Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮКРӘП УЗГАН ГОМЕР

РАХМАЙ ХИСМӘТУЛЛИННЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ
Гаҗәеп үзенчәлекле кеше иде ул шагыйрь Рахмай Хисмәтуллин. Ул башкалардан үз фикерле, үз карашлы шәхес булуы белән аерылып торды. Тәбәнәк буйлы, күпереп торган чәчле, кулына калын гына портфель тоткан образы күңелдә әле дә саклана.
Беренче тапкыр мин аны сиксәненче еллар уртасында күрдем, Чаллы язучылар оешмасына җыелышка Түбән Камадан килгән иде. Без, «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә йөрүче яшьләр, олпат әдипләрнең «кыланышларын» читтән генә күзәтәбез. Алар бәхәсләшәләр, һәрберсенең үз дөреслеге. Рахмай абый исә күпчелек шаяртып ала, аннан үзе тәм табып, шаркылдап көлә. Аны Фаяз Дунай, Кадыйр Сибгатуллин кебек язучылар, «тукта, Рахмай, көлмә әле», дип бүлдерәләр, аннан бәхәс янә куерып китә иде.
Тагын шунысы истә: Рахмай Хисмәтуллин Түбән Камада эшләп килүче «Җидегән чишмә» әдәби- музыкаль берләшмә эшләре турында ялкынланып сөйли. Ул аның башында торган, рухи вә әйдәп баручы атасы иде.
Танышып, минем якташ та икәнемне белгәч, Рахмай Хисмәтуллин белән аралар якынаеп китте. Аны 1989 елда Чаллы язучылар оешмасының җаваплы секретаре итеп билгеләделәр. Башта күрше шәһәрдән килеп йөреп чиләнде ул. Язучылар оешмасы карамагында ерактан килгән язучыларны кундырырга бирелгән фатир бар иде — шактый авырлыклардан соң, шунда күчеп, Чаллыда яши башлады.
1990 елларда башланган үзгәрешләр Рахмай Хисмәтуллинга нык тәэсир итте. Ул бер-бер артлы вакытлы матбугатта азатлык, милли күтәрелеш, татар халкы турында публицистик мәкаләләрен бастырды. Үзенә Таңзар атлы әдәби псевдоним алып язды да язды. Татар иҗтимагый үзәгенең активисты булды, «Азатлык» мәйданында халык белән бергә протест акцияләрендә, митингларда катнашты, чыгыш ясады. Ул башта Татарстанның 16нчы Союздаш Республика буласына ышанган иде, соңрак карашлары үзгәрде, «без бәйсез дәүләттә яшәргә тиеш», диеп оран салды.
Туксанынчы еллар бик авыр булды, язучылар үз иҗатларында кыйбла таба алмый интекте. Берәүләре мәйданнарда йөрсә, икенчеләре мәчетләргә кереп намазга басты, өченчеләре авызларына су каптылар. Коммунистларны яклаучылар белән бергә аларны күралмаучылар да барлыкка килде. Әдәбиятта болганчыклык башланды, әдипләр, дөреслекне ничек тасвирларга икән, дип аптырап калдылар. Рахмай абый исә язучылар җыелышларында мөрәҗәгать итеп: «Башыгыз уйлаганны языгыз, татар милләте бүген сездән хикмәтле сүз көтә», — дип әйтеп килде.
Ул вакытта Язучылар оешмасы Яңа шәһәрнең өченче бистәсендәге «сороконожка» дип аталган торак йортның беренче катында урнашкан иде. Оешманың акчасы юк, кайчандыр оҗмах кебек матур, җылы булган бүлмәләрдә салкын җилләр улый, торбалар шыкраеп каткан. Рахмай абый, ярдәм итүне сорап, татар җитәкчеләре эшләгән оешмаларга хатлар җибәрә.
Җылыга, суга, утка түләнмәгәч, барысын да өзеп куялар. Язучылар оешмасына килеп керсәң, калын пәлтә кигән Рахмай абыйның ручкасын шыгырдатып утырганына тап буласың. Куллары туңса да, ул иҗат итә, сине күреп сөенә дә, әле генә язган кулъязмасын укый башлый. Аннан акча мәсьәләсенә күчә, ничек итеп җылылык өчен түләргә икән, дип баш вата. Әгәр дә берәр оешмадан акча килсә, язучыларга өлеш чыгара. Аның үзеннән бурычка акча сорап килүчеләр дә юк түгел иде. Шул ук Фаяз Дунай, Кадыйр Сибгатуллин, Хәниф Хөснуллиннарның еш кына аннан акча сорап торуларына тап булган бар иде. (Алар инде барысы да мәрхүмнәр, урыннары оҗмахта булсын!) Ул елларда бөтен Чаллы, КамАЗ эшчеләре хезмәт хакы ала алмый, хәерчелеккә төшкән иде.
