ГАСЫРЛАР КИЧКӘН ИҖАТ
ГАБДЕРӘХИМ УТЫЗ ИМӘНИНЕҢ ТУУЫНА 260 ЕЛ
Габдерәхим бине Госман бине Сәрмәки бине Кырым Утыз Имәни әл-Болгари — әдәбиятыбыз һәм иҗтимагый фикер тарихында тирән эз калдырган шәхес, энциклопедик белемле галим. Аның иҗат мирасы гаять зур һәм күпкырлы. Ул язган хезмәтләр арасында шигырь-поэмалар белән беррәттән, тел, фәлсәфә, дин, шәригать, фикъһе, әхлак-хокук мәсьәләләре, икътисад, сәүдә, медицина, астрономия һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы фәнни хезмәтләр, гарәпчә-төркичә, фарсыча- төркичә, гарәпчә-фарсыча сүзлекләр дә бар. Әмма ул барыннан да элек шагыйрь буларак киң танылу ала.
Габдерәхим Утыз Имәни 1754 елда хәзерге Татарстан Республикасының Чирмешән районы Яңа Кади (элекке исеме — Утыз Имән) авылында игенче гаиләсендә туа. Аның әтисе Госман бине Сәрмәки бине Кырым чыгышы белән хәзерге Лениногорск районы Тимәш авылы кешесе, ә әнисе Гафифә Утыз Имән авылы кызы булып, өйләнешкәннән соң алар Тимәш авылында тора башлыйлар. Ләкин Габдерәхим туганчы ук әтисе Госман үлеп китә. Ярдәмчесез калган яшь хатын янәдән үзенең туган авылы Утыз Имәнгә кайта һәм шунда, үз әтисе йортында, Габдерәхимне таба. Ике-өч ел да үтми, ул үзе дә дөнья куя. Шулай итеп, Габдерәхим, сабый чагында ук ата-анадан ятим калып, туган тиешле бер җиңгәсе кулында тәрбияләнә.
Укырга, белем алырга омтылыш Габдерәхимдә бик иртә уяна. Башта ул үз авылларындагы Вилдан мулла мәдрәсәсенә йөреп укый, аннары мәдрәсәдәге вак-төяк хезмәтләрне үтәп, үз-үзен карардай яшькә җиткәч, мәдрәсәгә бөтенләй яшәргә күчә. Зирәклеге, үткен зиһенлелеге белән ул сабакташлары арасында бик тиз «укымый белә торган шәкерт» буларак таныла һәм үзенең яшьтәшләренә дә хәлфәлек итә башлый.
Ә мәдрәсәдә яшь буынны тәрбияләүдә нәтиҗәле, файдалы икәнлеге гасырлар буена исбатланып килгән фәннәр укытыла. Ул фәннәрнең барысы да ислам дине нигезләрен , аның төп китабы Коръәнне, Коръәнгә аңлатма-шәрехләрне, шәригать хөкемнәрен өйрәнүгә юнәлтелгән. Китап-дәреслекләр гарәп телендә язылганлыктан, иң элек гарәп телен өйрәнергә кирәк була. Мәдрәсәдә бирелә торган белемнәрне Габдерәхим бик тиз үзләштерә, гарәп, фарсы телләрен җентекләп өйрәнә. Укыган саен аңа ислам диненең яңа сәхифәләре, тирәнлекләре, яңа офыклары ачыла бара. «Белем эстәргә комсыз» булган бу яшь шәкертне, әлбәттә, ислам дөньясының ерак бер төбәге булган Яңа Кади авылындагы чагыштырмача зур булмаган мәдрәсә, андагы гыйлем дөньясы канәгатьләндерә алмый. Аның күңеле зуррак мөмкинлекләргә омтыла һәм ул туган авылына якын булган күрше авыл мәдрәсәләренә китеп белем ала, яңа мөгаллимнәр белән аралаша башлый. Мәсәлән, аның 1782 елда Кизләү (хәзерге Иске Кыязлы) авылында яшәгәнлеге һәм Урта Азия галиме Гали бине Хисаметдин әл-Һиндинең Коръән аятьләре турындагы китабында очраган авыр аңлаешлы сүзләрне аңлатып , гарәпчә сүзлек төзегәнлеге билгеле. Бу турыда әдип үз кулы белән язып калдырган7.
