Логотип Казан Утлары
Бәян

ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР

БӘЯН
Ул балта белән кизәнгән саен һәр күзәнәгемдә яшәү суты әкренләп кибә барды. Мин толым очларының җиргә якынаюын тоям, әле генә җил кочагында иркәләнеп назланган гәүдәм авыртудан түгел, тамырларымнан аерылуның котылгысыз икәнен аңлаудан суырыла, сызлана, куырыла. Адәм балаларының без каеннарны нәзберек диюләре хактыр, мөгаен: минем үткәнемдә калган язлардагыча сулыгып-сулыгып елыйсым килә. Тик, ни үкенеч, күз яшьләрем кипкән, мин тавышсыз гына үзалдыма үксим. Хәер, кычкырып-кычкырып сөрән салсам да, бу җиһанда җан авазын ишетүче, аңлаучы, гомумән, аңларга теләүче табылыр идеме икән?..
Балтасы үтмәс булдымы, әллә инде бу ир-егетнең буыны сыек идеме — бер селтәнүдә кыеп төшерәсе урынга, ул иренеп кенә кизәнә-кизәнә тәнемне җәрәхәтләвен дәвам итте. Эш рәте белә торганга охшамаган шул, менә тагын балтасын бер читкә атып, тәмәке көйрәтергә чүгәләде. Озаклап, тәмләп тарткач, дөньясында бер гаме калмагандай, җиргә сузылып ук ятты, башындагы иске кәпәчен кашларына төшереп, күзләрен йомды. Янына йөзеп кенә дигәндәй килеп туктаган ялтыравык кара машинаны да искәрмәде ул — әллә йоклап ук китүе булды инде? Машина тавышсыз булса да, аннан сикереп төшкән хуҗасыныкы шактый көр икән — көзгедәй елкылдаган ботинкасы белән җирдә яткан егетнең кабыргасына төртеп:
— Эшең беттеме әллә ? — дип ярсып эндәште. Егет дертләп торып утырды.
— Ни бит, Шамил Сабирович, теге якларны чистарттык инде. Перекурга гына ниткән ием. — Ул гаепле кешедәй кулларын угалап торды да җирдә яткан балтасына үрелде.
Тик Шамил дигәннәре өлгеррәк булып чыкты , ә дигәнче балтаны үз кулына алды да... күз иярмәс җитезлек белән минем кәүсәмә бер генә кизәнде. Шул мизгелдә бөтен гәүдәмне сәер бер җиңеллек һәм... коточкыч авырлык биләп алды. Мин кулына балта тоткан бу кырык яшьләрдәге ир-егетнең күкрәп торган булмышында үз кавемемне танып өлгердем. Ишетмәде, җан авазымны ул да ишетмәде... Артында каңгырап торган егеткә борылып, баягыча ачулы тавыш белән:
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА — язучы; «Болытта .җиләк үсә», «Синең өчен яшим», «Мин гашыйк булдым» китаплары авторы. Чаллыда яши.
— Җәһәтрәк кыланыгыз! Кичкә эш беткән булсын! — дип әмер бирде.
— Бетә, бетә, Шамил Сабирович! Басу яклап иске каберлекләрне чистартып бетердек, менә монысы ни бит, әллә ни борынгы түгел бугай. Бүсер кебек, берүзе тырпаеп, читкә чыгып калган. — Егет нәрсәнедер әйтеп бетермәгәндәй, карашын зират ягына борды.
Айгөл
Әхмәтгалиева
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
— Анысы синең проблема түгел. Койманы тигезләп куярга кирәк дидемме? Ташландык бер кабер аркасында фәлән метр җирне әрәм итә алмыйм бит инде мин.
Ир таш юлдан гына йөрергә яралган затлы ботинкасындагы балчыкны кагарга иелеп, кире уйладымы — урталай бөгелгән җиреннән тагын тураеп басты. Бөркет карашы җирдә җәйрәп яткан мин каенны түгел, ниндидер чиксезлекне, киңлекне күзли иде. Ул минем иңрәвемне, инәлүемне ишетми, ишетми...
Әй ир-егет! Ә бит без синең белән бер тамырдан, кардәшләр. Сүзләремә колак салсаң, сәерсенер идең. Чөнки син, гомумән, сәер кеше. Каян беләсең, дисеңме? Әллә дәшмисеңме? Дәшмә, кирәкми. Баягы егет кебек, син дә яшел чирәмгә кырын ятып, күзләреңне урыс кәпәче белән каплап, кояш астында бераз черем итеп ал. Үткәннәреңне барла. Ашыгасың, тукталып уйланырга бер генә минут та вакытың юк, шулаймы? Тик син минем яныма киләчәксең, барыбер киләчәксең бит!..
***
Елкылдап торган кап-кара «Maibach» халык телендә кантур дип кенә йөртелә торган идарә йорты алдына килеп туктады. Тәрәзәләре дә кап-кара булганлыктан аның эчендәге кешене күрү мөмкин түгел иде — тәрәзәдән үрелеп караган сәркатип кыз, ничек кенә кызыксынмасын, ят машинада кем икәнен ачыклый алмады. Үзалдына иренен турсайтып, компьютерда пасьянс уйнавын дәвам итте. Ул да булмады, ишек бар киңлегенә ачылып китте, култык астына күн папка кыстырган, энә-җептән генә чыккандай затлы костюм кигән ир затының иркен адымнар белән кереп килгәне күренде. Сәркатип кызның компьютерындагы кәртләр яшен тизлеге белән юкка чыгып, экранда ниндидер эшлекле таблица барлыкка килде.
— Абзый үзендәме? — Заманча киноларда күз күреп ияләшкән киң җилкәле, озын буйлы, кызлар аһ итәрлек артистларга охшаган, үз-үзен тотышында чатнап торган ныклык һәм тәвәккәллек чагылган таныш түгел ир каршыдагы ишеккә ияге белән генә ымлап, шулай диде.
— Зариф абыймы? Юк бит әле ул. Килер микән...
Кыз иңбашын сабыйларча сикертеп куйды да янә кызыксынучан караш белән ят кунакка күтәрелеп карады. Ир, аның соңгы сүзләрен ишетмәгәндәй, җиңен кайтарып, кулындагы сәгатенә күз салды. Ул арада ишектән җил-җил атлап, дөресрәге, тәгәрәп дигәндәй, түгәрәк гәүдә килеп керде. Халык телендә хуҗалык җитәкчесе Зариф Харисовичны исемләп торган кеше юк иде, үз артында кемдер «Туп», кемдер «Түгәрәк» дип кенә җиппәрә. Аның кыяфәтенә карасаң, шушы кушаматлардан да кулайрагын табып булмас кебек шул: уртача буй һәм бүселеп чыккан зур корсак. Аның атлап йөрүен күзаллау мөмкин түгел; ул чыннан да атламый бугай, йә шуып, йә тәгәрәп кенә йөри шикелле.
— Извини, брат, көттердем бугай. — Зариф кунак белән ике куллап күрешкән арада сәркатип кызга «чәй әзерлә» дип кырку гына әмер бирде дә үз бүлмәсенә керә-керешли сүзен дәвам итте. — Үтерәләр бу семинар белән... Сукмаклары безнең тирәдән үтмәсә соң... Чыкмаган җан гына калды бугай. Бүген көн буе юл читендәге агачларны буяттым. Теге атнада гына бер кат йөреп чыккан 4
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
5
идек, яңгыр явып харап итте. Ярар, безнеке калып торсын. Значитсы, чын- чынлап эшкә тотынабыз дисең инде, Шамил энекәш. Син, ни, «фәләнович» дип тормасак, үпкәләмә инде, брат, авыл кешесен үзең беләсең.
Зариф киң өстәл артындагы кәнәфиенә кереп чумды, кунак тәрәзә буендагы диванга аркасын терәп утырды да күзләре белән кабинетны айкап алды.
— Сөйләшенгәнчә, документлар әзер. — Шамил папкасын ачып, файлга пөхтәләп салынган кәгазьләрне Зарифка сузды. — Шунысын да кара, абзый, мине сатып алынганы гына түгел, схемада күрсәтелгән җирләрнең барысы да кызыксындыра.
— Ала-ай... — Кәгазьләргә күз төшергәч, Зарифның гәүдәсе кебек үк түгәрәк йөзе сүрәнләнеп китте, ул сул кулы белән пеләше ялтырап күренгән башын сыйпап алды. — Монда бит, брат, авыл халкының көтүлек җирләре дә, печәнлекләре дә кереп чумган.
Шамил, миңа барыбер, дигәндәй башын кыңгыр салып, мыскыллы елмаеп кына куйды.
— Абзый, башыңны авырттырма, мәсьәлә хәл ителгән. — Ул бармагы белән генә өскә ымлап күрсәтте. — Каршылар юк. Халыкка пай җирләре өчен түләнер. Ә инде сыерларын, телиләр икән абзар артында, теләсәләр бакчада көтсеннәр, анысы мине не волнует!
Зариф иңсәсен җыерды да кәнәфиеннән күтәрелде.
— Әйтүе рәхәт... Тагын мине таларга тотынырлар инде, болай да халык дошманы урынына күрәләр иде. Хәзер бит кеше, тырт итәлмәсә дә, гәзиткә шалтыратып, журналист чакырырга гына тора, аларына үзләрен күрсәтергә җай гына чыксын.
— Син нәрсә, абзый, әллә ниндидер журналюгалар алдында калтырап төшәм димәкче буласыңмы әллә? — Шамил уң кулын диван аркасына салып, кырын ятты. — Килгән кунакларны җайлап каршы алу, майлап озату синең вазифаңа кермимени?
Зарифның йөзе тагын сүрәнләнеп китте. Ул ике кулын чалбар кесәсенә тыгып, ишекле-түрле йөренеп килде дә ишекне ачып:
— Нәзилә, чәең буламы? — дип кырт гына эндәште.
Ишеккә колагын терәп диярлек торган кызыкай, шуны гына көткәндәй, бер гөнаһсыз кыяфәттә елмаеп:
— Алып керимме дип сорамакчы идем, Зариф абый, — диде дә бераздан кечкенә подноска куелган тәм-томнар, ике чынаяк чәй күтәреп, Шамил алдындагы өстәлгә куйды. — Чәйнекне дә кертеп куйыйммы, Зариф абый?
— Алып кер дә ишекне әйбәтләп яп! Теге яктан!
— Менә бит, алдыңда Зариф абый дип биеп кенә торалар! — Шамил мәзәк кенә итеп баш бармагын шартлатты.
— Бөтенебез бер-беребез алдында «Әпипә»гә бии инде, брат, заманы шундый. Әйдә, булганыннан җитеш.
— Счёт номерлары үзгәрмәгәндер бит? — Шамил кайнар чәйне ашыкмый гына болгаткан җиреннән сораулы караш белән күтәрелеп карады.
— Юк та... — Зариф нигәдер тотлыгып куйды.
— Нәрсә син, беренче тапкыр кияү куенына кергән кыздай оялып калдың?
— Шамил шаярткан булып эндәшсә дә, күзләре шактый усал ялтырый иде.
— Бу бит, бу бит, брат... авылны тулаем сату дигән сүз.
— Дөрес. Гади генә итеп әйткәндә, мин авылны сатып алам.
— Да-а...
Сүз сүзгә ялганмады. Зарифның икеләнүе, йомшап калуы чыгырыннан чыгардымы, Шамил кинәт кенә кызып китте.
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
— Керделе-чыктылы сөйләшүчеләрне җенем сөйми, абзый. Кайбер нәрсәләрне, оныткан булсаң, исеңә төшерәм: 1995 елны, үзең элек җитәкләгән колхоздагы ничә йөк машинасын тиеннәргә генә сатып алдың да, бик әйбәт кенә сумнарга әйләндереп, Хәмитовлар оешмасына озаттың? — Шамил диванда яткан папкасыннан ниндидер битне эзләп тапты да, тиз-тиз генә күз йөгертеп алгач, судтагы хөкемдар тоны белән сүзен дәвам итте. — Синең кул аша үткән «КамАЗ» машиналары, комбайннар, тракторлар — боларын мин сүз уңаеннан гына... Чаллыдагы өчәр бүлмәле ике фатирың, Казан янындагы җир кишәрлеге, балаларыңа алып биргән «Тойота»ларның ничә миллионлык икәнен сиңа санап күрсәтергә кирәкмидер бит? Үзең хуҗалык җитәкчесе, хатының, кәгазьдә генә булса да, — авыл башлыгы. Кыскасы, монда да син үзең баш, үзең түш, шулаймы, абзый? Әле мин сиңа авыл башындагы кулъяулык хәтле җир өчен генә дә күпме күчердем, ә? Әллә син ул акчаларны мондагы Гайникамал карчык пенсиясенә өстәп куйдым димәкче буласыңмы?
Ни гаҗәп, Зарифны бу сүзләр аптыратмады. Үзе хакында шулкадәр төгәл мәгълүмат тупланганын алдан ук белеп торуы булдымы, әллә инде эчендә кайнаган утны йөзенә чыгармадымы — ул тәмләп кенә чәй чөмерүен дәвам итте. Аннан соң гына, гаять тыныч тавыш белән:
— Брат, бала-чага сүзе сөйләмә, пажалысты. Бер кул белән бирәләр, икенчесе белән ала торалар. Эшләгәнне барыбер күрә белүче юк. — Зариф та, бая Шамил күрсәткән кебек, бармагы белән өскә ымлап күрсәтте.
— Син монда ничә, ун ел хакимлек итәм дисеңме? — Шамил күзен кысыбрак, туп-туры Зарифның йөзенә текәлде. — Ун ел эчендә бармакка бармак сукмый кабинет күсесе булып утыруыңны эш дисең инде... Хет авыл эчендәге юлларны тигезләтсәң дә... Тәгәрмәч төшеп кала дип торам, йөрмәле түгел бит.
— Соң, брат, кайсына акча җиткереп бетермәк кирәк, ә?
— Стоп, стоп! Акланырга кирәкми! — Шамилнең йөзе тагын баягыча усалланып китте. — Син миңа менә шуны әйт әле: моннан... егерме биш ел чамасы элек авыл башында тезелеп киткән ат, сыер, сарык фермалары бар иде. Аскы урам артында мәңге җимерелмәслек итеп салынган амбар бар иде. Мин әле генә расчёт ясаган кишәрлектә комбайн-тракторлар тезелеп торган парк иде. Аларның акчасы да синең кесәгә кереп яттымы?
— Ә юк, брат, мин монда килгәндә хуҗалык йоны йолкынган тавык хәлендә иде, бүтәкәләренә хәтле актарылып ташланган иде. — Зариф ямьсез итеп хихылдап куйды. — Әле дә җан асрап яшәгәнгә шаккат син, мондагы халык белән.
— Халыкка нәрсә булган?
— Аларга ни, үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын. Эчәләр, брат. Хатыннар эчә. Урамы-урамы белән, панимаеш, бордель оештырып яталар. Өйләнгәне, өйләнмәгәне, яше-карты шулар янына йөри. Авыртмас башка тимер тарак булды инде алары да. Кичә генә берсенең хатыны зар елап минем янга килгән. Моның ире, тәмәке тартам дигән булып, төн уртасында чыга да югала, чыга да югала икән. Шуның хатыны: «Наиләне авылдан кумасаң, йөзенә кислота сибәм», — дип каршымда как штык басып тора, малай.
— Наилә дисеңме? — Шамил, үз колакларына үзе ышанмыйча, сискәнеп китте, шул халәтен Зарифка сиздермәс өчен, чынаягына иелеп, чәй йоткан булды.
— Бар инде монда... Менә, малай, акча түлим, бир дисәң, урам уртасында сузылып ятарга мужыт... Кая куасың инде аны, йә? Чирле анасы ничә ай үләлмичә интегеп ята, яхшымы, яманмы, монысы карый бит әле, ашата, җыештыра дигәндәй... — Зариф, кулын селтәп, кесәсеннән тәмәке кабы чыгарды, тәрәзә янына кузгалып, тәмәкесенә ут элдерде. — Ничава гына 6
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
7
нәмәрсә үзе, адәм рәтле итеп киендерсәң, йә бөтенләй чишендерсәң... — Тамак төбеннән оятсыз ыржаю авазы чыкты.
Шамил әле генә ишеткәннәрдән телсез калган иде. Күз алдына, яшүсмер чагының иң татлы һәм иң якты истәлеге булып, озын толымлы, шөпшә билле кызыкай килеп басты. Ике арада егерме биш ел гомер җәйрәп ятса да, күңелнең яртысын әле дә булса авылга бәйләп тоткан күзгә күренмәс җепләрнең берсе иде бит ул кыз... Зарифның Наилә дигәне бөтенләй башка берәүдер, Шамил хәтерендәгесе андый түбәнлеккә төшмәс, юк, ышана торган хәл түгел бу!..
Зариф бүлмәсендә артык тоткарланырга теләмичә, Шамил ялт итеп сикереп торды.
— Абзый, әкиятләр тыңларга вакыт юк. Тиешле кәгазьләрне тизрәк әзерләп бетерү җаен кара.
Шулай диде дә папкасын алып, эре-эре атлап чыгып та китте.
Урам буйлап иркенләп, җәяү атларга теләсә дә, үзәкләрне өзәр дәрәҗәдә таныш һәм шул ук вакытта бөтенләй чит-ят тоелган сукмаклардан үткәннәрен эзләп таба алмасын белә иде, машинасына кереп утырды да кара тәрәзәләрне күтәреп, кузгалып китте. Кемнедер бик җентекләп күзәткәндәй, як-ягына карый-карый, ташбака тизлеге белән генә барган шәйгә ирен чите белән үзалдына ачы көлемсерәп тә куйды: танып сәлам бирер кешеләр дә, «әйбәт кенә, апаем» дип аның сәламен алырдайлар да күренми иде. Ул Зариф янына сугылганчы ук, күкрәгендә актарылган дулкын шавын тыя алмыйча, аскы урамнардан, Таллыкүл буйларыннан урап килгән һәм аптыраудан шаккаткан иде. Авыл урамыннан үләт чире кырып үткән диярсең: хәлле генә күренгән йортлар янәшәсендә капка буен бил тиңентен кычыткан баскан, тормыш гаме сүнгән байтак ташландык өйләр күзгә ташлана. Чокырланып беткән юллардан бүгенгедәй коры көнне дә рәтләп йөрерлек түгел. Яңгыр яуса, җиңел машина белән авылга бөтенләй керешле-чыгышлы булмыйдыр, мөгаен. Ә Таллыкүл?.. Ул юк, бөтенләй булмаган кебек юкка чыккан; иелә-бөгелә елаган таллар гына кемнәндер ярдәм сорап сыкрана кебек. Шул тирәгә өелгән чүплек тавы гына бирегә адәм балаларының сукмагы өзелмәгәнен сөйли иде. Шамил үзе күргәннәргә ышанмыйча, машинасыннан төшеп, таллар янына якынрак килде. Борынына бәрелгән әшәке истән күңеле болганса да кире борылырга ашыкмады. Кайчандыр ай нурында шадраланып торган тымызык күл өсте урынында төзелеш калдыклары, иске машина кабинасы, капчык-капчык әллә тавык, әллә үрдәк йоннары, бәдрәф кәгазьләре, күгәреп бер-берсенә ябышкан кием-салым, хәтта сарык үләксәләренә хәтле аунап ята иде. Күңелендә бүгенгәчә татлы сагыш, илаһи бер истәлек булып сакланган урынның болай мәсхәрәләнүе Шамилне тетрәндереп җибәрде. Ачуданмы, хыялларының челпәрәмә килүеннәнме, ир тешләрен шыгырдатып куйды, яңак сөякләре биешеп алды. Күл урыныннан әллә ни ерак түгел элек җәйге ат утары бар иде — хәзер ул тирәдә кеше биеклеге тигәнәк, шайтан таяклары, кычыткан гына шәйләнә. Таштан салынган фермалар урынында да тирес өстендә җәйрәп үскән алабута түтәлләреннән башка берни калмаган. Әкияттәге җен-пәриләр каядыр күчереп куйган диярсең — бер генә такта йә таш кисәге дә күренми. Болар хакында алдан хәбәрдар булмаса, Шамил үзен башка авылга, алай гына да түгел, башка планетага эләктем яки төш күрәм дип юатыр иде...
Зариф авызыннан Наилә турында яңгыраган котсыз сүзләр Шамилнең күңел тынычлыгын алды. Ялгыш аңлагандыр, бәлки сүз бөтенләй башка Наилә хакында баргандыр... Шулай икәнлегенә инанырга теләү булдымы — ир машинасына утырды да урам очына таба борылды...
***
Ишекне ачуга, ирнең йөзенә ниндидер авырсу, тынчу һава килеп бәрелде. Башын бәрмәс өчен тупсадан иелебрәк атлаган шәйгә үк ул өй эчендәге хәерчелекне күреп телсез калырга өлгерде бугай — «Керергә ярыйдыр бит?» дигән соравы шактый
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
8
көттереп яңгырады. Бүлмәнең яртысын биләп торган, акшары кубып беткән мичтән табагач белән ипи табасы алып маташкан хатын әйләнеп карамады.
— Чукынып йөрмә әле, үзеңә кирәктә тәтәй телләнеп, — диде дә, кайнар табаны бияләйле кулы белән тотып, өстәл өстендә яткан мендәргә каплады. Сулышны буа торган һаваны арыш ипие исе күмеп китте. — Күзгә кырып салырлык та юк.
Шамил әллә аптыраудан, әллә шаккатудан берара телен тибрәтә алмый торды. Ул хәтта күңеленең ерак бер төпкелендә татлы әрнү булып ничәмә-ничә еллар дәвамында сакланган тавышны таныгач та сискәнергә кыймады бугай. Өй эченең коточкыч ярлылыгы, котсызлыгы өнен алган иде. Бер-берсенә таба янтайган тәбәнәк тәрәзәләрдәге төсе уңган, сизрәгән пәрдәләр, башыңа тиярдәй булып куркыныч сыгылып торган түшәм такталары, идәндә палас ролен үтәгән ниндидер алама чүпрәкләр — болар барысы да Шамил күреп өйрәнгән дөньяның капма-каршысы иде. Почмактагы тимер башлы иске караватта калын юрганны муенына хәтле тартып яткан сап-сары йөзле берәүнең борын астыннан үзалдына әллә ыңгырашканы, әллә нидер мыгырдаганы ишетелә. Кайдадыр бәрәңге йә суган ише әйбер череп ята микән — өйдәге тынчу һава гына җитмәгән, яу булып вак чебен бөтерелә.
— Әннәче... Мин бит Рамай керде дип торам... — Мич алдындагы хатын, табасын идәнгә куйган җиреннән борылып карады да ишек төбендәге затлы кыяфәтле ир-атны күреп, читенсенеп китте. Нигә икәнен дә абайламастан, кашына ук төшереп бәйләгән яулыгын йолкып алды, юа-юа төсе уңган иске халатының артык кыскалыгыннан читенсенгәндәй, итәкләрен тарткалагандай итте.
Бу — Наилә иде. Гәүдәсенең элекке чандырлыгы югалып, тулы йомры төсмер алса да, баш түбәсенә төйнәп куйган чәчләре карга канатыдай каралыгын җуеп, урыны-урыны белән ак буйлар күренсә дә, кайчандыр туп-туры булып сызылып торган кашлары йолкынып-юкарып калса да, ирен читендә вак-вак буразналар шәйләнсә дә, бу — Наилә иде. Күз кабаклары шешенкеләнеп, күгелҗемләнеп торса да, карашында самимилек һәм җылылыкның эзе сакланмаса да, күзләренең коңгырт-каралыгы да, сул як борын канатындагы кечкенә коңгырт миң дә, маңгаеның кыл уртасында беленер-беленмәс кенә күренгән җәрәхәт эзе дә, дулкынланганда кул бармакларын биетеп торуы да Наиләнеке иде. Тик Шамил моңа ышанмады, дөресрәге, ышанырга теләмәдеме, курыктымы — «гафу итегез» дип борылып чыгып китү ягын карады. Салыныбрак торган агач ишек еламсырап ачылды. Бөркү өйалдыннан гомер бакый буяу әсәре күрмәгән, каралып беткән баскычка аяк басуга, ир күкрәк тутырып һава суларга теләде, тик нидер бугазын кыса, тын алырга ирек бирми иде. Ул авыр адымнар белән җиргә төште. Атлаган уңайга ишегалдына карады: түбәсе чалшайган ярымҗимерек келәт артында буяулары кубып, тимерләре кәкрәеп беткән, хан заманындагы иске таганны күргәч, дерт итеп китте. Юк, ул ялгыш кермәгән иде...
— Шамил! — Яулыгын кулына тотып чыгып баскан хатын бик әкрен, әмма бәгырьне телгәләрлек тавыш белән шулай диде дә җавап өмет итмәстән, хәле беткән кешедәй, лап итеп пычрак баскычка утырды.
Ир эндәшмәде. Аңа тизрәк бу ихатадан, алай гына да түгел, урамнан, авылдан чыгып югалырга кирәк иде. Шуны аңласа да, аяклары хуҗасына буйсынмады — ул кире борылып баскыч буена килеп басты.
— Мин... Мин идем, Наилә...
— Чыгып качарлык булгач... нигә кердең? — Хатын башын күтәрде дә, сорау биргәнен бөтенләй оныткандай, әрсез карашы белән ирне башыннан аягына кадәр күзәтеп чыкты.
Шамил өстендәге кыйммәтле костюмыннан, кершәндәй ак күлмәгеннән, елтыр ботинкаларыннан кыенсынгандай, үсмерләрчә оялчан елмаеп куйды.
— Хәл белергә. Күрешергә. — Бу очрашуны бөтенләй башкача күзаллаган
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
9
Шамил, хыяллары урланган сабыйдай, битараф кына шулай диде.
Наиләнең йөзендә ниндидер мыскыллы елмаю пәйда булды. Ул, әле дә булса баскычтан тормаган килеш, күзләрен кыса төшеп:
— Ә нигә күрешмисең? Җирәнәсеңме? — диде ирне үчекләгәндәй.
— Син нәрсә инде, Наилә... Ни хәлләр соң? Тормышлар ничек?
Хатын тиз генә эндәшмәде. Бу күрешүнең өнме, төшме икәнен аңларга теләгәндәй, кисәк кенә күзләрен челт-мелт йомгалап алды, аннан, башын күтәреп, без кебек карашы белән Шамилгә укталды.
— Җан бар — эчәм. Менә шулай яшәп ятыш... Яшәү дип әйтергә яраса.
— Үзең сайлаган тормыштыр бит? — Шамил уйлаганын кычкырып әйткәнгә үкенмәде, туп-туры хатынның йөзенә текәлеп карады.
Наилә тагын тел тибрәтергә ашыкмады. Әкрен генә урыныннан кузгалды, тулы беләкләрен баскыч култыксасына куеп сөялеп басты да, еракка, ниндидер билгесез ноктага күз ташлап, байтак шулай сүзсез торды. Аннан келәт артындагы җимерек таганга бармагы белән төртеп күрсәтте.
— Син оныткансыңдыр да инде... Берчак әнә теге таганнан чәчрәп барып төшкәнемне диюем...
— Мин ныгытып атындырмасам, егыласы түгел идең дә соң... — Шамил, хатынның маңгай уртасында шул вакыйганың мәңгелек истәлеге булып калган җөйгә карап, авыр сулады.
— Вәт шул. Бәләкәйдән җебегән булганмындыр инде. Таганнан гына түгел, тормыш арбасыннан да төшеп калдым инде мин, Шамил.
Беравык, сүз берләшкәндәй, икесе дә тын тордылар. Авыр тынлыкны Шамилнең тамак кырып куюы бүлде.
— Наилә, мин яңадан килермен әле, иркенләбрәк... Хәлимә апа белән дә күрешеп чыгармын. Хәзер китәргә кирәк, ашыгам. — Ир кесәсеннән тәмәке кабы чыгарды, тик кабызырга ашыкмады. Аны бер учыннан икенчесенә күчергәләгәч, кире тыгып куйды.
Наилә ялангач аякларына иске кәлүш элеп, көтелмәгән кунакны озатырга кузгалды. Капка төбендәге гаять затлы машинаны күреп, хатын гаҗәпләнүдән башын чайкады, якынрак килеп, көзгедәге кебек чагылган шәүләсенә текәлеп торды, аннан, уңайсызланып, бер үзенә, бер Шамилгә күз ташлады. Хыялларында ничәмә-ничә еллар шушы күрешүне көтеп, күзаллап, татлы уйларга чумып яшәгән бу ике зат бүген капма-каршы яссылыкта басып тора иде. Шуны аңлауданмы, башка сәбәп булдымы — икесе дә тизрәк капка төбеннән — яшьлек елларының телсез шаһите яныннан качарга, бер-берсенең күзеннән югалырга теләделәр.
Машина артыннан калган өрфия төтен таралып беткәннән соң да Наилә бер урында байтак басып торды. Әле булган очрашуның төш кенә түгеллеген шушы минутта гына аңлап алдымы — хатынның күзләре кинәт киерелеп ачылды, ул, кош кебек талпынып, юл уртасына ук чыгып басты. Аннан, нәүмизләнеп, әкрен генә кирегә атлады. Өйгә кергәч тә үз халәтеннән тиз генә арынмады, почмакта ыңгырашкан аваз ишетелгәч кенә айнып киткәндәй булды.
— Наилә, Наилә дим...
Әнисенең су соравыдыр инде, бертуктамый авызы кибеп интегә. Наилә өстәлдә торган банкадан кырые кителгән чынаякка кайнаган су агызды, карават янына килеп, авыру өстендәге юрганны ачкач, бер кулы белән Хәлимәнең башын күтәрде.
— Кем ие ул? — диде ана кеше, ике-өч йотып, башын читкә алгач.
Наилә эндәшмәде. Бераздан гына әнисенең аяк очына килеп утырды да аның сары сарган йөзенә текәлеп карап торды.
— Мәйсәрәттәйнең оныгын хәтерлисеңме? Казаннан кайтарып куялар иде дә, җәй буе авылда ята торганые. — Хатын ниндидер татлы төшен күз алдына китергәндәй, хыялый сөенү белән үзалдына елмаеп куйды.
— Ә-ә. — Авыру карчык күзләрен йомган килеш кенә көчкә аңлаешлы итеп
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
10
эндәште. — Синең белән... чөгендергә йөргәнеме?
— Шул. Шул.
— Аягыма утырмадыңмы? Көзән җыера. — Карчык гәүдәсен селкеткәндәй итте.
Наилә, кузгалып, әнисе өстендәге юрганны ачып ташлады. Килеп бәрелгән әшәке истән борынын җыерып, сөяккә калган, ялтырап торган аякларны үзенчә сыпыргалагандай итте.
— Кемгә... кайткан? — Хәлимәнең Шамил турындагы сүзне дәвам итүе иде.
Наилә җилкәсен генә җыерды. Кара инде, аның ни өчен, кемгә, күпмегә кайтканы турында да сорашмады лабаса. Ярар, икенче юлы иркенләп сөйләшерләр әле, килермен, яңадан килермен, диде бит Шамил. Хәер, ул теге юлы да, моннан егерме биш ел элек тә шулай дип киткән иде. Сабыйлыгы да чыгып бетмәгән — кая бетсен, аларның мәктәпне тәмамламаган чаклары иде бит — Наилә ышанды, ышану гына түгел, ымсынды, өметләнде шул сүзләргә. Һәм... көтте... Бүген булмаса иртәгә, каратут йөзендә нур балкытып, Шамил кайтып төшәр дә аны үзе белән алып китәр, алар өчен уртак таң атар, бәхет кояшы елмаер дип көтте. Шушы өмет белән яшәп, унсигезе, егермесе... утызы тулганын да сизми калдымы? Әллә сизмәмешкә салышып, үз-үзен алдадымы? Стенага эленгән көзгегә текәлеп торганда, чигә буенда ялтыраган бер бөртек ак чәчен күргән көнне ул көзгене генә түгел, өметен һәм хыялын челпәрәмә китереп ташлады. Шул мизгелдә көзге урынында какшайган кадак, сазаганланып килгән кыз күңелендә коточкыч бушлык һәм битарафлык пәйда булды. Бу — куркыныч, шомлы, өметсезлек тулы бушлык иде...
Наилә үзенә урын таба алмый тинтерәде. Җанында кисәк кенә буран купты, өермә тузгыды. Моңа кадәр бар борчу-мәшәкатьләрне шешә белән хәл итәргә күнеккән хатын йөрәк януын басардай чара тапмады. Кемнедер зарыгып көткән кебек, әледән-әле тәрәзәгә күз ташлады. Ел буе су күрми тилмергән пыялаларның пычраклыгын әле генә искәргәндәй, сискәнеп китте. Гаҗәпкә калган кыяфәттә ишек кашагасына, соңгы тапкыр кайчан агартылганы онытылган килбәтсез мичкә, әнисе өстендәге алама юрганга карап алды. Күз күреп гадәтләнгән дөньясы аңа бу минутта бөтен шыксызлыгы белән ачылды. Ямьсез иде, караңгы, нурсыз, мәгънәсез иде бу дөнья. Бөтенләй көтмәгәндә- уйламаганда Шамилнең пәйда булуы әлеге караңгылыкны тагын да көчәйтеп җибәргәндәй тоелды. Моңарчы бар тормышы җан асраудан, көнне төнгә, төнне көнгә ялгап кына яшәүдән гыйбарәт булган хатын, ниндидер башка дөньяга килеп эләккәндәй, гаҗәпләнгән кыяфәт белән тагын тирә-ягына күз ташлады. Бәгырен нидер телеп-чеметеп узды. Атылып дигәндәй ишегалдына чыкты, баскыч буенда яткан чиләкләрне эләктереп, урамдагы колонкага йөгерде. Каядыр соңга калудан курыккандай, ашыга-кабалана су агызды, аннан, тулы чиләкләрен чайпалдыра-чайпалдыра, өенә таба атлады. Җылытырга дигән суны чуен казанга өстәде, казан астында инде сүрелеп килгән күмер өстенә идәндә яткан кайрыларны ыргытты, вак утын алып керергә дип, янә ишегалдына чыгып чапты. Су кайнарланган арада тәрәзәдәге алама пәрдәләрне сыдырып төшерде, алардан күтәрелгән тузан каш-керфекләренә сыланды.
— Өйне сөртештермәкче идем. — Ишек катынарак күчерергә теләп, Наилә әнисе яткан караватны ипләп кенә үзенә таба тартты. — Уф, таралып төшмәсә...
— Мине күмгәч юар идең әле... Хет идәнеңне юешлә башта, шудыртырга җиңелрәк булыр. — Хәлимә күзләрен ачмый гына өзек-өзек шулай диде, үзе хәлсез бармаклары белән карават читенә ябышты. — Интекмәсәң дә яраган.
Наилә эндәшмәде. Тырыша-тырмаша караватны күчергәч, чиләккә таманлап су әзерләде, мич арасыннан кер порошогы алып салды, иске простыняны ерткалап, чүпрәкләр ясады да эшкә кереште.
Тәрәзә пыялаларын юып, бүрәнәләрдәге тузанны сөртештергәндәй иткәч, өй эченә әзме-күпме кот кунгандай булды. Арурак челтәр-пәрдә ише әйбер элгәндә, күрер күзгә тагын да күркәмләнеп китәр иде дә... Каян аласың ди аларны. Наилә,
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
11
берни тапмаячагын белсә дә, почмакта торган иске сандык янына килеп чүгәләде. Калайлары тутыгып, төссезләнеп калган капкачны күтәргәч, нафталин исе килеп торган чүпрәк-чапракны кыймылдатып карады. Юньлерәк дигәннәре күптән аякланып бетте шул. Әнисенең чигүле сөлгеләре дә, Наиләгә бирнәлеккә дип җыйган челтәрләре, мендәр-юрган тышлары да аракыга алмаштырылып бетте. Алар гынамы... Иске булса да, келтерәп эшли торган тегү машинасы бар иде, ул да китте. Әтисеннән истәлек булып калган күкеле зур сәгать тә... «Бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй», ди иде әнисе — аңа пенсия китергән көнне Наилә янына эте-бете җыелып, ду китереп бәйрәм итәләр дә, аннан баш төзәтә-төзәтә, киләсе айны көтеп, көннәр, атналар үтеп китә.
