ҮЗБӘК ХАН
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Хан
Уңыштан Үзбәкнең күңеле күтәрелде. Аның кул астында зур ил, миллионлаган кеше, бай далалар, урман-елгалар, бик әйбәт диңгез, караблар туктый торган урыннар, сәүдә юлы чатлары, монда шәһәрләр төзергә, һөнәрчелекне үстерергә кирәк! Эшләр буа буарлык.
Мондый илне сакларга, ныгытырга, очсыз-кырыйсыз киңлекләр белән җитәкчелекне яхшыртырга, кешеләрне, бигрәк тә низаглашырга яраткан аксөякләрне бер йодрыкка тупларга кирәк.
Тәхеткә тантаналы рәвештә утырганда, яңа гына идарә эшләрен кулына алган хаким — Үзбәк хан ислам титулын кабул итте. Хан-солтан, күчмәләрнең электән килгән ырымыннан куркып, Туктай сараенда яшәмәскә булды. Ырымда, кемнеңдер йортында коелган кан Күк-Тәңренең ачуына дучар була, диелгән. Үзбәк кышны балачагы узган атасының иске йортында чыгарга булды.
Яз килде. Беренче чиратта хәл ителәсе эшләр башкарылды. Котлыгъ Тимер ханның һәм үзенең гаиләсен Хәрәзмнән Сарайга күчерде. Алар белән бергә Үзбәк тарафыннан Алтын Урданың югары мөфтие дигән биек урынга чакыру алган Алла әд-Дин ән Нуман шәех тә килде. Ханның һәм аның тәхеткә утырган көненең икенчесендә бәкләр бәге итеп билгеләнгән Котлыгъ Тимернең эшләре муеннан иде. Алар өч зур реформа уйладылар: дәүләткә ислам дине кертү, илнең административ бүленешендә үзгәрешләр булдыру һәм Урда белән җитәкчелек системасын яңарту.
Ханның көннән-көн күңеле күтәрелә барды. Эшләр бер көйгә бара, балалар үсә, хатыннары чын ханбикәләр булып җитеште. Ләйлә гүзәллеге белән балкыса, Тай-туглы, матурлыгы өстенә акыллы да иде, Үзбәк бабасының ук хатыны булган Баялунның тынгысызлыгын һәрдаим искәртеп торды. Өлкән ханбикә эшсезлектән үзенә урын тапмаудан, дәүләт эшләренә кысылырга теләде. Элекке кебек киңәшләрен бирде, әмма аларга беркем колак салмады, аннан беркайчан бернәрсә турында сорамадылар һәм эшлекле хатын үзен кирәксез итеп тойды. Ул берничә тапкыр йөрәгенә чыдый алмыйча үги улына — хәзер инде иренә:
— Күпме акча түгеп, сине тәхеткә утырттым, син исә мине оныттың, ташладың, хәтта төнгә үз яныңа да чакырмыйсың, — дип үпкәсен белдерде.
Ахыры. Башы 9 нчы санда.
— Хатын-кыз үз урынын белергә һәм кирәкмәгәнгә ирен ялыктырмаска тиеш. Синең бар нәрсәң бар: байлык, хөрмәт, хезмәтчеләр, тагы ни кирәк, әйт — үтәрмен, — дип йомшак кына җавап кайтарды Үзбәк.
Тик Баялунның ачуы кабарганнан-кабара гына барды. Хәер, аныкы гына булса иде. Нойоннарның бер өлеше, Илбасарны шулай кыю рәвештә үтергәннән соң,
Анатолий
Егин
АНАТОЛИЙ ЕГИН
9
баштарак тынып торды, ләкин әкренләп, үзара пышылдаша башлады. Озакламый барысын да ислам динен кабул итәргә мәҗбүр итәчәкләр дигән сүзләр колакларына кергәч, яшерен сөйләшүләр башладылар. Аның башында Урдада абруйлы булган зур түрәләр Төнгүз һәм Таз торды. Әмма Котлыгъ Тимернең үткен күзеннән бернәрсәне яшереп булмый, аның колагы аз гына кыштырдауны да тотып ала иде. Бәкләр бәге үзенең шымчыларына — ир туганнар Хәрәзмдә чакта Сарайда яшәп хезмәт итүчеләргә — бик юмарт түләде. Котлыгъ Тимер сүз куешуның вак-төягенә кадәр белеште, әмма вакыты җитмичә ханны борчымады. Бер көн кала ул Үзбәкне кисәтте. Түнтәрелешне бастыру өчен, хан сарай эчендә сакны көчәйтте, әмма аның күпчелеген яшереп торды. Сарайдан ерак түгел тупланган меңнәрчә сугышчы фәрманны көтеп торырга тиеш иде. Хатын-кызларны һәм нәни балаларны төнлә шыпан-шыпан гына сарайдан чыгардылар һәм капкаларны юри бикләмәделәр.
Үзбәк һәм кораллы хезмәтчеләре берни белмәгәндәй, тыныч кына үз эшләре белән мәшгуль булды. Хәтта ун яшьлек Тимербәккә кадәр, кылычын халаты астына яшереп, ишегалдында уйнап йөргәндәй кыланды. Үзбәк уңышка ышанды, ул беркайчан да куркыныч алдында каушап калмады, дәһшәтнең күзенә карап атлады һәм җиңде. Улы да ничек эш итәсен карап торсын, алда аны ни көткәнен беркем белми.
Яшерен сүз куешучылар бернинди киртәләргә очрамый хан сараена үтеп керделәр, уңышлары белән канатланып, хан йортына омтылмак булганнар иде, әмма бик тиз үзләренең капкынга эләккәннәрен белеп алдылар. Алар артыннан ук ханның йөзгә якын сугышчысы капканы япты. Баш күтәрүчеләр бирелә башлады, каршылык күрсәткәннәрне әллә ни арада койма өстенә менеп кунаклаган мәргәннәрнең очлы уклары куып җитте. Үзбәк болдырга чыкты, кылычның булат корыч йөзе белән бер селтәнүдә Тазның башын кисеп төшерде.
— Бу шакалның башын алыгыз, сөңгегә элегез дә бөтен Сарай буйлап күрсәтеп чыгыгыз. Калганнарны бәйләгез, таяклар белән бәргәләп шәһәр буйлап йөртегез. Бар халык күрсен, аннары барысын да үтерегез. Минем үлемне теләгәннәрнең һәрберсе белән шулай булачак!
Икенче көнне Үзбәк язгы дала буйлап төньякка таба күченде. Ул каһәр суккан Сарайда, үзенә ике тапкыр үлем янаган җирдә калырга теләмәде.
Күк-Тәңредән шикләнеп, кан түгелгән йортларда яшисе килмәде. Даланың исертерлек хуш исе, шаян җил һәм елмаеп торган кояш ханга көч өстәде, күңелен күтәрде. Аның белән бергә башкаланың яртысы диярлек күченде. Үзенең максатын тормышка ашыру өчен бар да кул астында иде.
Көннәрен эш белән үткәрсә дә, хан хатыннары турында да онытмады. Кичләрен Тай-туглыны башкаларга караганда ешрак чакырды, һәм сөеклесе аның янында үзен беренче мәртәбә төн үткәргән шикелле тотты, аның назлаулары Үзбәкнең ару-талуларын юып төшергәндәй итә, әйтеп бетергесез дәрт уята. Шундый кичләрнең берсендә, шашып яратышканнан соң, күзләрен серле генә кысып үзләрен күзәткән йолдызларга карап ял итеп ятканда, Тай- туглы Үзбәктән:
— Урдада исламны кертү турында Хәрәзмдә сөйләшкәнебез исеңдәме? — дип сорады.
— Бик яхшы хәтерлим. Болай да әйбәт, нигә ашыгырга?
— Сиңа тагын да яхшырак булуын телим. Син хак юлда, ханым! Илне көчәйт, хакимлекне үз кулыңда нык тот, шул вакытта сиңа берәү дә каршы чыгарга батырчылык итмәс. Каты тор, үз сүзеңнән чигенмә, шул ук вакытта рәхимсезлегеңне киң күңеллелек һәм юмартлык белән аралаштыр. Исеңдәме, бабаң Елбаздук үзенә буйсынганны ничек бүләкли иде?
Тай-туглы ирен суырып үпте һәм кабат аны татлы хыяллар иленә алып китте.
Үзбәккә кенәз Елбаздукның аннан, ягъни күчмә тукталышыннан ике көнлек юл ераклыгында булуы турында хәбәр иттеләр. Күрешү тантаналы да, шатлыклы да булсын өчен, зур әзерлек башланды. Далада зиннәтле чатыр кордылар, аның
ҮЗБӘК ХАН
10
астындагы биек урынга хан, аның уң ягына Баялун, сул ягына Ләйлә белән Тай-туглы урнашты. Ханның өлкән хатыныннан аз гына алдарак Тимербәк, Тәнбәк һәм кечкенә Җанбәк утырдылар. Алар белән рәттән аз гына астарак Котлыгъ Тимер ике хатыны һәм балалары, ә икенче якта — гаиләсе белән Мөхәммәд хаҗи урын алды. Елбаздук килеп җитте һәм, бу зур гаиләне күреп, аның күзеннән яшь чыкты.
«Менә бу кызлар, ичмасам! Менә акыллылар! Нинди уллар тудырганнар! — дип уйлады карт кенәз. — Болар минем оныкларым, хәзер алар Алтын Урда белән җитәкчелек итәләр, халык аларга буйсына, шундый зур җирләр белән алар идарә итә! Кайчан да булса болай булыр дип, хыяллана ала идемме мин? Күр, хәзер оныкларым мине иң зур, иң кадерле кунак кебек каршы алдылар».
Бар да күрешү шатлыгын көтеп тынып калды, кенәз исә иярендә килеш нәсел дәвамчылары, аларның көче һәм даны белән горурланып утыра иде. Ханнан башка берәү дә Елбаздукны ашыктыра алмый иде. Тик аның да моңа хакы юк: чиркәс йоласы буенча, ул урыннан торып, дәшми генә көтәргә тиеш иде. Үзбәк урыныннан кузгалды да бабасының каршына китте, аның артыннан Котлыгъ Тимер атлады. Алар атны йөгәненнән эләктереп, тыныч кына чатыр янына алып килделәр. Урдада моның кадәрле зур хөрмәткә берәүнең дә ия булганы юк иде әле. Елбаздук аптырап калса да, үзен горур тотты. Оныклары шулай олылап каршы ала икән, димәк, гомере заяга узмаган! Ул һәрвакыт Үзбәк белән горурланды, аннан күпне өмет итте. Көтте — вакыт килде, хәзер инде тыныч күңел белән күзен йомса да була.
Кенәз Урдада айга якын кунак булды. Көннәр буе оныкларын, оныкчыкларын күзәтте. Олылары дәүләт эшләре белән мәшгуль, кечеләренә исә ул үзе булышты. Тимербәккә — ун, Тәнбәккә — җиде яшь, алар үзара ярыштылар, әмма һәрвакыт олысы җиңде. Тәнбәк үпкәләде, бар көченә җиңмәкче булып тырышты, ачуланды, тик ачу эштә булышмый иде шул. Бабасы Тәнбәкне көч белән генә түгел, хәйлә белән дә җиңәргә өйрәтте. Өч яшен тутырып маташкан Җанбәкның борыны күккә чөелгән, ул инде тыныч кына, кечкенә генә бер бия өстендә йөргән булып маташа.
— Кенәз, сез минем улымны башын югары тотарга өйрәтәсезме? — дип шаяртты Тай-туглы.
— Нишлисең, кызым, минем баштан күптән кар коела инде, һәм түбәсе дә өскә түгел, соңгы вакытларда гел аска карый. — Елбаздук килененә күз төшерде һәм аның үз-үзен матур тотышына, акылына сокланды, ул очраклы рәвештә аның Үзбәк белән сөйләшкәнен ишетеп калган иде, шулай да Тай- туглы барыбер шаян күзле, тиктормас булып калган. — Ә син, кызым, минем төшемә еш кердең.
— Мин сезнең турында еш уйлыйм, кенәз, сезнең белән гел киңәшәм, менә шуңа күрә сез минем барлыкны тоясыз һәм төшегездә күрәсез.
Елбаздук кайчандыр үзендә тәрбияләнгән кызны кочаклап, битеннән үпте.
АНАТОЛИЙ ЕГИН
— Миңа бары бер нәрсә кызганыч, ник син бер кырык ел алдан тумадың икән, — диде дә балалар янына китеп барды.
Тай-туглы аның артыннан карап, озак басып торды. Ул да Елбаздукны ярата иде. Бергә яшәгән еллар эчендә ул кыз өчен бик якын үз кешегә әйләнде. «Үз гаиләсенә алган өчен рәхмәт аңа. Кем булыр идем мин? Әй, бабам Хетэг күрсен иде мине хәзер. Бәлки күрәдер дә, күкләрдән карап сөенәдер».
Елбаздук китәргә җыенды. Оныклар белән озаклап сөйләшерлек сүзе юк, өйрәтермен дә димә — алар үзләре бабаларыннан күбрәкне белә. Кузгалырга бер көн кала Үзбәк бабасы янына килде.
— Аталык, сиңа ике үтенечем бар.
— Беренчесеннән башла, улым.
— Беренчесе, мөгаен, Тимербәк хакында. Аны үзең белән аласыңмы?
Елбаздук дәшмәде. Үзбәк дәвам итте:
— Буйсынучыларың арасыннан акыллысын тап. Малайны тәрбияләгез.
— Хан улларын тәрбия кылу кенәзләр эше. Әлегә көчем җитәрлек. Кирәк булса, узденьнар булышыр. Ләкин кабатлап әйтәм: бары тик ярдәм итәрләр.
— Уйламый әйткәнем өчен кичер, кенәз.
— Икенче үтенечеңне әйт.
Үзбәк сакалын кашыды, күзен кысып елмайды:
— Үзең белән Баялунны алчы.
— Миңа нәрсәгә ул бәйләнчек хатын? Нәрсә, әбиең булмагач, мине хатынсыз үлә дисеңмени?
— Син мине дөрес аңламадың, әй тәрбиячем, — дип басым ясады хан.
— Баялун күпләргә мәшәкать ясый, картайдым дип тынычлана белми, дәүләт эшләренә тыкшына, хәйлә корырга ярата, һәм миннән дә булдыра алмаганны таләп итә. Сиңа ир кеше булганга әйтәм: әби белән йоклый алмыйм мин, менә дигән яшь матур хатыннарым бар.
— Моңа Византиядә ничек карарлар?
— Берни әйтмәсләр дип уйлыйм. Хәзерге император Андроник 11гә ул туганнан туган туры килә, әмма аның үз мәшәкатьләре җитәрлек, Баялунда эше юк. Аның оныкчыгы үсеп килә, Византия белән тынычлыкны саклау өчен мин әнә шул Баялунны алыр идем.
Елбаздукка башка аңлатып торасы юк, ул хакимиятнең корбаннар соравын белә иде. Әйдә, карчык аның белән китсен. Хәер, алай ук карт түгел әле. Шул уйдан соң кенәз башын югары күтәрде...
Баялунга җыенырга куштылар. Ул Үзбәктән калганнарга котырынды, кычкырды. Ханнар белән яшәү аны бер нәрсәгә өйрәтте: иреңә тупаслык кылсаң, башыңны югалтасың. Шашынуының югары ноктасына җиткәндә, ханбикәнең йокы бүлмәсенә Котлыгъ Тимер керде. Хатын аны күрүгә, арты белән борылды.
— Ачуланма, миңа борыл да тыңла. Синең белән бәкләр бәге сөйләшә.
Баялун, зәһәр елмаеп, Котлыгъ Тимергә борылды.
— Бөек ханбикәм, мине игътибар белән тыңла. Син күпне кичердең, күп игелекләр кылдың, мәкер-хәйләләрең дә аз булмады. Әмма кайчан да булса бар нәрсәнең ахыры була. Тормыш безне һәрнәрсәне вакытында эшләргә өйрәтә
— тыңларга, әйтергә, дәшмәскә, килергә, китәргә. Синең дә китәр вакытың җитте. Еллар уза, заман үзгәрә, табигать алышына. Хәзер безнең эшләр көчеңнән килми, шуңа күрә башка аяк арасында буталып йөрмисең.
Баялун авызын ачты, теленнән дорфа сүзләр атылам дигәндә, бәкләр бәге аны узып:
— Синең ни диясеңне беләм. Әйтми калсаң яхшырак булыр, ханның кире уйлавы бар. Ул сине буш кул белән җибәрми. Үзеңдәге бар милекне калдыра, 12
АНАТОЛИЙ ЕГИН
12
өр-яңа алтын-көмештән бүләкләр бирә һәм гомерең буена Азовта Венеция сәүдәгәрләре белән сәүдәдән кергән табышның ун проценты синеке булачак. Хезмәтчеләрдән, кемне телисең — үзең белән аласың.
Баялун тынычлана төште, шактый күп байлык бирәселәрен аңлап: «Бәлки гомерем ахырында моннан да яхшырак мөмкинлек булмастыр», дип уйлады.
Киткән чакта Котлыгъ Тимер елмайды:
— Безнең бабабызга игътибар беләнрәк кара әле. Хәзер синең хакимең — ул, ут борчасы карчык.
Тиз-тиз хушлаштылар. Ләйлә улын озатканда, ярсып бетте. Улы анасын, яхшы сугышчы булып кайтырмын, дип юатты. Ахырда Елбаздук Ләйләнең башыннан сыйпады:
— Елама, кызым, күз яше сезне картайта. Кара аны, ирең бизәр үзеңнән!
Килене шунда ук туктады, күз яшьләре дә кипте.
«Бөек һәм мәрхәмәтле Аллаһ, Баялун язмышын бирә күрмә», — дип уйлады хәзер Алтын Урда ханының өлкән хатыны урынында калган Ләйлә.
Үзбәк барысы белән дә саубуллашты һәм кәефе кырылган Баялун утырган ябулы арба янына килде:
— Барысы өчен дә кичер. Аллаһ сакласын үзеңне!
— Мине болай да үземнең Аллам саклый, ике Алла күбрәк булыр,— диде өч ханның хатыны булган ачы телле Баялун. — Син дә сау бул, улым! Мине яманлык белән искә алма. Ә бабаңны саклармын, озакламый мин аннан яшь тай ясармын.
Бабасын да, Баялунны да соңгы тапкыр күргәнен белгәндәй, Үзбәк китеп баручы кәрван артыннан озак итеп карап торды. Ахырдан да икеле-микеле уйлар башыннан китми җәфалады: «Баялунны үз янымнан куып дөрес эшләдемме? Анам исән булса, нәрсә дияр иде?» Шундый борчулы вакытларында Тай-туглы аның гел янәшәсендә булды. Әй, бу гүзәл Тай-туглы! Әй, бу сөекле Тай-туглы! Ул иренең йөрәгендәге кайгы-сагышны ничек оста тарата белә, аның уйларын башка якка борып тынычландыра ала...
Үзбәк баш-аягы белән яңа эшләргә чумды, әле генә булган хәлләр куркыныч төш сыман китеп югалдылар.
Бервакыт иртүк Тай-туглы уйламаганда-көтмәгәндә хан каршына бәйрәм киемендә килеп басты:
— Кичер, ханым, сине иртә таңнан борчыйм, ачуланмый гына хатыныңны тыңла.
— Сине ничек ачулана алыйм, сөеклем!
— Дәүләт эшләренә кысыласым килми, хакимем, әмма нәкъ менә минем яныма урыс Православ чиркәвенең митрополиты Пётрдан атчабар килде, ул үзен Бөек кенәз Михаил Ярославович белән бергә кабул итүемне сорый.
— Алар бездән ничә көнлек юлда?
— Бер, данлыклы хакимем.
— Ике көннән өйлә намазыннан соң рәхим итсеннәр.
Кызу кояш даланы көйдерде. Кунаклар кырыйлары кеш тиресеннән тегелгән, озын җиңле милли кафтаннан, алар ара-тирә яссы савыттан су йоткалап алалар — эсседән тәмам интеккәнлекләре күренә, аркаларыннан, битләреннән шыбырдап тир ага. Аларга хан белән очрашыр алдыннан, җаннарын чистарту өчен берничә ут аша чыгарга туры килде. Башкаларга караганда митрополит Пётрның хәле әйбәтрәк, ул җиңелчә монах киеменнән иде. Күтәренке күңелле, акыллы, укымышлы рухани малайлар кебек дулкынланса да, тыштан сиздермәскә тырышты.
Урыс илчелеге тирмәгә кереп башын иде, монда җиләсрәк, күтәртелеп куелган аскы киезләр арасыннан җил уйнап тора.
Алтынланган тәхеттә утырган хан урыс кунакларга карады. Үзбәк элегрәк урыс кенәзләре һәм руханиларын бик сирәк күрде, якыннан бөтенләй аралашканы булмады
ҮЗБӘК ХАН
13
диярлек, шуңа кемнең кем икәнен аерырга теләгәндәй, һәрберсен аерым-аерым күз уңыннан уздырды. Урыслар ишек төбендә кымшанмый да басып тордылар, аларның дулкынлануы йөзләренә чыккан иде. «Монысы яхшы! — дип уйлады Үзбәк. — Каушыйлар, димәк, куркалар. Куркалар икән, димәк, буйсынырлар».
Хан әлегә хәл итмәде: җәза бирергәме аларга, әллә рәхим-шәфкать күрсәтергәме?
«Ә нәрсә өчен җәзаларга? Алар урыслар арасыннан беренчеләрдән булып баш иеп килделәр — бу бит бик әйбәт. Карыйк, ни белән килделәр икән».
Үзбәк якынрак килергә ымлады. Кенәз, аның ике улы һәм митрополит аска ук иелеп, берничә адым атладылар да тезләренә төштеләр. Бары владыка2 гына башын игән хәлдә басып калды.
— Әй бөек һәм кодрәтле солтан Үзбәк хан, Аллаһ сиңа озын гомер бирсен, Аллаһ сине, хатыннарыңны, балаларыңны төрле бәла-казалардан сакласын. Аллаһ сиңа яу кырларында бары тик җиңүләр генә юлласын, — дип сәламләде Үзбәкне Михаил Ярославович. — Әй бөек хан, урыс җиреннән бүләкләрне тапшырырга рөхсәт итче.
Кенәзнең ике улы алга чыкты һәм, башларын игән хәлдә, ханның аягы янына алтын һәм көмеш кублар, бизәнгечләр һәм энҗе тезмәләр белән тулы поднослар китереп куйдылар.
— Ә хәзер, ханым, синең өчен үземнең бүләгемне тапшырырга рөхсәт ит.
Хан нойоннарының берсе, кенәздән тирмәгә кергәндә алып калынган кыйммәтле ташлар белән бизәлгән кылычны кертте.
Үзбәккә сәламләү дә, бүләкләр дә ошады, ул эченнән генә урысларны ярлыкарга дигән нәтиҗәгә килде. Хан кенәз белән митрополитка үзенә якынрак утырырга боерды һәм алардан яшәү-көнкүреш хәлләре турында сораштыра башлады.
Михаилның зарланмавы да ханның күңеленә хуш килде, ул исә урыс җирләрендә тормыш итүнең бик үк гади булмавы турында бернәрсәне яшермичә сөйләде, ясакны киметүне сорап тел тибрәтмәде, кенәзләр арасында булып торган ызгыш-талашлар турында әйтеп тормады. Ә Үзбәк гауга-җәнҗаллар турында сорау биргәч, кенәз йомшак кына җавап бирде:
— Атабыз, моны үзебезгә тәртипкә салырга рөхсәт итче, инде барып чыкмый икән — синең хөкемеңә килербез.
Ханга бигрәк тә аның атабыз дип мөрәҗәгать итүе ошады . «Димәк, хөрмәт итәләр. Башланышы яхшы булды. Миңа андагы мәсьәләләргә ныграк үтеп керергә вакыт».
Күңеленә иң хуш килгәне митрополит Пётр — уйчан, ашыкмас, үзләренең изге китапларыннан тыш Коръәнне белгән монах белән сөйләшү булды. Алар теге яки бу диннең өстенлекләре турында түгел, ә диннең кирәклеге турында әңгәмә алып бардылар. Бары шундый инану гына безнең гөнаһлы дөньяга яктылык алып керәчәген әйттеләр. Сүзенең ахырында митрополит Үзбәкнең онытылмас остазы Самир хаҗи сүзләре белән, Алла кешеләргә күңелләре теләгәнен сайлап алсыннар дип берничә динне иңдергән дип тәмамлагач, Пётр ханда тирән хөрмәт уятты.
— Син Урдада беренче тапкырмы?
— Беренче.
«Урдага беренче килүе икән, койрык та болгамый, тәлинкә дә тотмый булып чыга, минем уйларымны, укытучымның мине нәрсәгә өйрәтүен ул кайдан белсен».
Аннары мәҗлес кордылар. Хан әле соңгы сүзен әйтмәгән иде: кунакларны аерым тирмәдә төн кунарга калдырдылар.
Иртән Тай-туглы ханбикә митрополит Пётрны чакырырга хәбәр йөртүче җибәрде. Рухани тирмәгә кергәндә, хан янында киенгән-ясанган хатыныннан башка кеше күренмәде. Хуҗабикә тезләнеп, митрополитка, үбүен сорап, кулын сузды: 2 Архиерейгә мөрәҗәгать итү сүзе
АНАТОЛИЙ ЕГИН
14
— Алла хакы өчен фатихагызны бирегезче?
Пётрга Тай-туглының гыйсави булуы хакында имеш-мимешләр ирешкән иде, әмма мөселман ире каршында үзен болай тотарга батырчылык итәр дип һич уйламады.
Кичен Тай-туглы Үзбәктән урысларга карата фикерләрен сорашты.
— Кенәз Михаилның урыслардан беренче булып ханын баш иеп сәламләргә килүе мактауга лаек, әмма ул акыллы һәм хәйләкәр, аны күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Митрополит руханиларга хас булганча тотнаклы, ашыкмас, гадәттә андыйлар үзләре зыян салмый һәм яман кыланышлардан тыелып калалар. Аны янымдарак тотармын, рухи яктан урысларны безгә файда кылырга чакырсын.
Икенче көнне урыс илчелеген хан янына аның соңгы олуг сүзен тыңларга чакырдылар. Хан Михаил Ярославовичка Бөек кенәзлеккә ярлыкны раслады һәм митрополит Пётрга ярлык тапшырды, ул анда урыс православие чиркәвенең аерым хокукларын шактый арттырган иде. «Православ чиркәвенең барлык дәрәҗәләре һәм монахлары моннан соң Урда чиновникларына да, кенәз суды да түгел, бары тик православ митрополит хөкеменә буйсына. Кем дини кешене талап ала, шул аңа өчләтә түләргә тиеш була. Кем дә кем православие динен мыскыллап көләргә батырчылык итсә яки чиркәүне, кәшишханәне, кәшәнәне мәсхәрә итсә, урысмы ул, монголмы — үлем җәзасына хөкем ителә. Урыс руханилары үзләрен Алла хезмәтчеләре дип хис итсеннәр».
Шушы ук ярлыкта элегрәк Православие чиркәвенә бирелгән ирекләр дә расланган: «...Чиркәүдән һәм митрополит Пётрдан, аның кешеләреннән беркем бернәрсә алмый...». Үзенең олуг сүзе ахырында Үзбәк урыныннан торды һәм мәһабәт тавыш белән:
— Без аларны ярлыклар белән бүләклибез, Аллаһ та безне бүләкләсен, якласын; Алла биргәнне саклыйбыз, Аллага биргәнне алмыйбыз, митрополит та тыныч һәм сабыр булып, гадел йөрәк һәм гадел фикер белән безнең өчен, хатыннарыбыз, балаларыбыз өчен, нәсел-ыруыбыз өчен Алладан сорасын!
Митрополит Пётрның йөрәге сөенеч белән тулды, ул яшертен генә Тай- туглыга карады, тегесе исә бәхетле елмайды.
Урдадан әйләнеп кайткач, митрополит мәрхәмәтле Үзбәк хан һәм аның хатыны Тай-туглыга исәнлек сорап бер генә гыйбадәт кылмады. «Әй хатыннар! — дип уйлады монах. — Фикер-теләкләрегез хәйләгә буйсынмый, әмма Аллага күндерелгән икән, сез күп нәрсәгә сәләтле».
Шул ук 1313 елда урыс елъязмачысы болай дип язып калдырган: «Святитель Пётр в Орде у царя бысть в чести велицей и отпущен бысть от царя со многою честию вборзе».
Хан җәйне үзенең иле белән күчмә тормышта уздырды. Көзгә җылы урынга урнашырга кирәк иде. Кышлар Итилнең түбән агымында кайчакларда үзәккә үтә торган ачы җилле һәм түзә алмаслык суык була иде. Сарайга кире кайтудан Үзбәк катгый рәвештә баш тартты.
— Бәркә ызанында кышлыйбыз, — диде ул кискен итеп.
— Анда җылы йорт җимерек хәлдә, безгә туры килердәе башка юк.
— Котлыгъ Тимер аны фикереннән кайтарырга теләде.
— Безнең ата-бабаларыбыз кайчан җылы өй таләп иткәннәр? Нәрсә, сиңа тирмәдә начар мәллә? Әгәр сез, әй минем рәхимле вәзирем, юртада кыш чыга алмасагыз, шәһәр төзергә тотыныгыз.
— Кайда салырга?
— Ә син сизмәдеңме?
— Әлбәттә, аңладым, боеручым! Әлбәттә, Бәркә ызанында, бары тик шунда! Әгәр безнең мәңге онытылмас Бату ханыбыз үз вакытында сәүдә юлларын өйрәнгән булса, ул Сарайны бары тик шунда тергезгән булыр иде.
— Син хаклы. Аның ир туганы Бәркә Яңа Сарайны шушы урында салдыра
ҮЗБӘК ХАН
15
башлаган, әмма күп нәрсәгә өлгермәгән, ә минем бабам Мәңгүтимер төзелешне ташлаган. Тыңлале, Котлыгъ Тимер, ничек матур яңгырый: Яңа Сарай — Сарай әл-Җәдид. Яңа калабызны нәкъ шулай атарбыз! Булды, хәл ителде! Яңа кала төзелеше турында уйларга өч көн вакыт бирәм. Мин дә уйлармын, һәм Яңа Сарай төзү хакында гына да түгел, безгә каланың Хәзәр диңгезенә Уралдан агып төшкән елга янында булуы шарт. Анысын Сарайчык дип атарбыз, Итилнең теге ягында Актүбәнең су башы янындагы Бәлҗәмин, Тартанлыны үзгәртеп төзергә кирәк булыр. Эшебез бик күп, бәкләр бәгем.
Кышны Бәркә ызанында чыктылар. Кыш буе яңа кала төзелеше турында фикерләштеләр, шулай да күп вакытларын хакимият төзелешендәге үзгәрешләр алды. Хәзер яңа зур булмаган хакимият төзелешендәге берәмлекләр — төмән башлыклары дип аталачак әмир вазифасына лаеклы кешеләрне җентекләп сайладылар. Бу эшкә чыңгызыйларны гына түгел, башкаларны да билгеләргә булдылар. Төп билгеләр шул: ханга бирелгәнлек һәм сугыша белүгә караганда эшне оештыра алу кебек эшлекле сыйфатлар булуы шарт.
Сиздерми генә яз да килеп җитте. Дала сызаларында кар ята әле. Төннәрен юк-юк дигәндә дә каты суыклар булып ала, йөз тирәсе атчабар исә Алтын Урда буйлап сибелде. Аларның букчаларында ханның үз Олыс бәкләренә җибәргән фәрманнары ята, аларда кала төзүчеләрне, кирпеч, балчык яндыру осталарын, төзүчеләрне һәм ярдәмче эшләргә дигән колларны кемгә, кайчан, күпме һәм кайсы вакытка Бәркә ызанына китереп җиткерергә тиешлеге күрсәтелгән иде. Өстәвенә китерелгән төзүчеләрне асрау тулысынча Олыс башлыкларының иңнәренә төшәчәк диелгән. Хан ялгызы гына яңа башкала төзергә тиеш түгел бит. Сарайга исә Үзбәк бару түгел, кереп чыгарга да теләмәде.
«Әйдә, минем өчен яман булган бу калада Чыңгызхан нәселенең хөсетлеләре бурсып ятсыннар. Андыйларга минем сарайда урын юк. Мин Сарай әл- Җәдидне Үргәнечтән дә, Хива белән Бохарадан да шәбрәк итеп төзиячәкмен. Императорлар, солтаннар һәм корольләр мине катып калган күчмәнгә санамасыннар. Мин, мәдәниятле утрак хаким, башкала нинди булырга тиешлеген күрсәтәчәкмен әле!» — дип уйлады Үзбәк хан.
Дала төрле төстәге кызалаклар белән капланды, кошлар, бала чыгарырга дип, ояларына утырды, агачлар яшеллеккә төренде. Итилнең өске ягыннан күбекләнеп язгы гөрләвекләр йөгерде. Төзелешкә дә ташкын кебек агылдылар. Беренчеләрдән булып, күрсәтмәдә язылганча, кытайлар килде. Урынны хан белән бергәләп карап чыктылар.
— Каланы елга буенча буйга егерме, киңлеккә дүрт чакрым итсәгез итегез, әмма ызан өстеннән даланы өскә күтәргән калкулыктан чыкмагыз, — дип киңәш бирде хан.
Хезмәт яратучы кытайлар көн-төн эшләделәр, алар ханның уен аңладылар
— каланың елга буена урнашуы су кытлыгын бетерүдә, бай йортларда пычрак суларны агызу мәсьәләсен хәл итүдә, фонтаннар өчен басымны көйләүдә җиңеллек тудырачак. Төзүчеләр үзләреннән алдарак кемнеңдер бик тырышканын күрделәр, һәм Бәркә хан вакытында ук авыл буйлап төзелгән каналларны ничек итеп киңәйтергә, үзгәртергә икәнен уйлап таптылар. Сарайны кайда урнаштырырга, бәкләр бәгенең утары кайда булачагына төшенделәр. Үзләренең ниятләре белән таныштырганда өлкән кытай хакимнән:
— Сез үзегезнең сараегызны кайда күрергә телисез, бөек ханыбыз? — дип сорады.
Үзбәк атын куалады, кытайлар аның артыннан иярделәр. Озак чабарга туры килмәде.
— Менә монда, — дип күрсәтте хан, — яр буйлап тут3 агачлары үсеп утырган елга култыгы белән күл арасында. 3 Яфракларын ефәк корты ашый торган көньяк агачы һәм шул агачның җимеше
АНАТОЛИЙ ЕГИН
16
Нәкъ менә шул җирдә Бәркә хан белән Толуй атлы улының кечерәк ташландык сарайлары тора иде.
— Тик бу корылмаларны тәртипкә китерергә, киңәйтергә һәм нигезләрен ныгытырга кирәк. Сезнең биналар өчен, әй бөек ханыбыз, алар җитәрлек дәрәҗәдә нык түгел, — дип фикерен белдерде кытай архитекторы.
— Ханнар осталарның эшенә катышмый. Алар осталарны йә бүләкли, йә җәзалап үтерә. Эшләгез!
Үзбәк төзүчеләргә шәхси кирәк-яраклары өчен акча түләргә әмер бирде. Ул кул астындагыларны узындырырга күнекмәгән иде, әмма, ничек түлисең, шулай эшлиләр дигәннән чыгып, кәефләрен дә кырырга теләмәде.
— Йортыңны минеке белән янәшә төзергә рөхсәт итәм, — диде хан бәкләр бәгенә. — Оештыр да мине куып җит.
Үзбәк, атына атланды да, күлне әйләнеп, мул сулы дала елгасы — Көлгетнең тамагына чапты. Хан кулларына таянып, күлдән су эчте. Дала күлләренә хас булганча, аның суы тозлы түгел иде. Ул су эчкәндә, яр буена саңакларын ялкау гына кыймылдатып зур балык йөзеп килде. Үзбәкнең ширвәншаһ ишегалдындагы сулык исенә төште, анда нинди генә төсле балыклар юк иде: сарылары, кызыллары, яшькелтләре. Ат аягы тавышы ишетелде, хан ир туганына борылып, бармагын авызына куйды һәм:
— Карале, нинди могҗиза. Күрәсеңме? Уйла, зирәк бәкләр бәгем, һәм шулай ит: бу сулыкта балык бетмәсен. Гадиләре түгел, төрле төстәгеләре дә булсын.
Кала салуга әзерлек эшләре бөтен көченә барды. Кирпеч сугу өчен балчык чыгару урыннары ачыкланды. Известь сүндерү өчен сыешлыклар корыла башлады. Каналлар торгызылды, алар булачак шәһәргә Актүбәдән су алып килергә тиешләр иде. Хан төзелеш эшләре барышын күзәтергә төпле бер әмирне (гарәпләргә охшатып, түрәләрне шулай атарга күнектеләр) билгеләп, үзе Бәркә ызаныннан дала буйлап төньякка таба утыз чакрымнар тирәсе күченде. Күчмә тукталышта тынычлыкта һәм тынлыкта бәкләр бәге, Мөхәммәд хаҗи һәм тагын үзенә якынрак торган ике кеше белән бергә Үзбәк эчке һәм тышкы сәясәт турында фикер алышуга күчте.
Иң беренче итеп алар Урданы җитмеш төмәнгә бүлделәр, дүртәр Олыс билгеләделәр. Шулай итеп өч баскычлы идарә барлыкка килде: хан һәм аның ставкасы, Олыс бәге, төмән әмире. Өч Олыска чыңгызыйларны — Үзбәкнең якын туганнарын утырттылар. Урыс Олысы белән җитәкчелек итүне, хакимнең нык күзәтүе астында, Бөек кенәзгә тапшырдылар.
Әмирлеккә каралган җитмеш кешене хан белән очрашуга чакырдылар. Булачак башлыклар арасында хәрби җитәкчеләр дә, тәҗрибәле түрәләр һәм бай гаиләләрдән чыккан акыллы кешеләр дә бар иде. Иң мөһиме, аларның туганнары арасында сатлыклар һәм качып-күчеп йөрүчеләр юк иде.
Хан чатыр астындагы тәхеттә утырган җирдән, булачак әмирләргә күз йөгертеп алды. Хакимнең карашы кешеләрне үтәли тишеп чыкты, җанны бораулап, казып чыгаргандай итте. Болай да киеренке хәлдә торган халык Котлыгъ Тимернең тимер чыңына охшаган таләпчән тавышыннан куырылып килде:
— Безнең зирәк Үзбәк хан, Аллаһ аның гомерен озайтсын, кушуы буенча, мин сезгә башкаларның колагы ишетмәскә тиешле бик мөһим хәбәр ирештерергә тиешмен. Аны беркемгә әйтмәгез, кем әйтә — шул күрсәткән хезмәтләренә карамастан җәзага тартылачак.
Безнең ханыбыз, белемле һәм бай Шәрык мөселман дәүләтләреннән кайтыш булмасын өчен, үзенең ханлыгын үзгәртеп кору эшен башлый. Хан Алтын Урда белән җитәкчелек итү юлын алыштырды. Сез, монда җыелганнар, хакимнең уң һәм сул куллары булачаксыз. Бүгеннән сез — әмир, төмән башына куелачаксыз. Урданың сезгә ышанып тапшырылган төмәннәре белән җитәкчелек итәчәксез. Сезнең башлыгыгыз — кулы астында ике йөзләп төмәне булган Олыс бәге. Олыс бәге үзе бары тик ханга гына буйсыначак. Ханга бары тик ул гына Олыстагы хәлләр турында
ҮЗБӘК ХАН
17
яхшы һәм начар хәбәрләрне җиткерә алачак, бары тик Үзбәк хан гына аны ярлыкый яки җәзага тарта алачак. Сезгә, әмир вазифасы алганнарга, хөкемдар Олыс бәге булачак, әмма сез аның гадел булмаган гамәлләре турында ханга җиткерә аласыз. Олыс бәкләре итеп хан үзенең нәселеннән булган, ышанычлы һәм сыналган кешеләрне билгеләде.
