Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЗГЕ СӘФӘР ҖИҢЕЛ ГАМӘЛ ТҮГЕЛ (ахыры)


ХАҖНАМӘ
Шәйехтә - кунакта
Бер кичне үзебез яши торган кунакханәдән ерак булмаган мәчеткә ястү намазына бардык.
150
Анда Мәккәдә укучы —Чаллының күренекле дин эшлеклесе, «Тәүбә» мәчете имам-хатыйбы
Галәветдин хәзрәтнең улы Габдерахман шәкертнең вәгазь сөйләячәген дә әйттеләр. Менә
көтеп алган минутлар җитте. Габдерахманның йөзеннән нур бөркелә, татарчасы соклангыч
дәрәҗәдә камил, Коръәннән гарәпчә сүрәләр китергәндә теле телгә йокмый. Кыскасы, эреп
тыңладык без аны.
— Мөселманнар өчен ел әйләнәсендәге иң хәерле көн Гарәфәдер. Бу — дога вакыты.
Фәкать ихластан сорагыз. Ьидаять, иман байлыгы, үзегезгә, балаларыгызга, оныкларыгызга,
нәселегезгә хәерле гомерләр, тән сәламәтлеге, җан тынычлыгы теләгез. Ахирәткә күчкән әби-
бабай, әти-әни рухына дога кылыгыз. Гомер буе кылган гамәл-гыйбадәтләр дә, гөнаһларыбыз
булу сәбәпле, кабул булмаска мөмкин. Ә Гарәфәдә дога кайтарылмый, һичшиксез кабул була.
Гомер буе хаталар ясаган кеше Гарәфәдә ихлас тәүбә итсә, Аллаһы Тәгалә аны кичерә, хаҗи-
хаҗияләр гөнаһтан пакьләнә, — дип сөйли-сөйли безне олы Хаҗга әзерләде Габдерахман.
...Бүлмәдәшләрем — озак еллар Чаллыда яшәүче бертуган Фәрит белән Наил
Бәгытдиновлар. Галәветдин хәзрәтнең үзе һәм аның Мәккәдә гыйлем эстәүче улы
Габдерахман белән якыннан танышлар икән. Аларны Габдерахман шушы мәчетнең һәм
мәхәлләнең имамы Шәйех Атнәгә (шәйех — гарәпчә аксакал дигәнне аңлата, хөрмәтле исем
буларак, ислам дине әһелләренә бирелә) кунакка дәшкән. Алар, ни сәбәпледер, бармаска
ниятләделәр.
— Тәлгат абый, безнең өчен кунак булып кайт! — диде Фәрит Миңсәгыйть улы.
Мин ике уйлап тормадым. Шунда ук риза булдым.
— Барам, барам, минем язылачак хаҗнамәгә бер бизәк булачак ул. Исемен «Шәйехтә —
кунакта» дип куячакмын. Аллаһы кушып, исән-сау кайтып җитеп булса,— дидем.
Мөхтәрәм Шәйехнең офисы да ерак түгел икән. Беренче катта гаражлары, көнкүреш
бүлмәләре, шунда ук намаз залы урнашкан, калган катларда үзләре яши торган бүлмәләр һәм
Хаҗ чорында арендага бирелә торган кунакханәләредер инде.
Безне Шәйех Атнә үзе каршы алды. Намаз бүлмәсенә кереп, дүрт дивар буйлап тезелгән
йомшак кәнәфиләргә чумдык. Башта гарәп имамнарының вәгазьләрен тыңладык, аларны
татарчага Габдерахман әйләндереп торды. Аның тавышының аһәңлеген тагын бер
ассызыклыйм әле, менә хәзер дә колак төбемдә яңгырап тора ул, билләһи.
Гарәпләрдә кунак сыйлау аштан, русча әйтсәк, первый-второйдан түгел, төрле саваплы
эчемлекләрдән башлана икән. Иң беренче бер генә йотым су чыгардылар. Богъдайныкымы,
борайныкымы, диделәр. Янәшәмдә утырган Кукмара районының Тумбаш авылы егете
Илшаттан сорамакчы идем, ул фикердән кире кайттым. Шуны да белми дип уйлавы бар бит.
Аннары хөрмәт йөзеннән сап-салкын зәмзәм суы, татлы ашамлыклар, чикләвекләр,
җимешләр, шул исәптән төрле сорттагы сусыл, татлы, баллы хөрмәләр китерелде. Катылыгы
белән бездәге татлы кызыл борычка охшаган, шытырдатып ашый торган ямь-яшел хөрмә бик
ошады кунакларга. Шуннан
Ахыры. Башы узган санда
соң бөтнек чәе, яшел яисә кара чәй, яки каһвә (кофе) тәкъдим ителде. Аларыннан
кәнәфиләребезгә утырган килеш авыз иттек.
Ике сәгать чамасы вакыт үткәч, идәндәге келәмнәр өстенә эскәтер җәелде һәм олы
поднослар белән төрле тәмләткечләр салып әзерләнгән дөге, зур-зур кисәкле тавык һәм дөя
итләре чыкты. Әмма кашык-мазар күренмәде. Көндез үзебез яши торган урамдагы бер кафе-
ашханәдә сәке шикелле җирдә аяк бөкләп утырып, кул белән пешкән дөге ашаганнарын
күргән идем. Гарәп кардәшләр майлы дөгене учларында кыса-кыса, ваграк тавык йомыркасы
кадәр итеп йомарлыйлар да, авыз эченә шудыралар башта, аннары тавык ите белән бастырып
куялар. Безгә дә шулай ашыйсы буладыр дип борчылып утырганда, бер тапкыр кулланыла
торган калаклар тезеп куелды. Шуннан соң без, кунаклар, идәнгә төшеп утырып, гарәпләрнең
милли ризыгын ашый башладык. Искиткеч тәмле иде ул.
Менә саубулашу минутлары җитте. Шәйех килгәнебез өчен рәхмәт әйтеп, зур форматлы
икешәр Коръән китабы бүләк итте һәм: «Берсе — үзегезгә, икенчесен авылыгыз мәчетенә
тапшырырсыз»,— диде. Без, хөрмәт йөзеннән, йөрәкләребез турына уң кулыбызны куеп,
башларыбызны түбән иеп таралыштык.
Бүлмәбезгә кайтып керүгә, бүләкнең берсен Фәрит әфәндегә тапшырдым. «Авылыгыз
мәчетенә куярсыз»,—дидем. Үземнекен исән-сау Сабага кайткач, 175 еллык юбилеен
ИЗГЕ СӘФӘР ҖИҢЕЛ ГАМӘЛ ТҮГЕЛ
151
каршыларга җыенучы Аллаһ йортыбызга бирергә ниятләп куйдым.
Коръән дигәннән, торган җиребез коридорларында да, хәтта лифт эченә дә Согуд
Гарәбстаныннан дини әдәбият алып чыгу тыелуын, таможняда күңелсезлекләр килеп
туачагын кисәткән игъланнар рус телендә язылып ябыштырылган иде. Коръән китабының
да кайбер басмалары тыела диделәр. Шуңа күрә кайберәүләр бүләкләрен калдырып ук
кайттылар. Мин Аллага тапшырып, самолётка үзем белән керәсе кул сумкасына изге
китапларны биш данә тыктым. Тагын берне Җиддә аэропортында таможня тикшерүләре
үткәч, һәр хаҗига бүләк итеп бирделәр. Алдан кисәткән төпченү-бәйләнүләр өч аэропортның
берсендә дә булмады. Алты данә Коръән китабы исән-сау Сабага кайтып җитте. Аларны
Лесхоз, туган авылым Байлангар, Сеҗе (җәмәгатем авылы) мәчетләренә тапшырдым. Берсен
Коръән укый торган Арчадагы дустым Мөзакир хаҗига бирдем. Кесәгә сыя торган күн
футлярдагы бүләкне ул бик яратып кабул итте. «Безгә мондыйлар очрамаган иде, Аллаһының
рәхмәте булсын,» — диде.
Мондый алдан кисәтүләрнең төп сәбәбе аңлашыладыр. Согуд Гарәбстаны Корольлегендә
төп дәүләт дине — вәһһабчылык. Аңа нигезне Мөхәммәд ибне әл-Вәһһаб (1703—1792) салган.
Ул тарихи һәм дини һәйкәлләрне җимереп, мөселманнарны үзе «беренче принциплары» дип
саналган нәрсәләргә кайтарырга омтылган, Вәһһабчыларның кызган чагына бик күп тарихи
һәм мәдәни һәйкәлләр эләккән, алар моны ширек (күпаллалык) тарату чыганагы дип
тапканнар. Моның нәтиҗәсендә Согуд Гарәбстанында бик күп изге мираслар аяусыз
җимерелә. Шул исәптән, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) белән бәйле урыннар зыян күрә. Аның
туган йорты юкка чыгарыла. Мондый ямьсез мисалларны тагын да китереп булыр иде...
2012 ел ахырында Согуд Гарәбстаны Корольлеге оешуга 80 ел тулган. Король Габдулла
ибн Габдел Газиз әс-Согуд тәхеттә утыра, аңа 88 яшь икән (булачак корольгә, ягъни энесе
принц Нәҗефкә 77 яшь тулган) Ил хуҗасы үз Корольлегеннән сигез елга олы булып чыга.
Галиҗәнап Король үз Ватанының юбилеен суперзаманча поездда каршы ала. Түшәмнәре
чиста алтыннан коелган унөч вагоннан гыйбарәт әлеге могҗизалы техника Король заказы
буенча Испаниядә эшләнгән. Поездның тизлеге сәгатенә 320 чакрым тәшкил итә, ул монархка
мөселманнар өчен изге саналган шәһәрләр — Мәккә белән Мәдинә арасын 2,5 сәгатьтә узарга
мөмкинлек биргән. Ә безгә ике тапкыр күбрәк вакыт кирәк булды. Түбәбез дә алтыннан түгел
иде. Гомумән, Согуд монархының 7000ләп туганы бар икән, министрлыкларны һәм сәнәгать
тармакларын принцлар һәм принцессалар контрольдә тота, барысы да дәүләттән пособие ала
ди. Король белән туганлык дәрәҗәсенә карап бирелгән ярдәм акчасы аена бер меңнән башлап
йөз мең долларга җитәргә мөмкинлеген әйттеләр. Кыскасы, корольлекнең икътисады гаилә
бизнесы принцибы буенча төзелгән — вазифалар мирас буенча күчә.