Утыз Имәни иҗатын беренче булып тирәнтен өйрәнгән галимә Үлмәс Беляева Габдерәхимнең бу еллардагы тормышын болай тасвирлый: «Утыз Имәни семья тормышын бик яшьтән оештырган. 1773 елда, 19 яшьләр чамасында, Утыз Имән авылында туып үскән Рахманкол кызы Фәтхиягә өйләнгән. Фәтхиянең атасы мирза булган, ләкин Габдерәхимгә җирсез килеш кенә килгән. Закон буенча аларга җир тиеш булса да, Габдерәхим исән вакытта кулларына кермәгән... Фәтхиянең өч кыз баласы булган. Фәтхия белән бары биш ел гына торган. Фәтхия үлгәч, шул ук Утыз Имән авылыннан Габдерразак кызы Хәмидәгә өйләнгән».
Беркадәр вакыт үткәч, Габдерәхимне тирә-як авыл мәдрәсәләре дә канәгатьләндерми башлый һәм, үзенең гаиләсен алып, ул чакта гыйлем үзәге буларак данлыклы Оренбург Каргалысы авылына (Сәгыйть бистәсенә) килә. Биредә ул икенче мәчет каршындагы 7 Әлеге кулъязманы шушы юллар авторы 1988 елда Сәмәрканд шәһәреннән, Утыз Имәнинең бишенче буын оныгы Әхмәтҗанов Мигъдәт Әбүбәкер улыннан алып кайтты. Бу мәгълүмат фәндә беренче тапкыр китерелә.
153
Вәлид бине Мөхәммәд әл-Әмин Каргалый мәдрәсәсенә укырга керә, әлеге күренекле дин белгече җитәкчелегендә тирән белем алуга ирешә. Әмма бераздан аны Оренбург Каргалысы да канәгатьләндерми башлый. 1788 елда, үзенең гаиләсе белән Урта Азия якларына юнәлә. Иң элек ул Бохарада туктала, анда берничә ел яши. Исеме еракларга таралган мәдрәсәләрдә белем ала, күренекле галим-укымышлылар белән аралаша. Бераздан үзе дә мәдрәсәдә укыта башлый. Шушы елларда Габдерәхимнең Бохарада шәех Фәезхан әл-Кабули исемле кешегә мөрид булып торганлыгы һәм Бохараның мәшһүр Могак мәчетендә Хаҗи Багдади Вәлидетдин бине Хәсәннән соң имамлык хезмәте үтәгәнлеге мәгълүм8. Бохарадан соң Габдерәхим Сәмәркандта булган. 1789 елда Бохара янындагы Акча һәм Түфи исемле кечкенә шәһәрләрдә торган. 1790 елда Бохарадан 12 км ераклыктагы Мәзаре Шаһимәрдан шәһәрендә яшәгән; бу шәһәр мәдрәсәләрендә уку-укыту эшләре белән шөгыльләнеп, үзенең белемен арттырган. 1796 елда, 42 яшендә, Әфганстанга сәяхәт кылган: Әфганстанның Бәлех, Һират, Кабул шәһәрләрендә булган, аннан Бохарага кайткан.
1798 елда Габдерәхим туган ягына кайтырга уйлаган. Бохарадан кайткан вакытта, Кавырмач дигән урында, көтмәгәндә Габдерәхимнең хатыны Хәмидә вафат була. Бу үлемне әдип бик авыр кичерә, Хәмидәгә багышлап ике мәрсия яза. Ятим калган балаларын алып, Туган авылы Яңа Кадигә кайткач, Ү.Беляева язуынча, беренче хатыны Фәтхиянең сеңлесе Бәдигылҗамалга өйләнә һәм шул хатыны белән ахыргы көннәренә кадәр гомер итә.
Габдерәхим туган авылы Утыз Имәндә төпләнеп калырга тели, әмма аңа: «Синең атаң Тимәш кешесе иде»,— дип, йорт салырга җир бирүдән баш тарталар. Шуннан соң ул үзенең ерак туганнары яшәгән күрше авылга — Кара Чишмәгә китә, анда бер ел яши. Әлеге авылда озак торырга рөхсәт итмиләр һәм ул хәзерге Чистай районының Исләй авылына китә, анда бер ел чамасы мәдрәсәдә укыта. Аннан хәзерге Лениногорск районының Сарабиккол (элекке исеме — Әби авылы) авылына күчә, өч ел буе мәдрәсәдә хәлфәлек итеп яши; үзенә шәкертләр җыя, аларны үз ысулы буенча тәрбияли. Шуннан соң Куакбаш авылына (хәзерге Лениногорск районы) килә; авыл тарихында беренче мәдрәсә салдыра, шунда шәкертләр укыта. Әнә шулай авылдан авылга күчеп йөри торгач, ниһаять, әтисенең туган авылы Тимәшкә килеп урнаша һәм үзенең соңгы көннәренә кадәр шунда яши. Монда да ул күп еллар буе халыкны агарту-укыту эшләре белән шөгыльләнә, шәкертләр тәрбияли.
