Логотип Казан Утлары
Хикәя

БИЮЧЕ НӘГЫЙМӘ


Сабан туе. Халык гөр килә, көрәш дәрте белән мәйдан кызган, бала-чагалар да
уеннарын тәмамлаган, ә бер якта гармун татарча дәртле бию көе сиптерә. Ул көйне
тыңлаган бер генә кеше дә урынында басып тора алмас кебек, өздерә лә үзәкләрне бу
гармун моңы. Сабантуй аланында көрәштән кала барысы да бер түгәрәккә баскан да
бердәм кул чаба, ә уртада бер генә хатын-кыз бии. Җиргә аның аягыннан тып-тып кан
тама.
Авыр сугыш елларында ирләр белән беррәттән гүзәл хатын-кызларыбыз да илебез
өчен кан койды, Туган яктан ерак җирләрдә башларын салды. Сугыш — хатын-кызмы
син, батыр ир-егетме, әллә куркак җанлы ир кисәгеме — берсен дә аямады; ул бары
ялагай, сатлыкҗаннарга гына вакытлыча игътибар итте. Ә инде туган якка кайтып,
мин батыр, диеп күкрәк киереп йөрүчеләрен авыл халкы хупламады, башка күзлектән
карады.
Нәгыймә дә сугышка унсигезе тулыр-тулмаста китеп барды. Ак халат киеп
яралылар тирәсендә кайнашасы килмәде аның, «яшең җитмәгән» дисәләр дә, фронтка
— алгы сызыкка ашкынды, чөнки әтисенеке кебек кырыс холкы, тәвәккәллеге шуны
таләп итә иде. Кулына корал алып, сугышның кызу җирендә ике ел ярым йөргәч,
кырык сигезнең июлендә генә тимер таяк һәм агач аяклар белән туган авылына
кайтып керде ул. Аның көтәрдәй кешесе дә, газиз әти-әнисе дә инде юк иде. Бары тик
әтисе ягыннан туганнан-туган апасы Хәбирә генә бу нигездә җанлылык сизелә
башлагач керәсе итте. Хәбирә үзен-үзе: «Туганыңның берәрсе исәндер, кереп хәлен
дә белеп чыкмыйсың, Хәбирә тәресе, эчеңдә җаның юктыр!» — диеп сүгә-сүгә кереп
барганда, өстәл почмагында туган энесе утырганны күреп инәлеп китте. Текә, кырыс
карашлы, чыраенда сабыйлык төсмерләре сизелеп торган туганының кызы
Нәгыймәне ул көч-хәл белән генә таныды. Нәкъ шул вакыт, йөрәк түрендәге бер нечкә
кыл сулкылдап, туганының мондый карашыннан куркып, сабыйларча йөзендә
бернинди дә шатлык нуры булмаганлыгын сизеп, йөгереп барып аны кочагына алды.
Нәгыймә бер мизгел эчендә сугышка кадәрге тормышны һәм Хәбирә апасының
очраганда: «И-и, исәнме, үскәнем! Әти-әниеңнәр нихәл соң?» — диеп сорашып,
һәрвакыт кесәсеннән яки сумка төбеннән берәр әйбер сузганын искә төшерде. Кинәт
кенә күңеле йомшарып, күзләре кызарган Хәбирә апасын кочагына алгач, озак кына
кысып торды да коры гына: «Рәхмәт!» — диде.
Озын, куе чәчләрен икегә үреп салган, кайчандыр җил-җил атлап йөргән «әйбәт
апа» инде бирешкән: йөрешләре авырайган, йөзен җыерчык баскан, күзләрендә
мөлдерәмә тулы моң... Яулык астына зур төргәк итеп җыеп куелган теге матур куе
чәчләре генә: «Мин әле шул Хәбирә апаң!» — дип әйтә кебек иде. Күп сораулар
яудырып, Хәбирә апасы, «үскәнем» диеп ялгыш ычкындырды да туганының күзенә
беркавым карап торды һәм аңлады: аның каршындагы кырыс күзле бу кеше сүзгә
177
мохтаҗ түгел иде. Үсү генә түгел, шушы ике ел ярым эчендә ул ниләр генә күрмәде
һәм ниләргә генә түзмәде.
