ТАЛАНТЛЫ ТАРИХЧЫ-РОМАНТИК ЯДКАРЕ
МИХАИЛ ХУДЯКОВНЫҢ ТУУЫНА 120 ЕЛ
Күренекле тарихчы-археолог, энциклопедик белемле, Идел буе һәм бу төбәктә яшәүче халыкларның борынгы һәм урта гасырлар тарихы буенча зур мирас калдырган, 1894 елда Малмыж шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килгән, 1936 елда 42 яшендә «халык дошманы» буларак үтерелеп, соңыннан акланган Михаил Георгиевич Худяковның тууына быелның 3 сентябрендә 120 ел тулды.
Ни өчен Михаил Худяковны сатлыкҗан диләр?
«Халык дошманы» дигән тамга алып ташланып, ябык архивлар ачылгач һәм фәнни әйләнешкә яңа чыганаклар кергәч, М.Г. Худяков турында гыйльми даирәдә ике төрле караш калыплашты. Күренекле удмурт галимәсе М.В.Гришкина аның турында: «Ул якты идеалларны тормышка ашырырга мөмкин булуына, Россиядә кешеләр һәм халыклар арасында чын мәгънәсендә тигезлек һәм туганлык булырга мөмкинлегенә ышанган үз заманы баласы, тарихчы-романтик булды. Шашынып ышануының бөтен көчен ул үзенең хезмәтләренә салды, шул исәптән Нократ-Чулман төбәге тарихына багышланган хезмәтләренә дә. Идеаллары тормышка ашсын өчен ул үзен дә, хезмәттәшләрен дә кызганмады, ахыр чиктә, шулар өчен тормышын бирде», — дип яза1.
М.Худяковның гражданлык позициясен гаепләп бәяләүчеләр галимне совет системасына артык нык яраклашуда, куркуыннан иптәшләрен, хезмәттәшләрен, шул исәптән заманында үзе баш игән, хөрмәт иткән, тормышының кыен мизгелләрендә ярдәм кулы сузган коллегаларын, остазларын соңгы хезмәтләрендә нигезсез тәнкыйтьләүдә, аларны «буржуаз мәдәният вәкилләре», «буржуаз фән вәкилләре» буларак күрсәтеп, совет дәүләте дошманнары исемлегенә кертүдә гаеплиләр, икейөзле шәхес иде дигән фикерне алга сөрәләр14 15.
Чыннан да, галимнең Ленинград чоры (1925-1936) эшчәнлегендә, бигрәк тә 1931 елдан, ул эшләгән Матди мәдәният тарихы дәүләт академиясенә «марксистик совет фәнен» яклау бурычы йөкләнгәч, буржуаз фән вәкилләрен тәнкыйтьләү ачык чагыла. М.Худяковның «Казан чоры» (1918-1925 еллар) гомеренең бер мизгеле дә бу яктан галимнәр игътибарын җәлеп итте. Билгеле булганча, Идел-Урал төбәге тарихчыларын берләштерүче үзәк ролен озак еллар Казан университеты каршындагы Археология, этнография һәм тарих җәмгыяте үти. 1920 елларда аның утырышларына империя чорында югары уку йортларында эшләгән галимнәр җыела. Советлар илендә алар үзләренең гыйльми эшчәнлекләрен төрле оешмаларда (Казан университеты, музей, дәүләт оешмалары һ.б.) дәвам итәләр. 1919-1921 елларда җәмгыятьнең эшчәнлегендә М.Худяков та актив катнаша, аның журналы булган «Хәбәрләре»ндә («Известия»)
мәкаләләр дә бастыра («Борынгы Казанның күренешләре», «Казан татарларының агач архитектурасы» һ.б.).
Археология, этнография һәм тарих җәмгыяте әгъзалары арасында фикер каршылыклары килеп чыккалый. Шундый зур каршылыкларның берсе — күпчелеге земство һәм иганәчеләр хисабына 1917 елда илнең төньяк-көнчыгышы халыкларының тарихын-көнкүрешен һәм археологиясен өйрәнү һәм фәнни кадрлар әзерләү максатында Казанда ачылган Төньяк—көнчыгыш археология һәм этнография институтын Көнчыгыш академиясенә әверелдерү буенча бәхәс була. Бу хактагы проектны 1920 елның 30 октябрендә ТАССРның Халык мәгарифе комиссариаты утырышында Б.Н.Вишневский, Г.Ш.Шәрәф, А.Максудов, М.В.Бречкевич һәм М.Г.Худяков кул куя. Республика Халык комиссарлары советы бу карарны раслый. Татар югары уку йорты дип уйланылган Көнчыгыш академиясенең ректоры итеп профессор Н.Н.Фирсов билгеләнә16. 1922 елның сентябрендә академия Казан университетының иҗтимагый фәннәре факультеты, Халык мәгарифе югары институты
14Гришкина М.В. М.Г.Худяков — историк Вятско-Камского края // Материалы краеведческих чтений, посвящённых 135-летию Общества естествоиспытателей при КГУ, 110-летию со дня рождения М.Г.Худякова. - 24-25 марта 2004 г. - Казань: Школа, 2004. - С.16-18.
15 Руденко А.К. В плену у времени // Казань. - 2004. — №3. - С.41-45; Куликов К. Распятая честь. О трагической гибели М.Г.Худякова // Казань. - 2004. — №3. - С.46-55.
16 Кабирова А.Ш. Историография советского периода истории Татарстана (1917-1950-е гг.). - Казань, 2008. - С.20-21.
ИЛДУС ЗАҺИДУЛЛИН
112
(элекке Казан педагогия институты) белән кушылып, беренче чиратта укытучылар әзерләргә тиеш булган Көнчыгыш педагогия институты итеп үзгәртелә. Шушы юл белән совет властен «кайнар» якламаган галимнәр укытудан читләштерелә.
1920-1921 елларда Археология, этнография һәм тарих җәмгыятенең эшчәнлеге төрле сәбәпләр аркасында туктап кала. 1922 елның апрелендә Җәмгыятьнең яңа рәисе сайлана (К.В.Харлампович), ләкин Җәмгыятьнең Советын сайлаганда Совет хөкүмәте яклы булган галимнәрнең күбесе үтмиләр. Шулай итеп, җитәкчелеккә сайлаулар галимнәрнең профессиональ сыйфатлары буенча түгел, ә сәяси карашларыннан чыгып уздырыла. Казан университетының гуманитар факультетлары ябылгач, университет укытучылары Көнчыгыш педагогия институтына, ТАССРның Үзәк музеена, архив һәм статистика идарәләренә эшкә урнашырга мәҗбүр булалар.
