Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТРАДИЦИЯЛӘРГӘ ТУГРЫ КАЛЫП...

Галимҗан Ибранимов исемендәге
Тел, әдәбият нәм сәнгать институтына 75 ел

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, татар филологиясе һәм сәнгать белеме өлкәсендә җитди тикшеренүләр алып бара торган бердәнбер академик оешма, бу көннәрдә 75 яшен тутырды. Ул СССРдагы милли республикалар халыкларының тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын өйрәнү максатында төбәкләрдә фәнни институтлар ачылган чорда — ХХ гасырның утызынчы еллары азагында оеша.
Юбилей, аерым шәхеснеке булсынмы ул, зур оешманыкымы — һәрвакыт үткәннәрне барларга һәм киләчәккә планнарны билгеләргә, максатларны ачыкларга кулай вакыт. Шул уңайдан «Казан утлары» журналы институт галимнәре белән «түгәрәк өстәл» янында фикер алышты.
Белешмә: 1939 елның 7 октябрендә Татар теле нәм әдәбияты фәнни- тикшеренү институты ачу турындагы карар кабул ителә. 1941 елның февраленнән ул Тел, әдәбият нәм тарих фәнни-тикшереү институты статусын ала. 1946 елдан СССР Фәннәр академиясенең яңа ачылган Казан филиалы составына кертелә. Институтта татар гуманитар белемнәренең барлык өлкәләрендә - тел белеме, лексикография, әдәбият белеме, текстология, фольклор фәне, театр сәнгате, музыка сәнгате, сынлы сәнгать, тарих, археология, этнография, иҗтимагый фикер нәм ислам дине буенча җитди теоретик нәм гамәли тикшеренүләр алып барыла.
Институтның структурасы фәнни максатларына ярашлы рәвештә, эшне нәтиҗәлерәк итү өчен нәм заман таләпләренә җавап рәвешендә үзгәрешләр кичерә. Мәсәлән, тасвирый нәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге барлыкка килә, сүзлекләргә ихтыяҗ артуына бәйле рәвештә тел галимнәре лексикография бүлегенә берләшә. Халкыбызның гаять бай кулъязма мирасын өйрәнү нәм тиз арада фәнни әйләнешкә кертүне тизләтү максатыннан 2009 елда «Казан Кремле» биләмәсендә «Мирасханә»нең яңа бинасы ишекләрен ача. ТӘҺСИдә канат ныгытып « башка чыккан» институтлар да аз түгел. Мәсәлән, 1990 елда оештырылган татар энциклопедиясе төркеме Татар энциклопедиясе институты булып җитешә. 1996 елда институтның тарих, этнография, археология, иҗтимагый фикер нәм ислам тарихы бүлекләре нигезендә Татарстан нәм татар тарихы буенча җитди тикшеренүләр алып бара алырлык Тарих институты оеша. Институт күренекле татар галиме Шинабетдин Мәрҗани исемен йөртә. Әлеге институттан А.Халиков исемендәге Археология институты да аерылып чыга.
122
Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ, журналның бүлек мөхәррире:
— 75 ел дәвамында татар халкының тарихы, теле, әдәбияты, фольклоры һәм иҗтимагый фикере буенча җитди тикшеренүләр алып барган институтның тарихы, әлбәттә, халкыбыз язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Бүген без бу хакта институт директоры, филология фәннәре докторы, ТФАның мөхбир әгъзасы Ким Мөгаллимович Миңнуллин, филология фәннәре докторы, профессор, ТФАның мөхбир әгъзасы Фуат Әшрафович Ганиев, филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Зәйниевич Рәмиев, сәнгать фәннәре кандидаты, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге җитәкчесе Рауза җитәкчесе Илмир Илдарович Ямалтдинов белән әңгәмә корабыз. Сөйләшүебезне иң гади, традицион сораудан башлыйк әле: институт үз тарихын, бәлки тарихын гына да түгел, ә институт ачылырга сәбәп булган алшартларны да, ныклап өйрәнә алдымы?
Ким МИҢНУЛЛИН: — Өйрәнелеп бетерелде дип әйтә алмыйм. Әле менә 75 еллык уңаеннан да хезмәткәрләребез, архивларда утырып, шактый гына кызыклы документлар таптылар. Аларны өйрәнеп, эшкәртеп, саллы гына китап итеп бастыру хыялы бар. Шунысын да онытмыйк: институт буш урында барлыкка килә алмый. Аның бит бай тарихи җирлеге булган. Идел-Урал буенда яшәүче халыкларның, шул исәптән татарларның мәдәнияте, тормыш-көнкүреше белән кызыксыну шактый күптәннән башлана. Казан император университетында 1829 елда ачылган Көнчыгыш разряды, 1855 елда Санкт-Петербургка күчерелгәнгә кадәр, шәрык халыкларын, аеруча, төркиләрне өйрәнү үзәге булып тора. Соңрак мондый эшчәнлекне 1878 елда Казан университеты каршында төзелгән «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте» дәвам итә. Җәмгыятьнең үз журналы да булдырыла һәм 1929 елга кадәр актив эшләп килә. Анда Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Х.Фәезханов, Г.Әхмәров, Һ.Атласи кебек татар галимнәре хезмәттәшлек итә. Татарстан АССР төзелгәч, 1921 елның 3 декабрендә Академик үзәк төзелә. Аның составында фәнни-сәяси, фәнни-техник, фәнни-педагогик, сәнгать комиссияләре эшли. Үзәкнең беренче рәисе Г. Максудов булып, күпмедер вакыттан соң бу вазифаны Галимҗан Ибраһимов башкара. Биредә татар әдәбияты тарихы, татар теле, халык иҗатын җыю һәм бастыру, төбәк тарихын өйрәнү, терминология, орфография сүзлекләре төзү, мәктәпләр өчен дәреслекләр һәм программалар язу буенча эшчәнлек җәелдерелә. ВКП(б)ның Татарстан Өлкә комитеты карары белән 1934 елның 4 июлендә Татар марксизм-ленинизм фәнни-тикшеренү институты төзелә. Андагы галимнәрнең бер төркеме профессор М.Корбангалиев һәм Ш.Рамазанов җитәкчелегендә татар башлангыч һәм урта мәктәпләре өчен уку әсбаплары язу, ә С.Атнагулов җитәкчелегендәге тәрҗемә бюросы сүзлекләр төзү белән шөгыльләнә. Ягъни, бүген институтыбыз 75 еллыгын билгеләп үтсә дә, аның нигез ташлары күпкә элегрәк салынган: ул тикшерә торган проблемалар буенча актив эшчәнлек 1921 елда ук барлыкка килгән Гыйльми үзәктә һәм аннан соңгы фәнни оешмаларда башлана . Алга таба аларда эшләгән гыйльми көчләрнең байтагы институтыбызда хезмәт итә. Ниһаять, 1939 елның 7 октябрендә ТАССРның Халык Мәгарифе комиссариаты Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты төзү турында карар кабул итә, 1941 елның февраленнән Тел, әдәбият һәм тарих фәнни- тикшеренү институты статусын ала. 1946 елдан СССР Фәннәр академиясенең яңа ачылган Казан филиалы составына кертелеп, ярты гасырдан артык Татарстанда татар гуманитар фәннәрен өйрәнүче бердәнбер академик институт булып кала. 1993 елдан ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе канаты астында. Бүгенге көндә институтта
Рифкатевна Солтанова, филология фәннәре кандидаты, халык авыз иҗаты бүлеге
123
тугыз фәнни бүлек бар. Аларда 80гә якын фәнни хезмәткәр, шулардан 20дән артык фән докторы, 50ләп фән кандидаты хезмәт куя.
