Логотип Казан Утлары
Шигърият

АРГЫ ЯГЫ АНЫҢ - ЧИКСЕЗЛЕК!..

Татар татарны ярата
Татар татарны ярата!
Якмагыз кара яла!
Ярдәм кирәксә, татарга

канын да бирә ала.
Тарих агышында һәрчак

без нәкъ шулай иткәнбез -

каннарыбызны өстәшеп,

бер кан булып беткәнбез!
Татар татарны ярата -

гәрчә кайбер гадәте

җанына борыч сипсә дә,

чигерсә дә гайрәтне.
Бердәй канның бер тамчысын

өстен күрер үзеннән -

татар дигән исем өчен

чыгар энә күзеннән.
Татар татарны ярата!
Җитте! Юләр сатмагыз,

ике татар бергә килеп,

ут чакса да чакмагыз.
Чаткысын уртак учакка

әйләндерә ала ул!..
Татар татарны ашый,

дип әйтү чеп-чи яла ул!


Кара түгәрәк
Малевичның «Кара квадрат»ында

яшькелт, сары һәм ал сызыклар,

онытылып карап тора белсәң,

әйләнәләр җанлы кызыкка.
Теләсәң ни күреп була анда!

Теләсәң ни була ишетеп!

Әллә нинди дөньяларга ачык

каралыкның якты ишеге...
Кара төндә, йокы алмаганда,

әллә нинди хәлгә керәм мин -

күзем йомсам, ялпак түгәрәкт

ә каралыкның йөзен күрәмен.
Онытылып карап торам шуңа

белмим нәрсә көтеп-искәнеп...

Акылымда кинәт чәчрәп шартлый

аллы-гөлле-яшькелт сискәнү,
һәм яңадан каралыкка бата...

Аргы ягы аның — Чиксезлек!..

Чиксезлекнең бу ягында тота

акыл билгеләгән чик безне...
Аһ, чыгасы килә, океанын

тишеп чыккан балык сыман бер!..

Ә бәлки, мин, Чиксезлектән бигрәк,

Аллаһ белән кызыксынамдыр!..


Байбәтчә
Килененең глобустай

корсагына төбәп күзен,

ул туачак оныгына,

ми корытып, ватан эзли.
Эзли төрле кыйтгалардан

җылырак һәм баерак илне -

оныгының кендек канын

монда тамызасы килми...
Монда — үзен кеше иткән

ата-бабасы җиренә!

Ә тегендә — билгесезлек

алсу хыялга төренгән...
Җирәнәме үз иленнән,

юкмы әллә ышанычы?!

Ләкин эзләп тә карамый

чуалган уйлары очын...
Чит ил кешесе бабасы булу,

ахры, абруйлырак - акылы

долларга якын, йөрәге рубльдән ерак...
Ул туачак оныгына,

ми корытып, ватан эзли

килененең глобустай

корсагына төбәп күзен...


Курыкмыйча яшик
Курыкмыйча яшик әле галәмдә очкан ташлардан.

Беләсезме - бәхетсезлек куркып яшәүдән башлана.
Курыкмыйча яшик әле яшеннәрдән, зилзиләдән.

Беләсезме - курыкканда кеше әйләнә бәндәгә.
Курыкмыйча яшик әле күк гөмбәзе тишелүдән.

Беләсезме - курыкканда бар нәрсә куш ишетелә.
Курыкмыйча яшик әле ахырзаман күренә дип.

Беләсезме - курыкканнар яши сират күперендә.
Курыкмыйча яшик әле акча бәясе төшүдән.

Беләсезме - байлык кына бәхет китерми кешегә.
Курыкмыйча яшик әле кризислардан, дефолтлардан.

Беләсезме - Ходай үзе тырышларга бирә ярдәм.
Курыкмыйча яшик әле сугыш ядрәсе шартлаудан.

Беләсезме - илбасарлар курка безнең курыкмаудан.
Ләкин куркыйк бер нәрсәдән - җан иясе рәнҗешеннән.

Беләсезме - сыңар рәнҗеш бәхетсез итә кешене

Кунак хакы
Кунагыма авыр сүз әйттеләр...

Ә ул килгән иде сагынып -

мәгънәсе һәм яме арткан иде

мин яратып корган табынның.
Төкерделәр шушы табыныма -

йөрәктәге иң саф коема...

Кунакчыллыгымның яме китте

һәм тәм качты минем сыемнан...
Агу тамды сап-сау йөрәгемә

һәм телемне каргыш тунады -

мин бит Җиргә кеше төкереген

йотып яшәр өчен тумадым...
Кунак хакы минем өчен мәңге

халык хакы булып калачак.

Халык хакын хакламаучы бәндә

минем сүздән җәза алачак!..


