СӘЕР НИКРУТ
САТИРИК БӘЯН
I
Еллар узган саен Татарстанда хәрби хезмәткә яраклы призывниклар саны кими барды. Унсигез-егерме яшьлек үсмерләрнең бер өлеше хәрби хезмәткә яраксыз дигән кәгазь-документ юнәтеп армиягә бармый калса, икенче өлеше шундый ук ярлыкны «тиешле кеше»гә ришвәт биреп солдат булудан котыла башлады.
Соңгы вакытта Россия армиясенең шәхси составын нигездә үсмерләрнең өченче төре — ялган справкалар ясарга мөмкинлекләре булмаган гади кешеләрнең, взятка бирергә акчасы булмаган ярлы халыкның малайлары тәшкил итә иде.
Шулай да яшьләр арасында үз теләкләре белән хәрби хезмәткә омтылучылар да юк түгел.
Каенсар авылында шундый бер малай үзенә унсигез яше тулганны зарыгып көтте — аның армиягә барып, кулына корал алып, илгә хезмәт итү теләге бик көчле иде. Аларның нәселендәге һәр татар егете солдат булып, Ватан сагында һичшиксез хезмәт итеп кайтырга тиеш дигән эчке ышануны бернинди заман үзгәрешләре чалшайтырлык түгел иде.
Булат сигезенче класстан соң ук военкомат тарафыннан беренче повестканы көтә башлады. Әмма мәктәпне тәмамлагач та, унсигезе тулгач та, аннан соң тагын берничә ел үтеп киткәч тә аны армиягә чакыручы булмады.
Беркөнне әтисе Раиф егерме бер яше тулган улына:
— Военкоматка үзең барып кайт, — диде. — Үзләре, тора салып, армиягә призывниклар җитми, дип лаф оралар... Нишләп сине чакырмыйлар икән?!
Булатка повестка килмәүнең сәбәбе гап-гади иде. Хәрби комиссариат бинасында ремонт булды. Күп елларга сузылган ватып-җимереп яңадан төзү дәверендә булачак солдат Хәсәнов Булат Раиф улы теркәлгән кәгазьләр чүп-чар арасында югалды.
Дөрес, берничә ел узгач, аның документлары иске папкалар арасыннан килеп чыкты чыгуын, ләкин аны военкоматка хәтта чакыртып та тормадылар. Аның турында: «Барыбер нинди дә булса чире бардыр, «не годен» дыр, югыйсә моңарчы армиягә китми ятмас иде, мөгаен, берәр кешесе бардыр, йә чирледер, йә инде берәрсенә түләгәндер...» — дип уйладылар.
Әмма беркөнне көтелмәгән, алай гына да түгел, тетрәндергеч вакыйга N каласындагы хәрби комиссариатны һушсыз калдырды. Әлеге дә баягы үсмер егет үзе военкоматка килеп керде дә коридорда очраган өлкән лейтенантка армиягә китәргә теләвен әйтте.
Авыл малайларына хас каушауны көчкә җиңеп, егетебез берничә минут эчендә хасил булган комиссия каршына килеп басты.
Киң җилкәле, уртачадан калкурак гәүдәле, эре сөякле егетне җентекләп
Зөлфәт
Хәким
8
күзәттеләр. Каршыларында кара чәчле, кара кашлы, чәй төсендәге күзләреннән ихласлыгы күренеп торган чибәр егет басып тора. Аның кылыч борыны, ихтыяр көчен күрсәтә торган нык ияге комиссия составындагы өч хатынның игътибарын аеруча җәлеп итте. Үзенең шушы чын ирләрчә кыяфәтенә, буй- сынына тәңгәл килми торган, авыл егетләренә хас оялчанлык, юашлыкка охшаган сабырлык та бар иде аңарда.
— Нишләп мине һаман чакырмыйсыз? — диде ул, комиссия әгъзаларының кайсысына карарга белмичә. — Нишләп миңа һаман повестка юк?! Миңа бит инде егерме бер яшь.
Яшьләрнең күбесе әллә нинди ысуллар белән, алдап, хәйләләп, күп-күп акча түли-түли, армия хезмәтеннән котылу юлын эзләгәндә, берәүнең солдат булырга омтылуы комиссия өчен гайре табигый хәл иде.
— Армиягә барасың киләмени? — дип сорадылар егеттән, аның ихласлыгына һич кенә дә ышанмыйча.
— Соң, яше җиткәч һәрбер егет солдатта булып кайтырга тиеш бит инде,
— диде авыл малае.
Комиссия әгъзалары, үзара мыр-мыр килеп алдылар. Аларның кайсысы кызыксынып, сәерсенеп, көлемсерәп, ә кайсысы кызганып кабул итте малайның теләген. Әмма аларны бер уртак хис какшамас комиссия итеп тотып тора иде, бу — үсмердән шикләнү, аңа ышанмау.
— Төнлә астыңа симисеңмени син? — дип кызыксынды берсе.
— Юк, — диде егет, бу сорауга бераз үпкәләп.
— Колагың да әйбәт ишетәме?
— Әйе, колакларым да үз урынында.
— Син, нәрсә, төнлә саташып, йокыдан уянмаган килеш, урамнарга чыгып китмисеңмени?
— Юк, мин бик каты йоклыйм. Саташу түгел, хәтта төшләрне дә сирәк күрәм. Мин бит эштән бик нык арып кайтам. Шулай булгач, нишләп саташып урамнарга чыгып йөрим ди инде!
Комиссиянең шиге артканнан-арта барды.
— Таныш врачларыгыз юкмыни? — дип сорады комиссиядән берәү.
— Бар, — диде хәрби кием кияргә теләүче егет. — Әнкәйнең абыйсы район поликлиникасында терапевт булып эшли.
Комиссия әгъзалары өнсез калды. Карале моны! Абыйсы табиб була торып та ялган справкалар ясатмый! Бигрәк сәер кеше басып тора каршыларында! Әгъзалар янә үзара пыш-пыш килеп алдылар. Ата-анасының военкомга «төртергә» акчалары юктыр дигән нәтиҗә ясадылар.
— Сезнең гаиләгез матди яктан хәлсездер инде, авыл җирендә акча юк бит,
— дигәнне ишеткәч, егет тирән горурлык белән сөйли башлады:
— Аллага шөкер, акчабыз җитәрлек. Әти балта остасы. Авылдан ерак түгел, урман буенда яңа йортлар сала. Заказлардан арынган юк. Ә мин — аның ярдәмчесе. Бик шәп түлиләр безгә, чөнки әти бик оста плотник. Армиядә хезмәт итеп кайткач та, Алла боерган булса, әти белән балта эшендә эшләячәкмен. Мин балта эшен бик яратам.
— Ник армиягә барырга телисең соң син? — дигәч, егет гап-гади итеп җавап бирде:
— Илне кемдер сакларга тиештер бит инде. Армиядә кемдер хезмәт итәргә тиеш!
Комиссиядәгеләр үзе теләп армиягә атлыгучы егетләрне соңгы тапкыр кайчан күргәннәрен хәтерләмәгәнгә беркавым киңәшләшкәннән соң, бертавыштан: «Бу малай точно җүләр!» — дигән нәтиҗәгә килделәр.
Егет карышып карады:
— Мин сау-сәламәт! Зиһенем дә чалыш түгел! Мин хезмәт итеп кайтырга тиеш!
— Акылга зәгыйфь кешене хәрби хезмәткә алмыйбыз, — дип җавап бирделәр
СӘЕР НИКРУТ
9
аңа. — Ничек инде тилегә ышанып утлы корал тапшырасың! Ил сагында дөрес психикалы егетләр торырга тиеш!
Авыл егетен нык рәнҗетте болар. Аның кыза башлаганын чамалагач, полиция чакыртып, унбиш тәүлеккә утыртабыз дип куркыттылар.
Һәм берни аңламый каңгыраеп калган егетне, «не годен» дигән карар белән, авылына кайтарып җибәрделәр.
II
Өенә кайтып, ата-анасына, калада көллияттә укучы сеңлесенә гаҗәпләнеп, рәнҗеп кат-кат сөйләгәннән соң, анасы белән сеңлесе: «Төкер армияләренә!» — диделәр. Атасы исә чәй пешерә торган чәйгүн хәтле йодрыгы белән өстәлгә сугып: «Җүләр түгеллегеңә справка алып бар син аларга!» — диде.
Андый справканы алып булыр микән дигәч, терапевт абыйсына барырга тәкъдим иттеләр: «Габделхәй абыең абруйлы табиб, психбольницадагы врачларны яхшы беләдер. Шалтыратып справка бирүләрен сорар.»
Боларның нәселләре әшнәлек-кодалык, блат белән яшәргә күнекмәгән иде. Шулай да армиягә барырга теләгән егетнең ярдәм сорап туганына мөрәҗәгать итүе йөзгә кызыллык китерә торган нәрсә түгел дип уйладылар.
Габделхәй медицинада инде утыз биш ел эшләгән чын табиб иде. Белеме, сәләте, тәҗрибәсе буенча гына түгел, кешелеклелеге, намуслылыгы, гаделлеге белән аерылып тора иде ул башкалардан, бигрәк тә яшь буын табибларыннан. Ул беркайчан да үзенең эш урынын кесә калынайту өчен файдаланмады, үз эшен нык яратты һәм авыруларны Гиппократ кушканча карады, дәвалады. Медицинадагы ришвәтчелек, кодалык-әшнәлек, оятсыз рәвештә карьера ясау кебек яман хәлләрне күреп тиздән үзе авыруга әйләнер, мөгаен. Ул көрәшеп карады, бүлнистәге ямьсез күренешләргә, чын табибның йөзенә кызыллык китерә торган вакыйгаларга каршы үзенчә көрәш игълан итте. Әмма аны баш врачтан алып бүлнис капкасы янында маңкасын агызып торган сакчыга кадәр аңларга гына түгел, хәтта тыңларга да теләмәделәр. Киресенчә, бүлнис хезмәткәрләренең акчалата, күчтәнәчләтә ришвәт алуларына каршы баш күтәргән сәер терапевтның эшеннән гаеп эзләргә тотындылар, аны төрлечә кыса башладылар, хәтта кайбер авыруларны аның эшеннән канәгатьсезлек белдерергә котырттылар.
Булат килгән көнне Габделхәй бөтенләй кәефсез иде, аның үзенең дә эшен ташлап бу пычраклыктан читкәрәк китәсе килә иде. Сеңлесенең улын ул бик ярата, аның армиягә барырга теләвенә сөенә, горурлана, әмма ничек ярдәм итә алсын соң ул аңа? Булат психоневрологик диспансердан үзенең җүләр түгеллеген раслый торган справка алырга тели, шул үтенеч белән аңа, Габделхәйгә, анасының абыйсына килгән.
Ләкин психушкадагы хәлләр бу бүлнискә караганда хөртирәк ләбаса. Габделхәй анда мәңге шалтыратмаячак, гәрчә туганына ярдәм итү теләге көчле булса да.
Ул башта, кызып китеп, армиягә бармас өчен ниләр эшләгәннәрен, нинди справкалар ясауларын нәфрәтләнеп сөйләде.
Психушкада эшләүче персоналны яхшы белгәнгә күрә, ул анда шалтыратудан баш тартты һәм плимәннигенә анда барып йөрмәскә тәкъдим итте:
— Анда табибларның яшь буыны килде, аларда иман да юк, белем дә юк, — диде күпне күргән терапевт.
— Миңа аларның иманнары да, белемнәре дә кирәкми, миңа җүләр түгеллегемә справка гына кирәк, — дип үзенекен тукыды Булат.
— Алар синнән умырып акча сораячак. Мин, гап-гади врач, аларның хезмәткәре түгел, алар белән таныш түгел. Дөресен әйткәндә, үзләрен беләсем дә килми. Шалтыратмыйм мин анда, гафу ит. Ә медкомиссияне бездә үтәрсең. Заключениене үзем язып бирермен.
— Психикам дөрес дигән кәгазь булмагач, монда медкомиссия үтүдән ни файда?
— Военкоматта берәр тузга язмаган сүз әйттеңме әллә соң син?
— Юк.
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
10
— Алайса, нигә син тиле дип кайтарып җибәрделәр соң алар?
— Нишләп һаман армиягә алмыйсыз, миңа бит инде егерме бер яшь, дидем.
— Аңлашылды. Алар өчен бик сирәк һәм сәер күренеш шул бу — үзе килеп армиягә алыгыз дигән кешедән шикләнерләр дә.
Авылдагы вакыйгаларны, өйдәгеләрнең хәл-әхвәлләрен тәмләп сөйләшкәннән соң, Булат, абыйсына һич кенә дә ачу-үпкә белдермичә, аны дөрес аңлап, үзе психоневрологик диспансерга юл тотты. Чөнки справка барыбер кирәк, алай гына түгел, бик тә кирәк иде. Шул справканың юклыгы гына Булатны солдат булудан мәхрүм итеп тора бит.
III
Булат психоневрологик диспансерның тимер ишеген ярты сәгать чамасы дөбердәтте. Монда «тихий час» иде, шуннан файдаланып, дежур хатын белән әле яңа гына эшли башлаган яшь санитар, иске җиһазлар саклана торган бүлмәгә кереп, саргаеп беткән иске матраста ыңгырашып яталар иде. Психушкага керергә теләүченең ишек шакуы аларга ишетелмәде, алар фәкать үзләренең йөрәк тибешләрен генә ишетәләр иде бу вакытта.
Үтеп баручылар тирләп-пешеп җан-фәрманга психлар бүлнисенең ишеген дыңгырдатучы егеткә сәерсенеп карадылар. Гадәттә моннан ничек чыгып качарга белмиләр, ә бу тырышып-тырмашып шунда керергә маташа.
Ниһаять, эчке яктан ямьсез тавыш ишетелде.
— Кем дөбердәтә ишекне?!
Бу пациентларга аш өләшүче Сәгүдә иде. Флягаларны ташучы килергә тиеш, шуңа аска төшкән иде ул.
— Ачыгыз, зинһар! — дип ялварды Булат. — Минем психиатрны күрәсем килә.
— Хәзер тихий час, — диде Сәгүдә. — Пациентларга укол кадалган, йоклыйлар. Медперсонал да кайсы кайда. Баш врач Казаннан кайтып җитмәде әле.
— Миңа справка кирәк иде.
— Нинди справка?
— Җүләр түгел дигән справка кирәк.
— Монда, киресенчә, җүләрлеккә справка юнәтергә киләләр.
— Мин үз акылымда, миңа башка төрле справка кирәк.
— Ничә ел шушында эшләп, үземә дә ала алган юк әле бер справка да — ни тегендиен, ни мондыен.
Хатынның бу сүзләре инде каяндыр ерактан тонык кына булып ишетелде, ул өске катка менеп китте бугай.
Егет беркавым шәһәр буйлап йөрде. Аппетиты булмаган килеш, кафетерийга кереп, теләр-теләмәс кенә ике пәрәмәч ашады. Пәрәмәчнең икесе дә ашказанына төшеп кадалганнан соң ярты сәгать чамасы вакыт узгач, аның саруы кайный башлады. Тәмам шәлперәеп, ул янә психушка ишеге төбенә килде.
Затлы машина килеп туктады. Утыз-утыз биш яшьләрдәге ир-егет машинадан чыкты да, май азагының җиле кебек җиңеллек белән шатырдап бикләнгән ишеккә таба юнәлде.
— Гафу итегез, сез табиб түгелме?
— Әйе, мин психиатр, — диде машинадан чыккан кеше, чалбар кесәсеннән ачкыч алып. Ул үз ачкычы белән Булат шул гомердән бирле дыңгырдаткан ишекне ачты һәм борылып сорады. — Ни йомыш?
— Миңа справка кирәк.
Психиатр шундук:
— Кер, — диде.
Кабинетка кергәч, Булат барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Врач аның авызын ачтырып телен карады, ата-анасының нинди чирләре
СӘЕР НИКРУТ
11
барлыгын сорады. Ике як нәсел дә сау-сәламәт икәнне белгәч, психиатр һава торышы үзгәргәндә, Ай тулган төннәрдә егетнең нинди дискомфортлар кичерүе белән кызыксынды.
— Военкоматта мыскыл итүләрен бернәрсә белән дә чагыштыра торган түгел, — диде егет. — Нык рәнҗеттеләр мине анда.
— Баш врачны көтәргә кирәк, — диде психиатр. — Мондый үтенеч белән моңарчы беркемнең дә килгәне юк.
Шулвакыт ак халатлы бер кыз кереп баш врачның кайтканын хәбәр итте.
Психоневрология диспансерының җитәкчесе Ашанов егетне игътибар белән тыңлады. Аның армиягә атлыгуының сәбәбен ачыклауны табиб мондый сорау белән башлады:
— Сөйгән ярың бармы?
— Бар.
— Кем ул?
— Күрше авыл кызы. Шәфкыя исемле.
— Бәлки, аның белән араларыгыз бозылгандыр да шуңа күрә, кайнарланып, китәргә карар кылгансыңдыр?
— Юк, аның белән безнең аралар әйбәт. Ул мине армиядән көтәргә әзер.
— Бәлки, атаң-анаң белән конфликтың бардыр?
— Нишләп мин әти-әни белән конфликтка керим ди! Безнең гаиләдә ул яктан тәртип.
— Кемгәдер ачу итеп армиягә олагырга телисеңме әллә?
— Армиягә кемгәдер ачу итеп баралар димени? Мин, егет кеше — солдатта булырга тиеш!
— Бәлки, синең дошманнарың бардыр?
— Юк.
— Берәрсе янамыймы?
— Беркем дә янамый.
— Сугышканың бардыр бит?
— Тугызынчы класста укыганда Чатан Хәниф белән сугышканыек, ике көннән дуслаштык.
— Бәлки, ул синнән үч алмакчыдыр, ә син качмакчы буласыңдыр?
— Беренчедән, мин аңардан көчлерәк, икенчедән, ул хәзер Камчаткада яши, килки балыгын юдыру баржасында эшли. Беркемнән дә качмыйм мин.
— Бәлки, шулай да кан дошманың бардыр? Шуңа армиягә барып котылырга телисеңдер...
— Минем дошманнарым юк.
— Алайса, кемнән качарга маташасың соң син?
— Беркемнән дә качмыйм! — диде Булат кайнарланып. — Нинди кеше соң сез! Ватанны кемдер сакларга тиештер бит! Күпме кеше төрле ысуллар белән армиягә барудан качып, котылып йөри...
Әйе, баш психиатр моны бик яхшы белә. Күпме чиновникның, күпме түрәнең, күпме блатнойның, күпме байның улларын армиягә алмасыннар өчен авыру дигән заключение ясады ул, күпме ялган справка эшләп бирде, күпмесен «недееспособный» дип пенсия дә ясаттырды әле. Күпмесен төрмәдән коткарып калды!
— Сәер, бик сәер, — диде Ашанов. — Сөенәсе урынга кайгырып йөрисең...
— Нишләп военкоматта тиле диюләренә сөенергә тиеш ди мин?!
— Тапканың аптырар сәбәп. Кайда норма тәмамлана, кайдан тайпылыш башлана — әлегә медицина фәне белми. Кем тиле, кем үз акылында — моны үлчи торган бизмән дә, үлчәү тасмасы да юк.
— Сезне үз акылыгызда түгел дисәләр, ачуыгыз килмәс идемени?
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
12
— Димәк, син военкомат комиссиясенә үпкәләп, аларга үзеңнең нормаль кеше икәнеңне исбатларга тырышасың? Миңа аңлашыла синең комплексың.
— Мин армиягә барырга тиеш! — диде Булат гасабиланып. — Бу һәр сәламәт егетнең бурычы. Сез — баш врач, минем башым дөрес эшләгәнне күрәсездер бит?
— Димәк, сиңа справка кирәк? — диде психиатр чак кына ишетелерлек итеп.
— Әйе, миңа җүләр түгеллегемне исбатлый торган кәгазь кирәк.
Баш табиб өстәлендәге кәгазьләрне актарган булып:
— Ни... Андый справкалар биргәнебез юк... Бирергә була... Түләүле була инде ул... — диде.
— Күпме түләргә кирәк?
— Соң... күпме дип... аның төгәл тарифлары юк инде дә ни...
— Нишләп сез сәламәт кешенең сәламәтлеген раслый торган документ өчен акча сорыйсыз? — диде Булат.
— Син үзең монда килдең бит, — диде табиб тыныч кына.
— Әйе, үзем.
— Армиягә китәргә син ыргыласыңмы?
— Әйе, мин.
Психиатр егетнең йөзенә туп-туры карады.
— Патриотизм чирең бу дәрәҗәдә тирән тамыр җәйгән икән, илле мең акчаңны бирәсең дә, мин сиңа психодиспансерда учётта тормаганыңа справка язып бирәм.
— Нишләп мин ул справка өчен түләргә тиеш? — дип җикерде Булат. — Мин бит болай да монда учётта тормыйм.
Ашанов көрсиендә арткарак каерылып:
— Болай акыллы кешегә охшагансың, — диде. — Ләкин психикаңда чалышлык бар.
— Нинди чалышлык? — диде Булат кинәт сагаеп.
— Чамадан тыш патриотизм.
Егет тагын кызып китте:
— Нишләп чамадан тыш булсын! Мин дә ил сагында хезмәт итмәсәм, башкалар да качып йөрсә, кем хезмәт итәр соң анда?
— Нишләп бу кадәре гиперсоциальный соң син?
— Нишләп сез, минем тиле түгеллегемне белгән килеш, шуны раслар өчен акча сорыйсыз?
— Справка кирәк, дидеңме?
— Әйе.
— Кирәк булса түлисең, кирәк булмаса түләмисең.
— Гиппократ антын хәтерлисезме? — диде Булат усал тавыш белән.
— Гиппократ антында призывниклар белән нинди мөнәсәбәттә булу хакында бер сүз дә юк. — Психиатрның тавышында усаллык сизелде. — Артык акыллыланма, бездә артык акыллылар болай да күп ята. Синең армиягә омтылуың миндә беләсеңме нинди шикле уй тудырды...
— Нинди?
Ашанов алга таба иелебрәк:
— Син гомосексуалист түгелме? — диде.
Булат корт чаккандай сикереп торды.
— Кабахәт! — дип кычкырды ул баш табибка. — Военкоматта «тиле» диделәр, син мине «зәңгәр» дисең... Үтерәм!
Булат сул кулы белән Ашановны түшеннән йомарлап тотты, уң кулы белән сугарга кизәнде, психиатр башын читкә алып калды, йодрык аның колагына ышкылып кына узды.
— Җибәр! Психушкада узачак гомерең! — дип кычкырды баш психиатр.
