ТАНЯ-ТАҢСЫЛУ
СЕНТИМЕНТАЛЬ БӘЯН
I
«Таңсылулар аерылышкан! Петрик Ишемьярда калган, ә Таня Ригага очкан!.. Очканмы, качканмы шунда...»
Бу хәбәр мине бик аптыратты. Бүгенгедәй хәтеремдә: Таңсылу ахирәтем туй көнен ашкынып-очынып көткән иде. Нинди бәхетле иде ул көндә! Бит алмасы айдай балкый, күзләре очкынлана. Гәүдәсе гүя аккош сыны: ак озын күлмәге ак каурыйлардан гына тезелгән диярсең. Үзе дә әллә кая очып китәрдәй булып талпына. Шул кеше Петригыннан аерыла, кача буламыни?
Әлбәттә, Ишемьярдагы хәлләрне яхшылап белеп тә бетермим... Кышкы каникулда, диплом язарга дип, җәйгә кадәр ял алдым. Ул елда институт тәмамладым — Ишемьярга барырга туры килмәде. Ишемьяр да, андагы иптәшләр дә, Таңсылу да калды. Ишемьяр мәктәбе, тәүге эш урыным — үзаллы тормышымның юл башы.
Хәзер, барысын да хәтерләсәм, күзләрем яшьләнә. Ишемьяр да, андагы көннәрем дә, Таңсылу ахирәтем дә онытырлыкмыни?!
* * *
Таңсылу белән Петрик күптән дус. Бер-берсе өчен өзелеп торалар. Читтән караганда да, болар бер-берсе өчен генә яратылган, диярсең.
Петрикны колхозчы дип уйламассың. Юк, аның, шундый нәзакәтле кыланышлы, ипле, тотанаклы кешенең, фермада эшләвенә хәтта ышанасы да килми. Юк, ул крестьян түгел, купшы бер интеллигент затыннан. Ул зәңгәр күзләр, ул аксыл чәч, киң яңак, яссы маңгай... Иягенең уртасында су тамчысы сыярдай гына чокыр шәйләнә. Шәмдәй буй-сынлы. Алдыңда гүя коеп куйган гимнаст! Башны күтәреп каравы гына көч — син инде җиңелдең дигән сүз. Чак кына беленеп килгән мыегы сызылып тора. Ә иреннәре, хатын-кызларныкы кебек, ачык алсу, кура җиләгедәй.
Шулай да мин Петрикны ошатып бетермим. Аның бар белгәне — кылану, икейөзләнү кебек тоела. Ул үзен ничек тә яхшы, чибәр, дан егет итеп күрсәтергә тырыша. Аптырыйм: Таңсылу үзе шуны сизми микән?
Нәрхәлдә, Таңсылу үз бәясен үзе белми кебек. Минемчә, ул мәктәптә барлык укытучылардан да сылурак. Аңарда ниндидер сәер чибәрлек бар. Карлы боз өстенә уелган бәке төсле, тулы соргылт күзләре аксыл йөзенә сөйкемлелек өсти. Күзләре кысынкы, кабаклары кабарынкы, шешенке. Мин Таңсылуны арабызда иң чибәре дип саныйм. Марфа әби генә килешми. Таңсылу йөзгә олырак күренә, ди. Ярый, шулай да булсын, ди: кияүдә андый хатыннар суырыла, тагы да яшәрә төшә бит. Ахирәтем бик тә аралашучан, ачык, күңелле холыклы.
Ринат
Камал
87
Кием буенча да Ишемьярда аңа җиткән кеше юктыр. Таңсылу — мода патшасы. Ишемьярда моданы ул чыгара. Һәр мизгелгә килешле итеп киенә, һәр атна саен киемендә бер яңа бизәк уйлап таба. Шуңа мәктәптә хатын-кыз аның белән ярышмый да диярлек — барыбер Таңсылуга җиткерә алмаячаклар! Берзаман чәчне башка күбәдәй өеп кую гадәте таралган иде. Таңсылу аны Ишемьярда беренче булып күрсәтте.
— Ай-яй модница да инде безнең Таня, — дип баш чайкый Марфа әби. Мин көләм генә.
* * *
Әй, көн дисәң, көннең теләгеңә рас килүе! Сорап ялгансыңмыни?! Йә, әйт инде: үзе нурлы, үзе моңлы . Көн бите — күк йөзе чалт аяз. Якты чыраен иртәнге җиләс җилләр иркенә куйган. Иркә сабый бала яңа туып, беркатлы рәвештә галәмгә төбәлгән. Бер серен дә яшерми. Якты карашларыннан бар тарафка нурларын гына коя.
Йөзен вакыт-вакыт аксыл чаршау капларга уйлый. Әйтерсең лә, галәм аны яшерә, күз тидерүдән курка. Сакла, якла, арала, батыр! Күз карасыдай итеп күр чибәреңне, әрсезләрне, хафаларны якын җибәрмә аңа!
Тар булса да, Инәк мул сулы. Дулкыннары бер калка, бер күздән югала. Ярлары текә, өстеннән бу бөрки. Кайнар елга ул. Иртәнге мәлдә генә гамьсез, ялкау булып кылана, агышыннан да язып куйган сыман.
Тирә-якларда, елга әрәмәлекләрендә ямьле җәй башлана. Җәй килә яшел паласын җәеп...
Бүгенге көннең үзенең генә төсе, аерым бизәге бар кебек. Һавасы да йомшак.
Иртәгә мин институтка җәйге сессиягә барырга тиешмен. Мәктәптә соңгы уку көне дип, кызлар белән Инәк буена чыктык.
— Быел мин дә институтка укырга керәм әле, — ди Таңсылу көтмәгәндә.
— Фәнисә кебек читтән торып уку бүлегенә барам.
— Чынлап та, әйдә, Таня! — Ахирәтем белән бергә уку минем бик зур хыялым. — Бергә-бергә химиядән мәсьәләләр чишәрбез.
Кызлар каршы:
— Юк, юк, Таня, син болай да универсал. Теләсәң, геометрияне, черчениене, арифметиканы, җыр, рәсем дәресләрен укыта аласың. Әдәбият — үз фәнең... Нигә сиңа уку? Фәнисә кебек баш катырырга...
— Кызлар, мин педучилище белән надан калам бит...
— Ха-ха-ха... — Барча су буе яңгырап тора.
Кояш аяусыз кыздыра, су җылы, киемнәребезне ыргытып елгага чумабыз. Суда рәхәт, суда сихәт. Аннан тагы уттай ком өстендә тәгәрибез. Кем шулай куана, кем Инәк буен яңгыратып, сабыйларча чыр-чу килә? Инәк суында көмеш тәңкәләр чәчри. Инәк буен бик нык яңгыраталар хыялыйлар.
Таңсылуның белмәгән эше юк. Без комда тәгәрәгәндә, фотоаппаратын шалт та шолт китерә.
— Кая, үзеңне дә төшерик...
— Давай! Менә шул төшенә генә бас!
Мин Таңсылу белән кочаклашып төшәм. Әйдә бу рәсемнәр бер истәлек булып калсын. Инәк буендагы сәхрә көннең хатирәсе...
РИНАТ КАМАЛ
88
— Кызлар, элек мин ничек басылып яшәгәнмен икән! — Тагы Таңсылу. — Таисия Алексеевнаның кулы астында... Тын да ала алмаганмын. Фәнисә килгәч кенә күзем ачылды. — Ул мине билемнән кочаклый. — Рәхмәт сиңа, Фәнисәкәем!
— Нигә?
— Фәнисә килгәч ничек шатландым мин! Ул килгәч, ял итә башладым, Таиска хәзер миңа түгел, аңа бәйләнә. Ә Фәнисә... Фәнисә — молодец, бирешми! Ул тиргәшкән саен, Таисканың кирәген биргән саен, сөенәм.
— Ха-ха-ха... — Инәк буен яңгыратып көлешәбез.
— Нинди начар бәндә син, Таня, кешеләрнең тиргәшүеннән ямь табасың...
— Мин эчемнән: «Фәнисә, бирешмә, Фәнисә чигенмә!» — дип телим бит, кызлар.
— Ха-ха-ха... Тәңресеннән юрый..
— Мусульманка!..
Мин исә эчемнән үземнекен уйлыйм. Жаным көя. Шул Таиска теге көн Таңсылу белән Петрик турында нәрсә дигән була!.. Башка милләттән булгач, Таңсылуны бер дә өнәп бетерми ул.
— Җаһил!.. — Кызларның өзек-өзек хәбәре колагыма ишетелеп кала. — Үзе, ичмасам, бер елмая да белми...
Утыра-утыра моңсу булып китә. Күңел мондый көнне әллә кая җилкенә, әллә нинди сихри киңлекләргә җитәрдәй була. Барысы да алда, киләчәктә сыман. Алда, ерак алсу офыклар артында безнең өчен әле башланмаган, ачылмаган дөнья ята. Кызлар җәйне ничек үткәрергә җыенуларын сөйли. Урман һавасы күкрәкләргә тула, сулышларны иркенәйтә. Дөнья шундый ямьле, хозурлы кебек. Җәйнең башында гына, иртәләрдә генә кеше тормышның рәхәтлеген, гомерләрнең озынлыгын тоя, үзен азат дип хис итә. Җәй, җәй башлана алда, алда — азатлык, каникуллар чоры!
— Таня, кара әле, син Түбәңне сөйлисең дә сөйлисең, ә Петригың турында ләм-мим! — ди кызларның берсе.
Менә сиңа иске авыздан яңа хәбәр! Бичаралар, кая барып төштеләр. Тагы ни сөйләрләр, нинди сүз кузгалтырлар икән...
Ярый әле Инәк барыбер ишетми. Хас та йөгерек-шаталак малай. Без, апалары, аңа бар ни, юк ни: ялан тәпи уртага төшкән дә, күбәләк кугандай, уңга-сулга тайпылгалап, җилдерә генә. Әй ашкынган, әй чәмләнгән! Өстенә тәңкәләр сибә, елтырап тирә-ягына энҗеләр тарата, җәйгор балкышыдай елмая белә, шаян.
Ниһаять, мин дә серемне чишәргә булдым. Эчтә ятамыни ул, без кебек тишеп чыга. Тагы ничек итеп аны моннан үзем белән алып китәм!
Кызлар күтәреп алдылар яңалыкны, алкышларга тотындылар. Хас та чебеш бәбкәләре — сөенешеп, канатларын кагып җимгә таба ябырылдылар.
— Чынмы?
— Кайчан әйтте?
— Юри шаярта...
— Юк, кызлар, мин ышанам! — диде Таңсылу җитди кыяфәттә. — Николай Григорьевич Фәнисәнең дәресләрен гел мактый. Фәнисәдән завуч чыга ул!
— Мин аңа: «Яшьмен, Таисия Алексеевна шикелле булдыра алмам», — дидем...
— Пи, юләр! — Кызлар шулай дип шаулашты.
— Туктагыз, кызлар! Карале, Фәнисә, хәзер син директорга бар да: «Мин уйладым, мин риза!» — дип әйт.
— .. .
— Алайса без үзебез директорга барабыз. Әйдәгез, кызлар!
— Кирәкми! — Минем котым очты. — Кирәкми, кызлар! Эчеңдә сүз тормый дияр...
— Пи, юләр! Теге әтәчнең кикриге шиңәр иде.
* * *
ТАНЯ-ТАҢСЫЛУ
89
Башым кайный, аңкы-миңке атлап барсам, артымнан Таңсылу куып җитте. Аны да көтеп тормый сыпыртканмын.
— Фәнисә, Фәнисә! Нигә көтмисең? Кара әле, акча капчыгын югалткан кешедәй кылана. Башыңны күтәр, күзләреңне ач! Кара, дөнья нинди ямьле.
— Кояш елмая, кошлар сайрый... — Үчекләшәм.
— Күкләр нинди зәңгәр, һава саф... Чын алтын көз туган!
— Көз тумаган әле, беләсең килсә — җәй дәвам итә.
Таңсылу сер бирми:
— Җәйнең соңгы балкышы, соңгы назлары... Җәй киленчәктәй сылуланып, матурланып киткән, үкенечкә калмасын дигәндәй, бизәкле күлмәкләрен кигән.
— Әй хыялый шагыйрә! Сиңа чәчкә дә бизәкле күлмәк инде. Миндә башка кайгы...
— Ни, тапкансың хәсрәт. Беләм: директор сине завучлыкка үгетли инде. Ризалаш та куй. Беләсеңме, директор хатыны ял көненә үзләренә чакыра, алма җыярга. Барабызмы?
