СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
Мифтах Вәдүт
(Мифтахов Вәдүт Кәшшаф улы)
(1915-1942)
Шагыйрь. 1915 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасының Сарман районы Яхшы
Каран авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1931-1934 елларда Лубян урманчылык
техникумында, аннан Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1939 елдан Питрәч районы
Шәле авылында татар теле һәм әдәбиятын укыта.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк М.Вәдүт гади солдат булып фронтка китә.
Мәскәү тирәсендәге канкойгыч сугышларда катнаша, шәхси батырлыклар күрсәтеп, полк
комсоргы-политругы дәрәҗәсенә күтәрелә. Шушы авыр сугыш шартларында ул
коммунистлар партиясенә әгъзалыкка кандидат булып алына. Ул фронттан язган бер
хатында, дулкынланып: «Мине хәзер партиягә кандидат итеп кабул иттеләр, кече политрук
дигән хәрби дәрәҗә бирделәр. Армия мине үстерде һәм тормышның искиткеч катлаулы
күренешләрен күрсәтте», — ди. Ләкин 1942 елның 30 мартында ул батырларча һәлак була.
Сугышчан иптәшләре М.Вәдүтнең гәүдәсен зур хөрмәт белән Тула өлкәсе Арсеньев районы
169
Рыдань авылындагы туганнар каберлегенә җирлиләр.
Бу хат һәлак булуына нәкъ өч көн кала химик карандаш белән язылган. Вәдүтнең адресы:
286 кыр почтасы, 1181 СП, штаб. Мифтахову В.К.
Төхфәт Имаметдиновка51
Иптәш Имамутдинов!
Сезгә һәм барлык язучыларга сагыну сәламе. Мин гөрләтеп немец этләреннән Ватан җирен
әрчү эшемдә. Бүген бик уңышлы операция үткәрдек. Политрук Решетняк үзенең бер отделениесе
белән 50 фашист солдатын пешерде. 13 не үтерде, икене плен алды һәм раненыйлары бар, ә үзе
бер кеше дә югалтмады. 5 автомат, 2 пулемёт һәм 9 винтовка — трофей. Көн саен шулай алга
китеш. Күптән түгел Маннур белән очраштык, йөрәкләр бушап китте, аны күргәч, серләштек,
сөйләштек. Сугыш мине бик күп нәрсәгә өйрәтте, ләкин язарга вакыт җитми. Исән кайтсак,
әзрәк кыймылдарбыз инде. Үзем полк комсомол бюросының җаваплы секретаре булып эшлим.
Тормыш шәп.
Сагыну сәламе белән: М. Вәдүт.
27.03.42.
(ТР МА. Р-7083 фонд. 1 тасвирлама. 144 эш. 53 бит. Төп нөсхә)
Касыйм Вахит
(Вахитов Касыйм Мисбах улы)
(1916-1942)
Шагыйрь. 1916 елның 16 мартында Башкортстан Республикасының Әлшәй районы
Нигъмәтулла авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1935 елда Дәүләкән техникумын
тәмамлап, Искәндәр авылында физика-математика укытучысы булып эшли. 1937 елда
Казанга килә һәм Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Бөек Ватан сугышы
башлангач К.Вахит үзе теләп фронтка китә һәм сугышның беренче айларыннан ук алгы
сызыкта сугыша, шәхси батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә.
Касыйм Вахит 1942 елның 4 октябрендә Сталинград өлкәсендә барган каты сугышларның
берсендә батырларча һәлак була. Сугышчан иптәшләре К. Вахитны зур хөрмәт белән Шелемка
дигән авыл янындагы туганнар каберлегенә күмәләр.
Гази Кашшафка52
Гази Кашшаф ага!
Совет кешеләренең башка бер ил кешеләрендә дә булмаган бер гадәте бар, ул да булса
кешеләрнең кешеләр турында кайгыртуы. Менә мине дә кешеләр исәбенә кертеп минем хакта
кайгыртучы табылган һәм миңа сезнең журналның 12 номерын (41 ел) жңбәргән. Билгеле, бу
минем бүгенге тормышымда кечкенә вакыйга булмады. 10 айлар чамасы бертөрле китап,
шигырь һәм журнал төсе (бигрәк тә татар телендә) күрми торган кешегә 5,5 табаклы журнал
тоттыр әле, биредә ниндидер күз алдыма китерә алмаслык комсызлык туарга тиеш. Һәм ул
шулай булды да. Журналның бер як тышыннан алып икенче тышына чаклы бер 3-4 кат укып
чыктым. Билгеле, шигырьләрнең аз булуы, ә хикәяләрдән оригиналь әз булуы (бары бер) һәм
хәрби эпизодлар, истәлекләрдән язучы специаль кадрларыгыз булмау журналны ярлыландыра.