— Хайван! — дип акырды Булат, психиатрның бугазын буып. — Бирермен мин
СӘЕР НИКРУТ
13
сиңа «зәңгәр»!
Психиатр белән авыл малае өстәл аша якалашканда санитарлар атылып керделәр һәм... алга таба Булатның нинди хәлдә калганын, аны кая урнаштырганнарын укучы инде чамалыйдыр.
IV
Дүрт кешелек палатада инде өч пациент бар иде. Аларның берсе сары чәчле, какча гәүдәле, илледән узган агай, тәрәзә янындагы караватта чалкан ятып түшәмгә текәлгән. Аның янәшәсендәге караватта кырык яшьләрдәге киң җилкәле кеше, көрәктәй куллары белән башын кысып, торымнан-торымга ыңгырашып утыра. Өченче караватта озын чәчле берәү йөзтүбән капланган, аның тәбәнәк буйлы икәне генә абайланды.
Кыска балаклы, кыска җиңле буй-буй киеме аңкыткан хлор исеннән чыраен сытып, Булат ишек янындагы буш караватка утырды. Палатадагы куе сасы һава аның тын юлына аркылы килде, ул шундук сулышы ешайганны тойды. Башын тотып утыручы ыңгырашып куйды. Чалкан ятучы торып Булат янына килде.
Яңак сөякләре чыгып торган сары чырайлы бу кешене бернинди гримсыз, махсус киемсез хәзер үк берәр куркыныч фильмда төшерерлек иде.
— Син кем? — диде ул.
— Беркем дә түгел, — диде Булат.
— Андый диагноз буламыни?
— Минем бернинди диагнозым да юк.
— Ничек инде диагнозсыз сине монда кертеп яптылар? — дип гаҗәпләнде псих.
Булатның монда ничек килеп эләгүен сөйләргә теләге дә, хәле дә юк иде. Ул үпкәсенә һава тутырырга тырышып озын сулыш алды һәм:
— Җүләр түгел мин, — дип кенә әйтә алды.
— Ә нишләп соң монда килеп эләктең?
— Мин барыбер акыллы икәнемне исбатлыйм.
— Ай-Һай, белмим... — диде агай һәм үзенең караватына барып утырды.
— Монда җүләр икәнне исбатлау да авыр әле, ә син акыллы икәнеңне исбатларга маташасың... Белмим, белмим...
Палатага кертер алдыннан кадалган укол отыры Булатның аңын томалады, күзләре әлҗе-мелҗе килә башлады һәм ул, яны белән авып, төшсез йокыга талды.
Күпмедер вакыт йоклагач, Булат палатадагы шау-шудан уянды.
Тумбочка өстенә кырые китек тәлинкә белән ботка китереп куйганнар, әмма Булатның тамагыннан ашау үтәрлек түгел иде.
Ул өч палатадашның сөбхәт кылуларын тыңлап ятты.
Тәрәзә янындагы карават иясе, кәкре таякны хәтерләткән кулын болгый- болгый, аңлатырга тырышып чәрелдәде:
— Ленинны мавзолейдан чыгарып ташламыйча, карабодай ярмасының бәясе төшмәячәк!
— Ленин анда кайчаннан бирле ята, шул вакыт эчендә бәяләр әллә нишләп бетте, — диде Булат кергәндә башын кысып утырган пациент карлыккан тавыш белән. — Ленинның монда ни катнашы бар. Мине Египеттагы хәлләр борчый. Тыныч кына яшәргә язмаган микәнни безгә? Ливияне кара син... Муаммар Каддафины ник үтерергә иде инде! Ливия элек-электән бәрбәрләр кулында. Кайчан тыныч яши башларбыз икән? — Ул бәхетсезлегенең сәбәбен дә әйтеп бирде: — 1905 елны поп Гапон алдаганнан соң бер рәтле тормыш күргәнебез юк.
Бу кешенең тәне тутырук татуировкалар, гәүдәсенең кием капламаган урыннары зәп-зәңгәр бизәкле булып тора иде, хәтта муенында да яшькелт- зәңгәр елан уратылып ясалган иде. Аның сирәк чәче чәчкә охшамаган, башында йон үскән сыман иде. Маңгаендагы җөе, сугудан кәкрәеп калган борыны, тәнендәге «галерея»сы белән бергә, аның күпне күргән зат икәнен күрсәтеп тора иде. Тозлы лайлада
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
14
тынгысызлыктан бертуктаусыз әйләнеп торган төссез кечкенә күзләре орбитадан гына түгел, палатадан чыгып чиксез галәмгә чыгып очар сыман иде.
Булат янындагы озын, чем-кара чәчле, күмер төсендәге күзле утыз яшьләрдәге ир-егет тә уянган иде, ул баздан ишетелгән сыман тонык кына тавыш белән үз фикерен әйтте:
— Гитлерның әбисе мишәр булган. Анасы ягыннан. Ана ягы чыгыш буенча Чирмешәннән икән. — Ул күз алмаларын киңәйтеп өстәп куйды. — Бик күп талантлар чыкты Чирмешәннән.
Әңгәмә бер-берсенә бәйле генә түгел, бөтенләй якын булмаган темаларга бик озак дәвам итте.
Тәрәзә янындагы пациент кешенең маймылдан яралмаганына шик белдергәч, палатада талаш купты.
— Синең чыраеңны күргәч, Чарльз Дарвин теориясенә мин ышана башлыйм,
— диде татуировкалы агай. — Әмма дөрес түгел! Нишләп кеше маймылдан яралсын!
— Маймылдан, маймылдан! — диде озын чәчлесе. — Бананны яратып ашыйбыз бит.
— Гафу ит, Эдик, мин банан яратмыйм! — диде татуировкалы псих, озын чәчле Эдикка ямьсез караш ташлап.
— Син банан яратмыйсың дип кешелек дөньясы Дарвин теориясеннән баш тартсынмыни? — диде какча гәүдәлесе чәнечкеле тавыш белән һәм, Булатның уянганын абайлап, җәһәт кенә аның аяк очына килеп утырды:
— Мин Әхәт абыең булам. Тарих укытучысы. Син каршы түгелме маймылдан яралганыбызга?
— Белмим.
— Бик сәер җавап. Нишләп соң сине бу палатага, укымышлы кешеләр янына яткырдылар?
— Белмим.
— Бик авыр икән синең белән сөйләшүе, — диде Әхәт, салкын елмаеп.
— Җайсыз кеше син. Шул җайсыз булганың өчен яптылармы монда?
— Юк, җүләр түгеллегемә справка сораганым өчен.
— Исемең бармы синең?
— Булат.
— Булат энем, сиңа нигә андый справка? — диде Әхәт зур кызыксыну белән.
Булат, башын стена ягына борып:
— Военкоматка тапшырыр өчен, — диде.
— Ә военкоматка нигә кирәк андый справка?
— Мине никтер армиягә алмыйлар.
«Армия» сүзен ишеткәч, палатада кешелек дөньясындагы сугышлар тарихы буенча кайнар бәхәс купты.
Шыр сөяктән генә торган Әхәт, татуировкалы пациентка иелеп, төкерекләрен чәчә-чәчә аңлатырга маташты:
— Нәби әфәнде! Безнең эрага кадәр 1294 елны Рамзес Икенче хеттларны җиңалмады! Шуны беләсеңме син?
— Нишләп белмәскә! — диде Нәби әфәнде, бер дә исе китмичә. — Кадеш каласын алырга аның көче җитмәде, чөнки ул вакытта әле Калашников автоматы юк иде.
Калашников удмуртмы, урысмы, татармы дип шактый вакыт тарткалашканнан соң, Александр Македонский малайлар яраткан дигән нәтиҗәгә килеп, алар Урта гасырларга күчтеләр дә, шуннан римлеләрнең кавалерия тактикасына һуннар ничек тәэсир иткәнен кузгатып алдылар. Шул ук вакытта һуннарның атларына көтүлекләр җитмәгәнен, кыш көннәре фураж булмавын да искә төшерделәр һәм XX гасырның егерме беренче елындагы ачлыкта кем гаепле икәнне билгели алмыйча иза чиктеләр.
СӘЕР НИКРУТ
15
Булат бу тирән мәгънәле дискуссиядә катнашмады, тыңлап кына ятты. Бик күп нәрсә мәгълүм булды аңа кешелек тарихыннан. Мәсәлән, 1221 елны, Хорезм шахы үлгәч, Джебе белән Субудай Кавказ аша Көньяк Европага керергә Чыңгызханнан рөхсәт алганнар икән — моны Булат белми иде. Монголларның 40 меңлек гаскәре, Азәрбайҗан аша үтеп, Көнчыгыш Әрмәнстанда Аракс елгасы буенда кыш чыкканнары да мәгълүм түгел иде аңа.
«Елга», «кыш» сүзләре бәхәсчеләрне Татарстан балыкчыларының ел саен язгы ташкын вакытында боз белән агып китүләрен искәртеп үтәргә этәрде. Бүгенге көн балыкчыларыннан соң алар унөченче гасырда Чуд күлендә Александр Невский батырып үтергән нимес рыцарьларын хәтердә калкыттылар һәм, басып, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Аннары алар, нимес дигәннән, кинәт Гитлерны каргарга тотындылар һәм аның анасы ягыннан әбисе Аксубайдандыр дигән шикле фикергә килеп, бөтенләй көтмәгәндә Россия белән Төркия сугышына күчтеләр. 1853нче елның 4 октябрендә Гомәр паша җитәкчелегендәге төрек армиясенең Дунайны кичеп чыгуы пациентларны Чапаев батып үлгәнме, юкмы дигән бәхәскә алып кереп батырды.
Суда бату темасы аларны 1904-1905 елгы рус-япон сугышына экскурс ясатты. Америка тарафыннан Хиросима белән Нагасаки калаларына атом бомбалары ташланганга күрә, японнарга пациентлар ачу сакламыйча, Карфаген темасына күчеп, Ганнибалның хаталарын анализладылар. Ул вакытта Дзержинский әле тумаган, шуңа күрә римлеләрнең шпионнарын Карфагенда тоту мөмкин булмаган дигән фикер белән барысы да килештеләр. Шуннан соң Германиянең абверына күчмәү мөмкин түгел иде. Гудерианның трактор йөртергә СССРда укыганын адмирал Канарис белмәде микәнни дигән сорау барысын да аптырашта калдырды.
Озакка сузылмады аларның аптыравы, ике санитарны ияртеп медсестра керде һәм тиешле уколларны кадап чыкты. Уколдан соң Гудерианның әбисе Чистайданмы, Азнакайданмы дигән сорауны күтәрделәр, әмма җавап табалмыйча йокыга талдылар.
Көн саен бер үк тәртип кабатлана: йокыдан уянып, ясалган укол шаукымыннан баш бераз арынгач, палатада янә аяусыз бәхәс-ызгыш куба, әмма озакка сузылмый — йә солы боткасын ашарга кирәк була, йә табиблар обход ясый. Шулай итеп талашырга вакыт аз кала һәм тарихи-сәяси-фәлсәфи конфликтның иң кызган урынында чираттагы укол чуарланып беткән күт битенә килеп кадала да палатада кабер тынлыгы урнаша.
V
Беренче көннәрдә Булат, тавыш куптарып, диспансердан чыгаруларын таләп итте. Моның өчен аны ике дозалы укол кадыйбыз дип куркыттылар. Үзенең җүләр түгеллеген коридорга чыгып кычкырып игълан итүенә дә беркем шаккатмады, чөнки монда барысы да диярлек үзләрен акыллы дип саныйлар иде.
Көннән-көн Булатның, уколлар тәэсирендә, апатиясе арта барды. Ул инде телефоннан шалтыратырга рөхсәт итүләрен дә сорамый башлады, врачларның кереп аны дикъкать белән тыңлауларын да үтенмәс булды, ни военкоматта, ни монда аны дөрес аңламадылар диюдән дә туктады. Баш врачны күреп сөйләшү теләге исә тормышка ашмас хыялга әверелде. Баш психиатр даими рәвештә үз урынында түгел иде — йә ул командировкада, йә Казанда конференциядә, йә Мәскәүдә квалификация күтәрү курсларында, йә чит илдә ялда, йә яңа җиһазлар юнәтү эше белән беркем белми торган тарафларда йөри.
Әлбәттә, Булат үзенең сүренкеләнеп баруын эчке сиземләү белән чамалады. Тагын берәр атна бу уколларны, шушы даруларны кабул итсә, монда күптән ятучы пациентлар сыман башын чак кына кыңгыр салып, селәгәен авыз кырыеннан түшенә агызып, стенага ышкылып көннәр буе коридорның бер башыннан икенчесенә артсыз тапочкалы аякларын сөйрәп йөричәк.
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
16
Бирешергә ярамый!
...Беркөнне ул, калган көчен җыеп, йокы белән көрәшә-көрәшә, атасына хат язды. Ничек килеп эләгүен, баш психиатр белән әңгәмәне тәфсилләп язарга вакыт та, хәле дә юк иде. Конвертсыз хатны бөкләп куен кесәсенә тыккач, ул саклык белән генә палатадан чыгып, аш өләшә торган буфет янына барды. УАЗ-«буханка» машинасы белән бүлнискә аш ташучы шофёр Газиз аш бүлүче Сәгүдәне бер кулы белән кочып, икенчесе белән аның чиләк- чиләк олы имиләрен камыр изгәндәй әвәләп маташа иде. Карап торуга әле кырыкка җитмәгән түгәрәк хатын әллә рәхәтлектән, әллә кытыгы килгәннән чырык-чырык көлеп, бөрешергә теләгәндәй боргалана, ә яшь ир-егетнең планнары, ахрысы, зурдан иде, аның хатынны буфет түрендәге иске диванга таба чигендерергә тырышканы аңлашылды.
Монда башка вакытта керергә, бәлки, мөмкинлек тә булмас дип, Булат эндәшергә җөрьәт итте:
— Исәнмесез.
Сәгүдә тиз генә шофёр кочагыннан шуып чыкты да, чәчен төзәткәләп, имиләрен үз урынына кайтарырга ниятләгәндәй куллары белән күкрәген капшап, юылмаган савыт-саба өелгән озын өстәл башындагы шкаф артына посты.
Үз яшеннән олырак күренгән Газиз таушалган чыраен Булатка борды:
— Ашыйсың киләме әллә?
— Юк, рәхмәт, безне әле яңа гына ашаттылар. Минем сезгә үтенечем бар.
— Сәгүдә ишетмәсен өчен ул пышылдауга күчте. — Мин сезгә аннары түләрмен... Минем хәзер үзем белән акчам юк... Мин авыру түгел... Мин монда армиягә барырга теләгәнем өчен килеп эләктем...
— Армиягә барырга теләгәч, синең урын шушында инде, брат, — диде Газиз.
— Мин анда ике ел хезмәт иткән кеше. Монда армиягә караганда лутчырак.
— Ярар, анысы сезнең фикер... Мин әтигә хат яздым. Адресыбызны хат азагында язып куйдым. Алла хакы өчен, конвертка салып, адресны язып, хатымны авылыма җибәрегез. Чыккач, мин сезгә түләрмен.
Газиз, хатны алып, Булатның гозерен үтәргә вәгъдә бирде.
Коридорга чыккач Булат буфетның ишеген йозакка бикләгәннәрен ишетте һәм эчтән Сәгүдәнең чыркылдаганы колагына чалынды — анда «мәхәббәт» дәвам итте.
Булат палатага кереп ятты да, хатның тизрәк атасына барып җитүен Ходайдан сорап, йокыга китте.
VI
Әмма хатны әтисенә алып укырга насыйп булмады. Булат язган хат хәтта психоневрология диспансерыннан да чыкмады.
Бүлнискә әчегән кәбестәле аш ташучы Газиз баш психиатрның агенты иде. Баш врачның Согуд Гарәбстанында ял итеп кайтканнан соң беренче эш көнендә үк Газиз хатны аның өстәленә кертеп салды.
Булатка шул ук көнне укол дозасын икеләтә арттырдылар.
Икенче көнне тәҗрибә уртаклашу кысаларында Татарстанның төрле районнарыннан психиатрлар килде. Кунакларны иң нык кызыксындырган пациент, әлбәттә, Булат иде. Аңа төрле сораулар бирделәр, Булат аларның барысына да нормаль кешеләргә хас акыл белән дөрес җавап бирде. Бу табибларны сокландырды. Һәм, ниһаять, аның армиягә атлыгуын үз колаклары белән ишеткәч, Булатның психик чалышлыгы тирәнгә кергән һәм алга таба да артырга мөмкин дигән нәтиҗә ясадылар.
Палатадагы башка авырулар белән дә сөйләштеләр. Әхәт аларның һәрбер соравына җавап биргәннән соң берәр тарихи вакыйганы котылгысыз рәвештә койрыкка бәйләп куйды. Соңгы сорау мондый булды:
— Сезнең нинди хыялыгыз бар?
Тарихчының хыяллары күп иде. Ул шуларның үзе өчен иң мөһимен ярып салды:
— 1940 елны Троцкийның башына ледоруб белән суктылар. Шул ледоруб
СӘЕР НИКРУТ
17
Россиягә кайтырга тиеш. Чөнки аның составын тикшерергә кирәк. Троцкийны үтергән бозваткычның нинди металлдан эшләнгәнен белми торып, без торак- коммуналь сферадагы тарифларны контрольдә тота алмаячакбыз.
Бозваткыч буенча запрос ясарга вәгъдә биреп, врачлар Нәби белән дә әңгәмә корырга маташтылар, әмма барып чыкмады. Аларның үзара бу пациентның уголовник икәнен, берничә «ходка» ясавын пышылдап кына әйтсәләр дә, Нәби моны ишетеп кинәт кызып китте. Ул Казаннан килгән чандыр гәүдәле психиатрны халатының түше турыннан йомарлап тотты. Психиатрның бөтен өс киеме бугазы астына җыерылып менде һәм аның беләкләре, аяк балтырлары шәрә калды. Куркудан йөрәге ярылыр дәрәҗәгә җиткән табибны Нәби алтмышынчы еллар мәктәбендәге кыңгырау шикелле чылтыратырга тотынгач, комиссия әгъзалары, тиз арада йөгереп килеп җиткән санитарлар ярдәмендә, бәгырь ярасы ялкынсынган пациентны урынына яткырдылар.
— Без бит сезнең турыда бер авыр сүз дә әйтмәдек, — диделәр аңа.
— Мин уголовник түгел! — дип кычкырды Нәби яткан урыныннан.
— Юк, юк, сез уголовник түгел. Сез бик әйбәт кеше, — диделәр аңа.
Эдикка чират җитте. Ул сорауларның берсенә дә дөрес җавап бирә алмады.
— Сезгә ничә яшь? — дип сорагач, утыз яшьлек компьютерщик:
— Алтмыш сигез, — дип җавап бирде.
Нишләп нәкъ менә алтмыш сигез икәне белән кызыксынып тормадылар, исемен сорадылар:
— Исемегез ничек?
— Әйтеп була торган исем даими исем була алмый, — диде Эдик идәнгә карап. — Исемне әйтеп булса, димәк, ул чын исем түгел.
— Хәзер ничәнче ел, беләсезме?
— Белүче кеше әйтми, әйтүче кеше белми, — дип җавап бирде Эдик.
Тәҗрибә уртаклашырга килгән бер юан психиатр пациентны аркасыннан сөеп:
— Сез Дао динен тотасыз икән, — диде. — Даосизм иң борынгы диннәрнең берсе.
Эдик башын күтәреп табибка карады һәм аның борын кырыендагы коңгырт сары миңен күреп чыраен сытты.
— Бигрәк ямьсез син, — диде ул табибка.
Психиатрлар чыгып киткәч, пациентларга укол кададылар.
Берничә сәгатьтән уянгач, Булат шактый вакыт кайда икәнлеген аңышмыйча ятты. Шулчакны ул үзенең психушкага кадәр яшәлгән егерме бер ел гомереннән каядыр чит-ят тарафка китеп барганын тойды, гүя үткәннәр белән элемтәдә тотучы җепләр тартылып менә-менә өзелергә тора иде.
Үзәгендә тамыр җәеп килгән битарафлык, инде күпмедер дәрәҗәдә тынычландырып, буйсынырга этәрде, әмма Булат чынбарлыктан аерылу куркынычыннан да арынмаган һәм каршы торырга, көрәшергә ихтыяҗны тәмам җуймаган иде әле.
Шул ук көнне палатада чыккан сугыш аны коткарды дип әйтсәң дә, мөгаен, ялгыш булмас.
Нәби, караватында башын куллары белән кысып әкрен генә як-якка чайкала, Эдик үз караватында аяк бармакларын иснәп утыра иде. Әхәт, гадәттәгечә, палатаны тарихи сәяхәткә кузгалырга чакырды.
— Шунысы сәер, — дип башлады ул сүзен, — Византия императоры Феодосий Икенченең аттан егылып төшеп үлгәне тарихчыларга мәгълүм, ә биядән егылып төшкәнме, айгырданмы, алашаданмы, анысын беркем әйтә алмый.
Хәтта бүлнистә дә үзе турында «уголовник» диюләре Нәбине бик нык рәнҗеткән иде. Ул торымнан-торымга, сүгенеп, шуны кузгатты. Үзенең бер гаепсезгә әллә ничә
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
18
тапкыр төрмәләрдә утыруын, гаделлекнең беркайчан да булмаячагын кат-кат палатадашларына тәкрарлады.
Әхәт Феодосийның аттан егылуын әйткәннән соң Нәбинең тарихтан туйганы аңлашылды. Эдик виртуаль дөньяда яшәргә күнеккән, ул тарихчының сөйләгәннәрен тыңласа да, илтифатсыз мөнәсәбәттә кала белә иде. Булат та инде тарихи лекцияләрдән туярга өлгерде, ләкин шул ук вакытта аңа тарихчының сөйләгәннәре кызык иде.
Әхәт сөйләвен дәвам итте:
— Алаша дигәннән, авылыбызның атбагары Вәдүт абыйның уртанчы кызы белән без бер класста укыдык. Абыйсы сугышып төрмәгә утырды...
Нәкъ менә «төрмәгә утырды» дигән сүзләр Нәбинең җан җәрәхәтенә тупас тарттырылган икенче сортлы тоз булып сибелде. Ул караватыннан атылып торды һәм тарих укытучысына аты-юлы белән сүгенеп акырды:
— ...мамыни синең Феодосиең!!! На х... миңа синең Вәдүтең! Троцкий, Македонский, Ганнибал... Берәркайчан туктыйсыңмы син, юкмы ... чәйнәүдән?!
