Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА БИЕКЛЕКЛӘР ЯУЛАРГА...

Казан дәүләт мәдәният ҺӘМ сәнгать университетына — 45 ел

«Мәдәнияттә нигез булып биеклекләр хезмәт итә»
Григорий Ландау
чәлекләребез, традицияләребез, гореф-
гадәтләребез. Милли кысаларда гына Татарстан Республикасы, бөтендөнья
җәмәгатьчелеге кебек үк, өченче меңьел-
лыкка глобальләшү рухы йогынтысында
килеп керде. Әлеге күренешне төрлечә
бәяләү милли үзенчәлекнең юкка чыга
баруы, кабатланмас мәдәниятләрне саклау
мәсьәләләренең кискенләшүе хакындагы
тезиска кайтып кала. Безне киләчәктә нәрсә
көтә? Бу тискәре процессларга ничек каршы
торырга мөмкин? Безнең көчебез нәрсәдә? Бу
сорауларга анык кына җавап табуы авыр
булса да, бер нәрсәне ныклы ышаныч белән
әйтә алабыз: илебез, республикабыз рухи
яктан тулаем фәкыйрьләнүгә каршы
торырлык уникаль көчкә ия. Ул көч —
буыннан-буынга күчеп баручы бай мәдәни
мирасыбыз, милли йөзебезне чагылдырган
үзен- калмыйча, Россия һәм дөнья киңлекләренә чыккан бик күп атаклы шәхесләрнең Г.Тукай,
Ф.Шаляпин, Л.Толстой, В.Аксёнов, И.Шишкин, С.Гобәйдуллина һ.б. язмышлары Татарстан
белән бәйләнгән. Татарстанның мәдәнияте төрки, рус һәм фин-угыр мәдәниятләренең, ислам
һәм христиан диннәренең үзара тәэсир итешеп яшәүләре ягыннан да кабатланмас
үзенчәлекләргә ия. Әлеге байлыкны саклау һәм балаларыбызга калдыру бик мөһим.
2014 елның Россия Федерациясендә Мәдәният елы буларак игълан ителүе мәдәниятнең
хәзерге торышына ныклы игътибар һәм киләчәк үсешенә бурычлар билгеләргә җитди сәбәп
булды. РФ мәдәният министры В.Р.Мединский раслаганча, бу елда үткәрелә торган
чараларның төп бурычы — төбәкләрдә мәдәниятне «уяту»... Дөрес, төбәкләрдә һәм, әлбәттә,
безнең республикабызда да, гаять зур мәдәни көч бар, әмма аның куәтен һәм мөмкинлекләрен
әле тулысынча файдаланганыбыз юк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Карары (16.12.2013; №999) белән «Татарстан Республикасы мәдәниятенең 2014-2020 елларда
үсеше» исемле Дәүләт программасы кабул ителде. Аның төп максаты — халкыбызның
мәдәният, сәнгать, кинематография һ.б. өлкәләрендә хәзерге ихтыяҗларын канәгатьләндерү
һәм киләчәккә яңаларын формалаштыру. Беренче карашка барысы гади һәм аңлаешлы кебек!
Әмма боларның һәммәсе артында нинди авыр, катлаулы хезмәт торуын күз алдына да
китереп бетереп булмый. Әлеге эшләрнең шактый өлешен безнең уку йортын тәмамлаучылар
һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының бүгенге студентлары алып барды
һәм киләчәктә дә башкарачак.
Уку йортыбызның 45 еллык юбилее Мәдәният елына туры килү символик мәгънәгә ия.
1969 елда РФ Мәдәният министрлыгы карары белән Казанда Н.К.Крупская исемендәге
Ленинград дәүләт мәдәният институтының филиалы ачылганда, ярты гасырдан да азрак
вакыт эчендә бу уку йортының зур бер төбәкнең мәдәният өлкәсендә мәгърифәт һәм фән үзәгенә әвереләчәген беркем дә күз алдына китермәгәндер. Ул филиал 1974 елда мөстәкыйль
институтка, аннары — сәнгать һәм мәдәният институтына (1991), мәдәният һәм сәнгать
академиясенә (1995) һәм, ниһаять, мәдәният һәм сәнгать университетына (2002) әверелде.
Болар барысы да — вузның узган юлы, формалашу һәм үсеш этаплары.