Тимәштә аның кечкенә генә йорты, аз гына җире булган; йорт хайваны асрамаган, мал җыймаган. Картлык көннәренә кадәр иҗат эшен дәвам иттергән. Әдип сиксән яшенә кадәр яшәп, 1834 елның сәвер (апрель) аеның сигезендә Тимәш авылында вафат булган9. Каберенә беренче ташны, әдипнең исемен һәм үлгән елын язып, Мөхәммәткәрим Тәхәветдин углы куйган. Әмма гасырдан артык вакыт узгач, аның кабере өстендә күп булып сәрви (акация) агачлары үсеп, кабер танымаслык хәлгә килгән. 1970-1980 елларда көн тәртибенә шагыйрьнең каберен төзекләндерү мәсьәләсе килеп баса. Бу эшкә район җәмәгатьчелеге, беренче чиратта, район нефть үткәргечләр идарәсе коллективы алына. 1994 елның 21 июнендә халкыбызның горурлыгы булган шагыйрь, фикер иясе Габдерәхим Утыз Имәни кабере өстенә Шәрекъ стилендә таштан салынган, ак гөмбәзле зур гына төрбә-мавзолей төзеп куела10. Бу — татар әдипләренә куелган беренче мавзолей була. Мавзолейның эчке ягына, түр стенага шагыйрьнең «Мөһиммәт эз-заман» поэмасыннан түбәндәге шигырь юллары язып куелган: / Егет булсаң, егетлек күргәз илгә, / Мәхәббәтлек путасын багла билгә. / Гаделлек кыйл, ул имди әһле вафа, / Берәүгә бер тузан тик кыйлма җәфа.
Алдагы елларда Г.Утыз Имәни исемен мәңгеләштерү өлкәсендә түбәндәге эшләр эшләнә: 1) Тимәш авылының үзәк урамына һәм Чирмешән район үзәгенең бер урамына Габдерәхим Утыз Имәни исеме бирелә; 2) шагыйрьнең туган авылы Яңа
Кадигә аның элеккеге Утыз Имән исеме кайтарыла; авыл уртасындагы паркта утыз имән
8 Мәрҗани Ш. Мостафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. - Б.290.
9 Шагыйрь вафатының конкрет датасы Санкт-Петербургтагы Шәрекъне өйрәнү институты фәнни китапханәсендәге В3808 шифрлы кулъязманың 2 а битендә китерелә.
10 Мавзолей проектының авторы - архитектор И.Р.Вәлиева.
ӘНВӘР ШӘРИПОВ
154
агачы утыртыла; 3) Утыз Имән авылы мәктәбенә Габдерәхим Утыз Имәни исеме бирелә һәм анда әдипнең музее ачыла; 4) Чирмешән районы хезмәткәрләренә хезмәттәге уңышлары өчен бирелә торган Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге премия булдырыла.
Гыйльми һәм әдәби иҗаты
Габдерәхим Утыз Имәнинең гыйльми һәм әдәби иҗаты чама белән 1774 еллардан башлана, үзенең вафатына кадәр, ягъни 60 ел буена дәвам итә. Алты дистә елны колачлаган бу иҗат дәверен, аның биографиясе белән бәйләп, шартлы рәвештә төп өч чорга бүлеп өйрәнергә мөмкин: 1) башлангыч чор иҗаты (1774-1788 еллар); 2) иҗатының Урта Азия чоры (1788-1798 еллар); 3) туган илдәге иҗат дәвере (1798-1834 еллар).
