ЧҮЛ БҮРЕСЕ
БӘЯН
Сиксән биш яшен тутырып килгән Хисами карт, әбәт вакыты җиткәнне чамалап, көч-хәл белән картлар йортының баскыч култыксаларына тотынып менеп килә иде, якташы Мәрзияне очратты. Карчык, исәнләшергә дә онытып, аңа шатлыклы хәбәр җиткерде.
— Хисаметдин абзый, сөенче! Ике көннән оныгың Алмазның туе! Чакырмый калмаслар. Әзерләнеп тор! — диде. Үзенең балалары булмаса да, карчык юк-юк та Казлы Куакка кайтып, чыбык очы туганнарында кунак булып килә. Авыл хәлләрен ул белә дә белә инде.
Аның сүзләре дөнья белән алыш-бирешне өзеп барган картның күңелен алгысытып җибәрде, тоныкланып барган күзләрендә өмет чаткылары кабынды. Карт, үз колакларына үзе ышанмагандай, телгә килде:
— Ә? Ни дидең? Чынмы?
— Чын, Хисаметдин абзый, чын! Алдасам, ике күзем чәчрәп чыксын менә!
«Телеңә тилчә чыккыры!» дип куйды карт күңеленнән генә. Яшь чакта да шулай усал, телчән иде. Тешләре төшеп беткән, һаман шул «пычак тел Мәрзия» булып калган. Юк, ул аңа тамчы да үпкәләмәде. Сөлектәй кызларга насыйп ярларның яу кырында ятып калулары аркасында сазаган кыз булып гомер кичергән карчыкка ничек үпкәлисең инде?! Киресенчә, ул аңа рәхмәтләр генә укыды. «Не, әзерләнеп тор!» диме? Әллә соң... Әллә... Ул бөгәрләнеп беткән чалбарын, сидрәгән күлмәген үтүкләтте, сакал-мыегын тәртипкә китерде. Карчыкның тешсез авызын мимылдатып әйткән сүзләре аны шулай канатландырган иде. Балаларының өчәү икәнен белә Хисами, ә оныклары ничәү икән? Белми. Теге чакта сорый алмый калды шул. Күрәсе иде шуларны бер генә мәртәбә булса да, күрәсе иде. Кемгә охшаганнар икән? Кайда эшлиләр микән? Ходаем, картайган көнемдә мине бу бәхеттән мәхрүм итмәсәң иде. Ул малай чакта әнисе өйрәткән догаларны исенә төшерергә тырышып карады. Әмма, чуала башлаган хәтер аларны бер җепкә тезәргә ирек бирмәде. Алай да ул үзенең баш кода булып түр башында утыруын, аңа кадер- хөрмәт күрсәтүләрен күз алдына китереп татлы уйларга чумды. Ә бәлки әле кунаклар гына түгел, Гөлмәрьям дә, балалар да җылы сүз әйтер?.. Юк, монда — картлар йортында да рәнҗетмиләр анысы. Вакытында ашаталар, вакытында урын-җирне алыштыралар. Баш очыңда радио сөйләп тора. Теләсәң, телевизор карый аласың. Тагын ни кирәк? Ә шулай да бу гына аз, бик аз... Барыбер дә нидер җитми адәм баласына...
Хатын-кыз ул ничек тә бирешми: үзенә шөгыль таба. Кайсысы китап укый, кайсысы яшьлек мәхәббәтен сагынып, үзе «шагыйрь»гә әйләнә. Яисә, кырыкмаса кырык төрле сәбәп табып, җылы өеннән куып чыгарган миһербансыз баласының
Ф ә тхулла Абдуллин
56
баласына җылы оекбашлар бәйли.
Ничек вакыт үткәрергә белми, тегендә барып, монда сугылып йөргән ялгыз картларның хәле авыр. Аларның күз карашында ук тел белән генә әйтеп-аңлатып булмый торган моңсулык... җирсү... үкенеч... ләгънәт... каргыш... тагын әллә ниләр бар...
Көткән кешегә минуты ай, сәгате ел... Хисами картка ике көн ике ел сыман тоелды. Кулыннан килсә, җир шарын зыр-зыр әйләндереп ике тәүлекне ике минут эчендә үткәреп җибәрер иде дә бит. Андый кодрәткә кем ия булсын? Беләсе иде аны алырга нинди машина җибәрерләр икән? «Жигули»-фәлән генәме, әллә тагын да кәттәрәген, «Джип» дигәненме? (Аларның хәлле тормышларын карт үз күзләре белән күрде. Ихаталарында тагын әллә нинди, ул белмәгән берничә җиңел машина бар. Хәтта — нигә саклый торганнардыр — бер почмакка поскан «Запорожец» та аның күзенә чалынган иде). Һи-и, «Джип» дигәне дә булса! Аның чит ил машинасына утырып чыгып китүен күреп, үзе шикелле ялгыз картлар көнләшеп, күзләрен яндырып озатып калырлар инде. Көнләшәләр икән, көнләшсеннәр әйдә. Аңа карап кына Хисаметдиннең мыек очы да селкенмәс. Күрсеннәр иде әле алар «Беженец бабай»ның кем икәнен! Юкса, кайбер әче теллеләре аңа Хисаметдин бабай дип түгел, ә «Беженец бабай», яисә «Үзбәк бабай» (Үзбәкстаннан кайткан ич) дип кенә эндәшкән булалар. Әйтерсең, аның ата-анасы кушкан исеме юк.
Менә, ниһаять, Хисами картның тыны белән суырып алырдай булып көткән көне килеп җитте. Ул үткән төнне әллә йоклады, әллә... кичтән әз генә черем итеп алыйм дип яткан иде. Булмады. Башында кайнаган каршылыклы хисләр өермәсе аңа тынгылык бирмәде. Ул үзен давыл вакытында диңгез дулкыннары арасында калган каек хәлендә хис итте. Икеләнү... шикләнү... күңеленең кайсыдыр почмагыннан ымсындырып баш калкыткан өметләнү белән тулы уйлар өермәсе аны бер ярдан икенче ярга чөйде. Ул керфек тә какмый таң аттырды. Хисами картның ничек кенә булса да... Һич югы бер генә сәгатькә булса да туйда буласы, кадерле кунак булып түр башында утырасы, балаларының, оныкларының бәхетле елмайган йөзләрен күрәсе килә иде. Туйдагы гармун тавышлары, шатлыклы авазлар, туганнарның бер-берсенә ихлас күңелдән әйткән җылы сүзләре, изге теләкләре, яшьләрнең юктан гына да чыркылдап көлеп җибәрүләре бәлки әле Гөлмәрьямнең дә боз булып каткан бәгырен җебетер, күңелендә тамчы кадәре генә булса да миһербан уятыр... Һич югы, бер-ике генә авыз булса да җылы сүз әйтер? Юк, Гөлмәрьям аны башта эт итеп сүгәр...
— И-их, Хисаметдин, Хисаметдин, яшь чакта ничек әтәчләнеп йөргән идең. Ә хәзер, күр әнә, ничек йоны йолкынган өтек бер йолкышка әйләнгәнсең,
— дияр. — Сабыйларыңны ятим итеп рәхәт күрдеңме? Яшь хатын белән яшәп бәхетле булдыңмы? — дияр. Катырак әйтсә дә, Хисами үпкәләмәс иде. Шуннан соң гына ул аның күз яшьләре белән мөлдерәмә тулган карашыннан йомшарып.
— Картайган көнеңдә йөрмә болай дуадак каз шикелле ялгызың каңгырып. Үзебездә генә кал, — дисә, Хисаметдиннең башы күккә тияр иде. Аның өчен ул көн күк капусы ачылган көнгә тиң булыр иде. Әйе, булыр иде... иде дә бит...
Ни үкенеч, арада хыянәт... ятимлек... мохтаҗлык... күз яшьләре... моң-зар белән тулы еллар (айлар гына түгел!)... еллар ята. И-их, заяга үткән гомерне кире кайтарып булса икән. Юк шул, юк! Башыңны ташка бәрә-бәрә ялварсаң да, файдасыз.
Үткән гомер кире кайтмый Сулар үргә акса да,
— дип җырлыйлар шул. Юк, Хисаминың заяга үткән гомерне түгел, ә Гөлмәрьям белән бергә яшәгән елларны кайтарасы килә. Шул еллар чылбырын өзелгән җиреннән ялгап дәвам итәсе килә. Ни дисәң дә, тугыз ел бергә яшәделәр ич. Йорт-кура җиткерделәр. Балалары булды. Ә-әй, ул яшь чаклар... Дуамал чаклар... Картаймыш көнеңдә искә төшерүе дә авыр...
***
ЧҮЛ БҮРЕСЕ
57
... Сугышка 1944 елның ахырында гына китсә дә, күкрәген орден-медальләр белән бизәп 1948 елның җәендә туган нигезенә исән-сау кайтып ирешкән Хисами кич клубка килеп кергәч, яшьләр «аһ!» иткән иде. Өрлектәй ир-егетләр яу кырында ятып калган еллар... Егетләрнең «дефицит», алтын бәясенә торган чагы. Хисами авылның кайсы гына чибәренә күз кысса да, җавапсыз калмас иде. Гүәрдин кебек егеткә кияүгә чыгарга бишкуллап риза булырлар иде. Ә аның күзе күбәләктәй әле тегендә, әле монда очынып йөрүче, унҗиде яше тулып килгән Гөлмәрьямгә төбәлгән иде. Тик дөнья син уйлаганча гына түгәрәк түгел шул. Аның шау чәчәктә утырган болыннары, челтерәп аккан чишмәләре генә түгел, кыялы таулары, чытырманлы урманнары, ярсып аккан ташкын сулы дәрьялары да бар. Хисами никадәр генә тасма телләнеп караса да, Гөлмәрьям аны якын җибәрмәде, якты чырай күрсәтмәде. Ә Хисами аның саен үҗәтләнде. Кич клубта парлы уеннар башландымы, күзләрен мут уйнатып, аңа чат ябыша. Келәшчә сыман куллары белән эләктереп ала да, әрсезләнеп кочаклый башлый, йоклап торсаң, «ә» дигәнче гәүдәсенә сылап та куя. Оялмый да, әле ихахайлап көлгән була. Ә үзеннән тәмәке исе аңкып тора. Әйтерсең, ул биш ел хезмәт итеп түгел, биш ел тәмәке фабрикасында эшләп кайткан. Тәмәке исенә аракы, йә әче бал исе дә өстәлсә, тач «сасы көзән»гә әйләнә. Янында озаграк басып торсаң, сасы ис киемгә сеңә. Тәмәке исен өнәми Гөлмәрьям. Әйтә торгач, Мәгъфурҗанны тәмәкедән биздергән иде. Әтисе дә фронтка киткәнче тәмәке тартмады. Сугыш мәхшәрендә нишләгәндер, Гөлмәрьям анысын белми. Ә менә үле хәбәре килгәнен яхшы хәтерли. Дүртенче сыйныфта укучы Гөлмәрьям дә ул хәбәрне авыр кичерде. Шулай да йортка кара кайгы китергән ул шомлы хәбәрне әнисеннән дә авыр кичергән кеше дөньяда булмагандыр. Ул көнне әнисенең йорт эшләренә кулы ятмады. Өйгә бер керде, бер чыкты. Каралты- кура тирәсендә аңгы-миңге килеп буталып йөрде, нидер эшләмәкче булып сарайдан сәнәк алып чыга да, бераз уйланып торганнан соң, кабат сарайга кереп көрәк күтәреп чыга. Аны кулында әйләндерә-әйләндерә карый, нәрсәсендер ошатмый кабат сарайга кереп китә. Ул көнне кичке савымны да, елый-елый, дүртенче сыйныфта укучы Гөлмәрьям сауды. Әнисе икенче, өченче көнне дә шул халәтеннән айный алмады. Атна-ун көн үтмәгәндер, ахыр чиктә аны паралич сукты: урын өстенә калды. Кавырсыны да катмаган Гөлмәрьям менә ничә ел инде ялгызы хуҗалыкны тартып бара: мал-туар карый, әнисен тәрбияли...
Ә Хисаминың үз туксаны туксан. Өзми дә куймый, күргән саен аңа бәйләнә. Гөлмәрьям ничәнче тапкыр инде:
— Хисами абый, минем егетем бар. Яренгә кайта. Сиңа миннән башка да авылда кызлар җитәрлек, — дип карады. Юк кына бит...
— Ә кайтмаса? Яренгә вдруг сугыш чыкса, нишләрсең? Тагын биш ел көтәрсеңме?
— Сугыш бетте инде, Хисами абый. Безнекеләр Гитлерны дөмектереп кайттылар.
— Без дә шулай уйлаган идек тә бит, көзгә японнар белән сугыш башланды.
— Аларны да җиңделәр бит.
— Һе, а вдруг Кытай безгә каршы сугыш башласа? Хисами Гөлмәрьямнең ни әйтергә белми торганын күреп дәртләнеп китте. — Һе, Кытай башласамы? Теге ничек әле, җыры да бар түгелме соң? —Хисами кайчандыр ишеткән такмагын, бутала-бутала булса да, ерып чыкты:
Кытай, диләр, Кытай, диләр,
Кытай кузгала, диләр.
Кытай кузгалган чагында, Кызлар да калмый, диләр.
Һәм ул, күрдеңме абзаңны, дигән кыяфәттә кулындагы чыбыгы белән чажлатып хром итегенең кунычына сугып алды.
— Менә шулай ул кысык күзләргә ышансаң. Ул чагында синең Мәгъфүрҗаның әллә кайта, әллә юк!
ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН
58
Гөлмәрьямнең йөрәген нидер чәнчеп алгандай булды. Ул, ихтыярсыздан ыңгырашып, сулкылдап куйды.
— Тәүбә диген, Хисами абый. Андый сүзне авызыңнан җил алсын.
