршы актив хәрби операцияләр уздырырга тиеш: «Төркиянең сугышта катнашуы — пропаганданың иң саллы инструменты булачак», — шулай дип уйлаган дипломат. Госманлы дәүләте барлык пропаганда чараларының үзәге дә булып торачак, бирегә әзерлекле кадрлар, матди ярдәм җибәреләчәк. Бу эшне алып бару өчен Тышкы эшләр министрлыгы каршында махсус хезмәт оештырылачак (соңра андый учреждение чыннан да барлыкка килә — ул Шәрекъ буенча мәгълүмат үзәге дип атала).
Пропагандистик һәм хәрби һөҗүмнең төп объекты булып, әлбәттә, Англия саналган, чөнки ул дөньяның иң зур колониаль империясе булып торган. Макс фон Оппенһайм исәпләвенчә, Россиягә каршы көрәш бары тик Англия чын мәгънәдә хәлсезләнгәч кенә башланып китәргә тиеш булган. Биредә бер кызыклы үзенчәлекне исәпкә алырга кирәк дип саныйм — алман дипломатының күп кенә Шәрекъ илләре турында белеме шактый тирән һәм киң булган, ул үзе барып, алар турында мәгълүмат туплаган, ләкин Россия һәм Россия мөселманнары хәле турында ул артык күп белмәгән. Ул язганча, Россиядә барлыгы 19 миллион мөселман яшәгән (алар барлык империя халкының 11 процентын тәшкил иткән). Бу саннар 1897 елда уздырылган халык санын исәпкә алу нәтиҗәләренә нигезләнгән, ахрысы
— Россиядә XIX йөз ахырында чыннан да 11 процент мөселман исәпләнгән, ләкин аларның гомум саны кимрәк булган, якынча 14 миллион. Меморандум текстында, мәсәлән, М. фон Оппенһайм бары тик Кавказ халыклары турында гына чагыштырмача төгәл сүз алып бара — имеш, Кавказ халыклары арасында Төркия һәм Алмания зур абруйга ия, алар арасында пропаганда эшен Төркиядә төпләнгән мөхәҗирләргә таянып алып барырга мөмкин дип исәпләгән ул. «Мөселманнар Кавказ халыкларының иң кыю, сугышка сәләтле һәм көчле өлешен тәшкил итә, алар хәтта тыныч елларда да Мәскәү өчен зур проблемалар тудырып торган»,
— дип яза дипломат. Русиядә яшәгән башка мөселман халыклары турында ул өстен-өстен генә фикер йөртә. Бохара һәм Сәмәрканд халкы «тыныч холыклы» булганлыктан, аның «җиһад»ка кушылулары икеле дип исәпләгән ул, аларның бер өлешенең генә өндәүләргә иярүләре ихтимал. Ә Идел-Урал мөселманнары «рухи яктан нык үскән һәм солтан-хәлифәне бик ихтирам итсәләр дә» бөтенләй «изге сугыш»ка кушып җибәреп булмас дип санаган М. фон Оппенһайм. Шулай да ул биредәге мәктәпләр һәм вакытлы матбугат аша пропаганда эшен алып баруны барыбер зарур дип тапкан.
Тора-бара Алмания бу стратегик планга нигезләнеп Шәрекъ илләрендә чыннан да шактый күпкырлы һәм актив пропаганда эшен җәелдереп җибәрә. Аңлашыладыр ки, Русия мөселманнары Алманиядән дә, Төркиядән дә географик яктан ерак территорияләрдә урнашкан, алар арасында пропаганда алып бару мөмкинлеге матди һәм оештыру проблемалары белән бәйле булган, җитмәсә, Русия хәкүмәте андый хәлне булдырмас өчен мөселманнарны каты һәм өзлексез күзәтү астында тоткан. Шуңа күрә Алманиянең пропагандистик тырышлыгы Идел-Урал татарлары яшәгән төбәккә кадәр сугыш вакытында барып җитә алмаган. Пропагандистик активлык нигездә хәрби әсирләр арасында күзәтелгән һәм бик үзенчәлекле нәтиҗәләргә китергән.
121
Мөселман әсирләре арасында пропаганда эшен алып бару хакында рәсми документларда шул ук М. фон Оппенһайм меморандумында укып була. Минем аңлавымча, бу кеше беренчеләрдән булып андый мөмкинлек турында җитди уйланган һәм бу юнәлештә тәгаен адымнар да тәкъдим иткән. Нәрсәләргә игътибар иткән соң алман дипломаты?
Аның мәгълүматларынча, Алманиядә инде дистәләгән лагерьда мөселман хәрби әсирләре тупланган, шулар арасында ул өчесен искә ала — Цоссен, Альтенграбов һәм Зенне. Төрле лагерьдан мөселманнарны җыеп махсус бер лагерьда туплау зарур дип саный ул. Алар өчен мәчет төзелеше планлаштырылган булырга тиеш — күп акча чыгармыйча мәчетне хәтта тактадан да төзеп була дип санаган М. фон Оппенһайм. Мәчеткә исә, җитәкчелек итү өчен, имам-хатыйп чакырылырга, ә мөселман әсирләре хәләл ризык белән тәэмин ителергә тиеш. Дипломат әсирләр белән мөгамәләдә тәрҗемәчеләрнең зур ролен аңлаган — тылмачлар аша пропаганда алып бару мөмкинлеген ассызыклап узган ул. Фон Оппенһайм тәкъдименчә, мөселман әсирләре бер лагерьга тупланганнан соң аларны «туу урыннары, кавемнәре, мәзһәбләре буенча» аерым төркемнәргә бүлү сорала, әсирләр арасында укый-яза белә торганнарына аерым игътибар итәргә кирәк — андыйлар пропаганда эше өчен аерата «файдалы» булырга мөмкин дип санаган ул. Әсирләргә туган якларына хат язу мөмкинлек бирелергә тиеш, чәнки хатлар аша да пропаганда алып барып була.
Әлбәттә, Макс фон Оппенһаймның 1914 елның көзендә ясалган бу тәкъдимнәре төгәл һәм тулысынча уйланылган җентекле план түгел. Җитмәсә, бу план күбрәк инглиз һәм француз гаскәрләрендә хезмәт иткән хәрби әсирләрне күз алдында тоткан — Русия мөселманнары турында белеме бик сай булганга күрә, М. фон Оппенһайм алар турында бик сак фикер йөртә: «Русия мөселман солдатлары белән артык күп нәрсә эшләп булмас, ахры. Аерым очракларны санамаганда, аларны күпләп хәрби хезмәткә тартып булмас. Алар аерым хәрби берәмлекләрдә берләштерелергә дә тиеш түгел. Шулай да, безнең кулда алар бик күп булып китсәләр, бу очракны да зур игътибар белән өйрәнергә кирәк».
Соңра тормыш бу фаразларга үз төзәтмәләрен кертәчәк — Алмания әсирлегендә дистәләгән мең Русия мөселман солдаты туплангач, алман хәрби һәм сәяси җитәкчелеге татарлар белән бик актив пропаганда эшен җәеп җибәрергә мәҗбүр була. Ни гаҗәп, сугыш ахырына аз санлы гарәп яки һинд хәрби әсирләре алман җитәкчелеге өчен «әһәмиятләрен» югалталар, ә меңләгән татар реаль пропагандистик эшнең бердәнбер объекты булып кала.
Бу эш ничек алып барылган, Алманиядә мөселман әсирләре нинди хәлдә булганнар, алар тормышына алманнарның пропагандистик эшчәнлеге ничек тәэсир иткән — монысы турында мин алдагы мәкаләләремдә сөйләрмен.
Дәвамы бар