***
Мин әкрен генә үлеп барам. Шулай да җаным-рухым белән бирешмәскә тырышам әле. Нәрсә көткәнемне, кемне көткәнемне бик яхшы беләм — мин соңгы тапкыр булса да беркөн күргән карендәшем белән очрашып калырга тиеш! Ул минем җан авазымны ишетергә тиеш! Адәм баласының йөрәге урынында мүкләнгән таш ятмый лабаса, иртәме-соңмы, ул мине танырга, сискәнергә, уйланырга тиеш!
Кибеп-корып барган кәүсәм буйлап котылгысыз рәвештә үлем якынлаша. Котылгысыз дим, әйе, хак уйлыйм, чөнки мине тамырларымнан аердылар, инде күпме генә талпынсам да, элеккечә зифа каен булып, кошлар сайравына күмелеп яки әрвахлар рухына дога кылып, зекер әйтеп утыра алмаячакмын. Иң аянычлысы — үземнең үк кардәшләрем миңа балта белән кизәнде. Туңудан калтырап утырган мәлләрендә учак утына ыргытсалар, бу кадәр үк үкенечле тоелмас иде. Бер карыш җир өчен бит, бер карыш җир өчен... Хәер, адәм балаларының акча һәм мал артыннан абына-сөртенә йөгергән мәлләрендә минем кебек карт каенны кызганып тормаулары ниндидер гайре табигый хәл түгел. Каенны гынамы, бер-берсен таптап үтәләр, сыталар, изәләр, үтерәләр. Шунысы аяныч: мине юк итәргә әмер биргән яшь ир үзе үк минем тамырларыма бәйләнгән.
Чү, тирә-якта инде әллә ничәнче көн гүләгән машина тавышларын күмеп, аның тавышы ишетелә түгелме? Шул, үзе бит, ул үзе! Менә ул беркөнге ялтыр машинасының ишеген ачып, кулындагы кәгазьләрне кабинага ыргытты да, ике кулы белән биленә таянып, минем тарафка борылды. Карашы исә тагын
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
киңлекләрне иңли иде. Якынрак кил, ир-егет, балачактагы кебек, яланаяк калып, тузанлы сукмактан бер генә йөгереп үт әле...
Ул мине ишетте. Салмак кына атлап, яныма ук килде, элекке зират коймасы урынында аркылы яткан яралы кәүсәмә килеп утырды, көрәк йөзедәй киң учы белән юка тузымны сыйпап алгач, тын калды. Беркөнге гаярьлеге, усаллыгы юкка чыккан кебек, йөзен ниндидер уйчанлык биләп алган. Бу халәттә озак утырмады, кисәк кенә кыймылдап, зират эченә кереп китте. Мин аның иелә- иелә кабер ташындагы язуларны укыганын, кайберләре алдында, нәрсәдер исенә төшерергә теләгәндәй, шактый озаклап басып торганын күрдем. Байтак кына шулай әрле-бирле йөренгәннән соң ул тагын минем кәүсәмә килеп утырды. Бер-беребезнең җан авазын ишетер өчен кайсыбыз ни генә кыла ала?!.
Хәтерлисеңме, әнә теге, юк, син башыңны борган якта түгел, уңгарак кара, уңгарак... Әйе, шул наратлыкта Мәйсәрә әбиең белән печән чапканыңны онытмадыңмы? «Пасадкыга барабыз» дип икәүләп чыгып китәр идегез, әбиеңнең иңбашында берсе зуррак, икенчесе кечкенәрәк ике чалгы булыр иде. Синең кулыңда
— бер литрлы банкага ясалган сөтсез чәй, телем-телем киселгән мич ипие, дүрт йомырка, шырпы кабындагы тоз, сапсыз чынаяк салынган чүпрәк сумка. Рәт-рәт тезелеп киткән яшь нартлар арасында чалгы белән селтәнү сезгә түгел, имәндәй нык ир-егетләргә дә кыен булгандыр әле. Шулай да сер бирмәдегез бит, әй, бәрәннәргә кышлык печәнне чүмәлә итеп әзерләп куя идегез! Черки, кигәвен, марҗа көянтәсе
— әбиең энә карагын шулай ди торган иде, хәтерлисеңме? — бимазаласа да, син дә үзеңчә селтәнеп, керт-керт чапкан булдың, ир-егет икәнеңне раслыйсың килде. Әтиең тегенди-мондый эшләрдә кайтып булышуны белмәде шул, почта аша акча җибәргәләп торгач, җитә дип уйлавы булдымы? Син исә бишектән төшүгә үк үзгәрәк булдың... Җирне яраттың шул син. Яланаяк чабуыңа да, әбиеңнән бер тотам калмыйча, әле печәнгә, әле җиләккә, әле бөрлегәнгә, чөгендер эшкәртергә йөрүеңә дә шул сәбәп булгандыр, мөгаен. Каян беләсең, дисеңме? Каеннарның үз сере... Минем тамырларым бик еракка, сезнең нәселнең чишмә башына тоташа бит... Шуны гына искәртәсем килгән иде: хәзер инде чалгы күтәреп печән әзерләп йөрүче юк авылда. Капка төбенә китереп сатканны — әзерне көтеп утыралар. Менә хәзер шаулап үлән өлгергән, мәмрәп җиләк пешкән чак — болын-кырда берәр кеше заты күзеңә чалынамы? Кул көченнән генә түгел, табигатьтән, җир-анадан ераклашты кеше; элекке тупас, кытыршы куллар нәфисләнде, аның каравы, күңелләре тупасланды...
Ә теге яктагы, күперне чыккач уң яктагы буа исеңдә микән? Син, Рифат, Наилә өчәүләп су коенырга төшә идегез, хәтерлисеңме? Судан беренче чыкканыгыз бүтәннәрнең киеменнән шатырдатып «каз боты» ясап куяр иде дә, кырык әйткәләшеп, кырык дуслашып, мәш килер идегез. Буа юк шул инде, басу- кырларны коендырган, тирәсендә сез чабышып уйнаган су сиптерү җайланмалары да күптән юкка чыкты. Күрәсеңдер, инеш суы да кибеп бара — беркемнең дә исе китми, берәү дә чаң сукмый, уянырга, башкаларны да уятырга уйламый. Исләре китсә, су буйларын өем-өем чүп базына әверелдермәс иде, бакча артында тигәнәккә батып утырган яр буйларын чистартыр, үзе яшәгән дөньяны матурлау өчен тырышыр, кемдер килеп авызына каптырганны көтеп утырмас иде...
Авылны, аның урамнарын, кешеләрен оныткансыңдыр шул. Бик күбесен танымыйсыңдыр. Хәер, каяннар танымак кирәк? Син тузан туздырып көтү каршыларга чапканда, капка төбендә җыйналып, ипле генә чөкердәшеп утырырга яраткан әбекәйләр күптән бакыйлыкка күчеп бетте бит инде. Көтү каршылыйм, кич утырам дип җыелучылар юк шул хәзер авылда, һәркем үз кабыгына кереп бикләнгән. Мал асраучылар да айлап түгел, көнләп кими бара, хәерле булсын. Авылның яме дә тимер капкалар артына кереп качты бугай. 12
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
13
Ямь генә түгел, кешеләрнең йөзеннән дә, күңеленнән дә җылылык качып бара — анысы тагын да куркынычрак. Хөсетлек, бер-береңнән уздырып байлык жыю басты халыкны. Кулыннан эш килгәне сукранып ятмый анысы, дәүләтне дә сүгеп утырмый — җир җимертеп яшәп ята.
Карашыңны урта урамга юнәлт әле. Яшел түбәле мәчетне әйтәм — син бәләкәй чакта да, җәйләрен кайтып йөргәндә дә юк иде бит ул. Күрше-күлән ураза айларында авыз ачарга, җомга көннәрендә намаз укырга дип Мәйсәрә әбиең янына җыела иде. Син, бала-чагалыгың беләндер инде, алар тирәсеннән тизрәк чыгып ычкынырга гына тора идең. Чөнки беләсең: карчыклар башта чиратлашып, борын астыннан гына көйләп, читләре саргаеп, теткәләнеп беткән иске китапларны син аңламаган телдә әй укыйлар, әй укыйлар, аннан бер-берсен бүлә-бүлә үзләренең яшь вакытларын, кар суларында бата-бата симәнә ташуларын искә төшерергә тотыналар. Ничә җыелышсалар, һаман шул бер сүз, бер үк симәнә. Сүзнең үзәкләренә үткән фаҗигале еллар турында икәнлеген син кайлардан белмәк кирәк? Борыныңны җыера идең дә урамга торып чаба идең. Кулыңда — түгәрәк ипидән кисеп алынган зур телем, өстенә писүк сибәргә дә онытмыйсың... Әйе, мәчет юк иде, тик кешеләрнең күңелендә иман орлыгы бар иде, нинди генә дәһшәтле, ачлы-туклы, утлы елларда да юкка чыкмаган оеткы бар иде. Хәзер менә кыйгач аен балкытып, азан тавышы яңгыратып утырган мәчеткә карап сөенәсе дә бит... Мәчетнең эче дә кешеләрнең күңеле кебек үк буш: анда-санда сугылып узучы бер-ике кешене исәпләмәсәң, йөрүче юк, нихәл итәсең. Имансызлар күбәйгәнгә күрә авылыбыздан кот качты да инде. Сәбәбен әллә кая китеп эзлисе юк...
Нәрсә, бирегә кайтып эш башлавыңны бизнес дип кенә бәяләп утырасыңмы? Кемне алдарга тырышуың? Үзеңнеме? Чынбарлыкны танырга куркасыңмы? Сине бит җирсү, туган туфрак һәм... тамырларың тартып кайтарды. Син, башкалада гына түгел, Рәсәйнең әллә кай төбәкләрендә эш җәелдергән, Җир шарын аркылы-торкылы гизгән, төрле банклардагы долларларың күкрәк киереп яшәргә мөмкинлек биргән эшмәкәр, шушы авыл башында төзеләчәк комплекс һәм фәлән мең гектар җирдән алыначак керемгә мохтаҗ димәкче буласыңмы әллә? Аяк тибеп яшәп яткан җиреңнән күкрәк түренә кинәт кенә кереп оялаган тынгысызлык дәшеп кайтарды сине. Бер мизгелдә синең тулы тормышыңны ниндидер билгесез бушлык биләп алды. Ул бушлыкны байлыгың да, яраткан хатының да, күз карасы кебек кадерле кызың да тутыра алмады. Төннәрең тынгысызга әйләнде, дөресрәге, җан тынычлыгы качты синнән. Бу хәлнең кайчан булганлыгын исеңә төшеримме? Интернетта язышып утырганда Рифаттан авыл фотоларын җибәрүне үтенгән идең. Балачак дустың иренмәде, тау башына менеп тә, кибеп барган инеш буйларына килеп тә, урам әйләнеп тә чалт та чолт сурәткә төшерде. Тик син авылны, үзең тәпи баскан, әбиеңнең каз бәбкәләрен саклаган капка төпләрен танымадың. Теше төшкән карчык авызыдай урамны — тегендә, монда тырпаеп торган ташландык йортларны күреп, йөрәгең жу итте. Кычыткан, тигәнәк, тал баскан яр буйлары да ят иде синең өчен. Ә Таллыкүл — син кайчандыр тәүге тапкыр кызлар ирене татыган илаһи урын — чүплек тавына әйләнгән. Бу — коточкыч иде.
Җан тынычлыгыңны шушылар урладымы? Әллә төшләреңдә әбиеңнең бераз үпкәле йөзе пәйда булып, ул чакырдымы сине? Ничек кенә булмасын, көннәрдән бер көнне сискәнеп, шомланып уяндың да катгый карарга килдең...
***
Шамил машинасын кое янында калдырды да урамның теге очына юл тотты. Белә иде, үзен бөтенләй башка капка төбе, бөтенләй башка йорт каршы аласын алдан ук белә иде. Шулай да күңел күзе сирень чәчәгенә күмелеп утырган тыйнак агач йортны, яшел койма аша үрелеп караган миләш куагын, шуның ышыгына сыенган артлы эскәмияне күрергә өметләнде. Буявы кубып беткән эскәмиядә, ияк астыннан бәйләгән ак яулыгын балкытып, яулык чите белән авызын каплый биреп, үзалдына җыру
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
14
көйләп, әбисе утырадыр кебек. Менә ул, җил-җил атлап килгән Шамилне күреп алыр да, авырткан билен кул аркасы белән уа-уа, урыныннан кузгалыр, һәр җыерчыгыннан нур сирпелгән йөзен нурландырып, шаярып кына бармак янар, «аркаңны бөкрәйтмә, туры атла. Кызлар яратмас алайса», дип өстәп куяр...
Болай булмаячагын да белә Шамил. Шуны аңлаудан, хыялланырга да хакы юклыгын төшенүдән кинәт кенә тагын да авыррак булып китте. Күз алдында салават күпередәй балкып киткән үткәннәр хатирәсе кул белән сыпырып алган кебек юкка чыкты. Алар урынына каршыда клуб хәтле иркен таш йорт, тимер челтәр бизәкләр белән чуарланган таш койма — салкын матурлыгы, мәһабәтлеге белән үзенә тартып һәм шул үк вакытта этәреп торган бөтенләй ят дөнья пәйда булды. Монда Мәйсәрә карчыкның ишегалдын бизәгән бәбкә үләнен да, сары тунлы каз бибиләрен дә, койма башына эленгән, талдан үрелгән каз оясын да күрү мөмкин түгел иде. Ир уртасы Шамил, кисәк кенә бугазын китереп кыскан төердән кыенсынып, күлмәк изүенең төймәсен ычкындырып куйды. Аның бүгенгесе белән үткәне арасында төп-төгәл егерме биш ел ята... Юк, еллар түгел, төзәтә алмаслык, пычак белән кыра-кыра юсаң да агартып булмаслык ниндидер тап, хата, олы бер ялгыш бугай ла ул. Гаҗәп, моны аңлар өчен шушы авыл туфрагына кабат аяк басу гына кирәк булды микәнни соң? Нишләп соң әле Шамилнең әтисе — тормышның бөтен сабагына өйрәткән, әллә нинди катлаулы чытырманлыклардан чыгу юлын табарга булышкан якын кешесе — гади генә бер хакыйкатьне улына аңлатмаган? Ә бәлкем, үзе дә аңламагандыр...
Шамил башын югары күтәреп һавадагы каурый болытларга текәлде. Гаҗәп, Казанда болытларга карап тору түгел, күз кабагын күтәрергә дә вакыты юк бит аның. Эш кәгазьләре, юл, кешеләр, бетмәс-төкәнмәс саннар, планнар, планнар, планнар. Кечкенә генә төзелеш оешмасы оештырудан башланган бизнесы менә бүгенгедәй чәчәк атсын өчен баш калкытмый йөгерергә кирәк иде шул. Бүрене аяклары туйдыра, диләр. Хәзерге заманда авызыңны ачып, күкнең зәңгәрлегенә мөкиббән китеп торсаң, кулыңдагы сыныгыңны йолкып китүләрен көт тә тор. Елгырлар, таш астыннан чыккан шомалар, үткеннәр заманы бу. Теге чакта, дөньяларның асты өскә әйләнгән чорда Шамил әтисенең ни сәбәпле тәгәрмәч эчендәге тиен урынына бөтерелгәнен аңлап бетермәгән иде. Мәскәү юлыннан кайтып кермәве, эш урынында куна-төнә ятулары да, әнисенең чәпчемәве дә сәер иде. Бераздан аңлашылды: җилнең кайсы яктан искәнен яшен тизлеге белән төшенгән танышлары әтисенә дә акыллы киңәш бирергә өлгергән икән. Сабир ничәмә-ничә аяк киеме туздырса туздырды, мәгәр үзе җитәкләгән төзелеш оешмасын баш-аягы, өч катлы яңа бинасы, бөтен техникасы белән бергә приватизацияләп, үз исеменә күчереп куярга җитеште. Шамил армиядән кайтуга, әтисе Казанның яңа баена әверелгән, тормышын төбе-тамыры белән үзгәрткән иде. Бер урында озаклап таптанып торсаң, ул урынның үзең өчен сазлыкка әйләнүе мөмкин, дигән бит берәү. Барына канәгать булып, әппәр итеп кенә утырмады Сабир: тегендә чапты, монда йөгерде, тиеннәрне сумнарга, сумнарны долларларга әйләндерү өчен кылны кырыкка ярырдай булып йөрде. Институтка документлар тапшырган Шамилне дә үгетләп маташты: «Укыйм дип чиләнеп, вакыт әрәм итмә, улым. Җаның теләгән дипломны мин сиңа ун көндә кулыңа тоттырам», — дип кат-кат әйтеп карады. Ни-и, ул чагында әтисе Шамилнең башында нинди уйлар бөтерелгәнен чамаласамы?! Бот чабып көләр иде. Укып бетергәч, авылга кайтып, әбисе нигезендә челтәр коймалы өй җиткерергә, ситсы күлмәкле Наилә белән бәбкә үләнле ишегалдында яланаяк йөрергә хыялланган Шамилнең уйларыннан Шүрәле кытыклагандай шаркылдый-шаркылдый көләр иде ул... «Кинәтбайлар» урамында — шәһәр читендә әкияттәгедәй калыккан затлы йортлар урамына үткер теллеләр әнә шундый исем кушарга да өлгерде — купшылыгы белән күзне камаштырган ике катлы коттедж, сабантуй мәйданыннан ким булмаган ишегалды, елкылдап торган машина... Шуларны калдыр да җәһәннәм читендәге авылга, юлсыз, сусыз, эшсез, акчасыз җан асрап маташкан «дыра»га кайт, имеш. Үзе туып- үскән, кендек каны тамган авыл, ни хикмәттер, әтисе өчен әнә шулай «дыра» га гына әйләнде дә калды шул. Мәйсәрә
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
15
карчыкны җирләп, йорт-җирен сатып килгәннән соң Сабир Каенлыга юлны бөтенләй онытты.
Шамил дерт итеп китте. Әтисе турындагы уй йомгагының очы үзенә килеп сарылгач, тәненнән кайнар бер дулкын йөгереп узды. Юлны онытты, имеш. Ә үзең? Төшләреңә кереп тилмерткән күл буйларын да, чөгендер басуларын да, себерке бәйләгән каенлыкны да, нәзек билле Наиләне дә хәтереңнән сызып ташлаганга кемне гаепләрсең?.. Ирнең уйларын бүлеп, костюм кесәсендәге телефон аваз салды. Алуга, экранда Ленизаның сораулы карашы пәйда булды. Шамил көлемсерәп куйды: хатынының тавышы ишетелгәнче үк аның шушы фотосы, чыннан да, сорау ала башлый кебек шул.
— Кадерлем, син кайда әле? Рульдә түгелме? Атна азагында кайтасыңмы, юкмы? Мин якшәмбе Кытайга очам, аңынчы өйдә буласыңмы? — Лениза гадәтенчә бар соравын бер сулышта тезеп салды да, Шамил ни дә булса әйтеп өлгергәнче: — Бездә бар да яхшы, Алия янында әни кала, борчылырга кирәкми. Мин дүрт-биш көннән ары тормам. Шалтыратырмын, — дип өстәп куйды.
— О кей! Карап йөр! Урлап калмасыннар! — Шамил шаяру катыш шулай дигән арада хатыны «целую-целую» дип, трубканы куярга да җитеште.
Ленизаның шул инде: ике авыз сүз алышырга җае юк. Узган ел Шамил аңа туристлык агентлыгы ачып бирде. Әлеге эшкә җиң сызганып тотынган хатынына тәүлекнең егерме дүрт сәгате дә җитми хәзер.
Шамил телефонын түш кесәсенә шудыргач, бизәкле капканы этәреп, кайчандыр әбисенеке, юк, юк, әбисенеке генә түгел, аныкы — Шамилнеке! — булган ишегалдына аяк басты. Баягы каһәр суккан төер тагын тамак төбенә килеп бөялде. Таш җәелгән ишегалдында күз явын алырлык пөхтәлек, сыңар чүп бөртеген тапмассың. Мал-туар абзары, мунча ише корылмалар тагын бер койма белән бүлеп куелган. Элек бакча булган урында агачтан эшләнгән матур беседка балкып утыра. Ир, үз гомерендә беренче тапкыр беседка күргәндәй, карашы белән шунда кадакланып катты. Бу урында, бу урында... Мәйсәрә әбисенең сәрви куаклары сыгылып утыра иде. Шамил үткәндә-сүткәндә алардан борчак кузагына охшаган алкаларны өзеп, сыбызгы ясап мәшәләнә: алканың бер башын чеметем генә тешләп, кузакны ярып җибәрә, эчендәге вак-вак борчакларны сыдырып төшерә дә, җайлап кына авызына кабып, сандугач урынына чулт-чулт килә. Сәрвиләрдән арырак кура җиләге, ике төп карлыганы, урам як тәрәзәгә таба ак чәчәк ата торган сирень куагы бар иде әбисенең. Июнь башында Казаннан кайтып төшүгә, көтелгән кунакларны иң әүвәл әнә шул ак чәчкәләр каршылый торган иде... Хәзер боларның барысыннан әрнүле хатирәләр генә торып калган икән шул.
Авылга кайтканнан бирле Шамил үз эчендә ике «мин» яши башлавын аңлаган иде. Әлегә аларның икесе дә үз көенә, үз сукмагы белән, бер-берсенә комачауламый гына яшәп ята: берсе — үз бизнесын тагын да баету, үстерү максатыннан шушы яктагы мул туфраклы җирләрне сатып алырга, эшен җәелдерергә ниятләгән, хисләргә караганда салкын акыл мөһимрәк дип санаучы булдыклы эшмәкәр, икенчесе, икенчесе... Бу туфракның кайчандыр сатып алмаган көе дә Аныкы булуын аңлаган; шушы яшенә кадәр таш калада яшәсә дә, үзе дә сизмәстән ярты җаны белән авылга бәйләнеп калган; кайчандыр шушы туфракта яланаяк йөргән гап-гади адәм баласы иде. Тик ир бар вөҗүде белән сизә: бирегә аяк басуга ук аның үз-үзен тотышы да, уйлары да, хәтта хәрәкәтләре дә кискен үзгәрде. Ерып чыккысыз тоелган мәшәкатьләре дә, башын авырттырасы урынга, киресенчә, ниндидер җан тынычлыгы иңдергән кебек. Өстендәге затлы кәчтүмнәрен дә, Италиягә баргач ат бәясенә сатып алган күн ботинкасын да салып ташлап, нәкъ балачактагыча, кыска шортиктан гына калып, урам буйлап яланаяк атлыйсы килеп китте. Биредә инде аны хәтерләүче дә калмагандыр. Алай дисәң... Наилә бер керфек кагуга «Шамил!» дип эндәште бит. Хәер, ул бит Наилә, Наилә...
— Бәй, улым, баядан бирле өйгә кереп җитә алмыйсың түгелме? Кем дип әйтсәм
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
16
дә... — Аягының берсен көчкә сөйри-сөйри генә биек баскычтан төшеп килгән таза гәүдәле карчык, күзләрен кыса төшеп, Шамилгә текәлде. — Рифат янына дисәң, төн җитми кайтып керәсе юк аның, балакаем.
Карчыкның йөзенә карап кем икәнен хәтерли алмаса да, Рифат диюеннән аның әнисе Рәҗибә булуын чамалады Шамил. Йөзен балкытып, баскыч төбенә килде.
— Рәҗибә апа бит, әйеме? — диде ул, ике куллап күрешергә үрелгәч.
— Мин инде, балакаем, аксаклап-туксаклап мин йөрим. Үзең генә... күз күргән кешегә охшамаган.
— Шамил мин, Рәҗибә апа, исеңдәме? Менә, әбекәйнең нигезен булса да күрим дип кергән идем.
— И-и, балакаем... Нигә баштук шулай димичә торасың? Сабир малаемыни? Гөрнәдирдай ир асылы булгансың, каяннар танымак кирәк. Әйдә, әйдә, өйгә үт әле, чәйләр куеп җибәрәм, улыкаем. — Карчык күгәрчен күк гөрли-гөрли Шамилне өйгә әйдәкләде, үзе, аның аркасыннан кага-кага, аягын сөйрәп арттан атлады. — Аяклар бетте, Шамилкәем, дөньялар рәтләнгәч кенә кәкрәеп калдык менә шулай.
— Бик бирешмәгәнсең әле, Рәҗибә апа, кызлар кебек күренәсең, — дип шаяртты Шамил, биек тупсалы ишекне атлап кергәч.
Элек Рифатлар авылның аскы урамында тора иде. Су керергә, тау шуарга, борчак урларга Шамил, Рифат, Наилә гел бергә йөрделәр, беренче сыйныфка да бергә барасылар иде. Әти-әнисе Шамилне Казанга алып киткәч, күрешүләр җәйгә генә калды. Наилә белән Шамил, икесе дә бер урамда булгангамы, ул җәйләрдә дә агылый белән тагылый кебек йөри бирделәр, Рифат исә күбрәк әтисе янында, комбайн тирәсендә кайнашты. Шамилнең хәтерендә ул кыскарак буйлы, кашларына төшеп торган җирән чәчле, борын тирәсенә вак- вак сипкелләр чәчелгән, күп сөйләшми торган бер малай булып саклана. Күп еллар үткәч, балачак дусларны заманның Интернет дигән могҗизасы кабат «дуслаштырды». Шунда «очрашкан» мәлләрендә томан аша гына төсмерләнгән сабый чак хатирәләрен искә алдылар, бер-берсенең хәл-әхвәлләрен белештеләр. Туган авылы, аның бүгенге көнкүреше хакында да Шамил иң тәүдә Рифат язганнар аша укып белде...
Мәйсәрә карчык вафатыннан соң Сабир туган нигезен шуларга саткан иде. Күр әле, хан сараедай нинди йорт җиткергәннәр! Иркен заллары биек-биек гөлләргә күмелеп, яп-якты булып тора. Сап-сары бүрәнә стенага ат арбасы кадәр телевизор беркетеп куйганнар, почмактагы диван-кәнәфиләр дә затлыдан күренә.
— Рифаткаем күрше колхозда агроном бит, улым. Аларда ни, җитеш дөнья, безнеке кебек бетеп барган авыл түгел. Эше дә бар, ашы да бар, дигәндәй. Әле ярый төбе-тамыры белән кузгалып чыкмадылар, шунысына шөкер итәрсең. Килен дә, үзе дә кайталы-китәле йөреп эшлиләр, төпчекләре дә шундагы мәктәптә. Безнекен ни, гөрләп торган мәктәпне печә-печә, башлангычка калдырып туктадылар, менәтрәк. Ярар, хәерлегә булсын... Үзең соң, улыкаем, йомыш-фәлән беләнме, үтеп барышлыймы? Атаңның да, үзеңнең дә бер дә күзгә-башка күренгәне юк бит, шуңа әйтүем. Әйдә, чит кеше кебек кыенсынып торма, кухняга чыгып утыр әле.
Рәҗибә аны аш бүлмәсенә алып чыкты. Анда да яп-якты пәрдәләр, әфлисун төсендәге матур гарнитур, шундый ук төстәге өстәл-урындыклар күз явын алырлык иде. Шамил кулындагы папкасыннан каплы кәнфит чыгарып, Рәҗибәгә сузды.
— Монысы бәләкәй генә күчтәнәч, олы итеп алырсың, Рәҗибә апа, — диде ул һәм үз сүзләренә үзе шаккатты. Болай дип еш кына әбисе әйтә иде түгелме соң? «Мәле, улым, бәләкәй генә күчтәнәч, олы итеп ал, яме», дип шаярта иде учына кызарып пешкән төш салып.
— И бәбекәем, синнән кем күчтәнәч өмет итә инде... Рәхмәтләр яусын, бише белән әйләнеп кайтсын. Кая, ачып та куй инде, үз күчтәнәчеңнән авыз итсәң, гомерең озын булыр, Алла боерса. — Карчык өстәлгә ап-ак чынаяклар, тәм-томнар тезгәч, түшәмгә тиеп торган суыткычны ачып, банкадагы сөтне үрелеп алды. Чынаякларга сөт салгач, кайнап утырган чәйнекне сөлге белән тотып, икесенә дә чәй ясады. —
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
17
Булганыннан җитеш, тартынып утыра күрмә... И гомерләр диген... Мәйсәрәттәйнең киткәненә дә бишбылтыр бит инде. Аны җирләгәч, нигез юк дигәнсездер, бер дә кайтмадыгыз шул.
Шамил тиз генә эндәшмәде. Каршысында утырган Рәҗибәнең, нәкъ әбисе кебек, бераз көйләбрәк сөйләшүеннән, нәкъ авылча, рәхәт, гади, туры сүзләреннән, колакны иркәләгән ниндидер күзгә күренмәс моңнан изрәп китүе булдымы, үзалдына уйга бирелүе идеме... Бераздан гына:
— Әбекәйнең каберен күрсәтерсең әле, Рәҗибә апа, — диде йокысыннан кинәт уянып киткәндәй.
Карчыкның кәнфит кәгазе әрчеп маташкан кулы токка эләккәндәй дерелдәп куйды.
— Ай Алла, бәбекәем... Атаң таш куйдырмаган булса, урынын чамалый алырбыз микән?.. Зиратны кое яклап зурайттылар бит, кеше кырыла гына, шәһәрдән дә кайтарып кына торалар... Ярар, җан биргәнгә җүн бирер әле Ходай, тапмый калмабыз. Кайткан-кайткан, тиз генә китмисеңдер бит? Җомга көнне иркенләп барыр иек.
— Җомга икән — җомга. — Шамил, килешкәнлеген белдереп, ияк какты.
— Берәрсенә атап кайттыңмы, йомыш-фәлән беләнме дигәндәй? — Рәҗибә, кәрәзле балны Шамил алдынарак этә-этә, баядан бирле телен кычыттырган сорауны бирергә ашыкты.
— Эшләр дә бар инде... — Шамил елмаеп кына шулай диде, артыгын ачылып китмәде. — Авылны сагындым, әбекәйне...
— Сагынмый ни... Кендек каның тамган җир булсын да... Рәхәтләнеп, туйганчы торырсың, Алла боерса. Өебез иркен, кайчанга хәтле дисәң дә...
— Рәҗибә апа, рәхмәт, анысы өчен кайгырма. Мин районда, кунакханәдә урнаштым, әйберләрем дә шунда... — Шамил сүзен төгәлли алмады, Рәҗибә, чынаягын тәлинкәсенә шап итеп куеп, ирне бүлдерде.
— Әйтмә дә, сүләмә дә! Гомер эченә каян кая бер кайтып, райунда гына кунып йөрисең бар! Әбекәй нигезе, әткәй нигезе дип аяк терәп торасы урында...
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
Җук-җук-җук, үзебездә күпме кирәк торасың — вәссәлам! Мунча ягып җибәрәм, аш салам, рәхәтләнеп кунак буласың, бетте-китте, вәйт!
Рәҗибә карчык, ике сөйләшергә урын калдырмыйча шулай диде дә, учларын ирләрчә шапылдатып, пичәт тә сугып алды. Аннан, Шамилнең чынаягына тагын чәй ясады да, күпереп пешкән ипи телемнәрен, тәлинкәдән алып, кунак алдына күчерде.
— Мич ипиен авыз ит әле, Шамилкәем, тансыклагансыңдыр. Авылда мичле кеше бармак белән генә санарлык хәзер, газ кергәч, уптым илаһи сүтеп ташлаган булдылар. Безнекеләр дә җимереп аткан ие дә, духовкы белән ерак китәрсең, бар... Мич тутырып ипи дә салмагач ни... Чыгардылар, өйалдына менә дигән итеп мич чыгарып куйдылар. Җан рәхәте, Шамилкәем, бәлеш салам дисәң дә, тәбикмәк пешерәм дисәң дә.
Авыл хәлләрен, искә төшкән кешеләрне сораша-сораша, сүз артыннан сүз китте.
— Рәҗибә апа, шуны сорамакчы идем: Хәлимә апа урын өстенә калган икән...
— Шамил сүзен әйтеп бетермәде, сораулы караш белән карчыкка текәлде.
— И-и, Шамилкәем, әйтмә дә инде... — Рәҗибә гаебе бар кешедәй тәрәзәгә таба борылды.
— Ахирәтләр идегез бит, хәлен белешеп торасыңдыр?
— Белешеп дип... — Рәҗибә Шамилгә карамады. — Хәзер кеше кешегә йөрешү бармыни ул, бәбекәем... Үзем дә, менәтрәк, аякларымны көчкә өстерәп кенә атлыйм шул. Аннан, Наиләсен әйтәм әле, адәм рисваена әйләнеп бетте бит, бусагаларын үтеп керерлекме... Таякка таянып булса да урап кайтырмын әле, күптән инде хәер илтермен дигән сүзем дә бар иде.
Шамил күңелендә туган җавапсыз сорауларны үзендә калдырды. Кичкә әйләнеп кайтырга сүз биреп, карчыкны ышандыргач, машинасы янына ашыкты. Район үзәгендә очрашасы, күрешәсе кешеләре бар иде — билгеләнгән вакытта төгәл йөрергә яраткан ир санаулы сәгатьне сузарга теләмәде.
***
Ул кичке караңгылык иңгәч кенә кайтып туктады. Тирә-якка сөт исе, авыл исе таралган иде — машинасыннан төшеп, бертын комсызланып һава сулады. Кыска гына вакыт аралыгында үз-үзен танымаслык булып үзгәрүенә шаккаткандай, башын чайкап куйды, аннан соң гына капка келәсенә үрелде. Машинаны күреп өлгергәннәрдер, мөгаен — ул арада болдыр буенда гөлт итеп ут кабынды, күкрәген чәче кебек үк җирән төстәге йон баскан ялангач гәүдәле ир аягына кәлүш элеп каршы атлаган шәйгә Шамилгә дустанә елмаеп кул изәде.
— Но-о, кайткан берәү!
— Рифат? — Шамил дә, елмаеп, күрешергә кул сузды. — Вәт үзгәргәнсең, малай!
— И яшьти, үзең соң... Ну шәп иткәнсең әле кайтып!
Ирләр дөпе-дөпе кул бирештеләр, машинаны ишегалдына кертеп куйгач, кичке тынлыкны яңгыратып сөйләшә-сөйләшә өйгә юнәлделәр.
Рифатның хатыны Гөлгенә дә каенанасы кебек үк бик ачык йөзле икән
— Шамилне күптәнге танышыдай күреп, балкып каршы алды.
— Районда калгандыр дип әнкәй ут йоткан ие, әле дә кайттыгыз! — диде ул гөлдер-гөлдер килеп аш әзерләгән шәйгә.
Кичке ашны ашагач, чиста сөлге тоттырып, Шамилне мунчага озаттылар. Бер ягы сауна, икенче өлеше юыну бүлмәсе итеп эшләнгән, душ кабинасы куелган, бар стенасы кафель белән зәвыклы итеп бизәлгән мунчаны күреп, ир үзалдына елмайды: шәһәрең бер читтә торсын! Каен, имән яфраклары арасына мәтрүшкә 18
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
19
кыстырып бәйләнгән себерке белән озаклап чабынганда, уйлары, бәгырен сызлатып, авыл урамнарын әйләнде. Гомеренең татлы төш кебек җемелдәп алган мәле генә шушында үтсә дә, ничәмә-ничә еллардан соң да үзәкләрне өзәр дәрәҗәдә якын һәм газиз иде авыл. Югыйсә, Җир шарының байтак илләрендә булып, сокланып туймаслык океан, диңгез ярларын, күләгәсенә ярты авыл кереп хәл җыешлы мәгърур агачларны, берсеннән-берсе затлы кунакханәләрне күргән ир-егетне гап-гади бер авылның чокыр-чакырлы урамнары, чыпчык тезен күмәрлек инеше, каз-үрдәк мамыгы коелып калган капка төпләре нигә дип шаккатырырга тиеш ди әле? Шаккатуы түгел, кинәт кенә бәгырен актарып ташлаган хистән йомшарып калуы иде Шамилнең...