Әлфэт ЗАКИРҖАНОВ:
— Ким Мөгаллимович, төрле елларда институт белән җитәкчелек иткән шәхесләрне дә бүген җылы сүз белән искә алу бик урынлы булыр иде.
Ким МИҢНУЛЛИН:
— Шушы дәвер эчендә институтны 10 кеше җитәкләгән. Аларның һәрберсе институтның үсеше өчен үз өлешен керткән шәхесләр. Кызганыч, институтыбызның беренче директоры, бу вазифада нибары бер ай гына эшләп өлгергән Миргали Нигъмәтуллин турында без әле бик аз беләбез. Хәсән Шабанов балалар шагыйре һәм мәктәп дәреслекләре төзүче буларак билгеле, ул Бөек Ватан сугышында катнашып, Берлинга кадәр барып җиткән. Фольклорчы, филология фәннәре докторы Хәмит Ярми, әдәбиятчы, филология фәннәре докторы, профессор Мөхәммәт Гайнуллин, әдәбиятчы, тәнкыйтьче Хәсән Хәйри, дәүләт эшлеклесе , фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Камил Фасиев, тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор Мидхәт Мөхәррәмов, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Яхъя Абдуллиннарның исемнәрен тирән хөрмәт белән искә алабыз. Алар — милли фәнебез үсешенә зур өлеш керткән, халкыбыз тарихында якты сәхифә булып калган олпат шәхесләр. Институтыбызны озак кына еллар җитәкләгән ике директорыбыз әле безнең арада. Филология фәннәре докторлары, профессорлар Мирфатыйх Зәкиев белән Нурмөхәммәт Хисамовлар читтән күзәтеп торучылар гына түгел, ә бәлки, әле дә актив тормыш алып баралар — конференцияләрдә катнашалар, матбугат битләрендә чыгышлар ясыйлар, җәмгыятебездәге үзгәрешләргә карата һәрдаим үзләренең гражданлык позициясен белдереп торалар. Нурмөхәммәт ага Хисамовның «Йосыф китабы»на нигезләнеп язган «Йосыф-Зөләйха» әсәренең сәхнәдә куелуы шулай ук уртак шатлыгыбыз. Шунысы да игътибарга лаек: директорларның тәрҗемәи хәленә күз салсак, аларның татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә туып-үскән, фәнгә-гыйлемгә сусап Казанга тартылган шәхесләр икәнлеген күрербез: беренче директорыбыз — Уфа губернасыннан, икенчесе — Пенза якларыннан, өченчесе — Себердән...
Әлфэт ЗАКИРҖАНОВ:
— Фуат Әшрафович, сез институт аксакалларының берсе, сез тел белеме бүлегенә аспирантурагаукырга кергәннән бирле ярты гасырдан артык - төгәлрәк әйтсәк, нәкъ 55 ел узган. Афәрин! Фәннең гомерегез буе сез тугрылыклы булган юнәлеше, лексикография бүлеге белән хәзер институтта сезнең аспирантыгыз — филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов җитәкчелек итә. Институттагы барлык үзгәрешләр, фән йортының уңышлары да, проблемалары да күз алдында булгандыр. Әйдәгез, сезнең хатирәләр буенча беркадәр тарихны яңартып, фаразларыгыз буенча киләчәген күзаллап карыйк әле.
Фуат ГАНИЕВ: — Татар теле белеме, башка төрки телләр белән чагыштырганда, революциягә кадәр дә, аннан соң да, иң нык өйрәнелгән тел белеме дип саналды. Беренчедән, татар тел белемендә электән үк бик көчле галимнәр эшләгән — Гиганов, Троянский, Казимбеклар миссионерлык мәктәбендә татар телен укытканнар. Тел белеме буенча үз «мәктәпләрен» булдырган галимнәребез бар. Әйтик, татар әдәби теленең тарихы буенча эшләүчеләр — Латыйф Җәләй шәкертләре, лексикография буенча галимнәребезнең остазы — Риза Газизов, грамматика буенча — Вәли Хангилдин. Институтның күтәрелеш еллары дигәндә, ул Бөек Ватан сугышыннан соң башлана, ул чакта фәнни- тикшеренү эшләре бермә-бер көчәеп китә. Сугыштан соң тыныч тормышка сусаудан шулай булгандыр, дим. Без төрки дөньяда беренчеләрдән булып «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзергә алындык. Аны тел галиме Гаян Әмиров башлап җибәргән иде. Без — яшьләр, тел белеме буенча фәнни хезмәткәрләр,
«ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ»
5. «К. У.» № 11 124
татарлар яшәгән төбәкләргә чыгып, татар классиклары әсәрләре буенча 3 миллионнан артык сүзгә картотека төзедек. Шуның нигезендә өч томлык «Аңлатмалы сүзлек» төзелде, ул язучы теленнән алынган мисаллар нигезендә әзерләнгән чын сүзлек иде. Үзбәк, казакъ галимнәре үз сүзлекләрен төзегәндә безнең сүзлекне үрнәк буларак кулландылар. Татар теле белеменә иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе иде ул Гаян Суфиянович! Ә Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелек иткән елларда «Татар теленең академик грамматикасы»н бастырып чыгара алдык. Аның төп авторларына Дәүләт премиясе бирелде. Андый дәрәҗәдәге фәнни басма төрки телләрнең бер өлешендә әле дә юк. Башкортстанда, мәсәлән, яңа гына әзерләнеп тапшырылды.
Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының барлык бүлекләре, аеруча тел белеме бүлеге «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Законын эшләүгә зур өлеш кертте. Әлеге Закон кабул ителгәннән соң, аны тормышка ашыру буенча Программа эшләүдә, аның теоретик һәм гамәли якларын ачыклауда безнең институт галимнәре башлап йөрде.
Бүгенге көндә институт капиталь сүзлекләр белән бергә массакүләм сүзлекләр дә әзерли. Хәзер «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» алты томлык итеп төзелә. Татар теле — фигыльләргә бай тел, япон яки һинд телендәге кебек тезмә фигыльләребез бар. Төп фигыльгә ярдәмче фигыль кушылып ясалган тезмә фигыльләр саны дистәләрчә меңнән артып китә. «Тезмә фигыльләрнең аңлатмалы сүзлеге»н әзерләп бастырган идем, хәзер алар яңа аңлатмалы сүзлекләргә дә кертеләчәк. Күп кенә сүзлекләребез «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» ТР Законы һәм аның программасы нигезендә басылып чыкты. Әйтик, бер томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (2005), ике томлык «Татарча-русча сүзлек» (2007), «Татарча- русча кеше исемнәре һәм фамилияләре» (2006), «Диалектологик сүзлек» (2009), «Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге» (2013), «Татарча-русча-инглизчә мәктәп сүзлеге» (2014) ... Ә менә хәзер, татар гуманитар фәненә игътибар кими төшкәннән диимме икән, «Татар теленең академик орфоэпия сүзлеге» һәм «Татар теленең академик орфография сүзлеге»н бастырып чыгара алган юк әле.
Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ:
— Зөфәр Зәйниевич, туксанынчы елларда галимнәр тарафыннан бик актив рәвештә Гаяз Исхакый иҗаты өйрәнелде, хәзер сездән Габдулла Тукайның академик басмаларын көтәбез. Татар әдәбиятына караш җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән ни дәрәҗәдә бәйле? Татар әдәбиятында иҗаты җентекләп өйрәнелергә тиешле әдипләребез дип тагын кемнәрне атап үтәр идегез?
Зөфәр РӘМИЕВ: — ХХ гасыр башы - татар әдәбиятының алтын чоры, чын мәгънәсендә яңаруы дибез. Ул көнчыгыштан гына түгел, көнбатыштан да килгән традицияләрне синтезлау юлы белән үсеш алган. Яңа чорга туры килә торган образлар, идеяләр, мотивлар табылган. Татар халкы яшәгәндә, аның милли рухы булганда, минемчә, классикларны читкә тибәрү беркайчан да булмаячак, чөнки ул безнең тарих, анда һәр чорга яңгырашлы фикерләр чагылыш тапкан. ХХ гасыр башы дибез икән, сүз дә юк , иң элек Тукай күз алдыбызга килеп баса. Революциядән соңгы чорда Тукайга артык кагылмасалар да, тәнкыйди моментлар бар иде. Ә инде утызынчы елларда ул фәнни дөньяда халык шагыйре
буларак расланды. 1938 елда хөкүмәтнең Тукай иҗатына кагылышлы, ялгышмасам, беренче карары бар: Тукайның фәнни басмасын әзерләргә диелгән анда, һәйкәлен куярга дигән фикер дә була. 1939 елда безнең институт ачылгач та, әдәбиятчы галимнәр алдына ике бурыч куела: әдәбиятның тарихын язу һәм классикларыбызны халыкка кайтару. Әдәбиятчылар беренче эш итеп Тукайның ике томлык академик басмасын әзерләү эшенә керешәләр. Академик басма дип аталса да, ул әле шактый гына аксый, чөнки күп шәхесләр оныттырылганга күрә, Тукайның әсәрләрен шактый сайларга, аңлатмалар язганда сак булырга туры килгән. Тукай иҗатын халыкка якынайтуга зур өлеш керткән галимнәребез — Хәй Хисмәтуллин, Якуб Агишев, Рашат Гайнанов, Нил Юзиевлар. Ниһаять, Тукайның 125 еллыгы якынайган елларда җитәкчелек Тукайның академик басмасын әзерләүне институт планына кертте. Ул алты томда булачак. Анда ниндидер кыскартылуларга юл куелмыйча, Тукай ничек язган — шулай биреләчәк. Галимнәребез Тукайның яңа әсәрләрен таптылар — бүген аның 65 ләп псевдонимы билгеле. Академик басманың 1-2нче томнары инде басылып чыкты, 3-4нче томнары нәшриятка тапшырылган, 5-6нчы томнары буенча да эш төгәлләнеп килә. Җиренә җиткерелеп, фәнни принциплар кулланып эшләнгән Тукай басмасы алдагы юбилеена дөнья
«ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ»
5* 125
күрер дип ышанабыз. Тукайның 130 еллыгына безнең текстология бүлеге томнарны халыкка җиткереп зур эш башкара. Тукай энциклопедиясен әзерләү буенча да актив эш бара. Моннан 20 ел элек Нил Юзиев инициативасы белән инде аның беренче адымнары ясалган иде. Ул бик күләмле итеп уйланылган, Нил Гафурович аны Лермонтов энциклопедиясе рәвешендә эшләүне хуп күргән иде. Юнәлешләрен, тематикасын да ул билгеләп калдырды. Нил ага вафат булгач, бу эшне җитәкләү минем җилкәгә йөкләнде. Анда 2800 мәкалә урын алырга тиеш, бүгенге көндә 2400е әзер. Аны да Тукайның 2016 елгы юбилеена бастырып чыгару бурычы куелган. Эш җиңел бармый. Беренчедән, әлегә бездә аерым шәхескә багышланган персональ энциклопедия төзү тәҗрибәсе юк. Совет чорында татарның үз энциклопедиясе дә юк иде бит. Биредә Тукайның 770ләп тексты һәрберсе берәмтекләп тикшерелә, туганнары, дуслары һәм замандашлары белән мөнәсәбәтләре чагылыш таба, иҗатына Тукай тәэсир иткән әдипләр, Тукайны төрле телләргә тәрҗемә итүчеләр, Тукай образын тудырган язучылар, артистлар, рәссамнар, Тукай белән бәйле урыннар...