Авылда шулай бит инде. Төнлә басу капкасы шыгырдап куйса да, иртәнгә мәгълүм була. Хисаминың кыланышын күреп торган авылдашлары, туган- тумачалары аны айнытырга, дәртен сүндерергә тырышып карадылар.
— Энем, өйләнү — ата-баба йоласы. Бик хуп! Тик, син, Гөлмәрьямгә кагылма инде, яме. Аның вәгъдәләшкән егете Мәгъфүрҗан киләсе елга хезмәтен тутырып кайта. Менә өч ел инде алар кавышу минутларын көтеп яшиләр. Адәм әйтеп, адәм ышанмас: сагынуларын басар өчендер инде, көн аралаш хат алышып торалар. Таһир белән Зөһрә дә ул кадәр яратышмагандыр. Ә сиңа кыз-кыркын буа буарлык! Теләгәнең сайлап ал. Гөрләтеп туй итәрбез!
Хисаминың күзе тонган, акылы томаланган иде. Ул туганнарының киңәшенә дә, өлкәннәрнең шелтәсенә дә колак салмады. Төннәр буе йокламый планнар корды. Максаты: урлап, яисә берәр этлек эшләп булса да Гөлмәрьямне үзенеке итү! Кич клубта аның җырлаганын да ишеткәч, егет өнсез калды. Булса да булыр икән бу кадәр дә моңлы тавыш! Талга кунып сайраган сандугач диярсең! Хисаминың үз гомерендә бу кадәр сихри, юк, илаһи моң белән җырлаган кешене күргәне дә, очратканы да булмады. Җырның сүзләре дә гади генә инде югыйсә:
Ак күгәрчен дә гөрли,
Күк күгәрчен дә гөрли;
Атасыз балалар үлми - Дөнья рәхәтен күрми.
Кызның җилкәсенә төшкән толымнары сизелер-сизелмәс кенә тирбәлеп- тирбәлеп ала. Әйтерсең, алар моң диңгезендә чайкала...
Сугыш... Сугыштан соңгы еллар авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән апалар, яшьлек елларын сугыш сөреме каплаган үсмерләр, итәк тулы бала белән тол калып ачы хәсрәт кичергән җиңгиләр әсәренеп, тын алырга да куркып Гөлмәрьямне тыңлыйлар. Кызның күкрәгеннән саркып чыккан моң аларның йөрәкләрен сулкылдата, бәгырьләрен айкап ала. Ихтыярсыздан, күзләр яшькә чылана.
Ул керсез күз яшьләрен тыярга маташу файдасыз. Алар алма битләр буйлап тәгәрәпме тәгәриләр. Кемнәрдер үзеннән алда утырган тамашачының аркасына ышыкланып мышык-мышык елый. Ай яктысында чигелгән кулъяулыклар берара чыланган керфекләр тирәсендә тирбәлә...
Җыр тәмамлана. Халык гөрләтеп кул чаба. Тамашачы Гөлмәрьямне сәхнәдән җибәрми.
— Тагын берне җырла инде, сеңлем!
— Тагын берне!
Авылдашларның сүзен ничек аяк астына салып таптыйсың инде. Ничек аларның гозерен үтәмисең? «Ай-яй, кыланышы! Ялындырган була инде. Әллә кем булган!» —дисәләр ояты ни тора! Тагын җырлый Гөлмәрьям:
Агыйделләрдә ак томан,
Ак томан төтен сыман;
Икәү булмый, берәү була Йөзне саргайта торган.
Халык һаман тынмый. Сорый. Үтенә. Тамашачыларның кул чаба-чаба уч төпләре кызып чыккан. Хәзер ул утырган җиреннән аякларын тыпырдата.
— Тагын берне!
— Берне генә!
Гөлмәрьямнең җырга - моңга һәвәслеген дә белеп алгач, Хисаминың үҗәтлегенә үзсүзлеге дә өстәлде. Юк, ул аны ниндидер маңка малай Мәгъфүрҗанга бирәме соң?!
ЧҮЛ БҮРЕСЕ
59
Беркайчан да! Кайтып арага керә башласа, куркытыр, алай да тыңламаса тукмап ташлар. Немецларның иманын укытып, йорт-җирләрен пыран-заран китереп кайткан солдат ул Хисами абзаң.
...Шулай бервакыт, немецларның үз җиренә кергәч бер авыл өчен аяусыз сугышканнары әле дә хәтерендә. Немецлар никадәр генә көчле каршылык күрсәтсәләр дә, ахыр чиктә чигенергә мәҗбүр булдылар. Кайбер торак пунктларда совет солдатларын:
— О-о, kamrad! Kommen nach Hause! Fleisch essen und Snaps trinken!II— дип каршы алсалар, монда немец солдатлары гына түгел, бер адәм заты да калмаган. Күрәсең, авыл халкы да чигенгән солдатлар белән киткән иде.
Немецлар йорт-җирләрен шул кадәр тәфсилләп, матурлап төзегәннәр.
Андагы чисталык-пөхтәлеккә исең китәр. Абзар тулы мал-туар. Кош-кортлар берни булмагандай җим эзләп тибенә. Сарай эчендә качып-посып калган немец солдаты юкмы дип, тикшереп йөргәндә Хисаминың колагына каяндыр «чи-чи» килгән тавыш чалынды. Якынрак килеп караса, тубал тулы яңа гына күкәйдән тишелеп чыккан, сары йомгак шикелле сап-сары чебиләр! Алар, пилоткасына кызыл йолдыз кадаган кешене күргәч, нинди бәндә икән бу дигәндәй, башларын кыйгайта-кыйгайта Хисамига текәлделәр. Аннары тагын да көчлерәк «чи- чи» килергә тотындылар. Күрәсең, ашарга, яисә эчәргә су сорыйлар иде бу гөнаһсыз җан ияләре. Хисами автоматын иңбашына элеп берсен кулына алды. Үзе йомшак, үзе җып-җылы бу нарасый җан иясе югалып калмады, нәни генә томшыгы белән Хисаминың уч төбен чукып-чукып алды. «Кая җимең?» дигән булгандыр инде үзенчә. Алдында бернинди дә ризык күрмәгәч, төймә кебек елтыр күзләрен Хисамига төбәп, кабат «чи-чи» килергә тотынды.
Ул арада каяндыр командирлары килеп чыкты.
— Чего смотришь? Рассыпай их на землю и топчи! Это же фашистская тварь!
Офицер тонган күзләре белән тирә-якны айкап чыкты.
— Ломай всё подряд!
Командирлары әмер бирде дә, күздән югалды. Хисами, ике дә уйламый тубалны күтәреп бер якка ыргытты. Сары йомгакларның берничәсе генә хәлнең хәтәрлеген чамалап качып котылды. Каралты-кураның асты-өскә килде...
Менә шулай. Ә монда бер Мәгъфүрҗанны сындыру аңа берни түгел.
Хисами Гөлмәрьямне урламакчы да булган иде (безнең татарда юк әйбер түгел). Ә кая алып кайтасың? Өйдә бер өер бала-чага (әтисе инвалид — сугышка алынмады). Бер почмакка чаршау корып булса да йоклар идең, йортлары да алты почмаклы түгел, дүрт почмаклы әтәм-сәтәм генә. Ишле гаилә өстенә кыш көне сарык бәрәннәре дә өстәлә. Анда ничек килен төшерәсең? Шул берәр төрле этлек эшләсәң генә инде. Ә анысына бисмилла әйтү кирәк түгел. Андый эшләргә оста Хисами. Булдыра. Тәҗрибәсе бар...
***
... Польша җирендә булды бу хәл. Бер чибәр генә санитарка кызга күзе төште Хисаминың. Җаен табып сөйләшеп тә карады: уңай җавап кына ала алмады. Дәрт иткән — морадына җиткән ди. Зур гына бер хуторны немецлардан азат итәргә кирәк иде. Ышыкланып һөҗүм итәргә якын-тирәдә агач заты юк. Бомба төшеп чокыр-чакыр ясап бетергән кыр аша үтәргә кирәк. Солдатлар чалгы белән печән чапкандагы кебек кырылачак та кырылачак инде. Немецлар безнекеләрне күрү белән пулемётлардан ут ачты. Кемнәрдер яраланып- канга батып, кемнәрдер шундук мәңгелеккә егылды. Алар артыннан килүче санитарка кызлар иелә-иелә, кайчагында шуышып ярдәм
II (нем.) О-о, иптәш! Әйдә өйгә керегез. Ит ашарсыз, аракы белән сыйларбыз.
ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН
60
сорап кычкырган яралылар янына ашыгалар. Сугыш кыры — шахмат уены түгел. Командирлар күпме генә аяусыз сүгенә-сүгенә «Вперёд!» дип кычкырсалар да, нәтиҗә күренмәде. Никадәр солдат шушы хутор өчен башларын салды. Дошманның чигенергә исәбе юк иде. Ахыр чиктә, резервта калган Хисамилар ротасын да һөҗүмгә күтәрделәр. Шулчак Хисами күзе төшкән санитарка кызны шәйләп алды. Чүгәләп утырган кыз әле генә кемгәдер ярдәм иткән иде булса кирәк, санитар сумкасын төреп маташа иде. Беркадәр ара киткәч, Хисами артына борылып карады. Кыз да күпмедер ара калдырып аларга ияргән иде. Немецлар безнекеләрне шәйләп тагын да көчлерәк ут ачты. Алгы сафта баручы солдатлар берәм-берәм түмгәккә абынган шикелле сөрлегеп ауды. Тирән генә бер чокыр яныннан үткәндә сызгырып очкан пуляларның берсе Хисаминың колак яфрагын «чеметеп» узды. «Фронтовой сто грамм» белән кайнарланган кан аның яңагы буйлап агып төште, гимнастёркасын чылатты. Хисами кинәт кенә «ай-вай» килеп, ыңгырашып егылды... Тәгәрәп чокырга ук төшеп китте. Бу хәлне күреп алган санитарка да яралы солдатка ярдәм итмәкче булып аның артыннан чокырга сикерде.
— Что с вами? Где ваша рана?
«Яраланган» Хисами санитарка кыз якынлашуга аны бөтереп алды да, өстенә менеп ятты. Бер кулы белән кызның авызын томалады, каударланып икенче кулы белән итәген күтәрде...
...Хисами хайвани теләген канәгатьләндергәч, кызның маңгаена автомат көпшәсен терәде:
— Будешь жаловаться! Застрелю!
Әгәр кыз чәрелди башласа, Хисами ике дә уйламый тәтегә басмакчы иде. Туплар гөрселдәгән, берөзлексез автоматлар тырылдаган сугыш кырында бер автомат тавышына кем игътибар итсен? Бичара кыз аның миһербансыз, ерткычныкыдай явыз чыраена күз сирпеп алу белән коелып төште.
— Вот, крест! Ей богу, не буду!
Хисами, кыз чукына-чукына ант иткәч кенә, автоматын читкә борды...
...Туган авылың яу кыры түгел. Хисаминың кулында автоматы да юк. Булса да алай пырдымсыз кылана алмыйсың.
Бирәм дигән колына — чыгарып куяр юлына, ди. Хисами кибет тирәсендә кәефләнеп, тәмәке пыскыта-пыскыта җай гына атлап килә иде, бәләкәй арба белән урманнан утын алып кайтучы Зариф очрады. Үсмер егет ялгызы гына яши (әтисе сугышта хәбәрсез югалды, әнисе кар астында калган башак ашап бер ел элек вафат булды), акылга зәгыйфьрәк булса да, бакча тутырып бәрәңге утырта, тавыклар асрый. Аның өчен шунысы җайлы: күрше авылда сельпо бар. Ул күкәй сатып көн күрә. Акылы сай булгач, аны «Давай налог түлә!», «Заемга языл!» дип тинтерәтмиләр. Хисамның күңеле күтәренке иде. Ул егетне мактарга, үсендереп салпы ягына салам кыстырырга тотынды.
— Шәп имән утыннары икән. Каян кистең боларны?
— Козгын-тау итәгеннән.
— Тагын калдымы соң әле? — (Әйтерсең урманда утын беткән).
— Һи-и, муре! — (море инде аныңча). — Чытырманлык аркылы чыгасы түлке. Менә... — Ул сыдырылып-тырналып беткән кул аркасын Хисамига күрсәтте.
— Бияләй кияргә иде.
— Юк бит.
— Миндә ике пар трофей бияләй бар иде бугай әле. Бер парын сиңа бирермен. Миннән бүләк булыр.
Трофей дигән сүзнең ни икәнен аңламаса да, бүләк дигән сүзне ишеткәч, Зарифның авызы колагына җитте.
— Һе, рәхмәт инде!
— Бүләк алгач әйтерсең рәхмәтеңне.
— Син немецларны җиңеп кайткан әйбәт кеше бит, Хисами абый. Алдамассың
ЧҮЛ БҮРЕСЕ
61
инде.
Хисами үз итеп, җиңелчә генә егетнең иңбашына сугып алды.
— Нишләп алдыйм инде мин сине. Теләсәң, ул шыгырдап торган өр-яңа күн бияләйләрне мин сиңа бүген үк китереп бирәм.
— Карале, Хисами абый, түлке нишләп син немецларны җиңгәч тә кайтмадың?
— Плен төшкән немецларны сакладым.
— Ә нишләп сакладың соң аларны, атып үтереп кенә бетермәдең? Мылтыгың юк идемени?
— Зарифҗан энем, аларны бит карап торып эшләтергә кирәк иде. Җимерелгән шәһәрләрне төзетергә кирәк иде. Аңладыңмы?
— Аңладым инде. Аңладым. Ул шәһәргә мине дә алып барырсың әле бер, яме.
— Ярар, ярар, обязательно алып барырмын. Теләсәң урнаштырып та кайтырмын. Шунда яшәрсең. — «Сары йорт»та дип әйтеп бетермәде Хисами. Зариф ризалашса, аның хәйран төзек йорт-җире каласын, даулашып йөрергә туган-тумачасы юк икәнен дә чамалаган иде. — Шәһәрдә болай интегеп бәләкәй арба тартып утынга барасы юк.