Бу вакытта Җәмгыятьнең җитәкчелеге , совет дәүләтенең фән һәм фәнни хезмәткәрләргә карата уздырыла торган сәясәте белән килешмичә, аңа пассив һәм эчкерле каршылык күрсәтү юлына баса. Мондый позиция сәяси максатларны күздә тотмый, ә фәннең киләчәге турында борчылуга бәйле була17. Җәмгыятьнең 1923 елның гыйнварыннан 1924 елның мартына кадәрге вакыт аралыгы хисабында «Хәбәрләр»нең ХХХ111 томының 1нче чыгарылышы, марксистик әдәбият бастырырга кирәк булу сәбәпле, дөнья күрми калды дип әйтелә. Нәтиҗәдә Совет хакимияте тарафыннан Җәмгыятьнең эшчәнлегенә күзәтү көчәйтелә, ОГПУның Татарстан бүлеге 1924 елның сентябрендә рәис К.В.Харлампович һәм тагын алты галим — Җәмгыятьнең Совет әгъзалары И.И.Сатрапинский, С.П.Шестаков, В.Ф.Смолин, С.И.Порфирьев, Н.В.Никольский һәм И.М.Покровский өстеннән тикшерү башлый. Алар карагрухчылыкта, иске фикерләр белән сугарылган «чиста фән» белән шөгыльләнүдә, контрреволюцион һәм миссионерлыкта, халык арасында христианлык, искелек, консерватизм фикерләрен таратуда, шулай ук борынгылыкны һәм сәнгатьне саклауны сылтау итеп чиркәүнең байлыгын алуга каршы чыгуда гаепләнә18 19.
Тикшерү эшләре буенча сорау алуга Җәмгыять әгъзалары В.Егерев, А.М.Миронов, Г.С.Гобәйдуллин, Н.М.Троицкий, Н.И.Воробьев, Г.М.Худяков и Н.Н.Фирсов чакырыла, күбесе гаепләнүчеләрнең сәяси карашлары турында фикерләрен белдермиләр. Ахыр чиктә, М.Худяков күрсәтүләре нигезендә Җәмгыять христиан идеяләрен таратуда, миссионерлык белән шөгыльләнүдә гаепле дип табыла. Академик К.В.Харлампович өч елга ТАССРдан сөрелә, башка гаепләнүчеләр, тискәре характеристикалар алып, иректә кала. 1924 елның октябрь аенда Җәмгыятьнең чираттан тыш утырышында рәис итеп профессор Н.Н.Фирсов, аның урынбасары итеп Г.С.Гобәйдуллин сайлана6.
М.Худяков 1925 елда Ленинградка күченә, хезмәт юлын хәзерге Россия милли китапханәсендә фәнни хезмәткәр буларак башлый, 1926-1929 елларда Тарих һәм матди мәдәният тарихы дәүләт академиясе аспиранты: Идел буе төбәге тарихының таш һәм бакыр чорларын өйрәнә. 1931-1936 елларда ул эшләгән Ленинградтагы Матди мәдәният тарихы дәүләт академиясенә Совет хөкүмәте археология фәненә марксистик методологияне кертү, «буржуаз-дворян археологиясен һәм историографиясен» тәнкыйтьләү һәм шушы тәнкыйтьнең һәм чыганакларны анализлауның яңа методларын эшләү бурычын йөкли20. М.Худяковның шушы бурычны үтәү йөзеннән һәм яңа идеологик таләпләрне күздә тотып 1933 елда басылган «Дореволюционная русская археология на судьбе эксплуататорских классов» хезмәте методологик әһәмияткә ия була. Галим Россия археология фәнен сыйнфый күзлектән чыгып бәяли, «марксистик совет фәнен» яклап, «буржуаз фән вәкилләрен» тәнкыйтьли, тискәре мисаллар төсендә үзе яхшы белгән хезмәттәшләренең биографияләреннән китерә һәм аларны аерым очракларда урынсызга кимсетә. Шунысы кызык, соңрак М.Худяков эшләгән Россия тарих фәне этаплары барлык совет югары уку йортлары өчен тарих фәне дәреслекләрендә, авторның исеме аталмыйча гына, урын ала. Шулай итеп, М.Худяков историографиядә партиялелек принцибы методологиясен эшли21.
17 Там же.
18 Сидорова И. Поступают «сведения о группировке черносотенного элемента в Обществе археологии, истории и этнографии при Казанском университете...» (ОАИЭ в первые годы Советской власти, 1917-1924 гг.) // Гасырлар авазы—Эхо веков. - 2003. - №3/4. - С.70-71.
19 Там же. - С.72-73.
20 Гришкина М.В., Кузьминых С.В. Михаил Георгиевич Худяков как историк // Михаил Худяков. Тарихи- документаль җыентык. - Казан: «Җыен» нәшрияты, 2011. - Б.642.
21 Мельникова О.М. М.Г.Худяков как историк науки // Материалы краеведческих чтений, посвящённых
ТАЛАНТЛЫ ТАРИХЧЫ-РОМАНТИК ЯДКАРЕ
113
Талантлы шәхесләргә һәр сәяси режим мохтаҗ: совет хөкүмәте тарих фәнендә марксистик принципларны эшләүдә күренекле тарихчы М.Худяковның гыйлемен файдалана.
Аның 1932 елда басылган «Великодержавный шовинизм в русской этнографии» исемле хезмәте дә шушы рухта язылган. Инкыйлабка кадәрге фәнни мирасны бәяләгәндә М.Худяков Россия империясендәге барлык уку йортлары, фәнни җәмгыятьләр, галимнәр самодержавиене ныгытуга хезмәт иттеләр, хөкүмәт тарафыннан финансландылар, шовинистик идеологияне булдырдылар дигән фикергә таяна.
Ул этнографларның ил халыкларын русларга һәм инородецларга бүлеп карауларын ассызыклый. Европаның бүгенге көндә күренекле галиме А.Каппелер фикеренчә, киң кулланылышта булган «инородец» термины фундаменталистик, хәтта расистик потенциалга ия һәм Х1Х гасырның икенче яртысындагы рус җәмгыятендә күзәтелгән сәяси һәм рухи агымнарга тәңгәл килә22. Бүген инде шунысын да ассызыкларга мөмкин: Н.И.Ильминский, В.В.Григорьев, Н.П.Остроумов кебек ислам һәм төрки дөнья белгечләре, хакимият органнарына эшкә урнашып, югары даирәдәге чиновникларга хатлар язып, яки үзләренең хезмәтләре белән самодержавиенең ил халыкларына карата уздырыла торган милли сәясәтенә нык йогынты ясадылар.
М.Худяков империя чоры рус этнографларын өч төркемгә бүлә. Мондый бүленешнең төп билгеләреннән берсе булып галимнәрнең нинди сословие вәкиле булуы тора. Шуңа да карамастан, барысы өчен дә уртак сыйфат — рус булмаган халыкларга карата шовинистик караш һәм аны пропагандалау. Шушы карашны таратучылардан беренчесе итеп ул Россия тарих мәктәбе концепциясенә нигез салучыларның берсе Н.М.Карамзинны һәм славянофилларны атый. Аларның икенче уртак сыйфаты дип галим миссионерлык белән бәйлелекне күрсәтә (Н.И.Ильминский, Н.А.Бобровников, Н.Ф.Катанов, Н.А.Ашмарин, А.И.Емельянов һ.б.). Чыннан да, рус зыялылары, галимнәре арасында рус булмаган халыклар киләчәктә ассимиляцияләнеп, тәмам урыслашачаклар, тик моның өчен вакыт кирәк дигән карашлар өстенлек итә, бу мәсьәләдә аларның күпчелегенең карашлары хакимиятнекеннән аерылмый.