Габдерәхимнең гыйльми һәм тәрҗемә эшчәнлеге шактый иртә башлана. Мәдрәсәләрдә гарәп-фарсы телләрен, Коръәнне, тәфсирләрне, шәригать хөкемнәрен тирәнтен өйрәнү аны әкренләп фән дөньясына алып керә. Беренче чиратта, ул ислам дөньясында халыкара фән теле булып саналган гарәп телен һәм классик поэзия теле булып исәпләнгән фарсы телен бик бирелеп өйрәнә. Бу телләрне шул дәрәҗәдә нечкәләп өйрәнә ки, хәтта шул телләрдә гыйльми хезмәтләр дә яза башлый. Габдерәхим Утыз Имәнинең гыйльми эшчәнлеге нигездә өч юнәлештә алып барылган: 1) үзе өйрәнә торган гарәпчә, фарсыча китаплардагы авыр аңлаешлы сүзләргә сүзлекләр төзү, терминнарга аңлатмалар язу; китапларга шәрех- комментарийлар төзү; 2) гарәпчә һәм фарсыча фәнни хезмәтләрне тәрҗемә итү, ислам диненең гамәли һәм теоретик мәсьәләләре хакында гарәп-фарсы телләрендә гыйльми трактатлар язу; 3) китаплар күчерү, әсәрләрнең дөрес, фәнни текстларын булдыру, ягъни текстология өлкәсендәге эшчәнлеге.
Утыз Имәни — татар текстологиясенә нигез салган галим: ул Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасының берничә кулъязмасын үзара чагыштырып чыккан, төрле күчерүчеләр тарафыннан өстәлгән урыннарын төшереп калдырган һәм ахырга: «Бу кыйссаның бәетләреннән күп бәетләр кыскартылды. Артык файдасы булмаган сүзне озайту язучыларның табигатендә юк. Ьәркем бу рисаләне язарга теләсә, шушы нөсхәдән канәгать итсен: күп нөсхәләрдән чагыштырылды, көч җиткән кадәр дөрес язганбыз. Әмма, зинһар, моннан башкадан язмагыз, зур хатага очрарсыз, хәтта дөресләүдән дә гаҗиз калырсыз. Габдерәхим Болгари. 1824», — дип язып та куйган.
Үзенә Аллаһы Тәгалә тарафыннан салынган шагыйрьлек куәсе яшь чактан ук Габдерәхимне, аның күңелен гел җилкендереп, ургылып чыгарга җай гына көтеп торган, ахрысы. Мәдрәсәдә чакта, атаклы дин галимнәренең гарәпчә хезмәтләрен өйрәнгән, авыр аңлаешлы сүзләрне ана телебездә аңлатып язган вакытта, аның күңелендә шигъри юллар да барлыкка килгән һәм, хезмәтне тәмамлагач, Габдерәхим шул шигырьләрне әлеге хезмәтләр ахырына теркәп тә куйган. Шулай итеп, аның безгә билгеле булган иң беренче «Улды ахыр бу кәлямем...», «Бәйте Аллаһйар бәкдин...» дип башланган шигырьләре язылган. Бу әсәрләрдә шагыйрь әлеге хезмәтләрне үзеннән соң укучыларга мөрәҗәгать итә һәм, әгәр дә үзенең бу гарәпчә язылган аңлатмаларында хаталар килеп чыкса, Аллаһы Тәгаләдән дә, китап укучылардан да үзен гафу итүләрен үтенә. Беренче шигырьләрендә үк Габдерәхимнең Шәрекъ шигырь теориясен шактый тирән үзләштергән булуы күренә: алда әйтелгән беренче шигырен ул «рифмалар эчендәдер минем исемем» дигән сүзләр белән тәмамлый: шигырьнең юл азагындагы рифмадаш сүзләрнең соңгы хәрефләрен бергә җыйсаң, авторның исеме килеп чыга (г-б-д-р-а-х-и-м — Габдерәхим). Әмма бераздан шагыйрь иҗатына реаль һәм кырыс тормыш картиналары да килеп керә. Мәсәлән, «Горбәтнамә» поэмасы. Шагыйрь аны үзенең кулга алынып төрмәгә утыртылуы уңае белән язган. Бу әсәр инде лиризм, сызлану белән сугарылган11.
Габдерәхимнең төрмәгә утыртылуы, аның сәбәбе турында фәнни әдәбиятта бертөрле генә фикер юк. Ш.Мәрҗани болай яза: «Шушы һәм шуларга охшаган ярамаган эшләре 11 Шагыйрьнең бу поэмасы фәнни кулланылышка беренче тапкыр шушы юлларның авторы тарафыннан кертелде: әсәрнең текстын ул 1975 елда Санкт-Петербург шәһәрендәге Шәрекъне өйрәнү институты китапханәсенең кулъязмалар бүлегеннән табып кайтты. Әсәр тексты ТА 1309 шифрлы кулъязма җыентыкның 7-11 битләренә күчерелгән. Кара: Шәрипов Ә.М. «Горбәтнамә» - Габдерәхим Утыз Имәнинең яңа табылган әсәре // Татар теле һәм әдәбияты. Бишенче китап. - Казан: ИЯЛИ им. Г.Ибрагимова КФАН СССР, 1976. - Б.277-283.
