Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕР КӘНДИ1 ЦЕМЕНТ

Әле кичә генә урамда алтын көз иде. Әбиләр чуагы. Ә төнлә ачы җил чыгып, алтын-кызыл яфракларны җиргә койды, авыр кара болытлардан бертуктаусыз салкын яңгыр сибәләде. Бер төн эчендә дөнья шулай танымаслык булып үзгәрде. Салкын юештә каралып калтыранган агачларга каравы кызганыч та, куркыныч та иде.
Иәмдия әби салкыннан калтыранып уянды. Инде сәгать бишләр тирәсе булса да, урам кап-караңгы иде. Киез-каталарын эзләп табып киде, сырмасын аркасына элде дә тизрәк мичтәге чыраларга ут үрләтеп җибәрде. Әмма берничә мизгелдән үк өй төтен белән тулды. Хәер, шулай буласы билгеле иде инде ул. Әле дә ничек урталай ярылмый диген бу мичне. Үзе белән бергә картайды бит инде. Көймәсе дә «менә төшәм, менә төшәм» дип кенә тора. Ел саен бөтен ярык-тишекләрен балчык белән сылап, аннары акбур белән агартып чыга иде. Иң мөһиме — чормадагы таш морҗаны яхшылап карарга кирәк. Анда ярык булдымы — тартмый да тартмый инде төтенне. Түбәгә менеп, цемент белән морҗа төпләрен дә сылап төшә иде. Югыйсә шуннан яңгыр-кар сулары аска агып, сылаган балчыкларны юа да төшерә. Юк шул, булмады быел — көзен озак кына авырып ятты. Бу мөһим эшләр эшләнмичә калды
Ишекне дә ачып куеп карады Иәмдия әби — төтен генә өйдән чыкмады. Чыралар бик тиз янып бетте — ә өй эче күзгә күренеп салкыная башлады, Иәмдия әби пәлтәсен дә киеп алды. Шул чормага менеп, морҗа төпләрен сыламый булмас! Балчыгы бар барын, тик аңа азрак цемент кушарга кирәк. Югыйсә яңгыр балчыкны бик тиз юып төшерә. Булырга тиеш ансы да — улы Таһир бер капчык кайтарып киткән иде.
Абзар-кура тирәсенә чыгып эзләп караса да, һич кенә дә таба алмады Иәмдия әби шул цементны. Кибетендә дә юк бит аның ише әйбер! Хәер, авылдагы карт-корыга нигә хаҗәт ул?! Ә йорт-җир салучы хәлле кеше үзе алып кайта аны Казаннан. Иай, Аллаһының рәхмәте төшкере — «йорт салучы» дигәннән исенә төште әле... Соң, күрше Таһир да үткән атнада гына бер машина төяп кайтты бит шуны. Юк, өй салырга түгел — ике катлы таш коттеджына өч ел элек күченгән иде инде. Хәзер машиналарына гараж салырга җыенып йөргән чагы...
Иәмдия әби , бер кәнди алып , күрше Таһирларга юнәлде . Үз Таһиры кайтарган теге цементны тапкач та бурычын кертеп бирер анысы...
Күрше дигәч тә — уңдагы өч, каршыдагы ике йорт күптән инде җансыз.
1 Кәнди - тирән аш тәлинкәсе.
Рифкат ХУҖИ (Рифкат Хуҗиәхмәтов, 1958) - галим, прозаик, Казан милли-тикшеренү технология университеты доценты. Казанда яши.
Таһирларга килеп җиткәнче дә дүрт йортның аркылы такта кадакланган шомлы тәрәзәләре генә озата бара. Аяк асты тайгак, абына-сөртенә көч-хәл белән генә барып җитте Иәмдия әби...
Таһир өстәл янында ялгызы гына чәй эчеп утыра иде. Хатыны сыерларын сава булыр, балалары торырга иртәрәк әле.
— Улым, морҗа төбе сыларга азрак цимынт табылмасмы икән?
— Юк! — диде Таһир, башын да бормыйча.
«Ак» димәде, «кара» димәде Иәмдия әби. Тавыш-тынсыз гына ишек- капкаларын ачып, урамга чыкты. Шунда гына йөрәге чәнчеп алды да күз аллары караңгыланып китте...
