Логотип Казан Утлары
Хикәя

ОЯ, АУЧЫ ҺӘМ «ШАЙТАН ТӘГӘРМӘЧЕ»



I
Шушы яшемә җитеп минем әле үрдәк ите ашаганым юк, ашыйсым да килми... Йортныкын үстермәдек, кырдагысын куып йөрмәдем. Без су коенып киткәч, буага хуҗа булып калган «Сер тотмас», «Энҗеле», «Сәяхәтче» үрдәкләрнең канатында аллы-гөлле, аклы-күкле төсләр уйнаклавын күреп соклана гына идем үзләренә.
180
Безнең авылда киек-кошлар оя корырлык күлләр, сазлык-әрәмәләр бихисап. Бәтиләргә капчыклап яшь печән ташыган чакта булды бер хәл.
Көлтәләнеп үскән кыяк арасыннан кинәт фырылдап кыр үрдәге очып чыкты. Түзмәдем, брезент ботинкам белән бата-чума кереп киттем... Ояда биш кайнар йомырка бар иде. Кызык бит, әй!.. Мин бу кызыкны иптәш малайларга да күрсәттем. Аларның иптәшләре дә күргән... Ә беркөнне килсәк — оя буш... Үрдәгебез йомыркаларны яңа ояга ташыганмы, әллә малайлар алып киткәнме, кыяклар ачылып, саескан чүпләп бетергәнме? Кыскасы, бу югалту биш билгесезлек булып күңелемдә калды...
II
Мәктәпне тәмамлагач, беренче елны ук укырга керә алмадым. «4»кә-«5»кә генә укыган «ударник» буларак, авылга кайтып күренергә оялдым, Оренбург өлкәсенең Ташлы районына киттем. Анда үги анага ияргән җиде баласы белән Чирәм җир күтәрергә дип килгән нигез күршебез Гатаулла абый бар иде. Аның сигезенче үксезе булдым. Авылдашы — күрше «Корыч» малаен күреп сөенде ул. Шәлегә кайтканы юкка да ун еллап бар икән инде, сагынган.
Ранняя авылы дала читендә, урман-суга бай. Яз көне, Урал елгасы ташып, йөзәрләгән күл калдырып китә икән. Ул күгән (тёрн) җимешлегенең андый зур урманнары барын белми идем. һәр хуҗалык үзе сайлаган күл тирәсен эшкәртеп бәрәңге утырта; печән дигәне ишегалдына чаклы кереп үсә; авыл көтүе яз көне чыгып китә дә, беренче кар төшкәч кенә ун сарыгың — утыз, биш кәҗәң унбиш булып әйләнеп кайта... Кыскасы, ит мәсьәләсе хәл ителгән. Шуңа күрә, кыр куяннары әрәмәлекне яулап алган, ә кыр үрдәкләре — күл саен бер фермалык. Җирле халык ау мылтыгы күтәреп йөрмәстәй ялкауга әйләнгән.
Ә Гатаулла абый мине икенче көнне үк ауга алып чыкты. Ризык эзләп түгел, киек җәнлекләр дөньясын күрергә, имеш... Куян кумадык, сәяхәтчеләр көймәсе алып күлгә киттек. Гатаулла абый мәргән түгел инде анысы. Мин аны кечкенәдән беләм... «Ферма» көтүе чаклы үрдәк күтәрелгәч, ике көпшәдән атып... ниһаять, берсенә тиде. Күл өстенә чупылдап төште теге... Ләкин... Күпме генә йөзсәк тә, кыр үрдәген таба алмадык. Әкияттәгедәй, күз алдында югалды... Өмет өзеп, кайтып китәрбез инде, дигәндә, бер камыш җикәне үз алдында сәер генә чайкалып куйды. Озын кунычлы итек кигән Гатаулла абый, нидер сизенеп, җикән камышны йолкып алды. һәм... үрдәгебез килеп чыкты. Теше-тырнагы белән камыш төбенә ябышкан да сүнгән... Халык телендә бу төр үрдәкләрне «чумгак»лар дип атыйлар, яралана- нитә калса, алар аучы кулына төшмәс өчен чумып, котылып кала, ди. Тиз генә җыенып, күл тирәсеннән китеп барсак, исән калу ихтималы да булган икән.
