Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЛӘМ ОЧЫНДА ШӘХЕС ҺӘМ ИЛ ЯЗМЫШЫ

Галиәсгар Камал исемендәге театр фойесыннан Гариф Ахуновны соңгы юлга озатканда, Аяз абый Гыйләҗев мәрхүмнең якыннары янында утырып тора иде. Күренеп тора, каләмдәшенең китеп баруы аны шактый тетрәндергән. Шуңа күрә үзенең дә хәле әллә кем түгел кебек. Мин дә бераз аның янында утырып тордым. — Менә Гариф та китеп бара. Дөньяда яшәүнең вакытлы гына булуын беләбез , әмма менә мондый мизгелләрдә шулай икәне тагын да аңлашыла төшә. Гарифкамы соң шушылай тынып калырга? Ул үзенең бөтен эшне колачларга омтылуы, ташып торган энергиясе белән мәңге яшәргә килгән кебек иде.
Бераздан ул әкрен генә әйтеп куйды:
— Мин үлгәч, болай театрга алып килеп, шау-шу ясамасыннар иде. Мин моны сиңа рәисебез буларак әйтәм.
Сүзнең кинәт шундый борылыш алуына мин аптырап калдым. Әмма телемә андый вакытларда әйтелә торган гадәти сүзләрдән гайре бер фикер дә килмәде.
— Ул турыда уйламыйк әле, Аяз абый. Яши күрегез, иҗат итегез. Талчыгып китсәгез, бераз ял итү дә гөнаһ булмас.
— Ьи, парень, талчыгу турында уйлар чакмы? Баштагыларны кәгазьгә төшереп калдыру кирәк.
Бераз уйланып торгач, дәвам итте:
— Язу бер нәрсә, әсәрләреңнең укучы күңелендә нинди бәя алуы дигән нәрсә дә бар бит әле. Монысы бездән генә тормый инде... Хәер, Гариф кордашның үзенә бирелгән бәяне шактый белеп китеп барышы.
Бу сөйләшү бүген нигә әле шулай ачык булып хәтеремә төште. Сәбәбе — Аяз Гыйләҗевнең күптомлы сайланма әсәрләренең беренче китабы кулыма килеп керүе булды. Әлеге 43 басма табак күләмле җыентык үзенең күренеше белән үк игътибарны тартып тора. Татарстан китап нәшрияты укучыларга әнә нинди затлы басма тәкъдим итә. Аяз абый язган - нарга да замандашлары битараф булмады. Шул ук Г.Ахунов, аннан килеп Ф. Миңнуллин, А.Әхмәдуллин, Х.Саръян, С.Хафизов, Р.Мостафин, Д.Вәлиев, С.Маннапов,
М.Вәлиев һәм башкалар аның иҗатына карата әтрафлы бәяләрен биреп бардылар. Шәхсән мин үзем дә әле әдип исән вакытта ук иҗат портретына дәгъва кылырдай мәкалә бастырдым. «Таза орлыклар» дигән ул язмам аңарда кызыксыну тудыруы күңелле булган иде. Әдипнең җәмәгате Нәкыя ханым белән берлектә 2003 елда «Мәктәп китапханәсе» сериясендә «Сайланма әсәрләр» җыентыгын да чыгардык.
Кемдер әйткән, бәхетле язучы ха-тыныннан уңа. Әлеге сүз бу очракка аеруча туры килә, чөнки Нәкыя Илһам кызы Аяз абыйга гомер буе фикердәш һәм кулдаш булды. Гаилә тормышында бер-береңне аңлап яшәүдән дә мөһимрәк нәрсә бармы икән? Ире вафат булгач, минем белүемчә, ул бөтен барлыгын А. Гыйләҗевнең мирасын укучыларга тәкъдим итүгә багышлады. Үзе төзеп, аның биш томлыгын чыгаруда зур
тырышлык куйды. Иренең гаҗәеп бай мирасын компьютерга кертеп кую буенча армый-талмый эшләде. Бәхеткә, А.Гыйләҗевнең басма күрмәгән язмалары, бигрәк тә хатлары ифрат күп. Минем аларны үз күзләрем белән күргәнем бар. Кайберләрен хәтта укыганым да булды.
