Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШУНЫҢ БЕЛӘН ШУЛ... ВОКЗАЛДАН ЯЗАМ

МЕМУАРЛАР
Иртән Виктор Гофман сугылып чыкты, почтадан миңа дип сакланган газеталарны
китергән (Малеевкада да матбугаттан өзелмәдем, һәрдаим язылып бардым). Каһвә (кофе)
тәкъдим иттем, «Варцихи» грузин коньягын салып бирдем. Ул вакытка каһвә данының илгә
таралганына унлап ел узган булгандыр, бер банка тиз эрүчән каһвә табу сират күперен кичүгә
тиң иде, моны хәзер күз алдына да китерү мөмкин түгел — ә безгә Һиндстаннан иң түбән
сыйфатлы каһвә кайта иде югыйсә. Ләкин мин Малеевкага киткәнче ким дигәндә берәр атна
«Пекин» кунакханәсендә яшәп алгаладым, ә аның өченче һәм алтынчы катларында гаҗәп бай
буфетлар эшләде
— бирегә, әлбәттә, чит-ятларга керү катгый тыела иде...
Әйе... Кыскасы, Малеевка донжуаны Гофманны «Юлиус Мейл» каһвәсе белән сыйладым. Ул
рулетканы уйлап та бирмичә, йотлыгып-йотлыгып Борис Парамоновның мин кичә тыңламый
калдырган тапшыруы турында сөйләп китте
— фәкыйрегез өчен моннан да авыррак газап юк иде! — Виктор җан ярама тозны чеметем-
чеметем генә түгел, учлап-учлап сипте; өстәвенә, бу тозны кытыршы сөлге белән яхшылап
уып та куйды — бүген, иртәгә, берсекөнгә нинди кызыклы тапшырулар җиткереләчәген
санап узды. Дустым, әлбәттә, мине котыртырга, күңел кылларымда уйнарга теләмәгәндер —
андый кеше түгел Гофман...
Хушлашканнан соң мин озак вакыт миңгерәп утырдым әле, газеталарга да кагылмадым,
язу өстәленә дә якынлашмадым — «Нишләргә?» дигән мәңгелек сорау бәгыремне
бораулапмы-бораулый иде. Моңарчы сәгать кебек төгәл барган тормышымның өч көн эчендә
асты-өскә капланды. Озак утырдым шулай, ахырдан анык фикергә килдем: уенны хәзер үк
ташларга кирәк, кем әйтмешли, болай яшәргә ярамый! Төшке аштан соң һава сулап кергән
арада үз ниятемне Игорьга да җиткерергә ниятләдем — Головановнын нинди фикердә
калачагы мине гомумән борчымый иде инде; артык күп нәрсәне югалта башладым, аннары,
урынымны алырга теләүчеләр дә буа буарлык, ә крупье булу, беренчедән, егәремнән килми,
икенчедән, теләгемдә дә юк.
Шулай итеп, иңнәремнән авыр таш төшкәч, тыныч күңел белән бәянымны язып бетерергә
утырдым (беркадәр гомер үткәч бу әсәрем Ташкент комсомолы премиясе белән бүләкләнде).
Яхшы гына эшләп алдым, ара-тирә бүленмичә дә булмады, дөрес. Игорьга ничек кенә итеп
рулеткадан бизүем турында әйтергә икән? Бик сак кыланырга кирәк — Волгинны һаман да
нәрсәдер уенга бәйләп тота иде әле, ул, һичшиксез, китмәвемне үтенәчәк һәм мин аңа каршы
төшә алмаячакмын.
Язучыларның төшке ашы һәрвакыт шау-шулы уза иде, моңа, бәлки, шул сәгатьләрдә генә
эшләгән буфет та сәбәпче булгандыр — каләм әһелләре аны сарып ала, ә аеруча сабырсызлар
чиратсыз үтә — монда, телефон төбеннән аермалы буларак, андый «оятсызлык» рөхсәт ителә
иде. Мин чәнечке-калакларның тәлинкәгә сак кына кагылып узган тавышын, йомшак кына
башланып гүләүгә күчкән әңгәмәләрне, кемнеңдер кычкырып көлеп җибәрүен, тыз-быз
йөгереп йөргән официант кызларны ярата идем, ул кызларны әледән-әле чакырып кына
торалар — электричкага ашыгучылар бигрәк тә тынгысыз кылана. Зал кайный, гөрләп тора,
ләкин — гаҗәп!