Зариф кискен генә башын чайкарга тотынды.
— Ю-ук, калмыйм мин анда, калмыйм. Монда Актүшне кем ашатыр? — Нәм ул аягы тирәсендә сырпаланган этенең башыннан сыйпап алды. Эт тә җавапсыз калмады — койрыгын болгый-болгый хуҗасының кулын ялап алды.
Утыннар өелеп бетте. Эш тәмамланды. Хисами куен кесәсеннән бер ярты аракы чыгарды.
— Арыгансыңдыр. Әйдә, оешкан каннар таралсын әле.
Зарифҗан бу юлы бәхәсләшеп тормады. Өйгә керделәр. Өстәл янында ике ир-ат озак кына гәпләшеп, чөкердәшеп утырды. Уртак фикергә килгәннәрдер, ахырдан кул сугышып аерылыштылар.
ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН
62
***
Хисами икенче көнне кич клубка барырга чыккан Гөлмәрьямне Зарифлар капкасы төбендә көтеп алды.
— Матурым, Зариф абыеңа нидер булган. Урыныннан кузгала алмый ята. Бер-бер хәл булмады микән? Әйдә, кереп карыйк әле. Кичә бәләкәй арба белән урманнан алагаем төяп имән утыны алып кайткан булган икән дә, көч килде микән, бүген менә тора алмый ята, мескенкәй.
Гөлмәрьям җилкапка аша ихатага күз салды. Сарай янындагы утынлыкта, чыннан да, туралмаган утын өемнәре ята иде.
— Мин фельдшер түгел бит, Хисами абый. Сания апаны чакырыгыз.
— Хәзер соң бит инде. Эш сәгате беткәч кешегә әйтүе дә кыен. Мужыт йокларга яткандыр. Сине җырга-биюгә генә түгел, им-томга да һәвәс диләр бит. Әйдә, кереп кара инде.
— Нинди им-том булсын инде, Ходаем. Киселгән ярага үги ана яфрагы ябарга кирәген, эче киткән кешегә шомырт суы эчертергә кирәген бар кеше дә белә инде. Басуда бер-бер хәл булса, арада иң яше булгач, апалар мине йөгертәләр. Шул гына.
— Шулай да синең кулың килешә диләр бит.
Зарифҗан — авылның бер гарибе. Кермәсә, рәнҗеше төшәр. Чарасыз керергә мәҗбүр булды Гөлмәрьям.Исәбе: егетне күреп чыгарга да, хәле чыннан да авыр булса, Сания апаларның өе клубтан ерак түгел, кереп әйтер.
Зариф сәкедә юрганга төренеп ята. Калын гына сөлге белән башын бәйләгән. Үзе бертуктаусыз ыңгыраша. Ыңгырашуының ата-анасы юк. Әллә елый шунда, әллә көлә? Белмәссең?
Өйдәге шапшаклыкка игътибар итми мөмкин түгел иде. Ничә ел себерке, мунчала күрмәгән идәнгә лакашып каткан пычракны хет көрәк белән кырып ал.
Зарифның хәлен белергә дә, тизрәк чыгып китәргә иде кызның исәбе. Ул аңа якынрак килде.
— Ни булды сиңа, Зарифҗан? Кайсы төшең авырта?
«Авыру» Зариф Гөлмәрьям аның янына якынлашуга җәһәт кенә өстендәге юрганын алып атты, сикереп торды, берни булмагандай:
— Бүген алдау көне! Алдау көне! Алдадым! Алдадым! — дип, кычкырып көләргә тотынды. Кыз «Алдау көне беренче апрельдә бит, Зарифҗан. Соңга калгансың» дип әйтмәкче иде, ул арада Зариф ушада яткан күн бияләйне эләктереп чыгып та китте. Гөлмәрьям ни әйтергә белми Хисамига текәлде. Ул егетләрнең кыланышын шаяртулары дип уйлаган иде.
— Нинди кәмит бу, Хисами абый?
Хисами кызга җавап биреп тормады, көрәктәй куллары белән кызны эләктереп алды, кочаклап үбәргә омтылды. Аның тыны кайнарланган, үзе еш-еш сулыш ала. Кызның битенә аракы исе белән буталган сасы тәмәке исе бөркелде. Ул, ихтыярсыздан, башын читкә борды.
— Хисами абый, җибәр! Бүген безнең репетиция!
— Нинди репетиция? Син болай да сандугач кебек сайрыйсың, матурым!
Гөлмәрьям берара Хисамидан ычкынып ишеккә ташланган иде, ул тыштан бикле булып чыкты. Кыз шунда гына Хисами оештырган спектакльнең асылын аңлап алды.
— Хисами абый, яхшылык белән чыгармасаң, тәрәзәне ватам. Каравыл кычкырам!
Егет кызны кабат эләктереп алды, шашып үбәргә тотынды һәм ... әле генә «чирле» Зариф яткан ятакка сөйрәде. Ул үзен тыеп торырлык халәттә түгел иде.
3. «К. У.» № 11
65
ЧҮЛ БҮРЕСЕ
— Синдәй чибәр кызны суырып үпмәсәң гөнаһ булыр. Курыкма, матуркаем, барысы да әйбәт булыр. Хисами абыеңның тәҗрибәсе зур аның...
— Хисами абый, җибәр! Мин сиңа уйнашчы түгел!
— Беләм! Уйнашчы түгел икәнеңне беләм. Бер күрүдә үк ошаттым мин сине. Миңа тормыш итәргә синдәй хатын кирәк.
Ул инде әрсезләнеп кызның күкрәгенә үрелде.
— Минем егетем бар! Кагылма миңа!
— Ә мин сине беркемгә дә бирмим!
Кыз чәбәләнде, бөтен көчен җыеп каршы торды, ахыр чиктә ярсып еларга тотынды.
— Хисами абый, шул чаклы миһербансыз булма. Авыру әнием хакына рәнҗетмә мине! Зинһар, чыгарып җибәр!
— Курыкма, матурым, берәр җае табылыр. Мужыт ул да безнең белән яшәр.
Бу минутта кыз авыру әнисе турында да, егете турында да уйлап алды. Мужыт диме? Юк, ул беркайчан да, үлсә дә әнисен ташламаячак, Мәгъфүрҗанга да хыянәт итмәс. Гөлмәрьям Хисаминың оятсызланып күлмәк итәген күтәрә башлаган кулын тешләп алды. Егет корт чаккандай, кискен генә кулын тартып алды һәм ачуына буылып кызның яңагына китереп чапты. Гөлмәрьямнең күз алдыннан бер мизгелгә Хисаминың чүл бүреседәй явызланып өлгергән чырае югалды. Аның урынына гөлт итеп ут көлтәсе кабынды.
Егет өйдәге бердәнбер урындыкны тибеп очырды.
— Менә, нәрсә, чибәркәй, йә үзең риза булып миңа кияүгә чыгасың, йә булмаса, мин сине иртәнгә кадәр тотам да, кешеләр көтү куганда җилтерәтеп урамга алып чыгам. Кичә миңа ябышып кияүгә чыккан иде, чиләк төбе тишек икән, кеше калдыгы миңа кирәк түгел дип, тузанга төртеп егам.
Гөлмәрьям бу кадәр астыртын мәкерлекне уена да китермәгән иде. Ул башын күтәреп Хисамига карады — чынлап сөйлиме бу явыз? Егетнең чыраенда миһербан әсәре юк иде. Кыз бу мизгелдә аны чүл бүресенә охшатты. Гомер- гомергә калдык-постык, сасыган үләксә белән тукланган чүл бүресе көче җиткәннәргә шулай шәфкатьсез кылана диләр. Йа, Алла! Хисами аны шулай мәсхәрә итсә, нишләрсең? Оятын кая куярсың? Кыз кешегә монысы тагын да хәтәррәк! Мәгъфүрҗан да нахак сүзгә ышанып аннан йөз чөерсә?! Кеше калдыгы миңа кирәк түгел дисә, нишләрсең? Хет, суга ташлан! Агымсу үзеңне дә, бар булган кайгы-хәсрәтләреңне дә агызып ала да китә, җайлы ич. Ярар, ул үзе бу мәсхәрәдән котылыр, ә әнисе кем кулына калыр? Кем аны тәрбияләр? Кыз, кырау суккан чәчәк кебек, сыгылып төште... Ярсып үксергә тотынды. Ул язмышы белән ялгызы торып калды...
— Фашист! Миһербансыз!
... Кыз мәхәббәтенең сихри көннәрен, тылсымлы төннәрен көтеп ала алмады. Таң әтәчләре кычкырганда аның чәчәге тапталган, намусы тапланган иде. Ул авыру әнисен кызганып, Хисаминың явызлыгын сөйләп тормады, җан сызлавы белән бергә эченә йотты...
— Шулай килеп чыкты инде, әнкәй. Ачуланма инде...
Туй ясап мәшәкатьләнмәделәр, сугыштан соңгы ачлык-ялангачлыкта ул турыда кем уйласын? Кияү белән кәләшкә Хисамиларның өендә урын юк та юк инде. Гөлмәрьямнәр йортында көн күрә башладылар. Хисами өчен бу йортка кергән шикелле тоелса да, Гөлмәрьямгә әнисен тәрбияләргә кулай иде. Бәләкәй генә кысан өйдә берсенә дә рәхәт түгел. Ни дисәң дә, яңа өйләнешкән парлар... Яшь чак, дәртле чак... Хисами дәртләнеп хатынын кочаклый башласа, Гөлмәрьям:
ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН
64
— Әни ишетә бит. Сабыр ит инде. Йоклап китсен, — дип иренең дәртен тыя. Андый чакта Хисаминың сикереп торып карчыкны ботарлап ташлыйсы килә. Ни өчен өйләнде соң ул? Хатынын кочакларга тилмереп ятар өченмени?..
***
Без йоклый дип, вакыт йокламый. Сәгать телләре бер җайга текелдәп минутларны-секундларны санап кына тора. Мәгъфүрҗан да хезмәтен артыгы белән тутырып, исән-сау әйләнеп кайтты. Бу хәбәрне ишеткәч тә, Гөлмәрьям кибеткә тозга китте. Өйдә тоз беткәнгә түгел, кибеткә барганда Мәгъфүрҗаннар турыннан үтәсе! Аның читтән генә булса да моряк тельняшкасы кигән, бескозырка тасмаларын җилфердәтеп, ихаталарында йөргән Мәгъфүрҗанны күрәсе, һич югы, тавышын гына булса да ишетәсе килә иде. Алар турыннан үткәндә ул адымнарын әкренәйтте, колакларын сагайтты. Әмма өйдә халык күп иде, ахры, сагынганнардыр инде: күрше-күлән, туган-тумача җыелгандыр. Гөлдер-гөлдер сөйләшкәннәре, көтмәгәндә күмәкләшеп көлеп җибәргәннәре ишетелә. Арада кайсысы Мәгъфүрҗан тавышы — белә алмады. Тәрәзә төбен тутырган яран гөлләре балкып, өлге пыялалары шатлыклы авазлардан зеңгелдәп калды.
Ә шулай да, бердәнбер көнне язмыш аларны барыбер очраштырды...
Өске әрәмә янындагы басуда эшләп йөргән Гөлмәрьям, хатыннар кайсы кая күләгә ясап, төшке ялга туктагач, баласын имезергә авылга йөгерде. Аның сөт белән тулган күкрәге сулкылдап авырта башлаган иде инде. Кызы — Гөлмәрьямнең беренче сабые. Ярый әле әнисе янында. Авырыбрак торса да бала тәрбияләү дәресләрен ул аңа өйрәтә. Гөлмәрьям эштә чакта да сабые әнисе карамагында: юешләнгән чүпрәкләрен алыштыра, елый башласа, имезлек каптыра. Сабый әчкелтем ипи исе килеп торган имезлекне суыра-суыра йоклап китә. Ана сөтен берни дә алыштыра алмый шул инде. Бераздан сабый тагын уяна, тагын елый башлый. Үткән ел гына кырык бер яшен тутырган «әбисе» бишектә «ыгы-ыгы» килеп яткан оныкчыгын юата башлый.
— Хәзер әниең кайтыр, бәбкәм, әз генә сабыр ит инде. Әнә күрәсеңме, кояш төшлеккә җитеп килә.
Казлы Куак авылы урманга бай. Иген басулары арасында да төрле зурлыктагы әрәмәләр, як-ягын чикләвек, миләш, балан, камырлык куаклары каплаган чокырлар бар. Авыл белән Өске әрәмә арасында гына да алар дүртәү. Халык телендә Беренче... Икенче... Өченче... Дүртенче чокыр дип йөртелсәләр дә, аларны үзәнлекләр дисәң, дөресрәк тә булыр әле. Ул чокырларның яры да сөзәк, тирәнлеге дә дүрт-биш метрдан артмый торгандыр. Әнә шул сөзәк ярдан төшкәч, илле-алтмыш адымнар чамасы киңлектәге үзәнлек. Үзәнлекнең нәкъ уртасыннан чишмәләрдән саркып чыккан салкын су ага. Ул корылык килгән елларны да кипми. Шуңа күрә җәяүлеләр өчен генә түгел, җигүле атлар да үтеп йөрерлек итеп салынган. Бәләкәй генә күпере бар. Агымның як-ягында куе булып үлән үсә. Авыл халкы печәнлек чабып кинәнә. Чакрымнарга сузылган дүрт үзәнлек, Типтәр әрәмәсенә җитәрәк, кул чугындагы бармаклар беләзеккә җитеп кушылган шикелле кушылып, тирән генә чокырга әйләнә. Хәзер аның суын да, авыз тутырып, инеш дияргә була инде.