М.Худяков, уң — консерватив — лагерьдан тыш, сул — либерал — группа вәкилләрен аерып чыгара (Д.А.Золотарев, С.И.Руденко, С.А.Теплоухов һ.б.). Буржуаз зыялыларның өченче группасына «дворян булмаган» төрле катлам вәкилләре гаиләләреннән чыккан зыялылар кертелә (алар күбесе земство оешмаларында хезмәт куялар — этнографлар Д.А.Клеменц, Л.Я.Штернберг, Б.Г.Богораз һ.б.). Сыйнфый принципка нигезләнеп, М.Худяков 1886 елда Рус география җәмгыяте рәисе итеп сайланган һәм 23 ел бу вазифаны башкарган В.И.Ламанскийның эшчәнлеген тискәре бәяли. М.Худяков үз фикерләрен раслау өчен этнографларның хезмәтләреннән рус булмаган халыкларны кимсетеп язган өзекләр китерә.
Хезмәтнең икенче, «Революциягә кадәрге провинция» исемле бүлегендә Казан этнографларына зур урын бирелгән. Автор «шовинистлар» исемлегенә чувашлар, марилар, удмуртлар турында китаплар язган, «Мултан эшендә» гаепләүче эксперт-галим сыйфатында катнашкан, «Обрусение инородцев и задачи обрусительной политики» (1892) исемле мәкалә авторы И.Н.Смирновны кертә, Катановны, Ашмаринны, Емельяновны татарларга каршы шовинистлар дип атый, Н.И.Ильминскийның Синод обер-прокуроры Победоносцевка язган хатларын «сәяси донос» дип бәяли һәм үз фикерләрен дәлилләп бара. Археология, этнография һәм тарих җәмгыяте үзенең эшчәнлеген Ильминскийның урыслаштыру системасы белән бергә алып барды дип белдерә, М.М.Хвостовны, Б.Ф.Адлерны, С.П.Покровскийны гаепли.
Хезмәтнең соңгы, өченче «После октября» дип аталган бүлеге, әлбәттә, бүгенге көн югарылыгында тискәре тәэсир калдыра. Биредә автор большевиклар манарасыннан катлаулы күчеш чорына эләккән күренекле галимнәрне, шовинистик карашлары өчен, нигезле-нигезсез нык кына тәнкыйтьли. (Әйтик, А.А. Шахматовны рус телен рус, украин, белорус «наречийларыннан» һәм рус халкын великорусслардан, украиннардан һәм белорусслардан тора дип санауда, фин халыкларын өйрәнүче Д.А.Золотарёвны Идел буе халыклары картасын төзегәндә төбәктә нинди халык яшәгәнлеге төгәл билгеле булмаса,
135-летию Общества естествоиспытателей при КГУ, 110-летию со дня рождения М.Г.Худякова. - 24-25 марта 2004 г. - Казань: Школа, 2004. - С.133-137.
22 Каппелер Андреас. Как классифицировали русские источники XVI - середины Х1Х вв. этнорелигиозные группы Волго-Уральского региона // Исповеди в зеркале: Межконфессиональные отношения в центре Евразии (на примере Волго-Уральского региона - XVlII-XXI вв. / сост. и отв. ред. Стефан А. Дюдуаньюн, Ксавье Ле Торривеллек, Ольга Н.Сенюткина. - Н.Новгород, 2012. - С.32-33.
ИЛДУС ЗАҺИДУЛЛИН
114
аларны руслар дип күрсәтүдә һәм русларның санын ясалма арттыруда гаепли һ.б.). Гомумән, М.Худяков бер галимгә дә уңай бәя бирми. «20нче елларның икенче яртысында академик оешмаларның составында реакцион элементларның артуы күзәтелде, һәм бу хәл, билгеле булганча, Академия дивары эчендә 1929 елда ачылган контрреволюцион группа оешуга китерде», дигән нәтиҗә ясый23 24, ул «уңай үзгәрешләрне» 1928 елдан, Тарихчы марксистларның беренче конференциясеннән башлап кына «күрә башлый».
Китерелгән мисалларда катлаулы чорда яшәгән талантлы шәхеснең Совет системасы белән мөнәсәбәтләре дә шактый ачык күренә.
Яңа ачылган фактлар нигезендә урынлы сорау туа: М.Худяковның Казан чорында иҗат иткән фәнни хезмәтләре шулай ук совет хөкүмәтенә ярашып язылганмы яки бу әсәрләрдә галимнең үз карашы, ышанулары чагылыш тапканмы? Инде «Казан ханлыгы тарихыннан очерклар» китабы социаль заказ буенча язылган дигән фикер дә яңгырады. «Михаил Григорьевич объектив тарихчы булмаган (гомумән, башка тарихчылар кебек үк). Ул үз заманының сәяси ситуация һәм идеология нюанслары кушуы буенча тарихны ничек кирәк шулай язучы нык конъюнктур уңышлы эзләнүче галим иде. Алыш-биреш эшләрендә уңышка ирешкән Малмыж сәүдәгәренең улы булган бу кеше император Николай II вакытында да, «гениаль сәясәтче Сталин» вакытында да үзен начар хис итмәгән»11. Шул ук хезмәттә «Казан ханлыгы тарихыннан очерклар» хезмәтенең 1920-нче еллар фәнни конъюнктурасыннан чыгып (Казан ханлыгы буенча монография булмау) һәм аның 1930 еллардагы карашлары нигезендә хакимиятнең югары эшелоннарыннан килгән социаль заказ буенча (татар халкы тарихын яңача яктыртучы китап язарга) хәзерләнүе билгеләнә, бу фаразның дөреслеген раслаучы дәлил итеп М.Худяковның китапны язганчы күбрәк археология, бигрәк тә борынгы җәмгыять чоры археологиясе белән шөгыльләнүе, Урта Идел буе төбәгенең урта гасыр тарихын яктыртуда тенденциозлыгы күрсәтелә. Моның шулай булуын раслаучы тагын бер дәлил бар кебек: М.Г.Худяков китабын 1922 елда язып тәмамлый, кулъязма өчен ТАССРның Халык мәгарифе комиссариаты коллегиясе президиумы 1922 елның 19 октябрендә булган утырышында галимгә 20 мең сум гонорар түләү турында карар кабул итә һәм Академүзәктән бу хезмәт турында бәяләмә сорау мәсьәләсен куя25.
