Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛӘТНЕҢ ЙӨЗ АКЛЫГЫ САГЫНДА

Татарстан китап нәшриятына — 95 ел

Россиядә яшәүче төрки милләтләр арасында басма китап чыгару эшенә иң әүвәл безнең
Шагыйрь Зөлфәт ҺӘМ журналист Эльвира Кудрецкая
Сибгат Хәким белән әңгәмәләшә. 1979 ел.
133
татарлар керешә. Әлбәттә, татарларга бу эштә патша хакимияте дә күпмедер этәргеч биргән
диярлек. Дөресрәге, ул хакимият Казан каласының Россия империясендәге дәрәҗәсен
танырга мәҗбүр булып, 1804 елда анда университет оештыру карарын чыгарган. Һәм шуңа
бәйле рәвештә монда Россия биләмәсендәге иң тәүге «азиатский басмаханә» дә ачылган.
Икенче-өченче нәүбәттә китап басу эшенә керешүчеләр азәрбайҗаннар («Кавказ татарлары»)
белән үзбәк кардәшләребез булган. Ташкентта төрки телдәге беренче басма хәрефле газета
1870 елда дөнья күрә. Аны оештырып чыгаручы милләттәшебез — Оренбург төбәге
морзаларыннан булган Шаһимәрдән Ибраһимов. Шунда ук аның фарсы теленнән тәрҗемәдә
«Мең дә бер кичә» әсәре дә, атлы казаклар тарихын чагылдырган үз китаплары да, үзбәк
телендә еллык календарьлар да нәшер ителә. Бакуда да милли телдә газета һәм китап басу
эшенә шул ук Х1Х гасырның җитмешенче елларында керешәләр.
ХХ гасыр башында татар телендә китап нәшер итүче басмаханәләр һәм аерым нәшриятлар
Россиядәге күпчелек губерна башкалаларында эшләп килә. Совет хакимиятенең беренче
көннәреннән үк мондый таркаулыкка чик куярга теләк белдерелә. РКП(б) Үзәк комитеты
1918 елда ук барлык шәхси басмаханәләрне берләштерү, үзәкләштерү буенча беренче
талпынышын ясый. Әйтик, шул ук елның февралендә Оренбургта Рәмиев һәм Хөсәенев
байларның басмаханәләре хуҗаларыннан тартып алына, башка басмаханәләр белән
берләштерелә. Ә инде бердәм Дәүләт нәшриятларын булдыру турындагы катгый карар 1919
елның июлендә чыгарыла. Утызынчы еллардагы үзгәрешләргә чаклы дәүләт нәшрияты
рәвешендә оештырылган ул идарәгә шул төбәктәге барлык басмаханәләр дә буйсындырыла,
китап сәүдәсен оештыру бурычлары да аңа йөкләнә. Газета-журналлар да шул нәшрият
карамагында дөнья күрә. Мәсәлән, «Казан утлары»ның элгәреләре дә, башка барлык
журналлар да 1958 елга чаклы Татарстан китап нәшрияты канаты астында яшәп килә. Ул
мәҗмугаларның баш мөхәррирләре дә, Татарстан Язучылар берлеге белән киңәшеп, нәшрият
җитәкчелеге карары белән билгеләнә.
Егерменче еллар урталарына чаклы РСФСР дәүләт нәшриятының Казан губернасы
бүлегенә чуаш, мари телләрендә матбугат нәшер итүче бүлекчәләр дә беркетелгән була.
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылганнан соң, 1920 елның
ноябреннән, Казан губернасы бүлеге Татарстан дәүләт нәшрияты (Татгосиздат) итеп
үзгәртелә. Хуҗалык, исәп-хисап эшләре буенча ул Татарстан совнархозына буйсындырыла. Ә
нинди китаплар нәшер итүне планлаштыру, нинди газета-журналлар чыгаруны билгеләү
бурычы Халык мәгарифе комиссариаты һәм аңа буйсынган Гыйльми үзәк карамагына
калдырыла. Һәм шушы тәртип 1945 елга кадәр саклана диярлек. Дөрес, китап сатуны оештыру
йөген 1936 елда ук махсус карар белән сәүдә оешмаларына тапшырган булалар. Ә 1945 елда
элеккеге Татгосиздат җирлегендә Нәшрият һәм полиграфия сәнәгате идарәсе оештырыла.
Шул рәвешле басмаханәләр дә нәшрияттан аерыла. 1949 елда шушы идарәгә китап сәүдәсе
оешмасы (Таткниготорг) да килеп кушыла. Матбугат һәм полиграфия сәнәгате идарәсе
баштарак турыдан-туры Министлар Советына буйсындырылган булса, 1953-1963 елларда исә
Мәгариф министрлыгы карамагында да эшләп ала. Ә 1991-2001 еллар аралыгында бу идарә
мөстәкыйль министрлык буларак яшәде. Китап нәшрияты белән турыдан-туры җитәкчелек
иткән әлеге министрлыкның татар матбугаты язмышы хәл ителгән авыр еллардагы соңгы
министрлары — күпләребезгә таныш, абруйлы шәхесләр Ислам Әхмәтҗанов белән Шамил
Хамматовлар булды.
Казан губернасы карамагындагы тәүге Дәүләт нәшрияты бүлеге җитәкчеләре башка
милләт вәкилләре булган. Хәер, үзебезнең милли шәхесләребез дә бу эштән
134
читтә тормаган. Мәгълүм ки, бу елларда Галимҗан Ибраһимов Россия мөселманнары эчке
эшләре комиссариатында да, РКП(б) Үзәк комите - ты каршындагы Шәрык халыклары
оешмаларының Үзәк бюросында да матбугат эшләре өчен җаваплы булган. Димәк, Дәүләт
нәшриятының Казан бүлеген оештыру эшләрендә ул турыдан- туры катнашкан. 1920 елдан
башлап Татгосиздат Халык мәгарифе комиссариаты белән бергә кулга- кул тотынышып эшли.
Ул теркәлгән. Мөгаен, бу очракта кайберәүләренең «Безнең юл», «Мәгариф», «Атака» кебек
журналларның баш мөхәррире булып эшләве дә искә алынгандыр. Г.Галинең исә утызынчы
еллар дәвамында (1937 дә кулга алына) китап нәшриятында даими эшләве һәм баш мөхәррир
вазифасын үтәгәнлеге турында өстәмә мәгълүматлар да бар.
Ә 1922 елдан башлап татар мәдәнияте үсеше өчен бик кадерле булган ул Татгосиздат
(соңрак, 1940 елларда Татиздат рәвешендә дә теркәлгән) идарәсе белән фәкать үз
кешеләребез җитәкчелек иткән. Шул елда ул җитди вазифаны үтәү бурычы элекке
полиграфист, яшь коммунист Нурис Мохтаровка йөкләнә. Нуристан соң Татарстан дәүләт
нәшриятын (бу оешмага буйсынган басмаханәләр, басылып чыккан китапларны барлап
барырга тиешле Китап палатасы һ.б.) җитәкләгән «управляющийлар» исемлегендә Вәли
Шәфигуллин, Самат Шәрәфетдинов, Закир Тинчурин (ун елдан артыграк эшли), сугышта
һәлак булган Шакир Арсланов, әдәбият галиме, булачак профессор Мөхәммәт Гайнуллинны да
атап китәргә кирәктер. Башка иярчен оешмалардан арынып, фәкать кулъязмаларны китап
рәвешенә китерүче саф нәшрият вазифасын үтәүче Татарстан китап нәшрияты
директорларын да санап үтик: Салих Вәлиди (1957-1963, шуннан соң ул китап сәүдәсе
оешмасы директоры итеп билгеләнә), Гыймади Камалиев (1963-1973), Гарәф Шәрәфетдинов
(1973-1987), Ринат Мөхәммәдиев (1987-1989), Харис Әшрәфҗанов (1989-1998 ).