Гази ага, әгәр турыдан-туры журналның үзенә килсәк, гомумән, журнал бүгенгенең үзе
булалмый, ә бүгенгенең тонык шәүләсе генә, ә бит заман үтү белән әдәби әсәр тормышка
якынаюга бара. Шулай булгач, журнал тормышның үзен үк чагылдырмаса да, аның куерак
шәүләсе булсын иде.
Шигырьләргә килгәндә, Т.Фәттәх шигырен яратып укыдым, чөнки ни генә димә, анда һәрбер
сугышчының тәкъдире, киләчәге, йөрәге чагылган. Кичә лейтенант Коченов шул эшне
башкарган, ә иртәгә миңа туры килмәс дисеңме? Мин дә 3 граната һәм 60 патрон белән
кулымда карабин йөртәм. Мин аларны соң дошман кулына бирергә йөртәмме? Менә шуларын
һәр сугышчы уйлый да «бу шигырьдә минем йөрәк, миемдә рух бар», ди.
51 Имаметдинов Төхфәт Минһаҗетдин улы, Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы сәркатибе.
52 Кашшафетдинов Мингази Солтан улы (1907-1975), тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме.
170
Мусаның шигырьләре абстрактлаша төшә. Шулай да начар әйберләр түгел. Бигрәк тә,
«Окоптан хат» һәм «Госпитальдә» шигырьләрен яратып укыйм. Шигырьләренә караганда,
Муса хәрәкәттәге армиядә булса кирәк?
Н.Баянның шигырьләр сыек чыга. Ә Исхак шулай ук, шундый Ватан өчен сугыш барганда,
шундый шигырьләр белән масса каршына чыгуга батырчылык иткән. Моны бит һәрбер
колхозник әйтә ала. Ә шагыйрьнең шагыйрьлеге шуларны художестволы итеп әйтеп бирә
алуында. Ә художество сүзләрне рифмага салуда гына түгел.
Кавый Нәҗми мәкаләсе матур эшләнгән. Күләменә күрә матур материал туплаган. Сезнең
Такташ турындагы материалыгызны бөтен мөмкинлекләре белән кулланырга кирәк.
Гадәт буенча, бәлки Хөснигә бәйләнгәннәрдер. Ләкин хикәясе уңышлы. Ахырына тагы да
басым ясый төшкәндә, тагы да яхшы булыр иде.
Гомумән алганда, шуны әйтәсе килә. Кешеләр көяләр, көрәшәләр, батырлыклар күрсәтәләр,
ә шуларны чагылдырып, массаны тәрбияләүдә аз эшлисез. Журналыгызның эчтәлегенә
караганда, фронт белән аз элемтә тотасыз булса кирәк.
Үземнең хәлгә килгәндә менә алтынчы ай хәрәкәттәге армиядә хезмәт итәм. Шул вакыт
эчендә сугышның бөтен дәһшәтләрен үз тиремдә татып үткәрергә туры килде. Язарга вакыт
юк, ә материал муеннан. Буа буарга җитәрлек. Шулай да башлап сезгә «Үлем турында баллада»
дигән бер нәрсә җибәргән идем. Белмим, ни эшләткәнсездер. «Фронттан хатлар» исеме
астында шигырьләр эшләп ятам. 4 хатны эшләп бетердем. Ләкин материалны шигырь итеп
үстереп җиткерергә вакыт юк. Шуның өчен сезгә җибәрергә тартынып торам. Ни димә, сугыш
— сугыш бит, иҗат командировкасы түгел. Урманда шалашларда, землянкаларда ашыгыч
туган шигырьләр сезне канәгатьләндермәсләр төсле тоела. Шулай, Гази ага, менә монда чын-
чыны белән поэзия. Исән-сау йөреп кайтырга язса, барын да эшләячәкмен.
