ТАРИХКА ШАҺИТ ЕЛЛАР
Ыру башы - Акбүре
«Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?»
Г. Тукай
Татар мәрткә китмәгән ул,
Йокласа да уянган.
Ыру башы бүредән шул,
Түгел куркак куяннан.
Бүренең дә асылыннан —
Соры түгел, агыннан.
И, Ходаем, үзең сакла
Хагыннан-нахагыннан.
Күпме яла яксалар да,
Берсе дә ябышмады.
Татар татар булып калды,
Мескенгә сабышмады.
Балкыды Болгар булып та,
Алтын Урда, Казан да.
Татар белән күпме кавем
Кайнады бер казанда.
Чуашлары, марилары,
Урысы, мордвасы...
Шифалы булды барсына
Татарның бер догасы.
Яшәде түбә астына
Җыеп бар халыкларны.
Дус чакта балта батмады,
Колмак та калыкмады.
Мәскәү белән кушылды да,
Аерылды да юллар, Вакыт су түгел,
Вакыт — тарих, Тарихка шаһит еллар.
Болгар, Казанның ханнары
Кыз бирделәр, алдылар,
Явыз Иван килгәч кенә,
Кабалага калдылар.
Ил белән ил бәрешкәндә,
Хөрлек, бәйсезлек саклап,
Бөтенләй башка кануннар,
Үзгәрә намус, әхлак.
Кызара Идел сулары,
Туй итә комсыз шакал.
Коллана Сөембикәләр,
Яшьләй агара сакал.
Кылычтан узган ирләрнең
Исәбе-саны бармы?
Сандалларга салып, язмыш
Талады татарларны.
Тапалса да бирешмәде,
Торып басты киредән.
Ник бирешсен, татарның бит
Ыруы ак бүредән!
Ә бүреләр горур, сизгер,
Һич бутамас маягын:
Капкынга эләгә калса,
Чәйнәп өзәр аягын.
Татарны каптырган капкын
Тимердән хәтәрерәк:
Аннан котылыр өченгә
Сәяси акыл кирәк.
Никадәрле мактансак та,
Чынбарлыкта әле дә
Язмышыбыз капкындагы
Соры бүре хәлендә.
Күпме халыклар йотылган,
Сытылган һәм эрегән.
Татар исән, чөнки безнең
Ыру башы бүредән.
Мәче тота тычканны,
Бүре куа куянны.
Шөкер, татар, соң булса да,
Йокысыннан уянды.
Йокламас ул киредән,
Үрнәк алыр бүредән.
Шобагалы язмыш
Кайгыларны куып, шатлык килә,
Шатлыкларны куып, шом кага.
Безнең белән язмыш качыш уйный,
Безнең өчен сала шобага.
Кайгы белән шатлык гел янәшә,
Әзер тора һәрчак алмашка.
Сикәлтәле тормыш арбасыннан
Ничек кенә төшеп калмаска?!
Ничек кенә язмыш сынамасын,
Еш чыкса да авыр жирәбә,
Караңгылык чигенергә тиеш,
Таң яктысы тиеш жңңәргә!
Булмый
Язмышларны алдан күреп булмый,
Бер үк суга ике кереп булмый.
Тормыш бит ул мунча гына түгел,
Анда шәрә көе йөреп булмый.
Борын белән жңрне сөреп булмый,
Кәфенлеккә, үлми, төреп булмый.
Гаризалар язма, файдасы юк —
Оҗмахларга алай кереп булмый.
Хәзерге заман Мәҗнүне
Мәжңүннәрнең җирдә беткәне юк,
Мин фәкыйрь дә шулар затыннан.
Сөйгәнемнең бер карашы җитә
Яздырырга шундук акылдан.
Йә атылам күккә йолдыз булып,
Янәшәмдә минем кемнәр юк.
Гашыйклар күп, Ләкин, ышаныгыз,
Мәҗнүнлектә миңа тиңнәр юк!
Вәгъдә — иман
Вәгъдә — иман...
Үткәннәрне уйлыйм,
Ә алардан сабак алырлык.
Җилгә очкан ялган вәгъдәләрдән
Меңәрләгән сарай салырлык.
Гөл бакчасы булыр илкәйләрем
Әверелде чүплек базына.
Үткәндәге күпме горур затлар,
Ризык эзләп, анда казына.
Такташ язган коммунизм кыры
ТАРИХКА ШАҺИТ ЕЛЛАР
Күренде дә бик тиз чигенде.
Кая коммунизм?!
Рухы сынган халык
Ачтан үлмәгәнгә сөенде.
Хакимнәр дә алдый, министрлар...
Җиргә якынырак түрәләр
Утыз центнер уңыш ала икән,
Алтмыш диеп хисап бирәләр.
Күпертелгән саннар гаҗәп түгел,
Ду китереп бәйрәм ясыйлар.
Иген урынына чүп үстерә
Сөрелмичә калган басулар.
Шома башлар ниләр уйламас та,
Сөяксез тел ниләр сөйләмәс.
Вәгъдәләрне күпме бирсәләр дә,
Читләр килеп безне көйләмәс.
Вәгъдә — иман...
Әхлак төшенчәсен
Күңелләргә тирән уйган сүз.
Имансызлар, димәк, вөҗдансыз да,
Вөҗдансызлар, димәк, имансыз!
Вакыт
Көн дә дими, Төн дә дими,
Вакыт машинасы Или дә или:
Хаклыны да, Хаксызны да.
Вакыт или — Сине или, Мине или,
Бөтен илне или, Ардым, дими.
Төсен ачып орнаментларның,
Чын асылын күрсәтә ул парламентларның.
Ул хаким — кыңгыр эшләрне фаш итә,
Или әчесен дә, Төчесен дә;
Көчсезен дә,
Көчлесен дә; Мәхлугын да,
Гаярь кешесен дә.
Акылсызны кайчак баш итә.
Вакыт белән көрәшүләр Борынгыдан калган,
Ә кем җиңә алган? Дон Кихотлар дөнья тулы, —
Җиңдем! — дию — Вакыт или Җайдакны да,
Атсызны да; Затлыны да, Затсызны да; ялган!
Вакыт машинасы тутыкмый вә туктамый,
Кешеләр дә шуңа тыныч йокламый.