Ә менә, рәсми чыганакларга караганда, гади халыкның яшәү шартлары гаять авыр, һәр
өченче кеше — эшсез, хезмәт урыны табу бәхетенә ирешкәннәргә түләү дә елдан-ел кими
икән.
Согуд Гарәбстанында алга сөрелгән шәригать кануннары хатын-кызларның хокукларын
чикләвен, ир-атлар белән аралашуны (туганнарыннан башка) тыюын, шуңа күрә биредә гүзәл
затлар җәмәгать транспортыннан, лифтлардан файдалана алмауларын, аларга кафеларга
керергә ярамавын, иреннән, абыйсыннан яки әтисеннән башка берүзе генә чыгарга тиеш
түгеллеген, урамда никабтан йөрү мәҗбүри (күзләр генә күренерлек итеп йөзне каплап
торган баш киеме) икәнлеген белдек.
Әлеге чикләүләргә карата канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булгалап тора икән.
Без, Россия мөселманнары да, утыз ике көнгә сузылган сәфәребез вакытында
шәригатьчәрәк яшәргә омтылдык. Ирләр һәм хатын-кызлар бер залда намаз укыла торган Әл-
Хәрам мәчетендә без алгы сафларга, асыл затлар арткарак урнашты. Үзебез яши торган
кунакханәнең вәгазьләр бүлмәсендә дә ир-атлар утырып бетергәч кенә, хатын-кызлар урын
алды. Автобусларга да хаҗилар алдан узды.
Совет илендә тигез хокукка ия булып, иң алдан кызыл флаг тотып йөргән әби-апалар
вакыты-вакыты белән онытылып китеп, беренчелекне алырга омтылып карамадылар түгел.
Аларны өлкән яшьтәге имамнар:
— Монда булса да, шәригатьчә яшик инде, үзебездә дә баштан йөрисез бит, — дип тиз
шиңдерделәр.
Ә минем күңелемдә сугыш бара торган мөселман илләренең бер шәһәрендә булган кызык
хәл яңарды.
...Урамнан башта хатыны, аннан 100—150 метр арттанрак ире бара икән. Боларны мулла
ТӘЛГАТ ХАҖИ НӘҖМЕТДИН
152
абзый карап-карап торган да:
— Габдулла, шәригать законы буенча хатын-кыз алдан йөрергә тиеш түгел бит, —дигән.
— Хәзрәт, беләсең килсә, — дигән Габдулла, — шәригать кануннары язылганда урамнар
миналанган булмаган!
Шул мизгелдә боларның сөйләшкәнен тегенең хатыны да туктап, колак салып тора
башлаган. Шуннан аңа ире:
— Патыйма! Атлавыңны бел! — дип бөердән чыккан тавыш белән команда биргән...
Олы Хаҗ
...Санаулы көннәр үтә торды. Корбан бәйрәме якынлашты. Сигезенче зөлхиҗҗә көнне (13
октябрь) олуг Хаҗга ниятләп, госелләр коендык, аннары ихрамнар киеп (алда әйтелгән ике
кисәк ак тукыма), Мәккәдән җиде чакрым булган Мина үзәнлегенә киттек. Автобус
тәрәзәсеннән карап барабыз: транспортның иге- чиге, очы-кырые юк. 6—7 миллион кешене
күчереп бетерергә кирәк бит шул изге үзәнлеккә.
Автобуслар гына түгел, вагон кадәр махсус фуралар да очрый. Алар өчәр-дүртәр кат итеп
сарыклар төягәннәр. «Мина» сүзе «агарга» дигәнне аңлатып, Корбан бәйрәме көнне монда
корбанлык хайваннарның каннары аккан өчен шулай аталган икән. Шушында ук Мүәссәйм
дигән урында корбан чалу заводы урнашкан. Мина үзәнендә йөзәр кешелек чатырларга
(палаткалар) урнаштырдылар. Матраслар җиргә җәелгән, шунда ук намазлар да укылды,
догалар да кылынды. Төп гыйбадәт нәкъ шушы урында була икән бит. Хәвеф-хәтәр генә була
күрмәсен дип теләдек. Чөнки 1978 елда Минада янгын чыгып, 1800 хаҗиның үлгәнен
әйткәннәр иде...
9нчы зөлхиҗҗә көнне (14 октябрь) Гарәфә үзәнлегенә кузгалдык. Монда да кечкенәрәк
чатырларга урнаштырдылар, һәркемгә бер намазлык кадәр урын тиде.
.. .Гарәфәт тавы ташлы-комлы башка җирләрдән аермалы буларак, яшеллеккә бай икән.
Бирегә су сиптергечләре урнаштырылган, алар коры, эссе атмосфераны йомшартып һәм
суытып, сәгать саен 140 литр су бөрки торган итеп көйләгәннәр. Хаҗиларга күләгә булсын
өчен якынча йөз мең төп агач утыртылган.
Менә шулай итеп, Исламны үзләренең диннәре итеп санап, аның сафлыгы өчен
көрәшүчеләр намазлар һәм догалар укыйлар, елый-елый тәүбә итәләр, кылган
гөнаһларыннан арындыруны сорыйлар. Хаҗилар, буш ара булганда, үзара танышуларын да
дәвам итәләр биредә.
Гарәфәттәге чатырыбызда...
Бездән өч-дүрт рәт арттарак урнашкан ике ир-ат сөйләшә, шуларның сүзләре колакны
бораулап керә бит.
— Син туган җиреңне пропагандалый белмисең. Муса Җәлил туган авыл — Мостафа
дисәң, Россиядәге бөтен кеше белер иде,— дип киңәш бирә берсе.
— Муса Җәлилнең Мостафасы безнең авылдан соң бит әле ул. Мин бит Татар
Каргалысыныкы, — дип каршы төшә әңгәмәдәше.
Татар Каргалысы дигән исемне ишеткәч, колак үрә торды. Бу авылны Байлар Сабасы
тумасы Сәгыйть Хәялин җитәкчелегендә Татарстаннан киткән йөзләгән гаилә —
кулларыннан эш килә торган эшмәкәр-сәүдәгәрләр нигезләгән бит. Шушы буынның
дәвамчысы Равил Хәялин Хаҗга китәр алдыннан гына миңа хат юллап, Татар Каргалысы,
аның кешеләре турында кызык хәлләр тупланмасы җибәргән иде. Шуларның берсен — Согуд
Гарәбстаны белән бәйле булганын шушы урынга кертеп җибәреп, аннары фикеремне
йомгаклап куярмын.
Равил Рәхмәтулла улы болайрак дип язган иде. «1990 елларда мәчетләребезгә Төркия,
Согуд Гарәбстаны кебек илләрдән дәгъвәтчеләр еш килә иде. Шул вакытта Мөхәммәди дигән
кешебез (кушаматы — Каракаш) бер гарәп эшмәкәре белән танышып, тегенең телефон
номерын алып калган. Һәм, ике-өч ай үткәч, теге яңа танышына өеннән шалтыраткан булган
икән. Бервакыт җирле власть хуҗасын күргәч, Каракаш абзый болай дигән:
— Карале, Равил, ул чүл гарәбе миңа нәрсәләремә кирәк булды икән? Элемтәгә кергәч,
тегенең нәрсә сөйләгәненә дә төшенә алмадым. Мин аңлаган «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!»,
ИЗГЕ СӘФӘР ҖИҢЕЛ ГАМӘЛ ТҮГЕЛ
153
«Әссәламәгәләйкум», «Иншалла» кебек биш-алты сүз өчен элемтә бүлегеннән 2200 сумлык
халыкара счет килде. Кычытмаган җиреңне кашысаң, менә шулай була ул, Рәхмәтуллович!
Бу язма минем хәтеремә ап-ачык кереп калган иде. Чөнки Мөхәммәди абзыйның
кушаматы «Каракаш» «Каракош»ка да охшаган , Равил кардәшнең кулъязмасында ул сүз
танылып бетмәгәч, яңадан телефоннан элемтәгә кереп, ачыклаган идем...
Хөрмәтле укучым, без Гарәфәт тавында идек бит әле, әйеме? Оренбург өлкәсендәге туган
авыллары турындагы ике сәфәрдәшнең әңгәмәләре тәмамлангач, киттем мин Татар
Каргалысы кешесе янына.
— Сез Каргалыныкымы ? Равил Хәялинны беләсезме ? — дип сүземне башладым.
— Ничек белмәскә, авылның главасы бит ул!!! — диде яңа танышым.
— Менә хаҗи булып, исән-сау кайткач, Равилгә Татарстандагы Саба кешесе Тәлгат
Нәҗмиевтән сәлам әйтерсез,— дидем.— Әгәр дә исемемне онытсагыз, Тәлгат Таҗетдинны
искә төшерерсез,— дип тә өстәдем. Аннары әңгәмәдәшемнең исемен сорадым.
— Мөхәммәди булам мин! — диде ул үзенә күрә горурлык белән.
— Каракашмыни! — дип әйтеп салганымны сизми дә калганмын бит , әй.
Менә шул мизгелдә Мөхәммәди абзыйның каш урыннары маңгай түбәсенә үк менеп
утырды.
— Мине каян беләсең?— дип сорады башта. Берничә секундтан: «Кушаматны кем әйтте?»
— дип тә кайтарып сорады аннары.
Мин дә югалып калмадым.
— Изге җирдә Ходай Тәгалә үзе иңдерде, — дип, күккә төртеп күрсәттем.