Сезнең газеталардан укып белгән хәлләрнең 70% үз күзем белән күреп, йөрәгем белән кичереп
уздырам бит.
Ярый хушыгыз. Исән күрешүне көтеп,
К. Вахит.
Адрес: Действующая армия; Полевая почта 1641, ОАД-76, 3 б.
15/У - 42.
P.S. Казан хәлләрен, язучылар дөньясыннан, театр җәмгыятеннән күп итеп хәбәрләр белән
хат көтәм.
(ТР МА. Р-7083 фонд. 1 тасвирлама. 144 эш. 21, 22 бит. Төп нөсхә)
Төхфәт Имаметдиновка
14.07.42. Хәрәкәттәге армия.
Төхфәт ага!
Мин сезнең җибәргән хатыгызны 13/УП алып укыдым. Шундый зур мактавың һәм җаваплы
бер эшкә миңа да катнашырга тәкъдим итүегез мине бик шатландырды. Шуның өчен сезгә бик
күп итеп рәхмәт әйтүдә үземне җаваплы саныйм.
Билгеле, бу үткәрелә торган эшләргә, җыентыкларга әсәрләр белән катнашу гаять тә зур
шатлык булыр иде. Ләкин бер нәрсә җитми, ул да булса - вакыт. Чөнки хәрби хезмәт - хәзерге
сугыштагы радистлык хезмәте үзе яхшы ук җаваплы һәм һәрвакыт мәшгуль булуны сорый
торган хезмәт. Шуның өстенә партийный линия буенча күп кенә эшләргә туры килә. Чөнки
фронт коммунистларга күп кенә бурычлар йөкли. Гитлерны тар-мар итүне 42 елда тәэмин
итүдә һәр коммунист үзен командир белән бер җаваплылыкта тотарга тиеш. Билгеле, бүгенге
шул шартларны алганда әдәбият белән шөгыльләнүгә вакыт бик аз кала.
Шулай да минем хәзер «Совет әдәбияты»на 15 ләп шигырь җибәрелде. Беренче әдәби
җыентыкка шуннан үзегез теләгән шигырьләрне сайлап алыгыз.
Икенче җыентыкка материал турында мондый караш: Минем хезмәт иткән частемдә
андый исемне53 алган якташлар юк. Ләкин үзенең хезмәттә курку белмәс батыр
артиллеристлар бар. Каһарманнарча сугышу, билгеле, зур хезмәт. Ә бит әле ул герой дигән сүз
түгел. Шундый егетләрдән Бөгелмә МТСыннан бер механик — Исхаков дигән егет бар.
Фашистларны тукмауда күп кенә хезмәте бар. Әгәр кирәк тапсагыз, шундый егет хакында
язарга мөмкин.
53 Советлар Союзы Герое.
171
Өченчедән, «Совет әдәбияты»нда минем әйберләр бар. Шуның өстенә һәр буш минутымны
Язу өчен файдаланырга тырышам һәм эшләнгән әйберләрне журналга җибәрә барам. Шул
«Фронттан хатлар»ым йөрәк соңгы кабат типкәнгә кадәр дәвам итәргә тиешмен. Яхшымы-
яманмы, соңыннан күз күрер. Ә бүген алар дары, төтен астында языла барулары белән
кыйммәтләр.
Шулай, Төхфәт ага! Тиз көндә, ихтимал, давыллы көннәр башланыр. Күп хат язырга вакыт
та булмас. Ләкин хатлар язып торыгыз. Сугышта хатлар алып уку рухны күтәрә. Дәрт
тудыра. Көч бирә.
9 айлап фронт күп кенә тәҗрибә бирде һәм йомшак якларны бетереп ныгырга ярдәм итте.
Комсомол үз вазыйфасын үтәп, партиягә тапшырды. Данлыклы Ватан сугышында партиянең
тоткан юлында армый-талмый хезмәт итәргә сезгә... коммунистларча сүз бирәм.
Исән-сау йөреп, күрешүне көтеп: К.Вахит.
(ТР МА. Р-7083 фонд. 1 тасвирлама. 144 эш. 73 бит. Төп нөсхә)
Хатларны ҺӘМ искәрмәләрне Әлфия ШАМОВА әзерләде.