Логотип Казан Утлары
Хикәя

Бүре елаган төндә...

...Ул чакыру көтте. Көтеп-көтеп тә килмәгәч, театрга үзе китте. Тик билетлар юк иде инде. «Урыннарны обком алды, — диде кассада утыручы хатын, — сатуга бер билет та бирмәделәр». Инде директор бүлмәсенең ишеген шакудан башка чара калмаган иде. Әмма аның юлына секретарь кыз аркылы төште: хуҗаның беркемне дә кабул итә алмавын, юбилей уңаеннан бик тә җитди җыелыш баруын бәйнә-бәйнә аңлатты. Көтеп утырырга ниятләгән Ханымга кисәтү дә ясады: ярамый! Аяк астында буталып йөрүчеләрне күрсә, хуҗа кызны эштән куачак икән.

Юк, бу япь-яшь кызны эштән кудырасы килми иде Ханымның: «Әле биш көнләп вакыт бар, директорның бушрак чагын туры китерермен бер», — дип юана-юана ишеккә юнәлде. Әмма калган көннәрдә аны секретарь кыз бүлмәсенә дә үткәрмәделәр.

Ниһаять, театрның юбилей көне туды. Аңа анда бармыйча, юбилей кичәсен күрмичә калу — үлем белән бер иде. Барачак ул кичәгә, барачак!.. Обком үзе билет таратып йөрмәс бит инде. Әйе, берәр җаваплы кешегә исемлек тоттырганнардыр да, кичәгә килүчеләрне шул барлый булыр.

Исемлекнең башында ук түгел микән әле аның исеме?!.

Президиум өстәленә утыртырга ниятләсәләр — соңару килешмәс, җыена башларга кирәк булыр. Тик менә... Көне-төне театр тирәсендә йөреп, зәвык белән киенү кирәклеге онытыла язган икән лә... Кара йон күлмәге бар барын. Тик аны кисә, мондый тантанага килешмәс шул. Ак челтәрле яка куйса, балачага сыман диярләр. Нечкә үкчәле кара туфлиенә озын кара юбкасы, затлы ак кофтасы бик килешле югыйсә... Шуны кияргә кирәктер, мөгаен... Энҗеукалар белән чигелгән кара бәрхет калфак исә кырау кунган чәчен каплар. Кара пәлтәсенә киез кара эшләпәсе дә туры килеп тора. Җәй-көз кигән эшләпә булса соң! Кызыл роза чәчәкләрен сүтеп, мех кисәге белән бизәп була бит аны... Искергән кышкы пәлтә якасының бер чугы җитәр үзенә. Ул әле килешле генә ятыр эшләпәгә — ком төсендәге чәшке койрыгы...

Кыш уртасы димәссең, Ходайның рәхмәте, иртәдән бирле кояш елмая; димәк, көзге кием белән дә өшемәячәк ул, боерса, өшемәячәк. Ара да якын гына лабаса! Тыкрыктан урам буйлап күтәреләсе дә Горький урамына аяк басасы. Анда инде сине мәшһүр Камал театры каршылый...

...И хыял! И өмет! Ишек сакчысының көрәктәй кулы үзен читкә этәргәндә, Ханымның әлеге матур хыяллары чәлпәрәмә килде. Өмет чаткыларына бозлы су сипкәндәй, җаны өши башлады. Әмма аны театр ишеге яныннан ераккарак алып ату мөмкин түгел иде инде. Үлсә үлә, тик ул бу кичәне күрергә тиеш! Әйе, тиеш!!! Шушы теләк, шушы өмет аны шушы яшькә, шушы көнгә хәтле яшәтмәдемени?!. Яшәвенең бөтен мәгънәсе театр булуы турында ул шушы юбилей кичәсендә чыгыш ясарга, соңгы тапкыр тамашачыларына баш ияргә хыялланмадымы?!. Әйе, керәчәк ул театрга, һичшиксез, керәчәк!.. Бәлки әле таныш артистлар да очрар? Алар аны, әлбәттә инде, үзләре белән ияртәчәкләр. Тик әнә ишектә торучы сакчы гына... Янәшәсендәге егеткә аны күрсәтә-күрсәтә нидер әйтә шикелле...

Ялгышмаган икән, ялгышмаган: алыптай егет үзен култыклап алды да искә-аңга килергә өлгергәнче урамга чыгарып та бастырды. Имән бармагы белән күккә ишарәләп: «Буран башланырга тора, өегезгә генә кайтасыгыз бар, апа», — дип тә өстәде.

Ханым башын күтәрде. Күк йөзе чыннан да карасу болытлар белән капланган иде. Әйтерсең лә алар җирне дә каплау өчен җай эзлиләр... Кичә башланырга ярты гына сәгать калып килә — түзәчәк ул буранга да, җил-давылга да түзәчәк...