Вәли Шәфигуллин белән Самат Шәрәфетдинов исемнәре Бауман урамындагы үзенчәлекле
Матбугат йортын һәм шуңа өстәп салынган полиграфия комбинатын төзүне (1933-1935)
оештыручылар буларак тарихка кереп калды. Камил Якуб исемен йөрткән полиграфия
комбинаты, җитмеш еллар чамасы көне-төне эшләү дәверендә, меңнәрчә исемдә, дистәләгән
миллион данәдә татар һәм рус телләрендә китаплар бастырып чыгарды. Хәер, ул комбинат
цехларында, татар һәм рус телләрендә басылган китаплардан тыш, башка тугандаш
республикалар телендә дә миллионлаган данәдә затлы-затлы китаплар нәшер ителгән.
Байтак еллар минем китап киштәсендә казакъ әдәбияты классигы Сәкен Сәйфуллинның шул
комбинат тамгасы белән 1935 елда чыгарылган затлы, калын «Тар жол, тайгак кичү» романы
торды. Әйе, ул комбинатта байтак еллар дәвамында казакъ, каракалпак, төрекмән телләрендә
дә китаплар, дәреслекләр басылган. Хәтеремдә әле,
1970-1980 елларда Төрекмәнстан, Каракалпакстан республикаларыннан китап чыгару
мәшәкәте белән килеп йөрүче канкардәшләребез, кунакханәгә урнаштыруны үтенеп, ул
вакытта Матбугат йорты бинасында булган Татарстан Язучылар берлегенә мөрәҗәгать
итәләр иде. Ә бер таныш төрекмән язучысының үз китабын чыгаруны тизләтергә ярдәм
итүемне үтенеп язган ике-өч хаты бүген дә миндә саклана.
1972 елның урталарына кадәр Матбугат йорты дигән мәһабәт бинада Татарстанда чыккан
барлык газета-журнал редакцияләре эшләде. Алар аерылып чыккач та анда Татарстан китап
нәшрияты коллективы, полиграфия комбинаты идарәсе, китап сәүдәсе оешмасы, Китап
палатасы, чыгасы китапларның сәяси эчтәлеген тикшереп торучы цензура идарәсе, Татарстан
Язучылар берлеге һ.б. бик күп оешмалар, шул исәптән 1945 елда барлыкка китерелгән
Матбугат һәм полиграфия сәнәгате идарәсе дә ХХ1 гасыр башларынача «яшәде» әле. Ә
бинаның бишенче катында урнашкан Тукай исемен йөртүче клубта исә һәр атнаның
җомгасында диярлек кызыклы- кызыклы әдәби-мәдәни очрашулар, ә атна дәвамында исә
төрле-төрле җыелышлар үткәрелеп торыр иде. Архитектура һәйкәле буларак танылган ул
бина диварына күптән инде архитектор С.С.Пен исеме белән янәшә Татиздат идарәсенең 1930
еллардагы Халык мәгарифе комиссарлары Шәһит Әхмәдиев белән Исхак Рәхмәтуллин —
Галимҗан Ибраһимовның иң якын фикердәшләре. Өстәвенә Г.Ибраһимов үзе дә нәкъ шул
чорда шушы комиссариат карамагындагы Гыйльми үзәкне җитәкләгән ич. Ә аңа чаклы бу
Гыйльми үзәкнең җитәкчесе булып Төркия белән Бельгия югары уку йортларында да белем
алган Гаяз Максуди эшләгән. Ул да, мөгаен, милли матбугатның һәм милли китап бастырып
чыгаруның алга китүе өчен тырышкандыр. Китап нәшрияты елъязмасының 1920-1930
елларга караган өлешендә Галимҗан Ибраһимов, Исхак Рәхмәтуллин, Галимҗан Нигъмәти,
Гомәр Гали исемнәре баш редактор буларак та
МИЛЛӘТНЕҢ ЙӨЗ АКЛЫГЫ САГЫНДА
135
еллар башындагы идарәчесе С.Шәрәфетдинов һәм ул бина белән полиграфия комбинаты
аякка бастырылган чорда партиянең Татарстан өлкә комитеты вәкиле буларак төзелешкә
җитәкчелек иткән В. Шәфигуллин исемнәрен мәңгеләштерү максатында истәлек тактасы
куелырга тиеш иде дип уйлыйм.
* * *
Бөек Ватан сугышына чаклы татарча вакытлы матбугат һәм татар китаплары РСФСРның
кайбер башка өлкәләрендә эшләүче Дәүләт нәшриятлары тарафыннан да нәшер ителгән.
Мәсәлән, Куйбышев, Оренбург, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә, Себер тарафларында аерым
әдәби яисә иҗтимагый-сәяси эчтәлекле китапларның басылган булуы Татарстан китап
палатасы хезмәтләрендә теркәлгән. Мәгълүм ки, байтак кына күренекле шәхесләребез иң
әүвәл шул төбәкләрдә нәшер ителүче газета- журналларда каләм чарлаганнар. Шуннан соң
гына Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлекләрен дәвам иттергәннәр.
«Социалистик Татарстан» газетасының баш мөхәррире һәм берничә китап авторы Шәмси
Хамматов — Свердловск өлкәсендә вакытлы матбугатта, ә әдәбият галиме Хәсән Хәйри —
Себер төбәгендәге өлкәара «Азат Себер» газетасында, Шакир Абилов исә Оренбургта (ул чорда
шәһәр Чкалов исемен йөртә) татарча нәшер ителүче «Коммунист» газетасында көч
сынаганнан соң Казанга килгәннәр. Андый шәхесләребезнең исемлеге болар белән генә
чикләнми. Әйтик, балалар әдәбиятын үстерүгә үз өлешләрен керткән Абдулла Әхмәт, Идрис
Туктар һ.б. да бар әле. Ләкин утызынчы еллар ахырына табарак Татарстаннан читтә эшләп
килүче, татарча китаплар чыгаручы нәшриятлар ябыла.
1930нчы елларда китап нәшриятында күренекле әдипләрнең сайланма әсәрләрен һәм күп
томлыкларын чыгару омтылышлары да ясала. Татар телендә язылган әсәрләрне даими
рәвештә русчага тәрҗемәдә нәшер итә башлау да шушы елларга туры килә. Мәсәлән, 1936
елда, шагыйрьнең тууына илле ел тулуга нисбәтле рәвештә, Г.Тукайның зәвыклы итеп
эшләнгән «Избранные стихи» китабы дөнья күрә. Аңа чаклы язучы һәм мөхәррир Фатих
Сәйфи-Казанлы тырышлыгы белән аның әсәрләренең татарча өч томлыгы басылып чыккан
була (1929-1931). Галимҗан Ибраһимовның алдан планлаштырылган җиде томлыгыннан өч
томы шулай ук утызынчы еллар башында нәшер ителгән. Шул елларда нәшриятта өлкән
мөхәррир вазифаларын үтәгән Афзал ага Шамов сүзләренә караганда, әдипнең тагын өч томы
корректурасы вариантларының бер өлеше, автор тарафынннан кабат тикшерелеп, Кырымнан
Казанга кайтарылган була. Г.Ибраһимовның шул көздә кулга алынуы сәбәпле, ул томнар
нәшер ителмичә кала һәм юкка чыгарыла.