Сезгә әмир дигән бөек вазифаны алганда аерым таләпләр куела. Беренчесе һәм иң мөһиме: син мөселман булырга тиешсең. Вазифа берничә көн көтеп торачак. Әгәр син башка Аллага табынасың һәм иманлы булырга җыенмыйсың икән, хәзер үк торып, бөек җыелыштан чыгып китәргә тиешсең. Ханның хәтере калмас. Соңыннан хыянәт иткәнче, хәзер дөресен әйтсәгез яхшырак булыр. Хыянәт өчен аяу булмаячак. Хәзер торып чыгып китүчеләр мондагыны сер итеп сакларга тиеш. Кем тарата, ул кешене табып, аңа җәза биреләчәк. Өч кеше ашыкмый гына берсе артыннан икенчесе торып басты. Берсе — Гүюк исемле чиста канлы монгол ханга башын иеп:
— Ачуланма, әй бөек ханым. Мин сатлыкҗан түгел, әмма суга батканда урыс кенәзе Дмитрий мине үлемнән алып калды. Мин аңа гыйсави булырга һәм улымны аның исеме белән атарга сүз бирдем. Мине Урыс иленә җибәр, бөек хан, анда сиңа тугрылыклы хезмәт итәрмен.
Үзбәккә хәрби җитәкченең сөйләве ошады, андыйлар сине сатарга сәләтле түгелләр.
— Тверьга Дмитрий янына кит һәм җиренә җиткереп хезмәт ит. Бу ике кешене дә үзең белән ал. Урыс — Урданың бер өлеше, тик шунысы бар: аны күз уңыннан ычкындырырга ярамый.
Өч монгол атларына сикереп менделәр дә китеп бардылар, алар артыннан тузан гына күтәрелеп калды. Үзбәкнең кыю һәм туры сүзлеләргә хөрмәте һәрвакыт зур иде.
Котлыгъ Тимер дәвам итте:
— Икенче шарт: ханга һәрчак һәм һәрнәрсәдә тугрылыклы хезмәт итәргә, чөнки диндәшләр туганнарын сата алмый. Хыянәт өчен — үлем җәзасы!
Өченче шарт: үз төмәнеңдә үз вакытында һәм тулаем ясак җыярга. Байлыкны яшереп калдырган өчен — җәза. Яхшы хезмәт өчен — бүләк. Хан, «гомереңне сат — намус ал», дигән васыять белән яши.
Дүртенче шарт: үз халкыгызны таламагыз, аны хәерчелеккә төшермәгез. Аларга байлыкларын арттырырга ярдәм итегез, шул чакта сез алардан күпне өмет итә аласыз. Ярлылардан бернәрсә дә алмагыз, хәерче кеше усал һәм куркыныч та була ала. Усал һәм хәерче кешеләр күп булу — бу афәт. Шуңа кешеләр өстеннән хөкемегез гадел булсын, мәчетләр торгызыгыз, намаз адәмнең җанын тынычландыра. Үзегез дә догалар укыгыз, чын иманлы кешеләр булыгыз һәм Аллаһ сезне беркайчан ташламас, хан бүләкләргә күмәр.
Бишенче шарт: башка диндәгеләрне кысмагыз, аларның динен хөрмәт итегез, шул чакта Аллаһ аларны тәртипкә чакырыр һәм алар ханыбызга тугры хезмәт итәрләр. Әмма белемле, укымышлы муллалар сайларга тырышыгыз, аларга халыкны дингә басым ясамый, гауга-талашсыз юл белән әкренләп китерергә мөмкинлек бирегез.
Бүген дә һәм мәңге шулай булсын. Кодрәтле һәм гадел Аллаһка дан!
Ә хәзер бөек һәм гадел ханыбыз сезне кичке аш табынына һәм үзе белән бергә төнге догаларны укып, кодрәтле һәм мәрхәмәтле Аллаһтан бергәләп гөнаһларыбыздан арындыруны һәм ниятләребезне башкаруда ярдәмен сорарга чакыра. Иртәгә иртән һәммәгез дә элеккеге хезмәтегезне дәвам итәргә кузгалырсыз һәм әмир вазифасына билгеләнү өчен чакыртып алганны көтәрсез.
Үзбәк үзгәртеп коруларны ашыкмый гына башлап җибәрде. Ханның яңалыклар кертүе аның исемле кардәшләренең кайберләренә ошап бетмәде. Төмәннәрнең берсендә әмир булып Гайсатай исемле тырыш монгол хезмәт итте. Әмма Җучиның турыдан-туры нәсел дәвамчылары аны санга сукмадылар һәм элеккечә табышларыннан казнага акча кертмәделәр, өстәвенә төмән кешеләренең язмышы белән идарә итмәк булдылар. Фарсы сәүдәгәрләреннән берсе сәүдә итү өчен
АНАТОЛИЙ ЕГИН
18
түләнергә тиешле акчаны чыңгызыйның үзенә бирергә дигән таләбен үтәми. Ул акчаны хан фәрманында язылганча казнага кертә. Моның өчен элеккеге тулы хакимлеккә ия хуҗалар сәүдәгәргә үлем җәзасы бирәләр. Гайсатай моны оятсызлык дип атады һәм ханның ике ерак туганын кыйнарга боерды, аннары бу турыда ханга җиткерде.
Хан бу төмәнгә үзе килде.
— Мин сезгә үлем җәзасы бирмим, сез үлемгә лаек түгел! Сез коллыкка лаек. Әмир Гайсатай кайчан сезне кичерә, шуңарчы аның коллары буласыз. Әгәр кемдер сезне коллыктан коткарырга маташса, үлем җәзасы бирәчәкмен һәм бөтен тамырыгызны корытачакмын. Сез ата-бабаларыбызның исеменә тап төшердегез, чөнки Чыңгызханның һәр варисының бурычы — үзенең дәүләтенә файда китерү. Ә сез зыян саласыз. Хәзер менә суалчаннар кебек тирестә актарыныгыз, бәлки акылыгызга килерсез.
***
Алтын Урданың аңа якын илләр арасында абруе зур иде. Күршеләре, яу чыгуларыннан куркып, аның хакимнәренең ачуын чыгармаска тырышты. Үзбәктән элгәреләр тагын да ераграк һәм көчлерәк дәүләтләр белән дә әйбәт мөнәсәбәттә булганнар. Үзбәк хан да бу гадәтләрне саклады. Кемгәдер яу чабарга теләмәгән һәм яратмаган хан Ән-Надыйр Мөхәммәдкә үз илендә үзгәртеп корулар алып баруы, кешеләрен дингә тартуы турында хат язды, ныклы дуслык, туганлашырга тәкъдим итте. Мисыр солтаны тәкъдимне кабул итеп алды һәм яучылар өчен илчеләр җибәрде. Үзбәк хатынлыкка үзенең җияне4 Толынбайны күрсәтте, тик бик зур калым сорады, илчеләргә, солтаннарын оятка калдырмас өчен, хәтта урындагы сәүдәгәрләрдән акча алып торырга туры килде.
4 Хатын ягыннан туганнар (племянник-племянницаларга шулай әйтү бар — тәрҗемәче)
АНАТОЛИЙ ЕГИН
Ән-Надыйр Мөхәммәд Толынбайга өйләнде, әмма күп тә үтми, сәбәбен аңлатып тормыйча, аннан баш тартты. Әллә ханның калым белән кыланышы ошамадымы, әллә инде кызның үз-үзен тотышы бәйләнчек солтанның холкына туры килмәдеме, ул аны ниндидер әмиргә бүләк итте.
Үзбәк Ән-Надыйр Мөхәммәдтән кызларының берсен үзенә хатынлыкка сорады. Әмма тегесе, кызларым яшь, кияүгә чыгарга иртә дигән булып, каршы килде.
Алтын Урданың ханы гарьләнсә дә, солтан белән ызгышып тормады, аның дошманына әйләнергә теләмәде.
Аллаһ сакласын, Ән-Надыйр Мөхәммәд Иран илханы белән килешү төзесә, авыр һәм канкойгыч сугыш башланачагын көт тә тор, димәк, барлык үзгәртеп корулар да тәмам дигән сүз. Хан бу ачы җиңелүне сүзсез генә уздырып җибәрсә дә, ачуы басылмады, берсүзсүз буйсынырга тиеш дигәнгә күнеккән хаким тынычлыгын югалтты. Кичтән Ләйләнең тырышуы да бушка булды, төнлә хан күзен дә йоммады.
Таң атты. Тәгәрәп якты кояш чыкты. Кошлар, бар көчләренә чыркылдашып, үлән өсләренә төшкән чыкта коендылар. Бар да нурлы иртәгә карап сөенеште, бары Үзбәкнең күңелендә генә буран улады. Ул Котлыгъ Тимерне чакыртты.
— Ауга барырга телим, сугышчыларга кыр кәҗәләре көтүен текә калкулыкка куарга боер. Син дә минем белән барырсың.
Хан белән бәкләр бәге иярдә килеш офыкны күзәттеләр. Кинәт анда, җирән болытка төренеп, нәрсәләрдер селкенде. Бераздан коңгырт ташкын бар аралыкны тутырды. Биш меңләп кыр кәҗәсе бик зур тизлек белән, дала буйлап чапты.
— Артларыннан куып җит тә әйт, өч чакрым тирәсе әйләнсеннәр дә кайтсыннар.
Көтү кире борылды һәм Үзбәккә орынып диярлек узды, хан кәҗәләрнең борын тишекләрен киң ачып сулыш алганнарына кадәр күрде. Даланың бөтерелеп өскә күтәрелгән кызгылт-көрән тузаны әкренләп кире үз урынына ятарга да өлгермәде, ерак түгел тагын тузан болыты кузгалды. Йөзләгән сугышчы куалаган кыр кәҗәләре кире әйләнеп килделәр, аларның тизлекләре кимегән, хайваннар арган иде. Хан атын каулады һәм кыр кәҗәләре күп булган урынга кереп, кылычы белән уңга һәм сулга селтәнде. Хайваннар егылды, алар өстенә башкалары килеп ауды. Үзбәк селтәнде дә селтәнде, җир өстеннән күбекләнеп кан акты... Ниһаять, көтү берничә өлешкә таркалып төрле якларга томырылды. Үзбәк кәефсез генә калкулык кырыена килде:
— Менә шулай барысын да кырам, хайваннар кебек куып ардырам да тураклыйм!
Котлыгъ Тимер сүзнең кем турында барганына төшенде, әмма дәшмәде.
Атлар ашыкмый гына ир туганнарны күчмә тукталышка илттеләр.
— Иртәнге ашка вакыт түгелме? — дип сорады хан.
— Вакыт. Һәм эшкә тотынырга да, — дип тәкъдим ясады бәкләр бәге хакимгә.
Эшләр турында ашаганда сөйләштеләр.
— Ханым, митрополит Пётр, Кастантиниягә Православие чиркәве патриархы янына барырга җыена икән, дигән хәбәр җиткерделәр. Рөхсәт сорый икән.
Үзбәк дәшмәде, бик тырышып ит чәйнәвен дәвам итте һәм аны бия сөте салып ясалган чәй белән йотып куйды. Котлыгъ Тимер, хан аның үтенечен колак артыннан уздырып җибәрде ахры, дип уйлады һәм башка сорау биреп тормаска булды. Шунда ук кайнап торган казаннан зур кисәк бәрән ите чыгарды 20
АНАТОЛИЙ ЕГИН
20
да аның йомшак җиренә таза, нык тешләрен батырды һәм үткен пычак белән ирене яныннан җиңел генә кисеп төшерде.
— Кастантиниягә дисең инде? — Үзбәк кайтарып сорады. — Барсын, тик безнең аша. Митрополит Пётр башка руханилар кебек, акыллы, хәйләкәр. Минем хатымны император Андроник II гә илтеп тапшырыр, алар ничек яши — карасын, күрсен, безнең бүләкләрне биреп сөендерсен һәм кире кайтканда тагын безгә керсен. Без аннан барысы турында белербез. Митрополитка алтын байса5 бир һәм аның башыннан бер бөртек чәче коелмасын. Андый күзәтчеләр безгә бик кирәк.
***
Ханның яраннары Яңа Сарайга якынлашты. Бераздан калкулык буйлап иренеп кенә агып яткан дала елгасы Сарайчык янына килделәр. Аның суы искиткеч тәмле һәм салкын иде. Үзләре дә эчте, атларын да эчерделәр һәм шунда кинәт сандугач сайравы ишетелде.
— Нинди кош бу, бик матур сайрый? — дип сорады Үзбәк.
Гаҗәпкә калган ханны озатып йөрүчеләр, аптырап, җилкәләрен сикертте.
— Сүз әйтергә рөхсәт итче, бөек хан. — Тавыш иясе ханны саклаучыларның берсе иде.
— Әйт.
— Бу — сандугач. Алар бик күп, тик менә көзен сайрамый ул сандугачлар.
Яңа каланы әйләндереп алган калку җиргә менделәр һәм дала өстеннән күтәрелгән төтенгә таба киттеләр. Кирпеч яндыру миче янында кайнашкан эшчеләр, ханны күрү белән йөзләре белән җиргә капландылар.
— Өлкән оста, тор һәм ханга монда ни белән шөгыльләнүегез турында сөйләп бир, — дип боерды төзелеп яткан Яңа Сарайның әмире Түлә-Буга.
Кытай остасы тезенә төшеп:
— Әй, бөек хан, Аллаһ сиңа озын гомер бирсен, без монда кирпеч ясыйбыз. Менә монда балчык казыйбыз, аны изәбез, калыплыйбыз, аннары кояшта киптерәбез һәм кирпеч әзер була, әмма гасырлар буена чыдасын, нык булсын өчен без аны уттай кызган мичтә яндырабыз.
Үзбәк берни дәшми-нитми эш барышын күзәтте һәм канәгать калды.
— Ә сездә сандугачлар мичтә сайрыймы? — дип көлемсерәде хан.
— Җәзаларга кушма, бөек хан. Минем укучым сайрый. Балчыктан сыбызгы ясый да барыбызның да күңелен күтәрә.
— Шәкертеңне күрсәт әле.
Егерме яшьләр тирәсендәге аксыл чәчле егет башын күтәрде, аның зәңгәр күзе елмая иде. Ул сүзсез генә кесәсеннән балчык кош алды, эченә су тутырды һәм, тынын өреп, сандугач тавышы чыгарды.
Үзбәкнең кәефе килде:
— Әйдәле, тагын! Моннан башка тагын нәрсә ясыйсың, күрсәт.
Егет кесәсеннән берничә курчак алды һәм ханга сузды:
— Мәгез, ханым, балаларыңны уенчыклар белән куандыр.
Үзбәк курчакларны карады да елмайды:
— Ә кирпеч эшли беләме ул? — дип, кытай остасына борылды.
— Аның бар нәрсәгә кулы ята. Алладан бирелгән.
Хан билбау астыннан күн акча савыты тартып чыгарды:
— Тот, син ханны шатландырдың!
Аннары Яңа Сарайның әмиренә борылып әмер бирде: 5 Алтын Урдада соңрак татар ханлыкларында саклау һәм вәкаләт кәгазенә тиң булган тамга. Хан идарәсе байса белән, дәүләттә каршылыксыз хәрәкәт итәргә хокук биргән.
ҮЗБӘК ХАН
21
— Аның өчен яңа мич төзергә, әйдә, кирпеч кенә түгел, балалар уенчыклары да ясасын. Кара, төзелештә күпме халык мәш килә, күбесенең, мөгаен, балалары бардыр. Күбрәк тудырырга кирәк, балалардан менә дигән сугышчылар һәм осталар чыга. Бу уенчыклар исә аларны да, өлкәннәрне дә сөендерер.
Хакимнең очлы күзеннән бернәрсә дә читтә калмады.
Төзелештә эшчеләр хисапсыз күп, төзү мәйданы егерме чакрым озынлыкта сузылган иде. Нигездә каналлар төзелде, аларның ярлары бик җентекләп балчык белән дыңгычланды, өстенә салыначак юллар өчен акташ җәелде.
Сарай төзелешен карадылар. Нык итеп салынган нигезгә дивар өя башлаганнар. Үзбәкнең күңеле җырлады. Ул дөньяда тиңе булмаган кала торгызыр!
Төнгә Яңа Сарайда калдылар. Үзбәк бик озак әйләнгәләп ятты, йокымсырап киткән иде — кабат уянды. Гөмбәздәге тишеккә карады, ә аннан, күктән, йолдызлар ханга күз кыстылар.
— Йолдызларда ниләр бар икән? Мөгаен, Аллаһның оҗмах бакчаларыдыр. Анда минем атам, анам. Алар уллары турында ни уйлый икән? Хыяллары тормышка ашканын — улларының хан булганын беләләр микән?
Бәлки миңа үз дигәнемә ирешергә кирәк булмагандыр? Олыс бәге булып калып, гыйлем белән шөгыльләнергә иде? Авыр бу йөк — хакимият: йоклыйсы килә, ә күз йомылмый, — дип, төнге тынлыкка, даладагы кыштырдаган, эт өргән тавышларга колак салып, үз алдына уйланып ятты Үзбәк. Кырын ятып карады һәм Котлыгъ Тимернең дә боргалануын сизде.
— Йоклап булмыймы, вәзирем?
— Әйе, никтер йокы алмый, Бөек хан.
— Уйларың белән уртаклаш, туганым.
— Иртән әйтергә җыенган идем. Инде йокламыйбыз икән, әйтәм. Юрий Данилович Московский Урдага килергә рөхсәт сорады.
— Ни тели икән ул тынгысыз хәйләкәр? Җирләре азмы? Хәзер Бөек кенәз Михаил белән кабат ачуланышкан дип әйтерсең.
— Аларның низаглашудан туктаганнары да юк. Нәни балалар курчак бүлешә алмаган кебек, болар да Новгородны бүлешә алмый. Михаил Новгородны Юрийның абыйсы Афанасийдан тартып алган, ә тегесе биш мең гривенны шунда ук, аннары дүрт ел эчендә Бөек кенәзгә тагын унике мең көмеш белән түләп, каланы кире кайтармакчы була. Шундый шартлар белән Михаил килешү төзегән, ләкин үзенең башлыкларын Новгородта калдырган.
— Менә кайдан миңа Бөек кенәз әйбәт ясак түли икән! Акыллы! Афәрин! Ә син, минем изге күңелле бәкләр бәгем, баскаклар6, баскаклар дисең. Барысын да куарга кирәк, шайтан алгыры. Уйла бу турыда, акыллы вәзирем.
— Һичшиксез уйлаячакмын, ханым, тик мин сүземне дәвам итәр идем.
— Дәвам ит.
— Новгородлылар Михаилның эшләре белән канәгать калмаганнар, ханым. Бөек кенәз илчелекне кулга төшерде дип, сиңа шикаять белән килергә уйлаганнар. Бу турыда белгәч, Новгородта яшәүчеләр Михаил Ярославовичның башлыкларын куганнар. Менә шулай итеп, Юрий абыйсын һәм новгородлыларны яклауны сорап безгә килергә җыена.
— Килсен, сөйләшербез, уйлашырбыз. Бәлки, чыннан да, Бөек кенәз югары оча башлагандыр?
1316 — 1317 еллар кышын Юрий Данилович Урдада уздырды, Яңа Сарайдан Актүбә буйлап ун чакрым тирәсе өстә, камыш куе булып үскән елга буенда, үзенә тирмә корды. Кышларын уйсу ярга бик күп кабаннар килде, шунлыктан Мәскәүдән кенәзгә хезмәт күрсәтер өчен алып килгән йөзләгән кешене туйдыру кыенлык тудырмады. Сугышчылар һәм хезмәтчеләр балык тоттылар, Актүбә белән Итил
6 Алтын Урда ханының биләмә өлкәләрдәге урынбасары; ханга ясак җыючы отряд башлыгы
АНАТОЛИЙ ЕГИН
22
арасындагы урманнарда күпләп үрчегән коралай7, болан, куян, кыргавыл8 кебек киек кош-корт, хайваннар ауладылар.
Язга таба кенәз үзе янына тарлауга Урда аксөякләрен чакыра башлады. Өстәлләр муллыктан сыгылып торды, сыра белән ачы бал елга урынына акты, өстәвенә киткәндә һәр кунакка көмештән ясалган һәйбәт бүләкләр бирделәр. Юрийның бай мәҗлесләре турындагы имеш-мимешләр хан колагына да барып иреште, хан кенәздә кунакта булу теләге барлыгын белдерде. Күптәннән Юрийның яшерен тарафдары булган Котлыгъ Тимер шунда ук хакимнең теләген кенәзгә җиткерде. Мәскәү хәйләкәре вакытны сузып тормый Үзбәк янына килде һәм түбәнчелек белән, үзенең тыйнак кына сыеныр урынын карап чыгуын үтенде.
Уйсу ярга көн уртасында килеп җиттеләр. Үзбәк кенәзнең өлгерлегенә хәйран калды, ярдан ерак түгел тау астында урнашкан кенәз тирмәсен төтеннәре күккә үрләгән дистәләгән нык агач ызбалар әйләндереп алган иде. Жыйнак кына кәшәнә утыра. Аз гына ерактарак амбарлар, кәнүшни, мал-туар өчен араннар тезелеп киткән. Болар бар да берничә ай эчендә үсеп чыккан иде.
Юрий ханны басу капкасы янында тезенә төшеп каршы алды. Кеш тиресеннән тегелгән башлыклы, өрфия мамык яулыкларга уранган ике гүзәл кыз, йола буенча, Үзбәккә ипи-тоз тапшырдылар. Аннары куас һәм ачы баллары белән мунча көтә иде. Бөек ханны шул ук ике чибәркәй чабындырды. Себеркеләр ашыкмый назлап кына парны тәнгә йөгертте, ә кызларның йомшак куллары ханны акылдан яздырды һәм дәртле ирлек көчен уятты. Хан мул күкрәклесен кочаклап алды һәм алар бергәләп җиңел пар белән каядыр югарыга таба очтылар.
Мунча алдындагы киң сәкедә күңелне күтәрә торган ачы бал капкалап ятканда, бөек хан тәненең бушанып, җиңеләеп калганын тойды. Соңрак зур сый мәҗлесе булды. Ханга бигрәк тә ит белән суганнан пешерелгән бөккәннәр ошады, ул бик рәхәтләнеп элек яратып бетермәгән балык бөккәннәрен дә ашады.
Ахырдан кенәзнең гөсләгә кушылып бик оста итеп әкиятләр, дастаннар сөйләве искиткеч булды. Төн уртасына кадәр утырдылар. Берәү дә Урдадагы хәлләр, бигрәк тә урыс кенәзлекләре арасындагы ызгыш-талашлар турында тел тибрәтмәде. Үзбәк беравыкка үзенең хан булуы турында онытты, Борчак патша турындагы әкиятне сөйләгәндә малай-шалай кебек рәхәтләнеп кычкырып көлде.
Хан да, кенәз дә очрашудан канәгать калдылар. Бар кешедән бигрәк Юрийдан мул бүләк тамган Котлыгъ Тимер шатланды. Шул көннәрдә бәкләр бәгенең башына бик яхшы фикер килде: «Әгәр Үзбәкне Мәскәү кенәзенә якынрак бәйләп куйсаң, ул аны Бөек кенәз итәргә мөмкин бит. Тик менә ничек бәйләргә? — дип баш ватты зирәк вәзир. — Нишләп әле Үзбәкнең кыз булып озак утырган сеңлесе Кончакны аңа кияүгә бирмәскә?»
Юрий Котлыгъ Тимернең тәкъдимен сөенеп кабул итте һәм, атчабарларын Мәскәүгә зур калым алып килергә җибәреп, үзе ханнан рәсми рәвештә кабул итүен үтенде.
Бәкләр бәге ханына Юрий Даниловичның уй-ниятләрен җиткерде. Үзбәк моны көтмәгән иде — уйга калды.
«Кончакка озакламый егерме алты тула, анасы Зарифа күптән инде Аллаһның оҗмах бакчасында. Сеңлесе соңгы вакытларда аларда яшәде, аңа туры килә торган кияү табылмады, начар нәселгә бирәсе килмәде, югыйсә
7 Кыр кәҗәсе
8 Тавыксыманнар отрядыннан чуар йон белән капланган эре кош
АНАТОЛИЙ ЕГИН
кәләш матурлык өләшкәндә артта калмаган, холкы да басынкы, әйе, утырып калуы бар. Юрий борынгы кенәз нәселеннән, Кончак өчен лаеклы пар. Кеше буларак та начар түгел. Ризалык бирергә кирәк». Үзбәк йөрәге, күңеле белән бу кушылуның күбрәк сәяси мәгънәгә ия булуын аңлый, әмма бернинди начарлык күрми, үзе дә бит митрополит Пётрдан Византия тәхете варисының кызлары турында белешергә кушкан иде.
Хан бик кыйммәт калым алды. Туй патшаларча бик купшы булды. Хан туй хакына саранланып тормады, киявенә урыс иленең бөек кенәзе ярлыгын тапшырды һәм кенәзгә буйсынган җирләрдә баскаклыкны юкка чыгарырга дигән фәрман бирде. Юрий Даниловичның туйда эше юк, ул күңеленнән явыз дошманы Михаил Ярославовичны җиңүне бәйрәм итте. Яңа гына пешеп чыккан Бөек кенәз ширбәт аен Урдада уздырды, ул һәр йортта көтеп алынган кунак булды.
***
Көз табигатьне алтынга манды, менә-менә суыклар башланыр вакыт җитте, Юрий Данилович өенә кайтырга җыенды. Бөек кенәзлек тәхетенә утырасы, Владимирга күченәсе бар иде.
Михаил Ярославовичның ансат кына Бөек кенәз урынын калдырмасын аңлаган Котлыгъ Тимер Үзбәкне Юрий белән бергә әмир Каугадыя җитәкчелегендә утыз мең урда сугышчысын җибәреп, урыстагы бар халыкка өйләрендә кем хуҗа икәнен күрсәтергә кирәклегенә үгетләде.
Михаил чыннан да килешергә теләмәде. «Теләсә кем булсын, тик башыннан алып аягына кадәр үзен сөяр Юрий гына түгел, — дип чәпчеде ул. — Ул кабахәт урыс кенәзлекләрен тәмам сыгачак».
Михаил Ярославович ханның үзен кичермәсен аңласа да, кенәзлекне орышсыз гына бирергә теләмәде. Ул гаскәрен Кострома каласына каршы Итилнең уң як ярына туплады. Әмма елганы кичеп чыгарга җыенмады. Утыз мең сайлап алынган көчле сугышчылар белән бәрелешкә керү, әлбәттә, үлемгә тиң булыр иде, ә менә каршы тору — анысы икенче мәсьәлә. Ике атналап торганнан соң, кенәз дружиналарын Тверь ягына алып килде һәм каршы торырга әзерләнде. Кенәзлекнең башкаласыннан кырык чакрымнар тирәсе Бортенев авылы янында әле катарга өлгермәгән җирдә очлы агач казыклар кактылар һәм беренче кар сибәләп аларны күздән яшерде.
Каршы як декабрь башына килеп җитте һәм шунда ук һөҗүм башлады. Тәҗрибәле җайдакларның күп меңләгән ташкыны дошманына ташланды. Әмма көтелмәгән хәл килеп чыкты: Юрий белән Каугадыя күз алдында атлар егыла башлады. Тверьлылар, гайрәтләнеп, поскыннан атылып чыктылар һәм ат өстендә генә сугышырга өйрәнгән һәм хәзер җәяүлегә калган сугышчыларны бик тиз кырдылар. Хан гаскәренең калдыклары артыннан куа киттеләр. Юрий Даниловичның ир туганы Борисны һәм Юрийның хатыны Кончакны әсирлеккә төшерделәр. Әсирләрне Тверьга китереп, тверь кенәзләренең берсенең йортына урнаштырдылар. Юрий, эзәрлекләүдән котылып, Новгородка качты һәм урыс җирләренең бөек кенәзе булуыннан файдаланып, Михаилга каршы гаскәр туплады. Новгородлылар бик шатланып үзләре күралмаган тверь кенәзе һәм тверьлыларга каршы барырга ризалык бирделәр. Алар Итил буендагы шәһәрне камап алдылар һәм сугышка керергә әзер иделәр. Ләкин кенәз Юрий һөҗүм башларга әмер бирмәде, чөнки ул Михаил белән яуда тартышудан мәгънә юклыгын аңлады. Мәкер-хәйлә белән алырга була.
Мәскәү кенәзе кирәк кешене табып, аны саранланып тормый сатып алды һәм Тверьгә үтеп кереп, яраткан хатынына хат белән бүләк тапшырырга кушты . Кечерәк 24
АНАТОЛИЙ ЕГИН
24
кенә букчага бик көчле агу сеңдерелгән тәмле күмәчләр һәм бөккәннәр салынган иде. Кончак, сөйгәненең бүген-иртәгә коткарачагына ышанып, шатлыгыннан елап җибәрде. Хатны укыгач, Юрий кушканча, мичтә яндырды, тәрәзә янына утырып, канәгатьлек белән бөккәннән авыз итте. Икенчесен инде ашарга өлгермәде.
Хатынының үлеме турында Бөек кенәз бер көннән соң белде, урыс җирендә имеш-мимешләр бик тиз тарала иде.
Кайгыга төшкән Мәскәү кенәзе яшь тулы күзе белән новгородлыларга үзен дошманга каршы һөҗүмгә күтәрерлек көче югын әйтте, кичерүләрен сорады.
Яраткан хатынының үлеме аны аяктан екты.
— Без тиздән аларга икенче төрле җәза бирербез. Бернинди гаебе булмаган хатын-кызларны агулап үтерүче ерткычның озак яшисе калмады, — дип Юрий үзенең хөкемен чыгарды һәм Каугадыя белән Урдага юнәлде.
Үзбәк тәмам ярсыды, ул Каугадыяны җәзаларга теләде, әмма Котлыгъ Тимер аны бу фикереннән кире кайтарды.
— Ашыкма, ханым. Әмирне җәзаларга өлгерерсең.
Хан килеште, әмма җаны эремәде, ярты айлап, сеңлесе өчен кайгырып һәм Михаил Ярославовичның мәкерлелегенә нәфрәтләнеп, йөзе кара көеп йөрде.
— Ул шакалны минем янга китерегез! Минем янга! Теләми икән, шунда ук башын кисеп алыгыз һәм барлык урыс кенәзлекләре буйлап сабак өчен күрсәтеп чыгыгыз.
Кенәз Михаил Ярославович Урдага үзе килде, ул әле Үзбәкнең аны аңлавына, Кончакны башка берәү агулаганын исбатлап күрсәтә алырына ышана иде.
Итилнең аскы агымында язын даланың яшәргән мәле, аллы-гөлле чәчкәләрдән бөркелгән хуш исләр бергә кушыла да һавага тарала, күкрәк тутырып сулыйсы килә. Кошларның матур итеп сайравы, дала өстеннән берөзлексез чыркылдашып очып йөрүләре колак һәм күзне иркәли. Бөтен тирә-юнь кешегә: күр, тормыш шундый гүзәл, яшә, шатлан дип әйтә шикелле! Тик Михаил Тверскийның күзенә берни күренмәде. Аның белән беркем аралашмады. Аннан хәтта кайчандыр үзе дус санаган, зур бүләкләр белән сөендергән нойоннары да читләштеләр. Очрашу турындагы үтенечләренә Котлыгъ Тимер җавап бирмәде, ханга эләгү өчен башка төрле юл юк иде.
Үзбәк бу вакытка бераз суынган иде инде һәм Михаилны үзе хөкем итмәскә булды, аның күңелендә ниндидер шикләнү бар иде, торган саен, монда ниндидер мәкер барлыгын йөрәге белән тоеп, Юрийдан күңеле кайтканнан кайта барды. Берникадәр уйланганнан соң, хан иң яхшылардан саналган ун әмирен җыярга боерды, алар каршында үзе нотык сөйләде.
— Сез барыгыз да минем ышанычлы хезмәтчеләрем, үз җирләрегездә үрнәк башлыклар, кешеләрнең ни-нәрсәгә мохтаҗлыгы һәм аларның теләкләре белән таныш. Сез ханыгыз һәм дәүләт өчен ясакны ничек җыярга кирәклеген беләсез. Ике кеше арасындагы бәхәсне хәл итә аласыз, гаепсезне акларга һәм канун бозганын хөкем итәргә акылыгыз җитәр. Шулай итеп, ике урыс кенәзе — Юрий Московский һәм Михаил Тверскийга хөкем карары чыгарыгыз. Сез ничек әйтәсез — шулай булыр. Кемне гаепсез дип тапканын ярлыкармын, гаеплесенә җәза бирермен. Бөек һәм зирәк, барын да белүче һәм мәрхәмәтле Аллаһ сезнең белән булсын.
Әмирләр үзләренә нинди җаваплылык төшкәнен аңладылар һәм ялгышлык җибәрүдән курыктылар. Нишләргә? Билгеле инде, бәкләр бәге янына киңәшкә юнәлделәр.
Котлыгъ Тимернең ханнан башка беркайчан, беркемгә турыдан-туры әйткәне булмады.
— Сезгә нишләргә кирәген мин үзем дә белмим. Хан хөкем итәргә сезгә кушкан, шулай булгач үтәгез. Тик кенәз Михаилның алманнар белән бергә безгә каршы
ҮЗБӘК ХАН
25
сөйләшүләр алып барганы турындагы хәбәрләрне ничек таратырга мөмкин? Әйтегез, хөрмәтлеләрем, сезнең берәрегез хәтта яшертен генә булса да хан илчесенә каршы көрәшә аламы? Ә кенәз Тверский ачыктан-ачык Каугадыяга гына түгел, хан илчесенә, хакимнең киявенә дә каршы һөҗүмгә барды. Сез хөкем иткәндә кенәз Юрийны тыңлагыз. Аның дошманы Урдага күпме ясакны китереп җиткермәве турында әйтеп бирер. Мин сезгә киңәшче түгел, үзегез хөкем итегез. Хан бит сезгә кушты, сез ничек әйтәсез, ул шулай эшләр.
Хөкем тиз генә булмады, әмирләр бик озаклап барысын да бизмәнгә салып үлчәделәр, тик барыбер Михаил Ярославовичны гаепле дип таптылар. Аңа агач богау салдылар. Берәр ай тирәсе сакчылар аны мыскыл иттеләр, ярым ач тоттылар, кыйнадылар. Әмма бу җирдә бер нәрсә дә: шатлык та, кайгы да мәңгелек була алмый. Бер төнне Юрий белән Каугадыя кешеләре килеп, Тверь кенәзен үтерделәр.
Үзбәк аның мәетен Тверьга алып китәргә рөхсәт бирде. Ул әле дә дөрес эшләвенә шикләнә иде. Юрий Данилович үзеннән канәгать калып, урыс җиренә әйләнеп кайтты. Бөек кенәз урынына утырды, үзенең туганы Афанасийны Новгородка билгеләде һәм, иркенләп, Мәскәү кенәзлегенә кушарга теләгән Коломнага яу чабу нияте турында уйланырга кереште.
***
Яңа Сарай үскәннән-үсә барды. Әкрен генә яуган җәйге яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле, өйләр баш төртте. Каналлар буйлап кала аша су акты һәм техник хаҗәтләр өчен кулланылды, пычрак суларны үзе белән алып китеп Сарайчык тамагындагы зур буаларга бушатты, анда бар шакшы төпкә утырып, дала елгасының әкрен агымы буа өстендәге чистарган суны Актүбәгә алып китте. Калада тимерче алачыклары бик күп иде. Бик зур тимерче учакларына һава өрдереп, корыч эреттеләр. Менә дигән корал һәм сугыш киемнәре чүкеп ясадылар, осталар йорт кирәк-яраклары, металл бизәнү әйберләре эшләргә дә өлгерде. Пыяла өрүчеләр таң калдыргыч нәрсәләр иҗат итте. Бай йортларда төрле төстәге тәрәзәләр балкыды, бүлмәләрне вазалар, шәмдәлләр, мозаика, керамик савыт-саба бизәде. Төзүчеләр һәм бизәк төшерүчеләрнең дә эшләре мактауга лаек, алар биналарны Хәрәзм, Византия, Идел Болгары һәм Кавказ артының төрле нәфис үзенчәлекле алымнарын берләштереп, ачык-кызыл һәм карага алмашка яңа төсләр бирделәр. Йортларның аксыл-яшел, аксыл-зәңгәр диварлары күзләрне сөендерде.
Алтын Урда түрәләре үзләренең торакларын бизәр өчен акчаларын кызганмады. Кала яши, зур кәрван-сарайларга дөньяның бар читеннән сәүдәгәрләр агылды. Алар сату-алу әйберләре алып килеп кенә калмады, Яңа Сарай, андагы халык һәм аларның зирәк ханының данын еракларга таратты.
Үзбәк хан 1319-1320 еллар кышын яңа сараенда чыгарга карар кылды. Көзен аның күпсанлы гаиләсе үзләре өчен үтә зур урынга, бик әйбәт җылытылган бүлмә һәм залларга ияләнә башлады. Хан кызлары бала караучылар белән әйлән-бәйлән уйнады, сарай осталары ясаган балчык һәм агач уенчыклар белән мәш килде. Үсмерләр — Тәнбәк белән Җанбәк махсус залда кылыч сугышлары, көрәш оештырды. Зиннәтле яңа сарай җанланды, кыйммәтле фарсы келәмнәре һәм кытай ефәгенә төренде, анда тынычлык һәм татулык иде.
Үзбәк кенә борчулы йөрде. Хәрәзм белән Мисырдан ханны, аның тәхеткә утырыр алдыннан биргән вәгъдәләрен үтәмәүдә битәрләгән хатлар килде. Аның ислам динен кабул итүдә әкрен кыймылдавын гаепләгәннәр. Котлыгъ Тимер да исламлаштыруның әкренәюе турында ханга һәрвакыт әйтә килде. Тай-туглы исә ашыкмаска киңәш итте.
«Ник ашыкмаска? — дип уйлады Үзбәк. — Яңа Сарай төзелеше зур тизлек белән бара, анда инде өч мәчет ачылды. Минем кардәшләрем — чыңгызыйлар, менә кемнәр аяк чала. Алар — исламның төп дошманнары. Мин аларны үгетләп күндергән арада Мисыр солтаны белән Иран илханы берләшеп, ирексезләп ислам урнаштыра калсалар
АНАТОЛИЙ ЕГИН
26
— аяныч булыр. Юк! Үзем эшләсәм — яхшырак!»
Кичен Тай-туглы, Мисырдан килгән хатта нәрсә язулары белән кызыксынгач, ул аңа кычкырды:
— Син кайчан ирләр эшенә тыкшынудан туктыйсың?
Тай-туглы дәшмәде.
— Кайчан борыныңны һәр тишеккә тыгудан туктыйсың? Кайчан мине өйрәтүдән туктыйсың? Күз алдымнан югал, күрәсем дә килми сине.
Тай-туглы иренең ачуы чыкканда карышып торуда мәгънә юклыгын белә иде. Үз-үзеннән канәгать булмыйча, ул иренең йокы бүлмәсеннән чыгып, хәрәмгә юнәлде. Зирәк хатын ханнан диндәшләре нәрсә таләп иткәннәренә төшенде, күңелендәге бу давылдан соң аның ничек хәл итәсен белә иде.
Иртән хан Урданың иң абруйлы утыз кардәш-чыңгызыйны үз янына чакыртырга әмер бирде. Ике көннән алар күндәм генә килеп беттеләр. Үзбәк озаклап аларга исламның өстенлеге, дин аша дәүләтне ныгытырга кирәклеге турында сөйләде, мөселманнарның Аллаһка тугры булуларын, беркайчан да үзләренең хуҗаларына каршы фетнә күтәрмәячәкләрен әйтте. Хаким озаграк сөйләгән саен, җыелганнарның йөзе кара көя барды. Залда киеренкелек урнашты. Үзбәк кардәшләренә күз салды һәм алар арасында бер генә фикердәше дә булмавын аңлады. Бар да караңгы чырайлы иде. Хан үзенең озын нотыгын тәмамлагач, Бату хан нәселенең Үгәдәй атлы абруйлы кешесе торып, барысы өчен дә җавап бирде:
— Син бездән күндәмлек һәм буйсынучанлык көтә аласың, безнең нинди дин тотуыбызда исә синең ни эшең бар? Без ни өчен Чыңгызхан ясасыннан баш тартырга һәм гарәпләрнең диненә күчәргә тиеш?
