Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЛӘМЕМНЕҢ КИПМӘС КАРАСЫ

Шәфталу
Йөрим гүя оҗмах бакчасында: 

Җимеш арты җимеш тезелгән.
Чү! Монысы... ә монысы аның

Кай агачтан икән өзелгән?
«Персик», диләр. Бабалары аның

Персиядә, бәлки, үскәндер.
Бу дөньяда җимеш кенә түгел,

Кешеләр дә хәтта... бердәнбер.
«Пескәй» дигән рифма колагымда,

Чын татарча әйтсәк — шәфталу.

...Ир-затларга талант бирелгәндер, —

Хатын-кызга карап таң калу!
Шәфталуны тешләп карасаммы —

Шул сурәте күздән җуелмас:

Мәмрәп пешкән үзәгеннән аның

Килеп чыга... кара чуерташ.
Сак бул, егет!
Оҗмах бакчасында
Сөю ташларына юлыксаң.
Мәхәббәтнең күге генә биек,

Чынбарлыкта кайчак юл кысан.
Кемдер оча парлап, канатланып.

Ялгызларга, әйтче, кем юлдаш?

Сөюнең дә ерак почмагында

Тып-тын посып ята чуерташ...

Минем урманым
Орларында уйный төлке, киек,

Имәннәрнең очы, ай-һай, биек:

Чайкалышып торган минутларда

Тиеп-тиеп китә болытларга.
Эләктерәм диеп кояш нурын,

Суза үлән нәни яфракчыгын.

Сыенган да усак кочагына,

Баскан миләш аяк очларына.
Биек абагалар һәм үләннәр

Бер-беренә килеп сөялгәннәр.
Күзгә бәрелеп тормаса да гәрчә —

Яши, сулый монда һәрбер нәрсә.
Син мактаган сазлы әрәмәдә
Бар микән соң чикерткәләр җыры?

Биредәге чыршы төн эченнән

Таңга каршы очып чыга туры!


Теләченең олы юлында
Көмеш атын җитәкләгән егет,

Сукмаклары илтә инешкә.
Канатлы ат канатланып атлый

Хәтта йөгәнләгән килеш тә!..
Ат эчерә егет, ат сугара,

Барыр юлы ерак, күрәсең.

Юлдашыдыр, ахры — ярга басып,

Сулар эчә ап-ак күгәрчен.
Дулкын өстендәге очкыннарны

Сөзеп кенә эчә аткае.
...Кереп тулыр атның күзләренә

Алсуланып таңнар атканы.
Атны егет үзе дагалаган:
Ташка бассаң — чыксын ялкыны!
Алып чыкса алып чыгар аны

Шушы аты еллар аркылы...


Күперләр
Җитәкләшеп уздык күпердән.

Сулар ага... Үлән күпергән.
Тирә-юньдә көмеш яктылык!

Болыт тора күктә — тап булып.
Каеннардан аклык түгелгән.

Уздык сөю дигән күпердән.
Мәхәббәттән Ай да исерде —

Ялгызлыгын искә төшерде.
Еллар ага... Вакыт картая.
Без барабыз икән кай таба?
Каләмемнең кипмәс карасы, —

Сүзләр сүзгә тора карашып.
Насыйп булсын гарше кичләрдә

Сират юлын бергә кичәргә...


Тагын бер кат гомер турында
I
Вакыт дигән канатлы ат

Җилдерә, оча гына!
Нарасый булып тамганбыз

Әнкәйләр кочагына...
II
Атлый торгач дөньялыкның
Ай-кояшлы ягына, —

Атылып килеп кергәнбез

Мәхәббәт учагына...
III
Кая киткән гайрәтле чак?
Шәм эреп ага, сына.
Килә дә төртелә кеше
Әҗәлнең чалгысына...

Төнге яңгыр
Шыбыр-шыбыр...
Төнге яңгыр ява,
Кара шәүләләрне камчылап.
Пыялага килеп бәрелә дә

Тәрәзәдә үлә тамчылар.
Берни әйтми һәм сөйләшми яңгыр,

Тылсым белән бары пышылдый...

