Логотип Казан Утлары
Мәкаль

МӘКАЛЬ ӨМӘСЕ

Исәнмесез, Мәкаль өмәсен оештыручылар! Бик матур һәм фидакарь эш башлагансыз,
уңышлы булсын! 9 нчы санда бирелгән, үземә ошаган мәкальләрне атап китәм (дөресен
әйткәндә, барысы да ошады, барысын да китапка кертерлек — мәгънәле). Бер генә киңәш
әйтер идем: мәкальләрне темаларга бүлү отышлырак булыр.
Үзеңә сыймаган серне дустың да саклый алмас. (Л.Гатауллина). Бусагасыз түр булмый.
Әйбере күбәйсә, йөзе кечерәя. Ир иярдә тәхетле. (М.Мирза). Ауган агачка тукран да кунмый.
Шома тимер тиз күгәрә. Яман сүз иясеннән алда йөри. Югалган көмешне, алтыным, дип
эзлисең. Ялкау байдан хәерче туа. Зур шәхеснең шәүләсе дә зур була. Үз өеңдә йокы да бушлай.
(К.Кәримов). Хак хат та хатадан хали түгел. Хәмер капканның әмеренә капма. Башы юктан
башкисәр дә курка. Морҗаң кыек булса да, төтене дөрес чыксын. (В.Нуриев). Кичке чәй —
төнге йокыга тәнәфес. Күләгәнең шәүләсе булмый. (Р.Ханнанов). Ана телен үги иткән —
анасын да үгисетер. Тарихын оныткан, телен йоткан — үз тамырын үзе корыткан. Йөргән
аякка саулык иярә. Мәкаль ул — акыллы уйга тере һәйкәл. (Р.Юныс).
Ә хәзер үземнекеләр:
• Язын чәчмәгәнне көзен урмыйлар.
• Яшьлек эзли күктән хыялын, картлык — җирдән үлән кыягын.
• Өскә кими йөреп авыргач, тун киеп кенә терелмәссең.
Зимфира ИСЛАМОВА. Тукай районы Зур Шилнә авылы


Кадерле редакция!
Иң элек 9нчы, 10нчы саннарда басылган мәкальләр турында бер-ике кәлимә сүз әйтәсе
иттем. Ошбу мәкальләр күңелгә ятышлы булды: Бар кәрлә дә Наполеон түгел. Шигырь
башына җыр җитәр. Күләгәнең шәүләсе булмый. Кала — саланың үксез баласы.
Калганнары да бик күркәм,бик дөрес әйтелгән тезмәләр. Мин гомер бакый мәкаль
яраттым. И, әйбәт тә эшләгәнсез, үзегез әйтмешли, изге эшне терелткәнсез, рәхмәтләр
үзегезгә!
Беренче коймак төерле була. Мин дә җибәреп карыйм әле:
• Көнчелек — кадак, тора йөрәкне кадап.
• Ике яклы пәке дә сынып китә.
Рушания НИЗАМОВА, Аксубай районы Яңа Дума авылы


• Тел саклыйм дип ил ватма, ил саклыйм дип тел ватма!
• Сүзнең дә тәмлесен генә йотуы рәхәт.
• Төш күргәндә эш түгел, теш кенә үсә.
Люция АБЛИЕВА


• Ана күңеле — балада, бала күңеле — айфонда.
• Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүзгә бар интернет.
• Елыйсы килгән бала атасының санагы белән уйнар.
• Ике илгә бер кылыч, менә сиңа башваткыч.
Динара ЗИННӘТОВА


• Үткәнен белмәүчене киләчәк онытыр.
• Азгын күңел ялтыравыкка алданыр.
• Тәрбиясез кеше белеме бер тиен дә тормас.
• Эшләмичә ашаучылар эшләп ашарга кушар.
Нурулла ГАРИФ