Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛМАС ОЧРАШУ

Алабуга пединститутын тәмамлап, Мөслим районы Баек авылында укытучы, уку - укыту бүлеге мөдире булып эшли башлаган елларым иде. 1967 елның җәе, укулар тәмамланган вакыт. Авылга бер төркем язучылар, шагыйрьләр, композиторлар киләчәген районнан хәбәр иттеләр, мәктәптә укучыларны җыеп, очрашуга әзерләнергә куштылар. Мәктәп директоры Азат Ганиев командировкада иде, бу чараны оештыру миңа йөкләнде. 13 июнь көнне иртәнге тугызларга, каникул чоры булуга карамастан, мәктәпкә укучылар да, укытучылар да килеп җитте. Барыбыз бергә кунакларны каршыларга әзерләндек.
Менә мәктәп капкасы ачылды, аллея буйлап Фатих Хөсни, Илдар Юзеев, Заһит Хәбибуллин, Фасил Әхмәтов, Касыйм Фәсәхов, Абдулла Сәлахетдиновның кереп
очрашу бик җылы үтте, шигырьләр тыңладык, язучылар үз бүләк итеп, автографлар яздылар; Фатих Хөсни үз әсәрләреннән өзекләр Хәбибуллин искиткеч матур итеп скрипкада, Фасил Әхмәтов баянда уйнап, кичәне тагын да ямьләндереп җибәрделәр.
Әле дә хәтердә: ул көн үзе дә бик матур, аяз, җылы һәм ягымлы иде. Колхоз рәисе М. Гаттаров, партком секретаре Х.Хәмәдишин кунакларны колхоз йортына урнаштырдылар, төштән соң исә аларны табигать кочагына ял итәргә алып чыктылар. Илдар Юзеев кына анда бара алмаган иде, шул сәбәпле фотога да төшми калды.
Кичен авыл клубында мәртәбәле кунаклар хөрмәтенә бик зур кичә үткәрелде. Безнең күңелгә бигрәк тә Заһит Хәбибуллинның җорлыгы, ачыклыгы, яшьләр кебек күтәренке күңелле булуы кереп калган иде. Олпат гәүдәле Фатих Хөснинең исә саллы, төпле, шул ук вакытта шаян кеше икәнлеге һәр хәрәкәтендә, сөйләшендә күренә иде, халык аны бик яратып калды.
Әлеге очрашуга ярты гасырга якын вакыт үтсә дә, фотоларны кулга алган саен шул көннең гаҗәеп яктылыгы, рухи байлыгы матур хатирә булып искә төшә, күңелне яктырта...
Габдулла ӘХМӘТГАЛИЕВ, хезмәт ветераны, Актаныш районы Качкын авылы