Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОРАУЛАРГА ҖАВАП ЭЗЛӘГӘНДӘ...

РАШАТ НИЗАМИНЫҢ РЕНАТ ХАРИСКА ҖАВАП ХАТЫ
Хөрмәтле Ренат Мәгъсүмович!
«Казан утлары»нда басылып чыккан (2014, № 3), миңа атап язылган ике хатыгыз белән дә
таныштым. Татарның ике күренекле композиторы, музыкабыз тарихында тирән эз
калдырган Салих Сәйдәшев һәм Фәрит Яруллин турындагы әсәрләремне укыйлармы,
укыдылар микән дип борчылган чакларым булмады түгел. Рәхмәт, тата р әдәбиятында һәм
опера-балет сәхнәсендә ат уйнаткан кешенең вакыт табып уй-фикерләрен әйтеп салуы үзе үк
күп нәрсә турында сөйли.
Миңа әсәргә карата телдән дә, язмача да фикер әйтүче каләмдәшләрем байтак булды үзе.
Матбугатта басылган ике генә хаттан өзек китерик. Казаннан Мансур Җәләлиев: «Күптән
көткән идем бөек композиторга багышланган саллы әдәби әсәрнең язылуын һәм басылып
чыгуын. Рәхмәт язучыга, рәхмәт «Казан утлары» журналы редакциясенә» («К. У.», 2010, № 8).
Мөслимнән Роза Хәбибуллина: «Рашат Низаминың «Сәйдәшнең соңгы елы» әсәрен укып,
үзәгем өзелеп, күпме кеше бу әсәрне укып сагышланды икән дип ирексездән журналның
тиражын карадым...» («В.Т.» газетасы, 2010, санын-көнен язып куймаганмын).
Чеховның «на критику не реагируют» дигән сүзләрен истә тотып, баштарак мин Сезгә
җавап язмаска уйлаган идем. Ләкин әзерлексез укучының (хәтта Айдар Хәлим кебек әзерлекле
язучы да канатланып китеп, әнә ничекләр пафоска бирелгән бит!) Ренат Харис язганнарга йөз
проценты белән ышанып куюы бар лабаса. Шунлыктан җавап язуны, кайбер аңлатмалар
бирүне лазем санадым.
Сез хатларны, бигрәк тә беренчесен, яхшы ният белән язгансыз. «Кызым, сиңа әйтәм,
киленем, син тыңла», дигән сүзләр белән бу ниятегезне ачык кына ныгытып та куйгансыз.
Ләкин һәр ике хатта да әсәрнең әһәмиятле якларына игътибар итмичә, фәкать «җитешсез»
якларына гына басым ясау «нотка»лары күзгә бәрелеп тора. Хәер, җимешсез агачка таш
атмыйлар, дигән Нәкый Исәнбәт бабабыз. Сәйдәш турындагы әсәрнең әһәмиятенә, аның
иҗаты һәм тормыш юлындагы сикәлтәләр киң катлам укучы өчен кирәкле булуына ни өчен
күз йомгансыздыр — аңлашылып бетми. Мин Сәйдәшев һәм Яруллиннар турында язганда
каш ясыйм дип күз чыгармадым
— чебеннән фил ясамасак иде.
Беренче хаттагы киңәш-тәкъдим-тәнкыйть фикерләре, күп булганлыктан, шактый
таралып-сибелеп ята. Мин дә, чәчелеп-таралып китмәс өчен, үземә адресланган сүзләргә
җавапны укып бару тәртибендә язарга булдым. Беренчесеннән башлыйк.
172
Сез Акмулла чичәннең Сәйдәш турындагы роман-кыйсса башына куелган, «Мескен илнең
баласына сан булмас», дигән сүзләрнең туры мәгънәсен, әйләндереп салып, бөтенләй икенче
төрле шәрехләгәнсез түгелме? Бу канатлы сүзләрдә «мескен халыкның сансыз уллары» дигән
мәгънә юк дип саныйм. Шулай да, китапка әзерләгәндә мин ул эпиграфны төшереп
калдырдым. (РашатНизами. «Без яшибез...»
— Казан: Татар.кит.нәшр., 2011).