Нәгыймә авыз ачып сүз әйтмәгәч: «Ярар, икенче вакыт керермен», — дия- дия
ишеккә таба атлады.
Ә Нәгыймә... аңына килеп күзен ачып җибәрсә, чалкан яткан килеш, сабый
чактагы күктә төтен болытларын күрде, борынына сөрелгән җир исе белән бергә әче
төтен, дары исе килеп керде. Башкалар кайда икән, дигән уй бер секунд эчендә
башыннан йөгереп үтте дә торып басарга ниятләде, ләкин аяклары аны тыңламады
һәм тәнендә үзәк өзгеч авырту тойды.
Күз йомылды. Госпиталь. Ыңгырашулар. Саташулар... Аңына килеп, хәлен
аңлагач та, Нәгыймә: «Түзәргә!» — дигән ныклы уйны күңеленә беркетеп куйды. Бу
уй аңа көч өстәде, яшәргә зур өмет уятты. Ике аяк та тез төбеннән тиң юк. Ә күңелдә
бары тик бер уй: «Түзәргә!»
Авыр сугыш елларында сындырганчы сыныйм дип, ачлыгын да бирде язмыш.
Култык таяклары белән монда ярамыйсың инде... туган якка кайтырга дигән
приказ алды ул.
Ничек инде, ике аяксыз килеш, авылдашларына кирәкмәгән йөк булып кайта ала
ул?! Яу кырыннан бер читтәге урыс авылында төпләнеп калды, «туган авылыма
кайтам, ләкин үз аягым белән кайтам» дигән уй ташламады аны. Кырыс холкы,
ярдәмчеллеге һәм күкрәгендәге орден-медальләре аны кайда да үзен танытты, ярдәм
итте.
Нәгыймә тылда да үз-үзен иркәләмәде, аяусыз булды. Аңа ат бирделәр. Ул аты
белән йөк ташыды, ерак та түгел яу кырына сугышчылар өчен кирәк-ярак алып барды.
Шулай бервакыт, иртән атын җигәргә конюх килми калды. Нигәдер Нәгыймәнең
күңеле җилкенә. Сугыш кырындагыларга авылдан-авылга ризык, кием-салым җыярга
кирәк, чыгып китәсе дә, ат җигелмәгән. Үзе дә ике көн инде авызына тәгам ризык
алмаган, ул гына түгел, башкалар да Нәгыймә хәлендә, илдә ачлык бит. Ул култык
таягына таянып чыкты да көндәгечә атына саклап килгән ике шакмак шикәрен
каптырды, сыйпады. Матур сүзләр белән иркәләп сөйләшеп алды да, таякларын җиргә
ташлагач, атына чүгәләргә кушып, җәһәт кенә менеп атланды. «Малкай» кушаматлы
аты да Нәгыймәнең уй-фикерләрен белә кебек иде, авылдан чыкканчы ул әкрен
теркелдәп кенә барды, аннан соң кушаяклап яу кырына чапты. Ат өстендә барган
Нәгыймә, күзен алга текәп, ләм-мим — бер сүз дәшми баруын дәвам итте. Күңеленең
яу кырына ашкынуын аты да сизде, күрәсең. Шартлау-гөрселдәү тавышлары атны
куркытмады да, ә Нәгыймә бу тавышны гүя ишетми дә, әйтерсең чебен-черки
тавышы. Малкай хуҗасының нинди уй белән яу кырына китүен әле белми, белсә,
болай ук ашкынмас та иде бәлкем.