— Мин бит тарихи вакыйгаларны сезне агарту ниятеннән сөйлим, — диде Әхәт, күршесенең ярсуына шаккатып.
— Хәзер мин сине үзем агартам, падла!
Әхәтне сугып аударгач, Нәби Эдик янына томырылды. Тегесе куркып одеял астына качкан иде.
— Выходи, сука! — дип боерды аңа Нәби.
Эдикның калтыранган куллары одеялны ачты һәм аның күз яшьләреннән бүлнис идәнен юа торган швабра сыман лыч булган чырае калыкты:
— Миңа тимә-ә-ә, — дип улады ул.
Әхәтнең хәтерендә сакланган бөтендөнья сугышлары рәтендә палатадагы бу сугыш та урын алыр, мөгаен. Тарих укытучысы арттан килеп Нәбинең өстенә ташланды. Нәби физик яктан көчле иде шул, тарихчыны ул бик җайлы гына итеп егып салды. Эдик һичшиксез Әхәт яклы иде, шуңа күрә ул да Нәбинең җилкәсенә сикерергә кирәк дип тапты. Әмма киң җилкәдә озак асылынып тора алмады, Нәби аның эченә терсәге белән төртергә җаен китерде. Эдик эчен тотып идәнгә егылганда Әхәт, өненә килеп, Нәбинең аякларын кочаклады — уголовникны яратканнан түгел, шулай итеп аны егарга маташты ул. Булдыра алмагач, аптыраганнан, ул аның сыйрагына тешләрен батырды. Нәби аны йодрыклары белән төяргә тотынды. Булат сугышта катнашмаса да, вакыт-вакыт аваз салып карады: «Нәби абый, ярарыгыз инде, кыйнамагыз инде, сугышмагыз инде!» Ләкин егетнең үтенече беркемгә дә ишетелмәде, Нәби сүгенә-сүгенә Әхәт белән Эдикны дөмбәсләвен дәвам итте.
Атты санитар берьюлы атылып килеп керделәр һәм шуның аркасында гына палатада сугыш фаҗига белән тәмамланмады. Нәбинең кулларына наручниклар кигерделәр, Әхәтнең өстенә ниндидер сәер күлмәк иңдерелде, Эдикка исә өлкән санитарның бер кычкыруы да җитте — ул азәрбайҗаннар сата торган кара җимеш сыман учка сыярлык булып бөреште һәм аларның өчесен дә алып чыгып киттеләр .
VII
Берничә сәгать вакыт узгач, Нәбине ике санитар кире палатага алып керде һәм тыныч кына ятарга боердылар. Ул инде суынган, тик шулай да әле тәгаен тынычланып җитмәгән иде. Аңа сөйләшергә кеше кирәк иде, ул караватында утырган җиреннән Булатка таба борылды:
— Йокламыйсыңмы?
— Юк, — диде Булат. — Озакламый укол кадаячаклар, шуннан соң тагын йокларга туры килә инде.
— Син чынлап та армиягә барырга хыялланасыңмы?
— Әйе. Ләкин күңелем сизә, мондагы уколлар белән мине «не годен» итеп калдырырлар, ахрысы.
СӘЕР НИКРУТ
19
— Син әйбәт егеткә охшагансың. Күренеп тора — авыл малае, тегендә-монда тыгылмыйсың... Монда яткан козёллар шикелле әләкче түгел.
— Алар кая соң?
— Аларны, миннән куркып, башка палатага урнаштырдылар. Син миннән куркасыңмы?
— Юк. Мин бит сиңа бер начарлык та эшләмәдем, шулай булгач, ник куркыйм.
— Маладис егет син!
Нәби маладис дип Булатка ихластан әйтте. Чөнки санитарлар, табиблар кереп Булаттан: «Әхәт белән Эдикны Нәби ни өчен кыйнады?» дип сорагач, Булат: «Нәби беркемне дә кыйнамады», — диде һәм палатадагы сугыш турында аңардан бер сүз дә әйттерә алмадылар. Төрмәләрне күргән Нәбигә Булатның егетлеге ошады.
— Теге козёлларны үтерергә кирәк, — дип дәвам итте Нәби кыҗравын. — Аның Әхәте стукач. Акылдан язган тарих укытучысы ул. Беләсеңме, нишләп җүләрләнгән ул? Хатыны белән аерылышкач бу фатирсыз калган. Шуннан моның шалашы кыегайган да, тәмам ычкынып, урамда гайбәт чәйнәп йөри башлаган. Ни туганы, ни дуслары юк. Янына беркем килми. Ә Эдик — педик. Утызга җиткән инде, һаман компьютер уеннарыннан арына алмый. Экранга карап утыра торгач, тилергән. Аның янына үзе сыман яшелле-зәңгәрле әкәүләр килә — бөтенесе нечкә билле, боргаланып-сыргаланып сөйләшәләр. Тфү, б..., пычрак, авызларын себерием!
— Син, Нәби абый, тарихны бик яхшы беләсең, акыллы кеше икәнең күренеп тора, юк-барга игътибар итмә инде.
— Нишләп юк-бар булсын! Туйдым икесеннән дә. Тарихка килгәндә, мин менә бу мудак укытучының шушы палатада укыган лекцияләрен тыңлап өйрәндем. Ничәмә айдан бирле, көн саен, сәгатьләр буе тарихны сөйли бит, денсез... Ирексездән хәзер бөтендөнья тарихын су урынына эчәм! Булды, җитте, туйдым! Мин бит җүләр булып кыланып кына ятам. Шуңа күрә алар сыман тилене уйнап, аралашкан булып, тыңлаган, бәхәсләшкән булып ятам. Туйдым, гарык булдым! Ненавижу!
— Син соң нишләп җүләр булып кыланасың?
— Тагын төрмәгә утыртмасыннар өчен акча түләп, шушында кереп яттым. Төрмәләрдән дә туйдым. Миңа монда урнашырга Тәхлия апа ярдәм итте. Ишеткәнең бардыр — күрәзәче, сихерче ул.
— Әйе, әйе, ишеткәнем бар.
— Вәт, ул минем апам — әнкәйнең сеңлесе ул. Мин аның плимәнниге инде, вупшем.
— Син төрмәдә ничә тапкыр утырдың соң?
— Дүрт тапкыр гына.
— Нәрсә өчен?
— Дүртесендә дә ни за что утырдым. Вак-төяк әйбер урлап. Беренчесендә шәһәр мунчасыннан ундүрт бәйләм каен себеркесе урлап тотылдым.
— Нигә кирәк булды сиңа ундүрт себерке?
— Үземә түгел. Тәхлия апа сорады — им-том итүдә кулланырга.
— Икенче тапкыр нәрсә урладың?
— Пекарняга грузчик булып урнашкач, яшертен генә, койма астыннан урамнан үтеп баручыларга ярты бәясенә яңа пешкән ипи сата идек.
— Ә өченче тапкыр?
— Кер бавында эленеп торган джинсы чалбарны алып киткәнием... Ул кешенеке булып чыкты. Дүртенчесендә азык-төлек базасында грузчик булып эшләгәндә эләктерделәр. Базадан ерак түгел йөк машинасыннан бер коробка замороженный минтай төшеп калган. Шуны алып кайтып бара идем, эләктереп алдылар. Мин минтай балыгын бик ярата идем. Хәзер инде, киресенчә, күрү белән саруым кайный башлый.
— Җүләр булмагач, ничек курыкмыйча уколлар кадаттырып ятасың?
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
20
Сәламәтлекне бетерә бит ул.
— Сиңа серемне ачам инде, син ышанычлы кешегә охшагансың. Миңа буш укол кадыйлар, ягъни шприцта препарат юк. Шуның өчен мин алдан акча түләп куйдым инде. Укол кадаган булалар да, мин башкалар белән бергә йоклаганга сабышып ятам. Башкалар уянгач, мин дә торып утырам. Шулай озак ятарга да риза мин, тик менә бу идиот Әхәт кенә җелеккә үтте. Җүләр булып кыланам дип аның белән көн саен тарихта казынырга туры килә. Надоел, падла!
— Синең эшләр хөрти түгел икән бит. Ә мине бу уколлар бетерер, ахрысы.
— Син укол кадаучыларга акча төрт, яныңа буш шприц белән керерләр.
— Минем акчам юк бит. Синең юкмы соң?
— Бар.
— Бурычка биреп тор әле, зинһар. Мин сиңа аннары түләрмен.
Нәби Булатка ярдәм итәргә булды — трусигы эченә махсус тегелгән кесәсеннән алып аңа акча бирде.
VIII
Укол кадамасыннар өчен Булат көн саен мең сум түли башлады.
Берничә көн уколсыз яткач, башы яхшырак эшли башлаганны тойды ул.
Ләкин Нәбигә түлисе акчаның суммасы биш меңгә җитте, ә Булатны коткарырга атасы килми дә килми. Болай бит ул бурычка кереп батарга да мөмкин.
Беркөнне моңаеп тимер рәшәткәле тәрәзәдән урамны күзәтеп утырганда ул авылдашын күреп алды.
Күгәрчен Мөхетдине сәвит чорында ындыр табагының җитәкчесе иде. Ил таркалгач, колхозлар, совхозлар бетте, аннары Каенсар авылы тирәсендә нишләптер иген үстерми башладылар. Хәзер Каенсар басулары җәй көне ямьсез төс белән тирә-якка шом таратып җәйрәп ята. Шулай итеп, Күгәрчен Мөхетдиненә базар икътисады бернинди файда алып килмәде, киресенчә, аны эшсез калдырды. Коммунизм буласына кайчандыр нык ышанган бу кәмит кыяфәтле кеше үз эшен яратып башкара иде, ындыр табагында тәртип булсын өчен җанын фида кылырга да әзер иде ул. Тәбәнәк буйлы, кысык күзле, кызыл чырайлы, гел кызу-кызу атлап йөрүче Күгәрчен Мөхетдиненең бөтен яшәү мәгънәсе ындыр табагында иде. Алай гына да түгел, иген урып-җыю чорында бөтен галәм ындыр табагы тирәсендә әйләнергә тиеш дип саный иде ул. Аның хәтта кушаматы да ындыр табагындагы кошлар белән бәйле. Бодай өеменнән кошларны куганда, ул агач көрәк белән сугып бер күгәрченне каты җәрәхәтли. Шул яраланган кошны ике учына алып ул ярты көн амбарда елап утыра. Күгәрченне өенә алып кайта. Медпунктка фельдшер Әлфидә янына алып төшә. Күгәрчен исән кала. Шуннан аны Күгәрчен Мөхетдине ди башлыйлар. Аны күгәрчен җанлы булганы өчен генә түгел, тырыш, эшчән, авыл өчен, ындыр табагы өчен җан атып йөргәнгә ихтирам итәләр иде. Аның ел саен сабантуйда җырлавы да авылдашларның күңеленә хуш килә. Ындыр табагындагы сушилка моторы чыгарган чытырдыклы тавыш белән җырлый Күгәрчен Мөхетдине. Гәрчә тавышы җанга ятыш булмаса да, аның җырлавында моң бар. Ул шул кадәре тырышып җырлый ки, хәтта җыр тәмамлангач үзенең җырлавыннан үзе елап ала. Кемдер аның җырлавын яратып кул чаба, кемгәдер аның үзен тотышы кәмит тоела, кемдер беркемгә, бернигә карамыйча үз моңының стихиясенә чумучыны күзәтеп ләззәт ала, кемдер рәхәтләнеп аңардан көлә. Ә Күгәрчен Мөхетдине исә елга бер тапкыр сабантуйда җырлауны үзенең изге бурычы дип саный. Аның чыннан да җырын башкарганда беркемдә, бернидә ригаясе юк, ул ашлыкны урып-җыю сезоныннан соң отчёт биргән шикелле, елга бер тапкыр авылдашлары алдында күңелендәге «уборка» буенча рухи җавап тота иде.
Ил таркалганнан соң да инде егерме ел вакыт үтеп китте. Ил дә юк, шул илне туйдырам дип җәй буе тузан куптарган ындыр табагы да юк. Елга бер тапкыр гына сабантуйда һаман әле Күгәрчен Мөхетдиненең җыры игеннәр шаулавын, кошлар
СӘЕР НИКРУТ
21
сайравын, ындыр табагындагы ак яулыклы кызлар көлгәнне, ашлык өемнәренең дулкын-дулкын булып яшәеш океанына агылуын оныттырмас өчен сыкрап чыга.
Булат палата тәрәзәсенең форточкасын ачты.
— Мөхетдин абый!
Үз исемен ишетеп агай як-ягына карады. Колагыма ишетелгәндәй булгандыр гына дип уйлады ул һәм атлавын дәвам итте.
— Мөхетдин абый! Өскә кара, мин өченче катта.
Ниһаять, авылдашы тавышның каян ишетелгәнен аңлады. Әмма кем эндәшкәнен күрерлек түгел, кояш яктысына каршы тора иде ул.
— Бу мин — Булат. Раиф малае.
— Бәрәч, Булат, нишлисең монда? — диде Мөхетдин, аптырап. — Бүлнис түгелме соң бу?
— Бүлнис кенә түгел, коточкыч бүлнис бу. Җүләрләр бүлнисе бу, Мөхетдин абый.
— Син соң монда ничек килеп эләктең?
— Мине монда көчләп тоталар. Бүген авылга кайтасыңмы?
— Кайтмый, кая барыйм мин?
— Әтигә кайтып әйт, справка сорагач мине психушкага яптылар. Тизрәк килеп коткарсын.
— Сине нишләп монда яптылар соң? Син бит чирлегә охшамаган идең.
— Аңлата башласам озакка китә. Син хәзер үк авылга кайтып китәсеңме?
— Мин теш куйдырырга килдем. Монда теш куймыйлармы соң?
— Юк, монда, киресенчә, тешне сугып коялар, — дип кычкырды Нәби дә, форточкага таба муенын сузып. — Бар, тизрәк кит моннан!
— Мин куркудан узган инде, — диде Мөхетдин. — Минем сугып төшерерлек тешләрем калмады. — Башта теш врачына күренәм инде. Стоматологияне моннан ерак түгел диделәр. Бик кыйммәт ди теш куйдыруы. Съемный протез куйдырам, арзанракка төшәчәк ди. Җайсыздыр инде ул. Съемный протез белән җырлап була микән?
Нәбинең соңгы вакытта нервысы нык какшаган иде. Ул форточкага башын тыгып:
— Хәзер үзе җырлый торган протезлар да бар, — диде.
— Кит аннан! — дип шаккатты Мөхетдин.
— Бер генә җитешсезлеге бар ди — кайвакыт тик торганда да кычкырып җырлап җибәрә икән.
— Юк, андые кирәк түгел, — диде Мөхетдин.
— Син, агай, бар, тизрәк авызыңны врачка күрсәт тә, авылга кайтып, Булатның атасын алып кил. Алайса егетне харап итәләр монда.
IX
Булат югалгач, анасы чирләп урын өстенә ауды, сеңлесе кайтып анасы янына сузылып ятты.
Раиф, калага барып, Габделхәйдән Булатның справка алырга киткәнен белгәч, психоневрологик диспансерга шалтыратты. Андый пациент бездә юк, улыгыз бездә ятмый, дип җавап бирделәр. Сәбәбе гап-гади — телефоннан җавап биргән дежур врачның өстәлендә яткан авырулар исемлегенә Булатның фамилиясен кертергә онытканнар иде.
Раиф белән Габдехәй каладагы туганнарына, Булатның мәктәптә бергә укыган дусларына, милициягә, моргка һәм тагын әллә кайларга шалтыраттылар. Булатны таба алмадылар.
Раиф иртәгәсе көнне полициягә барып гариза язармын дип кичкырын авылга кайтып китте. Өйдән аның каршысына хатыны белән кызы йөгереп чыктылар. Икесе
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
22
дә шат. Кыз белән ана бертавыштан:
— Булатыбыз исән! — дип кычкырдылар.
— Кайттымыни?
— Юк, психушкада ул, — диде ана, күз яшьләре аша елмаеп. — Күгәрчен Мөхетдине кайтып әйтте.
... Раиф таң тишегеннән психоневрологик диспансерга барып баш психиатрның эшкә килгәнен көтте. Бәхетенә күрә, табиб беркая да китмәгән иде, сәгать тугызынчы ун минутта аның машинасы бүлнис төбенә килеп туктады. Раиф исәнләшеп тә тормады:
— Минем улым Хасанов Булатны нишләп монда тотасыз? — дип сорады.
— Ә кайда тотарга тиеш без аны? — дип сорау белән җавап бирде эскулап.
Кабинетка кергәч, ул ата кешегә улының үзен ничек тотуын, аңа нинди диагноз куелуын, егетнең психикасы ни халәттә икәнлеген тәфсилләп, латин терминнарын катыштырып аңлатып бирде.
Раифка ничек кенә булса да бу тынчу, караңгы, сасы бинадан улын коткарырга кирәк иде.
Ул психиатрга утыз мең акча түләде.
— Ярар, — диде баш врач. — Бүген үк улыгызны чыгарабыз.
— Аның акылы үз урынында икәнне раслый торган справка кирәк. Ул бит монда җүләр түгеллеккә справка сорап килгән иде.
— Ул бит инде хәзер бездә учётта, — диде табиб, ике кулын ике якка җәеп.
— Нишләп инде сау-сәламәт кешене учётка куйдыгыз! Снимать итегез!
Баш психиатр: мөмкин түгел, учёттан төшерер өчен комиссия кирәк, теге- бу, дип ык-мык килгәч, Раиф тагын егерме мең бирергә мәҗбүр булды.
Психитр акчаны алгач, акланып:
— Сез мине дөрес аңлагыз. Учётка кую-снимать итү бик четерекле процесс, — диде. — Җайлы нәрсә түгел ул. Улыңның психик халәте монда килгәндә бик мөшкел иде. Бик агрессив иде ул. Ә хәзер аны учёттан төшереп мин үземне күпмедер дәрәҗәдә куркыныч астына куям. Моны бит югары инстанцияләргә, хокук саклау органнарына әләкләүләре ихтимал. Минем үземнең агентларым гына түгел, миңа каршы эшләүче шпионнар да җитәрлек монда.
Балта остасыннан алган акчаны аклар өчен шушы сүзләр җитәр дип уйлады психиатр һәм эшкә нокта куярга ашыкты.
...Шулай итеп, Булатны учёттан төшереп, акылдан язучылар исемлегеннән сызып ташладылар һәм бүлнистән якты дөньяга чыгардылар. Ә менә военкоматка илтеп бирер өчен бернинди справка да бирмәделәр. «Бездән беркайчан да военкоматка мин җүләр түгел дигән справка алып барганнары юк», — диделәр.
Тагын акча өстәргә кирәктер дип уйлады Раиф һәм кинәт аның күңеле ярсый башлады. Ни өчен, нишләп шушылай мескенләнәләр соң алар? Бу психиатрга ни өчен акча түләде соң ул? Илле меңне алыр өчен балта тотып ай буе эшләргә кирәк. Ярар, кадалып китсен илле меңе. Нишләп армиягә барырга теләгән егетне болай мыскыл итәләр соң? Булат кәҗүнний киемнәрне тапшырып үзенекен кигән арада Раиф нишләргә белми бүлнис ишеге төбендә әрле-бирле йөрде.
— Милициягә барыйк, — диде ул, малае чыгып тирән сулыш алгач.
— Әллә башта военкоматка барып карыйкмы? — диде Булат. — Миңа бит «снят с учёта в психоневрологическом диспансере» дигән кәгазь бирделәр. Димәк, мин авыру түгел дигән сүз бит инде бу.
...Әмма юкка вакыт әрәм итеп йөргәннәр икән.
Комиссиядә катнашкан майорны табып, аңа справканы күрсәттеләр. Майор шадра чыраена елмаю сыман төс чыгарып справканы кире бирде:
— Димәк, чүтеки учётта булгансың икән бит, — диде ул чәнчүле тавыш белән.
СӘЕР НИКРУТ
23
— Теге вакытта сине военкоматтан тикмәгә тиле дип кайтарып җибәрмәгәннәр.
Аңлашылды.
Улы янында моңарчы бер тапкыр да ямьсез сүз әйтмәгән Раиф аты-юлы белән аркылы-торкылы китереп сүгенеп эчен бушатты да:
— Киттек полициягә! — диде.
X
Башы алдан пеләшләнә башлаган утыз-утыз биш яшьләрдәге капитан, урта бармагы белән компьютер төймәләренә, кайнар әйбергә кагылырга курыккан сыман, саклык белән генә төртә-төртә, нәрсәдер язып утыра иде. Аның күзен чекрәйтеп экранга каравын, аннары тагын зур тырышлык белән аерым-аерым хәрефләрне җыюын күргәч, аның язганы беркайчан дөнья күрмәс һәм аның карамагындагы уголовный эш ачылмыйча ябылыр да, җинаятьче иректә калыр дип уйларлык иде.
Раиф белән Булат кереп исәнләшкәч тә капитан мыш-мыш килеп компьютер белән багланышын дәвам итте. Тагын берничә кат сәламләгәч кенә полицейский бетчәле чыраен борып боларга игътибар юнәлтте.
Ата белән улның зарларын тыңлагач, капитан минут ярым чамасы бер сүз дәшми каршысында утыручыларга карап торды.
Ниһаять, ул Раифка мөрәҗәгать итте:
— Ник армиягә атлыга соң ул?
— Кемдер хезмәт итәргә тиеш бит, — диде ата кеше. — Күпме үсмер егет армиягә бармас өчен хәйлә таба, чирлегә сабыша, төрле ысуллар белән кача, котыла...
— Ансын да беләбез, — диде капитан, сагаеп. — Тик менә болай өзгәләнеп солдат булырга тырышучыны әле моңарчы күргәнем юк иде.
— Минем солдат буласым килә, — дип, Булат сүзгә кушылды. — Бу һәр ир баланың бурычы.
Телевизордан көн саен ишетелә торган төче патриотик сүзләрне гап-гади авыл кешеләренең монда кабатлап утырулары капитанның күңелендәге шикне көчәйтеп җибәрде.
Аның аптырашта калуын шәйләп, Раиф:
— Военкоматка тәэсир итә алмасагыз, психодиспансерга бәлки сүзегез үтәр?
— диде һәм Булатны анда яткырганнарын сөйләп бирде.
Атаның сөйләгәнен тыңлаганнан соң, капитан:
— Баш психиатр өстеннән гариза язасызмы соң? — дип сорады.
— Юк, юк, кеше өстеннән жалу язу, кешене судка бирү безнең нәселдә булган нәрсә түгел, — диде Раиф. — Аларга берәр ничек справка бирергә куша алмассызмы икән...