Бу чорда Татарстан китап нәшриятында без күренекле әдипләребездән тагын Фатих
Кәрим, Нур Баян, Гомәр Бәширов, Ибраһим Гази, Госман Бакиров (балалар әдәбияты бүлеге
мөдире), Гасыйм Лотфи (татар телендә чыгучы дәреслекләр өчен җаваплы мөхәррир була,
соңыннан байтак еллар дәвамында Мәгариф министрлыгында эшли), Гази Кашшаф, Әнәс
Камал, Кәшфи Басыйров (матур әдәбият үрнәкләрен, шул исәптән М.Лермонтовның «Безнең
заман герое» н татар теленә тәрҗемә иткән автор, сугышта һәлак була), Фәтхи Бурнашларны
очрата алган булыр идек. Афзал ага хәтерләвенчә, Матбугат йортының дүртенче катындагы
84 нче бүлмәдә алар дүртәү утырганнар: Ф.Бурнаш, И.Гази һәм тагын кемдер. Афзал аганың
сөйләгәннәре әле дә хәтердә: «Фәтхи син утырган өстәл артында, ишектән кергәч тә уң
тарафта утыра иде. (Әйе, 1980 елларда без дә дүртәү: Максим Глухов, Юныс Әминев, Альберт
Тәхәвиев һәм мин шул бүлмәдә утырып эшләдек.). Фәтхине кулга алгач та, аның өстәл
тартмасындагы, китап шкафындагы барлык кәгазьләрне җентекләп карап, язып чыктылар да,
Гази белән икебездән кул куйдырдылар... Ул елларда нәшриятта андый хәлләр еш
кабатланды. Фатих Кәримне дә безнең алда кулга алдылар. Аларны гаепләтергә теләп, безне
төрмәләргә дә күп мәртәбәләр йөрттеләр. Милләт, милли тел яшәсен өчен эшләүче оешма
вәкилләре булганлыктан, ул чакта без барыбыз да яшерен күзәтү астында тордык.
Һәрберебезнең күңелендә «кайчан кулга алырлар икән» дигән курку хисе яшеренгән иде».
Әйе, А.Шамов ул елларда «кулак малае» һәм Мәскәүдә университет тәмамлап кайткан кеше
буларак аерым шик астында тора, әлбәттә. Шул елларга кагылышлы КГБ архивы
документлары белән таныш булган Рафаэль Мостафин хезмәтләрендә язылганнарга
караганда, А.Шамов, кайберәүләрдән аермалы буларак, каләмдәшләре язмышына бәйле
эшләрдә шаһитлек итәргә туры килгәндә дә бик сак булган, аларны гаепләү юлына басмаган
икән...
ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН
136
Әйе, замана чиренә бәйле рәвештә кадрлар еш алышынып торуга карамастан, Татарстан
китап нәшрияты утызынчы еллар дәверен дә уңышлы ерып чыга алган. Матур әдәбиятны
нәшер итү белән бергә СССР буйлап сибелгән татар мәктәпләре өчен дәреслекләрне җитәрлек
күләмдә бастырып чыгарганнар. Нәкъ шул елларда рус һәм башка милләтләр әдәбиятлары
үрнәкләрен даими рәвештә татарча тәрҗемә итеп бастыру тәртибе дә урнаштырыла. Үзара
бәйләнешкә кереп, үз әдипләребезнең китапларын кайбер кардәш республикалар
нәшриятларына да тәкъдим иткәлиләр.
Бу елларда киң тармаклы нәшрият һәм китап басу, тарату эшенә җаваплы кешеләрнең дә
исемнәрен атап үтәргә кирәктер. Алда телгә алынган Самат Шәрәфетдиновтан соң абруйлы
җитәкче буларак Закир Тинчурин таныла. Бер истәлек язмасында Гомәр ага Бәширов аның
турында мондый сүзләр китерә: «Акыллы, тәҗрибәле кеше. Кешене аңлый торган зат». Әйе,
ул чордагы нәшрият идарәсе башлыгын әдип яхшы белә, чөнки сугыш алды елларында ул,
«Совет әдәбияты» мәҗмугасының җаваплы сәркәтибе буларак та, матур әдәбият редакциясе
мөхәррире вазифасын үтәгәндә дә аның белән көн саен диярлек аралашып торган.
Сугыштан соңгы елларда, Казан педагогия институтын җитәкләгән дәвердә дә Закир
Тинчурин Татарстан китап нәшрияты белән тыгыз элемтәдә булган. Институтта белем алган
шәкертләреннән иҗат эшенә сәләтлерәкләрен башта нәшриятта практика үтәргә кодалый,
соңрак шунда эшкә билгели. Илленче еллар башында шул рәвешле нәшрият мөхәррире булып
китүчеләрдән Әнисә Ибраһимова, Рәис Даутов, Таһир Нурмөхәммәтовларны беләм. Ул
исемлектә әле мин аралашмаган тагын кемнәрдер бардыр. Боларның өчесе дә — соңрак язучы
буларак та танылган шәхесләр. Дөрес, Әнисә ханым, күпчелек язучылар тарафыннан да
яратып кабул ителгән «Томан таралганда» повестен китап итеп бастырып чыгарганнан соң
(1967), никтер тукталып калды. Язучылар берлегенә дә кабул ителмәде. Нәшриятта эшләгән
елларда ул табигать фәннәреннән рус телендә басылучы дәреслекләрне оста тәрҗемә итүче
буларак та танылган иде шикелле. (Дөрес, нәшриятта миңа аның белән бер чорда эшләргә
туры килмәде.)
* * *
Ниһаять, күпләребезгә танышрак заманга, сугыштан соңгы дәвергә дә якынлаштык
шикелле. Кайчандыр үзем язган «Мылтык һәм каләм берлеге» мәкаләсендә бәян ителгәнчә,
ул чордагы күп профильле Татарстан китап нәшриятының фәкать китап редакцияләү һәм
басмаханәгә әзерләү бүлегеннән генә дә Бөек Ватан сугышына утызлап ир-ат һәм берничә
хатын-кыз мобилизацияләнә. Шулардан күпләребезгә мәгълүм исемнәрне генә санап үтик:
полк комиссары, Берлин тирәләрендәге сугышта һәлак булган Нур Баян, алдарак искә
алынган Кәшфи Басыйров, 1942 елда үзе теләп фронтка киткән миномет взводы командиры
Госман Бакиров, сугышка китү теләген белдергәч төрмәдән азат ителгән пехота взводы
командиры Фатих Кәрим (хәзерге Калининград шәһәре тирәсендәге сугышта һәлак була),
пехота взводы командиры Сибгат Хәким, тупчы Мөхәммәт Садри, 1942 елдан үз теләкләре
белән яу кырына китеп, татарча чыга башлаган фронт газеталарына билгеләнгән һәм
дошманны җиңеп кайткан капитан Ибраһим Гази белән капитан Афзал Шамовлар. 1941-1942
елларның зәмһәрир кышында Апас белән Тәтеш араларында туң җирне чокып окоп һәм дзот
базлары казырга мобилизацияләнгән 4-5 хатын-кызны да сугышта катнашучылар
исемлегендә санарга хаклыбыз.
