Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУХЛАНДЫРУЧЫ

МАРСЕЛЬ СӘЛИМҖАНОВНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ
Киң җәмәгатьчелек бакый дөньяга күчкәннәрдән бик сирәкләрен генә юксынып, сүнмәс-сүрелмәс сагыну белән искә ала, тормыш мәйданына кабат шундый ук рухландыручының килүен өмет итә.
Равил Фәйзуллинның «Аһ, тау юклыклар!» дигән шигырь юллары бар. Халыкның: «Татарстанда таулар юк, Чечня белән Грузиядә ул чын таулар», — дип сөйләүләре дә искә төшә. Әмма шуны онытмаска иде: халкыбыз тау кадәр эшләр эшләп дан казанган шәхесләргә бай. Бүген безгә шундыйларның берсе, моннан унике ел элек арабыздан китсә дә, хәтер түребездә әле дә балкып торган Марсель Сәлимҗанов турында сүз әйтү җае чыкты. Исән чагында хезмәтенә күрә кадер-хөрмәтен дә күргән иде, шуннан башласак, дөресрәк кебек.
РСФСР һәм Татарстан Республикасының күпсанлы Дәүләт премияләре лауреаты, Россиянең «Дуслык ордены» иясе, Татарстан, Россия һәм СССРның халык артисты, Төркиянең Истанбул шәһәрендә 1999 елда үткәрелгән төрки театрларның беренче фестивалендә Лион клубы тарафыннан «Иң яхшы сәхнә куелышы» өчен бирелә торган мактаулы бүләкне яулаган режиссёр, берсеннән-берсе талантлырак булган шәкертләр үстергән профессор һәм инде
105
килеп Россия Дәүләте һәм аның театр җәмәгатьчелеге бик үлчәп кенә бирә торган Алтын битлек иясе! Аның да әле иң-иң мәртәбәлесе булган «Намус һәм абруй» номинациясендәгесен тапшырдылар аңа.
«Милли театрны Марсель кебек 36 ел буе җитәкләү берәүнең дә кулыннан килгәне юк», — дигән иде төрки театр һәм Россия театр дөньясының талантлы вәкиле Рифкать Исрафилов. Милли театрның, гадәти театрлардан аермалы буларак, мең-мең проблемасы була. Әнә шуларны бербөтен итеп чишә белүче , барсын да алдан күрүче шәхес кенә театр бөтенлеген саклап, киләчәген ышанычлы итә ала. Шушы юнәлештә зур уңышларга ирешкән бөек остазыбыз турында том-том китаплар язсаң да, аз булыр кебек.
Ринат Таҗетдин белән очрашканда, нишләптер гел Марсель Сәлимҗановны искә алабыз:
— Марсельгә: бүген аншлаг, урамда бер көтү кеше артык билетың юкмы, дип сорап тора анда дисәң, Марсель тәмам үзгәреп китәр иде... «Тамашачы аз-маз йөрсә дә, миңа җиткән», — димәс иде... Әйе! «Теге әсәрне дә бәлкем куеп булыр», — дип фаразларга тотыныр, иҗат уты яна башлаган күзләре, кырыслыгын югалтып, эчке бер җылылык чәчә башлар иде.
Ринат Таҗетдиновны аңларга була . Марсель абыйның иң ышанган артистларыннан берсе иде бит. Директор Шамил Закиров Марсель абыйга: «Синең берничә бик яраткан артистың бар, син һаман да шуларны гына үстерәсең», — дигәч, ул: «Миндә артистларны аеру юк, аларны тигез яратам, әмма ишеткәнең юкмыни кыйммәтле авыр йөкне тарта алган атка гына салалар»,— дигән иде.
Марсель Сәлимҗанов — үз тамашачысы булган режиссёр. Нәм аның тамашачылары шулчаклы күп иде, театрыбызның баш режиссёры булып торган, ягъни 36 ел буе (гади еллар димәс идем мин аларны: «Җепшеклек чоры» дигән дәвердән Торгынлыкка, аңардан Яңарышка килү, СССР таркалу, социаль строй үзгәрү) аның артистларына ярым-йорты залларга яисә, хет кеше исәбе булса да булыр дип ялынып чакырып китерелгән тәртипсез карчыклар төркеменә уйнарга туры килмәде.