Рахмай абый Хисмәтуллин башлап язучы яшьләрне һәрвакыт игътибар үзәгендә тотты. Әле пешеп җитмәгән әсәрләрен Язучылар оешмасы бүлегенә алып килгәннәрнең дә канатын сындырмады. «Синнән бик шәп әдәбият сөюче чыгачак»,
— дип җайлап кына әйтеп, «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә чакырды ул аларны.
Түбән Камада башлаган традицияне ул Чаллыда да дәвам итәргә ашкынып йөрде. «Җидегән чишмә»гә охшатырга тырышып, «Карурман» исемле әдәби-музыкаль
6. «К. У.» № 12 159
берләшмә оештырды. Ул анда яшьләрне дә, өлкәннәрне дә чакырды. Максаты
— милли рухыбызны тагын да баету, халыкны әдәбиятка, мәдәнияткә тарту иде. «Карурман»ның үз артистлары, әгъзалары барлыкка килде. Алар тулай торакларда чыгыш ясадылар, концерт залларында кичәләр оештырдылар. Әмма берләшмәгә киңәеп китәргә ирек булмады, Түбән Камадагы кебек бай хәйриячеләр табылмады. Шулай да «Карурман» исеме шәһәрдә һәм тирә-як районнарда азмы-күпме таралып өлгерде. Озак яшәмәде әдәби-музыкаль берләшмә, Рахмай аганың күңел канатын бәреп сындырдылар.
Ул барыбер көчле рухлы булып калды. Язучыларны җыелышка җыеп, иҗатларына дәрт бирде, хәлләрен белеште.
Шулай бер сөйләшеп утырганда, ул үзенең туган авылы Әнәк турында, шунда үткән бала чагы хакында сөйләп алган иде. Мин Рахмай абыйның һәр җәй саен авылына кайтып, бер ай чамасы яшәп килгәнен белә идем инде. Ул анда туган нигезендә иҗат итте, эшләде, печәнен чапты, утынын кисте. Җирне ярата иде. Һөнәре буенча физик булса да, нечкә күңелле, хисле шәхес иде Рахмай Хисмәтуллин. Аның биографиясенә кат-кат күз салганым булды. 1934 елның 25 сентябрендә Актаныш районы Әнәк авылында туа. Күрше Пучы урта мәктәбендә укый. Шунысы кызык: үзе исән чакта Пучыга очрашуга баргач, аңа белем биргән пенсионер укытучылар математиканы су кебек эчүен мактап сөйләгәннәр иде. Баксаң, Рахмай абыйдан шушы фән өлкәсендә зур кеше чыгар, дип өмет иткәннәр икән. Ул Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлый. Әмма гомере буе әдәбияттан аерылмый, иҗат итә. Шигъри күңеленә илһам кошлары һәрвакыт кунып кына тора. Университеттан соң Питрәч районы газетасында эшли, соңрак аны Азнакайга җибәрәләр. Казан телевидениесендә әдәби хезмәткәр, мөхәррир булып хезмәт куя. Төзелештә дә эшләргә туры килә аңа. Ул үз гомерендә әле физика-математика буенча эшләп ала, әле әдәбият-сәнгать белән бәйле өлкәгә күчә. Хисаплау үзәгендә математик-программист булса, аны «Социалистик Татарстан» газетасының үзхәбәрчесе вазифасына алмаштыра. Математика укытучысы, өлкән инженер, халык театрында режиссёр булып та эшли.
Әдип җаны гомер буе тынгы тапмый яши, аның романтик хисләре һәрвакыт ниндидер яңалык таләп итә. Ул тормышта үз урынын эзләгән булса кирәк. Кайда гына хезмәт куймасын, Рахмай Хисмәтуллин иҗат итүдән туктамады. Мин кечкенә чакта Актаныш районы газетасы «Игенче даны»ның бер бите аның шигырьләре белән тулып чыга иде. Елга бер генә тапкыр түгел!
Рахмай ага Чаллы язучылар оешмасын иң авыр елларда җитәкләде. Финанс ягыннан гына түгел, сәяси яктан да ватык корабка утырып, шуңа тулган суны чүмеч белән түгеп, алга йөзде язучылар. Кемнәрдер бөтен уңышсызлыкларны оешма җитәкчесенә сылтады, кайсыберләре заманага үпкәләде. Ничек кенә булмасын, Рахмай Хисмәтуллин шул тишек корабны тартып барырга тырышты.