— Син бар, мин...
— Фәнисә...
— Ярый син мәктәп директоры өендә үз кеше.
— Полина Сергеевна гаҗәп итагатьле ул. Ачык. Сине ошата. «Берүк чакыр Фәнисәне», диде.
— Йә, ярар, ул хакта җитәр. Каникулны ничек үткәрдең?
— Сөйләсәң сүз, төртсәң — күз, дигәндәй. Килделе-киттеле үтте дә китте.
Таңсылу Петрикны үзләренә алып кайткан икән. Әти-әнисе һич тә ризалашмаган. «Юк, егетең безнең зат-ырудан түгел, килешә-ярәшә алмасагыз, туганнары да тиң күрмәс, — дигәннәр. — Динебез дә, гадәтебез дә башка, юк белән булышмыйк, килешмәгәнне». Әнисенең: «Сөймәгәнгә сөйкәлмә, кызым»,
— дип үгетләвенә, Таңсылу: «Ул мине ярата, мин дә аннан башка яши алмыйм»,
— дигән. Бичара ана авызын каплап елый башлаган. Петрик буш кул белән кайтып киткән.
«Берсе дә якламый мине, берәү дә җылы сүз әйтми. Барысы да өйдә артлары белән әйләнеп тора», — дип балавыз сыга Таңсылу. Үзе дә авылыннан әрнеп, канатлары каерылган коштай, җәберсенеп китә.
— Кагылып-сугылып йөрергә язган микәнни безгә? Тегендә — әниемнәр каршы, монда — Петрикның туганнары. Тегендә — кяферлек, монда — басурман, диләр. Кырын карыйлар, бер дә ризалыклары юк кебек. Әнием күрәзәчедәй дөрес әйткән икән... — Таңсылу янә борынын тартып куя.
Мин нәрсә әйтим инде, дәшмим, башымны аска игәнмен. Дускаемны ничек юатыйм, аңа ничек ярдәм итим? Нинди сүзләр табыйм? Хупласам, килешерме, җаны басылырмы; үз-үземә каршы барыйммы, ышанычын аклыйммы? Риза булмаган җиремнән ризамын, син хаклы, син дөрес кыланасың, диимме? Үз-үземне алдау, Таңсылуымны әүрәтү, кылану килешерме? Файда бармы аннан?..
* * *
Таңсылу ай-ваема куймады, барыбер алып китте бит. Ул инде Полина Сергеевнага өйрәнеп беткән. Өйләрендә үз кеше. Полина апа да, Таңсылу да кул эшенә осталар. Икесе дә музыка ярата. Әллә нинди концерт, пьеса, прелюдияләрне, фугаларны беләләр... Полина апа пианинода уйный, Таңсылу баянда сызгырта, мандолина чиртә. Таня-Таңсылу, һәрхәлдә, мин түгел инде: башкорт булса да, әллә ничаклы рус романсларын белә, моңлы итеп
РИНАТ КАМАЛ
җырлый. Ни дисәң дә, пар килгәннәр алар — Полина Сергеевна белән Татьяна Владимировна, башкортча әйткәндә, Таңсылу Шәрифовна.
Полина Сергеевна безне сөенеп каршылады. Николай Григорьевич өйдә юк икән.
— Петяны беләбез инде, өченчедә, дүртенчедә үзем укыттым. Бәләкәйдән ялкау иде. Диктант яздырсаң, башын басып кына утырган була. Дәфтәрен алып тикшерсәң, диктант юк. Баксаң, ул дәфтәр өстеннән кулын гына йөртә икән. Ярты ел шулай этләде. Йә тагы... шигырь ятларга кушсаң, яртысын гына ятлый да, вәссәлам. Эшенең очына чыга белми... Шуннан үзен бик яхшы итеп күрсәтергә яратканын да әйтим. Көндәлегендә «икеле», «өчле»ләрне «дүрт» кә яки «биш»кә төзәтә дә куя. Җыелышта начар укуын әйтсәм, әтисе аптырый...
Без рәхәтләнеп көлешәбез.
— Көлке түгел бу, кызлар, ә кешенең бәйсезлеге, катлы-катлы булуы. Әнә, хәзер йә юньләп эшләми, эчә.
Су капкандай утырабыз: Полина апа да, аптырап, колачларын җәя:
— Ичмасам, шул эчүе булмаса да... — Полина Сергеевна үгет-нәсыйхәтен тукый гына. — Исәр күбәләк төн заманында бер очкын күрсә, шуңа йомыла. Имгәнермен, ефәк кебек юка канатларымны көйдерермен, дип уйламый. Кабаланып-тонып бара. Син дә үзеңне һәлак итә күрмә. Петяны гына түгел, әти-әнисен дә, барлык нәсел-нәсәбен дә беләбез. Алар заты белән саграк булуың хәерле.
— Аларга якын барма, дисең инде, Полина Сергеевна?
— Нәкъ шулай дим, Таня. Сынап, күрә белеп әйтәм. Кыз кеше бигрәк тә сакланырга тиеш.
— Сез дә каршы, Полина Сергеевна!
— Каршымы-түгелме, үзеңнең дә башың җитәргә тиеш. Сабый бала, акылсыз кеше түгелсең. Синең яшьтә акны карадан, яшелне ала-коладан аера белергә вакыт.
Николай Григорьевич кайткач, сүз өзелде. Хәйләкәр карт, шампанский юллап йөргән.
— Әйдәгез, кызлар, җитешегез! — Полина Сергеевна кыстый гына: голубцыларын, гуляшларын, салатларын алдыбызга тезә. Телеңне йотарлык. Уңган хуҗабикә белән ихлас хуҗа өлтерәп тора. Таңсылуның да әзрәк йөзе ачыла төште. Мин елмаерга да, еларга да белмим. Шулай да бу ачык кешеләрдә күңелле. Сине әрсез авыр караш эзәрлекләми, нидер җәфаламый, рәхәтләнеп, иркенләп тын алырга мөмкин. Николай Григорьевич эш турында ләм-мим дәшмәде. Рәхмәт аңа, рәхмәт ихлас кешеләргә!
* * *
Аңламыйм мин Таңсылуны: бер карасаң, җитди, акыллы кебек, икенче караганда, җүләрлек эшли дә куя. Кеше, күрә-белә торып, шул эчкечегә карыймы? Марфа әби белән Полина Сергеевналарнын: «Бу Таниның күзе юктыр ул», дигәннәре дә дөрестер. Аңламыйм, кичерә алмыйм мин Таңсылуны.
Кара, Николай Григорьевич та кисәткән бит әле, тыйган хәтта, күзенә туры карап: «Акылыңа кил, кызый, бәхетеңне аяк астына салма!» — дигән. Нәрхәлдә, мин директор сүзен тыңлар идем. Николай Григорьевич — Петрикның элекке укытучысы. Петрик, эш сөймәс җан, җиденчене тәмамлаган да укуына кул селтәгән. Өстәвенә, соңыннан директорга үпкәләп, өенә эчеп килеп: «Син мине укытмадың, син — буржуй, мәктәпкә хуҗа булдың»,— дип ачуланып йөргән.
Ярый, Петрик чибәр егет тә, ди. Бер караштан кызларның йөрәге янып көлгә дә әйләнсен, ди. Кеше шулай бер чибәрлеккә генә карап гаилә корамы? Минем 92
ТАНЯ-ТАҢСЫЛУ
91
дә анын кебек ут егетләрне күргәнем бар. Армиядән кайткач, алар янына якын барырлык түгел: горурлар, баһадирлар... Безнен физик Гайфулланы да әйтер идем! Шунда Тансылу белән иш килгәннәр бит инде, ишкә куш, мичкә капкач, ишеккә тотка... Гайфулла — бөркет егет. Уралтау карагае, шәмдәй буй-сын, очкын күзләр. Тансылу — су сөлеге, учка салып кына капмалы. Икесе дә өлгергән: Тансылу — гөлҗимештәй пешкән, Гайфулла — армиядән кайткан, икесе дә — башкорт... Юк бит, юк. Тегесе монысына әйләнеп тә карамады, монысы өчен егет бар ни, юк ни, анда егет асылы тора ни, карагай агачы ни. Гайфулла абыен тотты да икенче елга Ишемьярнын бухгалтершасына карады, марҗа белән өйләнеште, ә Тансылу-гөлҗимеш эчкече Петрик өчен пешеп җитте.
Юк, анламыйм мин Тансылуны, акылым җитми, үзенә кемне иш иткән! Нинди кеше ул, кайда, ничек тәрбияләнгән? Ничек ул Тансылудан Татьяна Владимировнага әйләнгән? Әйтү беләнмени! Тансылу беркемгә дә карамады, беркемне дә тынламады.
Октябрь бәйрәме көннәрендә аларнын туе булды. Ишетүемчә, туй кыз ягында гына үткән. Петрикнын туганнары берәү дә Түбәгә бармаган.
II
Озаграк йоклаганбыз — тышта күптән яктырган. Тирә-якта тынлык, иминлек. Ишек янагына сөялгәнем дә кымшанырга да иренәм. Капканы этәрәләр. Кем йөри? Тансылу!
Чәй янында Марфа әби Тансылунын хәлен белеште. Тансылу бернәрсә дә яшермәде.
— Туйдым мин, Марфа әби, әле дә башымны күтәрә алмыйм.
— Әй, балакай. Шулай алар, шулай... Затлары белән... Эчәләр, тагылышып йөреп. Әйттем дә инде, кисәттем дә... — Марфа әби янә үзенекен сөйләргә тотынды. — Әтисе улы белән, әнисе кызы белән.
— Төнлә үтә генә чыгалар. Мин — аяк өсте. Әнисе улы яклы, карт башына. Җитмәсә, җиде төн уртасында Петрик аракы таптырып урамга куа, янәсе анын туган көне... — Тансылу буылып елый.
Киленен якларга маташкан картка кычкырып кына куялар: «Кысылып ятма, карт тәре! Килен икән, ирен карасын!» Күзләре тонган, ак-караны күрмәгән Петрик чәчләреннән тотып чоланга этәрә. Тышта салкын. Тансылунын. тешләре тешкә тими, бөтен тәне калтырана. Шунда ишек ачылып китә дә чоланга галош оча. Тансылу аны эләктереп, ичмасам берәр шешә алып кайта алмасмынмы, тынычланыр дип, күршеләргә йөгерә. Тапмый. Кайтышлый гына техничка Федоровналарга керә.
— И-и, балакаем...
— Марфа әби, арыдым мин болай, башка чыгарга иде. Син кемнендер өе буш тора, дигән иден... Язга энесе дә кайта. Ул да мине күралмый. Петяга армиядән: «Шул башкирка-басурманкага өйләнсән, абый дип санамыйм», дип язган.
— Булыр, булыр... — Марфа әби кул гына селти.
— Язга чаклы ничек тә фатир табарга иде...
— Фатир ни... — Марфа әби тәрәзәгә төртеп күрсәтә. — Анау Митя зимагурнын өе буш инде. Ихатасына адәм аягы басканы юк. Туганнары белән килешергә дә...
— Мәктәп арендага алса, мин анын эчен-тышын сылап, адәм рәтле итәр идем...
— Николай Григорьевичка әйт. Фәнисә белән икәүләп дәшсәгез.
— Әллә, аптырыйм инде, Марфа әби... Башка чыксак, аруланмас, эчүен ташламас микән дим...
Ишек алдында шат елмаеп, мине билемнән кочаклап әйләндергән ахирәтем хәзер ямансулап утыра. Ай күрде, кояш алды шатлыгын.
* * *
Еш кына Таңсылу янына барып утырам. Әлбәттә, Петрик өйдә булмаганда. Андый чакта безгә күңелле. Гүя бөтен дөньябызны оныткан сабыйларбыз. Гүя
РИНАТ КАМАЛ
92
Таңсылу да тормышта түгел, ә бер җилбәзәк кыз. Петрик өйдә булса, минем белән әйбәт сөйләшә, үзен тәртипле күрсәтергә тырыша. Килештерә. Чит- ят алдында ул тотанаклы кеше, имеш. Интеллигентларча сөйләшә. Үз-үзен тотышына, теленең үткерлегенә, тәртиплелегенә исең китәр. Укымышлы кеше дип торырсың. Таңсылу өчен өлтерәп торган була: әле бу, әле теге әйберен ала, йөгереп суын кертә. Кеше күзе өчен генә түгел микән, дим.
