Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШУНЫҢ БЕЛӘН ШУЛ... ВОКЗАЛДАН ЯЗАМ

МЕМУАРЛАР
Фәкыйрегез исә уртакул-уртача уйнады, дөресен генә әйткәндә, миңа отыштан бигрәк уен
барышы, биредәге азарт атмосферасы кызыклы һәм кадерле иде. Вак акча куелса да, хисләр
153
барыбер ташыды — күрәсең, андый ташкын өчен сумманың зурлыгы-кечелеге мөһим
түгелдер, киноларда киресен дәлилләсәләр дә, мин, күрәсен күргән, яшисен яшәгән кеше
буларак, барыбер үз фикеремдә калам. Аерым бер ләззәт кичереп, Ярослав Кирилловичның
осталарча хуҗалык иткәненә сокланып тордым, миңа студентның тисә — тиенгә, тимәсә —
ботакка диеп, фишкаларны теләсә кайда сибәләвен күзәтү дә рәхәт иде, калганнар, ничектер,
игътибарымнан читтә калды — хәер, вакыт-вакыт колагыма азартлы, ләкин тыйнак Виктор
Гофманның тавышы да чалынгалады — мөгаен, аның хисләре тышка түгел, эчке якка —
йөрәгенә
— ташыгандыр. Волгинны гомумән күрми башладым — гәрчә менә янәшәмдә генә тора иде
кебек үзе, аның нечкә, нәзек, сыгылмалы — пианиночыныкымыни! — куллары бер генә
тапкыр күземә ташланды. Игорьны абайлап алуымның җитди сәбәбе бар иде — ул... «җөп һәм
җөп түгел»гә («чёт и нечёт») өчәр тәңкә куйды. Әүвәл ялгыш куйгандыр, аңлап бетермәгәндер
дип уйладым, гамәленең мәгънәсезлеге турында авыз ачып сүз дә әйтергә теләдем, әмма
крупье мине бүлдереп, тизрәк үз ставкамны ясарга ашыктырды. Игорь тагын беразга күз
алдымнан югалды. Ике тапкыр, йокы аралаш диярсең, исерекле-уяулы килеш крупьеның аңа
мөрәҗәгать иткәнен ишетеп өлгердем: «Волгин әфәнде, зинһар, ашыгыгыз, сезне генә
көтәбез». Ләкин моңарга каршы Игорь җип-җитди рәвештә җавап кайтарды: «Гафу итегез,
мин бу конны уздырам әле, уйланып аласым бар». Волгинның мондый акылсызлыгын һичкем
бәяләп тормады, бәлки, ишетмәгәннәрдер, ләкин хәтта әче телле студент та дәшмәде. Үзем
ихтирам иткән шагыйрьнең кыланмышларын аңларга, ниятенең төбенә төшәргә теләмәдем
— яңа гына чираттан өч тапкыр җиңгәнгә күрә, кызыклырак эшләрем дә бар иде... Мин дә,
киночылар белән көйчеләр кебек үк, берешәр сум куюга күчтем, әйтергә кирәк, җиңә
башлавыма, крупье янындагы казна шактыйга кимеде.
Ялгыш кына фишкамны төшереп җибәргәндә, мин кабат Игорьга караш ташладым: ул
Головановның яшел «тукыма» буйлап «төймәләрне» шактый зур суммаларга этәрүенә исе дә
китмичә, Рузадан килгән кунакларның уйнавын күзәтә иде — әйтерсең, бу гамәленнән башка
дөнья җимерелер, Җир күчәреннән кубар!