85
...Күзен ачса — урамда җылы, кояшлы май, имеш. Бөтен җирдә яшеллек, алмагачлар ап-ак чәчәктә утыра! Менә ул үзе — яшь, чибәр башлангыч сыйныфлар укытучысы — улы Таһирны җитәкләп, капкадан чыгып килә. Сул як күршеләрнең дә, уң яктан да капкалар ачылып, һәрберсеннән үзендә сабак алучы сабыйлар күренә. Барысы да аңа:
— Исәнмесез, Иәмдия апа! — дип елмая.
Әнә, Сафура апаның капкасыннан да, сеңлесе Саҗидәне җитәкләп, тагын бер Таһир чыга.
— Исәнмесез, апа!
— Исәнме, Таһир улым!
...Иәмдия әби, аңына килеп, күзен ачты. Юк, урамда җылы май түгел, кара көз! Ул да яшь укытучы түгел — карт, хәлсез бер карчык... Мәктәпкә дә барышы түгел, җирдә аунап ята икән... Көч-хәл белән пычрак җирдән торып, әүпән- тәүпән үз өенә таба атлады ул. Буш кәнди капка төбендә аунап калды...
Күпме ятканын хәтерләми, шул арада салкын җелегенә үтеп тә өлгергән икән. Бөтен гәүдәсе калтырана, самавырын куеп, кайнар чәй эчәргә дә рәте калмаган иде инде. Юеш, пычракка баткан сырмасын гына салды да урын өстенә ауды... һәм шул мизгелдә үк үтә дә бер рәхәтлеккә чумып, җиңеләеп калды. Ягылмаган өй дә, юеш киемнәр, салкын түшәк тә эреп юкка чыктылар. Ярым уяу, ярым йокылы халәтендә тормыш юлы йомгагы кирегә сүтелә башлады Иәмдия әбинең. Тик, нигәдер аның күз алдында, беренче чиратта, күрше Таһир белән бәйле вакыйгалар гына калкып чыга торды...
...Әнә алар — ике күрше, ике Таһир, Иәмдия апа сыйныфыңда, иң алгы партада бергә утыралар. Ул аларның икесенә дә «Улым!» дип эндәшә. Икесе дә яхшы укыйлар. Тик холык-фигыльләре — җир белән күк арасы, ничек дус яшиләрдер — аңлавы да читен. Үз Таһиры — эт борчасы инде менә — тиктормас, шаян, чая, гел хәрәкәттә булыр. Күрше Таһир — аның нәкъ киресе! Әтисез үскәнгәдер инде — гел боегып йөри. Уйнавын да күбесенчә сеңлесе белән икәү генә уйныйлар. Урам балалары да аларны үз араларына кертергә бик теләми: «Барыгыз, китегез, сезнең белән уйнарга кызык түгел!» — диләр. Кайчакларда әле суккалап та алалар. Дәшми Таһир, башкалар кебек үзен яклап сугышмый да.
Ә бер тапкыр аны ярыйсы ук каты тукмап ташладылар. Шулар, арттагы партада утыручы Сафа малае белән Исмайныкылар инде. Контроль эшне күчертмәгән өчен. Аулак тыкрыкка очраклы рәвештә генә борылган иде Иәмдия апа. Ә анда... кара тузан эчендә ап-ак күлмәктән аунап ята малай, үзе күз яшьләренә буылып, үкси-үкси бер үк сүзләрне кабатлый:
— Әтием булсамы... Минем дә әти булсамы!..
Ну, эләкте инде тегеләргә дә! Бу вакыйгадан соң Таһирга берәү дә, бер генә тапкыр да чиртеп тә карамады хәтта.
Сафура апаның белем ягы чамалы иде, җитмәсә үзе көне-төне эштә булыр, Иәмдия апа аның Таһиры белән Саҗидәсен гел үзенә чакырып, дәрес
РИФКАТЬ ХУҖИ
86
хәзерләргә булыша иде. Көчен, вакытын кызганмыйча. Өстәлдә булганы белән сыйламыйча чыгармас үзе. «Ятимнәргә акчалата ярдәм итәргә кирәк!» — дип, райондагы мәгариф бүлеге юлларын да әз таптамады. Кытлык заманасы бит — үз Таһирының әле өр-яңа диярлек өс-баш, аяк киемнәрен яхшылап юып- чистартып, гел Сафура апаларга кертеп килә торды.
