АВЫЛЫМ КАЕННАРЫ
Моннан биш ел чамасы элек «Татарстан» журналын карап утырганда бер фоторәсемне күреп аптырап киттем. Кышкы салкыннан бәс каплаган каеннар урам буйлап бер җепкә тезелеп утыралар, шул фонда сыер фермасына эшкә баручы бер төркем хатын-кызлар. «Тукта әле, бу бит безнең авыл каеннары! Ничек инде, «Татарстан» журналына Арча районы чигендә, урман арасына дип әйтерлек утырган кечкенә генә (35 йортлы) безнең авыл күренеше монда урнашкан?» Чыннан да Курса колхозының бер бүлекчәсе ул Алан авылы. Мәкалә шул авылның тырыш колхозчылары турында булып чыкты.
1929 елны, колхозлашу чоры башлангач, Югары Курсадан берничә хуҗалык үз авылларыннан 8 чакрым ераклыкта урман кырыена казыксыз җиргә казык кагып колхоз төзегәннәр. Урамнар буйлап ике яклатып һәм авыл әйләнәсенә каеннар утыртып чыкканнар. Авылның йортлары төзек, капка-койма буялган. Авыл эченә техника керми, хәтфә кебек яшел чирәм үсә. Хәтта безнең Сабан туе да авыл уртасында үткәрелә.
Колхоз төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе минем әни ягыннан бабам Хаҗислам булган. Ул ап-ак бияләйләрен киеп бу фотода уңда утыра. Уртада бер хатын-кыз әти ягыннан минем әбинең сеңлесе Бәдигөлҗамал. Сез бу беренче колхозчыларның йөзләренә генә карагыз әле. Алар алдында бик мөһим тарихи вакыйга башланырга тора. Мондый чырай космоска очар алдыннан космонавтларда гына була. Җитмәсә бит әле, ислам дине буенча, карточкага да төшәргә ярамаган. Ә күлмәк якалары бугаз төенен күрсәтмәскә тиеш булган. Бер Якуп абый гына (аңа ул вакытта 16 яшь булган) үзенең тагын да «алга» киткәнен күрсәтеп, авызына тәмәке кабып төшкән. Хәзер генә ул бөтен кеше фотога төшерә белә. Ә бу беренче колхозчыларны тарихка кертеп калдырыр өчен фотограф Казанның үзеннән үк килгәндер. Арттагы рәттә сулдан уңга: Салих абый, Садыйков Фатыйх абый (укытучы), Гыйбадуллин Заһидулла, Хәйруллин Якуп, Гыйбадуллин Зиннәтулла. Икенче рәт: Вәлиев Абдулла, Хөсәен абый, Фәхрислам абый, Бәдигөлҗамал, Гыйлаҗи абый, Җамалиев Хаҗислам.
169
Ятканнар: Шәмсетдин һәм Хисаметдин абзыйлар.
2009 елны авылга 80 ел тулуны бик зурлап билгеләп үттек. Килгән кунаклар урамга сыймады. Шушы фотографияләрне варисларына өләшеп чыктык. Мин үзем 45 ел балалар укытып пенсиягә чыктым, Лаеш районы Нармонка авылында торам. Аландагы йортыбызның капкасына истәлек тактасы куелган. Анда Чаллы шәһәрен башыннан ахырына хәтле төзеп, янган заводны сүтүдә катнашкан һәм хәзер пенсиягә чыгып гаиләсе белән энем Сәлахов Айдар яши.
Авылымның халкы бик тырыш. Авылыбызда сыер фермасы, ат абзары, гараж, ашлык амбары, тимерчелек, тегермән, клуб, башлангыч мәктәп бар. Хәтта ике ел элек мәчет тә салдылар.
Шушы материалны журналыгызда куллансагыз, без бик шат булыр идек.