— тегеләре дә игътибар төшмәслек түгел шул — җаннарын биреп уйныйлар, күзләре дөрли
генә, өстәлнең бер башыннан икенчесенә таба туктамый чабып йөриләр, шул арада өр-яңа,
минем башыма мәңге киләсе түгел комбинацияләр уйлап табалар, дөрес, ба рыбер үзләренә
бәхет елмаймый. Аның каравы, чираттагы турда энәсеннән җебенә кадәр шул ук «бөек»
алымнарны кабатлаган яшь Проскурин ота да ота башлады. Мин бер мәлгә уен турында
онытып тордым, Волгин мине күбрәк борчый иде — нигә берьюлы «җөп һәм җөп түгел»? Нигә
чит кешеләрнең кызып-пешеп уйнавын шулай җентекләп күзәтә? Табигате белән гомумән
башка төзелешле шагыйрьнең әдәбият кырында (хет шигырьдә, хет прозада булсын!)
аркылыга-торкылыга өйрәнелеп беткән зарарлы гадәтләргә карата шундый зур игътибар
бирүендә нинди сер бар?
Студент артык мәшәкатьләнмичә генә киночылар белән көйчеләрнең чыгышларын
кабатлап барды, һәм, нәтиҗәдә, һәрвакыт диярлек отты, минем өч отышым да акрынлап аңа
күчте. Әйткән сүзенә күпмедер көнчелек хисе дә кушып:
Дәвамы. 2014 елның 7нче саныннан басылып килә.
«Бәхет моңа үзе килә», — диде кайсыдыр кунак. Әлбәттә, алар Проскуринның үз табаннарына
басып баруын белә һәм, мөмкин икән, бу алымны хәзер тыярлар иде, әмма уенда алай ярамый
дигән кагыйдә юк, кыскасы, берәр нинди канәгатьсезлек- ризасызлык туса, Голованов,
һичшиксез, яшь егетне яклар иде.
Кайсыдыр арада мин өстәлдә яңадан Волгинның сөттәй ак манжетларын күреп алдым, ул
да берешәр сум салуга күчкән иде һәм бу юлы... «кызыл белән кара»га куйды. Ләкин биредә
һәркем үзе турында уйлап, башка кешеләрнең чыгышы һичкемне кызыксындырмый
башлаган иде инде. Игорь тактикасының серенә төшенергә теләп, минем башым тубалга
әверелде, саташуым, ахры, дип уйлап куярга да өлгердем: бер үк вакытта кызыл белән кара...
мондый хәл бернинди очракта да, фантазияң никадәр бай булмасын, беркайчан да туры килә
алмый ләбаса! Волгин болай акыллы кешегә охшаган үзе...
Уен җен тизлеге белән барып, сәгать угы бераздан төн уртасына — шундый кызыклы
кичәгә йомгак ясалыр вакытка якынлашты, алдан сөйләшенгәнгә күрә, Головановның тагын
бер генә өстәмә ставка да ясатмаячагы көн кебек ачык иде.
РАУЛЬ МИР - ХӘЙДӘРОВ
154
Рулетка уены тиз арада бөтен Малеевканы бугазлады. Икенче көнне ике кавказлы килеп,
иң әүвәл ризасызлык белдерде — аларны, имеш, кичә уенга чакырмаганнар, ләкин сүз
дигәндә кесәгә керергә яратмаган Голованов үзләрен тиз урыннарына утыртты: сезне бүген
дә чакыручы юк иде, диде ул.
Бүгенге телдә сөйләшсәк, хәзер милләтара низаг туар кебек иде, ләкин яшь кавказлылар
сүздән ары башка коралга күчмәде: без сездән начаррак түгел, Тбилиси Париждан бер ягы
белән дә калышмый, Тбилисига рулетка патша заманында ук кереп калган, ул хәтта милли уен
саналырга хокуклы — кунаклар тарафыннан шуның ише уклар гына атылды. Барыбыз өчен
дә Голованов җавап бирә торды, ләкин, әлбәттә, бәхәс сүздән йодрыкка күчсә, без, һичшиксез,
Кириллычны үпкәләтергә бирмәс идек. Җәнҗалны грузин теленнән шигырьләр тәрҗемә
итүче Гофман туктатты. Уйнарга керештек. Ни гаҗәп — кагыйдәләрне алар, чыннан да, белә
иде, ставкалар турында беркем кисәтмәгән килеш бишәр сум куйдылар, крупьеның: «Без
берәр сумнан арттырмыйбыз», — дип әйтүенә, кунакларның берсе ямьсез итеп: «Минем акча
— күпме телим, шуның кадәр куям», — диде, ләкин аңлыйсыздыр, Ярослав Кириллович та
җавап белән көттермәде: «Теләгән кадәр итеп Тбилисида куярсыз, ә биредә үзгә кагыйдәләр,
сезне нәрсәдер канәгатьләндерми икән, ишек әнә тегендә генә...»