ГАСЫРЛАР КИЧКӘН ИҖАТ
155
аркасында12, Бөгелмә төбәгендә Шөгер исемле авыл имамы мелла Могыйнетдин бине Габдеррәшид һәм аның дуслары моңа (Утыз Имәнигә — Ә.Ш.) каршы чыгалар. Дини идарәгә әләкләшеп, указы алынып, урыныннан куылуга ирешәләр»13, — дип яза. Шагыйрьнең төрмәгә ябылуының сәбәбен Үлмәс Беляева Габдерәхимнең «Диннең кануннарын белми торып, дин тоту олуг гөнаһлылык, шәригать хөкемен бозу гына. Гавам халкы хәдисләрне дөрес укый белмәгәч, нәфел, сөннәт намазларын да уку дөрес түгел» дигән фикерләре аркасында дип күрсәтә. Ә Рамил Әдһәмов исә, немец галиме М.Кемпер хезмәтенә таянып, Габдерәхимнең кулга алынуының 1785 елда булуын яза. Шуннан чыгып, Утыз Имәнинең тормыш һәм иҗат эшчәнлеген ике чорга бүлеп карый: 1) 1785 елда кулга алынуга кадәрге чор һәм 2) 1785 елдан соңгы тормышы14.
«Горбәтнамә» поэмасының язылу датасын ачыкларга бу әсәрнең ахыргы «Хатимә» бүлегендәге «Битеп мән бу нәсаих кәндем өчен, дәхи зәүҗәм Хәмидә мәфтүн өчен» дигән сүзләр дә ярдәм итә. Димәк, әсәр язылган вакытта шагыйрьнең хатыны Хәмидә исән булган. Ә Хәмидә 1798 елда, Габдерәхим Урта Азиядән кайткан чакта вафат була. Шулай итеп, Габдерәхим чыннан да 1785 елда төрмәгә ябылган булырга мөмкин. Аның Урта Азиягә чыгып китүе дә билгеле бер дәрәҗәдә шушы төрмәдә утырып чыгуы белән бәйле булырга охшый. Димәк,«Горбәтнамә» әсәре дә шул вакытларда язылган булып чыга.
Поэма кереш өлешеннән һәм биш фасылдан тора. Күләме — 200 шигырь юлы. Әсәр ахырында шагыйрь үзенең исемен китерә: / Әгәр кушсаң рәхимгә ләфзы габди, / Белүрсән кем ирүр назыймның исми. /
«Рәхим»гә «Габди» сүзен кушканда «Габдерәхим» исеме килеп чыга. Үзенең исемен мондый рәвештә бирү Утыз Имәни иҗатында еш очрый.
Беренче бүлектә автор үзенең дөньяда рәхәт, кайгы-хәсрәт күрмичә яшәвен тасвирлый. Тоткынлыкның беренче көненнән үк шагыйрь ирекле тормышны сагына, якын дусларын, балаларын, сөекле хатынын искә төшерә, алар белән бергә булган вакытларны, тормышының иң рәхәт, иң бәхетле көннәрен күз алдына китерә. Аның күңеле сызлана, газаплана башлый: / Әгәр төшсә боныңдик кайгу-хәсрәт, / Көнәш үзрә улыр шул дәмдә золмәт, / — дип чагыштыра ул үзенең бәхетсезлеген.
Әсәрнең калган бүлекләрен автор кайгы-хәсрәттән соң шатлык килергә тиеш, шуның өчен авырлыкларга түзәргә, сабыр булырга, үз язмышыңа буйсынып яшәргә кирәк дигән фикерләрне үткәрүгә багышлый һәм шуны исбатлау өчен дини риваятьләрдән мисаллар да китерә.