Китап басылып чыккач, галимнәр тарафыннан төрле фикерләр әйтелә. Күренекле шәрык белгече В.В.Бартольд, М.Худяков хезмәтен күздә тотып һәм Ф.В.Баллодның ашыгычрак нәтиҗәләр ясалган «Идел буе Помпейлары» исемле басмасы белән чагыштырып, болай дип белдерә: «Элек, мәгълүм булганча, татарларга карата гел тискәре мөнәсәбәт күрсәтелеп, аларда күпмедер мәдәният булу фикере бөтенләй инкарь ителә иде... Хәзер без моның киресен күрәбез... Элекеге кебек, монысы да ялгыш, һәм ул да, бер кырыйдан икенче читкә ташлану буларак, беренчесе кебек үк гыйльми белемгә күп файда бирми» 26. Әйтергә кирәк, археолог Ф.В.Баллодның казу эшләре нигезендә ясалган Яңа һәм Иске Сарай шәһәрләрендә югары җитештерү булган дигән нәтиҗәләрен соңрак күренекле совет археологы Г.А. Фёдоров-Давыдов раслады...27
Михаил Худяков - рус булмаган халыклар тарихын өйрәнүче киң эрудицияле галим
М.Худяков Идел-Чулман төбәгендә иҗат иткән күпчелек рус тарихчылары- төбәкне өйрәнүчеләреннән аермалы буларак, җирле халыкларның телләрен белгән: татарча, чувашча, марича, удмуртча аралашкан һәм укыган. Беренче карашка телләр өйрәнүгә хирыслык дип бәяләнергә тиеш бу сыйфат булачак галимнең үз һөнәренә җаваплы карашы турында сөйли. Ул заман гуманитар фәннәр өлкәсендә язылмаган канун яшәгән: галим үзе өйрәнгән
23 Худяков М.Г. Великодержавный шовинизм в русской этнографии // Михаил Худяков. Тарихи-документаль җыентык. - Казан: «Җыен» нәшрияты, 2011. - Б.484.
24 Рахимзянов Б.Р. Концептуальные воззрения М.Г.Худякова в 1930-е гг. // Материалы краеведческих чтений, посвящённых 135-летию Общества естествоиспытателей при КГУ, 110-летию со дня рождения М.Г.Худякова. - 24-25 марта 2004 г. - Казань: Школа, 2004. - С.70.
25 Шарангина Н. А. Документы Центрального архива РТ об историке, археологе, этнографе М.Г.Худякове // Материалы краеведческих чтений, посвящённых 135-летию Общества естествоиспытателей при КГУ, 110-летию со дня рождения М.Г.Худякова. - 24-25 марта 2004 г. - Казань: Школа, 2004. - С.407-408.
26 Там же.
27 Госманов М.Г. Галимнең гыйбрәтле язмышы. (М.Г.Худяковның тууына 100 ел) // Михаил Худяков. Тарихи-документаль җыентык. - Казан: «Җыен» нәшрияты, 2011. - Б.12.
ТАЛАНТЛЫ ТАРИХЧЫ-РОМАНТИК ЯДКАРЕ
115
халыкның телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, менталитетын белергә тиеш. Телләр белү башка милләт вәкилләре, бигрәк тә фән һәм мәдәнияткә мөнәсәбәте булган яшьләр, зыялылар белән аралашу, алар аша туплаган мәгълүматны баетырга һәм хезмәтләрдә файдаланырга мөмкинлек бирә. Алгарак китеп, М.Худяков 1920 елларда Казанда татар зыялылары белән якыннан аралашкан ике-өч рус галименең берсе дисәк, хакыйкатьтән ерак булмас.
Төбәктә көн күргән халыкларның тормыш-көнкүреше, тарихы белән белән кызыксыну М.Худяковның гимназист, студент елларында ныгып, соңрак фәнни эшчәнлеген алып бару өчен нигез булган, күрәсең. Әйтик, туган шәһәре Малмыжда шәһәр тормышына кысылмыйча, үзенең социаль тормышын милли һәм дини традицияләр нигезендә корып көн итүче татар җәмгыятенә игътибар итми мөмкин булмый. 1897 елда биредә татарлар (409 кеше) шәһәр халкының 12,9% тәшкил иткәннәр. Малмыжга күченеп утырган дин кардәшләре хисабына бик тиз арткан (саны 1910 елда мең кешедән арта һәм шәһәр халкының 30% тәшкил итә) җәмгыять өяз шәһәрләре арасында бердәм рухлы һәм икъдисади яктан үзен-үзе тулысынча тәэмин итүче көчле шәһәр татар бердәмлеге буларак танылу ала.
1906-1913 елларда, Казанның 1нче гимназиясендә укыганда, яшүсмер Михаил әти-әнисе йортына Себер тракты буенча, юл өстендәге күпсанлы татар авыллары аша үтеп, төн кунып кайтып-китеп йөри. Казанда яшәгән чорда исә Иске һәм Яңа татар бистәләрендә үз җайларына яшәп, европалашып баручы, Россиядәге иң күпсанлы татар җәмгыяте белән таныша. Гимназист һәм студент елларында һәр елны «Казан бәйрәмендә» — 4 октябрьдә — башка укучылар белән ял итә. Император Николай Пнең 1854 ел 12 апрель Указы нигезендә патша Иван ХҮнең 1552 елның 4 октябрендә җимерелгән һәм таланган ханлык башкаласына тантаналы рәвештә, тәре йөреше белән керүе һәм Казан епархиясенең беренче миссионерлары Гурий һәм Варсонофийны искә алу көне — Казан губернасында яшәүчеләр өчен бәйрәм һәм ял көне дип игълан ителгән була.
Биредә яшүсмер Михаилның татарлар белән генә түгел, башка җирле халык зыялылары белән дә аралашуын әйтеп үтү зарур. Аның бу гадәте олы тормыш юлына аяк баскач та дәвам итә. 1918 елда ул Малмыжда удмурт шагыйре һәм галиме, ул вакытта Малмыж өяз мәгариф бүлегенең удмурт бүлеген җитәкләгән К.П.Чайников (Кузебай Герд) белән якыннан аралаша, үзе нигез салган Малмыж шәһәре Тарих җәмгыятенә әгъзалыкка кабул итә. Иң мөһиме, Михаил Худяков Кузебай Герд тәэсирендә удмурт этносының борынгы һәм урта гасырлар тарихы белән тагын да ныграк кызыксына башлый. Алай гына да түгел, удмурт халкы тарихы һәм мәдәнияте темасы М.Худяковның иҗатында аерым бер юнәлеш булып формалаша28.
Биредә М.Худяковның Урта Идел төбәгендәге рус булмаган халыклар зыялыларына, төбәкне өйрәнүчеләргә атап язылган һәм археологик чыганакларны өйрәнү буенча методик хезмәт ролен үтәгән, 1920 елда совет Россиясендә музей эше буенча беренче фәнни журнал — «Казанские музейные ведомости» журналында дөнья күргән «Старое — юно!» исемле мәкаләсен искә алып үтү зарур. Автор, удмурт, мари, чуваш һәм татар төбәк тарихларын өйрәнүчеләргә мөрәҗәгать итеп, милли тарихка бәйле әйберләрнең барысын да өйрәнергә чакыра: борынгы бабайлар нәрсә белән яшәгәннәрен белү, риваятьләрне, гадәтләрне, ритуалларны, җырларны җыю, бабаларыннан ишеткән борынгы риваятьләрне язып алу кирәклеген искәртә. «Тизрәк эшләргә ашыгыгыз!» дигән лозунг ташлый. Бу халыклар вәкилләреннән тиз арада милли даһилар үсеп чыгачагына ышанычын, төбәк халыкларының мәдәниятен һәм мәгарифен үстерүне үзенең рухи бурычы итеп санавын белдерә29.
