ЙӨРӘГЕМДӘ САГЫШ УЯНГАНДА
***
Мин беләм: кайларга китсәм дә,
һәрвакыт догада торырлар,
ихластан хәерле юл теләп,
чыршылар, юкәләр, тупыллар.
Җаннарым керләнгән чакларда
игелек хакында җыр җырлар.
Һәм шулай сафлыкка чакырыр
юкәләр, тупыллар, чыршылар.
Абынып егылсам юлларда,
тураеп басуым көтәрләр.
Йөз бормас, таяныр сын булыр
тупыллар, чыршылар, юкәләр.
Без җирдән киткәндә, нык булып,
төз булып бездән дә калырлар.
Җаннарга бер һәйкәл шикелле...
Юкәләр, чыршылар, тупыллар.
***
Офыкларда — бәхет алмалары...
Һәр кешенең буе җитәрлек.
Ышанмасаң, томан пәрдәләрен
азга гына кара күтәреп.
Ачып кара болыт-чаршауларны
өзәргә дип бәхет алмасын.
Шул халәттә тапкан күлмәгеңне
бер кигәчтен, килмәс саласың...
Шатлык булып алсу таңнар ата,
таңнар ата — бәхет төсендә.
...Бик бәхетле булган чакларда да
көчле булу кирәк кешегә.
***
Без танышкан җәйге бакчаларны
күмгәндер шул, карлар күмгәндер.
Кошлары да тынып калганнардыр,
һавасы да хәзер бүтәндер.
Ә ул карлар бәлки кагылгандыр
ява-ява, синең иңнәргә...
Нигә карлар?
Нигә? Ник мин түгел?
Бу җаннарым шуңа үртәлә...
Шул бакчада мин дә бер кагылдым
йөрәгеңә синең, хисеңә.
Хисләреңне буран күммәдеме,
җәйге кичне төшер исеңә.
Без танышкан җәйге бакчаларны
күмгәндер шул, карлар күмгәндер.
Мең кар кызы синең янәшәңдә, ә син...
Син булырсың миңа бердәнбер.
***
Тарихыңда нинди серләр бардыр,
гасырларны кичкән Анкара!
Рөхсәт итче, сиңа яңгырларның
бер тамчысы булып тамарга.
Гөлләр белән тулы урамнарың,
бер кунак мин синдә бүгеннән.
Йөри-йөри синең урамыңда,
адашсам да һич тә үкенмәм.
Азан нуры сеңгән урамнардан
һич борчылмый гына атлармын.
Диңгез аша гына күршең бит мин,
ерактагы якын татарың...
Йөрәгемдә сагыш уянганда,
моңсуланып киткән чакларда,
нәкъ бүгенге сурәтеңдә килеш
исләремә төшче, Анкара!
Куллардагы утның яктылыгын
гомер буе килә тоясы.
...Сагындырып мәңге истә торыр
Анкараның көләч кояшы.
***
Май аеның садәлеге белән хозурланган чагы бакчаның.
Сафландырыйм диеп хисләремне тын бакчага таба атладым.
Алмагачым минем, алмагачым, кай арада чәчәк аттың соң?
Таный алмый сиңа карап торам, һуш китәрлек бүген матурсың...
Сокландырды синең гүзәл сурәт, сокландырды сурәт хуҗасы.
Һәм бу вакыт мин бер гашыйк идем бер Аллаһка — синең аркылы.
Ә ул затта күпме матурлыктыр! Бүлеп-бүлеп җиргә тараткач...
Бу хисләрем синең җаныңа да ят түгелдер, бәлки, алмагач.
Бу хисләрем сиңа таныштыр ул, син дә шундый гашыйк шикелле:
юкса, болай чәчәк атмас идең, хуш булалмас идең бу тикле.
Шул сөюдән бүген күңелемнең ак шатлыклар аткан мәлләре.
Әйтче миңа, әйтче, алмагачым, син дә әллә минем хәлдәме?
***
Җир йөзендә гүзәл урыннар бар, аланнары, таулар, урманы...
Китик, әнкәй, ерак сәяхәткә... Бер әйләник әле дөньяны.
Калдырып тор туган якларыңны (туган ягың сине аңлар ла),
минем сине күрсәтәсем килә, күрсәтәсем килә тауларга.
Күпме гасыр таулар тора җиргә артык горур ташлап карашын,
бөеклекнең җанда үлчәнгәнен бер аңласын таулар, аңласын...
Ничә еллар буе тау йөрәге кар-бозларга яши камалып.
Догаң кирәк, барлык салкыннары елга булып җырлап агарлык.
Китик, әнкәй...
***
Алсу шәфәкъ булып чигелгәндә офыкларга
Татар каны, ә мин...
Шигырь язам...
Яңа таңны уйлап.
Шәфәкъләргә карап-карап әрним.
Зур гасырлар кадәр яралар бар...
Аяз көндә якты күкрәү көттем.
Офыктагы ал болытлар, бәлки,
кызыл карлар булып явар беркөн.
Сындырырлык, өзелерлек итеп
богауланган вакытларда куллар,
иңнәремә пар канатлар көтәм...
Жырны миндәй канатлылар тыңлар.
Офыклардан офыкларга — шәфәкъ,
дәверләрдән дәверләргә таба.
...Каеннарның аксыл кәүсәләрен
челтәр-челтәр бәллүр сыкы сара.