Сорауга җавап буларак, институтның тагын бер зур хезмәтен күрсәтеп үтми мөмкин түгел. Үзгәртеп кору чорлары җитеп, тыелган темалар ачылганнан соң, чит илдә яшәп, совет чорын тәнкыйтьләп торган, халык дошманы дип игълан ителгән язучыларның иҗатын өйрәнү мөмкинлеге туды. Беренче чиратта, Гаяз Исхакый әсәрләрен халыкка кайтару кирәк иде. Башта ул бер том булып кына чыкты. Аннары хөкүмәтебез язучының 15 томлыгын әзерләү турында карар кабул итте һәм бу эшне Татарстан Фәннәр академиясенә тапшырды. Әлбәттә, аны әзерләү эше безнең институтның текстология бүлегенә йөкләнде. Эш җиңел бармады. Чөнки Исхакыйның библиографиясе, язучы каләменнән төшкән текстлар бездә юк иде — табарга кирәк булды. Беренче биш томын галимә Лена Гайнанова төзегән иде, башка томнарын текстология бүлеге хезмәткәрләре әзерләде. Бу 15 томлык хезмәт — татар әдәбияты, татар гуманитар фәне өчен зур вакыйга, чөнки бер генә татар классигының да иҗади мирасы фәнни аңлатмалар, эшкәртмәләр белән шушындый күләмдә басылып чыкканы юк.
Татар әдәбиятында иҗаты җентекләп өйрәнелергә тиешле әдипләребез бик күп. Ачылырга тиешле әсәрләр дә бар. Күренекле язучы һәм галим Галимҗан Ибраһимов иҗатының 12 томлык тулы басмасы әзерләнә. Фатыйх Әмирхан, Шәриф Камал, Һади Такташларның иҗатын да тулысынча кайтарып бетерә алганыбыз юк. Киләчәктә бу текстологларның зур бурычы булып тора.
Әлфэт ЗАКИРҖАНОВ:
— Институтның иң яшь, әмма иң актив бүлекләренең берсе - Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге. Әлеге бүлек хезмәткәрләре катнашкан проектлар дисеңме, конференцияләр, чыгышлармы... Рауза ханым, бу бүлек эшчәнлеге белән кыскача таныштырып үтсәгез иде. Бүгенге көндә нинди җитди эшчәнлек алып барыла? Гомумән, сәнгать бүлегенең татар милли сәнгатенә тәэсире бармы? Әллә ул гамәли сәнгатьнең, милли театр сәнгатенең үсешен читтән күзәтеп, анализлап торучы гынамы?
Рауза СОЛТАНОВА:
— Татарстанның тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать тарихы белән кызыксыну соңгы елларда аеруча активлашып киткән иде . Шушы активлыкның да тәэсире булгандыр, 2007 елда институтның сәнгать бүлегеннән Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөстәкыйльлек алып чыкты. Ул яңа фәнни концепция нигезендә, комплекслы тарихи-сәнгати тикшеренүләр ысулына таянып эш итә. Төп темабыз — «Тарихи-мәдәни контекстта татар халкының милли-сәнгати фикерләү формалары». Бүлекнең үсеш концепциясе тасвирый материалны фәлсәфи, эстетик һәм мәдәни анализның теоретик
126
идеяләре белән ныгытуны күздә тота. Милли-сәнгати фикерләү төрле контекстларда - тарихи яки мәдәни яктан күзәтелә. Куелган максатыбызга ирешергә безгә тарих, фәлсәфә, культорология һәм социология белгечләреннән төзелгән консультатив совет ярдәм итә. Бүлекнең үсеш концепциясенә ярашлы рәвештә берничә юнәлештә эш алып барыла. Сәнгать фәннәре кандидаты Динә Вәлиева «Алтын Урда чорында Идел Болгарстанының сәнгате», «ХХ гасырда Татарстан сәнгате» исемле китапларында рәсем сәнгатенең тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган. Татар шамаилләрен һәм каллиграфиясен өйрәнүче галимебез, сәнгать фәннәре кандидаты Рөстәм Шәмсутовның Урта Идел һәм Урал буе татар-мөселманнарының гыйбадәтханәләре бизәлеше турындагы эзләнүләре дә игътибарга лаек. Татарстанның графика сәнгатен борынгы заманнардан алып бүгенгәчә өйрәнү - шулай ук төп юнәлешләребезнең берсе. Бу тема Ольга Улемнованың «1920-1930 елларда Татарстанда графика сәнгате» исемле диссертациясендә чагылыш тапты. Фирдәвес Ваһапова революциягә кадәрге чорда китап бизәлешен, гарәп графикасы булган илләрдә татар китабының тоткан урынын өйрәнә. Өлкән фәнни хезмәткәребез Лариса Донинаның татар театрында милли киемнәр буенча тикшеренүләре сәнгать белеме, эстетика, этнография , филология фәннәренең киселешендә карала, ә моңарчы бу тема тарихи-этнографик аспектта гына өйрәнелгән иде. Минем үземнең фәнни эзләнүләрем татар театры тарихында сәхнә бизәлешен (сценография) күп сәнгать төрләрен үз эченә алган феномен буларак күрсәтүгә юнәлдерелгән. Сәнгать фәннәре кандидаты Гөлчәчәк Ногманова бүлекнең яңа юнәлешләре булган архитектура һәм шәһәр төзелеше тарихын өйрәнде. Аның хезмәте Россия империясе шартларында Идел-Кама төбәгенең архитектура үзенчәлекләрен чагылдыру ягыннан гына түгел, заман архитектурасы һәм