Шушы еллар эчендә университетыбыз заманга туры килерлек һәм динамик рәвештә үсеш
алган югары уку йортына әйләнде. Ул үз эченә яңа белем технологияләрен һәм классик югары
мәктәп традицияләрен ала. Уку-укыту, фәнни, сәнгать күрсәткечләре буенча безнең
университет үз тармагы буенча алдынгы дәүләт югары уку йортлары арасында беренче
бишлектә.
Күп тапкыр КДМСУ Бөтенроссия уку йортлары арасында үткәрелә торган «Мәдәният:
Россиягә тәрәзә» конкурсы лауреаты булды («культура һәм сәнгать өлкәсендә яхшы
белгечләр әзерләүдә, белем, фәнни, иҗади казанышлар өчен»); ЮНЕСКОның «Дөнья пальма
ботагы» истәлекле медале белән бүләкләнде; ә җитәкчесенең хезмәте — РФ Мәгариф һәм фән
министрлыгының К.Д.Ушинский исемендәге медаленә лаек булды.
Бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты — Россиядә
казанышларга ирешкән уку йорты. Монда алдынгы уку технологияләре дөньяви мәдәният,
Идел буе халыкларының милли культурасы, фольклоры, халыкара мәдәнияте, театр, музыка,
бию сәнгате, кино һәм телевидение, мәдәният белеме, китапханә-информатик
технологияләре, икътисад һәм туризм һ.б. өлкәләрдә тикшерүләр белән бергә үрелеп бара.
Тикшерү материаллары уку-укыту практикасына кертелә; белгечләр әзерләү
программалары һәм проектларында чагылыш таба. Россия Федерациясе хөкүмәтенең югары
бәясе — мәгариф өлкәсендә «Методология и технологии реализации региональной системы
непрерывной профессиональной подготовки специалистов социокультурной сферы и
искусства Среднего Поволжья» дип аталган хезмәтләр циклы өчен Дәүләт премиясе булып
тора. Бу бүләккә 2006 елда университетыбызның бер төркем белгечләре лаек булды.
Бүген университетыбызның төп бурычы — көндәшлеккә сәләтле, югары белемле,
акыллы, иҗади, мәдәни кыйммәтләрне халыкка тапшыручы белгечләр тәрбияләү. Заманча
югары уку йорты көчле үсеш режимында хәрәкәт итә. Әлеге шартларда җитәкчелектән дә
актив яңартулар сорала: яңа оештыру структуралары булдыру, яңа юнәлешләр әзерләү, яңа
технологияләрне, эксперименталь һәм мәгълүмати эшчәнлекне үстерү, фән һәм тәҗрибә
казанышларын актив куллану.
Мәгариф кыры киңәю факультет һәм кафедраларга да үзгәреш алып килде, аларның үсеш
концепцияләре өр-яңадан әзерләнде. Яңа ачылган факультетлар (икътисад, менеджмент һәм
туризм, художество культурасы һәм дизайн, кино һәм телевидение һ.б.) һәм кафедралар
(татар театр эстрадасы, эстрада-джаз музыкасы, заманча һәм бал-спорт биюе, декоратив-
гамәли сәнгать, дизайн, музей һәм сәнгать белеме һ.б.) үзләрен аерым, мөстәкыйль бүлекләр
буларак тәкъдим иттеләр.
Уку йортында бик күп яңа белгечлекләр ачылды: «Декоратив-гамәли сәнгать һәм халык
кәсепләре», «Халык сәнгате культурасы», «Икътисад, туризм предприятиесе һәм кунакханә
хуҗалыгы белән идарә итү», «Нәшрият эше һәм редакцияләү», «Гамәли информатика
(дизайнда)», «Киновидеоиҗат», «Яшьләр белән эшләүне оештыру», «Иҗтимагый педагогика»,
«Эстрада музыка сәнгате (эстрада-джаз җыры)», «Театр режиссурасы», «Документлар һәм
архив белән эшләү», «Кинооператорлык», «Кино һәм телевидение продюсерлыгы» һ.б.
Яңа федераль дәүләт стандартларына күчү (2010/2011 уку еллары) уку процессын
яңартуны таләп итте. Система-методик тәэминат структурасы уку процессының максатын,
эчтәлеген, технологик һәм оештыру компонентларының бердәмлеген күз алдында тотып
проектлаштырылган. Ул белем сыйфатының үсешенә юнәлтелгән тулылык, алдан
күрүчәнлек, яраклашу, динамика һәм вариативлык принципларына нигезләнеп эшләнде.
Соңгы елларда вузда стратегик идарә итү мәсьәләләре һәм мәгариф сыйфаты
менеджментына зур игътибар бирелде. Бу юнәлештә югары уку йортының үз эчендә сыйфат
менеджменты программасы гамәлгә ашырылды, һәм аның үсеше, камилләшүе буенча чаралар
уйланылган. Шушы эшчәнлек кысаларында аерым бурычлар хәл ителә: дисциплинаара,
проблема һәм проект-юнәлеш технологияләрен кулланып, инновацияле уку-укытуның үсеше;
киләчәкне күздә тотып, югары дәрәҗәле белгечләр әзерләү, югары уку йортының академик
базасын саклап калу; мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләрне
көйләү; университетның инновацион корпоратив мәдәниятен формалаштыру, әйләнә-тирә
мохит белән бәйләнеш инфраструктурасын киңәйтү һ.б. болар барысы да шәхеснең күпкырлы
РИВКАТ ЮСУПОВ
146
үсешен кайгыртучы ачык мәгариф системасы төзүгә юнәлтелгән.
КДМСУ культура һәм сәнгать өлкәсендә квалификацияле белгечләр әзерләү үзәге булып
тора. Югары һәм урта белем бирү буенча укытучыларның квалификацияләрен үстерү Россия
Федерациясенең Мәдәният министрлыгы һәм «Россия культурасы 2012-2018» Федераль
максатчан программасы нигезендә һәм аның финанс ярдәмендә алып барыла. Студентлар,
укытучылар, иҗтимагый-мәдәният өлкәсендә эшләүче белгечләр, өлкәннәр һәм балалар өчен
өстәмә белем бирү дә карала. Бу эшчәнлекнең максатлары күптөрле: балалар һәм үсмерләргә
җәмгыятьтә үз урынын табарга булышу һәм аларны һөнәри юнәлдерү, студентларны, яшь,
тәҗрибәле иҗтимагый-гуманитар һәм иҗтимагый-мәдәни өлкәләрдә эшләүче
хезмәткәрләрне профессиональләштерү. Монда социаль яклау элементлары да урын ала:
стабиль булмаган икътисад шартларында һөнәри яктан мобиль, кешеләргә карата
игътибарлылык һәм аралашуга мохтаҗларга кешеләргә мораль һ.б. ярдәм күрсәтү тәэмин
ителә.
Традицион эш формасы булып факультетлар һәм кафедралар ярдәме белән төзелгән
иҗади-белем бирү программалары, чит ил белгечләрен җәлеп итү тора. Балалар хореография
һәм театраль мәктәп студияләре, «Арт-парк» һәм «Кураж» студияләре, «Балачак бәйрәме»
исемле театр-аниматор мәктәбе, кече яшьтәге балалар өчен «Тылсымлы тубал» студиясе,
Россия Пенсионерлар бердәмлеге белән бергә (2013 елда) төзелгән өлкән кешеләр өчен
«Өченче буын университеты» эшләп килә.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге мәгълүматларына
караганда, Татарстан Республикасында пенсионерлар саны 1 млн 75 меңнән арткан. Әлеге
очракта өстәмә белем бирү яңа иҗтимагый әһәмияткә ия, чөнки бу кешеләр категориясе
тирән иҗтимагый-икътисади үзгәреш шартларында, көнкүрешкә яңа мәгълүмати
технологияләр тирән үтеп кергән заманда заманча белемгә мохтаҗ.
Бүгенге көндә университетның өч факультетында (хореография, театр, декоратив-
гамәли сәнгать) 250гә якын ирекле тыңлаучы исәпләнә. Өлкән яшьтәгеләрнең яңа белемнәр
белән танышу һәм яңа күнекмәләр алуы аларның иҗтимагый активлыгын күтәрә,
тормышларының сыйфатын яхшырта, иҗади сәләтләрен хәрәкәттә тота, актив социаль һәм
иҗади гомерләрен озайта, тормышка карата позитив күзаллауларга китерә, физик һәм рухи
сәламәтлеген ныгыта. КДМСУның өстәмә белем бирү бүлегенә соңгы биш ел эчендә 6 меңнән
артык кеше мөрәҗәгать иткән.
КДМСУ югары фәнни һәм иҗади потенциалга ия квалификацияле педагогик кадрларны үз
эченә ала. Урта Идел буенда: Татарстанда, Чувашстанда, Марий Элда, Мордовиядә,
Удмуртиядә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләгән тугандаш югары һәм урта уку йортлары
арасында ул баш вуз булып тора. Университет башлангычы буенча әлеге төбәкләрнең уку
йортлары «Казан университетлы, белем бирә торган округ» ассоциациясенә берләштерелде.
Әлеге кысаларда ел саен симпозиумнар, фәнни һәм методик конференцияләр, «түгәрәк өстәл»
ләр һ.б. уздырыла. Шулай ук бу уку йортларының эшчәнлеген перспектив планлаштыру һәм
координацияләү гамәлгә ашырыла, төрле һөнәри юнәлешләр буенча куелган стратегик
вазифалар үтәлә.
Белем бирү эшчәнлегенең киң диапазоны булу университетның тигез структурасы белән
тәэмин ителә. Университет составында 9 факультет (иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек;
информацион сервис һәм медиатехнологияләр; музыкаль сәнгать;
хореографик сәнгать; икътисад, менеджмент һәм туризм; сәнгать культурасы һәм дизайн;
театр факультетлары; кино һәм телевидение институты, читтән торып уку факультеты) һәм
төп белем алу программалары үзләштерелә торган 23 кафедра бар. Алар 26сы — бакалавр,
26сы — специалитет, 3се магистр дәрәҗәсендә булган белгечлекләрне үз эченә ала. Югары
квалификацияле кадрлар әзерләүдә (аспирантура, ассистентура-стажировка) 11 юнәлеш,
докторантура, докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау буенча өч совет, өстәмә
белем бирү программаларын тормышка ашыруда аерым институт эшли. «Культура» мәдәни-
информацион нәшрият үзәге, фәнни китапханә, укыту-методик лабораторияләр, остаханәләр,
компьютерлар һәм хәзерге мультимедиа техникасы белән җиһазланган сыйныфлар,
фонотека, кече театр, киноконцерт залы, видеотехникалы төшерү павильоны, монтаж
бүлмәсе; 2013 елда Универсиада объектлары санына кертелгән «Итиль» спорт комплексы һ.б.
студентлар һәм барлык укучылар өчен кирәкле шартлар тудыра.
Белем эшчәнлегенең модернизациясе яхшы әзерлекле һәм квалификацияле кадрлар
сорый. Югары мәктәптә фәнни тикшеренүләр алып баручы хезмәткәрләр квалификациясенең
ЯҢА БИЕКЛЕКЛӘР ЯУЛАРГА...
147
дәрәҗәсе Россиядә иң югары булып кала. Иҗади уку йортларында, шулай ук КДМСУда, фәнни
һәм иҗади эшчәнлек янәшә яши һәм үрелеп үсә, педагогик эшчәнлек белән кушылып,
социокультур өлкә өчен белгечләр әзерләү системасының үзәге булып тора.
Соңгы елларда югары уку йортының кадрлар составы нык үзгәрешләр кичерде, боларның
сәбәбе вуз үсешенең режимы белән бәйле. Яңа юнәлешләр барлыкка килүе профессор-
укытучылар составында мобилизация таләп итте, аны яңартуга һәм ныгытуга китерде.
Факультетларда 300гә якын фәнни-педагогик хезмәткәр эшли. Алар арасында 46 профессор
һәм фән докторлары, 100дән артык доцент һәм фән кандидатлары, 108 иҗтимагый
академияләрнең хакыйкый әгъзалары, атказанган фән һәм сәнгать вәкилләре, атказанган
мәдәният, Россия һәм Татарстанның югары мәктәбенең мактаулы хезмәткәрләре, 46 РФ һәм
ТР атказанган һәм халык артисты бар.
Коллективның нигезе югары уку йортының башлангыч чорында хезмәт итүче
ветераннарыннан гыйбарәт. Алмашка беренче чыгарылыш буын, бүгенге көндә үзләре
ветеран дәрәҗәсенә җитүчеләр килде. Алар инде бер генә буын талантлы яшьләр
тәрбияләмәделәр. Буыннарның алмашынуы — закончалыклы процесс. Шулай итеп, кадрлар
потенциалын яңадан җитештерү барлыкка килә, ә укыту эшчәнлегенә актив рәвештә
талантлы яшьләр җәлеп ителә. Өлкән буынның файдалы тәҗрибәсен үзләштереп, алар үсә
һәм ныгый, үзләре турында фәнни һәм иҗади казанышлары белән хәбәр итеп,
университетның, республиканың һәм илнең данын арттыра.
Укыту эшчәнлегенә Татарстанның күренекле мәдәният һәм сәнгать вәкилләре җәлеп
ителә. Алар арасында — В.А .Ганиева, А.И.Шутиков, Н.И.Дунаев, Ф.Р.Бикчәнтәев,
С.З.Фәтхетдинов, М.Л.Айтуганова һәм башкалар. Әлеге талантлы иҗади шәхесләр
йолдызлыгы укытучылар коллективын бизи, уку процессын баета, студентларны тәрбияләү
эшчәнлегенә зур өлеш кертә, буыннар бәйләнешен ныгыта.
Югары профессиональ белем бирүдәге модернизация профессор-укытучылар
составының хезмәт хакында да чагылыш тапты. Россия Президентының 2012 елның 7 маенда
597нче номерлы Указының «Дәүләт социаль сәясәтен реализацияләү буенча чаралар
турында» беренче пунктының «а» подпункты үтәлде. Профессор- укытучылар составының
хезмәт хакын региондагы уртача хезмәт хакына туры китерү юлында шактый эшләр
башкарылды: укытучылар санын оптимизацияләү, кафедраларны реструктуризацияләү,
укыту-булышу, административ-идарә һәм хезмәт күрсәтү персоналын кыскарту, укытуда
сәгать санын үзгәртү, аны елына 900 сәгатькә тутыру, аттестация үткәрү һ.б. 2012 елдан
университетта укытучыларның эшчәнлеген бәяләүгә бал-рейтинг системасы кертелде,
нәтиҗәләргә карап, хезмәт хакына стимул бирә торган матди өстәмәләр тәгаенләнде.
Бүгенге көндә педагогик коллектив иҗади һәм фәнни эзләнү режимында эшли, фәлсәфә,
тарих, мәгариф, классик сәнгать, милли мәдәниятләр, Идел Буе халыклары этнографиясе һәм
фольклоры, культурология, музей эшен оештыру (музееведение), китапханә һәм мәгълүмати
эшчәнлек, социаль педагогика, нәшрият һәм китап тарату, документ һәм архив эшен алып
бару, гамәли информатика өлкәләрендәге мәсьәләләр юнәлешендә эш башкарыла. Әлеге
эзләнүләрнең нәтиҗәләре диссертацияләрдә, фәнни программалар һәм проектларда,
монографияләрдә һәм укыту әдәбиятында чагылыш таба.
Университет — ул, иң элек, талантлы, креатив, киләчәккә омтылган яшьләр. Көндезге һәм
читтән торып укучылар саны 3 меңгә җитә. Шуларның 1600е РФ бюджеты ярдәмендә укый,
алар академик һәм социаль стипендияләр, уку, фәнни эзләнү һәм иҗади эшчәнлектә булган
казанышлары өчен стипендия ала. Арада балкып торучылар - үзләренең иҗади киләчәкләрен
фәнни эзләнүләр, аспирантура, ассистентура, ә аннары докторантура белән бәйләүләр
куандыра. Бүгенге көндә 7 фәнни белгечлек буенча (05.25.03 — Библиотековедение,
библиографоведение, архивоведение; 05.25.02 — Документалистика, документоведение,
архивоведение; 24.00.01 — Мәдәният теориясе һәм тарихы; 13.00.05 — Социаль-культура
эшчәнлегенең теориясе, методикасы һәм оештыру; 22.00.06 — Мәдәният социологиясе;
13.00.01 — Гомуми педагогика, педагогика һәм мәгариф тарихы; 01.00.05 — Икътисад һәм
халык хуҗалыгы белән идарә итү) фәнни эш алып барырга мөмкин. Университетта докторлык
һәм кандидатлык диссертацияләре яклау буенча өч совет бар: Д 210.005.01 фәнни белгечлек
05.25.03 — Библиотековедение, библиографоведение и книговедение; Д 210.005.02 фәнни
белгечлек 24.00.01 — Мәдәният теориясе һәм тарихы; Д. 210.005.03 фәнни белгечлек 13.00.05
- Социаль-культура эшчәнлегенең теориясе, методикасы һәм оештыру. Соңгы биш ел эчендә
КДМСУның диссертация советларында 120 диссертация якланды. 2014 елдан алып
РИВКАТ ЮСУПОВ
148
университетта асситентура- стажировкада белемне төрле юнәлешләр буенча дәвам итәргә
мөмкин. Бу - актёрлык сәнгате, вокаль башкару сәнгате, сәхнә сөйләме, театраль режиссура
сәнгате.
КДМСУ 2003 елдан РФ Югары аттестацион комиссиясенең «Россиядә чыгарылган
алдынгы фәнни журнал һәм басмалар»ы санына кертелгән «КазГУКИ хәбәрчесе» исемле
теоретик һәм гамәли эзләнүләр журналы нәшер итә. Диссертацияләрнең нәтиҗәләре әлеге
журналда үз чагылышын таба.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты — югары мәктәпнең классик
гадәтләрен һәм яшьләрнең иҗади очышларын туплаган уникаль вуз. Республикада
149
һәм аның чикләреннән тыш университетның иҗади коллективлары үзләренең җитәкчеләре,
Татарстан һәм Россиянең мактаулы хезмәткәрләре ярдәмендә зур танылуга лаек. «Сәйдәш»
бию ансамбле (җитәкчесе Т.М.Латыйфуллин), «Жыр театры», «Кызыл Тау» (А.В. Самойлова),
А.А. Василевский җитәкчелегендәге эстрада оркестры, Ш.С.Шамгунов җитәкчелегендәге
халык уен кораллары оркестры, Л.П.Минһаҗева җитәкчелегендәге «Нурлай» вокаль ансамбле,
татар академия хоры (җитәкчесе доцент М.Г.Яхъяев), «Жомга көн» татар фольклор ансамбле
(А.Р.Еникеева житәкчелегендә) шундыйлардан.
Университетның алдынгы коллективлары республика һәм илебезнең абруйлы концерт
биналарында чыгыш ясый. Россия масштабларында күренекле мәдәни вакыйгалар,
тантаналы чаралар, зур милли бәйрәмнәр алар катнашыннан башка узмый.
Университетыбыз үзендә белем алган, бүген күренекле шәхесләр булып киткән
студентлары белән горурлана. М.З.Васютин — Марий Элның мәдәният, матбугат һәм милли
эшләр министры, Г.А.Нигъмәтуллина — Татарстанның мәдәният министры урынбасары,
А.Ф.Хәйруллин — Татарстанның Республика фәнни-методик үзәге директоры, Н.Камбеев —
ТР Милли китапханәсе директоры, С.З.Фәтхетдинов
— РФнең атказанган артисты, Татарстаннын халык артисты, Б.М.Бәдретдинов
— Муниципаль дәүләт театрының баш режиссёры, К.Н.Нуруллин — Г.Тукай исемендәге
Татар дәүләт филармониясенең директоры, Д.М.Шәрифуллин — Казан дәүләт циркы
директоры, В.Н.Подшивалов — Удмурт дәүләт филармониясенең баш режиссёры; татар
эстрадасы йолдызлары З.Фәрхетдинова, З. Билалов, Мәликә, М.Рахмаев, В.Захаров һ.б. әнә
шундыйлардан.
Вузның төп юнәлешләреннән берсе булып халыкара эшчәнлек тора. Ул - уку- укыту
мохитен киңәйтүдә, фән үсешенең стратегик ресурсларын баетуда, дөньядагы уку йортлары
белән социомәдәни багланышларда торуда мөһим чара. КДМСУ Франция, Нидерланды, АКШ,
Кытай, Төркия, Латвия, Украина, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Беларусь һ.б.
илләрнең төрле укыту һәм иҗади берләшмәләре белән шартнамәләр төзеде. 2011 елда
университет нигезендә МГИМО ЮНЕСКО Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр
институтының кеше хокуклары һәм демократия кафедрасы филиалы һәм мәдәният буенча
Евроклуб секциясе оештырылды. ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге архитектура һәм
һәйкәлләрне саклау буенча зур эш алып бара. 2013 елда Болгар тарихи-археологик
комплексының универсаль кыйммәте булуы исбатланды, ә 2014 елда ул ЮНЕСКО хәзинәс е
исемлегенә кертелде. Россиянең 27нче объекты, ә дөньяви мәдәни мирасның 1002нче
объекты булып исәпкә алынды. Әлбәттә, бу проектның фәнни- методик нигезе алда әйтеп
узган кафедрада эшләнде.
Бүген университетыбыз «2011-2015 елларга үсеш Концепциясе»ндәге төп кагыйдәләрне
тормышка ашыру юнәлешендә эшли. Параллель рәвештә 2015-2020 елларга караган үсеш
Концепциясен формалаштыру эшен дә актив алып бара. Иҗтимагый-икътисади, технологик
һәм иҗади яңарышлар монда үз урынын таба. Үзенең 45 еллыгын ул фәнни һәм иҗади үсештә,
алга таба зур планнар һәм өметләр белән каршы ала!