Шуннан соң дуслашып киттек Мөхәммәди абзый белән. Ул җәмәгате белән килгән икән.
— Энем, әйбәтләп кара әле, абыеңның кашы бөтенләй юк бит,— диде хаҗия бер
очрашкач.
Дөрестән дә, кашсыз икән милләттәшем.
— Нишлисең, кашы юкка чыкса да, кушаматы калган,— дияргә мәҗбүр булдым.
Саубуллашканда телефон номерларын алыштык.
Беркөнне өйдә телефон шалтырады.
— Каракаш әле бу! — диде Мөхәммәди хаҗи. Бик җылы итеп Мәүлед бәйрәме белән
котлады.
Менә шулай итеп, Аллаһы Тәгалә мине алдагы китапка керәчәк язмам герое белән
Мәккәдә очраштырды.
...Хәзер төп темага кайтыйк. Безне тагын бер сынау көтә икән әле. Мөздәлифә дигән
үзәндә, коры җиргә — эреле-ваклы ташлар өстенә фәкать чыпта җәелгән җирдә, догалар укып
төнне чыгасың. Монда инде чатырлар да, агач-куаклар да юк. Фәкать бәдрәф һәм тәһарәт алу
корылмалары гына бар. Төнне Мөздәлифәдә үткәрү хаҗның ваҗиб, ягъни тиешле
гамәлләреннән санала. Монда ахшам белән ястү намазларын берләштереп, ястүне ике
рәкәгатькә калдырып укыла һәм иртәнге намаздан кояш күтәрелгәнчегә кадәр — доганың
шиксез кабул итү вакыты санала икән. Шуңа күрә күз яшьләре күп коела: үкенү, тәүбә итү,
елый-елый гамәл кылулар. Мөздәлифәдә, кыямәт көнендәге кебек, бөтен кеше — байлар да,
ярлылар да, түрәләр дә, гади халык та — бертигез. Ир-атлар — ихрамнан, асыл затлар махсус
хаҗ күлмәкләреннән, яшәү шартлары да бертөрле (текәләр өчен кыйммәтле кунакханә
номерлары юк) — аста чыпта, гранит-таш кисәкләре, тирә-якта — кара кыялар.
Черем итәргә ниятләп, ятып карадым. Йокы алмый. Кабыргаларым каты җиргә
күнекмәгән шул. Торып, шайтанга ату өчен вак таш җыярга киттем. Борчак зурлыгында 49
данә кирәк алар. Бу хакта алга таба язылыр әле.
Бүген — 15 октябрь (10нчы зөлхиҗҗә) — Корбан бәйрәме. Иртәнге намаздан соң,
автобусларда Минадагы зур палаткаларыбызга кире кайтып, ял иттек һәм өйлә намазын
укыгач, бездән өч чакрым чамасы булган шайтанга таш ата торган җиргә җәяүләп киттек.
Җәмәратта таш ату
Бу урын «җәмәрат» дип атала, вак ташны белдерүче «җәмәра» сүзенең күплек саны икән.
Алар — өчәү, кече, уртача һәм олы җәмәрат. Шуларга таш ату — хаҗ йолаларына керүче
мәҗбүри гамәл. Элек җәмәратлар таштан өелгән багана формасында гына булган. Шуңа күрә
монда хаҗилар даими рәвештә тапталып үлгән. Соңгы елларда зур үзгәртү-төзекләндерү
ТӘЛГАТ ХАҖИ НӘҖМЕТДИН
154
эшләре алып барылган. Баганалар киңәйтелгән. Шушы 2,9 чакрым арада өч туннель үтәргә
кирәк. Аның берсе 1000 метр чамасы озынлыкта. Элек хаҗилар шул туннельләрнең бер
ягыннан барганнар, икенче ягыннан кайтканнар. Хәзер кайту өчен аерым туннельләр
эшләнгән.
Сүзнең дөресен әйтергә кирәк, беренче көнне бару җиңел булмады. Чөнки бөтен халык
чын мәгънәсендә кубарылган иде. Без, татарстанлылардан берничә төркем, рәтләргә
тезелдек, алдан яшь имамнарыбыз атлый, җөмһүриятебез байрагы да җилферди. Мин тыным
кысылып артка кала башладым. Ярый әле районыбыз мөхтәсибе (ул бездән берничә көннән
соң арттан икенче бер төркемнең җитәкчесе булып килгән иде) Айнур хәзрәт Әхмәтов күз
уңында тота икән.Ул уртада эскалатор барлыгын әйтте. Мин: «Бүген исән-сау әйләнеп
кайтсам, иртәгә коляскалы негр малаен яллармын»,— дип уйлап куйган идем. Безнең акча
белән бер мең сумга андый мөмкинлектән файдаланып булуын белешкән идем. Айнур
Гыйльфан улының киңәше ярап куйды. Эскалаторга кердем дә, Вьетнамда эшләнгән,
һәрвакыт үзем белән йөртә торган җыелма агач урындыгымны җәеп утырдым. Бераз хәл
кереп китте. Әмма ул эскалатор йөз метр чамасы гына бара икән, аннан бераз җәяү атлыйсың
да, яңадан эскалаторга керәсең. Менә шулай Аллаһ Тәгалә гел ярдәм итеп тора икән ул. Әмма
барыбер күңелгә шөбһәле уйлар килә. Моннан берничә ел элек шушы туннельләрнең
берсендә ут сүнү аркасында һава бетеп, берничә йөз хаҗиның паникага бирелә-бирелә
тапталып-изелеп үлгәнен матбугат чаралары киң яктырткан иде.
Беренче көнне без шайтанга җиде таш атарга тиеш. Өч көн дәвам итә торган әлеге мөһим
чараның үз тәртипләре, үз догалары бар. Әгәр ташлар символик шайтаннарга тиешле
дәрәҗәдә атылмаса, Хаҗың кабул булмаска мөмкин. Элек Хаҗда иң авыры таш ату саналган.
Хәзер инде, әйткәнемчә, уңай шартлар тудырылган. Алдагы елларда «Җәмәрат» бер генә
катта торса, хәзер анда бара торган юлны 25—30 метрга киңәйтеп, стеналарын тагын да
озынайтып, өч катлы итеп эшләгәннәр. Димәк, һәр каттан таш атып була. Алар багана-
стеналар төбенә җыелмыйча, махсус тишекләр аша аска китеп торалар. Без дә беренче көнне
— 7, икенче-өченче баруда һәр баганага 7шәр, барысы 21әр таш аттык. Өч көндә тиешле 49
таш атылып, үзебездә җиңеллек сиздек. Мин алты ташны артыграк, ягъни запас белән
җыйган идем. Аларын Сабага — истәлек итеп алып кайттым.
Бу урында тагын бер чигенеш ясамыйча булмый әле. Таш атарга соңгы тапкыр барганда,
һич көтмәгәндә коточкыч хәлгә тап булдык. Туннельнең иң озынына керергә әзерләнгәндә,
күзләре акайган хаҗи-хаҗияләр ташкыны кирегә агыла башлады. Алар берни уйламыйча
гына догалар укый-укый алга баручыларны таптарга тотындылар. Ярый әле, олырак гәүдәле
бүлмәдәш ир-атларыбыз җәмәгатьләрен һәм мине түгәрәк эченә алып өлгерделәр. «Бетүем
шушы икән», — дигән куркыныч уй икенче мәртәбә күңелемә килде һәм иреннәрем үзеннән-
үзе: «Ләә иләһа иллә Аллаһу Мөхәммәдүр расүлуллаһи» дип кабатлый башлады. Аның
мәгънәсен белмәгән кеше бик аздыр: «Аллаһтан башка илаһ юк, Мөхәммәд аның рәсүле»,
ягъни илчесе. Бу җан биргәндә дә әйтә торган кәлимә.
Аптырап, сүзсез-телсез, селкенмичә дә басып торабыз. Әйтерсең лә, мәхшәр көн булып, ап-
ак киемле әрвахлар дәррәү кузгалып чыккан. Халык ташкыны «ә» дигәнче, бара һәм кайта
торган туннельләр арасындагы тимер торбалар утыртып тотылган сетка койманы җимереп,
каршы якка сикерә башлады. Максатлары — таш атып кайтучылар туннеленә кереп, юлны
шуннан дәвам итү. Исән калу нияте белән без дә тегеләр артыннан сикердек. «Сикердек» дип
язуым юкка түгел. Ул сетка-койманың аскы бер метры кирпеч стена иде. Әмма... Бәхетсезгә
җил каршы дигәндәй, без туннель авызына җитүгә, кайдан килеп чыкканнардыр шул арада,
полицейскийлар тезелеп, дивар кебек каршыбызга бастылар. Артка чигенеп, кирегә, элек
барган юлыбызга чыгарга мәҗбүр булдык. Без борылып килгәндә, ыгы-зыгы кими төшеп,
кешеләр әкрен генә яңадан керә башлаган иде туннельгә, бүлмәдәшләрем белән мин дә
аларга иярдем.
Кыямәт көненә охшаган бу хәл нәрсәдән килеп чыккан соң? Ул хәбәр безгә икенче көнне
генә килеп иреште. Баксаң, бер озын итәкле хаҗиянең күлмәге эскалаторга кысылып калган.
Шуны «әсирлектән» азат итү өчен эскалаторны кирегә әйләндерергә мәҗбүр булганнар. Шул
сәбәпле, андагы кешеләр дә кирегә чыга башлаган, аларга, паникага бирелеп, билгеле, ян-
яктагы халык та ияргән. Баш бетәрлек бернәрсә дә булмаган икән югыйсә... Менә шулай,
әҗәлең җитсә, үз төкерегеңә тончыгып үләрсең, ди.
Таш атуның авырлыгын «символик шайтан»нарга якынайган саен ныграк тоясың икән.