Аларга барсаң, Таңсылуга хәйран калам. Тыштан караганда, Митя зимагурның йортын өй дисәң хәтере калыр. Тавык кетәге, эчкә керсәң — ялт итеп тора. Таңсылу идәннәрен балавыздай ачык сарыга буяткан, стеналарын аклаган, тәрәзәләрен юган. Зур миче дә фәрештәдәй актан гына киенеп утыра. Гүя ул аккош: чак кына кагылсаң да очып китәр. Әй бу Таңсылу тазалык-пөхтәлек ярата да инде: шул лапас түшәменнән дә тәбәнәк өен курчактай җыештырып куйган. Кайчан килмә, караватын, өстәлен, комодын яңача утырта — шулай өй эченә яңа төс бирә. Җиһазы инде: почмакта карават, янәшәсендә өстәл; икенче башта — комод, шифоньер... Үтеп йөрер өчен тар гына ара. Таңсылу барыбер канәгать. Сөенеченнән башы түбәгә тигән кебек.
— Ике башыбызга ни... — ди көлеп.
Таңсылу куанычының чиге юк. Мәктәпкә дә дәртләнеп килә, шатланып йөри. Кулында бер эш чыдамый. Әле пионерлар белән сборга әзерләнә, әле концерт куя. Мәктәптә үткәрелгән бер чарадан да калмый. Кысылмаган җире юк.
— Вот наша Таня, вот молодец! — дип мактый директор.
* * *
...Мин Таңсылуга текәлебрәк караганмын, ахрысы. Ул да сәерсенеп миңа карый. «Ни булды? Күз тидерәсең бит?» — дип әйтергә җыенган кебек.
— Әйт әле, платье-костюмыңны кайда тектердең? Әллә әзер килеш алдыңмы? Тәнеңә сылашып тора.
— Яз буе шуны тегеп мәш килдем. Петрик тиргәшә. Болай үзенең авызын тиз яптым ябуын. Вельветтан үзенә куртка тегеп бирдем. Шәп килеп чыкты. Менә. — Ахирәтем байлыгын күрсәтә. — Минем Петрушаны беләсең инде, үземә охшап фырт киенергә ярата.
— Ә зоотехник абый нишләп синең җаныңны үрти ул?
Таңсылу авыр көрсенә. Кичә, мәктәптән кайтканда, аны колхоз зоотехнигы туктата. «Татьяна Владимировна, ирегезне әзрәк тыйсагызчы, бигрәк бәйсезләнде, — дип тирги икән ул. — Үткән төнне тагын ике бозавын үтергән... Котельныйда эчеп яткан».
Зыянны каплау өчен, акт төзеп, малларның хакын Петрик өстенә япканнар. Анысы ярый әле. Таңсылу бигрәк тә зоотехникның «ирне ир иткән дә, хур иткән дә хатын, әзрәк тыярга кирәк» дигән сүзләренә гарьләнгән.
— Менә Кырымга барам әле, барам. Бәлки шифасы тияр. Петрушага ул табып бирәм. Баласы туса, басылыр ул. Яшь, бәйсез тайтулак сыман гына бит әле.
Таңсылу Полина Сергеевна белән Кырымга барырга килешкән икән. Анда, Полина Сергеевна әйтүенчә, гинекология авыруларын дәвалаучы шифаханә бар. Барсыннар. Кем белә, бәлки...
Каникулга таралышыр алдыннан, беркөнне туры китереп, укытучылар быел да күмәкләшеп Инәк буена чыктык. Әйдә, бер утырып, иркенләп күңел ачып алыйк әле! Озын уку елыннан соң...
Инәк буенда учак ягабыз, учак өстенә казан асабыз. Бу — безнең гадәт. Ел да шулай җыелышабыз, шаярып-көлеп утырабыз.
Инәк язгы ташкыннан соң тулыланган, куәтләнгән. Шулай да моңсу, ямансу кебек. Үпкәләгән сыман, талгын гына ага да ага. Басылып эшләгән чарасыз килендәй, ерак-ерак якларга суын ташуын гына белә.
Без Таңсылу белән яр башында аякларыбызны салындырып утырабыз. Усак
ТАНЯ-ТАҢСЫЛУ
93
дөрләп яна, учак өстендәге казанда балык шулпасы пешә. Петриклар балык тотып китерде. Тәмле аштан, хуш исле мәтрүшкәле чәйдән соң уеннар башланачак.
— Өшисең, Петрик! Чык инде!.. — Таңсылу көяләк кеше, ире өчен хәвефләнә. Тегесе тагы бер чума да яр башына күтәрелә. Шәмдәй соңгыл сын кояш нурында бронза кебек ялтырый, күзләрне камаштыра. Коеп куйган баһадир. Тәнендәге һәр сызаты, һәр мускулы үзенә килешле, гүзәл! Бер артык җөй, бер артык сукул юк. Аполлон!
Мин дә сокландым... Таңсылу, бахыркаем, бөркете алдында бөтенләй җебеп төшә.
Нишләптер минем карашларым Таисия Алексеевнаны эзли. Таисия Алексеевна да аклан читенә басып, энесен күзәтә икән. Гаҗәп! Таисия Алексеевна энесен, килененең һәр адымын күзәтә, табыннан соң дилбегәне үз кулына ала.
— Хәзер банк салу уенына, иптәшләр!
Безнеңчә йөзек салышу була инде. Таня-Таңсылу да Полина Сергеевнадан калышмый: арада буталып, уенны куәтләп йөри. Полина апа әзерләгән билетларны тиз генә таратып чыга. Аннан ике ахирәт читкәрәк китеп, бер- берсенә пышылдашып, киңәш коралар.
Барысы да әзер бугай. Полина Сергеевна игълан итә башлый.
— Беренчегә нинди наказ?
Арты белән әйләнеп баскан Таня-Таңсылу наказ әйтә:
— Сандугачтай сайрасын, күңелләрне оетсын!
— .. .
— Есенин шигырен сөйләсен!
— Әйдә, уртага чыксын да әтәч булып кычкырсын!
— Тыпырдатып биесен, баскан җирен селкетсен, өерелеп-чөерелеп йөрәкләрне җилкетсен!..
— Сөйгәне алдына бассын — җиде кат башын исен!.. Иелә-бөгелә йөрсен, аю булып дуласын; биеп-очып күрсәтсен. Шуышып-шуышып алсын, елан кебек кылансын; кыргый карчыгадай кыелсын, һаваларга атылсын!..
— Хәтәр табышмак уйласын, үткер елмаю сөйләсен, такмак әйтсен, биеп- җырлап күрсәтсен!..
— Иң татлысы, иң ачысы ни дияр?..
— Җырлый белсә җырласын; бии белсә биесен; бии-җырлый белмәсә, үгез кебек үкерсен; мөгезләрен очлайтып, көтү өереп йөрсен!..
Полина Сергеевна моңсу рус романсын башкарды. «Тыпырдатып биесен
— җан тартканын түгәрәккә чакырсын!» дигәч, Таисия Алексеевна ялындырып тормады, уртага төште, үзе белән җан тартканы — Николай Григорьевичны
— биергә төшерде. Җан тартканы баш басып читкә кача — Таисия дә елгыр
— ишен кире уртага тарта.
Таңсылу җиңелрәк котылды бугай:
Не жалею, не зову, не плачу,
Все пройдет как с белых яблонь дым;
Увяданья золотом охваченные.
Я не буду больше молодым.
Николай Григорьевич кычкыра, бер дә әтәчкә охшата алмый.
— Булмаса, Полина Сергеевна, үзең ярдәмләш, — ди ул елмаеп.
Алар икәүләшеп, төн тынычлыгын сискәндереп, әтәч булып сузалар:
— Кукаре-ку-у... Кукаре-куук... куку-рекууук...
Урман буе яңгырап, селкенеп торган кебек.
— Җиңел котылдыгыз, җиңел, Николай Григорьевич! — дип үчекли Таңсылу битенә тир бәреп чыккан карт кешене.
Мине аю ясадылар, чират Петрикка җитте. Читтә торган ир-ат дәррәү чәбәкәй итә:
— Най, афәрин! Монысына молодец!
РИНАТ КАМАЛ
94
— Әйдәле, Петя, сынатма!
Бер мәлгә аклан эче тынып калды. Гүя барча аваз, барча хәрәкәт тынды, бары мәһабәт сылу ирнең еш-еш сулыш алуы гына ишетелде. Кешеләр егетне уртага калдырып, арткарак тайпылды. Офыклар киңәйде, һава гөмбәзләре биегәйде. Кешеләр дә, агачлар да кымшанмыйча торды. Җил исүеннән туктады. Барлык әйләнә-тирә, барлык галәм нидер көтә, нидер тели иде кебек.
Төз сынлы ир, дәрәҗәсен саклап, кабаланмыйча басып, хатыны Таңсылу каршысына килде. Барысы да сулышларны тыеп торды. Җил исүеннән туктады, кошлар сайравыннан язды, яфраклар шыбырдарга кыймады. Барысының да күзе Петрикта. Петрик олы мәйдан уртасында япа-ялгызы (сынаулы карашлардан гына да сыгылып төшмәде!) Башка барлык батырлар да шул мәйданны ташлап китеп беткән. Батырларның батыры — Петрик.
Кемдер арттан:
— Петрик молодец! — ди.
Петрик ашыкмыйча башын ия. Таңсылуның туфли йөзлегенәчә! Бер тапкыр, ике, өч, дүрт тапкыр... Биш... Алты...
— Кланяйся, кланяйся перед башкиркой...
Аһ, тыны кысылган Таисия чыдый алмады: энесенең бу хурлыгын күтәрмәде. Аһ, Таиска, Таиска! «Кланяйся, кланяйся!» дигән сүзләрен кайсылай көчәнеп, ысылдап әйтте ул. Иң сәере — моны берәү дә көтмәгән иде. Бөтен кор, бөтен аклан «ах» итеп, тын ала алмый торды. Җавапка ни дип әйтергә сүз тапмады.
Башым сызлап китте. Гүя миемне ярып электр уты үтте. «Таиска — җаһиллыкның аръягына чыккан зат! Таиска— алабарман!...» Чак-чак аңыма килдем: «Туктале, — дим эчемнән. — Монда синең өеңме, монда син кунакка чакырдыңмы? Нишләп гел син кимсетәсең? Сиңа бер чик тә юк. Туктале, нишләп гел син җәзалыйсың?!»
— Таисия Алексеевна, Таня башкорт булып туганына гаеплемени?
— Син тик тор! Кысылма!
— Нишләп?
— Кысылсаң, дурасың. — Тезеп-тезеп китте-китте Таиска, теле телгә йокмый, сүзе арасына сүз кыстырып булмый. — Син дә дура алайса. Син дә! Аны кешегә саныйсың. Аны, сатлык җанны!.. Ул бит җанын гына түгел, тәнен дә саткан бәндә. Кәнтәй! Иблискә җанын да, тәнен дә саткан нәрсәкәй! Аны үз анасы, зат-ыруы каргый...
«Сатлык җан! Кәнтәй! Үз илендә үзенекен тапмаган, чит-ят дин кешесенә капланган. Продажная. Ару булса, үзенекеләр алыр иде...» Колак төбемдә чыңлый гына, зәһәр сүзләре миемне зеңкетә генә. Айнып, зиһенемне туплый, языла, телемнең кормалуларын чишеп ыргыта алмыйм.
— Ә син шуңа кысыласың, шуны яклыйсың! Тик тор ичмасам, син буялма. — Наман тыелмый, куймый явыз.
ТАНЯ-ТАҢСЫЛУ
4. «К. У.» № 10 95
— Мин дә башкорт, бу сүзләрең миңа да тия! — Ниһаять, мин дә терелдем, соңгы сүзләрем кор эченә ташланган бомбадай ярылды.
Тәүдә карт директор телгә килде:
— Фәнисә, кирәкми!
— Николай Григорьевич, сез гел мине тыясыз, ә Таисия Алексеевнага ләм- мим. Ул фәрештәмени?
— Таисия Алексеевна, чынлап та, сез хаклы түгел. Фәнисә дөрес әйтә! — Бу Полина Сергеевна иде. Директор хатынының сүзе нишләптер Таисканың өстенә тере су кою белән бериш тәэсир итте. Таисия терелеп, теле чишелеп китте:
— Ярый, ул гына хаклы! Минем шаярту катыш әйткәннән алдарак гауга куптарырга әзер. Усалмын дигәч тә...
— Таисия Алексеевна, — Николай Григорьевичның тавышы калтыранды.
— Әгәр үзегезне тыя алмасагыз, мин тыярмын...