— мондый хәл ни иртәнге, ни кичке ашта кабатланмый...
Ахыры. 2014 елның 7нче саныннан басылып килә.
Игорь залның икенче башында туклана. Ул миннән иртәрәк ашап бетерде дә, яныма килеп
сорады: тамак ялгаганнан соң Глуховога кадәр сәйран кылып кайтырга теләгем юкмы, янәсе.
Ризалаштым — барысы да мин уйлаганнан яхшырак оешып бара иде...
Игорь, вәгъдәсен онытмыйча, юл буе Георгий Иванов турында сөйләде, әле иртән генә
Гофманнан ишеткән мәгълүматны мин яңадан йотлыгып тыңладым, хәер, дөресен танырга
кирәк, Волгинның хикәяләве тирәнрәк тә, баерак та иде, ул Виктор әйтмәгән бик күп мөһим
детальләр өстәде — мөгаен, Борис Парамонов тапшыруында да бу фактлар телгә
алынмагандыр. Мин Игорьга шулкадәр рәхмәтле идем ки — тәмам җебеп төштем һәм,
нәтиҗәдә, ниятемне ачып салып, аның кәефен кырырга базмадым.
165
Искиткеч бәян белән сихерләнеп, төп корпуска килеп җиткәнне дә сизми калганмын,
арткы яктан кемнеңдер безгә эндәшүе генә җиргә тартып төшерде мине. Борылып карасак —
тунының төймәләрен дә каптырмыйча, безнең янга Ярослав Кириллович ашыга иде, аның
дулкынлануы ерактан ук күзгә ташланды. Ике ара кимеп бетте дигәндә, килеп җиткәнче үк,
сүз башлады ул:
— Сезгә сугылып чыккан идем әле, таба алмадым, бүген уен булмаячак...
— Ник алай? — дип күңелсез генә сорап куйды Волгин.
— Мәскәүдән шалтыраттылар. Берничә сәгатьтән мине алырга машина килергә тиеш.
Американнар чакыруы буенча иртәгә Канаверал борынына барам, анда әүвәл ракеталарга
багышланган конференция узачак, аннан соң яңа ракета күккә күтәреләчәк. Космонавт
Береговой белән бергә булачакбыз. Мондый тәкъдимнән баш тартмыйлар. Өстәвенә, элеге
проблема буенча чыгыш та ясыйсым бар. Шуңа күрә, берәр атнасыз көтмәгез...
Җаны-тәне белән якын күргән Нью-Йоркка кабат аяк басу бәхетеннән балкып тора иде ул
һәм күз ачып йомган арада юкка да чыкты.
Артыннан бер сүз әйтеп өлгермәсә дә, Волгин кинәт кенә боегып калуын яшереп
маташмады. Минем йөрәгем исә куанычтан хәзер күкрәк читлеген җимереп чыгар төсле иде:
«Иреклемен!» — дип кычкырасым килде хәтта, әмма тыелып калдым. Язасым бар, дидем дә,
Игорь белән саубуллаштым.
Кайры тунымның төймәләрен аягүрә ычкындырып, үзем эчтән нидер көйли- көйли,
кышкы бакчадан очып үттем — гомеремдә беренче тапкыр яшь леди Юлия Латынина
яныннан узганда, бүген нинди фолиант укыганы белән дә кызыксынып тормадым, Семен
Израилевичның бүлмәсеннән чыраен сытып чыгып килүче прокурор киемле, бер капкорсак
түрәне аздан гына бәреп екмадым, ишекне ачуга, әле иртән генә «Ни эшлим икән?» дип кара
кайгыга батып утырган диваныма аудым.
Ничек шома гына, шәп кенә килеп чыкты бит — миңа кыл да селкетергә туры килмәде,
шундый зур уңыштан соң ничек җырламыйсың да ничек биемисең ди, мондый сәбәп булганда
бераз затлы эчемлек каплап куйсаң да гөнаһ түгел! Шулай иттем дә: бер чынаяк «Юлиус Мейл»
каһвәсе пешердем, чәркәгә «Варцихи» салдым
— тормыш әкренләп үз ярларына кайтты, дип куандым.
Ул кичне, максат итеп куйган биш битемне язып бетергәннән соң, куәтле «Грюндиг»ымны
иң яраткан радиостанцияләр ешлыгына көйләдем — үз көеңә яшәү ничек шәп икән ләбаса!
Мин хәтта йоклар алдыннан һава суларга да чыкмадым
— Игорьның кәефсезлеген күрергә һәм рулетка турында сүз кузгатырга мыскал да теләгем
юк иде.