Гөлмәрьям Дүртенче чокырның ярыннан төшеп, күперчеккә җитәрәк, каршысына килгән Мәгъфүрҗанны күреп алды. Егет балтасын биленә кыстырмаган, йөзен аска каратып, уң җилкәсенә салган да әкрен генә атлап килә. Ул, Гөлмәрьямне күргәч, адымын тагын да әкренәйтте, күпергә кергәч, бөтенләй туктап калды. Гөлмәрьям дә күпергә керде, Мәгъфүрҗанга җитәрәк ул да туктап калды. Хәзер бер-берсен үлеп яраткан, җанымның яртысы дип 3.* 67
ЧҮЛ БҮРЕСЕ
65
хыялланып йөргән гашыйкларның берсе шушы атлап кына чыгарлык инешнең бер ярында, икенчесе — икенче ярында, шагыйрьләрчә әйтсәк, язмышлар ярында, кул сузымында гына басып торалар.
— Кая ашыга бу чибәр кыз? Танцыга түгелдер ич?
Гөлмәрьямнең Мәгъфүрҗанны күрүгә, йөрәге күкрәк читлеген ватардай булып тибә башлаган иде инде. Ул аның сүзләрен үзен мыскыллау шикеллерәк кабул итте. Берара, ни дип җавап бирергә белми, сүзсез торды. Аның битләре кызышып чыкты. Шулай да сабыр булырга тырышты.
— Исән-сау гына йөреп кайттыңмы, Мәгъфүрҗан?
— Күрәсең ич, исән-сау.
Егетнең җавабы да төксе килеп чыкты. Гөлмәрьям, әңгәмәне ничек дәвам итәргә белми, уңайсызланып калды. Кузгалып китәргә омтылса да, тәгаен бер карарга килә алмаган кеше сыман, бер урында таптанып алды.
— Балта күтәреп, кая юл тоттың болай?
— Чалгы сабына элмәгә Өске әрәмәгә барам. Элегрәк анда зифа буйлы кызлар кебек төз элмәләр үсә торган иде.
— Нишләп еракка барасың? Беренче чокырда да күп бит алар.
— Зифа буйлыларын без юкта кырып бетергәннәр. Кәкре-бөкреләре, ботаклылары гына калган. Алары миңа кирәкми.
Егет бу юлы да сүзен киная белән әйтте. Гөлмәрьям Мәгъфүрҗанның күзенә туры карарга оялды, уңайсызланды. Шулай да, тәвәккәлләп, кыяр-кыймас кына аның йөзенә күзен сирпеп алды. Сүзләре төксерәк булса да, егетнең чыраенда явызлык чалымнары юк, элеккегечә ягымлы елмайган. Күзләрендә генә сәер моңсулык сизелә иде. Егет, көтмәгәндә балтасын бер якка ыргытып, Гөлмәрьямнең беләгеннән тотып алды.
— Гөлмәрьям, җан кисәгем, нишләдең син, ә? Нишләдең? Нигә дип, мине шул сасыган кәҗә тәкәсенә алмаштырдың, ә?
— Юк, алыштырмадым. Син әле дә йөрәгемнең түрендә, Мәгъфүрҗан!
Егет салмак кына башын чайкап алды.
— Ай-Һай, ай-һай! Ышануы кыен. Шулай ике кешене берьюлы сыйдыра ала торган куш йөрәкле кызлар барын белми идем.
Гөлмәрьям кыюлана төште. Искә төшерү никадәр авыр дисәң дә, булган хәлне Мәгъфүрҗанга аңлатырга кирәк бит инде. Юкса, гомер буе аңа рәнҗеп йөрүе бар.
— Юк! Хисамига минем йөрәгемдә урын юк. Булмаячак та! Тик нишлим, хәзер ул минем тормышымда бар. Уртак балабыз бар.
Мәгъфүрҗан көчле куллары белән Гөлмәрьямнең иңбашларыннан тотып алды.
— Сөеклем, син бит миңа нинди матур хатлар яза идең. Вәгъдәләр бирешкән идек. Синең ул вәгъдәләрең сабый баланы куандырган сабын куыгы гына булдымыни, ә, Гөлмәрьям? Бер ел калгач, ник көтмәдең? Ник сабыр итмәдең? Әнә ишетәсеңме, күрәсеңме, менә бу инешләр дә, сабыр гына челтер-челтер серләшеп ага торгач, бергә кушылалар. Ә нигә син шушы бәләкәй генә инешләрдән үрнәк алмадың?
Гөлмәрьям, ниҺаять, башып күтәреп, Мәгъфүрҗанның күзләренә текәлде. Егетнең теле үкенү, үпкә сүзләре тезсә дә, күзләреннән ягымлы җан җылысы бөркелә иде. Сөйләмичә ярамый. Яңадан мондый форсат әллә була, әллә юк дип уйлады ул.
— Хисами мине Зарифҗаннарга хәйләләп алып керде, төлке!
— Нинди төлке? Сасы көзән ул!
— Әгәр миңа кияүгә чыкмасаң, адәм рисваена калдырам дип куркытты. Син дә, аның нахак гайбәтенә ышанып, миннән йөз чөерерсең дип курыктым.
Мәгъфүрҗан, ялварган кешедәй, кулларын күтәреп, күкләргә төбәде, аннары, шапылдатып, ботына сугып алды.
— Йа Аллам! Алай да курыккан, болай да курыккан, ә! Элек син алай куркак түгел идең бит, Гөлмәрьям. Кешеләр күңеленә шом салып, Шарлама башындагы
ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН
66
улаган бүреләрдән дә курыкмый торган идең бит син! Әйдә, барып карыйк әле, ничек улый икән алар, дип, мине әйдәкли торган идең. Ә мин сиңа, бүреләр төннәрен күккә, тулган айга карап улыйлар, ауга чыгарга иптәшләрен җыялар, дип аңлата торган идем. Хәтерлисеңме шуларны?
— Әйе, хәтерлим.
— Чын бүредән курыкмаган кыз чүл бүресеннән шүрләп калган, ә!
— Ул чагында минем янымда син бар идең бит, Мәгъфүрҗан! Ә монда мин явызлык каршында япа-ялгыз калдым... тышкы яктан ишек бикле булгач... чарасыз калдым...
Гөлмәрьям башын түбән иде. Ул сүзен дәвам итәрлек халәттә түгел иде инде, үксеп, егетнең күкрәгенә капланды...
— Кичерә алсаң, кичер мине, сөеклем! Мөгаен, барысына да мин үзем гаепледер...
Мәгъфүрҗан, шуны гына көтеп торгандай, аны күкрәгенә кысты... шашып үбәргә тотынды...
Гөлмәрьям карышып тормады, бу минутларда ул барына да риза иде...
— Җанкисәгем, төкер шул сасы көзәнгә. Әйдә кавышыйк. Гөрләтеп яшәрбез.
— Соң инде, Мәгъфүрҗан, соң! Үпкәләмә, бәгърем, гафу ит! Кызым әтиледән әтисез булып үсмәсен инде. Ятимлек ачысын үзем кичергәннәр дә җиткән. Юк, баштан ашкан.
— Курыкма! Ант итеп әйтәм, балаңны үгисетмәм.
Гөлмәрьям, «юк» дигәнне аңлатып, әкрен генә башын чайкап алды.
— Үпкәләмә, бәгърем, гафу ит!..
Гашыйклар озак юана алмадылар. Өске әрәмә ягыннан атлы арба тавышы ишетелде. Арба келтерәве, доп-доп баскан тояк тавышы якынайганнан якынайды. Мәгъфүрҗан сөйгәнен тагын бер тапкыр суырып үпте дә, балтасын биленә кыстырып, үз юлына китеп барды.
Татлы очрашу мизгелләре кавышу китермәсә дә, гашыйклар күңелендә сүнмәс хатирә булып мәңгелеккә сеңеп калды...
Җигүле ат Гөлмәрьямне үзәнлектән күтәрелгәч кенә куып җитте. Үрәчәле арбада күршеләре Фәтхелислам агай утыра. Ул, юл сабып читкә чыккан Гөлмәрьяне күргәч, чөңгереп, атын туктатты.
— Тпру, малкай!
Агай арбасына яңа чапкан печән салган. Чалгысын арбаның артына аска, ялгыш киселмәслек итеп печәнгә батырган иде.
— Әйдә, кызым, утыр!
Гөлмәрьям җәһәт кенә арбага сикерде. Мизгел эчендә аны яңа чапкан печән исе чолгап алды. Исенә исерерсең, валлаһи! Аның күңеле күтәрелеп китте. Туры бия Фәтхелислам агай дилбегә кагуга тагын үз көенә әкрен генә теркелди башлады.
— Бу вакытта каян кайтып киләсең, кызым?
— Өске әрәмә янындагы басудан. Кешеләр төшке ашка туктагач, мин көн саен шулай бала имезергә кайтам бит, Фәтхелислам абзый, — ул чеметеп кенә күлмәгенең күкрәк турын күтәргәндәй итте. — Менә бит, күлмәгем лыч, сөткә тыгып алган кебек булды. Хет сыгып ал.
— Ә-ә, әйе шул. Карале, гел онытып торам икән бит, әй. Менә хәтер диген инде, ә!
Агай, әле генә каршысына очрап, үзен сәламләп узган Мәгъфүрҗанның тельняшка күкрәге дә юешләнгәнен абайлап алган иде. Әмма ул турыда сүз куертып тормады. Сөйгәнен сагынып кайткан егет аны кочагына алып кыскан иде шул. Озак итеп, яратып кыскан иде. Йөрәк түреннән ургып чыккан кайнар мәхәббәт хисләренә күкрәк сөте дә өстәлер дип, кем уйлаган...
— Фәтхелислам абзый, ә үзең каян кайтып киләсең?
— Мунчала күленнән. Суы саекканмы, бүртеп чыкканнармы, җебетергә салган
ЧҮЛ БҮРЕСЕ
67
кабыкларым өскә калыккан. Менә шуларның өстенә имән түмәрләре салып кабат бастырдым.
Гөлмәрьям бер уч печәнне борынына якын китерде.
— Бигрәк хуш исле. Каян чабып алдың бу печәнне, Фәтхелислам абзый? Исе әллә каян аңкып тора.
— Мунчала күле яныннан инде. Күл тирәли куаклык булса да, ачык урыннары да бар бит. Шуннан чаптым. Безнең сыер ике бозау китерде бит быел. Менә, бозауларга булыр дидем инде. Алар бит яңа чапкан печән ярата.
Гөлмәрьям учындагы дымлы печән белән бөтен битен каплады. Исен мәңгелеккә сеңдереп калдырырга теләгәндәй, тагын бер тапкыр озак итеп, күкрәген тутырып сулады...
***
Илленче еллар җитте. Мыекбай Сталиннан соң властька утырган Маленков, рәхмәт яугыры, ил халкын шатландырып, байтак кына салымнарны бетерде, әйбер бәяләрен төшерде. Авызын ачса үпкәсе күренеп торган җир кешесенә сулыш алырга ирек бирде.
Хисамины бригадир итеп куйдылар. Ул партиягә керде. Хуҗалыкта гына бер кадак та какмады. Хатыны ава башлаган читән турында сүз кушса:
— Бүген партсобрание! — дип, яисә, ачыктан-ачык: — Минем ихата түгел. Хәбәрсез югалганнар да кайта. Сөләй Әмәтенә (Гөлмәрьямнең әтисе Әхмәтнең исемен бозып әйтә инде) каралты-кура әзерләп торасым юк әле, — дип, кесәсеннән тәмәке янчыгын алып, өйдән чыгып китү җаен карады. Җыелышларда теле телгә йокмаган, кирәксә-кирәкмәсә дә «Без — фронтовиклар!» дип күкрәк кагарга яраткан Хисамины тора-бара МТСка тракторчылар бригадиры итеп алдылар. Ниһаять, йорт салырга җир кишәрлеге бирделәр. Икесенең эшләгәне, ихатадагы мал-туар бары да йортка китеп барды.
***
Хатыны авырга узган саен ир бала көтте Хисами. Үзе төсле кара күзле, кара чәчле нәсел дәвамчысы булуын бик теләсә дә, бер-бер артлы әниләренә охшаган өч кыз тугач, ирнең тәмам кәефе кырылды. Салгалап кайтулары ешайды. Һәм аңа соңарып кайтулар да өстәлде...
Гөлмәрьям дүртенчегә авырга узган елны, ниһаять, яңа өйгә күченделәр. Гөлмәрьям өчен ул көн — олы бәйрәм булды. И, аның шул чактагы ике басасы урынга бер басып, канатланып йөрүләре! Ул нарат исе аңкып торган яңа йортка йөгерә-йөгерә әйбер ташыды, кайсын кая урнаштырды. Аяк астында буталып йөргән кызларының аркаларыннан сөеп үтәргә дә җай тапты. Болытлы, пыскак көн аңа язгы көннән дә яктырак, җылырак булып тоелды. Ул көн күк капусы ачылган көнгә тиң булгандыр! Гөлмәрьямнең үз гомерендә мондый бәхетле мизгелләр кичергәне булды микән? Булса да сирәк булгандыр.
Әнисе генә яңа өйгә күченергә теләмәде.
— Аллага шөкер, әкренләп булса да үз йомышларыма йөри башладым инде. Оныклар минем янга кунарга килер, — дип, сылтау тапты. Ә асылда, кызы белән кияве арасына кара елан кергәнен күңеле сизгән иде...
Яңа йортка күченеп бер ай яшәделәр микән, Хисами бөтенләй бәйдән ычкынды. Юк-бар сәбәп табып, көн дә хатынына бәйләнде. Бусы нигә болай түгел дә, тегесе нигә тегеләй түгел? Ачуы килгән чак булса, сорап тормый сугып та җибәрә. Әнә бит, бүген дә, соңарып кайтты да, ишектән керүгә:
— Юган керләреңне нигә тузанлы киртәгә элдең? — дип акырырга тотынды. — Карачкы шикелле торма юлда! — дип каршысына килгән хатынын тупас кына этеп
ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН
68
җибәрде. Гәрчә, Хисаминың май таплары тигән (механизаторлар янында йөри ич) спецовкалары, чалбарлары гына ихата арасындагы киртәдә эленеп тора, юылган керләрнең калганнары бауда җилферди югыйсә.