Әсәрне укыган кеше автор сүзләренә ышаныр: мин Сәйдәштән төрле «гайбәт» объекты
ясамадым. Сез әйткән теге «сверхзадача» әсәрнең кереш өлешендә ачык әйтелгән: «Салих
Сәйдәшевнең иҗаты, бөеклеге турында галим-голәмә, музыка белгечләре тарафыннан күп
санлы хезмәтләр язылган. Ә менә композиторның тормыш-көнкүреше, гаилә хәлләре, шәхси
тормышындагы фаҗигасе, төрле сәбәпләр аркасында җәмгыятьнең кайбер көчләре
тарафыннан кире кагылуы хакында ныклап язылмаган диярлек. Әлеге кыйссада мин төп
игътибарны әнә шул катламнарга да юнәлтергә тырыштым»:
Ачык әйтелгән булса кирәк. Шул ук вакытта Сезнең белән килешәм дә: көнкүреш
детальләрен, анекдот һәм мәзәк хәлләрнең күбесен, чыннан да, төшереп калдыру мәслихәт
булгандыр.
Ә.Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе»н һәм үзегезнең «Сәйдәш яры» дигән поэманы
уңышлы мисаллар итеп дөрес китергәнсез. Тик бер нәрсәне истән чыгармыйк: әлеге ике әсәр
саф әдәби жанрда язылган. Минем язганнарым исә әдәби-документаль жанр кысаларына
карый. Документальлек һәрчак чабудан тотып тора. Документаль жанрда героеңны «лаклау»
мантыйкка туры килмәс иде. Әнә бит Тәлгат Галиуллин да «Мәһдиев йолдызлыгы» дигән
китабының кереш сүзендә болай дип яза: «Алдыма куелган максатым — бу олы затны
дәреслек битләрендә урын алган «портрет» итеп түгел, аны гади кешеләр кебек ярата,
көнләшә, курка, кирәк чакта күзгә төтен җибәрә белә торган, тулы тормыш белән яшәгән,
гаилә, дуслык, иждт бәхетен татыган кеше буларак сурәтләү».
Шунысын да әйтик, Ә.Еники «Сәйдәш бәхетле булганмы?» дигән мәгълүм мәкаләсендә,
повестеннан аермалы буларак, каләмен бөтенләй икенче тонда йөгертә һәм фантазиясенә
түгел, чынбарлыкка, Сәйдәш мохитенә, андагы каршылыкларга таянып яза.
Сез, яза торгач, бер урында: «Акылым картайгандыр, күрәсең», дип, үз-үзегезне
тәнкыйтьләргә дә җөрьәт иткәнсез. Юк, акылыгыз картаймаган, Ренат Мәгъсүмович. Бу
очракта, вакыт-вакыт, Сезнең, миңа калса, зур илдә бердәнбер партия яшәгән һәм идарә иткән
заманнардагы идеологик шаукымга бирелүегез сизелә. Сез Туфан Миңнуллиндагы «Үзгәрү»
(язма исеме) эволюциясен кичермәгәнсез бугай. Бары шул.
Без бит хәзер бүтәнчәрәк җәмгыятьтә, кемнәрдер яратмаган «гласность» пәрдәсе
күтәрелгән заманда яшибез. Ленин, Сталин кебек юлбашчыларның да хаталарын, хәтта
антигуманистик һәм илгә тирән яра салган гамәлләрен дә ачыктан-ачык әйтеп салган заман
бу. Лермонтов 1839 елда ук инде болай дип язып калдырган: «Довольно людей кормили
сластями; у них от этого испортился желудок: нужны горькие лекарства, едкие истины». Ә
инде минем Н.Җиһанов турында чагыштырмача җиңел әйтелгән сүзләрдән генә бу колачлы
шәхеснең орден-медальләре дә, укасы да коелып төшмәстер бит?.. Мин үземне Җиһановка
карата тенденциозлык эшләдем дип уйламыйм. Сәйдәшне гомеренең соңгы чорында сигез ел
буе (!) эшсез-акчасыз тотканнар икән, бу фактны беркая да яшереп куя алмыйсың инде...