реставрация эше үсеше өчен гамәли яктан да гаять зур әһәмияткә ия . Динә Әхмәтованың «Стилевое многообразие в ситуации современной художественной культуры» дигән монографиясендә тасвирый сәнгатьтә стиль үзенчәлекләре теоретик яктан бүгенге проблемалар белән бәйләп тикшерелә. Безнең бүлеккә 1970 елларда нигез салган, татар сәнгать белемен үстерүгә зур хезмәт куйган Фоат Вәлиевнең эзеннән баручы яшь галимнәребез бар . Мәсәлән, Наилә Халитова Алтын Урда чоры архитектурасындагы милли бизәкләрнең үзенчәлекләрен өйрәнә. Илдар Муллин сәнгать әсәре буларак, татар кабер ташлары эволюциясен барлый . Людмила Шкляева татар дөньясындагы агачны сәнгатьле эшкәртү проблемаларын карый. Фәнни хезмәткәрләребез Динә Хисамова һәм аспирантка Татьяна Кривошеева скульптура сәнгатен өйрәнәләр. Белгәнебезчә, безнең скульптура сәнгатебез борынгы төркиләрнең һәм кыпчакларның балбалларына, Идел Болгарстаны гамәли сәнгате предметларына, Казан ханлыгындагы ташка уелган бизәкләргә һәм сәнгать төре буларак каралган каберташларга барып тоташа. Кривошееваның быел нәшер ителгән татар скульптурасының үсеш юлларына багышланган китабы зур кызыксыну уятыр дип ышанасы килә.
Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ:
— Рауза ханым, скульптура дигәннән, быел гаҗәеп кызыклы проект тормышка ашырылды. Ялгышмасам, идея авторы да, башлап йөрүче дә сез идегез. «Казан - төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы» программасына кертелгән «Таш моңы» халыкара симпозиумы турында әйтүем.
Рауза СОЛТАНОВА:
— «Таш моңы» дигән халыкара скульптура симпозиумы Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасы ярдәмендә быел беренче мәртәбә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында уздырылды. Цифрлы технологияләр киң кулланылган, алга киткән мәдәниятләр үз тәэсирен көчәйткән заманда этник берлек билгеләрен саклау зарурлыгы үзен аеруча ачык сиздерә. Скульптурага бәйле симпозиумнар этник һәм милли традицияләрне саклап калуга һәм яклауга ярдәм итәләр, милли сынлы сәнгатьтә яңа мөмкинлекләр ачып, үсеш юлларын күрсәтәләр. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән вәкилләр чакырылган иде — осталар 20 көн эчендә ачык һавада сыннар ясадылар. Әлеге чара шулай ук сынлы сәнгатьне популярлаштыруга, шәһәр урамнарын, биналарын, парк-бакчаларын милли үзенчәлекле һәм халыкның бай мәдәниятен чагылдыручы югары кимәлдәге сәнгать әсәрләре белән бизәүгә юнәлдерелгән.
Әлфэт ЗАКИРҖАНОВ:
—Ким Мөгаллимович, элек тә шулай булдымы икән, соңгы елларда галимнәребезнең төрки
«ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ»
5* 127
дөнья белән бигрәк тә активлашкан элемтәсен билгеләп үтми мөмкин түгел. Әйтик, сезнең институт шушы көннәрдә генә Казан дәүләт консерваториясе белән берлектә «Төрки халыклар әдәбияты һәм музыка сәнгатенең тамырлары һәм үсеше» исемле халыкара конференция үткәрде. ТӘҺСИнең төрле республика, аеруча төрки дәүләтләр белән багланышы турында да сөйләшик әле.
Ким МИҢНУЛЛИН:
— Рухи мирасыбызны милли-мәдәни багланышлар яссылыгында өйрәнү төрки дөнья күләмендә зур әһәмияткә ия. Шул уңайдан Казанга Төркия, Казакъстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Иран кебек илләрдән мөхтәрәм галимнәр килде. Болар барысы да кардәш халыклар арасындагы мәдәни багланышларны ныгыту һәм үстерү, төрки мәдәниятне киң җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан чыгып эшләнә. Бөтен дөньяга танылган төркиләрнең мәдәнияте, сәнгате һәм әдәбиятының күпгасырлык тарихы бар: төрек, татар, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан, якут, чуваш һәм башка төрки халыклар рухи мирасының беренче яралгылары моннан мең еллар элек барлыкка килгән. Уртак тамырларга ия бу мирас бүгенге дөнья мәдәниятендә зур урын тота. Аны фәнни өйрәнү һәм киләчәк буыннарга җиткерү эше — барлык төрки кавемнәрнең мөһим бурычы дип саныйм. Шунысы да игътибарга лаек: ТӨРЕКСОЙ быелгы елны төрки илләрдә төрекмән шагыйре һәм философы Мәхтүмколый елы дип игълан итте. Мәхтүмколыйның шигъри мирасы төрекмән милләтенең генә түгел, бөтен төрки халыкларның мәдәни байлыгы дияр идем. Шуңа күрә конференциянең бер секциясе Мәхтүмколый иҗатына багышланды. Әлеге фәнни чарага Төрекмәнстаннан да белгечләр килде. Мондый уртак чаралар, һичшиксез, ике тугандаш халыкның бәйләнешләрен ныгыта.