Сугыш чорында Казанда калган хатын-кызлар да чыдам, көчле рухлы була, ачлы-туклы
яшәп, суык бүлмәләрдә авыр шартларда китап һәм газета-журналлар чыгара. Сугыш
елларындагы мәктәп укучысы буларак шуны әйтә алам — безнең Казакъстанга чиктәш авыл
мәктәбе китапханәсенә Казаннан дәреслекләр дә, әдәби әсәрләр тупланган китаплар да
өзлексез диярлек килеп торды. Шул елларда нәшер ителгән китаплардан И.Такташның
«Караборынның дусты»н, Г.Әпсәләмовның «Төньяк балкышы»н күмәкләшеп укуыбыз
хәтеремдә әле. Илнең башкаласында һәм күпчелек өлкәләрдә байтак кына газета-журналлар
нәшер ителми торган елларда да Казандагы төп газеталар һәм «Совет әдәбияты» журналы
чыгудан туктамаган. Шунысы да гыйбрәтле, сугышка чаклы яисә сугыш чорында эшли
башлаган, авыр еллар чыныгуын узган күпчелек хатын-кызлар, китап нәшрияты
коллективының төп кадрлары буларак, монда утызар-утызбишәр ел эшләде. Пенсия яшенә
җиткәч тә мөхәррирлек, корректорлык вазифаларын калдырып китәргә ашыкмыйча, яшь
кадрларга үрнәк буларак эшләде алар. Китап нәшриятында утыз ел дәвамында корректор да,
МИЛЛӘТНЕҢ ЙӨЗ АКЛЫГЫ САГЫНДА
137
мөхәррир дә, дәреслекләр нәшер итүче бүлек мөдире дә булган Фирдәвес Болгарская
«Тылсымлы йорт» дип исемләнгән бер мәкаләсендә нәшриятта эшләү елларын искә алып
мондый сүзләр яза: «Бу йортның үзенә тартып торган тылсымлы көче, килеп кергән кешене,
үзенең эшенә тартып алып, бөтен күңелен, белем һәм мәхәббәтен биреп эшләргә мәҗбүр итү
үзенчәлеге югалмады. Югыйсә хезмәт хакы шактый түбән иде, ә эше гаҗәеп катлаулы,
четерекле, вак һәм җаваплы булды.»
Әйе, нәшриятка эшкә урнашкан кешеләрнең күпчелеге бердәм, үзара бик тату
коллективта, китап бастырып чыгару эшенең халкыбызның киләчәк язмышына бәйле
булганлыгын тоеп, дистә еллар дәвамында үз вазифаларын үтәүне дәвам иттерә. Дөрес, шунда
эшли-эшли тәҗрибә туплаган, каләм шомарткан корректор вә мөхәррирләрне нәшрият
башлыклары да үз вакытында күргән — аларны өстәмә түләүле тәрҗемә эшләре белән дә
тәэмин итәргә тырышкан. Рус яисә башка телләрдән тәрҗемә итеп чыгарылган дистәләрчә
әдәби әсәрнең яисә йөзләгән уку әсбапларының шушы нәшриятта күңелен, җанын биреп
эшләгән сүз осталарының хезмәт җимеше булуын танырга тиешбез.
Сугыш тәмамлангач, нәшрият тормышы яңадан җанланып китә. Бу дәвердә нәшриятта
яңадан эшли башлаган язучыларны искә алып үтик. Госман Бакиров, Ибраһим Гази, Абдулла
Әхмәт, Сибгат Хәким (икесе дә сугышка чаклы ук «Совет әдәбияты» журналы хезмәткәре
булган), Сәхаб Урайский, Афзал Шамов элекке эш урыннарына кайтып утыралар. Бераз соңрак
алар төркеменә яңарак кына хәрби киемнәрен салып куйган Зәки Нури, Хисам Камалов, Салих
Хәким, Ислам Беляев, Сафа Сабиров һ.б. кушыла.
Илленче еллар башында Казан дәүләт университетының яңарак ачылган татар теле һәм
әдәбияты бүлегенең беренче һәм икенче чыгарылыш студентларыннан да ишле бер төркем
нәшриятка эшкә билгеләнә. Университет юлламасы белән эшкә килгән һәм гомерләрен китап
нәшер итүгә багышлаганнар арасыннан Резедә Хәлиуллина- Вәлиева, Кыям Миңлебаев, Яхья
Халитов, Мәхмүт Хөсәен, Фәния Гайнанова, Сания Сибгатуллина кебек фидакярь затларны
атап үтәргә кирәктер. Булачак халык язучылары Гариф Ахунов белән Нурихан Фәттах та,
элекке курсташларыннан калышмаска теләгәндәй, вакыт-вакыт нәшрият штатында
теркәлеп, эшләп алгалаганнар.
* * *
Хуҗалык тармагында сугыштан соңгы авыр еллар дәвам итүгә, китап басарга кирәкле
булган кәгазьнең тиешле күләмдә чыгарылмавына карамастан, илленче елларны китап
нәшриятының чәчәк аткан дәвере дип санарга хаклыбыз. Бу чорда элек хаксыз рәвештә хөкем
ителгән, әсәрләрен нәшер итү тыелган бөек каләм ияләрен аклау хәрәкәте башлана. Китап
нәшриятында бер-бер артлы Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең өч томлыгы, Фатих Сәйфи-
Казанлы әсәрләре, Хәсән Туфан шигырьләре, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчурин пьесалары
тупланган җыентыклар басылып чыга. Бөек Ватан сугышы барышында әсирлеккә эләгеп,
шунда җәзалап үтерелүгә карамастан, «хыянәтчеләр» тамгасы тагылу сәбәпле, иҗатлары
тыелган шәхесләрдән Муса Җәлил, Абдулла Алиш әсәрләрен кабат нәшер итәргә рөхсәт
бирелгән чор да бит бу. Шушы елларда аларның үз әдәби әсәрләре дә, алар батырлыгына
багышланган документаль хезмәтләр белән беррәттән аерым әдәби әсәрләр дә дөнья күрә.
Шундый әсәрләр рәтендә, мәсәлән, күренекле казакъ шагыйре Җобан Молдагалиевнең Муса
Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыган данлаган мәшһүр «Үлемсез җыр» поэмасын да искә
төшерү урынлы булыр.
Бу үзенчәлекле күчеш дәверендә нәшрият коллективын ике шәхес — Газиз Нәбиев (1953-
1957) белән Салих Вәлиди (1957-1963) җитәкләгән. Баш мөхәррир вазифасын Хәмит
Мөҗәһитов башкарган (1956-1963). Шунысын да билгеләп үтәргә кирәктер, Татарстан китап
нәшрияты оешкан көненнән башлап татар китапларын нәшер итү белән генә шөгыльләнмәде.
Үз ана телебездә басылган китаплар саны байтак еллар дәвамында 40-50 проценттан
артмагандыр.