Мин М.Худяковны рус булмаган халыкларның тарихларын өйрәнүче галим буларак бәяләүдә М.Госманов фикерен хаклы табам. Ул болай дип язды: «Худяков элекке һәм хәзерге чор империячел тарихи фикер, халыкларны үзара каршы куючы, элгәре конфликтларның дәвамын бүгенге чорга, хәттә киләчәккә дә күчерергә теләүче омтылыш вәкилләреннән, бигрәк тә татарларга карата тискәре мөнәсәбәтләрдән нык аерылып торган икән. Ул тарих белемендә элементар гаделлек, узган чор вакыйгаларына мөнәсәбәттә объективлык тарафдары булган. Бу сыйфатларда галимнең кеше буларак олы җанлылыгын, затлылыгын
28 Гришкина М.В. М.Г.Худяков — историк Вятско-Камского края // Материалы краеведческих чтений, посвящённых 135-летию Общества естествоиспытателей при КГУ, 110-летию со дня рождения М.Г.Худякова. - 24-25 марта 2004 г. - Казань: Школа, 2004. - С.16-18.
29 Гришкина М.В., Кузьминых С.В. Михаил Георгиевич Худяков как историк // Михаил Худяков. Тарихи- документаль җыентык. - Казан: «Җыен» нәшрияты, 2011. - Б.598.
ИЛДУС ЗАҺИДУЛЛИН
116
күрү кыен түгел» 30.
М.Худяков студент елларында ук эзлекле кызыксынган берничә теманы атап үтү зарур. Алар турында студент М.Худяковның басылып чыккан мәкаләләре буенча фикер йөртәбез. Икенче курста укыганда, туган шәһәре һәм Малмыж өязе тарихының кайбер сәхифәләренә багышланган кечкенә мәкаләләр (сообщение) сериясе әзерли, алар «Вятка гыйльми архив комиссиясе хезмәтләрендә» 1915-1916 елларда дөнья күрә31. Күренекле удмурт галимәсе М.В.Гришкина бик төгәл билгеләп үткәнчә, бу беренче мәкаләләрдә М.Худяковның эзләнүчән галимлек сыйфатлары анык күренә: автор тарихи фактларга һәм чыганакларга, аларның эчтәлегенә гаять зур игътибар итә, яктыртыла торган тема буенча барлык басылган хезмәтләрдән хәбәрдар була, ягъни историографияне яхшы белә32. Университетны тәмамлагач, бу сыйфатлар яңа дәрәҗәдә чагыла — галиҗәнап Тарих фәненә хезмәт итү аның тормыш мәгънәсенә әверелә.
Студент елларында М.Худяков даими шөгыльләнгән икенче зур тема археология фәне һәм археологик экспедицияләр белән бәйле. Беренче карашка, 1914 елда Пономарёв җитәкчегендә Болгар шәһәрлегенә казу эшләре алып барачак группага М.Худяков фотограф буларак, очраклы гына эләгә. Чынлыкта исә аңа беренче елны ук казу эшләре буенча хисап язуны — катлаулы һәм махсус белем сорый торган эшне
— ышанып тапшыралар. 1915 һәм 1916 елларда Биләр һәм Болгар шәһәрлекләрендә казу нәтиҗәләре белән М.Худяков мәкаләләрендә уртаклаша. Археологик эзләнүләр Михаилның фәнни карашлары формалашуда мөһим урын тоткан, күрәсең, ул еш кына «мин археолог» дип белдерергә яраткан.
Беренче Бөтендөнья сугышы елларында армиягә алыну һәм 1916-1917 елларда хәрби хезмәттә булу аңа университетны 1918 елда гына тәмамларга мөмкинлек бирә. Университетны тәмамлагач, М.Худяков Казанда чыгучы күпсанлы журналларда редактор һәм автор, төрле җәмгыятьләрдә оештыручы һәм сәркатиб төсендә, дәүләт оешмаларында компетентлы галим, югары уку йортларында киң эрудицияле укытучы буларак таныла.
М.Худяков 1918 елның 1 ноябреннән 1919 елның 1 февраленә кадәр Казан 4-нче номерлы икенче баскыч мәктәбендә укыта, аннан 1925 елның 1 февраленә кадәр Казан губернасы (1920 елдан — Татар республикасы Үзәк музее) музеенда тарих-археология бүлеге музее мөдире булып эшли башлый. Бу елларда Үзәк музейда бер төркем галимнәр туплана: Б.В.Адлер (директор), П.М.Дульский, Н.И.Воробьев, Г.С.Гобәйдуллин, М.Е.Евсевьев һ.б. Музейның М.Худяков җитәкләгән бүлек фонды Ф.В.Баллод казыган Иске һәм Яңа Сарай шәһәрлекләре табылдыклары, археолог В.Ф.Смолин тапкан материаллар, Казан коллекционерлары Н.В.Высоцкий, В.И.Заусайлов варисларыннан сатып алынган әйберләр хисабына байый. Аларны системалаштыру, теркәү белән бүлек мөдире шөгыльләнә. М.Худяков, галим буларак, биредә тупланган материалларны өйрәнә, яңа табышлар төбәкнең һәм Казанның борынгы һәм урта гасыр чорларын чагылдырган яңа экспозицияләргә дә урнаштырыла. М.Худяков, шулай ук, Казан һәм шәһәрнең тирә-ягына тарихи-мәдәни һәм археологик эчтәлекле экскурсияләр планнарын эшләүдә катнаша, 1921-1922 елларда шушы юнәлеш белән шөгыльләнүче Казан экскурсия базасының уку-укыту бүлеге мөдире булып та тора. Гражданнар сугышыннан соңгы чорда советча яшәү рәвеше күп кенә урта гасыр һәм империя чоры тарихи-мәдәни һәйкәлләрен кирәксезгә чыгара. М.Худяков аларның бер өлешен музей- архивларга туплау буенча гаять кирәкле эш алып барган галимнәр сафында була33.
1920 елларда ул фәнни даирәдә борынгы һәм урта гасыр Казан төбәге тарихы буенча хәбәрдар һәм иң күп белүче галим буларак таныла һәм 1923 елда зур фәнни хезмәт — ТАССРның археологик картасын тәмамлый. Дөрес, М.Худяков Татарстанны аркылыга-буйга йөрми (киң масштабта археологик эзләнүләр үткәрү катлаулы финанс шартларында мөмкин
30 Госманов М.Г. Галимнең гыйбрәтле язмышы. (М.Г.Худяковның тууына 100 ел) // Михаил Худяков. Тарихи-документаль җыентык. - Казан: «Җыен» нәшрияты, 2011. - Б.14.
31 Худяков М.Г. К истории поместного землевладения в Малмыжском уезде. Аныкы ук. Предания о разбойниках в г.Малмыже. Аныкы ук. Сторожилы города Малмыжа. Аныкы ук. Материалы по истории города Малмыжа. Аныкы ук. Материалы по истории татар Малмыжского уезда. Аныкы ук. Хронологические сведения о церквях города Малмыжа.
32 Руденко А.К. В плену у времени // Казань. - 2004.- №3. - С.42.
33 Шарангина Н. А. Документы Центрального архива РТ об историке, археологе, этнографе М.Г.Худякове // Материалы краеведческих чтений, посвящённых 135-летию Общества естествоиспытателей при КГУ, 110-летию со дня рождения М.Г.Худякова. - 24-25 марта 2004 г. - Казань: Школа, 2004. - С.406-409.
