Логотип Казан Утлары
Хикәя

Хикәяләр


Җиһан
Зыкы суык.
Бер-берсенә орынудан курыккандай таралып баскан каеннарның ботакларын бәс сарган, җелеккә үтә торган салкыннан кәүсәләренә кадәр тирләп чыккан үзләренең. Җил дә исми, ичмасам: бу кадәр үк моңсу булмас иде. Ә болай... бигрәк дәһшәтле тынлык һәм эчпошыргыч аклык...
Юк икән! Текәлеп карасаң, кар аклыгына, кара төртке булып, каен алкалары сибелешкән. Каен алкалары түгел, канатлары каерылып, күктән егылып төшкән яралы кошлар... Бераз күзәтеп торгач, кар үзе дә ак түгел, кара-кучкыл булып күренә башлый...
Шулчак, тынлыкны бозып, баш очыннан гына, канатларын шап-шоп кагып, саескан очып китте. Озак та тормый, әллә ниләр кырган кыяфәт чыгарып әйләнеп килде дә карт каен ябалдашына кунды. Шул арада кышкы күкнең бизәге — ала карга да эшем кешеседәй каударланып, әле теге, әле бу якка тиз- тиз очкаларга тотынды.
Якында гына, ыңгырашып, кар шыгырдады.
***
Йомшак кар катламы беткәч, Солтан, агач көрәген читкә куеп, кулына очлы тимер көрәк алды. Аны ниндидер бер ярсу көч белән җиргә батырды. Тимер көрәк каты карны кисеп үтте дә туң катламына килеп төртелде. Солтан янындагы каенга сөяп куелган ломга үрелде.
Дыңңң!...
Каткан җиргә бәрелгән тимер лом зыңгылдады, дерелдәвек калтырау Солтанның бармаклары, кулы аша беләгенә күчте, бар гәүдәсенә таралды.
— Йә, Ходам!
Салкыннан күгәргән иреннәре аша сытылып чыккан иңрәү авазы аны кабат чынбарлыкка кайтарды, бәсләнгән керфекләрен бер-берсенә укмаштырып, эре күз яше тәгәрәп чыкты. Чыкты да, шундук бозга әйләнеп, күзен томалады.
— Йә, Ходам! Ни өчен? — Солтанның зәңгәрләнеп кипшергән иреннәре тавышсыз гына хәрәкәткә килде. Бу сүзләрне янәшәдәге Җәлил карт ишетмәде.
***
Киявенең ломга таянып, тораташтай катып калуын, нинди уйларга чумуын болай да, сүзсез дә аңлый, бик аңлый Җәлил карт.
— Үзем барам. Үз кулларым белән иңдерәм, — диде шул. Аңа каршы килмәделәр.
Әнә, карарга да кызганыч үзенә: бишмәтенең төймәләре чишелгән, бүрегенең колакчыны күтәрелгән. Үзеннән бөркелеп пар чыга: әйтерсең лә аңа ут капкан да, пыскып яна. Эчтән януы тышка да күчкән сыман бахырның. Җәлил карт киявен тәүге кат күргәндәй күзәтте дә сискәнеп куйды: әле кайчан гына үсмер егеттәй күренгән Солтанга ни булган? Бер ел элек кенә утызын тутырган киявен унсигез яшьлек егет-җиләнгә тиңләп йөри иде, бүген исә ул кырыктагы ирне хәтерләтә. Җәлилнең күзе киявенең колакчыны күтәрелгән бүреге читеннән күренеп торган көмеш төсендәге чәченә төште. Чал чәчле агай кыяфәтендә иде ул бүген. Күз төбендәге төрле якка юл ярган күлдәвектәй эзләр аны дөнья күргән ир-атлардай олыгайткан иде. Өстәвенә сакалын да берничә көн кырмаган әнә.
Җәлилнең йөрәк турысында кайсыдыр бер нечкә кыл чеметтереп алды. Авыр, бик авыр иде аңа тораташтай катып калган киявен бу кыяфәттә күрү.
***
Солтан кул аркасы белән керфекләренә эленгән бозчыкларны сөртеп алды. Бабасының хәсрәткә чумып, тын калуын күргәч, айнып киткәндәй булды. Болай да йөрәге гел борчып торган алтмыш яшьлек картны шушындый хәлдә күрү кызганыч иде. Югыйсә күпме әйтте аңа Солтан:
— Бабай, өйдә кал, мин үзем... — диде. Ярдәмгә килгән күрше-тирә ирләрен дә кире борды:
— Рәхмәт, агайнеләр. Сезгә бу хәсрәтне чигәргә язмасын. Үзем генә калыймчы, — диде.
Ирләр, башларын иеп, кире борылды, Җәлил карт исә баскан урыныннан кузгалмады:
— Өйдә кала алмыйм, Солтан, — диде.
Солтан карышмады. Мәрткә киткәндәй, озак кына бер-берсенең аяк очларына карашларын текәп тордылар да, сискәнеп уянгандай, кинәт эшкә тотындылар.
...Учак ягып җирне җылыткач, Солтан, ярсып-ярсып, туңны чокырга кереште. Туң тирәнгә киткән. Үзенә ташланган дошманны сөңге очына алып теткәләгәндәй, Солтан тиле көч белән тимерне бозланып каткан туфракка батырды. Тимер зеңелдәп аваз салган саен җаны да бирелә бара сыман иде.
***
Кияве бар ярсуын тимергә күчергәч, Җәлил карт инде тирәнәя барган чокырдан чыгып, ак кар өстенә ыргытылган туфракны тәртип белән өештереп кенә торды.
Ул киявенең хәсрәтен аңлый, үзен-үзе белештерми эшләвенең чарасызлыктан һәм бертуктамый бимазалаган сораулардан котылу өчен икәнлегенә төшенә.
Бу хәлнең булачагын ул күптәннән сизенә, көтә иде.
— Тормыш ак һәм карадан тора, — дип кабатлый торган иде мәрхүм әтисе. — Сөенечләрне көенечләр алыштыра. Гомер-гомергә шулай булган. Шуңа күрә, шатлык-куанычың артса, мал-мөлкәтең яхшы ук ишәйсә, һичшиксез, аннан өлеш чыгар, сәдака бир, мохтаҗларга ярдәм ит. Артыгын кылансаң, чабудан килеп тота ул, — дип өскә таба ымлады. — Юкса көенечләрең сөенечләреңнән зуррак булырга мөмкин.
Соңгы елларында намазлыктан төшмәгән әтисенең сүзләре бер колактан керде, икенчесеннән чыкты. Эшләре исә бик көйле бара иде Җәлилнең.
Әйтерең бармы — бик тә уңайга тәгәри иде.
Казанга терәлеп, инде морҗа төтеннәре шәһәргә таба борылып чыга башлаган авылларын үз эченә алган совхоз таралган вакытта, баш хисапчы булып эшләгән Җәлил шактый зур мәйданны тәшкил иткән җирне бушка гына, дөресрәге, җитәкче белән килешеп, үзләштереп калды. Әкияттәге кебек күз ачып йомган арада, шәһәр читендәге йортлар авыл башындагыларның күршесенә әйләнде дә куйды.
Шуннан башланды инде...
Җәлил җепшек карда тәгәрәп зурая барган йомарлам сыман көнләп-сәгатьләп бәясе күтәрелгән җирләрне сатарга кереште. Беренче кишәрлектән кергән бер букча акчаны күреп, хатыны Сания белән икесенең күзләре маңгайларына менде.
Әмма яхшыга бик тиз ияләнәсең бит...
Җәлил тиз арада җыйнак кына өе янәшәсенә ике катлы затлы коттедж төзетте. Әрмән егетләре нигездән алып ишек тоткаларына кадәр үзләре ясады — Җәлил, ике кулын кесәсенә тыгып, өйрәткәләп кенә йөрде. Банкта саннары арта барган хисап кенәгәсе, Саниянең сандык төбендәге катлы-катлы ситсылары эченә яшеренгән шактый зур төргәге исенә төшкән саен, ул ләззәтләнеп сызгыргалап йөрде.
