Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШӘҮ — МӘЙДАН...

* * *
Күзләрдән сирпелгән яктылык

Уелып күңелдә калырлык.

Билгесез, шик тулы бу халәт

Әллә төш, әллә соң чынбарлык?!
Чиксез күк — болытлар кәрваны,

Җаныма тоташкан дәвамы.
Ирендә — иртәнге чык тәме,

Үткәннең бүгенгә хәбәре.
Дөрләсен иң соңгы күперләр,

Атылсын күкрәктән күңелләр.

Ялкыннар көйдерә учларны —

Без чүгә торганнар түгелләр!
Ут аша сузыла кулга кул.

«Йөрәгең каршында тугры бул» —

Үземә бирелгән нәсыйхәт.
Хис — хуҗа, ә акыл — бәйсез кол.
Кайда, кем булсам да, барыбер

Кайтырмын әйләнеп сиңа, бел.

Кайтырмын, барыбер көтәрсең —

Күңелне алдауның чиге бер!
Ялларымны җилләр тарый,

Тоягымнан чыга ут.
Ярсып-шашып алга ыргылам,

Туктатырлык киртә юк.
Ефәк ялым, ай, елкылдый

Язгы кояш нурында.
Мин йөгерәм, шат уйнаклап,

Йолдыз чәчәм юлымда.
Майдай җылы саф һаваны

Күкрәгем белән ярам.
Офыкка тәгәри кояш,

Шәфәкъне инләп барам.
Ялкаемны җилләр тарый,

Тоягымнан оча ут.
Яшәү — мәйдан.

Чын тулпарга җинүләрсез китү юк!
* * *
Бер йомарлам итеп учка төйнәп,

Күкрәгемә кысам хыялларны.

Бу - яу кыры, ә син, атсыз яугир,

Үтәрсенме калку кыяларны,

Адашмыйча барып җитәрсенме

Исән-имин тоткан максатына,

Калмассынмы маяк табалмыйча,

Үтәлмичә юлнын яртысын да?!

Чәчләремне артка сирпеп шулчак,

Шашып-ярсып көләр идем синнән.

Җинәм, димә. Тормыш — хәтәр уен

. Кан тамчысы тамды хәнҗәремнән.

Итәкләрне ялмый ялкын теле,

Һәр күзәнәк кыза кайнарыннан,

Бер гөнаһсыз сикереп чыгам димә

Дөрләп янган учак аймагыннан.

Тезгеннәрен бушат чаптарымнын,

Томырылып күккә очсын фәләк.

Җир сулышы өтә күкрәгемне,

Офыкларда тибри алсу шәфәкъ.

Ай коенган дәрья куенында

Сафландыра гүя җан калыбын,

Төн җырына изри-изри тарыйм

Туарылган аргамагым ялын.

Аһәннәре көйнен чынлый канда,

Толымнардан тама дәрья суы.

Колагымда шаулый шанлы тарих.

Колчанымда — сонгы алып угы.

Йөгәненнән тотып акбүз атым,

Еллар, чорлар аша бар үтәсе.

Комга уелып кала безнен эзләр.

Офыкларны ялмый тан шәүләсе...
* * *
Уч төбендә — шадра киндер.

Яз сулышы — иренемдә.

Зинһар, дәшмә! Татлы тынлык

Хөкем итсен бу мизгелдә.

Буяу исе катыш сафлык...

Җил урала пәрдәләргә.

Бу — беренче Казан язы...

Ялкын тибри шәмдәлләрдә.

Бу бит тәүге тәкъдир язы...

Соры көздән торган еллар...

Тәрәзәдә — Казан күге —

Хәят күгем — ай, йолдызлар.

Күкрәгенә ятып төннең,

Тыңлыйм әле тынлык шавын,

Җан яралган мәлдән барган

Аек акыл һәм хис явын.

Бу алышның дәвамы юк.

Шашындыра җиңү тәме,

(Кан-яшь аша килгәнгәме?!)

Ялкынлана гомер шәме.

Иң кыены — йодрык төйнәп

Буйсындыру үз-үзеңне.

Ачык төсләр сайла, язмыш!

Учка җыям соң түземне.
Ялкын теле — тәрәзәңдә...

Тыелып кына сызыла ал таң.

Ниләр сөйли җанлы киндер,

Күзләреңә багып уйчан?!
* * *
Бу — апрель.
Җанымның тулышкан,

Чайпалып түгелер фасылы.

Бөрешкән күңелне эретер күзләрдә —

Яшәүнең асылы.
Соң түзем төйнәлгән учларда кайтаваз —

Җиңүнең хәбәре.
Күзләрдә — әллә яшь?!

Җанымның язмышка җиңелү әләме.
Бу — апрель.

Соң өмет кыллары, тартышып,

Киергән җәядә.
Бизмәнгә салынмый хәрабә бәһасе,

Үлчәнми бәядә.
Бушаган яу кыры — Күңелдә кынына

Куелган соң кылыч.

Мөлдерәп, күкләргә төбәлгән карашта

Яңгырый ышаныч.
Бу — апрель...
Тезгеннәр бушаган җанымда

Уйнаклый яшь колын.
Томаннар пәрдәсен мәңгегә эретеп

Ачыла киң болын.
* * *
Лачыным очырдым чиксез күк куенына.

Аргамак атымны иярләп,

Артыннан омтылдым. Киң дала — тирә-юнь.

Ташкынны торалмыйм йөгәнләп.

Чәчләрем тарала искән җил көенә;

Бөтерә энҗеләр биюе —

Тантана, пакь җиһан һәм апрель яңгыры —

Илаһи дөреслек җиңүе.
Калыбын тарсынып шашына тынмас җан:

Ашкынам язылган язмышка.
Ыргыла аргамак, ут чәчеп тояктан,

Чыкканын тойган күк узышка.

Йөземне иркәли әллә соң салкын яшь,

Яңгырның кайнармы тамчысы?!

Зөләйха ядкәре кулымда —

Йосыфның Сулыштан ут кабар камчысы.
* * *
Өметләр, хыяллар дөньясын калдырып,

Ярсыган йөрәкне әрнетеп яндырып,

Йомарлап учларга ташыган хисләрне,

Дөрләтеп ялгызым үткәргән кичләрне,

Өр-яңа язмышка ашкынам, ашыгам.

Туктатам дип чыкма, үтенәм, каршыма.

Тәкъдиргә баш иеп яшәлер гомерләр,

Күңелдә сулырлар аталмый бар гөлләр,

Иреннәр елмаер «Нихәл, син?» дигәндә,

Язмышлар чатына ялгышып килгәндә.

Йөрәкләр, өзелеп, һаман да пышылдар,

Ә акыл әзерләр сөюгә агач дар...
...Мин күптән мин түгел: ят йөзләр, чит шәһәр..

. Үземне табалмый түгелде соңгы хәл...
...Диварда — шәүләләр, бүлмәңдә пыскый шәм.

Чиксезлек чигендә тик җансыз күләгәм...