Телибез-теләмибезме, танырга кирәктер: сәнгатьтә дә, тормышта да Моцарт һәм Сальери
варианты һәрчак булган. Яшерен-батырын түгел ич, Сезнең дә, минем дә иҗатны һәм шәхесне
өнәп бетермәүчеләр бар бит, әмма бу очракта тирәнгә кереп тормаскадыр.
Сез бер урында: Н.Җиһанов җитәкләгән чакта консерватория биргән татар
композиторлар плеядасы бармы соң, дигән зур сорау куясыз. Ләкин мәгълүм ки: әдәбият-
сәнгать кырында язылмаган шундый бер закончалык бар — талантлар мәйданга дулкын-
дулкын булып килә. 60нчы елларда сезнең буын шагыйрьләр «бишлеге», М.Кәрим әйткәнчә,
әдәбиятка «шартлау» булып килеп керде. Сәнгатьтә дә ренессанслар гел булып тормыйдыр
шул. Бу күпмедер дәрәҗәдә җәмгыятьнең яшәеш пульсына да бәйле.
Әйе, Сәйдәшевнең үз заманында бер генә әсәре дә диярлек дөньяга чыкмыйча калмаган,
чөнки даһилыкка киртәләр юк. Әмма фактларның мондые да бар: иҗатташ дуслары-
фикердәшләре Кәрим Тинчурин һәм Фәтхи Бурнаш «халык дошманы» итеп төрмәгә ябылгач,
илаһи музыка иясе Сәйдәшкә дә кара көннәр килә: кулга алыну куркынычы; әсәрләрен
яңгырату кими, гонорар түләнми. Аны еш кына хәерче хәленә төшерәләр.
173
Шулай да... Бу уңайдан миңа Сәйдәшне машинага утыртмый киткәннәрен, Җиһанов белән
гонорар мәсьәләсендә юллары кисешкәнен язмаска, вакланмаска кирәк булгандыр. Килешәм.
Икенче басманы әзерләгәндә мин бу якларга, һичшиксез, игътибар итәчәкмен.
Тагын бер урында, Мәхмүт Нигъмәтҗановның уйдырма мәгълүматлары, дигәнсез. Сезнең
алымга ияреп, мин дә сорау куяр идем: музыка белгече профессор М.Нигъмәтҗановның
«уйдырмалар»ын кире кагардай дәлилләрегез бармы соң?
Болар бик четерекле мәсьәлә, ләкин утсыз төтен чыкмый, дигән сүзне дә онытмыйк.
Заманында Рейган СССРны «империя зла» дип атаганы өчен безнекеләр аңа аяк терәп каршы
чыккан иде. Ә бүген ни күрәбез: Кырымның Россиягә кушылуы уңаеннан АКШ һәм Көнбатыш
«аннекция» дип лаф ора, Кремль исә «референдум нәтиҗәсе» ди. Ике якта да хаклык бар
шикелле. Ә Татарстан референдумы карарыннан ни генә калды соң?
Сез, рәхмәт төшкере, әсәремдәге зур җитешсезлекне күргәнсез һәм язып биргәнсез:
«композиторны иҗат ләззәте кичергән сәгатьләрдә сурәтләргә кирәктер, минемчә». Менә бу
чын ихласый киңәш, яхшы ниятле тәнкыйть, ичмасам! Моны кабул итеп була. Әмма мин
композиторның тормыш-көнкүрешенә һәм фаҗигале көннәренә барыбер күз йома алмас
идем. Алда әйткәнемчә, әдәби-документаль жанр бит бу.
Ике бөек композиторыбыз арасындагы тагын бер үзенчәлеккә игътибар итәсе килә.
Җиһанов, ни әйтсәк тә, рәсми зат, хакимият кешесе, депутат һ.б. Сәйдәшев, киресенчә, күбрәк
халык тормышы, аның кайгы-шатлыклары белән яшәгән, гади халык һәм үзешчән
композиторлар белән дә аралашырга яраткан, мәҗлесләрдә уйнаудан да тартынмаган. Бу
аерма аларны якынайта алмаган, күрәсең.
Аларның һәр икесе турында да матбугатта, китапларда һәм истәлекләрдә ифрат күп
язылган. Мин шуларга да таяндым. Ә ташка басылган язмалар, гафу итегез, гайбәт була алмый
инде. Кайберләре белән генә танышып китик әле.