Ләкин Голованов Волгин белән мине генә кисәтергә өлгергән булып чыкты, шуңа күрә
кичке аштан соң Себер язучылары, алтайлылар, Ярослав Кирилловичның ишекләре бикле
икәнен күргәч, бергә җыйналып, бүген кайда уйныйбыз, дип, Игорьның коттеджына бәреп
кергәннәр. Волгин исә крупьеның Америкага китүен, ягъни, форс-мажор аркасында
казиноның бер атнага ябылуын әйткән, ләкин болар барыбер ышанмаган, күрәсең — уен
минем бүлмәгә (ул иркенрәк, уңайлырак иде) күчкән дип уйлапмы, ишегемне шакыдылар.
Волгин әйткән сүзләрне минем авыздан тагын бер кат ишеткәч, «почвенник», «деревенщик»
ларның сөмсере коелды, арада канәгатьсезлек белдерүчеләр дә табылды — имеш, рулеткасын
калдырып торса, ни булыр иде инде, берәр ничек ансыз да очына чыгар идек әле. Мин сүз
табалмый
РАУЛЬ МИР - ХӘЙДӘРОВ
166
кулларымны гына җәйдем, аннары, үземнең бик мәшгуль икәнлегемне белдереп, ишекне
яптым.
Гаҗәп, әмма икенче көнне, өченче көнне очрашкач та Игорь ни рулетка, ни Голованов
турында искә төшермәде — Аллага шөкер, тынычланган, ахры, дип уйлап куйдым мин...
Игорь рулетка хакында тиз онытса, бу мавыгу Себер язучылары белән алтайлылар
хәтереннән җуелмады әле — алар бераздан безгә кырын карый башлады хәтта. Ярты- йорты
сылтау тапкан булып, бер-ике тапкыр миңа кереп чыкканнарыннан соң гына төшендем:
баксаң, Игорь белән икебез генә качып уйный дип уйлаулары икән! Бу турыда Волгинга хәбәр
иткәч, ул дәррәү көлеп җибәрде, чөнки әфәнделәр аңа да шулай сугылгалаган. Шикләнүем рас
булып чыкты, ләкин без бу турыда сүз кузгатмадык: рулетка — безнең өчен кичәге көн дип
үзара килешеп куйган идек гүя.
Голованов әйткән вакытыннан соң тагын ике көн узгач кына кайтты да, үзенең ак
«Волга»сына киемнәрен, кирәк-яракларын тутырып, кабат китеп барды — аның чыгышы
французларда зур кызыксыну уяткан, аларның Тын океанда, Куру борынындагы космик
полигоннарын төзекләндергән чагы икән, Ярослав Кирилловичтан үзләренең Галәм
академиясендә киңрәк, тирәнрәк чыгыш ясавын үтенгәннәр. Әлбәттә, ял итү, чаңгы, рулетка
турында сүз дә булырга мөмкин түгел, без хушлашыр алдыннан хәтта берешәр чәркә тотып
куярга да өлгерми калдык (ул безгә күчтәнәчкә моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән сый
— «Джек Дэниелс» дип аталган виски алып кайткан иде).
Голованов киткәннән соң тормыш гомумән элекке агымына кайтты һәм мин бәянымны
тизрәк тәмамлау нияте белән яна башладым, чөнки Ташкентка кайтуыма ук яңа китабымны
нәшриятка тапшырырга тиеш идем — ул китап өчен аванс алынган, мин ул зур сумманы
Мәскәү юлына, «Пекин» да яшәвемә, фонотекамны, китапханәмне тулыландыруга тоткан
идем инде.
Социализм вакытында безнең, язучыларның, гонорарлары мул иде, бер үк хикәя өчен әһле
каләм берничә урыннан акча алды — радиодан, газетадан, альманахтан, нәшрияттан...
«Борынгы» серләрнең берсен ачам: республика язучылары финанс мәсьәләсендә башкала
язучыларыннан өстен иде хәтта — үз төбәгеңдә дөнья күргән китап Мәскәүдә тагын бер кат
басылып чыкса, аңа каләмхак барыбер беренче китапка түләнгән кебек түләнде — бу, әлбәттә,
үзәктәге каләмдәшләребезнең көнчелеген кузгатмый калмый иде.