Мескен
Гафу итәргә өйрәндем бугай

гафу үтенә белмәүчеләрне -

эреде-акты канда кантарлар,

бетте дә китте йөрәгем әрнү...

Күзләрем галәм киңлеген иңли -

мин хәзер үзем үземнән өстен!

Күзен тизәктән куптара алмый

гафу үтенә белмәүче мескен...


Беренче хәбәр
Шатландыммы,
әллә каушадыммы,

әллә курыктыммы икән мин,

«Мин авырлы...» дигәч...
Истә түгел бу турыда хәбәр иткәнең...
Балалар да инде олыгая -

өйләнделәр хәтта оныклар...

Эх, яшьлекнең ваемсыз хәтере

нинди! нинди! көнне оныткан -
яңа дөнья тууы турында

хәбәр алган бөек мизгелне!..

Оныклардан бала көткән көннәр

әллә ничек безгә тиз килде...
Гомер сиздермичә үтеп бара,

чабуында безне өстерәп...

Ә без һаман әле элеккечә!
Дөнья гына бераз искергән...
* * *
АҺ, хатын-кыз! Алга бара

артка чигенә-чигенә...
Ул тумыштан «кутузовчы» -

җиңә җиңелә-җиңелә...
Ул Һәрвакыт өскә чыга,

Һаман аста кала-кала,

җанын-тәнен бирә-бирә,

бар дөньяңны тартып ала!
АҺ, хатын-кыз — баллы борыч,

утлы суык, тирән сайлык,

ас белән өс, плюс-минус...

назлы газап, авыр байлык!


Сөйгән яр бир
Җаным өзгәләнгән минутларда,

уйнаганда дәртем ташкыны,

башым белән мендәр төя идем,

йолдызларга таба ашкынып...
Йөрәгемдә каннар кайнаганда

сөюемнең кысыр утыннан,

җаным диңгез эзләп оча иде

ташланырга төпсез упкынга...
Кар көртләре басып киткән чакта

наз көтүдән янган куенны,

күпме каһәрләдем Һәм каргадым

кеше белән язмыш уенын...
Иң газаплы, татлы бер сусын бар,-

ул да булса — сөю сусыны.
Акыл аңа хәтта башын ия,

ләкин йөрәк никтер буйсынмый.
Керфегеңнән бәсләр китмәгәндә,

күз карасы хәтта күшегә...
Сөелеп Һәм сөеп яшәр өчен

сөйгән яр бир, Ходай, кешегә!
Елатмаска иде бәбиләрне
Яратмыймын бәби елаганны -

алар елаганда бөтен дөнья елый кебек:

юллар җебеп, күлләр кибеп, таулар күбеп, җилләр -
үлгән дулкыннарның салкын маңгайларын үбеп...
Бар нәрсә дә интегә кебек ачтан:

дым җитми агачка, җим җитми кошка,
хайванга җитми утлык, кешегә җитми шатлык...

Бар нәрсәгә бөтен нәрсә кытлык!..
Илләр чирле сыман: халыкларның

аяк-кулы сынган, тыны кысылган,

авырта башы - ташкын-ташкын хәтәр

хәбәр агулый минең һәр ерымын -

хәтта аулак урыннарына хәтле орынып, я

га фаҗигаләр корымын...
Ничек елатмаска бәбиләрне?

Алар елаганда тотыла кояш,

бөердә кузгала таш, тозга әйләнә аш,

чатный баш, җан әрни, кан әрни, аң әрни...
Ничек елатмаска,

ничек елатмаска бәбиләрне?


Учым
Күрәзәче ни күрәдер

учымдагы сырларда,

шуны әйтәм: һәр сыр тоташ

шигырьләргә, җырларга...
Урак, чабагач тотарга

минем учлар соңгарды,

ә сука мөгезен кысып,

бераз буразна ярды.
Чүкечне дә тоткалады,

үткен балта сабын да,

бәлешләр дә тураштырды

төрле-төрле табында.
Чалгылар да чүкеде кул,

энә дә тота белде...
Хәтта парламент өстенә

дәүләт байрагы элде...
Шәраблар да агызды ул

бәйрәмнәр тустагына.

Гармун бармакларында да

биеде оста гына.
Рәссам пумаласын да ул

үз итте, ятсынмады...

Кабер ташларын сыйпады -

туңса да, суынмады...
Президентлар кулын кысты -

сеңдерде хаким көчен...

Күтәрелде илне яклап

мин тавыш бирсен өчен...
Йодрыкка да әверелде

теш кысылган чакларда -

җимерергә түгел ләкин,

ә яхшыны якларга...
Шатлык яшьләре сөртте ул,

дәртле тәнгә кагылды,

ләкин иң бөек ләззәтне кәгазь-каләмнән алды!
Ни күрәдер күрәзәче?..

Учымдагы һәр сызык

яшерен гыйшык шигыре

юллары кебек кызык...