Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ


Каюм НАСЫЙРИ
«Фәвакиһел җөләса»дан

5бү Хариска берәү әйтте: «Сиксән яшенә җиткәч, кешенең баласы буламы?»
— диде. Әбү Харис әйтте: «Күршесендә егерме яшәр егет булса, була», — диде.
***
Бер мәҗүси вафат булды. Муенында күп бурычы бар иде. Углына әйттеләр: «Йортыңны
сат, атаңның бурычларын әда кыйл», — диделәр. Углы әйтте: «Алай итсәм, атам оҗмахка
керерме?» — диде. «Юк», — диделәр. Углы әйтте: «Алайса, тимәңез, әти ятсын утта, мин
тораем йортта», — диде.
***
Бер ялкау кызны бер ялкау егеткә никях итеп бирделәр. Никяхтан соң, йомшак түшәкләр
вә гайре җиһазлар хәзерләп, кызны озатканда, атасы әйтте: «Ятыңыз, кызым, рәхәтләнеңез,
шик юктыр ки, фәкыйрьлектән гайре нәрсә тудыра алмассыз»,
— диде.
***
Берәү үзенең бер дустына кашсыз йөзек бүләк итеп җибәрде. Ул кеше йөзекне алгач,
әйтте: «Рәхмәт, Аллаһы Тәгалә аңа оҗмахта түбәсен япмаган сарайлар бирсен», — диде.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Рабит Батуллага

Батулланың беләм төрле чагын (Бергә булдык эштә, табында).
Бәйдән ычкынганын күргәнем бар, Мулла мәчеседәй чагын да.
Язганнарын тәнкыйтьләп тә була Һәм дә була «шәп!» дип
мактарга. Бәхәссез бер егетлеге аның — Ике татар бирде
татарга. 

Шәүкәт ГАЛИЕВ

Куен дәфтәреннән
«Светлана» дип язылган кибет яныннан узышлый мәче тукталып карап тора. «Сметана»
дип укыган, ахрысы.
***
Эт ияртеп ике ханым килә. Бер кызны күреп, буылып-буылып өрә маэмай. Инде миңа килә.
Туктадым да елмаеп каршылыйм. Килде, исни дә тора. Яратканны сизде бугай. Әллә инде:
«Үзебезнең сабакы», — дидеме?
***
Бабайның колак аппараты бозылгач, яңаны аласы килми. Хәйләкәр генә карап куя:
— Ишетмәгәч тыныч. Ишеткәч, җавап бирәсе була.
***
Картлар гына җитмешкә җитә дип уйлый идек. Безнең кебек яшьләр дә җитә икән ләбаса!
***
Чит җирдә, чит телдә сөйләшүләр... Кинәт берәү татарчалап төчкереп җибәрде. Рәхәт
булып китте. Исәнлеккә-саулыкка, туган телем! 

Ләбиб ЛЕРОН
Татар тычканы

Мин, мөгаен, тычкандыр...
...мин татар тычканы...
...мыегым да
Тычканныкы
шикелле!
Роберт Миңнуллин

Мине кемнәр белми — әйтәм:
Мин татарның тычканы! —
Кешегә охшаш тычкан мин,
Күлмәгем бар, ыштаным...
Кеше кыяфәтле булгач, Юньсез дә
мин, юньле дә... Тычкан кебек
мыеклы һәм Бераз гына йонлы
да...
Истә әле: сабый чакта Тәбегә баш
кысылды;
Шуңа минем күзләр шундый —
Җәенке дә кысынкы.
Гади генә тычкан түгел,
Укымышлы тычкан мин:
Чичигырьләр яза беләм... Чичиләргә
оста мин.
Мин — бик шәп һәм затлы тычкан:
Ашыйм, эчәм, кимерәм...
Мин бит депутат тычкан да! — Шуңа
күрә симерәм.
И күңелле яшәүләре,
И рәхәт бай чагында...
Ә шулай да тычкан булу
Туйдыра кайчагында.
Тычкан булу туйдыра ла...
Күсе буласы килә!
Күсе — кем ул! Һич югында, Кеше
буласы килә!!!