Иҗат йортында вакыт гаҗәп тиз үтә — язу, чаңгы шуу, һавага чыгу, Борис Парамоновның
төнге тапшырулары, татар-башкортлардан алып теләсә-нинди Мәскәү, Урта Азия, Кавказ
халыклары, украиннар, молдаваннар компаниясендәге кызыклы мәҗлесләр, өстәвенә, шушы
әллә кайдан пәйда булган рулетка — кыскасы, Малеевкадагы гүзәл көннәремнең ахырга
якынлашуын сизми дә калганмын. Игорь исемә төшерде
— берсекөнгә китәм, диде ул, юлламаны тагын бер генә атнага озайтырга да һичнинди
мөмкинлек юк, инде Ярослав Кириллович бүләк иткән вискины нишләтәсе? Бу мәсьәләдә
тәҗрибәм зур булганлыктан, мин аның китүен үземнең бүлмәдә «юарга» тәкъдим иттем,
Озёровны да чакырсам ярыймы, дип сорадым — Лев Адольфович та Волгин белән бер көнне
китәргә тиеш иде. Игорь каршы килмәде.
Ике минем өчен бик кадерле, бик якын кешене озату хатирәсе мәңге истә калырлык
булды. Акыллы, тәрбияле, энциклопедик белемле шәхесләр компаниясендә вакыт уздыру
ничек рәхәт, нинди шәп шөгыль, дип әйтәм икән әгәр — белегез, «Джек Дэниелс»дан
башланып «Наири» әрмән коньягы белән тәмамланган шул кичәне күз уңында тотам, димәк.
Мине тагын бер кат «агартырга», гыйлем коемны тирәнәйтергә уйлаганнар диярсең
— ул кичәдә Озёров белән Волгин бик озак һәм бик күп темаларга сөйләште, рәсми
программа буенча укыткан университет профессорлары ике сәгатьлек егерме лекциядә дә
ике мәгърифәтле кеше үзара сөйләшкәндә биргән кадәр гыйлемнең уннан бер өлешен дә
җиткерә алмаслар иде. Акыллы кешеләр янында күбрәк йөрегез!
Игорь китте, без аның белән ике ел күрешмәдек — бәлки, ял итү вакытлары туры
килмәгәндер, бәлки, башка эшләр белән шөгыльләнгәндер — белмим, ул вакытта безнең
әдәбиятта урын даулап, Валентин Дмитриевич Оскотский сүзләре белән әйтсәк, «үз йөзебезне
эзләп» маташкан чак иде.
Көннәрдән бер көнне, җәй башында, кардан арынып яңадан яшәргән, яшелләнгән
Мәскәүнең бульварлары, мәйданнары кышкы йокыдан уянып чыккан халык белән тулы
чакта, кыскасы, шундый ямьле фасылда, «Советский писатель» нәшриятына яңа китабымны
тапшырырга башкалага килдем мин. Кәрвакыттагыча, «Пекин» да тукталдым да җәяүләп кенә
ШУНЫҢ БЕЛӘН ШУЛ... ВОКЗАЛДАН ЯЗАМ
167
Воровский урамына таба атладым — сөекле Мәскәү төнге яңгырдан соң сафланып киткән иде,
мондый иртәдә сәйран кылу үзе бер ләззәт. Арнольд Тамм белән очрашуга кадәр сәгать ярым
вакыт бар иде әле, шуңа күрә, Әдәбиятчылар йортына кереп тамак ялгап чыгарга булдым.
Ресторанның имән залы иртәдән үк тулы инде — бер генә буш өстәл дә юк, йә парлап-
парлап, йә төркем-төркем утырганнар. Араларында дәрәҗәле-дәрәҗәле язучылар да бар —
алар янына барырга кыймадым, чөнки су өстенә чыккан колмак кебек, күңел төбеннән тел
очыма татар мәкале күтәрелде: сыерлар су эчкәндә бозаулар боз ялый. Дөрес, бер өстәл
артындагы ир-ат танып алды да куллары белән ишарәләп үз янына дәште, мин ерактан гына
итагатьле итеп баш иеп исәнләштем, әмма аларга таба узмадым — гәрчә араларында минем
якташым, дустым, романчы Роллан Сейсенбаев та бар иде. Иманым камил: алар өстәленә
килеп «кунакладым»мы, бүген «Советский писатель»гә барып җитә алмаячакмын, Ролланның
күңеле киң, ул мине болай гына җибәрмәячәк, ә Арнольд Освальдович белән күрешми калу —
һич ярамый торган эш, икенче шундый очрашуны бик озак көтәргә туры килергә мөмкин,
чөнки, кем әйтмешли, «икмәк ашказаны артыннан йөрми». Әңгәмә дә аек баштан барса яхшы.