ТАЛАНТЛЫ ТАРИХЧЫ-РОМАНТИК ЯДКАРЕ
117
дә булмый), фәкать Чулман һәм Нократ буйларына берничә тапкыр сәяхәт белән чикләнә34. Бүгенгә кадәр табылмаган бу хезмәт аның өлгергән археолог-тарихчы булуын раслый. Чөнки археологик карта төзү
— археологик табылдыклардан тыш барлык булган чыганакларны да файдалануны таләп итә, гаҗәеп зур көч һәм күп вакыт сорый торган фәнни хезмәт.
Ленинградта эшләгән елларда М.Худяков фин халыкларының һәм Чулман- Норкат төбәгенең борынгы тарихы белән шөгыльләнүен дәвам итә. Ул «Очерки истории первобытного общества на территории Марийской области» («Известия государственной академии истории материальной культуры имени И.Я.Марра». Вып.141. — М., Л., 1935. — 132 с.) дигән хезмәт яза. Галимнең әлегә кадәр басылмаган «Культ деревьев народа мари» (7 басма табак), «Религиозные верования в Поволжье в эпоху родового общества» (10 басма табак), «Древнее Поволжье (до V в.н.э.); Среднее Поволжье (до V в.н.э.)» (15 басма табак) кулъязмалары саклана. 2008 елда «История вотского народа», «Общественный строй вотяков в VII-XIV столетиях» исемле күләмле хезмәтләре, ниһаять, дөнья күрде — укучыларга барып иреште.
М.Г.Худяковның хезмәтләре аның энциклопедик белемле галим булганлыгын раслый. Аның дөнья күргән күпсанлы китап-мәкаләләренең бер өлеше һәм төрле архивларда сакланган кулъязмаларының исемлеге белән танышкач, әле һаман да М.Худяковның фәнгә керткән өлеше тиешенчә бәяләнмәгән дигән фикер кала. Хезмәтләре гуманитар фәннең шулкадәр төрле өлкәләренә карый, аның турында фикер әйтүчеләр (тарихчылар, этнографлар, халык авыз иҗатын өйрәнүчеләр, археологлар, сәнгать белгечләре, Идел буе халыкларының борынгы диннәрен өйрәнүчеләр, тел белгечләре, архитекторлар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һ.б.), гадәттә, үзләре шөгыльләнә торган өлкәгә, фәннең аерым бер тармагына керткән өлеше турында сүз алып баралар. Идел буеның милли республикалары галимнәре бу мирас хакында беренче гомумиләштерүләрне М.Худяковның аерым этнос (татар, рус, мари, удмурт, мордва) тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә караган мирасын барлаудан башладылар. Чынлыкта, бу тикшеренүләр дә бик еш кына өстәмәләр һәм төзәтүне сорый. Чөнки М.Худяков үз мәкаләләрендә төрле чыганакларны комплекслы файдаланып, төрле фән гыйлемнәренә мөрәҗәгать итеп язган. Күрәсең, М.Худяковның аерым этнос тарихы һәм мәдәниятен өйрәнүгә караган мирасы хакында берничә галим — үз фән тармаклары осталары — бергәләшеп язарга тиештер! М.Худяковның гыйльми масштабы шуны таләп итә!
«Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар» китабына социаль заказ булганмы?
1920 елда ТАССР оешкач, әле дүрт-биш ел элек кенә «инородец» дип аталып, түбән статуслы крестьян катламына кергән татар зыялыларының зур максатлар куеп эшли башлаулары күзгә ташлана. 1921 елда Фәнни коллегия нигезендә (ул, үз чиратында, 1918 елда оешкан була) Академүзәккә нигез салына. Аның беренче рәисе булып Гаяз Максудов (1920-1921 елларда Үзәк музейда М.Худяков белән бергә эшли)35 тора36. Яңа буын татар галимнәре, илдә барган үзгәрешләргә ышаныч белән караган хәлдә, яңа зур проектларга алыналар. 1922 елда Газиз Гобәйдуллин һәм Гали Рәхим авторлыгында бүгенгә кадәр тиңе булмаган, татар әдәбиятының күпгасырлык тарихын колачлаган фундаменталь хезмәт дөнья күрә. (Татар әдәбияты тарихы. 1нче жцлд: Борынгы дәвер. — Казан: Татарстан Җөмһүрияте нәшрияты, елы күрсәтелмәгән. — 240 б.; Татар әдәбияты тарихы: Борынгы дәвер. XVII, XVIII һәм XIX гасырларда иске әдәбият. 1нче жилд. Казан: Татарстан Җөмһүрияте нәшрияты, 1922. — 184 б.; Татар әдәбияты тарихы: Борынгы дәвер. 2нче бүлек. 1нче жилд. — Казан: Татарстан Җөмһүрияте нәшрияты, 1922. — 240 б.). Шул ук елны Газиз Гобәйдуллин «Татар тарихы» (Казан: Татарстан Социалистик Совет Җөмһүриятенең дәүләт нәшр, 1922. — 126 б.) исемле фундаменталь хезмәтен бастыра. Мәшһүр галим борынгы кешелек җәмгыятен, татарларның тарихын һуннардан, хәзәрләрдән, болгарлардан алып, Алтын Урда, Казан, Әстерхан, Себер ханлыклары, Нугай Урдасы, Россия составындагы дәвернең XVIII гасыр азагына кадәрге
34 Гришкина М.В., Кузьминых С. В. Михаил Георгиевич Худяков как историк // Михаил Худяков. Тарихи- документаль җыентык. - Казан: «Җыен» нәшрияты, 2011. - Б.621.
35 Айнутдинова Р. А. Гаяз Максудов // Татарская энциклопедия. Т.4. М-П. - Казань, 2008. - С.35.
36 Гарипова З.Г. Казань: общество, политика, культура. - Казань, 2004. - С.104.
ИЛДУС ЗАҺИДУЛЛИН
118
тормышын эзлекле һәм системалы рәвештә яктырта. Г.Гобәйдуллин беренче тапкыр, Европа тарих фәне традицияләренә нигезләнеп, татар халкы тарихын язып чыга. Бу хезмәтләрнең 1922 елда басылуы, М.Худяковның шул ук елны китабын тәмамлау һич кенә дә очраклы күренеш түгел.
«Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар» китабының «Кереш»ендә автор «китапның дөньяга чыгуына сәбәпче булган» Гаяз Максудовка һәм Газиз Гобәйдуллинга рәхмәтләрен җиткерә. Ул шулай ук профессор Н.Н.Фирсовка «үзенең хезмәтләренә игътибарлы булган өчен», мәрхүм М.И.Лопатинга «үз китапханәсен тәкъдим иткән өчен», археограф С.Г.Вахидовка «үзе тапкан Сәхибгәрәй ярлыгының асыл текстыннан файдаланырга мөмкинлек биргән өчен» рәхмәт әйтә. Автор «Хезмәтне язган чорда авыр матди хәлен җиңеләйткән өчен И.В. һәм П.Д.Петровлар гаиләсенә» дә тирән рәхмәтен белдерә37.
