ҮТКӘННӘН - БҮГЕНГЕГӘ
ӘЛМӘТ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫНА - 70 ЕЛ
«Юбилей мөнәсәбәте илә...» Соңгы вакытта күңелдә гел шушы сүзләр бөтерелә. Борынгы римлыларда ук түгәрәк датаны билгеләү айларга сузылган, хәзер исә без дә кимен куймыйбыз: кая карама — юбилей шаукымы. Менә театрыбыз ишегенә дә 70 еллык ж.илләре какты. Җитәкче буларак кына түгел, гомумән, сәнгатьнең театр, дип аталган гаять үзенчәлекле, серле дөньясына табигатемнән битараф булмаган кеше буларак та, төрле даирәләргә уй-фикерләремне ж.иткерергә омтылыш дип кабул итәргә кирәктер бу язманы.
Тарих пәрдәләрен ачканда
Тирән тарих катламында 70 еллык вакыт кисемтәсе әллә ни озын да кебек түгел үзе, әмма борылып күз салсаң, узган-күргәннәре байтак икән шул Әлмәт театрының.
Бөек Ватан сугышы безнең якларга турыдан-туры мөнәсәбәтле. Курск дугасындагы танклар бәрелешендә ягулык кытлыгы нык сиздергәч, республикабызның көньяк- көнчыгышында нефть ятмаларын тиз көндә чыгару бурычы куела. 1943 елның августында, ап-ак ромашкалы аланда, 1нче номерлы скважинадан аткан нефть фонтаны Татарстанның киләчәк язмышын хәл итә, Бөек Җиңүне якынайта. Җигүле атлар йөрткән мичкәләргә нефтьне чүмечләп тутырып, Келәүле станциясенә фронт өчен озаткан татар хатын-кызларының истәлекләрен укыган-тыңлаганда бер шаккатсам, 1944 елда, илдә сугыш барганда, кемнеңдер Әлмәт авылында театр кадәр театр ачуны тормышка ашыруына мең гаҗәпләнәм...
Татарстан нефте, СССР дучар ителгән сугыш җимерекләрен, бөтен тормышны торгызу өчен төп чыганак булуы турында әле соңрак югары дәрәҗәгә ия шәхесләр тарафыннан әйтелер.
Әлмәт театры да, башка театрлар кебек үк, иҗтимагый закончалыклар өстенлек иткән дөньяда, идеологик система кысаларында барлыкка килгән, яшәгән һәм иҗат иткән. Бу илгә хас тетрәнүләрне дә, сәяси басымны да кичергән, шул ук вакытта идеаллар, якты хыяллар белән дәртләнеп халык өчен хезмәт иткән театр ул.
Иске Әлмәт мәдәният йорты базасында барлыкка килгән театрның башлап йөрүчесе Әсфан Галиев, беренче артистлары Нәгыймә Дәүләтшина һәм Нәгыймә Кимова була. Аларга башка артистлар килеп кушыла. Иң беренче сәхнәләштерелгән пьеса Риза Ишморатның «Кайту» драмасы була (1944). Театрның иҗади составы тулыланганчы бер күренекле әсәр уйнала, концертлар куела. Унар чакрым араны көн дә җәяүләп узган артистларның фидакарьлегенә таң калырлык. Акрынлап репертуарда җитди әсәрләр барлыкка килә башлый. Ул елларда театрны бер аяксыз, сугыш инвалиды Камал Халәпов җитәкли, берәмтекләп һөнәри кадрлар туплый. Илленче еллар башында театр Мамадыш театрыннан күчереп китерелгән тәҗрибәле артистлар белән тулыландырыла. Киләчәктә труппаның төп көчен тәшкил иткән Барый Гатауллин, Әгъзам Галиуллин, Зәкия Туешева, Әминә Садыйкова, Ибраһим Гомәров, Рәйсә Гобәйдуллина, Әхмәдулла Галиәкбәровлар була бу.
Илленче еллар, мөгаен, иң катлаулы, иң авыр еллар булып театр тарихына кереп калгандыр һәм сәбәпләре дә мәгълүмдер. Төп проблемаларның берсе
141
— режиссура мәсьәләсе. Ниһаять, 1952 елда, Әлмәткә режиссёр һәм педагог, ул вакытта әле Казан театр училищесы директоры, Сәет Булатов килеп, спектакльләр куя, һәвәскәр һәм профессиональ белемле артистларны сәхнә серләренә төшендерә.
