Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ ҺАМАН БЕЗНЕҢ БЕЛӘН

Шулкадәр тиз үтә икән бу гомер. Театрның эче-тышы халык белән тулы, бик күп тама-шачыларның күзләрендә яшь, артистларыбыз башларын аска игән, шушы коточкыч авыр көн әле генә булган шикелле, ә инде унике еллап вакыт үткән дә киткән.
Ә Хәкимич (без аны яратып «Хәкимич» дип йөртә идек) онытылмый!.. Аның тавышы, репетицияләр вакытында, артистларга аңлатырга дип, йөгереп сәхнәгә менүләре... Онытылмый!..
Сүземне бик ерактан, институт елларыннан башлыйсым килә. Без аның белән әле ныклап таныш та түгел, ә Мәскәүдә узган декада көннәреңдә, «Король Лир» спектаклендә, шпагада сугышканын күреп, шаккаткан идек. Ул инде спорт мастеры, Татарстан чемпионы иде шикелле.
Бу аның, университетның юридик факультетын ташлап, ГИТИСка укырга кергән вакытлары... Безнең исә Мәскәүнең Кече театр каршындагы Щепкин исемендәге Югары театр училищесында укыган вакытыбыз.
Ьаман да әле аңлап җитә алмыйм, ни өчен ул чакта ук без аның белән ныклап аралашмадык икән?..
Аның да, безнең дә вакытыбыз аз иде шул, кичләрен спектакльләр карыйбыз, музейларга йөрибез, Малый театр спектакльләрендә, массовкаларда катнашабыз, китаплар укыйбыз, көндез инде үзебезнең дәресләр, ул еллар, әлбәттә, һич кенә дә онытылмый.
Мин аның белән бер тапкыр гына очраштым, ул вакытта кайбер спорт төрләре буенча институтлар арасында ярышлар оештырыла иде. Безгә ГИТИС белән очрашырга туры килде, фехтование буенча, үзебездә фехтование белән шөгыльләнә башлаган идем. Шуңа күрә мин дә катнаштым. Шунда миңа беренче мәртәбә Марсель белән очрашырга туры килде, шуңа да ул күңелемә ныклап кереп калды. Әлбәттә, биредә мин оттырдым, дөресен генә әйткәндә, нык кына кыйналдым.
Марсель Хәкимич спортта гына түгел, сәнгатьтә дә бик зур уңышларга иреште, ул татар театрын шундый югарылыкка күтәрде ки, милли театрлар арасында беренчеләрдән санала иде. Буш сүзләр генә түгел бу.
Безне, яшь артистларны (үзе дә бездән әллә ни олы түгел иде), нәрсәсе белән җәлеп итте соң? Үзенең, спектакльләр куйганда, бик тә әзерләнеп килүе белән. Репетициягә килгәч, ул нәрсә эшлибез соң әле хәзер дип вакыт уздырмый, җигелеп безне эшләтә башлый. Теләсә нинди пьесаны куйса да, ул безгә, иң беренче, без бу әсәр белән халыкка нәрсә әйтергә тиешлегебезне аңлата һәм шуны уйната да белә.
Мин шактый еллар Театр әһелләре берлеге рәисе булып эшләдем. Марсель Хәкимич белән Мәскәүдә конференцияләрдә булырга туры килә иде. Анда бөтен Рәсәй театрларыннан режиссёрлар, зур артистлар җыела. Тәнәфес вакытында бер читтә басып торабыз, мине яныннан җибәрми. Шакката идем, зур артистлар, режиссёрлар аның белән үзләре килеп исәнләшәләр, чөнки аны беләләр иде. Без бик күп гастрольләргә йөри идек бит, шуңа күрә аның нинди режиссёр икәнен яхшы белгәннәр. Ул беркайчан үзен түбән итеп тотмады, аны шуңа да нык ихтирам итәләр иде. Чыгыш ясаганда, шундый итеп сөйли, тыңлап туя алмыйсың.
Чынлап та онытылмый Хәкимич...
Ул балыкка йөрергә ярата иде, хатыны Гөлнар аңардан калмый. Ял йортларына йөрергә яратмый иде ул, үзебезнең Татарстан төбәген бик ярата иде. Берничә ел алар, бер төркем артистлар белән, Мамадыш ягына, Вяткага балыкка йөрделәр. Салих Сәйдәшев Идел буенда Кызыл байракта ял итсә, Марсель Вятка елгасын үз итте. Вяткада зур булмаган утраулар бар, алар шунда кереп урнаша, палаткалар коралар, хатын-кызлар йөгереп тәртип урнаштыра, ә ирләр балыкка китә.
Марсель балыктан кайткач, аның үзбәк халатына охшаган бер бик матур халаты бар иде, шуны киеп, палаткалар янына урындыкка утыра, хатын-кызлар ашарга пешерә, ә ирләр балык чистарта, чынлап әйткәндә, мәш киләләр.
Вятка елгасы Идел кебек киң түгел, каршы яктагы авылдан барысы да күренеп тора, авыл халкы бик кызыксынучан бит инде ул. «Әнә, үткән елны килгән үзбәк тагын хатыннары белән килде. Аларны ул бик каты эшләтә, гел чабып кына йөриләр, ә үзе утырып кына тора», — дип әйтәләр икән.
110
Марсель Хәкимич бөтен йөрәге белән Татарстаныбызны ярата иде. Үзенең тамашачыларын, Казанны, артистларын яратты, хөрмәт итте. Әнисе Америкада яши иде, бер елны Гөлнар белән кунакка бардылар.
«Анамнарда утырабыз, фатирлары әйбәт, бер эш, бер кайгы юк. Ашарга-эчәргә муеннан, бик матур шәһәр, Сан-Франциско шәһәре... Бер ун көннән шулкадәр туйдым, үләм, кайтасым килә, Казанымны, артистларымны, өемне сагындым», — дип сөйләгән иде.
«Артистларымны яратам», — дип әйтүенә мин ышана идем.
Безнең артистларыбызга, Студенец дигән җирдән урын алдылар, шунда йортлар төзи башладылар, ләкин Марсель аннан түгел, башка җирдән алды.
Вакыт үтте, бераздан ишетәм: Марселебез, бакчасын сатып, Студенецка килеп, артистларыбызныкы яныннан йорт сатып алган. Шуны ишеткәч, шаккаткан идем, тагын артистларын сагынып, алар янына күчкән. Менә шундый иде ул безнең Марселебез! Шуңа күрә ул һич кенә дә онытылмый, һаман безнең күз алдыбызда!