Бөтен багланышларның максаты бер — уртак проектларга омтылу. Без тарихта эзе, үз йөзе, реаль көче булган халыклар белән аралашабыз. Әйтик, азәрбайҗаннар, үзбәкләр, казакълар... Заманында алар — союздаш, без автономияле республика булсак та, безнең абруебыз бар, нигезебез нык, фәнни потенциалыбыз шактый зур иде. Соңгы елларда, мөстәкыйль дәүләтләр буларак, аларның көче күзгә күренеп арта, башкарган эшләре киң колач ала бара.
Без — икътисад өлкәсендә, химия, машина төзү тармакларында, спортта алга киткән локомотив-республика. Ә бит үзебезнең фән, мәдәният, сәнгатьтә дә алдынгы була алуыбызны күрсәтү зарур. Шуңа күрә конференцияләрне, симпозиумнарны якын һәм ерак чит илләрдән күп кунаклар чакырып зурлап үткәрергә тырышабыз. Бу үзен аклый: килсеннәр, күрсеннәр — институтыбызның эшен дә, Казаныбызны да.
Рауза СОЛТАНОВА:
— Ким Мөгаллимович фикеренә кушылып, шуны да өстисем килә: сәнгать белеме өлкәсендә эзләнүләрнең заманча этабына милли һәм мәдәни тәңгәллек проблемаларына бәйле методологик карашларны эзләү активлыгы һәм сәнгать үсешенең традицион булмаган формаларын ачыклау хас. Бу яктан караганда төрки сәнгать белеме хәзерге сәнгать үсеше юнәлешләреннән иң үзенчәлеклесе булып санала. Ул элекке Советлар Союзының төрки республикаларында соңгы ике дистә елда аеруча активлашты. Тарихи вакыйгаларның үзенчәлекле үсеш кичерүенә, мәдәни процессларның үзгәлегенә карамастан, төрки халыкларның хәзерге сәнгатендә тирәнтен өйрәнүне таләп итә торган уртак проблемалар шактый дияр идем. Шуңа күрә дә без 2009 елда төрки дөньяда иң борынгы һәм иң киң таралган киез сәнгатенә багышлаган халыкара симпозиумны үткәреп, күп уртак проблемаларны күтәрдек. Быел май аенда институтның бер төркем хезмәткәрләре Алматыда булып кайттык. Казакъстан сәнгать белгечләре белән фикер алышканда төрки халыкларның
128
сәнгати культурасын теоретик, методологик яктан, дөньяга караш проблематикасы
югарылыгыннан өйрәнүнең яңа ракурслары ачыкланды; ирешелгән казанышларны бергәләп
бәяләү, идеяләр белән уртаклашу һәм хезмәттәшлекне тагын да тирәнәйтү зарурлыгы
билгеләнде. Әйтик, Казакъстан галимнәренең дә игътибар үзәгендә, бездәге кебек үк, төрле
аспектларда чагылыш тапкан милли традицияләр проблемасы тора.
Әлфэт ЗАКИРҖАНОВ:
— Инде әкренләп халкыбыз мирасы темасына күчик. Халкыбыз үз көйләрен, җырларын,
әкиятләрен, риваятьләрен, йомры сүзләрен буыннан-буынга күчереп кадерләп саклап килә.
Хәзер ул буыннар чылбыры өзелмиме? Яшь буын фольклор белән ни дәрәҗәдә кызыксына?
Илмир, бу сорау сезгә адресланды, институтның фольклор юнәлешендә алып барган эшчәнлеге
турында кыскача гына әйтеп китсәгез иде?
Илмир ЯМАЛТДИНОВ:
— Институтның юбилей елы фольклор юнәлеше өчен дә истәлекле ел, чөнки безнең
мәшһүр фольклорчы галимебез Хәмит Ярминең тууына 110 ел тулды. Ул милләтебезнең йөзек
кашы саналган институтның үсешенә зур өлеш керткән кеше, аның директоры да булган. 1939
елда институт оешуга, бу шәхеснең тырышлыгы белән фольклор секторы оештырыла һәм
халык иҗатын өйрәнү мөһим юнәлеш итеп билгеләнә. Беренчедән, халык җәүһәрләрен җыю
өчен фәнни экспедицияләр оештыру, икенчедән, фольклор текстларын әзерләп бастырып
кабат халыкка кайтару һәм халык иҗаты белән бәйле проблемаларны фәнни өйрәнү
эшчәнлеге — бүлектә 75 ел дәвамында, дөнья күләмендә фольклористикада кабул ителгәнчә,
шушы өч юнәлеш буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Милли фольклорны комплекслы һәм
максатчан өйрәнү Хәмит Ярми, Нәкый Исәнбәт, Халида Гатина, Илбарис Надиров, Фатыйх
Урманчеев, Флора Әхмәтова, Тәлгат Галиуллин, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Ленар Җамалетдинов,
Рәшит Ягъфәров, аннан килеп Айсылу Садекова, Ким Миңнуллин, Илсөяр Закирова, Лилия
Мөхәммәтҗановаларның исемнәре белән бәйле. Бүгенге көндә инде өч-дүрт буынны
берләштергән академик татар фольклорчылар мәктәбе бар. Без барыбыз да Хәмит Ярминең
фольклор мәктәбе шәкертләре диясем килә.
Институт оешканнан бирле максатчан, планлы рәвештә фәнни экспедицияләр
оештырылып киленә. Институтның бай фольклор фонды булдырылып, төрле типтагы
җыентыклар дөнья күрә башлый. Алтмышынчы еллар азагына унике томлык «Татар халык
иҗаты» җыентыгын төзү проекты туа. Әлеге зур хезмәт дөнья күреп, Тукай исемендәге
премиягә лаек була. Хәзерге вакытта да фольклористиканың мөһим проблемалары өлкәсендә
төрле тикшеренүләр алып барыла: фәнни монографияләр дөнья күрә, диссертацияләр яклана.