Утыз Имәнинең «Дөррәтел-фахирә яки Ахирәтнамә» («Хөрмәтле энҗе яки Ахирәтнамә») дигән зур күләмле поэмасы да (барлыгы 1 мең 456 шигырь юлыннан тора) иҗатының башлангыч чорына карый. Шагыйрь аны Мөхәммәт әл-Газалиның «Дөррәтел-фахирә фи кәшфе гомумел-ахирә» («Ахирәт хәлләрен ачу юлында хөрмәтле энҗе») исемле хезмәтеннән файдаланып язган. Әсәрдә кеше үлгәч булачак вакыйгалар, теге дөньядагы хәлләр, кыямәт көне һ.б.лар турында сөйләнә. Анда түбәндәге бүлекләр бар: кереш өлешендә һәр кешегә үлем киләчәге, һәркемнең кабергә керәчәге турында; беренче баб — үлгән кешегә зикер әйтүнең файдасы турында; икенче баб — һичкайчан үлмәм дип дөнья куып йөрү, аның зарарлы булуы турында; өченче бүлектә үлем ачысы сурәтләнә; дүртенче баб үзе аерым мөстәкыйль поэма булып каралырга мөмкин. Аның үз эчендә 5 бүлекчә, 13 бәян бар. Ул бүлекчәләрдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең, аннан соң Әбүбәкер, Гомәр, Госман һәм Галинең үлемнәре сурәтләнә. Шуннан соң хатимә, ягъни бетем өлеше килә. Шулай итеп, «Ахирәтнамә» поэмасы шагыйрьнең дини-фәлсәфи карашларын ачыклау өчен зур әһәмияткә ия.
Безнең күзәтүләр буенча, Утыз Имәни 1788 елда Урта Азиягә киткән, аның поэтик һәм гыйльми иҗаты шунда дәвам иткән. Урта Азиядә Габдерәхим шигырьләр генә түгел, ә поэмалар да язган. Иң элек «Би-хаб эндәр мәкер муши шөтер шод» («Йокы эчендә тычкан хәйлә белән дөягә әверелде») дигән поэмага тукталыйк. Бу — аллегорик әсәр. Анда шагыйрь кешеләрдәге фикер чикләнгәнлегенә каршы чыга. Әсәр кереш өлешеннән, «Йокы эчендә тычкан хәйлә белән дөягә әверелде», «Чагыштырма өчен хикәя» исемле
12 Монда Утыз Имәнинең бидгатьләргә каршы чыгуы күздә тотыла.
13 Мәрҗани Ш. Мостафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. - Б.291.
14 Адыгамов Р. Габдрахим Утыз-Имяни ал-Булгари. - Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. - С.26. Әмма монда 1785 ел датасының нинди чыганакка таянып алынуы әйтелми һәм исбатланмый.
ӘНВӘР ШӘРИПОВ
156
бүлекләрдән һәм йомгаклау өлешеннән тора. Кереш өлеше Утыз Имәнинең фәлсәфи фикерләренә багышланган. Анда Габдерәхим атаклы дин белгече әл-Газалиның бер китабына үзенең соклануын белдерә. Аннан укучыга «Үзеңне «мин беләм» дип уйлама, үзеңне башкалар белән чагыштырып кара»,— дигән үгет-нәсихәт бирә. Монда ул төрле-төрле образ-чагыштырулар китерә. Мәсәлән: «Урманда берни дә юк дип уйлама, бәлки анда юлбарыс ятадыр. Кулыңа бер дирһәм акча керсә, мин — бай, башкалар фәкыйрь дип уйлама. Үзең ач булсаң, тук мин дип уйлама, башкаларның икмәге юк дип шөбһәләнмә», — ди.
Әсәрнең беренче бүлегендә гыйлем алу темасы күтәрелә. Монда инде шагыйрь нинди фәннәрне үзләштерергә кирәклеген конкрет күрсәтә: «Гыйлемнәндер фикъһе, тәфсир һәм хәдис, кем башканы укыр — ул әшәке кеше булыр. Башка фәннәргә гомереңне сарыф итмә, кызыкма бизәк һәм матур төсләргә», — ди. «Ун бит кәгазь кисәгеннән исереп, шатлангансың, тозлы чүлдә туган бер гарәп кебек»,— ди дә, сюжетлы «Чагыштырма өчен хикәя» дигән бүлеккә күчә. Анда сүз бөтен гомере тозлы чүлдә үткән бер гарәп турында бара. Әсәрнең соңгы бүлегендә автор шундый нәтиҗә ясый: «Бу хикәяттә безгә күп мәгънәләр бар. Үзеңне камил кеше дип санап, шатланма. Ун битле дәфтәр табып, горурланма. Ун бит белән дин эше тәмам булмас, аның өчен йөз-мең нөсхә кирәк. Шуны бел: остаз булырдай кешеләрне эзлә, аларга бил баглап, бөгелеп хезмәт ит»,— ди.