Үзбәк андый җавап көтмәгән иде. Ул җыелганнар алдыннан әрле-бирле йөренеп, уйга батты, тыналышның озаккарак китүен чамалагач:
— Мине аңламадыгыз, ахры. Сезгә уйланыр өчен вакыт бирәм. Кайтыгыз һәм хәл итегез, — диде.
Туган-тумачалары сөйләшми генә сарайдан чыктылар. Үзбәк Котлыгъ Тимерне туктатты һәм каты гына боерды:
— Үгәдәй йортына кайтып җитмәскә тиеш.
Бәкләр бәгенә аңлатып торасы юк иде.
Икенче көнне ханга Үгәдәйның башын китереп күрсәттеләр. Хаким төкерде дә читкә атлады, аннары:
— Каугадыяны минем янга! — дип әмер бирде.
Ханның элеккеге ышанычлы кешесе тәхет залына тезләре белән шуышып керде. Тәхет каршында башын әз генә күтәреп:
— Әй кодрәтле һәм мәрхәмәтле Аллаһ, безнең бөек һәм рәхимле ханыбызның гомерен озайтуыңны сорыйм. Әйбәт еллар гына җибәр, хатыннарының һәм балаларының сәламәтлеген сакла, байлыгын арттыр! Әй Аллаһ, Тәңребез безнең, кичер мине, әгәр ханымның гөрләп алга баруы өчен кирәк икән, җанымны ал.
— Төзәлер өчен сиңа мөмкинлек бирәм. Үгәдәйдән калган бар нәрсәне ал, Иске Сарайга чап, бу шакалның башын минем ырудашларым Борһан белән Хәйдәргә күрсәт. Кире уйламаганнармы — сора. Әгәр кире уйламаган булсалар, агач богау кидереп минем янга алып кил.
Моңарчы берәүнең дә Алтын Урда ханын шундый явыз итеп күргәне булмады. Ул хәтта бәкләр бәге белән дә сөйләшмәде, төнгә хатыннарын да чакырмады, сарай буенча шәүлә кебек йөрде һәм, күзеннән очкын чәчеп әмерләр бирде. Котлыгъ Тимер мондый дәһшәтле карашны кайда күрүен исенә төшерде. Хан: «Менә шулай аларны да кырачакмын! Хайваннар кебек чаптырам да тураклыйм!» — дип, кыр кәҗәләрен кырганда күрде ул бу явыз карашны. «Вакыт җитте, — дип уйлады бәкләр бәге. — Хан үз өстенә шундый зур гөнаһ алырга тиеш түгел. Миңа да кушылырга вакыт,
ҮЗБӘК ХАН
27
минем тамырларда да Чыңгызхан каны ага бит».
Кулай вакытны туры китереп, Үзбәктән сорады:
— Бәлки миңа да имансызларга каршы көрәшкә кушылыргадыр?
— Күптән вакыт. Синдә Чыңгызхан каны акканга, безнең кардәш-ыруларны үтерергә хокук бирәм. Әгәр безнең ата-баба хәзер яшәсә, алар да безнеңчә эшләрләр иде, дип уйлыйм. Тормыш алга бара, Күк-Тәңрегә ышану тәмам булды. Без дә бабабыз өйрәткәнчә эш итәрбез — каршы төшкәннәрнең — кем арба тәгәрмәченнән биегрәк — барысын да гаиләсе белән юк итәбез. Булды, түземлек бетте, вәзирем!
Язга Чыңгызхан нәселенең йөз егерме гаиләсе үтерелде. Аларны бар җирдә: күчмә тукталышларда, ханның кансызлыгыннан котылырга теләп, качып барган чакта — һәркайда юк иттеләр. Нигездә Котлыгъ Тимер үтерде, әмма берничә кардәшен Үзбәк үзе дә чәнечте. Ир туганнар бөек ыру башлыгының изге канунын сакладылар: кол ни патшаның, ни патша улларының, ни туганнарының гомерен өзәргә тиеш түгел. Бу кешеләрнең канын бары тик чыңгызыйлар гына коя ала. Түрәләрнең каны бөтен дәүләт буйлап инеш булып акты. Талгын җил дала үләнен әз генә селкетеп узган кебек, Урда пышылдады, кыштырдады һәм тавыш-гауга күтәрми тынды.
Мәчетләр Аллаһка якынаерга теләүчеләр белән тула башлады, әмма кичләрен, күчеп йөргәндә, күпләр яшертен генә Буддага табынуларын дәвам итте. Яшеренгән шаманнарны табып, алар белән борынгы йолаларны үтәделәр. Ата-бабадан килгән бәйрәм һәм йолаларны үтәп, халык нигездә ике дин тотты.
Теләр-теләмәс кенә исламга күчкәннәрнең балалары соңрак чын күңелдән мөселманнарга әйләнделәр. Ә ул чакта, ундүртенче гасырның егерменче елында, гаять зур дәүләтнең ханы аптырашта һәм кайгыда иде. Төннәрен төшендә аның янына үтерелгән кардәшләре канлы киемнәрдән килделәр һәм аның җанын көйдереп, сагышлы күзләрен төбәделәр. Үзбәк бер уянгач, кабат йоклый алмады. Алдагы төндә дә, шул ук төшләр кабатланыр дип, күзен йомарга курыкты. Бары аның тугры һәм сөекле хатыны Тай-туглы гына аның арганлыгын һәм дәһшәтне бетерә ала иде. Кулын иренең башына якын китерүгә, кара көч каядыр очып китә, ул башын хатынының күкрәгенә салып, яшь бала кебек тирән йокыга чума. Тик иртәгесен ханның башына яңадан-яңа бәла-каза ябырыла. Византия императоры Андроник 11нең хаты кәефен кырды, ул хатында Үзбәкне бик күп төрле гөнаһларда, бигрәк тә, гыйсавилары да булган илне көчләп исламлаштыруда гаепләгән. Император Баялунны үзеннән этәреп, бабасына кияүгә бирү өчен битәрләгән. Андроник, нечкәләп тормаган, нинди генә матур сүзләр белән зурламаган ханны. Ә хат азагында аны канэчкеч дип атаган һәм Алтын Урда белән барлык мөнәсәбәтләрне өзүен хәбәр иткән. Ханның ачуы бугазына менде, ул аякларын тибеп акырды:
— Бу аңгырайган карт сарык бабамның хатыны, аннары үги анам, анамның ахирәте булган карчык белән йоклый алмавымны аңламый!
Котлыгъ Тимер дәшми, таш кебек катып калган йөз белән, башка кичерешләр уятмаска тырышып, ханны тыңлады.
— Безнең диндә ни катнашы бар аның? — дип дәвам итте Үзбәк. — Ул нәрсә, чиркәүнең бездә нинди өстенлекләрдән файдалануын белми мәллә? Төрекләр белеп кыйныйлар аны! Бу борынгы императорның бәхетсез кыйпылчыгы хәтта, үзенә госманлылар белән көрәштә булышыр өчен килгән каталон сугышчылары белән дә низагка керде. Ялланган гаскәриләрне үзеңнең дошманың ясау бернинди киртәләргә сыймый... Менә нәрсә, зиһенле бәкләр бәгем, гаскәр тупла, башлык итеп ир туганыбыз Сарай-Тимерне куй, Фракиягә барып, карт ишәкнең бераз тынычлыгын какшатсыннар.
— Кызып китмәдеңме, ханым? Әйбәтләп уйладыңмы, хакимем?
— Бик яхшылап уйладым. Үзең аңла: бу карт алаша безгә нинди хат җибәргән, димәк, бу турыда үзе генә түгел, ә аның тирәсендәгеләр дә белә дигән сүз. Аларның бит яртысы төрек юлбашчыларыннан акча ала. Төрекләр белгән икән инде,
АНАТОЛИЙ ЕГИН
28
Мисырның солтаны да, Иранның илханы да һәм бар мөселман дөньясы хәбәрдәр, димәк. Безнең диндәшләр Үзбәк хан ни әйтер дип көтәләр: бәлки ул төкреген йотар да дәшмәс? Юк! Үзбәк әйтәчәк, әле ничек кенә! Минем сугышчылар Фракияне кырырга тиеш, шуннан күршеләре Үзбәкне мыскыл итәргә ярамаганын белерләр. Ата-бабалары кебек ул да дошманның башын чаба ала. Ә күршеләр: лаеклы мөселман, чын иманлы, гыйсавиларга каршы көрәшә диярләр. Сугышчыларга да тузаннарын коеп кайтырга вакыт, алайса тирмәләреннән ерак киткәннәре юк. Ничек яу чабарга икәнен онытырлар. Яхшы ганимәтләр дә комачауламас, калаларны төзү өчен акча су урынына ага. Нәрсә дисең, вәзирем?
— Җавап биреп торасы да юк. Син хаклы! Атлыларга күптән дала буйлап чаптырып, саф һава суларга вакыт, берьюлы кан исен дә исләренә төшерерләр.
— Иртәгә үк Үргәнечкә Сарай-Тимерне чакыртырга атчабар җибәр, Хәрәзмгә туганыбыз урынына кемне әмир итеп куярга икәнлеген дә уйла. Мин дә улым Тимербәккә хәбәр итәргә атчабар юллыйм, аңа да эшләргә катнашырга вакыт, унсигезенче яше китте, ә аның һаман бабасы түбәсе астыннан башын чыгарганы юк. Фракиягә яу чабу егет өчен тәҗрибә туплау булыр.
Яңа Сарайда Тимербәкне тантаналы рәвештә каршы алырга әзерләнделәр. Актүбәне кичеп чыгу өчен аның иң тар җирендә балта осталары агач күпер салдылар. Үзбәк гаиләсе һәм яраннары белән варисны сул ярда зур чатырда көттеләр. Ниһаять, яшь ханның аты, тояклары белән тукылдап, күпер өстенә килеп керде. Атасы якынлашып килгән улына карады, күңелен шатлык биләп алды. Аңа таба, чиркәс киемендә, буй-сынын төз тотып, атын көчле кулы белән иярләгән җайдак килә иде. Ул якынлашкан саен, ханның йөрәге ешрак типте. Үзбәк үзенең Кавказдан кайтуын исенә төшерде. Улы ике тамчы су кебек үзенә охшаган иде. Ләйләнең ике бите буйлап яшь ага, күзе бәхеттән ялтырый. Бу бит аның улы!
Бу — аның улы! Ул ничек үскән, көче ташып тора.
Тимербәк атыннан сикереп төште, йөгәнне хезмәтчегә тоттырды, җитди генә ашыкмыйча чатыр янына килде һәм тез чүкте:
— Сәлам юллыйм сиңа, бөек ханым, Аллаһ синең көннәреңне озайтсын. Үз яныңа чакырып алганың өчен мин бик бәхетле, әй яхшылардан-яхшы атам, зирәкләрдән-зирәк хакимем. Мин сиңа улың буларак та, хезмәтчең буларак та чын күңелдән бирелгәнлегемне исбатларга әзер. Минем ниятләрем чиста, Аллаһы Тәгалә күрә! Үземнең илем өчен, атам һәм анам өчен, мәрхәмәтле һәм гадел Аллаһ сакласын аны, теләсә нинди сынауларга, теләсә нинди хезмәткә әзермен.
Үзбәк үзен Туктай ничек каршы алганын исенә төшерде. Басты, улы янына килде, күтәреп алды да кочаклады. Җыелышканнар куаныштылар.
Мәҗлес бар кеше өчен әзерләнде. Халык өчен — урамнарда, түрәләр исә хан сараеның ишегалдына җыелды. Икенче көнне Надам бәйрәме үткәрделәр. Тимербәк сынаулар сораган иде, атасы аны канәгатьләндерде. Ханның тизрәк улының Елбаздук бабасы өйрәткәннәрне яхшы үзләштергәнме икәнен тикшерәсе килде.
Тимербәк атасын уңайсыз хәлгә куймады, ул яхшы укчы, чын егет һәм көрәшче, бөек һәм гадел Аллаһка дан.
Бәйрәмнәр үтте, Фракиягә китәр вакыт җитте. Алтын Урда карт императорга җавап сүзен әйтергә тиеш. Ләйлә, улының китәсен ишеткәч, бик каты елады, һәм уңай вакытны туры китереп, яшь тулы күзе белән иреннән сорады:
— Тимербәкне яуга җибәрергә иртәрәк түгелме?
— Күзеңне сөрт, хатын! Син бәлки аңа күкрәк сөте имезергә җыенасындыр? Бәлки итәгең астына качырырсың? Аллаһ синнән матурлыкны жәлләмәгән, ә менә акылны...Үзең дә улыңның нинди сугышчы икәнен күрдең, андыйлар бик аз. Сугышта ул берүзе унга каршы торырлык. Тимербәк — минем варисым, аңа гаскәрне сугышка алып керергә һәм аз югалтулар белән җиңәргә өйрәнү зарур. Ә син аны шуңа өйрәтә аласыңмы? Мин булмам, моның белән кем шөгыльләнер? Билгеле, ул —
ҮЗБӘК ХАН
29
варис.
Ире соңгы сүзләрне әйткәндә, Ләйләнең яше кипкән иде инде, йөзенә ягымлы елмаю таралды. Аңа карап, Үзбәк: «Юкка Ләйләне акылсыз дип атадым. Әх, хәйләкәр дә соң бу хатын-кыз! Әх, хәйләкәр!» — дип уйлады.
Гаскәр кузгалыр алдыннан хан яу сәфәре белән җитәкчелек итүче Сарай- Тимергә ахыргы киңәшләрен бирде:
— Урданың көньяк төмәннәреннән сезгә тагын биш мең сугышчы кушылыр. Шунда ук сезне азык-төлек белән тәэмин итәрләр. Болгар патшалыгы җирлегендә сугышка кермәгез. Әгәр мәҗбүр булсагыз, бик каты кырмагыз, ә менә Фракияне шәп итеп чистартырга кирәк, аннан шактый табыш көтәм. Аз гына туктап торганнан соң Үзбәк туганыннан:
— Тимербәкне хәзергә йөз башы итеп куярсың, — дип сорады. — Алга таба карарбыз. Җитәкчелек итәргә өйрәт аны һәм улымны сакла.
***
Тимербәк янында булганда, бәйрәм иткәндә ханның күңеле күтәренке булды. Барлык шик-шөбһәләрдән котылган сыман иде. Әмма гаскәр Фракиягә китеп, ике көн узгач, Үзбәк төшендә үзе тарафыннан үтерелгән Таз нойонны күрде. Ул канлы-кызыл күзләре белән аңа төбәлеп:
— Тагын кеше үтерергә яу чыктыңмы? Каһәр суккан үтерүче! — дип кычкырды.
Өстәвенә, Таз имән бармагы белән Үзбәкнең күзенә төртте. Хан уң күзе авыртудан уянып китте һәм авыртуы иртәнгә кадәр узмады. «Эт этлеген эшли, — дип уйлады хаким. — Анда да тыныч кына ятмый!»
Шул вакыттан Үзбәкне куркыныч төшләр һәр төнне диярлек бимазалады. Аның янына әле Таз, әле Төнгүз, әле Үгәдәй килде. Хан инде ятакка ятарга курыкты, ябыкты, агарды, һәр кыштырдау тавышы ишетелгән саен кылыч сабына ябышты. Хан тирәсендәгеләр бар да авыр сулады, аһ-ваһ килде, әмма дәшмәде. Аның тугры һәм тәвәккәл хатыны Тай-туглы түзмәде — эшкә кереште. Үзбәк үзе дә бары тик аңа гына ышанды, аның алдында гына ачылып сөйли ала иде. Тик хатынына тәүбә кылган өчен Алла гөнаһларны кичерми, шуңа Тай-туглы болай дип тәкъдим итте:
— Әйдәле, ханым, чиркәүгә барабыз, тәүбә кылырсың, рухани белән бергә гыйбадәт кылырбыз, аннары күрерсең — Алла синең гөнаһларыңны кичерер.
— Юк, чиркәүгә бармыйм! Аллаһ нәрсә уйлар? Кешеләр ни дияр? Юк, юк һәм юк!
Атна үтте, икенчесе, Үзбәкнең хәле яхшырмады. Якыннары яшертен генә пыш-пыш килде, әмма, сарай диварларның да колаклары барлыгы билгеле. Котлыгъ Тимер иң күп такылдаган ике гайбәтченең телләрен кисәргә боерды.
Тай-туглы чигенергә җыенмады, аңа ирен, димәк, улларын да коткарып калырга кирәк иде. Алла сакласын, Үзбәк белән бер-бер хәл булса, Тимербәк үзенең көндәшләрен аяп тормас.
— Чиркәүгә барасың килмәсә, әйдә, дала буйлап ераккарак китәбез, шаман табарбыз, ул сине дәвалар. Һәм бу турыда беркем белмәс.
— Кайдан табасың ул шаманны? Минем әмер буенча аларның барысын да юк иттеләр. Могҗиза булып, берәрсе исән калган булса да бик ышанычлы итеп яшеренгәндер.
— Табам, табам мин сиңа шаманны. Урдада булмаса, Күк-Тәңрегә кеше җибәрәм, син генә риза бул.
Үзбәк дәшмәде. Хатыны аны аңлады һәм иртәгесен иртүк үзенең ышанычлы кешеләрен шаман эзләргә җибәрде.
Ике ай үтте дә китте, тик бер генә атчабар да әйләнеп кайтмады. Хан дәүләт эшләреннән бөтенләй читләште, барысы белән дә Котлыгъ Тимер шөгыльләнде. Якыннары ханны бары мәчетләрдә генә очраттылар, анда ул бик тырышып Аллаһка
АНАТОЛИЙ ЕГИН
30
дога кылды. Төннәрен аның янында Тай-туглы гына булды, ул, кара көчнең берникадәрен үзенә алып, ханны тынычландырырга тырышты.
Яхшы хәбәрләр гадәттә көтмәгәндә килә. Ниһаять, Тай-туглының бер кешесе шаман табуы, тик аның хатын-кыз булуы һәм тәҗрибәсе дә җитеп бетмәве турында әйтте. Ул ханны дәвалап карарга ышандырган һәм Богдо изге тавы янына килергә кушкан.
Дәвалауны озакка сузарга ярамый иде. Тай-туглы барысы турында да Котлыгъ Тимергә сөйләп бирде. Ул Үзбәкне, көзге дала изрәгән булуга карамастан, Мөхәммәд хаҗи белән күченергә үгетләде. Беркадәр тынычланган Тай-туглы үзенең атчабарыннан:
— Шаман хатын изге тауга юлга чыктымы инде? — дип кызыксынды.
— Юк, ханбикә, ул төңгер9 әзерли.
— Төңгерсез нинди шаман ул, ник ышандың аңа? — дип ачуланды ханбикә.
— Җәза бирергә кушмагыз, әй ханыбызның матурлардан матур хатыны. Мин сезгә бу шаман хатынның тарихы турында сөйлим, шунда барысын да аңларсыз. Безнең җирләрдә шаманнарны юк иткәндә, алар арасында аның атасы да булган. Атасы башына болан мөгезле башлык киеп йөргән. Андый башлыкка бары тик иң яхшылар һәм тәҗрибәлеләр генә лаек булганнар. Әмма аны тотканнар да үтергәннәр. Ярты ел чамалы вакыт узгач, төшендә кызы янына рухлар, әрвахлар килә башлаган һәм алар хатынга шаман итеп билгеләнүе турында хәбәр җиткергәннәр. Бу ханнарның хезмәтчеләре эзәрлекләвеннән курыккан, үзенең дә шаман буласы килмәгән. Көннәрдән бер көнне әрвахлар төшендә тагын килеп, әгәр сүзләрен тыңламаса, абыйсы үләчәк дип кисәткәннәр. Ул тыңламаган һәм аның абыйсы үлгән. Рух тагын килгән һәм колагына пышылдаган: «Аңладыңмы инде? Әгәр шаман булырга теләмәсәң, өч көннән сине бүреләр бугазлар».
Шуннан соң гына ул күнәргә мәҗбүр булган. Чынбарлык белән арасы өзелгән, җаны икенче дөньяга күчкән, анда ул атасы белән очрашкан һәм ул да кызы янына килеп йөргән.
— Шуннан, нәрсә, атасыннан аңа төңгер дә калмаганмыни?
— Әй, ханбикә, шаманнарга башка шаманнарның әйберләрен кулланырга рөхсәт ителми. Һәркем үзенекен булдырырга тиеш. Хатын инде төңгер эшләгән, хәзер ул аны ясар өчен киселгән агачны һәм тиресе аңа тарттырылган хайванны терелтә. Аннары ул болар белән сөйләшәчәк һәм алардан кешеләр һәм рухлар дөньясына хезмәт итү өчен ризалык сораячак.
— Син барысын да белешкәнсең. Мине ышандырырлык итеп сөйләдең. Мактыйм сине, тугры хезмәтчем, шаманга дигән акчаны үзеңә алырсың, аны мин аерым бүләкләрмен. Хәзер исә аның янына бар, ул әзер булуга, Богдо тавына алып килерсең. Без сезне шунда көтәрбез.
Гаҗәеп тау бу Богдо! Ул ярым буш далада япа-ялгызы Баскынчак күле янында басып тора; бер як итәгенә күлнең суы чупылдап чәчрәсә, икенче ягыннан коры сыза кисә, ташлары канга буялган кебек кып-кызыл, кыяташ кебек калкып тора. Тау бите дала һәм сахра үсемлекләре белән капланган. Бик көчле җил вакытында да тау янында тыныч була, Алла саклый, ахрысы, күлнең ак тозы монда усал рухларга яшәргә ирек бирми. Тоз үзенең аклыгы белән җирне, тауны, һаваны чистарта һәм туендыра, шуңа монда сулавы җиңел, рәхәт, күкрәккә бетмәс-төкәнмәс көч тула, яралар күз алдында төзәлә, төннәрен исә күктән йолдызлар коела һәм иксез-чиксез далага чәчелә.
Шаман озак көттермәде. Берничә көннән ханбикәнең атчабары аны хан тирмәсенә алып китереп җиткерде. Башында тасма да кулында төңгер — менә шулар аны гадәти дала хатыныннан аерып тора иде. Ул хан алдына килеп тезләнде һәм башын түбән иде.
9 Күн тартылган һәм кырыйларына шөлдерләр, вак калайлар беркетелгән кыршаудан торган бәрмә музыка коралы
ҮЗБӘК ХАН
31
— Син түгел, мин сиңа баш ияргә тиешмен, — диде Үзбәк. — Торып бас һәм үз эшеңне башла.
— Башлыйм, бөек хан, тик монда түгел.
Шаман ханны әйләндереп алган ирләргә күз йөртеп чыкты, аннары карашын учактан читтәрәк утырган хатын-кызларга күчерде һәм Тай-туглыга әйтте:
— Без хан белән мәгарәгә керәбез, син безнең белән барырсың. Башка кеше кермәсен.
Алар караңгы тау куышы эченә үттеләр. Үзбәк белән Тай-туглыны идәнгә утыртып, шаман йоланы башлады. Төңгер әле бик каты тавыш чыгарды, әле ишетелер-ишетмәскә әйләнде. Аның ритмы да бер кызулады, бер әкренәйде. Аннары, тау куышында көчәеп, тагын дөмбердәде, җирдә тәнен калдырып, җанын икенче дөньяга алып китте. Тай-туглы төштәге сыман иренең һушсыз калуын күрде, Үзбәкнең күзе әйләнде, ул берни ишетмәде, күрмәде, әмма сулышы тигез һәм тыныч иде. Бераздан тау куышы рәхәт зәңгәр яктылык белән тулды. Яктылык шаман хатыннан, аның тәненнән, киеменнән, төңгердән тарала иде, ул йола биюен никадәр дәрт белән тырышып башкарса, яктылык та шулкадәр яктырак була барды. Хатын кемгәдер кычкырды, кемгәдер урынын төртеп күрсәтте, кемнәндер шыпырт кына сорады һәм кабат төңгер гөрселдәве астында әйләнеп кызулаганнан кызулана барды.
Кинәт бар да тынып калды. Тай-туглы күпме вакыт үткәнен, хәзер төнме, әллә көнме икәнен аңлый алмады. Алар шаман белән икәүләп Үзбәкне култыкладылар. Ул күзен йомган килеш, һәр ташны җиңел генә әйләнеп, алга атлады.
Өч көн һәм өч төн хан ашамый-эчми йоклады да йоклады. Шаман аннан күзен дә алмый янында утырды. Алтын Урданың ханы күзен ачкач, хатын торды, төңгерен алды һәм бер сүз әйтми тирмәдән чыкты. Тай-туглы аның артыннан атылды:
— Аның хәле яхшырырмы?
— Әгәр ул бер гаепсез кешеләрне икенче дөньяга озатудан туктаса, бар да әйбәт булыр.
Тай-туглы шаманның кулына күн акча савыты белән көмеш сонды.
— Акчаңны кире ал, ханбикә. Мин хан өчен рухларга җанымны куйдым,
ҮЗБӘК ХАН
2. «К. У.» №10 32
алардан акча белән генә котылып булмый. Атамны үтергән кебек, минем дә гомеремне өзмәгез.
Хатын-кызларга хас булмаганча шаман җитез генә ияргә сикереп менде дә дала буйлап төн эченә кереп югалды.
Икенче көнне Үзбәк Яңа Сарайга таба кузгалырга боерды. Ул Котлыгъ Тимерне очрашуга чакырды. Дәүләт эшләре көттергәнне яратмый иде.
Тай-туглы сихердән озак арынды, аннары иреннән ата-бабаларның һәм исламның элек-электән килгән бәйрәмнәрен яңарту өчен исән калган лама һәм шаманнарны куылган җирләренә кире кайтаруны сорарга булды. Хан ризалашты. Аның транста булган чакта күргәннәре һәм ишеткәннәре турында беркем беркайчан белә алмас. Анысы гына аз, бәкләр бәге белән сөйләшүләрнең берсендә, ул болай диде:
— Безгә дә зирәк шәрык патшаларындагы кебек Диван булдыру гадәтен кертергә кирәк. Бар кеше өчен бер хан гына уйларга, аннары барысы өчен дә җавап тотарга тиеш түгел бит инде.
Хәзердән башлап, барлык еракта һәм якында торган эшләребезне Диван әгъзалары белән сөйләшеп башкарырбыз. Лаеклы һәм тугры кешеләрне сайлап ал.
***
1322 елда Диван утырышында урыс кенәзләре арасында барган дау, дәгъва, аларның бер-берсе белән тартышуның тукталмавы турындагы мәсьәлә каралды. Бу хәлнең бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән Котлыгъ Тимер чыгыш ясады:
— Юрий Данилович ике ел элек Бөек кенәз булып алгач, Коломнага сәфәр чыкты һәм аны яулап алды. Аның фикере болайрак иде: «Владимирда Бөек кенәз урыны мәңгелек түгел, Михаил Тверскийның уллары аталарының үлеме өчен мине кичермәсләр. Ә мин рәхәттә, муллыкта яшәргә өйрәнгән. Тверьлеләр мине алып ыргытса, зур табышны кайдан алырга? Менә Коломнаны алам, Мәскәү кенәзлегем дә артыр, мин дә баерак яшәрмен».
Мәскәү тарафыннан Коломна яулап алынгач, урыс кенәзләре дәшмәде, без дә әллә ни игътибар бирмәдек: ханның элеккеге кияве, янәсе. Моны күреп, Мәскәү кенәзе Тверьне буйсындыру хакында уйлана, ханга шикаять итәчәге белән куркытып, кенәз Дмитрийны кыса башлады. Дмитрий Юрийга карышып тормады, киресенчә, үзе килеп, Бөек кенәзгә баш иде һәм тугры булачагы турында ант итте. Үзенең сүзләрен раслар өчен Тверь кенәзлегенең Урдага тиешле бар ясагын мәскәүлеләргә тапшырды һәм болай дип әйтте:
— Син, Юрий Данилович, Бөек кенәз, Үзбәк хан алдында бөтен урыс кенәзлекләре өчен сиңа җавап тотарга. Бөтенебездән ясакны да син илтеп бир.
Әмма тверьлеләрнең ат тоягы астыннан күтәрелгән тузан урынына да төшеп утырмый, Юрий ясакны Новгородка, абыйсы Афанасийга илтеп тапшырырга, сәүдәгәрләргә биреп әйләнешкә кертергә һәм тапшырылган акчаларның процентын үзенә бирергә кушкан. Урдага исә ясакны ярты елдан соң гына җибәрергә булган. Дмитрий бу турыда белеп, хан фәрманында әйтелгәнчә, халыкның һәм табышның исәбен алып баручыларга хәбәр иткән.
Диван утырышы бик шау-шулы булды. Бөек җыелышмын фикере аерылды: берәүләре ханга урыс кенәзлекләрендә яңадан баскаклар урнаштырырга тәкъдим иттеләр, икенчеләре исә урыс кенәзләрен әмирләргә алыштыру ягына басты, өченчеләре, акылга утырту өчен, урыс җирләренә һөҗүм итү кирәклеге турында әйтте. Үзбәк барысын да игътибар белән тыңлады һәм уйланды. Әмма эчендә кайнаган ачу һәм ярсу аңа бер генә юл күрсәтте: «Урысларның тешләрен санарга кирәк!».
Иртәгесен ул гаскәр башы Әхмәлгә урыс җиренә бик күп сугышчы белән барып, ясак җыярга әмер бирде. Кемнәр каршы килә — әсирлеккә алырга яки үлем җәзасы бирергә боерды.
ҮЗБӘК ХАН
2.* 33
Әхмәл ханга ярарга тырышты. Яңа гына төзелеп беткән урыс кенәзлекләре кабат ыңгырашты. Суздаль, Муром, Ростов, Владимир җирләре зур бәла-каза күрде. Ярославль исә тулысынча янып бетте.
Үзбәк хан бик озак тынычлана алмады. Ул Юрийны Бөек Мәскәү кенәзлегеннән мәхрүм итүе турында белдерде һәм кыланышлары өчен аны эзләп табып җавапка тартырга кушты. Урдага Дмитрий Тверский чакыртылды һәм ул хан кулыннан бөек кенәзлек ярлыгы алды. Урыс җирләренең яңа идарәчесе хан янында озаклап кунак булмады. Ул ханның якын зур түрәләрен, хатыннарын, балаларын бүләкләр белән күмде һәм Владимирга Бөек кенәз урынын алырга юнәлде. Юл уңаенда Юрийның кече энесе Иван кенәзне очратты, аның хан янына Мәскәү кенәзлеге ярлыгын алырга барып ятышы иде. Алар сөенми, бер-берсенә кинә дә тотмый сөйләште: туганнары бер-берләренә күп явызлык эшләде шул.
Владимир шәһәрен күреп, кенәз Дмитрийнең исе китте. Янгыннан соң бар корылмалар диярлек каралып ята. Бары тик гыйбадәтханәләргә һәм Алтын Капкага кул тидермәгәннәр. Урамда беркем юк. Сугышчыларны күрүгә бар да качу ягын карый, бары тик шәһәр буйлап ачлыктан интеккән этләр генә чабып йөри, алар, бер сынык ипи эләкмәсме дип, моңсу гына кенәзнең күзенә текәлгән. Дмитрий әйләнә-тирә урманнарны йөреп чыгып, кешеләрне җыярга һәм аларга, кайтсыннар, урнашсыннар, дип әйтергә боерды. Кенәзләрдән Юрий Даниловичның кайда яшеренгәнен сорашырга кушты. Кем очрата, шул аның кай тарафка юнәлгәнен ачыклап, шунда ук үзенә хәбәр итәргә әмер бирде.
Юрий үзенең ни кылганын — барысын да аңлады һәм нишләргә белми, яраланган куян кебек дала буйлап бәргәләнде. Урдага ярамый — хан башын кистерәчәк, Мәскәүгә дә ярамый — Бөек кенәз шунда ук эләктерәчәк. Яңа гына Мәскәү кенәзе булган ир туганы Иван күзенә туры карап:
— Юләр син, Юрка, абыемны шулай дип атаган өчен Алла кичерсен, тик син чынлап та тиле. Син ник дип Бөек кенәзлек өчен сугыштың? Син, бабабыз Александр Невский кебек, үз җиреңне сакларга тиеш идең, ә син исәр баш, яндыруга дучар иттең. Урыс ирләре елыйлар, ханны каргыйлар, ә бит алар сине казыкка утыртырга тиеш иде. Бар, Мәскәүдән олак, Алла сакласын, яңа афәтләр чакырып китерерсең.
Юрий яшерен рәвештә Новгород җирләренә качты һәм аның тавыш-тыны бетте. Тик туганы Афанасийны беразга кенәз урыныннан мәхрүм итте һәм үзе идарә итәргә кереште. Ә нәрсә? Хан моннан еракта, бөек кенәз исә аны Новгородта тота алмаячак, чөнки тверьлеләр үз гомерләрендә шикаять белән маташмадылар.
Бер ел да узмады, Юрий Орешек кирмәнен салды. Новгородта акча бар иде, шәһәрнең яуда катнашканы, бөлгенлеккә төшкәне булмады диярлек. Шведлар үзләренең көньяктагы күршеләренә бик шикләнеп, сак карадылар һәм шуңа күрә ялындырып тормый Юрий белән килешү төзеделәр. Тегесе исә шундук Урданың төньяк чикләренең куркынычсызлыгын тәэмин итүе турында хәбәр итте. Дмитрий, ачуын эченә йотты, атасын үтергәне һәм Әхмәл сугышчыларын бөлгенлеккә төшерткәне өчен, Юрийдан үч алырга җыенмады.
— Новгородка һөҗүм ясаса, тагын урыс урысны үтерә башлар. Илне аякка бастырыйк, аннары Юрий турында уйлармын.
Тирә-якта тыныч иде. Юрий Даниловичның күңеле күтәрелеп китте. Ул үзенә тел-теш тидермәсләренә ышанды. Озакламый Устюгка сәфәр чыкты, тагын җирләр яулап һәм акча көрәп алды, Урдага ясак түләүне арттырды Һәм шулай итеп ханның кичерүен көтте. Көтте һәм кул кушырып утырмады. Урдадагы үзенең бөек урындагы дусларын туендыруын дәвам итте, әмирләр һәм шәехләр ханны әкренләп, Юрий яхшы идарәче, шуңа аның өстеннән әләк сөйлиләр, кенәзнең булганлыгыннан көнләшәләр, дип ышандырырга тотындылар. Ханнан ул бәхетсезне кичерүен сорадылар.
Үзбәкне ышандыруы кыен булмады. Аның кәефе күтәренке иде. Ел узды, Сарай-Тимер җитәкчелегендәге гаскәр Фракиядән аз югалту һәм мул табыш белән әйләнеп
АНАТОЛИЙ ЕГИН
34
кайтты. Хан улы Тимербәк меңбашы булган иде. Яу сәфәренең беренче көннәреннән үк яшь хан үзен зирәк хәрби җитәкче итеп күрсәтте, үзе генә берничә сугыш хәрәкәте алып барды һәм һәркайсында таң калдырып җиңүгә иреште. Һөҗүм башлар алдыннан ул барысын да: урынның үзенчәлеген, җил юнәлешен, тәүлекнең кайсы вакыты икәнен — барысын да җентекләп бәяләде, оста итеп поскын корды. Сугышчылар үзләренең меңбашына ышандылар һәм һөҗүмгә бары тик җиңәр өчен генә бардылар.
Үзбәк улы белән горурланды, рәсми рәвештә үзенең варисы итеп игълан итте, Диван эшчәнлегендә катнаштыра башлады һәм өйләндерде. Егеткә егерме тулып киткән иде. Кәләшне озаклап сайлап тормадылар. Котлыгъ Тимернең атасы буенча туганнан туган сеңлесе бик чибәр һәм акыллы кыз иде. Шулай итеп хан белән бәкләр бәге тагын бер кат туганлашты.
Юрийдан аерым ясак алганнан соң, Котлыгъ Тимер берчак ханга әйтә куйды:
— Бәлки, без Юрий Даниловичка урынсызга ачуланабыздыр? Бәлки, тәкъдиренә шулай язылгандыр, әмма ул бик тырыша. Күр: Дмитрий ясакны ничек киметте дә, Юрий ничек арттырды. Аңлыйм, бөлгенлеккә төшкән кенәзлекләрдән күп алып булмый, тик ышанам, аның урынында Юрий булса, бу җирләр тизрәк аякка баскан булыр иде.
Менә шулай көн саен Үзбәк Юрий Данилович турында бары мактау гына ишетеп торды һәм ханның күңеле йомшарды.
Озакламый Новгород кенәзенә хат тапшырдылар, анда бары бер генә сүз язылган иде — «Кил».
1325 ел. Юрий Урдага килде.
Аның Актүбәдәге уйсу җирне биләгән утарына кабат җан керде. Мунчалардан һәм аракы куучы биналарыннан төтен күтәрелде, куас һәм ачы бал елга булып акты. Урданың зур түрәләре өчәр-дүртәр көн кунакчыл урыс кенәзендә мәҗлес корып яттылар. Бар да канәгать һәм бәхетле булып таралышты, ханның кабул иткән вакытында бар да мәрхәмәтле һәм акыллы Юрий Даниловичны мактады.
Бер айдан соң Владимирга атчабар килде. Дмитрийны хан чакырткан иде.
Бөек кенәз кәефсез генә юлга чыкты. Ул үз нәселенең мәңгелек көндәшенең инде күптәннән Яңа Сарай янәшәсендә мәҗлес оештырып ятуын белә иде.
Юл авыр булды, ханга дигән бүләкләр белән тулы арбалар көзге даланың лычкылдык пычрагында бара алмыйлар иде. Юлны төннәрен, катыргач, дәвам итәргә туры килде. Урданың яңа башкаласына якынайган саен, Дмитрийның кәефе төшә барды. Юрий тарафыннан атасына ясалган җәберләрне тагын бер кат хәтереннән үткәрде. Мәскәү кенәзе Михаил Ярославовичның мәетен үзенә алды да улларына мәрхүмне сатып алырга тәкъдим итте. Комсыз Юрий бик күп көмеш сорады. Уллары ул сораганның барысын да бирделәр, аталарын Тверьдә бик зурлап күмделәр.
«Бу еланның тынар исәбе юк. Минем турыда ханга тагын ни әйтергә мөмкин ул? — дип уйланды Дмитрий, һәм башында үч алу нияте туды, — кабахәтне үтерергә кирәк!».
Үзбәк хан Бөек кенәзне кабул итәргә ашыкмады. Тегесе дә ялынмады. Үзе яклылар белән очрашты, дошманнарына бүләк өләште. Әмма ханның аңа ни өчен ачулануын ачыклый алмады. «Бәлки хан миңа ачулы түгелдер? Бәлки, Юрийга җәза биргәндә минем монда булуымны теләгәндер. Юк, анын сәбәбе миннән үч алу! Юк!» —дип уйлады Дмитрий, вакыйгаларны күңеленнән берәм-берәм үткәзеп.
Ә инде ханның Юрийны үз янына Бөек кенәзлекнең ярлыгын бирергә чакыртуын белгәч, ныклы карар кабул итте: елан ярлыкка ия була алмас!
Егерме беренче декабрь иртән иртүк Дмитрий Юрийны хан сарае янында көтеп алды. Билгеләнгән вакытка шат йөзле Новгород кенәзе аз санлы яраннары белән килеп җитте һәм атыннан төште. Шулвакыт көтмәгәндә аның каршында Бөек кенәз пәйда булды. Юрий авызын ачарга өлгергәнче, кылычның үткен йөзе аның күкрәген умырткасына кадәр кисеп керде. Новгород кенәзенең сакчылары Дмитрий кешеләре чолгап алганнан соң гына аңына килде. Алар кар өстен кызартып кан сиптергәнен
ҮЗБӘК ХАН
2.* 35
һәм кенәзләренең аягы соңгы кат тартышып алганын күрделәр.