— Хисами, әкрен! Нигә шул чаклы кычкырасың? Балаларны уятасың ич. Юылган керләр барысы да үз урынында. Киртәгә ни дә булса элгәнче башта юеш чүпрәк белән мин аның тузанын сөртеп алам. Ә синең ул спецовкаларың авыр, бауны сыгып төшерә.
— Һы, авыр имеш!.. Ә мин сезгә акча булсын дип, шул авыр спецовкаларны көне буе киеп йөрим, белдеңме?
Акча турында сүз чыккач, Гөлмәрьям бу юлы телен тешләп кала алмады. Күпме генә сакласаң да, чуан бер тулышып тишелергә тиеш бит инде.
— Һи-и, акча дип... ул акчаның ни ... яртысы гына өйгә кайта ич. Яртысы кая югала торгандыр? Белмим. Синең мут күз Хөршидәң дә акча ярата, сельпо эшчеләренә зарплата түләгәндә тиеннәрен булса да үзендә калдыра диләр. Шул сөйрәлчектән калганы гына өйгә кайта торгандыр инде.
Иренең күрше авылдагы сельпода эшләүче Хөршидә исемле хатын белән чуалуын Гөлмәрьямгә күптән җиткергәннәр иде инде. Ул балалары хакына ничарадан бичара тешен кысып түзеп тора иде.
Турысын әйткән туганына ярамаган ди. Ир яткан җиреннән сикереп торды.
— Ах, син, кипкән балык! Әле синең телең дә бармыни? Күрсәтермен мин сиңа сөйрәлчекне! — Ул котырынып хатынын кыйнарга тотынды. Берничә мәртәбә сугып екты. Эченә типте...
Икенче көнне Гөлмәрьямнең баласы төште. Ул бу юлы малай алып кайтырга тиеш булган икән.
Хисами тукмалудан күз төпләре күгәргән, баласы төшүдән хәле китеп караватта яткан хатыныннан гафу үтенәсе, «хәлең ничек?» дип сорыйсы урында, эштән кайтып керү белән ашарга даулый башлады.
— Кая, ашарга бармы?
Гөлмәрьям җавап бирмәде, хәлсез генә ыңгырашып куйды.
Ир кабат бүксәсен киереп, үзе бер чынаяк чәйгә тилмереп яткан хатынына акырды.
— Ашарга бармы дим мин сиңа!
— Хөршидәң сыйламадымыни?
— Син әле һаман телләшәсеңме?
— Юк, дөресен генә әйтәм.
Ир ачуына буылып ишекле-түрле йөренде.
— Ул гөнаһсыз сабыйның гәүдәсен күмәргә кирәк бит инде, Хисами. Күршеләргә кереп сөйләш. Кабер казырга...
Хисами аны ярты сүздә бүлде.
— Ул минеке түгел! Оеткысын кем салган, шул күмсен көчегеңне! Ул минеке түгел. Басуда берәр чирләшкә әвәләгән аны. Шуңа оешып җитмәгән. Минекеләр вакыты җиткәч кенә туды.
ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН
Гөлмәрьям үз колакларына үзе ышанмады. Ничә ел бергә яшәгән, бер табактан ашаган иреннән нахак сүз ишетермен дип уена да китермәгән иде. Аның аңы томаланды. Битләре кабынып китәрдәй булып кызышты. Ул, берара авызын ачкан килеш, ни дияргә белми торды. Авырлык белән булса да торып утырды. Чынлап сөйлиме бу явыз, әллә шаяртамы? Хатын башын күтәреп иренең йөзенә текәлде. Юк, Хисами шаяртмый иде. Аның иреннәре кысылган, күзләре чүл бүресенекедәй усаллык белән яна, аларда рәхим-шәфкатьнең чалымы да юк иде.
Гөлмәрьямнең йөрәген нидер чәнчеп алгандай булды. Ире белән телләшеп торырга аның хәле дә, теләге дә юк иде. Шулай да нахак яла ягып аның йөрәген яралаган иргә әйтергә теләгән рәнҗү сүзләренең бер өлеше аның бәгыреннән саркып чыкты.
— Син... Син... туачак сабыеңның җанын кыйдың. Аңа җан кергән иде бит инде. Сине Алланың каты каһәре тотсын! Бала чырае күрергә тилмереп яшә! Минем гөнаһсыз күз яшьләрем тотсын!
Хатын үксеп караватына капланды.
Бу вакытта Хисаминың инвалид әтисе бакыйлыкка күчкән иде инде. Әнисе тезләнеп елый-елый Гөлмәрьямнән гафү үтенде.
— Килен, булдыра алсаң гафу ит инде син безне. Ул баланың колагын борабора без тәрбияли алмаганбыздыр. Без гаепледер.
Бианасының кешелеклелеген, миһербанлылыгын белгән Гөлмәрьям хәлсез куллары белән аны тезләнгән җиреннән күтәрде.
— Юк, әнкәй, сез гаепле түгелдер. Сугышта ул шулай кансызга әйләнгәндер.
— Атта да бар, тәртәдә дә бар дигәндәй, килен синең сүзең дә дөрестер. Алай да кем баласы, дигән сүз дә бар бит әле. Нишләтәсең, әтиләре дә, мәрхүмкәй, гариплеге өстенә балаларга йомшаграк булды шул. Берәр ярамаган эшләрен сизеп тирги башласам да ярар инде, Гөлзифа, балаларга каты бәрелмә инде син, дип мине гел тыеп килде. Ә безнең Хисаметдин, әтисенең йомшаклыгын сизеп алгач, тыңлаусызга әйләнде. Авылның тәртипсез малае Ирнис тирәсендә бөтерелде. Тәмәке тартырга өйрәнде. Колхозның тавык фермасыннан йомырка урлап папирос сатып ала торганнарые. Ирнис белән икесе урманда кош ояларын туздырып йөрделәр. Болында йомран ояларына су тутырып интектерделәр. Ул мескен җан ияләренең тончыгып үлмәс өчен ояларыннан порхылдап килеп чыгуларыннан үзләренә кызык таптылар...
Күрше-күлән кабер казып, нарасый булырга өлгермәгән гөнаһсыз җан иясенең җансыз гәүдәсен гүргә иңдерде. Авылдашлар Хисамидан бу кадәр миһербансызлык көтмәгәннәр иде. Өлкәннәрнең сүзе дә бер тирәдәрәк булды.
— Яхшыдан яман туган нәрсә. Аллаһы Тәгалә җәзасын бирер әле. Бирми калмас...
— Әйе, теге дөньяда булса да җәзасын алыр.
— Юк, андый кабахәтләр дөньялыкта ук җәзасын алып китә, Фәтхелислам абзый. Әнә, мәчет манараларын кискән ахмакларны гына күр син. Шуларның берәрсе рәхәт күрдеме? Юк! Кайсы кайда эт типкесендә тилмереп йөрде. Туган илен дә кайтып күрә алмады. Барысын да Алланың каһәре тотты. Менә, күрерсез, Хисамины да бер китереп тота ул...
***
Атна ун көн үтте микән, тракторчыларга өләшәсе хезмәт хакын югалтып кайтты Хисами. Әллә исерек баштан төшереп калдырган, әллә теге мут күз Хөршидәнең кулы уйнаган? МТСтан кайтышлый янына сугылып, күңелен 72
ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН
70
күреп, бер яртыны «бөкләп» чыккан иде. Хисами бөтен ачуын хатыныннан алды. Ишектән керә-керешкә, сабыйларның төнге чүлмәген тибеп очырды, котырынып хатынына ябышты.
— Акчаны син урлап яшергәнсең! Давай, бир!
— Соң, Алла колы, МТСтан акча алып кайтып килешең генә ләбаса. Синең хезмәт хакы өләшәсеңне мин кайлардан белим, ә?! — Гөлмәрьям бу юлы нахак сүзләрне күтәрә алмады — аңын җуйды...
***
Югалган акчаны, өй борынча йөреп-теләнеп дигәндәй, әҗәткә алып түләделәр. Көзге уңышка өмет баглады Гөлмәрьям. Шөкер, соңгы вакытта хезмәт көненә азмы-күпме түли башладылар. Ир кисәге дә үз гаебен танып читтә калмас.
Гөлмәрьям монысы хатын-кыз эше, ә монысы ир-ат эше дип тормый, хуҗалыктагы бар эшне сөреп эшли — чәче белән җир генә себерми. Бәйләнерлек урын да юк инде югыйсә. Иренең һаман сөяркәсе артыннан чабуына ачуы килә. Ничек биздерергә генә белми.
— Син ул Хөршидә янына йөрүдән кайчан туктыйсың инде? Оят бит! Урамга чыгар хәл юк, сине сөйлиләр. Мине эт итеп сүгәләр. Ир бирмәк, җан бирмәк, эчеңдә җаның юктыр синең, диләр.
Хисами ашап утырган җиреннән кашыгын ташлап, кискен генә тәлинкәсен этеп җибәрде. Кайнар шулпа ашъяулыкка түгелде. Сикереп торды. Хатынын җилтерәтеп көзге каршына китереп бастырды.
— Синең берәр вакыт көзгегә караганың бармы?
Ир Гөлмәрьямнең иягеннән эләктереп башын өскә күтәрде.
— Кара! Кипкән балык бит син! Шыр сөяк! Юк, карачкы син! Карачкы! Бакча карачкысы! — Ул үзенең Хөршидә белән булган маҗараларын яшереп тә маташмады. — Хөршидә — вот это, да! Аның белән йоклаганда түшәк тә кирәк түгел, белдеңме? Ә син — кипкән балык! Шыр сөяк!
— Карачкы булмый нишлисең. Мин Хөршидә кебек бизәнеп-төзәнеп, җылы бүлмәдә чут төймәләре генә тартып утырмыйм бит. Ул хуҗалыктагы мал-туарны кем карый соң? Кыш җитсә, көн дә терлек астын чистартырга кирәк.
***
Хисами уракка төшәр алдыннан бер атна өйгә кайтмады. Район зур, эш күп. Техникасы да ватылырга тора. Уракка төшкәч комбайннар ватылып ятса нишләрсең? Ни дип җавап бирерсең? Вакытында карамагансыз диячәкләр. Райкомга чакырып утлы табага бастырсалар бөтенләй эш харап! Андый чакта ак эт бәласе кара эткә — таякның юан башы Гөлмәрьям җилкәсенә төшәчәк. Ни-и, ул кайтса да, ни балаларга көн юк, ни үзенә. Болай тынычрак та әле. Сабыйлары әтиледән әтисез булмасын дип, тешен кысып түзә инде Гөлмәрьям. Авырып егылмасын гына. Соңгы айлардагы тавыш-гаугадан, нахак сүзләрдән саулыгы да бик нык какшады. Элекке чибәрлегенең дә сөлдәре генә калды. Сәхнәгә чыкмаганына да бишбылтыр.
***
Ә бердәнбер көнне... уйламаганда-көтмәгәндә Гөлмәрьямнәр капка төбенә җигүле карт алаша килеп туктады. Арбадан эреле-ваклы биш бала җиргә сибелде. Дилбегәне, ни өчендер, төенчекләр өстендә утырган ир-ат түгел, кырык биш яшьләр тирәсендәге хатын тоткан иде. Гөлмәрьям эшнең нидә икәнен ир-атның сыңар җиңе җилдә җилфердәгәч кенә абайлап алды. Ир-ат сүзгә саран булса, хатын, киресенчә, телчән булып чыкты. Ул дилбегәне җәһәт кенә койма башына элде дә, тәтелдәргә, сорау арты
ЧҮЛ БҮРЕСЕ
71
сорау яудырырга тотынды.
— Хисамилар өе шушы буламы? Сөбханалла, ярыйсы гына күренә бу йорт! — Ничек ярыйсы булмасын инде?! Гөлмәрьямнәр аны, мәңгелеккә булмаса да, гомерлеккә булсын дип салдылар ич. Авыздан өзә-өзә булса да.
— Бәхетле нигез булсын! Әйдәгез, балакайларым, өйгә буш кул белән кермәгез! Төенчекләрне алыгыз! Хәерле сәгатьтә!
Гөлмәрьям аларның юлына аркылы төште.
— Апа, туктагыз әле! Сез кемнәр буласыз соң? Каян килдегез? Нишләп йөрисез безнең ихатада?
Шатлыгы ташып чыккан хатын шунда гына үзенең хатасын аңлап алды: бәй, үзе белән таныштырмаган икән ич.
— Ә-ә, сеңлем, исәнме! Фәхринур апаң булам мин. Әйдә, күрешик. Син йортны пөхтәләп, карап тоткансың икән, рәхмәт яугыры! Хисамины әйтәм, бигрәкләр дә әйбәт кеше икән. Хатыныма бу якның һавасы килешми дип, Ташкентка күчеп китте. Йорт-җирен дә арзан гына бәягә сатты. Балаларым бәхетенә булгандыр инде...
— Ничек сатты? Кемгә сатты?
— Безгә сатты. — Хатын җәһәт кенә арбада яткан бәләкәй сумкадан бер төргәк кәгазъ тартып чыгарды.— Ышанмасаң, менә, сеңлем, кара! Менә дугувыр кәгазьләре, кәпитәнсәләр... Дүкәмитләрдә авыл сәвитенең дә пичәте бар. Сеңлем, монда барысы да тәртиптә. Ул — сатучы, без — алучы. Бу йортка хәзер без хуҗа.