Алтмышынчы елларда Әлмәт театры, җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә бәйле рәвештә җанлана, яңарышка йөз тота башлый. Театрның даими баш режиссёры булып билгеләнгән Габдулла Йосыпов иҗат учагын дөрләтеп җибәрә. Аның драматурглар белән тыгыз элемтәләре тиз арада уңай нәтиҗәләрен сиздерә. Гариф Ахуновның «Утлар яна учакта» һәм Аяз Гыйләҗевнең «Яланаяклы кыз» драмалары бик уңышлы куелып, репертуарны җанландыруда зур этәргеч була. Театрның иҗат перспективасын үстерү максаты белән Г. Йосыпов студия оештыра. Студиядә укыган яшьләрдән бүген дә сәхнә тоткан Камил Вәлиев, Луиза Солтанова һәм тиңдәшсез талант иясе Дамирә Кузаева Әлмәт театры данын Театрның иң югары күтәрелеш еллары — күре-некле режиссёр Гали Хөсәе- нов иҗаты белән бәйле. Ул куйган «Козы Көрпеш һәм Баянсылу», «Анам кыры», «Бишбүләк», «Әни килде», «Тылсымлы кыз» һәм башкалар театрның иҗат кыйбласын билгели. Хөкүмәтебезнең иң югары бүләкләреннән берсе — Тукай премиясенә 1979 елда «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакле өчен драматург Туфан Миңнуллин, режиссёр Гали Хөсәенов, актриса Дамирә Кузаева лаек була. Театрның үзендә үк режиссёрларны үстерү чоры да була бу. Татарның гыйлемле катлавыннан булган мулла кызы, сугышларны кичкән батыр йөрәкле зур талант иясе Зәкия Туешева йолдызы актриса һәм режиссёр буларак шушы чорда балкый. Ул чакта хатын-кызлар өчен, гомумән, сирәк булган режиссёрлык сәләтен Зәкия ханым Т.Гыйззәтнең «Чаткылар», И.Абдуллинның «Их, Уфа кызлары!», «Тиле яшьлек», Т.Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү», А.Салынскийның «Барабанчы кыз», Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр», Г.Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» һәм башка спектакльләрендә бөтен тирәнлеге белән күрсәтә.
Минем күңелемдә
Минем Әлмәт театры белән танышуым нәкъ менә шушы алтын чор белән бәйле булып, яхшы әсәрләр тәэсирендә чын-чынлап театр сөюче булып китүемдә әһәмиятле роль уйнагандыр, мөгаен.
Туган авылым Карамалыга (Азнакай районы) еш килә иде театр. Безгә фатирга урнашучы артист абый үзенең җор теле, ягымлылыгы белән күңелемдә калган. Мине, 10 яшьләр чамасындагы кызчыкны, кулымнан җитәкләп, клубка алып килүче ул абыйның Татарстанның халык артисты, гаҗәеп талант иясе Әгъзам Галиуллин булганлыгын мин, әлбәттә, үскәч кенә белдем. Бер килүләрендә, шулай, авыл клубында шаһ кызлары гына кия торган затлы ап-ак күлмәкле һәм калфаклы чибәр апаның көзге алдында бизәнеп утыруы миндә әкияти хисләр уятуын хәтерлим. Үсмер кызга тәэсире шундый булган (егет-җиләннең күңелендә нинди өермәләр кузгалуын чамалыйм) дөньядагы иң гүзәл ул апабыз Татарстанның халык артисткасы, якташым Луиза Солтанова иде.
Чып-чын комедияне дә мин авылыбыз сәхнәсендә күрдем. Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү»ендәге мезансценалар бүген дә күңелемдә ап-ачык: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиевнең Шәкүр ролендә агач эскәмиядә тезләрен чәнчеп кырын ятуы да, Тайфур абый Кичубаевның кабатланмас Галиме дә. Зәкия Туешева куелышындагы бу «Диләфрүз»не соңрак күргән әллә никадәрле «Диләфрүзләр» дә алыштыра алмады. Авылда бик абруйлы гаиләбезне артистлар үз итә иде. Театрның талантлы артисткасы Җиһан апа Сәетованың баянда өздереп, бертуган апам Асиянең чибәрлегенә сокланып махсус багышланган шаян- шук жырын әле дә ишетәм кебек:
Их, наян син, кызыкай, кызыкай, Кемгә насыйп булырсың, сылукай?..