Үзбәк кычкырмады, аяк типмәде. Ул үз янына Котлыгъ Тимерне чакырды, башына кулы белән ябышты да:
— Бу урыслардан бәла-каза көт тә тор! Нәрсә телиләр алар? Нәрсә?
— Без теләгәнне. Хакимият телиләр, — дип, явызланып җавап кайтарды бәкләр бәге.
— Алар мине җир йөзеннән юк итәргә телиләр. Тагын минем йортымда үтереш, тагын кан коеш. Тагын Күк-Тәңренең ачуын китерү. Янә минем башыма кайгы-хәсрәт ишелеп төшәчәк.
— Соң, үтер ул шакшы этне!
— Сабыр ит, ашыкма, монда түгел, хәзер ярамый. Күк-Тәңре ни әйтер, көтик. Бәлки, бөек, барын да күреп торучы Аллаһыбыз да берәр серле ишарә ясар. Көтик!
— Үтерүче белән ни кылмакчы буласың? Җибәрәсеңме?
— Җибәрәм, әмма бөтенләй үк түгел. Аңа әйт, Юрийның мәетен алсын да Мәскәүгә илтсен. Үзен генә җибәрмә. Минем туганым Туданның улы Шәүкәлгә җиткер, үтерүчене, Литвага каенатасы Гедемин янына качмасын өчен, озата барсын. Мәскәүгә килгәч, анда Дмитрийга кенәз Иван үлем җәзасы бирер яисә мәскәүлеләр ботарлап ташларлар. Үтермәсәләр, Шәүкәл аягына агач богау кидереп, минем аяк астына китереп ыргытыр.
Калита кушаматлы Мәскәү кенәзе Иван Данилович аны үтермәде һәм үтерергә җыенмады да. Яшь кенәз акыллы иде,Үзбәкнең кая борганын аңлады. Дмитрийга юкка гына шундый сак куймаган. «Мин Бөек кенәзнең җанын кыям, ә хан минекен. Әгәр Үзбәк Тверь кенәзен юк итәргә теләгән икән — рәхим итсен, үз куллары белән башкарсын. Алла изге, Алла хәл итәр!» — дип уйлады Иван һәм Юрийның җаны тынычлык алсын дип, гыйбадәт кылырга юнәлде.
Үзбәк тә, Аллаһтан киңәш бирүен сорап, догалар укыды. Хәзер ниләр булыр? Күк галимнәрен җыйды. Тегеләр ханга, бик тиздән аның башына берничә кайгы-хәсрәт киләсен әйтергәме-әйтмәскәме дип, озак кына киңәштеләр. Ул барысын да үткәреп җибәрәчәк, алга таба да гомер юлы болытсыз булмас, әмма яшәве җиңеләя төшәчәк.
Кайгы озак көттермәде. Урамда 1326 елның чатнама суыгы иде. Ачы җил кар көртләрен таратып, юлларга сибеп чыкты. Хәтта иң түзем саналган монгол атлары да кар кабыгын үтеп, азыкка кадәр барып җитә алмады. Далада туңган- өшегән башка терлек турында әйтеп торасы да юк.
Кыр кәҗәләре көньякка — Урданың ком калкулыкларына таба юл алды. Бөек һәм мәрхәмәтле Аллаһка дан, урманнарда агачлар күп иде. Утынга кытлык булмады.
Шундый суыкта Чиркәсиядән кара хәбәр китерүче атчабар далага үтеп керә алды. Ханның бабасы Елбаздук белән үги анасы Баялун тауларда кар ташкыны
— ябырылма астында калып һәлак булганнар. Гәүдәләрен тапканнар, әмма җиргә иңдермәгәннәр әле. Үзбәк олы улы Тимербәккә юлга чыгарга боерды һәм әтисенең бабасын зурлап күмәргә кушты. Өч ханның хатыны булган Византия принцессасы Баялунны Сарайчык белән янәшә махсус аның өчен төзелгән мавзолейда җиргә тапшырырга әйтелде. Тимербәк мең сугышчы озатуында атасының кушканын үтәргә китте. Ул бары тик җәй башында гына, әмма атта түгел, ә арбада, бөтенләй көчсезләнеп һәм авырып кайтты. Йөткерү аның бөтен тәнен дерелдәтте. Авызыннан кан катыш үлек килде.
Дистәләгән им-томчы, дәвачы, шаманнар варисны терелтергә маташтылар; шәехләр, казый һәм муллалар, Аллаһтан яшь ханның сәламәтлеген кайтаруын сорап, догалар укыды. Аның өчен чиркәүләрдә һәм будда храмнарында гыйбадәт кылдылар, тик юкка — яшь, матур, җитез Тимербәк бакыйлыкка күчте.
...Бу йөрешнең азагында агач богау кидерелгән Дмитрий Михайлович арбасы өстерәлә иде. Кайчандыр мәһабәт буй-сынлы кенәзне танырлык түгел. Киемнәре ертылган, иреннәре күпкән, ябык һәм хәлсез бу адәмнең карашы бу дөнья кешесе
АНАТОЛИЙ ЕГИН
36
түгел икәнлеген аңлата иде. «Тизрәк үләргә иде. Гомеремдә иң мөһим саналган эшне үтәдем. Юрийның җанын кыйдым, атамның үчен алдым. Тизрәк күзне йомасы иде». — Бәхетсез кенәзнең башында башка уй юк иде.
Сарайчыкка җитәрәк Кондырча елгасы янында Үзбәк Дмитрийның богавын салдырырга һәм аны Тимербәк мәете янына алып килергә боерды.
— Кара, улым Тимербәк, — сагыш катыш сызлану белән сүз башлады Үзбәк.
— Кара, безнең башка төшкән бөтен кайгы-хәсрәтнең сәбәбе шушы — Дмитрий. Бөек Аллаһ каршына килеп баскач, улым, Аллаһы Тәгаләгә бу лаексыз кешенең дөньядан киткәнлеген әйтерсең.
Шул минутта көчле бер сугышчы бер селтәнүдә аның башын кисеп төшерде. Шунда, кешесез далада аны җирләделәр дә. Дмитрий Михайловичның кабере кайдалыгын беркем белмәс, хәер, аның искә алыр кешесе дә юк иде. Хатыны, Литва кенәзбикәсе Мария Гедеминовна, иреннән иртәрәк китте, балалары исә булмады. Бу турыда Дмитрийның ир туганы Александр Михайлович соңрак, Үзбәктән ярлык алырга баргач белде һәм бик озак кайгыга батып йөрде.
Бер көннән матәм йөреше Сарайчыкка килеп җитте. Тимербәкнең көле куелган тартманы мавзолейдагы кабергә төшергәндә, Ләйлә аңын югалтып егылды, күзләре әйләнеп китте, авыз кырыеннан ак күбек акты. Бәхетсез хатынны саф һавага алып чыктылар, дәвачы һәм им-томчылар аның тирәли бөтерелделәр. Ниләр генә кыландырып карасалар да, Ләйлә аңына килмәде. Йөрәге типте, сулыш алды, тик берни ишетмәде, күрмәде. Әйтерсең, җаны гәүдәсеннән аерылып, өстә улының күкләргә иңгән җаны белән аралаша иде. Шаманнар никадәр генә тырышмасын, төңгерләрен дөмбердәтеп биемәсен, ханбикәнең җаны әйләнеп кайтмады. Өч көн узды, Ләйлә соңгы тапкыр күкрәген тутырып сулыш алды да бу дөньяны калдырып китте.
Кыш буе Үзбәк кайгы-сагышта булды, кулы эшкә бармады, бик кирәк булганда гына азрак кымшанып алды. Юк, ханны элеккечә куркыныч төшләр борчымады, ул хатыны белән улын сагынды, йорттагы бар нәрсә аларны хәтерләтте һәм ул кабат хәсрәткә батты һәм бар кешедән, хәтта Тай-туглыдан да качып елады. Бернинди шамакайлар да аның күңелен күтәрә алмады. Бары тик иң яхшы табиб — вакыт һәм кыш суыгы гына хакимне исенә кайтара алды. Әкренләп карашы яктырды, ирексездән ял итәргә мәҗбүр ителгән акылы икеләтә көч белән эшли башлады.
Элеккеге эш халәтенә кайту өчен, ул Диван җыйды, утырышта хәзер икенче улы Тәнбәк катнашты. Берничә көн эчендә бик күп мәсьәләләр карадылар, хан һәрберсенең чишү юлын тапты. Төньяктагы урыс кенәзлекләренә җиттеләр.
— Бөек кенәз Александр ничек идарә итә? — дип кызыксынды хан.
— Аннан он да юк, йон да юк — барысы исеменнән Котлыгъ Тимер җавап бирде.
— Нишләп алай?
— Менә шулай! Аны кенәзләр генә түгел, Владимир белән Тверь халкы да санга сукмый. Карарбыз, безгә нинди ясак җыеп китерер икән?
— Карап тормабыз. Күреп туйган инде. Шәүкәлне чакыртыгыз, килүгә яныма кертсеннәр.
Шәүкәл кичкә килеп җитте, хан үзе генә, Византия императорына юллыйсы хат турында уйлана иде.
— Яныма утыр.
Шәүкәл утырды һәм кыюсыз гына ханга карады. Аның дулкынлануы йөзенә чыккан. Ничек инде дулкынланмыйсың, ханның сине ни өчен чакыртып алуы билгеле түгел.
— Мең сугышчы ал да Тверьгә кит. Ул ялкау Александрны ничек идарә итәргә, ясакны ничек җыярга икәнен өйрәтеп кайт. Кара, аның белән сак бул!
Шәүкәлнең күңеле күтәрелде. Ул яу сәфәренә җыену хәстәренә тотынды, киләчәктә рәхәт яшәячәген һәм ханга шәп бүләкләр җибәрәчәген күз алдына китереп ләззәтләнде.
ҮЗБӘК ХАН
37
Үзбәк исә Византия белән килеп туган вәзгыять хакында уйлавын дәвам итте. Узган ел азагында митрополит Пётр вафат булды. Үләр алдыннан варисы итеп, руханилар арасында абруе булган Феогностның исемен атады. Пётр үзе Алтын Урда белән Византия арасында яхшы арадашчы булды. Тәҗрибәле, ашыкмас, хаким теләгән һәр нәрсәгә ирешә торган иде. Феогност нинди булыр? Патриарх аңа фатихасын бирерме? Мөгаен, хатны Феогност белән түгел, ул килер алдыннан әз генә иртәрәк җибәрергә кирәктер.
Үзбәк хан үзенең мәктүбендә император Андроник 11дән Фракиядә сугышчылары китергән бәла-каза өчен ун кат гафу үтенде һәм килешү тәкъдим итте. Шулай ук үги анасы Баялунның үлеме өчен кайгыруы турында хәбәр итте, җеназаның ничек үтүен җентекләп тасвирлады һәм хәтта җәсәде күмелгән мавзолейның кечкенә генә рәсемен дә куйды. Хан императорны бернинди дошманлык теләмәвенә ышандырды һәм ике дәүләт арасындагы багланышларны ныгыту максатында аның теләсә кайсы оныгына өйләнергә әзер икәнен белдерде. Хатының ахырында Үзбәк аннан Патриархтан Феогностны Мәскәү һәм бөтен урыс җиренең митрополит кафедрасына юллавын үтенде һәм кафедраның аның ризалыгы белән Владимирдан Мәскәүгә күчерелүе хакында аңлатты.
***
Шәүкәл Тверьда ныклап урнашты. Монда искиткеч: Итилнең башланып киткән урыны, әллә ни кызу булмаган җәй, терлеккә ашатырга сусыл азыкка кытлык юк, даладагы ише тәмле үк булмаса да сөт һәм ит күп. Хан башлыгы сыйланырга бик ярата иде, аңа ачы бал һәм сыра ошады һәм, гомумән, Тверьда ул үзен хан урынына күрде, шуңа кәефе күтәренке булды, теләк-омтылышлары исә үскәннән-үсә барды. Шәүкәл Владимирдан Бөек кенәз Александрны чакыртып, аңа кенәз тирмәсен бушатырга кушты:
— Сиңа нигә ике тирмә? Үзең Владимирда яшисең, монда да тирмә тотасың. Хан акчага мохтаҗ чакта бу артык майлы була түгелме?
Александр җилкәсен җыерды да Владимирга китеп барды. Шәүкәл тирмәдән хезмәтчеләрдән башлап барысын да куып чыгарды һәм үзенең гаилә әгъзалары, берникадәр яраннары белән кереп утырды.
Тверь кенәзлегеннән ясакны Шәүкәлнең сугышчылары җыйды. Байлык һәм халыкны исәпкә алучылар ял итте, күләмне шайтанга яисә җенгә олактырдылар. Сугышчылар үзләрен җиңүчеләр итеп хис итте, бар нәрсәне — күзләренә ни күренә, шуны эләктерделәр. Халык ризасызлык белдерде, тирә-юньдә, башлык Тверь кенәзен Владимирга куып җибәреп, үзе аның урынына утырачак, дигән хәбәр таралды. Кенәзнең тирмәсен тикмәгә генә тартып алмагандыр, янәсе. Халыкның, ниһаять, түземлеге бетте, алар Александрдан кайтып, Шәүкәлнең хокукларын кисүен таләп итте. Тик моны эшләве ансат түгел иде. Александр үз тирмәсенә керә алмады, аны ярты көн капка каршында бастырып тоттылар.
— Кара аны, Шәүкәл, бәлагә тарымагаең. Бездә халык түзә, түзә дә, кинәт ташкын кебек ярсып күтәрелә, юлындагы бар нәрсәне алып ташлый, туктата да алмыйсың.
— Туктатам! Мин урысны туктатканда, син әле арба тәгәрмәченнән түбәнрәк идең. Аңладыңмы, селәгәй малай? Хан юкка гына әйтмәгән: синең белән катырак кыланырга кирәк. Бар олак, корчаңгы эт!
— Кара аны. Үкенерлек булмасын!
— Нәрсә, миңа янарга килдеңме? Капкадан чыгарып атыгыз көчекне!
Кенәзне үз тирмәсенең капкасыннан җиргә чыгарып ташладылар. Халык инде сукранып кына калмады, дулады, шырпы ташлауга ут булып кабыныр хәлгә килде. Озак көттермәделәр. Көннәрдән бер көнне Шәүкәлнең сугышчылары базарда бәрелешкә керде. Менә шуннан суеш-үтереш китте, аннан бар тверь халкы: яше дә,
АНАТОЛИЙ ЕГИН
38
карты да читтә калмады. Тверьлеләрнең байтагы ятып калды, әмма хан сугышчыларын тирмәгә куып керттеләр.
— Яндырыгыз аларны, егетләр. Ут төртегез! —дип кычкырулары булды, берничә җитез ир-ат тирмә диварына үрмәләде һәм аны тыштан салам белән әйләндереп алды. Иске агач тирмә шәм кебек янып бетте һәм төтен хан сугышчыларын Шәүкәл белән бергә күкләргә алып менеп китте.
Ханның ярсуына түзә торган булмады.
— Кайчан тынычланыр икән бу тверь дуңгызлары, мин аларны ничек кенә бүләкләп карамадым, ә аларның үз туксаны туксан. Хәзер инде миңа каршы ачыктан-ачык эш итәргә күчтеләр! Тиз генә Мәскәү Иванны чакырыгыз минем янга! Менә ул урыс җирләрендә тәртип урнаштыра белер. Бөтен нәрсә белән идарә итәргә һәм бар нәрсәне үз кул астына алырга ярата, менә ул барысын да җиңсен.
Иван Калита шул сәгатьне көтеп кенә торган, диярсең. Атна да узмады, ул хан алдына килеп тә басты.
— Иван! Күпме сугышчы телисең, хет илле меңне ал! Ярдәмчеләрең итеп кемне телисең, шуны билгелә, тик Тверьны гына җир белән тигезлә. Бар әсирләрне — миңа, бар байлыкны — миңа. Тверь җирләренә Мәскәү кешеләрен урнаштыр. Тверь дигән сүзне башка ишетергә дә теләмим.
Иван Калита үзе белән иптәшкә Суздаль кенәзе Александр Васильевичны алды һәм алар борынгы каланы тулысынча яндырып бетерделәр. Байлык тулы арбалар, төркем-төркем әсирләр Урдага таба сузылды, ә яндырылган Тверьне хәтта ерткычлар да әйләнеп узды, бары тик козгыннар гына төтенләп яткан көл өстендә әйләнделәр дә Итилнең күз яшьләре булып дулкыннан ятим калган ярларына ябырылдылар.
Александр Михайлович үлемнән һәм әсирлектән качып котыла алды. Ул, үзен эзәрлекләүчеләрдән качып, ун ел гомерен Псковта уздырды.
Иван Калита, ниһаять, Бөек кенәзлеккә күптән көткән ярлыкны алды. Әмма шундый ук ярлыкка, көтмәгәндә-уйламаганда, Александр Васильевич Суздальский да ия булды, дөрес, ул тыныч кына Суздалендә утырды һәм Аллага гыйбадәт кылды.
Иван Данилович үзенең уллары Симеон һәм Иван белән бергә ханга мәңге тугры булырга ант иттеләр.
Үзбәк кенәз Иванны ныклап күзәтте. Берәр елдан урыс җирләрендә тәртип урнашканын аңлады, ясак та әйбәт җыелган иде. Моның өчен хан Иванны тагын Кострома кенәзе титулы белән бүләкләде һәм Александр Михайловичны эзләп табарга боерды.
Иван Калита күптәннән урыс кенәзлекләрен бер йодрыкка туплау уе белән янды һәм моның өчен теләсә нәрсәгә барырга әзер иде, биредә әле үзенең күптәнге дошманнары — тверь кенәзләре белән исәп-хисап ясау мөмкинлеге дә туды. Ул Александрны эзләү эшен башлап җибәрде. Әгәр ул Новгородта түгел икән, димәк, Псковтан эзләргә кирәк. Бөек кенәз гаскәр туплады һәм Псковка килде. Кала сугышырга теләмәде, болай да кан күп түгелде. Иван илчеләрен җәбергә дучар булган кенәз белән сөйләшүгә җибәрде. Моисей архиепископ белән меңбашы Авраам азап чиккән ил исеменнән Александрны хан алдына барып, хөкемгә басарга үгетләделәр, алайса аның ачуы яман булачагын һәм урысларның йөзләгән сала һәм калаларын янәдән таларга һәм яндырырга тотыначакларын әйттеләр.
Александр уйланды:
— Мин сездән сыену урыны эзләдем, әмма сез мине куарга телисез. Ничек инде аларга хезмәт итә һәм үзегезнең туганнарыгызны сата аласыз?! Әмма якыннарымның йорт-җирләре тыныч булсын өчен, мин үземне корбан итәргә әзермен.
Псковлылар кенәзне якладылар.
— Безнең белән кал, сатмабыз, афәт килә икән — бергә үләрбез.
Илчеләр буш киттеләр. Иван Үзбәкнең ачуыннан курыкты. Үзе өчен шүрләмәде, бары урыс җиренә яңа һөҗүм башларга теләге юк иде. Ул качкынның ир туганнары
ҮЗБӘК ХАН
39
Константин һәм Василийны, Александр Васильевич Суздальскийны үз янына чакыртты. Алар Опока янына килделәр һәм янәдән калага илчеләр җибәрделәр. Тик киребеткән псковлылар үз сүзләрендә нык торды — алар кенәзне бирмәде. Ул үзе дә атасы һәм абыйсы Дмитрий кебек үлемен Урдада каршыларга теләмәде. Шуннан Калита Феогност митрополитны Псковның бөтен халкына каргыш салырга күндерде, шулай итеп ул аларны изге чиркәүдән аерырга теләде. Халык тынып калды, уйланды. Качкын кенәз дә уйга талды.
— Туганнарым, сезгә каргыш төшмәс! Мин каладан китәм.
Александр атына атланды да Псковтан чыгып китте, тик ул Урдага түгел, Литвага — Гедемин канаты астына юнәлде.
Иван канәгать калды, Псковка да ут төртмәделәр, җинаятьче дә хәзер урыс җирендә түгел. Литва белән хан сугышка кермәячәк. Шунысы да бар, бер-бер хәл килеп чыкса, качкын кенәзне Урда дошманы белән килешүдә гаепләргә мөмкин.
Үзбәк инде суынды, ачуы узды, ул Бөек кенәзнең сүзләрен тыныч кына тыңлады һәм ашыгырга кирәкмәс дип хәл итте. Качкын белән ни кылырга икәнен вакыт үзе күрсәтер. Хан Калитага карады һәм елмайды:
— Йортыңа кайт, Иван, һәм барысына да, кем гаебен танымый, хан шуны кичерми, дип тапшыр. Гадел хөкем каршына басуың гөнаһлы булып качып йөрүгә караганда яхшырак.
***
Ханның кәефе көннән-көн әйбәтләнә барды. Аны барысы да: балалары, хатыннары, кардәшләре һәм тәбәгаләре шатландырды, бигрәк тә күзгә күренеп күтәрелгән кала — Сарай әл-Җәдид куандырды. Үзбәк берничә яраны белән иртәләрен калага чыкты, күкрәген тутырып саф һава сулады, ул бар нәрсәне күзәтергә яратты: әнә алачыкта төн эчендә сүрелгән тимерче учагын өреп кабызып җибәрделәр, урамнарда малайлар, бик тәмле һәм салкын дип, мактый - мактый су саталар, базар янына яңа гына чалынган ит тутырылган арбалар килеп туктый, балыкчылар төнлә тоткан балыкларын тәкъдим итә. Отыры тагын да көчәя. Йон эрлиләр, чүлмәк ясыйлар. Ул чүкеч тавышлары... Күчмә тормышка караганда Үзбәккә утрак тормыш күбрәк ошый башлады.
Күчеп йөргәндә ничә кәрван очратырга мөмкин? Берне, икене һәм бетте. Ә калага һәр көнне көньяктан, көнчыгыштан, төньяктан көн дә килеп торалар. Кәрван-сарай төрле кешеләр белән тулган, алларында тәмле ризыклар өелеп тора. Кышларын анда җылы, җәйләрен салкынча була. Дөньяның төрле почмагында булган яңалыклар турында ишетәсең. Хан сәүдәгәрләрне, сәяхәтчеләрне, хаҗиларны кабул итәргә, сыйларга яратты, аларның бүләкләренә һәм алып килгән яхшы хәбәрләренә сөенде. Башка калаларда сокланырлык ниләр бар? Үзбәк шуларны сораштырды һәм үзендә булдырырга тырышты. Ул киңәшләр сорады,үзенең һәм каласының данын бар дөньяга таратуларына өметләнеп, заказлар ясады.
Кала чыннан да искиткеч матур иде, ул зур һәм кечкенә каналлар белән кварталларга бүленгән, каналлар аша агач күперләр салынган: турылары
— арбалар өчен, кыеклары — җәяүлеләргә. Канал буйлатып салынган юллар яхшылап төелгән, тигезләнгән. Сарай тирәсендә — зур түрәләр кварталлары, аларның йортлары милли бизәкләре белән бизәлгән, аннары һөнәр корылмалары һәм сәүдә мәйданнары китә. Көньякта күбрәк гарәпләр һәм византиялеләр эшли иде, алар керамика, пыяладан әйберләр, корал, йорт кирәк-яраклары ясыйлар. Актүбәнең югары агымында күбесенчә тире иләүчеләр, агач осталары, мичкә ясаучылар, ат абруйлары һәм арба кирәк-яраклары эшләүчеләр яши. Яңа Сарай чәчәк атты, кырмыска өеме кебек гөжләде һәм шатланып тормыш итте.
Бервакыт иртәнге сәйран вакытында һөнәрче утарыннан бала көлүе яңгырап ишетелде. Бу көлү тавышы Үзбәкнең күңеленә сары май кебек ягылды, түзмәде
— бу бәхетле йортта кемнәр яшәгәнен беләсе килеп, капканы шакыды. Көлү авазы шунда ук тынды, капканы кызыл балчыкка буялган алъяпкычлы ике яшь егет ачты.
АНАТОЛИЙ ЕГИН
40
Алар шунда ук тезләренә егылдылар һәм башларын җиргә иделәр. Тынлыкны остаханәдән килгән тавыш өзде:
— Йә, ник тынып калдыгыз лачыннарым? Нәрсә китерделәр? Утын мәллә?
Җавап көтеп тормый чүлмәк ясый торган остаханәдән аксыл-сары чәчле оста килеп чыкты һәм көтелмәгән очрашудан катып калды. Һушына килеп, биленә кадәр иелде һәм ханга:
— Рәхим ит, ханым, Алла сакласын сине! Минем йортыма сине нинди җилләр китерде? — диде.
Хан елмайды:
— Синең балалармы?
Бер-берсенә охшаган аксыл башлы өч малай куркудан коймага сыендылар.
— Минекеләр, бөек хан! Синең аркаңда, атакай! Ызбада тагын ике кыз үсеп килә.
— Ничек инде минем аркада? Синең һәм Аллаң аркасында. Синең балаларыңны мин ясамадым.
— Шулаен шулай. Әгәр дә беренче очрашуыбызда акча тулы янчык бирмәгән булсаң, мин гомерем буе кол булып калыр идем, ә менә хәзер — оста. Туктале, шәфкать күрсәтүчем, моннан ике ел элек үк мин сиңа бүләк ясап куйган идем. Үзем тапшырырга теләгән идем дә синең янга кертмәделәр.
Оста тантаналы рәвештә керамикадан коелган зур тәлинкә күтәреп чыкты.
— Кабул итче, ханым!
Үзбәк зур түгәрәк аскуймага куелган бүләкне кулына алды. Бер-берсенә ятышып торган ак аксыл-көрән, яшел бизәкләр төшерелгән, шома, ялтырап торган гаҗәп тәлинкә. Тар гына көрән сызыклар әле бер-берсенә якынаеп, әле ераклашып бара да бара. Ханның күптәннән мондый матурлыкны күргәне юк иде. Бүләк аның күңеленә хуш килде. Ул үзенә уенчык сандугач биргән шат күңелле егет — Борисканы исенә төшерде.
— Рәхмәт, Бориска оста! Сине шулай дип атыйлар бит?
— Сиңа да рәхмәт, ханым, искә төшерүең өчен. Синең аркада мине халык Борис Никитович дип олылый.
— Уенчыкларың турында, мөгаен, оныткансыңдыр?
— Ничек инде онытырга? — Борис малайларга кычкырды: — Ягез әле, бөек ханга ниләр белән уйнаганыгызны күрсәтегез.
Малайлар куркып кына ханга якынлаштылар, кулларында атлар, җайдаклар, сөнгеләр тоткан җәяүле сугышчылар, укчылар иде. Бар сыннар да Урда гаскәре төсенә буялган. Хан уенчыкларны кулына алды — гаҗәеп матурлык!
— Булдыргансың, Борис Никитович! Әйт әле, Коръән сүрәләре язылган тәлинкә яки тактачыклар ясый аласыңмы?
— Ә нишләп ясамаска?! Язып бир, җиренә җиткереп эшләрмен.
— Иртәгә кешеләр җибәрермен, оста. Бу тәлинкәңне бүләк итеп кабул итәм, син дә тәлинкә өчен ышанмалык алып куй.
Хан билбавы астыннан көмеш салынган акча савыты чыгарды һәм аны Бориска ыргытты:
— Малайларыңны белемгә өйрәт, телисең икән — мәдрәсәгә бир, телисең икән —попларга илт. Мин фәрман бирермен.
Икенче көнне Бориска Үзбәктән ярлык китерделәр, анда хан ясаган әйберләрен саткан өчен остадан салым алмаска һәм аның балаларын кайда тели шунда түләүсез укытырга кушкан иде.
Борис оста белән очрашудан соң, хакимнең рухи халәте яхшырды, җитмәсә, яңа гына бабасының тәхетенә утырган Византия императоры Андроник 111нең хаты да уңай кичерешләр өстәде. Урынын алып кына алмаган, ә карт монахны кәшишханәгә җибәргән. Яшь император килешү теләгән һәм аның туганлашырга дигән тәкъдимен
ҮЗБӘК ХАН
41
хуплаган. Яучылар җибәрергә тәкъдим иткән.
Ханның рәсми рәвештә бер хатыны — Тай-туглы гына калды һәм Үзбәк ятак өчен генә ярый торган берничә чибәр кәнизәк тотты. Ул бик нәзберек, нәфис һәм күтәренке рухлы кеше иде. Яшьтән шигърияткә тартылды, үзе дә укырга яратты, башкаларның да укуына мөкиббән булды, әсәрләренең яхшы һәм кимчелекле яклары турында сәгатьләр буе сөйли алды. Аңа шигърият кенә түгел, музыка да, сынлы сәнгать тә ошады, алар бар да аның күңеленә җыр кебек тәэсир ясыйлар иде. Бу турыда янәшәсендәге хатын-кызлардан бары Тай-туглы белән генә сөйләште. Кәнизәкләр бары матур сөяркәләр булырга гына яраклы иде. Ничектер Үзбәк шуларның берсенә Гомәр Хәйямнең робагыйларыннан берсен укыган иде:
Сөю дә - бер бәла, ул бит ходайдан, Ни кылса да, бөтен эш бит ходайдан! Явызлык, яхшылыклар үз кулыңда, Ә соң мәхшәре безгә ник ходайдан?
Чибәркәй ханының исе киткән карашына игътибар итмәде. Ул бары мөлаем итеп хакименә карап тора иде. Үзбәк аннан бу дүрт юлдан нәрсә аңлавы турында сорашмакчы булды. Әмма аның күзләренә баккач: «Бу хатынның акылы башында түгел, ә гаҗәеп матур ботларында» —дигән нәтиҗәгә килде. Кызны хәрәмгә җибәрер алдыннан ул Гомәр Хәйямнән тагын берне укыды:
Сереңме ачма, саклан син яманнан...
Ә кем яман? Танып кара арадан...
Бүтәннәргә ничек булсаң үзең син, Үзең дә нәкъ шуны көт башкалардан.
Менә шуңа күрә Үзбәк зур канәгатьләнү белән Кастантиниягә илчелек җыйды. Үз янында тагын бер акыллы һәм нәфис, ирнең йөрәген тәне белән генә түгел, рухи яктан да сөендерә алырлык хатын булуын теләде. Илчелекнең башына ул Сафониянең Сарская һәм Придонская епархияләре хакимен куйды. Архиепископның Византиядә күп мәртәбәләр булганы бар, юнан телендә иркен сөйләшә, Андроник III белән ул варислар рәтендә йөргән чагыннан ук яхшы таныш иде.
Хан бүләкләр һәм калымны мулдан җибәрде. Иван Калита моның өчен бик тырышты. Сайлап алынган мең сугышчы Алтын Урда ханының кәләшен Яңа Сарайга озатырга тиеш булды. Үзбәк хан еракта, әле үзенә таныш булмаган Византия ханбикәсен күргәнче үк ярата башлады.
Бөек кенәз Иван Данилович урыс җирен, үз ватанын яратуын дәвам итте һәм аны бергә туплау өчен кулыннан килгәннең барын да эшләде. Кенәз кемгә каршы көрәшә алмасын белә иде, шуңа ул уйларны үзеннән куарга тырышты. Иван биргән антыннан кире кайтучылардан түгел, аны бозарга уйламады. Үзбәк алдында ул күндәм булып кыланмады. Ул чын күңеленнән ханны белемле булуы, кешене кешедән аера белүе, гаделлеге, ачуыннан тиз кайтуы өчен хөрмәт итте. Удел кенәзләрен килештерүдә һәм бер йодрыкка туплауда ханнан башка тагын кем ярдәм итә ала?
Хәйләкәр Котлыгъ Тимер барысын да сизеп йөрде, аны хан белән кенәзнең үзара багланышы борчыды. Алга таба аларның якынаюын теләмәде.
— Син Иван үзенең кул астына торган саен күбрәк җирләр туплый дип уйламыйсыңмы? Син аңа көчәергә юл куясың. Кинәт котырган ишәк кебек тибеп куймасмы?
— Ә үзең урыста кенәзләр артык күп ишәйде дип уйламыйсыңмы? Үзләренең кечкенә җирләрендә утыралар, һәркайсы үзен бик акыллы, бик көчле дип саный. Менә шуңа этләр кебек бер-берсенә ташланалар, сугышалар, үзләренең халкын юкка чыгаралар. Безгә моннан файда юк, безгә ясак күбрәк кирәк. Мин әйтмичә дә беләсең: күп кеше — күп табыш, әз кеше — әз табыш. Өстәвенә, бу чылбырдагы этләр безгә күршеләреннән зарланырга килә. Без аларны килештерер өчен сугышчылар
АНАТОЛИЙ ЕГИН
42
юллыйбыз, тагын җирләрне харап итәбез. Киребеткәннәрне башкача тынычландыра алмыйбыз. Аның каравы Иван зирәк һәм тырыш! Кенәз — хәйләкәр, җирләрне сугыш белән алмый, Ярославль һәм Ростовны сугышсыз алды, кызларын җирле кенәзләр Василий белән Константинга кияүгә бирде дә хәзер аларның кенәзлекләре белән үзе идарә итә. Бу җирләрдә халыкның тормышы алга китте һәм безгә дә байлык агыла. Юк, Иван ишәк түгел! Ә инде, Аллаһ күрсәтмәсен, тәртәгә тибә башласа, үзен тиз генә башкага алыштырырбыз.
Иван Данилович ашыкмады, ул көтә белә иде. Эшләрен әкрен генә җайга салды, бер нәрсәне дә онытмады. Хан ярлыгы буенча новгородлыларның кенәзе саналса да, аны анда кертмәделәр, ул Новгород янында, киресенә катканнарның биләмәләрен тарайтып, җир сатып алды һәм үз кешеләрен күчереп утыртты. Бөек кенәзнең акчасы җитәрлек иде. Путасына татарлар калта дип йөрткән акча янчыгы кыстырып куелган. Бу зур янчыкта көмеш тормады, тик кенәз аны үзе өчен тотмады, урыс өчен тырышты.
Кияүләренә үзе янында булырга кирәклеге турында кабатлады.
— Калитадан курыктылар һәм хөрмәт иттеләр, кайберәүләр кирәк булганга аның белән дуслашты. Рязаньлылар ирексездән Мәскәүгә якынрак елыштылар, аларның җирләре Урда олыслары чигендә урнашкан иде. Алар һөҗүмнән беренчеләрдән булып иза чиктеләр. Ә 1327 елда Урдада Рязань кенәзе Иван Ярославович җәзалап үтерелгәч, алар тулысынча Калита кул астына керделәр. Иван Ярославовичны ханга Мәскәү кенәзе саткан дигән хәбәрләр йөрде. Тик имеш-мимешләр генә шул, расларлык берни юк.
***
Үзбәк көткән көн килде. Ниһаять, Византия патшабикәсе Мария йөзләгән юнан һәм әрмән асраулары, мең сугышчы озатуында Яңа Сарайга килеп җитте. Кәләш бик чибәр, зифа буйлы, мәһабәт, нәзакәтле иде. Гашыйк хан дәртеннән чак акылын җуймады, принцессаның озын юлдан соң ял иткәнен көтеп җиткерә алмады... Көткән мизгелләр якынлашты, Мария, мәһабәт атлап, ханның ятакханәсенә керде, һәм бар матурлыгы белән аның каршына басты:
— Ханым, ирем, сине күрүемә шатмын! Шуны бел, гомерем сиңа багышланган, бары тик сиңа гына. Мин сиңа уллар табып бирергә хыялланам, алар синең эшләреңне һәм ата-бабаларымның бөек эшен лаеклы дәвам итүчеләр булырлар. Көттермә, ирем...
Принцесса чишенә башлады, ә Үзбәк дәртенә чыдый алмый, аңа сокланды, башында буталчык уйлар әйләнде: «Әй Аллаһ! Нинди чибәр ул! Минем әбием, тутам һәм үги анам Баялунга ничек охшаган. Карашы, сөйләшүе, йөреше — бар да аныкы кебек. Мария, хыялым, син дә Баялун булырсың. Әйе, әйе! Мин сине нәкъ шулай атармын».
Хан Мария-Баялунның беренче ир-аты булды. Ул мәхәббәт уеннарының нечкәлекләренә өйрәтелмәгән. Үзбәк үзе көткән канәгатьлекне алмады, әмма кәефе китмәде, яңа хатынын Тай-туглының күп нәрсәләргә өйрәтәчәген белә иде. Ә хәзер аңа ял итәргә һәм гыйффәтен югалту хәсрәтен кичерергә кирәк. Хәрәмдә аңа күптән урын әзерләп куелган иде.
Көннәр үтә торды, ханның Мария-Баялунны канунлы хатыны итәсе килде, шуңа тизрәк никах укытырга теләде. Тик моның өчен хатыны мөселман булырга, ислам динен кабул итәргә тиеш. Мария-Баялун ашыкмады:
— Сабыр бул, каударланма. Миңа иң әүвәл исламга төшенергә, Коръәнне игътибар белән укып чыгарга кирәк.
Берчак Яңа Сарайның казые белән сөйләшкәндә, Үзбәк хан аның, Аллаһ ризалыгын бирмәгән килеш хакимгә үзенең кәнизәген хатыны дип атау яхшы түгел, дигән ишарәсен тотып алды. Моннан соң хан Баялунны исламны кабул итүнең гадиләштерелгән йоласын кабул итәргә үгетләде. Ханбикә, ниһаять, мөселман булды.
ҮЗБӘК ХАН
43
Мулла кияүдән дә, кәләштән дә өйләнешергә ризалыкларын сорады, икенсеннән дә уңай җавап алгач, Аллаһ исеменнән аларны ир белән хатын дип игълан итте.
Хан көн саен дәүләт эшләре белән шөгыльләнде, хөкем чыгарды, ауны да онытмады, ә кич җитте исә Баялун янына ашкынды, серле чибәр хатын үзенә тартып тора, хәтта алар арасындагы җиңелчә салкынлык та ирне читкә этәрә алмады. Яшь хатынының белеменә Үзбәкнең исе китте, аның белән таңга кадәр күк, галәм төзелеше турында сөйләшергә була, алар озаклап планеталарның ничек һәм нәрсә тирәсендә әйләнүләре турында бәхәсләштеләр. Икесе дә җирнең түгәрәк булуы, әйләнүе, әмма аның өстеннән бер нәрсәнең дә егылып төшмәве турында белсәләр дә сәбәбен әйтеп бирә алмадылар. Ә акыл ияләренең фикерләре!..
Иренең үзе турында исенә дә төшермәвенә Тай-туглының ачуы килде. Ширбәт ае да узып китте, аның артыннан икенчесе, әмма Үзбәк өлкән хатыны турында уйлап та карамады. Кайда ул хатыны турында уйлау, хәтта улларының хәлләре белән дә кызыксынмады. Ә балалар эшенә катнашу кирәк. Тикмәгә генә: «Тездә чакта сөйдерә, үсә төшкәч — көйдерә», — димиләр. Тай-туглы көн уртасы дип тормады, тәвәккәлләп, ире янына китте. Хан эшен читкә куеп, өлкән хатынын шатланып каршылады һәм кочагына алды да шаян күзле чибәркәен шактый озак үпмәгәнен аңлады. Тай-туглы шунда ук һөҗүмгә күчте:
— Мин мәхәббәт теләнергә килмәдем, ханым. Үзеңнең улларыңа игътибар итүеңне сорыйм.
— Кайсы өчен борчыласың, гөлчәчәгем?
— Олысы, Тәнбәк.
— Нәрсә эшләгән минем өлкән улым! Ул бит Хәрәзмнең менә дигән хакиме. Безнең җирләрне үзләштермәкче булган оятсыз ираннарны кавказ тауларыннан, тарлавыкларыннан ул куып чыгармадымыни? Кавказ кешеләрен Алтын Урда кешеләрен урлап колыкка сатудан ул биздермәдеме? Улымның гаебе нидә соң?
— Син — начар ата! —дип кысрыклады аны Тай-туглы. — Син улларыңа варислар һәм сугышчылар итеп кенә карыйсың, аларның кешеләргә хас йомшак якларын күрмисең. Тәнбәк эчә башлаган. Көн саен диярлек лыкынганчы шәраб эчә дә исереклелек сөремендә икешәр, кайчакта өчешәр кәнизәкне берьюлы ятагына сала.