Ул үзен белә-белгәннән бирле әбисе янәшәсендә үсте. Әби дип, аның бала чагында Мәйсәрә әбисе пенсиягә дә чыкмаган иде ләбаса. Шамилнең әтисе армиягә алынганчы ук өйләнеп өлгергән. Ялга кайткан вакытта гына ялтыр башлы улын сөеп киткән дә Украинада тагын өстәмә хезмәткә калган. Хатыны — Шамилнең әнисе Фәһимә — «ирсез калыр хәлем юк», дип, аның артыннан юл тоткан. Алты яшенә кадәр Шамил алар белән елга бер күрешеп, янында булу-булмауларына һич исе китмичә, әбисе язган хатларга кул бармакларын төшереп, үз көенә яши бирде. Дүртпочмаклы җыйнак өйнең генә түгел, яздан башлап кар төшкәнче бәбкә үләнле ишегалдының, бакча артында чемченгән каз бибиләренең яланаяклы хуҗасы булып, күкрәк киереп йөргән малайны, мәктәпкә барыр вакыт җиткәч, шушы иркенлектән аерып-каерып, Казанга алып киттеләр. Сабирның хәрби хезмәткә нокта куеп, башкалага кайтып төпләнүе булган икән. Капка төбеннән кузгалып киткән чагында Мәйсәрә әбисенең егылмаска теләгәндәй баганага сарылып калуын Шамил озак, бик озак вакыт күз алдыннан куып җибәрә алмады. Сабый бала гына булса да, ул үзенең дә ярты җаны шул капка төбендә өзелеп калуын яхшы аңлады.
Бер кәлимә русча белмәгән малайны Казан көлемсерәп каршы алды. Шамилне иң гаҗәпләндергәне — монда бер генә кеше дә яланаяк йөрми иде. Башта менә шунысына күнегә алмый тинтерәде малай. Мәктәпкә баргач, тагын аптыратканы шул булды — монда берсе дә ул аңлаган телдә сөйләшми иде. Җитмәсә, ак чырайлы шәһәр малайлары аның сөйләшкәненнән дә, дәресләрдән соң ботинкасын букчага салып, яланаяк кайтып китүеннән дә бармак төртеп, егыла-егыла көләләр иде. Кайсы «Маугли» ди, кайсы «Татарин» дип шаркылдый. Беркөнне Шамил түзмәде, авызын ерып торган малайның өстенә йодрык төйнәп ташланды. Берсенең борыны, икенчесенең ирене канап, костюм якасы умырылып чыккач кына малайлар әүмәкләшүдән туктады. Моның белән генә бетсә бер хәл, борыны җимерелгән малай икенче көнне озын тәнәфестә үзеннән биш-алты яшькә олырак абыйсын җитәкләп килде.
Абый дигәненең үзенең кемлеген күрсәтәсе килә идеме, ике кулын чалбар кесәсенә тыгып, бер сүз дә катмый гына Шамил тирәли әйләнеп чыкты. Аннан теш арасыннан идәнгә черт итеп төкерде дә:
— Это ты побил моего братишку? — диде әллә каян, өстән караган кыяфәттә.
— Я-а-а, — диде Шамил, аның болай дип сузуы мактанган кебек килеп чыкты.
— Пардон, а за что?
— Это... это... ә нигә ул миннән «татарин» дип көлә? — Шамил русча аңлатырга сүз таба алмагач, тотты да татарча ярып салды.
Әле генә үзен кыланчыкларча тоткан малайның йөзе үзгәреп китте. Ул бер энесенә, бер Шамилгә карап, иңсәсен җыерды. Аннары, имән бармагын чигәсе буенда боргалап, энесенә эндәште:
— Ты чё, дурак что ли? Без тоже татарлар ведь, — диде ул, шуны да белмисеңмени дигән йөз белән.
Шул вакыйгадан соң Шамилгә мөнәсәбәт үзгәрде. Баксаң, «татарин» дип мыскыллаган малайларның күбесе аның кебек үк татар өммәтеннән икән ләбаса...
Болар — хәзер инде көлеп кенә искә төшерә торган хәлләр. Шәһәрнең кырыс
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
20
тормышы белән таныша башлаганда Шамил жңңеп үткән тәүге каршылыклар. Янында ничек кенә өтәләнеп йөрмәсеннәр, Шамил әти-әнисен дә, ташкаланың урамнарын да, тәти киенеп йөргән күрше малайларын да бөтен күңеле белән якын итә алмады. Кытыршы куллы әбисен, аның ярты караватны биләгән ястыкларын, карават астындагы ояда утырган ак казны, көтүдән кайтмый тинтерәткән йомшак тунлы бәрәннәрне сагынып, үзәге өзелде. Шушы сагыну, шушы жңрсү аркасында ул үз эченә бикләнде, алай гына да түгел, алып киткән әти-әнисенә, үзен читкә жңбәргән авыл урамнарына карата күңелендә ниндидер ачу, үпкә дә барлыкка килде. Хәер, җәйге каникул башланып, авылга кайтып төшүгә, ул үпкә бөтенләй булмагандай эреп югала, малай бөтенләй икенче кешегә әверелә, йөзе ачылып, адымнары иркенәеп китә. Биредә ул тагын ялангач тәнендә кыска шортиктан гайре бер киеме булмаган Мауглига әверелә. Бар нәрсә дә янә үз урынында: черки баскан инеш буенда үзе кебек үк ялан тәпиле Наилә белән балык тотулар да, Таллыкүлдә кызы-малае җыелып су коенулар да, тәгәрмәчле арбага бидон куеп, чишмәгә йөрүләр дә, капка төбенә өелгән бүрәнә өстенә кунаклап, кичләрен көнбагыш ашап утырулар да, чөгендер басуында кайнашулар да. Болар барысы да һәр җәйдә кабатлана торган җанга якын күренешләр.
Ә соңгы җәйдә... Соңгы? Нишләп шундый ямьсез, шомлы сүз уена килеп керде соң әле... Шулай, соңгы җәйдә, соңгы кайтуында Шамил авылны танымады. Авыл дигән сүзгә дәү әнисенең яранлы тәрәзә төпләре, бәбкә үләнле ишегалды, ак яулыгын яшьләрчә чөеп бәйләгән дәү әнисе үзе һәм... урамның икенче очында яшәүче кара толым Наилә сыйган иде. Ә ул җәйдә... яран гөлләр нишләптер кибеп корыган, әбисе үзе дә сулып-суырылып калган иде. Наилә исә — әле узган җәй генә кечкенә буйлы, нәзек толымлы чандыр кызыкай — киресенчә, тәмам тулып пешкән сылуга әйләнгән, күз карашларына тиклем ниндидер серлелек иңгән. Аның чишмәдән су күтәреп кайтканын күргән Шамил сәлам бирергә дә онытып, тотлыгып калды: бу инде бүрәнә өстендә симечке чиртеп утырган телбистәсе Наилә түгел! Аның каршында бит очлары алсуланган, гәүдәсе килешле булып түгәрәкләнгән, бер елмаюы белән дә күпләрне аяктан егарлык җиткән кыз басып тора иде. Хәер, Шамил үзе дә озын буйлы, ярыйсы гына киң җилкәле, дулкын чәчле егеткә әверелеп өлгергән иде.
Мәйсәрә әбисенең исә йөзеннән төс качып, күрер күзгә үк картаеп киткән. Авыруы турында кычкырып әйтмәсә дә, үз хәлен үзе генә белгәндер. Үткәндә- сүткәндә гел Шамилнең аркасыннан сөеп:
— И бәбекәем, син дә җиткән егет булдың бит, шәй. Бәхеткәйләрең булсын берүк, — дип кабатлый да, күңеле йомшап, яулык чите белән күз төпләрен сөртергә тотына.
Соңгы... әйе, соңгы җәйдә дә Шамил Наилә белән чөгендер басуына эшкә йөрде.
Авылда төрле эшкә йөрүче алты хатын бар. Аларга «кайда эшлисең» дигән сорау бирү урынсыз — төрле эш дигәнгә барысы да сыеп беткән кебек. Җәй буе колхоз кырында чөгендер эшкәртү, юл читләрен чабу, чистарту, сарык йоны алу, ферма буяу, кыскасы, нинди эш бар — барысы да менә шушы алты хатын өстендә. Кышларын-көзләрен ничектер, әмма аларның җәй күрмәгәннәрен, кылны кырыкка ярырдай булып йөгерүләрен ялга гына кайткан Шамил дә бик яхшы аңлый. Җәен аларның һәрберсенә берәр гектар чөгендер эшкәртергә бирәләр. Башта беренче, аннан икенче, өченче, артык чүпле булса, дүртенче кат та эшкәртергә кирәк шул басуны.
Ул елны чөгендерне ферма артындагы басуга чәчкәннәр икән. Егерме бишәр рәт итеп бүлеп бирелгән кишәрлекнең икенче башы күрше авыл очында ук, анда барып җиткәнче күзең күгәрерлек. Инде үзләрен олыларга санаган Наилә белән Шамил бу юлы бригадирдан аерым кишәрлек сорап алдылар.
— Өч көннән соң хәл бетте дип елап килерлек булмасын штубы! — Фәнис матай бишегеннән читләре саргаеп беткән дәфтәрен, колак артыннан инде бармак озынлыгы гына калган карандашын алып, нидер тамгалады да аларга Хәлимә кишәрлеге янәшәсеннән егерме биш рәт санап бирде. Очлы башлы таякны бик һәйбәтләп җиргә кадап, аңа карандашын төкерекли-төкерекли Н+Ш дигән тамга сукты.
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
21
— Инде, Фәнис абый! — Наилә күзләрен җемелдәтеп көлеп җибәрде. — Плүсләп язмасаң да үзебезнең кишәрлекне танымый калган юк әле!
— Язам әле, язам. Туегызга чакыргач, кызык итеп сөйләргә кирәк булыр дип списиәлне язам! — Фәнис кыршылып беткән кепкасын маңгаена күтәреп куйды да Шамилгә күз кысты.
Наиләнең йөзе комач кебек кызарып чыкты.
— Абау, Фәнис абый, әллә нәрсә сөйләмә инде! Шәһәр егетләренә кияүгә чыгарга җыенган кеше юк әле монда!
— Шамилнең шәһәрлеге инде аның... Шулаймы, энем?! Җир кешесе ул, күренеп тора, җир ярата! Андыйларны таш калада бәйләп тә тотып булмый. Алай дисәң... Чөгендер дип кенә җәй буе авылда ятмыйдыр әле бу шельма! Борынында кызлар иседер!
Кәтмәннәренә таянып, аларны тамаша кылып торган хатыннар дәррәү көлеп җибәрделәр.
— Җәгез инде, балаларны оялтып тормагыз сана! — Хәлимә кулында яулыгы белән хатыннарга селтәнгән булды. — Аның каравы, акчасы иш янына куш була аның.
— Менә-менә, өйләнергә дип ничә ел рәттән акча эшли безнең Шамил!
Хатыннарның берсе шулай дигәч, Шамилнең дә битләренә ут капты, ул дәшми-тынмый гына читкәрәк китеп басты. Төртмәле сүзләргә үпкә түгел, әллә нинди аңлаешсыз ят хис күңелен тутырды. Наилә дә иреннәрен кысып аяк очына гына карап басып тора иде.
Шулай да кыз сер бирмәде:
— Өйләнергә түгел лә инде... Ә мин... — Бөтен серне дә ачаргамы-юкмы дигәндәй, Наилә бераз читенсенеп торды. Аннан, әнисенә карап: — Мин фен алам, чәчне бөдрәләтә дә, киптерә дә торганын яз көне район универмагында күргән идем. Тугыз сум илле тиен тора! Бетмәсә генә ярар иде...
— Эрләмәгән, сукмаган — Шыгай, сиңа ыштанлык булган инде бу! — Хәлимәнең ахирәте Рәҗибә шулай дигәч, янә дәррәү көлештеләр.
— Фәнис, ишетсен колагың, балаларга акча язганда печеп каласы булма!
— Китчәле, ул яктан кыерсытканы юк бригадирыбызның. Гөнаһасы кирәкми...
— Хатыннар, болай тел чарлап торсак, төшкә дә ерак калмый бит, тотыныйк, булмаса!
— Рәҗибәнең кулы җиңел, ул башлап кул салсын әле. Аннан кузгалырбыз!
Сабан тургайларыдай сайрашкан хатыннар үз көйләренә, Шамил белән Наилә үз җайларына эшкә тотындылар. Авыл гына түгел, быелгы җәй үзе дә үзгәргән бугай ла... Нигәдер алар элеккечә ваемсыз гәпләшә алмыйлар иде — шуны аңлауданмы, бер-берсеннән тагын да читенсенеп, берара дәшми-тынмый гына эшләделәр. Әле күтәрелеп кенә килгән чөгендерне сирәкләү бик җайлыдан түгел иде: кәтмән белән катырак селтәнсәң, барысының да төбе-тамыры белән кубарылып чыгуын көт тә тор. Иелеп, һәрберсен кул белән аралый башласаң, кичкә билеңне турайталмый җәфаланачаксың. Иң үзәккә үткәне шушы беренче кат дигәне инде аның. Ике-өч атнадан, сирәкләнгән чөгендерләр ныгып киткәч, чүп үләннәрен кәтмән белән бәргәләп бару ул кадәр җелеккә төшми.
— Төшкә тиклем теге таллык турысына барып җитә алабызмы, юкмы? — Наилә, бер читтә каракучкылланып күренгән иңкүлеккә ишарәләп, Шамилгә сынаулы карады.
Малай аның гадәтен белә: бу чөгендерне азакка хәтле эш итеп бетергәнче Наилә әллә никадәр вак-вак кишәрлекләр бүлгәләп, «тегендә кадәр, монда кадәр эшләп бетерәбезме» дип, теңкәгә тиеп бетәчәк әле. Кызыграк булсын өчен, Шамил кайчагында «юк» дип кистереп әйткән була. Әй шунда кызның, үз сүзен өстә калдыру өчен, җил-җил кыланулары... Быел Наиләнең кәтмән белән селтәнүләренә кадәр үзгәргән. Элекке ашкынуларын, каударлануларын кул белән юып алганнар диярсең,
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
22
һәр хәрәкәтенә ниндидер салмаклык, иркәлек иңгән. Күр әле, ак җирлеккә кызгылт борчаклар төшкән яулыгын ничекләр чөеп бәйләп куйган; ат койрыгыдай калын толымнарын бер төен итеп «кадаклаган» микән — баш түбәсендә туп шикелле калкып күренә. Бүтән җәйләрдә, кояшны куркытып, басуга озын җиңле кофта, чалбар киеп килә иде, быел кыска җиңле ситсы күлмәктән бөтерелә. Ялангач тәпиләренә элгән иске кәлүшенә күз салмасаң, кичке уенга җыенып төшкән диярсең. Шамил билен турайтып баскан арада Наиләгә күз төшергән саен үзе дә сизмәстән йөзенә ялкын кабуын тоя иде. Кызның да май кояшы астында каралырга өлгергән түгәрәк йөзендә торып-торып ниндидер серле елмаю балкып китә, ул, Шамилгә сиздермәскә тырышып, вакыт-вакыт аның ягына борылып ала. Карашлары очрашкан мәл булса, икесе дә, нигә икәнен дә аңламастан, кыенсынып, күзләрен читкә алалар. Нәрсә булды соң аларга? Төртмәле сүзләр әйтешеп бер-берсен үртәүләр, шуннан тәм табып көлешүләр, сабыйлар кебек, аркаларына балчык атып уйнаулар шулай ук тик үткәндә, мәңге кире кайтмаска дип югалганмы? Өлешләренә тигән балачак шулай күз ачып йомган арада үтеп тә киткән микәнни соң? Алар икесе дә үз хисләреннән үзләре үк ояла торган тагын бер садә чорга — яшьлек дөньясына аяк басканнармы?
— Шәһәр кызлары матурдыр инде ул, әйме, Шамил? — Наилә башын иеп чүп кәтмәнләгән җиреннән капыл гына шулай дип сорап куйды.
— Әллә... Матурдыр инде. Мин шуларны карап йөриммени? — Малай, таптың сорар нәрсә дигәндәй, иңсәсен җыерды.
— Мин сиңа бер әйбер әйтмәкче идем дә... — Кыз, үзен ишетә күрмәсеннәр дигән шикелле, тирә-ягына каранып алды, пышылдабрак дәште: — Түлке көлмә, яме... Миңа класстагы малайлар записка яза да записка яза. Ә минем ачуым килә, аларның берсенә дә эндәшергә теләмим. Синең белән рәхәт ичмаса... Карале, Шамил, мәктәпне бетергәч, син җәйләрен авылга кайтып, болай озаклап ятмассың инде, әйме?
Бу хакта уйлап баш ватканы булмаган Шамил кызның очы-очка ялганмаган җөмләләреннән аптырабрак калды. Ни әйтергә белмәгәч, тиктомалдан сүзне икенчегә борды.
— Ә мин бүген клубка төшмим. Сәпидтә йөрим. Борчак басуын карап кайтам, быел да шунда чәчтеләр микән. — Шамил Наиләгә күтәрелеп карамый гына кәтмәне белән чөгендер янындагы алабутага селтәнде. Аннан, сүз аралаш кына өстәп куйгандай: — Теләсәң, аппарам. Алга утырырсың, — диде.
Наиләнең күзендә шул минутта очкын кабынды да ә дигәнче сүнеп тә куйды.
— Кит, исәр, теге атнада гына басуларга агу сиптерделәр!
— Исәр, исәр... — Шамил Наиләне үчекләп, аның кебек авызын бөрештереп шулай диде. — Беркөн яуган яңгыр әллә кайчан юып төшерде инде аны. Барасың килмәсә барма, Рифатны котыртырмын.
Наилә, теләсәң нишлә дигән кыяфәттә читкәрәк атлады да, нидер исенә төшкәндәй, җәһәт кенә Шамил янына кире килеп, аның колагына иелде.
— Барам! Кое янында көтәрсең, яме. Алайса, әнкәй колак итен ашый башлар. — Кыз пышылдап кына шулай диде дә, нигәдер бит очларын кызартып, сүзсез калды.
Авыл өстенә җәйге караңгылык өрфия калынлыгы гына иңә. Күз бәйләнә башлагач кына «кич чыккан» яшьләргә җәйге төннең озынлыгы — бер карыш, ә дигәнче чекрәеп кояш калка.
Шамил велосипедына атланып кое янына килеп җиткәндә, тыкрык буеннан Наиләнең дә киң итәкле ак күлмәге күренде. Җил-җил атлап килгән кыз, адымнарын юри әкренәйтеп, башын читкәрәк борып, барсам бардым, бармасам юк дигән кыяфәттә генә якыная иде.
— Шамил, әйдә лутчы сәпидтә болай гына йөрибез, ә?
Шамил нәкъ менә былтыргы басуга борчак чәчкәннәрен белер өчен велосипедка атланып кич чыктымы?.. Аңа диңгез тубыктан, Наиләне алдына утыртып, дөнья әйләнергә әзер иде.
Кыз кич белән генә чәчен юган иде бугай, тәмле шампунь исе бөркелеп,
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
23
Шамилнең борынын кытыклады. Ул, аякларын бер якка салындырып утырган Наиләдән килгән хуш искә исергәндәй, кая таба барганын да абайламастан, велосипедын авыл читендәге күл ягына борды. Малайның кыска җиңле күлмәге аша кызның үзенә терәлеп утырган тән җылысы үтеп керә, күкрәген пешерә кебек иде. Такыр юлдан җай гына тәгәрәгән тәгәрмәчләр дә ике самими җанның бербөтенгә әверелгән йөрәк тибешенә кушылып ишетелер-ишетелмәс кенә җырлый иде.
Тирә-ягы сыгылмалы таллар белән каймаланган күлнең өсте ай нурында әле тип-тигез булып, әле шадраланып ялтырый. Шамил велосипедын шул талларга килеп төртелердәй булып туктатты, кызны куркытуыннан тәм тапкандай, үзалдына елмайды.
— Абау! Суга мәтәлеп төшәбез дип торам! — Җиргә сикергән Наилә кулын җилпәзә урынына селти-селти, читкәрәк китте.
— Төшсә инде! Суның иң җылы чагы!
— Май башында ук күке кычкырган ие инде, кеше шуннан бирле коена.
— Ку-ку, ку-ку! — Шамил учын авызына куеп, күл буен яңгыратып кычкырып куйды.
— Төн уртасында саташкан күке кычкырса гына инде. — Наилә, егетне үртәп, бала-чага кебек тел күрсәтте.
— Син үзең саташкан күке! — Шамилнең дә бил бирәсе килмәде.
— Абау, бигрәк ямьсез: саташкан күке... Кызларны йә чәчәккә, йә йолдызга тиңлиләр, беләсең килсә...
— Ярар соң... Фьют-фьют, фьют-фьют... Күке түгел, син — сандугач, юк, былбыл булырсың алайса...
— Былбыл? — Наилә чыңлап көлеп куйды. — Карале, Шамил, безнең Таллыкүлдә былбыллар сайрыймы соң ул?
— Менә бит, берсе яр буенда бертуктамый сайрап утыра. — Шамил дә Наиләне үртәп, аның кебек итеп тел күрсәтте.
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
— Кит әле, синең белән сөйләшеп тел әрәм иткән мин җүләр... — Наилә үпкәләгән кыяфәттә читкә борылды.
— Талашып киткәнче, әйдә, су керәбез.
— Кит исәр! Төн уртасындамы?
— Төннән курыккан кеше юк әле монда. — Кыз алдында батыраеп киттеме, Шамил тал арасынарак атлады да, ә дигәнче күлмәк-чалбарын салып, суга да сикерде. Аның пошкырына-пошкырына йөзүен кызыгып күзәткән Наилә түзмәде, Шамил күл читеннән ерагайгач, ак күлмәген кызганып тормыйча, киенгән килеш кенә суга төште. Чыннан да, күл суы тәннәрне иркәләрлек җылы, шулкадәр рәхәт иде. Башта аяк-кулын гына чылатып маташкан кыз, ниндидер ярсу дуамаллык белән эчкәрәк атлады да колач салып йөзәргә тотынды. Үзенә таба борылган Шамилне күргәч, балаларча шаянлык белән чырылдый-чырылдый яр буена ашыкты.
— Миннән исәр дип көлә, үзең соң... — Шамил, судан чыгуга дер-дер килеп торган Наиләне үчекләп, шулай диде. — Кем инде күлмәк белән су коена, ә?
Таллар буенда үзе дә юеш тәненә киемнәрен киеп куйгач, Шамил кызганулы караш белән кыз ягына борылды. Борылды да, ниндидер могҗизалы рәсем алдында мөкиббән киткәндәй, шул халәтендә катып калды. Кызның юеш ак күлмәге, тәненең бар зифалыгын күрсәтергә теләгәндәй, бөтенләе белән сыланып беткән дә моңарчы мондый матурлык белән күзгә-күз очрашканы булмаган егет-малайны өнсез калдырган иде. Наиләнең ике йомарлам май кебек калкып күренгән күкрәкләре, учка сыеп бетәрдәй нечкә биле аны аһ иттерде. Ул, үз тойгыларын сиздерүдән куркып, читкә борылды. Наиләнең:
— Шами-ил! Кайтыйк, мин бит болай катып үләм! — дип дерелдәп дәшкән тавышы аны чынбарлыкка кайтарды.
Бер-берсен бишектән үк белсәләр дә, бу мизгелгә кадәр үзләрен егет һәм кыз дип хис итеп караганнары булмаган Шамил белән Наилә һәр икесе күңел түрен биләп алган ят тойгыдан тартынып, оялып калдылар. Шамил кыюсыз гына үзен кочакларга үрелгәч, ни гаҗәп, кыз чырыйлап читкә тайпылмады.
— Хет шулай җылын әзрәк. — Шамил үз тавышын үзе танымады...
Шул күл буенда алар тәүге тапкыр үбешергә өйрәнделәр, шул күл буенда үз гомерләрендә беренче тапкыр сагыну, ярату кебек олы хис турында сөйләштеләр.
Бу җәй аларга балачактан ук бөреләнгән хисләрен бер-берсенә яшермичә әйтергә, кич чыккач, оялып кына, тарсынып кына бер-берсенең кочагына сыенырга, әле сабыйлар, әле җитлеккән яшьләр булып серләшергә мөмкинлек бирде. Наиләләрнең бакчасында әтисе исән чагында ук мәңгелек итеп ясап куелган тимер таган бар иде — кайбер кичләрне балачактагыча шашып-шашып шунда атындылар, берәм-берәм дә, бер-берсенең алдына утырып та тибрәлделәр. Бер кичне җилләр белән ярыша-ярыша атынганда Наилә Шамилнең алдыннан чәчрәп җиргә барып төште, маңгае уртасыннан сиптереп кан ага башлады. Яшь иделәр, курку белмәс, хыялый иделәр — елыйсы урынга кыңгырау кебек чыңлый-чыңлый көлгән кызның ярасына төкрекләп бака яфрагы ябыштырып куйдылар да янә таганга менеп утырдылар.
Саф мәхәббәт бөреләнеп өлгергән җәй генә, таң җиле кебек, күз ачып йомганчы, артык тиз үтеп китте. Һәр кичне ике самими җанның очрашуына, бер-берсеннән ояла-ояла үбешүләренә шаһит булган авыл урамы көз җиткәндә ятимләнеп калды.
...Аның бар дөньясы җитеш иде. Казан кызлары арасыннан иң сылуын, иң нәфисен табып өйләнде — Ленизадагы затлы чибәрлек ханнар нәселендә генә булгандыр. Шактый билгеле агентлыкта модель булып эшләгән кызның башта 24
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
25
фотосына, соңыннан үзенә күзе төште егетнең. Ял көнендә дуслары белән шәһәр үзәгенә бильярд уйнарга килгәннәр иде. Ярымкараңгы залда кеше әлләни күп түгел, талгын гына музыка уйнап тора, бер почмакта тәмәке төтененә күмелеп, яшь-җилкенчәк, ә Шамилләрнең өстәленнән ерак түгел, шактый күңелле компания бильярд уйный иде. Араларында кызлар да бар, алар әле салам белән коктейль суырып утыралар, әле көлешә-көлешә уенга кушылалар. Берсенең кийны җайсызрак тотуы булдымы, тәҗрибәсезрәк идеме — ул тәгәрәткән шар, яшел постаулы өстәл өстен генә күпсенеп, идәнгә — Шамилнең аяк астына ук очып төште.
— Ну-у, Лениза! — Кызлар, үпкәләгән кебек, бертавыштан шулай дип сузып куйдылар.
Калганы кинодагыча килеп чыкты: идәндәге шарга Лениза да, Шамил дә берьюлы иелделәр дә башларын күтәреп, бер-берсенә текәлеп калдылар. Аксыл сары чәчләре эре бөдрәләр булып иңбашына таралган, караңгы зәңгәр күзләре төпсез күлне хәтерләткән кыз үзе дә экраннан сикереп төшкән кебек иде. Шулкадәр чиста һәм дөрес йөз сызыклары — очып китәргә җыенган карлыгач канатын хәтерләтүче кашлар, уеп ясалгандай кечкенә авыз; килешле борынның уң канатында җемелдәгән нәни асылташ аны әкияти алиһәгә охшата иде. Мизгел эчендә кыз үзе дә Шамилнең ягымлылык бөркелгән каратут йөзен, төн карасыдай күзләрен, ияген икегә аерып торучы сөйкемле чокырчыкны, тыгыз киң җилкәләрне, көрәктәй кулларны шәйләп, телсез калды. Аның алдында баһадирның үзе тора иде.
— Минем бит сезне күргәнем бар! — диде Шамил, ап-ак тешләрен җемелдәтеп һәм күптәнге танышын очраткандай, бик куанып. — Безнең оешманың реклама буклетында сезнең фото иде бит!..
Чыннан да, бер-ике атна гына элегрәк Шамил шул буклетта каска киеп төшкән искиткеч чибәр кыз сурәтенә, аның башларны әйләндерерлек елмаюына бик бирелеп карап торган иде. Язмыш диген — бүген менә алдында шул гүзәлкәй тора түгелме?!
Шушы очрашу моңа кадәр кызлар турында уйларга әллә ни вакыты булмаган Шамилне үзгәртте дә куйды.
Икесенең дә яше бара, оя корырга вакыт иде — беркадәр очрашып йөргәннән соң, ду китереп туй ясадылар. Дөрес, яши башлагач, икесендәге капма-каршы сыйфатлар күзне ярып керә башлады: Шамил, сирәк-мирәк буш вакыт тәтесә, татар спектакле карарга әйдәкли, Лениза исә, борынын җыера да балет карарга йә булмаса симфоник оркестр концертына барыйк дип үгетләргә тотына. Юк, җанына, рухына якын булмаганны Шамил хатыны хакына да кабул итә алмый иде, шулай уртак фикергә килә алмыйча, бер-берсенә үпкәләп тә йөргәли башладылар. Андый чакларда Лениза пырлап өйдән чыгып китә, кибеттән кибеткә йөреп, бер кочак әйбер күтәреп кайткач тынычлана үзе тагын. Бәйрәмнәрне Шамил табигать кочагына чыгып, су коенып, шашлык пешереп үткәрү ягында булса, Лениза без үкчәле түфлиләр киеп, ресторанда утыру тарафдары. Дөрес, мондый гына вак-төякләр аларның арасына әлләни салкын җил өрмәде өрүен. Тик Шамил бер ачы хакыйкатьне аңламый калмады: ике арада самими, рәхәт җылылык та юк иде. Вакыт-вакыт, аның йөрәген сызлатып, күз алдына авыл урамнары, Таллыкүл буе, шул күл янында Наилә белән тәүге үбешүе килеп баса. Соңгы җәйнең... аһ, тагын шул соңгы дигән коточкыч сүз уена килеп керде! — Наиләләрнең агач эскәмияле капка төпләрендә үткән кичләре, «әллә нишләп китәсе килми бит әле» дип кабат-кабат борылып килүләре, бер велосипедта икәүләп урам әйләнүләре татлы сагыш булып бәгырен телгәли. Күрәсең, беренче мәхәббәт дигәннәренең шул икәнен үзе дә аңламыйча, белмичә калгандыр. Шулай булмаса, туган авылына юлын кисмәс, заманалар болганып китте яки кайтыр нигездә кеше калмады дип кенә үз-үзенә аклану эзләп маташмас иде. Ә бит соңгы(!) аерылышуда Шамил бөтенләй дә олыларча итеп: «Киләсе җәйдә сине дә Казанга алып китәрбез әле, укырга да бергә керербез», дип кызның күңеленә яшерен өмет салган иде. Киләсе җәй булмады... Картлыкның үзе кебек үк сагышлы көздә Мәйсәрә карчык мәңгелеккә китеп барды. Беркем белән саубуллашмый китте. Бердәнбер улына — авылын да,
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
26
үскән нигезен дә артык санламаган Сабирына әйтергә теләгән сүзләрен дә әйтергә өлгермичә, бар хәсрәтен, гомер буе газизләрен сагынып яшәвен һәм ялгызлыгын үзе белән алып, җомга иртәсендә дөнья куйды. Ачы хәбәр килеп ирешкәч, Сабир белән Фәһимә шул көнне үк карчыкны җирләргә кайтып киттеләр; көзге каникулда су юлы белән сәяхәткә киткән Шамил исә бу югалту хакында әйләнеп кайткач кына ишетеп өнсез калды.
Шул соңгы җәйдән соң авылга бер генә тапкыр кайтмады бит ул! Еллар үтү белән бар да әкренләп тоныкланды: мәктәпне тәмамлауга, армия хезмәте, аннан институт, үз эшен башлау... Наилә турында, «әллә кайчан кияүдәдер инде» дип, үзалдына сагышлы гына уйлап куяр иде...
Лениза белән корган ояда ул хыялланган җылылык булмау бик еш кына шул озын толымлы кызыкайны исенә төшерергә мәҗбүр итә дә, Шамил, күңеле нечкәреп, уе белән балачагы, үсмер еллары узган авыл урамнарына әйләнеп кайта.
Әгәр бөтен җире җитеш диярлек мул дөньяларында почык борынлы бер сабый да булса, бәлки бөтенләй башкачага әверелер иде аларның тормышы, тик ни көтеп тә, мондый куанычка ирешә алмадылар шул...
Барысы да ничектер көтмәгәндә, үзеннән-үзе үзгәреп китте.
Лениза беркөнне, машинасыннан төшүгә, бозлавыкта таеп, аягын каймыктырды. Сынган кебек тоелмаса да, рентген-мазар үткәрсәң, ышанычлырак булыр иде — Шамил хатынын шулай дип үгетләгәч, каршы урамдагы балалар больницасына кереп чыгарга булдылар. Терәлеп торган күрше хатыны шунда эшли, «андый-мондый очракта минем янга гына керегез, рентгента утырам» дигәнен кайчандыр уенга борганнар иде — кирәге чыгар дип кем уйлаган?
Беренче каттагы тар гына коридорның ярымкараңгы бер почмагында тавыш- тынсыз гына ике малай утыра иде, чиратсыз кереп китүне килештермичә, Лениза белән Шамил да каршы эскәмиягә урнаштылар. Алар да бер-берсенә сүз катмыйча, төссез стеналарны күзәтеп, үзалларына тын гына уйга чумдылар. Күкрәгенә бияләй хәтле генә баланы сыендырып, эскәмиягә ак халатлы шәфкать туташы килеп утыргач кына сискәнеп киткәндәй булдылар. Яше илле-илле бишләр тирәсендәге таза гәүдәле медсестра, юа-юа нинди төстә икәнлеген дә аерып булмаслык чүпрәккә төрелгән нарасыйның битенә иелеп, мыдыр- мыдыр нидер сөйли, тегесе, йөзем җимеше кебек күзләрен нәрсәгәдер бик каты гаҗәпләнгәндәй киереп ачкан да, керфек кагарга кирәклеген дә оныткандай, шомраеп калган.
Лениза башын Шамилнең җилкәсеннән алып, тураеп утырды, йөзенә чыккан сагышлы төс белән медсестра кулындагы нарасыйга текәлде.
— Еламый үзе, — диде ул, сүз юктан сүз булсынга әйткәндәй.
Шәфкать туташы, шуны гына көткән шикелле, гөлдер-гөлдер килә башлады.
— Отказной бала бит бу. Мондыйлар еламый, шаккатырсың инде, укол ясаганда да шыңшып кына куялар! Үз хәлләрен тууга ук беләләр диярсең...
— Отказной? — Ленизаның да озын керфекле зәңгәр күзләре киерелеп ачылды, ул тыны кысылып тагын баланың йөзенә төбәлде. Уч төбеннән әз генә олырак булган, алма битле шушы сабыйдан ничекләр баш тартмак кирәк? Аны тудырган хатынның йөрәге урынында таш кисәгедер, мөгаен. Менә бит ул, күпме акчалар түгеп, күпме дәваланып та ана булу бәхетенә ирешә алмый газап чигә, ә монда берәү үз каныннан яралган җан җимешен язмыш иркенә ташлап китә.
— Әйе шул, безнең Олечкабыз дөньяның тагын бер бәхетсезе. Шулай бит, җимешем? — Медсестра, үзен тыңлагандай әле дә булса тын гына яткан баланың битенә иелеп, аның төймә кебек кенә борын очын, уймактан да кечкенәрәк авызын үбеп алды. — Почык борын ул безнең, караҗимеш ул безнең!