— Нинди справка?
— Жүләр түгел дигән конкрет документ.
— Безнең андый полномочиебез юк. — Капитан Булатка дикъкать белән карады. — Бәлки, чынлап та улыгыз бераз нидер... Тегенди-мондый процесслар яз-көз көчәя бит... Хәзер как раз март азагы...
Ата белән малай, берсен-берсе бүлә-бүлә, инде бер сөйләгән аһ-зарларны тагын аңлатырга тырыштылар.
— Монда ачу килер урын бар, әлбәттә, — диде капитан, Булатка сынаулы караш ташлап. — Военкоматтан тиле дип борып кайтарганнар... психушкага баргач тотып яткырганнар... учётка куйганнар...
Булат баш психиатр белән булган әңгәмәне, ни өчен кызып киткәнен, барысын да бәйнә-бәйнә тагын кабатлап сөйләргә мәҗбүр булды.
— Учёттан снимать иттеләр бит инде! — дип тәмамлады ул сүзен.
Капитан тәрәзәдән тышка карап:
— Шулай да армиягә болай атлыгуың бик сәер... — диде.
— Хәрби хезмәткә тартылуда нинди сәерлек бар? — диде атасы. — Киресенчә,
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
24
армиягә барырга теләмәү сәер саналырга тиеш.
Капитан үз заманының кешесе иде шул. Ул бөтен нәрсәнең асты өскә килгән, барлык кыйммәтләрнең полюслары алышынган чорда яши иде. Гадел, намуслы кешенең бүгенге көндә абруе юк. Алай булырга тиеш түгел, киресенчә булырга тиеш икәнне беләләр шикелле, ләкин чынбарлыкта елгыр, алдакчы, хәйләкәр, комсыз, рәхимсез кешеләр өстен хәзер. Кешене кеше иткән төшенчәләргә таянып яшәүче мескен хәлдә булган җәмгыятьтә законнар үтәлүен таләп итү көлке санала. Акча, мал, байлык түгел, ә кешенең күңеле, аның үзәгендәге дөнья кыйммәткә ия дисәң сине мыскыл итәләр. Ә инде туган як, туган ил, бурыч, намус дип сүз катсаң, сиңа тилегә караган сыман карыйлар.
Капитан аталы-уллы балта осталарына:
— Нәрсә дә булса уйлап табарбыз, проблемагызны хәл итәргә тырышырбыз, — дип вәгъдә бирде. Һәм, никтер, өстәп куйды: — Барыгыз, авылыгызга кайтып мунча керегез. — Күрәсең, бу бетчәле полицейский авыл мунчасын бик сагынган иде.
Алар чыгып киткәч, капитан тиз генә телефон номерын җыйды.
— Алло! Нихәл, Садриев! Каенсар авылы синең участоктамы? Миңа кереп чыгалмассың микән?
...Садриев — базык гәүдәле участковый, эссе булмаса да гел тирләп йөрүче зат — дүрт авылның участковые булып хезмәт итә иде. Инде иллегә җитеп килсә дә майор званиесен һаман алуга ирешмәде әле. Ул званиегә моннан берничә ел элек инде документлар да әзерләнгән иде, вәләкин авылларның берсендә булган вакыйга аны бу бәхеттән мәхрүм итте. Яңа клубны ачарга килгән Казан вәкиленең машинасын үгез сөзгән. Ике кыш чыккан яшь үгез иномарканың арткы фарасын ваткач, авыл халкының шатлыклы игътибары клуб ачылу тантанасыннан үгез-иномарка вакыйгасына юнәлде.
Тәнен язсын өчен ишегалдына чыгарылган үгезнең иреккә сусавы көчле һәм аңа бу тар мәйдан түгел, чын киңлек кирәк иде. Ярым черек койманы берничә тапкыр йөгереп килеп сөзгәч, такталар сынып-ватылып үгез сыярлык ара хасил булды. Ә көтмәгәндә азатлыкка ирешү теләсә кайсы хайванны исертә. Койрыгын чәнчеп, тибенеп, сөзеп, ямьсез тавыш белән мөгрәп авыл урамнарын айкаганнан соң, аның нәфрәте үзәктә яңа төзелгән клуб каршындагы нимес машинасына юнәлде.
Машинаны сөзгәннән соң үгезне бөтен авыл белән чолгап куалый торгач, абзарга куып кертүгә ирештеләр һәм аны хөкүмәт вәкиленә каршы теракт эшләүдә гаепләделәр. Үгез, хайван булу сәбәпле, җәзага тартыла алмый, аның урынына хуҗасы җавап бирергә тиеш иде.
Участковый киңәше буенча үгезне күрше районның бердәнбер фермерына саттылар. «Акчаны тотмагыз, җыеп куегыз, аны җәрәхәтләнгән машинаны төзекләндерер өчен хөкүмәт вәкиленә тапшырырга кирәк булыр», — диде участковый.
Ярты елдан артык вакыт узды, машинаны үгез сөзү буенча Казаннан шалтыратучы да, кәгазь-мазар җибәрүче дә булмады. Садриев Казанга үзе шалтыратты. Ә Казанда инде бу вакыйганы да, ачылган яңа клубны да, авылның үзен дә онытканнар икән.
Садриев үгез хуҗасына: «Мин Казанга шалтыратып эшне җайга салдым
— сине җавапка тартмаячаклар»,— диде. Үгез хуҗасы шатлыгыннан башта биш минут чамасы тып-тын гына елады. Елаудан туктагач, Садриев аңа: «Үгез саткан акчаңның яртысын эшне кузгаттырмаган кешегә түләргә кирәк, — диде.
— Син миңа акчаңны бир, үзем аңа киләсе атнада тапшырырмын».
Үгез хуҗасы берсүзсез участковыйга акча бирде. Әмма шул көнне үк кичкә таба җирле үзидарә башлыгына, ягъни авыл җитәкчесенә, тынычландырыр өчен, Казаннан шалтыраттылар. «Машинаны үгез сөзгәнгә кайгырып ятмагыз анда. Машинаны төзекләндерделәр, ул вакыйганы күптән оныттылар инде»,
— диделәр. Җирле үзидарә башлыгы адым саен акча белән, ит-сөт-май белән
СӘЕР НИКРУТ
25
барысын да җайлап-майлап яшәгәнгә күрә, участковыйга биргән акчаны азсынганнардыр, үгез саткан акчаны тулаем участковыйга бирергә кирәктер дип уйлады. Һәм бу хакта Казаннан шалтыратучы белән киңәшләште. Телефон линиясенең Казан очыннан ярсулы дулкын килеп авыл җитәкчесен коендырды: «Ни сөйлисез сез! Нинди акча?! Сездән акча сораучы юк бит. Сез участковыйга акча бирдегезмени? Үгез хуҗасын да, хәтта үгезнең үзен дә гаепләүче юк! Биргән акчагызны участковыйдан кире алыгыз. Сезне үгезегез өчен түгел, взятка биргәнегез өчен җавапка тартып була хәзер!»
Аннары район үзәгенә дә шалтыраттылар Казаннан.
Капитан Садриевны чак кына эшеннән алмадылар. Җитәкчеләргә ярый белгәнгә аны полициядә калдырдылар, ләкин майор званиесенә тутырылган документларга йөреш бирелмәде.
Бу вакыйгадан башка да Садриев майор званиесенә лаеклы түгел иде бугай. Шәһәр янында булганга күрә, аның участогына кергән авылларда заманча җинаятьләр тамыр җәйде. Яңа төзелгән коттеджлар тирәсендә утлы корал тотучылар да бар. Караклыкны әйткән дә юк инде. Ә яшьләрнең үзара сугышулары гадәти күренешкә әйләнде. Хатын-кызны көчләү очраклары ешайды.
Әйе, җинаятьләр еш булып тора Садриев участогында. Әмма аларның бик азы ачыла. Кайберләрен ачкач, тизрәк ябарга кирәк була — берәр «блатной»ның малаен, йә биек урындагы кешенең малаен, нинди җинаять кылса да, төрмәгә утыртып булмый бит инде.
Ул исереп аунап яткан сәрхушләрне генә отделга алып барып яба, йорт тирәсендәге чүп-чар өчен штраф сала — шулай итеп кенә үзенең полиция киемен киеп йөрүен аклый. Хөкемнән акча түләп котылучылар күп. Садриевка гына түгел, ришвәтне уголовный розыскка да бирәләр, следовательләргә дә төртәләр, прокуратураны да «майлыйлар». Кайвакыт өстән теге яки бу җинаятькә нинди караш булырга тиеш икәнне алдан әйтеп куялар, эшне нинди юнәлештән җибәрергә икәнне өйрәтәләр.
Кайчандыр хөкемгә тартылып инде төрмәдә утырып чыккан кешеләргә башкалар кылган җинаятьләрне тагу очраклары күбәйде — кайсысын куркытып, кайсысын алга таба хокук саклау органнары аңа карата миһербанлы булыр дип юмалап.
...Ике капитан, ачылмаган эшләрне актарып, Садриев участогындагы җинаятьләрне барлап утырганнан соң, Булат нинди дә булса җинаять кылгандыр да, шуңа күрә тизрәк армиягә китеп җәзадан котылырга телидер дигән уртак фикергә килделәр.
XI
Булатны милициягә кат-кат чакырып бимазаладылар. Башта аңа авыл артындагы инеш буенда төзелүче коттедждан такта урлауны сылтамакчы булдылар. Атаң да, үзең дә — балта осталары, сез тактага битараф түгел, — дигән фикер белән егетне тикшереп теңкәсенә тиделәр. Аннары аңа күрше авылдагы жңрле үзидарә башлыгының кызын көчләүне үз өстенә алырга куштылар. Шул арада көчләүчене тоттылар һәм Булатка ачылмаган бүтән эшне тагарга тотындылар. Бу тирәдә наркотик таратуда катнашканыңны танысаң, төрмәгә утыртмыйбыз, условно гына бирәбез, срогың тәмамлангач армиягә китәргә ярдәм итәрбез, диделәр.
— Мин бер гаепсез кеше! — дип кычкырды Булат ачыргаланып. — Мине, сау-сәламәт килеш, психушкада яткырдылар, бездән баш психиатр ришвәт алды...
Психиатрга взятка биргәнне ычкындыргач, Булатны:
— Взятканы бирүче өчен дә статья бар, — дип куркыттылар.
Улын көнаралаш чакырып, янап, куркытып, төрле эшләр тагарга маташкач, Раиф полициягә дә түләргә кирәк икәнне аңлады.
Ике капитанның һәр икесенә егермешәр мең акча түләгәч, Булатка полиция тарафыннан берниди дәгъва калмады.
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
26
Җайлы гына егерме мең кесәсенә кергәч, Садриевның тар күңеле ничектер киңәебрәк китте. Аннары, балта остасының нәселе әдәпле, хезмәт сөючән икәнне тирә-якта белмәгән кеше юк. Садриев боларга үзенчә ярдәм итеп карарга булды. Аның район прокуратурасында ерак туганы эшли иде. Шуның аша Булатны армиягә озатып булмас микән дигән уйга килде.
...Садриев Булатны гел елмаеп утыра торган кырык-кырык биш яшьләрдәге кеше бүлмәсенә алып керде. Сыек кына мыек, стена сәгатенең циферблаты кебек түгәрәк чырай, шул чырайга Ходай тарафыннан саранлык белән генә урнаштырылган почык борын, чепи күз, крекер печеньесенә охшаган ике колак, бер уч арыш саламын хәтерләткән чәч, тар гына жңлкә, нәзек бармаклы ике кул, өстәл астына сузылган ике аяк — болар, эчке органнар һәм башындагы уйлары белән бергә Ярмиев фамилияле прокуратура хезмәткәрен тәшкил итәләр иде.
Кабинетта Булатны гына калдырырга кушкач, участковый үз эшләре белән каядыр китеп барды, Раиф улын коридордагы эскәмиядә утырып көтә калды.
Якты йөзле булса да, сөйләшү манерасы, сораулары салкын вә кискен иде Ярмиевнең.
Булат сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң, ул:
— Бик сәер — нишләп участковый синнән котылырга тели икән? — дип уйга калды. — Син хулиганмы?
— Юк, — диде бала чагында да кеше бакчасыннан алма урламаган егет.
— Хулиганланып йөрергә вакытым юк минем. Без әти белән көн саен балта эшендә.
Ярмиев озын-озак итеп хәзерге заманның терроризм заманы икәнне, илдә антитеррор халәте игълан ителгәнне сөйләде һәм Булатка турыдан-туры үзенең коточкыч шиген белдерде:
— Армиягә нинди максат белән барырга талпынасың икән син? — диде ул усал тавыш белән, әмма мөлаем маскасын чыраеннан салмыйча гына.
— Автоматтан атарга өйрәнергә телисеңме? Хәрби фәнне өйрәнеп терактларда кулланырга өметләнмисең микән? Синең белән прокуратура шөгыльләнәчәк. Без сиңа шушы арада повестка жңбәрербез.
Булат өнсез калды. Башына утын яра торган агач тукмак белән суктылармыни
— ул аяк табаннарын идәннән шудырып әкрен генә коридорга чыкты һәм шунда гына атасының коридорда көтеп утыруын исенә төшерде.
Улы калтырана-калтырана әңгәмәнең эчтәлеген аңлаткач, Раиф озак уйлап тормады, шундук тәкъдим итте:
— Булат, улым! Әйдә, бу кәҗә күте төсле ачык чырайлы Ярмиевкә акча түлик тә... Кирәк түгел военкоматы да, армиясе дә, медицинасы да, полициясе дә, прокуратурасы да! Йөрмә, улым, үзеңне үзең букка батырып!
Булат Ярмиевкә егерме биш мең акча кертеп бирде. Акча кергән сөенечтән Ярмиевнең мәңге якты чырае чак кына моңсуланып китте — яшәешнең гүзәллеге адәм баласын аңлатып булмый торган моңга манчый, бик рәхәт чакларда кешегә шатлык белән бергә дөньяга рәхмәт йөзеннән бәхетле моңаю хас.
Акчаны өстәл тартмасына тыгып кую белән, Ярмиев:
— Хәзер үк военкоматка шалтыратам, — диде. — Үзләре армиядән косить итәләр, призывниклар җитми дип зарланалар, ә үзләре... — Ул телефон трубкасын алгач, Булат:
— Кирәкми, — диде.
— Нәрсә кирәкми? — диде Ярмиев, елмаю киңлеген чак кына тарайтып.
— Минем армиягә барасым килми башлады.
— Ничек инде синең армиягә барасың килми?!
— Гайрәтемне чигерделәр.
СӘЕР НИКРУТ
27
Ярмиевнең бите елмайса да, күзләре усал төс белән елтырап куйды:
— Алай ярамый, алай ярамый. Болай да призывниклар җитми, күпме үсмер армиядән косить итеп йөри. Синең кебек егет тә бармаса армиягә, илне кем саклар?!
— Соң, мин бит кайчаннан бирле барысына да шуны аңлатырга тырышам! Ә үзем, хезмәт итәсе урынга, йә психушкада ятам, йә полиция бүлегендә аңлатма язам, йә прокуратурада...
Ул сүзен әйтеп бетермәде, Ярмиев аны бүлеп:
— Прокуратурага килеп дөрес эшләдең. Хәзер мин военкоматка шалтыратам,
— диде һәм нәзек бармагы белән төймәләргә нәзакәтлек белән басып телефон номерын җыйды.
Телефон линиясенең теге очыннан җавап ишетелгәч, Ярмиевнең чырае елмаюдан язгы күл сыман җәелде.
— Сәләхетдинов! Мотыйк Махмутович! Сәлам! Бу прокуратурадан Ярмиев борчый сезне.
Булат аларның ярты сәгать чамасы сөйләшкәннәрен тыңлап утырырга мәҗбүр булды. Ниһаять, әңгәмә кирәкле агымнан китте:
— Мотыйк Махмутович! Монда бер егетне армиягә алмагансыз. Хасанов Булат Раифович. Аның хезмәт итәсе килә. Нишләп алмыйсыз? — Сәбәбен ишеткәч, Ярмиев кет-кет көлеп куйды. — Үземнең дә шигем бар, мин дә аптырадым. Шулай да, призывниклар җитмәгән заманда, армиядән яшьләр баш тартканда бу егетне армиягә алырга кирәктер. Әйе... әйе... Алайса, мин аны хәзер сезгә җибәрәм.
Ул трубканы куеп, Булатка:
— Бар военкоматка, — диде. — Хезмәт ит Ватанга.
— Анда ничәнче кабинетка керим? — дип сорады Булат.
— Дежурныйга әйтерсең: Мотыйк Махмутович Сәләхетдиновка, диярсең. Кая керергә икәнне күрсәтерләр.
Раиф, эше күп булу сәбәпле, авылга кайтып китәргә ашыкты, ә Булат, инде ниһаять армиягә алырлар дигән өмет белән, военкоматка юнәлде.
XII
— Солдат буласың киләме? — диде Сәләхетдинов, тау хәтле гәүдәсен креслосының аркасына терәп.
— Күптәннән инде, — диде Булат. — Армиягә барырга теләүчеләр соңгы вакытта булмагач, минем чын күңелдән хезмәт итәсе килүемә ышанмыйлар.
Военкоматның эшләрен һәрвакыт чынбарлыкка туры килмәгән алдаулар белән яктыртып күрсәтү Мотыйк Махмутовичның канына сеңгән иде.
— Беренчедән, армиягә барырга теләүчеләр юк диюең дөрес түгел.
Икенчедән, синең ихластан илгә хәрби хезмәт күрсәтергә ыргылуыңны шәхсән үзем биш куллап хуплыйм. Ничек инде армиягә барырга теләүчеләр булмасын! — Ул, гадәттәгечә, ялганлый башлады. — Бүгенге көндә гаскәрләрнең кайбер төренә шул кадәре күп призывник атлыга. Конкурс шул кадәр зур — бер урынга алты кеше.
Булат бу сүзләрнең ялган икәнен чамаласа да, бәхәсләшергә базмады.
— Мине бу яз призывында аласызмы армиягә? — диде ул инде тукмак борынлы абзый читкә типмәс дигән өмет белән.
— Карарга кирәк. Буш урын калды микән...
— Ни дигән сүз бу? — диде Булат, кызып китүдән үзен көчкә тыеп. — Ел саен призывниклар җитми... Әллә нинди ысуллар белән хезмәт итүдән качалар... Кача алмаганнарының сәламәтлеге юк... Моны бөтен кеше белә бит инде.
— Ил дә башка, армиясе дә башка хәзер, — диде Сәләхетдинов тирән сулап. Сулышы шул кадәр тирән булды ки, кабинетның ярты һавасы аның бугазына суырылып кереп киткәндәй булды. — Бөтен нәрсәнең асты өскә килде. Адым саен
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
28
түләргә кирәк...
Инде тик торганда, бер кирәкмәгәнгә акча түләп туйган егет:
— Мин тагын кемгәдер түләргә тиешмени әле?! — дип җикеренде.
— Бу призывта, урын тапсам түләргә кирәк булачак, — диде Мотыйк Махмутович егетнең йөзенә карамаска тырышып.
Булат түзмәде, шаркылдап көлеп җибәрде. Һәм ишекне шапылдатып чыгып китте.
... Моны авылга кайтып сөйләгәч, өйдәгеләр дә рәхәтләнеп көлделәр. Малайларны армиягә җибәрмәс өчен ришвәт алучылар армиягә барырга теләүчеләрдән дә акча сорыйлар икән. Армиядән котылыр өчен дә түләргә кирәк! Барасың килсә дә түләргә тиешсең!
— Күпме түләргә була! — диде гаилә башлыгы. — Нишләде бу ил?!
Егерменче гасырның җитмешенче еллар азагында сәвит Армиясендә ике ел хезмәт иткән Раиф өчен улының күңелсез хәлдә калуы бик аянычлы күренеш иде.
— Казанга бар! — диде ул. — Иртәгә үк юлга кузгал! Татарстанның иң өлкән военкомын күреп барысын да сөйләп бир.
XIII
Район үзәгеннән Казанга автобусның тагын өч сәгатьтән китәсен белгәч, Булат сөенде, чөнки Нәбигә түлисе әҗәтен апасы Тәхлиягә кертеп чыгарга вакыты кала иде.
Тәхлия шәһәр читенең шәхси йортлардан торган өлешендә матур гына яшәп ята. Күрәзәчелек, им-том ише нәрсәләргә гомерен багышлап ул балаларын да аякка бастырды, иренең вафатыннан соң да ким-хур булмады, киресенчә, үзе генә калгач, аның сихер-михер эше чәчәк атты. Тәхлиянең даны районнан чыгып, Татарстан чикләрен узып, хәтта Мари җирләренә генә дә сыймыйча, Мәскәү астына кадәр барып җиткән иде, ә көннең чыгышына таба карасаң, Урал тауларының артында да аның турында ишеткәннәре бар икән.
Булат кергәндә Тәхлия, өстәлгә терсәкләре белән таянып, тәрәзәдән төшкән яктыда бармакларын төкерекли-төкерекли акча санап утыра иде. Түрдәге киштәдә әллә нинди сөякләр, кечкенә банкалар, таш кисәкләре, ниндидер төргәкләр тезелгән. Стена буендагы артсыз урындыкта таз белән су тора. Өй эчендәге дымлы җылылык тәнгә дә, сулышка да рәхәт түгел иде, күрәсең, әле яңа гына карчык нидер кайнаткан булган.
Булат исәнләшкәч, Тәхлия сискәнеп китте һәм акчаны тиз генә өстәл тартмасына шудырып куйды.
Егет тагын бер тапкыр исәнләште:
— Исәнме, Тәхлия апа.
— Уф, котымны алдың, — диде Тәхлия. — Исәнме. — Ул шактый вакыт егетне болай да кысык күзләрен челәйтеп күз карашы белән «капшады».
— Вакытың бик тыгыз түгелме?
Тәхлия барып стенадагы төймәгә басты. Түшәмгә эленгән люстра шикелле түгәрәк нәрсә саран гына яктылыгын өй эченә сирпеде.
Тәхлия инде алтмыштан узган, әмма әле җитмешкә барып җитмәгән, кечкенә буйлы, шома чырайлы карчык иде. Аның кысык күзләренең карашын аңларлык түгел, бөтен халәтен үзен тотышы белән карлыккан тавышыннан чамалап була. Почык борыны астында олы авыз булганга, ул мультфильм персонажына охшаган, ләкин ярты минут аралашканнан соң аның җитди, көчле һәм кирәк булса җаныңны суырып алырга сәләтле сихерче икәненә һәркем ышана иде. Кигән күлмәге, күлмәк өстендәге кофтасы, аягындагы башмагы — барысы да сирәк очрый торган чуар төстә һәм, аны күптән белүчеләр әйтүенчә, ул гомер буе шундый кием кия, имеш.