Марсель ГАЛИЕВ
Аңлашу

(и-и, ул чаклар)
Гәрәй Рәхим белән Мөдәррис Әгъләмов урам чатында очрашалар. «О-оо, сине
күрмәгәнгә...», «Ә-әәә, туган, бер ел узгандыр...» — дип, бер-берсен күрми торуларына эчтән
сөенеп, тыштан сагынган булып кыланышалар — шагыйрьләр гадәте...
— Кайларда йөрисең югалып? — ди Гәрәй Рәхим.
— «Шәһри Казан»га эшкә кердем бит, малай, — ди Мөдәррис Әгъләмов.
— Бәрәч, мин дә шунда эшлим бит, — ди Гәрәй.
— Шулаймыни, ишетмәгән идем әле. Кайчаннан бирле эшлисең? — ди Мөдәррис.
— Бер ел була инде, эшли башлаганга, — ди Гәрәй Рәхим.
— Менә кызык, минем дә эшкә кергәнгә байтак булды инде, — ди Мөдәррис.
— Нишләп бер дә күренмисең соң син?
— Өйләнеп йөрдем әле соңгы арада, яшь хатынга, — ди Гәрәй.
— Мин дә яңа гына өйләндем бит, вакытлыча, — ди Мөдәррис Әгъләм.
— Син кайсы бүлектә эшлисең? — ди Гәрәй.
— Әдәбият-сәнгать бүлегендә инде, — ди Мөдәррис.
— Бәрәч, мин шул бүлекнең мөдире бит. Нишләп сине бер дә очратканым юк икән?
— Син төшкә кадәр генә киләсең мәллә? Шулайдыр, мин бит кичке якта эшлим. Шимбә-
якшәмбедән кала, дүшәмбе белән сишәмбене санамаганда, җомга көнне ял итәм.
— Нишләп алай? — ди Гәрәй.
— Синең бер дә гарәп илләрендә булганың юкмыни? Хәзер теләсә нинди урам этен
хаҗга алып баралар. Анда мөселманнар кинәнеп ял итәләр икән, — ди Мөдәррис.
Шулчак, битенә кунган черкине куарга дип, Гәрәй кулын күтәрә. Чукынырга, ахры, моның
исәбе, дип уйлап өлгергән Мөдәррис:
— Онытып торам икән, мөселман түгел бит әле син, безнең янда гына — Гәрәй, Казанны
чыгып китүгә, Гөргөригә әйләнәсең бит... Христианнарга эшләргә дә эшләргә, туганкай, — дип
ул, башын Мәккә ягына кыйшайтып, китеп бара. Гәрәй аны кычкырып туктатырга тели:
— Мин бүлек мөдире, син миңа буйсынырга тиеш! Бүген үк эштә бул!
Мөдәррис, борылып карамыйча, сүзен җилкә аша гына, тәмәке төтене белән бергә бөрки:
— Мин буйсынырдай бәндә җирдә тумаган әле!


Ярамай!
Уфа шагыйре Рафаэль Сафин өнендә дә, төшендә дә, ятканда да, торганда да башкортча
сукалый торгач, тәмам «чи башкорт»ка әверелеп беткән иде. Мостай Кәрим, Муса Галиләр
рәхәтләнеп татарча гәпләшкәндә дә, ул су урынына «Ныу» эчеп утырыр иде.
Бер елны ул Казан һәм Уфадан бер төркем язучыны туган авылына алып кайта. Табында
татарча гөрләшеп, җырлашып кинәнәләр болар. Арада бер Рафаэль Сафин гына үденсә
һеңдереп һөйләй...
Әнисе түзми, әйтеп куя:
— Кыланып утырмасана, улым, үзебезчә генә сөйләш!
Рафаэль Сафин, куркынган күзләрен зур ачып, тәшвишле тавыш белән:
— Ярамай, әсәй, бедгә ярама-ай, — дигән.
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.