Гөлмәрьямнең башына күсәк белән ордылармыни! Ул ни әйтергә белми баскан урынында тораташтай катып калды. Әйткәннәр иде шул — Хисаминың кемнәргәдер йортларын күрсәтеп йөргәнен, әйткәннәр иде. Гөлмәрьям аларның сүзенә игътибар гына итмәгән иде. Дөресрәге, ире кемнәрдер алдында: менә мин сарай кебек нинди йорт җиткердем, дип мактана торгандыр дип кенә уйлаган иде. Ялгышкан, бик нык ялгышкан икән. Хатасын соңарып кына аңлады. Йорт Хисами исемендә иде шул. Хәзер, инде терсәк якын булса да, тешләп булмый. Үткән эш тә кире кайтмый, үкен, үл, ела... Бу минутларда йөрәк түреннән сулкылдап чыккан чиксез рәнҗү... чамасыз үпкә... үкенү... ачы нәфрәт... әйтеп-аңлатып булмый торган тагын әллә нинди хисләр өермәсе Гөлмәрьямнең бәгырен телгәләде. Үз гомерендә иреннән бер авыз җылы сүз ишетмәсә дә, язмышы белән килешеп, аның тупаслыгына күнегеп беткән Гөлмәрьям Хисамидан бу кадәр миһербансызлыкны көтмәгән иде. Берсе ыштансыз, берсе күлмәксез сабыйларын «эһ» тә итми ташлап китәр дип уена да китермәгән иде. Хәер, ул өчесенең берсен генә булса да алдына утыртып сөйгәнен, үчтеки-үчтеки итеп кулында чөеп уйнатканын, күкрәгенә кысып яратканын хәтерләми Гөлмәрьям. Бала җанлы булмады шул аның ире, булмады. Бала яратмаган, бала кадере белмәгән кешегә аларны ташлап китүе дә берни түгелдер. Юкса, кошлар булып кошлар да бит, балалары канат яргач кына... Юк, юк, кошлар — изге җан. Аларга тел-теш тидерсәң Алланың каһәре төшәр. Аю, бүре кебек ерткыч җанварлар да балаларын ташламый. Кыргый хайваннар да мондый кыргыйлык эшләми. Ә кешеләр?! Кешеләр бер-берсен кыерсыту, нахакка рәнҗетү, юк-бар сәбәп табып сугышлар чыгару, солдат киеме кигән кемнәрнеңдер балаларын кыру өчен яратылганнар микән соң әллә? Алай булса нигә кирәк булган аларны үрчетү? Йа, Алла! Нинди гөнаһларым өчен бирдең миңа бу җәһәннәм газапларын? Сабыр канатларым гына сынмаса ярар иде. Аның күз аллары караңгыланды. (Көн чалт аяз иде югыйсә).
Томан элпәсе аша Фәхринурның тавышы һаваны ярып узды.
— Сеңлем, сез Хисаминың кеме соң? Туган-тумачасымы? Әллә берәр игелекле күршесеме?
Бәхетленең шатлыгы бәхетсезнең кайгысын каплаган иде. Шулай булмаса, бу хатын чырае качкан Гөлмәрьямнең кемлеген йөзенә күз төшереп алу белән аңларга, һич югы, чамаларга тиеш иде. Юк шул, юк. Бу минутта Гөлмәрьям кемгәдер җавап бирерлек халәттә түгел иде. Аның өчен, әйтерсең, дөньяның ае да, кояшы да сүнде. Ул, киселгән үләндәй, җиргә ауды. Су бөркеделәр. Хатын алай да аңына килмәде.
ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН
72
Күрше Фәтхелислам агай тиз генә ат җигеп, һушсыз яткан хатынны район үзәгенә хастаханәгә алып китте...
Гөлмәрьям атна буе үлем белән яшәү арасында тартышты. Кем кемне?.. Ул аякка басып туган авылына кайтканда күрше-күлән балаларны, барлы-юклы йорт җиһазларын әнисенең кыйшайган йортына күчергәннәр иде инде. Ә йөрәк берөзлексез әрнеде дә әрнеде. Ачлыкка түзүе бик авыр, ә җан сызлавы аннан да хәтәррәк, үлчәүгә сыймас.
***
Авыл... Авыл халкы... Нинди генә дәһшәтләр, нинди генә афәтләр кичерсә дә авыл булып кала. Намуслылык, итагатьлелек, миһербанлылык, ярдәмчеллек (һәй, санап бетерерлекме?)... тагын бик күп, берсеннән-берсе яхшы сыйфатлар хас авыл кешесенә. Халык авыз иҗатында да шәһәргә караганда авыл турында җырлар, бәетләр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр һичшиксез күбрәк. Дөрес, зимагурлар, Казан, Оренбур, Уфа, Чиләбе калалары да җырларга кергән анысы. Әмма аларның барысын бергә җыйсаң да, авыл турындагы җырларның чиреге кадәр дә юктыр.
Гөлмәрьям савыга төшкәч, авылдашларның күбесе киңәш бирде:
— Җебеп торма! Иреңне дә, силсәвит секретарен да судка бир! Тиешен каерып ал!
— Без шаһит булып барырбыз!
— Закун балалар ягында!..
Тик Гөлмәрьямнең иреннән гайрәте чиккән иде инде. Ул тагын тешен кысып түзде. Уйласаң, бәлки ул үзе дә гаепледер. Йорт Хисами исемендә. Шулай булгач, закон да аның ягындадыр инде. Аннан соң бит әле Хисамины каян эзләп табасың да, судка ничек китертәсең? Судка килә калса да, аның юха елан кебек боргалануын, оятсыз чыраен күрәсе килми. Ул кабахәтнең эче тулы мәкер. Әллә нинди этлек уйлап чыгарып, аның үзен гаепләп куюы да бар. Закон җил тегермәненең канаты шикелле, кая борсаң, шунда борыла диләр. Бәладән баш-аяк! Кирәге юк! Поты бер тиен! Ходай ташламаса — эт ашамас. Менә, кызларын-багалмаларын аякка бастырасы бар.
***
Хисами йорт саткан акчаны кесәсенә салып, сөяркәсе белән Ташкенттан ерак түгел бер совхозга барып урнашты. Ташкент, растан да, «город хлебный» икән. Биредәге муллыкка аларның исләре китте. Безнең төбәктә халык көчкә-көчкә генә очын-очка ялгап яшәсә, Үзбәкстанда кешеләр балда-майда йөзәләр. Ашарга җаның ни тели, шул бар: төрледән-төрле ризыклар белән кибет киштәләре сыгылып тора. Кием-салым кибетенә керсәң дә шул ук хәл. Безнең якта колхозчы мескен бәләкәй арба белән печән ташый-ташый мал асрап көзге сугымда эче-башы белән генә юанса, ите-түшкәсе белән чутсыз-чамасыз салымнар, кәнсәләргә чакыртып өстәл суга-суга көчләп яздырган заемнар түләргә китеп бара. Монда эчәк юып мәшәкатьләнмиләр дә — чыгарып кына ыргыталар. Чөнки адым саен дүкән-ит кибете. Бәясе дә, кем әйтмешли, шалкан бәясе: килосы бер сум кырык-бер сум туксан тиен генә! Ул татлыдан-татлы кавын-карбызларның, өрек, шәфталу, йөзем җимешләренең хакы да тиеннәр генә. Менә кайда икән ул җирдәге җәннәт!
Район үзәге Янги-Йул кул сузымында гына. Хисами шундагы мамык эшкәртү заводына эшкә урнашты. Сату-алу тирәсендә тәҗрибә туплаган Хөршидәгә сельпода хисапчы эшен ышанып тапшырдылар. Тору урыны да бик җиңел генә хәл ителде. Хөршидәнең бертуган апасы кияве белән байтактан монда яшиләр. Аларның саман сугып (салам белән балчык измәсеннән сугылган кирпеч) төзегән иркен йортында Хисамиларга да урын табылды. Дөнья түгәрәкләнде!
Килгән чорда күз күреме җиргә сузылган мамык плантацияләрен бәрәңге
ЧҮЛ БҮРЕСЕ
73
бакчасына охшатканнар иде. Мамык үсентеләренең сабагы да, күпмедер дәрәҗәдә яфрагы да бәрәңгене хәтерләтә. Колхоз басуында үскән мамык сабаклары да рәт-рәт буразна булып утыра. Тик аларны бәрәңге шикелле күмәсе юк. Үзбәкләр буразналарга арыктан су җибәреп сугаралар. Көз көне мамыклар өлгергәч, каплары ачыла. Өлгергән берен җыеп алырга кирәк. Аларны колхозчылар гына җыеп өлгерә алмый. Укучы балалар, студентлар беренче чирекне парта арасында түгел, куна-төнә ятып, мамык кырында үткәрәләр. Мамык эшкәртү заводларында да «урак өсте» башлана. Җыелган мамыкны эшкәртеп, төшеннән мамык мае ясыйлар, мамыгын эскерт-эскерт итеп өяләр. Күләме дә, үлчәме дә безнең яктагы салам эскертләреннән күпкә зуррак. Алар, офыктагы ак болытлардай, әллә каян күренеп тора.
Техника тирәсендә кайнаган Хисамины тора-бара механик итеп үрләттеләр. Дөрес, аның коммунист булуы да роль уйнады. Килгән мәлне ул мондагы коммунистларның холык-фигылен аңлый алмый аптырады. Алар җыелышларда оешма секретареның әйткәннәрен кулларын күкрәкләренә куеп:
— Хуп, мәйле, Иван Степанович! Бәҗәрәмез! Кыламыз!3 — дип, берсүзсез җөпләп торалар. Ә җыелыштан чыгуга, бөтенләй капма-каршы гамәл кылалар. Коммунистлар идеологиясенә ихластан инанган Хисаминың шуңа эче поша. Ничек инде җитди мәсьәләдә шулай икейөзле булып кыланырга? Ул соңгы җыелышта түзмәде, Казлы Куак авылындагы шикелле чәчрәп чыкты.
— Илдә коммунизм төзү өчен көрәш барганда кайбер коммунистлар үз мәнфәгатьләрен генә кайгырталар. Законга каршы килеп, хуҗалыкларында егермешәр-утызар баш куй асрыйлар, — диде. Кызып китеп: — Аларга партия сафларында урын булмаска тиеш,— дип, сүзен төгәлләде.
Җыелышны алып баручы фирка секретаре:
— Ә сезнең дәлилләрегез бармы?— дип мәсьәләне кабыргасы белән куйгач, Хисами кабат торып басты.
— Бар! Бригадир Дадабаев Баһадурның хуҗалыгында егермедән артык куй сарыгы бар. Йөзләгән кош-корт. Гектарга якын җимеш бакчасы! Хет бүген үк раскулачивай!
Хисами җыелышта утырган күп кенә партбилетлыларның да абзарлары тулы мал икәнен, кайбер район җитәкчеләренең йөзләгән баш малларын ялчы малбагарлар тауда көтеп йөргәнен, ә Чимган тауларында меңәр баш куйлары, кымыз өчен асраган йөзәр баш бияләре, дөяләре, шәхси биләмәләре белән яшәүче байлар барын белсә, телен тешләп кенә утырыр иде дә бит. Юк, аңа ничек тә үзен күрсәтергә кирәк. Җыелышта Хисами сүзенә карап кына Баһадур Дадабаевны партиядән дә чыгармадылар, раскулачивать та итмәделәр, кисәтү белән генә чикләнделәр. Шулай булса да, Хисами тантана итте, аның сүзенә колак салдылар ич! Киләсе җыелышка тагын да саллырак фактлар табарга кирәк!
***
Соңарып кына Үзбәкстанга да көз килде. Иртә-кич салкынча булса да, төш вакытында кояш кыздыра. Иртән киеп чыккан пиджәк артыкка әйләнә. Үзбәкләрнең рәхәт — алар җәйге челләдә дә, көзге яңгырлар яуганда да буй- буй тукымадан тегелгән чапан кия. Шушы юка гына итеп сырган якасыз чапан аларны җәйге челләдән дә, кышкы суыктан да саклый.
Октябрь бәйрәме якынлашып килгән көннәр. Шәһәрләр, кышлаклар бәйрәмгә әзерләнә. Өй түбәләренә «Яшәсен...», «Яшәсен...», «КПССка дан!» кебек шигарьләр язылган плакатлар элгәннәр. Кышлак советы, мәктәп, почта, колхоз идарәсе кебек хакимият биналарына икешәр-өчәр кызыл флаг кадаганнар. Бар җиһан кызыл төскә 3 (үзб.) Үтибез! Эшлибез!
ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН
74
чумган диярсең.
Кибеткә дип чыккан Хисами урамда Баһадурны очратты. Ул, берни булмагандай, үзе килеп күреште.
— Ьә-ә, сәламәләйкум, Хисами әкә! Әхвәлләр кандай? Сез орышта булган адәм икәнсез, кү! Көн ыссык, әйдәң бир пиала чәй дәмләп чыкамыз4, — дип Хисамины чәйханәгә чакырды. Хисами үзбәкчә өйрәнә башлаган иде инде.
— Рәхмәт, Баһадур әкә! Мән дүкәнгә нан алырга чыгыпмән5 — дип, аның тәкъдимен кире какты. Баһадур бирешә торганнардан түгел.
— Куй, дүкән ахшамга кадәр эшләйде кү. Киен керерсең. Чәйханәче Эргаш әкә палау кыламыз дипте. — Ул Хисамины ымсындырып бугазына чиртеп алды.
— Гәпләшеп утырырбыз.
Сыйланырга яраткан Хисами мондый форсатны кулыннан ычкындырамы соң? Ул әдәп өчен генә Баһадурның тәкъдимен кире кагып маташса да, эченнән генә: «Әһә, минем белән хисаплаша башладыгызмы? Шулай ул!» — дип уйлап алды.
Чәйханәдә пылау әзерли торган казан, көлчә шәкелендәге нан пешерә торган мич — тандр җирдә булса, аяк бөкләп утыра торган дастархан арык өстенә юан- юан бүрәнәләр тезеп көйләнгән. Аста әкрен генә чурлап салкын су ага. Арык, чәйханә тирәсен каплап үскән агачларда кыр күгәрченнәре — мөччәләр гөрли. Рәхәт! Хисаминың күңеле күтәрелеп китте.