Сызгырган саен бәла түгел, акча кулга керә иде...
Аннан машинага чират җитте. Тегенди-мондый белән генә вакланмады, Япониядә җыелганын кайтартты. Җир бәяләренең артуына сөенеп яшәгән арада, олы малайлары мәктәп тә тәмамлап куйды. Аны акча түләп университетка кертте. Ул арада шәһәр, авыл читендәге йортны узып, элекке совхоз кырларына күчте.
Анда, кайчандыр бодай, арыш, арпа башаклары тибрәлгән басуларда, хәзер алабута котыра. Бу чүп үләннәре үзләренең нинди кыйммәтле җирдә баш төрткәннәрен белсәме? Тиздән алар да зур-зур йөк машиналары, краннар астында калып сытылды, изелде. Инде хәзер кайчандыр мул уңышы белән куандырган басу җирендә алабута, шайтан таягы, әрем, әрекмән, тузганак ише чүп үләннәре түгел — төрле-төрле проекттагы, берсе сары, икенчесе кызыл, өченчесе ак кирпечтән, берничәшәр катлы, биек коймалы, тимер капкалы йортлар хуҗа. Алар берәм-берәм калка торды — Җәлил авызын ертып дигәндәй кергән акчаларны ипләп кенә урнаштыра торды. Бердәнбер малаен тулай торакта яшәтә алмый иде — аңа фатир бүләк итте. Ул түбәле булуга, чират апалы-сеңелле кызларга җитте. Малай — хатынлы, кызлар — ирле булып, һәммәсе дә җитеш тормышта яши башлагач, инде ял көнәрендә өй тутырып оныклар йөгерешеп йөргәндә, Җәлил карт соңгы җир кишәрлеген сатып җибәрде . Сатып җибәрүен җибәрде , тик менә сөенечтән балкып йөрисе урында, тиктомалдан әтисенең сүзләре искә төште дә йөрәген ниндидер шом биләп алды:
— Тормыш ак һәм карадан тора. Сөенечләрне көенечләр алмаштыра...
Шул көннән Җәлил картның җанын эчтән нидер кимерә, бимазалый башлады. Юкса борын салындырырлык урын юк: тормышлары майлагандай бара. Балалар үз ояларын корды. Кемнәрдер мең газап белән тормыш көткәндә, аларга бәхет ишелеп төште. Җәлил җилнең кайсы яктан искәнен алдан чамалап, шома гына яңа заманга җайлашып, шул агым уңаена йөзеп китте.
Ә инде җир кишәрлекләре белән исәп-хисап ясаганның икенче көнендә ул, беренче тапкыр дигәндәй, элекке авылдашларын, хәзер инде шәһәрнең бер бистәсендәге күршеләрен күз уңыннан үткәрде. Кайчандыр гөрләп торган совхозның элекке тракторчылары, агроном һәм башка һөнәр ияләре ничек яши? Бу сораудан Җәлилнең кәефе китте. Әйе, бүген күбесенең тормышы китек. Алар кирәксезгә чыгып, эшсез, җирсез һәм акчасыз калды.
Җәлил карт, күңелсез уйларыннан тизрәк котылырга теләп, хатыны Саниягә дәште:
— Карчык, үзең беләсең, соңгы елларда балда-майда йөздек. Инде балалармын, үз тормышы, безгә булганы җитә, соңгы җир кишәрлегеннән кергән акчаны әллә элекке совхоз эшчеләренә тигезләп бүләсе инде... Йә булмаса, бистәдә мәчет торгызыйкмы соң?
Баштагы мәлләрдә, җир сатудан зур акчалар кергәч:
— Җәлил, боларның бер өлешен ятимнәр, картлар йортларына җибәрмибезме? — дигән Сания соңрак андый сорауларын бөтенләй онытты. Бу юлы да ул Җәлил картны пыр туздырып атты:
— Нинди эшчеләр? Ниткән совхоз ул? Син аларның үз артыңнан: «Карак!» — дип калуларын оныттыңмыни? Бүлешәм, имеш. Хәзер, йөгердем ди. Ул алкашларың мәчеткә йөрерләр дип өмет итәсеңме? Юләр уйларыңны башыңнан чыгарып ташла. Әнә, балаларың, оныкларың турында уйла. Яңа гына Җиһан дөньяга аваз салды. Шул кызчык туу хөрмәтенә Солтан кияү белән Җәмилә кызыбызга тоттырабыз акчаны. Ә ул булганны таратмакчы. Ни, ни сөйләнә берәү! — Сания иренә ачулы күз ташлады. — Кара син аны, әндри казнасы бар диярсең үзендә!..
...Шушы сөйләшүдән соң Җәлил картның йөрәгенә шом үрмәләде дә инде...
***
...Туң беткәч, Солтан эшне тиз тотты. Инде ләхет аласы гына калды.
Шушы ләхет эченә ул үзе кереп ятар иде, чын әгәр! Тик аңа газапның тагын да
ачырагын кичерергә язган икән.
— Ни өчен? Нинди гөнаһым өчен? — дип пышылдады иреннәре.
Юкса барысы да ал да гөл кебек иде. Җәмиләгә өйләнгәннән соң, аның тормышы капылт үзгәрде. Фатирсыз интеккән егет хатынының шәһәр үзәгендәге өч бүлмәле фатирына күченде, ул арада акчалы бабай аларга машина да бүләк итте.
Солтан бай, мул тормышка бик тиз ияләште. Елына өч тапкыр чит илгә, диңгез буена бару аның өчен гадәти хәлгә әйләнде. Моңа кадәр автосервиста машина төзекләндерү белән шөгыльләнгән Солтанга слесарь эше ятышмый кебек тоелды. Җәмиләнең абыйсы фирмасына завхоз булып урнашкач, Солтан түгәрәк кенә корсак үстереп җибәрде.
Барысы да гөрләп барды, тик Солтан канәгать булган саен Җәмилә үзгәрә иде. Хатынның мыгырдаулары, аннан битәр туктаусыз өйрәтүләре мин- минлегенә тия башлады. Өстәвенә, бала алып кайтырга да ашыкмады.
— Безнең бер генә кызыбыз булачак. Дөньяда иң чибәр, иң нәфис кыз! Тик... әле түгел. Үзем өчен яшәп каласым килә.
Солтанны Җәмиләнең сүзен шулай катгый, каршы дәшмәслек итеп әйтүе изә, эчтән талкый иде. Ул үзен мескенгә чыккан, кирәксез итеп тоя башлады. Дөньясыннан туеп, эленке-салынкы йөргән көннәрнең берсендә, Җәмиләнең абыйсында сәркатип булып эшләүче Сиринәнең:
— Ирләр солтаны син, Солтан! — дип муенына асылынуы булды, тегенең биленнән кочканын аңламый да калды. Бары күлмәк сәдәпләрен каптырганда гына ни булганын чамалады ул.
Шул көннән Солтан тагын да басынкыланды, кәефсезләнде, тормышының тәмам яме китте. Көн дә күзен уйнатып, кашын сикерткән Сиринәне бөтенләй күралмас булды.
Ул тормышын үзгәртергә карар кылды. Бер кайгысыз, җайлы тормышның мәңге шулай дәвам итә алмаячагын күңеле белән аңлый иде ул.
Әмма... барысы да кабаттан уңайга үзгәрде дә куйды — хатынының кайнарланып пышылдаган сүзләре аны яңадан тормышка кайтаргандай булды:
— Солтан, безнең балабыз булачак!..
***
...Зал ягында медер-медер карчыклар сөйләнә. Ярым пышылдап, аяк очына гына басып йөрергә тырышулары тәмам җелеккә үтте. Кемнәр алар? Нишлиләр алар бу өйдә? Ник алар Җәмиләгә карап күзләрен сөрткән булалар?
Җәмиләнең фикере тәмам чуалды. Бер уйлаганда, ул барысын да аңлаган кебек: бу ак яулыклы карчыкларның нишләп йөрүләренә төшенә дә сыман, берара үзенең кайда икәнлеген дә оныта...