Эш шунда, туксанынчы еллар башында мин Гаграда иҗат йортында булдым. Нәкъ шул көннәрдә Аяз абый Пицундага килгән иде. Ара ерак түгел, булса унбиш- егерме чакрымдыр. Бер көнне өлкән агабызның хәлен белешеп кайтырга кирәк дип
Гыйләҗев А.М. Сайланма әсәрләр: 6 томда /Аяз Гыйләҗев. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2013. - 1 т.: автобиографик эссе, юлъязма, роман-хатирә, хатлар / [томны төз., текст, иск. һәм аңлат. әзерл., кереш сүз авт. М.Хәбетдинова]. - 2013. - 687 б.
5. «К. У.» № 12 127
уйладым. Минем белән барган про- курор-язучы Мәгъсүм абый Насыйбуллин да бу ниятне хуплады. Ул көннәрдә Равил Фәйзуллин да шунда иде. Без, шулай итеп, Абхазиянең әнә шул данлыклы төбәгенә барып кайтырга булдык. Алар безне бик хуплап кабул иттеләр. Кунарга калырга да кыстадылар. Аяз абый миңа үз бүлмәсендә урын бирде. Ул төн уртасына кадәр машинкасын тукылдатып утырды. Ә миңа әле шушы көннәрдә генә кайбер каләмдәшләренә, режиссёрларга язган хатларын тоттырды. Ул, аларны ике данәдә басып, оригиналын тиешле кешеләргә җибәрә, күчермәсен исә үзендә калдырып бара икән.
Мин, хатларны кулыма алгач, бераз җайсызлык та кичергән идем. Ул моны сизде һәм әйтеп куйды:
— Укы, укы, алар, аерым кешеләргә язылсалар да, нигездә тормыш һәм әдә-биятыбыз, сәнгатебез турында. Шулар хакында минем ихлас уйлануларымны белү сиңа зыян итмәс.
Чыннан да, шулай икән шул. Дөрес, әдип белән адресат арасындагы мөнәсәбәтләр дә үзәккә куелган. Нәкъ менә шулар аның каләмен хәрәкәткә китерә дә. Ике арада әдәбият һәм тормыш күренешләренә булган бәяләр тирәсендә шактый төрлелек, аерымлыклар булуын бәян итү юнәлешендәге уйлар ташкыны хатларда үзәк форватерны тәшкил итә. Мин — әле ул елларда акыллы сүзләр сөйләүче җитәкчеләрнең, кайбер язучыларыбызның әйткәннәре белән гамәлләре арасындагы тәңгәллеккә бик шикләнеп карый белмәүче чагыштырмача яшь кеше — үзем өчен өр-яңа фикерләр, тәэсирләр алган идем. Сүз менә шундый хатлар турында бара. Алар хәзер Нәкыя ханым тырышлыгы белән электрон версия рәвешен дә алдылар.
Ходай рәхмәте, кайвакытта шулай да була, нәкъ кирәк вакытында әлеге язмыш яки рухи хәзинә белән ихлас кызыксынучы, шулар белән мавыгучы, эшне урыныннан кузгатып җибәрүче кеше мәйданга килә. Бу очракта андый шәхес — Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбет- динова — Казан федераль университеты доценты. Рус, дөнья әдәбиятларын, кем әйтмешли, су кебек эчә. Шул ук вакытта әдәбият дөньясы мәйданында татар әдәбиятының урынын билгеләү белән чын күңелдән мавыгып эшләүче галимә. Соңгы елларда, А.Гыйләҗев иҗатын үзәккә куеп, докторлык диссертациясе яза. Аның иҗатын мөмкин кадәр тулырак итеп киң даирәгә җиткерү юнәлешендәге гамәлләре дә күзгә күренә. Әдипнең китабын рус телендә туплап чыгаруы да шундый зур эшләренең берсе булган иде. Инде менә бу алты томлыкны төзүче, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүче, фәнни мөхәррире дә ул үзе.