Күрәсең, гомер буе сабыйларны яратып эшләгәндер — хатынның йөзендә аналарча кайгырту ярылып ята иде.
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
27
— Җиде айдан туса да, хәтәр тере бала! Тегендиләрне куып та җитте, узып та китте, әйеме, Олечка? Менә, документларны тутырып бетерсәк, Балалар йортына озатабыз үзен. Әй, сабый, сабый, ниләр генә көтәдер... — Медсестраның түгәрәк йөзендә ихлас сызлану пәйда булды.
Ташландык бала исә, олыларның хыянәтен дә, үзен көткән ачы язмышның да ни икәнен аңлаган кыяфәттә, мес-мес сулап ятуын белде.
Бәхетсез җанны күкрәгенә сыендырган шәфкать туташы рентген бүлмәсенә кереп китүгә, Лениза, бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләреннән кыенсынмыйча, тагын иренең җилкәсенә башын салды. Шамил дә үзалдына тетрәнеп калган иде, йомшак кына итеп хатынының кулбашыннан сыйпады.
— Шамил! — Лениза, аягы авыртуны да онытып, капылт кына урыныннан торды. — Әйдә, шул баланы үзебезгә алып китәбез, ә? Ул бит... ул бит шундый нәни, курчак кебек кенә! Ничек инде, әтисез-әнисез... — Хатын инәлеп диярлек иренең күзенә текәлде.
Көтелмәгән тәкъдимнән ире бөтенләй телсез калды. Чөнки элегрәк, инде үз язмышлары белән ризалашкач, чит баланы алу турында иң башта Шамил үзе сүз кузгалтып караган иде. Лениза исә кулларын бутый-бутый каршы төште, «бу хакта әйтмә дә, сөйләмә дә, миңа чит кешенең баласы кирәкми!» дип авызын каплады. Бүген исә хатынының, күзләрен мөлдерәтеп, «баланы алыйк» дип торуы гаҗәп хәл иде.
— Туктале, Лениза, син нәрсә инде... Шулай ашыгыч кына... Уйлашырбыз, сөйләшербез... — Шамил хатынының гадәтен белә: җаеннан тормасаң, врачка күренмичә, чыгып китәргә дә күп сорамаячак. — Отказнойлар бер шушы бала гына түгелдер бит, ниятләсәк, карарга, сайларга, киңәшләшергә кирәк булыр.
— Бүтәннәр түгел, шушы кызны алабыз! — Лениза кинәт кенә истерикага бирелеп, каршысында балалар утыруын да онытып, такмаклый-такмаклый елый ук башлады. — Аннан шундый тәмле ис килә! Ул шундый бәләкәй!
Гипс салынган кулын алдына куеп утырган малай аларны кызыксынып күзәткән җиреннән авызын ачып калды, икенчесе, ишектән бала күтәргән шәфкать туташы чыгуга, яшен тизлеге белән — күрәсең, үзенең чираты булмагандыр — кабинетка кереп югалды.
— Гафу итегез! — Лениза кәгазьләрен култык астына кыстырган медсестраның беләгенә кагылып, аның юлына аркылы төште. — Бер генә нәрсә сорыйсым килгән иде. Әгәр без бу баланы кызлыкка алырга теләсәк?..
Медсестра, ни гаҗәп, аптырамады, гадәти сорауга тап булгандай бик тыныч кына җавап кайтарды:
— Андый теләгегез булса, озакка сузмагыз, иртәгә үк заведующий янына килегез, нәрсә-ничек икәнен ул аңлатыр. Балалар йортына җибәрелсә, мондыйларга бик тиз ия табылуы да мөмкин — гарип түгел, бөтен нәрсәсе үз урынында, җитмәсә, красавица, әйеме, Олечка!..
Менә шул рәвешле аларның өендә, бәхет кояшы булып, Олечка-Алия барлыкка килде. Шамил белән Лениза корган ояга нур иңде, җылылык кайтты. Хатынын бөтенләй башка кыяфәттә күреп, Шамил дә шаккатты: баксаң, вакыт-вакыт эч пошыргыч дәрәҗәдә зыялы тоелган Ленизада йомшак күңелле, кайгыртучан гап-гади хатын-кыз, әни кеше яшеренеп яткан икән ләбаса!..
Хәзер инде күз явын алырлык чибәр кыз булып үсеп килгән Алияләре
— тормышларының алтын бизәге иде. Яшьлекләрендә Шамилне авылда калдырып, бала сөю тәмен татый да алмаган Сабир белән Фәһимә өчен дә күктән иңгән бәхет кошы булды кыз, әби белән бабай аның өчен җаннарын өзеп бирергә әзер иде.
Шамил еш кына үзенә дә шакката: өйгә алып кайткан көннән бирле шул нәни төенчеккә баш-аягы белән бәйләнде дә куйды. Шулкадәр якын, шулкадәр газиз,
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
28
шулкадәр тансык иде бу нарасый! Үз бәгыреннән өзелеп төшсә дә, бу тиклем кадерле булмас иде кебек... Ул сабыйның каләм белән сызгандай кыйгач кашларыннан, керпе энәседәй тырпаеп торган кара чәченнән, үтә күренмәле кебек нәзек колак яфрагыннан шаяра-шаяра бармак очлары белән сыйпап үтә дә, күзгә күренмәс тылсымлы җепләр белән балага көннән-көн ныграк бәйләнә баруын тоя.
Теше чыкканда, прививка ясаганда температурасы күтәрелеп куркытуын исәпкә алмасаң, туп кебек тәгәрәп үсте Алия: елап, авырып борчымады; кояш кебек елмаеп уянды; әттә-әннә дип татарча дәшеп теле ачылды. Бу мәсьәләдә Шамил гомер булмаганча хатыны алдында каты торды, русчаны бакчада да, мәктәптә дә өйрәнер, өйдә татарча сөйләшсен, дип кистереп әйтте.
Кызын исенә төшергәч, Шамил үзалдына рәхәт елмайды. Бит очларында уймак- уймак чокырчыкларын балкытып, йөзем җимешедәй коңгырт күзләрен тутырып, «әтием, әнием» дип өзелеп торган Алия аларга гаилә җылысы, мәхәббәт китерде. Ленизасына өр-яңадан гашыйк булып, аның үзе өчен бик кадерлегә әверелгәнен аңлагач, Шамил хатынын кулларында күтәреп йөртергә дә әзер иде.
***
Мунчаның алгы ягына чыгып, Шамил башыннан ук салкынча су койды, дөньясын онытып, озаклап уйланып утырганыннан үзенә үк уңайсыз булып китте. Ике аккош төшерелгән зәңгәрсу олы сөлгегә сөртенгәч, рәхәтлектән изрәгән тәнен ялкауларча гына кыймылдатып, ишегалдына чыкты.
Авылның күге биек, йолдызлары йодрык-йодрык. Ир өйгә керергә ашыкмады, бертын чекрәеп торган йолдызларга карап хозурланды.
— Җиңел пар белән, яшьти! — Рифат та ишегалдына чыгып баскан икән, кулындагы шифалы су шешәсен Шамилгә сузып, беседкага таба әйдәкләде.
— Гаепләмә инде, тегенди-мондый әйбер белән шаярудан туктадым. Өйгә дә керткән юк.
Ирләр салмак кына атлап беседка эченә кереп утырдылар. Челтәрләп эшләнгән түгәрәк өстәлгә инде җиләк-җимеш, чынаяклар, төрле тәм-том, зур касә белән салкын катык чыгарып куелган икән, бер як кырыйга беркетелгән браның сүрән яктысында патшалар табыны кебек күренә.
Талчыбыктан үрелгән кәнәфигә кереп чумган Шамил алдында яткан агач кашык белән катыкка үрелде. Тел йотмалы, киселеп-киселеп торган авыл ризыгын авыз итә-итә:
— Мунчагыз шәп! Дөньяңны түгәрәкләп бетергәнсең, — дип Рифатны мактап куйды.
— Юк, яшьти, барысын да түгәрәкләп бетерергә ярамый, аннан кителә башлый ул... — Рифат олы бокалга шифалы су агызып, Шамилгә сузды.
— Районнан кайтышлый син эшләгән хуҗалыкка сугылдым әле. Ай-яй, малай, корып та куйгансыз анда!
Шамилнең тел шарлатып гаҗәпләнүе ихлас иде. Машинасыннан төшми генә күрше авыл урамыннан әйләнгәндә дә аптыравының чиге-чамасы юк иде. Ике авыл арасы сигез-ун чакрым булса булыр, күзгә ташланып торган аермалыкка ышанырлык түгел. Асфальт юл җәйрәп яткан төзек урамнар, ике яклап тезелеп киткән катлы-катлы йортлар — хуҗалык аларны үзенең эшчеләренә дип махсус салдырган икән; әллә каян балкып торган таш мәктәп, мәдәният сарае, чәчәкләргә күмелеп утырган ихаталар... Ахшам намазы булды микән, манарадан яңгыраган азан тавышы, урам буйлап мәчеткә таба атлаган ир-атлар, балалар...
Мондый күренешне Шамил кайчандыр Мордовиянең Аккүл-Азюрка авылына баргач та күреп шаккаткан иде. Юлга чыкканда ук андагы татарларның мул тормышы турында ишетеп белә, көнбагыш үстереп сәүдә итүчеләренең Казан, Чаллы базарларын «яулап алуларыннан» да хәбәрдар иде. Бай, мул яшәүләренең төп сере ялкауланып ятмыйча, сәүдәгәрлек итүдә генә дип уйлаган уйлары авыл башына килеп
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
29
керүгә җилгә очты. Ул машинасы белән юл чатына килеп туктаган урында, иге-чиге күренмәгән басуда бертөркем халык бил бөгеп чүп утап маташа иде. Кинәт төрле яклап искиткеч моңлы азан тавышы ишетелә башлады. Басудагы халык бил турайтып күтәрелеп басты, барысы берьюлы эш ташлап, азан тыңлап хозурландылар, аннан кайсы кая намазлык җәеп, сәҗдәгә иелделәр. Соңрак, авылда җиде мәчет барлыгын ишеткәч, ак кәләпүшле ирләрнең урам тутырып җомга намазына агылганын күргәч, Шамил бөтенләй башка дөньяга эләккәндәй хис итеп, тагын гаҗәпләнеп калды. Шул мәлдә ул үзе өчен гаҗәеп тоелган ачыш ясады: күкрәп яшәгән авылның төп көче сәүдәгәрлектә түгел, гасырлар буена сакланып калган диндә, иман ныклыгында иде...
Менә бүген, Рифат авыз суларын корытып мактаган хуҗалык үзәге булган авылга юл уңаеннан сугылганда, Шамилнең хәтерендә кылт итеп Аккүл урамнары яңарган иде.
— Сез нәрсә, әллә барыгыз да мәчет суфыйларына әйләнеп беттегезме? — дип сорады Шамил, уенын-чынын бергә кушып. — Урамда берәр исерек очраса...
Рифат елмаймады, аптырамады, Шамилнең сүзләрен раслагандай, ияк кагып кына куйды. Вазадан банан алып, кабыгын чистарткан шәйгә:
— Ә син көлмә, чыны шулай. Мин үзем дә... намазны, уразаны калдырмаска тырышам хәзер, яшьти. Тартуны ташлавы гына — үлем белән бер менә, — диде, Шамилнең күзе маңгайга менгәнне сизмәмешкә салышып.
— Да-а, ышансаң ышан, ышанмасаң юк, диген...
— Балык башыннан чери ди бит. Менә син безнең Каенлыны кара — дилбегә тотканы нинди, арбага төялгәннәре дә шундыйга әйләнеп бетте. Эте-бете урлый, күзенә кайда нәрсә чалына, ихатасына сөйри, эчә, сугыша... Ярты авыл районда учётта тора, киметеп әйтмәсәм... «Нур» хуҗалыгында нигә бөтенләй башкачамы? Безнең хуҗа барысын да кулда тота белгәнгә. Үзе дә җир җимертеп эшли, кешедән дә таләп итә белә. Башта ук тәртипне каты куйды: эш урынына аракы эчеп килү түгел, тәмәке тартырга да ярамый! Сукрана идек, ошамый иде: янәсе, яңа себерке яңача себерә, үз законнарын такмакчы була... Ничава, бер ел эчендә барыбыздан майланган коймак ясады: әлифне таяк дип белми идек, мәчеткә барып вәгазьләр тыңлый торгач, намазга да өйрәндек, тормышка бүтән күз белән карый башладык. Ә син көлмә, бер мин генә түгел, күбебез шулай... Мәчет артындагы мәдрәсәне күрергә өлгердең микән — тирә-як авыллардан бала-чагасы да, картлары да килеп укый, малай. Дин белән алдырды — нигә яшереп торырга. Урлашу юк, эчү юк, аның каравы, халыкка эш бар, акча бар. Дәүләт программасы буенча менә дигән йортлар салынды, яшьләргә кереп кенә утырырга... Без дә Гөлгенә белән шунда урнашырбыз, балалар өчен дә уңайлы булыр дигән идек тә... Әнкәй бит, ике аягымның берсен дә атламыйм, дип кистереп әйткәч... шушында төпләндек инде.
Шамил нигәдер уйчанланып калган иде. Рифатның «барысы да дилбегә тоткан кулдан тора» дигәне белән килешергә дә, килешмәскә дә белмәде. Яшереп торасы юк, авылның хәзерге тормышын, аның ничек сулавын ул бик сай күзаллый. Әлеге дә баягы, колагына-күзенә чалынганнардан нәтиҗә ясап кына дигәндәй... Шулай да Каенлының бүгенге халәтенә, тез чүгеп, җиргә иңеп баруына бер Зариф Харисович кына гаепле була алмый бит инде?! Әйтик, җир хуҗасы, агроном булып эшләгән Рифат туган туфрагына түгел, күрше авылга бил бөгеп хезмәт итә икән, монда ниндидер хата бар кебек... Кунак булсаң тыйнак булырга туры килә — Шамил үз уен турыдан ярып салмады. Катыклы касәне ашыкмый гына төбенә кадәр ялтыратып куйгач, кәнәфигә терәлебрәк утырды.
— Ә синең башыңа «туган авылымны да шулай күтәрергә иде» дигән уй кереп караганы булмадымы? — Шамил барыбер үгезне мөгезеннән эләктерде. — Ниндидер килмешәккә шушы җирләргә хуҗа булырга мөмкинлек биргәнче диюем.
— Әй, яшьти, син бала-чага булма инде... Бездән сорап торучы бармы?
— Еламаган балага имезлек каптырмыйлар... Авыл халкы бер булып күтәрелеп чыксамы?
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
30
— Безнекеләрме? — Рифат, булмастайны сөйләмә дигәндәй, кулын селтәп куйды. — Мәңге кыймылдыйсылары юк. Әле беркөн генә күрше-тирә абзыйлар белән сөйләшеп тордым. Мин әйтәм, пай җирләрегезне межалап куегыз, документлар артыннан йөрегез, дим. Тилегә караган кебек карап куйдылар. «Нишлим мин ул җир белән? Болай әле елына дүрт-биш капчык булса да ашлык биреп торалар, апай, бушка бит ул...» дип үземә акыл саттылар. Кулларына китереп тоттырганны файдалана белмиләр, теләмиләр дә. Авыл халкы үзенә дигән ул пай җирләренең кайда икәнен дә белми бит, кызыксынып та йөрми. Эчә-эчә ычкыналар бугай инде, беркемгә бернәрсә кирәкми. Рәтлерәк яши башласаң, тел чарлыйлар. Мин менә бу өйне яңартканда нинди генә сүзләр ишетмәдем! Эш юк Каенлыда, яшьти, эш юк. Менә шул үзәгенә үтә халыкның, акылын томалый. Шаккатырсың инде: эшләргә теләүчесе дә юк бит әле аның. Югыйсә, күпме җир кысыр ята, чәч, үстер, төзе. Эшләгән кеше беркайда да юкка чыкмый.
Шамил тиз генә эндәшмәде. Аннан, карашын бөтенләй читкә юнәлтеп, үзалдына гына сөйләнгәндәй, әйтеп куйды:
— Син алай дисең дә... Элек эштән башы чыкмаганнар бүген ни хәлдә? Хәлимә апа турында ишеттем — ята икән хәзер беркемгә кирәксез булып. Нык чагында, бил бөккәндә кирәк булган, бүген кереп хәлен белүче дә юк... Эх, Рифат, нишләп кенә беттек соң без, ә? Наилә... шундый хәлгә төшәр дип кем уйлаган? Нишләп берегез дә ярдәм кулы сузмады соң аңа? Өенә кереп караганың бармы?
Рифат нидәндер курыккандай, сискәнеп китте.
— Керерсең... Аның ишеген каксаңмы?.. Икенче көнне үк кеше телендә буласың. Гөлгенә ишетеп алса...
— Гөлгенәнең үзен җитәкләп барырга иде. Авылдашлар, сабакташлар, дуслар диген... — Шамилнең йөзе сүрәнләнеп китте. — Төрттергәнгә ачуланма, мин үзем дә синең кебек үк гаепле...
Авылга аяк баскан мәлендә уйлары-гамәлләре белән бер кеше булса, хәзерге минутта Шамил үзен икенче кеше кебек хис итә иде. Каршылыклы уйларының очына чыгарлык түгел: зур трасса буендагы җирне чистарттырып, тиз арада төзелеш башлап җибәрергә ниятләгәндә, аны бер генә нәрсә кызыксындырган кебек иде. Уңайлы урын, юлчылар күп булачак: кафе да, машина запчастьләре сатылачак кибет тә, кунакханә дә, техника ремонтлау биналары да кыска вакыт эчендә чыгымнарын каплап, табыш китерә башлаячак иде. Тик нуры сүнеп барган шәм шикелле каршы алган авыл аның уйларын, ниятләрен өермә- давылдай пыр туздырып ташлады. Аның колагына бары тик ыңгырашу авазы гына ишетелә иде: ул кайчандыр яланаяк йөгергән урамнар ыңгыраша, кибеп корыган күл буенда таллар ыңгыраша, гаярь ирләре ташлап киткән йортлар ыңгыраша, балалар уйнавыннан, шау-шуыннан мәхрүм калган тау битләре ыңгыраша... Шамилнең җан тынычлыгын урлаган шушы авазга кушылып, Мәйсәрә әбисенең: «Кайтыр җирең барда кайтып кал. Мин сине кайтырсың дип көтәм, балам», дип чакыруы ишетелгәндәй була...
***
Авыру карчык, өзек-өзек ыңгырашып, урынында кыймылдап куйды. Наиләнең чыгып киткән чагы булды бугай, эндәшкәне ишетелмәде. Үз язмышы белән күптән ризалашкан, инде көн итүенең бөтен мәгънәсе газраилне көтүгә генә кайтып калган Хәлимә күз кабагын күгәрерлек көч тапмыйча авыр сулады. Типсә тимер өзәрлек ирләрне, мыек кына төртеп килгән егетләрне, сабыйларны һич көтмәгәндә килеп ала торган әҗәл аның бусагасына юлны оныткан диярсең... Җир күтәрә алмас гөнаһлары да юк шикелле, Ходай нигә шулкадәр газаплыйдыр? Тән газаплары да, җан газаплары да бергә кушылгач, ничекләр түзмәк кирәк? Ни үзенең, ни күз төбәп үстергән бердәнбер кызының бәхете булмады. Инде Наиләсенең кыланмышлары өчен оялуы да, хурлануы да узды Хәлимәнең, үз хәле хәл — тәненең сызламаган, җелегенә төшмәгән күзәнәге юк бугай, укол ясаган минутларда гына бераз басылгандай итә,
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
31
анысы да озакка бармый. Күзеңне түшәмгә текәп, сулышың белән тартып китерердәй булып, тилмереп әҗәл көтүдән дә яманрагы юктыр... Уйларның да очы-кырые, тәртибе юк хәзер: әле үткәндә, әле бүгенгедә адашып тик йөри. Ул ике араның кайсына гына килеп төртелсәң дә, күңелне яктыртырлык бер генә аклык та төсмерләнми. Үткәнгә кайтсаң — кояштан алда торып, соңрак йоклаган, бар сәгате колхозда бил бөкрәйтеп үткән айлар, еллар. Бүгенгесендә — иске карават белән чикләнгән санаулы көннәр.
Карчык сөяк белән тирегә генә калган кулын көчкә кыймылдатып, күкрәк турысына китерде. Буш карашы белән янә түшәмгә, аннан тирә-ягына төбәлде. Стенада, чебен эзе белән чуарланып беткән иске көзге янында ире белән яшь чагында парлап төшкән сурәт эленеп тора иде. Бу минутта күзе андагы йөзләрне әйле-шәйле генә төсмерләсә дә, бер һәм бердәнбер кадерле ядкарь булгангамы, күңеле һәр сызыкны яттан белә: Хәбиренең нәрсәгәдер гаҗәпләнгән сыман чөелеп киткән кашларын уе белән сыпырып куйды, якасы кайтарылып торган кыска җиңле күлмәгендәге буй-буй сызыкларны сыйпап карады; бер толымын аркасына, икенчесен күкрәгенә төшереп салган яшь хатынның бәхеттән балкыган йөзе буйлап бармакларын йөртеп алды...
Хәлимәнең күзеннән сыпылып чыккан кайнар бөртек ирен читенә тәгәрәде. И гомернең яшен утыдай якты, кыска мизгеле диген. Күпсенде шул, учка сыеп бетәрдәй бәхетне дә күпсенде Ходай. Булганына шөкер итеп, бер-берсен ярты сүздән аңлап яшәп яталар иде. Кара-каршы чәй эчеп утырганда, сул як күкрәген тотып, тәлинкәсенә сыгылып кына төште Хәбире. Бер уйласаң, утызын тутырып
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
кына килгән гайрәтле ирнең йөрәк күтәрә алмаслык хәсрәте дә юк иде кебек. Шулай, язмыштан кем генә уза ала...
Карчык янә авыр сулап карашын тәрәзә төбенә күчерде. Юганнан соң иркен сулап калган пыяла аша кояш нуры үрелгән иде. Аның яктысы буяулары кубып, тоныкланып беткән Ленин башын гаҗәпләнеп күзәтә диярсең; өйдәге иң зур байлык шикелле, түргә, гөл чүлмәкләре утырырга тиешле тәрәзә төбенә менеп кунаклаган бу сын үзе дә әллә шаккатып, әллә ниндидер каһкаһә белән урамга, тышкы дөньяга текәлгән. Бар нәрсәнең асты-өске килгән туксанынчы елларда Хәлимә аны кантур ишегалдындагы чүплектән күтәреп кайткан иде. Моңа хәтле ни ымсынып та кулына төшерә алмаган байлыкка шулай җиңел генә хуҗа булуына сөенеп, ике атлыйсын бер сикереп, кош тоткандай кайтып керде. Теге чактагы сын булды микән, әллә шуның игезәк сыңарымы — Хәлимә артык баш ватып тормады. Иң мөһиме — әнә ул, түрдә, хәзер аның йортында балкып утыра! Теге чак дигәне... Туктале, ничәнче еллар иде соң? Җитмеш сигезме, җитмеш тугызмы? Хәтер дигәнең күптәннән тишек иләккә әйләнде шул... Кичен кансирт белән Габдулла Рәхимкулов киләсе ие. Әле ул вакытта Хәбире дә исән иде бит, Хәлимәнең кантур җыештырган чагы иде. Шулай шул, җитмеш сигезенче ел булгандыр. Парторг Галимҗанның протез аягын сөйрәп кабинетына кереп барган җиреннән:
— Хәлимә! — дип шәрран ярып кычкыруын ишеткәч, коридор юып йөргән хатын дертләп китте. Сулы чиләген, пумалалы таягын стена буена куеп, Галимҗан артыннан атлады. Тегесе, керә-керешли өстәл янына үтеп, лап итеп урындыгына чүмәште.
— Апай, идәнеңне ташлап тор. Менә моны кеше рәтенә кертергә кирәк.
— Парторг сейф өстендә торган Ленин бюстына ияге белән ымлады. Хәлимәнең берни аңышмый торуын күреп булса кирәк, урыныннан кузгалып, җиз төсендәге сынны кулына алды. — Рәхимкуловның бүген как раз туган көне икән, радиодан ишетеп калдым. Падарыксыз булмас, мәйтәм, без дә паздравит итәрбез. Шушыны чистартып, ялтыратып куйсаң, бер дигән инде...
Хәлимә, юеш кулын халат итәгенә сөрткәч, бик кыйммәтле нәрсә күреп, бюстка үрелде дә, аптырап китте.
— Бәй, мин аны таш кебек авыр дип торам тагын! — диде сынны әйләндереп.
— Әттәч, буш нәмәрсә икән бит бу! Эче куыш икән!
— Ап-пай! — Галимҗанның йөзеннән төс качты, ул дәрес аңлаткан укытучы шикелле йодрыгы белән өстәл читен төеп алды. — Үтерәләр болар, телләре нәмә сүләгәнне колаклары ишетмәй...
Хәлимә, үз сүзләрендә бер хилафлык күрмичә, әле дә булса кулындагы башны әйләндерә-тулгандыра, кабинеттан чыгып китте. Тузан җыеп утырганга гына тонык, төссез булып күренгән икән — теш щёткасына кер сабыны сылый- сылый, һәйбәтләп югач, Ленин бюсты мәгърур кыяфәткә кереп, нур чәчә торганга әйләнде. И шул чагында Хәлимәнең ымсынулары! Аларның бәләкәй генә, җыйнак кына өйләренә төс булыр иде микән? Юктыр ла... Мондый затлы әйбер нәчәлникләр өстәлендә йә булмаса артистлар өендә генә торадыр шул... Үз уе белән авыр сулап кына килешкән хатын, алтынга әверелгән сынны бармак бите белән әле болай, әле тегеләй сыйпап, кадерләп кенә парторг өстәленә кертеп куйды. Кич концерт башланыр алдыннан Галимҗан бик ялкынлы нотык тотып, Габдулла Рәхимкуловка шушы затлы бүләкне тапшырды.
Еллар үткәч, җан кебек әйберне чүплектә күреп, Хәлимә егылып китә язды. Җырчы йөк итеп үзе белән алып китмәгәнме, әллә инде кантурда берәү генә булмаганмы — Ленин бюсты аяк астында тәгәрәп ята иде. Сөенү, аптырау, кызгану кебек хисләр барысы бергә кушылып, хатын аны бик кадерле ядкарь 32
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
2. «К. У.» №12 33
күреп, өенә алып кайтты. Шуннан бирле тора әнә. Соңгы тапкыр кайчан тузаны сөртелгәнен үзе дә хәтерләмидер. Авыл урамына текәлгән килеш өнсез калып тора да тора, бахыр...
Хәлимә җелегенә үткән авыртудан йөзен чытып куйды. Ай бер уколкайларын жәлләмәсәләр... Болай үзе интегеп, Наиләсен интектереп ятканчы...
Картлык көнендә заман чире бугазыннан эләктереп алгач, Хәлимә «ах» димәде, «уф» димәде, бар теләге — «тизрәк газраил үзе белән алып китсен дә, тән һәм җан газапларыннан коткарсын» дию иде. Наиләсенең — бердәнбер кызының авыл халкы арасында рисвай булып көн итүе карт ананың йөрәгенә кан саудыра, хурлыктан, үзенең чарасызлыгыннан көннән-көн ул һаман да ныграк сула, бетеренә бара иде. Кайчак шундый көннәр була — Наилә аның астын алыштыруны да, кибеккән иреннәренә су тигерүне дә белми, аракыдан ис-акылын җуеп, йә идәндә, йә чоланда аунап ята. Аны уятырга теләп, Хәлимә карават тимеренә бау белән бәйләп куелган кашыкны көче җиткәнчә күпме генә шакылдатып, бәргәләп карамасын, исереп егылган хатын үз вакыты җитмичә селкенеп тә карамый. Яки үз ишләре кереп төрткәләгәч кенә чәч-башын туздырып торып утыра, төсе җуелган күзләрен ачар-ачмас кыймылдап, чүмеч тутырып су эчә. Аннан, нәрсәдер исенә төшкәндәй, үрмәләп диярлек Хәлимә яткан карават буена килеп тезләнә дә, башын юрганга терәп, кыргый тавыш белән үкси башлый.
Туктап торган чакларында Хәлимәне сабый урынына бага, «әнкәй» дип кенә тора үзе. Сыек кына итеп боткасын да әзерләгән була, мичкә ягып, әллә нигә бер булса да, Хәлимә яраткан арыш ипиен дә пешерә. Шул ипине, сабый балага әзерләгәндәй йомшартып йә сөттә изеп, әнисенә кечкенә кашык белән тамчылап булса да ашатырга тырыша. Мондый мәлләрдә Хәлимәнең күзеннән сыпылып яшь тамчысы чыга да сүзсез әрнү булып иреннәренә ягыла. Наилә исә, ничә еллар йөрәк түрендә яшәгән ачык ярасына үзе үк тоз сибүдән куркып, тагын онытылырга, онытылырга ашыга...
***
Рифатның икенче кызы туып, зурлап бәби туе үткәргән көн иде. Сыйныфташ дип якын күрүе булгандыр — Наиләне дә ашка дәшә килде. «Ирле кешеләр янында ятимләнеп утырасым юк», дип каршы төшсә дә, өзми-куймый кыстагач, Наилә барасы итте. Рифатның хатыны Гөлгенә белән артык аралашып йөрмәсәләр дә, күрешкәндә ачык итеп исәнләшәләр, сүз алышалар иде. Кабат әни булган Гөлгенәнең йөзендә балкыган бәхетне күргәч, Наиләнең йөрәген моңарчы татымаган ят тойгы телеп үтте. Йә, Хода, ул да җиргә хатын-кыз булып, назланып, балалар сөеп яшәр өчен яратылгандыр лабаса! Утыз яшеңә җитеп, кысыр хыял белән яшә инде... Юк, көнләшү түгел, ниндидер үкенеч кисте аның бәгырен. Шамилне уйлап, аны көтеп үткән гомере теге көннән, стенадагы көзгене идәнгә алып томырган көннән янып көлгә әйләнергә тиеш иде бит, ә ул һаман салкын учак урынында нидер эзләп маташа түгелме? Бу яшендә аның өлешенә калган нинди бәхет булсын инде, йә? Ир-ат затына күз уйнату түгел, керфек тибрәтеп караганы да юк бит аның, үзенә сүз катсалар, телсез-чукракка әйләнә, бер чакрымнан урап үтә... Биләүдә яткан нарасыйның үкчәсен тотып сөйгәндә, Наиләнең башыннан кырыкмаса-кырык уй бөтерелеп үтте. Мес-мес килеп яткан сабыйдан бөркелгән хуш ис — башларны әйләндерерлек, сулап туймаслык татлы ис кызның күңелендә өермә кузгалтты. Аның да шушындый нәни йомгакны йомарлап куенына сыендырасы, кабартма кебек алсуланып торган ике бит алмасыннан иреннәрен аермый үбәсе, күкрәген каптырасы килеп, тыелгысыз бер теләк биләп алды.
Кунаклар жыелышып маташкан мәжлес бүлмәсенә ул башка кеше булып аяк басты. Аңынчы коридордагы зур көзгедән жәһәт кенә үзенең өс-башына күз йөгертеп алды: кыскарак дип борчылган шәмәхә итәге, шуңа иш итеп үзе теккән зәңгәрсу
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
34
кофтасы тыйнак кына бизәнгән йөзенә бик килешеп тора. Баш артына төйнәп куйган толымыннан тиз-тиз генә шпилькаларын тартып алды. Калын кара чәчләре дулкын булып аркасына таралгач, еллар санының байтагы артка чигенгәндәй булды. Учка сыеп бетәрдәй нечкә биле, төз, тулы аяклары белән ул унжиде яшьлек кызларга биргесез иде.
Наиләнең нәкъ каршысына хатыны белән Зариф Харисович туры килде. Ел башыннан ук хуҗалык жңтәкчесе булып эшләсә дә, күрше районнан гаиләсе белән күчеп килгән бу иргә башын күтәреп караганы юк иде кызның. Авыл халкының телендәге имеш-мимешләр колагына чалынды анысы: имеш, үз районында колхоз рәисе булып эшләгәндә, ниндидер кырын эшләре ачылган да, аннан тиз генә бирегә китереп утыртканнар. «Бүтән жиргә» утыртырлар иде дә — кайдадыр югарыда «йонлы куллы» кешесе бар икән... Бу сүзләр ни дәрәжәдә хак булгандыр, Наиләнең үзенә кагылмаган сораулар белән баш катырып торганы юк иде. Менә хәзер тап алдында шушы кеше утыргач, нигәдер сәер булып китте: бер авылда яшәп, кемнең кем икәне белән дә кызыксынма инде... Хатыны Фәйрүзә бераз арыган чырайлы, ябык кына икән; башкалар кычкырып көлгәндә, авыз чите белән көлемсерәгәндәй генә итә. Аның каравы, ире капма-каршысы бугай: сүз алганда авызында сандугач сайрата, жңтәкче булып шомарып беткәнлеге әллә каян күренә. Боз болыты төсендәге күзләре шактый мут йөгерешә; түгәрәк йөзе дә, каз канаты белән майлап алганнар диярсең, тук, шома чырай булып балкып тора. Яше кырыклар тирәсендә генә булса да, баш түбәсе чиләк төбе шикелле ялтырый.
Тост әйтеп, рюмка-бокалларны чәкештерергә үрелгәндә Наилә үзенә әрсез караш тоеп, әллә нишләп китте, чәч төпләренә кадәр тирләп чыкты. Зариф, тирә-юньдәгеләргә игътибар итмичә, күзен тасрайтып, аңа төбәлгән иде. Шул караш каушаттымы, шайтан котыртуы булдымы — элегрәк шәраб ише нәрсәне уртлап кына куя торган Наилә башта бер, соңрак икенче рюмканы төбенә кадәр эчеп бетерүен аңышмый да калды.
Тәнәфескә ишегалдына чыгуга, авыл куенындагы төн караңгылыгын ертып, бию көе яңгырый башлады. Берәүләр биергә, икенчеләр тәмәке кабызырга ашыкты. Наилә баскыч төбендәге ут яктысыннан качып, үз-үзен кочаклап бакча коймасы буенда басып тора иде, артыннан, итәген жыера төшеп, ике кул белән оятсызларча каты итеп кысып алуга, аны курку түгел, аптырау, өнсез калу биләп алды. Әлегәчә кызның тәненә мондый әрсез куллар кагылганы булмагангамы, әллә шау-гөр килеп күңел ачкан шушы кадәр халык арасында көлкегә калудан өректеме — бөтенләй телсезгә әверелде, сулышсыз хәлдә башын артка борды. Аның чәчләренә борынын терәп диярлек, инде кулларын кызның биленә шуыштырган Зариф басып тора иде.
— Әллә биеп алабызмы соң, апасы? — диде ул кайнар тыны белән Наиләнең муенын пешереп.
Наилә әле дә булса эндәшмәде. Аннан, үзенә бөтенләй хас булмаган ят тавыш белән:
— Хатыныгыз... — дип сүз башлаган иде, Зариф ямьсез итеп хихылдап куйды.
— Хатын? Ә менә минем синең белән биисем килә!