...Солтанның көннән-көн боега баруын күреп, сизеп торды Җәмилә. Ир затына бала кирәклеген бик аңлый иде ул. Югыйсә тормышлары ал да гөл: япь-яшь булсалар да, бөтен нәрсәләре җитеш. Әмма... бала гына юк иде. Инде утызга якынлашкан Җәмилә чын-чынлап хафага калды: әгәр беркайчан да балага уза алмаса? Үзе исә Солтанны:
— Үзебез өчен яшәп калыйк әле, — дип юатты.
Җәмилә үткәндәге гөнаһы шулай җәзалар дип башына да китермәде.
Солтан белән яши башлагач та узды ул балага. Тик егерме ике яшьлек хатынның бер дә бала чүпрәгенә батасы килми иде. Пычак астына кергәндә дә аны-моны уйлап тормады. Тик... көннәрнең берендә аның төшенә бер сөйкемле кызчык килеп керде. Соңрак төш төн дә кабатлана башлады.... Башта кызарып баеган кояшны хәтерләткән түгәрәк күренә. Шул боҗралана-боҗралана да, сөйкемле кызчыкка әверелә.
— Әнием! — дип аваз сала кызчык.
— Кызым! — димәкче була Җәмилә, тик тавышы чыкмый. Кулын суза — кыз
ераклаша. Нәм... Җәмилә шабыр тиргә батып уяна.
Шуннан хатын мендәр читен тешләп, сулкылдарга керешә...
...Кинәт якында гына борын мышкылдаткан тавыш ишетелде. Ул, сискәнеп, борылды: әнисе Сания икән. Яулык чите белән күз яшен сөртә, җилкәләре бер төшә, бер күтәрелә. Җәмилә, берни аңламыйча, аның җилкәсеннән кочты.
***
Күзен бер ноктага төбәп, тораташтай утырган Җәмиләгә күз ташлаган саен Саниянең үзәге өзелде. Нишләр бу бала? Тәмам бетеренмәсме? Ник аңа гына төште соң бу ачы сынау?
...Әйткән иде шул Җәлиле: «Тормыш болай ук көйле барырга тиеш түгелдер ул», — дип. Сүзе хак булып чыкты.
— Карчык, соңгы җир кишәрлеге сатканнан кергән акчаны совхозның элекке эшчеләренә бүлеп бирик йә бистәдә мәчет торгызыйк, — дигән иде. Әй тузынган иде шул чакта Сания. Кинәт:
— Әллә шунда ялгыштыммы каршы төшеп? Аллаһ шуңа сынау җибәрдеме? — дигән уй миен ярып үтте. Шуның әҗереме бу? Терсәкне тешлисе иде дә...
Шулчак аның колагына мулла абзыйның дога сүзләре килеп керде:
— ...Аллааһүммәҗгальһү ләнәә фәратан вәҗгальһү ләнәә әҗран вә зүхъран вәҗгальһү ләнәә шәәфиган мүшәффәган1...
***
...Солтан кызы Җиһанның... — дигән сүзләр Җәмиләне берьюлы айнытып җибәрде.
Җиһан!
— Ай-һай, чибәр бала! Шул гомер эшләп мондый матур йөзле баланы күргәнем юк иде — акушер авызыннан шушы сүзләрне ишеткәндә Җәмиләдән дә бәхетле кеше булмагандыр дөньяда. 2
Ничек көтеп алдылар бит аны! Солтан күзгә күренеп үзгәрде: иргә канатлар үсеп чыктымыни? Җәмиләнең очлаеп торган корсагыннан сыйпап:
— Әнисе, мин балалар кибетенә кереп чыктым әле. Бик матур карават күрдем. Карап кайтырбыз, яме?
Яисә:
— Безнең кызыбыз тегенди-мондый караватта гына ятмас инде. Солтан кызы бит ул. Ап-ак чатыр корырбыз, — дип, тугыз ай буе кая басканын да белмәгәндәй, сөенеп-очынып йөрде.
Җиһан, әкияттәге кебек, көннән-көн үсте, күзгә күренеп матурланды. Шатлыкның иге-чиге юк сыман иде.
Әмма...
Беркөнне тәпи йөреп китәргә маташкан оныгы белән мәш килгән Җәлил картның сүзләре сискәндереп җибәрде:
— Җәмилә, кызым, Җиһанны врачларга күрсәтмисезме? Йөреше ничектер сәер күк...
Җиһан дигәндә үз-үзен аямаган Җәмилә әтисенә күтәрелеп бәрелде:
— Нәрсә булган минем кызыма? Нәрсәгә аңа врач? — Ана баласын күкрәгенә кысты да чап-чоп битеннән, ияк астыннан, кулларыннан үбәргә кереште.
— Теләсә ни сөйләп утырма белмәгән башың белән, — Сания дә кызына ияреп картын сүгеп ташлады. — Тәпи йөреп китәргә маташкан һәр бала шулай абалана инде ул.
— Ярар сана, әйтеп кенә карадым лабаса! — Җәлил карт, ничарадан-бичара 2 Аллаһым! Аны безгә алдан җибәрелгән бер савап кыл, безнең өчен бер ахирәт азыгы, әҗере әйлә, аны безгә шәфәгатьче кыл.
дигәндәй, җилкәсен сикертте. — Һич тә гаеп итүем түгел, өч бала үстердем, биш онык карадым. Берсе дә болай тәпи китмәде. Аягына басуга йөзен чыта да, кисәк артына утыра. Шуңа аптыравым...
— Үткән атнада гына хирургта булдым. Бер генә кимчелеге дә юк...
— Әй, аларга ышанып бетеп буламыни хәзер?! Баш күтәрми язалар-язалар да, карап-нитеп тормый фәлән-фәлән аптекадан дару алып эчертергә кушалар — шуның белән шул. — Солтанның бу сүзләре Җәмиләне тагын да ярсытты.
— Сез нәрсә кияүле-бабайлы икәүләшеп гөнаһсыз сабыйга каныгасыз ул?
Шулчак идәндә әвәләнгән Җиһан олыларга таба борылды һәм балкып елмайды. Шуның белән бөтен шик-шөбһәләр коелды да төште. Җәлил картның гына күңелендә нәрсә икәнен әйтеп булмый торган авыр тойгы калды. Тик, бер авызы пешкәч, ул бу хакта беркайчан ләм-мим сүз кузгатмады.
...Ә беркөнне... шул каһәр суккан көнне... күп елаудан тавышы карлыккан Җәмилә шалтыратты: Җиһанның башында яман шеш тапканнар... Инде азуның чигенә җитеп килә икән...
...Шул көннән Җәмиләнең кара көннәре башланды: алар Җиһан белән хастаханәгә яшәргә күчтеләр.
— Метастаза умырткаларга тарала башлаган, — диде табиблар.
Ә үзе... Чиста күк йөзедәй зәңгәр күзен туп-туры төби дә... елмаерга тырыша. Ике яшьлек баланың сабырлыгы искитмәле: шушы хәлендә дә әнисенең борчуын киметергә тели бит ул. Җәмиләнең күз яше тәмам кипте.
Бер төндә... Җәмилә кинәт уянып китте һәм, гадәтенчә, янында яткан Җиһанны барлады, бит очыннан үбеп алды. Бала изрәп йоклый иде. Җәмилә тагын тавышсыз гына үкседе. Җиһанның юрганы ачылган иде, шуны рәтләде, кулын күкрәгенә куйды:
— И, Ходаем! Кызымның шушы авыруларын миңа гына күчерче, — дип инәлде ана. — Ул исән калсын, шушы газапларны үзем генә кичеримче!..
Шулчак Җәмилә куркуыннан кычкырып җибәрде: кыз тын алмый иде.
— Бала үлә! — дип шәрран ярды Җәмилә бар тавышына. Уктай атылып, палатадан коридорга чыкты:
— Балам үлә! Коткарыгыз! Тизрәк килегез!