Күңелле уенның яме китте. Кешеләр төркемнәргә бүленде, кайсылары кайтырга чыкты. Полина Сергеевна, Николай Григорьевич белән без дә олы юлга чыктык. Арттан Таңсылулар куып җитте.
Полина Сергеевнаның Таңсылуга сүзе дә бар икән.
— Таня, быел бик нык сызланам бит, аякларым ката да куя. Шул картайта мине. Кырымга барабыз-барабыз дип җыендык та оныттык. Инде күпме бер балык башын чәйнәргә мөмкин, чыгыйк та китик. Николай Григорьевич, Петя, ни әйтерсез? Шулай түгелме? Таня, сиңа да файдасы тияр, билләһи, дим. Азрак дәваланып кайтырбыз, әйдә! Николай Григорьевич?
— Мин каршы түгел.
— Петя?
— Мин дә.
— Таня, бер-беребезгә иптәш тә булырбыз... Килешербез, әйе бит...
Таңсылу баш кага.
* ‡‡‡ *
Җыена торгач, ниһаять, Полина Сергеевналар Кара диңгез буена чыгып киттеләр. Полина Сергеевна өстендә эшмәкәр хатыннар гына кия торган пинжәк. Таңсылуны исә танырлык да түгел. Юлга сарыдан яңа сарафан тегеп өлгергән. Өске ягы тар гына, гәүдәсенә сылашып тора, болай да юан икәнен ныграк сиздерә. Ул, киресенчә, нәзегрәк күренергә теләгәндер. Чалбары да юан ботларын белендереп тора. Бу аны бераз яшәртә, әмма мин аның урынында чалбар дип капланмас идем. Әгәр дә Таңсылу җәйге юка күлмәген кисә, ябыграк та, чибәррәк тә, яшьрәк тә күренер иде. Нәзек озыннарга гына килешә ул чалбар.
Болай ахирәтем киеменнән үзе бик канәгать. Ул яңа сарафаннан, әйтерсең, күкнең җиденче катында. Бичара, шартына китерә дә инде. Ишемьярны шаккатырмаса, берәр ягы белән аерылмаса, ул Таңсылу да булмас иде. Үзенә- үзе хыянәт итми Таңсылу, Ишемьярның мода патшасы.
Читтән карап торганда да, бу икәүне һич төпкел авыл хатыннары дип уйламассың. Икесе дә фырт, заманча бизәнгәннәр.
‡‡‡ * *
Әлегедәй күз алдымда: Таңсылу Кырымнан кайтышлый безнең авылга сугылган иде. Яңалыклары күбәйгән, дулкынланган, хисләнгән. Бигрәк тә Полина Сергеевна турында сокланып сөйли.
— Полина Сергеевна тәүдә үк миңа, дөньяда бер Петрик кына түгел, ә башкалар да бар, син әле яшьсең, сиңа ир-ат карый, — дип әйтте. — Әлбәттә,
РИНАТ КАМАЛ
96
ул миңа яхшылык кына тели инде. Ул мине ничек тә диңгез буендагы егетләр белән аралаштырырга тырышты. Мин Ишемьярдан да башка, Петриктан да башка яши алам! Дөньяда бер Петрик кына түгел! Шул бер эчкече белән дөнья түгәрәкләнми!.. Шундый дәресләр бирде миңа Полина Сергеевна диңгездә. Бер уйласаң, ул хаклы да кебек. Диңгез буе, сихри хисләр, назлы да, шомлы да дәрья авазлары тилертә, хискә-моңга урый. Иркә дулкыннарга карыйм, онытылам; бронза тәнле ирләр ирененнән бал тамуын кичерәм — күңелем генә еракта, теге көйсезем калган Ишемьярда.
— Һай, Таңсылуым, син шагыйрә! Чын шагыйрә! — дим мин дә, әрсезләнеп.
— Санаторийда данлыклы врачларга да күрендем. Тикшерделәр ныклап, диагноз куйдылар. Өмет юк миндә, Фәнисә. Бала табу хакында кайгыртканчы, саулыгыңны уйла, диләр. — Ахирәтемнең күз төпләре яшьләнә, башы түбән иелә. — Юк, Фәнисәкәем, мин беркайчан да бала таба алмаячакмын. Беркайчан да!...
Таңсылу Кырымга киеп киткән модалы сарафаны белән йөзен каплап елый.
— Чынлап та, Николай Григорьевич белән Полина Сергеевна дөресен әйтәләрдер... Мин — кысыр сыер, нигә Петрикка ябышып ятам? Мин кысырмын, авырумын — нигә әле сау-сәламәт Петрик мин дип интегеп яшәргә тиеш?! Ул да башкалар ише бәхетле булырга, тулы канлы тормыш белән яшәргә хаклы ласа! Бу дөньяга беркем дә ике тапкыр тумый. Әйдә, бүтәнгә өйләнсен дә бала карасын! Дөньясы түгәрәк, бөтен булыр — минем белән шулай ярты җан булып, күңеле кителеп яшәгәнче. Илдә хатын бетмәгән. Җан биргәнгә юнь бирер әле дөньяда...
Мин янә аптырап:
— Таңсылу, Таңсылу, куй, — дим. Ул мине тыңламый да, ишетми дә.
***
«Саумы, Фәнисәкәем, кадерле ахирәткәем!
Син көләрсең, мине йомшаккай, юләр дип атарсың. Беркатлы, хыялый бәндәләрне бик яратып бетермәгәнеңне дә беләм. Шулай да мин аны оныта алмыйм. Еш кына бергә яшәгән елларыбызны күз алдыннан үткәрәм. Барысы да начар булмаган бит, күңелле, сөенечле көннәребез дә бар иде.
Үземне тыеп та, тиргәп тә карыйм, тагы... Барысы да үткән, кире кайтмас ярларда калган бит инде, дим, ә шулай да йөрәк тыңламый — ярсый да ярсый.
Юл уңае синең янга кергәч, әллә нишләп күңелем тулышты да китте. Шул мәлдә үземне ничек кенә тиргәсәм дә, горурлык хисе уянуын тойдым. Мин — кеше, берәүнең газиз баласы. Һич тә Петриктан ким түгелмен! Мусульманка булсам да, икенче сортлы зат түгелмен. Өемә әллә нишләп чәмләнеп кайтып кердем Кырымнан. Кайтсам.... Сөекле кешем мин юкта аракы эчендә йөзгән. Барлык дөньямның астын-өскә китергән. Минем арттан ук кеше җыя башлаган... Өйгә керерлек түгел. Пөгәрәптәге сары майны чыгарып ыргыткан. Унбер банка варенье кайнаткан идем, берсе дә калмаган. Кайсын түккән, кайсын аракыга алыштырган.
Моның түземен ахыр чиккә кадәр сыныйм, диде микән? «Дөньяны көтәм, малларны карыйм» дип калган иде: дөньяны да көткән, сыерны да ташлаттырган. Өстәвенә, үзен фермадан куганнар. Атна буена эчеп яткан.
Аптырап, өйне кабат аклап, кырып-себереп, юып чыгардым. Мин әйтәм, качып китсәң дә чәчеп кит. Дөньям артымнан ташландык хәлдә калмасын... Ни генә димә, нык икеләндерә. Янымда, ичмасам, син дә юксың. Синнән киңәш сорар, эч серләремне түгәр идем. Марфа әбидән кыенсынам. Полина Сергеевна да хуплый. Барысының да сүзе бер: китәргә кирәк сиңа, Таңсылу! Аерылырга кирәк Петригыңнан!
ТАНЯ-ТАҢСЫЛУ
4* 97
Әй, Фәнисәкәем, ни хәл итим инде? Сез барыгыз да, барыгыз да каршы. Берегез дә аны якламый.
Һаман куркам, сузам. Үземчә: «Ярый, киттең дә, ди... Аннан нишләрсең, ансыз нишләрсең?» дим. Башым кайный. Петригымнан башка көнемнең ни яме бар? Ул, үч иткәндәй, һаман туктамый эчәр. Кем тыяр, кем кисәтер аны? Төпсез упкыннан кем тартып алыр?
III
Ярый хат бар дөньяда. Кеше хыялының тиңсез җимеше. Кодрәтле, илаһи көч. Араларны якынайта, сагынуларны баса, йөрәкләрне бергә тибәргә мәҗбүр итә... Таңсылу белән мин дә шуның аркасында янәшә яшибез, бергә тын алабыз төсле. Моның өчен рәхмәт сиңа, и мәрхәмәтле Хат!
«Фәнисә, якыным!
Күптән сиңа язганым юк, әмма мин гаепле түгел.
Бу хакта сиңа яздым микән? 12 июльдә дәваханәгә салдылар. 1 августта операция ясадылар, ә 8 сентябрьдә өемә кайттым. Фатирыма... Бары 26 сентябрьдә генә эшкә чыктым. 11 октябрьдә Ригадан очтым, 13 дә кич Түбәдә идем... Хәтта ышанасы да килми, мин тере, мин тагы өйдә! Тупсаны керү белән әнием: «Фәнисәдән хат бар», — ди. Әй, сөендем инде! Дөрес язаммы? Хатасы булса, үпкәләмә. Бездә Түбәдә рус мәктәбе генә бар иде. Хаталарын үзең төзәтеп укы! Хәер, Ригадагы кызык хәлне сөйлим әле.
Марталарда телевизор карап утырабыз. Цирк күрсәтәләр. Мартаның әтисе филгә төртеп, бу хайванның башкортча ничек аталуын сорый. Телемне тешлим. Русча слон инде. Слон, слон дип өйрәнгәнбез бит инде без. Мәктәптә гел слон дип төртеп күрсәттелер, сурәттә генә күргән нәрсәне! Ул безнең авыл тирәсендә очрамый. Абзарыбызда сыер тора. Мин үзебезчә аның сыер дип аталуын беләм. Сарыкны, казны, бозауны беләм, ә слон... Иренемне тешлим. Әйтә алмыйм да куям. Йә искә төшми. Хәер, мин слонның башкортча әйтелешен дә белмим бит! Ничек була ул, Фәнисә? Марта да, әтисе дә миңа текәлеп катканнар, берни дә әйтә алмыйм. Йөзем агарынгандыр инде. Маргаретта көлә. Сыны катып көлә. Бахыр карт та елмайган булды. Гаепле кебек баш иям, белмим, дим. Маргаретта тагы яңгырата. Ахырда мин дә кушылган булам... Шулай оятка калдым бит, әй, Фәнисә, слонның үзебезчә әйтелешен дә белмим. Шунда җир тишеге дә юк — ичмасам, гарьлегемнән төшәр дә югалыр идем.
Ә Латвиядә, беләсеңме, туган телгә, үзләренекенә искиткеч игътибарлылар. Өйдә гел латышча сөйләшәләр. Кеше бишектән алып үзенчә генә ишетеп үсә. Балалар бакчасы латышча, русчасы аз. Балалар бакчасыннан мәктәпкә килгәч, укыту тагы тик үзләренчә генә. Рус теле фән буларак кына керә! Теләсәң, рәхим ит! Тик болай бөтен җирдә латышча. Хәтта магазинда да, автобуста да. Магазинда латышлар гына сатучы , латышча сөйләшмәсәң, сатуга, транспортка, җитәкчелеккә, хастаханәгә эшкә алмыйлар да. Магазинда латышча сорамасаң, сиңа артлары белән әйләнеп басалар. Хәтәр! Ә бездә? Аңлыйсыңмы? Автобуста латышча дәшмәсәң, урын юк. Аягыңда торасыңмы, култык таягына таянасыңмы, эшләре юк, латышча дәш! Латышча дәшсәң, дөнья синеке, Латвия синеке. Барысы да колачын җәя, йөзен балкыта, үзләренә чакыра. Мин дә хәзер әзрәк латышча сукалыйм... Шулай хәлләр монда, ахирәткәем. Уен эш түгел. Латвиядә латышча гына бара дөньялар. Ә бездә, төпкелнең төпкеле Түбәдә, сабыйлар — бишектән төшкәннән, шуышып йөргәннән алып, атка атланганнан, аннан таякка таянганына кадәр русча сукалый. Башкортча сорама икмәкне: башкортча сорасаң, бер кабым ризыкны, бер йотым суны бирмәсләр, валлаһи, русча сора, русча үтенсәң, алдыңа куярлар. Әле Түбәдәмен. Җир белән күк арасы. Рига, Түбә. Түбәдә тик үзебезчә чирттерәләр,
100 нче бит: чор, милләт, вазгыять
ҖИР ШАРЫ — СУГЫШ КЫРЫ
Кызганыч ки, кешелек тарихы — сугышлар тарихы ул. Тарих безгә һәрвакыт үзара сугышлар хакында бәян итә.