Әлбәттә, нинди дә булса гамәлгә керешү өчен, мөһим сәбәп булырга тиеш. Миләүшә ханымның томга язган кереш сүзендә моңа да җавап бар: «Мин аның киң карашлы, чиксез талантлы булуына, һәр әсәрен кабат-кабат кулга алып уйланырга, сызланырга мәҗбүр итә алган бөек язучы булуына гаҗәпләнәм». Димәк, шушы олы көчнең нидән гыйбарәт икәнлеген белергә кирәк. Менә шушы әйбер М.Хәбетдинованы әлеге олы иҗатка якынайткан да инде
Сүз бара торган беренче том әдипнең яшьлеге турында үзе язган «Балачак сукмаклары» дигән эссе белән ачыла. А.Гыйләҗев, тумышы белән Сарман районы Чукмарлы авылыннан булса да, балалык еллары Зәй төбәгендәге Югары Баграж дигән керәшен авылында үтә. Дөньяга күзе ачылганда ук өйдә ислам йолалары, урамда христианча мөхитне күрә башлау аңа ике яклы тәэсир итми калмаган, әлбәттә. Тагын шуңа утызынчы елларда илдәге иҗтимагый-сәяси мөхитнең йогынтысын да өстәсәң, Аяз Мирсәет улының күңел дөньясындагы каршылыкларның чыганакларын шактый ачык итеп күзалларга мөмкин. Әлеге автобиографик эссенең әһәмияте барыннан да элек шунда, ул халык язучысы булып әверелгән олы шәхеснең җанын, шуның ярдәмендә тулаем иҗатын иңләп аңлауга ачкыч булып тора.
Аннан соң китапта әдипнең «Эзләремне эзләдем» дигән юлъязмасы һәм киң мәгълүм «Йәгез, бер дога!» дигән роман- хатирәсе урын алган. Мин әлеге әсәрләрнең беренче томда ук бирелүләренә башта бераз сәерсенебрәк тә караган идем. Ник дигәндә, хронологик принцип сакланганда, А.Гыйләҗевне язучы итеп таныткан әсәрләр арасында утыз-кырык еллар элек иҗат ителгәннәре дә күп. Әмма, уйлана торгач, төзүченең яшәү барышы хроно-логиясеннән чыгып эш итүе аңлашылды. А.Гыйләҗев кебек гаять катлаулы тормыш юлы узган кеше турында сүз барганда, монысы да исәпкә алынырга тиеш. Чөнки,
128
студент елларында ук кулга алынып, биш ел зиндан «университетын» узарга мәҗбүр ителгән егетнең күңел дөньясы бары тик шушы эзлеклелектә генә дөрес, булганынча ачыла ала.
Мәгълүм булганча, А. Гыйләҗев «Йәгез, бер дога!» әсәрен язар алдыннан үзенең моннан кырык еллар элек газапланган Караганда якларын әйләнеп кайтырга уйлый, шушы ниятен тормышка ашыра да. Аңа инде хәзер дә «Карлаг»лар үз урыннарындадыр кебек тоела. Әмма инде ул аларның күбесен тапмый. Үткән беткән, өстенә үлән үскән дигәндәй, анда яшәүче хәзерге буыннар Актас, Волынка кебек җирләрнең тоткыннар интеккән урыннар булуыннан хәбәрдар түгелләр икән. Әмма шулай да бару файдасыз булмый. Бу урыннарда йөрү А.Гыйләҗевнең күңелен кузгата, башыннан кичкән хәлләрне нечкәлекләре белән күз алдына китереп бастыра, иң мөһиме — бергә-бергә шул тетрәнүләрне үткән кешеләрне хәтерендә яңарта. Шуннан әйләнеп кайткач, ике ел эчендә әлеге роман-хатирәсе язылып та бетә.
Бу китап татар әдәбиятында шәхес культының икенче дулкыны нәтиҗәсендә килеп туган, ягъни илленче еллардагы хәл-әхвәлләрне бөтен шыксызлыгы белән ачып бирүче роман-документ булды. Аның хакында туксанынчы елларда матбугатта үз карашларымны белдереп чыгыш ясаган идем инде. Шуңа күрә бу урында артык җәелеп тормыйм. Моның сәбәбе дә бар. Эш шунда, сүз бара торган томда А.Гыйләҗевнең шул лагерьлардан язган хатлары да урын алган. Алар сигез дистәдән артык, әти-әнисенә, туганнарына, булачак хәләл җефете Нәкыягә адресланган. Кайбер хатларында ул «минем лагерьлардан язган хатларымны саклагыз» дип тә искәртә. Күрәсең, егерме биш- егерме җиде яшәр егет заманнарның бер көе генә тормасын, үзгәрәчәген, үзенең хатлары афәтле елларны тасвирлаган документлар булачагын күңеле белән сизгән. «Үзем өчен генә җыймадым, берәр заман без яшәгән чор белән кызыксынучы җан табылса, әдәбиятка, театрга, яшәешкә кагылышлы байтак азык кергән бу томнарга!» (513 б.) — дип яза ул соңыннан. Аның хатлары әдипнең хәстәрле куллары белән том-том итеп төпләнеп тә куелганнар.