Урта Азиядә Утыз Имәни тагын «Төхфәтел-гораба вә ләтаифел-газа» («Горбәтлектә йөрүчеләргә бүләк һәм аларның хурлыкка калу вакыйгаләре») дигән поэмасын да иҗат итә. Бу әсәргә инде кырыс реализм килеп керә: монда Бохара мәдрәсәләрендә була торган тормыш күренешләре сурәтләнә. Бу әсәрне татар әдәбияты тарихындагы иң тәүге сатирик поэмаларның берсе дип бәяләргә кирәк, чөнки анда Идел буеннан, Болгар иленнән килгән, тормыш-яшәештә тәҗрибәсез булган яшь шәкертләрнең, Бохара хәлфәләренең хәйлә-мәкерләренә алданып, ничек итеп кешелектән чыгулары, адәм хурына калулары реаль тормыш күренешләре аша укучы күз алдына китереп бастырыла.
Бохара, Сәмәрканд кебек шәһәрләрдәге галим-голәмә, хәлфәләр арасында шактый кайнаган, мәдрәсәләрдәге уку-укыту эшләрен яхшы аңлаган, Әфганстан шәһәрләрендә дә булып, тирән белем алып, дөньяга карашы да шактый үзгәргән Габдерәхим 1798 елда туган иленә кайтырга чыга. Әмма юлда аны бәхетсезлек көтеп торган икән: Кавырмач дигән бер авылда, көтмәгәндә хатыны Хәмидә вафат була. Бу үлемне шагыйрь бик авыр кичерә. Безгә аның Хәмидәгә багышлап язган ике мәрсиясе килеп җиткән: «Мәрсияи Хәмидә, зәүҗәте Габдерәхим Болгари» һәм «Мәрсияи Габденнасыйр, вәләде Габдерәхим». Бу әсәрләрдә шагыйрь үзенең чиксез кайгы-өзгәләнүен сурәтли. Мәрсияләр татар әдәбияты тарихында гади бер татар хатынын зурлап, хөрмәтләп язылган иң беренче әсәрләр булып санала.
Туган иленә кайтыр алдыннан булса кирәк, ә бәлки кайтканнан соң, Утыз Имәни үзенең дини-фәлсәфи эчтәлекле «Җенахел-фәлях фи зәмми мөбах» («Мөбахны шелтәләү — котылу юлы») дигән поэмасын иҗат иткән. Бу әсәрдә шагыйрь үзенең «Би-хаб эндәр мәкер муши шөтер шод» поэмасындагы бидгать- сөннәт турындагы фикерләрен дәвам иттерә. Мөбах ул — шәригать тарафыннан тыелмаган да, кушылмаган да эш-гамәлләр, ягъни эшләсәң савап та, гөнаһ та булмый торган гамәлләр. Аларны үтәү — кешенең үз ихтыярында. Бу әсәрдә Утыз Имәни кешеләрнең шул мөбах эш-гамәлләр белән артык мавыгып китүләрен, шул мавыгулары аркасында үзләрендә хайвани сыйфатлар булдыруларын, комсызлыкка бирелүләрен тәнкыйтьли.
«Әбйате төрки фи фазыйләте гыйлем («Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр») исемле зур күләмле шигырен Утыз Имәни Урта Азиядә чакта иҗат иткән булырга тиеш. Бу әсәр туган илдәге мәдрәсәдә укучы шәкертләргә түгел, ә Урта Азиядә белем алучы, төрки телдәге әдәбияттан бигрәк гарәп һәм фарсы телләрендәге хезмәтләрне үзләштерүче шәкертләргә адресланган булса кирәк. Бу әсәрдә шагыйрь гыйлем алуга дан җырлый. Нәкъ менә шушы әсәрдә Утыз Имәнинең мәгърифәтчелек карашлары тулы көенчә чагыла да. «Гыйлем» төшенчәсен шагыйрь бер төрле генә аңламый. Бер яктан, ул гыйлемне тормышның нигезе, кешеләргә тормыш авырлыкларын җиңәргә, аның серләрен ачарга ярдәм итә торган гаять куәтле чара, корал дип карый. Аның фикеренчә, гыйлем тормыштагы бөтен нәрсәдән
— байлыктан да, алтын-көмештән дә, хәтта кешеләрнең йөз матурлыгыннан да өстен.
ГАСЫРЛАР КИЧКӘН ИҖАТ
157
Алтын-көмеш, кешеләрнең матурлыклары — болар вакытлы нәрсәләр: вакыт үтү белән, аларны кулланган саен, алар кими, азая, шиңә, тоныклана; ә гыйлем исә, кулланган саен, вакыт үтү белән, арта, күбәя генә бара. Шуңа күрә шагыйрь гыйлемне кешедән дошман да, угры да тартып ала алмаслык кыйммәтле хәзинә, кеше күңеленең нуры дип атый: / Гыйлем — нурдыр, нурлыйдыр күңелләри, / Җәһел
— нардыр, йандырыр һәп дилләри. «Гыйлем» төшенчәсенә дөньяви мәгънә салып, Утыз Имәни аны халыкның тормыш-көнкүреше белән бәйли; аныңча, гыйлемнән башка бер кеше дә һөнәр иясе була алмый: «Гыйльме улмайанда юк дорыр һөнәр», —дип нәтиҗә ясый ул.