Сине халык дулкыны бөтерә-бөтерә йөртә. Аяк астында сандаллар, махсус сатыла торган ап-
ИЗГЕ СӘФӘР ҖИҢЕЛ ГАМӘЛ ТҮГЕЛ
155
ак зонтиклар, зәмзәм суыннан бушаган полиэтилен шешәләр шытыр-шытыр килә. Аларны
беркем дә иелеп алырга уйламый, бөгелсәң — таптап китәләр. Артык хискә бирелгән,
битләрен тырный-тырный «Аллаһ, Аллаһ!» дип елаган-ялварган негрларга, кечкенә гәүдәле
мөселманнарга да күз салып аласың да, бу кыямәт көненең репетицияседер дип уйлыйсың.
Менә без шушындый коточкыч шартларда фарыз гамәлебезне — таш ату йоласын да үтәдек,
аннары читкәрәк чыгып, тиешле догаларны укыдык һәм гәүдәбездә-калебебездә ниндидер
җиңеллек һәм канәгатьләнү сизеп, җәяүләп кайту юлына чыктык. Кая карама кеше, җәймәләр
җәеп, гаиләләре белән ашап утыручы, йоклаучылар да бар. Алары кунакханәгә түләргә
акчалары булмаган ярлы мөселманнар, Хаҗ гамәлләрен кояш астында яшәп үтәүчеләр икән.
Шул ук Корбан бәйрәме көнне Әл-Хәрам мәчетенә кайтып, фарызларның да фарызы
булган тәваф кылырга, ягъни Кәгъбәтулланы тагын җиде тапкыр әйләнергә, Сафа һәм Мәрва
таулары арасында сәгый кылырга тиеш булабыз. Элек хаҗилар Мәккәгә җәяүләп барганнар,
соңгы елларда автобус белән бара торган
ИЗГЕ СӘФӘР ҖИҢЕЛ ГАМӘЛ ТҮГЕЛ
6. «К. У.» № 11 156
итеп көйләгәннәр икән, Аллага шөкер, анысы җайланган хәзер. Тәваф кылу да беренчесе кебек
авыр булмады. Дөрес, Кара ташка якын килә торган түгел иде. Ул тирәдә хискә бирелеп, ягъни,
чама югалтып ычкынган фанатлар кайнаша. Шулай да, миңа, Байлангарның Самат малаена —
Нәҗметдин оныгына Мәкам Ибраһимны (г-м) каплаучы алтын төсендәге гөмбәзне өч
әйләнгәндә, ягъни өч тапкыр кулларым белән кагылырга насыйп булды. «Анысы нәрсә тагы?»
— дип уйлаучылар да булырга мөмкин. Ул — Кәгъбәтулланың диварын өйгәндә басып тору
өчен Исмәгыйль пәйгамбәр (г-м) әтисе Ибраһимгә (г-м) китергән мөбарәк таш.
Диварлар күтәрелгән саен, Ибраһим (г-м) торган таш һаман биекләнә барган. Анда аның
аяк эзләре уелып калган. Элек Мәкам Ибраһим (г-м) кечкенә генә корылма эчендә булган.
Ләкин хаҗилар саны арту белән, ул тәваф кылуда зур авырлыклар тудырган. Шуннан соң
корылма сүтелгән, аяк эзләре баткан таш 1967 елда нык пыяла савыт эченә куелган. Мәкам
Ибраһим (г-м) Кара таштан 14,5 метр ераклыкта урнашкан. Аллаһы Тәгалә Үзе мөселманнарга
аның янында намаз укырга боера. Ул хакта, Коръәндә «Мәкам Ибраһимны намаз уку урыны
итеп алыгыз» («Бәкара», 125) дигән аять тә бар. Олы хаҗ вакытында аның янында намаз уку
мөмкин түгел, билгеле... Бу гамәл халык азрак чакларда тормышка ашырыла икән.
...Бәйрәм көнне үк корбаннарыбыз чалынуын да әйттеләр. Кичкә таба шул иттән
пешерелгән аштан авыз иттек. Миллионлаган халыкка ничекләр итеп оештырып
бетерәләрдер аны, рәхмәт яугырлары. Гомумән, Минада да, Гарәфәттә дә эчәргә зәмзәм
сулары, соклар, кайнар ризыкларны даими рәвештә китереп тордылар.
12нче зөлхиҗҗә көнне (17 октябрь) Мәккәгә кайттык, торган бүлмәбез, бигрәк тә
караватларыбыз сагындырган икән. Безнең әле Мәдинәгә киткәнче ун көнебез бар иде.
Вакытны бушка уздырмадык, Әл-Хәрамгә йөрдек. Иртәнге намаз иртәнге биштә иде. Без урын
алу өчен сәгать икедә кузгала торган булдык. Мәчеткә бер миллионнан артык кына кеше
(ишегаллары мәйданы —88000, мәчетнеке 322000 квадрат метр икән) сыя, рәсми килгән
хаҗилар алты тапкыр артык бит. Әл-Хәрамгә халык күп йөри, чөнки биредә укылган бер намаз
100 меңгә исәпләнә диелгән.
Мәккәдән китәр алдыннан без үзләре исән чакларында кыла алмаган әти- әниләргә
багышлап гомрә Хаҗ гамәлләрен дә үтәдек. Алар вакытында да Әл-Хәрам мәчетендә җидешәр
тапкыр тәваф һәм сәгый кылу фарыз булган бит.
Әмма иң элек унбиш мең кешене үзенә сыйдыра ала торган Гайшә мәчетендә намаз
укырга кирәк. Ул Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) Гайшә атлы җәмәгатенең (Рәсүлебез вафаты
алдыннан унөч көн авырый, бу көннәрдә чират буенча хатыннары өендә яши, хәле
начарлангач, Гайшә өендә калырга рөхсәт сорый һәм һиҗринең 11нче елында рабигуль
әүвәлнең уникесендә, дүшәмбе көнне алтмыш өч яшендә өзелә. Бу милади буенча 634 елның
8 июненә туры килә) саубуллашу хаҗы вакытында ихрам кигән урында төзелгән. Гайшә
мәчетенә үзебез такси яллап бардык, шофёрыбыз безнең намаз укып чыкканны көтеп торды
да, Әл-Хәрамгә илтеп куйды. Алдан сөйләшү шулай иде.
Кызыклы очрашулар
...Чираттагы җомга көн иде. Иртәнге намазны Әл-Хәрамдә укып кайттык. Кайнар кояш
асфальтны эссе ташы хәленә китергән. Шуңа күрә җомгага үзебезнең яндагы Тәкъва мәчетенә
барырга ниятләгән идем башта. Бүлмәдәшләр китеп беткәч, башыма: «Нишләп әле син Аллаһ
биргән мөмкинлектән файдаланмыйсың! Кәгъбәтуллага бармаска маташасың! Мәккәгә тәүге
һәм соңгы килүеңдер, бәлки?— дигән уйлар килде. Тиз генә әзерләндем дә, автобуска чыгып
утырдым. Барып җиткәч, мәчетнең төп ишегеннән кереп, эскалатор белән ремонт бара торган
өченче катка күтәрелдем. Дөрестән дә, анда урын иркен иде. Шушы каттан Әл-Хәрам
мәчетендәге биш вакыт намаз спутник каналлары аша күп илләргә телетрансляцияләнүен
күрдем. Аллаһы йортында чираттагы киңәйтү эшләре (соңгысы 1996 елда булган) бара икән.
Намазга килгәндә Әл-Хәрам тирәсендәге күккә ашкан 100дән артык төзелеш краны санаган
идек. Шуннан соң Хаҗ кылу өчен квота ун миллионнан артып китәчәген искәрттеләр. Диннән
аерылып тормаган Төркия, Индонезия кебек мөселман илләрендә Хаҗга бару өчен 15—20 ел
чират торалар, бәясе дә ун мең долларга (безнең акча белән 350 мең сум) төшә икән.
Ярар, безгә насыйп булган тагын бер җомга намазы укылды. Адашмас өчен, кергән юлны
карый-карый, мәчет ишегалдына чыктым. Мәхшәр мәйданыннан бер дә ким түгел, кем
әйтмешли, борын тыгар урын юк. 60 градус эсседә тагын һава җитми башлады. Як-якка
карыйм: әфлисүн төсендәге җилкә сумкасы аскан якташларның берсе дә күренми. «Кушны
ИЗГЕ СӘФӘР ҖИҢЕЛ ГАМӘЛ ТҮГЕЛ
6* 157
җуйсам, тиз генә таба да алмаслар инде,
— дип, күңелсез уйга чумып барганда, Татарстанның кызыл сарылы сумкалы бер хаҗие күзгә
чалынды бит, рәхмәт яугыры.
— Әссәламәгәләйкүм, вә рахмәтуллаһ, хәзрәт, бергәрәк атлыйк әле. Кәеф шәптән түгел,—
дия-дия зәмзәм суы йотам. — Кайсы районнан сез?
— Арчадан. Тимерьюл станциясендә торам.
— Мин дә Арча кияве бит. Җәмәгатем Сеҗенеке.
— Тумышым белән Иске Кишеттән мин. Исемем — Дамир, фамилиям
— Галиев.
— Ә мин кырык елдан артык Сабада яшим.
— Минем бертуган сеңлем Венера да сездә эшли бит.
— Кайда?
— Больницада медсестра ул. Хирургия бүлегендә. Ире теш врачы — Делюс. Беләсездер
бит?
— Ничек белмәскә инде. Бер тирәдә — Үзбәк Закиров урамында торабыз.
— Ярар, исән-сау кайткач, сәлам тапшырырсыз.
— Әлбәттә, тапшырырмын. Сезнең якташыгыз, яраткан язучыбыз Мөхәммәт абый
Мәһдиев әйтмешли, «кайтулар едва ли» бит әле монда.
— Андый шик кертмәгез. Шайтан максаты ул. Аллаһы Тәгалә кушса, әйбәт кенә
кайтырбыз. Сез үзегез кайда эшләдегез соң?
— Редакциядә. Утыз елга якын Саба гәҗитен чыгардым мин.