Аның тавышына башка палаталардан кайтаваз әйләнеп килде: карават пружиналары ыңгырашты, берәм-берәм ишекләр ачылды...
Дежур шәфкать туташы йөгереп килеп жңтте. Тиз генә ясалма сулышка кушты, укол салды. Бераздан Җиһан сизелер-сизелмәс сулыш ала башлады.
Икенче көнне Җиһанны дәвалаучы табиб палаталарына керде.
— Кичә төнлә кыз үлем чигендә булган. Йоклаганда... — Ул сүзен ничек итеп дәвам итәргә белми газапланды. — Гафу итегез, Җәмилә Җәлиловна... Әмма дөресен әйтергә туры килә... Аны кабаттан терелтү кирәк идеме икән? Сабыйның йоклаганда, интекмичә жан бирүе үзе өчен дә, гомумән, һәммәбез өчен дә жиңелрәк булыр иде...
Җәмиләнең чигә тамырлары тыкылдап тибәргә кереште.
— Сез... — диде ул калтыранып. — Сез аңлыйсызмы?!. Ул бит минем кызым... Җиһаным бердәнберем... — Тагын нидер әйтергә теләде хатын, әмма бер-берсенә бәрелеп шакылдашкан тешләр арасында сүзләре кысылып калды.
— Аңлыйм, — диде табиб тыныч кына. — Әмма аның хәле авыр. Бик авыр. Хәзер ул үлем белән тартыша, бик тилмереп үләчәк.
Җәмилә табибка ташланудан үзен чак тыйды.
— Мин сезгә аны Мәскәүгә алып барырга киңәш итәм. Метастаза умырткаларына таралган инде, ул аягына басмаячак. Бу очракта без көчсез. Мәскәүдәге операцияләр ярдәм итәр дип тә ышандырмыйм. Ятып калганчы атып калмыйсызмы гына диюем....
Мәскәү өметләндерде һәм шул ук Мәскәү бөтен канатларны кисеп ташлады — алар аннан туры Җәлил карт өенә кайттылар һәм... көннәрне, сәгатьләрне,
минутларны саный башладылар.
Җиһанның тартышуын, ыңгырашуын күрү-ишетү — үзе үк үлемгә тиң иде. Җәлил картның сизелер-сизелмәс бөкресе тәмам дугаланды, әле кайчан гына көзге каршында яңа күлмәкләрен бер салып, бер киеп көязләнгән Саниянең өстендә таушалып беткән чәчәкле халат — ул тәмам әбиләр кыяфәтенә керде. Солтан кабат телсез Мумуга әйләнде. Җәмилә исә һәр төнне тулган ай балкыган күк йөзенә карашын төбәп, ялварды:
— Ходаем, кызымны бүген генә алып китмә! Авыруларын миңа күчер. Мин ансыз яши алмыйм...
Ә беркөнне... Җиһан, тәпи йөрергә маташкан көннәрдәге кебек, балкып елмайды һәм... шул елмаю аның йөзендә ягылып калды.
Җәмилә шуннан ни булганын бөтенләй хәтерләми. Күз алдында әнә шул елмайган Җиһан гына тора. Ул исә... теге... төштәге кызга охшаган иде.
***
— Мәетне өйдән аягы белән алып чыгыгыз. Зират капкасыннан башы белән кертегез. — Каян килеп чыккан монда мулла вазифасын башкарган Вазыйх карт?
— Кызым, соңгы тапкыр карап калыйк инде, — диде Сания, Җәмиләнең кулыннан алып.
Җәмилә ихтыярсыз аңа иярде.
Кечкенә генә ап-ак кәфенлек төргәге. Җәмилә елмаюы жуелмаган Җиһанны күреп имәнеп китте.
— Кызым! Кызым! — дип тәкрарлады аның могжиза өмет иткән иреннәре һәм ул баласы өстенә бөгелеп төште.
Тирә-яктагылар дертләп китте. Сания Җәмиләнең кулыннан тотты. Зираттан кайтып җиткән Җәлил карт белән Солтан да Җәмилә янәшәсенә килеп бастылар. Ирнең күз яше тәгәри — ул аны сөртергә җыенмый да иде.
— Кызым, Җиһан, ник эндәшмисең? — дип өзгәләнде Җәмилә.
Сания карчык аны өстерәп дигәндәй читкә алып китте. Ирләр мәетне, күтәреп, чыгарга кузгалды.
— Кая алып барасыз кызымны? Җиһанны калдырыгыз! — дип яшьсез үкседе ана.
***
...Шыгырт-шыгырт...
Салкыннан куырылган кар катламы ыңгырашып аваз бирде. Солтанның күз алдын томан каплаган күк. Ул мәет салынган колашаны тотып түгел, аңа тотынып бара. Кулын ычкындырса, һичшиксез, гөрселдәп кар көртенә авар иде.
— Кабергә кем төшерә? — шушы җөмләне ишетеп, Солтан уянгандай булды. Мулла сораган икән.
— Мин, — диде Җәлил карт.
Кемдер кыска баскыч куйды. Карт агач баскычтан әкрен генә кечкенә кабергә төште.
Ак кәфенгә төрелгән баланы кулына тоттырдылар.
Солтан читкәрәк барып, бер каенга сөялде.
— Бабай... — Ләхет такталарын тезеп маташкан Җәлил карт, сискәнеп, башын күтәрде:
— Ә?
— Бабай, салкындыр инде анда, име? — Солтанның күзләре шундый самими иде.
Җәлил картның күңелен курку биләп алды: алышынмагандыр бит кияү?
РӨСТӘМ ГАЛИУЛЛИН
110
— Бабай, Җиһан туңмас микән? Ул бит кечкенә, өстен әйбәтләп яптыңмы? — Киявенең Җиһанныкы сыман зәңгәр күзләренә бакты да, ни сабыр Җәлил карт та түзмәде — елап җибәрде. Алар белән килгән ирләр дә күзләрен бер- берсеннән яшерде.
— Минһәә халәкънәәкүм3, — мулла кабергә бер уч туфрак чәчте.
— Вә фииһәә нүгыйдүкүм4, — икенче учындагысын да ташлады.
— Вә минһәә нүхъриҗүкүм тәәратән үхъраа5, — өченче тапкыр аткач, көрәкләр эшкә кереште.
Аклыкта каралып яткан туфрак өеме бер күчтән икенчесенә күчте...
***
...Зыкы суык. Бәс сарган ботакларын аска иеп, кәүсәләре салкыннан тирләп чыккан каеннар тын калган.
Зират капкасы янына машина килеп туктады.
Солтан капкадан эчкә узды. Төп юлдан тапталган тар сукмакка борылды һәм кечкенә чардуган эчендәге таш каршына килеп басты.
— Кызым, — диде ул гадәтенчә. — Хәлең ничек? Туңып ятмыйсыңмы? Минем сиңа шатлыклы хәбәрем бар. Без... безнең бәбиебез булачак. Синең энекәшең...
Солтанның сүзен бүлеп, бистәнең яңа мәчетендә азан яңгырый башлады:
— Аллааһү әкбәр, Аллааһү әкбәр, Аллааһү әкбәр, Аллааһү әкбәр6...
Солтан, яратып, кабер ташын сыйпады да:
— Тыныч йокла, кызым. Мин иртәгә дә килермен, көт мине, — диде һәм тар сукмактан төп юлга кузгалды.
— Сөйләштеңме кызыбыз белән? Яңалыкны җиткердеңме? — дип каршы алды аны Җәмилә.
— Әйттем, — диде Солтан. — Мин аңа: «Сиңа энекәш алып кайтабыз», — дигәндә, мәчеттә азан әйтә башладылар. Димәк, ул да сөенде...
— Азан әйтүченең тавышын таныдым — ул әти иде, — диде Җәмилә.