Шуның белән бергә, шагыйрь «гыйлем» төшенчәсен дини мәгънәдә дә куллана. Аның карашынча, «гыйлем белән дөнья да, ахирәт тә алыныр; икесендә дә хөрмәт һәм дәүләт булыр». Гыйлем-мәгърифәттә автор үзенең дини идеалын күрә, гыйлемне шул идеалга ирешү юлында бер чара итеп карый. Җәмгыятьтәге барлык кешеләр дини өйрәтмәләрне үзләштерсәләр һәм шул өйрәтмәләрне үзләренең көндәлек тормышлары өчен җитәкче итеп куллансалар, җәмгыять тормышы савыгыр, бар кешеләр гомуми бәхеткә ирешер иде, дип саный.
Шагыйрь иҗат мирасының зур өлешен аның туган иленә кайткач, инде җитлеккән әдип булып, туган илдә яшәгән елларда язган әсәрләре алып тора 1) «Гавариф эз- заман» («Замана укымышлылары»); 2)«Мөһиммәт эз-заман» («Замананың мөһим билгеләре»); 3) «Тәнзиһ-ел-әфкяр фи нәсаих-ел-әхйар» («Фикерләрне пакъләндерә торган игелекле үгетләр»); 4) «Әл-карзы микъраз-ел-мәхәббәт» («Бурыч — дуслыкны кисү кайчысы»).
«Гавариф эз-заман» әсәрен шагыйрь 1798-1800 елларда, ә «Мөһиммәт эз- заман»ны, күп кенә чыганакларга таянып фикер йөрткәндә, 1820 еллар тирәсендә иҗат иткән булырга тиеш. «Тәнзиһел-әфкяр фи нәсаихел-әхйар» поэмасы, Ү. Беляева кулындагы кулъязмада күрсәтелгәнчә, 1824 елда язылган. Ә инде «Әл-карзы микъраз- ел-мәхәббәт» поэмасы шагыйрь иҗатының соңгы елларында язылган дип уйлау дөресрәк. Бу әсәрләрдә татар иҗтимагый фикер мәйданына XIX гасырның икенче яртысында чыккан мәгърифәтчеләргә аваздаш мәсьәләләр күтәрелә; алар нигездә мәгърифәтчелек биеклегеннән торып хәл ителәләр дә. Мәсәлән,« Гавариф эз-заман» поэмасында шагыйрь туган илендәге дин әһелләренең белем дәрәҗәсе түбән булуын, бидгать гамәлләргә бирелүләрен тәнкыйтьли (поэмада шундый барлыгы унсигез бидгать гамәл санала). Энциклопедик характердагы «Мөһиммәт эз-заман» әсәрендә Габдерәхим шул чордагы татар тормышының күп якларын чагылдыра, нигездә әхлак һәм мәгърифәт темаларын күтәрә. «Тәнзиһ-ел-әфкяр фи нәсаих-ел-әхйар» һәм «Әл-карзы микъраз-ел-мәхәббәт» поэмаларында, мәгърифәтчелек фикерләрен пропагандалау белән беррәттән, халкыбыз тормыш-көнкүрешеннән алынган реаль тормыш картиналары да сурәтләнә.
Утыз Имәни иҗатын күзәтеп чыгу безгә түбәндәге нәтиҗәгә килергә мөмкинлек бирә: Габдерәхим Утыз Имәнинең иҗади мирасы татар иҗтимагый фикере һәм татар поэзиясе тарихында тулы бер этапны биләп тора. Аның гыйльми-фәлсәфи трактатларында һәм шигъри әсәрләрендә урта гасырлар өчен хас булган дини- фәлсәфи карашлар XIX гасырдагы инде яңарышка юнәлеш алган күп кенә дөньяви фикер-карашлар белән берләшәләр, бер бөтенне хасил итәләр. Шигъри әсәрләрендә шагыйрь үз чорының борчылучан бер вәкиле булып чыгыш ясый, аның иҗатында шул чорның иҗтимагый фикерендә урын алган каршылыклар да чагылыш таба.