Чәйханә кунаклары җай гына һава торышы, дөнья хәлләре турында гәпләшеп утырдылар. Тора-бара мәҗлескә — Баһадурның танышлары иде булса кирәк
— әзмәвердәй ике үзбәк егете дә килеп кушылды. Табын мул, аракы су кебек агып тора. Баһадур бармак шартлатуга, бушаган шешә урынына дастарханга икенчесе менеп «кунаклый». Үзбәкстан чәйханәләрендә хатын-кыз заты күрмәссең. Монда һәммәсен: пылавын да, чәен дә ир-атлар әзерли. Чәй эчеп утыручы клиентлар арасында да озын толымнар юк. Унар-уникешәр балалы гаиләдә аларга өйдә дә эш җитәрлек. Чәйханәләрдә тулысынча патриархат!
Мәҗлескә егетләр дә өстәлгәч, әңгәмә тагын да куерып, җанланып китте. Тавыш инде тамак төбеннән генә түгел, бөердән чыга.
Төрле мәзәкләр, ләтыйфәләр6 сөйләнде. Коммунистлар турында сүз чыккач, фикерләр аерылды. Партиягә ихластан инанган Хисами бәхәсләшә башлады.
— Без коммунистлар партиясе җитәкчелегендә немец фашистларын җиңдек. Киләчәктә коммунистлар Үзбәкстанда, СССРда гына имәс, — ул колачын җәйде. Бөтен җир шарында хуҗа булачак, белдегезме? Менә сезнең кышлакта да партия оешмасы бар. Значит, монда да коммунистлар хуҗа.
Баһадур килешмәгәнен белдереп, кискен генә иреннәрен бер якка кыйшайтып, урт итен «чырт»латып алды. Бу теш арасыннан тын белән сыгылып чыккан аваз ризасызлыкны, «юк!» дигәнне аңлата иде. Аның чырае кырысланды.
— Э-э, Хисами әкә, дөрес гәпермәйсән кү!7 Безнең кышлыкта сән нугай татары да, ак колак8 Иван Степанович та имәс, — ул йодрыгы белән җиңелчә генә күкрәгенә сугып алды. — Мән хуҗаин, төшендеңме?
Хисаминың үзсүзлегенә аракы кайнарлыгы да өстәлгән иде. Ул кызып китте.
— Октябрь Революциясенә кырык ел тулып килә. Сез үзбәкләр һаман шуны аңламыйсыз! — Ул ике бармагын бөгеп арка терәп утырган агач кәүсәсен тукылдатып алды. — Шул кадәр надан булмагыз инде.
Сөйдергән дә — тел, биздергән дә — тел, ди. Ни сөйләгәнеңне, кайда һәм кемнәр
4 (үзб.) - Хәлләр ничек? Сез сугышта катнашкан кеше икәнсез бит!
5 - (үзб.) Мин кибеткә ипи алырга гына чыккан идем.
6 Ләтыйфә - мәзәк яки гыйбрәтле хәлләр турында ике-өч җөмләдән торган кыска гына вакыйга.
7 - (үзб.) дөрес сөйләмисен бит;
8 Ак колак* - «чурка» дип кимсетүләренә каршы русларга үзбәкләр таккан кушамат.
ЧҮЛ БҮРЕСЕ
75
белән утырганыңны чамаларга кирәк тә бит югыйсә. Үзбәкләр бакчасына ыргытылган таш янәшәсендә утырганнарның түтәленә дә килеп төште. Мәҗлестәш егетләр Хисаминың «эчкерсез» бәхәсенә бик тиз нокта куйды...
Ипигә дип чыккан Хисами буш кул белән һәм, өстәвенә, ике тешен югалтып кайтып керде. Бер теше авылда чагында ук «төшкән» иде инде...
...Гөлмәрьямгә өйләнгәненә елдан артык вакыт үтсә дә, Хисами кич клубка килеп яшьләр арасында болагайланып, буталып йөрүен ташламаган иде. Ул көнне дә оя тапмаган күке сыман анда-монда сугылып, кызларга бәйләнеп йөргән салмыш Хисамины яшьләр:
— Хисами абый, син болай да авылның иң чибәрен эләктердең бит инде. Ә үзең һаман кызлар тирәсендә чуаласың, — дип, оялтмакчы да булганнар иде. Кая ул? Әллә аңа әйттеләр, әллә бүтәнгә — ул кулын гына селтәде. Карлыккан тавышы белән җырларга маташты. Гармунчы бию көен уйный башлагач, әрсезләнеп, Мәгъфүрҗан белән сөйләшеп торган кызны биергә чакырды. Кыз ризалашмагач, көчләп кулыннан эләктереп алды, уртага сөйрәп алып чыкмакчы булды. Егет кызны яклап арага керде. Әче бал эчеп, ярыйсы ук «әчеп чыккан» Хисами, гадәтенчә, һаваланып:
— Не мешай, маңка малай! — дип, кул аркасы белән генә (әйтерсең, өстәлдәге чебенне куа!) егетне этеп җибәрде.
Сөйгәнен тартып алган Хисамига булган ачуын эченә йотып йөргән Мәгъфүрҗанга үч алырга җай чыкты.
— Кем маңка малай? Минме?
Егет Хисаминың җавабын көтеп тормады, очып килеп боксёрларча кискен генә аның авызына тондырды. Ир гөрселдәп ауды, идән сайгаклары буйлап шуып китте... Сәхнә тактасына башы белән барып төртелде... Егет үрмәләп торып баскан, канлы төкрекләрен чәчә-чәчә сүгенгән Хисамига тагын берне өстәмәкче иде, кызлар арага керде.
Ул чагында Хисами «Син котырткансың аны!» дип, төшкән тешенең үчен бер яклаучысыз бичара Гөлмәрьямнән алды.
Ә монда кемне гаепләргә? Баһадур аңа тырнак белән дә чиртмәде. Тукмаган егетләрне ул белми, күргәне дә юк. Хисами бүген дә бар ачуын хатыныннан алмакчы булып, кайтып керүгә:
— Сельпога товар алырга килгән үзбәкләрне миңа каршы син котыртып җибәргәнсең! — дип хатынына җикерде, әтәчләнеп яңагына чабып та җибәрде. Хөршидә акырып еларга тотынды. Хөршидә Гөлмәрьям түгел. Еласа да, имән бармагын баш очында селки-селки тәтелдәде:
— Мин сине болай гына калдырмыйм!
— Җиттеме сиңа? Әллә тагын кирәкме?
— Иртәгә партком секретарена барам. Гариза язып иманыңны укытам!
Партком сүзен ишетүгә Хисаминың хатынына сугарга күтәргән кулы һавада эленеп калды, уен эш түгел, партиядән чыгарсалар нишләрсең, эшеңнән очырсалар кая барырсың? Тавышка Хөршидәнең апасы белән кияве йөгереп керде. Баҗай чәче-башы тузган Хөршидәне күрүгә, Хисаминың үзен сугып екты. Типкәләргә тотынды. Төшкән тешкә сынган кабырга да өстәлде. Шушы хәлләрдән соң Хисами хатынына бүтән кул күтәрмәде. Киресенчә, ул исереп кайтса, өстенә атланып, Хөршидә аның үзен уклау белән ярды. Рольләр алышынды. Кәҗә мал түгел, баҗай туган түгел шул инде. Соңгы вакытларда еш кына аның:
— Үзенә йорт салып керә алмаган нинди ир-ат инде ул? — дигәне колакка чалына башлады, авылда йорт салганын белә югыйсә. Хөршидәнең колагына да чүбек тыкмаган: андый «мактау» сүзләрен ул да ишетә. Аңа да уңайсыз. Туганың булса да, өйдәш булып яшәү кемгә дә кыен. Шуннан соң алар тәвәккәлләп тотынгач, бер ел эчендә сеңлесенең йортына терәтеп саман кирпечтән өч бүлмәле йорт җиткерделәр. Бер караганда мыжгак баҗайның чәйнәнеп йөрүе әйбәт тә булды әле. Үз куышың булгач — рәхәт! Теләгән вакытта бикләп чыгып китәсең, теләгән вакытта кайтып
ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН
76
керәсең. Сүз әйтүче юк. Ни өчен өч бүлмәле? Хөршидә малай алып кайтыр дип өметләнде Хисами. Тик, көтеп-көтеп тә өметләр акланмады: Хөршидә кысыр булып чыкты. Булмас иде — унҗиде яшендә үк төшерде. Аннан соң да берничә тапкыр булды андый хәл. Белмәделәр генә. Мондый эшләрне тәҗрибәле әби-сәбиләр эчкә йомды — читкә чыгармады. Хисами боларны каян белсен? Ул эчтән сызды. Бер-бер хәл булса, үзеннән битәр кешене гаепләргә күнеккәч, Гөлмәрьямне эт итеп сүкте. Шул кипкән тәренең каргышы төшкәндер. «Бала чырае күрмә! Нәселең корысын!» дип каргады бит, явыз. Ул гына гаепле.
Хисами балалары юклыкка борчылып:
— Әйдә, тикшеренеп карыйк әле, — дип, хатынына әйтеп, инәлеп тә карады. Хөршидәнең җавабы һәрчак бер булды:
— Больниска барып, оялмыйча, ир-ат врачлар алдында ыштан төшереп... күрсәтеп утырыр хәлем юк әле. Мужыт син үзең гаепледер.
— Миндә нинди гаеп булсын инде. Өч бала атасы лабаса мин.
Хисами тинтерәткәч, шулай да бер тапкыр чарасын күрде Хөршидә. Хисами да кара чутыр, сельпо шофёры да кара чутыр, эт тә белмәс дип, үзбәк Иркенгә «күз кыскан» иде, нәтиҗәсе генә булмады. Иркеннең хатыны тугыз айдан бишенче бәбиен алып кайтты. Ә Хөршидәдә тугыз айдан да, ун айдан соң да берни юк. Күршедәге үзбәкләрнең ихатасы тулы бала-чага. Балчык дувал9 аркылы үзләре күренмәсәләр дә, чыр-чу килгәннәре ишетелә.
Уйныйлар, шаяралар, кечкенәләредер инде, елап та алалар. Шулай булса да әти-әниләренең әйткәнен тыңлыйлар, кушкан эшләрен эшләп тә куялар. Ул эшләсен, бу эшләсен, дип бәхәсләшеп тору юк.
Хисами ни эшләсә дә, берүзе. Кул астына керердәй кешесе юк. Чүл бүреседәй ялгыз. Өйдә дә тып-тын. Күңелне шомландыра торган ямансу тынлык. Кайчагында йөрәк сулкылдап, әрнеп куя. Күңелен үкенечле уйлар биләп ала. Далага чыгып борылып та карамый йөгерәсе, тауларга менеп качасы, югаласы килә. Никадәр генә уйламаска, онытырга тырышмасын, юк-юк та туган як та искә төшә. Казлы Куакка кайтып урманнарга керәсе, инеш буйларында йөрисе килә. Бигрәк тә кичке шәфәкъ батканда аның күңелен җирсү биләп ала.
Агыйделгә басма итеп
Кемнәр салган чи киртә?
Чит илләрдә шунсы читен - Сагындыра кич-иртә,
— дип шыңшып та ала ул ялгыз калган минутларда.
Әмма... әмма ... Хәзер ни нәрсә, башыңны ташка орсаң да үткәнне кире кайтара алмыйсың. Казлы Куакка бик кайтыр иде дә бит. Юллар ябык, күперләр җимерелгән, кичүләрнең урыны билгесез. Язмышына буйсынып яши Хисами. Бар курыкканы: эзләп табып алиментка гына бирмәсеннәр! Ул чагында эшләр харап!
Хөршидә болай да: зарплатаңны яшереп калдырасың, уйнаштан туган (коммунист булгач никах укытмады) балаларыңа җибәрәсең, дип, колак итен ашый. Профсоюз, партия взносларына кадәр тикшереп тора.
***
Авылдашлары никадәр генә кыстаса-үгетләсә дә, Гөлмәрьям Хисамины судка бирмәде, алимент артыннан да йөрмәде. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләде. Басудан кайткач, хуҗалыгында тир түкте. Утынын кисте, көрәк сабы сынса үзе саплады, ирләрдән калышмый печәнен чапты, чалгысын чүкеде. Исәя төшкәч, кызлары да кул астына керә башлады: яшелчәләргә су сибү, бәрәңге бакчасын утау, күмү эшләре алар җилкәсенә күчте. Тора-бара ялгыз карчыкларның бәрәңге 9 Дувал — (үзб.) балчык койма.
ЧҮЛ БҮРЕСЕ
77
бакчасында эшләп, үзләренә дәфтәр, каләм ише уку әсбаплары юнәтә башлагач, Гөлмәрьям сөенеп туя алмады. Ә инде урманнан шомырт, гөлҗимеш җыеп, киптереп, күрше авылдагы сельпога тапшырып үзләренә күлмәклек ситса да алып кайткач, Гөлмәрьямнең түбәсе күккә тиде. Ихтыярсыздан, күзләренә шатлык яшьләре бәреп чыкты. Яратып аркаларыннан сөйде.
— И-и, бәхетегез, тәүфигыгыз арткыры!
Шулчак кызларының кулларын күргәч, ананың йөрәге «жу» итеп китте, тәне чымырдап куйды:
— И-и, бәбекәйләрем, кулларыгыз песи тырнаган күк булган бит! — Ул үзенең кытыршы куллары белән сабыйларының тырналган бармакларын сыйпады, үбеп-үбеп алды, тылсымлы догалар укып өшкергән әбиләр шикелле, җылы тынын өрде.
Олы кызы, гаепле кеше сыман, акланып азапланды:
— Гөлҗимеш куагы энәле бит, әнкәй.
— Җитте! Урман дип бүтән авызыгызны да ачмыйсыз!