Машина салмак кына кузгалды. Аклыкта зәңгәрсу булып күтәрелгән төтен боргаланды-боргаланды да, кар өстенә сузылып ятты. Кечкенә чардуган башында күтәрелеп килгән кечкенә каен ботагындагы бәс, Солтан сулышыннан эреп, тамчы булып ташка тамды.


Көзге
Көзге каршына килеп бастым. Каршыда күрер күзгә мәһабәт кенә ир-ат басып тора иде. Чыннан да минме соң бу соклангыч адәм дигәндәй, бермәлгә тораташ калган гәүдәмне кузгатып, муенымны як-якка боргаладым.
— Шәп! — дидем мин каршымдагы сурәткә.
— Шәп! — Югары чөелгән борынга таба бормаланып, ике калын ирен сүземне җөпләде.
Йә, кем кырык яшь бирә миңа бүген? Кайсыгыз, йә?
Болай да төймәләре каптырылмаган кыска җиңле әфлисун төсендәге күлмәгемне салып ташладым. Шуны гына көткәндәй, иреккә чыгуларына сөенеп, кулбаштагы йомрылар киерелеп алды. Алардан күрепме, ике күкрәк мускулы кыбырсып куйды, корсак турысында тигез алты шакмак уйнап алды.
— Шулай, Илхан, — дидем мин үз-үземә канәгать тавыш белән, — сине картлар исемлегенә кертергә иртә әле. Юкса, хатыны нәрсә ди?
3 Сезне аннан (туфрактан) яраттык.
4 Һәм сезне киредән аңа кайтарабыз.
5 Сезне бер тапкыр тагын аннан чыгарачакбыз. 6 Аллаһ бөек, Аллаһ бөек, Аллаһ бөек, Аллаһ бөек.
ХИКӘЯЛӘР
111
— Кырыкка кадәр син ир-егет идең. Хәзер менә чын мәгънәсендә ир-атка әверелдең, карткаем.
Ашыкма әле, җанкисәккәем. Илханың болай да тормыш йөген ат кебек тартып бара. Тик аның әле егетләр исемлегеннән сызыласы килми!
Каршымдагы Илханның күзенә туры карап, аңа нидер исбатламакчы кебек сөйләнүемнән уңайсыз булып китте. Шулай да карашымны көзгедән аерасым килми иде. Кайдандыр укыганым искә төште. Интернетта казынгандадыр инде, мөгаен: имештер, ирләр көзгегә хатын-кызларга караганда да күбрәк күз сала икән. Булыр. Гайбәтне дә ир-атлар җәелебрәк, мәзәкләтебрәк сөйли, минемчә...
Юк, мин көзге алдына үз-үземне кая куярга белмәүдән килеп бастым, ахры. Галия белән ике кызымның Казан янындагы шифаханәгә ял итәргә китүенә инде өч көн булды. Мин исә ялгызлыкка бөтенләй күнекмәгәнмен икән. Өйгә кайтып керүгә, борыныма кызларымның күлмәкләреннән килә торган тәмле бер ис бәрелде. Ул шулкадәр җанга якын ис: аны сүз белән аңлатып булмый, бары шунысын гына әйтергә мөмкин, ул — синеке, сиңа гына сизелә торган ис. Бер үк вакытта шатлык та, сагыш та уята ул. Кеше өчен иң газиз әйберләргә һәрвакыт әнә шул ике хис хас бугай. Бер яктан, ике иркә кызыңның янәшәдә булуы сөендерә, шул ук вакытта куанычлы тойгылардан рәхимсез сагыш айнытып тора: кайчан да булса алар үсеп җитәчәк һәм кияүгә чыгып, башка түбә астына күчеп китәчәк. Өй ишеген ачып кергән саен мин әнә шундый катнаш хисләр кичерәм һәм... тиктомалдан ямансу булып китә.
Аңым белән аларның юклыгын белсәм дә, күңелдә ниндидер бер өметле тойгы тибрәнә: ә бәлки, алар өйдәдер? Минем өчен иң беренче күңелсезлек фатирны үзең ачып керү булса, икенчесе — караңгы бүлмәләрнең каршы алуы. Менә бүген дә мин җаныма якын, инде үземнең дә киемнәремә сеңгән теге җанга рәхәт искә ләззәтләнеп, утны яндырырга кыймый шактый басып тордым. Аннары портфельне теләр-теләмәс кенә бер читкә ыргыттым, ялкау гына иелеп, ботинканы салдым, куртканы элгечкә эләргә буй җитмәде — ул да кадерсез бер нәрсә кебек идәнгә таралып төште. Һәй, Галия өйдә булсамы!
Лифт аскы каттан ыңгырашып менеп җитәр-җитмәстән, фатир ишеге кертләп ачылыр иде. Утлары балкыган алгы бүлмәдә портфелемне үзе алып, өстәл янына — үз урынына урнаштырыр, куртканы эләр иде. Аннары ике яктан ике кызым килеп асылыныр һәм чап-чоп ике битемнән үбәрләр иде. Аш бүлмәсеннән, эштән өйгә кадәр болай да сыкранып, зарланып кайткан ашказанын тагын да дулкынландырып, тәмле исләр килер, мин, ике кызымны җитәкләп, өстәлнең түренә килеп утырыр идем...
Ә бүген мин кәчтүм-чалбарны кәнәфигә ничек туры килде — шулай ыргытып, ванна бүлмәсенә кердем. Шаулап су ага. Нәрсәгә кердем әле мин? Сәбәпсез томанланган күз карашымны мәгънәсезгә аккан суга төбәп, кымшанырга кыймыйча, бераз күзәтеп басып тордым. Кинәт, болай басып торырга ярамый бит инде, дигән уйдан айнып киткәндәй булдым — ни өчен ванна бүлмәсенә керүем исемә төште. Су ташкынына кулымны тыгам — салкын! Җылы су кранын ачып, учларым белән тамчылар җыйдым да, битне чылаткалап, кабат залга чыктым. Үземне кулга алырга кирәк иде — тик бер нәрсәгә дә күңел үсми. Тораташтай бер ноктага төбәлеп тик утырып оеганмын. Аптыраганнан телевизор кабызып җибәрдем. Пульт төймәләренә баскалый-баскалый төрле каналларга күчердем, кичләрен ил, шәһәр яңалыкларын игътибар белән карый идем — бүген берсе дә аңыма барып җитми. Туктаусыз җырлар яңгыраган каналда калдырдым — тик анысы да күңелгә ятмады. Ниһаять, пультны җәзадан коткардым — ни кирәген таптым: спорт каналыннан футбол матчы бара. Берни уйлыйсы килмәгәндә, аннан да шәбе юк икән — мәйдан буйлап теге яктан бу якка тәгәрәгән тупка карап, бәйләнгән уйларыңның очын эзләп тик утыр шунда. Кара, моңа кадәр шуны да белмәгәнмен: тынычланыр өчен футбол карарга кирәк икән! Туп, бичара, бәргәләнә — китерәләр дә тибәләр мескенгә, китерәләр дә тибәләр — кыр буйлап та оча, бераздан кыска-кыска аралыкта бер аяктан икенчесенә күчә — әнә шул
РӨСТӘМ ГАЛИУЛЛИН
112
чакта аркылыга-буйлыга йөргән туп томанлы уйлардан арындырган сыман булды. Моңа кадәр телевизордан күрсәтелә торган футбол уеннарын күралмый идем — бүген, менә хәзер, ул миңа бик мәгънәле кебек тоелды. — Ашарга кирәк бит инде! — Әллә кайдан яңгыраган сыман бу уй мине терелтеп, тәмам чынбарлыкка кайтарды.