— Вакытның тыгызлыгын-бушлыгын кем үлчәгән, — диде сихерче, сулы таз янындагы махсус урындыкка утыргач. — Тыгыз булса да, буш булса да, һәрбер кеше билгеле бер вакыт арасына сыя инде ул, беркая киталмый. — Ни йомыш?
СӘЕР НИКРУТ
29
— Синең бертуган апаңның улы Нәби белән без психушкада бер палатада яттык...
Шул вакытны Тәхлиянең өстәлдә яткан кесә телефоны җыр белән зеңгелдәде: «...Девочкой своею ты меня назови, а потом обними, а потом обмани...»
Тәхлия трубканы алып колагына куйды:
— Алло! Әйе. Исәнмесез, Гимран Гильманович! Сез суган суына бер кашык борчак салып унике көн тотыгыз. Юк, суыткычта түгел, тәрәзә төбендә генә. Сасысын, сасысын, аның шул сасуы кирәк тә инде. Эчәргә кирәк, эчәргә. Булыша, булыша. Как рукой снимет. Миндә ул сыекчаның әзере бар. Флаконы өч йөз унике сум. Әйе, килеп алыгыз. Ярар. Сау булыгыз, Гимран Гильманович.
Тәхлия, телефонын кофта кесәсенә тыгып, Булатка аңлатты:
— Гимран Гильманович — үзәк базар директорының урынбасары. Ул көн саен аракы эчә торган кеше. Махмырдан иртән теш чистарта башлагач, укшыта дип килгән. Мин тәкъдим иткән сыекчаны эчкәч, ул теш чистартканчы ук косачак. Тагын нәрсә эшләтә алам инде мин аны.
Булат әле һаман бусагадан ары китмәгән иде, Тәхлия аңа ишарәләп буш урындыкка утырырга кушты.
— Без Нәби абый белән бер палатада яшәдек, — диде Булат. — Мин аңардан әҗәткә сигез мең акча алып торган идем.
Тәхлия кинәт авызын ямьсез итеп җәеп елап җибәрде.
— Җан көеге бит ул! Апамны картайтып гүргә кертте! Кабахәт! Адәм актыгы!
Булат сихерчсенең болай өзгәләнүен көтмәгән иде.
— Алай начар кешегә охшамаган ул үзе, — дигән булды. — Нәби абый ул ярдәмчел... Хәзер тарихны яхшы белә...
Булатның бу сүзләре карчыкка уңай тәэсир итте — кинәт елаудан туктады. Булат шуны сизеп алды — елаганда Тәхлиянең күзләре аз гына да дымланмаган, күз яшьләрен түкмичә генә илаулаган икән. Плимәнниге турында моңарчы бер җылы сүз дә ишеткәне булмаганга күрә Тәхлиянең күңеле йомшарып китте.
— Болай күңеле әйбәт аның үзенең. Чалыш юлларда йөрсә дә, адәм рәтле тормыш белән яшәрдәй кеше. Менә дигән гаилә корырлыгы бар. Мозгасының бер урынында нәрсәнедер үзгәртсәң...
— Сез бит данлыклы сихерче. Нәби абыйны гына урынына утыртырга сәләтегез җитмимени?
— Мин үзе дәваланырга теләүчеләрне генә дәвалый алам. — Аның йөзе тагын караңгыланды, авызы тагын җәелде. — Бәреп кенә үтерәсе бар аны, кабахәтне! Дүрт тапкыр төрмәдә утырды. Мин коткармасам, инде ундүрт тапкыр утырган булыр иде. Бу юлысы, аптырагач, тилеләр бүлнисенә яткырдым, юкса тагын төрмәгә тыгып куялар иде үзен.
Бурычын түләгәч, Булат чыгып китәргә ашыкмады, чөнки аның Тәхлиядән үзенең киләчәген сорыйсы килде. Армиягә юк-бар мәшәкатьләрдән, урынсыз- кирәксез матавыклардан башка гына китәр өчен нишләргә кирәк икәнне дә әйтмәсме дип өметләнде ул.
Үзенең проблемаларын кыскача гына әйтим дип авызын ачуы булды, Тәхлиянең телефоны җырлап җибәрде: «... Девочкой своею ты меня назови, а потом обними, а потом обмани...»
Багучы трубканы колагына куеп:
— Алло! — диде. — Мин бит икенче көнне үк төзәлә димәдем. Карга каурыен дуңгыз маена манып сыпырдыңмы? Ничек инде карга каурыен табалмыйсың син? Татарстанда каргадан күбрәк кош юк. Бездә дуңгыз өстендә дуңгыз. Табалмасаң, миндә бар. Бер каурый йөз кырык алты сум тора. Дуңгыз маен ике йөз ун сумга бирәм. Килеп ал.
Булат үзенең соңгы вакытта нинди көтелмәгән матавыкка дучар булуын, армиядә
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
30
хезмәт итәргә хыяллануын, бу юлында аңа нинди киртәләр куелуын һәм, ниһаять, менә хәзер иганә сорап Казанга барырга җыенуын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
— Армиягә алырлар микән мине? — дип сорады ул бәянын тәмамлагач.
Тәхлия, сулгарак янтаеп, яньчелгән тазындагы суга карады. Һәм таздагы судан аңа Булатның һичшиксез солдат булачагы күренде.
— Син армиягә быел ук китәсең, — диде ул егетне сөендереп.
Ләкин шундук Тәхлиянең военкоматта эшләмәвен искә төшереп, Булат:
— Моның өчен нишләргә тиеш соң мин? — дип сорады.
Шулвакыт йорт каршына салам эскерте хәтле затлы машина килеп туктады һәм ырымчы өенә егерме биш яшьләрдәге кыз килеп керде.
— Исәнмесез, — диде кыз.
— Исән, — диде карчык коры гына.
Утырып килгән машинасыннан, кигән киеменнән, аңкыган хушбуй исләреннән бу кызның бай икәнлеге аңлашылды.
— Сез хәзер занята бугай... башка вакытта килимме? — диде кыз каушап.
— Миндә башка вакытта да кеше булачак, — диде карчык. — Моннан кеше өзелми. Нинди проблемаң бар? Курыкма, сөйлә. Бу — үзебезнең кеше.
Плимәнниге белән психушкада бергә яткан егет Тәхлия өчен якын кеше иде.
СӘЕР НИКРУТ
2. «К. У.» №11 31
— Сез багучы апамы?
— Булсам ни. Утыр.
Булат, торып, кызга урын бирде, үзе түрдәге буш урындыкка барып утырды.
— Минем исемем Румия. Тәхлия апа, миңа сезнең киңәшегез кирәк. Минем сөйгән кешем, ирем дип әйтсәң дә була... Фаяз исемле ул... Без бала чактан ук бергә... Ләкин мин гел шикләнеп, көнләшеп яшим. Бик яратам мин аны. Ул кызлар күзенең явын ала торган егет, бәлки, шуңадыр. Аннары мин ырымнарга бик ышанам, соңгы вакытта һәрнәрсәдә нинди дә булса билге күреп кайгыга батам.
— Акчаң күп булса да мәхәббәт кирәк икән... — диде Тәхлия, төрттереп.
— Яратам мин аны, — диде Румия газаплы тавыш белән.
— Миңа туп-туры кара әле, — диде сихерче ике учы белән кызның сагыштан саргайган йөзен үзенә таба борып. — Әһә... — Карчык үзенең иске тазына күз салды. — Фаяз синең кешең түгел. Сиңа башка кеше кирәк — солидный кеше кирәк сиңа.
— Мин Фаязны бик яратам бит.
— Яраткач, нәрсә борчый соң сине? Яратмау начар. Яраткач бик әйбәт. Миңа бер зур нәчәлник килде дә: «Секретаршама гашыйк булдым, нишлим?»
— диде. Уйлап кара — гашыйк булган да, нишлим дип сорый. Гашыйк булгансың икән, рәхәтләнеп ярат! — Ул Булатка таба борылды. — Мәсәлән, печ итәсең килсә, син бит нишлим икән — печ итәсем килә дип сорамыйсың. Барып печ итәсең, шулаймы?
— Шулай, — диде Булат.
Егет сәгатенә карады — автобуска әле тагын ике сәгать вакыт бар иде, шулай да ул карчыкның тизрәк кызны чыгарып җибәрүен теләде. Ачуны китереп, тагын Тәхлиянең телефоны үзенең җырын сузды: «... Девочкой своею ты меня назови, а потом обними, а потом обмани...»
— Алло! — диде Тәхлия трубкага. — Малаеңны армиягә алалар? Мин аны астына сия торган итә алам, но аннары сими торган итеп булмавы ихтимал. Әллә армиягә барып кайтсынмы? Тагын нишләтеп була дип... Җүләр дип справка эшләтергә мөмкин. Синең малаең җүләр дип справканы бирергә тиешләр. Тулы түгел бит синең малаең. Соң, тиле булмаса, машиналардан магнитола урлап йөрер идемени ул! Ярар, ярар, алып кил малаеңны, берәр нәрсә уйлап чыгарырбыз. — Карчык телефонын сүндереп кесәсенә тыкты. — Армиягә малайларын җибәрмәс өчен әллә ниләргә баралар, ай-яй.
— Минем Фаязым хезмәт итте, ике ел, — диде егетен бер секундка да башыннан чыгармаган Румия.
— Узган атнада транспорт хуҗалыгыннан баш механик килгән, — диде Тәхлия елмаеп. — Малаемны армиягә алмасыннар өчен күзләрен бераз кылыйландыра алмыйсыңмы, ди. — Тәхлия «хый-хый-хый» итеп көлеп куйды. — Вакытлыча гына, аннары турайтырлык итеп кенә ди. Бәясен әйткәнием, үзенең күзләре кылыйланды тегенең. Хый-хый-хый-хый.
— Мин Фаязым белән булмаячакмынмыни?
— Синең Фаязың шушы мескен Җир шарыннан ары беркая да киталмый,
— диде карчык, кинәт җитдиләнеп. — Син, танышырга телим дип, гәҗиткә игълан бир. Аңа ачу итү дә була, аны һәм үзеңне сынау да була. Бәлки шәбрәк кеше белән танышырсың. — Ул таздагы суга иелеп карады. — Игъланны бүген үк бирсәң, бер атна-ун көннән сиңа хәрби формадан бер бик мощный ир кеше киләчәк — менә таздан күренеп тора.
Румия үрелеп тазга карамакчы булды:
— Кая... — Аңа бөтен киләчәге шул иске таздан күренер сыман иде.
— Карама тазга, аны мин генә күрәм, — диде Тәхлия кызны җиңел генә иңеннән этеп.
— Хәрби кеше дисезме?
— Әйе. Исемен дә әйтә алам — Нәби.
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
32
— Нәби... — диде Румия үзалдына.
Булат түземсезлек белән кызның тизрәк чыгып китүен теләп утырды.
Шул вакытны тагын телефон үзенең уйнашчылар җыры белән зыңларга тотынды: «...Девочкой своею ты меня назови, а потом обними, а потом обмани...»
— О-о-о, Паромон Петрович! — диде Тәхлия карлыккан тавышын ягымлылык белән берникадәр майлап. — Скульке лит, скульке зим! Да, Паромон Петрович, я живая... А шту?.. В бүлнисе лижали?.. Паромон Петрович, я же ни сказала поши слюнасын пить... Натирать дигәнием бит... Ну кто стакан поши слюнасын пьет... Ну что вы, Паромон Петрович! Мозоли надо был натирать... А вы пили... Паромон Петрович! Паромон Петрович! — Карчык борын тишекләрен киңәйтеп кулындагы телефонына карап торды. — Ташлады трубкасын, мудак! Син Паромон Петровичны беләсеңме?
— Юк, — диде кыз, Паромонны белмәгәнгә үзен гаепле тоеп. — Кем соң ул?
— Кызыл Чишмә урман хуҗалыгының директоры. Аягының һәр бармагында сөял. Поши селәгәен сыларга кушканыем. Тирә-ягында поши күп булгач, күп итеп җыйган да эчкән. Ике ай инфекционныйда ятып чыккан. Урысча дөрес аңлата алмаганмындыр инде. Мин бит урысча начар сөйләшәм. Татарча мин любой кешене өч тәңкәгә сатып җибәрә алам, ә урысча... Ярар, хрен с ним. Паромон Петровичлар күп алар дөньяда. Барысыннан да курка башласаң... Мин куркудан узган инде. Тәк! Урыс әйтмешли, вернемся к нашим баранам. Танышулар бүлегендә игълан бирәсең дә, эше бетте кодагый! Аңладыңмы?
— Куркам мин, — диде кыз еламсырап.
— Бу дөньяда бер генә көн дә курыкмыйча тору мөмкин түгел, — диде Тәхлия шомлы тавыш белән.
Шуннан соң ул Румиягә бер уч балык кылчыкларын чүпрәккә төреп бирде дә, шуның өчен ике йөз сум һәм сеанс өчен мең ярым акча алды. Ул биргән кылчык гади кылчык түгел, ә кабисә елында язгы ташу вакытында Кама елгасында черпак белән тотылган табан балыгыныкы ди. Ә сеансның бәясе мең, чөнки легендар таздагы судан карау шуннан да кимрәк булалмый икән. Бу кылчыкларны сөйгәне яши торган йорт тирәли сибеп кенә чыгасы бар ди һәм язмышлар Кама елгасы сыман ышанычлы агым белән китәчәк, имеш.
Румия чыгып киткәч, Булат карчык янына килеп утырды.
— Тәхлия апа, миңа нишләргә?
— Монда район үзәгендә мескенләнеп йөрмә. Казанга барырга җыенгансың икән, бик хуп, шунда юл тот.
— Армиягә алалар дидең мине...
— Быел ук китәсең. Түлке хәзер барып Казан военкоматына керергә кирәк. Син анда үз ходың белән барып керсәң, мондагы шикелле эт типкесендә йөртеп, акчаңны суырып, ыштансыз калдырачаклар һәм күтеңә тибеп кайтарып җибәрәчәкләр. Анда син берәр зур кеше аша керергә тиеш — хакимият кешесе, бай бизнесмен, криминаль авторитет, депутат, республика җитәкчесенең берәр туганы яки берәр мөфти — шундыйларның берәрсе башта военкоматка шалтыратырга тиеш.
— Нишләп шулай бик катлаулы икән соң Татвоенкоматка керү? Мин бит армиядә хезмәт итәргә телим!
— Монда шул теләгеңне тормышка ашырырга маташкансың бит инде, нәрсә килеп чыкты соң? Ә Казанда мондагыдан күп мәртәбә зуррак михнәтләр күрүең ихтимал. Казанда берәр блатной кешең бармы?
— Юк шул, — диде Булат, авыр сулап. — Синең берәр абруйлы танышың юкмы соң анда?
— Бар да, ни ул...
— Мин сиңа түләрмен, Тәхлия апа...
СӘЕР НИКРУТ
2.* 33
— Узган атнада бер депутат килгәние. Атабаев. Ишеткәнең юкмы?
— Юк.
— Хатыным читтә нитә бугай... хыянәт итә, ахрысы, ди. Тәхлия апа, минем шик-шөбһәләрем урынлымы, ди. Аның килеп керүен күрсәң әле син. Телевизордан чыгыш ясаганда чәчрәп тора, ә монда кергәндә инештән еракта су күрми үскән каз бәбкәсе сыман шәлперәйгән. Югыйсә тау хәтле иномаркада шәхси шофёры белән килгән, үзеннән затлы әдикалун исләре аңкып тора, но күңелендә сумала кайный, җаны тыныч түгел депутатыбызның. Хатыным хыянәт итә микән дигәч, мин дөресен әйттем: хатыныңны синнән башка да басалар, хатының тугры түгел, дидем. Ышаныргамы-юкмы дип күзен шакана кадәре акайтып утыргач, мин депутатка әйттем: «Әнә пекарняның завхозы да ышанмыйдырые, дидем. Хатыным чалыш юлга басмады микән дип килгән. Хатыным йөрми микән дип сорасалар, мин һәрвакыт: «Кәнишне, йөри!» дип җавап бирәм. Чөнки хатыны йөрмәсә, андый сорау белән килмәс иде, шулаймы? Шул ук көнне пекарня завхозы хатынының строительный вагоннан прораб белән чыгып килүен күргән. «Кем белән хыянәт итә икән миңа хатыным?»
— дип сорый депутат миннән. Йортым каршында торган машина янында тәмәке тартып әрле-бирле йөрүче шофёрын күргәч, депутатның хатыны кем белән йөргәнне шундук әйтеп тә бирдем. Депутатның чырае йодрык хәтле генә калды, хәле бетеп бик озак дәшми утырды. Мин хәзер нишлим ди... Авылга кайтып түбәдән сәнәккә сикер, мәйтәм. Син әллә нинди ямьсез тонда сөйләшәсең, ди бу миңа. Миңа көненә күпме кеше мөрәҗәгать итә, мәйтәм. Мин ЗАГСтагы администратор шикелле ясалма ягымлылык белән сөйләшеп утыралмыйм. «Нүжәли минем водитель хатынымны каезлап йөри икән?» ди бу миңа. Һичшиксез шул, дидем. Бу юлысы мин тазга да карап тормадым. Соң, Булат энем, ул хәзер генә башланган хәл түгел бит. Элек-электән шәхси водительләр нәчәлникләрнең, депутатларның хатыннарын сөеп йөргәннәр
— таздагы суга карамасаң да аңлашыла, шофёрны күрү дә җитә.
Булат күрәзәчегә сокланып карады.
— Син карап торуга гап-гади апа... Ничек алдан күрә аласың соң?..
Тәхлия киштәдәге препаратларын җайлаштырып тезәргә тотынды.
— Яшелчә базасында эшләгәндә черек помидор ашап агуланганыем, — диде ул моңсу тавыш белән. — Шуннан ошбу сәләтләрем ачылды.
— Тәхлия апа, алайса минем проблемам белән шул депутатка мөрәҗәгать итеп кара әле.
— Хәзер, — диде Тәхлия, юеш кулын чүпрәккә сөртеп. — Ул миңа бик рәхмәтле. Хыянәт иттерми торган үлән җыелмалары бирдем мин аңа. Хатыны сизмәгәндә ашына салырга.
— Ә теге водителен нишләткән?
— Нишләтсен ул аны. Эшеннән куган. Шофёры башка хәзер. Машинасының багажнигындагы почмакка тыгарга бер әйбер дә бирдем — анысы яңа шофёр моның хатынына кызыкмасын өчен.
Тәхлия тәрәзә янына барып телефонында депутатның номерын җыйды.
— Алло! Гаяз Сираевич! Хәерле көн! Әйе, мин бу, Тәхлия апаң. Хәлләрегез ничек? Ярыйсымы... Бик әйбәт. Үземнең элеккечә, бер көн эшсез утырганым юк. Безнең халык шундый бит инде ул — патша вакыты булса да, коммунистлар килсә дә, яңадан мәчетләр төзесәләр дә барыбер минем ише сихерче-күрәзәчеләр кирәк. Сезнең дә эш күпмени? Мәскәү кушканны гына эшләп утыргач, сезнең анда эшләр беткәндер инде дигәнием... Шаярам, шаярам, Гаяз Сираевич! Минем сиңа бер үтенечем бар. Янымда бер бик шәп егет утыра — балта остасы. Аның атасы да тирә-якта дан казанган столяр. Менә шул егет армиягә китә алмый иза чигә. Ярдәм италмассың микән? Юк, юк, сау-сәламәт! Бозлавык көнне тауга каршы сыер этәрдәй егет. Ник дәшмисең? Курыкма! Синең теге водителең шикелле бозык егет түгел, авыл малае, тәртипле гаиләдән... Аннары, хатының сиңа хәзер хыянәт итмәячәк инде...
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
34
Кабул итеп, ярдәм күрсәт, зинһар. Ул бүген Казанга автобус белән килә... Ярый, рәхмәт сиңа, Гаяз Сираевич! Проблемаларың булса, озакка сузмыйча шалтырат. Сау булып тор!
Тәхлия Булатка депутатның телефон номерын биреп:
— Казанга барып җитү белән шалтырат, машинасы килеп алыр, — диде.
Булат депутатның телефон номерын үзенең телефонына язып алды һәм Тәхлиягә ярдәме өчен биш мең акча тапшырып:
— Армиягә китәргә повестка алсам, тагын биш мең китерермен, — дип вәгъдә бирде.
XIV
Атабаев Гаяз Сираевич елгыр кеше иде. Ул гомер буе яраклаша белде. Гади, намуслы кешеләрдән аермалы буларак, табигать тарафыннан аңа җилнең кайчан, кайдан, кая таба искәнен сизүче ниндидер (үзе дә белми торган) өстәмә бер орган да бирелгән иде. Дәүләт предприятиесенең директоры да ул, төзелеш материалларын сату-алу фирмалары белән дә җитәкчелек итә, хатынына, ике малаена рәсмиләштерелгән бизнесы да бар. Акчасы да, абруе да җитәрлек шикелле Атабаевның. Әмма ике малае да кыек юлга кереп, кыңгыр эшләр белән матавыклангалап тора, алар кайгысы чигә тирәсендәге чәчен нык агартты, өстәвенә хатыны да хыянәт итеп, башкалар белән чуалып алды, анысы йөрәккә каты яра булып уелды. Дөрес, Гаяз Сираевич үзе дә хатын-кызны читтә нык каезлый, ләкин хатыныңның читтә башкалар белән йөрүен үзең кызлар өстендә үлсәң дә кабул итеп булмый шул.
Булат автобустан төшү белән Атабаевка шалтыратты. Егерме минут үтте микән, Булатны алырга тау хәтле машина килеп җитте.
Депутатның шофёры Мәхмүт — түгәрәк йөзле, боз төсендәге зәңгәрлек белән генә бераз буялган зур күзле, һава торышы нинди булуга карамастан даими рәвештә чак кына елмаеп торучы кырык яшьтәге ир — Булат аның якташы икәнне белгәч (күрше районнан иде ул), туганын очраткан сыман шатланды. Булатны ул депутатның Казаннан биш чакрым чамасы читтәрәк урнашкан посёлоктагы тыштан зиннәтле, ләкин эчендә әле төзелеп бетмәгән коттеджына алып килде.
Аларны хуҗа үзе — Гаяз Сираевич каршы алды.