Яңа гына эчелгән аракы исе борынына килеп бөркелеп, Наилә читкә каерылды. Әмма Зариф, корбанына тырнагын батырган карчыгадай, аны беләгеннән эләктереп, үзенә тартты, бию көенә бөгелә-сыгыла, Наиләне ялт кына бөтереп, тупас итеп күкрәгенә кысты. Караңгылыкта берәү-берәүгә игътибар итмәсә дә, тирә-юньдәгеләрдән кыенсынып, кыз әле агарды, әле күгәрде, тик ирнең каты кулларына каршы тора алмыйча, үзе дә биюгә кушылып китте. Ни хикмәт, әллә бая ярыйсы гына эчелгән шәраб шаукымы булдымы — бөтен гәүдәсе белән үзенә сыланган бу ир заты анда җирәнү уятмады, киресенчә, күңелендә кинәт кенә ниндидер усаллык катыш үч, тантана, кемгәдер нәрсәнедер исбат итәргә теләү тойгысы барлыкка килде. Парлылар янында үзен артык кашык, аккошлар янәшәсендәге чәүкә дип хис итүне шушы ямьсез тойгы каплап алды. Әллә шуңа инде, ирнең куллары биегән уңайга кофта изүенә
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
2.* 35
үрелеп, авырттырып кысып алганда берни дә дәшмәде; тик әрсез куллар болай да кыска итәген тагын да өскәрәк сыдыра башлагач, артыграк кылануын чамалап, артка тартылды да:
— Ямьсезләнмәгез! — диясе итте.
— Ярар инде! — Зариф тупас итеп кызны тагын да ныграк үзенә таба тартты. Аннан, колагына иелә төшеп: — Соң, апасы, мәҗлес буе син дә миннән күзеңне алмый утырдың ла. Давай, кыланып маташмыйк, борын асты кипмәгән үсмерләр шикелле... Безгә якыннанрак танышырга кирәк, — дип иреннәрен кызның бит очына тигерә-тигерә утлы пышылдады.
Чыннан да шәраб күбрәккә киткән идеме, әллә тәненә ир-ат куллары кагылудан изрәдеме — Наилә гәүдәсенең камыр кебек йомшаруын сизми дә калды. Ашардай булып үзенә төбәлгән ерткыч карашлы ирдән тупаслык, дәһшәт, гайрәт белән бергә ниндидер көч, хайвани дәрт бөркелә иде, моның белән үз гомерендә беренче тапкыр очрашкан кыз, яшүсмер диярсең — уйлау сәләтен югалтты, башы рәхәт әйләнде, кинәт кенә диңгез тубыктан булып тоела башлады. Салмак көйгә бер-берсенә елышып, бакча коймасы буйлап урамга юнәлгән парны баскыч төбендә басып калган Фәйрүзәнең яшьле күзләреннән гайре чит күзләр абайламады да бугай.
Рифатларның капка төбендәге бихисап машина арасыннан кайсына, ни өчен кереп утырганнарын да, үзенең кем белән икәнен дә, нишләгәнен дә уйламады Наилә. Бу минутта үзенең бөтен барлыгын биләгән изрәү һәм шул ук вакытта гәүдәсенә таралган тыелгысыз дәрттән башка дөньяда берни калмаган кебек иде. Зарифның бармаклары калтырана-калтырана кофта изүен ычкындырганын, машинаның арткы урындыгында ике гәүдәнен бербөтенгә әверелгәнен соңыннан да томан аша гына хәтерли алды ул...
— Вәт чудо! Мин сине ирен өйдә калдырып килгән бичә дип уйлап... Кешегә әйтсәң кеше ышанмас!.. Чудо! — Кызның тән ләззәтеннән, аннан битәр башлап үзе кул салуыннан чын-чынлап шаккатып калган Зариф, чалбар төймәсен эләктерә-эләктерә, әллә ничә тапкыр шулай дип кабатлады.
Наилә исә, әле генә булып узганнан исенә килгәч, тәне бөрешеп, катып калды: башта шәраб тәэсиреннән айну, аннан ни кылганын аңлау — болар бергә кушылып, кинәт кенә күңелен болгатып җибәрде. Шушы яшенә җитеп, хыялый, якты һәм саф хисләрен саклап килгән кыз бер мизгел эчендә барысының челпәрәмә ватылуыннан өнсез иде. Юк, бу кадәр пычрак һәм кеше ышанмас дәрәҗәдә мәгънәсез гамәл була аламы? Җитмәсә, очраклы берәү белән... Кыз машина ишеген көчкә ачып өлгерде дә укшуга түзә алмыйча, косып җибәрде...
Аягында басып тора алмаслык исерек кешедәй алпан-тилпән килеп өенә ничек кайтып җиткәнен аңышмады кыз. Чигәсенә чүкеч белән бәреп торган кебек, бер генә сорау миен бораулады: нишләде ул, нишләде, нишләде?
Иртән уянып киткәч тә кичәге хәлләрнең төштә генә булуына өметләнеп, Наилә күзләрен бер ачты, бер йомды — аяусыз чынбарлыктан котыла алмады. Терсәк якын булса да, үрелеп тешләрлек түгел иде. Аның бәхетенә, якшәмбе булгач, эшкә барасы юк иде; башым авырта дигән сылтау белән, төшкә кадәр мендәреннән күтәрелмәде. Баш авыртуны үзенчә аңлаган әнисе, «и бала» дип авыз эченнән сукрана-сукрана, үлән суы әзерләп эчерде, маңгаена юеш сөлге китереп салды.
Көн уртасында өйләренә Зариф килеп кергәч, Наилә яткан җирендә, Хәлимә баскан урынында таш кебек катып калдылар. Ярты ел эшләп, аларның йортына түгел, мөгаен, урамына да аяк басмаган рәис тора салып нигә киләсе иткән?
— И апакаем, истә-санда юкта дигәндәй... — Хәлимә, көтелмәгән кунакка ни дияргә белмичә, бөтенләй каушап калды.
— Менә, халыкның нинди проблемалары бар — шулар белән танышып йөреш, апа. — Зариф күзләрен әрле-бирле йөртеп, өй эчен айкап чыкты, Наиләнең башын стенага таба борганын күрмәмешкә салышып, дөп-дөп басып түргә узды, тәкъдим иткәнне көтмәстән, артсыз урындыкны алып, аякларын чалыштырып утырды да әле
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
36
дә булса шаккатып карап торган Хәлимәгә текәлде.
— Йә, апа, ни хәлләрдә яшәп ятыш?
Үгезне мөгезенән алып бирелгән сорау Хәлимәне тагын да каушатып җибәрде. Шулай да тормышта күпне күргән хатын сер бирмәде, ачык йөз белән үзе дә өстәл артына килеп утырды.
— Безнең ни... Ипләп кенә көн итү инде...
— Нигә, барысы да ал да гөл, бер проблемагыз да юкмыни?
— И, бар кешедә бер үк хәл инде. — Шулай дисә дә, Хәлимә, хәл белешүдән күңеле булып, тураебрак утырырга тырышты, җыерчыклы кулы белән өстәл клеёнкасын сыйпый-сыйпый сүзен дәвам итте.
— Эшләгән чагында кирәкле кишер яфрагы иек тә, пенсиягә чыккач кына кирәк бетте, апакаем. Кара таңнан калхуз эше дип чаптык, шулар чыга хәзер, аркада бөкре, аякта рматиз булып... Бырачларга күренергә кирәк дип куркытып кайтардылар әле, менәтрәк. Өйдә ир-ат булмагач, бүлнисенә йөртер кеше каян табасың? И-и, сөйләсәң сүз, төртсәң күз инде, апакаем. Акчалы кешеләр суын да өйгә генә кертеп куйды, печәнен дә безнең кебек кул белән кыркып азапланмый...
Зариф, Наиләгә күз салмыйча гына:
— Ничава, апа, кызыңны кияүгә биргәч, күтәреп йөртерләр әле, — дип үзенчә тозсыз итеп шаяртып куйды.
— Чыкмады инде, мине саклап утырып кала бугай... Еландай телләремне чыгарып әйттем, илдә чыпчык үлми, җан асрармын, кит шәһәргә, тормышыңны рәтлә, дидем, юк, колак салмады. — Хәлимә, Наиләнең тешен кысып ятканын күреп, өстәп куйды: — Менәтрәк, кичәгенәк тирләп-пешеп мунча юган ие, җил эләктергән бугай, ут яна бүген.
Нинди җил эләктергәнен бик яхшы белгән Зариф көлемсерәп кенә урыныннан кузгалды, түш кесәсеннән урталай бөкләнгән конверт алып, Хәлимәгә сузды:
— Мохтаҗ кешеләргә хуҗалыктан бәләкәй генә ярдәм. Түлке этенә-бетенә сөйләнеп йөрмәгез, яме.
Калтыранган куллары белән конвертны ачып караган Хәлимә башта телсез калды, аннан рәхмәт укый-укый, шул арада зарын да түгә-түгә Зарифны озатырга кузгалды:
— И апакаем, ямыйсы тишек-тошыкның исәбе юк, каяннар гына безгә юлың төште? Газ керткәндә торбаларын капка өстеннән генә уздырдылар, утын кайтартсак та, печән китертсәк тә җәфаланабыз гына. Капка төбенә аударып китәләр дә, чиләнәбез икәүләп. Акчалы кешеләр түләп күтәртте, аларга ни... Без соң, тиен санап... Рәхмәтләр генә яусын инде, апакаем.
Зарифны капка төбеннән озатып кергәч, Хәлимә:
— Менә бит, әй, бирим дигән колына — чыгарып куяр юлына, — дип, шатлыгыннан күгәрчен урынына гөрли-гөрли, түшенә яшергән конвертны алып, тагын өстәл янына килеп утырды. Бармак очларын төкерекли-төкерекли акчаны санап, дөньясыннан канәгать кыяфәттә Наиләгә борылды. — Наилә дим, барыбер йокламыйсың бит, тор әле, кара әле. Киләсе айның пенсиясе килсә, шуны да кушып, әллә соң газ торбасын күтәрттерәбезме?
Наилә көтелмәгән җитезлек белән сикереп торды. Чәчен-башын туздырып, башта юынгычка атлады, кирәгеннән артык тавышланып су агыза-агыза бит- кулын чайкады. Өстендәге бөгәрләнеп беткән итәк-кофтасын салып ташлап, ашыга-кабалана кулына эләккән беренче күлмәкне киде, йолкып чыгарырдай итеп чәчен тарап-җыйды да әнисе кулындагы конвертны тартып диярлек алып, карлыккан тавыш белән:
— Әнкәй! Ул адәмнең тиене дә кирәкми, ишеттеңме?! — дип гомер булмаганча Хәлимәгә каты эндәште дә, ирләрчә дөп-дөп басып чыгып та китте.
— Нәрсә, әллә мине түләүле марҗа дип белдеңме, хәшәрәт? — Кулындагы
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
37
конвертны Зариф алдына ярсу хәрәкәт белән томыргач, Наилә, күзләреннән яшен уты чәчеп, ике йодрыгы белән өстәлгә таянды.
Зариф аны күреп аптырамады, ирен чите белән генә елмаеп, өстәл артыннан торды, ашыкмый-кабаланмый гына диванга күчеп утырды. Аннан соң гына кичәге кебек әрсез караш белән Наиләгә төбәлде.
— Туктале, матурым, башта мине тыңла. Беренчедән, хәшәрәт дип арттырасың. — Зариф йөзенә кимсетелгән, үпкәләгән кыяфәт чыгарды. — Хатын-кыз риза булмаса, беркайчан да өстенә ташланганым юк, извини, аның өчен статья барын беләм! Аннан соң, бу яшеңә җитеп, ир чырае күрми яшәгәнче... Без шулкадәр бер-беребезгә туры киләбез, давай, юк өчен нервы бетермик. — Зариф Наиләнең биленә үрелеп, мәҗбүриләп дигәндәй янәшәсенә утыртты. Үзе исә, урыныннан кузгалып, каршы стенада барлыгы да беленмәгән ишекне ачты, эчке бүлмәсеннән хушбуй шешәсе кебек кечкенә генә шешә тотып чыкты. Чәй чынаягына салып, шәрабне Наиләнең кулына тоттырды.
— Кичә күбрәккә киткәндер... Менә шушы юып кына төшерә инде аны. Эч, эч, карама миңа алай итеп.
Наилә бүтән бер сүз дә дәшмәгән иде. Эчтән ике чигәсенә чүкеч белән сугып торалар диярсең — бу тукылдау тавышының мәңге тынасы юк кебек. Кыз, кулындагы чынаякка төбәлеп, хәрәкәтсез утыруын белде. Зарифның битенә төкерергә дип килде дә килүен, тик аны нәрсәдә гаепләргә соң? Наиләнең авызына егып аракы салдымы, кул-аягын бәйләп үзенеке иттеме? Ә Наиләнең үз башы? Ул кая иде? Мескенләнеп елап җибәрмәс өчен кыз чынаяктагы утлы сыекчаны авызына каплады...
— Безгә очрашкалап торырга кирәк. — Зариф өстәлгә үрелеп, Наилә ыргыткан конвертны кулына алды. — Бу пүчтәк кенә. Балда-майда йөздерәм әле мин сине, матурым. Моны тыгып куй, кирәге чыгар. — Шулай ди-ди Зариф конвертны Наиләнең күлмәк изүенә сонды, сабый баланы юаткандай, аркасыннан какты. — Җыен юк-барга чыраеңны сытма әле, унбиш яшьлек чагың түгел, давай, җитдирәк булыйк, ә?
Кинәт кенә дөньясында бер гаме калмаган, башындагы тукылдау белән бергә уйлау сәләте дә югалган Наилә ә дә, җә дә сүз катмыйча, җепкә тагылган курчак кебек торып басты. Аннан исә, күкрәк турысыннан конвертны ниндидер мыскыллы елмаю белән тартып чыгарды да, эчендәге акчалары белән бергә вак-вак кисәкләргә ерткалап, Зарифның аяк астына ыргытты.
— Хәшәрәт, — дигән сүзен дә Наилә мыскыллы елмаю белән кабатлады...
***
Наилә инде байтак еллар мәктәптә пешекче булып эшли иде. Беркөнне ак халатын салып, өйгә җыенганда, пумала-чиләкләрен күтәреп чыгып барган җыештыручы хатын, аңа карап-карап торды да:
— Карале, кызый, алай-болай авырың юктыр бит синең? — дип турыдан бәреп сорап куйды. — Билең бетеп маташа, аш тирәсендә кайнашып кына тазарасың микән?
Наилә башына күсәк белән китереп органдай катып калды. Йә Хода, әллә соң, чыннан да?..
— Юкны сөйләмәсәнә, каян килсен? Тәрәзәне ачып йокласам гына инде, — дигән булды сүзне шаяруга борырга тырышып.
— Булса да оялма, җаным. Яшең бара, үзеңә иптәшкә алып кайтсаң да гаепләүче булмас.
Җыештыручы хатын сөйләнә-сөйләнә чыгып китте. Наилә исә, ике кулы белән корсак тирәсен сыйпый-сыйпый, утка төште: теге кичнең уеныннан уймак чыгарга да мөмкин икәнлеге турында башына да кертеп карамады лабаса! Әгәр... әгәр... дөрес булса, өченче ай киткән була түгелме? Наилә, коты очып, ишек яңагына сөялде.
Әнисенең үз хәле хәл иде. Соңгы араларда күбрәк ятып торырга гадәтләнде. Әле аягы сызлый, әле бөтенләй гәүдәсен күтәрә алмый тинтери.
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
38
Кызының тулыланып китүен күреп тә эндәшмәдеме, әллә моңарчы чынлап та үз күзләренә ышанмавы булдымы — Хәлимә авыз ачып тел тибрәткәндә Наилә карынында яралган яңа җанга биш ай тулып киткән иде.
— Ичмаса, юньле кеше орлыгымы? — дип кенә сорады ул тавышына бернинди аптырау, үпкә, рәнҗү төсмерләре чыгармыйча, өстәл артында дөге чистартып утырган җиреннән.
Наилә эндәшмәде. Табакка иелеп кер уып маташа иде, яшь тулы күзләрен әнисенә күрсәтергә теләмичә, читкә борылды.
— Детсад баласы түгелсең, үзең беләсеңдер. Моңарчы азып-тузып кеше теленә кергәнең булмады. — Әнисе көрсенеп башын иде. — Үстерергә көчең җитсә...
Наилә күбекле кулын халат итәгенә сөртә-сөртә, бер сүз дә эндәшмичә, ишегалдына чыгып китте. Авыл халкы теленә керүдән битәр, үз-үзеннән курка иде ул. Карынындагы бала хурлык һәм оят җимеше булып, җанын учак утыдай көйдерә иде. Наилә утын лапасына керде дә, башындагы яулыгын болгап очырды, үзе, өеп куелган әрдәнә өстенә башын салып, сулыгып-сулыгып еларга тотынды. Бөтенләй башка берәүдән, иң саф, чиста хисләр белән яраткан, ничәмә ничә еллар көтеп тилмергән кешесеннән булса, сыңар канат үстерергә дә сөенә-сөенә риза булыр иде. Кимсенмәс, бу кадәр хурланмас иде, киресенчә, мәхәббәттән яралган җан җимеше белән горурланып, башын югары чөеп йөрер иде. Ә бу... шулчаклы ят, хәтта... чиркангыч тоелган бала... Югыйсә, әле кайчан гына — Рифат белән Гөлгенәнең сабыен тотып сөйгәндә генә нинди татлы хисләр тулган иде күңеленә, үзен әни буласы килү теләге чолгап алган иде. Тик менә шушылай, коточкыч мәгънәсез төстә яралырга тиеш түгел иде ул сабый, тиеш түгел, түгел иде!
Корсак эчендә әле йодрыгы, әле үкчәсе белән үзенең барлыгын белдереп тибенгәндә дә Наиләне бары тик курку гына биләп ала. Тибенә, димәк, җаны бар, исән дигән сүз... Югыйсә, күңелендә яшерен өмет бөреләнгән Наилә кызу мунчада хәле беткәнче себерке белән ничәмә-ничә чабынды; аякларының җегәре кимегәнче колонкадан потлы чиләкләр белән кирәксә-кирәкмәсә күпме су ташыды; ашханәдә олы-олы кәстрүлләрне тулы килеш әле бер, әле икенче урынга күтәреп мәшәләнде. Бала, барысына үч иткәндәй, тибенүен белде.
Тагын бер нәрсәдән — хәлен Зариф белүдән, аның белән очрашудан уттан курыккандай курка иде Наилә. Күпме генә сиздермәскә тырышсаң да, иртәме- соңмы гәүдәнең килбәтсез юанаеп, кеше күзенә бәрелеп торачагы көн кебек ачык. Киңчәрәк кием кигәч, әлегә түзәрлек тә... Тик кайчанга кадәр?
Наиләнең бәхетенәме, әллә коточкыч бәхетсезлегенәме, җае чыкты тагын. Октябрь азагында аны пешекчеләр курсында ике айга укырга дип Чаллыга җибәрделәр. Студентлар тулай торагына урнашкан хатын-кызлар кемнең кем икәне белән артык кызыксынмадылар, тырыша-тырмаша дәресләргә йөргәне булды, авылның бетмәс-төкәнмәс хезмәтеннән беразга булса да котылуына сөенеп туялмыйча, йокы симерткәннәре, базардан базарга чапканнары булды. Ә декабрь азагы җитәрәк, инде укуны төгәллибез дип йөргәндә, урталай бөгелеп төшкән Наиләне «Ашыгыч ярдәм» машинасы бала тудыру йортына алып китте...
Җиде айлык булып дөньяга аваз салырга ашыккан кызчыкның гомере кыл өстендә иде. «Кендек бавы бик каты итеп муенына уралган», диде табиблар. Сабыйны вертолёт белән ашыгыч рәвештә Казанга алып киткәндә, Наилә калтыранган бармаклары белән, үзе теләп, «Баладан баш тартам» дигән кәгазьгә кул куйды.
Әйе, ул чагында Наиләнең күңелендә ниндидер явыз сөенеч тантана итә иде: ниһаять, барысы да бетте! Ул гарьлектән дә, хурлык җимешеннән дә котылды. Ак халатлы табиблар кулындагы бу уч төбе кадәр генә төенчек — күзе дә ачылмаган песи баласыдай хәлсез сабый аның күңелендә әз генә дә аналык хисе уятмады. Котылдым, барысы да бетте дигән уй күпкә көчлерәк иде.
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
39
Тик Наилә бернәрсәне — барысының да тора-бара башланачагын күз алдына да китермәде...
Авылга кайтып төшкәч, Хәлимәнең сүзсез соравына «төште» дип кенә җавап биреп котылды ул. Иң беренче эш итеп, рәхәтләнеп, иркенләп, бар гөнаһларын юып төшерергә теләгәндәй, мунча ягып керде. Сөткә тулышкан күкрәкләре генә, авыртып, теңкәсенә тиде. Наилә аларны башта сөлге белән тыгызлап бәйләп куйган иде, икенче көнне таш кебек каткан күкрәкләренә бармак белән кагылышлы булмады. Сызлануы йөзенә чыкты бугай: әнисе каш астыннан гына карап утырды-утырды да, торып, кулына чынаяк китереп тоттырды.
— Савып кара булмаса. И бала-бала... — Артык сораулар биреп, чынбарлыкны белергә теләмәве идеме, әллә шуны белүдән куркуы булдымы — Хәлимә телен йозакка бикләде, артыгын сорашмады, төпченмәде. Шулай диде дә, авыр сулап, ишегалдына чыгып китте.
Коточкыч авыртудан иреннәрен тешли-тешли, ничек кирәк алай күкрәген саугач, Наилә чынаяктагы сөткә карап-карап торды да мич арасындагы чиләккә илтеп түкте. Шул мәлдә йөрәк түрен пычак белән сызып җибәргәндәй булды: ә аның... нарасые кем кулында, кем имезә, кем карый аны? Башына килгән шушы уйдан хатын чайкалып китте, кулындагы чынаягы идәнгә тәгәрәп, аяк астында челпәрәмә килде. Исерек кешедәй алпан-тилпән килеп аралыктан чыккан Наилә, төсе качып, мичкә терәлде.
Төн йокысы да йокы булмады. Колак төбендә бертуктамый елаган бала тавышы Наиләгә тынгы бирмәде, урынында кырыкка бөтерелде, әйләнде, тулганды, аптырагач, саташулы төштән арынырга теләп, идәнгә төшеп ятты. Таң алдыннан шыбыр тиргә батып, чәчрәп торып утырды: аларның өй эче бозланып каткан, идәндә дә, түшәмдә дә, стеналарда да тоташ боз, шул боз арасында, яп-ялангач булып, аның сабые ята. Туңудан өзгәләнеп-инәлеп елаган баланы ишетүче дә, биләүгә төрүче дә юк — Наилә ук кебек атылып, аның янына томырылды. Янбашы белән өстәл почмагына килеп бәрелүгә, тәненә таралган авыртудан аңына килде. Тирә-ягына каранса, бернинди боз да, бала да юк, төш кенә күрүе икән. Моны белү генә тынычлык китермәде, урынына барып, башыннан ук юрганын бөркәнеп ятса да, нарасыйның өзелеп-өзелеп елавы һаман колагында яңгырый иде.
Мондый төн беренчесе һәм соңгысы түгел иде. Хәер, төннәре генә түгел, көннәре дә саташулы төшкә әверелде аның. Кышкы каникуллар бетеп, эшкә баруга, мәктәптәге балалар чыр-чуы түзә алмаслык бер газапка әйләнде. Алар ашханәгә шаулап кереп, гөрләп чыгып киткәнче Наилә кырык үлеп, кырык терелде: шушы чыркылдыклар арасында, күзгә күренмәс булып, инәлеп-инәлеп аның кызчыгы елый. Ике колагы өзелеп чыгардай итеп яулыгын кысып бәйләсә дә, үрсәләнеп елаган тавыштан алай гына котылырлык түгел иде.
Бу — коточкыч иде. Үзенең ни кылганын, җинаятьче икәнен аңлау Наиләне акылдан язар дәрәҗәгә җиткерде. Артындагы чыш-пышларны да ишетмәде, әнисенең үзалдына кибеп-корып барганын да күрмәде, колагында — бары тик сабый тавышы, күз алдында — керфекләрен күтәрергә дә көче җитмәгән хәлсез сабый иде. Ике ай эчендә ярты картайган Наилә беркөнне катгый карарга килде: барырга, баланы алып кайтырга! Үз җаныннан өзелеп төшкән кыйпылчык лабаса, төкерәсе Зарифына да, кеше сүзенә дә...
— Сезнең кызыгызны башка гаилә тәрбиягә алган. Алар турында бернинди мәгълүмат та бирмибез. «Баш тартам» дип акка кара белән үз кулыгыздан язгансыз... — Әлеге сүзләр Наиләнең башына күсәк белән органдай тәэсир итте. Нәрсә-нәрсә, болай да булырга мөмкин икәнлеген ул уйлап та карамаган иде. Бер ишектән икенчесенә төртелде, күз яшьләренә буылып, аякларына егылды
— күпне күргән табиблар салкын кан белән култыклап торгыздылар, шундый ук салкын караш белән озатып калдылар.
Өметләре өзелгән, канатлары каерылган Наилә буран-өермә уртасында адашып,
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
40
япа-ялгыз калган мосафир хәлендә иде. Көрәшергә, уңга-сулга ташланып булса да дөрес юл эзләргә аның теләге дә, көче дә юк иде — ул, күзләре кай якка төбәлсә, шул тарафка юл тотты...
Өенә кайтып керүгә, әнисенең шаккатып торуына да игътибар итмичә, иске сандыкны ачып, чүпрәккә төрелгән аракы шешәсен эзләп алды. Ир-атка йомышлары төшсә, авыл кешесен шушы зәхмәт коткара торган иде — печән алып кайтасы булса да, агач бушатырга кирәксә дә. Соңгы араларда моңа гына канәгатьләр аз калды, һәр гамәлне акча белән генә бәяли башладылар. Бәрәңге бакчасын сөрдертәм дисәң дә , тирес түктерәм дисәң дә, акча, акча кирәк хәзер! Күрше хакы — Алла хакы дип торучылар да көнләп түгел, сәгатьләп кими бугай...
Наилә үзалдына ачы елмаеп, буш өстәлгә аракы шешәсен һәм кырлы стакан китереп утыртты.
— Карале моны, әйтмәгән саен... — Мендәргә аркасын терәп, аякларын угалап утырган Хәлимә, хәле җиткәнчә сикереп торды да, стаканны ялт эләктереп алды.
— Азуын, җитте, бала. Болай да урамга чыгарлыкны калдырмадың.
Наилә эндәшмәде. Торып, киштәдән чынаяк алып килде, яртысы булырлык итеп аракы салгач, бертын уйланып торды.
— Әнкәй! Бүген минем исереп карыйсым килә. — Шулай диде дә аракыны авызына каплады. Кабымлык-мазар эзләп кузгалмады, озаклап тын алмый торды. Тәне буйлап утлы дулкын йөгереп узды. Тагын, тагын салып эчте Наилә, баш миенең уйлаудан туктар минутын көтеп, бераздан тагын ярты чынаяк бушатты. Аңа җиңел булып китте. Колактагы бала тавышы, ниһаять, тынды, гомумән, бөтен дөнья ниндидер тынлыкка чумды.
Сазлыкка таба бер адым атлау җитә икән. Икенче аягыңны суырып алганын сизми дә каласың. Мондый чакта кемдер үзе этенә-төртенә булса да котылырга маташып чәбәләнә, кемдер ярдәм сорап оран сала, кемдер исә, барысын да язмыш иркенә калдырып, ипләп кенә бата баруны хуп күрә. Янәшәдәгеләр исә бу хәлне кемдер көлеп, кемдер кызганып, кемдер мыскыллап күзәтә, коткарам дип кул сузучы гына табылмый...
Наилә белән дә шулай булды. Онытылырга теләп кичләрен эчеп, иртәләрен баш төзәтә-төзәтә йөри торгач, ашханәдән чыгардылар.
Мәктәп директоры — чәчен ничә карама сарылы-каралыга буяп йөрүче урта яшьләрдәге хатын, кабинетына чакыртып, аңлаешлы итеп әйтте:
— Ничек оялмый шушы кыяфәттә киләсең, мәктәп бит бу, монда балалар бит! — диде.
Балалар шул, балалар. Аксыл, сары, кара чәчле кызчыклар, кыңгырау урынына чыңлап, чырык-чырык килүче сабыйлар...
Авыл җирендә тотрыклы эш урының булу — олы бәхет. Эшең бар икән, димәк, ашың да бар дигән сүз. Шуңа күрә мәктәп, кәнсә, кибет тирәләренә бер урнашып калган кеше шул урынына теше-тырнагы белән ябышып ята да инде. Эшең дә, өйдә сине туендыручы ир-атың да булмаса, сөт тапшырган акчага гына ерак китеп булмый шул. Наилә авыр уйлар белән капка төбендәге эскәмиягә килеп утыргач, үзалдына аптырап китте: хәзер ферма да калмады бит ичмаса, сыер савучылар, иртәле-кичле автобуска төялеп, күрше хуҗалыкка эшкә йөриләр. Колхоз ашханәсенең, бер як стенасы череп, җимерелеп төшкәненә бишбылтыр. Җыештырырга булса да керәм дияр идең — клубны кайчан сүтеп ташлаганнары да күптән онытылган... Аяк терәп сүз әйтер ир-ат та юк бит авылда — күбесе, биредәге эшсезлектән кул селтәп, тегендә-монда шабашкада йөри. Чыгып китмәгәннәрен хатыннары туйдыра — кайсыныкы әлеге дә баягы мәктәптә, кәнсәдә эшли...
Хәлимәнең пенсиясенә генә яшәргә калгач, болай да очны очка ялгап кына яшәгән йорттан кот качты. Җитмәсә, әллә каян гына кич утырырга керүчеләр пәйда булды: кайсы кибетнекен, кайсы өйдә куылганны кыстырып, Наилә янына елыша башладылар. Хатын аларның берсен дә кумады. Баш төзәтергә эзләп тилмергән
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
41
чакларында, күрше-күлән инде бушка бер йотым бирмәскә әйләнгәч, акча эшләү юлы да табылды тагын. Хатыныннан, кеше сүзеннән куркуын җиңеп, әллә яшь чактагы хисләре исенә төшеп, әллә маҗара эзләп килгән Рифат өйалды чоланында аның мендәренә йөзлекләр ташлап китте... Теге чакта Зариф калдырган акчаларны ертып ыргыткан Наилә бу юлы ул кәгазьләрне ниндидер зәһәр елмаю белән сөенә-сөенә күкрәгенә кысты...
«Карынына иңгән сабыйның атасы турында белүчеләр юк, Зариф үзе дә белми-сизми калды», дип уйласа да, Наилә ялгыша иде: авыл җирендә сер дигән нәрсә булмый, була да алмый. Чыбыксыз телефон авылның үзе белән бергә генә үлә ала...
Бу хакта иң беренчеләрдән булып Зарифның хатыны Фәйрүзә белгәндер, мөгаен. Иренең холык-фигыленә, итәк колы булуына тешен кысып яшәргә күнеккән хатын Наиләнең чиләк-көянтә күтәреп чишмәдән кайтуын бер генә күрде. Бу — ул иде, теге көнне мәҗлес вакытында Зарифка сарылып чыгып киткән нечкәбил иде. Хәер, хәзер менә биленең нечкәлеге күзгә күренеп юкка чыккан, текәлебрәк карасаң, ярыйсы гына тулыланып китүен искәрми мөмкин түгел.
«Тагын бер кәнтәең ятим арттырырга җыена, — диде Фәйрүзә, бу сүзләрне иренә үтеп барышлый гына авызыннан ыргыткандай, зәһәр елмаеп. — Фамилияңне сорап килмәсен».
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
Зарифның күлмәк сәдәфен төймәләп яткан кулы берара һавада асылынып торды. «Кайсысы?» Әлеге уе тел очында йомарланып калды. «Кеше ышанмастай сүзне чын булса да сөйләмә», дигәндәй, хатынына каш астыннан гына сәерсенеп карап куйды да һич исе китмәгәндәй, ашыкмый гына киенде.
— Фантазияң шәп синең, әрәм булып ятасың, — дип күңелле көйгә сызгыра- сызгыра чыгып китте.
«Теге тинтәк баш булса, әллә кайчан йөгереп килер иде... Алай дисәң, ярлы тәкәббергә ышан син... Теге юлы акчаны тотып тураклаган булды, тинтәк дими ни дисең...» Машинасын кабызган шәйгә ирнең башыннан әллә нинди уйлар йөгереп узды. «Бал-майда гына йөзеп яшисе бит инде ул татлы бичәгә, ә... Юк, ничә барсам да, бусагасына да якын китерми, шайтан хатын... Аңгыралыгы белән шунысы узса гына инде»... Зариф Наиләне бүтән бимазалап йөрмәде, машина тәрәзәсе аша урамда күз салганда шикләнебрәк куйса да, янына барып сүз катмады. «Каракның бүреге яна, диярләр; үзе килеп тагылмаганда башыма бәла эзләп йөрмим әле». Ирнең тук чыраеннан мыскыллы елмаю сызылып үтте.
Соңыннан авыл кибетенең ишек төбендә очратты ул Наиләне. Май башы иде. Шактый күңелле күренгән хатынның изү сәдәфләре дә юньләп төймәләнмәгән, озын толымы аннан-моннан гына баш артына төйнәп куелган, коңгырт күзләре сыекланып, кысылып калган. Зариф, сәерсенүен йөзенә чыгармаска тырышып, көр тавыш белән исәнләште.
— Синең арткы бүлмәңдә аракы өзелми бугай... — дип мыскыллы елмаеп эндәште Наилә, үзенә хас булмаганча ямьсез хихылдап. — Башта тукран тукылдый, Түгәрәк, ә?
Теге вакыйгадан соң биш чакрымнан әйләнеп уза, Зариф өйләренә килеп ишек какканда әллә нинди пычрак сүзләр белән коендыра торган хатынның бүген менә шулай авыз ерып, үзе үк нидер сорап торуы гаҗәп тә, сәер дә иде. Зариф:
— Теләсәң, аракыдан шәбрәкләрен дә табабыз, — диде Наиләнең сүзләре артында нинди этлек ятуын чамаларга тырышып.
Тик хатынның чыннан да үз хәле хәл иде бугай:
— Яздырып бирмим ди, хәшәрәт, — дип кибет ягына башы белән ымлады.
— Өеңә атларлык кына рәтең бардыр бит? Китереп китәрмен.
Зарифны тагын аптырашка калдырып, хатын күндәм генә борылып китте.
Машинасына эчемлеген, кабымлыгын салып, Зариф килеп җиткәндә, Наилә бер йотым суга тилмергән юха еландай, бәргәләнә-сугыла баскычта утыра иде.
— Апасы, миңа да иптәш булырга ярыйдыр бит?
Наиләгә инде барыбер иде — каршында ялтырап күренгән шешәләргә карап, май кояшыдай елмаеп җибәрде...
Шушы көннән соң Зариф хатын янында тилгән, карчыга урынына бөтерелә башлады: дөньясын онытып эчкән мәлләрендә Наилә өчен диңгез тубыктанга әверелә, Зариф алып килгән сыйдан соң бәйрәм мунча алдында, чоланда дәвам итә иде...
***
Шамил машинасын Наиләләрнең капка төбенә үк китереп туктатты. Арткы ишекне ачып, зур-зур пакетларны күтәреп алды, бер якка салынып төшкән капканы иңбашы белән генә этәргә маташты. Көч-хәлгә эләгеп торган агач капка алай гына бирешергә теләмәгәч, бер кулын бушатып, каерып ачарга туры килде. Як-ягын кычыткан баскан сукмактан баскычка якынлашуга, Шамил 42
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
43
дертләп китте — аскы бусагада, тезләренә башын салып, Наилә утыра иде. Хатын үзе дә сискәнеп торып басты, Шамилне күргәч, йөзеннән саран елмаю йөгереп үткәндәй булды.
— Ә-ә, син икәнсең... — Теленең уйлаганны әйтүе түгел иде.
— Берәрсен көтә идеңме әллә? — Мәгънәсез сорау бирүен аңлаган Шамил сүзне тиз генә икенчегә борды. — Иркенләбрәк киләм дигән идем бит. Менә, боларны өйгә кертеп урнаштырыйк әле. Хәлимә апага, бераз күчтәнәч.
