Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Күренекле үзбәк шагыйре Чулпан (Габделхәмит Сөләйман улы, 1897-1938) репрессия еллары корбаны була. 1917 елгы революциядән соң яңа чорга күчү фаҗигаләрен, каршылыкларын эзләнүле иҗатында ачык чагылдырган язучы озак еллар онытылуга дучар ителә. 1991 елда гына, иҗади мирас буларак, роман, пьеса, шигырьләрен туплаган «Янә алдым сазымны» исемле җыентыгы дөнья күрә. Без бу санда укучыларыбызга тәкъдим итә торган шигырьләр шул китаптан алып тәрҗемә ителде.

Дала юлларыннан...
Дала юлларыннан үтеп барамын,

Һәр яфрак — башыма, биткә җилпәзә...
Йомшак җил...
Йөземне аңа борганмын,
Җитез, уйнак, җил күк хисләр дә...
Кечкенә арыкның нәни шарламасы
Назлы тавыш белән җырлап бирәдер:
«Әй тупас шәһәрнең җәнҗал-гаугасы,

Дала юлында мин дә бар!» — диядер.
Дала юлларыннан, хистән тилергәндәй,

Иртәдән кичкәчә мин дә чабамын.
Риваятьтән сукбай — бөрәдәкләрдәй,

Кешесез җирләр эзләп барамын.
Аулак җирләрдә серләр әйтелде —

Гафләт йокысыннанмы уянып киттем?
Яңа ләззәтләр зәукы күңелгә тулды,
Аннан чиксез мәгънәләр хис иттем... —
Шарлама тавышы иркен шигыремә

Алтын канат куйды — әфсанәләрдән.
Алкышлар яуды гөл-лаләләрдән,

«Үзем»лек ят иде бу — торган җиремдә.
«Үзем»нән тыш бер дөньяны күрдем!..
Аның белән икәү без — агып барабыз.
Фанилыкны без егып барабыз,
Чын бергәлеккә юлымны бордым.
Шул мәлдә «үзлек»не дә җиңеп барамын,

Дала юлларыннан үтеп барамын.


Чәчәк
Бер кичә истәлеге
Яңа гына бөресеннән чыккан чәчәк

Биш-алты көн һәркем өчен тансык булыр.

«Бетте исе...», — дип ташласа берәр тинтәк,

Һәркем типсә, һәркем изсә — ул хаклыдыр.
Биш-алты көн күкрәкләрдә, горурланып,

«Мин гүзәлмен, йөземә бак!» дигән гөлне

Җиргә төшкәч, инде кара: сулып-корып

Үлем төсе кергән, сагына сахра-чүлне.
Әйтә кебек: «Әгәр сусыз чүл-далада
Гади бер гөл, иссез чәчәк булса идем! —

Өзеп ташламас иде бит бер адәм дә... —

Киң сахрада күкрәп үсеп сулса идем!
Һәр хаин кул мине җиргә атмас иде,

Һәрбер аяк күкрәгемә басмас иде!»


Утлы су
Зур диңгезнең дулкыннары бәгърендә

Йөз елларның каны — куркыныч эзе бар.

Йомшак суда тончыктырган аузында

Шәфкать белмәс гыйсъянчылар сүзе бар.
Нинди ахмаклар ул — тын җирдә
Тәм табалар аны каргап-сүкмәктән?!
Юлчы булып юлга чыккач, иркендә
Җан бирерләр — дәһшәттән өрекмәктән!
Кара болыт күзләреннән ул күп чак

Учлап-учлап яңа көчләр аладыр.
Әй тынычта көлгәннәр, йөзегез — алчак;
Сезгә ул тик күз-кабагын саладыр...
Савытыгыз — хурҗиныгызны күрсәм —

Күз яшьләре, кайгы белән тулгандыр,

Кичкән — үткән юлчылардан белешсәм,

Кулыгызда җан-егетләр үлгәндер.
Күперер су, тынгысыз ул — ташар ул,

Гүрегездән, нәгърә орып, ашар ул!


Үзбәкчәдән Рәдиф ГАТАШ тәрҗемәләре