Кыяфәтенең җитдилеген арттырыр өчен борын тишекләрен киеренкелек белән киңәйтеп сөйләшә торган депутат илледән узган адәм баласы иде. Чыраеннан, тән төзелешеннән, мышнавыннан аның тәмле ашаганы, җәяү йөрмәгәне аңлашыла. Үзен татар дип санаса да, ул мукшы чырайлы, саргылт чәчле, дуңгызныкы кебек сары керфекле иде. Шул сары чәчле булганга күрә генә соңгы вакытта хатынының хыянәт итүеннән һәм улларының пүтсезлегеннән чәченең чигә тирәсендә агаруы алай бигүк күзгә ташланмый, моны ул үзе көзгедән генә күрә ала иде.
Гаяз Сираевичны беркемнең дә кәчтүм-галстуксыз һәм түшендәге
«депутатский значок» сыз күргәне юк. Шушы формадан башка аның абруе мизгел эчендә гаип булырга мөмкин дип уйлый микән, кешеләр арасында шушы кием, шушы значок белән генә өстен була аласың дип инанганмы.
Кичкә кырын, хатыныннан аулакта, төзелеп бетмәгән коттеджның кухнясына ул дусларын, таныш-белешләрен, татар халкының танылган шәхесләрен алып кайтып затлы аракы эчә-эчә гәп куертырга ярата. Монда көнаралаш салмыш баштан фәлсәфә корган булып, ил проблемалары буенча бәхәсләшеп, милләт, киләчәк, тарих турында төне буе сөйләшеп утыралар.
Булатның исәнләшүенә җавап итеп ул юка иреннәре арасыннан салкын гына:
— Исәнме, — диде.
Булат хуҗаның кечкенә соры күзләренә туры карый алмады. Бу карашта сынау да, ышанмау да, бераз җирәнү дә бар шикелле иде.
Төзелеп бетмәгән коттеджның кухнясы әзер иде инде — монда яшәр өчен кайбер
СӘЕР НИКРУТ
35
шартлар: җиһазлар, электр җылыткыч, киң диван, телевизор, савыт- саба, газ плитәсе һәм башка кирәк-ярак бар иде. Мунча иң алдан, коттеджның нигезе салына башлаганда ук төзелгән һәм ул үзенең туры вазифаларын күптән үти иде. Башкаланың үзәгендәге өч йөз квадрат метрлы фатирдан мунчага Атабаевның гаиләсе атнага бер тапкыр йөри, ә депутат үзе көнаралаш диярлек йә коллегалары белән, йә сөяркәләре белән мунчага килеп китәргә җай таба иде.
Гаяз Сираевич Булатны тыңлаганнан соң:
— Менә шушы кухняда йокларсың, — диде. — Җылыткычны кайчан кирәк, шунда кабыз. Мунчаны теләсә кайчан ягып кер. Суыткычта ашарга бар. Ризык беткән саен водителем ташып торыр. Телевизор эшли... Минем сиңа үтенечем бар... Коттедж эчен нарат рейкалар белән тышлап чыгарга кирәк... Син бит балта остасы. Шуны эшләп бир әле миңа. Хәзер безнең сессия. Сессия тәмамлангач, мин военкоматка берәр кешемне җибәрермен, мәсьәләңне хәл итәрләр. Үземә бару килешмәс, чөнки мин әле күптән түгел генә ике малаемны да армиягә җибәрмәс өчен шул тирәдә йөрдем. Үземнең малайларым урынына сине җибәрергә телим дип уйлаулары ихтимал.
— Бәлки, сез шалтыратырсыз да военкоматка, үзем барырмын?
— Юк, башта синең үзеңә барырга ярамый. Сине егерме бер яшеңә кадәр үзең военкоматка бармаганың өчен җавапка тартулары ихтимал. Саклык кирәк... Бер ун көннән мин анда берәр кешене юллармын.
«Җавапка тартулары ихтимал» дигән сүзләр Булатны нык куркытты. Үз районында, бәлки, бу сүзләр каты тәэсир итмәс иде, ә монда исә, Казанның үзендә сүзне болай гына әйтмиләрдер бит.
XV
Булат җиң сызганып эшкә тотынды. Нарат такталарыннан, ерактан кайтартылган булганга һәм складларда озак аунап яту сәбәпле, бала чактан ук аңга-канга сеңгән хуш исләр килмәсә дә, агач эше аны тынычландырды, хәтердә сабый чакның якты мизгелләрен калкытты, әтисе, әнисе, сеңлесе, сөйгән кызы, авыл янындагы болыннар, болыннан соң калыккан урман — барысы да могҗизалы фильм булып башында кат-кат әйләнде.
Көн артыннан көн үтте. Булат эшне яратып эшләде. Ул көн саен кичкырын мунча ягып керә. Мәхмүт, алдан Булатның ни ашарга теләгәнен сорап, ризык ташый. Якташының талымсызлыгына ул шаккатты. Мәхмүт үзе дә авыл малае, әмма башка нәселдән, аннары, «зур» кешеләрнең шофёры булып эшләп, үзе дә сизмәстән тәмле тамакка әйләнгән иде.
Мәхмүт белән Булат дуслашып киттеләр. Мәхмүт гаҗәеп кызык кеше икән. Маңгае тар булса да (аның куе коңгырт чәченнән кашларына кадәр ара бик кыска) үз ягына башы шәп эшли. Аның әнкәсе ягыннан туганнары барысы да хәлле кешеләр — урта дәрәҗәдәге җитәкчеләр, эшмәкәрләр, хәтта бер абыйсы республика масштабындагы зур чиновник иде. Әнкәсе гади авыл кешесенә чыгып гап-гади дүрт бала тапкан, апалары кайсы кая кияүгә чыгып таралганнар. Ә Мәхмүт шофёрга укыганнан соң, өйләнеп, Сургут якларына акча эшләргә чыгып киткән булган. Шунда ике баласы туган, шактый акча эшләгән, әмма 1991 елны аның бөтен акчасы яна. Шуннан соң ул гаиләсе белән Казанга кайта һәм монда аңа югары урында утыручы абыйсы зур ярдәм күрсәтә — фатир сатып алырга акча бирә, бер завод директорының шофёры итеп урнаштыра. Завод директорының машинада шатыр-шотыр кикерүенә түзә алмыйча, ул аннан китә һәм аны абыйсы Госсоветка депутат йөртергә урнаштыра. Шулай итеп Мәхмүт Атабаевны йөртә башлый. Атабаев «җилле» булмаса да, Мәхмүт аңардан да туярга өлгергән иде инде.
Мәктәптә икелегә укыган булса да, Мәхмүт депутатларны, аларның үзара
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
36
мөнәсәбәтләрен, яшәү рәвешләрен аңлау һәм дөрес анализлау сәләтенә ия иде һәм аларның ваемсызлыгын, юк-барга акча туздыруларын, балда-майда йөзүләрен җай чыккан саен сөйләп ул Булатны шаккатырды.
— Минем шеф йөз егерме меңлек кәчтүм алды, чегы һаман машина бардачогында, — диде ул чәй эчеп утырганда.
— Синең үзеңә дә абыең җайлы гына фатирлык акча биргән бит, — диде Булат.
— Минем гаиләм бар! Минем авыр хезмәт белән эшләгән акчам янды.
— Анысын аңлыйм. Фатирлык акчаны болай гына бирүе кызык, димәк, абыең да шулар даирәсеннән.
Мәхмүт туганының да карьерист-аферист икәнен белә. Ләкин ярдәм иткән кеше турында кыек-мыек сүз әйтергә генә теле әйләнми торды.
Мәхмүт тә үз дәрәҗәсендә елгырлыкка ия, аңарда да карьера ясаган туганнарыныкы шикелле сыйфатлар чагыла. Кемгәдер документларга кул куярга булышу дисеңме, фәлән-фәләнеч секретаренең яисә тән сакчысының телефон номерын табып бирү дисеңме... Атабаев шофёрының үтенечләренә беркайчан да игътибарсыз калмый, аның юл кагыйдәләрен бозуга да, җай чыккан саен вак- төяк урлаштыруына да күз йома. Мәсәлән, Мәхмүт, аяк астыннан тимерчыбык сузып, спидометрны кызурак әйләндерә торган җайланма тоташтыра да бензин өчен бухгалтериядән артык акча ала. Моны күргәч Атабаев рәхәтләнеп көлде дә:
— Ну, малай, кайлардан уйлап чыгарасыз мондый нәрсәләрне! — дип кенә куйды.
— Кем ничек булдыра, шулай яши инде, — диде Мәхмүт, тирән сулыш алып. Тирән сулап куюы аның тормыш авырлыгыннан түгел, ә киресенчә, агымга эләгә белүеннән канәгатьләнү, үзенең булдыклылыгы өчен горурлык хисеннән иде.
Тирәнрәк уйлап баксаң, Атабаевларга һәм аларның кучерлары булып хезмәт итүче Мәхмүт ишеләргә тормышның авырлыгы җиңел яшәргә мөмкинлек бирә. Менә шундый парадокс.
Шуңа күрә, түрәләрдән, яшәешнең тискәре якларыннан чирканып сөйләшсә дә, асылда ул канәгать, ә зарлануы аның күбрәк тагы да рәхәтрәк яшисе килүдән иде.
Мәхмүт, эчкән чәйдән чак кына бүртебрәк киткән чыраен учы белән сыпырып куйгач, елмаеп дәвам итте:
— Чиновникларның талауларыннан, кысуларыннан, взяткалардан тәмам туйган бер эшмәкәр миңа әйтә: — Шәхсән үземнең ришвәтче булмаган чиновникны очратканым юк әле, ди. Теләсә кайсы чиновникны сатып алырга мөмкин, ди. Моны мин ул әйтмәсә дә беләм.
Булат энем, бизнесменнарның, должностьтагы блатнойларның кесәсендә яки барсеткасында һәрвакыт берничә ясалма удостоверение йөри.
Берсендә хәтта «Служба безопасности президента» дип язылганы да бар
— банкеттан соң исерек баштан мактанып күрсәтте. Властьның кайсырак даирәләрендә ясала икән андый таныклыклар, кемнәр ясап сата икән ул документларны — мин чамалыйм. Кайбер таныклыкны күргәч таң каласың
— аның белән теләсә кая керергә мөмкин. Алар ярдәмендә сине бер генә «гаишник» та, бер генә полицейский да тоткарларга, тикшерергә җөрьәт итмәс. Бизнесменнарны аңларга була — аларга яшәргә, исән калырга, башлаган эшләрен дәвам иттерергә кирәк. Аларны адым саен талыйлар, шуңа күрә ясалма таныклыклар аларга саклану чарасы буларак кирәктер. Шунсы ачуны китерә
— түрәләр инде бит болай да акчаларын кая куярга белмиләр, өстәвенә эштән соң да, үз машиналары була торып, служебный машина белән тегендә-монда чабалар. Шофёр эш сәгатеннән соң да «шеф»ның хатынын фитнес-клубка алып барырга, балаларын мәктәптән алып кайтырга тиеш; фәлән районнан тёщасын калага китерергә, хатынының двоюродный сеңлесен РКБга илтеп куярга тиеш, һәр атнаның
СӘЕР НИКРУТ
37
азагында нәчәлникнең туган авылына кайтып банка-банка тозлы кыяр-помидор ташырга тиеш. Түрә йөрткән шофёрларны җыеп, барысын да сөйләтсәң, халык акылдан язар иде.
— Беркөнне телевизордан Татарстан түрәләренең еллык доходларын ишетеп- күреп таң калдым, — диде Булат. — Бер чиновникның еллык доходы йөз кырык миллион диделәр. Нигә икән аңа ул хәтле акча?
Мәхмүт якташының самимилегеннән көлеп җибәрде.
— Әле ул хисапка алынганы гына. — Налоговыйлар, башкалар белмәгәне күпмедер! Савалар илне. Товар җитештереп түгел. Җир астының табигать байлыгы хисабына жируют. Ә менә аларның малайлары армиягә бармый, киресенчә, төрле юллар белән качалар. Бер чиновникның гына малае армиядә икәнне беләм мин. Анысын да гел атасы шалтыратып контрольдә тотып тора. Алар илне имәләр, ә үзләре шул илгә хезмәт итәргә теләмиләр.
— Ә мин барыбер армиягә барам, — диде Булат.
— Үзең беләсеңдер, — диде Мәхмүт кул селтәп.
Булат якташына сокланып карады. Гади генә авыл малае, югары белеме дә юк... Депутатны йөртә, киеме затлы... Акыллы сүзләр сөйли... Туганы фатир сатып алып биргән...
— Үзеңнең берәр нәчәлник буласың килмиме? — диде Булат. — Сине шефың, яисә туганың берәр институтка кертә аладыр.
— Дипломны укып тормыйча гына да сатып алырга мөмкин. Җитәкче булып эшли алмам мин, чөнки язуым хаталы. Мәктәптә дә көчкә укыдым. Кирәк түгел! Әллә җитәкчеләргә, чиновникларга рәхәт дисеңме син? Рәхәтлекне ничек, нәрсәдә тоярга өйрәнәсең бит... Чиновникларның кайвакыт мескенләнүләрен, өстә утыручылар алдында түбәнсенүләрен, тәлинкә тотуларын күрсәң син! Алар бит көн саен урын өчен калтырап яши. Аларның өстәгеләр белән телефоннан сөйләшүләрен ишетсәң... Элекке «шеф»ым бер тапкыр президент аппаратыннан кем беләндер сөйләшкәндә куркып астына җибәргән иде. Хәлләр бетте утыргычны чистартып. Ул бит затлы коньяк, кыйммәтле виски эчә, ә андый эчемлектән соң исне бетерүе ай-һай авыр, малай. Ацетон да алмый. Утыргычны алыштырырга туры килде. Дөресен әйткәндә, кайвакыт карап-карап йөрим дә, үзем дә берәр нәчәлник булып эшли алырмын шикелле тоела.
Илдәге гаделсезлек, коррупция, түрәләрнең, чиновникларның комсызлыгы, вәхшилеге, фәхешлеге хакында тагын мисаллар китергәннән соң ул фатирлык акча бүләк иткән бай туганын да берникадәр тәнкыйтьләп алды.
— Ә беләсеңме, нишләп ул тәк-томалдан гына миңа фатир алырга ярдәм итте? Безнең Татарстанда, Башкортстанда туганнарыбызны санап бетерерлек түгел. Һәрберсенең машинасы бар. Җай чыккан саен гел Казанга кунакка киләләр. Күбесенчә мондагы бай туганнарыбызга килергә тырышалар инде алар. Менә бу туганым хәзер үзенә килгән һәрбер кунакны төн кунарга миңа җибәрә. Аның янына килгән һәрбер кеше хәзер бездә ята. Нык яратканнан ярдәм иткән дип уйласаң, ялгышасың. Минем фатир хәзер аңа килгән кунаклар өчен кунакханә ролен үти. Отказ бирә алмыйм, чөнки фатир аның акчасына алынган.
Депутатның хатыны турында да сүз чыкты. Роза (хатынның исеме шулай) турында сөйләгәндә Мәхмүтнең күзләре мутланды, тавышы эротик төсмер алды. Сүзаралаш Розаның чибәр икәнлеген кабатлый-кабатлый, Мәхмүт депутат гаиләсендәге хыянәтләр, скандаллар турында да берничә фикер әйтеп үтте.
— Гаяз Сираевич көнләшә, шуңа күрә мин аның янында Розага карарга да куркам, — диде Мәхмүт. — Шәп хатын ул. Читтә гулять итсә дә, күңеле якты бугай аның. Хәер, андый хатыннарның күңеле якты була инде аларның. Ә Атабаев үзе кеше түгел! Монда озак эшләмим мин.
Чыгып киткәндә ул Булатның авырткан җиренә басып тагын бер тапкыр:
— Ни калган сиңа ул армиядә?! — диде.
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
38
Ә Булат, депутатның тизрәк военкомат эшен җайга салуын көтеп, коттедж эчен нарат такталар белән каплавын дәвам итте.
XVI
Дәүләт советының сессиясе тәмамлангач, Булат инде сөенгән иде. Менә Гаяз Сираевич шушы көннәрдә военкомат белән элемтәгә керер дә язгы призыв белән армиягә китү насыйп булыр дип уйлады ул. Коттедж эчендә дә эш тәмамланып килә, йокы бүлмәсен һәм холлны гына рейкалар белән бизисе калды.
Әмма икенче көнне Атабаев бик эшлекле кыяфәт белән коттеджга килеп, Булатның хезмәтенә күз салганнан соң, үзенең тиз генә командировкага барып кайтырга тиешлеген әйтте.
— Мин анда бер атнадан да озак булмам, борчылма, кайткач проблемаңны хәл итәрмен, — диде депутат.
Булат:
— Берәр кешегезгә кушып калдырмыйсызмы соң военкоматка барырга, — дип карады.
— Юк, юк, әле мин кемне җибәрергә дә белмим. Кайткач, кайткач...
Сак эш итәргә кирәк. Нишләп депутат шөгыльләнә бу призывник эше белән дигән сораулары туачак, әллә нинди шик-шөбһәләре уяначак... Кайткач, җайлап-майлап кына... Как раз такталарны да кагып бетерәсең.
Ул көнне, кәефе кырылу сәбәпле, Булат ял итәргә булды. Мәхмүт ашарга алып килгәч, аңа бераз аракы эчәсе килүен әйтте. Мәхмүтнең дә, «шеф»ны командировкага озату хөрмәтеннән, тамак чылату теләге юк түгел иде.
— Машинаны шушында калдырып, такси белән кайтып китәрмен, — диде ул.
— Монда гына кунып калсаң да була, — диде Булат. — Кухняның идәне җылы, матраслар бар.
— Юк, юк, хатын башны ашаячак. Хәзер икебезгә бер яртыны сындырабыз да, такси чакырып кайтып китәм.
Депутатның суыткычында, шкафында спиртлы эчемлекләр күп иде. Якташлар рәхәтләнеп ашадылар, эчтеләр.
Мәхмүт исергәч ачыктан-ачык Атабаевның начар кеше икәнен әйтеп салды:
— Саран ул! Влачка ирешкән кешеләр барысы да саран булалар. Шул саран, комсыз булганга күрә влачка үрмәлиләр дә инде алар. Аның сине күбрәк эшләтәсе килә. Ул бит күрә — синең кулың алтын, тырышып эшлисең. Армиягә китәргә бәлки ярдәм итәр ул сиңа, но түлке башта сине ишәк урынына эшләтәчәк, менә күрерсең. Ник атлыгасың син ул армиягә?!
Төн уртасына кадәр шактый салып, тормыштан зарланып, шул ук вакытта тормышның рәхәт якларын да искә алып, түрәләрне, депутатларны сүккәннән соң, Мәхмүт такси белән кайтып китте. Булат телевизорны кабызып диванга ятты, әмма экрандагы чит ил киносы аны кызыксындырмады, ул үзенең уйларына бирелде.
Коттедж ишегалдына машина кереп туктаганны ишеткәч, ул башта Мәхмүт кире килде микән әллә дип уйлаган иде. Кырыклар тирәсендәге чибәр хатын килеп кергәч, ул аптырап китте.
— Мин Роза, — диде хатын, егетне башыннан аягына кадәр күз карашы белән «капшап». — Гаяз Сираевичның хатыны.
— Булат, — диде егет чак кына башын иеп.
Роза коттедж буйлап Булатның эшен күзәтеп чыкты.
— Симпатично, симпатично сделано, — диде ул егеткә текәлеп карап. — Мин мунча керергә килдем.
— Мунча эсседер әле ул, — диде Булат. — Мин көн уртасында яккан идем.
— Мин юынып чыгам, — диде хатын серле тавыш белән.
Ярты сәгатьтән Роза, чәчәкләр белән чуарланган халат киеп, башына саргылт тастымал урап мунчадан чыкты. Берничә минут ишегалдында күктәге йолдызларга
СӘЕР НИКРУТ
39
карый-карый саф һава сулаганнан соң ул Булатны нык каушатып кухняда пәйда булды. Хатыннан килгән хуш исләр көчле дулкын булып бөркелеп егетне башыннан аягына кадәр коендырды.
— Чәй эчәсезме? — диде Булат.
— Юк, мин шампан шәрабе эчәм, — диде Роза һәм бардан бер шешә шампан шәрабен алды. — Син дә бар, юынып чык.
Булат кып-кызыл булды — миннән тир исе киләдер дип уйлады ул һәм сикереп торып мунчага йөгерде.
Аның юынып чыгуына Роза өстәлгә ризыклар турап, салатлар ясап куйган иде.
— Син нәрсә эчәсең? — дип сорады ул мунча эсселегенә караганда күбрәк каушап, оялып кызарган егеттән.
— Су, — диде Булат.
Роза көлеп жибәрде.
— Утыр. Оялма. Бераз ак аракы эч.
Роза бәллүр рюмкага аракы салып Булат алдына куйды, үзенең фужерына шәраб салды.
— Танышуыбыз хөрмәтенә, — диде хатын фужерын күтәреп.
Чәкештереп эчкәннән соң Роза егетнең күзләренә туры карап:
— Син армиягә барырга телисеңме? — диде.
— Әйе, — диде Булат, үзен ничек тотарга белмичә. Ул кинәт шешәне алып рюмкасына үзе аракы салды. Аннары беравык уйланып торганнан соң, Розаның фужерына шәраб агызды. — Әйдәгез, — диде ул тизрәк каушавын җиңәргә теләп.
Розага егетнең оялчанлыгы ошады.
— Нәрсә өчен эчәбез? — диде ул, фужерын тотып.
— Белмим, — диде Булат.
— Синең алтын кулларың өчен эчик, — диде тәжрибәле хатын егетнең кыюлыгын уятыр өчен.
— Сез бик чибәр, — диде Булат хатынның җылы сүзенә җавап итеп.
— Чын әйтәсеңме? — дип пышылдады хатын, чак кына иеленкерәп.
— Чын әйтәм.
— Син чынлап та армиягә китәргә хыялланасыңмы?
— Әйе.
— Син тилеме әллә?
— Юк, тиле түгел.
— Бар, диванга утыр, — дип пышылдады хатын.
Булат буйсынып диванга барып утырды.
Роза халатын салды. Каршында анадан-тума басып торган хатынны күреп, Булатның йөрәге бугаз төбенә таба күчеп кушаяклап тибә башлады. Кырык яшьтә булса да Розаның буй-сыны шәп иде. Шуңа күрә аз гына да читенсенмичә шәрәтән калды да инде ул. Роза белә — бер генә ир кеше дә аны ошатмый калмас, бер генә ир-егет тә аны кочагына алудан баш тартмас.