Идән сайгакларын шыгырдатып, эчкә уздылар. Өйдә караңгы иде, Наилә ишек яңагы тирәсенә үрелеп, ут кабызды. Беркөнге вак чебен көтүе күренми, мич тә агарып, яктырып калганга охшаган. Шамил ихтыярсыздан идән-түшәмгә күз йөгертеп алды да, ясалма көр тавыш белән сөйләнә-сөйләнә ботинкасын салып, караватта хәрәкәтсез яткан Хәлимә янына юнәлде.
Карчык хәлсез керфекләрен күтәреп, буш карашы белән Шамилгә текәлде. Таныдымы, танымадымы — йөзендә бернинди хис-тойгы чагылмады.
— Шамил бу, әнкәй. Әйткән идем бит... — Наилә дерелдәгән бармакларын тыңлата алмаудан гаҗизләнеп, учын угалады.
Артсыз урындыкны алып, Шамил карават янәшәсенә килеп утырды, иелә төшеп:
— Хәлимә апа, хәлең ничек? — дип сорады.
Сүзләр һәм сораулар артык икәне яхшы аңлашыла иде: карчыкның куллары как сөяккә калып, үтә күренмәлегә әйләнгән, йөзенә күксел-сарылы төс иңгән; сүс кебек юкарган ак чәчләре мендәр өстенә җеп-җеп булып сибелгән, өзелеп чыгардай нечкәреп калган муены сулыш алган саен гармун күреге кебек җыерылып куя. Аның көч-хәл белән:
— Көтеп ятам. Рәхмәт, бәбкәем, — дигәненә күңеле тулып, Шамил карашын читкә алды. Башын күтәреп Наиләгә борылды.
— Бавыры. — Хатын артык сүз әйтмәде.
— Мин... берәр ничек булыша аламмы? — Соңгы көннәрен санап яткан авыруга инде берни, беркем ярдәм итә алмаячагын белсә дә, Шамил шулай дип сорамыйча кала алмады. — Бәлки дарулар, уколлар кирәктер?
— Морфиен бушлай бирәләр дә... Аның артыннан пастаянны йөреп буламыни... Авылда врач ише кеше юк, район бүлнисенә барып алып кайтырга, буш савытларын илтергә кирәк... — Наилә чарасыз кыяфәттә кулын селтәде.
— Памперс-мазарлары булганда була, булмаганда юк...
Сүзләрен бүлеп, кемнеңдер каты-каты басып өйалдыннан үткәне ишетелде. Ул да булмады, ишек бөтен буена киерелеп ачылды, берәүнең тарак күрмәгән гөнҗәлә башы пәйда булды. Күлмәк сәдәфләре чалыш төймәләнгән, кесәсендә бүлтәеп торган шешә чалбарын тагын да аскарак тартып асылындырган, пычрак аякларының тырнаклары җиткән бу котсыз адәмнең йөзенә дә карарлык түгел иде. Күзләре шешенеп, кысылып беткән, аскы ирене ярылып канаган, ике каш арасы, борын тирәсе дә әллә киселүдән, әллә бәрелүдән кызыллы-зәңгәрле төскә кергән.
— Опань-ки! — Адәм, теше төшкән авызын ачкан хәлдә Шамилгә сөзеп карады да, ике кулын чалбар тезенә ышкый-ышкый, күрешергә якынайды.
— Барин, да?
— Сыпырт әле, Рамай. Синең кайгы түгел. — Наилә Шамилне гәүдәсе белән капларга теләгәндәй, ике арага кереп басты. Сәрхушнең исе дә китмәде, кесәсендәге болганчык төстәге шешәне шап итеп өстәлгә утыртты, үзе, өем-өем торган сумкаларны күреп, тиен җитезлеге белән шунда үрелде.
— Ух-ты! Калбаса гына ашый башладың, ә?
Сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, Наилә аны җәһәт кенә җилкәсеннән эләктереп, ишеккә таба этте.
— Ычкын дидем бит, яп... — Хатынның авызыннан чәчрәгән әшәке сүзләрне ишетеп, сәрхушнең керфеге дә селкенмәде, Шамил исә аптыраудан телсез калды. Ул әкрен генә кузгалып, ишекне ачты, котсыз адәмгә кулы белән тотынырга җирәнеп,
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
44
башы белән генә чыгарга ымлады. Тегесе, артына борылып чигенә-чигенә, кыланып баш иде.
— Ыслушаю, барин. Түлке ни, даруны гына...
Наилә өстәлдәге шешәне алып, Рамайның култык астына сонды.
— Бар, бар, чык әле, Рамай, яңадан, яме, яңадан.
Чыга-чыгышлый Рамай дигәненең өйалдыңдагы чолан ишеген ачып каравы күренде. Шуннан башын тыккан килеш караңгыда тагын берәрсен күрергә өметләнүе булгандыр мөгаен, аптыраулы тавыш белән:
— Ыстыран-ны... Бүтән кунаклар юк, значитсы... Урының да җәелмәгән түгелме? — дип тамак төбе белән гыжылдап көлгәне ишетелде. Наилә аны эткәләп-төрткәләп баскычтан төшергәндә, сәрхушнең:
— Асыл кош эләктергәнсең, апасы, җәлләмә, яме... Тагын-тагын килерлек булсын, саранланма, — дип ыржайганы да Шамилнең колагына килеп иреште.
Шамил әллә һава җитмәүдән, әллә биредәге коточкыч тормышны бөтен шәрәлеге белән аңлаудан буыла башлаганын сизде. Ничарадан бичара кыяфәттә авыру карчык өстендәге юрганны рәтләштергәндәй итте дә үзе дә ишегалдына чыкты.
— Җирәнәсеңме? — Наилә нәкъ беркөнге соравын кабатлады.
— Ышанасы килми... — Шамил хатын янына — баскыч бусагасына килеп утырды.
— Миңамы, Рамайгамы? Син аны танымагансыңдыр инде... Бездән бәләкәйрәк ие... Аскы урамдагы Галимҗан абыйны белсәң генә инде... Парткум ие, исеңдәме? Шуның оныгы бит Рамазан... Галимҗан абыйларның түр бакчасында иң иртә җитешә торган алма барые, оныттың микән... Шуны урлап кимереп утыра идек бит, әй... — Наилә әллә көлемсерәп, әллә уфтанып куйды. — Бер-ике ел мулла булып та торды, аннан асылынып үлде.
— Кем? Мулламы? — Үз колакларына үзе ышанмыйча, Шамил кашларын җыерды.
— Мулла шул. «Үзеңә кул салу — күтәрә алмаслык гөнаһ» дип вәгазь сөйләп йөргән кеше. Тынгы бирмәделәр бит. Бездәге халык соң... Ни Аллага, ни муллага ышанмый. «Элек тегеләй, элек болай иде, хәзер йөргән була», дип чәйнәделәр- чәйнәделәр дә... «Мәчеткә биргән сәдакаларны үзең урлап барасың» дип бер диванасы йөзенә бәреп әйткәч, йөрәге чыдамагандыр инде, мунча алдына кайтып асылынган. Әйтүчесе кем диген — бригадир Фәнис абыйны онытмадың да онытмадың инде... Рамазан тегене «бабайны син генә үтердең» дип кара яндырып кыйнаган. Утырып чыкты. Әллә дүрт, әллә өч ел шунда... Кайтканнан бирле бәрелеп-сугылып йөри. Ул да беркемгә дә кирәкми, бичара... Кергәләп йөри шулай. Утырып эчәбез, аннан йә җырлыйбыз, йә җылыйбыз...
— Бүтәнчә ярамыйдыр шул...
— Нишләргә кушар идең? — Наиләнең тавышы усаллык катыш мыскыллы яңгырады. — Белсәң, өйрәт — ничек яшәргә?
— Син бит... син бит... юк, болай булырга тиеш түгел иде... — Шамил терсәкләрен тез өстенә куеп, ияген йодрыгына терәде, сүз табалмый төртелеп калды.
— Ә минем бүтәнчә яшисем килми. — Наилә дә кулына таянып утырды. — Барыбер бер мәгънә дә юк... Ярарсана, гел мин дә мин... Үзеңдә ниләр? Күренеп тора, тормышың көйледер.
— Зарланмыйм алай. Бер урында утырып торган юк, дөнья куган булам. Менә бит, авылга да кайтырга җай чыкты.
— Егерме биш елдан соң диген...
— Әбекәйнең хәлен беләсем килде... Соңгы араларда бик еш кына төшкә керә башлады, әти дә шулай ди. Аннан... эшләр дә бар иде. — Шамил эш турында ачылып китәргә теләмәде. — Зиратта әйләнеп йөрдем, әбекәйнең каберен генә таба алмадым.
— Таш та кайтарып куя белмәдегез бит, каян табасың? Берәрсе күрсәтсә генә инде. — Наилә Мәйсәрә карчыкның кайда җирләнгәнен чамалый иде, аның баш
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
45
очына утыртылган ялгыз каенны да таный иде. Хәер, ул бит әллә кайчан, шуннан соң зират капкасын ачып кергәне булдымы?..
— Рәҗибә апа белән җомга көнне барырбыз дигән идек. Ул да таякка калган икән, көчкә йөри.
— Аның каравы Рифаты... Әле күрештегезме соң? Чистый алпавытка әйләнеп бетте... — Наиләнең тавышында өнәмәү чагылып китте.
— Эше әйбәт, акчаны шәп түлиләр икән, әйләнә инде.
— Түлиләр инде, ярты авылны чыгарып сатсын да. Сыер фермасын гына да әллә ничә юл ташытты бит...
Наиләнең сүзләрен аңлап бетермәгән Шамил сәерсенеп аңа карады. Хатын исә, шәрә беләгенә килеп кунган черкигә шап итеп сугып алды да, исе китми генә дәвам итте:
— Фермаларны да сүттеләр, амбарны да, клубны да. Бөтен таш-кирпечен, калаен, тактасын КамАЗларга төяп, «Нур»га ташытты Рифат. Кайтканда күргәнсеңдер әле, анда заправка артында алагаем комплекс төзеп куйдылар бит, безнең фермалар ташыннан бит инде ул... Кемнең кулында — шуның авызында. Череп баюларына аптырыйсы юк. Ярар инде, хәзер намаз укып, гөнаһларын юып йөри... Андыйлар тыштан караганда барысы да әүлия. Әй, төкерим сана... Син соң үзең турында берни дә сөйләмисең, ватык патефон кебек мин генә такылдап утырам... — Наилә, үзе дә сизмәстән, балачактагыча шукланып, терсәк очы белән Шамилнең биленә төртте.
— Үз бизнесым бар. Хатынымныкы да. Эш дип чабабыз да чабабыз инде.
— Шамил саран гына шулай дип куйды.
— Хатының чибәрдер, әйеме... — Элек тә «шәһәр кызлары матурдыр» дип сорашырга яраткан Наилә бу юлы бөтенләй дә үзгәрмәгән кебек тоелды...
— Балаларыгыз да олыдыр инде.
Шамил тиз генә эндәшмәде. Ленизасы белән Алиясен күзалдына китереп, рәхәт елмайды. Аннан түш кесәсенә үрелеп, өчесе бергә төшкән төсле фотоны кулына алды. Узган җәй Ниндстанга баргач, пальмалар аллеясы буенда төшкәнннәр иде. Наилә сурәтне күзләренә әле якынайтып, әле ерагайтып, бик җентекләп, озаклап карады. Күңел төпкеленнән кубарылып килгән дулкынны сиздермәскә тырышып, ясалма елмайган булды.
— Хатының курчак шикелле икән. Кызың да матур, түлке берегезгә дә охшамаган.
Шамил тагын җавап кайтарырга ашыкмады. Карашын читкә борып:
— Без аны кызлыкка алдык, үзебезнеке булмады, — дип, моңа кадәр иң якын кешеләре генә белгән серне кинәт кенә Наилә алдында ачып салды. Нигә, ни өчен әйтте ул моны — ир үзе дә аңышмый калды.
Хатынның күзләре мизгел эчендә шар булып түгәрәкләнде. Йөрәге, нәрсәдер сизенгәндәй, ярсу аттай чыгымчылап тибәргә тотынды.
— Ә-ә... — дигән булды ул, үз халәтен үзеннән үк яшерергә теләп. — Ташландык идеме?
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
Болай дип сораганда бәгыренең ничек телем-телем телгәләнгәнен Наилә үзе генә аңлый иде.
— Ялгыз хатын баш тарткан, җиде айлык булып тугач, курыккан микән... Андый кабахәтләр белән дөнья тулы бит хәзер. — Шамил элекке кебек, янәшәсендә сердәш дусты Наилә утыргандай хис итеп, ачылып китте.
— Шундый аналарны төрмәгә утыртып җәзаласаң да аз... Ярар, үз гөнаһлары өчен җавап бирми калмаслар әле...
— Эзләп килмәдеме соң? — Хатынның тавышы кинәт кенә карлыгып калган иде.
— Килеп карасын!.. Аннан, кем нәрсә раслый алсын? Туу турындагы таныклыгына туган көнен дә башкача яздырдык — 26 декабрьдә туган булган, без җиденче март дип үзгәрттек. Ул безнең кыз гына, бетте-китте!
Наиләнең кинәт кенә хәле беткәндәй булды, аяклары такта идәнне тоймаска әйләнде. Урыныннан кузгалса егылып китәрмен дип курыккан хатын, төсе качкан битен аска иеп:
— Шамил, мин өйгә керим әле. Әнкәй эндәшә бугай... Кайчагында рәтләп сулый да алмый, тыны кысылып ката, — дип кенә әйтә алды.
— Карале, Наилә, кислород мендәре китертикме әллә? — Шамил, урыныннан кузгалган шәйгә, борчылып, шулай диде. — Шалтыратсам, иртән үк вертолёт белән китереп җиткерәләр.
Көч-хәл белән торып баскан Наилә артына чигенә-чигенә ишеккә таба атлады.
— Кайт син, Шамил. Ничек тә үзебез... Безгә хәзер бернәрсә дә кирәкми инде, — дип пышылдады күгәргән иреннәрен ачар-ачмас.
— Алай димә. Кирәкле уколлар да, мендәр дә булыр, иртәгә сугылырмын.
— Шамил артык сүз әйтмичә, капкага юнәлде.
— Шамил! — Тагын шул, бәгырьне телгәләрлек сагышлы тавыш ирне артына борылырга мәҗбүр итте. Наиләнең нишләптер мизгел эчендә яралы кош сыман кечерәеп, бөрешеп калган гәүдәсе баскыч култыксасына сарылган иде. — Кызын.нын... исеме ничек?..
— Алия. Алиякәй, — диде ир, сәерсенүен яшермичә. — Нигә?
— Болай гына. Болай гына, Шамил. — Наилә, авыру кеше сыман бөкрәеп, өенә кереп китте.
Аның тырнаклары учына батып кергәнче кулларын йодрыклап, үзалдына «Алия, Алия» дип кабатлый-кабатлый, ишек яңагына йөзен терәгәнен, кычкырып җибәрүдән тыелып, иреннәрен кан чыкканчы тешләп үксегәнен Шамил ишетмәде, күрмәде...
***
Шамил Наиләләрдән чыгуга, машинасын кабызды да туп-туры районга юл тотты. Рифатларга кайтырга теләмәде ул, кунакханәгә барып, уйлары белән ялгыз каласы, ишеткәннәренең очына чыгасы килде.
Барып туктауга, аскы каттагы буфеттан яхшырак тоелган ике сыра, тозлы пестә (фисташка) чикләвеге алды да, бүлмәсенә күтәрелде. Ут кабызмады, кечкенә шкафтагы пыяла бокалга салкын сыра агызды, өстәл янына килеп утырды. Казанга шалтыратырга тиешлеге исенә төшеп, кесә телефонын алды, сәгатькә күз ташлады. Шулай да кирәкле номерны җыеп, фәрман рәвешендә кискен-кискен күрсәтмәләр бирде дә, сүзне озакка сузмыйча телефонын сүндерде.
Салкын сыра йөрәк түрендә кайнаган утны әз генә дә басмады. Чикләвекне ачылмаган килеш шкафка ыргытып, атлас җәймәле киң караватка килеп ауды. 46
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
47
Бүлмәдәге телефон шалтыравына борынын җыерып, яткан җиреннән тормый гына трубкага үрелде.
— Хәерле кич! Иркенләбрәк ял итәргә теләмисезме? — диде йомшак тавышлы хатын-кыз русчалатып.
— Миңа бернәрсә дә, беркем дә кирәкми. Борчымагыз, — диде дә Шамил шап итеп телефонны куйды. Шулай да күңеле күтәрелеп киткәндәй булды. «Кара син аны, бәләкәй генә район гостиницасы димәссең!». Тик әлеге уйны бүген күргән-ишеткәннәре бик тиз күмеп узды.
Моңарчы күңелендә ымсындыргыч татлы төш булып сакланган авыл, аның кешеләре, Наилә — болар барысы хәзерге чынбарлыгы белән Шамилне тетрәткән иде. Элек балалыгы, яшьлеге белән генә күзенә чалынмаганмы, әллә чыннан да бөтенләй башка тирәлек урап алган булганмы — шуны аңлый алмый тинтерәде. Авыл дигәч, бер-берсенә кич утырырга йөргән күрше карчыклары, урам тутырып уйнаган бала-чага, колхозның авыр эшеннән арып кайтса да, кичләрен ду китереп клубта биегән яшь-җилкенчәк күз алдына килә иде. Хәзер исә урамнар шомлы тынлыкка чумып калган. Кеше тавышы ишетелми — шунысы гаҗәп. Нинди каргыш төшкән, кем каргаган соң бу авылны? Әллә барысы да читтән генә сагынып яшәр өчен еракка-еракка таралышып беткәннәрме? Эш юк, шуңа күрә кубарылып чыгып киттеләр, диделәр. Димәк, димәк... Көч-гайрәте ташып торган авыл егетләренә, кызларына эш булса, авылның яшәреп, яңа сулыш алып китәренә өмет бар дигән сүз? Нигә булмасын, шәһәргә килеп, аяк терәп эшләүчеләр дә тамырлары авылга тоташкан адәм балалары лабаса. Укытучылар, табиблар, эшмәкәрләр, ил башлыклары, җитәкчеләр — авылның бәбкә үләнле туфрагында тәпи басып, егылганда да җиргә таянып үскән гаярь затлар түгелме?..
Шамил фәлсәфи уйларын читкә куып, онытылып йоклап алырга теләде. Ләкин күзен йомса, ятимләнеп үзенә баккан авылы пәйда була иде — бу халәттән котыла алмаган ир, аркасын карават башына терәп торып утырды. Рәхәтләнеп, кара яндырып тәмәке тартасы килеп китте. Кыймылдарга ирендеме — бу теләген читкә куеп, тагын күзен йомды.
Әгәр, әгәр... Сатып алган җирләрне аерым кешеләргә биреп, үз эшләрен ачарга мөмкинлек тудырсаң? Күпләп мал асрыйм дигәннәргә фермалар төзергә була... Әбисенеке кебек хуш исле, читләре сырлы-сырлы түгәрәк ипи пешерә торган цехлар төзесәң? Күпме эш урыны, күпме уңайлылык дигән сүз...
Үзенең «наполеонский» планнарыннан үзе үк елмаеп, Шамил сикереп торды. Костюм кесәсеннән тәмәкесен алып, тәрәзә буена килеп басты, кабызылмаган тәмәкене ирен читенә кыстырып, тагын елмаеп куйды. «Ә нигә? Чынга ашмастай хыял түгел... Хәзер дәүләт тә авылны торгызу өчен мөмкинлек бирә, бер аның җилкәсенә генә салынып ятканчы... Авылларда мәктәп, бакча, клуб төзи башладылар бит инде, без дә кул кушырып утырмасак... Әнә бит, таныш егетне уйлыйм әле, җиләк үстерү идеясен күтәреп тә чыкты, эшләп тә күрсәтте — министрлыктан ук килеп кызыксындылар, ярдәм итәргә ышандырып та киттеләр. Эшләгез, булышабыз дип торганда таулар күчерергә була... Авылдашларны җыеп, барысын да уртага салып сөйләшергә кирәк. Чыгып киткәннәр дә бөтенләйгә югалмаганнардыр, тамырлары монда булса, барыбер бер кайтырлар... Эх, бу бит безнең авыл, егетләр, безнең авыл, безнеке, минеке!» Аннан соң, ул бит бөтенләй үк ялгыз түгел! Әтисе — бөтен кирәкле урыннарда элемтәләре, танышлары булган, байлыгы бер түгел, мең авылны аякка бастырырлык әтисе бар лабаса! Күзгә күз карап, утырып сөйләшерләр. Икенче юлы Шамил аны үз янәшәсенә утыртып алып кайтыр, бу сукмаклар, чүгеп барган тау битләре, тузанлы юллар әтисе өчен бөтенләй чит-ятка әверелмәгәндер ләбаса. Күңел кыллары тибрәнмәслек таш бәгырьле кеше түгел лә ул... Туган туфрагына аяк басмаган, әнисе каберенең ни хәлдә икәнлеге белән кызыксынып та тормаган икән — бу ялгышларны, хаталарны төзәтергә соң түгелдер. Тезләнеп баш органда, кичерү сораганда, туган җир үз балаларын һәрчак гафу итә, диләр бит...
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
48
Әгәр Интернет битләрендә Рифат белән аралаша башламаса, туган авылы, аның бүгенге тормышы турында бихәбәр булып яшәгән Шамил кинәт кенә менә шулай кубарылырга уйлар иде микән? Казан юлын еш таптаган Зариф Харисович белән очрашу кыенлык тудырмады: телефон, Интернет заманында җир шарының теләсә кай почмагындагы адәм баласын эзләп табарга мөмкин бит. Очраклы гына шулай килеп чыктымы — аның белән беренче күрешүләрен Шамил «Туган авылым» комплексында билгеләде. Шушы очрашуда ук йөгерек күзле, тук чырайлы бу кешенең акча дигәндә туган анасын сатарга әзер бәндә икәнлеген аңлады. Зариф үзе дә Луковский урамы чатына килеп туктаган машинага күз салуга, ни җитте кеше белән генә эш итәргә җыенмаганын тиз төшенде. «Тачкасы шәп, сигез-ун лимонлык кына да түгелдер» дигән уй йөрәген яндырып үтте. Акчага тилмереп яшәмәсә дә, Зариф бөтен байлыгын кеше күзе алдына чыгарып селкүче, бүген иркенләп тотучы затлардан түгел иде.
Башта сүз нәкъ менә Зариф җитәкләгән авылда Шамил башларга теләгән төзелеш һәм аңа кирәкле җир кишәрлеге турында барды. Долларлар дип кенә сөйләшкән эшмәкәрне Мәскәү-Уфа трассасының бик уңайлы урынында урнашкан авыл кызыксындыруы Зариф өчен табигый тоелды, ул тәкъдим иткән бәя дә күңелне кытыкларлык иде. Шулай да:
— Моның ише сорауны мин ялгыз башым гына хәл итмим бит, брат, — дип бик каты уйланган кыяфәт чыгарырга онытмады. — Өстәгеләр ни дияр бит?..
— Анысын мин үзем кайгыртам, абзый. Синең башыңны авырттырырлык сораулар калмас. — Шамил мондый типлар белән ничек сөйләшергә кирәклеген бик яхшы белә иде.
Алдагы күрешүләрдә алар инде тәмам әшнәләрчә кул сугышып, мәсьәләне хәл итеп тә куйдылар. Зариф авыл башындагы җир кишәрлеген чистартып куярга, эшчеләр табарга вәгъдә биреп кайтып китте.
Тимерне кызуында сугарга күнеккән Шамил дә озак көттермәде, ниятләрен әлегә әтисе белән дә уртаклашып тормыйча, авылга юл тотты...
***
Авыл башына вертолёт төшкән дигән хәбәр авыл халкын әллә ни шаккатырмады. Ишеткәне «байның эше фәрман белән инде» дип Зарифка ымлап китте, бер-икесе кибет тирәсендә белдекле кыяфәттә авыз чайкады: «Пасылкы китергәннәр диме соң шунда... Хәлимәттәйне бүлнискә апкитәселәр икән... Зарифның симерүе җитте — бирталёт алган...» дип, берсеннән-берсе уздырып хәбәр уртаклаштылар. Кемнең сүзе дөрес икәнлеген тәки белә алмаган халык канәгатьсез генә таралышты. «Бәхетле кешеләр пасылкы ала, безгә пучтыны да атнага бер китерәләр... Бәй, Хәлимәттәй үлмәдемени соң әле ул?... Зарифка бирталёт — безгә шымытыр...»
Соңгы елларда тирә-яктагы гаделсезлектән, аерым бер елгыр бәндәләрнең Ходай биргән җир-суларны акчага әйләндереп, череп баюларыннан, җир кешесенең кадере югалудан өметен җуйган, шул сәбәпле үзләре дә сизмәстән каты күңелле, таш бәгырьле, дөньясына үчле затларга әйләнеп барган халык яңалыклардан яхшылык көтми иде. Бөтен Рәсәй иле төбе-тамыры белән череп барганда, урлашуга, талауга корылган заманда, катлаулар арасында барлыкка килгән тирән упкын гади җир халкын көннән-көн ныграк үз төпкеленә тарта иде. Бу — куркыныч төпкел иде. Монда килеп эләккәннәрне көнчелек, үчлек, башкаларга теш кайрап яшәү көтә иде... Шунысы тагын да куркынычрак — кешеләр ул упкыннан ераграк китәсе, бер-берсенә кул сузып, яктылыкка, кояшка таба атлыйсы урында, ниндидер каһкаһәле ләззәт белән, аяк астында ялтырап күренгән һәрнәрсәне акчага тиндәп, баш иеп артка таба йөгерәләр дә йөгерәләр. Кулларын күтәреп күкләргә ялварасы урынга, иреннәре дога итеп бер генә теләкне кабатлый: акча, акча, акча... Аллаһы Тәгаләнен каты кисәтүе булганда, айнып та киткәндәй тоелалар: бер тамчы янгыр төшми җирләр ярылганда,
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
49
игеннәр башакта ук кибеп-корыганда, эчәр чишмәләре су юлын ташлап киткәндә йә булмаса, киресенчә, иле-иле белән су туфаны йотканда, таулар күкрәгәндә, җан өчен куркудан, үзләре дә сизмәстән, олысы-кечесе Ходайга ялварырга тотына. Мәрхәмәтле Илаһ бу зарларны ишетеп, Җир йөзенә үз шәфкатен салуга, теләгән теләкләр, әйткән нәзерләр онытыла, бар да тагын үз эзенә кайтып төшә. Урлаганы урлый, эчкәне эчә, талаганы талый...
Шамил биргән күрсәтмә буенча, анын ун кулы, ышанычлы дусты Ленар вертолёт белән дарулар, медикаментлар алып килгән иде, Рита исемле шәфкать туташы да Шамил үтенече буенча килде. Ирнен район үзәгендә документ эшләре белән йөрүен беләләр иде, урамда очраган берәүдән сорашып, туп-туры Наиләләргә юнәлделәр.
Егерме беренче гасырда да татар авылында кыек ишекле, кыек тәрәзәле шушындый соры йорт барлыгын күреп Казан кунаклары бер гаҗәпләнсәләр, өй эчендәге хәерчелек, бушлык аларны бөтенләй шаккатырды.
— Без Шамил Сабирович соравы буенча. — Ленар белән Рита почмак караватта яткан хәрәкәтсез карчыкны, стенага аркасын терәп, идәнгә аякларын сузып өнсез утырган Наиләне күргәч, башта бер-берсенә карашып алдылар.
Җавап кайтаручы булмады. Хатын гүя аларнын кергәнен күрми, әйткәннәрен ишетми иде.
Рита, берни анламыйм дигәндәй инсәсен җыерып, тагын юлдашына борылды. Аннан җәһәт-җәһәт атлап Наилә янына иелде, борынына яна эчелгән сасы аракы исе килеп бөркелде.
— Карагыз әле, сез Наиләме? Мин Рита булам, медсестра. Шамил Сабирович сезнен әниегез авыр хәлдә ята, дигән иде, берникадәр вакыт аны каравымны үтенде... Ленар, ул исерек, мине тынламый да... — Рита чарасыз кыяфәт белән артка чигенде.
— Хы... Исерек кеше күргәнен юктыр. — Наилә ямьсез көлеп башын күтәрде. Күзләренен төсе сыекланып, болганчык суга охшап калган иде. — Әнкәй... Аңа нәрсә... Ана рәхәт... Бүген булмаса иртәгә котыласы...
Рита бераз аптырап торгач, авыру карчык яткан карават янына атлады. Юрганны ача төшеп, Хәлимәгә таба иелде.
— Апа, сез мине ишетәсезме?
Хәлимә керфекләрен күтәреп, таныш түгел кызга төбәлде.
— Су бирсән... — Пышылдап кына чыкса да, карчыкнын сүзләре анлаешлы иде.
Рита ары-бире каранып, өстәлдә торган чынаякка чәйнектән су агызды, карчыкнын башын сак кына күтәргәндәй иткәч, суны анын иреннәренә китерде. Аннан сон Хәлимәне әкрен генә кыймылдатып, аркасына, янбашларына күз төшерде.
— О боже! Сез мине кая алып килдегез? — Кыз артка тайпылып, Ленарга текәлде. — Анын пролеженьнәрен юньле-башлы караучы да булмаган, чи иткә әйләнеп беткән! Ничек түзеп ята ул?..
— Рита, матурым, сина барысы өчен дә бик яхшы түләнер. Шамил Сабировичнын кем икәнен беләсен. Беразга түзәрсен инде... — Ленар, сумкадагы капларны өстәлгә бушата-бушата: — Көз башында Испаниягә барасы иде дип кем хыяллана әле, ә? Акча күктән яумый, матурым... — диде бик җитди итеп.
— Ә монысын, — Рита ияге белән Наиләгә таба ишарә ясады, — нишләтергә? Бәлки аңа система куяргадыр?
— Үзең кара. Син бит эшеңнең чын остасы, — дип, Ленар салпы якка салам кыстырып куйды.
Рита Наилә янына чүгәләде.
— Апа, һичьюгы караватка ятыгыз әле.
Сүзен төгәлли алмады, Наилә, кулын черки кугандай болгый-болгый:
— Күрәсем килми! Чыгып кит! — дип ярсып кычкырды да башын күкрәгенә асылындырып, үкси-үкси еларга да тотынды.
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
50
— Мин аңа тынычландыра торган укол ясыйм. Булыш, — дип Рита Ленарга ымлады, үзе почмакка куйган зур сумкасына үрелде.
***
Шамил районнан кичкырын гына кайтып төште. Иң беренче эш итеп тиздән төзелеш башланачак урынга тукталды. Чүп-чарны чистартып бетергәннәр; иске коймалар, сүтеләсе алачыклар сүтелгән, кырмыскадай кайнашкан эшчеләр кайсы нәрсә белән булашып йөри. «Акча түлим дисәң, тауны да күчерерләр». Бу — мыскыллы уй түгел иде, киресенчә, Шамил нигә икәнен дә аңламастан, көрсенеп куйды.
— Барин, мужыт миңа да берәр әмер булыр, ә?
Әтисеннән кинога акча сораган укучы малайдай башын иебрәк артыннан эндәшкән пычрак чәчле, искереп беткән яшелле-күкле омончылар кәчтүме кигән киемле ир — кичә Наилә өендә күргән Рамай иде. Шамил сынаулы караш белән аңа башыннан аягына кадәр күз йөртеп чыкты.
— Нәрсә, баш авырта, төзәтергә кирәк, шулаймы? — Сорау бирмәсә дә булыр иде, калтыранып торган куллар, инәлеп-инәлеп үзенә төбәлгән күзләр нәкъ шулай икәнлеге хакында сөйли.
— Люб-бой эшне эшлим, люб-бой приказны үтим. — Рамай тугры эт кебек күзләрен түгәрәкләндерде.
Җен ачуы чыгып, аны тибеп очырырга җитешкән Шамил кинәт кенә сүрелеп:
— Кеше үтерергә кушсам?
Йолкышның куллары салынып, иңбашлары шиңеп төште. Авызына якынайткан сөякне кире тартып алдылармыни — нәүмизләнеп, шәмәхә чырае агарып китте.
— Ну-у, барин... Ярар, лутчы үзем үләм... — Шулай диде дә, синнән дә булмады дигән кебек бер кулын селтәп, алпан-тилпән кирегә борылды.
Шамил бертын аркасына төбәлеп торды.
— Тукта!
Җәһәт кенә барып, машина ишеген ачты да кечкенә суыткычтан затлы коньяк шешәсен, бордочоктан кечкенә рюмка үрелеп алды.
— Рамай, Рамазан... безнең авыл егете... — Үзалдына сөйләнә-сөйләнә сәрхуш янына атлады.
Шешә күргәч, күзләренә мизгел эчендә яшәү яме, нур, җылылык, тагын әллә нинди якты хисләр тулган Рамай, Шамилне кочып алырга теләгәндәй, ике кулын җәеп, авызын ерды.
— Чын кеше икәнсең, парин! — Шамилнең рюмка сузган кулын ялап үбәрдәй булып, тәкатьсез калып, баскан урынында биеп үк куйды.
Затлы эчемлекне бер тын белән авызына озаткач, күзләрен йомып, шактый озак ләззәтләнеп торды. Аннан, ат шикелле, башларын чайкап, пошкырып алды.
— Яшиселәр килеп китте, рәхмәт, барин!
Рамай борылып китәргә ашыкмады, тагын тамасына өмет итүе булдымы, башка сәбәпме — каен кәүсәсе өстенә килеп утырган Шамил янәшәсенә чүмәште.
— Барин булсаң да, эре бәрәңге ашамагансың.
Шамил бер сүз дә эндәшмәгәч, сәрхуш тә тынып калды. Тик озакка түгел.
— И-их, авызыңа төкерим... Комбайнны әткәй белән кич шушында китереп куя торган иек, таң белән апчыгып китәриек... Көн буе икәү серләшеп йөри торганыек басуда... Сөйләшер кеше дә калмады, авызыңа төкерим... Комбайн да калмады... — Рамай, кулын йодрыклап, үзенең тезенә сугып алды.
Шамил аны яңа гына күргәндәй, текәлебрәк карады. Чамалавы буенча, Рамазанга утыз өч-утыз биш яшьләр булырга тиеш. Тик төрмә мәктәбеме, аракы сәбәпме — ул карт бабайга әйләнгән кебек иде.
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
51
— Рамай, Рамазан... — Нишләптер Шамилгә бу исемне икеләтеп әйтү кулайрак тоелды. — Сиңа рәхәттер, әйеме, төзәттең исә, баш авыртуың бетә... Бернигә карап йөрәгең дә янмый, эчең дә пошмый.
— Нишләп янмасын, апай, нишләп янмасын! — Рамайның барин диюе онытылды, ул сөйләшергә иптәш тапканына куанып, канатланып ук китте.
— Тигезлек тә юк, гаделлек тә юк дөньяда, апай. Ничек йөрәк янмасын... Примергә, шушында Зариф булып Зарифы сине таракан урынына да күрмәсен инде, килмешәк башы белән... Кем инде ул, җә? Үзе дә бер таракан, шөреп... Авыл җыелышында авыз ачып сүз әйтергә куркалар шул .... — Рамазан катлы- катлы сүгенде дә, читкә борылып, черт итеп җиргә төкерде. — Мин әйтәм, нәмә, шул... тан куркып торырга. Ну түлке үзебезнекеләр үк авызны томалый бит, заразылар! Имеш, мин төрмә кошы, имеш, аракы имеп тик кенә утыр... Эчсәм дә уйлаганымны әйтәм. Нигә, дөрес түгелмени? Ни хакы бар аның безнең авылны эте-бетенә кусоклап сатарга, ә? Бетте бит инде, апай, бетте, чыкмаган җаны гына калды. Берәр караңгы почмакта манчысам, әпәйт... — Рамазанны каты итеп очкылык тотты. Ул рәшәткә рәвешенә кертеп, бармакларын чалыштырды.
