ҮЗГӘРЕШЛӘР - АДЫМ САЕН
* * *
— Күпне күргән татар аналары,
Кан-яшь түккән татар әбиләре,
Хәлегезне ничек җиңеләйтим? —
Дисәм, сыкрый сугыш җөйләре.
Япь-яшь көе, тормыш башлаганда,
Сөйгәнеңне сугыш кырында
Югалт та син... аннан мөмкинме соң
Уйлау якты тормыш турында?..
Мыек тибәргә дә өлгермәгән
Сабыеңны тимер табутта
Кабул итеп ал да җиргә иңдер...
Киләчәкне ертып як утта.
Картаялмый калган балаларны,
Җан бәйләнгән сөйгән ярларны
Уйлыйм да мин, борчуларга калам,
Дога гына көтә. Алармы?..
Үткәннәрне актарыплар ташлап
Булмый икән, булмый... — салават!
Киләчәктән килә нәни сабый,
Янәшәдә бара бала-ат.
Күпне күргән татар әбиләре,
Кан-яшь түккән татар аналары
Гомер буйлап сыкрый-сыкрый барыр,
Төзәлалмас инде яралары...
Үлгәннәргә дога гына кирәк,
Искә алып тору вакыт-вакыт.
Беркайгысыз дәвер бер килер ул,
Сорап тормас, тормас ишек шакып!
* * *
Шәһәр шаулый. Тормыш бара.
Кешеләре өер-өер, Машиналар көтү-көтү...
Барысы — чын, кызык, сәер.
Ашыгалар кешеләр дә
Машинада, метросында.
Кайда акча койрык болгый,
Ябырыла бар да шунда.
Ә акчасыз яшәп булмый.
Һәр адымың, һәр сулышың
Акча сорый. — Рәхәтеме
Михнәтеме бу тормышның?!
Күңелләрдә тынычлык юк,
Ышанычы бармы, белмим?..
Очын-очка ялгаучылар!
Сезне уйлыйм, жәллим... көлмим.
Чүпрәк янчык бушап тора,
Тулмаса да инде тулмый...
Шәһәр бит ул авыл түгел,
Күкрәк киереп сулап булмый.
Кайда урман, кайда болын,
Кайда бакча, ахыр чиктә?!.
Барысы таш, барысы туң,
Тимер ишек жңде биктә.
Шәһәр шаулый. Тормыш бара.
Тормышмы бу? Шулдыр, хәер.
Көтү-көтү еллар чаба,
Барысы — чын, моңсу, сәер.
Февраль әллә яз аемы?..
Февраль әллә яз аемы?.. —
Хәтта мартны көтеп тормый,
Ярсый-ярсый тамчы тама,
Түбәдән кар урлый-урлый.
Шыпырт кына сулар ага,
Зур ташуга сәбәп булып.
Дөнья үзгәрә,
кышларның
Атналарын йолып-йолып.
Кышның чиге артка чигә,
Ул кысыла аның саен.
Табигатьне аңлап булмый,
Үзгәрешләр — адым саен.
Болай барса, ап-ак карлар
Төшкә керер, сагындырыр.
Кыш сиздерми китеп барыр,
Ул тиз килмәс — ялындырыр.
Кырлачлары, бураннары
Бүген генә ялыктыра...
Ә иртәгә хәбәр килсә:
«Быелга кыш калып тора!»
Февраль әллә яз аемы?.. —
Күңелләрне утка сала
Фасылларның чуалуы,
Үткәннең тоныклануы,
Гадәтләрнең югалуы.
Еллар оча, еллар оча,
Китап битен актаргандай
Язгы җилләр, җәйге җилләр.
Көн коела, ә тоела
Бер урында таптангандай.
Еллар үтә, еллар үтә,
Вакыт — чиге-чамасы юк,
Сузыла ул чиксезлеккә.
Бер кат тамган тамчының да
Кабат-кабат тамасы юк.
Еллар арта. Еллар артта
Ялтыр-йолтыр килеп кала
Сибелепләр-чәчелепләр.
Мизгелендә гүя очкын
Кабына да һәм югала.
Еллар оча, еллар оча,
Күзне ачып йомган кебек,
Ул шулай тоелган кебек.
Ерактагы эзне диңгез
Дулкыннары юган кебек,
Алар арттан куган кебек.
Мәскәү урамнары буйлап
Атлап киләм озаклап.
Тырышсам-тырышмасам да
Китә алмыйм тиз атлап.
Бар нәрсә дә якын монда,
Шул ук вакытта чит тә.
Мәскәү — Казан, Казан —
Мәскәү — Икесе ике чиктә.
Мәскәүнең биек йортлары,
Иркен киң урамнары,
Метросы, Останкиносы,
Кызыл мәйдан аннары —
Барысы да горур, мәгърур —
Күңелне хисләндерә,
Шул ук вакыт шикләндерә,
Шатлыкны төсләндерә.
Башкала дисәң, башкала!
Үсә, җәелә — чик юк.
Мәскәү — Мәскәү урынында
, Казанга җитми тик... юк!
Казандай кысылмаган шул,
Казандай басылмаган.
Кайчандыр дөрләп янса да,
Бирелмәгән, сынмаган.
Казан сынган, нишләтәсең,
Язмыштан узып булмый.
Үткәннәрне үлчәп була,
Анда кул сузып булмый.
Мәскәүдә татар эзләре
Бар алар... адым саен.
Кочагына сыендырган
Безне — үги малаен.
Мәскәү, Мәскәү! Якын да син,
Шул ук вакытта чит тә...
Икебез ике чиктә шул,
Икебез ике чиктә!..