Профессор Мөхәммәт Гайнуллин Җиһанов турында болай дигән: «Оештыручы һәм
җитәкче буларак, бу өлкәдә ул, һичшиксез, булдыклы фигура. Музыкаль таланты зур. Аның
күләмле зур әсәрләре халкыбыз музыкасының алтын фондына кереп калды инде. Ләкин
кирәгеннән артык орденнар, мактаулы исемнәр, рәсми титуллар аңа аю хезмәте күрсәтте
бугай... Кайбер талантларның уңышларын күрмәмешкә салышты». Композитор Фасил
Әхмәтов: «Әгәр зурлыгы, матурлыгы, музыкаль мирасының әһәмияте ягыннан безнең
композиторларны бер сафка бастырсак, иң алда — Сәйдәш һәм Рөстәм Яхин булыр». Мәшһүр
дирижер Натан Рахлин Казанга килгәч, Сәйдәш иҗатының киштәдә ятуына борчылып,
Мәскәүгә хат яза. Хатны Казанга төшерәләр. Рахлинны югарыга чакыртып келәмгә
бастыралар. «Шулаймы? Ул чагында бигайбә! Мине болай да инде Киевка чакыралар», —
дигәч, өстәгеләр авызын йома. Сез санап киткән дөньякүләм даһиларыбыздан Софья
Гобәйдуллина Казанга килүләренең берсендә, композиторлык юлына мине Сәйдәш иҗаты
этәрде, дигән фикер әйтә.
Шаккаткыч хәл бит бу: Җиһанов исеме дигәндә берсе дә алай ук егылып китми, Сәйдәш
иҗатын алга сөрәләр. Мин моның бер сәбәбен шуңардан да күрәм — докладлар, фәнни
мәкаләләр, диссертация темаларыннан тыш, Н.Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты
турында әдәби-популяр жанрда язылган әсәрләр юк диярлек. Мин Җиһановның бай
дөньясын, музыкасын, иҗтимагый зур эшләр башкарганын аңламаслык, кабул итмәслек кеше
түгел. Аның хакында ЖЗЛ сериясеннән, һичшиксез, китап язарга кирәк. Кем язар моны, бу
турыда уйлаучы бар микән?
* * *
Инде икенче хат уңаеннан.
Укучы бутала күрмәсен иде: ул хат Ренат Харис тарафыннан композитор Фәрит
Яруллинның тууына 100 еллык уңаеннан «Чын мирас» журналында басылып чыккан юбилей
мәкаләсенә нисбәтән язылган. Ә инде Фәрит Яруллинның тууыннан алып һәлак булган
көненә кадәрге гомере турында ЖЗЛ сериясеннән китабым дистә еллар элек басылган иде.
Болар — икесе ике хезмәт.
Җавабымның беренче өлешендә мин ике як өчен дә принципиаль булган төп
мәсьәләләргә кагылып уздым шикелле. Ә хәзер кайбер аңлатмалар бирү белән генә
чикләнергә уйлыйм.
Сез бу хатта, Ренат агай, таякны кеше уйламастай якларга бигрәк тә нык бөгеп
174
җибәргәнсез шикелле. Юбилей мәкаләсенең кирәклеген, андагы мәгълүматны, тарихи
фотоларны, уңай якларны да күрергә, әйтеп китәргә мөмкин булгандыр ич. Минемчә, бу
очракта Сезнең тарафтан алтын урталык табылмаган. Бигрәк тә
КАЙТАВАЗ
175
кайбер истәлекчеләрнең исемнәре күрсәтелмәгән өчен нык «үпкәләгәнсез», алар сөйләгәнне
«гайбәт» категориясенә кертергә кирәк, дигәнсез. Миндә күп алар, кыска гына мәкаләдә мин
бөтенесен чыгарып селкергә теләмәгән идем. Профессорлардан
— укытучысы Г.Литинский, Фәрит абыйның рота командиры Д.Самойловның миңа язган
хатларыннан яисә аларның сөйләгәннәреннән мисаллар китергән булсам, картина бер дә
«матур» булмас иде. Алайса, әйдәгез, бер генә хаттан өзек китерик. Ленинградның Киров
театрыннан Казанга эшкә күчеп килгән балетмейстер-репетитор Петр Гусев (хәзерендә —
профессор) миңа үзенең хатында болай дип яза: «Фарид был прямолинеен, с Жигановым были
в недружественных отношениях». Ә инде Галия Кайбицкая, Мирсәет Яруллин, Аяз Гыйләҗев
сөйләгәннәрне язудан тыелып калам. Аларын матбугат аша түгел, бер күрешкәндә
колагыгызга гына әйтсәм, дөресрәк булыр.