Күрәбез, хезмәтне язганда аның беренче фикердәшләре булып татар тарихчысы Газиз Гобәйдуллин һәм Гаяз Максудов торган. Алар бергә Үзәк музейда эшләгәннәр. М.Худяковның китабы Академүзәкнең яшь галимнәрне туплап, бер юнәлештә эшләү нәтиҗәсе дип уйларга нигез бар. Китап язу идеясе, бәлки, Газиз Гобәйдуллин белән аралашу барышында, бәлки, бу фикер М.Худяковта Үзәк музейда борынгы һәм урта гасыр Казаны һәм Урта Идел төбәге тарихы экспозицияләрен эшләү барышында тугандыр. Төрлечә фаразларга мөмкин. Шунысы бәхәссез: М.Худяковның китабы ул заман иҗтимагый тормышының йогынтысында, татар тарихына һәм мәдәниятенә игътибарны арттырырга кирәклеге турында фикерләшүләр һәм гамәлләр тәэсирендә язылган.
Гаяз Максудов, белгечлеге буенча математик, яшь галимне хезмәтнең республика өчен кирәклеге турында искәртеп, рухландырып торган булырга мөмкин. Ләкин ниндидер матди ярдәм турында сүз алып барылмаган. Чөнки әле бу омтылышның нинди нәтиҗә белән тәмамланасы билгеле булмаган. Бу нәүбәттән, М.Худяковның китапны язган вакытта матди хәле бик начар булып, ачлык елларында аңа рус гаиләсенең ярдәм итүе игътибарга лаек.
Китапның керешендә автор үзе белдергәнчә, «Әлеге хезмәтне язарга тотынганда, без, әлбәттә, Казан ханлыгы тарихын бөтен тулылыгы белән сурәтләп бирү ниятеннән ерак тордык. Бу, бәлки, ерак киләчәк эше, һәм аны башкару аерым кешенең генә көченнән килмәс, ул бер төркем галимнәрнең уртак хезмәтеннән тәшкил булыр. Казан ханлыгы тарихын тарихчыларның, архивчыларның, этнографларның, хокук өйрәнүчеләрнең һәм башка галимнәрнең уртак казанышыннан башка тулы килеш дөньяга чыгарып булмас. Билгеле, без ниндидер кыю дәгъвалардан да ерак торабыз. Күп чыганаклар безнең күз уңыннан читтә калды һәм шушы хәл хезмәтнең сыйфатына хилафлык китерми калмагандыр. Моңарчы аз тикшерелгән, югыйсә җентекләп өйрәнелергә хакы булган әлеге тарихка белгечләрнең игътибарын юнәлтү максаты белән генә автор кулына каләм алырга мәҗбүр булды». Минемчә, монда барысы да ачык әйтелгән!
ТАССРның Халык мәгарифе комиссариаты коллегиясе президиумының (1922 елның 19 октябре) китапның кулъязмасына Академүзәктән рәсми бәяләмә дә алмыйча авторга 20 мең сум гонорар түләү турында карар кабул итүе, бер яктан монда Гаяз Максудовның «кулы уйнавына» һәм аның шәхсән яки аның ышанычлы кешесенең инде кулъязма тексты белән таныш булуына ишарәли. Икенче яктан, мондый гамәл, минемчә, финанс елы азагында бюджет акчасын бүлеп калдырырга омтылудан килеп чыккан.
28 яшьлек М.Худяковның хезмәте Россия фәнендә гасыр дәвамында урнашкан стереотипларны җимерүгә хезмәт итә. «Социаль заказ» дип әйтүнең икенче ягы авторның татар дәүләтчелек тарихын һәм мәдәниятен бик югары күтәреп, бөекдержавачылыкны инкарь иткән нигезгә куеп язылуда. Әлбәттә, авторның йөгерек каләме, кыю фикерләве, галимлек таланты, чыганакларны яхшы белүе һәм оста анализлавы күп мәсьәләләрне дәлилле итеп яктыртырга мөмкинлек биргән. М.Худяков рус булмаган халыклар тарихын, рус дәүләт тарихы мәктәбе традицияләреннән өстен булып, төбәк халыклары турында тирән ихтирам белән яза. Ләкин китапның концепциясе авторы М.Худяков түгел. (Аның исемен китабының «Кереш»ендә автор атап та китә:«Мәсьәләнең икътисади ягы исә яңарак кына М.Н.Покровский һәм Н.Н.Фирсов кебек галимнәрнең хезмәтләрендә чагылды»)38.
37 Худяков М. Казан тарихы буенча очерклар // Михаил Худяков. Тарихи-документаль җыентык. - Казан: «Җыен» нәшрияты, 2011. - Б.21. 38 Худяков М. Казан тарихы буенча очерклар // Михаил Худяков. Тарихи-документаль җыентык. - Казан:
ТАЛАНТЛЫ ТАРИХЧЫ-РОМАНТИК ЯДКАРЕ
119
В.И.Ленин элекке Россия империясе территориясен рус булмаган халыкларга милли үзбилгеләнү вәгъдә итеп саклап калгач, яшь совет дәүләтенең рәсми тарих фәнендә марксистик идеологияне эшләүче итеп рус тарихчысы М.Н.Покровский һәм аның хезмәтләрен сайлый. 1918 елның маенда галим совет хөкүмәте әгъзасы, РСФСР Халык мәгарифе комиссариаты җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләнә. Югары уку йорларын яңача үзгәртеп кору, архив, музей, китапханәләр эшен җайга салу, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау кебек өлкәләрдә зур эшләр башкара.
Шул ук вакытта иске профессорларны уку-укыту эшеннән читләштерү буенча зур тырышлык куя. Ул Россия дәүләт эшлеклеләре, шул исәптән патшалар да мөстәкыйль булмыйча «сәүдә капиталы» кушканны үтәгәннәр дигән фикер уздыра. Марксист тарихчы М.Н.Покровскийның «милли мәсьәлә» буенча фикерләре игътибарга лаек. Аның хезмәтләре интернационализм рухында язылган һәм рус тарих фәненә хас булган империячел һәм шовинистик карашларны көчле тәнкыйтьлиләр39. Шул исәптән, ул рус булмаган халыкларны «мәдәни яктан артта калуда» гаепләүгә һәм башка кимсетүләргә каршы чыга. Кайбер халыкларны Россиягә кушу прогрессив күренеш түгел, кушуның сәбәбе царизмның агрессив тышкы сәясәте дип атый40. Ул, шулай ук, моңарчы Россия империясе тарих фәне мәктәбе вәкилләре язарга ярамый дип санаган рус милли тарихының караңгы якларына зур игътибар итә, шулар аркылы дәүләтнең тышкы һәм эчке сәясәтен каты тәнкыйтьли. Тарихи материализм күзлегеннән галим Россиядәге сыйнфый изү хакында, империянең агрессив тышкы сәясәт уздыруы, күрше дәүләтләрне һәм халыкларны яулап алу өчен сугышуы, буйсындырылган халыкларны талау сәясәте уздырылу турында яза.
