Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ (дәвамы)


Норлат
Норлат авылы Зеленодол районында, район үзәге Зеленодол шәһәреннән 33 чакрым
ераклыкта, Албаба тимер юл станциясеннән — 3, Козловка пристаненнан 32 чакрым
ераклыкта урнашкан. Норлат — җирле үзидарә советы үзәге.
Норлат авылы 1565-67 елларны эченә алган Зөя өязенең теркәү кенәгәсендә Нурдулат
дип телгә алынган. Д.Корсаков бастырып чыгарган белешмәдә авыл Курлат дип
билгеләнгән. Рус телендәге белешмә-чыганакларда татар авылларының атамалары бозып
язылу һәрдаим күзәтелә. Булат суы ярына утырган авылда 307 йомышлы һәм 35 керәшен
татары яшәве билгеле.
Наҗия апа Борһанова Норлат авылы халкы күршедәге Мулла Иле, Бузай, Городище
авыллары белән бергәләшеп Тикен уены җыены үткәргән дип яза. Ул июнь ахырында
бәйрәм ителгән (20 гасыр урталары).
Норлат атамасының килеп чыгышы турында төрле фикерләр бар.
Авылның бер ише олылары Норлат авылына нигезне борынгы заманнарда ук
Нурбулат гаиләсе салган дип исәпли. Икенчеләре исә авыл атамасы Нурулла һәм Булат
исемнәре белән бәйле дип саный.
Гомәр Саттаров, авыл элегрәк чорда Норлат һәм Булат атамалары алган ике авыл
булып яшәгән, ди. Ул болай фикер йөртә: «Булатово авылы атамасының нигезендә Булат
дигән төрки чыгышлы кеше исеме ята. Бу авылда борынгы чорларда чуашлар яшәгән.
Булат авылының Казан ханлыгы дәверендә булуы тарихи чыганаклардан билгеле».
Норлат авылы халкы Степан Разин һәм Емельян Пугачев күтәрелешләрендә шактый
актив катнашкан.
Гражданнар сугышы авыл хуҗалыгын шактый бөлдерә. Бәла өстенә бәла булып 1920
елның җәендә зур янгын чыга һәм 3 сәгать эчендә 163 хуҗалык көл була. 1921 елгы
ачлыкта Норлат авылы халкы да интегә, төрле урыннарга күчеп китә, күбесе ачтан үлә.
1922 елда Норлат авылының хуҗалыгы аякка баса башлый. 1927 елда Норлат районы
оеша. 1931 елда Норлатта «Кызыл партизан» колхозы төзелә. 1938 елларда колхоз шактый
уңышларга ирешә. Ватан сугышыннан соң авылда «Норлат» совхозы оеша. Анда җиләк-
җимеш үстерү белән ныклап шөгыльләнә башлыйлар.
1963 елда Норлат районы Зеленодол районына кушыла.
Бәчкит тавына менеп авылга таба карасаң, Норлат авылының бу тау итәгеннән
башланып Гыйззәт тавы белән ике арада утыруын күрәсең. Бәчкит һәм Гыйззәт таулары
атамаларын кеше исемнәре белән бәйләп сөйлиләр. Болар авыл тирәсендәге иң биек һәм
зур таулардан исәпләнә.
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
154
Аю алан чаты дип аталган урынның тарихы да үзенә күрә кызыклы гына. Бу урында
элек кара урман булган. Урманда аюлар күп очраган. Урманны кискәннәр һәм бу тирә
сазлы урынга әйләнгән, аннары, сазлык кипкәч, әлеге җиргә яшел чирәм үсеп чыккан һәм
ул үзәнлек булып киткән.
Авыл зиратын узу белән Бәйрәмәле чокыры бар. Бәйрәмәле исемле картның
землянкасы нәкъ шушы урында булган. Карт үлгән, землянканы су баскан, урын
чокырланып тора.
Норлат авылының тирә-юнен бер ягыннан Олы елга чикләсә, икенче ягында, Төрләмә
юлыннан керә торган юнәлешендә, Питкә күле һәм Эрә елгасы бар. Ике урыннан буып
алынган Олы елга бүгенге көндә бик олы булып күренми, әмма исеме Олы булып кала
бирә. Питкә күлендә Петька исемле малай батып үлгән, дип сөйлиләр.