— Ник, Тәлгат абый Нәҗмиев буласызмыни сез?
— Әйе шул...
...Икенче бер кичне Әл-Хәрамнән чыктым да, кунакханәгә кайта торган автобуска кереп
урнаштым. Бераздан, әллә күземә күренәме дип торам, туган авылым Байлангар имамы
Габделфәрт хәзрәт пәйда булды. Исәнләштек, куаныштык, серләшеп тә алырга өлгердек.
Күрше кунакханәдә — ашханәле корпуста тора икән ул. Авылыбыз турындагы хәлләр белән
дә таныштырып алды хәзрәт. — Мин күп вакытымны Әл-Хәрамдә үткәрәм, кунып та калам.
Бүген кайтырга ниятләдем. Шушы очрашу тарткандыр инде, — диде урамдашым Габделфәрт.
Дин кайтарылган туксанынчы еллардан соң авылдашыбыз Маһирауза апаның Хаҗ кылып
кайтканын белә идем. Менә Габделфәрт хәзрәт белән без дә булдык изге җирләрдә. Тагын
шунысы куанычлы: өчебез дә — Таубашы урамыннан.
Гомумән, Кукмара районында иманлы халык яши. Мәдрәсә гөрләп эшләп тора. Байтак
авылларда хәмер бөтенләй сатылмый. Кайбер елларда хаҗга берьюлы кырыклап кеше барган.
Быел да байтак иде якташларым. Мәсәлән, атаклы металл савыт-саба заводында гади токарь
булып эшләүче Илнур Мөхтәров башта үзе генә барган Хаҗга. Бу юлы намаздагы әтисен —
Зиннур абзыйны алып килгән. Менә шундый мөселман җанлы яшьләр күп Кукмарада.
Очрашулар... очрашулар. Күп булды инде алар. Менә шуларның тагын берсен Мина
үзәнлегендә — чатырлар шәһәрлегендә булганын язмыйча кала алмыйм. Моннан ун-унбиш
ел чамасы элек, «Бәкер» курортында Сәгъдәтулла Төхбәтуллин дигән шәхес белән очрашкан
идек. Аның әнисе Хөббениса халык телендә Чиратнай дип йөртелә торган Урта Нырты
авылыннан булган. Алар, Азнакай районының Югары Эстәрле егете Рәхмәтулла белән
өйләнешеп, унбер бала үстерәләр. Сәгъдәтулла төпчек, әмма бик зирәк була. Армиядән соң
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Агроном, колхоз рәисе, Азнакайда — ун ел авыл
хуҗалыгы идарәсе башлыгы, Питрәчтә — КПСС райкомының икенче секретаре, Чүпрәледә
алты ел беренче секретарь, Ютазыда районны яңадан оештыручы хакимият башлыгы була.
Теге вакытта әңгәмә корып утырганнан соң, кабат очрашырга туры килмәде. Әмма аның,
коммунист җитәкченең: «Бүген улым килгән иде, өйлә намазын бергә укыдык», — дигән
җөмләсе күңелдә мәңгелеккә уелып калган. Менә, Аллаһ Тәгалә безне кабат кайда
очраштырды!
Сәгъдәтулла Рәхмәтулла улы, сигезенче дистәне вакласа да, хезмәтен ташламаган. Һаман
да Ютазы районы хакимияте башлыгы киңәшчесе итеп файдаланалар икән әле аны. Әнисе
ягыннан якташыбызның Хаҗга беренче генә килүе түгел икән инде.
— Бу юлы малай белән мин. Казанда яши ул, үзенең бизнесы бар. Әнә ул — кара сакаллы,—
дип, уртача гәүдәлеләрдән бер метрга озынрак булган мәһабәт хаҗига күрсәтте.
ТӘЛГАТ ХАҖИ НӘҖМЕТДИН
158
Хуш, сау бул, Мәккә!
Бик озак тоелса да, санаулы көннәр үтә торды. «Иртәгә Мәдинә шәһәренә кузгалабыз », —
дигән хәбәр килеп ирешү белән хәстәрлек чаралары күрә башладык. 26 октябрь көнне
Кәгъбәтуллага барып, саубуллашу тәвафы кылдык, ягъни Изге ташны тагын җиде тапкыр
әйләндек һәм кат-кат хаҗыбызның кабул булуын теләдек. Кунакханәгә кайткач, һәр кешегә
унар литрлы шешәгә тутырылган зәмзәм суы бирделәр. Аның кәгазь тартмасының
почмакларын, таралып китмәсен өчен, берничә тапкыр скотч белән урадык. Бу изге хәзинә
үзебездән аерым, олы сумкаларыбыз белән багаж бүлегендә кайтырга тиеш иде.
Икенче көнне Мәдинә шәһәренә — Мөхәммәд (с.г.в.) мөшрикләр тарафыннан таш ата-ата
Мәккәдән куылгач, аны үзенә сыендырган, Ислам динен тарату үзәгенә әйләнгән,
Пәйгамбәребез җәсәден үз җирендә саклаучы изге калага юл алдык. Мәккә белән
аерылышканда күзләребез яшь белән тулды. Ике ара 500 чакрым чамасы икән. Юл буенда
элмә такталар күп очрый. Гарәп телен белүчеләр аларга «Сүбханаллаһ!», «Әлхәмдүлилләһ!»
кебек зикерләр язылганын аңлаттылар. Юллар киң, ике яклы. Автобусыбыз 140 километр
тизлек белән элдертә. Кыскасы, атыбыз симез, юлыбыз тигез. Яшеренеп торган җирләреннән
полицейскийлар да атылып чыкмый. Аларның Мәккә каласында да юкка-барга
бәйләнгәннәрен күрмәдек. Бәлки, Хаҗ вакытында гына шулай миһербанлыдыр погонлы
кешеләр. Мәккәдә юл хәрәкәтенең артуы Әл-Хәрам мәчетенә керү юлын җиңеләйтү һәм
җәяүлеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен туннельләр системасын төзергә мәҗбүр
иткән. Аларның саны йөзгә җитә диделәр. Туннельләр Король Габделгазиз капкасы каршына
килеп чыга. Әмма юлларның, аеруча мәчет алдындагыларның кирәкле инфраструктурасы юк,
асылмалы күперләр дә корылмаган, җир асты юллары да салынмаган. Менә шуңа күрә дә
автобус тукталышыннан соң Әл-Хәрамга кадәр арада җәяүлеләр, ягъни миллионлаган
хаҗилар транспорт белән кушылып йөри. Шунда ук су ташу, чүп түгү машиналары,
мотоцикллар, скутерлар һәм хәер соранып утыручылар.
Без шәһәрнең кыл үзәгендә тордык. Буш вакытта тирә-юньне күзәтә идек. Менә
кунакханәбез каршында яшәүче бай гарәп офисының башта беренче катындагы гараж ишеге
ачылды. Аннан «текә» җиңел машина чыкты. Аның алгы утыргычына җәмәгате кереп
урнашты. Шул мизгелдә бер-бер артлы биш-алты бала пәйда булды. Берсенә урын җитмәде.
Ул алгы утыргычлар арасына кереп кысылды. «Боларда балалар креслосы юк икән», — дип
уйлап бетерә алмадым, яңадан дүрт гарәп күренде. Алар машина өстендәге йөк йөртү өчен
ясалган әрҗә шикелле җиргә менеп утырдылар да, аякларын машинаның ян тәрәзәләренә
таба асылындырып, бернәрсә булмагандай китеп тә бардылар. Алай итеп йөрүчеләрне
элегрәк тә күргәләгән идек.
Мөбарәк Мәдинә каласы!
Автобусыбыз Мәдинә урамнарыннан бара. Нурлы кала безне күз яшьләре кебек яңгыр
тамчылары белән каршы алды. Шәһәрнең чисталыгы, яшеллеге, гомумән, матурлыгы әсир
итте хаҗиларны. Әледән-әле төрле зурлыктагы Аллаһ йортлары яныннан үтәбез. Менә ун
манаралы Пәйгамбәр (с.г.в.) мәчетенә якынлашабыз. Ул әһәмияте ягыннан Әл-Хәрамнән кала
икенче урында торганын искәрткән идем. Бу Изге Йорт турындагы мәгълүмат белән
янәшәмдәге Рамазан хәзрәт таныштырып бара. Аның икенче килүе булгач, барысын да
чамалый. Пәйгамбәр мәчете тугыз тапкыр үзгәртелгән, соңгысында мәйданы 82 мең квадрат
метрга киңәйтелеп, 167 мең кеше сыйдырышлы ителгән, хәтта түбәгә 90 мең урынлы намаз
бүлмәсе өстәлгән, ишегалды ак мәрмәр белән капланып, 190 мең квадрат метр намаз укый
торган мәйдан булдырылган. Шулай итеп, хәзер биредә барысы 535 мең кеше намазга баса
ала. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) үзе исән вакытта үк әйткән: «Әлеге мәчеттә укылган бер
намаз Әл-Хәрам мәчетеннән кала, башка мәчеттә укылган мең намаздан хәерлерәк» (Бохари,
1190 хәдис). Мәчетнең ишегалды асты да кечкенә бер шәһәрчекне хәтерләтә. Биредәге ике
этажда 4444 машинага исәпләнгән 22 автопарковка төзелгән. 6000 госел-тәһарәт алу
урыннары һәм 2000 бәдрәф тә җир астына көйләнгән.
Иң күзгә чалынганы — хәрәкәт итүче гөмбәзләр. Аларның саны 27гә җитә, бу гөмбәзләрне
бизәү өчен 68 кило чын алтын тотылган. Алар тавышсыз гына ачыла һәм ябыла да икән.
Мәчетнең тышында фонарьлар урнашкан колонналар бар. Алар да зонт рәвешендә ачылалар.
Мәчет эчендәге чисталыкны, матурлыкны сөйләп бетерә торган түгел. Идәндә — затлы
келәмнәр, түшәмнәрдә — шәрыкъ бизәкләре, рәт араларында зәмзәм суы салынган савытлар.