Роза өчен иренә хыянәт итү гадәти хәл булса, Булатның үзеннән егерме яшькә олырак хатын белән җенси мөнәсәбәткә керүе беренче тапкыр иде.
Менә бу столяр ичмаса, дип уйлады Роза.
Соңыннан Булат аңа сокланып туймады — янында өлкән яшьтәге хатын түгел, яшәүнең иң рәхәт мизгелләрен бүләк итә торган илаһи зат ята иде.
Бераз ял иткәч, Роза егетне иреннәренең читеннән үбеп:
— Ты прелесть! — диде. — Әйдә, мунчага.
Мунчага кереп жңткәнче үк Булатның янә дәрте уянды. Чибәрлеген, табигый сихерен һаман җуймаган хатынны тагын изәсе килде аның. Һәм мунча өйалдындагы диванда Роза икенче тапкыр балта остасының кочагында эреде.
Мунча өйалдындагы ыңгырашулардан, хатынның чинап, кычкырып куюларыннан тирә-яктагы этләр өрергә тотынды.
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
40
Юынганнан соң коттеджга кереп тамак чылаткач, Булат хатынны үзе күтәреп алып диванга яткырды. Егетнең кайнар иреннәре хатынның муеннарын өтеп алды. Роза оеп күзен йомды:
— Нәрсә калган сиңа армиядә? — дип пышылдады ул. — Ник анда барырга тырышасың син?
Булат җавап бирмәде, еш-еш сулап хатынны иреннәреннән, күзләреннән, чәчләреннән үпте.
— Барма армиягә, — дип ыңгырашты Роза.
— Егет кеше хезмәт итәргә тиеш, — диде егет, хатынның сәвит чорындагы биш тиен акча кадәр ими башларын үбеп.
— С ума сошёл, — диде хатын еламсырак тавыш белән. — Мне так хорошо никогда не было. Ты самый лучший. Ы-ы-ы-ы-ы... Не ходи в армию... Ы-ы-ы-ы...
Булат ир назына мәңге туймаган хатынны яшь егетләргә хас кайнарлык белән әвәләде, изде.
Бу юлысы алар юынып та тормадылар, кочаклашып йокыга талдылар.
Иртәнге якта Роза аны иреннәреннән үбеп уятты.
Булат күзен ачкач, Роза кичәге сүзләрен кабатлады:
— Китмә армиягә. Нигә кирәк сиңа служба?
— Мин армиядә хезмәт итеп кайтырга тиеш.
— Дурачок, ой, дурачок! Нигә сиңа армия? Син монда кирәк! Жүләр!
Булат хатынны кочагына алды.
Ничек диван чыдыйдыр мондый мәхәббәткә!
Шушы төндә Роза үзен унсигез яшьлек кыздай хис итте. Аның Булатны беркая җибәрәсе, үзенең дә мондый җылы, көчле кочактан беркая китәсе килмәде. Ләкин, нишлисең бит, шулай да Мәхмүт-мазар монда килеп кергәнче, китәргә кирәк иде.
Розаның машинасы борылыш артында юк булгач, Булат Мәхмүткә шалтыратты.
Мәхмүт ярты сәгатьтән килеп җитте һәм Булат аңа барысын да сөйләде.
— Бик яхшы булган, — диде Мәхмүт.
— Нәрсәсе яхшы инде?! Бер дә яхшы түгел. Миңа моннан кичекмәстән китәргә кирәк.
— Ник куркасың? Аны шеф сизмәячәк тә.
— Ничектер, эч поша, үземнең монда бер минутка да каласым килми.
— Гаяз Сираевич кайтып военкомат юлын җайласын иде.
— Монда аның агач эше муеннан. Шуны эшләп бетермичә миңа ярдәм итмәс ул.
— Мин сиңа баштук шулай дигән идем, — диде Мәхмүт.
— Үзем военкоматка саклык белән генә кереп карыйм әле. Барып чыкмаса авылга кайтып китәм. Миңа берничә көн кунарга урын кирәк, — дип уйга калды Булат.
— Әйдә, бездә кунарсың. Минем өч бүлмәле фатир, урын табарбыз. Малай белән кыз берничә көн бер спальняда йоклап торырлар.
— Түлке минем кайда икәнне Гаяз Сираевичка әйтмәссең, яме.
— Ярар. Авылына кайтып киткәндер, диярмен.
Шулай итеп, Булат Атабаев ыстанын ташлап Мәхмүтләргә күчеп китте.
XVII
Шул ук көнне кичкә таба депутат Атабаев Гаяз Сираевич Казанга кайтты. Алдан хәбәр бирмичә кайтуы хатынын берәрсе белән тотмаммы дигән уй- нияттән иде. Ул Казан үзәгендәге фатирына кайтып кергәндә хатыны, әле ятарга иртә булса да, йокыга талып, Каенсар авылының балта остасы Булатны төшендә күрә-күрә татлы саташу кичереп ята иде.
Хатынының өйдә булуын, аның үзе генә икәнен күреп, Атабаев тынычланды һәм Булатның кичә-бүген эшләгән эшен тикшерергә дип коттеджга китте.
Анда балта остасын тапмагач, телефоны җавап бирмәгәч, ул Мәхмүткә
СӘЕР НИКРУТ
41
шалтыратты. Мүхмүт Булатның кайда икәнен белмим дип ялганлады.
Җомга көн иде. Үзенә ял ясарга уйлагандыр, берәр театрга, йә концертка киткәндер дип уйлады депутат.
Шимбә көнне дә Булат күренмәде, телефоны да һаман җавап бирмәде. Булатның коттеджда бер әйберсе дә юк икәнне күргәч, депутатның күңеле сизде — качкан ахрысы бу егет.
Атабаевның мондый оста эшчене тиз генә ычкындырасы килмәде. Ничек булса да табып аны кире монда китерергә кирәк дигән карарга килде ул.
Һәм якшәмбе көнне кичкә таба полициягә барып гариза язды.
Дүшәмбе көнне иртүк Мәхмүт белән Булат, иртәнге ашны ашап, стоянкага машинаны алырга киттеләр. Мәхмүт аны военкоматка илтеп куярга тиеш иде.
Стоянканың биек стенасына эленгән «Их разыскивает полиция» дигән такта турына җиткәч, Мәхмүт, фотоларга күз салып, кинәт туктады.
— Кара әле, Булат, син түгелме соң бу? — диде ул, җиде-сигез нурсыз чырай эленгән тактага якынрак килеп. — Син бит бу!
Булат үзен шундук таныды.
— «...Караклыкта гаепләнә...» — дип укыды ул фото астындагы язуны һәм телсез калды.
— Атабаевның берәр нәрсәсен чәлдергәниең мәллә?
— Юк. Әллә белде микән?.. Хатынына үрелгәнгә ачу итеп язды микәнни?
— Белмим.
— Минем фотоны каян алды икән соң ул? Мин бит үзем белән бер сурәтемне дә алып килмәгәнием, монда да фотога төшкәнем булмады.
— Сине Атабаев төшергән, — диде Мәхмүт.
— Каян беләсең?
— Ул коттеджында эшләүчеләрнең барысын да яшертен генә фотога төшереп ала — на всякий случай.
Булат үзенең фотосын күреп бер шаккатты, астындагы караклыкта гаепләп язылган сүзләрне укып икенче кат тетрәнде. Ә инде үзенең фотосы белән янәшә N психоневрологии диспансерында бергә яткан Нәбинең шадра чыраен күргәч, ул уйлау сәләтен бер мәлгә бөтенләй җуеп торды.
Булат шундук Тәхлиягә шалтыратырга булды. Тәхлия аны игътибар белән тынлады. Булат барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Урын-җир өстендәге җенси мөнәсәбәтләр хакында да, нечкәлекләренә кермичә генә, сихерчегә җиткерде ул.
Тәхлия игътибар белән тыңлагач, аңа: «Әгәр әйбер урламагансың икән, сразы полициягә бар», — диде.
Булат полиция бүлегенә барып үзенең сурәтен урамдагы тактада күрүен әйтте.
«Сез депутат Атабаевның коттеджыннан әйбер урлауда гаепләнәсез!»
— диделәр аңа һәм тынчу камерага ябып куйдылар.
Камерага кереп күз ияләшкәч анда унбишләп кеше ятканы абайланды. Почмактагы шконкадан бик тә таныш тавыш ишетеде. Шул урында ярымтүгәрәк ясап биш-алты кеше җыелган, алар сөйләүчене йотлыгып тыңлыйлар иде.
Таныш тавыш тарихи вакыйганы бәян итә иде. Сүз Пугачёв восстаниесе хакында бара, Булат кергәндә Пугачёв гаскәрләре әле генә Җаек шәһәрен алганнар иде. Булат су мичкәсе янындагы буш шконкага урнашкан арада 1773 елның сентябре җитте һәм баш күтәрүчеләр ике мең биш йөзлек отряд белән Оренбург каласын камап алдылар. Аннары камерадагы җан ияләре 1773 елның декабрь аенда Пугачёвның инде утыз меңлек гаскәре, сиксән алты пушкасы булганын мәгълүм кылдылар. 1774 елның февралендә Пугачёвның Чиләбене алуына камерадашлар бигүк аптырамадылар, ә менә аның 1774 елның июлендә Казанны алуын ишеткәч, үзара быр-быр килеп гөжләп алган булдылар.
— Пугачёв милләте буенча татар булган, — дип дәвам итте сөйләүче.
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
42
— Иманым камил, чөнки нәкъ шуңа охшаган вертухай эшли «четверка» да — ул чеп-чи татар, хәтта урысча да начар сөйләшә.
— Ә Пугачёвның төс-кыяфәтен син каян беләсең? — дип сорадылар «лектор»дан.
— Миңа вертухайның чыраен белү дә җиткән, — диде таныш тавыш.
— Әшәке кешеләр минем өчен барысы да бертөсле.
— Пугачёв әшәке кеше булганмыни? — дигән сорауга сөйләүче:
— Җаек буеннан әйбәт кеше чыга алмый, — дип җавап бирде «лектор».
— Беләсезме, Җаек казакларының абжур командалары татар авылларына килеп ниләр кылганнарын?! Шуңа күрә мин Пугачёв восстаниесен яратмыйм. Асылда ул восстание милли хәрәкәт булганга гына мин аны кабул итәм. — Кристияннәрнең баш күтәрүе — урыс тарафыннан җәберләнгән милләтләрнең көрәше икәнне игълан иткәч, «лектор» су сорады. Аңа әлюмин кружка белән су китерделәр.
Булат, әлбәттә, Нәбине таныды. N диспансерында Әхәттән тарих фәнен отып калган Нәби камерадагыларны үзенең белеме белән инде таң калдырырга өлгергән иде.
Нәби белән Булат шул Пугачёв чорыннан ук таныш булган кешеләр сыман каты иттереп кочаклашып күрештеләр. Нәби шундук янәшәдәге шконкадан сугыша-сугыша маңгае сыдырылып-җөйләнеп беткән бер үсмерне башка урынга күчереп, анда Булатны урнаштырды.
Алар бу очрашуга икесе дә куандылар, гәрчә камерада очрашу шатлыклы күренеш булмаса да.
Башта Булат үзенең тарихын сөйләде.
Нәбине егетнең күргән михнәтләре түгел, аның һаман армиягә атлыгуы нык гаҗәпкә калдырды, хәтта бераз ачуын китерде.
— Армиягә барырга теләп инде төрмәгә таба барасың түгелме! — диде ул.
Аннары Нәби үзенең ничек монда килеп эләгүен сөйләде.
— Румия исемле егерме биш яшьлек бер бай хатын Тәхлия апага бергә яши торган ирен көнләве, аны ничек яратуы хакында сөйләргә килгән. Ә мин Тәхлия апага берәр бай, чибәр, яшь хатын килсә, мине шуның белән берәр ничек кавыштыр дигәнием. Румия үзенең киләчәген сорагач, Тәхлия апа тазга караган да, сиңа башка кеше кирәк, дигән. Гәҗиткә игълан бирергә кушкан һәм, тагын тазга күз салып, игълан буенча синең яныңа бик шәп ир-егет киләчәк — военный, дигән. Язмышың шуның белән бәйләнәчәк тә, гүрләргә кергәнче шуның белән бергә буласың, дигән. Румия игълан биргән, бу турыда Тәхлия апа үзе шалтыратып белешкән. Икенче көнне үк мин гарнизонный магазиннан «капитан второго ранга» формасын сатып алдым да сигез бәйләм каен себеркесе зурлыгындагы чәчәк букеты алып Румиянең адресы белән киттем. Кыяфәтемне күрсәң... Кием минем размердан ике размерга кечерәк иде, җиңнәр, балаклар кыска. Кырык бишенче размер аяк киеме киям, ә гарнизонный магазинда иң зурысы кырык икенче иде. Нүжәли безнең капитаннар шундый бәләкәй халык икән?! Бардым. Таныштык. Үзем белән алып килгән шампанскийны ачтык, мин эчтем, ул эчмәде. Миннән сразы шикләнде ул. Кочаклый башлаган идем, этеп җибәрде. Үҗәтләнеп чишендермәкче идем, яңагыма чапты. Обидно. Капитан второго ранга башым белән... Мин гафу үтенгән булдым. Ул елап ванна бүлмәсенә кереп бикләнде. Мин бераз уйланып утырганнан соң, шкаф тартмаларын тиз генә актарып, андагы алтын чылбырны күреп, алып кесәмә тыктым. Ишек катыннан кычкырып саубуллаштым да чыгып киттем. Атна-ун көн узгач, бергә зонада утырган дустымны күрергә дип Казанга килгәнием, автовокзалда ук кулга алдылар. Ул алтын чылбыр Румия өчен бик кадерле нәрсә икән — сөйгән яры бүләк иткән булган. Гариза язган. Шампан шешәсендә минем бармак эзләре калган. Ә минем, төрмәдә утырган кеше булгач, бармак эзләрем полициядә саклана. Мин икәнне сразы белгәннәр, сукалар!
XVIII
СӘЕР НИКРУТ
43
Атабаевка полициядән шалтыратып Булатны тотуларын шул көнне үк хәбәр иттеләр.
Кояш Казан каласының Киров районы артына батып маташкан вакытта депутат полиция бүлегенә кереп бара иде инде.
Депутатка Булатның паспортын, телефонын, алмаш-тилмәш трусигы белән ике пар носкиен, өстендәге күлмәген юганда киеп торыр өчен үзе белән йөрткән иске күлмәген тапшырдылар. Атабаев паспорт белән телефонны үзенең кесәсенә тыгып, калган милкен Булатка бирде һәм аны үз машинасына утыртып коттеджына алып китте. Ул эш машинасы белән түгел, үзенеке белән килгән һәм үзе рульдә иде.
— Гафу ит, мин сине табар өчен караклыкта гаепләп гариза яздым, — диде ул юлга кузгалгач.
Булат тынгысыз халәттә депутат алга таба ни әйтәсен көтеп утырды.
— Мин сиңа армиягә китәргә ярдәм итәм. Эшне эшләп бетер инде.
— Армиягә барасым килми, — дигән булды. Булат, башын аска иеп. — Ял итәсем килә. Хәл алгач военкоматка барырмын.
— Мин сине аннары берәр санаторийга урнаштырырмын.
— Авылыма кайтып, кулыма балта тотып, әти белән эшләп онытыласым килә. Шуннан да рәхәтрәк ял булырга мөмкин түгел.
— Мин сиңа акчалата түләрмен.
— Булды, түләде инде хатының, — дип ычкындырды Булат, нишләптер бу минутларда депутатның шикләнүеннән, сизенүеннән курыкмыйча.
— Күпме бирде? — дип кызыксынды депутат хатыны акча түләгәндер дип уйлап.
— Җитәрлек... — диде Булат һәм башын борып машина тәрәзәсе артында әлҗе- мелҗе килгән башкала күренешләрен игътибарсыз гына күзәтә башлады.
Хатынының, аңа әйтмичә генә, эшче белән расчёт ясавына Атабаевның ачуы килде. Коттеджга кайткач, ул хатынына шалтыратты:
— Карале, Роза, син Булатка түләгәнсең икән... — диде ул, ачуын яшермичә.
Иренең тавыш төсмерен ишеткәч, Роза коелып иңде. Сизенгән бугай дип уйлады ул.
— Син Булатка түләгәнсең икән! — дип кабатлап җикерде депутат. — Күпме бирдең син аңа?
Соңгы вакытта допрослардан, иренең көнләшүеннән туйган хатын сорауның мәгънәсен турыдан-туры аңлады, ягъни иренә Булат сөйләгәндер дип уйлады һәм шундук хәйлә белән үзен сакламакчы булды.
— Мин аңа бирмәдем... Мин аңа бирми идем... — диде хатын еламсырап.
— Ул бит мине көчләде.
Депутат һушсыз калды.
— Нишләде? — диде ул, аңышмыйча.
— Көчләде ул мине! — дип акырып еларга тотынды телефон.
XIX
Атабаев Гаяз Сираевич тавыш куптармаска булды. Оятка калу бик җиңел ул. Инде көнләшеп, гауга куптарып, казынып, төпченеп хатынны оялтырга тырышуда мәгънә юк.
Булат: «Көчләмәдем», — ди. Хатын: «Көчләде», — ди.
Депутат, Тәхлиягә шалтыратып, таздан карарга кушты. Тәхлия кешеләрнең катлаулы язмышларыннан яньчелеп беткән иске тазына хәтта карап та тормады:
— Юк, хатының үзе биргән, — диде. — Хатының гаепле. Егеткә тимә. Теге мин биргән үләннәрне хатыныңның ашына саласыңмы соң син?
— Соңгы атнада салмаганием, — диде Гаяз Сираевич, уфтанып.
— Так а что ты хочешь! — дип урысчага күчте никтер Тәхлия. — Кәнишне башкалар белән чуалыр.
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
44
Үләннәрне даими рәвештә салам дисә, Тәхлия аңа аларны яңартырга кирәк дияр иде. Атна-ун көн салмадым дигәч, Тәхлиягә акланырга җайлы булды.
— Мин бит сиңа шундый шәп нәрсә бирдем, — диде ул шелтәле тавыш белән.
— Тагын бирермен. Гел салып торырга кирәк. Раз инде хатының шундый икән. Хатының б... булганга гаепне кешедән эзләмә инде син. Шундый күренекле башың белән кайчаннан бирле юньле хатын таба алмыйсың.
Дөрес сүзгә җавап юк. Депутат дәшмәде. Тәхлия, паузадан файдаланып, үзенең гозерен әйтте:
— Анда минем плимәннигем полициядә ята. Чыгар аны, зинһар.
— Ярар, чыгарырмын, — дип вәгъдә бирде депутат.
Атабаевка Тәхлия бик кирәк кеше. Иң авыр чакларда, бигрәк тә интим мәсьәләләр буенча, ул коллегаларына да түгел, җитәкчеләргә дә түгел, үзе салдырган мәчеттәге муллага да түгел, ә Тәхлиягә мөрәҗәгать итә. Аллага мөрәҗәгать иткәч аңа күктән җавап ишетелми. Ә Тәхлиягә телефоннан шалтыратып була, һәр сорауга шундук җавап аласың, тынычландыра белә. Тиздән яңа сайлаулар, ул вакытта да сихерче карчык кирәк — кем өстеннән компромат юнәтергә, кемнең нишләргә җыенуын белергә, кайсы кандидатның нинди проблемалары бар, кайсысының баласы наркоман, кайсысыныкы җинаятьче, кайсысында нинди чир бар, кемнең хатыны кем белән хыянәт итә — боларның барысын да Тәхлия белеп тора. Кайчандыр коммунист булган, дөньялар үзгәргәч авылында мәчет салдырган Атабаев Аллага үзенә кирәк чакта гына ышана иде. Алланың үзенә карата мөгамәләсендә аның уйлары икеле- микеле, чөнки аның белән күзгә-күз карап сөйләшергә мөмкинлек юк. Ә Тәхлия белән алай сөйләшергә мөмкин, хәтта аны тотып карарга да була.
Депутат белән саубуллашканнан соң, Тәхлия, тәрәзә яктысында урындыкка утырып, сөяккә җеп урарга тотынды.
Өйгә кемдер кергәнне сизгәч, ул утны кабызды. Бусагада болганчык суда чирканчык алырга җөрьәт итмәүче турист сыман шомраеп ир кеше басып тора иде.
— Исәнмесез! Мин Булатның әтисе Раиф булам, — диде ул.
— Исәнме. Утыр. Минем синең турыда бик күп ишеткәнем бар. Син тирә- якка даны таралган балта остасы.
— Булат соңгы көннәрдә шалтыратмый, — диде Раиф, карчык күрсәткән урындыкка утырып. — Ә без шалтыраткач җавап бирми.
Тәхлия, гадәттәгечә, таздагы сугап карап:
— Борчылма, — диде. — Малаең исән-сау. Ул армиягә китәчәк. Ләкин аның язмышын үз агымына куярга ярамый. Кул кушырып утырмагыз, улыгызның киләчәгенә йогынты ясарга тырышыгыз.
— Мин шәхсән нишләргә тиеш?
— Хәзер әйтәм, — диде карчык, тазына карап.
Раиф Тәхлия турында күптән белә, аның бөтен дөньяга танылган тазы турында да бик күп риваятьләр ишеткәне бар. Ул үрелеп тазга күз салды.
— Син тазыңдагы суны алыштырасыңмы соң? — диде ул, чыраен сытып.
— Ә ник аны алыштырасың? — дип җавап бирде сихерче. — Данлыклы столяр булганың өчен генә бу соравыңны гафу итәм.
Шулчакны Тәхлиянең телефоны зеңгелдәде: «... Девочкой своею ты меня назови, а потом обними, а потом обмани...»
— Алло! — диде карчык телефонын колагына куеп. — Исәнмесез, Земфира Зиннатовна! Соңгы вакытта ирегез кыйный? Ну, монда бер бик шәп чара бар. Исерек чагында, йокыга киткәч, чыраена чүпрәк ябасыз да балта түтәсе белән шакылдатып берне бирәсез. Кыйнамасын дисез бит. Алайса, миңа килегез. Мин сезгә бер сыекча бирермен, ашына салырсыз. Парализовать итә. Кыйнамасын дисез бит. Бигрәк кызык кеше сез, Земфира Зиннатовна! Үлмәсен дә, парализованный да булмасын, кыйнамасын да. Көнче кеше кыйнаудан туктамаячак инде ул. Куллары йөрми торган итеп була, андый препаратым да бар минем. Земфира Зиннатовна! Кыйнамасын дисез
СӘЕР НИКРУТ
45
бит! — Тәхлия трубканы колагыннан алып яман әшәке итеп сүгенде. Аннары: — Ташлады телефонны, тавык баш! — диде. — Земфира Зиннатовна шәһәр хакимиятендә бүлек җитәкчесе булып эшли. Ире — панельле йортлар төзү идарәсендә нәчәлник урынбасары. Нәрсәдә тукталдык әле без?