Көн кичкә авышкач, туктап атын ял иттерергә уйлады. Тезгенне тартып, алгы
ботына өч мәртәбә суккалап алды. Малкай аны ипләп кенә җиргә утыртты. Атын
иркәләп, матур сүзләр белән сөйләшкәннән соң, аягына уралмасын дип, колак
кырыена йөгән башын эләктереп бәйләп куйды да: «Бар, ашап ал!» — диеп атын
чирәмгә җибәрде. Күрәсең, алар гомер буе бергә булганнар, бер-берсен бик тиз
аңлыйлар һәм ярдәм дә итәләр иде. Нәгыймәнең үтереп ашыйсы килгәч, җиргә ятып,
әле генә борын төртеп чыгып килгән тузганакның яшь яфрагын өзеп капты һәм барыр
юлны күзаллап, әзрәк хәл җыярга кирәк дигәндәй, черем итеп алырга уйлады.
Шул арада ул төш күрде, имеш, сугышның эчендә, чолганышта калган да ике
фашист, автоматларын терәп, аңа усал итеп карап тора. Куркып уянып китсә - ике
бүре ач күзләрен текәп, ыржаешып, аны ботарларга әзер тора иде. Ул әче итеп атына:
«Малкай!» — дип кычкырып жңбәрде дә кесәсеннән шырпы алып, җиңенә ут төртте
178
һәм янган кулы белән селтәнә- селтәнә бүреләргә таба шуыша башлады. Шулвакыт
аты да аңа ыргылып ярдәмгә ташланды, ләкин бар хайваннар да уттан курыкканга,
Малкай да якын килергә батырчылык итмәде. Бүреләр уттан куркып бераз читкә
китүгә, аты тиз генә җиргә ятты. Нәгыймә дә атының ялын икенче кулы белән чорнап
тотып, ерак та түгел күл эченә каулады. Шул арада пешеп әрнегән кулы җанны
көйдерде.
Җимерек, янып кара күмергә калган йортлар, басу-кырлар аша үтеп, ниһаять, алар
яу кырында. Нәгыймә сугышчыларга ничек тә ярдәм итү йөзеннән, үзенең Малкаен
сугышка алып килгән иде дә насыйп булмады.
1945 елның 8 маенда алар тагы да ныграк сөенделәр. Их, аяклары да булса, Малкае
тирәли сикереп-сикереп биер иде дә бит, юк шул. Ләкин алар җиргә ятып ауный-
ауный сөенеч уртаклаштылар. Нәгыймә үзенең якын дустын — Малкаен беркая да,
беркемгә дә бирмәскә һәм аны, гомумән, ташламаска диеп ант итте.
Нәгыймә тагын аңын җуйды. Госпиталь. Операцияләр. Озын юл. Туган авыл...
Малкаен ул кабат күрмәде.
Һәр Сабантуйда да шулай бии ул. Тез башына беркеткән тимерләр буынны кырып,
тәнне яралый һәм кан чыга. Ә ул түзә, егылмый, бии. Йөрәктә фашистларга карата
булган үч тә, Малкаеның ничә еллар көтеп- көтеп тә кайтмавы, газиз әти-әнисеннән
аерылу да, чәчәк кебек яшь гомернең мәгънәсез үтүе дә, ялгыз калып, берәүгә дә
файдасы тимичә яшәве дә үз-үзен аямыйча биетәдер аны. Аның кырыс холкы тагы да
кырысланган, тешен кысып, түзеп яши ул. Үзенчә авылдашларына ярдәм итәргә
тырышса да, аны һаман жәлләп чит итәләр. Жәлләмәсеннәр! Елга бер килә торган
Сабан туенда биесен ул, ялгыз өенә кайтып тез башын бәйләр дә тагын дөньяга чыгар,
тик кызгану тулы күз карашларын гына җене сөйми аның. Нигә шуны авылдашлары
аңламый икән?!. Жәлләмәсеннәр! Түзә ул! Биесен!