— Ашау-эчү байдан, үлем Ходайдан булса да, анда да рәхәт түгел шул... — Эчү сүзе теленә кергәнгәме, Рамазан иреннәрен ялмап, Шамилнең аяк очындагы шешәгә ымсынып куйды. Тик бу хакта сүз кыймылдатмады. — Хикмәт Зарифта гына да түгелдер инде, апай, этем белсен. Кешесе хайванга әйләнеп бара. Күршене, туганны белү бетте, ыстырам...
Шамил катышмый гына аның сөйләгәнен тыңлап утырды. «Йолкыш дип кенә уйла син аны...»
— Нәрсә, Наилә белән дә шулай фәлсәфә корып утырасызмы, ә? — диде ул кинәт кенә сүзне башкага борып.
— И апай... Әллә син бер Наилә генә дисеңме? — Рамазан көлмәде, ыржаймады, нигәдер кашларын җыерды. — Авылда дачурта андый хатыннар. Наилә нәрсә, ирлеләре дә кимен куймый... Кайсына акча кирәк, кайсына бүтән нәмә... Менә син монда, нәрсә, гастинитса төзетә диделәрме? Берәр платный угалок та ачып җибәрсәң, ярты авыл череп байый, апай, менә күрерсең... Минем бабайда тегенди — элекке китаплар әкәмәт күп иде, шуларны укыр иде дә, «ахырзаманның пачти бөтен галәмәтләре бар», дип башын селкеп утырыр иде... Тучны шулай!
— Карале, Рамазан, әгәр... дәвалануга алып барам дисәм? — Башына шушы минутта гына килгән уен Шамил кычкырып әйтеп тә куйды. — Наиләне дә,
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
сине дә... Эчүне ташлата торган әллә нинди нәрсәләр бар бит хәзер, теләк кенә булсын...
Рамазан тамак төбенә кылчык кадалгандай тотлыгып калды, пычрак бармаклары белән киезләнеп беткән чәчен тырмаларга маташты да корт чаккандай сикереп торды.
— Ю-ук, апай, айнык күз белән яши башласам, тучны берәрсен бәреп үтерәм бит мин. Болай, ичмаса... — Рамай сүзен төгәлләмәде, затлы шешәгә кызганулы караш ташлап, нидәндер бик каты курыккандай артка чигенә-чигенә китеп тә барды.
Берьялгызы калган Шамил байтак кына башын иеп утырды. Аннан машинасын кабызды да бөтен көченә куалап, Зарифның хан сараедай йорты каршына килеп туктады. Хуҗаның теше сызлый идеме — уң яңагын колак буеннан ук бинт белән бәйләп куйган, йөзе качкан. Шамил аны-моны сорашып тормады, төксе генә эндәште:
— Документлар әзер. Синең кул куясың гына калды. Иртәгә төшкә кадәр счётыңа барысы да күчерелгән булыр.
Акча күчерелгәнне үз күзләре белән күрмичә кәгазьләргә кул куярга ашкынып тормаса да, Зариф Шамилнең ниндидер ярсу, усаллык бөркеп торган чыраена карагач, сүз көрәштермәскә булды. Шулай да:
— Брат, мондый эшләрне болай аяк өсте, кичкырын эшләмиләр бит инде, — дип авызын ачар-ачмас зарлангандай итте.
— Алайса, утыр машинага, районга киттек. Төнлә мине дә, кәгазьләрне дә саклап чыгарсың. — Шамил ачуы кузгалуын яшереп маташмыйча, без карашы белән Зарифка төбәлде. — Һәр секунд исәптә икәнне беләсең. Банк ачылганчы... — Ир түш кесәсенә үрелеп, телефонына күз салды. — Төп-төгәл ундүрт сәгать бар.
Зариф эндәшмәде. Башы белән генә ымлап Шамилне өйгә чакырды.
— Тарта торам. Укы, яхшылап таныш. Борчылма, счётыңа монда язылган тәңкәләр түгел, сөйләшенгән сумма күчәр. — Шамил тәмәкесен кабызып, ишегалдында басып калды, Зариф кәгазьләрне култык астына кыстырды да, биек баскычтан мәче җитезлеге белән атлап, өй эченә кереп китте.
Көндез Ленар белән сөйләшеп, Шамил медсестра кызның Хәлимә янында калуыннан, Наиләнең исерек булуыннан хәбәрдар иде. Аяклары ул йорт янына атларга ашыкмады. Әлегәчә күргәннәре дә башына сыймый: аның хыялында һаман да самими, сөйкемле булып сакланган кызыкайның тормыш төпкеленә тәгәрәгән алама хатынга әйләнүен акылы кабул итә алмый иде. Бер караганда, бу тирәдән баш-аягыңны алып, мөмкин кадәр тизрәк китеп югалу иң җайлысы булыр кебек. Күзең күрми, колагың ишетми, үзеңә турыдан-туры кагылмаган проблемалар белән баш катырып чиләнгәнче... Икенче яктан, ул бит — Наилә, үтелгән еллардан иң матур, иң татлы, иң сагышлы кайтаваз булып, йөрәкне җылытып торган зат. Аның упкын читендә басып торганын күрә торып, тартып аласы урынга, алны-артны күрми ташлап чабаргамы?..
Шамил өйдән әйләнеп чыккан Зарифны аптырашта калдырып, документларны карап та тормыйча папкасына салды да «иртәгә күрешербез!» дип коры гына саубуллашкач, йөзеп кенә кузгалган машинасы белән күздән дә югалды.
Каршылыклы уйларын читкә куарга тырышып, ир урам башындагы иске өй каршына килеп туктады. Керергә ашыкмады. Өй белән бергә картайган эскәмияне кулы белән сыпыргандай иткәч, аркасын бөкрәйтә төшеп, шунда утырды. Ул арада каршы өйләрнең кайберсендә ут сүнде. Күрше-тирәнең, тәрәзә пәрдәләре артына качып, шушы капка төбен, үзен күзәтүләре турында башына китермәгән хәлдә Шамил тагын уйларына чумды. Төзелеш материалларын 52
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
53
дөньяның төрле почмакларыннан кайтартып, Казан читендә төзегән коттеджы, бакчачылары күз карасыдай сыйпап-карап кына торган хәтфә үләнле ишегалды, Ленизага да, үзенә дә аерым машина гаражлары; саунасы, бассейны, теннис корты булган биләмәсе — болар барысы да менә хәзер ул утырган капка төбе, кычыткан баскан ишегалды, бүген булмаса иртәгә ишелеп төшәргә әзер абзар, келәт, мунча дип аталган корылмалар янәшәсендә кинәт кенә мәгънәсен җуйгандай булды. Дөрес, ул мул тормышын үз куллары белән корды, акчаларны үз хезмәте, тырышлыгы, йокысыз төннәре белән эшләп тапты. Шулай да төп таяну токтасы — эш башларга әтисе биргән акчалар иде ләбаса! Әтисенә исә менә шушы туфрак, шушы туфрактан тибеп чыккан чишмә, шушы авыл яшәү бүләк иткән, җан иңдергән... Бөтен нәрсә алыш-бирешкә корылып беткән заманда әтисе нишләп соң әле үзенең шушы туфрак алдында бурычлы икәнен онытып җибәргән? Юк, әтисен генә гаепләү дөрес булмас иде... Шамил әле көчсез нарасый чагында, әбисенең ябык кулларына тотынып тәпи йөргәндә, шушы җир аңа да терәк-таяныч булды, егылып тезен канаткан мәлләрендә шушы җирдә үскән шифалы үләннәр дәва бирде; каз бәбкәләре саклап утырган җәйге көннәрдә шушындагы таллар үз күләгәсенә ышыклады, шушындагы тау күкрәгеннән бәреп чыккан чишмә тешләрне камаштырырдай салкын суы белән сыйлады. Бүген исә караучысыз калган шушы җир, картаеп чаларган таллар, кибеп барган чишмә ярдәм көтә. «Талларыма таянып үскән бере, канат каккан кош баласы кебек, оядан бөтенләйгә китә дә югала, китә дә югала. Ташкалада күпкә кызыграктыр, күпкә җайлырак, күпкә рәхәтрәктер. Шулай да нинди генә затлы киемгә төренеп, нинди генә югары урында эшләмәсеннәр, аларның тамырлары монда лабаса! Тамырларыннан йөз чөергәнне кем генә ярлыкар?» Әрем катыш алабута исе алып килгән кичке җил туган туфракның шул зарын да ишеттергәндәй булды...
— Шамил Сабирович, килеп туктаганыгызны күреп калдым, үзегез юк та юк. — Орчык кебек бөтерчек Ританы Шамил Казанда очратса, танымас та иде — ак халаттан, ак калфактан күреп ияләнгән, күз кабакларына куе итеп зәңгәр күләгәләр сөртеп йөргән кыз ярты көн эчендә гап-гади авыл баласына әйләнгән дә калган диярсең. Билен буып куйган кыска күлмәктән, ялан аякларына элеп чыккан артсыз башмактан гына; ап-акка буялган чәчләрен илтифатсыз гына баш артына күтәртеп җыйган.
— Кайтмасагыз, нишләп кенә бетәр идем... — Кыз арыган кыяфәттә ирнең янәшәсенә килеп утырды. — До того странныйлар бөтенесе, бер нормаль кеше юк кебек...
Рита, яшь кенә булса да, эшкә дә, телгә дә бик оста. Берничә ел элек Шамил өйләренә шәхси табиб һәм шәфкатъ туташы эзләгәндә, Ленар үзенең танышларын бик мактап тәкъдим иткән иде, егет арттырмаган булып чыкты. Тәүлекнең теләсә кайсы вакыты булсын, үзе эшләгән клиникада сменасын җайлап-көйләп, Рита әйткән сәгатьтә килеп җитә. Сүз дә юк, кызны иң беренче чиратта яхшы түләнә торган гонорар җәлеп итә. Ләкин эшен җиренә җиткереп, намус белән эшли — Ленизага да, Шамилгә дә шул ягы аерата ошады. Менә бит, бер дәшү булды — Казаннан ничәмә-ничә йөз чакрым ераклыктагы авылга да килеп җиткән.
Шамил ирексездән елмаеп куйды.
— Нәрсә, әллә авыл егетләре бәйләнә дә башладымы?
— Какой егет!.. Йоны йолкынган тавыкка охшаган берсе кереп, йөрәгемне ала язды. Без Ленар белән кислород баллонын көйләп маташа идек, «шартлатырга кергәнсез» дип теге бәндә разбой сала башлады. Ленар аның гомер тарак күрмәгән чәченнән җилтерәтеп ишегалдына болгаганда ничек тотлыкканын күрсәгез...
— Рита кызык итеп нәкъ Рамай булып кыланып күрсәтте. — Ленар вертолёт белән очып китүгә, прямо тәгәрәп, икенчесе килеп керде. Анысы исерек түгел, но тоже ненормальный: то хозяйкага, то миңа эт кебек өрергә тотынды. Үзен шишка итеп күрсәтәсе килдеме шунда... Нигә ул не в курсе, что за вертолёт, аның жңрендә, нәрсә китергән, нишләп именно боларга... Кызык иттем әле: бик важный кыяфәттә каршына
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
54
бастым да: «Министерство здравохранениядән, һәр авылдагы каты авыруларны барлыйбыз, аларга тиешле ярдәм күрсәтеләме, хуҗалар кайгыртамы, шуларны белешәбез», дигән идем, шунда ук шәлперәеп төште.
— Ә Наилә?
— Хозяйкамы? Идәндә җәелеп утыра иде, янындагы буш шешәне тотты да теге колобокның йөзенә томырды. Ярый әле колагы яныннан гына тиеп үтте... Ничего, дару сөртеп бәйләп куйдым — туена чаклы төзәлер... Сез Наиля апаның аңа ничек акырганын ишетсәгез! «Синең аркада шушы көнгә калдым мин, син генә гаепле! Атасы син булганга мин үз баламны харап иттем! Аракы мичкәсенә дә син төртеп төшердең!» дип чыраена ябышты. Мин булмасам, билләһи, бер-берсен үтереп туктарлар иде... Әйтәм бит, бөтенесе странныйлар дип...
Шамилнең йөзе сүрәнләнеп китте. «Тагын Зариф! Әллә чыннан да бөтен кешенең бәла-казасында өлеше бар инде? Бер пычрак сыер бөтен көтүне нишләтә ди?..» Халәтен Ритага сиздерергә теләмәде, бераз дәшми торгач:
— Хәлимә апа ничек? — диде.
— Шамил Сабирович, мин сезгә сразу әйтәм — мондый хәлдә аңа беркем дә ярдәм итә алмый. Атна түгел, көннәр, ә бәлки, сәгатьләр калгандыр... Түзеп ятуына болай да шаккатырлык. Бая түшәмнең бер почмагына күзен әйләндереп карады да прямо-таки сөенеп куйды. Нәрсә пышылдый микән дип сорый торгач, көчкә аңладым: «Килергә чыккан!» ди икән... Сез анда керәсезме?
— Рита урыныннан кузгалып капкага таба атлады. — Постоянно су сорый, керим әле.
— Наилә андамы? — Ленар шалтыратканнан бирле йөрәген тырнап торган соравын Шамил нигәдер пышылдабрак әйтте.
— Да нет, каядыр чыгып югалды. Мин аңа көндез анальгин белән димедрол кушып укол ясадым, йоклап алды, кичкә вроде әз генә рәтләнгәндәй булды. Итәгенә яулык куеп, бик озаклап чәчен дә тарап утырды әле. Шамил Сабирович, может аны наркодиспансерга урнаштырыргадыр, ә? Жалко бит, такая молодая. Вы бы видели ее волосы — такие красивые, длинные. — Рита русчага күчүен сизеп, өстәп куйды: — Ул миңа да комплимент әйтте әле, шәһәр кызлары матур була шул, диде.
Шамил тагын ачы елмайды. «Эх, Наилә, Наилә, син барыбер һаман шул ук Наилә...» Йөрәген сызлатып, әрнетеп үтте бу уй.
— Рита, акыллым, сиңа беразга түзәргә туры килә инде. Нәрсә дә булса кирәксә, шалтыратырсың... Наилә апаң турында дөрес әйтәсең, без аны мәҗбүриләп булса да аякка бастырырбыз!.. Мин иртәгә төш җиткәнче урап кайтам, аңынчы менә боларны калдырыйм да... — Шамил машинаның арткы ишеген ачып, зур сумканы үрелеп алды. — Монда бүгенгә азык-төлек, үзең карарсың.... Әзерләп ашатучы булмастыр...
— Борчылмагыз, Шамил Сабирович, моның ишене генә күрмәгәнме...
— Рита сумканы ялт кына эләктерде дә кычкырып көлеп тә җибәрде. Аннан, берни аңламаган Шамилгә таба иелә төшеп:
— Каршыга борылыгыз әле. Бер әбиме, апамы, баядан бирле кулын каш өстенә куеп капка өстеннән бу якка карап тора иде, янына тагын кемдер чыгып баскан! Икәүләп монда карыйлар! — дип кычкырып әйтте.
— Алайса, мин китүгә артыңнан килеп тә керәчәкләр әле... Артык сүзләр генә кирәкми, яме, Рита. Бая бик дөрес әйткәнсең: министрлыктан тек министрлыктан... — Шамил үз итеп күз кысты да, машинасына кереп утырды.
***
Нәрсә эзләп килдең син бирегә? Тагын теге юлы кебек иске алачык эчендә ир-атлар белән аунап ятарга, аннан, баш төзәтерлек акча эшли алуыңа куанып, зират артлатып кына көмешкә эзләп чабарга ниятләвеңме? Юкка. Алачыкны да, элек рәт-рәт булып машина, трактор, комбайн тезелеп торган парктагы бар нәрсәне дә сүтеп, җир белән тигезләделәр. Зират коймасы комачаулап торгач, күрәсеңме, иске
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
55
такталарны гына түгел, каберлекләрне дә пыран-заран китерә башладылар. Авыл халкына нәрсә? Гаҗәпләнеп, аптырап, иңсәсен җыерып үтүчеләр, «койманы алыштыралар икән» дип уйлаучылар бар — берсе дә кулына балта тотып селтәнгән кемсәләр янына килеп, нишләүләре белән кызыксынмый. Битарафлык пәрдәсе каплаган күзләрен тондырып, чабалар да чабалар... Бу җирнең яңа хуҗасы кем икәнен әле белмисеңдер. Алай дисәң, ул исемнең күңелеңнән беркайчан да җуелмавын мин булып мин дә аңлыйм. Ир- егетнең үз планы: зур трасса үтә торган уңайлы урын икәнен чамалап, шушында юлчылар өчен кафе, кунакханә, машина рәтләү бинасы ачарга ниятләве икән. Каты куллы хуҗа, эш кешесе икәне әллә каян күренеп тора: минуты-сәгате бүленгән, эшчеләрен ду китереп эшләтә, ике-өч көн эчендә, күр, никадәр җирне актарып ташладылар...
Сине кызганырга җыенуым түгел. Шулай да аякларыңа ял биреп, яныма туктал. Иңнәремә таянып булса да хәл ал.
Сәерсенмәдең. Кайчан гына күкрәп утырган мин каенның чабып аударылган хәлдә җирдә аунап ятуына син дә аптырамадың. Аркаңны бөкрәйтеп, башыңны иеп килеп утырдың да очы-кырые булмаган үз уйларыңа чумдың.
Мин синең буй җиткергән чагыңны хәтерлим әле. Син нечкә билләреңне сыгылдырып, көянтә күтәреп үткәндә, Мәйсәрә карчык тәрәз биеклеге булып үскән яраннары арасыннан күз салыр иде дә, «сөбханалла» дип үзалдына иреннәрен тибрәтер иде. Оныгының да, сине күргәч, карашлары җетеләнеп китүен ул әллә кайчан сизеп алган иде ләбаса. Аннан кинәт кенә моңсуланып калыр иде. Әүлия булмаса да, язмышларның ничек языласын барыбер белгәндер...
Эчеңдә нинди утлар кайнавын сизенәм. Ун ел инде син җирдәге тәмуг утында янасың, ун ел... Ул утны аракы зәхмәте белән генә сүндереп булмаганлыгын белә идең ләбаса, юк, авызына бер эләккән хатын-кызны туктатам димә... Айнырга куркасың син. Айнысаң, тормышның бөтен чынбарлыгы җан түреңне әйләндереп сала, син яшәүдән туктыйсың, суларыңа һава җитми, аяусыз хакыйкать сине буа, тынсыз калдыра. Әйе, син — җинаятьче. Баласыннан үзе теләп баш тарткан хатынны бүтән сүз белән атап булмый. Һәм син үзеңнең җинаять кылганыңны бик яхшы аңлыйсың. Аңлау гына түгел, син йодрык кадәрле нарасыеңны уйлап, күз алдына китереп, ун ел буе тәмуг утында янасың... Айныган мәлләреңдә синең колагыңда — бала тавышы, күз алдыңда — бала шәүләсе. Урамда ишетелгән бала-чага чыр-чуы сине акылдан яздырыр хәлгә җиткерә, синең төннәрең — саташулы мәңгелек мәхшәр. Авыру әниеңне карау мәшәкатьләре ул мәхшәрне беркадәр артка чигергәндәй итә дә, бераздан барысы да үз эзенә кайта. Шунысы гаҗәп: син, үзеңнән кала, тирә-яктагы беркемне дә гаепләмисең. Дөрес эшлисең. Көчсезлегеңне тану — көчлеләр эше. Аптырадыңмы? Сине көчле дип әйткәнемә гаҗәпләңдеңме? Мин сине үзеңне
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
гаепли алганың өчен көчле дип саныйм. Гадәттә, бик күпләр иң башта гаепне читтән эзләргә тотыналар бит...
Нәрсә, истә-санда юкта ыспай киемле ир-егетнең пәйда булуы башыңа уй салдымы? Кайчандыр синең үзеңнең саф, чиста күңелле, самими үсмер кыз булганлыгыңны исеңә төшереп, сискәндереп җибәрдеме? Әйе, теләсә кайсы кыз бала кебек, син дә бәхеткә лаек идең. Хатын-кыз бәхетенә, ана бәхетенә лаек идең. Тик сиңа язмыш үз сынавын әзерләгән булып чыкты. Ә дигәнче бөгелеп төшәрсең, шартлап сынарсың дип уйламагандыр шул... Кайсы мәлдә иң тәүге ялгышуыңны хәтереңә төшеримме? Юк, теге кичне түгел... Күпкә иртәрәк... Син чынбарлык белән түгел, хыял белән яшәдең — төп ялгышың менә шунда иде. Килешәм, балачак дустың синең өчен беренче мәхәббәтең дә иде. Соңгы җәйдә дә, нәкъ сабый чактагыча, кичләрен күрше-күлән бакчасыннан яшел алма өзеп йөрдегез, хәтерлисеңме? Гаепләвем түгел, яшьлекнең бу гөнаһсыз караклыгы җинаять дип саналмый... Алма ашыйсы килгәннән түгел, бер-берегезнең кул җылысын тоеп, җитәкләшеп йөрүдән, буй җитмәстәй күренгән биеклекләргә дә үрелә алудан тәм табуыгыз иде.
Тик балкып күренгән бар йолдызны да учларыңа алып булмый шул. Күпме генә ымсындырмасын, үзенә дәшеп тормасын, синең өлешеңә язылмаганы синеке була алмый...
Син бит аның үз тормышыңнан бөтенләйгә китеп югалганын аңладың. Мәйсәрә карчыкны җир куенына иңдергән көнне син дә яшьле күзләреңне кешеләрдән яшерергә тырышып, бирегә килдең. Мин хәтерлим, дерелдәп торган бармакларыңа учлап, кабер өстенә син дә туфрак сиптең. Күзләрең талганчы тирә-якка карансаң да, җанга якын кешеңне очрата алмадың. Ул кайтмаган иде. Моннан соң да кайтмаячак иде. Аның тамырлары өзелгән иде...
Шуны аек акыл белән аңлаган хәлдә дә хыял дөньясында яшәвеңне дәвам иттең. Менә иртәгә, менә иртәгә дип айлар, айларга ялганып еллар үтте. Ул кайтмады. Син исә бүтән егетләргә керфек күтәреп карарга, йөрәгеңне ачарга уйламадың да, сүз катканнарны да читкә тибәрдең. Армиядән кайткач, Рифатның синең тирәңдә ничек өзгәләнеп йөргәнен оныттыңмы? Күңеле чиста, сиңа булган хисләре саф иде егетнең. Балачактан ук, Шамил кебек, ул да сиңа гашыйк иде бит. Тик аз сүзле, оялчанрак булгангамы, беркайчан да сиздермәде. Солдаттан шактый кыюланып, чаяланып кайткан иде — авылдашлары белән күрешеп йөргәндә, кич белән сезнең капка төбендә шактый озак тоткарланды. «Сабакташ» дип иңнәреңнән кочып исәнләште, исеңдәме? Сипкелләре әллә кая китеп югалган, йөзенә ирләрчә ныклык иңгән иде — син бит шунда ук игътибар иттең. Игътибар иттең дә эчеңнән шунда ук Шамил белән чагыштырып куйдың. Уйларың тагын үткәнгә кайтып адашты, син Рифатны куып җибәрдең...
Ә соңыннан... Чырайлары җимерелгән, күз төпләре шәмәхәләнгән аракы коллары, йә булмаса, маҗара эзләп бусагаңны атлап кергән ир-атлар синең кочагыңда аунаганда, синең йөрәгеңдә дә, башыңда да беркемгә урын юк иде. Синең белән аракы, аракы, бары тик аракы идарә итә иде. Әҗәл даруына тиң шул зәхмәтне алу өчен акча кирәк — ишегеңне какканннар моны күптән аңлаган иде.
Шамил белән соңгы күрешү — әйе, кичәге очрашуыңны әйтәм — җаныңны әйләндереп салдымы? Бу очрашу синең соңгы (тагын соңгы!) ун елда кичергән мәхшәр-тормышыңны төбе-тамыры белән үзгәртергә тиеш иде. Ун ел буе тилмерткән җавапсыз соравыңа җавап табарга, сине айнытып җибәрергә тиеш иде.
Минем яныма ни эзләп килдең син? Кояш баегач зират тирәсендә ялгыз башың чуалу хәерлегә микән? Хәер, син үзеңнең кайда икәнеңне дә чамаламыйсың бугай. Баядан бирле башыңны салындырып, хәрәкәтсез утырасың да утырасың... Шамил күрсәткән сурәттәге озын чәчле, юка гәүдәле, бәхетле 56
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
57
елмайган Алия исемле кыз тынгы бирмиме? Ялгышмыйсың. Бу — ул. Синең хатаң, синең җинаятең, синең каның, синең җимешең. Күзләреңдә кинәт кенә яшь киптеме? Күкрәк турысына кереп оялаган ташны эретерлек бер тамчы яшь таба алмыйсыңмы? Ә син еларга тырыш. Кайчагында хәсрәтләрне юып төшерү өчен ике-өч тамчы кайнар күз яше җитә. Елый белгәннәр — бәхетле җаннар алар. Оялма, менә шулай, тезләреңә башыңны салып, бар гәүдәңне дерелдәтә- дерелдәтә, бизгәк тоткандай калтыранып ела... Синең күзеңнән тамган ул яшьләр минем дә соңгы сулышын алып, кибеп-корып барган кәүсәмнең гомерен бер мизгелгә генә булса да озайтырга ярдәм итәр, бәлки...
Беләм, шулкадәр авыр җаныңа. Күтәреп булмаслык авыр. Бөтен уй, бөтен хәсрәтең күз яшьләре булып килеп тыгылган да, ниндидер җиңеллек киләсенә өмет иткәндәй, бит очлары буйлап агарга тотынган. Керфекләреңне аралап, яшьләр түгел, җан үзе түгелә кебек. Күкрәк турысында әллә илерә, әллә тилерә инде йөрәгең: бер тыпырчына, бер тукталгандай итә. Җаның бәргәләнә, сугыла. Ташкын уртасында калып, ике ярның кай ягына барып бәрелергә белмичә, дулкын кагышында, сулар агышында бөтерелгән ялгыз көймә диярсең. Әй, тилемсә җан! Күпме генә бәргәләнсәң дә, синең газапларың — ул бары тик синеке, үзеңнеке генә. Тирә-юньдәге меңнәр-миллионнарга синең авазың беркайчан да ишетелмәячәк. Җан газабы — һәркемнең үзенеке генә. Аны ятлар белән дә, якының белән дә бүлешү мөмкин түгел. Шатлыклар гына уртак була ала, ә сыкрау, сыктау, газап — юк. Ул — җанныкы гына. Аның авырлыгын җил канатлары да, яңгыр болытлары да күтәрә алмас иде. Үлчәмнәргә сыймас ул авырлыкка җан үзе генә түзә ала. Үз гөнаһларына иң зур җәза — түзәргә, түзәргә хөкем ителү...
Тукта, башыңа нинди уй килде, хатын? Нигә әле син, як-ягыңа каранып, шомланып калдың? Син үзеңнең кайда икәнеңне яңа төшендеңме? Әллә... мине таныдыңмы? Бөгелеп төшеп үксегән җиреңнән кинәт кенә сикереп торырга, яшь пәрдәсе каплаган күзләреңнең кая караганын да аңламыйча, болан баласыдай торып чабарга нинди уй мәҗбүр итте? Тукта, зинһар, тукта-а-а!
***
Шамил башта Рифатларда тукталырга уйлаган иде. Алайса, кичә дә кунакханәгә китеп барганына үпкәләгән, «кайт, кич шашлыкка төшәрбез», дип, кат-кат шалтыратты. Өзеп кенә вәгъдә бирмәде Шамил, «эшләремне бетерсәм, кайтырга тырышырмын» дип кенә котылды. Шулай да нидер чабуыннан тарта иде. Кырык чакрым ерак ара түгел, кире кунакханәгә кайтып, уйлары белән ялгыз калуны кулайрак күрде.
Юл читендәге агачларга кичке караңгылык үз шәлен япкан иде. Кул изәп калган ак күлмәкле каеннар ниндидер сагыш белән өртелгәндәй тоелды Шамилгә. Авыл башыннан олы юлга чыгып җитүгә, аның күңелен дә менә шушындый күзгә күренмәс моң сара бит. Элек тә, җәйнең көз белән бил алышкан соңгы көннәрендә, Мәйсәрә әбисе белән хушлашып киткәндә җанын әйтеп-аңлата алмаслык моңсулык биләп ала иде. Ничәмә-ничә ел үткән, ә күңел халәте үзгәрешсез калырга сәләтле икән... Магнитофонны кабызуга, дәртле чит ил музыкасы машина салонын тутырды. Юк инде, менә бу минутта әлеге көй һич кенә дә җан азыгы булырдай түгел...
Идел бит ул - тирән бит ул, Тирән бит ул, киң бит ул... Караңгы төн, томанлы көн - Без аерылган көн бит ул...
Татарча диск куюга, шактый моңлы тавышлы яшь кенә кызның шушы җыры яңгырагач, Шамил башта кнопкага басып, шап итеп магнитофон панелен тартып алды. Алды да шунда ук кире дә куйды.
... Әйтер идем Иделгә:
Минем сагышларымны да Илтеп сал, дип, диңгезгә...
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
58
Шулкадәр гади һәм шул ук вакытта үзәкләрне өзәрдәй сүзләр ирнең соңгы араларда болай да тәмам тулышкан күңелен бөтенләй айкап ташлады. Үз йомшаклыгыннан үзе үк оялгандай, Шамил ашыга-кабалана тәмәке кабызды. Тәрәзәсен төшереп, йотлыга-йотлыга озаклап тартты, аннан сәгатькә күз төшерде. Алиясенең тавышын ишетәсе килә иде — йокламагандыр әле дип, аның номерын җыйды. Кызының колак яңгыратып: «Әтием, мин сине шундый сагындым! Озак торма, яме!» диюе дөньясын яктыртып җибәргәндәй булды. Тыныч йокы теләп саубуллашкач, күңеле тагын үрсәләнергә тотынды: кара инде, Лениза белән Алиясенә җир шарының күпме почмагын күрсәтеп йөрде, ә шушында, туган авылына алып кайтырга, бу минем оям, минем туфрагым дип күкрәк кагып мактанырга башына да килгәне булмады. Дөрес, Ленизага мондагы «экзотика» әлләни ошамас иде: тирес исе, сөт исе дип борынын җыерыр, чебен-черки талый дип зарланыр, түфли киеп булмый дип сукраныр... Ә менә Алия рәхәтләнер иде! Әтисе аны җитәкләп җир җиләге мәмрәп пешә торган Мүклесазга, Сулы чокырга алып барсамы? Йомраннар сызгырып йөргән Аръяк болынын күрсәтсәме? Кайчандыр үзе велосипедка атланып, выжылдап кына төшкән Сикәлтәтау итәгенә сәяхәт иттерсәме?... Алай дисәң дә, Алия дә замана баласына әйләнеп бара шул... Дөньяны телефон, компьютер, айфон ише тимер-томыр рәвешендә генә бәяли торган замана баласы... Татарчасын да, русчасын да әйбәт белгән кызы хәзер инде инглиз, француз телләрен дә хәйран сукалый башлады. Кайчагында Шамил белән Лениза берәр чит илгә китеп төпләнү турында да сүз кузгалткалыйлар, Алиянең күзләре ут булып янарга тотына. «Америка! Только Америка!» дип чәчрәп ул да сүзгә кысыла. Баш-аягы белән чумып чит телләр өйрәнүе дә шул теләктән. Әти-әнисенең җылы канаты астында, мул тормышта җаны теләгәнне ашап, җаны теләгәнне киеп үскән кыз балага андый ярсулы омтылыш каян киләдер — шул телевизор, Интернет галәмәтедер инде, мөгаен... Сер түгел, башка илләрдәге тормыш- көнкүрешне, елмаеп яшәгән кешеләрне күреп, Шамил үзе дә моннан кубарылып китү турында вакыт-вакыт җитди итеп уйлап куя. Биредә нинди дә булса эш башлаганда, кәгазь шаукымы, очы-кырые булмаган бюрократия, бер мәгънәсезгә ишектән-ишеккә йөртүләре теңкәсенә тигән мәлләрдә килә андый уй.
Ә хәзер, авылга кайтып төшкәч, аның башында бөтенләй башка уйлар бөтерелде...
Үзәккә кайтып җитәргә күп калмаган иде. Янәшә утыргычта яткан телефоны чырылдап тавыш бирүгә, Шамил нигә икәнен дә аңламастан шомланып куйды. Югыйсә, ул инде тәүлекнең теләсә кайсы вакытындагы шалтыратуларга күптән күнеккән... Телефонда Ританың өзек-өзек авазлары яңгырады, ул әллә кычкыра, әллә елый — бер генә сүзе дә аңлашылмады. Шамилнең башыннан «Хәлимә апа» дигән уй сызылып үтте.
— Рита! Бер сүзеңне дә ишетмим! Әкрен генә кабатла, зинһар!
— О боже! Шамил Зарипович... Вы должны вернуться обратно! Монда... Наиля апа...
Ританың тавышы өзлегеп китте, сүзе янә аңлаешсызга әйләнде.
— Наиля апа... Ул асылынган!
Шамил нишләгәнен абайламастан, кисәк кенә тормозга басты. Шактый югары тизлек белән барган машина, коточкыч чиелдап, сызгырып юл уртасында туктады.
Колагына килеп ирешкән хәбәр ниндидер куркыныч шаяру, мәкерле уен кебек тоелды; эчен әллә яндырып, әллә туңдырып, нәрсәдер телеп узды; Шамил, хәрәкәтләренә хисап бирмәстән, ике кулы белән шап та шоп рульне бәргәләргә тотынды.
— Эх, Наилә, Наилә, Наилә!..
Үзе, өзми-куймый, шулай дип кабатлавын белде. Исен жуйган кешедәй, бертын башын асылындырып утырды да кисәк кенә кузгалып, машинасын кирегә борды.
Башы кинәт кенә уйлау сәләтеннән мәхрүм калгандай иде. Тизлекне арттырганнан арттырып, авылга таба куды да куды Шамил. Рита җиткергән хәбәр чын түгелдер, кыз ялгышкандыр, бәлки нәрсәнедер бутагандыр... Колагы ишеткәнгә түгел, үзенең
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
59
гоманлавына ышанырга теләгән ир чакрым арты чакрымны яшен тизлегендә узып Каенлыга борылып кайтты. Башка вакытта машинасын жәлләп, авыл эчендәге чокырлы-чакырлы юлдан әкрен генә бара иде, бу юлы күзенә ак-кара күренмәгән хәлдә, бая гына үзе капка төбендә уйланып утырган өй янына килеп туктады.
Мөгаен, аның әйләнеп кайтуын Рита ике түгел, дүрт күз белән тилмереп көткәндер — атылып-бәрелеп капкадан чыкты да, үзенең дерелдәгән гәүдәсен ике кулы белән кочаклап, русчалы-татарчалы сөйләнә-сөйләнә, Шамилне артыннан ияртте.
— Она все еще там... Шамил Сабирович, мин куркам! Сез милициягәме или кому-там.. үзегез хәбәр итәсезме? О боже!... — дия-дия ирне бер якка янтаеп торган иске мунча янына алып килде. Үзе, әле дә булса калтыранган гәүдәсен тыңлата алмыйча, теше-тешкә бәрелгән хәлдә сөйләнде:
— Мин это... су әзерләп, әбине юеш сөлге белән булса да сөртеп юындырыйм дип... Тазик ише әйбер эзләп... Утның каян яндырылганын белмим бит, телефон фонаре белән генә яктыртып мунча ишеген ачсам... — Рита ике кулы белән йөзен каплады.