Шул Җиһан апа Әлмәттә әниемнең сеңлесе Фатыйма апаларда фатирда яшәде. Әлмәткә кунакка барган чакта аңа ияреп күрше йортка керүем исемдә. Гап-гади фатир, чәй өстәле артында әдәбият-сәнгать хакында гамьле әнгәмәләр коручы татар хатын-кызлары арасында мин хәзер генә тәгаен икесен беләм: фатир хуҗасы, Татарстанның атказанган артисткасы Әминә Садыйкова һәм сөйләме, фикерләве белән аерылып торучы кабатланмас шагыйрә Саҗидә Сөләйманова...
Ундүрт яшемдә Әлмәткә килеп яши башлагач инде мин апаларым белән театрның даими тамашачысына әверелдем. Ул чагында театрның премьералары нефтьчеләрнең Техника йортында (бүген театрыбыз бинасы) булып, билетлар һич табып булмый иде. Туры килгәндә, танышлык белән (шул Җиһан апа аркылы инде) юнәтә идек. Автобус тукталышыннан ук «Артык билетыгыз юкмы?» дип сорап торган тамашачылар күп була, бер-ике тапкыр үзебез дә шул хәлдә калып, керә алмыйча, елап кайтып киткән идек. Булган бит ул театрның бәхетле чаклары, их, кайтсын иде, дип көрсенәм бүген.
Ихласлык яки театр турында уйланулар
Бүген димәктән, көне буе кичәге кич тәэсирендә яшәдем. 10 ноябрьдә Камал театрында булып узган Марсель Сәлимҗановны искә алу кичәсе күңелне кузгатты, җырлатты, елатты. Туфан абыйның бер сөйләшкәндә үземә әйткән сүзләренең хаклыгына мең дә беренче кат инандым: «Дөньяны ихласлык коткарыр». Марсель аганы мәртәбәләгән кешеләр ихлас иде, фикердәш-кардәш иде. Аларны бергә җыйган җилкәнле көймә — театр иде.
Ихласлык дулкынын мөхтәрәм Минтимер Шәрипович Шәймиев кузгатты. Бу шәхесебезнең театрыбызны, мәдәният-сәнгатебезне чын-чыннан яратуы, олылавы һәр җитәкчегә үрнәк булсачы!
Камаллыларга, Фәрит Бикчәнтәевкә, бу багышлауны профессиональ дәрәҗәдә һәм йөрәккә үтәрлек итеп оештырулары өчен рәхмәт. Даһи режиссёрыбыз исемендәге премия булдыру идеясе дә алардан башланып, дәүләт күләмендә яклау тапты. Сөенеч тә, горурлык та. Республикабызда театрның дәрәҗәсен күтәрү юлындагы матур бер фал бу. Әлбәттә, дәрәҗәле булу бик күп нәрсәләргә бәйле. Бүген театр сәнгате хакында фикерләр, сүзләр бик төрле, сораулар тагын да күбрәк, бигрәк тә милли театрларда. Тамашачы йөрүгә карап театр турында фикер йөртәбез, әмма бу — бердәнбер күрсәткеч була алмый әле. Беренчедән, тамашачының зәвыгы, әзерлек дәрәҗәсе, ихтыяҗы бертөрле түгел. Кемгәдер театр ял итү, күңел ачу өчен кирәк булса, кемнәрдер иң югары хисси кичерешләр эзли, спектакльдәге вакыйгаларны үзенә «үлчәп» карый. Икенчедән, тамашачыда театр турында билгеле бер мәгълүмат, күзаллау яши. Мәсәлән: тамаша залы белән сәхнә аерым, классик әсәр ничек язылган — шулай куелырга тиеш, спектакль ниндидер бертөрлерәк калыпта булырга тиеш кебегрәк таләпләр тамашачыдан куела. Яңалыклар исә бик сак кабул ителә, бигрәк тә татар тамашачысы тарафыннан. Ә бит бүгенге театр, уктай тизлек белән үзгәрүче заман белән бергә атларга гына түгел, алдарак та булырга, милли әсәрләребез бүгенге һәм киләчәк сулышны, яңгырашны җиткерергә бурычлы.