Безнең бабайларның табигать торышына карата еш кабатлап әйтә торган бер әйтеме бар:
«Илгә уңыш китерә торган явым-төшемле еллардан соң корылык килүчән». Бу гыйбарә
нәшриятыбыз эшенә карата да туры килә диярлек. 1950 еллар ахырында Н.С.Хрущев һәм аның
тирәсендәге «кара кардиналлар» татар һәм башка кайбер милләтләрнең мәгарифе тамырына
үткен кылычлары белән кизәнделәр. Март аенда булса кирәк, үзәк газеталарда басылып
чыккан бер карарда «милли республикалардан читтә урнашкан милли мәктәпләр язмышын
ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН
138
ата-аналар хәл итә», дигәнрәк сүзләр язылган иде. Ягъни милли мәктәпләрне ябу кирәклеге
турында без турыдан-туры әмер бирмәдек төслерәк шома сүзләр китерелгән иде анда. Шул
елларда мин әле Оренбург өлкәсендә эшли идем. Карар чыккан көздә үк күпчелек район
мәгариф идарәләрендә милли мәктәпләр белән эш итүче инспекторларның эштән азат
ителүен, авылларда татар мәктәпләренең бер-бер артлы ябыла башлавын хәтерлим. Ике-өч
елдан соң өлкә күләмендә эшләп килүче ике милли педучилище ябылды. 60нчы елла р
башында Оренбург һәм Орск педагогия институтларындагы татар-башкорт факультетлары
бетерелде. Чөнки татар телен белүче, барлык фәннәрдән үз телебездә дәрес бирерлек
укытучыларның кирәге калмаган иде.
Әлбәттә, ул карар тиздән Татарстан китап нәшрияты эшчәнлегенә дә «китереп суга».
Татарча дәреслекләр, уку әсбаплары чыгару өчен төрле өлкәләрдән килә торган заказлар
туктала . «Әлифба»лар, «Татар теле», «Татар әдәбияты», татар телендә чыгып килүче башка
күп санлы дәреслекләрнең тиражлары кими башлый. Бераз соңрак нәшрият директоры булып
эшләгән Гарәф Шәрәфетдинов бер мәкаләсендә, алтмышынчы еллар вакыйгаларын истә
тотып, «Әлифба» дәреслекләрен нәшер итү планы икеләтә диярлек кимеде», дип яза.
Әмма бу карарның шаукымы әле ул елларда әдәби һәм җәмгыяви-сәяси китапларны
бастырып чыгару тармагына зур зыян салмады. Киресенчә, Мәскәү тарафыннан ел саен бүлеп
бирелә торган кәгазь фондының дәреслекләр чыгарудан янга калган өлеше күпмедер
дәрәҗәдә әдәби, иҗтимагый-сәяси һәм күпмедер күләмдә тарихи-фәнни китапларның
артыграк санда нәшер ителүенә китерде кебек. Элекке татар мәктәпләрен тәмамлаучылар
саны да әле җитәрлек күләмдә, татар китабын укучылар бөтен ил буйлап таралган чак иде.
Китап сату оешмаларыннан заказлар күп килә. Шуңа күрә проза китапларының тиражы
унбиш-егерме меңнән дә ким чыкмый иде. 1970-1980 еллар аралыгында нәшрият түрәләре
«хәзер без һәр эш көнендә бер китап чыгарабыз», дип мактангалап та куйгалаган чор булды
ул.
Бу елларда Татарстан китап нәшриятын кемнәр җитәкләде, кемнәр аңа юнәлеш биреп
торды соң? Шушы яңа чорга кергәндәге беренче директор Гыймади Камалиев булды (1963-
1973). Моңа кадәр ул берничә ел «Социалистик Татарстан» газетасында эшләгән, өч ел чамасы
редактор Шәмси Хамматовның урынбасары вазифасын үтәгән кеше иде. Ләкин нәшрият эшен
эчтән белгән күпчелек, шул исәптән югары оешма түрәләре дә аның эшчәнлегеннән тулаем
канәгать булмадылар кебек. Татарча китапларның гомуми саны
Ветераннар белән төшкән фоторәсем, 2004 ел. Күмәк фото.
Уртада утыралар: Д.Шакиров, Г.Шәрәфетдинов.
елдан-ел артуга карамастан, һәр ел аша диярлек нәшрият үз чыгымнарын каплап, даими
рәвештә табыш китерүгә ирешә алмады шикелле. Бу хәлне аның Мәскәүдәге җитәкче
оешмалар белән ныклы элемтәгә керә алмавыннан килә, дип юраучылар да булды бугай.
Нәрхәлдә, «ул нәшрият эшен рентабельле итә алмады» дип, 1973 елның урталарында аның
урынына Шәмси аганың икенче урынбасарын — Гарәф Шәрәфетдиновны билгеләделәр.
«Университетта татар бүлеген тәмамлаган, колхоз рәисе дә булган, нәшрият икътисадын ул
тиешле дәрәҗәгә күтәрә алыр», дигән өмет белән каршы алды аны татар зыялылары. Бу
өметне ул асылда аклады. Г.Шәрәфетдинов эшли башлагач та нәшрият үз чыгымнарын үзе
исәбенә каплый алу мөмкинлегенә иреште. Г.Камалиев, гомеренең байтак өлешен дәүләт һәм
партия эшлеклеләре урындагы китапларны тәрҗемә итүгә багышлаганлыктан, китап
нәшриятында эшләү дәверендә дә шул юнәлешкә өстенлек бирергә тырышты, ахрысы. Ә
татар халкының үткән дәверләренә багышланган иске китапларны чыгаруга әзрәк әһәмият
бирде бугай. Гарәф Шәрәфетдинов исә эшли башлаган көннәреннән үк татар галимнәре,
тарихчылары белән дә уртак тел тапты. Озакламыйча китап киштәләрендә Х11 гасыр
шагыйре Кол Галинең «Кыйсссаи Йосыф» китабы, бөек шәхесләребез Шиһабетдин
Мәрҗанига, Ризаэддин Фәхреддингә һ.б. багышланган хезмәтләр, булачак академик Әбрар
Каримуллинның милли китап тарихына караган яңа хезмәтләре урын алды. Өч томнан торган
«Герои Советского Союза — наши земляки» китабы да көтеп алынган басма иде.
Гарәф Шәрәфетдиновның «Чорлар алышынганда» язмасының кайбер җөмләләренә
игътибар итеп үтик. «Нәшрият директоры булырга ризалык биргәч, әүвәл республиканың иң
олы оешмаларында вазифамның ни хәтле җаваплы буласын тукый-тукый аңлаттылар.
Шуннан соң мине Мәскәүгә чакырып алдылар. Анда РСФСРның Матбугат комитетында
булдым. Соңрак ул Госкомиздат дип үзгәртелде. Татарстан китап нәшриятына мине директор
МИЛЛӘТНЕҢ ЙӨЗ АКЛЫГЫ САГЫНДА
139
итеп Мәскәүнең шушы комитеты расларга тиеш икән... Комитет җитәкчеләренең үгет-
нәсихәтләре Татарстанда нинди китаплар чыгарырга кирәклеген, ниндиләрен чыгарырга
ярамаганлыгын аңлату иде... Баксаң, безнең нәшрият Росглавиздат белән килештермичә бер
китап та чыгара алмый икән.» Әйе, Совет хакимияте дәверендә менә шундый шартларда эшли
милли нәшриятлар. Чыгарыласы китап санын да, аның исемлеген дә, шул исемлеккә кергән
китаплар тиражын билгеләү өчен җитәрлек күләмдәге кәгазь фондын да ул елларда бары тик
Мәскәү хәл итә торган иде. Урында эшләүче җитәкченең Мәскәү түрәләре белән элемтәсе ни
дәрәҗәдә нык булса — эш нәтиҗәсе дә шундый. Бу кагыйдәне кайчандыр үзем дә, СССР
Литфонды бүлеге директоры булган елларда ярыйсы ук үзләштергән шикелле идем.