Фольклористикада бүгенге көн таләпләреннән чыгып, үз вакытында чорга, идеологиягә
бәйле рәвештә җыентыкларга кертелми калган халык җәүһәрләре белән тулыландырылган
«Татар халык иҗаты»ның 25 томлык җыентыгын төзү буенча эш бара. Русчасы 15 томнан
тора, бүгенге көндә дүрт томы басылып чыкты, икесе нәшриятка тапшырылды. 2009 елдан
бирле Институтта экспедицияләр комплекслы итеп оештырыла, ягъни, телчеләр,
фольклорчылар, сәнгать- музыка белгечләре, археографлар бер төркем булып җәй айларында
халкыбызның милли-мәдәни мирасын барлаү, җыю һәм өйрәнү максатыннан кыр
тикшеренүләре үткәрәбез. Шул вакыт эчендә Татарстан районнары һәм милләттәшләреб ез
яшәгән Россия төбәкләренә, аерым чыгуларны исәпкә алмаганда, 15 комплекслы экспедиция
оештырылган. Бу елына 2-3 экспедиция дигән сүз. Әлеге тикшеренүләрнең нәтиҗәсе буларак
«Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясендә китаплар дөнья күрә. Инде басылып
чыкканнары Татарстанның Актаныш, Апас районнарында, Россиянең Түбән Новгород өлкәсе,
Марий Эл, Удмуртия республикаларында яшәүче милләттәшләребез, аларның көнкүреше,
гореф-гадәтләре, тел үзенчәлекләре турында бай мәгълүмат бирә һәм борынгы ташбилгеләр,
шәҗәрәләр, төбәкләрнең халык авыз иҗаты, җыр-моңнары, җирле осталарның кул эшләре
һ.б. белән таныштыра. Боларга өстәп Чүпрәле, Кукмара, Мамадыш районнары, Пермь, Омск,
Самара өлкәләрендә яшәүче татарларның мирасын өйрәнүгә багышланган китаплар да
басмага әзер инде. Нәшер итү өчен матди чыгымнар мәсьәләсе хәл ителгәндә, алар да тиздән
дөнья күрер дип уйларга кирәк.
Үткән чорларда яшьләрдән дә, балалардан да кызыклы мәгълүмат язып алынган булса,
хәзер күпчелек очракта өлкән буын гына безгә ярдәм итә. Хәер, соңгы ике елдагы
экспедицияләребезнең берсендә — Мамадыш районында информантларыбыз арасында урта
«ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ»
129
буын вәкилләре дә бар иде. Бу апалар, кызу җәйге көндә печән чабып кайтып кергәч тә,
әниләреннән-әбиләреннән отып алган, өйрәнгән 15-20 халык җырын рәхәтләнеп җырлап
күрсәтә алдылыр — рәхмәт аларга! Әлеге җырлар аларның балаларына күчәрме
— анысын әйтүе кыен. Шунысы кызганыч: халыкта әкиятләр сөйләү традициясе югала бара.
Экспедицияләргә алты-җиде ел катнашып киләм — быел Самара өлкәсендә беренче тапкыр
әкият язып алынды. Хәтта әкиятчеләр ягы дип дан алган Апас төбәгендә дә халык иҗатының
әлеге жанрына караган әсәрләре очрамый инде. Ә иң еш очраганы
— җырлар. Халкыбыз җырлаган һәм әле дә җырлый. Аеруча Пермь өлкәсе Барда районында
мөнәҗәтләр әйтелә — актив кулланылышта, традицион рәвештә буыннан- буынга
тапшырылып килә, төргәк-капчыкларда сакланган мөнәҗәт дәфтәрләре моңа дәлил булып
тора. Аларны милләттәшләребез бик кадерләп саклыйлар, күчереп алырга гына рөхсәт
итәләр. Арада яшәү һәм үлем турында, Ана һәм бала, Туган ил, бәйрәм мөнәҗәтләре, бигрәк тә
Мәүлид бәйрәменә мөнәсәбәтлеләре зур урын алып тора. Монда инде мин еш очраган яисә
очрамаган халык иҗаты жанрларын гына атадым. Ә гомумән, нинди генә төбәкне алып
карасак та, анда яшәүче милләттәшләребезнең күңелләрендә, бигрәк тә өлкән буында,
телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп килгән халкыбыз мирасы саклана. Алга таба да әлеге
эшне дәвам итеп, аларны язып алу, өйрәнү һәм системага салып яңадан халыкка кайтару
безнең бурыч булып тора.
Әлфэт ЗАКИРҖАНОВ:
—Юбилей көннәрендә проблемалар турында сөйләшү бик үк урынлы да түгелдер. Шулай
да, «түгәрәк өстәл» тирәсенә җыелганбыз икән, кайбер проблемаларны уртага салып
сөйләшәсе иде. Әйтик, буыннар арасындагы өзеклек. Урта буын булмау проблемасы
театрларда да бар, әдәбиятта да. Өлкән буын белән яшьләр арасында буыннар чылбыры
өзеклеге сизеләме?
Ким МИҢНУЛЛИН:
— Әйе, әлеге проблема, кызганычка каршы, безнең институтны да читләтеп үтмәде. Бу
— туксанынчы елларда фәнгә булган мөнәсәбәткә дә бәйле булды инде. Ул чакта,
хәтерлисезме, шактый гына уку йортлары ачылды, аларга кадрлар күп кирәк иде. Акча күбрәк
түләнгәч, яшьрәк буын хезмәткәрләрнең бер өлеше институттан Югары уку йортларына
киттеләр. Академик фән, әлбәттә, укытудан нык аерыла, җаваплылыгы да зуррак, чөнки ул үз
продукциясен бөтен җәмәгатьчелек алдына «өстәлгә» сала. Эшебезнең нәтиҗәсе — күз
алдында. Мәсьәләнең тагын бер ягы шунда ки, туксанынчы елларда татар гимназияләрен
тәмамлаган укучыларыбызны зур өметләр баглап чит илләргә укырга җибәрдек. Аларның
күбесе бирегә кайтып яки чит илләрдә калып тормышта үз урыннарын тапканнардыр да. Тик
белемле бу яшьләребез белән татар гуманитар фәне генә артык баемады. Инде бүген бу
юнәлештә дә максатчан эш алып баруыбызның нәтиҗәсе сизелә башлады дияргә мөмкин.
Институт структурасында аспирантура бүлеге һәм Диссертация советы уңышлы гына эшләп
килә. Аспирантларыбызның бер өлеше үзебездә эшкә дә кала.
