Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЛӘМ ХАКЫ - ХЕЗМӘТ ХАКЫ УЛ

Быелгы мәдәният елының иң зур казанышы дип мин авылларда мода кадәр күрелмәгәнчә күпләп төзелүче Мәдәният йортларын атар идем. Мәктәпләр ремонтлау, балалар бакчалары, ФАПлар, полиция йортлары төзү янына яңа салынган Мәдәният йортлары да килеп кушылгач, инде өметсезлеккә бирелеп барган авылларныд йөзе бераз яктырып киткәндәй булды. Киләчәктә бу хәрәкәт дәвам итеп, авылларны юллы да итә алсак, андагы халыкны эшкә тиендерсәк, күпчелек авылларыбызны саклап кала алыр идек...
Әмма мәдәниятебезне югары дәрәҗәгә күтәрү өчен бер «Мәдәният елы» гына бик аз. Быел башланган эшләрне эзлекле дәвам итеп, спортка һәм мәгарифкә булган өстенлекле карашны киләчәктә мәдәнияткә дә күчерә алсак, җәмгыятебезнед, халкыбызның сыйфат дәрәҗәсе бер башка үсәчәгенә шигем юк. Моныд өчен, беренче чиратта, инде ничә еллар ремонт көтеп яткан клубларыбызны, китапханәләребезне, музейларыбызны, сәнгать һәм музыка мәктәпләрен ипләргә-сипләргә, җиһазларга, һәр район үзәгендә китап кибете ачарга, башкалабызда әдәбият музее оештырырга, Чаллыдагы, Түбән Камадагы бинасыз театрларыбызны, Казандагы Милли китапханәне биналы итәргә, җәмгыятьтә тәрбия мәсьәләсенә игътибарны бермә-бер арттырырга кирәк.
Киләсе 2015 ел Россиядә «Әдәбият елы» дип игълан ителде. Монысына да бик сөендек, чөнки әдәбият — мәдәниятмен ин мөһим өлеше, умыртка сөяге, димәк, киләсе ел быелгы елның дәвамы булыр дип өметләнәбез. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә исә хәл итәсе мәсьәләләребез, проблемаларыбыз гаять күп һәм алар елдан-ел ишәя генә бара. Аларның иң зурысы — әдәбият-мәдәният хезмәткәрләренә түләү, аларның хезмәтенә бәя бирү мәсьәләсе. Бүген республикада мәдәният хезмәткәрләренең уртача эш хакы мәгариф хезмәткәрләренекеннән ике мәртәбә ким булуны аңлап та, аңлатып та булмый. Без еш кына тәнкыйтьләп искә ала торган совет чорын әдәбият-сәнгать әһелләренең күбесе хәзер бу яктан сагынып искә ала. Ул заманнарда рәссамнар картиналарын сатып, заказ үтәп, музыкантлар музыкаль әсәрләр иҗат итеп, язучылар китап бастырып яши, эшли һәм гаиләләрен тәэмин итә алалар иде. Ә бүген иҗат кешесенә гонорар түләү хәерче сәдакасыннан да түбәнрәк дәрәҗәгә төште. Алай гына да түгел, кайбер югары даирәләрдә гонорарны бүләк, премия яисә хәер дип аңлаучылар һәм аңлатучылар барлыкка килде. Гонорар — иҗат кешесенең тормыш чыганагы, гаять катлаулы һәм теләсә кемнең кулыннан килми торган эш өчен түләү икәнне аңлыйм дисәң, үзеңә дә алар хәленә керергә, төннәр йокламыйча бәяннар (повестьлар), романнар, пьесалар, симфонияләр, опералар язып карарга, җырлар, картиналар иҗат итәргә кирәктер, ахрысы. Билгеле инде, аз түләнгән һөнәрнең җәмгыятьтә дәрәҗәсе төшә, шуңа күрә бүгенге яшьләр үз язмышларын әдәбиятка һәм сәнгатькә багышларга атлыгып тормый. Нәтиҗәдә, соңгы елларда профессиональ сәнгатькә килүче яшьләребез күзгә күренеп кимеде, алар акчалырак, төшемлерәк һөнәрләр сайлау аркасында, бушаган урынны уртакул иҗатчылар, шабашниклар тутырды, сәнгатьтә үзешчәнлек канат җәя башлады.


Разил ВӘЛИЕВ,
Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре