Логотип Казан Утлары
Шигърият

УТЫРЫП УЙЛАНЫР ЧАК...

Солтанморат
Их! Юлларның юктыр якыннары1,

Авылыма илткән юл сыман:

Ашкынулар —
Иаман «ул чактагы», Сагынулар —
Иаман «шул» сыман!
Солтанморат! Яшьлек илләремнән

Син тагын да мине бер урат, Хыялларда урат:
Солтанморат, Үзем кайтыр идем — Бик ерак...
Хыялларда урат Төннәреңдә
Иң чибәре белән кызыңның: Гармун сузсам —

Тәрәзәдән чыгар, күлмәгенең киеп кызылын...
Кулъяулыгын — Галиябану сыман! —

Бүләк итәр миңа — «Хәлил»гә...

Исмәгыйль дә булса —
Атар иде!..
...Башкалары килә хәтергә.
Төнге...
Таңгы тәрәзәләренә
Кемнәр генә тагын килмәгән?!. —
1 Якын - бу очракта, кадерле, үз.
Галиябану өчен Хәлил — үлгән, Мин...
Яшимен әле — үлмәгән...
Хәлил булмасам да, Миңа (миңа!) —

Галиябану — Һаман «ул» сыман!..
...Эх, юлларның юктыр ераклары,

Сөйгәннәргә илткән юл сыман...

Дуслык турында
...Бигрәк дус без табыннарда

Бәхетләр теләшкәндә.
Тик... калҗалар «җитми» безгә

Калҗалар өләшкәндә.
Борын-борыннардан килә

Дусны санлау йоласы.
Ник әле? Ник әле безгә

«Һәм башкалар» буласы?!
«Без — дуслар!» диюләр генә

Дуслыкка нигез түгел:

Ә ник «милли мәсьәлә»дә

Хокуклар тигез түгел?!.
Әллә ниләр чыгар сыман,

Төрттереп «кызып» кара,

Намус саклау чиген дә бит

Сабырлык узып бара...
Дуслык билгеләнми фәкать

«Дежурный тост» лар белән.

Коръән дә куша дусларча

Яшәргә дуслар белән!
«Дуслар» дип, күзләр кысышмыйк,

Тамаклар кырып-кырып:

Кирәкми дуслык, үзара

Тигезлек булмый торып!..


Колын
Балачак дустыма
...Кешнәп — авыл яңгыратты,

Тузан туздырып чапты:

Әнкәсеннән торып калган —

Исеннән барып тапты.
...Иркәләнергә дә була,

Әнкәй ял иткән чакта:

«Үс, улым!» — дип яши ана,

«Үс, колын!» — дидер ат та...
Басуда икән әнкәсе,

Салам җыялар икән:

Зур-зур күбәләрне тартып,

Эскерт куялар икән...
Зур булсак, тартышыр идек —

Йөкләре авыр бугай...
...Балачак: әтиләр — яуда,

Хәбәрләре дә юк, әй...

***
Мондый илне нинди ният белән

Бар иткәннәр, шайтан алгыры!..
З.Мансуров

«Илмени бу?!.
«Ил» дигән сүз сиңа
Исем өчен генә тагылган», —
Шушы фикер әллә кайчаннардан
Күңелемә минем ягылган.
«Илмени — бу?!.
Илләр — болаймыни?!.
Илләр — башка (белдек соң(ы)рак...):
Патшалары — патша! Башкалары —
Алары да! — адәм сынлырак...»
«Илмени — бу?!.» — Шушы көфер фикер

Ничә еллар чыкмый күңелдән...
...Гомер буе шушы илдә яшим:
Кич китәсем килми бу илдән...
***
Сату-сатылу заманы!
...Яшәешкә күз салчы:
Шагыйрь — акыл көчен сата,
Аяк көчен — футболчы...
Шагыйрьне кемнәр таныр соң?!
Футболчыны — мир таныр! —

Шагыйрь — һаман да хәерче,

Футболчы — миллионер!..


Думада
...Еллар — Думада эш кайный
(Тагын кайда кайнасын?!):
Дума кадәр дума булгач,

Эшләр — мөһим: аңла син.
Иң мөһимнәрдән мөһиме —
Халыкка арт бормаска:
Аңа... хәмер каптырмаска!
Тәмәке тарттырмаска!..
***
«Җир шарының алтыдан бер

Өлеше» идек берчак!
«Сигездән бер»гә калдык бит:
Моңланыр-сызланыр чак...
«Әллә ничәдән бер»гә дә
Калырбыз сыман берчак:
Ятып елар чак җиткәнче,

утырып уйланыр чак...

***
Чит дөньялардан киләләр
Яңа «күк җисемнәре»:
«НЛО», дибез,
Аларның
Ничек чын исемнәре?
Белмибез һәм,
Һәм белә дә
Алмабызмы икән без?
Без аларга — кеше микән?
Һаман... маймыл микән без?!.
***
Бер күземне бирәм күзсезгә:
Бер күз җитә миңа — юньсезгә...
Г.Латыйп

Бер кулымны мин кулсызга бирәм,
Булыр сыңар аяк белән дә:
Бер аякны аяксызга бирәм —
Йөреп булыр таяк белән дә.
Бер күз, бер кул һәм бер аяк белән
Яшәү авыр булыр — яшермим.
...Башым — берәү!

Башсыз нишләрмен мин? —

Беркемгә дә шуңа баш бирмим!
***
«...Эш хакларын арттырабыз!..»
«Пенсия арттырабыз!..» —
Ә ... сумалар кулга кергәч,
Аптыраплар торабыз.
«Арттырулары» — һаман шул
Балыкчы ялганнары:
Эләккәннәр — ыбыр-чыбыр,
Зур — төшеп калганнары...
***
...Авылдан мин:
Һаман салам
Урлыйсы килә — кайтып.
Рестораннарга керсәм дә,
Ашыйсым килә... катык!..