Нечкә тавышлы артистның, табигать биргән тавышын калынайтып сөйләп, тавышын бозуын яки күп нәрсәдән мәхрүм режиссёрның, биек котурннарга басып,
ЮНЫС САФИУЛЛИН
106
мәһабәтле күренергә азаплануларын да күргән бар безнең. Ә менә театрның тоткан юлы милләтнең куәтен арттыру икәнен сиземләгән, үзе исә Ходай Тәгалә тарафыннан пәһлеван режиссёр булып яратылган Сәлимҗановка мондый кыланып маташулар һич кирәкмәде. Бу урында аның остазларын искә төшерү дә артык булмас. Сәлимҗановның курс җитәкчесе Андрей Гончаров (Андрей Александрович безнең Югары курсны да җитәкләде, шуңа белгәнемне сөйлим) Станиславский системасын изге итеп күрә иде, чөнки ул Станиславскийның шәкерте бөек Лобановта төпле белем алган. Марсель Хәкимовичка аларның икесендә дә укырга туры килгән. Станиславскийның үлемсез системасына мәхәббәт алардан килә, һәм иҗаты дәверендәге тәҗрибәсе дә аны шуңа инандырган (аның 1999 елны «Театральная жизнь» журналында чыккан «Корни Мхатовской школы — наши корни» дигән мәкаләсендә дә чагыла бу фикер). Марсель Сәлимҗанов та Гончаров кебек театр дөньясын баса башлаган сектант режиссёрларның, ягъни бар нәрсәнең эчен тышка әйләндерү юлы белән «яңа сүз» әйтүчеләрне бик өнәмәде. Ни өчен Гончаров әлеге режиссёрларны (ә бит алар арасында искиткеч талантлы шәхесләр дә бар) сектантлар гына дип атый иде соң? Аның уенча, әлеге шаккатристларга үз трюклары кадерлерәк һәм алар Станиславскийны урыныннан йолкып ташлап, шунда үзләре менеп утырмакчы булалар икән. Марсель абыйга, инде әйткәнемчә, сектант режиссерлар кебек ниндидер ясалма дөньялар ясап, шунда тар интересларын тормышка ашырып яту кирәк булмады. Аның көч-куәте, зиһене җиткәнгә, ул, һәрвакыт театрны үзәк юлдан алып бара алды. Театрны татар мәдәниятенең бер алтын баганасы итеп эш йөртте. Сектант режиссерлар театр драматурглардан башка да яши ала, әнә Библиядан бер бит текст алам да өч сәгатьлек спектакль куям, чөнки театрда сүз беренче түгел, иң мөһиме хәрәкәт (чөнки хәрәкәтләрне режиссёр уйлап чыгара бит, димәк, театрның Алласы режиссёрлар) дип торганда, Марсель абый, Станиславский шәкертләрен куәтләп: «Театр сәнгате драматургиядән башлана, без, Станиславский системасына йөз тотучы режиссёрлар, драматургның идеясенә, әсәренә кан өстибез, артистлар аркылы җан өрәбез, төп бурычыбызны кеше рухының тормышы турында (ә туалетта ничек утыруын күрсәтү түгел), кешеләр өчен, кешеләр ярдәмендә сөйләү», — дип әйтә килде. «Тамашачыга авторның сүзен һәм фикерен тиешле югарылыкта җиткерә алмагач, ни кала соң аларга?! Сектант режиссёрлар эзләнү дигән мөһим бурычның формаль ягы белән генә эш итәләр. Артистта көчле холыклы иҗат рухы тәрбияләү урынына, аңнарын бутап, болганчык суда әллә ниләр бар дип җенләнәләр, күз буалар».
Чыннан да, сүз милли театрда икеләтә мөһим роль башкара бит. Мәдәниятебезнең иң зур казанышларыннан берсе булган сүзнең дәрәҗәсен белер-белмәс түбән төшерү ахмаклык икән. Телебездән генә аерылыйк, без шундук милләтебезне дә, соңгы дәүләтебезне дә югалтачакбыз.
Бик игътибарга лаек факт: Марсель абый, мактаулы Америкага барып, егерме ел күрешмәгән Гадилә апасы янында ике атна буе искиткеч дәрәҗәдә кунак булып кайтты. «Америкада каласыгыз килмәдеме соң?» — дигәч: «Анда калсам, бер елдан соң ук үләр идем», — диде. Бу да аның үз халкын, үз илен яратуы турында сөйли. Нәм аның феноменаль көче дә шуннан иде — татар театрының элек-электән килгән традицияләренә таянды, яңартты һәм туктаусыз үстерә алды. Рус булмаган милләтләрнең мәктәпләре ябылып беткән, милли культураларын Рәсәй туфрагыннан төбе-тамыры белән йолкып ташлау башланып киткән шомлы бер чорда да, Камал театрына үз йөзен югалтмаска булышып, милли тамырларда яшәтү, яшәртү һәм үстерү юлында фидакарь көрәшеп, дөньяда бәһасе булмаган тәҗрибә туплады. Ул тәҗрибә безгә бүген дә бик кирәк.
