Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

«Ак җилкәненең ошбу иҗат бәйгесен тергезәбез! Бирелгән башламнарның, күңелегезгә хуш килгәнен дәвам итеп, бер журнал битеннән артмаган хикәя язарга кирәк. Берничәне дә язарга ярый. Яңа елга кадәр килеп җитсә, шәп булыр иде. Иң әйбәт хикәя язган 7 автор журналыбызның «Яңа базар» дигән китабы белән бүләкләнәчәк.
***
SMSHN укыгач, кыз бетте генә инде... Анда өч кенә сүз язылган иде.
***
Рәмзия каршына кинәт сәер мода белән киенгән, озынрак колаклы егет килеп басты. «Фикс-Микс планетасыннан сине күрергә килдем!» — диде ул.
***
182
«Там, там, там, тамуыңны яратам», — яңгыр астында шулай дип җырлап барганда, ул... уянып китте. Кайдадыр чалкан ята икән бит, ә аның өстенә ниндидер кыз иелгән. Теге җылы тамчылар шуның күзеннән тама икән ул!
***
«Утыр, Рәзинә, «бишле!» - шулай диде укытучы. Әмма XI «А» кызлары яшь педагогның бу сүзләрен гел бүтәнчә ишеттеләр.
***
Мин аны йөрәгемнән мәңгегә алып атарга, ә баламны саклап калырга ант иттем.
Язның ярсулы бер көне иде ул...
***
«Күк-кү, күк-кү, күк-кү...» — ә күке санады да санады. Айгөлнең аны нәрсәгә юрап санатканын белә иде микән ул?
***
Кинәт күктән йолдыз атылды. Рафил шунда каушап калды. Тел очындагы ике теләк арасында ничәдер мизгел генә түгел, бәлкем, айлар, еллар буе да буталып яшәр әле ул?
***
«Кил, кил, кил...» — җырның бу куплетын җитмешенче кат җырлады бугай инде ул. Ә иркәсе һаман юк әле. Тагын бер кат сузып җибәрүе булды, кинәт...
***
14 февраль. Гашыйклар көне. Туй мәҗлесе тәмамланып, яшьләр өчен кунакханәдә алып куелган бүлмәгә кайтып керүгә Илүсәнең телефонына SMS хәбәр килеп төште: «Мин сине һаман да яратам!»
***
«Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер», ди. Интернет аша танышуларны өнәп бетермәгән Алия үзе дә әлеге ысулның корбаны булырмын дип һич тә уйламаган иде.