XIX гасырның икенче яртысында Норлат авылында 4 мәчет булган. Бу мәчетләр
яманаты чыккан 30 нчы елларда тар-мар ителгәннәр.
Бүгенге көндә авылда бер генә мәчет — Хәмзә мәчете бар. Аны авылның иң бай
кешесе Афзалов Хәмзә төзеткән.
Норма һәм Нормабаш авыллары
Атамаларына Норма берәмлеге кергән авыллар Балтач районында урнашкан. Норма
авылы район үзәге Балтач авылыннан 4 чакрымда, тимер юл станциясе Шәмәрдәннән —
26, Малмыж пристаненнан — 36, Нормабаш авылы район үзәгеннән — 15, җирле үзидарә
советы үзәгеннән — 11, Шәмәрдәннән — 27, Малмыждан 47 чакрым ераклыкта утырган.
Норма — җирле үзидарә советы үзәге. Аның карамагына Кариле, Кили, Норма,
Нормабаш, Пүскән һәм Чапшар авыллары керә.
Норма һәм Нормабаш авыллары борынгы, алар икесе дә Казан ханлыгы авылларын
барлаган исемлеккә кергән.
XVIII йөздә (Д.А.Корсаков) Норма суы ярына утырган Олы Норма авылында 139
ясаклы татар яшәгән. Нормабаш авылында 76 ясаклы татар көн иткән.
И.А.Износков хезмәтендә (XIX йөз) күрсәтелгәнчә, Норма суы ярындагы Олы Норма
яисә Норма Себер элемтә юлының уң ягына урнашкан. Авылдагы 119 хуҗалыкта ислам
дине тота торган 391 ир-ат һәм 379 хатын-кыз гомер итә, алар Олы Норма авыл
җәмгыятенә кергәннәр. Халыкның тормыш-көнкүреше ярлы, иген игү, чабата ясау, урман
кисү белән шөгыльләнгәннәр. Авылда бер мәчет һәм мәдрәсә булган.
Норма суы ярындагы Нормабаш авылы шулай ук Себер элемтә юлының уң ягына
урнашкан. Авылдагы 26 хуҗалыкта ислам дине тота торган 103 ир-ат һәм 90 хатын-кыз
гомер кичергән, алар Нормабаш авыл җәмгыятен төзегәннәр. Тормыш-көнкүрешләре
ярлы, халык иген игү, умартачылык, чабата ясау белән шөгыльләнгән.
Норма һәм Нормабаш авыллары халкы июнь аеның өченче җомгасында күршедәге
Пүскән, Кили, Чапшар, Кариле, Иске Салавыч, Яңа Салавыч, Сәрдегән һәм Бөрбаш
авыллары белән бергәләшеп Пүскән җыены үткәргән (Н.Борһанова).
Олылар авыллары турында мондый мәгълүматлар хәбәр итә.
Авыл оешканга 700 еллар бар. Болгар дәүләте җимерелгәннән соң халыкның бер
өлеше Шушма суы буена да килеп нигезләнә. Норма һәм Нормабашны болгар бабалар
башлаган. Норманы Нормабаштан аерылып чыккан дип әйтәләр.
Норманың халык телендә кулланыла торган икенче исеме — Байлар Нормасы.
Авылның иң зур бае Ишморатов Габдрахман булган. Ул авылда бәз эшли торган
мануфактура ачкан. Авылның ярлы крестьяннары аңа ялланып эшләгән. Аның тегермәне
һәм Үрнәктә ат заводы, урманнары булган. Казанда ике йорт салдырган. Мануфактура
фабрикасы янгач ул Казанга күчеп киткән.
Революциядән соң Ишморатовның авылдагы йортын клуб һәм кызыл почмак
иткәннәр. Яшьләр атнага бер тапкыр анда кичә оештырган, театр куйганнар.
Авылдагы гади крестьяннарның йортлары терәүле, өйдә исә сәкедән башка җиһаз
булмый. Сәкегә ашъяулык җәеп ашыйлар, аны җыеп алгач урын җәеп йоклыйлар. Сәке
астында — иске-москы. Черемәсен дип идәнне юмыйлар, кырып себерәләр генә, аяк
салып йөрү булмый. Өйләрнең барысы да җир идәнле, өй тулы таракан яшәгән.