— Бу хәбәрләрне кайдан ишеттең?
— Кайдан булса да, хак сүзләр, үзем тикшердем. Киленең, сорауларыма: «Хатын ирен гаепли алмый, әмма утсыз төтен чыкмый», — дип язды.
Үзбәккә башка аңлатып тору кирәкмәде. Ачудан үзен кулда тоталмасын аңлап, хан Хәрәзмгә Котлыгъ Тимерне җибәрергә карар кылды:
— Барып кайт, кардәшем, малайның хәлен бел. Әгәр чыннан да эчүгә һәм бозыклыкка сабышкан икән, чылбырга утырт, аңына килсен. Хәрәзм белән үзең хакимлек ит һәм берочтан Үргәнечтә мәчетне дә төзетеп бетерерсең.
Котлыгъ Тимер ханның әмерләрен берсүзсез үтәргә өйрәнгән, тик бу юлы күңеленнән аңа бик каты үпкәләде: «Нигә мине ул шулкадәр түбәнсетте? Бәкләр бәгеннән мине әмиргә? Кеше ни әйтер?».
Кеше һәрвакыт беренче чиратта үзе турында гына уйлый, четерекле мәсьәләләрне бары тик иң якын һәм ышанычлы кешегә генә тапшырып булганына төшенми.
Кичен Үзбәк Тай-туглыны кочагына алды, һәм хатыны һәрвакыттагыча яшь кызлар сыман аның ирлек көчен тәмам сыгып бетерде.
— Рәхмәт сиңа, мәхәббәтем. Вакытлыча онытып торуым өчен кичер. Шайтан башны бутады. Кичер. Учагыбызны Мөхәммәд галәйһиссәлам өйрәткәнчә саклавың өчен дә рәхмәт.
Котлыгъ Тимер Хәрәзмдә калды, Тәнбәкне рәсми рәвештә хакимлектән мәхрүм итмәде, әмма үзе идарәне үз кулына алды. Бер елдан атасы варисны Яңа Сарайга чакыртты.
АНАТОЛИЙ ЕГИН
44
— Анаң белән минем янымда утырырсың. Ир-ат була белмәсәң, дөньяга хатын-кыз итәге астыннан карарсың, типтерергә уйласаң, белеп тор: хөкем җыеп торасым юк, үзем дә бик тиз урыныңа утырта белермен! — Үзбәкнең күзеннән чәчелгән очкыннар улының битен пешергәндәй булды.
Варис кул кушырып утырмады, атасының усал карашын аркасы белән тойган хәлдә, фәннәр үзләштерде, ауга йөрде, бар мәзһәбтәге руханилар белән әңгәмә корды.
***
Иван Калита урыс кенәзлекләрен берләштерүне дәвам итте, тик үзсүзле новгородлылар, тәгәрмәчкә таяк тыгып торды. Бөек кенәз, Новгородтагы алтын юуучыларның Камада бик күп көмеш тапканнарын ишетеп, алардан элеккегә караганда артыграк ясак таләп итте, әмма тегеләр каршы чыкты. Иван Данилович новгородлыларның акчасына Мәскәүдә яңа таш гыйбадәтханә төзетергә җыенган иде, шуңа кире чигәсе килмәде — гаскәр туплады һәм Торжок белән Бежецкий Верхны кулына төшерде. Новгородлылар уйга калды. Калырсың да, төньяктан — шведлар, көньяктан бөек кенәз кысрыклый. Алар Псковка барып, күрше-көндәшләреннән теләктәшлек өмет итте. Калита исә озакка сузып тормый, үзенең олы улы Симеонны Гедеминның кызы Августага өйләндерде дә Литва белән яшерен килешү төзеп тә куйды. Өстәвенә, монголлар Волынь сәфәре вакытында эләктергән Литва тәхете варисы Наримунтны урда әсирлегеннән йолып алды. Нәсара динен алдырып чукындырды һәм аннан Мәскәү кенәзен тыңларга ант иттерде. Новгородлылар да Литваны үз ягына авыштырдылар һәм Наримунтка Орешек, Карельск, Конорьеның яртысы белән идарә итүне тапшырдылар.
Иван Даниловичка шведларның новгородлыларга каршы һөҗүмен көтми чара калмады. Нәм ул көтте. Шактый озак көтте — шведлар Орешекка биш елдан соң гына басып керделәр. Наримунтның сакланыр көче юк иде, һәм ул каланы калдырып качты. Нишләсеннәр инде бичара новгородлылар? Канунлы кенәзне чакырып алдылар һәм Мәскәү белән килешү төзеделәр һәм бар еллар өчен бик зур күләмдә ясак түләделәр. Кем көтә белә, шул җиңеп чыга.
Иван кенәз көтте, әмма эшләре турында да онытмады, Мәскәүдә барыбер гыйбадәтханә, имәннән кирмән салдырды. 1331 елда Александр Васильевич Суздальскийның вафаты турында кайгылы хәбәр килде. Бөек кенәз җыенды да, үзеннән алда беркем уза алмасын белеп, хан янына юнәлде. Удел кенәзләре хаким чакыруыннан башка Урдага сыңар аякларын да атлый алмадылар, Иван Данилович исә теләсә кайсы вакытта барып йөри ала иде.
Актүбәдәге мәрхүм туганы Юрий биләмәсен Иван да ташламады, киресенчә, тагын да яхшыртты. Килеп төште дә утарда мунча керде һәм Тай-туглы белән очрашты. Ул ханбикәгә бик күп төрле бизәнү әйберләре, кыйммәтле ташлар китерде. Бүләкләрне тапшырып бетергәч:
— Матур ханбикәләрдән иң чибәр ханбикәм, бүләк итеп тагын кечерәк бер урыс каласы — Туланы да бар халкы, йортлары һәм һөнәрханәләре белән бергә ал.
— Әй хөрмәтле кенәзем, рәхмәтем зур, тик андый бүләгеңне хан рөхсәтеннән башка кабул итә алмыйм. Иремнән сине кабул итүен сорармын, үзең аңа җиткерерсең.
Кенәз нәкъ менә шул җавапны көтте дә.
Икенче көнне иртән хан үзенең хатынына әйтте:
— Иванны кабул итәргә кирәк.
Ә нигә кабул итмәскә? Иван хәйләкәр, Урда йолаларын бик яхшы үзләштергән, шундый зур бүләк ясаган икән — ханның җавап бирәсен белә. Суздаль кенәзлегенә ярлыкка килгән хикмәт иясе, алачак ул аны, зирәклеге өчен алачак. Андыйларга ярлык файда гына китерә.
Өч көн дә узмады, Иван Данилович көткән ярлыгын алды. Тагын бер урыс җире аның кул астына керде. Көче дә, байлыгы да артты Бөек кенәзнең.
ҮЗБӘК ХАН
45
Калита өенә кайтырга ашыкмады. Танышып чыгарга булды. Үз биләмәсенә Урданың зур түрәләрен чакырды. Ачы балдан авыз иттеләр, әңгәмә кордылар, бөек кунак — ханның кияве, яңа бәкләр бәге Иса гүргәнне дә китертә алды. Бергәләп ауга чыктылар, мунча чабындылар, ачы бал эчтеләр. Кунакны озатканнан соң, хуҗа бүләкләр җыйды һәм аларны Хәрәзмгә — Котлыгъ Тимергә җибәрде, чынында — ул баш, ә бу Иса гүргән буш шалтыравык сыман, әллә кем түгел. Зирәк кенәз ялгышмады. Ике еллап вакыт үткәч, хан Котлыгъ Тимерне үз вазыйфасына кире кайтарды.
***
Ханның көннәре бер көйгә — тыныч кына, тигез генә акты, вак-төякләр белән борчыган дошманнарын әмир-бәкләр бик тиз урыннарына утырта тордылар. Үзбәк берничә ай ил буйлап күченеп йөрде. Дәүләттә бар да тыныч, халык эшләде, байлык артты. Гаиләсендә дә тынычлык иде. Тай-туглы Тәнбәкнең исерткечне ташлавына шатланып туя алмады, улы хәзер баш-аягы белән укуга чумды. Үзбәк тә улының тәртибеннән канәгать иде, бар гаскәрне аның кул астына бирергәме әллә дип уйлаган вакытлары булды, әмма Елбаздук бабасының «җиде кат үлчә, бер кат кис» дигәнен хәтерләп, сабыр итте.
Вакыт узган саен, ханның күңеле яшь хатынына карата суына төште. Ул гыйшкы белән ирен җылыта белмәде, балага да узмады. Баялун ир белән торуны авырыксына башлаган иде инде. Һәм, Аллага шөкер, соңгы вакытта Үзбәк аны бик сирәк чакырды, ире белән ятак бүлешү аның өчен авыр бер җәзага әйләнгән иде. Хатынлык бурычларыннан күңеле кайтты. Византия принцессасы күченеп йөрүне ошатмады, әмма сәяхәт кылырга бик яратты. Иксез-чиксез далалардагы моңсу бертөрлелек аны сагышка салды, ул дымлы җилләрне, бөдрә дулкыннарның шавын өзелеп сагынды.
Тай-туглы ахирәтенең күңел төшенкелеген байтактан чамалый иде. Өлкән хатын буларак, кәефен күтәрергә тырышты, Үзбәк исеменнән бүләкләр җибәртте, ачыктан-ачык сөйләшергә теләде. Әмма Баялун эчке дөньясына берәүне дә якын китермәде. Урда тормышы шулкадәр гайрәтен чигерде, ханбикә качу турында уйлана башлады. Урдадан ансат кына качып булмый, куып тоталар да иренә хыянәте өчен җәза бирәләр. Монда бары тик хәйлә белән генә алдырып була. Баялун уйлады да уйлады.
Хан элеккечә галимнәрне хөрмәт итте. Аның сараенда андыйлар шактый иде һәм ул аларга бик яхшы түләде. Күк галимнәре даими рәвештә Үзбәк өчен йолдызнамәләр төзеде, аңа бәхетле киләчәк юрап сөендерде. Хан белән бергә башка планета һәм дөнья турында әңгәмә кордылар, кайчакта тамаклары карлыкканчы бәхәсләштеләр дә. Шагыйрьләр ханны һәм аның кабатланмас хатыннарын хөрмәтләп, күтәренке рухтагы шигырьләр иҗат итте, шамакайлар яңадан-яңа әкәмәтләр уйлап чыгарды, кәнизәкләр исә гаҗәеп көйгә искитәрлек шәрык биюләрен башкарып, күңелләргә дәрт өстәде. Көнчыгыш иленең хакимен шатландырыр өчен нәрсә кирәк булса, ханда боларның барысы да бар иде. Күп санлы яраннары Үзбәкне күчмә тормышта озатып йөрде.
1334 елда, дала куе яшел белән каплануга, Үзбәк хан көньякка — Кавказ
АНАТОЛИЙ ЕГИН
тауларына таба күченде. Хаким белән тулаем кала: тирмәләр, мәчетләр, тимерче һәм чүлмәкче алачыклары, күнчеләр һәм корал ясаучылар, көтүләре белән чабаннар да күченде. Хан әмер бирүгә бар да туктады һәм зур тирәлектә урамнар, юллар, мәйданнар ясап тезелде. Үзбәк бу юлны балачактан ук яратты: бар елга һәм инешләрне, уйсулыкларны, кар суларының кая җыелуын, ачы җилдән ышыкланыр калкулыкларны, терлек өчен иң сусыл азыкның кай урында икәнен бик яхшы белә иде.
Күчмә кала ханның яраткан биш түбәле тавы янында тукталган көнне аның янына күренекле гарәп сәяхәтчесе Ибн Баттута килде. Тиз арада Үзбәккә даны үзеннән алда йөргән кунак турында хәбәр иттеләр. Хаким шатланды. Ул Ибн Баттутаның кайбер башкала һәм дәүләтләр турындагы язмалары белән таныш иде. Сәяхәтчене җомга көнне кичке намаздан соң кабул итәргә булды.
Үзбәк хан биек зиннәтле чатыр астында кыйммәтле ташлардан бизәкләр төшерелгән, алтын йөгертелгән көмеш такталардан ясалган тәхеттә утыра иде. Уң һәм сул ягына хатыннары, аз гына арттарак ике улы, алдында кызы, астарак уң һәм сулда якын туганнары урнашты. Чыгу юлына якын җирдә әмирләр һәм гаскәрнең баш җитәкчеләре өчен урындыклар куелды. Дәрәҗәләре белән түбәнрәк түрәләр кереп ханны сәламләделәр, аннары чыгып чатырдан ерак китми утырдылар. Ибн Баттутаны Диван әгъзаларының берсе тәкъдим итте:
— Әй бөек солтан, бу дөньяда җиде бөек патшаның берсе, Аллаһ сиңа озын гомер бирсен! Әй дала, тау, елга һәм диңгезләрнең кодрәтле хакиме, сәламемне кабул итеп ал! Хатыннарыңны, улларыңны, гүзәл кызларыңны сәламлим, кодрәтле һәм мәрхәмәтле Аллаһ аларны сакласын!
Үзбәк тәхеттә туп-туры утырды һәм мәһабәт тавыш белән Ибн Баттута сәламенә җавап кайтарды. Хезмәтчеләр шунда ук биек кәнәфи китерде, хан кунакка утырырга тәкъдим итте һәм дөнья буйлап сәяхәт кылганда нинди илләр, гаҗәеп хәлләр күрүе турында сөйләвен сорады.
Ул барлык мөселман илләрендә булган, Багдад һәм Дәмәшъкнең матурлыгын күргән, Мәккә белән Мәдинәгә барган, бөек галимнәр һәм суфыйлар белән гәп корган. Хикәят төнлә генә тәмам булды, әмма сарай шагыйрьләренең хан һәм аның хатыннары хөрмәтенә күтәренке рухтагы шигырьләрен тыңламыйча, берәү дә таралмады. Таралганда да куелган тәртип буенча: беренче булып өлкән хатын, аның артыннан икенчесе, балалар һәм башкалар дәрәҗәләренә карап кузгалдылар.
Икенче көнне хан Ибн Баттутага хөрмәт билгесе итеп берничә куй, шәп ат һәм күн савыт белән кымыз җибәртте. Сәяхәтче, әдәплелек һәм тәрбиялелек күрсәтеп, хан хатыннары белән күрешергә барды һәм, кайда гына булмасын, аны зур хөрмәт белән каршы алдылар, акчалар, көмеш коелмалар һәм кием-салым бүләк иттеләр. Кунакны бигрәк тә Византия императоры Андроник III кызы — ханбикә Баялунның зиннәтлелеге сокландырды. Аны йөз кол кыз әйләндереп алган һәм аларның һәрберсенең үз бурычы бар иде. Хуҗабикә ым кагуга, аның бар теләге үтәлә иде. Баялунның ачык төсле бай киеме, гүзәллеге, үз-үзен тотышы һәркемне үзенә тартып тора иде. Аннан куркалар да, хөрмәт тә итәләр. Дөньяны танып-белүе һәртөрле мактаудан өстен, ул тыңлый һәм сөйләүчене аңлый да белә иде. Ханбикәнең күзенә игътибар белән карауга, Ибн Баттута анда бик эчкәре яшеренгән сагыш күрде. Баялун бу очрашуга бик сөенде һәм кунакны тиз генә җибәрергә теләмәде. Бу турыда тиз арада Үзбәккә дә җиткерделәр.
Бер ай да узмады, күчмә кала күтәрелде һәм Әстерхан ягына китте, аннан хан Яңа Сарайга корабта кайтырга булды. Озак тукталышлар ясап, әкрен генә бардылар. Ә Итилнең түбәнге агымында урнашкан калага җиткәч, Баялун ханга 48
ҮЗБӘК ХАН
47
үзенең балага узуын белдерде һәм йөклелек чорын үз илендә — атасы йортында уздырасы килүен әйтте.
Хан бу яңалыкка бик куанды, әмма хатынына ризалык бирергә ашыкмады. Йөкле хатын газапланды. Теләсә нинди истән дә укшыды, күп вакытын ятып һәм ыңгырашып үткәрде. Санап бетергесез күп хезмәтче бәхетсез хатынның газапларын үзләренә алырга теләгәндәй, аның тирәсендә кайнашты.
Ниһаять, Үзбәк килеште. Җыену башланды. Ибн Баттутаның да Кастантинияне күрәсе, бу зур илдә буласы килде һәм ханнан рәсми рәвештә рөхсәт сорады:
— Әй солтаным, Аллаһ сиңа озын гомер бирсен! Әй үз халкыңның кояшы! Әй Аллаһ Тәгаләнең һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең тугры хезмәтчесе, тынычлык булсын аңа! Мин, синең күндәм колың, хатыныңны озатучылар янында Византия империясенә китәргә рөхсәт итүеңне сорыйм.
Хан шунда ук җавап бирмәде, сәяхәтченең Баялун янында озак тоткарлануы аны төрле уйларга этәрде. Бу якты дөньяда күпне күргән бу хәйләкәр-зирәк бер-бер нәрсә уйлап чыгармадымы икән?
— Юк, — диде хан, кырт кисеп.
Ләкин кырт киселгәнне ябыштырып була бит.
Ибн Баттута чигенмәде:
— Әй солтаным, — диде ул, — Аллаһ сакласын сине! Безнең Аллаһы Тәгалә сиңа хан язмышын тәгаенләгән, Аллаһка мактау булсын! Ә минем бар җирдә булуымны, бар нәрсәне күрүемне һәм җиребез чәчәк атсын өчен безнең ниләр эшләгәнебезне нәсел дәвамчыларыбыз белсеннәр дип, бу турыда язуымны теләгән, мин һәрвакыт юлда булырга, сәяхәт итәргә тиешмен һәм шул максатым өчен, хатыныңны озата баручылар арасында качыр урынына авыр арбаны тартырга да әзермен.
Үзбәк укымышлыларга һәрчак хөрмәт белән карады, ул Ибн Баттутага яңа кием, мең ярым көмеш һәм яхшы пар ат бирергә боерды.
Җәй ахырында Баялунны озата йөрүчеләр хәрәкәткә килде. Көньякка таба исәпсез-сансыз кеше һәм кирәк-ярак төялгән арбалар кузгалды. Аларны мең сугышчы озата барды, алар артыннан, ашыкмый гына кыпчак даласы буйлап сарык көтүе китте. Кәрван бернидән шикләнмәгән, кешеләргә һәрвакыт ышанган Үзбәк хан ставкасыннан ераклашканнан ераклаша барды.
Судакта озаклап тукталыш ясадылар, сәяхәтчеләрнең кибеккән тәннәрен назлап диңгездән дымлы җил килеп ягылды, шунда үзен озата баручылары арасында Ибн Баттута да барлыгыннан бихәбәр ханбикәгә сәяхәтче үзе хакында белдерүләрен сорады. Баялун аны бик сөенеп каршы алды. Аның күңеле күтәренке, күзеннән очкыннар сибелә иде. Ханбикә сау-сәламәт күренде, элеккеге газапларының эзе дә калмаган. Баялун яңа дустын күреп сөйләшкәч, аңа Алтын Урда чикләрен узуга үз арбасына күчәргә тәкъдим ясады, аңа унбиш ат, көмеш коелмасы бүләк итте.
Үзбәк ханның соңгы ныгытмасы Баба-Салтык каласыннан соң Ибн Баттута ханбикә Баялунның зур, киң арбасына күчте. Баялунның шатлыгы чиктән ашты, ул шаярды, шаркылдап көлде, югары дәрәҗәсен онытып, үзен кызчыклар сыман тотты. Атасы җирендә беренче төшке ашта аңа шәраб белән чучка ите бирделәр, моны күреп озата йөрүчеләрнең чәчләре үрә торды. Әмма ханбикәнең ярсуыннан куркып, табынны ташлап китәргә кыймадылар. Румга караган Матули каласында, кызын Кастантиниягә озатырга дип, император гаскәре көтеп алды, менә шуннан Ханбикә ислам хакименең хатыны булудан туктады. Ул әмиргә сугышчылары белән биредә калырга боерды. Иң куркынычы шунда: юл мәчете ташлап калдырылды, мөәзиннәрнең тавышы тынды, Ибн Баттута һәм озата бару өчен калдырылган берничә кол мөселман кызыннан башка намаз укучы булмады.
Башкалага керер алдыннан аларны башта биш меңлек гаскәре белән Баялунның кече ир туганы, аннары унмеңлек гаскәр белән олы ир туганы каршылады һәм бу бик зур процессия Кастантиниягә килеп җиткәч, кызы каршына император Андроник III
АНАТОЛИЙ ЕГИН
48
хатыны белән чыкты. Бәйрәм киемендәге халык төркеме ханбикәне чәчкәләргә күмде, тирә-юньне шат авазлар урап алды.
Хәзер инде элеккеге ханбикә атларны туктатырга әмер бирде, җиргә аяк басты һәм иелеп башта туфракны үпте, аннары, торып, атасы белән анасына, халыкка баш иде.
Каладагы күп санлы гыйбадәтханәләрнең кыңгыраулары чаң сукты. Император гаиләсен халык төркеме сарайга кадәр озата барды. Баялун атасыннан ибн Баттутаны үзенең зиннәтле бүлмәсеннән ерак булмаган сарай бүлмәсенә урнаштырырга рөхсәт сорады.
Икенче көнне сәяхәтчене император үзенең хатыннары, балалары катнашында кабул итте. Баялун тәхет янында иң хөрмәтле урында утыра иде.
Андроник III сәяхәтченең Иерусалим, Воскресение храмы, Вифлеем, Дәмәшък, Мисыр һәм Гыйрак турындагы хикәятләрен тыңлады һәм сөйләшүдән канәгать калды. Император кунакка монархны саклаучы символ — кулчатыр, бәйрәм киемнәре һәм ат бирергә боерды.
Ибн Баттутаны бик яхшы ашаттылар, башкала буйлап сәяхәт иткәндә озата йөрделәр. Ул Византия башкаласының истәлекле урыннары белән танышты, әмма керер алдыннан тәре үбәргә тиеш булганлыктан, Изге София соборында булмады, чөнки чын иманлы буларак ул моны эшли алмады.
Көннәр язга авышкач, сәяхәтче дөнья буйлап яңа сәфәренә әзерләнә башлады. Аның тизрәк Хәрәзмне барып күрәсе килде. Ул кабат Үзбәк ставкасы аша үтәргә тиеш, чөнки аның җирләрен өйрәнү өчен ханның рөхсәте кирәк иде. Баялун, ире янына тиз кайтмасын сәбәп итеп, Ибн Баттутадан үзе белән хезмәтче мөселман итеп кызларын алуын сорады. Аның инде үзенең Урдадагы исемен ишетәсе дә килмәде, анда йөклелекнең билгеләре дә күренмәде. Ханбикәнең зирәк юлдашы аның Урданы бөтенләйгә ташлавына төшенде, хәер, кайтып торуның мәгънәсе дә юк иде: ул Үзбәктән балага уза алмады, ханны алдау исә кыен булмады.
Ибн Баттута Алтын Урда ханын Яңа Сарайда туры китерде. Үзбәк күптән көтелгән кунакны шунда ук кабул итте һәм җентекләп Кастантиниядәге хәлләрне сорашты. Баялунны туган җирендә бик хөрмәтләп каршы алулары, туганнары белән очрашканда аның ничек шатланулары турында ишеткәч, уйга калды һәм башка сорау биреп тормады. Сәяхәтченең юлга тоткан чыгымын капларга әмер бирде һәм саубуллашты. Баттута хушлашканда аның күзендәге сагышны күреп, уйланды: «Хаким булу бик авыр, хәтта кайбер уйларны үз- үзеңнән яшерергә туры килә».
Хәрәзмгә кузгалыр алдыннан сәяхәтче чыгышы белән шул яктан булган Урданың баш имамы Ногманэддин әл-Харәзм белән озаклап гәп корды. Баш имам гаять укымышлы, гади халык белән үзен яхшы һәм карусыз, хан белән таләпчән тоткан, хаким алдында Аллаһ хезмәтчесе дигән мәртәбәсен төшермәүче адәм иде.
Ибн Баттута ханның өлкән хатыны Тай-туглыны да игътибарыннан читтә калдырырга теләмәде. Ханбикә аның белән бик озак төрле темаларга әңгәмә корды. Билгеле инде, сүз үзеннән-үзе Кастантиния, император һәм аның кызына күчте.
— Туган җирендә минем сеңлем Баялун үзен ничек хис итә? — дип кызыксынды Тай-туглы.
— Туган җире теләсә кемгә көч бирә, — дип гомуми сүзләр белән генә җавап кайтарды кунак.
— Йөклелеге ничек бара?
— Бу сәбәп буенча аның газаплары бетте, дип уйлыйм.
— Бөтенләйме? — дип төпченде Тай-туглы.
— Әй ханбикәм, Аллаһ сиңа озын гомер бирсен! Син бу җирдәге теләсә кемнән акыллырак, хатын-кызның күңелен безнең планетада көн күрүче берәүнең дә аңлый алмаганын миннән яхшырак беләсең. Барысы турында да бары Аллаһы Тәгалә генә тәгаен әйтә ала. Алга таба нәрсәләр буласын,әйдә, без аның иркенә калдырыйк. Бөек һәм кодрәтле Үзбәк ханның гаиләсе бәхетле булыр.
ҮЗБӘК ХАН
49
— Әйе, шулай булыр! — дип килеште аның белән ханбикә. Әмма күңелендә ике тойгы көрәште: бер яктан шатлык, чөнки ул бу тәкәббер, һавалы хатынны күрмәячәк, икенче яктан — Үзбәк кабат күңел төшенкелегенә бирелер дигән курку, шом.
***
Иван Калита соңгы вакытларда төннәрен начар йоклады, бигрәк тә хатыны Елена вафатыннан соң башланды бу хәл, ул аны бик юксынды, күзен йомуга мәрхүмәсе төшенә керде. Кенәз ятагыннан торып, тирмә буйлап әрле-бирле йөренә, һаман да могҗизага ышана, тик моңарчы теге дөньядан әйләнеп кайткан кеше булмады.
Иван төн буена керфек какмый, башында новгородлыларны ничек күндерергә, Псковны ничек буйсындырырга дигән төрле уйлар кайный. Иван Данилович, чиркәү тычканыннан бай булмаса да, урыс кенәзлекләрен бергә туплау өчен акчасын кызганмады, хәер, кесәсенә күп акчалар керде, әмма алар анда озак тоткарланмады, барысын да иле өчен тотты. Бөек кенәз күптән Угличны, Галич, Белоозеро, Мста һәм Киржач елгалары буендагы дистәләгән авылларны, Костромадан, Владимир, Ростовтан бик күп җирләр сатып алды. Ә менә Новгород һәм Псков йөрәккә кадалган ике шырпы кебек, һаман баш бирмиләр. Үзара ызгыштылар, Мәскәү белән талаштылар, ә бит ул, ни дисәң дә, аларның кенәзләре. Иван Феогност митрополит белән бик озак әңгәмәләр алып барды. Алар болай да, тегеләй дә итеп карадылар һәм новгородлыларны дини вәгазьләр генә коткара, дигән фикергә килделәр. Югыйсә тәкәбберлекләре белән үзләрен үзләре тончыктырып үтерәчәкләр. Тезгеннәрен бушата төшсеннәр, шведлар исә шуны гына көтә.
Феогност үз янына Новгород архиепискобы Василийны чакыртты, тегесе берничә айлар үгетли торгач, илчелекне Мәскәүгә җибәрттерүгә иреште. Иван Данилович илчеләрне зур хөрмәт белән каршы алды, аннары үзе җыенып Новгородка китте. Анда аны да шатланып каршыладылар, үткәннәрне онытырга, бер-береңне дошман күрүдән арынырга ант иттеләр һәм кенәзне канунлы дип таныдылар. Новгородлыларны мәңгелек низаглар һәм киеренке тормыш туйдырды, урысның башка җирләрен дә дуслык берлегенә тартасылар килде, шуңа бергәләп качкын тверь кенәзе Александр Михайловичны куып чыгарырга булдылар.
Новгород белән Мәскәү арасы җайланды, ә менә каланың эче кайнады: сул яр буенда яшәүчеләр каршы ярдагыларны күрә алмадылар. Кемнәрдер Двинадагы көмеш приискаларын кенәзгә бирергә теләмәде, төньяк каласында аздан гына туган туганының якасына ябышмады. Аллага шөкер, руханилар акылга һәм халыкны тынычландыру сәләтенә ия иде, бу юлы да туганнарын килештерделәр. Бөек кенәз үз чиратында кем хуҗа икәнен күрсәтте, гаскәр белән Двина өлкәсенә килде һәм көмеш чыгаруны күзәтү астына алды.
Зур эшләр өчен акча да күп кирәк. Халыкның ачуын чыгармас өчен, Калита берәүдән дә акча сорамады. Ә тиешлесен тиененә кадәр каерды, ясак түләтүгә бик таләпчән булды. Зур эшләр башкарылды, Бөек кенәз куйган максатына таба бара, төннәр исә барыбер йокысыз үтә иде.
***
Александр Михайлович Тверский һаман да сөргендә иде. Псковлылар аны үз итте. Әмма хан җәберенә дучар ителгән кенәз көннән-көн элмәкнең кысыла баруын сизенде. Чыннан да, Александр янындагы тирәлек тарайганнан-тарая, менә Новгород та дошман кулына күчте, Литвага да сыенып булмый, Иван Гедемин белән туганлашты. Янды-көйде кенәз, дусларына әйтте:
— Менә качып йөри торгач, озакламам, үләрмен, ләкин балаларыма нинди мирас калыр?
Уйлады-уйлады да кенәз Үзбәккә барып тәүбә итәргә булды. Әүвәл Урдага бүләкләр тоттырып улы Федорны җибәрде, үзе Тверьга юл алды.
АНАТОЛИЙ ЕГИН
50
Менә ул туган ил! Менә бөек Тверь! Ун ел эчендә үзгәргән, үскән, яңа чиркәүләр гөмбәзләре белән балкып утыра Халык кенәзне шатланып, күз яшьләре белән каршылады. Энесе Константин, зирәклек күрсәтер, Тверьны элекке хәленә кайтарыр дигән өмет белән, кенәзлекне абыйсына тапшырырга әзер иде.
Иван Данилович берсен дә күз уңыннан ычкындырмады, ул туган җирен җимертергә теләмәде. Үзбәк дәшмәде, кенәзгә ачуланмады. Алла сакласын, ханның ачуы чыкса, Тверьга булган элеккеге үпкәләрен исенә төшереп яу чабарга да күп сорамас. Анда ун ел инде тынычлык хөкем сөрде, бары тик арыш басуында чалгы тавышлары чыңлады, балаларның шат авазы яңгырады да һәр ишегалдында әйлән-бәйлән уйнаулары ишетелде.
Алла күрә: хан үч сакламый, ярсуы тиз басыла. Ул Федорны өенә җибәрде һәм Александрга килергә рөхсәт бирде. Александр Михайлович җыенды, бүләкләр алды, Урдага шулай тиз чакырырлар дип уйламаган иде — дулкынланып юлга чыкты. Ни булса, шул булыр.
Юлда килгәндә кенәзнең башынннан күп төрле уйлар узды, ул инде тынычланды, куркудан арынды һәм йөрәге тигез типкән хәлдә кыю адымнар белән тәхеткә таба атлады.
— Бөек хан! Беләм, мин синең ачуыңа лаек, шуңа язмышымны сиңа тапшырам. Ярлыка яки җәзаңны бир. Акласаң, Аллаһ Тәгаләне һәм сине зурлармын. Башымны кисәргә уйласаң, менә ул синең каршыңда.
Үзбәкнең карашы ягымлы иде, ул дәшмәде. Күңелендә ачу юк, тик уйлары гына аны тынычлыкта калдырмады: «Ун ел сөргендә йөрде кенәз, акыл туплагандыр. Аның гомере нәрсәгә? Минем газапланган җанымның әрнүен арттырыргамы...».
Хан елмайды, аның күзләре дымланды.
— Бас, Александр, күндәм акылың сине җәзадан йолып ала. Алга таба да акыллы бул, Бөек кенәз Иван һәм башка кенәзләр белән дә татулаш. Тверь кенәзлегенә ярлыкны мин сиңа бирәм.
Александр Михайлович бик куанды. Ә Иван Калита ачуыннан төкеренде һәм: «Яшәп карыйк, күрербез: кем кемне җиңәр!» — дип уйлады.
***
Үзбәк Александрны тәүбәгә килүе өчен генә кичермәде, ул үз йортында тагын бер кан коюдан курыкты. Баялун качып киткәннән бирле ул үз эченә йомылды. Якты кояш та, шаян җилкәй дә — берсе дә аңа куаныч китермәде. Хәтта чибәр кәнизәк Сусаннан туган өч яшьлек улы да йөрәген җылыта алмады. Баласы тугач, ул Сусанны хатыны дип игълан итте. Тай-туглының да ханның күңелен күтәрергә көче җитмәде.
Хаким күп вакытын догалар укып, яшәү, кешеләрнең хезмәте һәм омтылышы турында уйланып уздырды. Болар аны вакытлыча кайгысыннан аралады. Үзбәк үз тирәсенә бик күп суфыйлар туплады, ә алар бер нәрсәне тәкрарлады:
— Байлык һәм хакимият кешенең күңелен үтерә, иреген чикли, кешедән кол ясый, җанын яманнан чистартырга һәм Аллаһ бакчасындагы мәңгелеккә әзерләнергә комачаулык итә.
«Ничек инде кешеләрне кысмаска? — дип уйлады Үзбәк үзе генә калгач.
— Мәсәлән, новгородлылар — ирекле халык, идарәчене үзләре сайлый. Кенәзне күпме гомер яннарына китермәделәр, акыллы булып кыландылар, тәкәбберлекләре аркасында аздан гына бер-берләрен үтерми калдылар. Попны эт шикелле чиркәүгә бикләделәр һәм ачка тилмерттеләр. Иван вакытында өлгерде, акыллысын да, тилесен дә бер йодрыкка җыеп алды
— гауга да бетте, тавыш та. Халыкның чиркәүгә йөрергә вакыты табылды, үз җаны турында уйланды, уйлары чистарды. Шулай, изү изүдән аерылып тора».
Хан йортта да рәхәтлек тапмады. Туганнары, берсеннән берсе уздырып, аңа ярарга тырыштылар. Үзбәк кылт итеп, яныннан үтеп киткән улының күзе бик
ҮЗБӘК ХАН
51
сагышлы булуын искәреп калган иде. Сәбәбен дә сорашмады.
«Улым белән сөйләшергә кирәк», — дип уйлады ул һәм иртәгесен иртә белән аны үз янына чакыртты.
— Рәхмәтемне белдерәм, атам, ханым һәм хакимем, Аллаһ сиңа озын гомер бирсен! Мине искә төшерүенә рәхмәт. Эшсез болганып йөрүдән арыдым мин, атам. Бернинди шатлык тоймыйм, бары хатыннарым һәм балаларым — тормышым чыганагы. Миңа инде утыз, син ул яшьтә олыс бәге идең.
— Син дә олыс бәге идең, улым, әмма шәрабкә тартылып, мине һәм үзеңне, динебезне дә оятка калдырдың.
— Мин ул кимчелегемне җиңдем, ханым. Хәзер синең ярдәмчең булырга әзермен.
— Яхшы, улым, сине кая куярга икәнен уйлармын.
Тәнбәк җанланды, күзе ялтырады, елмаюдан йөзе балкып китте.
— Рәхмәт, рәхмәт, ханым, мин көтәрмен.
Котлыгъ Тимерне күптән бәкләр бәге вазифасына кайтарса да, Үзбәк хәзер аның белән сирәк очрашты. Кияве Иса гүргән булдыксыз түрә булып чыкты. Ул кылыч айкарга гына яратты, шуңа хан аны гаскәр белән җитәкчелек итәргә җибәрде. Ә дәүләт эшләре зур игътибар, булдыклылык, акыл белән эш итүне һәм даими тикшереп торуны таләп итте. Иң беренче чиратта, сүз дә юк, Үзбәк һәркемне, шул исәптән бәкләр бәген дә күз уңыннан ычкындырмады. Котлыгъ Тимернең хата эшләгәне юк, хезмәтен җиренә җиткереп үти, тик туганнар бер-берсеннән рухи яктан ераклаштылар, сирәк күрештеләр. Хан беренче вәзирен эшләре буенча хөкем итте, үзенең шәхси ихтыяҗларын онытмавын игътибарсыз калдырмады. Котлыгъ Тимер бервакытта да үзенә дигәнне кулыннан ычкындырмады, тик барыбер хан ихтыяҗларын ул алгы планга куйды. Әйе, хезмәт итә белә иде ул.
«Үзбәк миңа карата суынды, — дип уйлады бәкләр бәге. — Ярар, куркыныч юк. Аның холкын беләм, тузыныр-тузыныр да кабат чакырып алыр. Хан миңа ияләшеп бетте, беркайчан да ташламас».
Котлыгъ Тимер хан янына соңгы яңалыклар турында хәбәр итәргә килде. Урдада тынычлык, аның каравы тирә-якта хәлләр кискенләште. Бигрәк тә
АНАТОЛИЙ ЕГИН
көнбатыш борчуга сала. Рим папасы кушуы буенча Польша Алтын Урдага тәре походы әзерләп ята.
— Ничек инде үтермәскә? — дип сорады Үзбәк үз-үзеннән, аның уенда һаман да җанын чистарту иде.
— Кемне үтерергә? — бәкләр бәгенең күзе маңгаена менде.
— Кемнең тыныч яшисе килми — шуны. Җир җитәрлек, байлык санап бетергесез. Безнең динебез ошамый аларга, үз Аллагызга табыныгыз, комачаулык итмибез бит. Гаскәрне җый, туганым, башына Тәнбәкне куябыз, ул беренче һөҗүмне ясасын! Пәм беркемне аямаска, әсирлеккә бары сугышчыларны, осталарны һәм матур хатыннарны гына алырга!
Котлыгъ Тимер гадәттәгечә сорау биреп тормады. Тәнбәкнең хәленә ул да борчылды. Варисның эшсезлектән интеккәнен күреп эче пошты. Кем белә, хан кинәт кенә улын бәкләр бәге итеп куйса нишләрсең?!
«Тәнбәккә гаскәрне сайлап туплыйсы, тәҗрибәле сугышчылар куясы булыр, хан улының булдыклы хәрби җитәкче дигән данын чыгарып, ахырдан Урданың бар гаскәрен аңа бирергә дип киңәш итәргә кирәк. Аннары мин дә тынычлап йоклармын». — Котлыгъ Тимернең уйлары күңеленә хуш килде.
Бәкләр бәге варис җиңсен өчен көченнән килгәннең барын да эшләде. Польша гаскәрләре, куяннар усал эттән качкан кебек, койрыкларын тиз кыстылар, бик күпләре әсир итеп алынды. Бер уңайдан, Гедемин Литовский моннан ары хан ясагына кулын сузмасын өчен, Киевта баскакларны яңадан үз урыннарына утырттылар. Иң мөһиме: полякларны шул дәрәҗәдә куркыттылар ки, католиклар тәре походлары дип башка авызларын ачмадылар һәм православ чиркәүләренә карата теш кайрамадылар.
Үзбәк сөенеченнән улын кочагына алды һәм, Котлыгъ Тимернең киңәшен дә көтеп тормастан, аңа Алтын Урданың бар гаскәре белән җитәкчелек итүне тапшырды.
Тай-туглы моңа бик борчылды һәм иренә бу турыда җиткерде:
— Бик иртә түгелме?
— Иртә түгел. Эшсезлектән ул тагын эчкечелеккә бирелер! — Үзбәк өзеп җавап кайтарды.
— Ә уңыштан, даннан? Елбаздукның бакыр торбалар турында әйткәнен оныттыңмыни?
— Бакыр торбаларны буйсынганнардан тартып алырбыз.
— Син бит Тәнбәктән варис исемен тартып алмыйсың һәм колагын да томаламыйсың?