Мәктәпне тәмамлагач та, армиядә ике Таһир бергә хезмәт итеп кайттылар. Сафура апа бик картайган иде, шуңа да аның Таһиры авылда торып калды. Күрше авыл кызына өйләнеп, матур гына гаилә корып җибәрде. Бер-бер артлы нарасыйлары туды. Тора-бара җиңел машина да алды. Хәзер инде ул боегып түгел, башын югары күтәреп, горур атлап йөри башлады. Машинасында «выжт» итеп, сәлам дә бирмичә үтеп китә.
Тыштан үзгәрсә дә, элеккечә үз эченә бикләнеп кала бирде Таһир. Бердәнбер якын кешесе — әтисе урынына калган олы абыйсы белән генә ачылып китеп аралаша иде ул. Абыйсы авылга кайтканда, бөтенләй икенче була — шат, көләч, ачык йөзле, барысына да булышырга әзер торучы мәрхәмәтле кешегә әйләнә. Тик, кырык яше дә тулыр-тулмас, китеп барды шул абыйсы... Шул чакта янә бер тапкыр Таһирның елаганын күрде Һәмдия апа. Малай чакта елаулар күп була ул. Ә менә ир уртасы булганнарны бары тик олы кайгы гына шулай өзгәләндерә торгандыр.
«Абыегыз вафат!» дигән телеграмманы кулына кысып тоткан килеш Һәмдия апасына төн уртасында килеп кергән иде Таһир.
— Ничек, ничек әйтим әнкәйгә бу турыда, апа? — дип, тыела алмыйча үкси-үкси елады ул мич артында.
...Бу хәбәрне ишеткәч, әнисе түшәккә егылды. Аны артык борчымас өчен, абыйсының өчен дә, җидесен дә Һәмдия апаларда үткәрделәр.
Олы улы кайгысыннан Сафура апа да озак тормады. Ярты ел дигәндә аны да җирләделәр.
Бу хәлләрдән соң Таһир бөтенләй үз эченә бикләнде. Хатынының туганнары белән болай да сирәк аралаша иде — хәзер инде бөтенләй юлны өзде. Авылдагы туганнары белән дә рәтләп сөйләшмәс булды. Хәер, бер карасаң — ул карт-коры, карчык-корчык белән ни турында гәпләшсен инде?!. Алай дисәң, бердәнбер сеңлесе Саҗидә белән дә аралашмый диярлек. Коттедж салып керде, өй туе үткәрде. Әллә чакырмаган, әллә чакырып килмәгән, туйда сеңлесе күренмәде. Зиратта абыйсы белән әнисенең каберләрен чүп үләне баса, барып чистартмый Таһир. Сеңлесе җәйгә бер тапкыр кайтып, аларны утап чыга, утырып бер туйганчы елый да, бушанып калгач, абыйсына кереп тормыйча, Казанга китеп бара.
Һәмдия әби дә, тирә-күрше дә Таһирның капкасын ачмас булдылар. Ник кенә бу юлы шунда керәсе итте икән??? Һәмдия әби күзләрен тутырып ачты да... алар инде бүтән ябылмадылар...
«Нигә шушындый салкында төтене чыкмый моның?» — дип, каршыдагы күрше карчыгы икенче көнне генә керде...
Үлемтеккә дип сандыгында барысы да күптән хәзерләп куелган иде инде Һәмдия әбинең. Лапастагы ләхет такталарын да әйбәтләп-таслап өеп куйган булган. Алар янында торыпша белән капланган бер капчык цемент та бар иде...
Яңгыр коеп торуга карамастан, зиратка бөтен авыл җыелды. Аларның яртысы диярлек Һәмдия ападан беренче сабак алган укучылар иде.
...Зираттан таралышучы халыкка пычрак чәчрәтеп, зур тизлектә йөк машинасы үтеп ките.
Күрше Таһир тагын каядыр ашыгып китеп бара иде...