Гарәф Шәрәфетдинов җирле һәм Мәскәү түрәләре белән уртак тел таба белүче
директорларның берсе булды. Китап нәшрияты директоры вазифасын ул 14 ел дәвамында
башкарды. Ул эшләгән 1973-1987 елларда классик әдипләребездән Галимҗан Ибраһимовның
8 томлык сайланма әсәрләре, Габдулла Тукайның 5 томлыгы, Мәҗит Гафуриның 4 томлыгы,
Һади Такташ әсәрләренең 3 томлыгы, Хәсән Туфан белән Сибгат Хәкимнең 2шәр томлыклары,
Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Нәҗип Думави, Гадел Кутуй, Гомәр Бәширов, Әхмәт Ерикәй,
Гариф Ахунов һ.б. сайланма бер томлыклары һәм аерым әсәрләре басылды. Үзенчәлекле
тарихи әсәрләрдән Нурихан Фәттахның 2 томлык «Сызгыра торган уклар», Мөсәгыйт
Хәбибуллинның «Кубрат хан» романнары да шул чор җимеше. Шул ук елларда Галисгар Камал,
Шәриф Камал, Таҗи Гыйззәт, Фатих Кәрим, Кави Нәҗми, Нәки Исәнбәт һ.б. әсәрләренең
күптомлыкларын Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре белән бергә туплап-барлап
чыгару эшенә дә керештеләр. Әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның ике бөек шәхесебез
тормышын һәм иҗади эшчәнлеген киң чагылдырган күләмле ике әдәби-биографик эчтәлекле
китабы: «Габдулла Тукай» белән «Фатих Әмирхан» да Гарәф директор булган елларда нәшер
ителделәр. Бу китапларның берсен һәм алда телгә алынган китапларның кайберләрен
басмага әзерләү- редакцияләү эшендә мин дә катнашкан идем. Нәшрият белән унбиш еллап
хезмәттәшлек итү дәверендә йөз иллеләп кече һәм зур күләмле китап редакцияләнгән.
Нәшрият директорлары булып эшләгән соңгы ике шәхес вакытында баш мөхәррир
вазифасын өч кеше башкара: журналист һәм әдәби тәрҗемәче Хәбибулла Гобәйдуллин (1964
— 1972), язучылар Марс Шабаев (1972 — 1977) һәм Вакыйф Нуруллин (1977 — 1989 ел башы).
Баш мөхәррирләрнең урынбасарлары булып та ике эшлекле зат: Нурулла Габитов белән
язучы, партия өлкә комитетында кешеләр белән аралашу тәҗрибәсе туплап килгән Әнәс
Хәсәнов эшләде. 140лап кешене берләштергән коллетив әгъзаларын тулаем санап чыгып
булмастыр. Шулай да кайберәүләрне искә алмыйча да мөмкин түгел. Студент елларында ук
сәяси эзәрлекләүләр, кимсетелүләр кичергән Адлер Тимергалинны Татарстан китап
нәшрияты коллективы үз итеп, туган күреп кабул итә. Һәм монда егерме елдан артыграк
эшләү дәверендә ул зур галим булып җитлегә. Хәтеремдә әле, берәр төрле сорау туса, яшьрәк
буын мөхәррирләрдән тыш кайбер олырак абзый-апайлар да энциклопедик белемле Адлерга
мөрәҗәгать итәрләр иде. 1984 елда университетның татар бүлеген уңышлы тәмамлап килгән
Дамир Шакиров та аны беренче остазы буларак таныды. Бу елларда матур әдәбият
редакцияләре мөдирләре вазифасын күренекле язучылар Шәүкәт Галиев, Фәрваз Миңнуллин,
балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясен Шамил Рәкыйпов җитәкләде. Иҗтимагый-
сәяси әдәбият редакциясе башлыклары вазифасын язучылар Илдар Низамов, аннан соң
Вакыйф Нуриев башкарды. Фәнни-техник әдәбият, шул исәптән татарча-русча һәм русча-
татарча сүзлекләр редакциясе башында байтак еллар дәвамында Ралиңә Камалова — язучы
Барлас Камаловның сеңлесе торды. Аның кул астында эшләүче Адлер Тимергалин, Рәфикъ
Юнысов, Дамир Шакиров нәшриятның оста мөхәррирләре исәбендә йөрдел әр. Авыл
хуҗалыгы редакциясен Наил Мостаев җитәкләде.
«Татарстан яшьләре» газетасының элекке мөхәррире Җәүдәт Кәлимуллин җитәкләгән
дәреслекләр редакциясендә дә бик тәҗрибәле һәм абруйлы мөхәррирләр эшләде. Алар
арасында оста тәрҗемәчеләр дә ишле генә иде. Шул исәптәп татарча матур әдәбиятны рус
җәмәгатьчелеге укырдай итеп башкаручы Азалия Бадюгина кебек белгечләр дә бар иде ул
бүлектә.
Язмамның бу өлешен мәрхүм Гарәф Шәрәфетдиновнын: «Яхшы кешеләр янәшәсендә
эшләве үзе бер бәхет!» дигән тирән эчтәлекле җөмләсе белән тәмамлыйсым килә.
ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН
140
***
1970-1980 елларда республиканың кайсы гына районына, яисә күрше өлкәләрнең
кайсысына гына барма, китап сөючеләр сатуда татарча китапларның аз булуыннан зарлана
торган иде. Ә бит ул елларда балалар өчен китаплар утызар-кырыгар мең, проза әсәрләре
кимендә ун-унбиш мең данәдән дә түбән тираж белән нәшер ителмәде. Нәшрият эшчәнлегенә
бәйле булмаган сәбәпләр аркасында татар телендәге дәреслекләр саны кимүгә карамастан,
Г.Камалиев белән Г.Шәрәфетдинов җитәкчелек иткән чорны без татар китабы нәшер
ителүнең алтын чоры дип танырга тиешбездер. Гәрчә Г.Камалиев директор вазифасын үтәгән
ун елда нәшриятның икътисади хәле бик үк шәптән булмаса да, татар телендә чыгучы
дәреслекләргә һәм китапларга булган заказлар, еллык китап нәшер итү планнары үз
вакытында үтәлгән диярлек.
* * *
Сиксәненче еллар ахырына таба үз милли республикабызда да татар мәктәпләре саны
кими. Элек-электән татар рухын саклап торган авылларыбыз саны да кими бара. Аларның бер
өлеше Түбән Кама сусаклагычын төзү чорында юк ителә. Бер ишеләрен елдан-ел киңәя, зурая
барган шәһәрләребез «йота». Ельцин-Гайдарларның «элекке крәстиян тормышын яңадан
торгызырга» хыяллануы нәтиҗәсендә колхоз вә совхозлар бетерелгәч, авылларыбызны
тагын да аянычрак язмыш көтмәгәе дип борчыла күңел.
Илдәге зур үзгәрешләр чорына якынлашкан вакытта нәшрият коллективы белән ике ел
чамасы язучы Ринат Мөхәммәдиев җитәкчелек итте. Минем фикерләвемчә, ул Гарәф
Шәрәфетдинов сызган буразнаны дәвам иттерүче булды. Нәшрият тормышына зур
үзгәрешләр кертергә өлгермичә калды. Олуг канәфидә озак утырмады, 1989 елның май аенда
аны Язучылар берлеге рәисе итеп сайладылар. Дөрес, ул нәшрият кадрларын беркадәр
яшәртүгә керешкән иде. Баш мөхәррир итеп тә «Казан утлары» журналында бергә эшләгән
каләмдәшен, яшь язучы, өметле оештыручы буласы Мөдәррис Вәлиевне билгеләде. Баш
мөхәррир урынбасары итеп шагыйрь һәм журналист Рәфикъ Юнысны куйды. Актив иҗат итә
башлаган яшь язучылардан Галимҗан Гыйльманов белән Зиннур Хөсниярны эшкә алды.