— Хаталанса, алачакмын! Күземне дә йоммыйм, алам. Сорауларың белән мине җәфалама, әгәр башка юл беләсең икән — әйт.
— Белсәм иде... — дип авыр сулады Тай-туглы.
Атасы белән анасы уйлашкан арада, Тәнбәк гаиләсен алып, олыслар буйлап, гаскәрләрне тикшерергә чыгып китте.
Анасының йөрәге әүвәлгечә үзенә урын тапмады. Ул Үзбәктән кияүләре һәм Котлыгъ Тимернең җияне Парунбәкне Тәнбәккә ярдәмче итеп куюын үтенде. Бәкләр бәге, бик сөенеп, якын туганын тәкъдим итүләрен яклап чыкты. Хан акыллы үтенечне канәгатьләндерде.
Тай-туглы бераз булса да тынычлана төште, кызы Толынбәкнең, яхшы дигән хәбәре аның шик-шөбһәләрен куып таратты. Пәм ул бар игътибарын оныкларына — кече улы Җанбәкнең балаларына юнәлтте.
Тыныч һәм үз-үзенә ышанган Җанбәк һәрвакыт атасы янәшәсендә булды, Диван утырышларында катнашты, бары кирәге чыкканда гына күченеп йөрде. Утрак тормышта яшәргә яратты, гаилә гадәте белән күп укыды. Укымышлы 54
ҮЗБӘК ХАН
53
кешеләр, күк галимнәре, шагыйрьләр белән аралашты, зур канәгатьләнү белән фикер йөртте, бәхәсләште, кайчакларда абруйлы саналганнарның борыннарына да чирткәләде. Тай-туглы кайчак кече улын күбрәк яратуын тойды, җитешмәгән якларын күрмәде, аны кызганды, Алла күрсәтмәсен, әгәр хакимлек өчен көрәшергә туры килсә, абыйсы Тәнбәк көчлерәк дип, аның өчен курыкты. Шул уй башына килүгә, аның йөрәге кысылды, күңеле балавыз сыкты һәм ул бу бәйләнчек уйларны тизрәк куарга теләде, әмма алар таралырга ашыкмады.
Җанбәк тә еллар узуга карамастан, һаман да яшь һәм җитез анасын яратты, аның белеменә гаҗәпләнде һәм анасы вафатына кадәр аның белән бар серен бүлеште.
***
Александр Михайлович Тверский үзенең биләмәсенә җиңүче булып кайтты. Халык аны зурлап каршылады, кыңгыраулар кактылар, шатландылар, туган калабызга бәхет килде, кенәзгә хан якты чырай күрсәткән, дип уйладылар. Александр үзе дә шул халәттә иде, ул Тверьга ун ел эчендә табылган бик күп псковлы дусларын алып кайтты. Соңрак калада кенәзнең күптәнге киңәшчесе
— алман Доль күренде. Ул бояр аксөякләрне эшләреннән читләштерде һәм үз янына ырудашларын җыеп алды һәм алар иренчәк урысларны акылга өйрәтә башлады. Тверь боярлары рәнҗеделәр. Алар хәзер, артта калганнар, катып калганнар дигән гаеп белән, кайсы маңгаен, кайсы баш артын кашып, кенәздән читтә — ерак почмакта утырдылар.
Ярты еллап вакыт узды. Тверьда эшләр ни алып мактарлык, ни салып таптарлык булмады. Ул арада, алманнар кенәзне Литва белән берләшеп Үзбәккә каршы яу чабарга өндиләр икән, дигән имеш-мимешләр таралды. Калада кемнәрдер моны ишетеп, күз яшебез төшәр — аларның сырт сөякләрен сындырырбыз, аннары үзләре безгә ясак түли башлар, дип сөенде. Башында әзрәк акылы булганнар каршы килде:
— Үзбәк белән сугышырга иртәрәк, аның көче иксез-чиксез, әнә күптән түгел Люблинга барып, барысын кырып-җимереп кайтты. Ханның ачуын чыгармаска, тик кенә утырырга кирәк. Әле яңа гына сулыш алдык, балалар туды, кылыч, сөңгеләр тотарга иртәрәк әле аларга.
Ә тверь боярлары, сүз куешкандай, кенәзгә авылларын кайтарып, Мәскәүгә
— Иван Даниловичка хезмәткә китә башладылар.
— Кабул итеп ал, атакай, ятим тверьлеләрне, безне һәм балаларыбызны алманнардан коткар.
Иван кабул итте һәм мыек астыннан көлеп әйтте:
— Кенәз Тверский Литва белән килешү төзергә җыена дисез инде?
Тиздән Бөек кенәз Литвага үзенең олы улы Симеонны хатыны белән җибәрде: «Бар, улым, каенатаңның хәлен бел, хатының да анасы белән күптән күрешмәгән, хәл-әхвәлләрен белешсеннәр, һәм син дә безнең Литвадагы кешеләрдән Гедеминның Александр Михайлович белән сүз куешулары турында ниләр ишеткәннәре хакында сорашырсың».
Улы китте, ә атасының эше муеннан. Эшләр бара, Калита шат иде.
Үзбәк тә үзенең Сарай әл-Җәдиде өчен сөенеп туя алмады. Калада урамнар киң, матур, кеше күп, мәйданнарда нинди генә телдә сөйләшмиләр. Актүбә причалларында боз китүдән боз катуга кадәр дистәләгән кораблар йөкләрен бушатты. Кәрван-сарайларда фонтаннар ата һәм гөлчәчәкләр күз явын ала. Барысы ышанычлы сакланды, берәүнең дә урларга кулы бармады: тоталар икән — урлаган әйбереңнең бәясеннән ун тапкырга артык түләтәләр. Түли алмыйсың икән — башыңны кисәләр. Яңа Сарайга, ханның байлыгын тагын да арттырып, халык ташкыны агылып торды, алар үзләре белән яхшы табыш алып килде.
Бик матур кояшлы бер көндә көньякта — иң зур кәрван-сарайда ыгы-зыгы башланды. «Бөек хан үзе килә!» дигән хәбәр таралды. Имеш-мимеш расланды. Сәүдәгәрләр өстәлләргә, киштәләргә иң шәп товарларын чыгарып өйде, хакимне
АНАТОЛИЙ ЕГИН
54
бүләкләргә күмделәр, мактау яудырдылар, Аллаһтан озын гомер сорадылар. Моннан да матуррак каланы тагын кайдан табасың — Бохара белән Сәмәрканд та аның янында юк булып калды!
— Хан бүрек сатып алырга тели! — ханны озатып йөрүчеләр арасыннан әмирнең көчле тавышы ишетелде.
Шунда ук өстәлләр өстеннән корыкларда һәм таякларда дистәләгән яхшы сыйфатлы баш киеме күтәрелде. Үзбәк күзен йөртеп чыкты, әмма берсе дә игътибарын җәлеп итмәде.
— Бу әйберләр хакимнең дәрәҗәсенә лаек түгел. Үзбәк хан кыйбатлы, зиннәтле ташлар белән бизәлгән, җирдә башка тиңе булмаган бүрек тегүче эзли. Кем шушы эшкә алына, шуны хан ике көннән сараенда көтә.
Бары өч кенә сәүдәгәр килде, калганнары ханга ярый алмауларыннан шүрләде. Моның өчен бик күп акчаң һәм бик яхшы осталарың булу шарт. Хан сәүдәгәрләрне тәхеттә утырган килеш кабул итте, янына улы Җанбәк баскан иде. Сәламләү, ханны мактаулардан, бүләкләр тапшырулардан соң, Үзбәк үзенең теләкләрен җиткерде:
— Бүрек ханга лаек булырга тиеш: кыйммәтле мех һәм ташлар белән бизәлсен, түбәсендә тәре торсын, чөнки ул — минем гыйсави патшасына бүләгем. Бу эшне тизрәк һәм яхшырак башкаручыга чыгымыннан өч мәртәбә артыграк түлиячәкмен, соңрак башкаралар да табышсыз калмас.
Сәүдәгәрләр сарайдан чыктылар һәм дөньяның иң кодрәтле җиде хакименең берсе булган Бөек ханның, Аллаһ аңа озын гомер бирсен, сәламәтлеге өчен дога кылырга мәчеткә юнәлделәр.
Еллар үзенекен итте, Үзбәк кыска гына вакытка ауга чыгудан соң да аруын тойды. Аудан башка ул тормышын күз алдына китерә дә алмый иде. Дин галимнәре белән озакка сузылган әңгәмәләр дә ялыктыра башлады.
— Һаман да бер балык башы! Иләк белән су ташыйбыз, — дип, үз-үзенә икърар итте Үзбәк. — Җир Кояш тирәли әйләнәме яки киресенчәме, Аллаһ кайда яши, нәрсәгә дип җир таптыйбыз, шатланабыз, бер-беребезне үтерәбез —шуларны белмичә фәлсәфи фикерләвебездә алга китә алмабыз.
Үзбәккә күңелсез иде, аның дуслары булмады. Ханның нинди дуслары булсын инде? Янында бары тәлинкә тотучылар, берәүләре аның үлеменнән курка, чөнки варис аны кабул күрмәскә мөмкин. Икенчеләре, киресенчә, ханның тизрәк җан-тәслим кылуын көтә, андыйлар хан үзләренә тиешле дәрәҗәне бирмәде дип саный. Бар да бер нәрсәне — акча һәм хакимият тели, әмма хакимият — авыр йөк. Хакимият белән янәшә булу, аннан файдалану, байлык сыгу һәм җитештә яшәү күпкә яхшырак. Тик монысы да көтмәгәндә өзелергә мөмкин.
— Хан янында — үлем янында, диләр шул, — сагышлы ханның башында уйлар бөтерелде. — Котлыгъ Тимер, ышанычлы дус һәм туган, ул да уяуга әйләнде. Элекке еллардагыча артыгын тыкшынмый, киңәшләрен Җанбәк белән Тай-туглыга саклык белән бирә. Картая бәкләр бәге, зур байлык туплады, саклый аны, югалтудан курка. Хаклы, хаклы суфыйлар! Байлык аңны томалый, җандагы барлык яхшыны үтерә, менә хәзер туган белән дә күңел ачып утырып булмый. Тай-туглы да үзгәрде, күбрәк балалары һәм оныклары өчен өзгәләнә, минем җан биргәнемне көтәмени, тәхет өчен көрәшерләр дип курка. Муллаларга берничек тә ачылып бетеп булмый. Хан көчле булырга тиеш, йомшакларны халык өнәми, андыйларны үтерәләр. Юк минем дусларым, юк! Бары берәүне
— Мәскәү кенәзен генә үз итәргә була.
Ул ялагай түгел, үзен лаеклы тота, башы белән киртә җимерми, теле һәрчак йозакта. Бәлки аны үз яныма чакырыргадыр? Мунча керербез, куастан авыз итәрбез, күңелләрне бушатырбыз. Ә нишләп чакырмаска ди?!»
Иртән атчабарлар Калитаны чакырырга Мәскәүгә киттеләр.
ҮЗБӘК ХАН
55
Бөек кенәз уйга чумды. Симеон Литвадан әйләнеп кайтты, тверь илчеләренең Гедемин янында булулары хак, ә менә нәрсә турында сөйләшүләрен белә алмаган. Берәүләр, берләшеп Урдага каршы барырга уйлаганнар дисә, икенчеләре
— килешә алмаганнар ди, тик Литвада сугышка әзерлек сизелмәгән.
«Ярар, Александр Михайлович җибәргәч, димәк, тикмәгә түгел, — дип нәтиҗә ясады Иван. — Тверьның качкынлыкта йөргән кешеләренең барысы диярлек, кенәз Урдадан үч алу ниятен күтәреп чыкты дип торалар. Хан янына барып, кисәтим әле, артык булмас».
Иван Данилович җыена башлады, шул арада ханның атчабарлары килеп төште. Хәзер инде урыслар, кенәз үзе әләк белән барды дия алмаячаклар. Кенәз утырды, уйлады һәм шатлыгы сөртеп алгандай юкка чыкты. Үзбәк аны нигә чакырды икән? Калита башын күпме генә эшләтсә дә, сәбәбен белә алмады. Илчеләр дә дәшмәде, аларга чакырырга әмер бирелгән, нәрсә өчен — анысы аларга караңгы. Урдадагы үз кешеләре Иванга, хан сагышка төшкән, кеше белән юньләп сөйләшми, кычкыру белән боерудан башканы белми, дип җиткерделәр. Хәтта хатыны Тай-туглы да иреннән курка башлаган.
«Бәлки, берәрсе әләкләгәндер? — дип өзгәләнде Иван Данилович. — Юктыр, чөнки бар кенәзләр дә, аларның балалары да йортларында, ә алардан башка хан берәү белән дә сөйләшеп тормас».
Бөек кенәзне Яңа Сарайга килеп җиткәнче шик-шөбһәләр газаплады. Үз авылына җитеп, атыннан төшкәч, шиге тагын да артты. Анда көтеп торган кешеләр аңа шунда ук хан янына барырга куштылар. Иван юл тузанын юып төшерде, бәйрәм киемнәрен киде, барлык шикләрен ташлап, уллары Симеон һәм Иван белән башкалага юл тотты.
Кояш инде батарга әзерләнә, яңа аты, аяк астындагы корыган үләннәрне тоягы белән күңелле кыштырдатып, уйнаклап чапты. Бөек кенәзнең дә күңеле күтәрелеп китте.
«Ни булса, шул булыр,» — дигән нәтиҗәгә килде Калита.
Бәркә ызанына төшкәндә кенәз атын туктатты. Аның күз алдында гаҗәеп манзара ачылды. Баеп бара торган кояшның нурлары манара гөмбәзләрендә һәм хан сарае түбәсендә уйный. Урам буйлап сыер көтүе кайтып килә, хуҗабикәләре малларны каршы алып, кичке савымга әзерләнә. Тимерче учаклары сүнде. Су өләшеп йөрүчеләрнең кычкырган тавышлары тынды. Зур башкала, капкаларын ябып, ял итәргә җыенды.
Ашыкмый гына хакимнең сарае янына килеп туктадылар. Иван Данилович атыннан төшмәкче иде, капкалар ачылды һәм ул иярдә килеш ишегалдына үтте.
Сарай алдында кылычын салмакчы булды, хан сагының башлыгы салырга кушмады һәм балкып елмайды:
— Моннан соң сезгә хан янына корал белән керергә рөхсәт ителде.
Иван Данилович гаҗәпкә калды, күңеле тагын шик-шөбһә белән тулды, әмма чыраена чыгармады, җитез генә бусаганы атлады.
Үзбәк хан ялгызы гына тәхеттә утыра иде. Бары тәхет артындагы ерак почмакта ике сакчы басып тора. Бөек кенәз тезен бөкте, ханга сәламләү һәм мактау сүзләре әйтте, уллары бүләкләр китерде һәм тәхет каршына куйды. Үзбәк хан Симеон белән кече Иванга китәргә ым какты. Аннары басты да Иван Даниловичны кочаклады:
— Мин сине көттем, Иван, бик көттем! Синең белән сөйләшәсем, күңелемне бушатасым килде. Авылыңа кайт, кызу итеп мунчаңны як, иртәгә килеп җитәрмен. Ханны себерке белән сыптырырга телисеңме?
— Сыптырырга теләмим, ә рәхәтләндереп чабармын, — диде Калита, сөенечен тыя алмый.
Кенәз сарайдан бик канәгать чыкты, күңеле Үзбәкне зурлап җыр сузды.
«Зирәк хан! Ай, бик зирәк!» — дип уйлады Иван һәм ияргә сикереп менде. Аллага гыйбадәт кылырга, башкарган эше өчен мактау сүзләре ирештерергә дип, атын чиркәүгә таба борды.
АНАТОЛИЙ ЕГИН
56
***
Таң атар-атмас зур мунчаның торбасыннан төтен күтәрелде. Актүбәгә таба чылбыр булып Бөек кенәз кешеләре тезелде, алар бер-берсенә салкын сулы чиләкләрне бирешеп, мунча алдында торган бик зур агач мичкәне су белән тутырдылар. Елга, күл өсләреннән сыек томан күтәрелде һәм тирә-якка таралып, гаҗәеп әкияти күренеш тудырды. Салкынча иртә кәефне күтәрде. Ятьмәләрен тикшерергә барган балыкчыларның ишкәк тавышыннан өркеп, камыш арасыннан бакылдап, чыркылдап кошлар болыты күтәрелде. Кояш чыкты, иртәнге томан әкренләп югала барды һәм тирә-юнь элеккеге халәтенә кайтты. Күзләренә йокы эленгән кешеләр терлекләрен көтүгә кудылар, алар исә яңа көн туганга сөенеп, дала ягыннан искән шаян җилгә каршы атладылар.
Бөек кенәз әле йокысыннан уянмаган, уллары исә күптән инде аяк өстендә, алар Бөек хан белән очрашуга әзерлек эшләре алып баралар иде. Барысы белән дә бүген генә егерме икесен тутырган Симеон җитәкчелек итте. Иван, абыйсын җентекләп күзәтте: уха өчен нинди балык сайларга икәнен карап торды. Кайсы бәрәннәрне чалырга икәнен карт чабан белән киңәштеләр, итне нинди казанда, кайчан пешерсәң яхшырак — барысын да мыегына чорнады кече Иван.
Пешекчеләрнең ипи һәм бөккәннәр пешерү өчен күәстәге камырлары кабарды, эчлекләр әзерләнде. Мичтән кәбестә шулпасының тәмле исе таралды. Бар да бөтерелде: җыештырдылар, өстәлләргә чиста ашъяулыклар җәйделәр.
Төшкә таба көньяк-көнчыгыш яктагы үр өстеннән тузан болыты күтәрелде — авылга озатып йөрүчеләре белән хан якынлашты. Кенәз үзенең уллары белән кадерле кунакны каршыларга чыкты. Инде җайдаклар үзләре дә күренде, шулвакыт кече улы Иван гаҗәпләнүдән кычкырып җибәрде:
— Атам, кара, юлда никадәрле елан!
Чыннан да, нык итеп тапталган дала юлының калкыбрак торган берничә җирендә кояшта җылынып, дистә тирәсе кара һәм җирән елан ята иде.
— Нигә булыр бу, атам? Начар фал түгелме? — дип сорады Симеон.
— Бу — кыш иртә килә дигән сүз. Салкын ояларына шуышыр алдыннан җылыналар, кабахәтләр. Начар фал түгел, борынгы юнаннар еланны зирәклек билгесе итеп дип санаганнар.
Ханны ике йөз сугышчы озата килде. Кенәз уллары белән аны тезләнеп каршы алды. Ике мәскәү гүзәле ханга ипи-тоз китерде. Үзбәк икмәкнең кырыен сындырып алды да тозга манып чәйни башлады.
— Тәмле! — диде хан, кулларына каравай тоткан чибәрләргә карап. — Әйдә, кенәз, мунчага алып бар, тәндәге һәм җандагы пычракны юып төшерик.
Мунча ишеген ачуга, тынны куырырлык эссе бәрелде, аңа киштәләргә җәелгән яңа чабылган печән исе кушылды.
— Барысын да мунчадан озат, кенәз, син бит мине үзең чабарга вәгъдә бирдең.
Үзбәк печәнне каплаган киндер тукыма өстенә ятты, кенәз таш өстенә су кушылган ипи куасы сипте, кайнар пар, тәннәрне пешереп, түшәмгә атылды. Кенәз тагын, тагын сипте, аннары кулына кайнар суда пешерелгән себерке алды, ханның тәненә кагылыр-кагылмас кайнар пар куды һәм чабарга тотынды. Хан тирләп чыкты, салкын тир күзен әчеттерде, астындагы киндер тукыма юешләнде, ә башында томан йөзде.
— Аз гына тын алырга ирек бир, сакаллы шайтан, алайса үтергәнче чабарсың,
— диде Үзбәк көч-хәл белән.
— Минем арттан! — дип боерды тиргә баткан Калита.
Икәүләшеп өч йөз чиләк су сыешлы имән мичкәгә чумдылар. Салкынча су аларга шунда ук хәл кертте, башлары яктырды һәм халык язмышын хәл итүчеләр кабат чабыну бүлмәсенә үттеләр. Ханның тәненә инәләр кадалды, аяк-куллары хәлсезләнде, себерке аркасы, күкрәге, корсагы буйлап йөрде дә йөрде һәм барлык уйларны читкә куды.
ҮЗБӘК ХАН
57
Мунчадан соң сәкегә сузылып яттылар. Үзбәк йокымсырап алды, чигәләреннән тир агуын дәвам итте. Бик нык сусаудан хан күзләрен ачты. Ул нарат җиләге куасы салынган чүлмәкне бер тында бушатты, өстенә коры киемнәрен киеп, зур өстәл янына килеп утырды. Иван хакимнең аякларын чалыштырып утырмакчы булуын күрде, әмма эссе мунча аның хәлен алган иде. Кенәз хезмәтчене дәшеп, биек ятак һәм тау кебек мендәрләр китертте. Үзбәк җайлап ятты, елмайды һәм ачы бал салынган тоткалы чүлмәккә үрелде. Ул аны тәмләп эчте, артыннан ит, балык һәм кәбестә бөккәннәреннән авыз итте, шатырдатып кара әче торма капты.
— Шәп! Монда булса да үз-үзең буласың. Аллаһ сиңа озын гомер бирсен кенәз Иван.
— Әй ханым, син һәр җирдә үзең булып кала аласың.
— Юмакайланма, кенәз. Нәрсә, син шулай булдырасыңмы? — хан күзен кысты.
— Кичер, ханым. Кичер юләрне.
— Шул шул менә! Тик син юләр түгел, Иван, кайчакларда мин синең акылыңнан, сабырлыгыңнан, кирәк җирдә үз сүзеңдә тора алуыңнан көнләшәм. Абыең Юрий кылыч селтәнгән булды, син коралсыз-нисез әнә күпме җир алдың. Ничектер берчак рәсем ясаучы осталарда булып, шаккатып карап торган идем. Алар җирлеккә кызыл, зәңгәр, яшел буяулар сылап күзәнәкләрне тутыралар, карыйсың, менә дигән матур сурәт килеп чыга. Мин шунда ук сине исемә төшердем. Син дә шулай авылларны сатып аласың, алар арасындагы буш урыннарда калалар һәм салалар саласың. Зирәклек! Бүген миннән ни сорасыңны белми дип уйлыйсың? Әсир полякларны һәм литвалыларны сатуымны телисең! Шулай түгелме?
— Шулай хакимем, сораячакмын. Җирләр буш ятарга тиеш түгел, алар
— халыкны, ә халык безне туендырырга тиеш.
— Нәкъ менә шуның өчен яратам да мин сине, Иван, һәм күп нәрсәңне кичерәм. Минем бәкләр бәге һәрвакыт әйтә: «Мәскәү кенәзе ныгый, урыста озакламый күп сугышчылар үсеп җитәр һәм алар безгә каршы яу чабар»,
— ди. Ә мин ышанмыйм. Бәлки, ышанмый ялгышамдыр? — Үзбәк хәйләкәр елмайды.
— Алла сакласын, ханым! Яхшылыктан яхшылык эзләмиләр. Син миңа бар нәрсәне бирдең: башка кенәзләр өстеннән хакимлек тә, ясакны үземә җыярга мөмкинлек тә, гаскәр белән ярдәм итәсең. Рәхим-шәфкатең өчен рәхмәт сиңа, Үзбәк хан! Үзең әйткәнчә, мин юләр түгел, әмма Тверь кенәзе дә түгел.
— Ә нәрсә булган Тверь кенәзенә?
— Кичер, хан, әйтергә теләмәгән идем, ул Литвага илчеләр юллаган. Ничек килешкәннәрдер, анысын белмим, Александр Гедеминны Урдага яуга чыгарга өндәгән. Кенәзлегеннән дә имеш-мимешләр килә: кенәз тынычлана алмый, кабаттан элеккегә ябышкан: «Дус дустын һәм туган туганын якларга, татарларга бирмәскә тиеш, бөтенебез бер булып аларга каршы торырга, урыс җирен һәм барлык православ гыйсавиларны сакларга тиешбез», — дип әйтә икән.
— Эт икән! Котырган эт икән бу Александр! Сөйрәлүче хәшәрәт, әмма башсызы, — дип ярсыды Үзбәк. — Православ гыйсавиларны мин якламыйммы? Көнбатыш урыста православ динен яклап, Рим папасын акылын утырткан мин түгелме? Бөтен Урда буйлап урыс чиркәүләре тора, һәм мин иманлы мөселман, шуңа түзәм. Түзәм генә дә түгел, яңаларын төзергә рөхсәт бирәм... Бу эт миңа әйтте: «Менә башым, әгәр теләсәң — чап», — диде. Хәзер инде телим, башын гына түгел, төбе-тамыры белән юкка чыгарам мин аны. Урдада тверьлеләрнең эзе булмас.
Ханның күзен кан басты. Әгәр тегесе шул мизгелдә кулына эләккән булса, шунда ук башсыз калган булыр иде.
— Тынычлан, хөрмәтле ханым, бу борча синең чәч бөртегеңә дә тормый. Ачы балдан авыз ит, тынычландыра ул, аннары тагын чабынырга. Бүген андый этләр турында онытып торыйк.
Кайнар мунча килеште. Үзбәк ашыкмый гына ачы бал эчте, яраткан сусыл бәрән
АНАТОЛИЙ ЕГИН
58
итен капкалады һәм күз яшьләрен эченә йотты. Иван Данилович берни сизмәгән кыяфәт чыгарды, үзенең ата-бабаларының тормышыннан кайбер тарихи истәлекләр сөйләде. Хан әкренләп тынычланды, савыттагы куасны төбенә кадәр эчеп бетерде.
— Син минем кайчан үз-үзем булуымны беләсеңме? Чиркәс тауларында бабам Елбаздук тәрбиясендә булганда, сугышчы булырга өйрәнгәнгәндә йолдызларга бактым һәм кодрәтле хан булырга хыялландым. Ул чакта минем чын дусларым күп иде, аларга миннән, миннән аларга берни кирәкмәде, дәрәҗә, намусыбыз бар нәрсәдән өстен иде. Ә хәзер без синең белән, кенәз, ау лачыннары сыман: томшык та, канатлар да бар, кайда телисең — шунда оч, нишлисең килә — шуны эшлә, әмма юк! Миндә — Урда, синдә — кенәзлекләр. Алар, тәҗрибәле аучы кебек, кая кирәк — шунда җибәрәләр, һәм без җирдә канлы эз калдырып очабыз, башкача эшләп булмый — Аллаһ безне шундый тәкъдир белән бүләкләгән. Аллаһы Тәгалә Туктайга мине бәрән кебек суеп ташларга да рөхсәт итә алган бит, юк, ул мине хан иткән. Шуннан кая китим, менә кол корабны агымга каршы өстерәгән шикелле, шул бауны тартам. Син дә урыс халкын өстерисең, Иван. Шулай булгач, әйдә, тату гына бергәләп тартыйк.
— Мин бу турыда күптәннән уйлыйм. Ләкин ничек итеп ханга дуслык тәкъдим итәсең?
— Менә хан үзе сине дусларча яшәргә чакыра. Телисеңме, хәзер үк туганнар булабыз?
Үзбәк өстәлдән үткен пычак алды, сул кулы беләзегеннән өстәрәк сызып җибәрде һәм кан бәреп чыкты. Хан пычакны Бөек кенәзгә сузды, анысы да уйлап-нитеп тормый шуны ук кабатлады. Үзбәк үзенең ярасын кенәзнекенә куйды, аларның каннары кушылды һәм бер тамчы булып өстәлгә тамды, аннары икенчесе, өченчесе...
— Хәзер, кенәз, без мәңгегә ир туганнар булдык, кирәк булганда бер-беребез өчен гомеребезне бирергә тиешбез. Таулылар болай ди: «Гомереңне сат — намус сатып ал!». Ә намуссызларга һәм сатлыкларга — үлем!
Кунаклар кочаклаштылар, намусны һәм тугърылыкны сакларга ант бирештеләр, бар нәрсәне килешеп эшләргә сүз куештылар.
Кунаклар торып бастылар һәм дуслык, гаделлек өчен берәр савыт бал эчтеләр. Иван, өстәлдәге кан тамчыларына карап, уйга калды:
— Менә урыс каны белән монгол каны кушылды, — диде.
— Ул күптән кушылган инде. Игътибар белән миңа кара әле. Мин кем? Ата- бабаларым буенча — монгол, ә миндә монгол каны әллә ни күп түгел. Бабам Мәңгүтимернең, атам Тогрылның анасы — чиркәс, хатыным Тай-туглыда — осетин белән төрек каны, шуңа минем балаларым монголга бөтенләй охшамаган диярлек. Динне шулай ук гарәпнекен алдык, тик аңыбыз белән без монголлар һәм бу дөньяны монголлар булып кичәрбез. Ә сездә, урысларда, хакимлеккә варяглар килгәннән соң күпме кан катышты? Сезнең тамырларда бәҗәнәкләр, фин, алман һәм башкаларның каны ага, тагын кыпчак һәм монголныкы өстәлде. Күпме монголны канатың астына алдың, Иван, күпмесен чукындырдың? Дәшмисең? Әйтер сүзең юк. Җир йөзендә бөтен кан катышып беткәндә, без инде бу дөньяда булмабыз. Кешеләрнең күзе, чәче, буй-сыны — һәммәсенеке охшаш булыр. Менә алар үзләрен кемнәр дип атарлар — монголмы, урысмы яисә литвалымы, аерма юк. Иң мөһиме: алар бер-берсенә карата нинди мөнәсәбәттә булырлар, бәлки начарлыкны җиңәрләр, баш кисүнең кирәге дә калмас...
Кенәзнең уллары һәм сак башлыгы бары иртәнге якта гына җиңел сулыш алды , балдан һәм сөйләшүләрдән тәмам арып, ниһаять, кунаклар урын җәяргә боерды.
Өч көн дә узмады, Үзбәк Александр Тверскийны чакырырга әмер бирде.
— Мәгәр кенәз тиз кыймылдасын, — дип боерды ул илчегә.
***
Александр Михайлович төш күрде, имеш, ул атка атланып, шәрә һәм коралсыз
ҮЗБӘК ХАН
59
килеш озын дала юлы буйлап бара. Баш өстендә әйләнгән козгыннар тора-бара аңа һөҗүм иттеләр. Кенәз селтәнеп тә карады, качып котылмакчы булып атын да каулады, әмма козгынның иң зурысы җаен табып аның баш түбәсен чукып алды. Кенәз Тверский шабыр тиргә батып, сикереп торды, аннары инде ятагында күпме генә боргаланса да күзенә йокы эленмәде. Көне буе төшенке кәеф белән йөрде. Башында: «төш нигә юрарга икән», — дигән уй гына бөтерелде. Ә кичкә таба хан илчесе килеп төште:
— Бик тиз генә хан янына элдерт, кенәз. Хан сиңа ачулы, бик ачулы.
Кенәз озак юлдан килгән илчене ашатты-эчертте, бүләкләр бирде, шул арада сораулар бирергә дә өлгердерде:
— Мәскәү кенәзе Иван Урдада озак булдымы?
— Үзем күрмәдем. Бары шуны гына беләм, хан аның биләмәсенә барып, берничә көн торып кайтты.
— Монысы өчен дә рәхмәт. Син кайта тор, ә мин ханга бүләкләр җыйыйм да артыңнан ук кузгалырмын.
Александр бик тиз җыена башлады, әмма башта улы Федорны, үзенең ышанычлы урдалы дусларыннан нәрсәнең ничек икәнен белешергә дип, Яңа Сарайга җибәрде. Бер атнадан соң, хан, хатыннары, балалары, аңа якын әмирләре өчен бүләкләрен төяде. Күргән төше күңеленнән китмәде, ул борчулы халәттә, юлга кузгалды.
Көннәр җылы, әмма яңгырлы, дала баткакка әйләнгән, кенәз Тверский исә ашыкты. Әле ярый Федорның башы эшләгән, ул атасын Актүбә янында көтеп торган, әйбер-сәйберләрен караларын салларга күчерделәр дә агым уңаена тиз арада килеп җиттеләр. Улы атасына мондагы хәлләр турында ачык кына берни әйтә алмады, ханның ни өчен ярсулы икәнен берәү дә белми икән.
Иртәгесен иртән Александр Котлыгъ Тимер һәм Тай-туглыга үзен кабул итүләрен сорап хатлар җибәрде. Бер көннән соң ул бәкләр бәге янында иде.
Котлыгъ Тимер Сарайчык елгасының югары агымындагы тирмәсендә кайгылы кыяфәттә Литва һәм Смоленск кенәзлекләре ягыннан ишетелгән начар хәбәрләр турында уйланып утыра иде. Гедемин Смоленск кенәзе белән яуга әзерләнә, язын яу чабарга уйлыйлар, тик кемгә каршы — монысы билгесез иде. Александр керде, ханның кодрәтле вәзиренә данлау сүзләре әйтте, бүләкләрен тапшырды. Хуҗа бик кырыс иде.
— Нәрсәгә килдең? Нинди хәбәрләр белән?
— Хәбәрләр юк. Хан чакырган, нәрсәгә икәнен әйтмәгән.
— Син хәйләләмә, күптән аңлагансыңдыр. Монда синең дошманың Мәскәү кенәзе Иван булды, хан белән бик озак сөйләште. Шуннан безнең хан үзгәрде, күңеле күтәрелде, күп әмирләрне бүләкләде. Иванга православ чиркәве салдыру өчен, үзенең сараеннан ерак түгел җир бүләк итте. Ә сине чакыртырга илче җибәргәндә, бик ярсыган иде.
— Хан белән очрашырга ярдәм итче, хөрмәтле һәм кодрәтле бәкләр бәгем.
— Вәгъдә итә алмыйм, әмма әйтеп карармын. Ә хәзер үпкәләмә, кенәз, дәүләт эшләре күп. Хан белән сөйләшкәннән соң, үзем ым кагармын.
Александр Михайлович кешенең уен укый белмәсә дә, вәзирнең кәефенә карап, бу очрашудан мәгънә юклыгына төшенде.
Тагын бер көн артта калды. Кенәзне Тай-туглы чакырып алды. Сарайның хатын-кызлар ягы янәшәсендәге зур залында ханбикә тәхетне хәтерләткән, әмма әллә ни купшы бизәлмәгән биек урындыкта утыра иде.
Александр тезләнде:
— Әй бөек ханбикәм, Урда һәм урыс халкының анасы, барлык бәхетсезләрнең яклаучысы, Аллаһы Тәгалә сиңа озын гомер брсен!Синнән мәрхәмәтлелек сорыйм, ханбикә. Бөек ханны, безнең атабыз һәм яклаучыбызны ни белән ачуын чыгаруымны
АНАТОЛИЙ ЕГИН
60
аңламадым.
Энҗе җепләр һәм көмеш коелмасы мәңге яшь, гүзәл ханбикәнең аягы янына килеп яттылар.
— Бас, кенәз, һәм Аллабыз белән ант ит, иремә каршы яманлык ниятләмәдеңме?
Александр Михайлович кабат тезләренә төште, чукынды һәм ант итте, аннары муенындагы тәресен чыгарды, аны үпте һәм янәдән ант итте.
— Торып бас, мин сиңа ышанам, хаким белән сөйләшермен, әмма ул артык ярсулы, нәрсә эшләдең — исеңә төшер. Чиркәүгә бар һәм гыйбадәт кыл, исеңә төшер һәм тәүбә кыл. Үзем хәбәр бирермен.
Тай-туглы һәм Котлыгъ Тимер хан янында бер үк көнне булдылар. Бәкләр бәге Үгәдәй һәм Чыгатай олысларындагы хәлләр турында җиткерде, анда кабат хакимият өчен ызгыш-талаш башланган икән. Хан бу хәбәрләрне колак артыннан уздырды, Литва һәм Смоленск кенәзләренең килешүе турында ишеткәч, тәшвишкә калды.
— Менә күрәсеңме, туганым, — диде ягымлы, әмма бераз мыскыллы тавыш белән хан, — бу берлеккә Тверь кенәзе дә кушылса? Мондамы ул? Килеп җиттеме?
Котлыгъ Тимер башын селкеде.
— Яхшы булган! Мин бу этнең башын чабам. Саклагыз аны! — дип, аяк типте хан. — Мәскәү кенәзенә гаскәр бирәм, Смоленскины үзе тәртипкә салыр! Иван — менә дигән кеше һәм ышанычлы кенәз.
Бәкләр бәге тәҗрибәле түрә буларак, хәзер бернинди сораулар һәм үтенечләрнең урынсыз икәнен бик яхшы аңлады.
Тай-туглы ире янына кичке намаз алдыннан килде. Үзбәкнең кәефе күтәрелгән иде инде, ул хатынын елмаеп каршылады:
— Карап туймас чибәрем, сине күрүемә бик шатмын! Сөекле хатыным белән бүген кич күрешермен дигән идем, ул үзе минем янга килде.
— Кичкә мин әзер булырмын, ханым, кич һәм төнне Аллаһ безгә башка эшләр өчен биргән.
— Син дәүләтебез эшләре белән әз кызыксынасың һәм бик дөрес эшлисең, ул хатыннар эше түгел. Инде сорауларың туган икән, тыңлыйм, шиңмәс чәчәгем.
— Ачуланма, ханым, мин синнән Тверь кенәзе өчен үтенергә килдем.
— Тай-туглы иренең йөзе үзгәргәнен күрде, әмма сүзен дәвам итте.
— Аңлавымча, аңа яла якканнар. Моны кем эшләгәнен дә беләм. Мәскәү кенәзе Иван! Төлке кебек хәйләкәр, елан кебек зирәк кеше, өстәвенә аңа торган саен күбрәк тә күбрәк кирәк. Нигә дип көч туплый ул? Урыс җирләрен ник берләштерергә тырыша? Көче җитәрлек булгач, Урдага ташланыр һәм шундый итеп орыр!
— Мәскәү кенәзенең ниләр майтаруын мин күрми, белми дисеңме әллә? Беләм, тик Иван миңа беркайчан да кулын күтәрмәячәк! Ишетәсеңме, беркайчан!
— Әй ирем, син моңа ышанасыңмы?
— Ышанам! — Үзбәк хатынына төзәлергә өлгермәгән ярасын күрсәтте.
Тауларда туып-үскән хатынга башка берни дә аңлатып торасы юк иде. Кан белән ант итешкән ирләр дуслыгыннан нык тагын ни бар?!
— Җәза бирү көне билгелеме? — Тай-туглы төшенке тавыш белән сорады.
— Әйе. Тверь кенәзенә һәм аның улына хөкем карары айның соңгы көнендә җиренә җиткереләчәк.
Тай-туглы Александрга җавабын озакка сузды, аның өметен сүндерәсе килмәде. Җәзага бер көн кала гына атчабарын җибәрде.
— Ханбикәгә анысы өчен дә рәхмәт, якыннарым белән хушлашырга, нәсел буенча соңгы күрсәтмәләр бирергә мөмкинлек бирде, — диде үз тирәсендәгеләргә кайгыга баткан кенәз.
Җәзалау көнендә Александр Михайлович иртәдән гыйбадәт кылды, тәүбә итте һәм көтә башлады. Озак көтәргә туры килмәде, аңа җәлладлар килүен хәбәр иттеләр.
ҮЗБӘК ХАН
61
Алар улы Федор белән кочаклаштылар, бәхилләштеләр һәм үзләрен үтеречәк кешеләрнең каршына чыктылар.
Тиздән Тверь кенәзенең улы белән бергә җәзалап үтерелүе турындагы хәбәр урыс җирен әйләнеп чыкты һәм елъязмачы болай дип язып куйды: «И схватили их, и розняли по составам».
Александр Тверскийның бу дөнья кешесе булмавына инанганнан соң, Симеон энесе Иван белән, тагын бер урыс кенәзенең гомерен өздерткәне өчен халык ачуыннан һәм имеш-мимешләрдән сакланып, күптән Мәскәүгә кайткан аталары янына кузгалдылар. Александрның үлеме турындагы хәбәрне Мәскәүдә шатлык, куаныч белән каршы алдылар. Тверь исә тирән кайгыда иде, аның халкы Урдада үтерелгән кенәзләр — Михаил, Дмитрий, Александр һәм Фёдорны кызганып елады.