Кунакларның уйныйсылары бик нык килә иде, ахры, шуннан соң тыннары чыкмады,
гәрчә, мөгаен, үзләреннән һаман-һаман көлеп-мыскыллап торган яшь Проскуринга яхшылап
кына җавап кайтарасы, ә бәлки хәтта яңак төбенә утыртасылары да килеп киткәләгәндер —
егет тиз арада отып алып кунакларны «парижаннар» дип кенә атауга күчкән иде: «әнә
парижаннар», «бәлки, парижаннар», болай гына да — «парижаннар». Студентыбыз усал гына
түгел, бик кыю да иде — «парижаннар»ның әледән-әле аңа сөзеп карауларын сизми
калмагандыр ул. Араларына кереп, грузиннарны борчыма инде, дияргә авыз да ачкан идем,
әмма Игорь туктатып калды: «Кысылма, Проскуриннар шул рәвешле характер ныгыта, мин
кичә үк сиңа аның чын егет икәнлеген әйттем бит».
Иң мөһимен онытып торам икән: төшке аш вакытында буфетта Игорь белән юлыбыз
кисеште, һәм иң беренче сүз итеп: «Бүген уйныйбызмы?» — дип сорады ул! Яшен кебек уй ми
күзәнәкләремне өтте — гаҗәп, шундый акыллы, төпле кеше, югыйсә, ә уенга ничек тиз капкан,
күзендә ялкын дөрли — мондый халәттә тәүге күрүем иде аны. Мин әле генә Ярослав
Кирилловичны очраттым, ул бүген дә, кичәге кебек үк, кичке аштан соң уйныйбыз, диде, дип
җавапладым. Игорь, тәмам канатланып, әкрен генә буфетчы кызга иелде: «Зоя, гүзәлем, бүген
миңа кунаклар керә, шуңа күрә ватаныбызның иң ерак почмакларыннан җибәрелгән тәмле-
тәмле күчтәнәчләрне җыеп бир әле, сүземне кире какма...»
Чираттагы уенда Рузадагы юмарт кунаклар күренмәде, әмма алардан кара «Волга» да
«илче» — бер кинорежиссёр килде, ул да, кичәге дуслары кебек үк, табынга мул сый-
нигъмәтләр чыгарып салды. Шушы кичне байтагыбыз тәүге тапкыр «Наполеон» коньягыннан
авыз итте, эчемлекнең бусы Горький урамындагы «Елисеевский» кибетендә күренгәләп,
бәясе шактый зур куелуга карамастан, киштәләр бер сәгать эчендә бушый иде инде. Мин
кабымлыкка казы алып килдем
— шәрык халыкларының яраткан ризыгын һәммәсе үз итте, казы булганда, табигый ки,
югослав ветчинасы да, чи килеш ысланган колбаса да онытылды.
Бүген дә барысы да кичәге кебек барды — уен, тәнәфес, тәмәке тарту; уенчылар да кабат
тугыз кеше иде — Проскурин үзе белән дустын иярткән, ләкин кичәге уен урыныннан акрын
гына кузгалса, бүген фишкалар тукыма-картонга төшүгә үк умырып китеп барды. Тимер акча
куючы аз иде — бөтенесе, хәтта сакчыл Волгин да, кәгазь берлек ыргыта, студентның дусты
һәм... мин генә алай ук итәргә базмый идек. Студент үзе янә бәхет кошын эләктерергә теләп
фишка арты фишка тезде, әмма кичәге «ярдәмчеләр» юк иде шул, ул, аптыраганнан, яңа Руза
кунагына ияреп карады — әмма бу гамәле дә файда китермәде, крупье әледән-әле аның
акчаларын җиңүчегә этә торды, кайвакыт үзенә таба да тарткалады.