Биредә ирләр һәм хатын-кызларның намаз заллары аерым, бик уңайлы.
ИЗГЕ СӘФӘР ҖИҢЕЛ ГАМӘЛ ТҮГЕЛ
6* 159
Кунакханәбез дә өч йөз метр гына ераклыкта булып чыкты. Шуңа күрә биш вакыт
намазның күбесен биредә укыдык.
Экскурсияләргә дә йөрттеләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мәдинәгә килгәч, иң беренче төзегән
Куба мәчетенә бардык. «Кем дә булса, Куба мәчетендә ике рәкәгать намаз укыса, гомрә Хаҗы
кылган әҗер савабын алыр»,— дигән хәдисе дә бар икән. Әлеге мәчет соңгы тапкыр 1986 елда
киңәйтелгән, 20000 намаз укучыны сыйдырышлы ителгән.
Тагын Кыйблатәйн дип аталган ике кыйблалы мәчеттә дә булдык. Монда михраб (имам
намаз уку өчен билгеләнгән махсус урын) икәү. Башта Мөхәммәд (с.г.в.) мөселманнар белән
намазны Иерусалимдагы Әл-Әкъса мәчетенә карап укыган. Әмма Пәйгамбәребез (с.г.в.) күңеле
белән атабыз Ибраһим (г-м) торгызган Кәгъбәтулланың кыйбла булуын тели. Һиҗрәтнең
икенче елында, ягъни 623 елда, шәгъбән аеның унбишенче көнендә өйлә намазының 2
рәкәгатен укыгач, Аллаһы Тәгалә Мөхәммәднең (с.г.в.) теләген канәгатьләндереп, «Бәкарә»
сүрәсенең 144нче аятен иңдерә. «Менә хәзер йөзеңне юнәлдер мәсҗид Әл-Хәрам эчендәге
Кәгъбәтуллаһка!»— диелә ул аятьтә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) намаз вакытында ук кыйбласын
үзгәртә.
Без шулай ук сугышлар булган Өхед тавын да зиярәт кылдык. Монда бәрелеш
тәмамлангач, Пәйгамбәребез (с.г.в.) шәһитләрне яу кырында җирләргә боерган. Бер кабердә
ике-өч мәет ята икән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә еш кына Өхед тавына барган, димәк, аны
зиярәт кылу — сөннәт.
Мәдинә шәһәрендәге иң җаваплы һәм саваплы гамәл - Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) иң якын
һәм тугрылыклы сәхабәләре Әбү-Бәкернең (р.г.), Гомәрнең (р.г.) каберләре янына кереп,
аларны сәламләү, рухлары шат булсын, дип дога кылу. Мөхәммәд (с.г.в.) үзе исән чагында ук:
«Мине вафатымнан соң зиярәт иткән кеше, әйтерсең, саулыгымда зиярәт иткән кеше
кебектер»,— дип әйтеп калдырган. Аның: «Каберемне зиярәт иткән кешегә шәфәгатем ваҗиб
булыр»,— дигән хәдисе дә бар. Аларның каберләре хәзер мәчет комплексы эчендә калган.
Дөресрәге, Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең югарыда телгә алынган ике сәхабәсе белән җәмәгате
Гайшә (р.а.г.) бүлмәсендә, ягъни вафат булган урынында җирләнгән. Чөнки Мөхәммәд (с.г.в.):
«Пәйгамбәрләрне үлгән урыннарыннан башка урында күммиләр»,— дип әйткән булган.
Без гарәп иленә төн иңгәч, сәгать уникедән соң киттек Пәйгамбәрне (с.г.в.) зиярәт
кылырга. Янәсе, халык әз булмасмы? Кая ул! Тагын мәхшәр көне күз алдына килде. Хаҗилар
ыгы-зыгы килә, берсен-берсе этә-төртә, каберлеккә омтылалар, күзләреннән мөлдерәп
яшьләре аккан дин әһелләрен дә күрергә мөмкин. Полицейскийлар төркемләп-төркемләп
кенә үткәрә Раудага, ягъни Пәйгамбәребезнең кабере һәм аның мөнбәре арасындагы урынга.
Аны җәннәт
бакчасы дип тә йөртәләр. Бу мәйдан җәелгән келәмнәрнең төсе белән аерылып тора икән.
Алар мәчетнең башка өлешендә кызыл булса, биредәгеләр яшел төстә. Келәмнәрнең төсе
әһәмиятле, чөнки Рауда белән мәчет мәйданы арасында стена да, пәрдә-мазар да юк.
Менә без, кысыла-кысыла, изге Раудага үттек. Мөнбәр янында, Аллаһының Илчесе торган
урында намаз укырга тиеш булабыз. Халык мичкәдәге балык кебек, хәтта гәүдәне кыйблага
таба бору мөмкин түгел. Шундый шартларда, ничек кирәк алай, тиешле тәхиятүл -мәсҗид
намазын укыдык, теләкләребезне ирештердек. Аннары Пәйгамбәребез (с.г.в.), аның
сәхабәләре Әбү-Бәкер һәм Гомәр (р.А.г.) каберләре алдына килеп, артык кычкырмыйча һәм
бик шыпырт та итмичә, тыйнаклык белән сәламнәребезне җиткердек. Сәламнәр тексты
утызга якын. Аларның барысын да истә калдыру яки укып чыгу мөмкин түгел. Шуңа күрә без,
диндә башлангыч белемлеләр, кат-кат «Әс-Сәламү галәйкә йә Расүл Аллаһ, әс-Сәламү
галәйкүм йә Нәби-Аллаһ» («Сәлам сиңа, әй Аллаһының илчесе, сәлам сиңа, әй Аллаһының
Пәйгамбәре») дип кабатладык.
Менә шулай, Аллаһының Илчесен зиярәт кылып, күңелдәге хисләрне сөйләргә сүзләр таба
алмыйча кунакханәбезгә кайттык.
Әмма икенче көнне күңел тынычлыгы бозылды.
— Тәлгат абый, — диде тумышы белән Чирмешән районының Утыз Имәни авылыннан
булган, хәзер Чаллыда гомер итүче бүлмәдәшем Хәмит туган,—кичә син, намаз укыганда,
кыйблага борылып бетә алмаган идең. Дөрес булып бетмәде шикелле, күңелдә ниндидер төер
калды. Бүген яңадан барып, бергәләп зиярәт кылыйк,— диде.
Җавапка рәхмәттән башка сүз таба алмадым. «Кешенең кем икәнен беләсең килсә, өч
көнлек сәфәргә чык»,— дип бик белеп әйткәннәр шул. Икенче юлы таң алдыннан киттек
Пәйгамбәребез (с.г.в.) каберенә һәм зиярәтне җиренә җиткереп кылып, җанны-калебне
ТӘЛГАТ ХАҖИ НӘҖМЕТДИН
160
тынычландырып кайттык. Чөнки гамәлләр ихлас күңелдән һәм дөрес итеп үтәлсә генә, хаҗи
яки хаҗия буласың диелгән бит. Аллаһының Илчесе Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) һиҗрәт кылу
(Мөхәммәднең Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килүе — 622 елның 16 июле — мөселманнарның ел
исәбе башланган көн) һәм яшәү өчен сайлап алынган һәм шушында мәңгелеккә калган
мөбарәк шәһәрдә без өч кенә көн булдык. Шуңа күрә барлык намазларга да мәчеткә йөрдек.
Җеназа намазы да бик еш укылды (мәетләр күп булгандыр инде). Сәҗдәгә китеп торыла
торган тынлык вакытында тагын шуңа игътибар иттем: барлык хаҗилар да диярлек йөткерә.
Ныклап авыручылар күбәйде. Чөнки мәчетләр эчендә зур кондиционерлар урнаштырылган,
бина эчендә һәрвакыт үтәли җил йөри. Кунакханәләрдә, автобусларда да шундый ук хәл.
Тирләгән-пешкән кешегә болай да салкын тиз тия. Хаҗның башыннан ахырына кадәр чирләп
йөрүчеләр, кайткач та авыручылар булды. Кыскасы, һәркайсыбыз бу кизүне кичердек.
Төркемебез җитәкчесе Рамазан хаҗи белән Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәчете янындагы зур
зиратка да кереп чыгарга ниятләдек. Ул ике метр биеклектәге таш койма белән әйләндереп
алынган, тимер капканы полицейский саклый. Кыскасы, бездәге кебек теләсә ничек кереп-
чыгып булмый икән болар зиратына. Бераз гарәпчә белгән Рамазан хәзрәт сакчыга аңлатып
та, үтенеп тә карады. Әмма теге сынмады.
Күңелең дөрес булса, Аллаһ барыбер ярдәм итә, җаен китерә ул. Икенче бервакыт, шул
тирәдә йөргәндә, зиратка мәет алып кереп барганнарын күрдем һәм җайлап кына әлеге
төркемгә иярдем. Шәригать кануннары тулысынча саклана икән биредә: бернинди чардуган
да, аларга эленгән ясалма яисә утыртылган чәчәкләр дә, язулы яки чокып ясалган портретлы
һәм фотосурәтле кабер ташлары да, бюст-һәйкәлләр дә, утыра торган эскәмияләр дә
күренмәде. Комлы-ташлы, гранитлы җирне чоку да җиңел түгелдер, билгеле. Кабер
казучылар эшләрен бетереп киләләр иде инде. Мәрхүмнең җәсәден тәфсилләп
урнаштырдылар, бездән аермалы буларак, ләхет кебек җирне яндырылмаган чи кирпеч белән
капладылар. Соңыннан кабер өстенә ярты метр биеклектә ком-таш өелеп, баш һәм аяк очына
берничә гади таш куйдылар. Башка каберләргә дә күз салдым, алар да нәкъ шундый иде. Кайда
кем күмелгәнен сан белән билгеләнгән махсус белешмәләрдән беләләрдер. Авырып яки башка
бәхетсезлеккә очрап үлүче хаҗи һәм хаҗияләр дә биредә җирләнә икән. Шуңа күрә изге
сәфәргә чыгучыларга алдан ук якыннары белән бәхилләшү киңәш ителә.