Әйтик, М.Н.Покровский Алтын Урданың рус кенәзлекләренә уңай йогынтысын билгеләде. Ул, җан исәбен алуга нигезләнгән яңа салым системасы керүне күрсәтеп: татарлар борынгы рус финансларына техник яңарыш гына алып килмәделәр: алар, читтән тәэсир итү көченә хас булганча, социаль мөнәсәбәтләргә дә тирән үзгәрешләр керттеләр, һәм бу үзгәрешләр үсеш алды дип белдерә41. М.Н.Покровский Мәскәү үзәкләштерелгән дәүләте оешуда Бөек мәскәү кенәзе үзенең байлыгына, татарларга, чиркәү ярдәменә таянды һәм акрынлап барлык рус кенәзләренең башлыгына әйләнде, дигән фикер уздыра42. «Русская история в самом сжатом очерке» китабының киңәйтелеп язылган вариантында автор тагын да төгәлрәк итеп: «Урда, ахыр чиктә Мәскәү самодержавиесен булдырды», — дип ассызыклады43, бер үк вакытта Алтын Урдага каршы көрәшнең рус дәүләтен берләштерүдә уңай ролен дә таныды44.
М.Н.Покровский XVI гасыр уртасында боярларның Бөек Идел юлын — Казан һәм Хаҗитарханны — алу сәясәте «сәүдәгәрләр сыйныфы»ның ихтыяҗына туры килә иде дип санады45. Г.И.Перетяткович, Казан ханлыгындагы элитаны ике төркемгә — «Мәскәү яклы» һәм «Ногай яклы» фиркаләргә бүленүе турында язса46, М.Худяков, аның фикерен «заманчалатып», Мәскәү белән дустанә мөнәсәбәтләрне кору ягындагыларны «рус базарына тыгыз бәйлелектә булган сәүдә капиталы» вәкилләре дип атады. Аларга каршы төркем исә Урта Азия базарына тартылучы, ногайлар белән дус булып, кулга төшергән рус әсирләрен Көнчыгыш базарларында сатучылар — Россия белән сугышырга, русларга дошмани мөнәсәбәттә булучылар, дип күрсәтте47. Гомумән әйткәндә, М.Худяковның күп хезмәтләре, Газиз Гобәйдуллинның да югарыда телгә алынган «Татар тарихы» китабы кебек үк, М.Н.Покровский концепциясенә нигезләнгән.
Шунысы мөһим: 1920 елларның беренче яртысындагы сүз иреге һәм милли күтәрелеш
«Җыен» нәшрияты, 2011. - Б.17.
39 Госманов М.Г. Галимнең гыйбрәтле язмышы. (М.Г.Худяковның тууына 100 ел) // Михаил Худяков. Тарихи-документаль җыентык. - Казан: «Җыен» нәшрияты, 2011. - Б.10.
40 Соколов О.Д. М.Н.Покровский и советская историческая наука. - М., 1976. - С.114.
41 Покровский М.Н. Русская история с древнейших времён (тома I и II) // Избранные произведения. Книга 1. - М., 1966. - С.177.
42 Покровский М.Н. Русская история в самом сжатом очерке // Избранные произведения. Книга 3. - М., 1967. - С.43.
43 Покровский М.Н. Русская история с древнейших времён (тома I и II) // Избранные произведения. Книга 1. - М., 1966. - С.180.
44 Соколов О.Д. М.Н.Покровский и советская историческая наука. - М., 1976. - С.180.
45 Покровский М.Н. Русская история с древнейших времён (тома I и II) // Избранные произведения. Книга 1. - М., 1966. - С.291.
46 Перетяткович Г. Поволжье в XV-XVI веках (очерки истории края и его колонизации). - М., 1877. - С.151.
47 Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Репринтное издание. - Казань. - С.44-45.
ИЛДУС ЗАҺИДУЛЛИН
120
шартларында М.Н.Покровский концепциясе рус булмаган халыкларның милли тарихларын язарга юл ача. Бу мөмкинлектән Академүзәк җитәкчелеге, М.Худяков, Газиз Гобәйдуллин, Гали Рәхим, Җамал Вәлиди уңышлы файдалана. Татар милли тарихының һәм мәдәнияте тарихының матур үрнәкләре шушы галимнәр тарафыннан языла һәм алар киләчәк буын галимнәре өчен нигез ташына әверелә.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: М.Худяковның Казан ханлыгы турында җитди хезмәт язарга алынуы Академүзәкнең татар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүне активлаштыру һәм Казандагы фәнни көчләрне шушы максатка туплау өчен оештыру чаралары чорына туры килә. Авторның татарларга зур хөрмәт белән каравы һәм югары бәяләп язуы ул елларда киң таралган М.Н.Покровский концепциясе нигезендә башкарылган. М.Худяковны «хакимиятнең югары эшелоннарыннан килгән социаль заказ буенча (татар халкы тарихын яңача яктыртучы китап язарга)» язуда гаепләргә нигез юк.
***
1936 елда «халык дошманы» буларак гаепләнүе галимнең мирасына «табу» салды. Фәкать соңгы чирек гасырда хезмәтләре кабат фәнни әйләнешкә керә, китап-мәкаләләре һәм кулъязмалары киң җәмәгатьчелеккә кайта башлады. «Очерки по истории Казанского ханства» монографиясе «Җыен» фонды (Казан, 1990), Мәскәүдәге «Инсан» нәшрияте (Мәскәү, 1992), Татарстан китап нәшрияты (Казан, 2004) тарафыннан зур тиражлар белән басылды, әсәрдән өзекләр «Идел» (1989, №1; 1990, №2 һ.б.), «Мирас» (1993, №11; 2001, №10; 2007, №11) журналларында дөнья күрде, 2011 елда «Җыен» фонды авторның бу китабын, «Татар сәнгате», «Казан татарларының агач архитектурасы» исемле мәкаләләрен татарчага тәрҗемә итеп, шулай ук «Великодержавный шовинизм в русской этнографии» исемле күләмле мәкаләсен кабат бастырды48. Ф.Бәйрәмова күпсанлы мәкаләләр, 2003 елда «Худяков и история татарского народа» исемле китап бастырып, 2006 елда «Роль М.Г.Худякова в исследовании истории и культуры народов Среднего Поволжья» исемле темага кандидатлык диссертациясен уңышлы яклап, галимнең татар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә керткән өлешен ачыклау һәм таныту, мирасын пропагандалау өлкәсендә гаять зур эш башкарды, беренче булып аның дөнья күргән һәм кулъязма хәлендә сакланучы әсәрләренең исемлеген төзеде.
М.Г.Худяковның 110 еллыгы уңаеннан, 2004 елда Татарстанның Милли музее конференция уздырды һәм аның материалларын бастырып чыгарды49. Заманында М.Худяков туплаган, русча төзегән удмурт халык героик эпосы русча һәм удмурт теленә тәрҗемә ителеп дөнья күрде50.
Удмурт Тарих, тел һәм әдәбият институты 2008 елда «Худяков М.Г. История Камско-Вятского края. Избранные труды» (Ижевск: Удмуртия, 2008. — 416 с.) исемле китапта аның мирасыннан удмурт һәм мари халыклары тарихына кагылышлы егермедән артык исемдәге мәкаләләрен, кулъязмаларын бастырды. Күрәбез, һәр милли республика галимнәре М.Худяков мирасыннан үзләренә кирәклесен «аралап алып» бастыра башлады.
Кызганычка каршы, бу эш бик сүлпән бара. Безнең алда галимнең татар халкы тарихына кагылышлы хезмәтләрен җыеп бастыру бурычы тора. Ташларны җыярга, галим алдында бурычны кайтарырга күптән вакыт.