Мин уенга чумсам да, җиңү-җиңелү мәсьәләсе күңелемне тырнамады, артык кызмадым.
Ләкин хәтеремә кинәт легендар язучы Ф.С.Фицджеральд килде, ул бик хисле кеше була бит —
кәрттән кала, рулетка белән дә мавыга... Эврика! Азарт
— безнең әдәбиятта өр-яңа тема лабаса! Шундый уйга бирелеп, Голованов тирәсендә
җыелган уенчыларны игътибар беләнрәк күзәтә башладым.
Үземә кинәт шундый нәтиҗә ясадым: ярый әле бүген кешеләрнең яртысы диярлек
алышынды — яңа хис-кичерешләр, яңа тәм; мине аеруча яшь грузиннар кызыксындыра иде
ШУНЫҢ БЕЛӘН ШУЛ... ВОКЗАЛДАН ЯЗАМ
155
— алар уенның нерв кылы гүя — һаман-һаман яңа йөреш, яңа комбинацияләр уйлап табалар
— кичәге киночылар белән көйчеләрең бер кырыйда торсын! Ләкин боларына да бәхет
елмаймый...
Кабат янәшә туры килгән Волгин минем Тбилиси уенчыларын күзәтүемне сизеп, болай
диде: «Миңа бу уен явыз, усал кешеләрне яратмыйдыр кебек тоела, йомшак, рәхәт, зур
максатлар һәм бурычлар куймыйча уйнарга кирәк, әнә, яшь Проскурин төсле». Игорь моны
һич икеләнмичә әйтеп салды, гәрчә бүген Проскуринның җиңүеннән битәр җиңелеп баруын
күреп тора иде, мин исә, Волгинның фикере белән килешмәсәм дә, бәхәсләшмәдем. Гүя ул
уенны аңларга тели иде, аны уенчыларның үз-үзен тотышы, тиз арада кәефләре үзгәреп куюы,
димәк — гамәлләре үзгәрүе дә кызыксындыра иде. Ләкин ни өчен кирәк бу аңа? Казино ачарга
теләмидер бит? Теләсә дә, мөмкин хәлме? Тыгызлап ябылган пәрдә артында мәңгелеккә
урнашкан социализм вакыты лабаса...
Язылачак хикәям яисә бәянымның планы башымда өлгереп килә иде инде, ул әсәрдә бу
кызу канлы егетләргә шактый урын бирергә мөмкин — соңгы мода буенча кыйммәтле, ыспай,
затлы итеп киенүләре аларны Малеевкада яшәп иҗат итүче башка күп кенә язучы-
шагыйрьләрдән аерып тора иде. Мин, ирексездән, үз каһарманнарымны ярата башладым,
чөнки — бәхәссез: каһарманнарыңны яратмыйсың икән, әсәрең туганда ук үле туачак — үзем
уйлап чыгарган шундый нәтиҗәгә һәрвакыт тугрылык сакларга тырыштым. Хыял диңгезендә
йөзгән мәл: тагын бер-ике көн күзәтермен дә, имеш, хис-кичерешләрем сүрелгәнче чираттагы
эшемә тотынырмын — югыйсә хәзерге хезмәтемнең төгәлләнеп килгән вакыты...
Головановның «господа» сүзен калдырырга исәбе дә юк — мондый мөрәҗәгатьтән башка
уенның тәме калмый, рулетка кадәр рулетка ниндидер затсыз, мәгънәсез бер нәрсәгә әверелә
дип инанган иде ул, ахры.