Шамил әлегәчә бер сүз дә эндәшмәгән иде. Тешләрен кысты да такталары каралып, череп беткән ишекне үзенә таба тартты. Фани дөнья гаменнән котылган Наиләнең гәүдәсе талчыбыктай сузылып, тартылып калган; аксыл күлмәге исә, урталыкта адашкан җанының күләгәсе булып, сизелер-сизелмәс кенә тирбәлә иде кебек...
***
« ...Наилә, Наилә... Кайчандыр оялып кына кочагыма алган сылу гәүдәңне үз кулларым белән баудан төшерермен дип кем уйлаган? Нишләдең соң син, ниләр генә эшләдең? Алда яшәлмәгән тулы бер гомер бар иде ләбаса. Үткәннәрдән баш тартып, яңа, чиста тормыш башларга соң түгел иде, түгел иде. Абынганнан соң торып басарга, таяныр таллар эзләп күтәрелеп карарга да мөмкин иде бит...» Шамил бармаклары белән чәчен аралап, баскычта башын иеп утырган җиреннән җилкәсенә сак кына орынудан сискәнеп китте.
— Шамил Сабирович, она же сез киткәннән соң өйгә кайтты. Минем белән нормально сөйләште, әбигә кашык белән озаклап-озаклап сулар эчерде, «әнкәй, миңа рәнҗемә» ди-ди, кулларын сыйпый-сыйпый елап та алды әле. Потом успокоилась, күлмәкләрен алыштырды да чыгып китте. А вот это... Сезгә бирергә дигән иде... — Рита кулындагы кечкенә төенчекне Шамилнең кулына сонды.
Ир башын күтәрде, чәчәкле яулыкка төреп бәйләнгән төенчек учларын көйдергәндәй булды. Башта ипләп кенә бармаклары белән капшап карады, ашыкмый гына төенне сүтте. Яулык эчендә дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәге һәм... ак төстәге кечкенә генә уенчык ат иде. Таныды аны Шамил: тояк буйлары әз генә кубарга иткән, койрык сырларына сөртеп кенә бетмәслек еллар тузаны утырган акбүз ат шулкадәр таныш иде.
Ир көчсез булып күренүдән дә оялмады, кулбашларын дерелдәтеп, ыңгырашып куйды, ул, башын беләгенә салып, күз яшьләре белән елый иде.
Бу пластмасс уенчыкны әллә кайчан, әле Шамил Мәйсәрә әбисе янәшәсендә яшәп ятканда, әниләре Яңа ел бүләге дип Украинадан җибәргән иде. Шул кышта Наиләнең әтисе кинәт кенә вафат булды.... Сабый иделәр, гөнаһсыз, ваемсыз чаклары иде — аны күмәргә алып киткәндә, Шамил дә, Наилә дә учларындагы хәер акчаларына карап, кемнеке күбрәк икәне белән мактанышып утырдылар. Карчыклардан берәүнең, кызчыкны кызганып: «Кайгы күлләрендә йөзәргә туган бала икәнсең», дигәнен дә аңларлык яшьтә түгел иде шул алар. Бераздан, әтисез тормышның ни икәне бөтен ачылыгы, ятимлеге, авырлыгы белән үзен сиздерә башлагач, Наиләнең керфекләренә дә яшь эленде. Шундый көннәрнең берсендә, резин итек киеп гөрләвектә йөрергә чыккач, Шамил аңа үзе өчен дә бик кадерле тоелган шушы атны
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
60
бүләк итте.
— Кит исәр, — диде Наилә ул чагында да, яраткан сүзен кабатлап. — Үзеңә биргәнне кешегә бүләк итәләрмени?
— Кешегә бирәммени мин аны, сиңа гына ла ул... — диде малай күзен чагылдырган кояшка керфекләрен челт-мелт китереп. — Барыбер икәү уйныйбыз бит.
Әй сөенде Наилә шушы бүләккә, әй сөенде! Урамга чыкканда үзеннән бер дә калдырмый алып чыгар иде, каз бәбкәләре саклаганда да, кечкенә кармак күтәреп инеш буена төшкәндә дә үзе белән эләктерер иде. Еш кына шушы ат аркасында ызгышып та китәләр: «Мин ак атка утырып китәм!», «Юк, мин китәм!» «Икәү утырабыз!», «Икебезне дә күтәрә алмый!» дип тарткалашып та бетәрләр иде. Кайчагында Наилә, тәмам үпкәләп, акбүз атны чирәмгә ыргытыр иде дә: «Үзеңә булсын, берүзең генә утырып кит, саран!» дип яланаякларны ялтыратып, өйләренә таба йөгерер иде. Йөгерер иде дә, бераздан, кибәргә дә өлгергән күзләрен җемелдәтеп, кире борылыр иде. «Мин китсәм, әнкәй берүзе кала бит» дип, әллә үзен, әллә Шамилне юатырга теләп, акбүз ат ялларына ябышып китүдән баш тартыр иде.
Соңгы җәйдә дә, әйе, моннан егерме биш ел элек Шамилнең соңгы кайтуында да Наилә бер кичне шушы атны изүенә сыендырып чыкты.
— Исеңдәме?... — дип сабый чактагы әллә нинди кызык хәлләрне хәтергә төшерделәр, бер-берсенә сыенып утырган килеш, әй көлештеләр, әй көлештеләр.
— Мин сине Казанга чын атка утыртып алып китәрмен әле, яме, — диде Шамил үз сүзләренә үзе үк ышанып.
— Кит исәр, машина белән дисәң, бер хәл инде... — Наилә кыңгырау урынына чыңлап көлеп җибәрде дә кинәт кенә тынып та калды. — И-и, мин киткәч әнкәй берүзе нишләп кенә бетәр?
— Ә син аңа шушы акбүз атны калдырырсың, сине сагынса, очыртып кына алып килер, — диде Шамил шаярткан булып.
Тагын көлештеләр, күз төпләренә яшь бәреп чыкканчы көлделәр...
— Алайса, мин синең чын ат белән Казаннан кайтуыңны көтәрмен инде... Кара аны, кайтмасыңны белсәм, акбүз атны тотам да учакка ягам!
— Ягарсың да, сиңа ышансаң... Уйлаганыңны эшләми калганың юк бугай.
...Кайтмасыңны белсәм, кайтмасыңны белсәм... Шамилнең колагында, үткәненнән калган кайтаваз булып, әлеге сүзләр бертуктамый чыңлады да чынлады. Кайтмасыңны белсәм... Әллә соң Наилә шушы гомер буе аның кайчан да бер әйләнеп кайтасына өмет белән яшәгәнме? Бер генә дә ым какмыйча, берни сиздермичә, бары өмет һәм хыял белән көн күргәнме? Сорауларына җавапны шуннан табарга теләгәндәй, Шамил баядан бирле бармак очларын пешергән кәгазьгә текәлде. Ишегалдына күптән инде кичке караңгылык канат җәйгән иде, кесәсеннән телефонын алып, аны кабызып куйды. Тигезле-тигезсез хәрефләр белән язылган хат — Наиләдән генә түгел, үткәннәреннән дә соңгы сәлам иде. Әлеге хатны укый башлаганчы ук андагы очы-очка ялганмаган сүзләр утлы хәнҗәр булып йөрәгенә кадалырга әзер иде.
«Ачуланма, Шамил, бу сүзләрне күзләреңә туры карап әйтергә көчем җитмәде... Синең өчен мин беркем дә түгеллегемне беләм. Кем инде мин? Тормыш арбасыннан төшеп калган алкаш хатын... Сине шушы көнгә кадәр көтеп, сагынып яшәгән тиле хатын да мин. Икебез дә җебегән булганбыз инде, әйеме? Кайчандыр «Яратам!» дидек тә әллә бер-беребезне алдадык, әллә үзебез алдандык... Тиле дими кем дим — гомер буе чынга ашмас хыялга табынып яшә инде... Син — башка. Атлауларыңа кадәр башка — аяк очларын як-якка каратып, җиргә дөпелдәтеп, иркен басып йөрисең бит син... Минем дә бәхетле чакларым бар иде — урамда синең шәүләң генә күренеп китсә дә, «кайткан!» дигән уйдан дөньям яктырып, очып кына йөри идем. Яшәвемнең бөтен мәгънәсе — җәйләрне, шул җәйләр белән бергә сине көтү иде. Синсез килгән җәйләр мине яшәүдән туктатты.
Исеңдәме, Шамил? Акбүз атны әйтәм... Ялларына тотынып, уйларымда гына да
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
61
урам әйләнергә өлгермәдем мин — җил исеп узуга, тәгәрәп төшеп калдым. Җирдә шуышып яшәсәм дә, кайчагында хыялларымның барыбер болытларда йөзүен күреп ала идем. Шул хыяллар бүгенгә кадәр җан асрарга ярдәм иткәндер, күрәсең... Кайтмасыңны белсәм, ул акбүз ат әллә кайчан учак утында көл булыр иде...
Шамил! Син әйткән кабахәт, сволочь дигән хатын да — мин... Үз баласын тудыру белән ташлап киткән җинаятьче дә мин. «Андыйларга бер җәза да юк», дип ялгышасың. Мин кичергән җан газабыннан да зуррак тәмуг җәзалары булса гына инде...
Оныткансыңдыр инде, кайчандыр мине Таллыкүл былбылы дип атаган идең. Басып сайрар талларымны үз кулларым белән сындырдым мин, Шамил. Былбыл түгел, саташкан күке дигәнең хак булган икән лә... Таллыкүлне күптән инде сандугачлар ташлап китте, анда — саташкан күкеләр генә...
Мәйсәрәттәйнең каберен табалмадым дигән идең — аның баш очындагы карт каенны чабып аударганнар, танымый калмассың...
Алияңнең уң беләзегенә күз сал әле. Авырлыгы, буе язылган клеенка кисәге кидергәндә, бер тиен акча зурлыгында коңгырт миңен күреп калган идем. Үз балам, үз каным турында белгән бердәнбер нәрсә бу...
Мине кемдер алкаш, кемдер фахишә, кемдер иблис дип атады. Бәхет бишегендә тибрәлеп үскән кызыңа ул иблиснең кем икәнен син беркайчан да әйтмәссең...»
Шамил башта өнсез утырды, аннан соң тезләрен йодрык белән төя-төя:
— Юк, юк, юк! — дип яралы аю кебек үкереп җибәрде.
***
Таң сызылып килгәндә Зариф Харисович башта бәйдәге этенең буыла-буыла өрүеннән, аннан дөбер-шатыр ишек какканнан уянып китте. Ут яндырмый гына аш бүлмәсеннән урам якка күз ташлады — капка төбендә Шамилнең машинасын күреп, аптырап калды, пиҗама кигән килеш кенә ишек ачарга юнәлде.
— Ни булды, ут чыкмагандыр бит? — дип сукранырга да онытмады.
Бәреп дигәндәй килеп кергән Шамилгә карарга куркыныч иде. Ирнең йөз- чырае калмаган, йодрыклары йомарланган, күзләрендә нур сүнгән.
— Сиңа җыенып авылдан чыгып китәргә йөз егерме, юк, алтмыш минут. — Шамил ияге белән стенадагы зур сәгатькә ымлады. — Бер генә минутка соңарсаң да, бетте, абзый, крыша сиңа! Җәзаны минекеләр кулыннан җаның теләгәнне үзең сайлаячаксың. Ул чагында прокуратура тәкъдим иткәне оҗмах булып кына тоелачак...
Зариф берни аңламый иде, шулай да йокысы тәмам качып, күзләрен шарландырды.
— Законсыз рәвештә авылдагы җирләрне сатып ятуың, тегене-моны ремонтлыйм дип, ялган бәяләр күрсәтеп дәүләт бюджетын талавың гына түгел, башка гөнаһларың барысы да кулымда. Казанда сөйләшеп утырганнар да диктофонга яздырылган. Өстәге туган-тумачага өметләнмә, аларның корабы батканын тиздән ишетерсең. Ә хәзер Каенлының дөньяда барлыгын оныт... Время пошло! — Шамил шулай дип тагын бер кат сәгатькә күтәрелеп карады да өстәп куйды: — Наилә үлгән. Зиратта-мазар күземә чалынсаң, үзеңне кабергә төртеп төшерәм.
Ир ничек дөбердәп килеп кергән булса, шулай ук чыгып та китте.
Аның артыннан ук телефонга үрелгән Зариф, нидер уйлап, кулын кире төшерде. Йокы күлмәгеннән чыгып баскан Фәйрүзәгә:
— Нәрсә карап каттың? Ишетеп торгансыңдыр бит... Әйбер-караны җый! — дип җикеренде дә аркасын бөкрәйтеп, икенче бүлмәгә кереп китте. Үз урамында кояш баеп килүен сизенгән ир шушы көннән җан тынычлыгы урланганын да аңламый калмады. Башкалар өлешенә кереп мал җыюлар, иңсәсенә байтак кешеләрнең рәнҗешен һәм каргышын алулар өчен иртәме-соңмы йә фанилыкта, йә ахирәттә
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
62
җавап тотарга туры киләчәге хакында фикер йөртмәсә дә, Зариф бер нәрсәне — Шамил белән бил алышырга сәләтсез икәнен бик әйбәт белә иде. Шул ук вакытта ул үзен ниләр көтүеннән дә әлегә бихәбәр иде...
***
— Әтием, бу каеннар гел сөйләшеп утырган кебек, әйме!
— Сөйләшәләрдер, кызым, сине күреп сөенәләрдер...
— Әтием, нигә каеннарның гына күлмәге ак төстә икән?
— Дөньяны бизәр өчендер, кызым. Каралык болай да җитәрлек, без булса да ак булып балкып утырыйк, дигәннәрдер...
— Әтием, ә син нигә пышылдап сөйләшәсең?
— Әрвахларның йокысын бүлмәс өчен...
— Үлгән кешеләрне нигә әрвахлар дип атыйлар, әтием?
— Никнигәниөчен син, кызым, шулаймы?..
— Син авылга кайткач, бөтенләй башка кешегә әйләндең, әтием!
— Тамырларыма кайттым бит, кызым, тамырларыма.
— Агачларның, чәчәкләрнең генә тамыры була, әтием, ә кешенеке...
— Кешенеке дә нәкъ шуларныкы кебек, җиргә, туган туфрагына береккән, кызым.
— Минеке дәме?
— Синең тамырларың да монда, кызым. Кара, менә монда синең якын кешеләрең — кан туганнарың ята. Яннарына килгәнеңне белеп, сөенеп ята алар...
— «Мәйсәрә Салих кызы», «Хәлимә Габидулла кызы», «Наилә Хәбир кызы»... Аларның бит мине күргәннәре юк, нигә дип сөенсеннәр инде?
— Менә хәзер күрәләр дә, ишетәләр дә. Безне искә алучы, хәлебезне белешүче, безне кайгыртучы бар дип сөенәләр.
— Кызык син, әтием...
— Мин сине яшәүнең бөтен мәгънәсе салынган урынга алып килдем. Сабый гына булсаң да, акыллы кызым бит син минем... Беркөнне мин дә, әниең дә менә шулай мәңгелек йортка кереп ятарбыз, ә син безне онытмассың, яныбызга килеп йөрерсең... Тамырларыңнан аерылмасаң гына олы бер хакыйкатьне аңларсың, кызым: без барыбыз да җир кешеләре. Бүген ташкалада яшәсәк тә, тууыбыз да, кайтып ятасы мендәребез дә — туган туфракта гына. Күзе бөтенләйгә йомылганчы адәм баласы кылган гамәлләре хакында уйланып яшәргә тиеш: кулыннан килгән кадәр игелек кылганмы, хаталары булса, төзәткәнме, гафу үтенәсе, кичерү сорыйсы кешеләре булса, баш иеп килгәнме... Кайчагында кешеләрдән генә түгел, аяк терәп басып торган туфрактан да кичерү сорарга кирәк була әле...
— Әтием, син безнең укытучылардан да болайрак сөйлисең... Син дә, әнием дә беркайчан да, беркайчан да үлмәячәксез!.. Миңа куркыныч, минем өйгә кайтасым килә!
— Ә син курыкма, кызым, бары уйлан гына...
Таш коймалар белән әйләндереп алынган зиратта, өсләрендә моңсу гына яшь каеннар тибрәлгән өч кабер янында, әти белән үсмер кызның ипләп кенә сөйләшкәне ишетелә. Кыз баланың талдай нәзек, сыгылмалы гәүдәсе, учка сыеп бетәрдәй нечкә биле өзелеп-өзелеп кемнедер хәтерләтә, тик яшь каеннар күпме тырышсалар да, кемне икәнен генә искә төшерә алмыйлар.
Кайчандыр бульдозер җир белән тигезләп куйган кишәрлек янә адәм балаларының мәңгелек йорт биләмәсенә әверелгән; янәшәдә исә, юлчыларга хәерле юл теләп, биек манаралы мәчет утыра. Тәүлегенә биш тапкыр яңгыраган азан тавышы намазга дәшеп, кешеләрне дөньяның фанилыгы һәм бакыйлыгы турында уйланырга чакыра.
***
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
63
— Ай-яй озак йөрдегез! — Яулыгын арттан чөеп бәйләгән Лениза Шамил белән Алияне баш чайкап каршы алды. — Синең сюрпризларың бу өй белән генә бетмәс, ахры, — диде хатыны Шамилгә шаярып кына бармак янагач.
— Әтием, ә бу безнең ранчо буламы инде? — диде Алия, кулын юып өстәл артына утыргач. — Шәп! Миңа ошый! Әби белән бабай кая?
Шамил дә шушы ук сүзсез сорау белән Ленизага борылды.
— Әти әнине ниндидер Сулы чокырга алып китте. Җиләк кибеп бетте микән, карап кайтабыз, диделәр. — Лениза табынга кыяр-помидор, җиләк- җимеш тезә-тезә, зарланып та алды. — Әти ике чиләк су алып кайткан иде, тотып та бетердем. Краннан килмәгәч, монда ничек су җиткереп яшиләрдер — башыма сыймый!
Шамил каратут йөзен балкытып елмайды, хатынының биленнән кочып, колагына иелде:
— Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, ди торган иде Мәйсәрә әбием...
Әлбәттә, Лениза бу сүзләрнең мәгънәсен аңламады, иреннәрен турсайткан булып:
— Әле синең без белмәгән тагын әллә нинди серләрең бардыр! — диде.
Шамилнең йөзе җитдиләнеп китте, тик ул аны сиздермичә, кабат елмаеп, Алиясенә борылды:
— Бар шул. Иртәгә мин сезне Таллыкүлгә алып төшәм.
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
— Әтием, ә анда балык бармы? Мин кармак белән балык тотарга телим! Әтием, бездә кармак бармы? Мин чирәмнән яланаяк барачакмын!
Жаны теләгән бөтен әйбер алдында булырга күнеккән Алия күзләрен хәйләкәр тутырып әтисенә карады. Шамилнең йөрәге киселеп-киселеп куйды...
— Балык та, кармак та бар, кызым. Әниеңә дә саплап бирербез.
— Черки талап үтермиме соң анда?
— Ә без аны тотып, күзенә дару сиптерәбез, әйеме, кызым?
— Карале бу икәүне, монда кайтканнан бирле миннән көләргә генә торалар...
— Лениза, үпкәләгән атлы кыланып, кулындагы сөлге белән иренең аркасына сугып алды. — Кечкенә чагымда әллә мине бөтенләй авыл күрмәгән кеше дисезме?..
— Нишләп көлик инде, әнисе? — Шамил дә өстәл янына килеп утырды, зур таба белән уртага куелган йомырка тәбәсенә карагач, тагын рәхәтләнеп елмайды. Казанда булса, Лениза мондый «кыргыйлык»ка түзә алмас, читләре алтын каймалы өлеш тәлинкәләренә бүлеп, әллә ничекләр бизәп бетерер иде.
Чәй эчкәнче урындыктан кырык торып кырык утырган Алия инде икенче катка йөгерергә өлгергән икән — кызның кош тоткандай шатлыклы авазы шуннан ишетелде. Менә ул, атлый-йөгерә баскычтан төшкән шәйгә:
— Ә мин тәрәзә төбеннән менә нәрсә таптым! — дип, бөтенләй нәни балага әверелеп, сөенә-сөенә әтисе белән әнисе янына атылды. Алиянең кулында иске генә уенчык ат иде.
— Мин тагы, сюрприз ясармын дип, күрсәтми торган идем... — Шамил сагышлы елмаю белән кызы кулыннан акбүз атны алды. — Минем бик бәләкәй чактагы уенчыгым ул. Сиңа бүләк итәрмен әле, кызым.
Алия өйне яңгыратып көлеп җибәрде.
— Әтием, син мине һаман садик баласы дип күрәсең бугай! Нишлим инде мин аның белән?
Шамил бик җитди кыяфәттә:
— Шул атка атланып берәр принцның килеп чыгуы бар, — дигәч, кызы янә кемдер кытыклагандай рәхәтләнеп көлә-көлә әтисенең иңбашыннан кочып алды.
— Абау, әти, ат... Бигрәк примитив... Әгәр егетем мине алырга лимузинда киләм димәсә, мин аңа кияүгә дә чыгып тормыйм!
Шамил белән Лениза бер-берсенә карашып баш чайкадылар.
— Нинди кияү турында сөйлисең әле син, Алиюша? — Әнисенең кашлары сораулы җыерылды, аннан дугаланып өскә күтәрелде. — Мәктәпне бетермәгән, телендә — егет!
— Ә нәрсә? Мин әтием кебек кешене хәзер үк эзли тормасам, бүтән кызлар алып бетерсенме?
— Ярар, кызым, сиңа язганы сиңа булыр... Ә атны минем төсем итеп барыбер гел үзеңдә сакла, кызым, яме! — Шамил һич шаяртмыйча шулай диде дә нигәдер авырайган адымнары белән ишегалдына чыгып китте.
Аның кинәт кенә кәефсезләнүенә аптырап калган Лениза белән Алия бер- берсенә карашып сүзсез генә иңсәләрен җыердылар.
Шамил Каенлыда өй җиткерүен башта өйдәгеләрнең берсенә дә сиздермәде. Осталар бөтен эшне бетереп, тәртипкә керткәч кенә бу серне әүвәл әтисе белән әнисенә, аннан хатыны белән кызына чиште.
— Авылга кайтып яшим диюең түгелдер бит? — Әтисе әллә сагаеп, әллә шаккатып, әллә мыскыллап шулай дип сорады.
— Яшәмәсәк тә, кайтасы килгәндә ачып керер үз капкабыз булсын дидем.
— Шамил әтисе белән ачыктан-ачык, ирләрчә сөйләшергә күптәннән җыена иде, сүз буасы ерылгач, туктап калмады. — Әти, бер соравыма гына җавап бир 64
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
3. «К. У.» № 12 65
әле... Нишләп син бер генә тапкыр да әбекәйнең хәлен белергә кайтмадың? Аның бит кабере өстендә хәтта исеме язылган таш та юк иде!
Авыр иде бу сөйләшү, һәр икесенә авыр иде. Бөтенләй көтелмәгән сораудан Сабирның тәннәре чемердәп китте, чәч төпләренә салкын тир бәреп чыкты. Ул башта Шамилне: «Кем булдың әле син, атаңа акыл өйрәтергә...» дип сүгеп ташламакчы иде, үзенә тутырып, җавап көтеп төбәлгән улының күзләренә карагач, сискәнеп китте. Юк, улы гаепләп тә, битәрләп тә, акыл өйрәтеп тә бирмәгән иде соравын, аның күзләрендә бары тик «ни өчен» дигән аптыраулы караш кына чагыла иде.
Сабир тиз генә эндәшмәде. Ап-ак күн диванына арка терәп утырган җиреннән калкынды да пыяла өстәлдә торган бәллүр графиннан ике рюмкага виски агызды, берсен Шамилгә сузып, аның янәшәсенәрәк утырды.
Икесе дә эчемлекне тоткан килеш тынып калдылар.
— Син минем кебек түгел, улым... Бәләкәйдән авыл дип җенләндең... Ә миңа кешеләрнең баш күтәрми колхозга бил бөгүләре дә, тирес корты кебек җирдә казынулары да ошамый иде... Казанга кайтып урнашкач, әнкәйне дә монда алып килергә дип күпме кыстадым, юк, үз туксаны туксан булды. «Үз аягымда йөргәндә авылдан китәмме соң...» дип киресенә катты бит.
— Ул үлгәч, тамырларны бөтенләй кисеп аттым дидеңме, әти? — Шамилнең тавышы кырыслана төште.
Сабир әле дә булса кулында тотып утырган рюмканы авызына каплады, өстәлдәге виноград тәлгәшенә үрелде.
— Беләсеңме, улым, яшьрәк чагында әлләни уйланмый идем... Эш дип тә чабылды... Әле быел, яз башында берәүләрдә мәҗлестә утырган идем, шунда бик дәрәҗәле мулланы да дәшкәннәр. Шул сөйләде. «Кыш көне кич белән генә кайсыдыр авылга тукталган идек, бозга каткан колонкадан бөкрәеп беткән бер әби су алып маташа», ди. Көчкә атлаганын күреп, чиләк-көянтәсен өенә хәтле күтәрешеп барганнар. Балаларың юкмыни дип тә сораштырганнардыр инде, алар калада шул, ди икән әби. Шул мулла әйтә: «Сез шәһәрдә шәп фатирларда яшәп ятканда, краннан гына килгән суны уч тутырып эчкәндә, карт аналарыгызны искә төшерегез әле, ди. Шәһәрдә торырга килмим дисәләр дә, мәҗбүриләп булса да алып килегез, картлык көннәрендә ялгыз калдырмагыз», дип бик үтемле итеп сөйләде. Уйланып кайткангадыр инде, шул кичне әнкәй мәрхүмәне төштә дә күрдем. Әллә, мәйтәм, без дә ялгыштык микән, ай-ваена карамыйча яныбызга алып киләсе булганмы дим...
— Әбекәйгә монда килү түгел, безнең кайту кирәк иде, әти. Исән чагында да кайтуыбызны көтте, үлгәч тә тилмереп яткандыр... Ни син, ни мин кайтып хәлен белмәсен инде. Без икебез дә бердәй гаепле. — Шамил дә рюмканы төбенә кадәр эчеп бетерде, берни капмый гына бераз тын утырды.
— Соң, үлгәннәргә әллә нәрсә кирәкми дә үзе...
— Әти! — Шамил әрнүле тавыш белән әтисен бүлдерде. — Ә син беләсеңме соң? Мин үз кулларым белән әбекәй кабере өстендә син утырткан каенны чабып ташладым, минем боерык белән ул тирәне җир белән тигезләделәр... Шул каберлек өстендә мин бит үз кулларым белән төзелеш башлап җибәрәсе идем... Вакытында белеп өлгермәсәм, шул вәхшилек белән ничек яшәгән булыр идем?... Турысын бәреп әйткәнгә үпкәләмә, әти, тик әйтмичә дә кала алмыйм: ул туфракка кайчан да бер сиңа да, миңа да кайтып ятарга туры киләчәк. Күз алдыңа китер: безне дә шулай «үлде дә бетте» дип хәтердән сызып ташларга ашыксалар?
— Әй улым, улым... Үпкәләмим, дөрес сүзгә җавап юк.
Ике арада сүзсез тынлык урнашты. Бераздан Шамил күтәренкерәк тавыш белән:
— Төзәтердәй ялгышларны төзәтергә беркайчан да соң түгел. Син безнең
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
авылны күрсәң, әти! Кайтыйк әле шунда, тезләнеп, әбекәйдән дә, туган туфрактан да кичерү сорыйк та кулдан килгән хәтле күтәрик авылны! Без икебез генә түгел бит, бүтәннәр дә бар. Җәй уртасында без анда авыл бәйрәме үткәрергә җыенабыз, читкә таралганнар күпләп кайтачак. Сөйләшербез, киңәшләшербез... Бердәм булсак, таулар күчерергә мөмкин бит!
— Сүзләрең алтын, улым... Тик канатларың кыелып төшмәсә ярый да соң. Ике-өч кеше генә сүзеңә колак салса? Хәзер бит, үзең беләсең, заманасы...
— Алай дияргә ашыкма әле, әти. Боз кузгалды инде: дәүләт тә авыл хуҗалыгын үстерәм дигән кешегә ике куллап булышырга әзер. Әйтәм бит, авылга кайтып кара әле дип... Элек ат фермалары булган урынны хәтерлисең микән? — шунда бик зур терлекчелек комплексы төзелеп ята хәзер. Каенлык өстендәге карабодай басуы янына умарталар кайтарып куйдылар. Белгечләр буенча проблема юк, теләгән кешене бюджет хисабыннан укытып кайтарырга мөмкин. Хуҗалыкны минем яшьти Рифат җитәкли, барысын да ул күз уңында тота. «Өр-яңадан тотынабыз, материаллар белән үзем дә ярдәм итәм, «Нур» дагы ташларны кире ташыйсы түгел», дип уенын-чынын кушып әйткәнемне бәлки яратып та бетермәгәндер. Ну ул үзебезнең егет, җир кешесе, авылны күтәрәчәк! Әле син авыл уртасында төзелеп яткан комплексны күрсәң! Клубы, китапханәсе, медпункты, почтасы шунда булачак. Болар бит барысы да күпме кешегә эш урыны дигән сүз, әти! Ә бит һәр кеше авылга җан өрү өчен берәр тамчы гына яхшылык эшләсә дә тамчыдан күл җыела бит! Күл дигәннән... Авыл малайлары, егетләре белән җыелып, Таллыкүлне чистартканны әйтергә оныттым бит. Хәзер андагы матурлыкны күрсәң, әти! Тирә-ягын минем егетләр бизәде: тимердән коеп, эскәмияләрен дә, беседкаларын да эшләп кайтардылар, күз явын алырлык булды! Талларына кадәр яшәреп китте инде әллә... — Шамилнең күзләре очкынланган, ул бөтенләй мәктәп баласына охшап калган иде.
Шушы сөйләшүдән соң барысының бергә җыйналып, авыл бәйрәменә дип кайтып төшүләре иде. Шыгырдап торган бүрәнәләрдән ике катлы итеп эшләнгән өй, бизәкле тәрәзә кәрнизләре, челтәр капка әллә нинди затлы коттеджларда кунак булып йөргән Ленизаны да, Алияне дә аһ иттерде. Шамил төзелешне күзәтеп тормаса да, осталар намус белән барысын да җиренә җиткереп эшләгән иде.
Әтисе белән әнисе телсез калгандай иделәр. Үзләрен таныштырган, кавыштырган авылга тулы бер гомер үткәннән соң гына аяк басуларына кыенсынумы, үзләрен гаепле санаумы, әллә яшьлек сукмакларын күреп, бөтенләй башка хисләр чолганышында калулары булдымы — артык бер генә сүз дә сөйләшмәделәр.
— Улым, син ачуланма, мин ялгыз башым гына зираттан урап кайтыйм әле, — диде Сабир яңа өйне таң калып урап чыкканнан соң һәм нәрсәнедер әйтеп бетермәгәндәй тынып калды.
Шамил аны сүзсез аңлады.
— Син аны танырсың, әти...
***
Мин аны тиз генә танымадым. Ул кытыршы куллары белән минем нәзек кәүсәмә, лепердәшеп утырган яфракларыма орынгач кына ниндидер тетрәү бөтен барлыгымны яндырып үтте. Олпат гәүдәле, кырыс карашлы, яше байтак булса да, хәрбиләрчә төз буй-сынлы, чигә чәчләренә көмеш карлар йөгергән бу ир — минем кавемемнән, минем тамырларымнан иде. Менә ул башта мине, аннан янымдагы мәрмәр ташны сыйпый-сыйпый җиргә иелде, туфракка баш орып, нидер сөйләнде. Аның иңбашлары дерелди, ул тавышсыз гына елый иде. Кабер туфрагына ятып, каеннарга сарылып еларлык ни гөнаһың бар, адәм 66
ТАЛЛЫКҮЛДӘ БЫЛБЫЛ БАР
3.* 67
баласы? Сөйлә, мин каен белән уртаклаш сереңне, җиңелрәк булып китәр... Йә, туган авылыңнан йөз чөереп, читтә бик бәхетле була алдыңмы? Аяк тибеп яшәрлек байлыгың, затлыдан-затлы танышларың янәшәсендә яшәүнең чын асылын аңладыңмы? Газизләрдән газиз кешең — әнкәңнең баш очына килеп яшь түгәрлек булгач, аңлагансыңдыр...
Без гомер буе киткәннәрне көтеп яшибез. Тамырлары җирдә булганнарның иртәме-соңмы барыбер җиргә әйләнеп кайтасын белгәнгә күрә көтәбез. Туган туфрак кебек мәрхәмәтле газиз әнкәйләр генә була — алар да үз балаларын һәрчак кичерә, гафу итә. Ела, ир заты, күз яшьләреңнән оялма: синең бу яшьләреңә үткән гомерең турында уйлану да, хаталарыңны барлау да, кичерү сорау да — барысы, барысы да сыйган. Шунысына сөенә-сөенә ела — синең игелекле дәвамчың, нәсел тамырың, улың бар. Борчылма, буын чылбырың анда өзелеп, туктап калмаячак. Тик син әле бу хакта белмисең. Хәер, син түгел, улың әлегә үзе дә ул яңалыктан бихәбәр, күптән, бик күптән көтелгән ул татлы сүзләрне хатыны аңа бүген кичләтеп кенә җиткерәчәк...
Узган җәй генә, хәзер син баш иеп утырган урында, чабып аударылган каен иңрәп ята иде. Егылып, тез чүгеп барган авыл шикелле үк, адәм балаларының күзенә багып, ыңгырашып ята иде. Әйе, синең каның, синең җан җимешең кисеп аударды ул каенны... Ләкин син аны гаепләргә ашыкма. Ул көчле кеше. Үз хатасын аңлавы белән көчле ул. Күр, авылның мәңгелек йорты хәзер гөлбакчага әверелде: коймалары гына ни тора! Бер каен киселсә, никадәр яшь үсенте утыртылды! Менә иртәгә авыл бәйрәменә дип әллә кайлардан кайтачаклар. Алар арасында да монда килеп баш оручылар, кичерү сораучылар шактый булачак әле . Авыл башындагы каеннарга сарылып елаучылар да булачак. Каян беләсең, дисеңме? Каеннарның үз сере...
Ә туган җир сабыр гына көтә. Иңнәренә дөнья гамен күтәрердәй асыл ирләрнең сабый чакта таянып үскән талларына, яланаяк йөгереп йөргән туфракларына, тамырларына кайтуын көтә...»
***
— Әтием, ә бу күлне нигә Таллыкүл дип атаганнар?
— Чү, кычкырып сөйләшмә, кызым! Балыкларны куркытасың... Кем белә инде аны, тирә-ягында таллар булгангадыр... Күр әле, күлне чистарткач, матурлагач, ничек тамыр җәеп, күкрәп утыралар!
— Һе... Монда бит камышлар да, бакалар да, балыклар да бар. Бер дә Камышлыкүл димәгәннәр бит! Әле син монда былбыллар да бар дигән идең, ә нигә алар сайрамый?
— Никнигәниөчен... Питрау бәйрәме үткәч, кошлар сайраудан туктый, ди иде Мәйсәрә әбиең.
— Син авылга кайтканнан бирле гел аның сүзләрен кабатлыйсың, әтием... Ә минем былбыл сайраганын ишетәсем килә!
— Фьют-фьют, фьют-фьют... Ишетәсеңме, кызым, сандугачлар сайрый! Авылдашлар кайта дип сөенә-сөенә сайраулары!
— Әтием, син миннән көләсең... Син бит ул!
— Юк, кызым, син ул — Таллыкүл былбылы. Әниең дә, син дә — сез икегез дә минем өчен былбыл-сандугач бит... — Шамилнең йөрәген ниндидер сагыш һәм әрнү телеп үтте, ул, күл читендә тибрәлгән сары күзле ялгыз төнбоекка текәлеп, бераз сүзсез торды да янында утырган хатынын һәм кызын кочагына сыендырды...