Мәскәү һәм рус темасына тукталып, Сез нигә соң бу уңайдан (дөресрәге, миннән) «бүки»
ясарга булгансыздыр, бик сәер һәм күпертеп аңлату бит бу. Сез бит тарихны, Худяков һәм
Гумилев хезмәтләрен миннән күпкә яхшырак беләсез дип уйлыйм. Татар халкының үткәне
һәм бүгенгесе турында борчылып, ачынып, сызланып (андый сызлану Сездә дә бардыр дип
уйлыйм) әйткән кайбер сүзләрдән афәткә чакыру, хәтәр юл кебек «гөнаһлар» эзләү
хакыйкатьтән ерак тора. Хәтта Тукайның «Тотса Мәскәүләр якаң...» дигән образлы сүзләрен
дә мәкаләдә урынсыз дип тапкансыз. Публицист Рәфыйк Шәрәфиев «Тукай сыман буласың
киләме?» дигән бер мәкаләсендә шагыйрьнең:
Беләмсез, ни дияр азан:
Китте Касыйм, Китте Казан,
— дигән юлларын китерүе белән, ул да Тукайның сүзләрен үз контекстына яраклаштырган
дип бәялик микәнни?
Татарстан җыйган салымның 70 проценты федераль казнага китүен әйтеп тә тормыйм.
Минем телемне, мәгариф үсешен (309 нчы маддә) чиклиләр икән, мин моңа борчылам. «Россия
— для русских!» дигән шигарьне әледән-әле калкытып торалар, тик аларны тыючы юк. Ә менә
мин татарларның татарча сөйләшүен, мөстәкыйльлекне яклыйм дисәм, мине сепаратизмда
гаеплиләр. Әгәр эшләр шулай барса, киләчәктә Сезнең һәм безнең китапларны укучы, ай-һай,
табылыр микән?
Сез дөрес әйтәсез, безгә башка милләтләрне түгел, үз татарымызны аяусыз
тәнкыйтьләргә кирәк. Казан һәм районнарыбыз мәктәпләренә Мәскәү килеп йозак салмаган
ич. Укысыннар татарча, сөйләшсеннәр туган телдә, русча да яхшы белсеннәр. Күп нәрсәләр
үзебездән, район башлыкларыннан, мәктәп директорларыннан да тора лабаса!
Ренат Мәгъсүмович! Сезнең икенче хатта бер парадокс очратып гаҗәпләндем. Сез «Казан
утлары»нда баш мөхәррир булып эшләгән чагында Ф.Яруллин турында роман-хроника
язуымны ихластан хупладыгыз һәм журналда бастырып та чыгардыгыз. Әлеге журнал
вариантында ук мондый юллар бар иде: «Ләкин театр һәм композиторлар союзы яшь
талантны саклап калу мәсьәләсендә тиешле кайгыртучанлык күрсәтмәгәннәр». Сез нигә әнә
шул чакта ук миңа карата «уяулык» күрсәтмәдегез икән? Цензурага ышандыгызмы, әллә хәзер
бу фактка карашыгыз тамырдан үзгәрдеме?
Ярый, җитәр, тукталыйк. Сез һәм мин күтәргән бу темалар аерым бер трактат язарлык
мәйдан сорый. Укучылар исә укысын, уйлансын һәм үзләренчә нәтиҗә ясасыннар. Шунысын
яхшы беләм: үзенең белеменә карап, эрудиция һәм әхлакый- социаль биеклегеннән торып,
берәүләр — Сезне, икенчеләр исә минем фикерләрне хуплаячак. Аннары... Әгәр шушы ике хат
язылмаган булса, мин үземнең тырыш, эзләнүчән һәм кызыклы язучы икәнлегемне, бәлки,
белмичә дә яшәп яткан булыр идем әле. Рәхмәт.