Әмма Бөек кенәз Иван Калита моның белән генә тынычланырга җыенмады, ул тверьлеләргә тагын бер куркыныч һөҗүм ясады. Изге Спас соборыннан чаңны алып Мәскәүгә китерергә боерды. Бу инде ачыктан-ачык мыскыл итү иде. Тверьдә Мәскәү кенәзләре һәм аларның нәсел дәвамчылары исеменә каргыш яудырдылар.
***
Үзбәк хан атчабарлары Бөек кенәзгә ашыгыч хат китерде, анда аңа бөтен Урда гаскәре башлыгы Тәнбәк белән очрашырга, күпме кирәк шуның кадәр гаскәр алып, урыс дружиналарын өстәргә һәм Смоленскига яу чабып, Литва канаты астына борын тыгарга җыенган кенәз Иван Александровичка әйбәтләп сабак бирергә дип язылган иде.
Кышның язга авышкан чагы, әмма каты суыклар чигенергә уйламады, даладагы иңкүлекләрне һәм сызаларны кар белән күмде. Төннәрен салкыннан дала яңгырап торды, анда көн күрүчеләрнең барысы да өннәренә кереп яшеренде, ач бүреләр улады, алар куркуларыннан кая барып бәрелергә белмәгән куяннарны эзәрлекләде. Ә көндезләрен кояшның туры нурлары кар өстен изрәтте, аның өстендә төлкеләргә тынгы бирми дала тычканнары әрле-бирле килде.
Көньяк-көнчыгышка юнәлгән җайдакларның күзен камаштырып, кар бөртекләре җемелдәде, Бөек кенәз Үргәнеч тирәлегендәге Тәнбәк ставкасына бара иде. Урыслар күптәннән ерак яу сәфәрләренә тәбәнәк монгол атларында чыгарга гадәтләнделәр, чөнки тегеләр тирән кар астыннан да үзләренә азык таба иделәр, су урынына исә рәхәтләнеп кар ашадылар. Отряд барган саен көньяккарак авышты, кар азайды, шәрә калган калкулыклар урман ягы кешеләренә соры, пычрак тоелды. Әмма озакламый манзара үзгәрә башлады, яңа яшел үлән күренде, дала куакларында беренче яфраклар күзгә чалынды, юлчылар максатларына якынайдылар.
Варисның ставкасына килеп җиткәндә, күктә йолдызлар кабынган иде. Иван Данилович шунда ук яшь хан янына үзен кабул итүен сорап атчабар җибәрде. Әмма Калитаның хатына Үзбәкнең кияве Һарунбәк җавап бирде, ул Тәнбәкнең нык аруын һәм хәзерге вакытта ял итүен хәбәр иткән иде. Кабул итү көне кенәзгә хәбәр ителер, дигән. Өч көн узды, әмма чакырган кеше булмады. Калитаның башка көтәр вакыты калмады.
«Нишләргә? — дип фикер йөртте ул. — Мин монда кунакка түгел, хан кушуы буенча килдем. Урдада минем дәрәҗәм олыс бәгеннән түбән түгел, югарырак та булмагае әле, ә варис мине кабул итми маташа».
Иван алай да, болай да үлчәп карады, тик Тәнбәкнең үзен ник түбәнсетүенә төшенмәде. Икенче көнне бүләкләр алып чакырылмаган җиргә үзе китте. Кенәзне шунда ук Һарунбәк янына уздырдылар, тегесе әллә ни ачылмаса да, Иван Даниловичны элеккеге дусты буларак зур хөрмәт белән каршы алды.
— Вакытсыз килдең, кенәз. Көтәргә туры килер.
— Нәрсә көтәргә? Эшләр ашыгыч.— Иван ханның хатын сузды, Һарунбәк аны
АНАТОЛИЙ ЕГИН
62
укып чыкты, озак кына дәшми торды һәм башын иеп әйтте:
— Яхшы, кенәз. Без капчыкта ятмый, диләрме? Тәнбәк ике атна инде айнымый эчә. Тагын күпмегә сузылыр — әйтә алмыйм. Элегрәк өчәр атнага суза иде, ә соңгысында ай буена айнымады. Әйдә бергә барабыз, үз күзең белән күрерсең.
Әмир һәм кенәз Тәнбәк тирмәсенә керер алдыннан коралларын тапшырдылар һәм эчкә уздылар. Варис дәстархан янында шәраб таплары белән буялып беткән халаттан аунап ята иде. Диңгездә давылга эләккән кораб сыман, тонык күзе чокырында чайкала, менә ул янына керүчеләргә карап алды, зәңгәрләнгән борыны очлаеп, кипкән авызы җәелеп китте:
— Утырыгыз минем янга, шәп шәраб салам.
Кунаклар дәшмәде, алар аңа җирәнеп, борчылып карадылар.
— Минем белән эчәргә боерам.
ҮЗБӘК ХАН
3. «К. У.» № 10 63
— Шәраб эчәр чак түгел, ханым. Күңел ачар вакыт түгел, — дип сабыр гына җавап бирде Иван Данилович. — Атаң, Бөек Үзбәк хан, Смоленскины яуларга әмер бирде.
— Атам боерганмы, юкмы — анда эшем юк, мин эчәргә телим, сезнең белән эчәргә телим.
— Акылыңа кил, хан! Минем ни әйткәнне яхшы аңладыңмы? — диде тавышын күтәреп Калита.
Тәнбәкнең күзе кысылды, ул терсәгенә таянды һәм үкереп җибәрде:
— Ах син, мәскәү эте! Корчаңгы эт! Кемне өйрәтәсең? Кемгә әмер бирәсең? Мин хәзер әмер бирәм! Әй, кем бар анда? Бу урыс этенең башын чабыгыз, өрмәсен!
Варис зур савыттагы шәрабны төбенә кадәр эчеп бетерде, сулыш алды, аннары дәстарханга борынын төртеп гырларга кереште.
Иван Данилович һәм Һарунбәк тирмәдән чыктылар һәм дәшми генә шактый озак атладылар. Беренче булып кенәз сүз башлады:
— Ни булуга карамастан, ханның фәрманын үтәргә кирәк. Бир, әмир, әмереңне. Смоленск өчен ун мең сугышчы җитәр дип уйлыйм. Тик меңнәрне кем алып барыр?
— Тугъла-байдан да яхшыракны күрмим, шуңа кушармын.
— Аңа Яңа Сарайга таба кузгалырга боер. Мин анда иртәгә иртән китәрмен.
— Ханга җиткерергә ашыгасыңмы, кенәз?
— Ә син, әмир, безне капчыкта яшереп тотармын дип уйлыйсыңмы? Хан болай да озакламый беләчәк, бездән башка да җиткерүчеләр табылыр. Син ханның хатын игътибар белән укыдыңмы? Анда гаскәрне Тәнбәкнең үзенә алып барырга әйтелгән. Ханны әзерләргә кирәк.
— Тәнбәк уянгач, миңа котырыр.
— Ә син барысын да миңа аудар. Ханның фәрманын алып килде һәм үзе әмер бирде диярсең. Барыбер исерек варис берни хәтерләмәс.
Иван Яңа Сарайга якынлашты. Иксез-чиксез далада яз хөкем сөрә, һавага яңа типкән үлән, иртә чәчәк атучы гөлләр, ачы әрем һәм татлы төчетамырның хуш исләре таралган. Күктә дә, җирдә дә, тирә-юньгә хәбәр салып, кошлар туй үткәрәләр. Башкала кенәзне үзенең шау-шуы, ыгы-зыгысы белән каршылады. Сәүдәгәрләр беренче язгы кәрваннарын алып килергә дә өлгергәннәр. Сәүдә рәтләре шыгрым тулы, кызып-кызып шәрык сатыш-алышы бара иде. Кенәз ханга һәм Тай-туглыга дип бүләкләр алды. Нәкъ менә аның белән, Тәнбәкнең анасы белән, алда зур, авыр сөйләшү тора иде.
Үзбәк хан якын көннәрдә үзенең яраткан юлы буенча биш түбәле тауларга таба күченергә җыенды, ул Иван Данилович Яңа Сарайга килеп чыгар дигән уйны башына да китермәде, шуңадыр, сарай капкаларын тиз ганә ачмадылар.
Сакчылар кенәзгә, улмы-түгелме дигәндәй, озаклап карап тордылар. Хан да тиз генә кабул итә алмады.
Сәлам биреп, данлау сүзләре әйткәннән соң, кунаклар кочаклаштылар. Үзбәк аның килүенә гаҗәпләнде.
— Син инде Смоленскига җитеп киләсең, дип торам. Берәр нәрсә булдымы? Безгә кемдер һөҗүм итмәгәндер бит?
— Шайтан үзе безгә сугыш ачты, ханым.
— Шайтаннар кешегә бәла-каза тудырыр өчен генә туганнар бит. Ник килдең?
— Аларның нинди афәт китергәнен сөйләмәкче идем.
— Әйдә, сөйлә! Ник сузасың?
— Улың Тәнбәк исереп ята! Якты көнне күрерлек, бер нәрсә уйларлык хәлдә түгел.
Үзбәк башын иеп тын калды. Мие эшләүдән баш тартып, күзләре калайланып чыктымыни. Иван Данилович та дәшмәде, әйтерсең барысына да үзе гаепле. Кинәт Үзбәк акылына килде һәм кычкыра башлады:
— Хатчыны чакырыгыз!
АНАТОЛИЙ ЕГИН
64
Хатчы атылып керде дә хан алдында тезләренә төште.
— Утыр да яз!
Пөхтә түрә куеныннан күн белән тышланган язу әсбаплары чыгарды, пыяла кара савыты белән каләмне алды, кәгазьне җәеп салды һәм ханга текәлде. Үзбәк тимер кебек чыңлап торган тавыш белән әйтеп яздырды:
— Үлемсез Аллаһы Тәгаләнең көче һәм иреге, бөеклеге һәм мәрхәмәте белән, безнең барлык Бөек һәм урта кенәзләргә, әмирләр, зур түрәләр, воеводалар, безнең бөтен олысларда, Үлемсез Аллаһ көче белән, идарә итүчеләр һәм безнең сүзне тотканнарга әмер бирәм:
Улыбыз Тәнбәкне моннан соң Урда гаскәре башлыгы итеп санамаска. Варис намусына лаеклы булмаган хурлыклы эшләре өчен, аның фәрманнарын үтәмәскә. Бу мәсхәрәле эшләре аркасында, ул алга таба Хәрәзм олыс бәге булмаячак. Үргәнечкә олыс бәге итеп киявебез Нарунбәкне билгелим. Тәнбәккә Нарунбәк янында булырга боерам. Барысына да Тәнбәкне безнең улыбыз буларак санларга. Әгәр кем дә кем, улымның дәрәҗәсен хөрмәт итеп, аңа шәрабмы, сырамы, балмы салып бирә, шул Нарунбәк тарафыннан җәзага тартылачак. Нарунбәккә һәрвакыт Тәнбәк янында булып, аны яман гадәтләрдән сакларга.
Хатчы ноктасын куйды, һәм бөгелә-бөгелә чыгу юлына ашыкты.
— Утыр, Иван. Син Хәрәзмнән гаскәр китердеңме, әйт?
— Ике көннән Яңа Сарайда булачак, аны Тугъла-бай алып килә.
— Тугъла-бай яхшы полководец, башы бар. — Хан сүзен бүлеп, уйга калды. — Сине, Иван, Смоленскига сәфәрдән азат итәм. Урыс кенәзләреннән кемне җибәрергә?
— Иван Коротопол Рязанский белән Иван Друцкийны, алар башкарып чыгачак, дружиналары көчле. Мин үзем дә аларны бу сәфәргә тартырга теләдем, инде әзерләнәләр.
— Иван Смоленскийны минем янга аркан белән тарттырып китерсеннәр, рәхмәтсезнең күзенә багасым килә. Гедемин белән иснәшергә теләгәнме, менә мин аның борынын өзеп атам... Ә син иртәгә Тай-туглы янына бар, тынычландыр аны, ана кеше улы өчен һәрвакыт күзеннән яшь кояр.
— Барам, ханым, иртәгә үк барам.
Тай-туглы Калитаны күл ярындагы чатырда кабул итте. Кенәз, тирә-яктагы тынлыкка, ялтырап яткан чиста агымсуда уйнаган кояш нурларына, үзләрен мәгърур тоткан аккошларга сокланып, агач басмалар аша атлады. Кошларның күлдә чумып-калкып уйнаган балыкларга муеннарын тәкәббер генә боруларын күреп, гаҗәпләнде.
Бу чәчәккә төренгән язгы манзарага һаман да яшь, сылу ханбикә гаҗәеп ятышып тора иде. Тай-туглы бервакытта да киң монгол халаты кимәде, өстендәге күлмәкләре аның шөпшәнеке кебек нәзек билен, матур түгәрәк ботларын ассызыклап торды. Дулкынланып торган кара чәч белән каймаланган ап-ак бите теләсә кайсы ирне үзенә җәлеп итә иде. Ханбикәнең чибәрлегенә сокланып атлаган Иван, инде ничәнчедер мәртәбә сөртенде.
— Аяк астыңа кара, кенәз, — дип шаяртты аны Тай-туглы.
Иван Данилович чатырга керде, тезенә чүкте:
— Сәлам сиңа, бөек ханбикә, Аллаһ сиңа озын гомер бирсен!
— Сәлам сиңа да, кенәз! Исәнме, хөрмәтлем. Сарайга сине нинди җилләр ташлады? Мин инде улым белән бергә Смоленскины акылга өйрәтәсездер дип уйлаган идем.
— Мин дә шулай булуын теләгән идем, ханбикәм.
— Ни комачаулавы инде?
Иван Тай-туглының сүзне озынга сузуны яратмавын белә, шуңа бер тында әйтеп салды:
— Улың комачаулады.
Гүзәл йөзендәге бер мускулын да селкетмәде. Эчтә ниндидер бер кылы
ҮЗБӘК ХАН
3.* 65
тартылып килде, күзеннән салкынлык бөркелде.
— Тагын хурлыклы эшенә тотынганмы?
Кенәз баш какты. Тай-туглы чатыр кырыена килде, култыксага таянып, күлгә күз салды һәм, өстеннән авыр йөкне алып ташлагандай, кинәт тураеп басты.
— Карале, кенәз, нинди нәфис кошлар бу аккошлар — барлык кошларның патшалары, алар матур гына түгел, көчле дә әле. Беләсеңме, элек монда күпме үрдәк оя корды? Исәпсез-сансыз, аннары бу урынны аккошлар ошатты һәм үрдәкләрне куып җибәрделәр, син урыс җирләрен үз кулыңа алган кебек, болар да күлне яулап алды. Минем ирем Үзбәк һәм син дә, аккошлар кебек матур, көчле кешеләр, ә Тәнбәк улымның матурлыгы гына бар. Аңа тәхеттә урын юк! Юк!
Тай-туглы кискен генә өстәлгә борылды:
— Утыр, кенәз, чәй эчәбез. Син бу кытай эчемлеген яратасыңмы?
— Мин аны сирәк эчәм.
— Алайса, менә эч. Искиткеч эчемлек, кәефне күтәрә, ә кипкән кавын яки өрек белән тагын да тәмлерәк.
Алар озаклап чәй эчтеләр, Яңа Сарай, аның матурлыгы, төзеләсе православ чиркәве турында сөйләштеләр. Кенәз бу әңгәмәнең Тәнбәк белән булган бәладән читкә китәргә тырышу икәнен аңлады.
— Әйт әле, Иван Данилович, — диде ханбикә борчылып, — Сездә, исерткеч эчемлекләр күп эчәләрме? Көн саен эчә торганнары да бармы? Андыйларын ничек дәвалыйсыз?
— Ул чирдән дару юк, гыйбадәт кылсаң һәм чиркәүгә корбан бирсәң генә. Бу чирне Алла барлыкка китергән, дәвалау юлын да бер ул гына белә. Гыйбадәт кыл, ханбикә!
— Алла сакласын сине, кенәз Иван! Син, чыннан да, безнең гаиләнең дусты, юмакайланмыйсың һәм мәкерле түгелсең. Рәхмәт, кенәз. Син бар, юлыңда бул, ә миңа уйларга кирәк, бәлки шаман хатынны эзләргә туры килер.
— Уйла, ханбикәм. Нәселеңә ни язган, шул була. Мин моны бик яхшы беләм.
Иван Данилович китәргә кузгалгач, башын югары күтәреп карады, кояш инде биектә, җир кызган, ә бәхетле кошлар чыркылдашалар иде. «Менә эшлексезләр, — дип уйлады ул, — тычкан тоталар да бала чыгаралар. Ә син балаларны уйлап төннәр буе йокламыйсың. Минекеләр белән ни булыр? Симеоны ичмаса чакматаш кебек, Иваны — чүпрәк, теләгән ягыңа борып була. Менә шулай ул балалар! Тәңре аларга җиңелрәк язмыш насыйп итсен!».
Уйларына чумып атлаган Иван үзенә таба якынлашкан Котлыгъ Тимерне абайламый калды.
— Кенәзнең башына нинди уйлар төште?
— Уйламаслыкмыни, шанлы бәкләр бәге? Балалар турында уйлыйм, аларның язмышы хакында.
АНАТОЛИЙ ЕГИН
— Минем йортка барыйк, утырырбыз, сөйләшербез.
Калита беренче тапкыр кодрәтле вәзирнең өенә аяк басты. Элегрәк гел күченеп йөргәндә очраштылар. Бәкләр бәгенең утары һәм сарае хан корылмаларыннан әллә ни калышмаган, кенәз моңа аптырамады. Ник гаҗәпләнергә, ханның дусты һәм туганының акчасы аз түгел, өстәвенә кыйммәтле бүләкләр килеп тора.
— Хан сине эзләргә җибәрде, кенәз, ул синең Тай-туглы янында булуыңны белде. Өеңә кайтырга ашыкмаска, авылыңда яшәп торырга кушты, озакламый син ханга кирәк булачаксың. Нәрсәгә — анысын әйтмәде, мин дә белмим. Шулай итеп кайт та ял ит, Иван, — дип елмайды Котлыгъ Тимер.
— Нинди ял монда! Мәскәүдә эшләрем күп калды. Әле ярый, сәфәргә җыенганда, балаларга күрсәтмәләр биреп калдырдым. Хан яудан азат итте дип шатланган идем, хәзер күрәсең, икенчесе белән утыртты.
— Эш бүре түгел, урманга качмый. Ял ит, кенәз, берни турында уйлама. Минем җиянем Нарунбәк турында сөйләсәң иде.
Иван бәкләр бәгенең җияне турында гына ишетәсе килмәвенә төшенде һәм күндәм генә җавап кайтарды:
— Нарунбәк — менә дигән кеше, сиңа охшаган, матур, зирәк, бик тиз аңлап ала, эшләрен дә әйбәт башкара һәм вариска да күз-колак булып тора.
Кайсы яклап кына суктырып карамады Котлыгъ Тимер, ул Нарунбәккә карата мактау сүзләреннән тыш берни әйтмәде.
«Үзенә кирәкне хан фәрманыннан укыр, сорый икән, димәк, Үзбәк әлегә аңа җиткермәгән. Хакимнән алда ник кысылырга?» — дип фикер йөртте кенәз һәм тагын бәкләр бәгенең җиянен мактауга күчте.
***
Бөек кенәз ике көн ял итте, Актүбәдәге хуҗалыгын карап чыкты. Дилбегәсен аз гына бушайта төшүгә, Үзбәктән атчабар килде һәм хан яраннары белән Богдо тавына таба кузгалырга дигән әмерен җиткерде.
Бу язгы дала буйлап искиткеч сәйран булды, тирә-якта — төрле төстәге лалә чәчәкләре, яшел үлән арасыннан ук кебек сиртмә койрыклар атылып чыга һәм, чыелдап, канатлары белән һаваны кисә. Көтү-көтү булып кыр кәҗәләре утлап йөри, кышкы йокыларыннан уянып йомраннар чыккан һәм алгы аякларын күкрәкләренә кушырып, өннәре янында сакчылар кебек үрә катып торалар.
Ашыкмый гына бардылар, юл уңаенда ата кыр кәҗәләрен ауладылар, итле һәм пычак сабына куярга мөгезле булдылар. Ханның күчмә каласы Богдо изге тавына якынлашты. Җил белән Баскынчак күленең тозлы исе килеп бәрелүгә, хан туктарга боерды. Бар да, мәш килеп, тирмәләр, мәчетләр урнаштырып, мәйданнар, урамнар корып, каланы торгыздылар. Хан Тай-туглы, Иван Данилович һәм Котлыгъ Тимер белән аз сандагы сак озатуында тагын ун чакрымнар узып, тау итәгендә туктады. Биредә ханның артык зур булмаган лагере урнашкан.
Төшке ашны ачык һавада ашадылар, тауга карап сокландылар. Иван Калитага күбрәк Мәскәү янандагы күләгәле урманнар ошый иде, монда да иркен, уңайлы, күңелгә тынычлык иңә. Кенәздән аермалы буларак, табындашлары, ниндидер мөһим вакыйгага әзерләнгәндәй, игътибарын бер ноктага туплаган.
— Иван Данилович, — дип эндәште хан кенәзгә, — мин хатыным белән тау куышына керәм, безгә бер йола үтәү зарур. Сезгә Котлыгъ Тимер белән тауга күтәрелергә һәм күзәтергә күрсәтмә бирәм. Әгәр гадәти булмаган берәр нәрсә күрсәгез, исегездә калдырыгыз, ахырдан сөйләрсез.
Тауга сактан башка гына киттеләр. Кенәз тауга көнбатыш яктан, ә бәкләр бәге каршы яктан күтәрелделәр. Түбәсенә җитәрәк, Иван Данилович күзәтү өчен уңайлы урын билгеләп, таш өстенә утырды һәм күкрәген тутырып иркен 68 сулыш алды.
ҮЗБӘК ХАН
67
Югарыдан бар да ачык күренде, менә Үзбәк һәм Тай-туглы шаман белән сәлам алыштылар, йөрешенә караганда ул хатын-кызга охшаган, башында болан мөгезләре куелган зур башлык, кулында төңгер. Өчәүләшеп алар тау куышына керделәр. Кояш инде түбән тәгәрәгән, бары көнбатыштагы кызыллык кына калган. Кенәз төңгернең тонык кына дөмбердәвен һәм еракта вакыт- вакыт кабатланган кычкырып куйган тавышларны ишетте. Ул дикъкать белән куерып килгән караңгылыкка карады. Һәм кинәт мәгарәгә керү юлында күз камаштыргыч зәңгәр яктылык кабынды, аннары күккә күтәрелде дә әкренләп көнчыгышка таба китеп югалды.
Хан белән Тай-туглы тау куышыннан ай калкып, тирә-юньне яктыртканнан соң чыктылар. Үзбәк ишарә ясады һәм акрын гына алга атлады, Иван Данилович һәм Котлыгъ Тимер таудан йөгереп төштеләр һәм хан каршында туктадылар, тегесе аларга сораулы карашын төбәде. Тау башында утыручылар бер үк төрле җавап бирделәр, икесе дә тау куышыннан очып чыккан яктылык нурының көнчыгышка таба китеп юкка чыгуын күргән. Канәгать калган Үзбәк хатыны белән ашыкмый гына алдан китте. Тай-туглы ханның колагына ишетелер- ишетелмәс кенә пышылдады:
— Бу яхшы! Бу улыбызга ярдәм итәр!
Калита үз чатырында үлгән кеше кебек йоклады. Кояш инде биеккә күтәрелде, табигать тә күптән уянды, хезмәтчеләр һәм сугышчылар иртәнге ашка утырдылар, ә кенәз йоклавын дәвам итте. Төш җитәрәк, аны хезмәтче уятты:
— Торыгыз, кенәз! Хан сезне күрергә тели!
— Нәрсә булды? — дип сорады Иван, киерелеп.
— Белмим, хуҗам, күргәнемне әйтәм: таң алдыннан монда зур кәрван килде. Кояш чыккач, хан ниндидер кешеләрне кабул итте, карап торышка көнчыгыш сәүдәгәрләренә охшаган. Ә хәзер кичә артта калган күчмә кала монда килә. Хан сезгә үз янына килергә боерды.
— Бар, юынырга су әзерлә.
Кенәз тәмам уянып бетте, кәефе шәп иде. Ул инде эсселәнергә өлгергән саф һавага чыкты. Үзен тәртипкә китерде һәм хан янына юнәлде. Үзбәк аны гына көтеп торган шикелле:
— Иван Данилович, кушаматы Калита, Бөек кенәз, сине бүген күңелле вакыйга көтә, шул уңайдан күчмә каладагы бар кешегә сый-хөрмәт әзерләргә куш һәм кичке намаздан соң минем бәйрәм чатырыма килеп җит, — диде.
Үзбәк киң итеп елмайды, кенәз бу ниятнең чын күңелдән булуына һич шикләнмәде.
— Мин нәкъ вакытына әзер булырмын, хакимем.
Каланың урыс ягында бар да хәрәкәткә килде. Җайдаклар төрле якка таралышты. Төштән соң кыр кәҗәләре, тәкә, сиртмә койрыклар, мәрсин балыклары белән кайтып төштеләр. Бу вакытта учаклар яна, аларда көлчәләр пешә, казаннар кайнап утыра иде. Ни хакынадыр зур мәҗлес әзерләнде.
Кичке намаз тәмамланды. Үзбәк хан үзенең алтынланган юл тәхетенә утырды. Аркасының өске ягына һәм култыксаларына беркетелгән кыйммәтле ташлар батып барган кояш нурларында җемелдәде. Янында тиңдәшсез Тай- туглы балкып утыра. Урданың күчмә түрәләре һәм гаскәр башлыклары, ханны сәламләп, дәрәҗәләренә карап урнаштылар. Бар да җыелып беткәч, тәхет аскуймасы янына Александр Невскийның оныгы, Бөек кенәз Иван Даниловичны чакырып китерделәр. Ул якын килде, аның өстендә куе яшел төстәге, итәге кызыл каймалы кыска бәйрәм күлмәге иде. Җиңнәре беләзектән алтынланган җиңсәгә кысып бәйләп куелган. Күлмәк өстеннән кызыл аслыктагы күк төсендәге киеме уң иңбашына алтын эләктергеч белән беркетелгән. Иңбашларында — көмеш бармы, алтынланган путасына кыйммәтле ташлар белән бизәлгән кылыч, аягында бөгелеп торган очлы кызыл итекләр. Илле ике яшендә Иван Данилович әле шәп күренә. Бүреге чал чәчләрен яшергән. Кенәз тезен бөкте һәм хакимен сәламләде.
Үзбәк басты, Калитаны торгызды һәм кулыннан тотып тәхет аскуймасы кырына
АНАТОЛИЙ ЕГИН
68
алып килде һәм кенәзне тәхет янына бастырды.
— Менә бу Бөек кенәз. Аның белән безгә, Чыңгызхан дәвамчыларына һәм аның Җучи улына Аллаһ Тәгалә бергә яшәргә боерды, һәм без инде тулы бер гасыр әкренләп бер-бербезне узып яшибез. Без бик күп урысларны үтердек, алар — монголларны, әмма безгә тыныч тормышка кайтырга, гомерлеккә дуслык урнаштырырга, Алтын Урданың бер халкы булырга вакыт җитте, безнеке саналган бар яхшыны сакларга, аны башкаларга — монголдан урыска, урыстан монголга тапшырырга кирәк. Безнең нәсел артсын, алар дәүләтнең куәтен үстерсен. Без кенәз Иван белән моңа беренче адымны ясадык, гомеребезнең соңгы көненә кадәр агай-эне булдык, безнең балалар да, оныклар да һәм дәүләтебездәге бар халык та бер-берсенә шулай булсын. Дуслыгыбызның һәм Бөек кенәзлек хакимлеге билгесе итеп Иван Даниловичка бүрек бүләк итәм. Аны нәсел буенча тапшыра барырга боерам, канунсыз берәүнең дә бүрекне кияргә хакы юк.
Үзбәк ханның кулында бүрекнең матурлыгын күреп бар да телсез калды. Энҗе, асылташ, якутлар белән бизәлгән, тәресе дә куелган, алтын очлы башлы бүрек яктырткычлар яктысында балкып тора иде. Мондый матурлыкны әле моңарчы берәүнең дә күргәне булмады. Үзбәк хан бүрекне Иван Даниловичның башына кидерде.
— Сине Аллаһ Тәгалә сакласын!
Хаким кенәзне өч мәртәбә үпте. Хуплаган һәм шатлык авазлары киң далага таралды.
Мәҗлес шәп булды! Мәҗлес күңелле булды!
Бары икенче көнне генә ниләр булганы Иван Даниловичның башына барып җитте. Иртә таңнан, бүләкләр тотып, кенәзнең юл чатырына Урданың зур түрәләре агылды. Ханның яраткан кешесенә алтын һәм көмеш сибелде, төче чыгышлар, елмаюлар, баш июләрдән ялагайлык сирпелеп тора. Бакыр торбалар Иванны исертер дәрәҗәгә җиткерде.Тик ул үзен кичкә таба кулга алды. Салкынча төн Бөек кенәзгә кызу тоелды, ул йоклый алмады, башында төрле уйлар бөтерелде. Иртәнгә аның карары әзер иде: «Өйгә! Мәскәүгә! Нихәтле тизрәк, шулхәтле яхшырак. Берәү дә хан янында шундый яраткан кешесе, өстәвенә урыс булуына түзә алмас. Бүген ялагайлык һәм бүләкләр, ә иртәгә агу белән савыт һәм купшы матәм».
Төшкә кенәз иң кыйммәтле бүләкләрне аралап алды һәм Үзбәк янына юнәлде. Хан аны шунда ук кабул итте.
Калита тезенә чүкте:
— Әй Бөек хан, Аллаһ сиңа озын гомер бирсен! Сүз әйтергә рөхсәт бирче.
— Бас һәм әйт, Алла сакласын үзеңне.
— Солтаным, минем кебек хезмәтчегезгә күрсәткән зур хөрмәтегез өчен чиксез шатмын. Рәхмәт! Мин сиңа ант итәм: мин дә, дәвамчыларым да беркайчан да үзләре Урдага каршы сугыш башламас, уртак биләмәләребез бай булсын өчен, күндәм хезмәт итеп, балаларың, оныкларың белән тынычлыкта, килешеп яшәргә тырышырбыз. Ханым, шуны үтенәм: җибәр Мәскәүгә, анда уйлаганнарыбызны тормышка ашырырмын һәм абыемны көткән кебек синең кунакка килүеңне көтәрмен.
Үзбәкнең беркайчан да шунда ук җавап кайтара торган гадәте булмады. Ул, Иван нигә өенә ашыга икән дип, сәбәбен эзләде һәм аңлады. Төшенгәч, кунагының сизгер булуына сөенде. Юк, ул бу бәйрәмне зур түрәләре тарафыннан кенәзне кысар өчен оештырмады, киресенчә, чын күңелдән, ихлас йөрәктән шундый зур бүләк ясады. Тик тәхет биеклегеннән үзенең кыланышының икенче, кире ягын күреп җиткермәде. Бөек хан торып, кенәзне кочаклады:
— Кайт. Үпкәләткән булсам, кичер. Ә кунакка көт. Күптәннән урыс илендә буласым килә.
***
1340 елның җәендә, шомыртлар ап-ак чәчәккә күмелгән мәлдә Иван Данилович
ҮЗБӘК ХАН
69
Мәскәүгә аяк басты. Җәй һәм көзне ул эш белән һәм гыйбадәт кылып уздырды. Янәшәсендә гел булышчылары — уллары булды. Кунаклар да килеп чыкты. Смоленскига сәфәрдән соң Иван Коротопол булды. Смоленск бүләкләрен тапшырды, урдалылар тарафыннан башкарылган батырлыклар турында сөйләде.
Үзбәк хан җибәргән сугышчылар Смоленск җиренә аяк басуга, кенәз Смоленскийның үз дружинасы белән Литвага качуы, шуңа сугышып торасы булмавы турында әйтте. Дөрес, аерым ахмаклар баш күтәрергә маташканнар, әмма бик тиз башларыннан колак какканнар. Смоленск кенәзлеген бик каты талаганнар, билгеле. Урыслар да кимен куймаганнар. Ике урыс кенәзе Тугъла- байны Смоленскига ут төртмәскә үгетләгәннәр.
— Яндырып ни файда? Нәрсә кирәк — алабыз һәм өйләргә таябыз, — дигән ике Иван һәм умырып алганнар. Ә Тугъла-бай тагын Урдага куалады, калада баскакларны урнаштырды, кенәз Смоленскины көтеп торырга берничә мең гаскәр калдырды. Ханның фәрманын үтәргә, баш күтәрүчене Яңа Сарайга аркан белән тарттырып алып кайтырга кирәк.
Рязань кенәзе айга якын Мәскәүдә кунак булды. Алар Бөек кенәз белән бергә, урыс илен тагын да ныгытырга дип, ният кордылар, ауга йөрделәр. Ничектер берсендә күп табыш белән кайтканда, Чыпчык тавында Мәскәүгә сокланып карап тордылар: ак таштан салынган гыйбадәтханәләрнең гөмбәзләре кояшта күзләрне чагылдыра,тирмәләр, агач кремльнең манаралары күккә күтәрелгән, елга аша әйбәт күперләр салынган, халык кырмыска кебек сәүдә рәтләрендә кайнаша. Ерактан каланың өскә дә, киңлеккә дә үскәне ачык күренде.
— Мәскәү менә дигән башкала булып килә, кенәз, — дип сүз катты Коротопол.
— Сабыр ит, Алла сәламәтлек һәм көч бирсен, алайса төзеп бетереп булмас. Таш палаталар торгызырга хыялланам, Яңа Сарайдан осталар чакыртам, Үзбәк каршы килмәс, дип уйлыйм.
Иван Даниловичка ниятен тормышка ашыру насыйп булмады. Рязань кенәзе китеп, озак үтмәде, ул авырый башлады, эчендә ниндидер чир интектерергә тотынды. Эш белән мәшгуль кенәз башта моңа игътибар бирмәде.
Аннары хәле көннән-көн начарланды: авызының тәме китте, ашаудан, бигрәк тә иттән бизде, кан коса башлады. Ябыгып, хәлсезләнеп калган кенәз ятакка ятты, авыртуына түзә алмыйча ыңгырашты. Якыннары һәм руханилар гыйбадәт кылды, тик чир Алла колы Иванның көчен көннән-көн ала барды. Бөек кенәз үлеме якынлашканын сизде. Ә мәрхүм Александр Тверский төшенә кереп: «Мин сине көтәм, Иван, бик көтәм, ашыга күр!» — дигәнен ишеткәннән соң, үлемен каршыларга әзерләнә башлады.
Карга төренгән Мәскәү өстенә кояшның якты нурлары төште, йорт һәм кенәз тирмәләренең түбә кыекларында боз сөңгеләре күренде, тып-тып итеп
АНАТОЛИЙ ЕГИН
тамчылар тамды. Кешеләргә яз фасылы, ә Иванга үлем якынлашты. Туктаусыз укшу аның бар көчен бетерде. Калита олы улын чакыртты:
— Менә улым, Алла хөкеме каршына басар вакытым җитте.
— Алай димә, терелерсең әле, атакай, күп данлы эшләр башкарырсың.
— Юк, улым, көннәрем бармаклар белән санарлык кына калды, шуңа яхшылап тыңла мине, Симеон. Гомеремдә ниләр башкардым — барысын да ватаныбыз бай булсын өчен эшләдем, аны бергә җыю өчен, кенәзләрнең үзара низагларына чик куйдым. Кенәзлек удельлары булып түгел, ә көчле, акыллы бер дәүләт булып яшәсен дип тырыштым. Бу эштә миңа бабам Бөек Александр Невский маяк булды, шуңа мин яулар күп чапмадым, урыс җирләрен зирәклек һәм акча ярдәмендә берләштерергә теләдем, Урдага ялагайлык күрсәттем, бүләкләр белән күмдем, ә шул арада биләмәләрдә халык арта торды. Акча, улым, бөек көч, шулай ук яхшылык та, яманлык та чыганагы. Минем өчен
— яхшылык, чөнки мин аны җыймадым, жәлләмәдем дә, күпме керде — шуның кадәр тоттым. Урдага бик күп акча ташыдым, җиңел кергән акчаның кеше күңелен аздырганын аңламыйча, аны анда байлыкка саныйлар. Комсызлык агулы елан шикелле, чага, башны бутый, тагын, тагын сорый. Алтынның ялтыравы сукырайта, һәм башка чүкеч белән органдай, бер генә уй бөтерелә: «Акча, байлык, керем, акча, байлык, керем...» Бу уй даими ызгыш-талашка, хыянәткә, үтерешкә китерә. Син дә, Симеон, Урдага бүләккә акча кызганма, күбрәк илт, килер вакыт, андагы аксөякләр бер-берсенең бугазын чәйнәр, берсе икенчесенең башына җитәр, менә шул чакта кылычны кулга алырга да булыр, хакимиятләрен алып ташлагач, көчле янына алар үзләре шуышып килер. Әмма бу тиз генә булмас әле, шулай да онык яисә оныкчыкларның берсе безнең эшкә нокта куяр һәм урыс иле бөек, көчле булыр. Минем эшемне син дәвам итәрсең. Ныклап уйла, Симеон, удель кенәзләрен йөгәндә тот, тик юкка кыерсытма. Гадел хөкем яса, халыктан дөреслекне яшермә. Әмма дөреслекне кайчан сөйләргә икәнен дә бел, акча кызганма, аны үзең белән теге дөньяга алып китә алмыйсың, кирәкмәгәнгә дә чәчмә, исеңдә тот: һәр бүләк бары күрсәткән хезмәт өчен генә бирелергә тиеш.
Урда ханы һәм аның зур түрәләре белән дус бул, тәлинкә тот, акчаны күбрәк ташы, Симеон, бүләклә, әмма үзеңнең дәрәҗәңне төшермә. Абый- энеләрең белән тату яшә, аларны рәнҗетмә, балаларына мәрхәмәтле бул, үзеңнеке — үзеңә! Ызгышырга язмасын, сәгатендә Урдага җиткерерләр, ә анда җәзаны бик тиз тоталар. Кенәзлегеңдә һәм Новгородта беренче сынау булыр: йөгәнеңне кидерсәң — хакимиятне нык тотачаксың, ә коралсыз сындыра алсаң
— хакимлегең тагын да ныграк булыр.
Иван тынып калды, авыртудан йөзен җыерды, озак кына бөгәрләнеп, хәл җыеп ятты. Симеон көтте.
— Кәгазь ал, улым, Үзбәк ханга хат язабыз,— диде Бөек кенәз, ниһаять,телгә килеп һәм кабат күзен йомды.
Улы кайгылы карашын атасына төбәде һәм: «Бик иртә ташлап китәсең безне, атакай. Синнән башка кыен булыр, тик мин барысын да җиңәрмен, синең әйткәннәреңне үтәргә тырышырмын», — дип пышылдады үзалдына. Уйланып утырып, Симеон Иван Даниловичның күзен ачканын сизми дә калды.
— Әзерме? — Бөек кенәз катырак әйтергә тырышты. — Яз! Бөек Үзбәк ханга, Аллаһ сиңа озын гомер бирсен!
Көчле һәм кодрәтле, Мәскәү һәм бөтен урыс җирләренең Бөек кенәзе Иван Сиңа баш ия һәм зирәкләрдән зирәк хакиме һәм абыйсыннан кичерүен сорый, синең эшләрендә Иван, кушаматы Калита, эчтән кимергән чирдән хәлсезләнүе аркасында башка синең ярдәмчең була алмый. Тиздән, хакимем, син үзеңнең 72
ҮЗБӘК ХАН
71
тугры дустың һәм энеңнең вафаты турында ишетерсең, шуңа Мәскәү һәм бөтен урыс җирләренә Бөек кенәзлеккә ярлыкны олы улым Симеонга бирүеңне үтенәм, һәм ул да, минем кебек үлем сәгате сукканчы, сиңа, балаларыңа, хатыннарыңа тугры калыр һәм уртак дәүләтебезнең табышын күбәйтер.