Театрның иң яңа тарихы
Әлмәтебез театрының иң яңа тарихы гасырлар чигендә башланып, бүген лаеклы
ҮТКӘННӘН - БҮГЕНГЕГӘ
143
рәвештә языла бара.
1999 елда Камал театры режиссёры Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан сәхнәгә куелган «Ак калфак» спектакле гаҗәеп яңгыраш белән милли сәнгатебезнең соклангыч бер үрнәге буларак кабул ителә. Театрның нәкъ менә «Ак калфак» белән беренче тапкыр халыкара фестивальдә Каһирәдә чыгыш ясавы тарихи вакыйга.
Сүз дә юк, театр дөньясы дафнә такыяларыннан һәм юлларында сибелгән гөлләрдән генә тормый. Ул шаулы диңгез кебек: дулкыннары күбекләнеп ярга да кага, чигенешләрдән саегып та кала. Аның эчке дөньясын сөйләп тә, язып та бетереп булмый. Мең төрле мәшәкать, очы-кырые булмаган уйлар, юрап та китерә алмаган хәлләр, чыгу юлын эзләп гаҗиз булган лабиринт, янар тау ташкыны... һәм башкалар, һәм башкалар ул театр. Әмма ул синең күңелеңнең очыш халәте, илаһият һәм илһамияте, берни белән дә чагыштырып булмый торган бәхетле мизгелләре, тәэссоратлы ләззәте дә. Шушы дөньяда 10 ел кайнаган театр җитәкчесе буларак әнә шулай күзаллыйм үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне.
2004-2005 елларда, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте тарафыннан уздырылган реконструкция эшләреннән соң, 90нчы елларда театрга бирелгән бина чын сәнгать сараена әверелде. Ярты гасырдан артык гомерен күчмә шартларда көн иткән театрның мондый бинага тиенүе аның киләчәк язмышының алшарты иде. Бу бина шәһәребезнең географик-тарихи үзәге генә түгел, чын-чынлап мәдәният-сәнгать үзәгенә әверелде. Без, соңгы елларда, илледән артык спектакль чыгардык. Алар арасында Т.Миңнуллинның «Исәнмесез» (реж. Ф.Ибраһимов), «Монда тудык, монда үстек» (реж. Р. Галиев), «Акбай һәм сарык малае» (реж. Г.Акбердина), Ф.Әмирханның «Тигезсезләр» (реж. Б.Ибраһимов), М.Гыйләҗевнең «Оҗмах капкасы» (реж. Р.Әюпов), И.Фәйзрахмановның «Тәүбә» (реж. Г.Каюмов), Д.Салиховның «Сәер кеше» (реж. И.Гәрәев), И.Зәйниевның «Балакаем» (реж. Н.Исмәгыйлова), «Сагынуларга ни чара?» (реж. Б.Ибраһимов), «Туган-тумача» (реж. Л.Әхмәтова), кебек спектакльләр репертуарыбызның ныклы нигезен тәшкил иттеләр. Иәм инде, әлбәттә, Әлмәт театрының йөзен билгеләүче гомерләрен сәхнәгә багышлаган Галиҗәнап артистларыбыз: Роза Салихова, Фоат Зарипов, Сәкинә һәм Рамил Минхановлар, Раушания Фәйзуллина, Рафик Таһиров — бар да Татарстанның халык артистлары. Чын сәхнә осталары: Дилбәр Әбүнәгыймова, Наилә Нәҗипова, Фәймә Бикморатова, Иван Горбатов, Фазыл Насыйбуллин, Асия Харисова, Римма Гайсина, Зөлфия Газизова, Гөлнара Вәлиева, Гөлнара
ФӘРИДӘ ИСМӘГЫЙЛОВА
144
Кәшипова, Мәдинә Гайнуллина, Эдуард Латыйпов, Нәфисә Исмәгыйлова, Рә - зинә Хәкимова, Ләйсән Дәүләтгәрәева — барысы да теат - рыбызга, халкыбызга хезмәт итә. Заман театры драматик әсәрне иллюстра - цияләүдән китеп, күпкырлы, күпйөзле, төрле сәнгать төр- ләрен берләштерүче һәм төрле юнәле- штә хәрәкәтләнүче буларак күзаллана.
