АЛТЫН ТАРАК
(Г.Тукайга ияреп)
Тагын бер укып чыктым да Тукайның «Су анасы»н,
Язарга булдым борынгы бу кыйссаның яңасын.
Сурәтләдем замананың мазасын вә казасын,
Күзалладым Тукай бүген ничек итеп язасын.
Кыш көне. Зур бассейнда мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым берлән суны сөзәм.
Әйтсәм әйтим, бу бассейн - байлар өчен генәдер,
Аның кайда икәнлеген бик сирәкләр беләдер.
Монда ничек эләктемме? Ансы калсын сер булып,
Башкасын сөйлим, күңелдә тормасын ул гер булып.
Шулай итеп, су коенгач, тиз-тиз киендем өс-башым,
Куркам үзем әллә нидән, - юк янымда юлдашым.
Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага,
Карасам, бер сылу хатын килгән күңел ачмага.
Көнгә каршы ялт-ялт итә кулында алтын тарак,
Шул тарак берлән утыра йәм-йәшел сачен тарап.
Тарап туйгачтын сачләрен, чумды китте суга ул,
Чумды да тәмам юк булды күз алдыннан шунда ул.
Инде хәзер әкрен генә мин юнәлдем басмага,
Рәхмәт төшкер, алтын тарак торып калган басмада!
Тирә-юньдә бер адәм дә юклыгын белдем дә мин,
Машина газына бастым, таракны элдем дә мин.
Шәйләмимен алны-артны, куам йөз илле берлән,
Әмма минем кырын эшне тән сакчылары күргән.
Мин качамын, алар куа, алар куа, мин качам,
«Мерседес»ларын, Ходаем, җир дә упмый, ичмасам!
Кычкыралар: «Качма! Качма! Тукта! Тукта, и, карак,
Нигә кул суздың аңарга, ул бит импортный тарак!»
Кычкыруларга ис китми, шүрләмим хәтта «мат»тан,
Әмма ата башладылар «шарт» та «шорт» автоматтан.
Инде газиз җаным өчен хәвефләнә башладым,
«Мә, алыгыз!» - дидем дә мин, граната ташладым.
Инде болар кирәкләрен мотлак алдылар бугай...
Анык кына хәтерләмим - исән калдылар бугай...
Өйгә кайттым да: «Бичә, алтын тарак таптым! - дидем. -
Кая, су булса да бирче, бик озак чаптым!» - дидем.
Сөйләгәч кыйссаны, бичә таракны куйды алып:
«Акчага әйләндерербез иртән ломбардка барып!»
Бәй, шулай итми нишлисең, юньле чара башка юк,
Эш табалмый интегәбез, шуңа күрә акча юк.
* * *
Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич берлән,
Ачка үлмәскә мөмкинлек таптым дигән хис берлән.
Юрган астында уйкуга китми ятам мин һаман;
Дөп тә дөп! - кемдер ишеккә типкәли бит бер заман.
- Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә кирәк бездән сезгә, и штык-нож кергери!
- Пәлитсиә бу, ачыгыз! - ди тегеләр, җикереп,
Ачмагач, килеп керделәр ыстинаны җимереп.
Каршы торгач, аякларга-кулларга богау салып,
Айга-вайга куймаенча киттеләр мине алып.
- Сиңа кыйммәттер, ә безгә чүп кенә алтын тарак, -
Диләр болар, - иптәш карак, эшләрең күпкә харап!
Өч көн элек талагансың зур гына бер баныкны,
Мәхрүм иткәнсең акчадан син меңләгән халыкны!
Кичә кич бер бизнесменны талап, чыкканнар суеп,
Синең эш бу - калдыргансың бармак эзеңне куеп.
Элекке ел бер самолёт җиргә ватылып төште,
Гаебеңне таныйсыңмы, монсы да синең эшме?!.
Калабызга бертуктаусыз наркотиклар агыла...
Кылган җинаятьләреңне исәпликме тагы да?
Бездән котылырмын дип син берүк уйлый күрмә,
Сине көтә, иптәш карак, кимендә йөз ел төрмә!
Сорау алучы әзмәвер шундый көчле, җегәрле,
Өнсез торуымны күргәч, берне салып җибәрде.
Нигә дисез мине болар бөгәргә тырышалар?
Миңа берничә җинаять «тегәргә» тырышалар.
Шуннан инде «эш» ябыла - «җинаятьче тотыла»,
Пәлитсиә әллә күпме мәшәкатьтән котыла...
Ярый әле килеп керде теге сылу бай хатын,
Әмер бирде: - Ул - минеке, килмәгез аңа якын!
- Әгәр, - ди миңа, - теләсәң, хәлләрең көйләнәсен,
Йә төрмәгә утыртам, - ди, - йә миңа өйләнәсең!
Моның серен белү өчен күңелкәем җилкенә.
Ялган никах кирәк булган икән ошбу төлкегә.
Никахка кергән көнне үк паспортны алып куйды,
Мин мәңге тапмаслык җиргә, баныкка салып куйды.
Уйлыйсыздыр, тора болар хатын берлән ир кеби.
Кайда ул! Якын җибәрми, торган җирем гүр кеби.
Үзе яши - берүзенә төзеттергән калачык,
Мин җан асраган урын - бер катыргы алачык.
Минем исемгә азактан ялган фирма ачкан ул,
Күпме кирәк, акча урлап, Әмрикәгә качкан ул.
Шуннан бирле мондый хәрәм гамәлләрне ташладым,
Ач торсам да, кырын эшкә якын бармый башладым.
Ә теге алтын таракны ломбардка илткән бичә,
Шул акчага бал- май алып, чәй эчтек әле кичә.