Хатларда без оптимизм, ягъни иртәгәге көнгә ышану, өмет күрәбез, теләсә нинди шартларда да үзен Кеше итеп сизәргә ярдәм итәрлек ныклы ышаныч хисләрен тоябыз. Бигрәк тә әти-әнисенә язган хатларда ул зарланмый, киресенчә, алар- ны юатып яза. Ә ул вакытларда мәктәп укучысы гына булган үсмер кыз Нәкыя туташка язган хатлары бөтенләй башка. Алар, бердән, яшьлекнең иң затлы, назлы мәхәббәт хисләре белән сугарылганнар, икенчедән, тормыш, яшәү гаме, кешенең дөньядагы урыны, көчле рухлылык, киң карашлылык, киләчәккә өмет турында җитди уйланулардан тора. Шуңадыр, аларда егет үзенең тоткынлыктагы хәлләре турында яшермичә бәян итә. Яшүсмер кызның әллә кайдагы «арестант» егет белән хат алышырга җөрьәт итүенең сәбәбен, бу хатларны укый барган саен, аңлый төшәсең. Хатлар артында торучы егетнең ныклы ихтыяры, ачык карашы, романтик рухы аңа карата кызда ышаныч тудырган. Һәм күңеле аны алдамаган.
Дөрес, без ул вакытта Нәкыя туташ язган хатларны укудан мәхрүм. Әмма нәкъ шулар булачак язучының авыр көннәренә нур сирпегәннәр икән, димәк, алар коры гына, штамплардан гына торган язмалар булмаган. Егет «Синнән хат алуның үзем өчен чиксез зур шатлык булуын әйтәсем килә» (567 б.) дип язган икән, кыз да аның үзенә бәрабәр холык- фигыль иясе буларак кабул ителгән дип аңларга кирәк. Нәкъ менә Нәкыясенә язган хатларда әдип тоткынлык елларының үзенә ясаган тәэсирен бәян итә. Мондый хисләрне аның күңеленнән тартып алып әйттерүче шушы яшь кенә кыз булган бит инде. Әлеге уйлануларның үзәген менә бу юллар тәшкил итә дип уйларга кирәк: «Бу авыр еллар мине ата-анамны, туганнарымны, дусларымны бәһаләргә
5* 129
өйрәттеләр. Бу авыр еллар миннән җитди кеше ясадылар» (566 б.). Мондый җитди егет белән хат алышу Нәкыя туташка да зур тәэсир иткән булырга тиеш. Әлеге хатлар аны да рухи чыныктырганнар. Нәкыя Илһам кызы белән аралашкан кешеләр моны нык сизәләр. Ул да республикабызга атаклы укытучы булып танылды, берсе — тарихчы-галим, икенчесе — язучы-драматург, өченчесе — уңган табиб булырдай уллар үстерде. Мондый атаклы шәхесләр булачак яшьләрнең хатларын уку бүгенге кешеләр өчен дә үзе бер тормыш мәктәбе булачак.
Бу томның тагын бер үзенчәлеге шунда, М.Хәбетдинова әдип шәхесенә һәм иҗатына багышланган берничә мәкаләсен дә ахыргы битләргә урнаштырган. Алар укучының А.Гыйләҗевне кеше һәм сүз рәссамы буларак тагын да тирәнрәк аңлавын тәэмин итәләр. Искәрмәләр һәм аңлатмалар бүлеген төзүгә дә зур хезмәт салынган. Бу үзе бер олы хезмәт буларак кабул ителә.
Китаптан алырга мөмкин булган мәгълүмат һәм тәэсирләр шулкадәр күп, аларны бер мәкаләдә сөйләп бирү мөмкин түгел. Укучы китапны эзләп табар, укыр һәм әдәбиятыбызга аның нинди яңалыклар алып килгәнлеген үзе күрер. Нәкыя һәм Миләүшә ханымнарга алдагы томнарны әзерләүдә дә уңышлар, саулык-сәламәтлек теләргә генә кала. Димәк, алда әле безне Аяз Гыйләҗев мирасы белән яңа очрашулар көтә.