Синең алда ирексездән һәм белми кылган гөнаһларым өчен кичер, абыем. Алла шаһит: ниндидер начарлык кылган булсам, һич тә яманлыктан түгел, ә үземнең уйлап бетермәвем аркасындадыр. Сине башка күрмәм инде, ханым, теләсәм дә Мәскәүдә кабул итә алмам. Кичер.
Язылды һәм мөһер белән расланды Мәскәүдә кенәз Иван тарафыннан мартның унбишенче көнендә, 1341 елда».
Соңгы юлны язып бетергәч, Симеон башын иде һәм тиздән атасының булмаячагын бөтен ачылыгы белән тойды. Терәге, остазы һәм яраткан кешесе булмаячак. Яшь кенәзнең тамырларында кан тукталгандай булды, күзенә яшь тулды.
— Ятагымны юешләмә, Симеон, мин әле исән, — диде Бөек кенәз каты гына. — Сиңа урыс иле белән идарә итәргә, хөкем чыгарырга, ә син яшь агызасың. Нык бул! Түбән Новгородка бар, ясак җый да Урдадагы биләмәбезгә җибәр, ярлыкка дип хан янына барганда кул астыңда булыр... Якынрак кил, кочаклашыйк, улым, бу дөньяда башка күрешмәбез дип уйлыйм.
Улын озатканнан соң өч көн узгач, кенәз үзен чәчен кистереп монах итеп кабул иткән Спасс монастырена илтергә боерды. Утыз беренче мартта, Симеон Түбән Новгородтан Урдага олау җибәрткән көнне, атасы бу дөньялыкны калдырды. Кенәзнең җаны чыккан сәгатьтә, Алла хозурына күчкән зирәк, юмарт һәм каты куллы Иван Данилович Калитаның үлеменә кайгырып, Мәскәүдә көчле язгы яңгыр койды.
***
Бөек кенәз Иван Даниловичның үлеме бик тиз арада калаларга һәм бөтен җиргә таралды. Үзбәк хан тирән кайгыда иде. Ул берничә көн бу дөньядан аерылып торды. Юньләп ашамады, йокламады. Тирә-юньдәгеләр, аның җаны тәненнән чыгып, кайдадыр йолдызлар арасында, вафат дустының җаны белән аралаша дип уйладылар. Хан үз хәленә кайту белән, ашыгыч рәвештә биш түбәле тау янына күченергә әмер бирде.
Дала кардан тулысынча арчылган, күчмә кошлар зур-зур көтүләре белән төньякка китеп баралар, җирдә яшь үлән баш төрткән, әмма хан боларны күрмәде, ул һаман кайгысыннан арына алмады. Тукталышларның берсендә Котлыгъ Тимер шулай да ханының тынычлыгын бозарга базды:
— Үзбәк хан, тыңла да миңа кинәш бирче.
— Нәрсә, язгы саф һаваны сулыйсың килми мәллә? Салкын кыштан соң җылыга сөенмисеңме?
— Мин шатланыр идем дә, ханым, урыс кенәзләре мөмкинлек бирми. Ике Константин — Тверский белән Суздальский зур бүләкләр белән монда килгәннәр, башка удел кенәзләре дә юлда.
— Бөек кенәзлекне телиләрме? — дип сорады Үзбәк, күзен хәйләле кысып.
— Телиләр генәме — ашкыналар! — Котлыгъ Тимер көлде.
— Гыйсавилар безне, мөселманнарны, ничек атыйлар, беләсеңме? Нехристлар дип! Ул этләр үзләре нехристлар. Гыйсави йоласы буенча мәрхүмне, җаны бу дөньяны ташлап киткәнче, кырык көн искә алырга кирәк.
Ә алар? Иванның тәхетеннән җылысы суынмаган! Һәм, гомумән, аларны монда кем чакырган? — Үзбәк сүзен өзеп, уйланды. — Кире кума, безнең белән күченеп йөрсенннәр, ач этләр, тик минем янга берсен дә үткәрмә. Иң беренче Симеонны, Иванның варисын, кабул итәрмен, ә ул атасының җаны тыныч булсын өчен Мәскәүдә гыйбадәт кыла. Килер, карарбыз, Иван Данилович минем белән хушлашмыйча китеп
АНАТОЛИЙ ЕГИН
72
бармагандыр, мин моңа ышанам.
Хан, бер ноктага күзен текәп, тынып калды. Бәкләр бәге аның янында селкенми утырды. Кинәт хан башын туганы ягына кискен генә борды:
— Әйдә, башка эшләр белән шөгыльләник. Литва белән нишлибез, уйла. Иван Смоленскийны аннан ничек алабыз? Тешен санарга вакыт җитмәдеме? Менә шуның өчен безгә урыс кенәзләре кирәк булыр, минем фәрманымны көтсеннәр.
Симеон Иванович Урдага апрель ахырында гына килде. Хан аны шунда ук кабул итте.
— Әй күп халыкларның бөек хакиме, Аллаһ синең көннәреңне озайтсын, һәрвакыт Алланың фатихасы белән яшәргә насыйп булсын! Синең алдыңа атам Иван Даниловичның үлеменнән соң ук килмәгәнем өчен кичер. Аның васыять хатын шунда ук тапшыра алмавым өчен кичер. — Симеон ханга төргәк сузды.
Хан хатны озаклап, дустының һәр сүзен берәмләп үлчәп, кат-кат укыды, аннары пөхтә итеп төрде дә елъязмачыга бирде һәм яшерен тартмада сакларга боерды. Игътибар белән Симеонга карады. Ул әле дә тезендә, башын иеп тора. Хан хезмәтченең колагына нәрсәдер пышылдады һәм аның кулында алдан ук Бөек кенәзлеккә әзерләнгән ярлык барлыкка килде. Хан урыннан торды һәм аны мәрхүм дустының улына тапшырды.
— Зирәк бул! Әгәр атаң кебек тугры хезмәтче булсаң, хөрмәт итәрмен. Әмма миңа шунысы да билгеле: тормышыңда нәрсә җиңел бирелә, шул бик тиз онытыла. Хыянәтчеләр белән ничек эш иткәннәрен син беләсең.
— Ханым! Хакимем! — Симеон кабат тезләнде. — Менә монда, синең аягың янында, атамның сүзләрен аяк астына салмам, дип ант итәм, тугры хезмәтчең булырмын, бөтен йөрәгем белән синең варисларыңа хезмәт итәрмен.
— Атаң минем дустым һәм акыллы киңәшчем иде...
Үзбәк тынып торды, яшь кенәз дә дәшмәде.Тик хаким аңа сораулы карашын төбәгәч, Симеон катгый рәвештә:
— Андый зирәк ханга, иң яхшы җиде ханның иң яшысына киңәшләр бирергә мин яшь әле. Тик хаким минем фикеремне сорый икән, үз тәҗрибәм һәм белемемнән чыгып, булдыра алганча тырышырмын. Әгәр белмәсәм, бөек хан, үпкәләмә, мин моны белмим дип әйтермен.
Яшь кенәзнең сүзе Үзбәккә ошады, кыю, ачык итеп, күзгә туры карап сөйләшүен яратты.
— Минем янда бул бераз, кенәз Симеон, Мәскәүгә кайтырга ашыкма. Ауга чыгарбыз, эштә ничек икәнсең, күрермен. Бик тә атаңа охшагансың, сиңа карап, мин дә бераз тынычланырмын.
Урдага җыелган биш урыс удел кенәзен хан иртәгесен кабул итте. Аларга Мәскәү һәм бөтен урыс җирләренең кенәзе Симеон Ивановичка буйсынырга, аңа бар яктан булышырга һәм чакыртмыйча Урдага килмәскә әмер бирелде. Бәхәсләр килеп чыкканда, аның белән хәл итәргә кушылды.
Иртәгесен иртән кенәзләр Симеонны бөек дәрәҗә белән котларга юнәлделәр. Бөек кенәз аларга әллә ни сөенмәде, үзләре белән әдәпле, әмма салкын, һәр сүзен үлчәп кенә сөйләште. Табын янында артык күңел ачу булмады, тиз таралдылар.
— Менә шул-шул! — диде Константин Суздальский Симеон Иванович чатырыннан чыккач. — Борынгы кала һәм башкалаларга төкерделәр, безне Мәскәү астына салдылар. Хәзер шул маңка малайның авызына карап торырбыз, ә ул — безгә өстән генә.
— Тәкәббер тек, тәкәббер! — аны тверьле адашы хуплады. — Ярар, яшәрбез — күрербез. Без үзебезгә уйлыйбыз, Алла үзенчә хәл итә. Өйгә кайтабыз, туганнар, безнең Тәкәббер мондагыларның артын яласын.
Удел кенәзләре өйләренә таралышты, Симеон Ивановичка Тәкәббер кушаматы ягылып калды.
Үзбәк хан Симеонны үз янында тагын ике атна тотты. Хан кая гына барса да,
ҮЗБӘК ХАН
73
Симеон аның янәшәсендә булды. Бергә ашадылар, эчтеләр, тормыш, галәм, дөнья турында гәпләштеләр. Яшь кенәз күбрәк ханны тыңлады, тегесе сораганда белгән кадәрен җавап бирде. Берничә көннән соң Симеон ханның акыл буенча үзеннән ике башка өстен торганына төшенде. Ул беренче тапкыр шәрык шагыйрьләре турында ишетте, яшь кенәзне бигрәк тә Гомәр Хәйямнең робагыйлары әсир итте.
Симеон түбәнчелек белән ханнан үзенең балалары һәм җияннәре өчен укытучы табуын үтенде. Кичен йоклар алдыннан кенәз көн буе булган вакыйгаларны кабат күз уңыннан уздырды һәм ханның үткенлегенә һәм зирәклегенә шаккатты: «Вакыт, безгә наданлык караңгылыгыннан чыгарга вакыт. Шәрыкта кешеләр Галәмне танып-белүдә бик алга киткәннәр, ә без суалчаннар кебек үз казаныбызда казынабыз, Инҗилдән һәм борынгы елъязмалардан башка берни укыганыбыз юк. Надан кешеләрдән кол ясау җиңелрәк. Минем кол буласым килми һәм урыс халкы да кол булырга тиеш түгел!»
Көн аралаш ауга йөрделәр. Үзбәк кугын10 һәм төз атудан башка яши алмады. Далада да, тауларда да булдылар, кайда да киек күп иде. Бервакыт тау аланында кәҗәләр кудылар. Этләр мөгезлеләрне күп куып чыгардылар, әмма кәҗәләр арасына балалары белән аю да эләккән иде. Куып кертүчеләр аны поскынга кудылар, ул, балаларын саклап, әкрен генә барды, тик кешеләрне күргәч, үкереп җибәрде һәм аларга ташланды. Аның дошманы хан булып чыкты. Ул читкә каерды, ә җанвар тагын бер омтылыш ясады. Ат кабат тынычсызланды һәм җайдакны Симеонга таба алып китте. Ана аю исә аның артыннан. Мәскәү кенәзе, сөңгесен тотып, атын камчылады һәм, күз ачып йомганчы, хайванның юлын каплады. Авыр сөңге ана аюның күкрәген тишеп керде, ул тагын берничә адым барды да гөрселдәп җиргә егылды.
— Шәп табыш! — дип мактады хан.
— Әйе, эре ерткыч! Ханымның аны миңа таба чыгаруы яхшы булды, осталыкны күрсәтергә мөмкинлек бирүегез өчен рәхмәт. Симеон башын күтәрде һәм Үзбәкнең йөгәнен уң кулы белән тотуын, ә сулының ханның боты өстендә ятуын күрде.
— Булыш әле миңа, кенәз, никтер сул кулым оеды.
Симеон ханга атыннан төшәргә ярдәм итте. Хаким җиргә ятты һәм сул ягы белән чирәмгә ышкынды, бармакларын селкетергә тырышса да, алар хуҗасын тыңламады.
— Әйт, Котлыгъ Тимер монда килсен. Башка берәү дә килмәсен. Аңладыңмы?
Бәкләр бәге килгәч, алар су буена төштеләр, ханга чишенергә булыштылар. Ул суга керде һәм сул кулын йомарларга тотынды, бераздан бармаклар селкенде, ә кулы арган иде.
— Ял итәргә кирәк сиңа, ханым, — диде Котлыгъ Тимер, — ә син малай- шалай кебек тәүлекләр буе атыңнан төшмисең.
— Бәлки, син хаклыдыр, туганым, әмма мине картка чыгарырга әле иртәрәк. Елбаздук бабабыз янында без әле малайлар гына. Ә минем хәлсезлегем хакында бары икегез генә белсен.
Хан соңгы җөмләне шундый катгый рәвештә әйтте ки, тегеләр бу турыда беркем белмәскә тиешлеген аңладылар.
Төнлә Үзбәк йокламады, аны уйлар чолгап алды: «Чынлап та бар да беттеме? Бу Аллаһның хәбәре булмадымы? Һәм, гомумән, нәрсә соң бу? Хан үзенә аюның ташлануын ачык хәтерләде. Ул зур кылычын кыныннан суырып чыгарды, нык итеп уң кулы белән тотты, атын куалады, һәм шул чагында күз алды караңгаланды, йөгән сул кулыннан төшеп китте. Ат аюдан читкә каерды. Үзбәк иярдә көч-хәл белән утырып калды, сул кулы аңа буйсынмады, күз алдында — томан, ә тәнендә хәлсезлек иде. Шулай да башы эшләде. Хан кылычын кынына тыкты, йөгәнне уң кулына тотты һәм атын Симеон ягына борды, аю исә арттан чапты. Хан яшь кенәзнең ерткычка
10 Качкан кешене тоту максаты белән эзәрлекләп куып бару
АНАТОЛИЙ ЕГИН
74
тидерә алырына ышанды. Ничек әйтәләр әле: «Алма агачыннан ерак төшми» диләрме, Симеон да — атасына лаек ул». Үзбәк кулының ни өчен кинәт хәлсезләнеп калуына аптырады. Ипи кисәген дә авырлык белән генә тота. Нигә болай булды соң әле бу?
Хан иртәнге якта гына йокыга талды, әмма күтәренке кәеф белән уянды, һәм сул кулының рәткә керә баруына игътибар итте. Бу шулай да Аллаһ хәбәре дип санады ул. Иртәнге намаз вакытында Үзбәк кат-кат Аллаһка һәм аның җирдәге пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссәламгә мактавын ирештерде. Эшләрем әле төгәлләнмәгән дип, үзенең көннәрен озайтуны сорады. Һәм намаз ахырында кемдер әйттеме, әллә үзенең башына килдеме: «Үлемеңә әзерлән, улым», — дигән сүзләр ишетте. Балачагында аны Туктайдан яшергән вакыттагы кебек, бик нык курыкты. Хан үз эченә бикләнде һәм озак, бик озак уйланды, ниһаять, шундый нәтиҗәгә килде: «Ә нәрсәсе куркыныч моның? Кайчан да булса барыбер үләргә туры киләчәк. Тәнем үләр, ә җаным кайдадыр урнашыр, һәм бәлки Аллаһ мине ханлыкның иң авыр чорыннан азат итәр, җир шары турында уйларга мөмкинлек бирер. Мөгаен, миңа анда яңа серләр ачылыр. Шулай булгач, ник үлемнән куркам соң мин? Ә менә эшләрне тәмамларга кирәк, һичшиксез кирәк! Шуның өчен көн бир миңа, Аллаһ!».
Үзбәк ташып торган көч белән эшкә тотынды. Властьны кулга алганда да ул шулай көчле иде. Башы тиз эшләде, фәрманнарны төгәл бирде.
Әүвәл үз янына Симеон Ивановичны чакыртып алды.
— Өеңә кайт, кенәз, атаңның васыятен миңа биргән антыңны үтә. Ходай безгә ни әзерләгәнен белмибез, әмма шуны белеп тор: минем белән бер-бер хәл була калса, улларымның кайсы гына идарә итсә дә, сине ташламаслар. Мин аларга әйтеп калдырырмын, әмма син тәкәбберләнмә. Өеңә Сарай әл- Җәдид аша кайтырсың, анда архиепископ Сафонияне күреп, менә моны тапшырырсың. — Хан яшь кенәзгә акча белән тартма бирде. — Ач, кара, сине бу шатландырыр.
Симеон акча тулы тартманы ачты, аның мондыйны күргәне юк иде әле.
— Бу яңа акча. Хатыным Тай-туглы улыбыз Тәнбәкнең сәламәтлеге өчен Православ чиркәвендә гыйбадәт кылды һәм шушы акчаны бирергә вәгъдә итте. Архиепископ белән бергә булачак ханның саулыгы өчен гыйбадәт кылыгыз. Бу акчага Сафония һәм Василий атакай яңа гыйбадәтханәне төзетеп бетерсеннәр дә минем гаиләм өчен гыйбадәт кылырга да онытмасыннар. Тагын шундый ук тартманы ал, кенәз. Мәскәүгә алып кайтырсың һәм кешеләргә өләшерсең, атаңны һәм мине яхшы сүз белән искә алсыннар.
Ханның соңгы сүзләренә Симеон гаҗәпләнде, әмма дәшмәде. Икенче көнне Бөек кенәз Яңа Сарайга китте. Үзбәк Котлыгъ Тимерне чакырды.
— Мәрхүм бабабызның йортын күрәсең килмиме, туганым?
— Анда безнең ерак туганнар яши.
— Бигрәк шәп! Туганнарның хәлен белербез, алардан безнең тирмәләрдә яшәп торуларын сорарбыз, ә үзебез туйганчы бабабызның саклясында яшәрбез.
— Ничек әйтәсең, ханым. Кайчанга җыенырга?
— Хәзер! Сакны күп итеп ал, безнең белән берни булмас. Ә берәр хәл килеп чыкса, балалык дусларым, чиркәс узденьнары онытмагандыр.
Биек тауга күтәрелде Үзбәк хан, җылы буркасына төренеп, күктә җемелдәгән йолдызларга бакты. Анда Аллаһы Тәгалә кул сузымында гына кебек тоелды. «Монда мине Аллаһ әйбәтрәк ишетәдер? Бәлки, алга таба миңа ничек яшәсен, җирдәге эшләремне тәмамласын әйтер?» — дип уйлады Үзбәк. Ул буркасын салды, җиргә җәйде һәм дога кыла башлады. Озак укыды хан. Аннары ятты, һәм очы-кырые күренмәгән күккә карады, шулчак ул үзе белән кемнеңдер сөйләшкәнен тойды. Бәлки ул үзен саклаучы фәрештәдер, бәлки аның үзе сораулар биреп үзе үк шуларга җавап та кайтаруыдыр.
— Син малай идең, һәм сине Алла, Коръәндә Ходай тарафыннан сызылганча, халыкны дөрес юлга кертүче хан итәсе килеп саклады. Ә син ни эшләдең? —
ҮЗБӘК ХАН
75
дигәндәй булды кемдер.
— Мин идарә итәргә яхшылап әзерләндем, фәрештәм. Мин фәннәр, кешеләрнең холкын һәм омтылышын өйрәндем, хәрби сәнгатьне белдем, әйбәт сугышчы булдым, бары шуннан соң гына тәхеткә утырдым.
— Әмма син тәхеткә туганнан туган абыеңны һәм канунлы варис Илбасарны үтереп мендең.
— Бу шулай, тик мин дә варис идем, минем дәүләт белән идарә итәргә әзерлегем яхшырак иде.
— Әйе, син хаклы. Ә суфыйлар белән аралашуын.? Син аларга якын тордың һәм чын исламны яклаучының күңеле үтерешләрне кабул итмәвен белдең.
— Илбасар иманлы түгел иде. Имансызны үтерү — бу мөселман өчен дәрәҗә дип уйладым.
— Кеше үтерү дәрәҗә түгел! Сиңа хан булырга язган икәнен белдеңме?
— Әйе, мин нәкъ шулай дип уйладым.
— Ул чакта ни өчен тәхетне аласыңны көтмәдең? Нигә ашыктың?
— Ә күпме көтәргә иде? Миңа утыз бер яшь тулды!
— Мин дә шул турыда әйтәм, син гомерең буе ашыктың. Ә нигә үзеңнең туганнарыңның йөз егерме гаиләсен юк иттең?
— Алар исламны кабул итәргә теләмәде!
— Кылыч белән кертелгән иман, хак иман түгел. Адәм күңеле белән ышанырга тиеш, шунда гына хак Тәгаләгә якынаеп була.
— Нигә суфыйлар, имамнар, муллалар мине ашыктырды, алайса?
— Син бик яхшы беләсең, алар Алла түгел, алар арасында нәфесле кешеләр дә бар. Ә син ашыктың. Син күпне телисең, Үзбәк. Син әлегә Бөек Алла хөкеме алдына басмадың, җирдәге тормышың әле өзелмәгән. Гомерең турында уйлан, аңа тәхеттән түгел, ә мәчет ягыннан кара, догалар күңелне чистарта, хаклыкка юл күрсәтә. Ашыкмый гына барысын да үлчә.
— Болай булгач, мин бер яхшылык та эшләмәгән булып чыгаммы?
— Сиңа моны кем әйтте? Үзеңә үзеңме? Жаныңның бәргәләнүен сизмисеңме әллә? Дога кыл, Үзбәк, һәм уйла. Син орлыкны кибәктән аера беләсең. Өстеңнән кирәксез чүп-чарны кагып төшерсәң, Бөек һәм кодрәтле Аллаһ каршына басарга җиңелрәк булыр.
Үзбәк тагын бер сорау бирергә дип авызын ачты, әммә аны инде ишетүче булмады. Хан урыныннан торды һәм, үз-үзеннән, яшәлгән елларыннан канәгать булмый, түбәнгә төшеп китте. Бабасының саклясына кайтып җиткәнче таң беленә башлады, ул әкрен генә йортка керде һәм ятагына ятты. Кинәт күңелен тырнап торган уйлар каядыр китеп югалды, хан тирән йокыга талды.
Үзбәк кичкә таба гына уянды, юынды, аннары төнге сөйләшүне исенә төшереп, тагын кайгы-хәсрәткә чумды. Үзен бу сагыш-моннан аралар өчен, ул Котлыгъ Тимерне сәйранга дәшәргә булды. Кардәшләр елга буена киттеләр. Елга һаман да шул ук, аларның яшьлек елларындагы кебек, шаулап-гөрләп ага. Кайбер урыннарда балыклар, кечерәк шарлавыкларны сикереп чыгып, агымга иярмәкче була. Яр буендагы агачлар, тирә-яктагыларны тыныч булырга өндәп, сүзсез калганнар, әмма ханның күңеле тыныч түгел, аның җанын сораулар кимерә иде.
— Мине еллар һәм хакимлек бик нык үзгәрттеме? — дип сорады Үзбәк.
Котлыгъ Тимер дәшми торды, аннары елмайды да җавап бирде:
— Бик нык, әгәр хәзер дөресен сөйли башласам, син мине җәзаларга әмер бирәчәксең.
— Беркайчан да моны эшләргә үземә юл куймаячакмын. Ничек бар, шулай сөйлә!
— Ханым, син чын идарәче булып җитештең. Колагың бары тик төче сүзләрне генә ишетә, начарларыннан шунда ук кайгыга батасың. Син тәвәккәлләүдән
АНАТОЛИЙ ЕГИН
76
туктадың, кешедә яхшылык белән начарлыкны аермый башладың, синең тирәңдә ялагайлар артканнан-арта бара. Мине үзеңнән бөтенләй читләштердең, мин инде ун ел синең нәрсә турында уйлавыңны, ничек сулавыңны белмим, ишетмим. Карарларыңны кабаланып кабул итәсең, каршы килүләрен күрә алмыйсың. Җитеп торамы, әллә тагын дәвам итәргәме?
— Әле күпме?
— Күп! Тик башта бер сорау бирергә рөхсәт ит. Син нигә дип урыс илен ныгытасың?
Үзбәкнең күзләре ялтырап куйды, ярсуын сүндерергә теләп, дәшми торды, аннары басынкы гына әйтте:
— Ни өчен урысларны ныгытам? Бу сорауны аңламыйча бирәсеңме, әллә миннән көлүеңме? Мин инде сиңа җавап бирдем, һәм сиңа гына да түгел. Мине яхшылыкны начарлыктан аера белмәвемдә гаепләгәннән соң, бу сорауны биреп, Урда белән идарә итүдә үзеңнең сарыктан калышмаганыңны күрсәттең, минем таң калдыргыч вәзирем! Ни өчен урысны ныгытаммы? Без синең белән дәүләтне ныгытырга тырышабыз. Урыс җирләре — безнең ханлыкның бер өлеше, һәм шактый зур өлеше. Ни өчен калалар салабыз? Һөнәрчелек һәм сәүдәне үстерү өчен. Тирә-ягыңа кара, кардәшем, күпме осталарыбыз барлыкка килде. Былтыр Мәскәү кенәзе Иван аларның байтагын йортларны агачтан түгел, таштан салу өчен урыс иленә алдырды. Калитага урыс җирләрен үз кулына алырга ярдәм итеп, әллә мин дөрес эшләмәдемме? Кенәзләр бер-берсе белән сугыш-талаштан туктадылар, без егерме ел инде урыс калаларын яндырмадык, аларның халкы ике тапкырга артты. Иван аларны буш яткан җирләргә күчереп утыртты. Алар яшиләр, эшлиләр, тауар җитештерәләр, үзләрен, һәм шул исәптән безнең тамакны да туйдыралар. Һәм бу — ирексез,коллык хезмәте түгел. Син үзең миңа, урыс җирләреннән ясак керү шактыйга артты дидең, димәк, без тагын баерак булабыз! Синең байлыгың арттымы, кардәшем?.. Дәшмисең? Шул-шул менә! Дәвам ит, минем тагын нинди начарлыкларым бар?
— Ханым, дәвам итеп тору кирәкмәс, ахрысы. Үз-үзеңә читтән карап бак, алайса мине яла яга яки сарык кебек аңгыра — берни белми дип уйларсың, — диде Котлыгъ Тимер, үпкәләвен яшермичә.
Үзбәк дәшмәде. Ул фәрештә белән төнге сөйләшүен исенә төшерде. Ул баягы сөйләшүгә бик охшаган, бик. Алай булгач, Котлыгъ Тимер, бәлки, минем җирдәге саклаучы-фәрештәмдер?
— Үземне генә калдыр, вәзирем. Мин уйлармын... — хан сүзләрен иреннәре арасыннан кысып чыгарды.
Ике атна буе Үзбәк үз янына беркемне кертмичә-китермичә ялгызы гына булды. Иртән үзе белән ит, сыр, ипи алды да атына атланып китте. Хан якын- тирәдә урнашкан тауларның барысын да йөреп чыкты, кайнар чишмәләрдә, тау елгаларында коенды, дога кылды һәм уйланды. Уйлады һәм дога кылды. Үзенең гомерен күз алдыннан үткәрде, явызлыкларын аклау өчен дәлилләр эзләде. Аңа гомере буе, хан булырга тиешсең, дип тукып килделәр. Көн саен аны шуңа әзерләделәр һәм тәхеткә бару юлында кан коеш — табигый хәл дип ышандырдылар. Дөнья җиһангиры булганчы аның бабасы Чыңгызхан күпме гомерләрне кыйган! Бәркә хан күпме кешене теге дөньяга озаткан! Хәйләкәр Нугайның корбаннарын да санап бетерерлек түгел. Шулай булган, ул шулай эшләде һәм шулай булачак. Хакимияткә бүтән төрле юл бар микән? Бәлки, бардыр да. Әмма ул, Үзбәк тә, дөньяның акыл ияләре дә моны белмиләр.
— Бөек Аллаһыбыз, нишләп син кан коймый гына идарә итү юлын күрсәтмисең? — Хан дога кылганда үзенә дә, Аллаһка да шул сорауны бирде.
— Әйе, күп кенә урыс кенәзләренең гомерен алдым, — дип фикер йөртте ул, — тик алар миннән башка да ике гасыр буе, хакимият бүлешеп, бер-берсен үтергән.
ҮЗБӘК ХАН
77
Нәрсә, барысы өстеннән бер кеше куеп, мин урыс җирләре өчен яхшылык итмәдеммени? Урыс кенәзлекләре артмадымыни? Юк, бу начар түгел. Бу — яхшы!
Әйе, исламны Изге Китап һәм кылыч белән керттем. Тәре йөртүчеләр шулай эшләмәдеме? Төрле Аллаларга ышанып, ата-бабаларым әллә рәхәт яшәгәнме?Яхшы да, начар да. Гасырлар буе һәрвакыт күчмә тормышта яшәп һәм башка халыкларны талап яшәргә ярамый, җирдәге кыйммәтләрне төзү зарур. Утрак тормыш, көчле дәүләтең булмый торып, аларны ничек тудырырга?! Бердәм дине булмаган дәүләт тә көчле була алмый. Бары дин генә кешене тәртиптә тота, җанының киләчәге өчен җаваплылык тою аны күндәм һәм булдыклы итә. Дәүләт үз кешеләрен, алдагы буыннарның хатасын кабатламас өчен, укый-язарга, тарих һәм башка фәннәрне өйрәтергә тиеш, фәннәр үсешкә илтә, җан һәм тән өчен әлегәчә булмаган кыйммәтләрне тудыра. Дәүләт дине кертеп, дөрес эшләдемме? Ә асылда ике дин калдырып, дөрес эшләдемме? Мине укытучы-остазларым ничек өйрәтте, шулай хәл иттем.
Үзбәк дога кылды, беркем аңа җавап кайтармады. Үз сорауларына ул үзе җавап бирде.
Барысын да дөрес эшләдем! Күп еллар узар, берничә буын алмашыныр, илемдә ислам күп кеше өчен үз дине булыр. Димәк, мин үсешнең дошманнарын юк иттем һәм дөрес эшләгән булып чыктым. Жаным тәмуг утларында газап чигеп, шайтаннар көлсә дә, бу гөнаһым өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотарга әзермен. Аның каравы, үзем төзеткән калаларга, мәчетләр, православ храмнары, мәдрәсәләргә һәм чиркәү-мәхәллә мәктәпләренә карап куанырмын.
Әйе, үтерешләрнең канын Аллаһ алдында юу мөмкин түгел, чөнки ул гына кеше язмышы белән идарә итә ала. Алайса, Аллаһ ни өчен миңа шундый язмыш биргән соң? Ник мине Туктайдан яшереп калды да соңыннан аның янына китерде? Аннары канын коярга рөхсәт итте?
Үзбәк күп сорауларының җавабын белмәде, шуңа катгый рәвештә соңгы көннәренә кадәр гөнаһлары өчен тәүбә кылырга, башка беркемнең гомерен өзмәскә, шул ук вакытта идарә дилбегәсен бушатмаска хәл итте.
«Тиздән, бөек һәм зирәк , бар нәрсәне белүче һәм кодрәтле Аллаһым, синең алдыңа килеп басармын. Бу җирдә мин нәрсәгә лаек, шуны бир, барын да зур шатлык белән бүләк итеп кабул итәрмен».
Котлыгъ Тимер ханның һич көтмәгәнчә күңеле күтәренке булуын, йөзендә авыру билгеләренең эзе дә калмавын күреп, бик гаҗәпсенде.
Сиздерми генә көз якынлашты. Хан яраннары белән ашыкмый гына Яңа Сарайга кузгалды. Юлда озакка тукталганда ул илчеләрне, сәяхәтчеләр, олыс бәкләре, гаскәр башлыкларын кабул итте. Хан барысын да якты чырай белән каршылап, зур бүләкләр белән озатты.
Сарай әл-Җәдид күчмә каланы остаханә, төзелеш, базарларның гадәти шау- шуы һәм төтен исләре белән каршылады. Җәй эчендә кала тагын да үскән, халкы арткан. Ханның күңеле шатлыктан тантана итте һәм бу дөньяны ташлап китәргә әзерләнде. Хан үлемнән курыкмады, ул аның килгәнен көтте һәм хәтта кеше үтеп чыгарга курыккан чик артында ниләр булуын тизрәк күрәсе килде. Үзбәк хатыннарын үз янына чакырмады, чакырса да Тай-туглыны гына, анда да гыйшык уйнарга түгел, ә сөйләшү өчен дәште.
— Шушы көннәрдә тәхеткә варис итеп улыбыз Җанбәкне игълан итәчәкмен. Син шат булырсың дип ышанам.
— Мин шатмын, чөнки бу акыл белән эш итү. Тик олысы белән нишләргә? Тәнбәк шәрабсыз бер генә көн дә тора алмый.
— Синдә аны авызлыклау гарап юк бит. Минем дә юк. Үз улыбызны үтереп булмый бит инде. Бездән ерактарак булсын, Һарунбәк аның өчен менә дигән караучы. Авыр хезмәте өчен киявемне бүләкләрмен.
АНАТОЛИЙ ЕГИН
78
Тай-туглы җавап бирмәде, ул әлегә, Үргәнечнең аксөякләре Тәнбәкнең салуын хуплаулары, шуннан файдаланып Хәрәзмне Алтын Урдадан аерып чыгарырга дип яшерен сүз куешулары турында әйтеп, иренең кәефен җибәрмәскә булды. Зирәк хатын иренең хәлен белә һәм инде киләчәккә үзенең ниятләрен кора башлаган иде. Бераздан ул ирен кочаклады һәм назлы итеп колагына пышылдады:
— Бар да син теләгәнчә булсын, ханым.
Иртәгесен Урданың зур түрәләре җыелышында Җанбәк хан тәхетенең варисы һәм исламны саклаучы дип игълан ителде. Барлык әмирләр, гаскәр башлыклары, олыс бәкләре күндәм рәвештә башларын иделәр. Үзбәк аларның шатмы, әллә юкмы икәннәрен аңлый алмады, әмма алар арасында Җанбәкне хан итеп күрергә теләүчеләр дә, ыгы-зыгы тудырып баш күтәрергә маташучылар да барлыгын бик яхшы белә иде. Күпьеллык тәҗрибәгә ия Үзбәк хан варис игълан итеп, тәхет өчен, башта тавышсыз-тынсыз, аннары канлы көрәш башлап җибәрүен аңлады, әмма аның башка чарасы юк иде. Үлем шәүләсе якынлашканнан-якынлашты.
Аллаһ нык бирелгән көрәшчесен үз янына алырга ашыкмады. Көзен салкын вак яңгыр сибәли башлагач, ханның сул кулы һәм аягы хәрәкәтләнми башлады, теле көрмәкләнде. Үзбәк ятакта бик авырлык белән борылды һәм елмаерга тырышты, әмма сул яңагы җилсез көндә асылынып торган җилкән кебек хәрәкәтсез булганга, авызы чалшаеп тора, шуңа елмаюы йөзен шыксызландыра иде. Бар да ханның акылы киткән дип уйлады. Әмма алай түгел иде, ул бик тиздән Аллаһы Тәгаләгә һәм җирдәге кешеләргә авыр хезмәте тәмамланачагын аңлаган шатлыктан елмая иде.
Каткан җир өстендә җиңел кар бөртекләре уйнаклады, салкынча саф һава кешеләрне урамга куып чыгарды. Алар, көз пычрагыннан котылганнарына сөенеп, йөгерештеләр, ыгы-зыгы килделәр. Яңа Сарайда тормыш кабат гөрләде. Үзбәк хан да, кәефе килеп, ятагыннан башын күтәрде. Хезмәтчеләр аның баш астына мендәрләр өйделәр, керфеге ябышкан күзен чылаттылар һәм үз янына, инде бар да Алтын Урданың хакиме дип санаган Җанбәкне чакыртырга дигән әмерен ишеттеләр.
Улы озакка сузмый атасы бүлмәсенә килеп керде. Үзбәк аңа утырырга ымлады, һәм хезмәтчеләр чыгып киткәч, сүзләрен аңлаешлы әйтергә тырышып:
— Улым, барысын да сиңа калдырам! — диде. — Бу авыр йөкне ал һәм абына күрмә. Ике күзеңне дә ачып кара, улым, хакимият өчен ашкынганнар бәрән кебек бугазлап ташламасыннар. Фәкыйрь хаҗинең биштәре хан казнасыннан баерак! Хаҗи күңеле — фәрештә күңеле, хаким күңеле — шайтан күңеле! Идарә иткәндә, Җанбәк, шуны онытма: начар тынычлык җиңүле сугыштан яхшырак! Урыслар белән тату бул, алар белән сугышканга караганда дус яшәвең яхшы, дуслыкта алар эчкерсез, нәфрәттә явызлар, урыс кенәзлекләре белән дошман булудан Аллаһ сакласын. Исламны сакла, хакимияткә халыкның күндәмлегенә ирешүдә терәк ул. Башка дин кешеләрен дә кыерсытма, алар синнән канәгать булсыннар. Әмма сиңа бар нәрсәне кичерергә дә димәгән. Хаким фәрештә түгел, камчы һәм кылыч кайберәүләр өчен Коръәннән әйбәтрәк. Мәрхәмәтле бул, тик камчыңны кулыңда тот...
Үзбәкнең сәламәт уң кулын көзән җыерды, йөзе тартышты, соңгы сүзләрен зур авырлык белән әйтте:
— Саф һавага чыгасым килә... Далага... Каланы күрәсем килә...Минем Сарай әл-Җәдидемне... Күрәм, ишетәм сине, үлем фәрештәсе Газраил... Син инде якында... Тизрәк далага... Сабыр ит, Газраил... Җанымны далада алырсың...
Хезмәтчеләр тиз генә хәлсез ханны киендерделәр, арбага утырттылар һәм башкаласыннан биек калкулыкка алып менделәр. Үзбәк карашы белән зур каланы айкады һәм елмайды. Аның кан качкан битеннән берничә тамчы күз яше агып төште һәм йөзендә елмаю катып калды.
Үлем фәрештәсе Газраил тынып калган Үзбәкнең җанына, аның җирдә кылганнарының яхшысын начарына каршы куеп, күрсәтеп чыкты. Әмма элекке ханның җанын үзе эшләгәннәр түгел, ә хәзер, аның Алтын Урда ханлыгында ниләр
ҮЗБӘК ХАН
79
кылынганы өзгәләде. Ул кече улы Хозырбәкнең туганнары Җанбәккә каршы яшерен килешү оештырганнарын күрде. Шулар арасыннан берсенең зур акчалар бәрабәренә Тай-туглыга иптәшләрен сатканын да, хатыны үзенә тугры сугышчыларын тегеләрне җәзага тартырга җибәргәнен дә күреп торды. Җиде яшьлек Хозырбәкне сугышчылар йоклаган чагында, бәрәнне чалган кебек, суйдылар. Анасы Сусанны мендәр белән томалап үтерделәр, аннары тагын биш гаиләне нәни балалары белән бергә кырып чыктылар.
Кайчандыр кодрәтле булган хан, үзенең салкыннан каткан гәүдәсен күп санлы яраннары озатуында, җиргә иңдерү өчен, Сарайчыкка алып килүләрен, мәтәм агышын айнымас Тәнбәкнең ничек каршы алуын, анасын кочаклавын һәм Һарунбәккә күз кысуын күрде, ә тегесе кансыз рәвештә хәнҗәрен олы улының аркасына батыруын, йөзе таштай каты Тай-туглының беренче улының үле гәүдәсен җиргә иңдерүен һәм Хәрәзмдәге бу яшерен әзерләнгән үтерүдә катнашкан кешеләрнең барысын да юк итәргә әмер бирүен дә күрде... Аның җансыз гәүдәсе янында ук канлы суеш-үтереш бара иде...
Үзбәкнең җаны инәлде:
— Әй Аллаһ илчесе, үлем фәрештәсе Газраил, бу хәлләргә башка карый алмыйм. Җирдә яктылыгы күзне рәхимсез сукырайта торган хакимияткә дәгъва кылуга караганда, җаныңны саклап калу өчен, тәмугтагы газаплы хезмәт күпкә яхшырак.
Русчадан Рөстәм ГАЛИУЛЛИН тәрҗемәсе.