М.Сәлимҗанов белән бергә эшләү һәркайсыбызга да җиңел булды кебек. Театрда әдәби бүлекнең мөмкинлекләрен чикләп, үзе белгәнчә, үзе теләгәнчә ваклап, тураклап бетерә торган кешеләр бар иде. Бу хәлдән гарык булып, эшемнән китәргә дә омтылып карадым. Шунда Марсель абый: «Китсәң, бер әсәрең дә безнең сәхнәдә куелмаячак», — дип калырга мәҗбүр итте. Һәм ни гаҗәп, «Идегәй» дастаны буенча сәхнә әсәре язарга алынган драматургларның кулъязмаларын ошатмый, авторларына кире кайтаргач, «Идегәй» трагедиясен миннән яздырды. Һәм, әлбәттә, Марсель абый режиссёр булганга гына яза алдым. Аны миннән тагы Дамир Сираҗиев дигән режиссёр яздыра алган иде, әлбәттә, ансы Дамирча бөтенләй үзгә әсәр булып дөньяга килгән иде. Шуны да өстәү мөһим дип уйлыйм: «Идегәй» Марсель Сәлимҗанов тарафыннан үзе куйган иң мөһим ун спектакль исемлегенә кертелгән булса да, инде ул үлгәч, театрның 100 еллыгы уңае белән чыккан 100 спектакль дигән видео-
РУХЛАНДЫРУЧЫ
107
спектакльләр җыентыгына кертелмәде. Һәм, гомумән, зыялыларыбыз тарафыннан күтәреп алынган «Идегәй» нишләптер тиешле бәясен алалмады. Бу хакта миңа соңрак Минтимер Шәриповичтан да ишетергә туры килде: «Хәзерге чорда вакыт ягы җитәрлек булып, бик күп укыганлыктан: «Идегәй»не теге чакта бөтен зурлыгы белән аңламаган булуыбызга төшендем, аны хәзер кабат сәхнәгә кайтарырга вакыт җитте», — диде. Бу сүзләр күбрәк Ринат абый белән миңа төбәп әйтелсә дә, аларны бик күпләр ишетте. «Мөгаен, куймаслар», — дип җаваплаганымны да ишеттеләр кебек.
«Сәлимҗанов мәйданга чыгып, «азатлык» дип кычкырмый», — диюче провокаторлар да табылган иде вакытында. Рус һәм чит ил драматургиясен куя дип тә гаеп тактылар. Ә бит без репертуарга рус драматургиясенең алтын өлгеләрен генә ала идек. Марсель абый аларны татар театрына хезмәт иттерде ләбаса. Драма сәнгатебез үсеше өчен дә, театрыбыз рус театр дөньясы киңлекләрендә хәрәкәт иткәндә дә, алар безнең өчен ифрат файдалы иде. Әйтик, Островскийның «Бирнәсез кыз»ы. Бу әсәр шулчаклы да камил язылган ки, аның янәшәсенә дөнья даһилары иҗат иткән бик сирәк сәхнә әсәрләрен генә куеп була. Әнә шуның героинясын уйнаган артисткаларыбыз, мин монда Лариса — Алсу Гайнуллинаны гына түгел, бик хаксыз рәвештә искә алынмый торган Лариса — Рузия Мотыйгуллинаны да мисалга китерәм, алар Островский — Сәлимҗанов тандемында туган образ гәүдәләндерү тәҗрибәсен татар сәхнә әсәрләрендә дә кулланып, татар пьесаларының искиткеч зур уңышларга ирешүенә булыштылар. Шулай ук «Бирнәсез кыз»ның берничә театр сезоны дәвамында, кая гына барса да, Рәсәйне шаулаткан спектакль булуын онытмыйк. Дистәләгән театр тәнкыйтьчеләренең, шул исәптән М.Ульянов, Б.Поюровскийларның: «Россиядә бу дәрәҗәдәге Лариса Огудалова да, моңа тиң спектакль дә юк, татарча куелган бу спектакль таң калырлык», — дип Рәсәй халкына татар театры турында дан җырлаулары начар була аламы? Ә Б.Горбатовның «Бер төн»е куелгач: «СССРда Биктимеров Кривохатскиена тиң торырлык Кривохатский иҗат ителмәде», — диюләре дә безнең милләт казанына су койды бит. Мисалларны тагы күп китерергә булыр иде, әмма Марсель Хәким улы режиссурасы ирешкән башка мөһимрәк казанышларны да онытмыйк. «Миркәй белән Айсылу», «Кыю кызлар», «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Американ» кебек, татарның элекке тормышын тасвирлаганда, чиләк-чиләк тискәре буяулар кулланып язылган бу пьесалар башка режиссёрлар куйганда, бик кыска гомерле спектакльләргә әверелгән. Ә менә Сәлимҗанов аларга бөтенләй башка яңгыраш һәм башка язмыш бүләк итте. Әнә, Марсель абый куелышында сүнгән йолдыздан сүнмәс йолдызга әверелгән спектакльне генә алыгыз. Татар сәхнәсендә бер генә спектакльнең дә тоташтан 700 тапкыр аншлаг белән баруын хәтерләүче юк. «Әни килде» дә, «Әлдермештән Әлмәндәр» дә, хәтта артык киң катлау тамашачыны үзенә тартучы «Зәңгәр шәл» белән «Хуҗа Насретдин» дә тәнәфесләр аша, яңа куелышлар аша гына бу санга якыная алдылар. Тугандаш халыкларның күпме әсәрен сәхнәбезгә күтәрде ул тагы. Татар артистлары башкорт режиссёрларыбыздан тыш, әле үзбәк, әле казах, әле азәрбайҗан режиссёрлары белән аңлашып, тагын да туганлаша төшеп спектакльләр чыгара тордылар. Бездә хәтта француз режиссёры — француз әсәрен,
108
Латин Америкасыннан килгән режиссер испан әсәрен куйды Оста үзе дә гарәп, кыргыз, башкорт, рус, итальян халыкларының сәхнә әсәрләренә еш мөрәҗәгать итә иде.