Киләчәктә аларны бүлек мөдирләре буларак үстерү нияте дә бар иде. Әмма Ринат, шул
ниятләрен гамәлгә ашыра алмыйча, нәшрияттан китәргә тиеш булды. Тагын шунысы хәтердә
калган, СССРның оста шахматчылары арасында яңарак күренә башлаган милләттәшебез Гата
Камский Казанга килгәч, Р.Мөхәммәдиев тырышлыгы нәтиҗәсендә китап нәшрияты
кешеләре белән дә таныша алды. Егермеләп кеше катнашында директор кабинетында шахмат
ярышлары да уздырылды. Билгеле инде, яшүсмер Гата безнең барыбызны да диярлек отты.
Фәкать элекке Матбугат бинасында уздырылгалап килгән шахмат ярышларында һәрвакыт
беренчеләр сафында йөргән өлкән мөхәррир Яхья Халитов белән генә алар уртак нәтиҗәгә
килештеләр...
* * *
Татарстан китап нәшрияты тормышында иң-иң авыр еллар Харис Әшрәфҗанов идарә
иткән чорга туры килә. Китап нәшрияты өчен ул чорны хәтта Бөек Ватан сугышы елларыннан
да авыррак булгандыр дип бәялисе килә. Бу чорны зур бер илнең «күчәре ычкынган, олавы
ауган» кебегрәк итеп күз алдына китерәсең. Кәгазь кытлыгын тәэмин итеп торучы үзәк белән
ара өзелгән. Яңа китаплар җибәрүне таләп итеп торучы сәүдә оешмалары таркалган. Беркем
бернәрсә өчен дә җавап бирми диярлек. Ирекле, мөстәкыйль республика булып калырга
теләгән Татарстаныбызга кайбер төбәкләрдән товар урынына буш вагоннар җибәрелә
башлаган еллар иде бу.
Әйе, 1989 елның июнедә директор кәнәфиенә яңа килеп утырган Харис Әшрәфҗановка
бик авыр булды. Моңа чаклы ул хуҗалык эшләре белән шөгыльләнмәгән, үзбаш хуҗа булып
тормаган иде. Университетны тәмамлагач укытучы, газета хезмәткәре, югарырак оешмалар
тарафыннан финансланган редакциядә баш мөхәррир булган. Нәшриятка эшкә билгеләнер
алдыннан дүрт ел чамасы партия өлкә комитетында инструктор иде. Холкы, сабырлыгы белән
ул коллективка ошады. Ләкин СССР дип йөртелгән империянең кинәт кенә таркалуы, шуның
нәтиҗәсендә ил күләмендә башланган хуҗасызлык аны мөшкел хәлдә калдырды. Өстәвенә
элекке татар мәктәпләрендә укыган кешеләрнең соңгы утыз елда әкренләп юкка чыга баруы,
китапларның елдан-ел тиражы кимү дә нәшриятның эшчәнлеген авырайтты. Мәскәү инде
МИЛЛӘТНЕҢ ЙӨЗ АКЛЫГЫ САГЫНДА
141
нәшрият белән араны өзгән, читтән кәгазь кайтарылмый башлаган иде. Шул рәвешле, 1980
еллар урталарында елына 330-340 исемдәге китап чыгарып килгән нәшрият тәмам төп
башына утырды. Ел дәвамында йөздән дә ким исемдә китап нәшер итү белән чикләнгән
чаклар да булды. Китапның таралу тиражы да ике-өч меңнән артмый башлады. Боларны мин
1990 еллар башында нәшриятта эшләгән кеше буларак язам. Китап чыкмагач һәм сатылмагач,
акча да килми. Татарстан хөкүмәте дә ул елларда әле нәшриятка зурдан кубып булыша
алмады. Китап сәүдәсе оешмалары да тәмам таркалган иде. Харис энебез бик зур авырлык
белән 1998 ел чигенә килеп җитә алды. Шул елда ул, авыр камытын үз иңеннән шудырып,
берничә ел элек кенә урынбасар булып эшли башлаган Дамир Шакиров җилкәсенә элеп китте.
Х.Әшрәфҗановның шундый шартларда сигез еллап эшли алуы — зур батырлык. Бу елларда
баш мөхәррир вазифасын үтәүчеләр Мөдәррис Вәлиев (1989-1992), Фәрваз Миңнуллин (1992-
1994, шул елда вафат була) һәм Харрас Әюпов (1994-2007) иде.
* * *
Дамир Шакиров бу хуҗалыкны үз хезмәте белән үз-үзен тәэмин итеп яшәтердәй
мөмкинлеге чикләнгән хәлдә кабул итә. Дөрес, берничә ел дәвамында директорның
урынбасары булып тору аңа үз-үзенә ышаныч көчен арттыра-арттыруын. Ләкин шуңа да
карамастан эш башлап җибәрү аңа да җиңел бирелми. Өстәвенә, китап нәшрияты белән бер
җепкә бәйләнеп, алтмыш ел чамасы бергә эшләгән Камил Якуб исемендәге полиграфия
комбинатының да хәлләре елдан-ел хөртиләнә бара. Аның җиһазлары искергән, балалар өчен
нәшер ителүче төсле басмаларны да, затлы коленкор тышлы китапларны да ул заман таләп
иткән күләмдә җитештерә алмый. Шул ук вакытта әле ул комбинатны, аның коллективын
яшәтергә дә кирәк. Башлыча газета-журналлар нәшер итү өчен дип 1970 еллар башында
төзелгән, заманча җиһазландырылган элекке «обком басмаханәсе» белән нәшриятка тулы
килешү төзергә исә хөкүмәт рөхсәт бирми — иске басмаханәнең язмышы хәл ителеп бетмәгән
була.
Китап нәшриятында Дамир Шакировның эшчәнлеге болай да авыр чорның тагын да
катлауланган дәверенә туры килә. Әмма әкренләп ул катлаулы мәсьәләләрнең берсе хәл
ителә — без күнеккән Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинатын ябу турында карар
чыгарыла. Хөкүмәт тә әкренләп көч туплап өлгерә, үз карамагындагы нәшриятны коткарыр
өчен төрле-төрле юллар эзли. Нәшрият җитәкчелеге дә тик тормый. Шәһәр үзәгендә, Бауман
урамында бер зур кибет подвалын арендага алып, анда нәшрият чыгарган китапларны сатуны
оештыра. Сатып алучылар күңелен тартып торырдай итеп заманча җиһазландырылган,
китапларның төрлесе, шул исәптән көн дә кирәкле дәреслекләр белән дә тәэмин ителгән ул
китап кибетеннән хәзер халык өзелми. Тик әлегә ул кибетнең бердәнбер җитешсезлеге —
тирән подвалда урнашкан булуы. Бер мәртәбә депутатлар алдында чыгыш ясаганда Туфан
Миңнуллин да: «Ул кибет бит кабердән дә тирәндәрәк урнашкан. Хөкүмәт белән шәһәр советы
аңа башка урын табыша алмадылар микәнни?»- дигән иде.