Ниндидер бер нияткә килүемә сөенеп, аш бүлмәсенә ашыктым һәм суыткычны ачтым. Ачтым да... уйга калдым. Суыткычтан салкынлык бөркелә, күземне йөгертәм: һәр киштәсе ризык белән тулы. Галия аларны ун көнгә җитәрлек итеп пешереп калдырды бугай. Кайсына үрелергә? Хатын мине кеше алдында гел мактарга ярата: нәрсә пешерсәм, шуны ашый, сайланып утырмый, ди. Галия һәм кызларым өйдә булган көнне теләсә кайсын яратып ашар идем дә, хәзер менә, оялчан малай шикелле, суыткычның салкын ишегенә яңагымны терәп, тик басып торам. Элек, әле өйләнгәнче, миңа ашарга пешерү берни тормый иде, аның авырлыгын да сизмәдем. Ничә еллар хатын белән яшәүгә шулкадәр нык ияләшәсең икән, газ плитәсе бөтенләй ерагая. Берсендә генә, шул сигезенче мартта инде, хатыным һәм кызларым уянганчы дип, коймак пешергән идем. Аңа да инде ким дигәндә биш-алты ел узгандыр. Хәзер менә ботка яки аш кәчтрүлен тартып аласы да, тәлинкәгә салып, микродулкынлы мичкә тыгасы гына. Тик бу эшне мин шулкадәр озак һәм теләмичә башкардым. Ризыкны җылытып ашауны бер сөймәсәм, өйдә ялгызым тамак ялгауны тагын да сөймим. Микродулкынлы мич кат-кат чакырып пиелдады. Шуны ачып, тәлинкәне алырга гына югыйсә — юк, аякларым үземә буйсынмый, әрле-бирле йөренүен дәвам итә. Бер караганда минем шулай әрәм-шәрәмгә, адым санап вакыт уздырырга бер сәбәбем дә юк — эштә дә, өйдә дә тәртип. Икенче караганда... Ниһаять, үземне җиңеп, ашарга утырдым. Кашык авызга юл тапмыйча җәфалады. Тәлинкәнең төбенә төштем дә аны су краны янына илтеп куйдым. Әмма юарга ашыкмадым. Дөресе, мин инде өченче көн савыт- саба юмыйм. Тәлинкә һәм чынаяклар тезелешкән бүлеккә күз салдым: ике-өч көн борчылмаска була икән әле. Хатынымның сөйләгәне исемә төште менә. Аның бер сердәше бала табу йортыннан кайтып төшкәч, өйдәге хәлләрне күреп шаккаткан: нибары биш көн эчендә аш бүлмәсенең асты өскә килгән
— юылмаган савыт-сабалар тау шикелле өелеп тора, ди. Иң кызыгы шул: чиста чынаяклар беткәч, ире аптырап калмый: туйларына бүләк ителгән затлы чынаяклар тартмасын ачып, чәйне әнә шул бәйрәм чокырларыннан эчә. Мин андый ук хәлгә барып җитмәм җитүен. Чисталары беткәч, барысын бергә уптым иллаһи ялт иттерермен. Әлегә өч көн инде өстәлнең дә сөртелгәне юк. Моңа кадәр чәй аз гына сыеграк булса да:
— Чәеңнән Мәскәү күренә, — дип хатынга яратып бәйләнә торган идем. Инде чәйнең ясалмаганына да өч көн икән. Кая ул гөлҗимеш, әллә нигә бер мәтрүшкә салып эчүләр?
Әнә шулай киләп сарып йөри торгач, көзге каршында болгана башладым да инде мин. Үземә дә уңайсыз, тик үземне үзем аңларга бары тик көзге генә ярдәм итәр кебек иде. Тик... көзгедән мин түгел, башка кеше карап тора кебек. Аның карашы миңа ошамый. Читкә борылдым, күземә кесә телефоны чалынды. Сәгать исәбен белергә иде бит! Имән бармагымны сенсорлы экраннан йөгерттем
— тагын мин! — ике теземә ике кызымны утыртканмын. Өчебез дә елмаябыз. Кесә телефонын алып куйдым да ике яңагымнан кысып тоттым. Тукта, нәрсә булды әле бу? Сәгать исәбен беләсе иде бит — кабат кесә телефонына үрелдем. 19.30 — тагын алтмыш минуттан мин очрашуга барырга тиешмен. Шушы уйдан дертләп киттем. Төенле йомгактай чуалып беткән уйларым тарала башлады сыман — әнә бит мине нәрсә борчыган да, нәрсә миңгерәйтеп йөрткән!
Келт итеп кичәге очрашу күз алдында кабат яңарды. Кара, әллә кайчан булган кебек үзе, баксаң, бер тәүлек элек кенә икән!
Була бит адәм баласының шундый мизгеле: кайчак күңелеңә хуш килгән кешене очратасың да, шуның белән җаныңны ачып сөйләшәсең, ачыласың килә башлый.
ХИКӘЯЛӘР
113
Мин хастаханәдә участок терапевты булып эшлим. Инде бу вазифаны ун ел башкарам. Табиб халкының күңеле шат булганда да төшенке диләр. Аның шулай булмый хәле дә юк: көн саен авырулары турында сөйләсеннәр, зарлансыннар әле! Өстәвенә, чират торып, кычкырышып бетәләр. Электрон чиратлар да коткармады бу бәладән. Кичә дә, гадәттәгечә, авыруларны кабул итеп, зарларын тыңлап, кирәкле белешмәләрне язып утыру белән көнем узып бара иде, чираттагы пациент килеп керде. Шәфкать туташы Рәзинә аның кәгазьләрен актарырга кереште. Мин исә кәгазьләр тутыра идем, күтәрелеп тә карамыйча, авыруга янымдагы урындыкны күрсәттем. Тиз-тиз генә ноктамны куйдым һәм аңа таба борылдым да... өнсез калдым: ул шулкадәр дә сөйкемле кыз иде! Һичшиксез, күкрәк турысында, эчтә, нәрсәдер булды — әллә өзелде, әллә купты гына — әмма мин бермәл күземне аның күзеннән алалмадым. Зәп- зәңгәр төпсез күз карашы үзенә чоңгыл сыман тартып тора иде. Вакыт агышын югалттым, белмим, күпме шулай утырганмындыр, әллә шулай тынып калуымны өнәмичәме — ишекнең теге ягында үз чиратын көтеп шактый авыру утыра, барысының да кабул ителү вакыты бар, әгәр шуңа сыешмасаң, хәзер әбиләрең тавыш күтәрә. Әллә халәтемне аңлапмы, Рәзинә тамак кырып куйды.
— Сезне нинди чир борчый әле? — дидем мин һәм, тавышымның үземә хас булмаганча сыекланып чыгуыннан оялып, карашымны өстәлдәге кәгазьләргә батырдым.
— Эшкә керергә йөрим. Тиешле белгечләрдә күрендем инде, хәзер сездән мөһер һәм белешмә кирәк. — Кыз энҗе тешләрен күрсәтеп, йомшак тавыш белән җавап бирде. Бу ягымлы тавыштан колакларыма кадәр кызарып чыкты. Нәрсә булды бу? Кырык яшеңә җитеп, ниндидер бер япь-яшь кыз алдында җебеп утыр инде. Беренче тапкыр гашыйк булган малаймыни? Хәтеремә келт итеп Галиянең әйткән сүзләре килде.
— Кырыкка җиткәч ир-ат бер котырынып ала ди иде минем әни. Берише мәңге күрмәгән нәрсәсе кебек яшел еланга ябыша, икенчеләре, үгезне төртеп егарлык сау-сәламәт булса да, каты авырып, хастага сабыша. Өченчеләре, малай- шалай кебек, селәгәйләрен агызып, кыска итәкләр артыннан чаба башлый. Син нишләрсең икән?
Хатынның соравына ул чакта көлеп кенә җавап биргән идем:
— Кырыктан соң шырыкка, дигәнне ишеткәнең бар идеме?
Менә сиңа мә, хәзер исә беренче очраган шушы кызга ияреп китәргә әзер түгелме мин? Абына-сөртенә...
Кичәге шул очрашудан соң кулдан эш төште. Тиешле язуларны язып, мөһер басып, белешмәне тоттыруым — барысы да төштә кебек кенә тоелды. Бары энҗе тешләрен балкытып елмаюы истә дә, төпсез зәңгәр күзе хәтердә. Исем- фамилиясен дә оныттым.