Инде икенче залга узыйммы дигән идем, кинәт тагын кемдер эндәште, борылып карасам —
Волгин, аркасы белән утырганга, аны күрмәгәнмен дә, ә менә каршында утырган гүзәл
ханымга игътибар итмичә калмадым — затлы киенгән, бик чибәр — минем аны моңарчы да
кайдадыр күргәнем бар иде кебек. Игорь үзләре янында урын тәкъдим итте. Табыннары мул
җәелгән, көмеш чиләктә «Абрау-Дюрсо» шампаны суына... Мин ризык китерергә сораган арада
дустым савытларны тутырды, икесенең дә кәефе яхшы — димәк, берәр нинди мөһим, күңелле
вакыйганы бәйрәм итәләр дип уйладым. Тост әйтеп торуны беркем дә кирәксенмәгәч, үзем
сүз каттым: «Нәрсә өчен эчәбез?» Игорь елмаеп, хәтта ярымшаярып дияр идем, җавап бирде:
«Имин генә аерылышкан өчен». Мин кинәт тәмам коелып төштем ки, гаҗәпләнүем иреннәр
арасыннан яңа сорау булып очып чыкты: «Кем белән?» Әңгәмәгә гүзәл ханым кушылды:
«Минем белән», — диде ул. Йөрәгемне ут өттемени, аның күзенә бактым һәм танып алдым:
әлбәттә, бу — Зур театрның иң танылган балериналарының берсе бит!
Мөгаен, бигрәк мәгънәсез, хәтта көлкеле халәттә калганмындыр, шуны сизепме, Игорь
дилбегәне тиз арада үз кулына алды: «Әйе, без аерылышуыбызны бәйрәм итәбез, тормышта
андый хәлләр дә була — белмисеңмени? Хәер, сездә, Шәрыкта, мондый очракта икенче, өченче
хатын алалардыр, бәлки — динегез дә, әхлагыгыз дә рөхсәт итә бит...»
Ул шулай дигәннән соң гына күктән төштем: юк, шаярмыйлар. Мин биредә ниндидер
хисләр өермәсенә, ниндидер драмага шаһитлек итәм һәм ул драма бик якын кешемә кагыла.
Күз алдымда мәхәббәт, мәңгелек мәхәббәт турында кино төшерүче теләсә нинди режиссёрны
әсир итәрлек гүзәл пар утыра иде, ханзадә белән хан кызы, алар шулкадәр дә туры килгән,
бер-берсен тулыландырып торалар, шулкадәр матурлар, югыйсә — тигезлекне бозып
шундый куркыныч сүз атом бомбасыдай килеп төшсен әле: аерылышабыз! Ник? Нәрсәгә?
Туктагыз! Ләкин минем берни сорарлык, киңәш итәрлек, юатырлык, ә бигрәк тә — бу
адымнарыннан саклап калырлык мөмкинлегем юк иде...
Без берсүзсез генә шампан шәрабы эчтек — аның тәмен әллә сиздем, әллә юк. Сораган
ризыкны — безнең ресторанда искитмәле була торган гөмбә жульены белән полякча
пешерелгән укборын — тиз китерделәр, рәхмәт төшкере, нәтиҗәдә, өстәл бераз җанланып
китте, алар да яңадан тәгамгә үрелде.
Мин төрле хәлләрдә калгаладым, әмма бер сүз әйтә, берни киңәш итә, берничек
тынычландыра алмый торган мондый халәткә тәүге таруым иде. Бу очракта Одесса яисә
француз юморы ярап куяр иде дә бит, ләкин, үкенечкә күрә, мин һичкайчан юньле-рәтле
шаяра белмәдем — шуңа күрә, Малеевкада «казино» ачылган көндә
Игорь сизеп алган кебек, бүген дә тораташ катып утырырга туры килде. Дөресен генә
әйткәндә, каушавым, дулкынлануым аркасында, мин ни рәвешле кузгалып китүемне дә
хәтерләмим. Әлбәттә, хушлашырга онытмадым, ансы, балеринага ниндидер матур сүзләр
әйтеп, кулыннан үбеп тә алдым әле...
Тамм белән күрешүгә соңга калмадым, шөкер — нәшрият ике квартал аша гына, Яңа
Арбаттагы XVIII гасыр чиркәве янында иде...