Сәлимҗанов үләренә бер ел кала: «Мин бу театрга тагы биш ел буе бик кирәк», — дип йөри башлады. Биш ел түгел, тагы унбиш ел да бик кирәк булганын менә хәзер генә аңлый башладык кебек. «Марсель Сәлимҗанов бытописатель генә», диючеләргә: «Ә сез аның «Качаклар», «Портфельле кияү», «Әл- дермештән Әлмәндәр», «Өч аршын җир», «Американ», «Ябырылу», «Бер төн», «Бирнәсез кыз», «Идегәй», «Баскетболист» кебек бер-береннән ут белән су шикелле аерыла торган спектакльләрен карадыгызмы соң?» — диясе килә. Бөек оста үлгәч, театрга кайгы уртаклашкан йөзләрчә телеграмма яуды. Аның җәсады белән саубуллашырга татар гына түгел, руслар , казахлар, башкортлар, чувашлар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар агылды. Безгә берәү белән саубуллашырга да бу кадәр күп халыкның килгәне булмады. Чөнки ул каты авыру белән авырганда да, фәрештәдәй Гөлнары: «Марсель, тыңла сүземне, калдырып тор репетицияңне, зинһар, Германиягә барып дәвалан», — дип каршына тезләнеп ялварганда да, оста татар милләте үзенә ышанып тапшырган театрын кайгыртты — Мансур Гыйләҗевның сәхнәләштерер өчен ифрат авыр булган «Баскетболист» әсәрен (сөйләшә алмый, бугазын тотып утырса да, каны агулана башлаганын белсә дә) куеп бетерде.
Соңгы дәвердә драматургиягә һәм режиссурага яшьләрне күбрәк тартырга тырышуы да театр киләчәген кайгыртудан иде. Хәер, ул гомере буе, нәкъ Станиславский системасы кушканча, театрның драматурглар өчен дә туган йортка әверелүен кайгыртып яшәде. Шәриф Хөсәенов, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллиннар белән булган иҗади дуслыгын һәркем белә. Хәй Вахит һәм Сәет Шәкүровны да читкә какмады ул. Диас Вәлиев, Нурихан Фәттах, Фәнис Яруллин, Ризван Хәмид, Зөлфәт Хәкимне дә сәхнәләштерде. Батулла, Рөстәм Мингалимов, Мансур Гыйләҗевлар да театр репертуарында урын алды. Разил Вәлиев, Марсель Галиевлар белән дә яратып эшләде ул. Дөрес, Разилне Дамир Сираҗиев үз театрына алып китте, Галиевны исә Минзәлә театры куйды. Ркаил Зәйдулланы инде мин 1985 елдан ук театрга килергә кодалап йөри башлаган идем. Безгә бу яшь егет белән Казан — Канаш поездында бергә кайтырга насыйп булган сәгатьләрдән башлап. Әмма Ркаилне театр белән кызыксындыруларым бик күп еллардан соң гына үз эшен эшләде. Ниһаять, Марсель абый аның «Саташкан сандугач»ын Камал сәхнәсенә күтәрде. Бүген инде театрлар белән уртак тел табучы, «Үлеп яратты»сы кайнар алкышлар астында барган Ркаил сәхнәдә нык басып тора кебек. Димәк, Марсель Сәлимҗановның тырышлыгы монда да бушка китмәгән.
Читтән караучыга күбрәк күренә, диләр. Мәскәүнең иң затлы театр белгечләре: «Чын милли сәнгать кенә дөнья халкына кызыклы. Менә сез шуңа ирешкәнсез. Сезнең шушы югарылыктан төшәргә хакыгыз юк», — дип, Марсель Сәлиҗанов җитәкләгән театрны зурлый иделәр. Марсель абый турындагы хәтер исә бу сүзләргә икеләтә җаваплы карарга, татар театры ирешкән югарылыкны сакларга, үстерергә чакыра.