Юк, мине алай гына котыртып булмас! Ни әйтсәң дә, бу ялгызлыкны мин көтеп алдым. Ничә еллар буе үземнең генә торганым юк. Хатынны да исәпләп, «өч» кызым шифаханәдә чакта туйганчы йоклап, тынычлыкта ял итеп аласым килә иде.
Бүгенге очрашу исә бөтенләй күңелне кузгатып җибәрде. Мин эшләгән хастаханә өйдән ерак түгел, кая да булса мөһим җиргә барасы булмаса, машинамны калдырып, җәяү йөрергә тырышам. Гадәтемчә, эш көнемне уздырып, ашыкмый гына өйгә кайтырга чыктым.
Август — минем иң яраткан аем. Хәлне ала, ялдан башка бернәрсә дә уйлатмый торган июль челләсеннән соң, сагындырган көзге җилләр исә башлый. Казан тротуарларына берән-сәрән яфраклар түшәлә, бик тиздән, пыскып яуган вак яңгырлар агачлардагы сары яфракларны берәм-берәм җиргә куып төшерер, әле тегендә, әле монда күлдәвекләр пәйда булыр һәм шул төбе күренеп торган суда инде кара төскә кергән һәм соңгы көннәрен сизенепме, бер-берсеннән аерып булмастай кочаклашкан яфраклар тибрәлер. Болытлардан исә, сугыш ачканнармыни, нечкә ядрәләр коела. Алар, битне чеметтереп, төшә дә төшә. Ямансу!
Мин үземне белә-белгәннән бирле әнә шундый көннәрне яратам. Адәм баласының
РӨСТӘМ ГАЛИУЛЛИН
114
күңеле ике айда урыныннан кубып ала. Беренчесе — апрельдә. Монысында хисләр ташкынын тыеп булмый, ул гүя зур-зур дулкыннарын ярларга сыеша алмый каккан диңгез кебек. Күңел халәте дә кояш нурлары кытыгыннан үзен-үзе белештерми йөгерешкән кар сулары — гөрләвекләр сыман: шаулап ага-ага да, кинәт, нәкъ шулар кебек, кибеп, туктап кала. Башны алып әллә кайларга — бер белмәгән якларга юл тотасы килә, анда әллә нинди шатлык-куанычлар бар сыман...
Икенчесе — көз көне. Аның әзерлек өлеше пыскак яңгырлы көннәрдә. Тик бу вакытта, яздан аермалы буларак, күңелне ниндидер буйсынмастай дәрт алгысытмый. Киресенчә, кайдадыр эчтә, бәгырьдә сизелер-сизелмәс кенә бер сызлану пәйда була. Ул шулай әкрен генә көйдереп тора, ә син, әнә шул каракучкыл болытларга, пыскак яңгырларга карап үз уйларыңа чумасың. Әллә нинди, аңлатып та, сурәтләп тә булмастай бер татлы сагыш үткәннәргә дә алып кайта, киләчәккә дә илтә. Күңелеңдә яңа ниятләр туа, ниндидер яңа эшкә тотынасы килә башлый. Беренче кар төшкәнче әнә шушы сагыш синең күңелеңне пакьләндерә. Беренче күбәләк кар явуын шуңа да сабый бала кебек сөенеп каршы аласың.
Сагыш — шатлыкны чакырып китерүче хис ул.
Шушы сагышка нокта куйган, күңелне иң кузгаткан чак — алтын көз. Аяк асты инде катырган, каеннар алтынга манылган, әйдә, алтын туй ясасыннар дигәндәй, әле кичәле-бүгенле генә күк гөмбәзенә ишелеп яткан болытлар да кайдадыр еракта гына шәйләнә, алтын кояш үзенә кыш буена җитәрлек көч җыя бугай — җәйдәгедән дә битәр тырышып елмая. Әнә шул шәрәләнеп калган агачлар, кояш җылысына уралып, тын калган җил теге ләзззәтле сызлануны тагын да көчәйтә, табигатьнең ятимләнеп калуы сызылып сиңа да күчә.
Сагыш — югалтуларның мәгънәсен төшендерүче хис ул.
...Аяк астыма карап, атлаган җиремнән, үзем дә ник икәнен аңламыйча, тукталып калдым. Карашымны җирдән аердым — инде күрше йорт турысына килеп җиткәнмен, каршымда елмаеп... кичәге кыз басып тора иде. Эчтә нидер өзелгән кебек булды.
— Исәнмесез! — Ул, елмаеп, беренче булып сүз катты.
— Исәнмесез! — дидем мин дә. Их, тизрәк юлны дәвам итәсе иде дә, тик аякларым миңа буйсынмады. Ичмасам, кыз да туктап, елмаеп торуын белә. Кит инде, атла, нәрсә икенче тапкыр гына күргән иргә төбәлдең! Шулай дияргә кирәк тә бит, әмма... күңел аның озаграк елмаюын, үтеп китмәвен тели.
— Эшкә урнаша алдыңмы соң? — Эндәшми басып тору уңайсыз иде, телемә килгән беренче сорау әнә шул булды.
— Әйе, рәхмәт сезгә! — Кыз елмаеп җавап бирде. Ни өчен миңа рәхмәт соң? Акылым кабул итмәсә дә, күңелемә аннан рәхмәт ишетү рәхәт иде. Урам уртасында бер-береңә карашып басып тору килешми, өйгә таба атларга кирәк.
— Ярар, — дидем мин, асфальтка ябышкан аякларымны кузгата башлап.
— Кирәк булганда, мөрәҗәгать итегез, кыенсынмагыз...
— Рәхмәт җылы сүзегезгә! — дип елмайды кыз.
Булды, җитте, уен тәмам. Мин, бар ихтыяр көчемне туплап, юлымны дәвам итәргә дип беренче адымымны атладым:
— Сау булыгыз!
Колак: «Сау булыгыз!» — дип йомшак кына әйтелгән сүзне көтә, тик ул яңгырамады.
— Кунакка кереп чыгыгыз бер... — Ялгыш ишеттемме дигәндәй, туктап калдым.
— Мин шушы йортта торам. Ялгызым. Өченче катта. Унөченче фатирда...
Менә сиңа мә! «Юк инде, кызыкай. Кырыкка җиткән абзаң белән шаярма инде син!» — дияргә дип авызымны ачтым, әмма телем бөтенләй бүтән сүзләр әйтте:
— Күрше хакы — тәңре хакы. Чакыргач, кермәү ярамас. Кайчан соң?
Кинәт бар гәүдәмне калтырау биләп алды. Соңгы тапкыр мондый куркумы, әллә сөенүме булган шушы хисне мин кайчан кичердем соң әле? Ничектер кылдан нечкә
ХИКӘЯЛӘР
115
баудан атлап барам кебек тоелды миңа. Аста дәһшәтле упкын бар сыман.
— Кунак кайчан да кадерле инде ул. Бүген үк керсәгез, бик сөенер идем...
Мин төш күрәм бугай. Әйе, әйе, бу ниндидер уен, ахры. Туктатырга, чынбарлыкка кайтырга кирәк.
— Кич белән, тугызынчы яртыда ничек булыр?
— Яхшы булыр!
Кыз юкка чыкты. Менә бәла, үзенең исемен дә хәтерләмим, гомеремдә икенче тапкыр гына күрүем, өстәвенә япь-яшь — күп дигәндә... Хәер, яшь инде яшь! — шуның күз карашыннан тәмам җебеп, кунакка керергә сүз биреп ташладым. Шулай үземне битәрли-битәрли, эре-эре адымнар белән, тирләп- пешеп, өйгә таба атладым. Әгәр дә мине танышларым күреп калган булса, мәңге ашыкмас Илханга нидер булган, гаиләсендә берәр кайгы-мазар булмадымы, эшендә мәшәкате килеп чыкмадымы икән дип уйлар иде, мөгаен. Булды шул, булды, чыкты шул, чыкты — әмма эштә дә, гаиләдә дә түгел, хикмәт йөрәктә
— кеше ышанмаслык хәл!
