Логотип Казан Утлары
Мәкаль

МӘКАЛЬ ӨМӘСЕ

Мөхтәрәм каләмдәшләр!
Бик күркәм эш башлап җибәргәнсез, ошбу өмә ишле, мөбарәк булсын! Әлегә игътибарны ныграк җәлеп иткән мәкальләр, минемчә, түбәндәгеләр:
Бар кәрлә дә Наполеон түгел. Ир иярдә тәхетле (М.Мирза). Караңгыда күз тими (К.Кәримов). Төшкән җирдә төш бул (В.Нуриев). Күләгәнең шәүләсе булмый (Р.Ханнанов). Җырның җыртыгы сәхнә тулы (И.Бәдретдинов). Кеше сөйми — халыкны ярата. Таш балбал ишәйгән илдә кешенең кадере булмас (Г.Морат).
Инде берочтан үзем дә мәкальсымаграк берничә тезмә җибәрергә җөрьәт итәм. Берәрсен киртәсенә керерлек дип тапсагыз, бик шат булыр идем.
• Яхшы юлдаш юлда аунап ятмый.
• Юләрне йомышка җибәрсәң, үзең дә аягыңа кия башла.
• Әрсез күке белән бер: оясы да, ояты да юк.
• Гайбәтне гайрәт белән җиңеп булмый.
Илдус ДИНДАРОВ, Нурлат
• Күркәне күпме генә кабартсаң да, тәвә кошы булмас.
АК ҖИЛКӘН
183
• Намазга басарга хезмәт кенәгәсе кирәкми.
• Болын яме — чәчәк белән, мендәр яме — кыз белән.
• Булдыксызлар җирне дә, җырны да кысыр калдыра.
• Кешегә чир белән үлем генә бушлай килә.
• Кылычның күләгәсе дә куркыныч.
• Акча һәм вәгъдә — депутатның мәңгелек юлдашлары.
• Катнаш гаилә салган йомыркадан маңкорт туа.
• Үткен сүз кылычны сындырыр.
Рашат НИЗАМИ
• Ялагай гомер буе яшәүдән ял итә.
• Ялган дан ялган яманаттан яманрак.
• Бер тәүлек иректә яшәгән черки бер гасыр яшәгән колдан бәхетлерәк.
• Милләтен яшәтә алган шагыйрьнең, шагыйрен яшәтә алган милләтнең генә киләчәге бар.
Нәҗибә САФИНА


• Ике мескен очрашса, өченче мескенне мыскыл итеп сөйләр.
• Кеше — гомере буе үзеннән качарга хыялланучы тоткын.
• Үзе өчен көрәшә алмаган халык өчен көрәшә алмый.
• Техника тизлеге арткан саен, кешеләр арасы ерагая.
• Иң оста ялганчы — тост әйтүче.
• Кешене хәерчелеге түгел, хәерче диюләре куркыта.
Зөлфәт ХӘКИМ