...Менә Ислам динен тарату үзәгенә әйләнгән, Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.) авыр
вакытта үзенә сыендырган һәм җәсәден үз җирендә саклаучы изге һәм игелекле кала Мәдинә-
Мөнәвәрәдән китү сәгатьләре сукты. Зәмзәм суларыбызны һәм сумкаларыбызны кабат
кунакханә алдына чыгарып тездек, аларны йөкче егетләр автобус түбәсендәге махсус урынга
менгереп төйиләр, төшеп калмаслык итеп бәйлиләр. Килгәндә бер автобустагы багажлар
таралып, юл буена чәчелә башлаган, андый хәлләр дә булгалый икән.
Без, Аллага тапшырып, кайту ягына юл алабыз. Автобусыбыз кешелекнең, ягъни
мөселманнарның гына түгел, барлык дин кешеләренең дә анасы Хәваның (р.) кабере
урнашкан Җиддә шәһәренә кузгалды. Шуның аэропортыннан башта Дубайга, аннары Казанга
очачакбыз.
Туган якны сагыну көчле булса да, күңелдә моңсу хисләр. Үз гомеремдә күп җирләрдә,
шактый илләрдә, шәһәрләрдә булдым, елга-диңгезләр гиздем, хәтта Үле диңгездә дә
коендым, әмма дөньяда рухи азык бирүче, җанга рәхәтлек өстәүче бердәнбер урын — шушы
изге шәһәрләр Мәккә белән Мәдинә икән. Кичерешләремне язып та, сөйләп тә аңлата торган
түгел. Болай дигәч, елмаеп куючылар да булыр. Анысы да табигый. Чөнки бу җирләрне үз
күзең белән күрергә, җаның-тәнең, калебең белән тоярга кирәк.
Әлбәттә, бер ай дәвамында күңелдә юшкын калдырган тәэсирләр дә булмады түгел.
Юшкын турында сүз чыккач, сәфәрдәшем Фәрит Миңсәгыйть улы кыска гына, чын бер хәл
турында сөйләп алган иде.
...Яһүд милләтеннән булган ике гаилә кунак-кунак уйнарга ярата икән. Чираттагы
сыйланыштан соң, икенче көнне табын хуҗасы:
— Авраам, карале, кичә сез кайтып киткәннән соң бер алтын кашыкның юкка чыгуы
ачыкланды бит әле,— дигән.
Авраам шунда ук рәнҗи-рәнҗи аклана башлаган:
— Син нәрсә! Ничек оялмыйча миңа шундый нахак бәла ягасың! Ничә еллар буе дус булып
йөрибез, җитмәсә! Кеше түгел икәнсең! Бүтән сөйләшмим дә мин синең белән!
— Алай бик чәпчемә әле, Авраам дус, — дигән тегесе. — Соңрак алтын кашык табылды ул
табылуын. Юганда читкә төшеп киткән булган. Әмма барыбер күңелдә сиңа карата «осадок»
ИЗГЕ СӘФӘР ҖИҢЕЛ ГАМӘЛ ТҮГЕЛ
161
калды,— дигән.
Гарәбстан ярымутравында булган андый «осадок» лар да олы һәм тирән кичерешләр
янәшәсендә бик тә бәләкәйләнеп, хәтта мәгънәсезләнеп кала. Чөнки биредә син күбрәк үткән
хаталарың һәм киләчәк яшәешең өчен җаваплылык тоясың. Ничектер, Аллага якынайгандай,
турыдан-туры әңгәмәгә кергәндәй буласың. Кылган гөнаһлы адымнарың искә төшеп,
уңайсызланып китәсең. Шуңа күрә юк- бар юшкыннарны язарга да, сөйләргә дә җыенмыйм.
Сер булып эчемдә калсыннар да, үзем белән бергә бакыйлыкка китсен алар.
Юлдагы уйланулар
Яңадан унбер мең чакрым биеклеккә күтәрелдек. Бу минутларда барлык хаҗи- хаҗияләр
дә күңелләреннән иминлек һәм саулык сорыйлардыр, ата-аналары, җәмәгатьләре, балалары-
оныклары, якыннары, күршеләре, хезмәттәшләре, гомумән, халкыбыз, илебез,
Татарстаныбыз, туган-яшәгән җиребез өчен дога кылалардыр. Изге җир белән аерылышу
җиңел булмады, билгеле. Шушы бер ай эчендә биредәге мохиткә шулкадәр ияләштек ки,
әйтерсең, гомер буе матур, моңлы азан астында, биш вакыт намаз белән мөселман кешесенә
хас гамәлләргә буйсынып яшәгәнбез...
Хаҗ кылу саулык, сабырлык, игътибарлылык, чыдамлык сораучы бик четерекле сәфәр
икән. Ул ял йорты да, курорт та, турист сәфәре дә түгел. Дөм сәламәт булмаган кешегә Хаҗ
кылу аеруча авыр бирелә. Шуңа да яңадан барсам иде дигән теләк белән кайтмадым, төрле
ырым-йолаларга да мөрәҗәгать итмәдем. Кайберәүләр
диңгез белән саубуллашканда яңадан күрешүне сорап акча ташлый бит. 2013 елның җәендә,
олы сәфәргә чыкканчы, Сочида ял итәргә насыйп булды. XXII Кышкы Олимпия уеннары узачак
объектларда, төрле паркларда, И.В.Сталинның Сочидагы дачасында, Красная Поляна
авылында булу, канат юл белән «Роза Хутор» тау очына күтәрелү, Абхазиягә чыгып, Рица
күленә менү күңелләрдә мәңге онытылмас хисләр калдырган иде. Болары сүз уңаеннан гына
саналып кителде, төп фикерем башка — диңгез белән саубуллашу иде бит...
...Пляж буйлап, суга таба бер ханым атлый. Күзендә — моңсулык. Үзе гел: «Полтинник
булмады, полтинник булмады»,— дип кабатлый. Диңгезгә ташларга илле тиенлек — бакыр
акча таба алмаган икән ул. Авыррак тормышта яшәп, очын очка чак кына ялгап баручы
булгандыр инде бу ханым. Эченнән нәрсәдер укып, кулларын өскә суза-суза нидер сорады да,
бер сумлык тимер акчаны диңгезгә «чупылдатты» һәм кирегә таба борылып, ярга таба атлый
башлады. Шул мизгелдә комлыкта нәрсәдер күреп, аска иелде ул. Илле тиенлек акча тапкан
икән. Шуннан соң әлеге ханым бөтен яр буена ишетерлек итеп:
— Ходай Тәгалә сдача бирде, — дип, сөенеченнән кычкырып җибәрде.
...Мин үземнең менә шундый уйларым белән бергә күкнең җиденче катында очам. Алдагы
пассажирның кәнәфие артына урнаштырылган компьютерлашкан мәгълүмат экранына күз
салгалыйм. Аңа күктәге һава температурасы, очкычның күпме биеклектә булуы, үтелгән һәм
кайтасы юл вакыты күрсәтелеп бара, Аллаһ рәхмәте. Күңелгә шикле уйлар да килеп китә.
Зәмзәм суы Ватаныма барып ирешерме? Күпме якыннарым, дусларым, хөрмәт иткән
кешеләрем көтә бит аны. Кечкенә йотымнар белән булса да авыз иттерәсе бар. Сөекле
Пәйгамбәребез (с.г.в): «Җир өстендә булган суларның иң хәерлесе — зәмзәм суы. Ул ачыккан
кешегә ризык, авыртуга шифадыр», — дигән үзенең бер хәдисендә. Бөерләрем авыртканга,
дөресрәге, операциядән соң бер ел буе бандаж кимичә йөри алмадым. 17 миллиметр
озынлыгындагы сулы шеш (киста) барлыкка килүен күрсәтте соңгы томография. Мәккәгә
килеп, ике-өч көн зәмзәм суы эчкәч, бөер борчуы бетте бит, әй. Бандажны салып куйдым һәм
бүтән кимәдем. «Исән-сау кайтып җитсәм, яңадан УЗИга барып тикшертермен әле, нинди
тылсымлы хикмәт булгандыр», — дип тә уйлап куйдым. Ә багаж бүлегендә кайта торган
зәмзәм суы өчен борчылуым юкка гына түгел, элек барган хаҗиларның әлеге
күчтәнәчләренең югалу-буталу очраклары булмаган түгел. Зур сумкадагы бүләкләрнең да
кайтып җитүе кирәк. Мин үзем әллә ни күп әйбер җыймадым. Дөресен әйткәндә, чүпрәк-
чапрак ала белмим. Шуңа күрә нигездә сувенирлар — түбәтәйләр, баш яулыклары, дисбеләр,
мәчет күренешләре, хаҗ ислемайлары кебек истәлекле әйберләр алгаладым. Үч иткәндәй,
кесә телефоным эшләми башлады шунда. Мәккә төсе булсын дип, заманчаракны сайладым.
Әйе, әйбер сайларга мөмкинлекләр зур гарәп илендә. Шәһәр гел кибетләрдән генә тора
диярсең. Тышта чыдамаслык эссе булганда да, биредә гел җилләп торган салкынча һавалы,
ялап алырлык ак мәрмәр ташлар җәелгән әллә ничә катлы, эче алтын- көмеш, башка
ТӘЛГАТ ХАҖИ НӘҖМЕТДИН
162
төрледән-төрле товарлар белән тулган европача байлар кибетләре бихисап. Сатучылары ир-
атлар. Шәп итеп киенгән сәүдә комплекслары хуҗалары үз кадерләрен үзләре белеп, вәкарь
белән, горур кыяфәттә йөри.