...Тагын көзге каршына килдем. Беренче кат күргәндәй, игътибар белән үземә күз салдым. Чыннан да, кайсы кыз-хатын гашыйк булмасын икән миңа? Бүген генә түгел, башка вакытта да кунакка чакырулар булмады түгел. Әле хастаханәгә килгәч тә, бүлмәдән озак кына чыкмыйча, бик озак гәпләшергә теләгәннәре дә шактый. Ярый әле шәфкать туташы Рәзинә кырыс: җәелеп китүчеләрнең кулларына кәгазьләрен тоттырып, бик тиз бүлмәдән пырылдатып чыгара. Аннары мине битәрләп алырга да күп сорамый:
— Илхан Илгизевич, сез дә инде... Килешми!
— Мин нишли алам соң, Рәзинә, — дим аңарга. — Хатын-кызны куып чыгарыйммы, кулыннан тотып, ишеккә озатыйммы?
— Шулай инде, — дип килешә тагын үзе. Аннары өстәп куя: — Ярый әле мин бар. Юкса монда бөтен микрорайонның хатын-кызлары, юк авыруларын бар итеп, ишек төбендә сугышып ятар иде!
Көзгедәге сурәтемә карап, үземә дә оят булып китте: кара, борын ничек канәгать күтәрелгән! Әллә ничек, уңайсыз иде, тәнем буйлап суык йөгереп узды, беләккә каз тәне бәреп чыкты хәтта. Кинәт әтинең әнисе — әби сөйләгән бер вакыйга исемә төште. Ул — бабай белән бәйле. Алар авылда яшәгәннәр, бабаем озак еллар колхоз рәисе булган, пенсиягә чыгуга бакыйлыкка да күчкән.
— Эштән туктагач, нишләргә дә белмәде инде, — дигән иде әби. — Гел әмер бирергә өйрәнгәч теге. Пенсиягә чыккач, кул астында: «Ярар, Ильяс Исламгалиевич, баш өсте, Ильяс Исламгалиевич», — дип торучылар бетте, миңа боерык яудыра бу. Мин инде гомерем буе хуҗалыкны берүзем сөйрәдем, шуңа да җәелеп китмәдем, үзен пырылдатып эшләтә башладым. Әллә шуны күтәрә алмады инде...
Минем әби шундый. Юморлы...
— Дөнья бәясе кеше иде бабаң, — дип сүзен дәвам итә әби. — Үзе чибәр булса да, чит хатыннарга бер дә күз салмады. Бервакыт авылның тирә-якка бер азгыны Луиза урын өстенә егылды. Күпме ирне туры юлдан яздырды, ничәмә- ничә гаиләдә кара тавыш чыгуга сәбәпче булды ул, ачуым бер килмәгәе, себерке! «Гөнаһлары тотты!» — дип сөенде авыл хатыннары ул түшәккә аугач. Яшь булса да, бик тиз корышты. Ахырдан белдек инде, яман чир эләккән булган үзенә. Инде авызына суны кашыклап каптыра башлагач, күрше хакы дип, якын- тирәләр хәл белергә кергән. Шунда берсе сораган: «Үкенечләрең калмыймы, Луиза?» — дип. Тегенең инде тыны да кыса башлаган, шулай да ишетелер- ишетелмәс тавыш белән: «Бер генә... үкенечем кала... Авылда бердәнбер ирне... Ильясны гына... үз яныма яткырып... булмады...» — дигән.
Әйе, әбинең горурланырлыгы бар иде...
Шушы хатирәне күңелдә яңарту мине айнытып җибәрде. Көзгегә бактым
— күзем ниндидер шатлыктан балкый сыман. Әйе, бабай белән горурланырлык та
РӨСТӘМ ГАЛИУЛЛИН
116
шул! Күзем төшеп, кесә телефонын кулыма алдым: 20.00. Йә, Хода! Тагын ярты сәгать калды...
Көзгедәге сурәтем күзгә күренеп кечерәйде сыман. Чәч араларыннан салкын тир бәреп чыкты. Көзге каршында басып торырга көчем җитми иде, тиз-тиз атлап залга чыктым. Футбол матчы әле һаман тәмамланмаган, әллә яңасы башланганмы шунда? Йөрәгем урыныннан купкан иде — тагын бүлмә озынлыгын адымнарым белән үлчи башладым. Кинәт күземә фотоальбомнар киштәсе чалынды. Бер шөгыль тапканыма сөенеп, шуларның барысын да алып килдем. Өстә ятканын ачтым — узган ел без диңгез буена барган идек, шуның истәлекле мизгелләрен туплаган иде бу фотоальбом. Менә без дүртебез дә диңгездә. Ерактан ук Эгей диңгезендә шаулы ап-ак дулкыннарның рәт-рәт булып якынлашканы күренә. Без елмаябыз. Кечкенә кызым — аңа әле нибары ун яшь — кочагымда, бер теше төшкән авызын колагына кадәр ерган, күзе дә сөенечтән балкый. Олысы — аңа инде унсигез яшь — әнисе белән култыклашкан. Ул инде тәмам җитлеккән кыз, әнә ничек үзенең чибәрләрнең- чибәре икәнен тоеп, горур басып тора. Галиянең исә, гадәттәгечә, күзе моңсу. Нәкъ минеке кебек. Әллә икебез дә шушы мизгелләрне кабат кайтара алмавыбыз турында уйладык микән? Күземне яшь элпәсе томалап алды, фотолар томан эчендә күренә башлады һәм мин фотоальбомны ябып куйдым. Шулчак көзгеле бүлмәдә калган кесә телефонымның моңлы җыр сузганы ишетелде. Йөгереп бардым — Галиянең номеры. Яшел төймәгә басып өлгермәдем дә сыман, телефонның тавыш көчәйткечен ярырдай булып, кечкенә кызымның сүзләре ишетелде:
— Әти, әти, мин сине сагындым!
Телне йоттыммыни, сүземне әйтә алмый тордым.
— Әти, әтием! Без сине сагындык! — Кызчык җавап көтә иде.
— Мин дә... сезне сагындым, кызым!
— Әти, әтием, син нишлисең әле? Йокламыйсыңмы?
— Юк, кызым. Мин... э-ээ, телевизор карыйм. Сез кайчан кайтасыз инде?
Кызымның әнисеннән сораганы ишетелде. Ул әнисеннән ишеткәнен миңа җиткерде.
— Тагын бер атнадан, әтием!
— Рәхәтме соң санаторийда?
— Рәхәт тә... Синсез күңелсез, әтием, синең янга кайтасым килә!
Мин тәмам мәлҗерәдем. Тамак төбендәге төер телемне бәйләп куйды. Ул арада түземсез кызчыкның сүзе дә бетте:
— Тыныч йокы, әтием. Без сине яратабыз!
Пип... пип... бер тавыш биреп алды да, элемтә өзелде. Мин көзге каршында борыны йомшаган Илханга карап тын калдым. Ниһаять, бүген мин беренче тапкыр үз күземә туры бактым. Кара, минем күзләрем зәп-зәңгәр икән бит!. Чыннан да... чиста күк йөзе кебек... зәп-зәңгәр... шулчак кесә телефонымның якты уты сүнде һәм ничәдер секундка гына экрандагы эре шрифт белән белән балкып алган саннар күземә чагылды: 20.15.
Юк, минем яшьтә болай дулкынланырга ярамый! Дөньяны бераз җиңелрәк кабул итәргә кирәк. Хисләрне артык эчкә җыйсаң, башыңа кан савуы бар, табиб иптәш. Әйдә әле, әйдә, үзеңне дә онытма, саулыгыңны кайгырт. Бүтәннәргә ничек киңәш итәсең әле? — йоклар алдыннан бер сәгать һавада җилләнеп керегез, дисеңме... Бу сиңа да кагыла, табиб иптәш!
Ишек җиңел генә, үзеннән-үзе дигәндәй, ачылып китте. Чыгып китәр алдыннан мин көзгегә борылып карадым — анда беркем дә юк иде.