1936 елларда мәчетнең манарасын кисәләр. 1937 еллар тирәсендә авылда кино күрсәтә
ФИРДӘВЕС ГАРИПОВА
155
башлыйлар.
Авылда чирмешләр дә торган. Олылар сөйләве буенча, авылның иске зираты
Наратлык зират дип йөртелгән, аның бер ягына татарлар, икенче ягына чирмешләр
күмелгән.
Норма олылары сөйләвенә караганда, элек Норма белән күршедәге Кариле авылы
халкы бик үк тыныч яшәмәгән. Хәзер инде авыллар кушылып ук торалар һәм үзара бик
дус яшиләр.
Авыл яныннан Шушма суы ага. Аңа Госман елгасы, Төшнәр суы, Карлыгач елгасы,
Норма суы һ.б. елга-инешләр кушыла.
***
Норма олылары әйтүенчә, Нормабаш Норма авылыннан аерылып чыккан. Исеменнән
үк күренгәнчә, ул Норма суының башланган җиренә урнашкан.
Авыл нигезләү өчен матур урын сайлаганнар. Янында елга, чишмә, инешләр, кое, буа,
бәке, куак, агачлык, урманнар, күл һәм саз-баткаклыклар шактый.
***
Нормабаш авылы Кукмара районында, район үзәге Кукмара эшчеләр бистәсеннән 14
чакрым ераклыкта, җирле үзидарә советы үзәге Байлангардан — 2, якындагы Вятка аланы
пристаненнан 24 чакрым ераклыкта урнашкан.
Авылдан 2 чакрым югарырак Норма суы башлана. Авылга исем шушы елга атамасына
бәйле рәвештә бирелгән.
Авыл атамасы шактый тарихи белешмәләрдә искә алына.
XVIII гасыр мәгълүматларын эченә алган тарихи белешмәдә (Д.А.Корсаков)
күрсәтелгәнчә, авыл Норма суы башланган урынга утырган авыл дип бирелгән һәм анда
61 татар кешесе яшәгәнлеге күрсәтелгән. 1859 ел мәгълүматлары тупланган тарихи
белешмәдән (А. Артемьев) күренгәнчә, Норма суы башланган урынга утырган авылның
83 хуҗалыгында 227 ир-ат һәм 261 хатын-кыз көн иткән, анда бер мәчет эшләгән.
Нормабаш авылының табигате матур. Авыл уртасыннан, аны икегә бүлеп, Норма суы
ага. Ул хәзер кечерәйгән, суы да саеккан. Башланган чишмәсе авылдан ерак түгел, шуның
өчен Нормабаш атамасы барлыкка килгән. Авылдан бер чакрым ераклыкта Аю күле дип
аталган кечкенә генә күл бар. Элек бу тирәдә калын урман үскән, күл бик тирән һәм зур
булган. Күл янында аюлар очраштырганга, аңа Аю күле дип исем биргәннәр. Өлкәннәр
әле бу күлдә су коенган вакытларын хәтерлиләр. 1960 елларда нефть эзләгәндә бу тирәдәге
җирләр күп итеп борауланган, шактый балчык күлгә дә төшкән һәм күл әкренләп юкка
чыккан.
Авылдан көнбатышка таба барганда Кабык күпер дип аталган күпер, юлның уң ягында
Бабай тавы дип йөртелгән тау бар. Тау итәгеннән бераз барсаң, Урыс базы дип исемләнгән
тирән ерганак янына килеп чыгасың. Бик күп еллар элек монда төрмәдән качкан урыслар
яшеренеп яткан дип сөйлиләр. Элек бу урыннарда да катнаш урман булган, хәзер инде бу
урманнар юк. Янил авылы ягында Бөяр үре исеме алган калкурак җир бар. Моннан башка
тагын Рәхилә каенлыгы, Балыклы үзәге атамалары исәпкә алынган.
Авыл уртасыннан күптәнге таш юл үтә. Элек ул Олы юл исәпләнгән, шуннан кешеләр
Кукмарага һәм күрше авылларга йөргәннәр. Хәзер авылдан читтә күтәртелгән асфальт юл
үтә, ә авылның көньяк юнәлешеннән тимер юл уза.


Дәвамы киләсе саннарда.