Нәкъ менә бу мизгелдә уен коручы белән тамаша кылучының бергә, бер һаваны сулап берләшүен аңлатмыймы икән ул театр? Театр турында уйлану-эзләнүләр безнең коллективта үзенчәлекле эстетикага корылган спектакльләрне барлыкка китерде. Бу җәһәттән театр җитәкчелегенең талантлы иҗатчыларны җәлеп итүдә алып барган эшчәнлеге уңышлы булды. 2010 елда дөнья күргән, көнчыгыш риваятьләре нигезендәге сәхнә һәм әдәби версияләрдә эшләнгән «Гашыйк Кәриб» спектакле театр дөньясы һәм аның күренекле белгечләре алдында Әлмәт театрын «тере» театр буларак танытты. Тамашачы махсус атмосферага килеп керә: көнчыгыш стилендәге беләзекләр (гап-гади җептән) кия, тәм-томнан авыз итә һәм сәхнәнең үзенә үк менеп, театр эчендә театр, уенга корылган тамашаның бер өлешенә әверелә. «Гашыйк Кәриб» - театрның дөнья гизгән визит карточкасы, труппага яңа сулыш өргән талисманы дисәк тә, ялгышмабыздыр. Бу спектакль белән дәрәҗәле фестивальләр тәмен татыды театр: «Нөнәр», «Нәүрүз» (Казан), «Арлекин» (Санкт-Петербург), Россиянең кече шәһәрләре фестивале, «Алтан Сэргэ» (Улан-Удэ), Төркия сәнгать фестивале (Мәрмәрис), «Маскерадъ» (Пенза). 2012 елда беренче «Тантана» премиясенең иң югары номинацясендә «Ел вакыйгасы» буларак танылды.
«Нәүрүз» фестиваленең жюри рәисе, танылган театр белгече Алексей Бартошевич: «Европаның теләсә нинди фестивалендә катнашырлык спектакль бу. Ә Искәндәр Сакаев искиткеч талантлы режиссёр», — дип бәяләде. «Гашыйк Кәриб»кә бәйле рәвештә проект эшләп, без аны «Дөньяның дүрт ягы» дип атадык. Бу проект кысаларында иҗат ителгән спектакльләребез «Болан-патша» (К. Гоцци, реж. Звездана Ангеловска (Македония)), «Туй» (Б.Брехт, реж. И.Сакаев), «Ромео һәм Джульетта» (У.Шекспир, реж. И.Сакаев) шулай ук яңа сулыш, яңа стиль белән актёрлар өчен осталык мәктәбе, тамашачы өчен гаҗәпсенеп тә, сокланып та каралучы мавыктыргыч күренеш, фестивальләрдәге белгечләр өчен югары бәя бирердәй спектакльләр булды. Бу урында, рәхмәтле булган хәлдә, ике спектаклебезнең Татарстан театр әһелләре берлегенең гранты ярдәмендә куелуын әйтү фарыз.
Россиянең кече шәһәрләре фестивалендә театр өч тапкыр катнашып, лауреат булды. Быел Коломнада уздырылган фестивальнең иң югары бүләгенә «Ромео һәм Джульетта» лаек булып, «Театр Наций» сәхнәсендә уйналачак. Шушы көннәрдә генә бу спектакль «Алтын Битлек» фестиваленең лонг-битенә кертелде. Театр үсештә, хәрәкәттә булганда гына бәрәкәтле иҗат гомере кичерә. Фестиваль — сәяхәтләр, гастрольләрдән башка хәзерге заман театрын күз алдына китерү кыен, бигрәк тә, бездәге кебек, яртысын яшьләр тәшкил иткән труппа өчен. Яшь актерларны без махсус курс җыеп, Казан театр училищесында әзерләдек. Соңгы дүрт-биш ел эчендә аларның саны 17 кешегә җитте. «Мондый труппа белән теләсә кайсы спектакльне уйнап була», — дигән фикерне театр белгечләреннән еш ишетәбез. Инде дәрәҗәле дипломнар алып өлгергән Эльмира Яһүдина, Динар Хөснетдинов, Илшат Агиев, Айрат Мифтахов, Раушан Мөхәммәтҗанов, Резеда Сафина, Илсур Хәертдинов, Лилия Заһидуллина, Алина Мөдәрисова, Фаил Сафиуллин, Рифат Әхмәдиев, Алмаз Шаһимәрдәнов, һәм башка яшьләребез дә театрыбызның өмете, ышанычы һәм киләчәге.