Сугыш — стихия. Давыл, җир тетрәү, вулкан шартлау кебек күренешләр рәтендә ул. Сугыш — коточкыч күренеш. Ләкин шуны онытмаска кирәк: матди нәрсә фәкать рухи чынбарлыкның, чагылышы, күз күрерлек билгеләре генә ул. Сугыш та — кешелек дөньясындагы эчке рухи халәтнең трансляциясе.
Вәхшилекне сугышта гына күрү дөрес түгел. Тыныч тормыш та вәхшилекләрдән тора. Тормышның төпкелендә кара, акыл ирешә алмый торган яман чыганак бар. Шуннан чыга тирән фаҗигаләр. Сугыш башлаган дәүләткә каршы кайчан да булса яу белән бармый калганнары юк әле. Еллар, гасырлар узгач та кайчандыр яулар чапкан халыкка сугыш афәте килми калмый. Татар халкының тарихи илләр-җирләр язмышы да моңа мисал була аладыр. Без ерак бабаларыбызның илләр-җирләр яулаганнарын горурланып искә алабыз бит. Әйдәгез, дөресен әйтик: татарның бүгенге көне мондый булу — тикмәгә түгел.
Фәлсәфи күзлектән караганда, сугыш кайберәүләргә максималь ирек бирә кебек. Ләкин синең хөрлегең белән бергә кулга-кул тотынып җаваплылыгың барса гына син чын кеше буласың.
Украинадагы сугыш аерым кешеләрнең мәнфәгатьләреннән чыгып башланса да, меңләгән гаепсез кешеләрнең каны коела. Гомумән, сугышның зур, бөек максаты бармы? Аерым кешеләр теләгеннән генә булса (ә халыкларга сугышларның беркайчан кирәге булмады), сугышның бөтенләй мәгънәсе юк. Кеше үзенә үзе сугыш игълан иткән халәттә яши. Бик күп яман чирләрдән кешене дәвалау чараларын таба алмадылар әле, кеше үтерү кораллары исә — иң югары техник казаныш үрнәкләре булып тора.
Күкне прожекторлар белән яктыртсаң, Күкнең үзен күреп булмый. Анда йөзгән болытларны гына күрә аласың. Болытлар — Күкнең символлары. Тарихны яктыртып карасаң, сугышлар һәм тираннар аермачык күренә. Кешелек тарихының символлары шулмыни инде?!.
Ничек кенә карасаң да, сугыш — чиктән тыш акылсызлык һәм коточкыч ахмаклык ул. Ләкин адәм балалары һәм кешелек тулаем һаман гыйбрәт алмыйлар әле...
Зөлфәт ХӘКИМ 2014 ел, сентябрь.
ТАНЯ-ТАҢСЫЛУ
99
бишектә ятканыннан алып «мама», «папа» дип кенә өздерә. Ха-ха, Фәнисәкәй, мин милләтче булып барам бугай. Ригада яшәп, латышлар арасында бозылам. Кем әйтер хәзер синең Таня-Тан.сылуын. үзгәрмәгән дип. Әйтеп карасыннар! Үзгәрдем, европалаштым, диңгез һәм цивилизация һавасын сулап бозылдым.
Әй, юл аша яшәп, җәй буена бер барып урый алмагансың Ишемьярга! Оят! Синең урында булсам, җәяүләп тә барыр идем. Чын!
Хәзер пычрак, җир-су күтәрелгән чак. Беркайда да чыга алмый өйдә утырам. Хәер, аягымда да юк инде, Ригадан түфлиләр генә эләктереп кайтканмын, монда — мәхшәр... Көзге итегем юк. Гадәттә, мин язлы-көзле түфлидә чыгам, үземчә экономиялим... Нишлисең. Минем эш хакы белән бик типтереп булмый.
Көзге итегем дә, көзге плащым да, көзге пальтом да юк. Аласым килә дә ни, бигрәк кыйммәт шул. Быелга ярар инде, киләсе язга кайгыртырмын. Яңартырмын өстемне. Син әйтмешли, Ходай бирсә, баербыз.
Чүпрәк-чапрак табылыр ул, менә саулык юк. Кыш буе авырдым, җәй буе дәваханәдә аунадым. Әнием дә кисәтә: «Үзеңне кара», — ди.
Ярый, Фәнисәкәй, пока. Хат яз. Мин өйдә озак ятам әле. Ял итәм рәхәтләнеп туган илемдә. Алда вакыт күп, икенчесендә үзеңә күбрәк хат язармын. Сәлам белән Таңсылуың. Түбә. Октябрь, 1980 ел.»
«Фәнисәм, саумы!
Хәбәремне озын-озакка сузып тормыйм. Рәхәтләнеп синең соңгы хатыңны укыдым, әмма кайсы сүзләрен аңлавы кыен. Котлавың өчен дә рәхмәт. Бу юлы мин үзем берсен дә котламадым, кичер.
Вакыт сиздерми үтте дә китте, тагын кире юлга әзерләнергә кирәк. Янә бер атналап торам әле өйдә: әниемнәрне күргәндәй булыйм. Ригага да бер дә аяк тартмый. Декабрьдә эшкә!
Син: «Нигә үзебездә калмыйсың соң?» — диярсең. Мин синең яныңда Уфада эшләргә җыенган идем бит... Беләсеңме, тормышта барысы да син уйлаганча барып чыкмый шул. Документларым Ригада. Хәзер ноябрь азагы, декабрь башы, тагы да ярты елдан янә май, янә отпуск... Мин шушы елымны сөекле шәһәремдә яшәп, җәй Уфага бөтенләйгә кайтам. Әле уку елы уртасы, Уфада мин кайда урнашам, кем мине эшкә ала? Фатир эзлисе бар.... Сез дә аз җәфаланмадыгыз.
Шулай, мин яңадан үземнең ягымлы һәм каһәрле шәһәремә очам. Нишлисең? Дөнья шулай корылган. Һәрчак киресенчә.
Юл уңае сезгә сугылырга уйлыйм. Сибайдан Уфага, аннан Ригага очам. Керергә тырышырмын, әлбәттә. Алдан телеграмма сугармын. Киләсе елга, валлаһи, Уфада
РИНАТ КАМАЛ
100
төпләнәм, синең яныңа.
Иреңә, улыңа сәлам. Үбәм. Уфада синдә очрашканга кадәр. Таңсылуың. Түбә. Ноябрь, 1980 ел.»
* * *
Эштән җибәрүләрен үтендем. Директор каршысына басып, тезләнеп, башны идәнгә генә бәрмәдем инде... Теге явыз, мин РОНО мөдире алдында җавап тотам дип, күзләрен акайтты.
Кул селтәп, янә шөгылемә тотындым: директор РОНОдан кайткан яңа дәреслекләрне мәктәп өчен аерып алырга җибәргән иде. Төшкәчә бетерәм дә фатирыма йөгерәм, янәсе. Иптәшем дә ашыга. Башны да күтәрмибез...
Кайда ул: төшкә кадәр очлый алмадык, бер башлагач, түгәрәклик дип тырышабыз. Сәгать көндезге ике, өч тулды. Үземне эчтән юатам: менә-менә төгәллибез. Кич бар, арада бер буш көн Таңсылу белән серләшергә, күгәрченнәр кебек гөрләшергә өлгерербез. Җитәкчедән сүз ишеткәнче...
Дүртенче яртыда кайтып керсәм, фатирда берәү дә юк. Әллә килмәде микән дим, шатланырга да, көенергә дә белмим. Өстәлдә кәгазь кисәге. Таңсылуның кичәге телеграммасы бит. «Уфа. 10.15 часов буду у вас. Ждите, Тансылу...» Телеграмманы өстәлдә калдырып киткәнбез.
Телеграмма янында тәлинкәдә — карбыз кабыклары. Телеграмманы әйләндереп карыйм. Икенче як биттә — язу... Таңсылуның кулы!
Йөрәгем тибүдән туктарга уйлый. Үзем белән нәрсә булганын аңламыйм. Юк, ышанырга да, ышанмаска да белмим. Ул әле генә монда булган!
Кәгазь кисәге кулымнан төшеп китә. Аның артыннан гәүдәм дә үлән сабагыдай бөгелә, җансыз кешедәй сынсыз булып ятам.
Таңсылуым!
Бичаралар, иң тәүдә эш дибез. Тәүдә — җәмәгать тормышы, аннан — үзеңнеке... Шулай өйрәнгәнбез. Эш дибез, чәчибез: тормыш сиздерми янәшә үтә. Үзебезне бетмәс мәшәкатьләр, вак ыгы-зыгы били, ә чын эшкә вакыт юк. Гел җәмәгать йөге, гел аның йомышы... Ә җандай дусларыбызга, якыннарыбызга гомер калмый. Янәсе, эшемне бетерәм, янәсе, Таңсылу көтә, куна кала була.
«Фәнисә, саумы!
Синең әрнү-сагышлар белән тулы хатыңны алдым. Берни дә эшләп булмый, язмыш бүләк иткәнне кулдан ычкындырдык. Бик тә, бик тә авыр. «Остановись, мгновение! Ты прекрасно!» Гүзәл илаһи мәл тукталмады. Күрәсең, ул безнең кешеләр иркенә буйсынмагандыр.
Язмыш бездән хәтәр көлде. Ул безнең баш очыбызда торган, без искә алмаганбыз. Без җиңелдек, тәкъдир тантана итте. Күрәсең, без бахыр җаннарбыздыр, көнебезгә, үз тормышыбызга баш түгелбездер. Үзебезчә яши алмыйбыз.
Очрашуга алдан әзерләнергә булган. Араларда килер киртәләрне, ташыр кичүләрне истән чыгарганбыз. Уфадан Ригага очар вакытны да язмаганмын бит.
Ярый, үткән эштән төш яхшы, диләр. Башны ташка бәреп булмый. Насыйп итмәгәндер.
Минем сөенечле бер яңалыгым бар. Кем әйтмешли — дөнья түгәрәк, әйләнеп тора, якты көннәрен, алмашлап караларын китерә. Минем дә шундый бәләкәй шатлыкларым була. Шунсыз ничек яшәргә кирәк... Хәсрәт, бәла, сызлану кешене бетерә, тормышны ямьсезли.
Бер генә көнгә Мәскәүгә, ахирәтемә барып урадым. Ул мине «София» ресторанына чакырды. Иптәшләре белән... Бик күп тәмле-татлы ризыклар татыдым, кызыл уылдыкларга кадәр. Кыйммәткә төште, әлбәттә. Әмма, иң мөһиме, анда үземнең кумирымны — җырчы Евгений Мартыновны очраттым. Янәшә утырдык. Өстәл аша гына... Кызык! Әлбәттә, әллә нәрсәсе дә юк, сылу хатыны бар...
Беләсеңме, Фәнисәкәем, шулай аптырап, башны стенага бәрер булып йөргәндә
ТАНЯ-ТАҢСЫЛУ
101
хәтәр уйларга да чумып куям. Валлаһи, дим, шушы фатир хакына хәзер шайтанның үзенә дә кияүгә чыгарга әзермен кебек. ...Тик тагы, тагы үземне тыям, берәүгә дә күтәрелеп карамыйм, берсе дә күңелемә ятмый. Теге көйсеземне уйлап тик йөрим. Әллә мин аның өчен, ул минем өчен яратылганмы? Ялгызлыкка мин күптән күнектем, теләсәм, чибәрләр — аяк астында.
Дөрес, Петрик мине кыланырга да өйрәтте. Мин саф, гадел, ак булырга тырышып карадым... Бәлки, мине көнбатыш бозгандыр, цивилизация дөньясы. Бу хакта курка-курка уйланам. Бәлки, акыллана гына төшкәнмендер? Тиргәшергә барыбер өйрәнә алмадым, һаман да шул ачык авыз кызыкаймын. Үз-үземне яклый алмыйм, юашмын.
Син мине тиргисеңдер әле: башына нәрсә килә, шуны яза, дип. Ялгыштым, буталдым мин. Башымны югалттым... Син мине үзгәрмәгән дип уйлыйсыңдыр. Үзгәрдем, үзгәрдем мин: мактанчыкка, кыланчыкка әверелдем. Мичкә шикелле юанайдым, олыгайдым.
Нинди тормыш бу? Бу дөньяда бәхет бармы ул, юкмы? Кешенең көләргә, шатланырга, сөяргә, сөелергә, җырларга, мактанырга хакы бармы? Минем күргәннәрем хәтәр төш, нәжәгай уен гына. Ялт-йолт итә дә сүнә, җылысы да, яктысы да юк. Күңелемдә — җил, йөрәгем — буш, елларым кош сыман оча, ә тормышта һаман үз урынымны тапмыйм. Хәер, тапмам да инде...