Мин бу турыда хикәя язып, Казанга, «Яшь Ленинчы» газетасына җибәргән идем. Әдәби хезмәткәр, шагыйрь Зөлфәттән рәхмәтле хат килде. Яраланган килеш әсир төшәргә теләмәгән үрдәк турындагы хикәягә «Патриот» дип исем кушкан идем. «Сәер үрдәк» дип үзгәрткәннәр. Газета вариантында кыр үрдәгенең үз-үзен батыруы турындагы җөмләне дә кискәннәр. Шөкер, соңгы фикере шул килеш калган: «Бу күл элек «Торна күле» дип аталган, инде «Үрдәкле күл» диләр. Үрдәкләре дә атылып беткәч, «Кәрәкәле күл» булып калыр микән?!»
III
Казансуның Иделгә кушылган җирендә зур бакча бар иде. Аю камыры, миләш, шомырт, кыргый алмагачлар белән тыгызланган тал-тирәк урманы кебек иде ул. Уртасында кәкре-бөкре күле, көпчәкле бишектә сабыйлар йоклатырлык тигез асфальт юлы да, шау чәчәкле аланнары да бар иде... Иде дә иде... Хәзер бу урында шау-шулы ял паркы: гөмбәлектә «шайтан тәгәрмәче»; энҗе чәчәкләр өстендә — сыралы амбарлар; алмагачлар тамырында — карусельләр; ә бөкре күлдә түләүле көймәләр йөзә.
АК ҖИЛКӘН
181
«Чаян»да эшләгән еллар...
Төшке ял вакытында, парктан хозурланып, эш урыныма, ягъни «Идел-Пресс» йортына кайтып киләм. Җәяүлеләр сукмагында яшел ут кабынганны көтеп, ашыкмыйча гына кузгалдым. Янәшәмдә «Вак-вак, вак-вак» дигән пышылдау ишетеп борылган идем, ни күрим, миңа ияреп дигәндәй, биш бәбкәле үрдәк гаиләсе чыгып бара. Оядан әллә кичә генә төшкәннәрме — бәбкәләрнең тәпие дә күренми хәтта, томшыкларының кара суты комлы суда шомармаган да әле. Яшькелт-кара мамыктан эрләнгән сабый бияләе чаклы гына җан ияләре, язгы ау чорында тол калган әниләренә буйсынып, аны узып китмәслек итеп кенә теркелдиләр.
Трамвай юлын аркылы чыктык дигәндә генә җәяүлегә көн бетте. Уңъякта, Кремль ягыннан килгән агрессив машиналарга яшел ут кабынды. Аяк астындагы тузанлы асфальтта җан сакларга азапланган күл нарасыйларының кемгә кирәге бар?!! Озак уйлап торырга вакыт юк, кулларымны җәеп аркылы бастым. Китте гудок, китте кычкыртыш, тәрәзә төшереп миңа сүгенүләр, чигә бораулап күрсәтүләр... Аның саен әче төтенле ташкын өскә килә... Бетә, җан кисәкләрем, дигәндә генә, бер «Волга» яннан чыгып, агымга аркылы басты. Машинадан төшкән кеше дә кулларын җәеп тере «шлагбаум»га әверелде. Карасам — «Республика Татарстан» газетасының баш редакторы Александр Латышев икән! Эчемә җылы керде. Үрдәкләр гаиләсе исән-имин генә хәтәрне кичте. Ләкин... Юл читенә күтәртеп җәелгән ташны үтәлмичә терәлеп калдылар. Әниләре сикереп чыкты чыгуын, ә бәбкәләре, уенчык канатлары белән күпме генә талпынмасын, егыла да төшә, егыла да төшә...
Бүтән чара юк — киләм дә куш учыма алып, берәм-берәм күтәреп куям. Әниләре күземә карап: имгәтә күрмә берүк, «Сак-Сак! Сак-Сак!» дигәндәй бакылдап тора.
Ниһаять, үрдәк, хәвефтән котылган бәбкәләрен ияртеп, дамбадан төште, комлы ярны кичте, аннан Казансуның беренче дулкынына утырып, таллы- камышлы ярымутрауга таба йөзеп китте. Кулымда бәбкәләр җылысы калды...
Бу тамашаны машиналарыннан чыгып фотога төшерүчеләр дә күбәйгән иде инде...
***
Соңгы елларда чистарып-сафланып калган Болак елгасындагы кыр үрдәкләре өеренә карап сокланам. Алар мәрхәмәтле шәһәребездә кыш чыгарга да әзер... Кайчандыр президентларыбыз көймәдә йөзгән тарихи елганы хозурлык итеп, яшәргә тырышуларын күр! Ел саен ишәяләр үзләре. Яннарыннан китәсем килми. «Шайтан тәгәрмәче» янына бүтән бервакытта да әйләнеп кайтмаска дип киткән биш бәбкәле теге үрдәк тә шушылар арасында калгандыр кебек...