Яңгыр җепләренә тотынышып,

Җир белән күк бергә кушылды.
Дөнья дымык... Бер дә рәхәт түгел

Төнге юлда йөргән мәчегә.

Йолдызларны каплап китә яңгыр,

Йолдыз булып үзе чәчелә.
Ераклардан бер-бер хәбәр микән

Сынып калган яшен яктысы?
Төн саташа... Кызны көтеп тора

Мәхәббәтнең иң-иң татлысы...
Төнге яңгыр! Караңгыга түгел,

Таңга таба китеп барышың.
Офыкларда чигеп калдырасың

Яшеннәрнең утлы сагышын.
Табигатьнең көтеп алганы син,

Ерак әле салкын кышларга.
Уйна, яңгыр, берәм-берәм басып

Ак-каралы клавишаларга!


Заман сурәтләре
Юлга чыгам. Офыкларым —
Яки төнгә,
Яки таңга әверелә.
Шаулый гомер.

Фасылларым — йә яңгырга,
йә буранга әверелә.
Җандаш эзлим.

Мәхәббәтем —
Ал чәчкәгә,
Йә нәфрәткә әверелә.
Шигырь язам. Әйтер сүзем —
Йә икмәккә,
Яки ташка әверелә.
... Замананың һәр сурәте —
Әнә шулай
Кереп тула бәгыремә!


Чүкеч җыры
Түбән Камадагы
нәкышче Александр Ивановка

Тимер белән чүкеч очрашканда,

Өр-яңа моң, якты җыр туа.
Гап-гади бер калай кисәгеннән

Сәнгать ясый ала виртуоз.
Тукай язган әкият геройлары
Диварларга күчкән, күр әле:
Кама яктан килеп җиткән безгә
Су анасы белән Шүрәле.
Әй, зәркәнче дустым, терелткәнсең
Тимер кадәр тимер кисәген.
Тагын кайсы татар әкиятләрен

Җанландыру синең исәбең?
Талант ягын Ходай биргән сиңа,

Ә тырышлык инде — үзеңнән.

Сүзләр генә түгел, чүкеч җыры

Могҗизага әверелә
Уза алса энә күзеннән...


Тормыш грамматикасы
«Күп нокта» лар белән чуарланган

Гомеремнең кайбер көннәре.

Кайчагында, үчекләгән сыман,

Суза язмыш салкын мендәрен.
«Өтер» куям — уйлар чуалганда,

Ярты юлда — җөмләм өзелә.

Туктап-туктап һаман алга барам

Хакыйкатьнең карап күзенә.
Вакыт ага. Гамәл дәфтәрендә

Сызылып кала гомер язмасы.
Тик бер теләк: ап-ак битләренә

Соң «нокта» ны кую язмасын!


Язның беренче көне
Күр: тамчылар сикерде язга таба!

Кереп тулды күкрәкләргә саф һава.
Кинәт күкләр һич көтмәстән абынды, —

Кар өстендә күпме йолдыз кабынды!
Ак кар ява — чәчәк ата офыклар,

Жыру суза кыектагы чыпчыклар.
Чыпчыкның да, язларның да үз җыры,

Күр, өзелде салкын кышның зынҗыры!..
Өр-яңа көн күзен кысып елмая —

Безгә дигән язлар балкый дөньяда!
... Бер нәрсәдән һәр таң саен куркамын:

Атмас микән аучы егет... кыр казын?


Астрономия
Тәүлек буе парад ясый Кояш —

Сигез планетасын җитәкләп.

Галәмдәге меңәрләгән сорау

Тартып тора безне итәктән...
«Держава»га бер сүз
Рельсларны тимер тутык баскан:

Күргән алар — бозын, яңгырын...

Рәсәй әгәр чын держава икән, —

Торгызыгыз черек БАМ юлын!