Яңарак Полина Сергеевналардан хат алдым. Бер ай элек язган хаты чак килеп җиткән. Алар Николай Григорьевич белән безне сагыналар. «Башка сезнең кебек дусларыбыз булмады да, булмас та»! — дип яза Полина Сергеевна. Әлбәттә, үткәннәр һәрчак күркәм сымак тоела. Үткәннәр безне үзләренә чакыра, юксындыра... Гел якты көннәр искә төшә. Үткәннәр безне үз кочагыннан җибәрми.
Әлбәттә, бу — кирәк, бу — күңел шатлыгы; әлбәттә, бүгенге көн артыннан үткәннәр кебек хафасыз, уңай гына булган сыман күренә.... Узган көннәрдә яхшысы да, яманы да, сөенече дә, көенече дә булды бит. Үткәннәргә сәфәр кылганда, без аны онытабыз, тик уңаен гына хәтерлибез. Тормыш авыр, хәтерләү җиңел. Хәтерләгәндә көенергә, кайгырырга, нәрсәгәдер омтылырга кирәкми. Тик чәбәкәй итәргә генә, моңсуланырга гына мөмкин.
Үлгән сыер сөтле була, диләр. Ә бәлки, исән-сау чагында, ул сөтле дә булмагандыр. Шулай да без үткәннәргә сәфәр кылабыз, аннан ямь-тәм табабыз, бәхет кичерәбез. Ул безгә кирәк. Полина Сергеевна өчен дә безнең бергә булган чаклар оҗмах сыман. Оҗмах... Әйе, ул чакта без чыннан да бәхетлерәк тә, гамьлерәк тә идек. Чынлап та, Ишемьярда без бергә идек, без яшь һәм бәхетле идек. Кабатланмас Ишемьяр!
Шулай яшәп ята синең Экзотикаң Балтыйк диңгезе буенда. Үзе башкорт, үзе ап-ак, үзе ниндидер картинка — Европа мадоннасы. Исәпсез-хисапсыз чирләр белән җәфаланучы бер Экзотика! Йөрәгендә аның бушлык, чүл бураннары котыра, күңелендә, җанында беркемгә дә бер тамчы дә мәхәббәт юк.
Шулай, дускай. Ярый, җитәр! Таңсылуың. Рига. Февраль 1981 ел».
«Фәнисәм, якыным!
Беләсеңме, җанымны этләр талый, үкереп елыйсым килә. Үземә бу тормышта ямь тапмыйм. Җаным сыкраган чакта шул җырны искә төшердем. Сабый чакта, Түбәдә ишетә торган идем. Хаталары күптер инде, гафу ит. Син минем башкорт теленнән «шәп» икәнемне беләсең бит! Өйрәнергә һич кул җитми. Монда латышлар да мине оялтып бетерде. Алар ул якка игътибарлы.
Беләсеңме, бер җыелышны хәтерләдем. Шул мәсьәләгә кагылышлы. Тыңла.
Яңарак Рига балалар бакчасы хезмәткәрләре җыелышында катнаштым. Шунда партия кала комитетының беренче секретаре да чыгыш ясады. Беләсеңме (колагыңны тырпайт, игътибарлы бул), шул түрә латышча гына сөйләде. Бер рус сүзе!.. Ярты зал — рус балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләре. Мин дә рус балалар
РИНАТ КАМАЛ
102
бакчасыннан, минем Дарья Павловна Спиридонова да шунда. Алар гүләшә башлады: ахыр чиктә бер таза гәүдәле, калку күкрәкле (гром-баба), рөхсәтсез-нисез урыныннан торып: «Без берни дә аңламыйбыз, русча сөйләгез», — диде. Нәрсә дип җавап бирделәр дип уйлыйсың? Башта залдагылар шаулаштылар, гром-бабаны сүктеләр, соңыннан теге секретарь нәрсә ди? «Монда латыш җирендә яшисез икән, латыш суын эчәсез, икмәген ашыйсыз, туфрагына басып йөрисез икән, телен дә ихтирам итегез, ул илнең учреждениесендә эшлисез икән, аның телен дә белегез. Бу — гадәти, бу — табигый. Әгәр теләмәсәгез, аның учреждениеләрендә эшләмәгез, суын эчмәгез, икмәген ашамагыз, җирендә яшәмәгез», — ди. Сезне беркем дә тотмый, берсе дә монда чакырып китермәгән, янәсе. Шундый тойгы калды. Кала комитеты секретаре башы белән шулай дип әйтте дә салды. Исебез- һушыбыз китте, ачкан авызларыбызны ябалмый торабыз.
Якты киләчәккә өмет итик, ахирәткәем. Ничек кенә әче булмасын язмыш, өмет, ышаныч, хыял дигәнең генә җилкендерә күңелне.
Балтыйктан кайткач кая урнашырымны белмим әле. Уфадамы, башка җирдәме... Киләчәгем — томан эчендә. Томан таралырмы, юкмы?
Картлык — шатлык түгел. Күңелемдә очкын, йөрәктә җылы, гамь юк. Гомумән, соңгы вакытларда тормышның бер кызыгын күрмим. Җирдә яшәүнең ямен югалта башладым төсле. Кайсы чакта ятам-ятам да, «ни өчен шулай сызланып яшим, нәрсәгә ул тормыш миңа, барысы да кадалып китмәгәе» дип куям. Ни өчен, нәрсә дип яшим мин? Бер яме, бер тәме. Гел җәфа, чир, бәла- каза, хәсрәт-хәстәр...
Күк йөзендә аз гына яктылык хасил булсачы, бер очкын гына төшсәче тәрәзәмә! Дөньямны аксыл томан, куе болытлар чорнаган, юлларым бикле, хәтта хыялым да, хисләрем дә бикле. Идеал дигәнең бер алдакчы уен гына. Идеал — юк, буш нәрсә: мәхәббәт — кылану, хыял — аксыл томан чаршавы. Хәер, минем хыялым да, идеалым да юк хәзер, бернәрсәм дә калмады. Хәтта минем варисым да калмаячак Җир йөзендә. Миннән Җирдә бер ут та, бөртек тамчы да, хәтта тузан бөртеге дә калмас. Ни өчен, нәрсә хакына яшим мин? Кем өчен газаплар татыдым? Ни өчен килдем мин бу җиргә?
Хәер, бу уйларның барысы да бушка... Беркемгә дә кирәкми. Дөнья, кешеләр өчен, ахрысы, мин артык бер йөк кенә. Мәгънәсез булды тормышым! Тирә-якта — мәгънәсезлек, ямьсезлек. Барысы да бушка гына. Хәзер:
Уж не жду от жизни ничего я,
И не жаль мне прошлого ничуть...—
дип кабатлыйм. Тагы шигырь яздым. Ишемьярда «Шул Есениннарың белән саташасың», — дип көлә торган идең. Болар турында язу миңа җиңел түгел, Фәнисә. Авыр, әмма кемгәдер әйтергә кирәк бит. Авыр, кыен, ләкин күңелне кемгәдер бушатасы, кем беләндер серләшәсе дә килә. Ни дисәң дә, әле мин яшим, тын алам бит.
Ярый, ачуланма, Фәнисәм. Хуш, сау бул. Синнән сәламнәр көтәрмен. Таңсылуың. Рига. Май, 1981 ел.»
«Саумы, Фәнисә!
Әзрәк үзем турында. Дәваханәдән соң Маргаретта белән театрлар буйлап чабабыз. Драмтеатрның репертуары алмашынды, ару гына әйберләр бар... Спектакльләр, концертлар карыйбыз. Ригага төрле билгеле кешеләр килә. Үзләре җырлый, үзләре уйный, үзләре көлдерә. А11е дор! Бу яктан, Фәнисә, авыл барыбер шәһәргә җитми инде. Ха-ха... Мин гомерем буе авылда яшәдем, ә бөтен ягым белән шәһәр кешесемен икән дә... Шуны яңа аңладым.
Кара әле, Петрик хат язган. Көләрсең дә, еларсың да.
8 мартта Ишемьярлар мине котлады. Петядан, Николай Григорьевичтан
ТАНЯ-ТАҢСЫЛУ
103
открытка, Полина Сергеевнадан хат алдым. Фәнисә, бу юлы кыскарак язам. Күп тә калмады бит инде.
1981 ел.
P.S. «Өреп кап!» дигән әйтем нәрсәне аңлата?»
IV
— Марфа әби, эссе каба бит, нишләп кояшта йөрисең?
— Әйттең сүз. Хәзер эссе кабамыни ул? Июль кояшының кайнарлыгын да ташка үлчим.
— Марфа әби!..
— Бәй, минем кызларым килгән! Таня! Фәнисә! — Карчык языла. — Онытмаганнар... — Әле генә бөкрәйгән карчык тиз генә гәүдәсен турайта, йөзен сыпыра. — Кара, ничек алай Ишемьярга килергә булдыгыз?
— Әнә, Таняң инде, — дим ахирәтемә төртеп. — Ригадан кайткан да миңа килгән. Ишемьяр да Ишемьяр дип теңкәмә тия.
— Ха-ха... Марфа әби, көчкә җитәкләп китердем үзен, тыңламый да куя. «Минем ир, бала», — ди, чак-чак күндердем.
— И, шильма, әбисен, Ишемьярны оныткан шул...
Ишемьяр... һаман да шул Ишемьяр икән. Безнең матур яшел бишегебез. Табигатьнең бер кыргый почмагы. Ул урман белән катышкан диярлек. Әйтерсең дә, мондагы өйләргә, алачыкларга кеше кулы тимәгән дә: авыл табигать кодрәте белән генә яралган да куйган. Өйләре салынмаган, мунчалар буралмаган, ә шул көенчә үлән, куаклар белән бергә үсеп чыккан. Алар — өйләр, алачык, абзар, кетәклекләр — үлән белән, карама, өянкеләр белән бергә үрелеп яши. Ишемьяр яшел бишек кенә. Колмак сабакларыннан, кычыткан яфракларыннан үрелгән бишек.
Мин бары авылга килеп кергәч кенә аны ничек сагынуымны аңладым. Аны күрү күптән күңелем теләге булган. Мин бу очрашуны көткәнмен, аңа озак әзерләнгәнмен... Ишемьяр урамнарында кинәттән бөтен хатирәләрем терелде дә куйды. Алар таш астында бастырылып яткан, шулай да һаман үсеп маташкан яшел үлән шытымнары ише, терелде дә китте. Еракта калган гомер искәрмәстән шулай кешене шаккатыра, уйлар дулкынына сала икән.
Без — һаман да Ишемьяр балалары! Һаман да аның укытучы кызлары! Мәктәбе, өйләре таныш яшьтәшләребездәй күзләребезгә төбәлә, үзләренә керергә чакыра бугай.
Юлыбыз — мәктәпкә табан. Марфа әби, гадәттәгечә, кайтуыбызны пешеренеп көтеп торачак! Без кабаттан Ишемьярның укытучы кызлары! Эштән кайтабыз...
Буыннар өзелә, сулышлар кысыла. Барысы да таныш, кадерле монда. Бәхеткә каршы, берәү дә очрамый. Көпә-көндез җил куабыз, бушны-бушка авыштырабыз. Көн үзәге, ә җан иясе күренми.
Мәктәп тышында — Николай Григорьевичның совет власте турындагы сурәте. Художник, чын художник инде ул. Хәзер, ялга киткәч тә, мәктәптә аның рухы яши.
Мин шулай дип уйлап өлгермәдем, алдыбызда бер озын ир пәйда була. Петрик бит. Петрик җай гына басып безгә табан якынлаша. Чукынгыры, горур кеше, башын югары күтәреп, күкрәген киереп җибәргән: җиргә хуҗа сыман баса. Әйе, ул, нәкъ үзе — ике күзе! Озын, матур төз буй-сынлы.
Мин куркып ахирәтемне күзәтәм. Каушар, коелып төшәр микән... Петрик үзен гадәттәгечә, интеллигентларча тыйнак тота. Йомшак итеп сөйләшә, янәшәдән сак кына басып атлый. Бер ялгыш ишарә ясасамы, бер артык сүз ычкындырсамы...
— Әйе, авылдамын... Кайнам әйтмешли, читтә дә читәнгә элеп куймаганнар...
— Дөрес...
— Кайсыбердә генә күңел тулып китә. Авылда күңелсезрәк бит, шәһәрдәге
кебек ыгы-зыгы юк ...... Хәзер Марфа әбиләргә барасызмы?