Әлфэт ЗАКИРҖАНОВ:
— Димәк, өлкән буын галимнәребез эшен дәвам итәрлек яшьләребез бар һәм булачак?
Илмир, институтта яшьләр фән йөген өлкән буын җилкәсеннән үз җилкәсенә күчерерлек
көчкә ияме?
Илмир ЯМАЛТДИНОВ:
— Соңгы елларда килгән яшь буын бай тарихлы институт коллективына әкренләп кереп
бара. Институтка яшьләр килә, алар шушы фәнни атмосферага күнегеп, коллективта үз
урынын тапсын өчен бөтен мөмкинлекләр тудырыла. Институтка яшьләрнең килүе,
аспирантура тәмамлап биредә эшкә калулары фәнни җитәкчеләрнең дә, институт
җитәкчелегенең дә максатчан эшләвеннәндер дип уйлыйм. Яшьләргә өлкән буын белән
аралашып, аларның ярдәмен тоеп эшләргә, алар тәҗрибәсен алып калырга кирәк, беркем дә
бөтенесен белеп тумый.
Хәзер институтта 35 яшькә кадәрле 20гә якын хезмәткәр эшли. Аларның зур күпчелеге
үзебездә аспирантура узып, кандидатлык диссертациясен яклап эшкә тотынган кешеләр.
Институтта Яшь галимнәр һәм аспирантлар советының актив эшләп килүе дә моңа этәргеч
биргәндер.
130
Әлфэт ЗАКИРҖАНОВ:
—Ким Мөгаллимович, әңгәмәгә нәтиҗә ясап, институтның үсеш перспективаларын
билгеләп, киләчәген фаразлап карыйк әле.
Ким МИҢНУЛЛИН:
— Һичшиксез, институтларның милләтләрне саклау максатында роле гаять зур. Безнең
галимнәрнең алга зур максатлар куеп, зур проектларны тормышка ашырырлык потенциалы
бар дип уйлыйм. Әйтик, соңгы биш елда институт хезмәткәрләре тырышлыгы белән 200дән
артык китап һәм монография, шул исәптән, төрле сүзлекләр, каталоглар, җыентыклар
бастырылган, 2600ләп фәнни һәм фәнни-популяр мәкалә дөнья күргән. Быелдан башлап
институт көче белән татар телендә «Фәнни Татарстан» исемле журнал чыга башлады.
Хезмәткәрләребез дәүләт грантларында да катнашалар. Бүгенге фән таләпләренә я рашлы
рәвештә алдыбызга зур бурычлар куела. Бу беренче чиратта яңа технологияләрне кулланып
телләрне фәнни өйрәнү, институт компьютер лингвистикасы, корпуслы лингвистика,
интернет-сүзлекләр төзү һәм башкалар. Алдыбызда торган зур эшләребезнең берсе —
Институтның «Мирасханә» үзәгендәге гаять бай архив материалларын электрон формаларга
күчереп, аларны фәнни әйләнешкә кертү, зур музыкаль фондыбызны эшкәртеп
җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү. Үзебез өчен чагыштырмача яңарак саналган кино, бию сәнгате
кебек юнәлешләрдә дә тирәнтен фәнни эзләнүләр алып бару безнең алдагы
бурычларыбызның бер өлеше.
Кайбер кардәш халыкларда төрки мирасны өйрәнү дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә куелган.
Әйтик, казакъ галимнәре эзлекле рәвештә үз халкының рухи байлыгын җыеп, бөтен илләрнең
архивларында йөриләр, нәтиҗәдә, «Бабалар сүзе» дип аталган йөзтомлыклары дөнья күрде.
Азәрбайҗаннарда һәр фәнни юнәлеш буенча 150-200әр фәнни хезмәткәре булган аерым
институтлар эшли. Алар үзләрен таныту өчен зур халыкара гуманитар форумнар үткәрәләр —
дөнья галимнәренең төрки халыклар белән кызыксынуы көчле, әлеге форумнар Европа
илләре өчен дә кызыклы. Мондый зур чаралар, бер яктан, милли республикалар арасында
фәнни багланышлар булдырырга ярдәм итсә, икенче яктан, ул бүгенге чор галимнәренә шәхси
элемтәләр урнаштыру, аларның дөньяга карашларын киңәйтү өчен кирәк. Югыйсә, СССР
дигән илнең таркалып, аның составындагы республикаларның мөстәкыйльлек алуы
галимнәрнең аралашу даирәсен шактый тарайткан иде. Галимнәрне хәзер Мәскәү һәм Санкт-
Петербург үзенә жыеп, элеккеге кебек еш аралаштырып тормый. Дөресен әйткәндә,
Россиядәге республикаларның кайберләрендә ул милли институтларның хәлләре дә
төрлечәрәк. Менә бу сөйләгәннәрнең барысын да истә тотып, институтның 75 еллык юбилее
көннәрендә гуманитар юнәлештәге фәнни-эзләнү институтлары җитәкчеләре форумын
уздырырга җыенабыз. Шул уңайдан ХХ гасырның утызынчы елларында төзелгән барлык
милли институтларның кыскача тарихы һәм бүгенгесе турында мәгълүмат бирә торган
китап-белешмәлек төзергә дигән теләгебез бар. Чөнки барыбызның да юнәлеше, максатлары
уртак, проблемаларыбыз да бер үк — аларны уртага салып сөйләшәсе иде.
Әлфэт ЗАКИРҖАНОВ:
— Фикер алышуга бәйле рәвештә, институт үзенең 75 еллык юбилеен күркәм
казанышлар белән каршы ала дип, нәтиҗә ясый алабыз. Ул, һичшиксез, төрки дөнья фән
үсешендә күренекле урын алып тора, төрки дөнья белән багланышларны ныгыту
юнәлешендә максатчан эш алып бара. Әйе, институтны алда яңа үрләр көтә. Аны яулау өчен
фән йортының потенциалы зур, бөтен мөмкинлекләре бар. Тагын бер кат юбилеегыз белән
котлыйм! Уңышлар сезгә!