Шул рәвешле, ана телебезнең язмышына да күпмедер дәрәҗәдә бәйле булган, яңа яшәү
куәте өстәп торган милли нәшрият әкренләп ХХ1 гасырга аяк баса. Әдәбият тармагында зур
уңышларга ирешкән, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләренә ия булган, «Халык шагыйре»
яисә «Халык язучысы» дигән дәрәҗәле исемнәрне яулап алган егермеләп әдипнең
күптомлыкларын дәүләт ярдәме белән нәшер итү карарына киленә. 2000 елдан башлап шул
карар гамәлгә дә ашырыла башлый. Бүгенге көндә күренекле әдипләребезнең ике томнан
алып ун томга җиткән сайланма әсәрләре шәхси һәм дәүләт китапханәләре киштәләренә
чыгарып тезелде. Шул исәптән бу чорда Туфан Миңнуллинның — 10, Роберт Миңнуллинның
— 7, Рабит Батулла белән Фәнис Яруллинның — 8әр (5 һәм 3 томнар итеп икегә бүлеп
чыгарыла), Ренат Харисның — 7, Равил Фәйзуллинның — 6, Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан,
Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Аяз Гыйлаҗев, Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев, Әхсән
Баян, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеевләрнең — 5әр томлыклары, башка кайберәүләрнең 2дән
алып 4кәчә томда сайланма әсәрләре басылып чыкты. Олуг классик әдипләребезнең
томлыклары да нәшер ителә: Гаяз Исхакыйның 15 томлыгы, Габдулла Тукайның аерым-
аерым 2 һәм 1, Муса Җәлилнең 5, Әхмәт Фәйзинең 1 томлыгы. Шушы ук елларда
Дәрдемәнднең ана телендәге һәм русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен бергә туплаган
затлы китабы, аның тормышын һәм иҗатын чагылдырган күләмле фотоальбом да дөнья
күрде.
ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН
142
Бу томнарга тупланган әдәби әсәрләрнең күпчелеге халыбызның бүгенге милли рухи
байлыгын чагылдырган әсәрләр. Аларга киләчәк буыннар да игътибар итәр, дистә еллардан
соң да аларның кыйммәте югалмас дигән өметтә калам. Шуның өчен д әүләтебез
башлыкларына да, нәшриятта эшләүче һәркемгә дә рәхмәт белдерәсе килә.
143
Бу чорда шулай ук Татарстан китап нәшрияты рус телендә «История татар»(Татарлар
тарихы) һәм «История татар в лицах» (Татарлар тарихында шәхесләр) дип аталган ике
кызыклы сериягә кергән егермедән артык китап бастырыш чыгарды. Бик матур, зәвышлы
итеп эшләнгән, бихисап фотоматериал һәм кайбер язма вә документ күчермәләре белән дә
баетылган бу китаплар рус телендә аралашучы, республикада яшәүче башка милләт
вәкилләрен татарлар тарихы, аның атаклы шәхесләре белән таныштыру өчен дип нәшер
ителә. Ул серияләрнең берсе татарлар тормышына бәйле тарихи һәм ижтимагый
вакыйгаларны кыскача, укучыны ялыктырмас рәвештә тасвир итүче китаплардан тора.
Икенчесе татарлар дөньясында күренекле эз калдырган шәхесләр биографиясен һәм
эшчәнлеген якыртуга юнәтелгән. Китап тышлыгына «История татар» яки «История татар в
лицах» дигән тамга да сугылган бу серияләрне тәкъдим итүче һәм булачак китап авторлары
белән бергә оештыру эшләрен башкаручы тарих фәннәре кандидаты, нәшриятның фәнни һәм
ижтимагый әдәбият редакциясенең элекке мөдире Булат Хәмидуллин була. Бу серияләрдә
чыгучы басмаларның китап сөючеләр күңелендә кызыксыну уятуын «Дэрдменд» һәм
«Амирхан Еники» жыентыклары авторы буларак та раслый алам.
Алда санап үтелгән һәм башка бик күп китапларны, шул исәптән балаларга багышлап
ижат ителгән, затлы рәсемнәр белән бизәлгән төрледән-төрле жыентыкларны оештырып һәм
редакцияләп чыгарган кайбер мөхәррир һәм баш мөһәррирләрнең исемнәрен атап үтик. Бу
елларда Дамир Шакиров белән кулга-кул тотынып эшләгән баш мөхәррирләр шактый еш
алышынды. Бу очракта зәвыклы шагыйрь һәм мөхәррир Харрас Әюповның кинәт вафат
булуы, Рафис Корбанның башка нәшриятка эшкә билгеләнүе кебек сәбәпләр дә бар. Соңгы
еллардагы баш мөхәрриребез — балалар әдәбияты бүлеге мөхәррире буларак сыналган,
шагыйрь сыйфатында Муса Җәлил исемендәге бүләккә лаек булган Ленар Шәех. Матур
әдәбият редакциясен тәржемәче, утыз еллык мөхәррирлек тәжрибәсе булган Люция
Нәжмиева-Гыйззәтуллина, иҗтимагый-фәнни китаплар чыгару бүлеген Илнур Сафин
житәкли. Балалар әдәбияты һәм дәреслекләр редакциясе житәкчесе Талия Шакированың дә
мөхәррирлек стажы утыз елга тула. Күптән түгел аңа «Татарстанның атказанган мәдәният
хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен әдәби эчтәлекле китаплар,
дәреслекләр һәм бала күңеленә хуш килердәй төрле-төрле әсбап-кулланмалар бастырып
чыгару белән мәшгуль булган бу редакциягә карата берничә сүз әйтеп китәсе килә. Менә бу
бүлек тарафыннан балаларга һәм аларның тәрбиячеләренә атап чыгарылган китаплар
сериясенең исемнәре: «Нәниләргә бүләк», «Исәнме, мәктәп!», «Рәсем ясарга өйрәнәбез»,
«Спорт», «Туган якны өйрәнү», «Балачак энциклопедиясе». Шушындый төрле-төрле эчтәлекле
китап һәм китапчыкларны чыгарудагы уңышлары өчен бу редакция белән китап нәшрияты
коллективы күптән түгел мәртәбәле бүләккә — Абдулла Алиш исемендәге премиягә лаек
булды.
Нәшриятның китап сәүдәсен жайга салуда «Таткниготорг» оешмасы таралганчы аның
директоры булган Эльвира Вилкова тәжрибәсе дә кулланылды. Ә нәшрият директорының уң
кулы — коммерция-хужалык эшләре буенча урынбасары вазифасын бүген сәләтле
оештыручы Илдар Хөснетдинов үти.
Нәшрият, аның киләчәк язмышын хәл итү бурычын бүген Дамир Шакиров уңышлы
башкарып килә. Без аны чын мәгънәсендә бу коллективның ветераны дип танырга хаклыбыз.
Китап бастырып чыгару эшен ул утыз ел буена армый-талмый дәвам иттерә. Әүвәлрәк
берничә ел ул татарча нәшер ителүче китаплар мөхәррире һәм директор урынбасары булып
эшләде. 1998 елдан башлап, уналты ел инде ул — нәшриятның абруйлы житәкчесе. 95 ел
дәвамында, дәүләт китап нәшрияты оешканнан бирле, болай озак эшләгән директорның
булганы юк иде әле.
Киләчәктә дә хөкүмәтебез Татарстан китап нәшриятына төрлечә ярдәм итеп, үз ана
телебездәге уку әсбапларын да, әдәби, тарихи һәм ижтимагый-сәяси китапларны да даими
рәвештә нәшер итүгә булышыр дигән өметтә калабыз.