Биткә беренче кар бөртекләре кунганда, театрга якынлашучы бер төркем күренде. Төркемгә Ханым да кушылды, ишеккә дә төркем уртасында якынлашты. Әмма шул ук көрәктәй кул аны читкә этәрде. Ә төркем-төркем килгән кешеләр исә, бәләкәй генә буйлы, чандыр гәүдәле бу Ханымны таптый язып, агылды да агылды.

Машиналарыннан төшкән түрәләр арасына да сыенмакчы иде. Кая ул: әллә каян гына пәйда булган соры киемле ир-егетләрнең терсәкләре янә аны читкә кысрыклады. Нәкъ шул мәлдә, әйе, әйе, ул аны, түрәләрне каршылап торучы якты йөзле директорны күрде. Күрде дә, бәләкәй куллары белән ишкәк ишкән хәрәкәтләр ясый-ясый, аңа якынлашмакчы итенде...

...Йа Хода! Ул — берүзе — урам уртасында басып тора түгелме?!.. Театр ишекләрен дә эчке яктан бикләп өлгергәннәр. Түрәләрне алып килгән машиналар да китеп беткән. Театр тирәли йөренгән соры киемлеләрне исәпкә алмаганда, ул — япа-ялгыз...

Пыяла кыйпылчыклары диярсең — битне кар яфраклары кисә. Керфекләрдән энҗе бозлар тәгәри. Ачы буранның хәерсез җиле куенга ук үрмәли. Эчке бер аваз йөрәккә дәшә: кайтырга кирәк! Кайтырга кирәк... Әмма ишеккә төбәлгән күзләр... Аларны аннан аерырмын димә!..

Чү! Елау авазымы?.. Әллә буран җиле шулай сызгырамы? Эт улыймы әллә, Ходаем?.. «У-ү-ү-ү...» — Үкси ич ул, үкси: «У-ү-ү-ү...»

Әрле-бирле йөренүче соры киемлеләрнең берсе икенчесенә: «Арча кырында бүре елый», — дип үтте. Бүре елый? Моның ише хәлне ишеткәне юк иде Ханымның. Хәерлегә булсын!..

«Хәерлегә»... Бүре өненнәнме, кычкырып әйтелгән шушы сүзеннәнме — Ханым айныгандай булды. Күз алдыннан, җанны телгәләп, янә бер-бер артлы сурәтләр узды. Түрә төркемнәре... Мәскәү кунаклары... Рәсемнәре гәзит-журнал битләрен тутырган хезмәт алдынгылары... Иңенә салган чәшке тунын иңбашын сикертеп кенә баш режиссёр кулына күчерүче, зур шөһрәт казанган актриса һәм... Һәм барлык өметне юкка чыгарып ераклашучы соңгы сурәт – атаклы артистлар – Ханымның үз шәкерте Мәрзия Миңлебаева һәм аның ире Фуат Халитов... Аһ, аларга якынлашып булсачы?!. Юк шул, юк. Көчле куллар аны һаман читкәрәк кысрыклый, һаман читкәрәк... Ул, ниһаять, кычкырып карады, тик тавышын үзе дә ишетмәде.

Туңган бармаклары белән чигәләрен кысып, Ханым ыңгыраша башлады... Асфальт бозына ышкылган тәгәрмәч сызгыруы аны саташу халәтеннән чынбарлыкка кайтарды. Почта машинасы! Котлау телеграммалары, тәгаен. Соңгы өмет, соңгы талпыну. Берни тоймас хәлгә җитеп өшегән аякларны кыймылдатып булса... Әйе, ун адымнан — театр ишеге. Ә ишектә әзмәвердәй сакчы, һәр телеграмма өчен кул куячак ул. Эчкә үтәргә шушы мәл дә җитә. Тик аяклары гына сынатмасын...

...Ханымның күзенә иң әүвәл президиум өстәле чалынды. Кызыл өстәл артында, обком, Югары Совет түрәләре янәшәсендә, ул — коңгырт-кара күзле актриса. Алар артындагы рәтләрдә дә, титул-дәрәҗәле ир-атлар арасында, хатын-кызлар күренгәли: өчәр мең литр сөт савучы геройлар, завод-фабрика алдынгылары...

Җылыдан колак яфраклары кызыша, сызлый башлады. Нотык сүзләре дә авырлык белән генә аңга ирешә. Чү! Театрның тәүге артистлары турында түгелме сүз?!. —