— Әйе...
Марфа әби ихатасына кергәч, мин өйгә ашыгам, алар тышта кала. Марфа әби
РИНАТ КАМАЛ
104
бөтерелеп йөри, тиз генә ашын өлгертергә тырыша.
— Ите пешеп чыгып килә, хәзер...
— Ул чаклы чәчәп барма, Марфа әби, вакыт күп бит әле.
— Син сабыем дип кабаланасың инде...
* * *
Петрикны күпме генә кыстасак та, ашарга кермәде. Таңсылу аны озатып калды. Әллә шуңа боек: авызына су тутырганмыни, ләм-мим.
Марфа әби әллә нинди үгетләрен тукый, әллә нинди хатирәләрен искә төшерә. Төргәкләрен кыштырдата, чәбәләнә, бушамый, өлгерә алмый бер була... Аңа да кыен инде. Кадерле кунаклары аяусыз: күзгә күренделәр дә тагы юкка чыктылар.
Ихатага чыгабыз дип кенә торганда, чолан ишеге шыгырдап ачылды. Бәла — Таңсылу юлдашым дерт итеп калды! Әллә нидән курыкты бичара. Йөзе агарынды, күзләре зур ачылып китте. Ул авыр чемоданын дөп иттереп кире идәнгә куйды, үзе агач караватка лып итеп утырды.
Петрик йөри икән. Мин моңа сөенергә дә, көенергә дә белмәдем. «Петрик Таңсылуы, элекке хатыны белән хушлашырга килгән! Җаны бар икән әзрәк», дип уйладым эчемнән.
Шунда ахирәтем тынлыкны бозды:
— Юк, Фәнисә, мин беркая да бармыйм. Мин хәл иттем! — Үзе карашларын туфли йөзенә текәп каткан, миңа да, Марфа әбигә дә, Петрикка да күтәрелеп карарга кыймый.
Мин берни дә аңламыйм.
— Нәрсә хәл иттең? — дим аптырап.
— Мин күп уйландым, ахрысы, язмышым шулдыр. Мин Петрик белән калам! Без сөйләштек инде.
— .. .
— Фәнисәкәем! — дип миңа атыла бу. — Марфа әби! Ачуланмагыз, яме! Кичерегез мине! Мин башкача булдыра алмыйм, башкача юлым юк минем.
Алар — Таңсылу белән Петрик — икәүләшеп мине авыл очына озата баралар. Таңсылу да, Петрик та дәшми, бары мин генә, тынлыктан куркып, өзлексез сөйлим, телемә беренче килгән сүзләремне тезәм. Мин аларны акларга ашыгам: алар ике оялчан кеше — яшь ишләр — минем алда сынау тотамыни! Яшьләрне куркытмаска, базатмаска, ямьсез кыланып, кыерсытмаска тырышам. Өлкән җиңгәчәй, пүнәтәй мин аларга!
Шулай көтмәгәндә, тәкъдир кушуына буйсыныпмы, әллә яшьләрнең йөрәк тибешенә иярепме, ахирәтемне кабат Ишемьярда калдырып киттем. Икенче кат дустымны Аның кочагына ташладым. Абайламастан, кадерлемнең олы җиңгәчәсенә әйләндем, аның язмышын хәл итүчегә әверелдем түгелме?
V
Үзе теләп очмый яфрак, җил очыра,
Җил күтәрә, җил төшерә, җил уйната.
Йомабикә
«Фәнисәкәем, якыным минем!
Кеше ничек шулай тиз тормыш түбәнчелегенә төшә икән?! Шул яшемә җитсәм дә (озакламый 33, Христос яше тула), үземнең һаман да сәләтсез, тормышка яраксыз, тар карашлы булуыма, яраша-җайлаша белмәвемә, сукыр рәвештә мәгънәсез дөнья көтүемә аптырыйм. Тормыш күрмәгән кыз кебек, мәхәббәт кодрәтенә генә ышанып, кабат аның кочагына ташландым. Әйтерсең лә, мине якты гөмбәзле хан сарайлары көтә. Әйтерсең лә, миңа
ТАНЯ-ТАҢСЫЛУ
105
— унсигез, тормыш тупсасына чак-чак басам... Бертуктаусыз әшәке сүзләр чәпи йөземә. Аның фантазиясенә исем-акылым китә. Чама дигәнне күптән онытты, түземлегем чиктән ашты. Хәзер «әллә ул мине, чынлап та, беркайчан да яратмады, мине үзенә тамчы да иш итмәдеме икән?» дип уйлый башладым. Бәлки, ул мине бөтенләй санга сукмыйдыр, сукмагандыр?
Гел кимсетүле сүзләр сөйли. Яшьрәк чакта бер дә милләт аермаган кебек иде... Бер эчеп кайткан да, «все у меня спрашивают, зачем я на башкирке женился. А я говорю, что специально, чтоб башкирку, бусурманку в христианку превратить», — дигән була.
Азды бөтенләй, әдәп-чама дигәнне онытты. Әйләнгән саен битәрли, төрле кушамат тага, гайбәт сөйли. Уйнашчы да икәнмен мин, дикарка да. Кырымын да калдырмый, Ригасын да... Ригада мин йортсыз, урам фахишәсе булып йөргәнмен.
Бүген әзрәк басылды. Себергә китәм, ди. Автобус тукталышына барып, өч сәгать торып кайтты. Дуңгыз баласын суеп сатыйк та, әйдә икәүләп китик, яңа жңрдә яңача яши башларбыз, булганны онытыйк. Акчабыз бер букча булыр, кайгы-хәсрәтсез яшәрбез, янәсе. Йорттагы әйберләрне сатып куюыннан куркам.
Ярар, зарланганым өчен гафу ит, нишлим соң? Хуш, сау бул. Көтәм. Таңсылуың. Степной. Гыйнвар, 1982 ел.»
«Фәнисәкәем!
Теге хатымда зарланган идем бит... Шуннан ярәштек. Нишлисең, бер кыек астында гомер итәбез. Эштә директор, өйдә ул игәде, озакламый түшәккә аудым. Шундук дәваханәгә салдылар. Ун көннән соң эшкә чыккан идем, кашларын жыерып торалар. Хас та Ригадагы мөдирем Дарья Павловна кебек! Ходаем, бар жирдә дә бер үк кешеләр, бер үк тәртип. Директорым: «Эчкече иреңә үч итеп яткансың», — дип ычкындырды.
Дәваханәдән соң эшемә утыртмый, бернинди прогулсыз көе... «Заправкага бар», — ди директор, мин каршы киләм. «КЗОТ статьясы буенча куам», ди. Мин әйтәм: «Хакын, юк!..»
Соңыннан дирекциягә гариза илтеп ташладым. Петрик: «Өйдә утыр, әйдә!»
— ди. Мин гариза илтәм, ә директор статья белән куркыта.
— Статья белән куарга хакыгыз юк, — димен.
— Ә нәрсә эшлисең?
— Өйдә утырам.
Атна үтүгә Петрикның үзен шул статья белән куалар. Алар хакында, аларның караңгы эшләре һәм өнсез коллары хакында язып ялыктым мин. Арыдым, хәзер бетерәм. Кайчан да булса бер тулырак итеп тасвирлармын әле мин Ырынбур далалары уртасында онытылып калган бу совхоз турында. Тик кайда туктаганымны гына исемә төшерерсең, яме?
Фәнисә, син миңа дебет суккыч таптыңмы? Исеңдәме? Мин үзем иләргә, үзем үземә дебет шәл бәйләргә хыялланам.
Ярый, хаталарымны гафу ит инде. Хәзер яңадан укып чыгарга хәлем дә, теләгем дә юк.
Таңсылуың. Степной. Февраль, 1982 ел.»
Сигезенче март бәйрәме алдыннан ерактагы ахирәтемнән котлау открыткасы алып сөендем.
Ә 9 май бәйрәменнән соң, мәңге өнсез Полина Сергеевнадан шундый эчтәлекле хат килде.
«Саумы, Фәнисә!
Иң изге теләкләр белән хат язучы Полина Сергеевна дип белерсең. Үзеңә, якыннарыңа күп сәлам җиткер!
Беренче хатым бик кыска һәм буталчык булды бугай. Бәлки, син барысын да аңлап бетермәгәнсеңдер.
РИНАТ КАМАЛ
106
Таняны Түбәдә җирләделәр. Николай Григорьевич белән без дә бардык. Ишемьярга тагы тетя Марфа да җыенган иде, тик баралмады. Карт бит инде, шулчаклы арага... Мин үзем дә чак-чак йөрдем. Танюша хакына гына инде...
Түбәгә килеп төшкән идек, йөк машинасында Татьянаны китерделәр.
29 апрельдә ул дәваханәдән өенә кайта. Чәчен юа. Магазинга кереп, зур таш савыт белән көзге ала. Барлык ахирәтләрен йөреп чыга. 30 апрельдә миңа хат язган. 5 майда тагын йөрәк өянәге тота. Әти-әнисен чакырталар.
Әнисе килеп җиткәндә, ул сөйләшеп яткан була. Туганы белән әнисе совхозга 7 майда килеп төшә, 9 майда иртәнге сәгать унда ул үлә. Янына беркемне дә кертмиләр.
Әнисен күрү белән Таня:
— Әл дә син килгәнсең әле, әни, рәхмәт инде, — ди. Миңа шундый рәхәт хәзер, тәнем дә җиңеләеп калды... Соңыннан: — Пинд чәе китердеңме, әни? — дип сорый.
— Китердем, китердем, кызым, — дип юата ана.
Ике тапкыр шул чәйне кайнатып эчәләр. Иң азактан туганының учын алып учына сала да, «Дай лапу мне!» — ди Есенинча. Соңгы сулышына кадәр шулай үз-үзен юатып, сөйләшергә тырышып ята.
Дәваханәдә үзенә күлмәк бәйләгән — бетерә алмаган. Шуның өчен хат аша миннән бәйләм сорап ятты.
Хәзер, әлбәттә, бик авыр, әйтерлек тә түгел инде... Ләкин мине, күпне күргән, күпне кичергән кешене, бернәрсә аптырата, тагы бу турыда сөйлисе дә килми. Чиркандыргыч нәрсә.. Ләкин сөйләмәсәң, Таня турындагы хикәя тулы булмас кебек. Сиңа да күп нәрсә аңлашылып бетмәс.
Петрик белән икенчегә бәйләнгәч, мин аның белән аралашмадым диярлек. Әлбәттә, ул моны авыр кичерде.
Фәнисә, эш принципта түгел, әмма... Әлбәттә, мәхәббәт принципларга, антларга, акылга буйсынмый. Син минем бу кавышуга катгый каршы булуымны беләсең. Ул мине тыңламады....
Соңгы көннәрдә Таня дәваханәдә ятканда, Петрик эчә, хатыны янына барып урамый. Беркайда эшләми, вакытын бушка уздыра. Аны бер җиргә кабул итмиләр. Күз алдына китерәсеңме? Шушы көчсез, авыру хатын үзен тулысынча аңа арнады. Тере суның тамчысын да чайкалдырмый сөеклесенә бирә. Теге савытының төбенә кадәр эчеп куя... Петрикка гына булсын, ул гына сусамасын!
Хатынының әниләре килгәч тә, күзгә-башка чалынмый: өенә генә кереп чыга. Ишемьярдагы туганнары «кайгысыннан эчкәндер» дигән булалар, ышанмыйм мин. Бәлки, көйгәндер дә... ләкин барып күренергә, янәшәсенә барып утырырга кем комачаулый?
Таняны дәваханәдән өенә алып кайтырга булалар, ә Петрик-туганкай юк. Төштән соң гына кайтып керә. Өшегән-туңган, танавы төшкән.... Тап-таза ир, чибәр бөркет, эшсез, бернинди хәсрәтсез. Күшеккән-ябыккан. Аның үзен күтәрергә, утыртырга, җылытырга кирәк! Бәла!
Ләкин ул кеше юк инде. Юк! Бүтән ул күтәрмәс, утыртмас, ашатмас... Хәзер ул үзе чарасыз, тынычланып ята. Котылган!
Күз алдына китерәсеңме? Шуннан Петрик бөтенләй югала, хатынын озатырга да кайтмый. Таняны куярга Түбәгә дә барып тормый.