Гади итеп әйткәндә, урам кибетләре бихисап икән. Бөтен кеше сату итә. Җиргә бер чүпрәк
җәеп куялар да, өстенә вак-төяк товарларын тезәләр. Шул тирәдә үк бер көтү балалары
уйныйлар, йоклыйлар, ашыйлар. Кыскасы, кайда куыш-буш урын бар, бөтенесе сәүдә
ноктасына әйләнгән. Сатыласы әйберләр барысы да аяк астында. Монда да Кытай товарлары
басып алган. Хәтта намазлыклар, Әл-Хәрам, Пәйгамбәр (с.г.в.) мәчетләре тукылган келәмнәр
дә шунда эшләнгән, түбәтәй, дисбеләрне әйтеп тә торасы юк. Сатулашу мөмкинлеге зур. Биш-
ун риалга (бер риал безнең акча белән 8—10 сум) төшәләр дә. Берәү егерме риаллык
нәрсәнедер унбишкә сорады. Сатучының киметәсе килмәде. Теге унбиш риалын калдырып,
товарны алып китә башлаган иде, сатучы: «Харам, харам»,— дип кычкырды артыннан.
Урамдагы, хәтта куышкарак кереп урнашкан үзәктәге һәм базарлардагы кибетләр төнгә
бикләнми, пленка белән генә каплана, йә бау гына тарттырыла. Ә менә биш вакыт намаз
вакытында, азан яңгырый башлауга, сәүдә бөтенләй туктый. Мин, үтеп барганда, урамда
сатып утыручы негр хатыныннан төгәл акча белән бер түбәтәй сораган идем, бирмәде.
«Намаз, намаз», — дип мәчеткә таба күрсәтте. Гомумән, намаз вакытында сатылган товар
акчасы хәрәмгә керә, мөселман кешесе бу сүздән бик курка икән.
Иң мөһиме - аклау һәм саклау
Менә шулай Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) эзләренә басып йөреп, аның һәм сәхабәләренең
каберләрен зиярәт кылып, башка барлык тиешле сынауларны үтеп, рухи һәм җәсади яктан
сәламәтлек алып кайтып киләбез. Монда ук күпләр рәнҗеткән кешеләреннән гафу үтенә, шул
ук вакытта үзләре дә зыян салучыларны кичерә, гомумән, хаҗи тиешле гамәлләрне үтәүче
генә түгел, үзен кулда тотарга, кемлеген, алга таба яшәү рәвешен аңлаган яки аңларга
тырышучы кеше булып кайта. Мәккәгә ун-унбиш мәртәбә баручылар да бар. Әмма хаҗны әллә
ничә кылсаң да, аның беренчесе фарыз, калганнары нәфел хаҗы булып санала икән. Безнең
күрше төркемдә дә унынчы тапкыр килгән 85 яшьлек әби барлыгын әйткәннәр иде.
Әмма исән-сау әйләнеп кайткач, иң мөһиме — хаҗи исемен аклау һәм саклау, диделәр. Бу
хакта Мәккә каласында махсус оештырылган вәгазьләрдә дә кат-кат ассызыкланды.
Башкаларга «мин — хаҗи», «мин хаҗда булган кеше» , «мин хаҗда вакытта» кебек сүзләрне
еш әйтүдән саклану сорала. Хаҗ телеңдә түгел, эшеңдә булырга, алга таба саф күңел, чиста
гамәлләр белән яшәлергә тиеш икәнсең. Шулай булмаганда, күңелсез хәлләр дә килеп чыгарга
бик мөмкин. Менә шушы урында кызык өчен түгел, гыйбрәт өчен кечкенә генә бер мисал да
китерәм. Кайдан укыганымны теркәп куймаганмын. Эчтәлеге якынча болайрак:
...Җитмеш яшьлек намаз әһеле Заһидулла карт Хаҗдан кайткач, чәчен җирән төскә —
кына (хна) белән буйый (кайсыдыр ил мөселманнары Мәккәгә төркемнәре белән сакалларын
шул саргылт кызылга буяп килгәннәр иде), сакал-мыегын кырып ташлый. Теш куйдырта,
энәдән генә төшкән кәчтүм-чалбар, күлмәк-ыштан алып җибәрә. Кершән кебек ап-ак
күлмәккә чем-кара бантик та эләктерә. «Җитмеш яшьлек егет чак дип, бабай йөри тансыга»,—
дип җырлыйлармы әле? 45 яшьлек тол хатын белән танышып ала Заһидулла карт. Парлап
ресторанга китә болар. Рәхәтләнеп күңел ачалар. Әмма... Кич кайтып, балконына чыккач,
картны яшен суга...
Туган җирем - җәннәтем
...2 ноябрь көнне көндезге өченче яртыда барыбыз да исән-сау Казан аэропортына төшеп
утырдык. Без бик тә бәхетле идек. Чөнки бу изге сәфәр вакытында тимер очкычлар белән дүрт
тапкыр күтәрелеп, дүрт тапкыр җиргә кабат орындык. Дөнья булгач, үкенечле хәлләр дә
очраштыргалап куйгалый бит. Җиддә аэропортыннан самолёт өскә күтәрелгән вакытта бер
хаҗиебыз — өлкән яшьтәге бабай җан биргән. Аның җәсәден җиргә — мәңгелеккә калдыру
өчен кире төшергәннәр. Чөнки изге җирдә фани дөнья белән хушлашу саваплы үлемнән
санала.
Мәккәгә быел да Мәскәү туры белән баручылар булган. Узган гасырның сиксәненче
елларыннан бирле республикабызның «Татсельхозхимия» тармагын җитәкләүче Салихҗан
хаҗи Кәлимуллин утырган самолётның Казан күгендә шассилары ачылмаган. Очкычны Идел
ИЗГЕ СӘФӘР ҖИҢЕЛ ГАМӘЛ ТҮГЕЛ
163
елгасына — су өстенә төшерү варианты да уйланыла башлаган була тиешле хезмәтләр
тарафыннан. Хаҗилар, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, бердәм рәвештә дога кылырга
тотынганнар. Һәм, Ходайның рәхмәте беләндер инде, шассилар ачылып киткән...
...Каршы алучы улым һәм каениш белән зәмзәм сулы тартмабызны һәм багажыбызны
алып, һавага чыктык. Ноябрьнең шыксыз көзге көне иде. Әмма шундый ямьле булып тоелды
ул минутлар. Башта туган җиребезнең — кечкенә генә җәннәтебезнең саф һавасын туйганчы
суладым. Көзнең пычраклары да матур булып күренде. Дөрестән дә, дүрт фасыллы оҗмахта
яшибез икән! Үз табигатебезгә җитми, билгеле, беренче кардан атлап китүләр генә дә ни
тора?! Кыштан соң яшәргә көч бирә торган язны, аннары чәчәкле-җиләкле җәйне көтә
башлый бит күңел...
Йомгак
Туган җиргә кайтып, бераз ял иткәч, ерак сәфәрдә бергә булган бүлмәдәшләр юксындыра
башлады. Хәзер алар белән элемтәдә торабыз, дини бәйрәмнәр, туган көннәр белән
котлашабыз. Ярар, юлдашлар белән телефоннан хәбәрләшеп тә була, ә менә илаһи җир —
бормалы Мәккә урамнарын, азан эчендә талгын гына тибрәлүче Мәдинә каласын, сусыз,
такыр, мәһабәт таулар илендәге Әл-Хәрам, Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәчетләрен күңел генә түгел,
җан сагына икән. Аларны да күз алдына китерү җае табылды. Сихри Мәдинә шәһәреннән
(монда этләр дә өрми, кешеләр дә сүгенми диләр) китәр алдыннан түгәрәкләп төрелә торган
Әл-Хәрам һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) мәчетләре картиналарын сатып алган идем. Исән-
сау кайтып хәл алгач, менә шуларны затлырак рамга утырттырдым да, өебезнең түренә —
телевизор өстенә урнаштырдым. Әлеге рәсемнәрнең аскы өлешенә 2010 елда үзебез булган
Әл-Әкъса мәчете фотосын да өстәдем. Хәзер ятсам-торсам, йә язу өстәле артына утырсам,
карашларым Мәккә, Мәдинә һәм Иерусалим калаларындагы дөньякүләм билгеле булган, I—
II—III дәрәҗәдәге шушы өч мәчеткә юнәлә һәм, ни хикмәттер, яшен тизлеге белән, телевизор
экраннарында кебек, шул изге сәфәрләр күз алдыннан үтеп, җан тетрәп, күңел язып кына
аңлатып булмый торган тирән канәгатьләнү кичерә...
Бөек Хаҗ иленнән зәмзәм суы гына түгел, рида һәм изар дип аталган теге йомшак ике
кисәк тукыманы да алып кайттык. Изге сәфәрдә булучыларны шул ихрам киемнәре белән
җирләүләре турында ишеткәнем бар иде, бу хакта гыйлемле хәзрәтләрдән дә сорадым.
Ихрамнан чыккач, рида белән изарны әйбәтләп юган идек. Өйгә кайткач, тагын бер мәртәбә
кер юу машинасы аша уздырып, зәмзәм суы бөркеп куйдык. Менә шулай, мәңгелеккә китә
торган ап-ак, йомшак (махер сөлге кебек) «күлмәгем» әзер. Дүрт мең чакрым җирдән кайткан
ихрам киемнәре гәүдәмә генә түгел, җаныма да бик якын һәм кадерле минем, юк-юкта ун
тәүлеккә якын газиз тәнемдә йөргән кәфенлек бит ул... Аллаһ безләрдән разый булып,
хаҗларыбыз кабул булсын иде!..

Байлар Сабасы - Казан - Дубай - Җиддә -
Мәккә - Мәдинә - Казан - Байлар Сабасы
Редакциядән:
Журналыбызның якын дусты, каләмдәшебез Тәлгат Нәҗ.миев әлеге язма матбугатка
әзерләнгәндә арабыздан бакыйлыкка күчте. Аның якыннарының, гаиләсенең авыр кайгысын
уртаклашабыз.