Аны, көтмәгәндә Казаннан килеп, эшеннән җибәрделәр. 1997 ел иде бу. Рахмай Хисмәтуллин китәсен белми дә калды, кинәт кенә оештырылган җыелышта ул Ринат Мөхәммәдиевка ялынып-ялварып: «Кеше шикелле бөтен отчётларымны ясап китәм, тыңлагыз инде, егетләр», — диде. Аны тыңламадылар, Чаллы язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе итеп Вахит Имамов билгеләнде. Казан кешеләре кырт кисеп: «Без яңа җитәкче куярга килдек, башка Чаллыга килеп йөрисебез юк!» — диделәр. Рахмай абый бар язучыларга рәнҗеде. Аны, мөгаен, хөрмәтләп, бүләкләр биреп тә озатып булган булыр иде. Илдә, Татарстанда барган сәяси хаос, атмосфера йогынтысында һәм кешеләрнең, акыл белән исәпләшмичә, ачулы йөрәк белән башкарган эшләре булды бу хәл. Менә шуннан соң биреште Рахмай Хисмәтуллин. Үз-үзенә кереп бикләнде. Аның күңеле рәнҗү катыш сагыш белән тулы булуы һәр әйткән сүзендә сизелде.
Аның бер игелекле гамәле хакында әйтеп китмәсәм, гөнаһ булыр. Ул Әнәктә туган авылы тарихы, бигрәк тә Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең шәҗәрәсе, балачагы, тормыш юлы, эшчәнлеге хакында музей оештырды. Әле дә хәтердә: Рахмай абый материаллар туплап ярты дөньяны әйләнде, ерактагы якташлары белән элемтәгә керде, архивта казынды, үзенең иҗат иткән китаплары да музейда лаеклы урын алды.
Мин бу язмада әдипнең иҗатына анализ ясарга алынмадым, аның иҗатын яраткан гади укучы, галимнәребез үзләренең олы бәясен бирде инде. Ул төрле жанрларда иҗат
160
итте. Аның публицистикасына тиң язмалар татарда әле бик сирәк, очерклары исә башыннан ук җаныңны, барлыгыңны биләп ала. Әлеге жанрда аның «Салават күпере» (1964), «Күкрәү авазлары» (1967), «Үземне таптым» (1980), «Сусау» (1984) һәм «Кыйбла җиле» (1992) дигән китаплары басылып чыкты. «Кыйбла җиле» китабы өчен 1994 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек булды. Әдипнең шигърияте үзенчәлекле. Аның балалар өчен язылган «Дөньяга килеп чык!» (1987) китабыннан соң «Яшенле тау» (1988) һәм «Ак догалар» (1992) дигән шигырьләр җыентыклары бар. Без кечкенәдән, сүзләре кемнеке икәнне дә белмичә, аның «Тот рульне, шофёр, тот туры» җырын җырлап үстек. Чаллыда яшәгәндә композиторлар Рахмай абый сүзләренә байтак кына җыр яздылар. Ул әле драматургия әсәрләре дә язып карый, «Кайтаваз» исемлесен Түбән Кама халык театры үз сәхнәсендә куя.
Бүген мин, шушы олы җанлы әдипне искә алган саен, аның белән очрашкан вакытларны сагынам. Яхшы күңелле кеше иде Рахмай Хисмәтуллин. Ул якты дөньядан иртәрәк китте. 2004 елның 30 гыйнварында вафат булды. Аның кабере Минтимер Шәймиевнең әти-әнисе, бабалары яткан урыннан ерак түгел. Рахмай абыйның каберенә таш куярга баргач, без, бер төркем язучылар, әлеге якташларыбыз рухына да дога кылдык.
«Кеше китә — җыры кала», дигәндәй, Рахмай Хисмәтуллин да үзеннән соң бай әдәби мирас, күркәм эшләр калдырып китте. Без аның үзе исән чакта кадерен белеп бетермәдек. Исемен мәңгеләштерергә әле соң түгел, Түбән Камада яисә Чаллыда берәр урамны Рахмай Хисмәтуллин исеме белән атасак, яхшы булыр иде. Аның чордашлары, иҗатташ дуслары, миңа калса, бу фикерне хупламый калмаслар... Шушы истәлекләрем Рахмай ага рухына дога булып барсын иде.