Кем өчен, ни хакына тырышты, ачыргаланды, түзде ул? Акылым җитми. Бу, мөгаен, минем үз гомеремдә кичергән иң җәфалы, иң үкенечле тарихымдыр. Әлбәттә, аны гади алдану, сәер хаталану дип тә атарга мөмкин. Ләкин, минемчә, бу зуррак, гаҗәбрәк. Бу ниндидер аңлашылмаучанлык, хәтәр тәкъдир...
Фәнисә, янә җәйләр җитте. Җәйләр туган саен мин сезне уйлый торган идем. Пәр яшел җәйне каршылаган саен Таняны, аның белән очрашуны да көтә идем. Үзалдыма, сабый бала кебек, бер дә юкка сөенә башлый идем. Аңа бит берүзенә Ишемьярга килеп җитүе барыбер җиңелрәк. Үткән җәй килгән, әмма мине күрмәгән, кыш көне тагы... Син күзалдына китерә алмыйсың. Аның ягымлы сүзләреннән соң җаныма
ТАНЯ-ТАҢСЫЛУ
107
ничек җиңел, рәхәт булып кала иде. Ул юата, тынычландыра да. Килсә, күңелгә шатлык, сөенеч. Артыңнан җаның басылып кала. Кошчык сыман, куркак, йомшак зат. Баш очында талпынып-талпынып торды да еракларга атылды. Мәңгегә югалды күзләрдән.... офыклар артына китеп, һавалар иңенә сеңде. Югалды, юкка чыкты безнең кошчыгыбыз.
Әйе , без үзебезнең иң якын дустыбызны югалттык. Аны, ахрысы, беркем дә алыштыра алмас . Бүтән беркайчан да андый хыялый, җилбәзәк дустыбыз булмас. Бөтен гомеребез буе аны оныта алмабыз. Соңгы сулышкача, йөрәктә яктылыкка, игелеккә урын калганчы аны хәтерләрбез. Мин Таняның туганнарын, илен тәү тапкыр күрдем. Гүзәл халык, ихлас кешеләр, гаҗәп як. Башка сыйдырырлык түгел: шушы сихри даланың кызы юк һәм башкача булмаячак та. Башкача ул көлмәс, җырламас, бөтерелеп-бөтерелеп биемәс. Мәгънәсезлек! Ахыр чиктә бу Кеше, Табигать алдында гадел түгел. Ни әйтәсең инде? Күз алдына китерерлекме? Япь-яшь көе... Юк, Фәнисә, мин моны аңлый, моның белән килешә алмыйм. Бу — язмыш, вәхшилек!
Ярый, син гафу ит. Җаным басылмый, үз-үземә урын таба алмыйм. Николай Григорьевич әйтмешли, минем кебек меланхолик, сентименталь хатын да чыгырыннан чыккач. Шул бәла алдында барлык нәрсә вак, буш сыман. Үзем яңа бер нәрсәгә төшендем. Элек җилбәзәк кызыкай булганмын икән. Хәзер генә дөньяны, аның рәхимсез йөзен аңлый-таный башладым. Шушы яшемә кадәр беркатлы көе йөргәнмен. Мин дә мордва, националка.
Сәлам белән мин, Полина Сергеевна. Ишемьяр. Июнь, 1982 ел.
P.S. Тагы оныттым, тетя Марфа тыела алмый, бичара. Ул бахыр әрәм булып ятканчы, үзем генә китсәм, ди хәтта. Күрәсең, балакаен оныта, җанын баса алмыйдыр. Бигрәк өйрәнгәннәр иде шул бер-берсенә... Үз кызы кебек итә иде.»
Эпилог
Җил иркенә очып йөргән үлгән яфрак, Көйгән ярфак — әллә ни уй уйлата.
Йомабикә
Таңсылуның авылын күргәнем юк иде. Ничектер туры килмәде. Ишемьярда эшләгәндә дә, болай да әллә нишләп юл төшмәде. Түбәне ахирәтем сөйләве буенча гына күз алдыма китерәм.
Кырыс, көйсез чырайлы төбәк. Поселокка да, зур авылга да тарткан. Тоташ олы хафага тарыган төсле. Безне дә ятсынып-сәерсенеп каршылый. Эреле- ваклы, калай башлы, калайсыз кыеклы өйләре дә сәламләргә ашыкмый. Алар арасында — Таңсылуның өе. Шул йортларның берсендә минем ахирәтем дөньяга килгән. Моннан төгәл утыз өч ел элек...
Кем уйлаган... Менә аның газиз туфрагы өстендә басып торам. Бик күп дәверләр, борын-борын заманнар буе аның ата-бабалары яшәгән, хәләл тирен, ал канын түккән җир битендә. Миемне ярып үткән уйдан хиссез-һушсызмын. Барысы да аңа әйләнеп кайта бит! Барлык нәрсә шушы изге туфракка кире әйләнә. Ахирәтем дә инде ата-бабалар, төп төркиләр янындадыр, йә аларга җитәр юлдадыр...
Мин кымшанырга да, кыймылдарга да кыймадым. Кадерлемне тудырган һәм кире үзенә алган җир .......................
Кем уйлаган...
Бераздан чак кына айнып киткәндәй булам: күзләрем ачыла, буыннарым языла, сулышым иркенәя. Тирә-ягымны карыйм, шушы офыкларны киңәйтәсем, үземнең, дөньяның, җиһанның хәлен аңлыйсым килә.
Кем уйлаган..
Алдымда өнсез, кобрасы очкан Түбә. Кайда, кайсы тирәдә соң ахирәтемнең өе?
Бик күп илләр гизеп, исәпсез-сансыз җир-суларны күреп-кичереп, ярты дөньяны айкап чыкса да, Балтыйк ярларына — Җир читенә җитеп, аякларын сәлендереп
РИНАТ КАМАЛ
108
утырса да, язмышы аны барыбер сиңа алып кайткан, Түбә. Барыбер синдә башланып, синдә килеп очланып куйган юллары газиз балаңның. Монысы — иң мөһиме! Исеңдәме икән: нинди кызың, нинди затың иде ул? Синдә туган, синдә тәрбияләнгән. Нишләп, ничек ул Таңсылудан Таняга әйләнгән? Син тәрбияләгәнсең, шушы күкләр астында туган ул... Сине якын күрә, кичерә белә, ярата идеме ул? Аны аңлый, кичерә аласыңмы соң син үзең? Әллә...
Дала өнсез. Барыбер җавап кайтармаячак. Як-ягыма карыйм. Кайсы җирдә икән, дим, сөеклемнең бишеге-биләве, тәү тәпи баскан яшел чирәме?
— Үтегез, үтегез! — Таңсылуның әнисе. Нәкъ — ул... Ана болай да шешенеп беткән күзләрен яулык очлары белән каплый. Гөлҗимештәй озынча аксыл йөзле, озынча күзле. Шул ук тулы, озын гәүдә. Аксыл соргылт чәчләре дә юкарган. Күз кабаклары шешенгән лимон сымак бөрешеп беткән, битен җыерчыклар ерып ямьсезләгән. Хәрәкәтләре җай, күзләре боек, йөзе сүнгән. Уйламаганнан миемә суга: «Таңсылу да, картайса, шулай булыр иде...»
Кем уйлаган... Әнисенә тартса да, әнисенең язмышын кабатлый алмады. Әнисе кебек үз илендә үз оясын корып, кошчыклар очыра алмады.
...Шәригать буенча хатын-кызларга тыелса да, эчкә үтәм. Яңа балчыклы, яңа гына буялган рәшәткәле... Ташындагы сурәттән (Ригага очканда фатирыбызда калдырган фотоның ише!) моңсу-боексу йөзле хатын карый. Минем якыным...
— Менә кайда очланган аның юлы.
— Таң-сы-лу-ым...
Өнем башкаларга ишетеләме-юкмы, эчемнән генә пышылдыйммы, әллә кычкыраммы?
— Таң-сы-лу-ым, мин килдем...
Фотодан гөлҗимештәй озынча ак йөзле, озынча соргылт күзле, киң маңгайлы, моңсу чырайлы хатын карый. Әзрәк тантана да, җиңелчә ямансулык та сизелә. Әллә уйлар дәрьясына баткан. Беркемдә эше дә, уе да юк. Гүя ул бу дөньялыктан, аның ыгы-зыгыларыннан өстен. Аңа хәзер берни дә кирәкми: торыр йорт та, эш стажы да, дәваханә дә, Петрик та, һәм мин дә, Полина Сергеевна да. Бездән, безнең бу шау-шулы көн итүебездән, омтылышларыбыздан югары. Аны хәзер берни дә алдый, кызыксындыра алмый. Затлы паласлар, капрон тюльләр, түрәләр, бәләкәй патшалар, хәтта җир тормышы — аңа берни түгел. Ул дөньялыктан аерылып, ахирәттәге мәңгелек йортына кайткан.
Башым әйләнеп китә, күзләремне чытырдатып йомам. Мәңгелек дөньясы. Бәй, нәкъ Инәк буендагыча бит монда... Без, Ишемъярның укытучы кызлары, су чәчрәтеп уйныйбыз. Чыр-чу киләбез, куышабыз... Су өстендә — бөрчекләр коена, җәйгор чаршавы, кызларыбызнын. гамьсез көлешүләре... Яр буйлары яңгырап тора... Менә берзаман ярымялангач Таңсылу алга йөгереп чыкты да шарт-шорт фотога төшерә башлады. Килештерә! Без аны «кил безнең янга» дип чакырабыз, ул — карыша...
Шул фото күз алдымда гына. Инәк янында күмәкләшеп төшкәнбез. Кызлар су коена, комда кызына. Иң бәхетлесе, иң шаяны, иң көләче — Таңсылу. Таңсылу ирәеп елмаеп төшкән. Йөзендә — кояш нурлары...
Күз алдымны яшъ пәрдәсе каплый. Буыннарым калтырый, җаным әрни. Ахирәтем янәшәмдә генә бит.
Юлдашыбыз тагын әллә нәрсәләр турында сөйли. «Тимер койма», «фото», «буяу» дигән сүзләре колагыма кереп кала... Мин исә аны гына тыңлыйм. Ул миңа карый, мин — аңа. Шулай бер-беребезгә төбәлгәнбез дә сихерләнгәнбез. Ахирәтем миңа нәрсәдер аңлатып маташа бугай. Үзенең серен ача.
Мин курка да башладым. Без Таңсылу белән чынлап та серләшергә тотындык. Икәүдән-икәү, күзгә-күз...
— Мине монда Экзотика диләр, Фәнисә...
ТАНЯ-ТАҢСЫЛУ
109
— Китче...
— Чын! Экзотик гөл дип йөртәләр. «Таня» йә «Таңсылу» дигән исемнәрне оныттылар. Экзотик гөл — бетте-китте. Башта гына берсе, кап-кара, япъ-яшъ чибәре генә Таңсылу дип йөдәтте, аннан тагы Таняга әйләндем, азак бөтенләй «Экзотика»га күчтеләр...
Галәмнәргә төбәләм.
Җир, су, Һава, ничек итеп юатыйм мин ахирәтемне? Дускаем, ничек итеп юатыйм, тынычландырыйм сине? Кайлардан, нинди чараларны табыйм? Әй, Җир, Күк, Кояш, әйтегезче! Үләннәр, чәчәкләр, дәшегез! Әйтегезче, каеннар! Газиз туфрак, дәшмисең. Нигә шулай дөнья?
Тора-торгач, аның карашлары янә йомшара, төссезләнә... Ул битараф килеш кайдадыр еракка, минем аша убалар тарафына бага. Хәзер миндә эше дә юк. Бу дөнья гамьнәренә исе дә китми.
Мин элекке ахирәтемне сагынам: монда да экзотикамын дигәнне аңлый, кабул итә алмыйм.
...Без китәбез, син каласың. Сиңа — йокларга, безгә — яшәргә. Син юк, без һаман Жир йөзеннән барабыз... Кайчан очланыр юлыбыз, кайчан очрашырбыз анда?
Хуш, бәхил бул! Кешеләр барысы да Җиргә бәхет өчен килә, хафалар кичерәләр, эзләнеп-ымсынып йөриләр, сөрлегеп китәләр. Бәхетне кеше тапкан да сыман, табып югалткан да кебек... Син дә җиргә бәхет өчен генә туган идең.
...Без китәбез, син каласың, якын кешем. Тагы җиргә язлар килер... Гөлләр чәчәк атар, үләннәр яшәрер туфрагың өстендә. Син лаек аларга. Син үзең дә шул гөлдәй идең, гомерең дә гөл гомере кебек кыска булды: иртән чәчкә атты, ә кичен, кичен инде шиңде.
Кырау сукты ул бичара чәчәкне. Ят тарафның, чит рухның кыравы...