Гөлмәрьям кызларын кызганып берара урманга җибәрми башлаган иде дә, күңелләре күтәрелеп, канатланып киткән балалар барыбер җаен тапты. Әниләре иртүк торып тиз генә мал-туарын карый да, басуга китә. Ул басу капкасын чыгуга, кызлары урманга йөгерә. Хәзер алар гөлҗимеш җыйганда үзләре бәйләгән йон перчатка кияләр. Җыелган җимешләрен абзар түбәсендә киптерәләр.
Алланың биргәненә шөкер, Гөлмәрьямнең кызлары ялкау булмады. Алга таба да эшли-эшли укыдылар. Пөнәрле булдылар. Кыйшайган йорт урынына нарат бүрәнәләрдән яңасын җиткереп керделәр. Кызлар ата-ана йортында кунак кына. Кош балалары шикелле, канат яргач, очалар да китәләр. Гөлмәрьямнең кызлары да кияүгә чыгып берсеннән-берсе уңган балалар үстерделәр. Әниләренең йөзенә кызыллык китермәделәр. Төп йортта төпчек кызлары белән яши Гөлмәрьям.
Үткән гомер — искән җилдәй сизелми дә. Инде оныкларны башлы-күзле итәргә вакыт җитеп килә. Ходай кушса, оныклары Алмаз яренгә (булачак килен институт тәмамлый) гаилә корырга ниятләп тора. Шул уңайдан җыелган «киңәшмә»гә, күз ачкысыз буран дип тормаганнар, хәбәр салу белән, кызлар, кияүләр килеп тә җиткәннәр. Аларның басса бакыр, типсә тимер өзәрдәй чаклары. Гөлмәрьям аларга карап сокланып туя алмый. Намаз саен аларга бәхетле, тигез тормыш теләп дога кыла.
Чү! Болдырда кемдер бар ахры? Гөлмәрьямнең колагына таякмы, агач аякмы тукылдаган тавыш ишетелде. Ул арада кемдер ишек шакыды.
— Хуҗалар өйдәме?
Хуҗаларның җавабын көтмәстән ишек ачылды. Өйгә салкын һава бәреп керде. Аннан соң бусагада таякка таянган сәләмә киемле бөкшәйгән карт пәйда булды.
— Керергә мөмкинме?
Өлкән кияү «Кергәнсең бит инде. Тагын ни кирәк?» димәкче иде, дәү әниләре (кияүләр Гөлмәрьямне шулай дип йөртә) өнәмәс дип, телен тешләде. Гөлмәрьям картны күрүгә нидер шәйләде. Тавышы мескен генә булып чыкса да таныш кебек иде. Хуҗалар бер мизгелгә тынып калдылар. Кем бу? Эт оясыннан чыкмаслык буранда ялгызы нишләп йөри? Ни өчен әле башка кешеләрнең ишеген түгел, авыл читендәге Гөлмәрьямнәр ишеген шакый? Кияүләрнең берсе телгә килде.
— Абзый, сезгә кем кирәк?
— Хисами мин, Хисами! — диде карт ниһаять.
Гөлмәрьям Хисаминың авылдагы туганнарына: «Оҗмах икән монда, оҗмах!» дип мактанып хат язганын ишеткән иде.
— Оҗмах тормышын ташлап нишләп йөрисең соң әле син монда?
— И-и-и, нинди оҗмах булсын инде! Тәмуг булды минем тормышым, Гөлмәрьям. Мин күргәнне эт тә күрмәс. Хөршидә үлде. Безнең йортның янкормасы гына ул дип,
ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН
78
өйгә апасының балалары хуҗа булды. Үзебез салган йорт Хөршидә исемендә дә түгел иде ичмаса. Алар мине типкәләп куып чыгардылар. Хәзер кая барыйм? Ходай хакы өчен кумагыз инде мине. Бусагагызда булса да ятып үлим, — дип өзгәләнде Хисами. Кесәсеннән кулъяулык чыгарып яшьләнгән күзләрен сөртте. Бу минутта ул тулыланып, матураеп киткән Гөлмәрьямнең аякларын үбәргә әзер иде.
— Йолкыш эткә әйләнгәч гаиләң искә төштемени?
— Балалар хакына кичер мине, Гөлмәрьям.
— Ә син балалар хакын хакладыңмы соң? Өч бала белән ялгызымны калдырып качканыңны оныттыңмыни? Күңел өчен генә булса да берәр мәртәбә хат язып балаларыңның хәлен дә белмәдең ич син. Сукыр бер тиенлек тә ярдәм күрсәтмәдең. Минем хәер сорашыр дәрәҗәгә җиткән көннәрем булды. Балаларны ач тотмыйм дип ашатып, бер язда бәрәңге орлыгы да калмаган иде. Рәхмәт авылдашларга! Ярдәм иттеләр. Кем бер чиләк, кем ике чиләк бәрәңге китерде.
Бу вакытта инде өйләнеп, ике бала атасы булган Мәгъфүрҗанның да ярдәме турында ул бер сүз дә әйтмәде.
Тамашаны сүзсез генә күзәтеп торган кызларның өлкәне аваз салды.
— Әти, әти?! Кайчан миңа тәмле прәнник алып кайтасың дигәч, кукиш күрсәткән абзый шушымыни инде?
— Әйе, шул. Ул чагында «герой» иде бит ул. Әллә кем булып йөри иде. Ә хәзер, әнә, үзе сабый хәленә калган.
Итәк тулы бала белән ялгызын калдырып качкан, йөрәгенә төзәлмәс яра салган миһербансызга карата хатынның каны каткан иде. Аның йөрәк ярасын ачы күз яшьләре дә, еллар агышы да төзәтә алмады. Ни чәчсәң — шуны урырсың ди. Кызларның чыраенда да рәхим-шәфкать әсәре күренмәде.
Әңгәмәнең кая таба барганын төп йортта яшәүче төпчек кияү чамалады. Ул Хисамины җилтерәтеп алып чыгып китте. Машинасына утыртып район үзәгенә юл тотты. Картлар йортында ут сүнмәгән иде әле. Ул кизү хезмәтен башкарган сестрага пулемёттан сиптергәндәй тезде.
— Сеңлем, менә юлдан табып алдым. Катып үлә язган бит. Сугыш ветераны да икән. Үзе безнең як кешесе ди. Зинһар, берәр чарасын күрегез инде.
Төпчек кияү сестраның җавабын көтеп тормады, тиз генә чыгып та китте.
***
Өлкәннәр йорты җитәкчесе миһербанлы ханым булып чыкты. Сабый хәленә калган Хисами картның хәлен аңлады. Хакимият органнары белән килешеп, аңа урын бирде. Район үзәгендә урнашкан картлар йортында хәзер аның үз караваты, үз тумбочкасы, үз урындыгы бар... Тормышы «түгәрәк». Ярты ел инде ул биредә «рәхәт чигә»...
***
...Көтмәгәндә, уйламаганда Мәрзиянең «Оныгың Алмаз өйләнә! Чакырмый калмаслар!» дигән сүзе аны алгысытып җибәрде, картның күңелендә өмет чаткылары уянды. Аның бу халәте аяк атлап йөрүләрендә үк сизелә иде. Хәтта таянган таягы да гадәттәгедән көчлерәк тукылдады...
Ул әбәткә кадәр ишегалдында юанды. Менә килерләр, менә килерләр дип өметләнде. Туйдагы өстәлләр тулы сый-хөрмәтне, тәмле-тәмле ризыкларны күз алдына китереп, хәтта төшке ашка да бармады. Үзенең «Джип» машинасында җилдерәсен уйлап берара күңеле күтәрелеп китте. Икенде вакыты җиткәндә дә аны сорап килүче күренмәгәч, картның күңеленә шик корты керде. Әллә соң... Бабаларын оныттылармы? Юк, юк, булмас! Туй мәшәкате белән башлары каткандыр. Килерләр
ЧҮЛ БҮРЕСЕ
79
дип үзен юатты. Берара капка төбенә чыгып арлы- бирле чапкан машиналарны күзәтеп утырды. Тик аларның берсе дә өлкәннәр йортына әйләнеп карамады. Әһ! Әнә теге «Джип» дигәне бу якка борыла түгелме соң? Сул яктагы бәләкәй лампочкасын кабызды! Ниһаять! Хисаминың йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынды. Ул торып басты. Ычкынган төймәләрен эләктерде. Тик ... күзеңнең явын алырдай елкылдап торган машина өлкәннәр йортына сәлам дә бирми узып китте . Ихатаны үткәч борылышка кереп күздән югалды. Хисами кабат урынына сеңде. Ул башын түбән иеп утырды. Уйларының очы-кырые гына юк иде. «Джип» машинасы шәп инде ул, каһәр. Тик ул кияү белән кәләштән бушамас шул. «Жигули» машинасы җибәрсәләр дә риза Хисами. Ул оешкан буыннар язылмасмы дип, берара койма буйлап арлы-бирле йөренде. Картның җегәре чамалы иде. Тез буыннары калтырый башлагач, кабат утыргычка килеп чүмәште. Күзләрен әлҗе-мөлҗе китереп кабат урам тулып җилдергән машиналарны күзәтергә тотынды. Машина йөртүчеләрнең күбесе борын асты да кипмәгән яшь-җилкенчәк. Кая ашыга торганнардыр, өстеңә менәрдәй булып чабалар. Карт эченнән генә аларны эт итеп сүкте. Көн кичкә авышканда да аны сорап килүче күренмәде. Э-эх, «Запорожец» машинасы җибәрсәләр дә кош тоткан сабыйдай сөенер иде Хисами... Юк бит, юк. Күренми...
Кояш батты. Күктә шәфәкъ кызыллыгы сүнде. Шәфәкъ белән бергә Хисами картның өмете дә сүнде...
Күз алдында карачкыдай басып тормас өчен, ул бакча эчендәге куакларга таба юнәлде. Хәзер аның өчен кая барса да барыбер иде. Ул ихатаның бер почмагына — корыган ботаклар, чыбык-чабыклар, чүп-чар өемнәренә килеп чыкты. Кире борылмакчы булган иде, таянган таягына абынып чүп өемнәре өстенә егылды. Аның иреннәре чатнап кипкән, теле аңкавына ябышкан иде. Карт кипкән телен көч-хәл белән әйләндереп:
— Миһербансызлар! Сараннар! Туй кадәр туйдан мәхрүм итмәсәгез булмагандыр. Бабагыз ашап бетерер дип курыккансыздыр, — дип үкседе. Аның тире белән сөяккә калган иңбашлары дер-дер калтырый иде...
***
Кичке «обход» вакытында Хисами картның югалуы мәгълүм булды. Юрганы да иртән ничек өстеннән бер якка этәргән булса, шул килеш «чәбәләнеп» ята. Хезмәткәрләр өчен хәтере чуала башлаган картның урын-җирен җыештырмавы яңалык түгел, гәүдәсен көч-хәл белән сөйрәп йөрткән картның югалуы гаҗәп иде. Кая киткән? Нишләп йөри? Өлкәннәр йорты кырмыска оясына таяк тыккандагы хәлне хәтерләтте. Хезмәткәрләр, нишләргә белмичә, әле тегендә, әле монда тыз-быз йөрде. Тавышка хәллерәкләр дә бүлмәләреннән чыкканнар иде. Сораштыра, төпченә торгач, Хисаминың төшке ашка да килмәве, кичке ашта да күренмәве ачыкланды. Аның белән бер өстәлдә утыручы астматик бабай иҗек саен туктап сулыш ала-ала булса да, белгәннәрен «сөйләп» бирде.
— У-ул и-иртәнге чәй-не дә каядыр ашыккан ке-ше-дәй, кабалана-кабалана гына э-эч-те. Ә-әбәт ва-кытын-да кү-рен-мәде. Кич-ке а-ашка мин үзем дә ба-ра а-алмадым, — диде. Әби-сәбиләр ни әйтергә белми бер-берсенә карап аптырашып басып торалар. Смена өчен җаваплы шәфкать туташы мескен нишләргә белми коелып төшкән:
— Анкета кәгазьләрендә ул ялгыз дип, гаиләсе дә, балалары да юк дип күрсәтелгән. Аның алып китәр кешесе дә юк бит. Иртәгә мин нәрсә дип җавап бирермен инде, Ходаем, — дип өзгәләнде. Тавышка «тел бистәсе» Мәрзия әби дә чыккан иде. Ул:
— Ник булмасын? Бар! Бүген бит аның оныгы өйләнә. Мужыт шулар алып киткәндер, — диде.
Дежурга килгән санитарка ханым да:
ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН
80
— Әйтәм җирле, ике көн элек миннән күлмәк-чалбарларын үтүкләткән иде,
— дип, Мәрзия әбинең сүзен җөпләде. Шаулаша торгач, аларның фаразына тагын бер дәлил өстәлде.
— Кемнедер көткәндәй капка төбендә утырып торганын мин дә күрдем,
— дип сүз кыстырды сыңар күзен кара пәрдә белән каплаган бабай. — Хәзер бит урам тулы машина. Кемнең кая чапканын кем белә? Тим боли оныгының туе да булгач, выжлап килеп туктаганнардыр да, утыртып алып та киткәннәрдер.
Саңгырау күп ишетә, сукыр күп күрә, ди. Кизү хезмәткәрләр шуннан соң гына бераз тынычлангандай булдылар. Алар сөйләгәнчә булган очракта да гариза язылмаган, журналга теркәлмәгән. Димәк, карт «самовольничать» иткән
— тәртип бозган булып чыга.
***
...Чүплектә, чүп-чар арасында аунап яткан Хисамины икенче көнне генә табып алдылар. Бу вакытта инде дөнья белән алыш-бирешне өзгән картның гәүдәсе таш булып каткан иде. Хисаминың авызы җим өмет итеп чыелдашкан кош балаларыныкы кебек ачык калган. Ул нәрсәдер әйтмәкче булганмы, бер йотым су сораганмы? Билгесез. Белсә дә, бер Ходай үзе генә белгәндер...