Соңгы елларда театр, проект эшчәнлеге белән җитди шөгыльләнә һәм үзенең социаль-мәдәни миссиясен үти. Иң беренче зур проектыбыз «Мин яратам сине, Татарстан» программасын әзерләп, Латвия һәм Литвада яшәүче милләттәшләребез янына сәяхәт кылу иде. Ә кабат очрашу быел да насыйп булды: Ригада 2014 елның июнендә уздырылган беренче Европа сабан туенда Әлмәт театры үзеннән зур өлеш кертте.
Татарстан хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният учреждениеләренә бирелүче грантын отып, балалар өчен «Туфан мәктәбе» оештырдык. Шәһәр мәктәпләрендә балаларга ел дәвамында махсус дәресләрне артистларыбыз укытып, беренче балалар театр фестивале уздырдык.
Тамашачылардан ел дәвамында аерылмау уе белән барлыкка килгән «Театраль җомга» проекты кысаларында җәйге ял паркының ачык сәхнәсендә республика театрларының
ҮТКӘННӘН - БҮГЕНГЕГӘ
145
чыгышларын халык инде биш ел карый. «Очрашу урыны — театр» — бу проект төрле районнарның якташларын очраштыра. «Күңел күзе» шәфкатьлелек акциясен оештырып, «Сәер кеше» спектаклен 2050ләп тамашачыга күрсәтүдән кергән керемнең яртысы Әлмәттә яшәүче күрмәүче биш балага Казанда һәм Уфада операцияләр ясау өчен бирелде. Җәмгыятьтәге афәт — наркоманиягә каршы куелган «Балакаем» спектакле өчен Әлмәт театры республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды. Россия төбәкләрендәге милләттәшләребез белән очрашулар һәрчак вакыйга: Чиләбе, Самара, Оренбург, Пенза өлкәләре, Ижау, Йошкар-Ола, Саранск шәһәрләрендәге гастрольләребез истә калырлык уза. Соңгы ике елда гастрольләр географиясе тагын да киңәйде. «Татарстан — Кавказ»: безне легендалар якынайта» проекты белән Россия мәдәният министрлыгы грантына лаек булганнан соң, театр Дагыстан Республикасындагы Ногай, Кумык, Авар, Лезгин театрларында чыгышлар ясады. Шушы елның октябрендә Ногай театры үзе безнең театрда кунакта булып, Әлмәт тамашачысына Р.Батулланың «Син минем анам» спектаклен һәм «Җырла, җаным» исемле программасын күрсәтте.
«Кунак театр» проектында без Кама аръягы театрлары белән спектакльләр алмашу тәҗрибәсен булдырдык.
Шушы көннәрдә 70 еллыгын уздыручы театрда, егермедән артык төрле жанр һәм стильдәге спектакль уйнала. Эшләргә, иҗат итәргә ашкынып торучы көчле актёрларыбызның тамашачыга әйтер сүзләре, җиткерер фикерләре һәрчак бар һәм булыр. Әлмәтне театраль шәһәр итүгә дә, республикабызны театр дөньясында танытуга да мөнәсәбәтлебез, һәм инде әлбәттә, ялгыз түгел. Әгәр безне һәрдаим күз уңында тотучы мәдәният министрлыгының ярдәме булмаса, шәһәребез безгә бер аерым ярату белән карамаса, нефтьчеләребезнең кайгыртучанлыгын тоймасак, ай-һай, кыенга туры килер иде...
Театрыбызны олуг бәйрәме белән ихлас котлыйм, иҗади озын гомер, яңа уңышлар телим.