Аннан соң Игорь белән тагын ике ел күрешмәдек без — мәшәкатьләр, төрле мәсьәләләр,
вакытны гына түгел, тулаем, гомерне үк алучы романнар... Мин элеккечә Иҗат йортларыннан
кайтып кермәдем, әмма юлларыбыз беркайчан да, беркайда да
— ни урманда, ни диңгездә, ни кышын, ни җәен — кисешмәде. Дөрес, аның иҗаты күз
алдымнан китмәде — шигырьләрен затлы матбугатта, һәрдаим дөнья күреп барган
168
китапларында укып бардым, аларга дәрәҗәле-дәрәҗәле тәнкыйтьчеләр бәя бирә килде, ул
мәкаләләрне дә игътибардан читтә калдырмадым, куанычлы хәл
— аерылышу Волгинны сындырмаган булып чыкты. Әһле каләмнәрнең, бигрәк тә
шагыйрьләрнең тормышын җимерү, бетерү бик җиңел юкса...
Ләкин иҗат кешеләре, хәтта кайберләреннән күптән инде һичнинди уңай яңалык
көтмәсәләр дә, кинәт үсеп китәргә мөмкин, рәссамнар, көйчеләр, җырчылар, музыкантлар,
артистлар, режиссёрлар белән дә шулай була, әдәбиятта исә мондый хәл аеруча еш күзәтелә.
«Юность» журналының бөтен прозасын — Василий Аксёнов, Анатолий Гладилиннан алып
Дина Рубинага кадәр — үз куллары аша уздырган Мэри Озерованың сөйләгәне истә: «А зори
здесь тихие» бәянын ул почтадан ала, авторның исеме һичкемгә билгесез 52 яшьлек Борис
Васильев дип язылган. Укый башлагач, уртасына да җитмичә, баш мөхәррир Борис
Полевойның өенә шалтырата һәм иртәгә үк редакциягә килеп менә дигән өр-яңа әсәр белән
танышырга кыстый. Борис Полевой да, укып бетермәстән, автор белән телефон аша элемтәгә
керә, күз ачып йомган арада Васильевны китерергә машина җибәрәләр. Өч сәгатьтән Борис
Львович үзе хөрмәтенә җәелгән табынны калдырып, бик канәгать рәвештә «Юность»тан чыга
(«Юность» урнашкан бинаның беренче катында «София» исемле искитмәле болгар рестораны
бар иде): кулында — әле азагына кадәр укылмаган да әсәр өчен иң югары исәп буенча
түләнгән гонорар конверты, күңелендә — әдәби язмышының хәл ителүе куанычы.
Ниндидер әсәрләрне алып атып, бәянны әзер санга кертәләр, ә ике атнадан соң, журнал
чыгуга, Борис Васильев — беренче басылуыннан! — танылган язучы булып уяна. Нигә бу
турыда сөйләп тораммы? Сабыр итегез. Бераз тарихны искә төшерик...
Безнең Көмеш гасыр була, Толстой була, Достоевский, Тургенев, Гоголь, Чехов, Бунин...
Шушы кешеләр аркасында мәгърифәтле Аурупада рус әдәбияты, рус мәдәнияте белән
кызыксыну уяна. Совет хөкүмәте Гаребкә үзкыйммәтләр баганасын тагарга тырышты
тырышуын, аурупалылар белән американнарның, хәер, бөтен дөньяның дип әйтик, зиһененә
А.С.Пушкинны, Л.Н.Толстойны, аннары, исемлек буенча, М.А. Сусловны сеңдереп карады —
теләгенә ирешмәде.
Кемгәдер ошыймы бу, ошамыймы, әмма җиһанда иң танылган, иң күп укылган, иң күп
басылган рус язучысы — Фёдор Михайлович Достоевский булып чыкты. Ә аны, романнарында
юраганы юш килеп баргангамы (бигрәк тә «Бесы»ны хәтергә алыйк), СССРда яратып
бетермиләр иде... Мин белгеч түгел, гади укучы гына, ләкин дөньяда аның кадәр тирәнтен,
җентекләп, киңкырлы итеп өйрәнелгән бер генә язучыны да — хәтта Нобель премиясе
лауреатлары арасында да! — белмим кебек. Бу бөек каләм әһеленә багышланган хезмәтләр
шулкадәр күп, ә кайберләре шулкадәр матур, эчтәлекле итеп язылган ки, аларны да авторның
үзен укыган кебек яратып, ләззәтләнеп укыйсың. Сирәк очрый торган хәл бу!