— Абруйлы столяр булганым өчен генә гафу итәсең таздагы су турында сораганымны.
Тәхлия тагын тазына карады да:
— Дүрт яшьлек чуртан балыгының кылчыгын арыслан ялының кылы белән урап кызыл чүпрәккә төреп мендәрең астына куй, — диде.
— Каян белим мин чуртанга ничә яшь икәнне! Арысланның ялын каян табыйм!
— Миндә әзере бар ул нәрсәнең. Нибары ике йөз илле сум.
— Кирәкми.
— Аңладым. Син хорафатчан түгел. Үзеңә кара. Ну барыбер мин сиңа булдыра алганча ярдәм итәчәкмен.
Тәхлиянең телефоны тагын җырлап җибәрде: «... Девочкой своею ты меня назови, а потом обними, а потом обмани...»
— Алло! Юк, кызын, болай гына укырга керә алмаячак. Акчаны күп түләргә кирәк. Юк, булмый. Синең кызың шулхәтле тупой. Минем им-томнарымның бер файдасы да булмаячак. Ник үпкәлисең миңа?.. Минем кызым түгел бит, синең кызың тупой. Кемгә күпме түләргә икәнне әйтә алам, анысы пажалысты. Тәмәке дә тартамыни кызың? Ничек ташлатыргамы?.. Бәреп үтерсәң, тартмаячак. Шаярам, шаярам. Анысы проблема түгел. Аның тәмәке тартуын ташлатып була. Кәҗә бугын яңгыр суы белән болгатасың да, тәмәке тартасы килгәч, ярты стакан эчерәсең. Шуннан соң көне буе тәмәке тарту түгел, яшисе килми йөриячәк. Сау бул! — Тәхлия, телефонын сүндергәч, Раифка аңлатты: — «Комфорт» дигән управляющая компаниянең директоры бу. Кызы тәртипсез, интегәләр. Үзе бандит булгач, баласы юньле булмас инде.
Тәхлиягә тагын шалтыраттылар. Тәхлия, телефонын колакка куйгач, мыскыллы тавыш белән:
— Ирең читкә йөри?! — диде. — Көнләшү бар инде ул... Син генә көнләшәсеңмени... Йөрмәсен дисәң, мине тыңла. Күгәрчен тәпиен элеп киптерәсең дә, машинасының задний мостындагы сапунны төбеннән үк борып алып, шундагы майга саласың. Боларны ничек эшлим дип?.. Кипкән күгәрчен тәпие бар миндә. Өч йөз сум. Задний мостка минем кешеләрем салырлар — ансы ике мең сум, чөнки опасно. Әй бу мәхәббәтләр, көнләшүләр... Кеше шунсыз яши алмый инде, күрәсең. Син беркайчан көнләшмә. Бүген син аны яратасың, иртәгә күралмавың мөмкин. Бүген сиңа рәхәт, иртәгә читен булуы ихтимал. Дөнья ул һәрвакыт бер алдын, бер артын күрсәтә. — Шушы сүзләр белән карчык телефонын сүндерде. — Шәһәр поликлиникасының баш бухгалтеры зарлана, ире гулять итә. Ире «горгаз»да нәчәлник булып эшли. — Тәхлия кофта кесәсеннән кулъяулык алып борынын сеңгерде. Аның борын сеңгерүеннән меңләгән кешенең үткәннәрен, бүгенгесен, киләчәген үзенә сыйдырган иске таз зыңгылдап куйды, ә эчендәге суы шактый вакыт дерелдәп торды. — Баш исән булсын, шулай бит, Раиф.
— Әлбәттә, — диде Раиф, баш исәнлеген хуплап.
Әңгәмәне янә телефон җыры бүлде: «...Девочкой своею ты меня назови, а потом обними, а потом обмани...»
— Алло! — диде сихерче трубкага. — Ярдәм итмәде? Алайса наркологияга алып барыгыз! Синең малаең наркоман булганга мин гаепле түгел! Төрле чак була... Мәсәлән, беркөнне мин таздагы суга уксусны күбрәк салганмын. Ну, ул бит инде минем төп эшемә хилафлык китерә торган нәрсә түгел. Минем сыекчам ярдәм итмәгән икән, димәк, ул мин андамый торган көчле наркотиклар куллана. — Тәхлия
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
46
кинәт кызып китте. — Син мина угрожать итмә! Мин синен ишеләрне үз гомеремдә күп күрдем. Юньле кеше булсан, синен малаен наркоман булмас иде. Синен исполкомда эшләвенә төкерәм мин! Мина Казаннан, Уфадан, Нижгардан әллә кемнәр килә! Пошёл ты! — Тәхлия телефонын сүндерде.
— Исполкомда эшли, имеш. Җитәкчеләребезнен малайлары наркоман булганга да мине гаепләргә маташалар.
— Сина шул хәтле күп кеше ышана! — диде Раиф шаккатып.
— Алданасы килгәннәрне алдыйм мин, — диде Тәхлия ачыктан-ачык.
— Кешеләрнен алданасы килә. Алар үзләре уйлап чыгара минем ишеләрне. Мин булмасам, башка берәүдән багучы ясарлар иде. Мин кешеләрнен хорафатчанлыгыннан файдаланып тамагымны туйдыручы гына.
Тагын телефон жырлап жибәрде: «...Девочкой своею ты меня назови, а потом обними, а потом обмани...»
— Алло! Мин сина әйттем бит — наркологиягә барыгыз! — дип кычкырды Тәхлия телефоннан. — Син мина угрожать итмә! Башымнан бер чәч бөртеге генә төшсен, мин сина устрою птичий базар. Мәетенне унбиш ел эзләячәкләр, козёл! Шалтыратма монда бүтән!
Тәхлия телефонын сүндергәч, Раиф гажәпләнеп:
— Син ничек алар белән курыкмыйча сөйләшәсен? - диде.
Тәхлиянен ярсуы кыяфәтенә чыкса да, шул ук вакытта анын беркемнән курыкмый торган зат икәне, эчендә беркем сындыра алмый торган умырткасы барлыгы күренеп тора иде.
— Мин аларнын барысынын да кынгыр якларын беләм, — диде ул кинәт тынычланып. — Шуңа күрә мин аларнын иманнарын кия алам. Ә син, Раиф, бер дә борчылма. Улын Атабаевта. Гаяз Татвоенкомат белән сөйләшә алмаса, башка берәр зур кешегә кушармын.
Раиф им-том, сихер-михер кәсебенә шикләнеп, хәтта бераз жңрәнеп караса да, шул ук вакытта Тәхлиянен ихтирамга лаек кеше икәнен сизде. Тәхлия үзен хөрмәт иттерә белә торган кеше иде.
Раиф тагын ихластан гажәпләнүен, соклануын белдерде:
— Әллә нинди абруйлы кешеләр белән таныш син!
— Нинди абруйлы кешеләр белән?! — диде Тәхлия, көлемсерәп. — Мәсәлән, ул Атабаев абруйлымы?! Хатыны башкаларга биргәч, аны абруйлы дип буламы?! Ничек инде ул абруйлы кеше булсын, раз хатынын башкалар манчып йөри!
— Ярар, анысы аларнын гаилә фажңгасе инде ул.
— Раиф, бер дә борчылма, мин улынны ташламам. Раз инде алай бик телисез икән, армиягә алдыртам мин аны. Минем шунын өчен сина бер үтенечем бар. Минем мунча түбәсе искерде. Ябып бирмәссенме икән?
— Ябармын, — диде Раиф.
XX
Атабаев Булатка паспортын, телефонын бирде дә, йөзенә туры карамыйча гына:
— Бар! Бүтән күземә күренмә! — диде.
Коттедж белән Казан арасын Булат рәхәтләнеп саф һава сулый-сулый, телефонындагы «непринятые вызовы» бүлегенә жыелган номерларга жавап бирә-бирә узды. Анын телефоны жавап бирелмәгән номерлар белән чуарланып беткән иде. Арада Нәбинен номерын да күреп, ул ана шалтыратты. Нәбинен азат ителүен белгәч, Булат бик сөенде. Кунар урын кирәклеген әйткәч, Нәби аңа Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле янына килергә кушты.
Очрашкач, алар Хөкүмәт йорты янындагы кафетерийга кереп тамак ялгадылар.
— Бу кафетерий Хөкүмәт йорты янында гына югыйсә, нишләп мондый тәмсез ризык саталар соң монда? — диде Булат, кәкрәеп каткан тавык канатын кимереп.
— Монда Дом правительстводан беркемнең дә кереп караганы юктыр. Аларның
СӘЕР НИКРУТ
47
ашказанына мондый ризык ярамый. Мин хәзер сине зонада бергә утырган дустым янына алып барам. Ул хәзер бик зур кеше. Сәүдә үзәгенең генераль директоры. Бәлки, военкоматта да берәр дусты бардыр. Миңа Казанда эш табармын дигәние ул. Казанда яшәргә телим.
Сәүдә үзәгенең генераль директоры Вафин Гата Каюмович бик эшлекле кыяфәтле булса да, зонада бергә утырган әшнәсен шактый жылы каршы алды. Аның ял итү бүлмәсендә секретарь кыз чәй әзерләде. Булат аңламый торган жаргон телендә ике зонадаш башларыннан узганны искә төшереп көлешеп тә алдылар, караңгыланып та куйдылар. Директор, Нәбине һаман вак караклык белән шөгыльләнүе өчен битәрләп алганнан соң, төрле документлар белән тегендә-монда йөрү өчен курьер итеп эшкә алырмын диде. Җиңел машинада шофёр кырыенда папка тотып утыруын күз алдына китереп, Нәби бик сөенде.
Нәби Булатның проблемасын да сөйләп бирде һәм аңа да ярдәм сорады.
Гата Каюмович:
— Туганыңмы әллә? — дигәч, Нәби:
— Юк, жүләрләр йортында бергә яттык, — диде.
Вафин соңгы ике елда гына да утыз дүрт кешенең малаена армиядән котылырга ярдәм иткән булган, шуңа күрә Булатның проблемасы белән военкоматка барудан баш тартты.
— Чакырмаганнар бит, ник йөрисең үзеңә бәла эзләп! — дип ачуланды ул Булатны. — Армиядә рәхәт дип беләсеңме әллә? Армиягә атлыга торган заманмыни?!
— Мин дә аңа әллә ничә тапкыр әйттем инде, — диде Нәби.
Гата Каюмович Булатка кер порошоклары саклана торган складта кунарга рөхсәт итте.
Курьер булып урнашыр алдыннан Нәби Nra кайтып килергә жыенды.
Булатның нык кайгыруын күреп, ул көтмәгәндә мондый тәкъдим ясады:
— Әйдә, мин хәрби комиссариатка барып сөйләшеп карыйм әле. Синең фамилияңне, адресыңны әйтмәм. Ерактан башлармын. N военкоматында бер егетне армиягә алмыйлар, диярмен. Армиягә бармаса, ул менә минем шикелле булачак дип беләкләремдәге, аякларымдагы татуировкаларны күрсәтермен. Җилкәмне күрсәтсәм, алар бөтенләй һушсыз калачак. Ә N га иртәгә кайтып китәрмен.
Соңыннан Нәби военкоматка ник барганына үкенде. Аңа бик усал бер хатын:
— Ул егет синең шикелле уголовниктыр, шуңа күрә алмыйлардыр армиягә! — диде. — Полициягә тапшырганчы ычкын моннан! Пошёл вон!
Нәби ачудан икенче көнне көтмичә шул ук көнне кич белән такси тотып Nra кайтып китте. Булат аңардан, Тәхлия апага аннары кертеп бирермен дип, әжңткә акча алып калды.
Булат Мәхмүткә шалтыратып алга таба нишлим икән дип киңәш сорыйсы итте. Мәхмүт исә аңа яман усал итеп ж,авап бирде:
— ... военкоматыңны!
Розаны тиешле дәрәҗәдә күзәтмәгәне һәм Булатның кочагына керергә юл куйганы өчен, уяулыгың юк дип, аны Атабаев эшеннән куган иде.
Булат Мәхмүт алдында үзен бик гаепле хис итте. Ул аны ничек тынычландырырга да белмәде.
— Гаяз Сираевич бераздан тынычланыр, аннары әйбәтләп сөйләшеп карарсың, — дигәч, Мәхмүт:
— ...Атабаевыңны! — диде. — Эштән куылуым факт буларак кына борчый мине. Атабаевта мин үзем дә озак эшләргә җыенмый идем. Мине әле беркайчан эштән куганнары юк, гел үзем китә торганием. Шунсы аяныч!
Аккумуляторы утыру сәбәпле, телефон сүнде, шуның белән элемтә дә өзелде.
Булат Мәхмүткә инде бүтән беркайчан да шалтыратмады.
Склад идәнен җыештыручы Рәкыйга апа иске диванда йоклап яткан кешене күргәч башта котсыз калды. Швабра сабы белән төртеп уяткач, Булат үзенең кем
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
48
икәнен әйтте. Апа идән юган арада армиягә китә алмавын да сөйләп бирде. Рәкыйга апа, швабрасын идәнгә ташлап, Булат янына диванга килеп утырды.
— Нишләп синең армиягә барасың килә? — диде ул шаккатып. — Минем малаемны алдылар. Коткарып булмады. — Апа еларга тотынды. — Күршеләрем акча түләп малайларын җибәрмәделәр. Минем андый акчам юк шул. Гади кешеләрнең улларын алалар шул армиягә. Хәллерәкләр коткаралар малайларын. Ул армиядәге хәлләрне ишеткәнем бар. Берүк исән-сау калсын инде балакаем, берүкләр исән-сау кайтсын, җаныкаем!
Әмма Булатның армиягә барырга теләвен дөньяның барлык идән юучылары җыелып хор белән елаган сурәттә дә сүндерерлек түгел иде. Төнлә аның башына бер уй килде — Рәкыйга апа вонкоматка барып сөйләшсә, бәлки аны армиягә алырлар? Аның малаен алганнар, улы хезмәт итә, димәк, ул сорагач, Булатның солдат булырга теләве ихластан икәненә ышанырга тиешләр.
Икенче көнне Булат Рәкыйга апага өч мең акча бирде, швабрасын алды һәм идәнеңне үзем юармын дип, хәрби комиссариатка барырга кушты.
Рәкыйга апа коридорда очраган кешеләрдән: «Армиягә китәргә теләүче кеше бар, кемгә мөрәҗәгать итим?» — дип сорагач, аңа кайсы ишектән керергә кирәк икәнне күрсәттеләр.
Кечкенә тәрәзәдә урта яшьләрдәге хатынның пудралы чырае күренде.
Рәкыйга сүзне, никтер, үзенең улыннан башлады:
— Күптән түгел улым армиягә киткәние...
Шулай диюе булды, тәрәзәнең капкачы шапылдап ябылды. Рәкыйга улы турында да әйтеп бетерергә өлгермәде, Булат хакында да бер сүз ката алмый калды. Тәрәзә артында утыручы хатын: «Бу апа малаемны армиядә җәберлиләр дип зарланырга килгәндер...» дип уйлады, шуңа күрә тыңлап та тормады.
Рәкыйга коридорга чыгып як-ягына карады. Ул кәгазьләр тотып коридор буйлап әкрен генә килүче ир кешегә мөрәҗәгать итте:
— Мин бер егетне армиягә алыгыз дип килдем.
— Үзеңнең малаеңмы? _ дип сорады военкомат хезмәткәре, туктамыйча гына.
Апа аңа ияреп:
— Юк, минеке хезмәт итә инде, — диде. — Монысы минеке түгел.
— Кем малае соң ул?
— N районыннан. Бик әйбәт егет.
— Әйбәт булгач ник аны армиягә олактырмакчы буласың?
Апаның мондый сорауларга җавап бирергә хәле юк иде. Монда аны тыңларга да, аңларга да теләүче юк икәнне сизде ул.
Военкомат хезмәткәре исә: «Бу апа, үзенең малае хезмәт иткәч, башкалар да хезмәт итсен дигән ачу белән, армиягә китмәгән малайны җибәрергә тели,
— дип уйлады. — Берәр дошманының малаедыр бәлки...»
Рәкыйга, туктап, коридорда калды, хезмәткәр ишекләрнең берсен ачып күздән югалды.
XXI
Булат гәҗит-журналлар нәшриятына барып карады. Кайсы редакциягә керсә дә, аның теләген сәерсенеп, шикләнеп, көлеп, хәтта бераз куркып кабул иттеләр. Һәрбер редакциядә кемнең дә булса улы, туганының улы, дустының улы, йә ришвәт биреп, йә ялган справкалар ясатып армиягә алудан качкан иде. Шуда күрә Булатның бу проблемасы турында беркемнең мәкалә язарга теләге булмады.
Татар телендә чыга торган «зур» гәҗитнең баш мөхәррире үзенең шәүләсеннән дә куркып йөрүче кеше иде.
— Сиңа бәлки армиядән качып йөрүче булып кыланырга кирәктер, — диде күптән түгел энесенең малаен армия хезмәтеннән йолып калыр өчен РКБдагы дус табибы аша «не годен» дигән бәяләмә юнәткән баш мөхәррир.
СӘЕР НИКРУТ
49
— Ничек инде мин армиядән качып йөрүче булып кылана алыйм?! — диде Булат.
— Шул чагында үзләре сине җәһәннәм тишегеннән эзләп табачаклар.
— Төрмәгә утыртып куйсалар? — диде Булат.
— Төрмәдә безнең армиягә караганда читенрәк дип уйлысыңмы? — диде баш мөхәррир. — Син тып-тын гына авылыңда яшәп ят. Үзеңә үзең кайгы эзләп, кычытмаган җиреңне кашып йөрмә.
Булат кер юу порошоклары арасында бик озак уйланып ятканнан соң, үзе хәрби комиссариатка шалтыратырга булды. Үзенең хәлен аңлаткач, тегендә шалтырат, фәлән-фәләнечкә мөрәҗәгать ит дип, аны бер-бер артлы җиде-сигез номерны җыярга мәҗбүр иттеләр.
Ниһаять, көр тавышлы ир кеше, моны тыңлагач:
— Повесткалар килгән булгандыр бит сиңа? — диде.
— Килмәде! — диде Булат җан ачысы белән.
— Этого не может быть! — дип җикерде көр тавышлы кеше, урыс теленең авыл татарына тәэсире каты икәнне белеп. — Ты отлынивал от армии!!!
Булат телефонын сүндерде.
Ул әкрен генә Казан урамы буйлап атлады.
«Нишләп болай соң бу? — дигән сорау чыңлады аның башында.
— Мин тормышны, илдәге хәлләрне белмим, аңламыйм микәнни? Атаманам, туган җирем, сеңлем, сөйгән кызым, урман-болыннар, елгалар- күлләр, нарат исле такталар — менә шул безнең ил, безнең яшәеш дип йөргәнмен. Тормыш катлаулырак һәм башкачарак икән бит. Һәркем үзен генә кайгырта, үз кесәсе, үз бүксәсе турында уйлый барысы да. Ә уртак нәрсәбез бар соң? Безне нәрсә берләштереп тота? Байлык, мал артыннан чабудагы багланышлармы? Минем солдат булырга теләвемнән барысы да көлә. Минем илгә хезмәт итүемә барысы да аптырый. Барысы да мине җүләр ди. Бигрәк сәер бит. Мин, атам-анам, сеңлем, сөйгән ярым — шушы ил кешеләреме? Мин аңламый торган һәм мине аңламаучы психиатрлар, полиция, прокуратура хезмәткәрләре, депутатлар — без яши торган ил кешеләреме? Бәлки алар балда-майда йөзгән иксез-чиксез илгә хезмәт итү чынлап та зур мәртәбә түгелдер?.. Бәлки мин, киресенчә, үземнең «кечкенә» һәм бөек Ватанымны шушы кешеләрдән сакларга тиешмендер? Куркыныч уйлар килә, куркыныч! Барыбер мин солдат булырга тиеш! Үзем өчен, атам өчен, авылдашларым өчен! Солдатта булдыңмы? — дип сорасалар, «Әлбәттә!» — дип җавап бирергә язсын!»
XXII
Ходай ишетте Булатның теләген.
N каласындагы военкоматта кискен үзгәрешләр булды. Кайсыдыр призывникның ата-анасы куптарган җәнҗал район военкоматының астын өскә китерде. Анда яңа җитәкче килгәч, төрле вакытта югалган документлар, кәгазьләр табылды. Бәлки, табылмаган да булыр иде, әмма район военкоматын игътибар үзәгенә куйдылар.
Булатка, язгы призывка чакырып, повестка килде.
Балтасын бүрәнәгә чабып куеп, ул сөенә-сөенә район үзә генә юл тотты.
Военкоматтагы яңа кешеләр аңа:
— Егерме бер яшеңә җиткәненне көтмичә үзең килергә идең, — дип чак кына шелтә белдерделәр.
Булат акланырга теләмәде. Ул, йә тагын дөрес аңламаслар дип куркып, армиягә китәр өчен нинди михнәтләр күргәнен сөйләмәде һәм басып торган урыныннан кымшанмыйча бары тик торымнан торымга күндәм тавыш белән:
— Гафу итегез, — дип кат-кат кабатлады.
Әллә ниләр әйтсеннәр, теләсә ничек битәрләсеннәр, армиягә генә алсыннар!
Сау-сәламәт, физик яктан нык булганга, Булатны десант гаскәренә алдылар.
...Йөз егерме солдат йоклап яткан казарманы җан өзгеч тавыш дер селкетте:
— Рота, подъем!
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
50
Төнлә килгән яңа солдатка отделение командиры сержант Тарасов йокыдан айнымаган чыраен җыерып озак карап торды.
— Фамилия? — диде ул, ниһаять.
— Хасанов.
— Туган елың?
— 1992.
— Нишләп өч елга соңга калып алдылар?
— Мине бөтенләй алырга теләмәгәннәр иде әле. Армиягә алыгыз дип ялынып йөри-йөри чак кына акылдан язмадым.
Сәер солдат килде дигән хәбәр бөтен ротага минуты белән таралды.
Иртәнге аштан соң, аны, чолгап алып, армиягә ничек китә алмый җәфа чиккәнен, повестка килгәч ничек сөенүен сөйләттеләр һәм тыңлаганнан соң аңа бертавыштан диярлек:
— Җүләр! — диделәр.