УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
Сибгат ХӘКИМ
Көтелмәгән рифмалар
***
Туган якта һәр тал җырлый,
Җырлый ярга нык басып.
Монда бар да үз дигәнчә,
Монда һәр тал — Некрасов.
***
Куәте, энергиясе...
Яктысы - хисе кебек,
ГЭС — кеше, Маяковский
Краснояр ГЭСы кебек.
һөҗүмнән соң
Таң алдыннан барган сугыш тынды кинәт,
Иптәшләрнең саны
тулмый - иш ким чыга.
Исемлекне теркәп, аны тутырганда:
— Юк, үлмәдем! — дип, чокырдан Шишкин чыга.
Рабит БАТУЛЛА
Чәчәкләр
Хәсән Туфанның җитмеш еллык юбилее кышкы челләдә уза.Театр директоры Рәшидә
ханым Җиһаншина бүләккә чәчәк алу хәстәрен күрә. Алып кайталар бер бәйләм чәчәк, әмма
таҗларына салкын бәргән булып чыга.Рәшидә ханым, бик тиз шиңәрләр бит инде, олуг
шагыйребездән унайсыз,дип аптырап торганда, Туфан Миңнуллин:
— Җаен табарбыз, Рәшидә ханым,— ди. Кочагы белән чәчәкләрне сәхнәгә алып чыга да
Хәсән Туфанның аяк очына сибеп-таратып җибәрә:
— Хөрмәтле Хәсән ага, сезнең чал чәчегез кебек бу ак чәчәкләрне аяк астыгызга сибәргә
рөхсәт итегез! — дип, шагыйрьне котлый.
Халык аягүрә басып алкышлый. Соңыннан Наҗар Нәҗми сокланып болай ди:
— Шагыйрь аягы астына чәчәк сипкәннәрен тәүге тапкыр күрәм!
Рафаэль ХӘКИМ
Тарих чабудан тартса
Мңа, Катар дигән илдә, Көнбатыш белән ислам дөньясының үзара аңлашуына корылган
зур киңәшмәдә катнашырга туры килде. Буш вакыт булдымы, кибетләргә чыгам. Хатыным
мөселман дини җырлары язылган кассеталар алып кайтуымны үтенгән иде. Шуны кайгыртып
йөргәндә, бер гарәп сатучысы белән инглиз телендә мондыйрак сөйләшү булып алды:
— Сез кайсы илдән?
— Россиядән.
— Үзегез рус,ә мөселман музыкасы белән кызыксынасыз?
— Татар мин. Мөселман булам.
— Та-та-арр?! Димәк, сез ул — XIV гасырда Багдадны җимерүче!
— Кичер, туган. Хата киткән. Бүтән кабатламабыз...
Данил САЛИХОВ
Кем кемне елата
Гастрольдә йөреп кайткач, атаклы артистыбыз Хәлим Җәләй:
— Илһам Шакиров авырыбрак тора икән, хәлен белеп кайтыйк, — диде.
Киттек бөек җырчыбызның фатирына. Ишекне үзе ачты. Түргә уздырды.Җылы гына
әңгәмә корып утырабыз. Фикеребез үткән заманнарга юл алды. Илһам ага, Тукайны искә
төшереп, аның бер-ике шигырен яттан сөйләде дә тирән уйга батты. Хәлим Җәләй дә,
илһамланып, Тукай шигырен сөйли башлады. Йодрыгы йомарланды. Тәэсирле сүз көченнән
киңчә чырае әле җыерылып килә, әле языла.Тыңлый торгач, Илһам аганың күз төбендә яшь
күренде. Хәлим Җәләй сөйләп бетерде дә, миңа ым кагып:
— Менә, энем, өйрәнеп кал, шигырьне шушылай сөйләргә кирәк — Илһам Шакировның
үзен елатырлык итеп! — диде. Илһам ага, кинәт калкынып:
— Кит, Гармун чырай! Син укыгангамыни, Тукайны сагынып җылыйм ич мин, — диде.
Вольдемар БАЛЯЗИН
Тун яки кенәз титулы
Император Павел вакытында Ф.В.Ростопчин (1763-1826) Тышкы эшләр коллегиясен
житәкли (1812 елгы сугыш чорында Мәскәүнең башкомандующие һәм генерал-губернаторы).
Берничә кенәз арасында басып торган Ростопчинга император Павел шундый сорау бирә:
— Сез, Ростопчин, нишләп кенәз түгел?
— Минем бабам, государь, татар морзасы бит, Россиягә кыш көне килеп урнашкан.
— Ел фасылының монда ни катнашы бар? — дигән император, аптырап.
— Татар морзасы патша сараена беренче тапкыр аяк баскач, аңа тун яки кенәз дәрәҗәсе
тәкъдим иткәннәр. Бик каты суыкта туңып килгән морза тунны кулайрак күргән.
Укытучылар каян килә
Ростопчин Парижда спектакль карый. Арадан бер актёр шулкадәр начар уйный, тамашачы
тибенә-тибенә сызгыра, мыскыллы сүзләр ыргыта. Бер Ростопчин гына теге актёрны олылап,
басып алкышлый икән.
— Сез нәрсә? Нигә алкышлыйсыз ул мокытны?! — дип тирә-юньнән кычкыралар моңа
французлар.
— Мин бу бәндәне театрдан куарлар дип куркам, — ди Ростопчин. — Аннары ул Россиягә
килеп укытучы булачак бит.
Марсель ГАЛИЕВ
Мостай ага сүзе
Голицынодагы Иҗат йортыннан Мостай Кәримне Мәскәүгә партия съездына (1986)
озатып җибәргән идек, бер атнадан, 8 нче Март алдыннан кайтып төште. Җыелышып каршы
алдык, бүлмәсенә озата кердек. Мостай агабыз өстәлгә әллә нинди нигъмәтләр — съезд
күчтәнәчләрен таратып ташлады да, күкрәгенә таккан Алтын йолдызын балкытып, гаепле
бала сыман басып тора:
— Иң кирәклесе юк бит, егетләр. Сухой закон иде съездда да, — ди.— Рәсүл Гамзатов та
бик кәефсез йөрде. «Чё ты, Расул, угрюмый?» — дигән идем, «Не угрюмый, а трезвый», — ди.
«Горбачёвның хәмер эчүгә каршы указы хакында ни уйлыйсың?» — дим. «Мы-то випили своё,
вот дитэй жалко», — ди.
Айдар ХӘЛИМ
Мәзәк әдәбият
бүгенге татар әдәбияты дөньякүләм иң бай әдәбиятларның берсе саналырга хаклы.
Аларның берсендә дә берсе икенчесе турында бу кадәр көлдерми торган,еш кына бөтенләй
тозсыз мәзәк язган бөек язучылары юк. Бездә хәлләр икенче. Татарстан монда да үрнәк.
Игътибар гына итегез:
— Рабит Батулла мәзәкләре;
— Фәнзаман Баттал мәзәкләре;
— Марсель Гали мәзәкләре;
— Тәлгат Нәҗмиев мәзәкләре;
— Камил Кәримов мәзәкләре;
— Ләбиб Лерон мәзәкләре;
— Госман Гомәр мәзәкләре...
Кемнедер онытсам, өстәрсез. Әдәбиятыгыз тоташ бер мәзәккә әйләнде. Шунысы
кызганыч: көлеп кенә булмый.
Максим ГОРЬКИЙ
Истәлекләрдән
Лев Толстой:
— Достоевский... Гомумән, ул сәламәт кешеләрне яратмый иде. Үзе чирле булгач, бөтен
дөньяны чирле итеп күрәсе килә иде аның.
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.