Профессиональ татар театрына нигез салучы, сәхнәдә гаҗәеп образлар тудыручы, театр сәнгатендә якты йолдыз булып янучы ике шәхесне — Габдулла Кариев һәм Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемнәрен атыйм мин бүген, — ди иде трибунадагы әфәнде. — Бөек Тукаебыз кояшка тиңләп: «Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә», — дип мәдхия юллаган Сәхибҗамал ханым шәхесенә аерым тукталасым килә минем. Ул — хатын-кызлардан беренче булып әле гасырыбыз башында ук сәхнәгә басучы һәм искиткеч осталык белән баш рольләрне уйнаучы, йөзек кашыдай артистка. Ул — үз акчасына артистларны ашатучы, киендерүче, акчасы беткәч, затлы киемнәрен, зиннәтле йөзек-беләзекләрен сату бәрабәренә театрны саклап калучы, театр дигән сәнгать аша татар халкын илебезнең бик күп почмакларында танытучы җитәкче. Ул — татар пьесалары белән беррәттән, татар халкы рухына туры китереп, рус һәм дөнья классикасын үз телебезгә тәрҗемә итеп сәхнәгә куючы режиссёр... Кариев турында да Кәрим Тинчуриннан остарак әйтү мөмкин түгел. Әйе, ул аны: «Беренче татар театрының юлбашчысы», — дип атый...

Кызганыч, бу бөек шәхесләр безнең шушы олы бәйрәмебезгә, мәртәбәле юбилеебызга кадәр яши алмадылар, тормыштан иртә киттеләр. Үз эшләренең чәчәк атуын күреп алар да куанырлар иде... Без хәзер аларны аяк өсте басып искә алыйк әле, иптәшләр!

Зал бер мәлгә тын калды. Кешеләр урыннарына да тын гына утырырга тырыштылар. Тик уртадагы рәтләрдән берәү генә һаман аягүрә иде. Һәм тын залны өн ярды: «Сәхибҗамал ханымны тарих чүплегенә ыргытырга ашыкмагыз әле; ул — исән, ул калабыз Казанда яши!» Зал «аһ» итте. Президиумдагылар зал уртасына, күкрәген орден-медальләр бизәгән, таякка таянган чал чәчле иргә текәлделәр. Тик күркәм артистканың коңгырт-кара күзләренең угы гына иң арткы рәткә чүмәшкән Ханымга кадалды. Иреннәре дә янәшәсендәге түрә колагына нидер пышылдый башлады...

...Залда ут сүнде. Кичәнең икенче өлеше — «Зәңгәр шәл» спектакле башланган иде. Соңгы рәткә, Ханым урындыгына бер әфәнде иелде. «Сезне директор бүлмәсендә көтәләр», — диде ул, тирә-якка бик тә сәер караш ташлап. Җылы тоя башлаган аякларын көч-хәл белән өстерәгәндә: «Ниһаять! Гафу үтенәләрдер», дип уйлады Ханым. Әмма әфәнде аны директор бүлмәсенә түгел, урамга алып чыгып китте.

Урамда ике машина тора. Берсенә — «Милиция», икенчесенә «Ашыгыч ярдәм» сүзләре язылган. Соры киемле егет «Ашыгыч ярдәм» машинасы ягына этәрде. Ханымның йөрәге «жу» итте. Ул, машина ишегенә тотынып, буранлы күккә карады. Әллә Арча кыры тарафыннан, әллә күктән, бүре елавы ишетелде. Җанын «Песиләрем...» дигән уй телеп үтте.

Суыкта күшегеп утыручы песи балаларын кызганып, очраткан саен куенына тыгып алып кайта торган гадәте бар иде Ханымның. Песиләр җидәү булган иде инде... Гаиләсенә әйләнгән бу дусларына Ханым хәтта исемнәр дә кушты. Ул үзе яраткан спектакль геройларыннан. Әйтик, Дездемона исеме назлы ак песигә эләкте. Дездемона янына башка песиләрне якын җибәрмәүче көнче каракае Отелло иде. Елгыры — Гайни, иркәсе — Галиябану, комсызы, сугыш чукмары — Исмәгыйль, чаясы — Мәйсәрә, кыюсызы Хәлил булды...

Ижауда кадерле ирен җирләгәч, абруйлы түрәнең иркә хатыны булып яшәвенә нокта куеп, дүрт бүлмәле фатирын тота-каба Казанга — театрлы Казанына — ике бүлмәлегә алыштырган иде Ханым. Спектакльләргә йөрергә җиңелрәк булыр дип, әле ул әнә шул ике бүлмәле фатирын да театрга якын гына урамдагы яртылаш җиргә күмелгән бер бүлмәгә алыштырды. Әмма аны туган каласында берәү дә көтмәгән икән... Көтмәсә соң, көндезләрен репетициягә барып утырудан да, кичләрен спектакль караудан да аны берәү дә тыймый ич.

Инде менә... үзен бу дөньяга бәйләп торган тылсым ишекләре ябык. Ябык!..

Машина ишеген атлаган мәлендә аның бөтен барлыгын бер генә уй биләде һәм җаны: «Песиләрем нишләр?!» — дип ыңгырашты... Ярый әле ялгашларын ризык белән тутырган иде. Ярый әле тәрәзә форточкасы ачык калды...

«Песиләрем», — дип пышылдады Ханым.

Әйе, ул — Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская — песиләренә кирәк иде. Кирәк иде...