«Господа»ны грузиннар аеруча якын итте, шушы сүз аларны Проскуринга карата агрессив
гамәлләр кылудан тыеп тормагандыр да, бәлки. Ахырдан барыбер түзмәде, Ярослав
Кириллович студентка кисәтү ясады, үзен тыйнаграк тотарга һәм аның кунакларының ачуын
чыгармаска кушты. Грузиннар бу «сабак өйрәтү»не хуп күрсә дә, яшь егет әллә ишетте
Головановны, әллә юк — аның тәртибе бер тамчы да үзгәрмәде, киресенчә, өстәвенә, кул
астына эләккән Гофманга да бер-ике «бәрелеп» алды ул.
«Господа, акчаларыгызны куегыз!» — диюгә мин берүзем генә сискәнеп китә идем, ахры
— әйтерсең, хаинмен — ниндидер изге, мөһим нәрсәгә хыянәт итәм, әмма йөрәгемнең дөп-дөп
типкәнен учым белән каплап булса да сиздермәскә тырыштым. Бу турыда Игорь ни
уйлагандыр — белмим, бер-ике тапкыр сорап карарга теләсәм дә, базмадым — соравы да,
җавабы да икебезне уңайсыз хәлдә калдырыр дип шикләндем. Әле дә ярый шуңа төшенергә
башым җиткән.
Эчке тавышым әллә кайчаннан бирле пышылдап торды: безнең кыза-кыза уйнавыбызда
Волгинның һичнинди гаме юк...
Үз ниятләремә чумган килеш, мин кинокамера шикелле бу бүлмәдәге һәр кечкенә
вакыйга-күренешне хәтер тасмасына яздырып барырга, сеңдерергә, җиңгән һәм
җиңелгәннәрнең әйткән сүзләрен ятларга, Ярослав Кирилловичның һәр аңлатма-бәяләмәсен
отып калырга тырыштым — Голованов бүген үзен аеруча шәп тотты, гомеремдә дә
ишетмәгән акыллы һәм сирәк әйтемнәрне уңга-сулга сипте генә. Булачак каһарманнарымның
төсе-кыяфәтен яхшылап истә калдырырга кирәк иде, өстәл тирәсенә тезелгән һәр уенчы —
әзер образ югыйсә! Мин инде хикәямнеме, бәянымнымы Иҗат йортыннан киткәнче үк
тәмамларга һәм аны һичшиксез Волгинга бүләк итеп өлгерергә уй корган идем, дустымның
бит әле картина ясыйсы бар, иҗат җимешем аңа ярдәм итми калмас, ә Игорьның уенга фәкать
рәссам, художник буларак кына килүе миндә һичнинди шик уятмый иде, без һәммәбез аның
яңа әсәре өчен натура идек, шуңа күрә дә ул уенга килгән һәр яңа кешегә, һәр яңа йөзгә сабый
бала кебек чиксез куанды. Ул элеккечә йә «җөп һәм җөп түгел», йә «кызыл һәм кара»га
берьюлы куя торды, ә өч тапкыр аның «зеро»га куюын үз күзләрем белән күрдем — уен дип,
акчалары уен түгел бит, мондый гамәлгә җиңелер урыны калмаган, чарасыз кешеләр генә
бара, ләкин Волгинның йөзендә бер генә күзәнәк тә тартылмады. Бәлки, ул бар кешенең
берьюлы җиңелүен күрергә теләгәндер? «Зеро» туры килсә, ставкалар тулаем аңа күчәр иде
бит. Әмма, күрәсең, язмышына башкача язылгандыр — бер генә тапкыр да «зеро» төшмәде
(монысыннан да гаҗәп кызыклы картина килеп чыгар иде, исемен уйлап та торасы юк —
«Зеро», бетте-китте — вәссәлам!). Чынлыкта килеп чыкмаган бу вакыйганы үз әсәремә
РАУЛЬ МИР - ХӘЙДӘРОВ
156
һичшиксез кертәчәкмен дип башыма салып куйдым.
Грузин яшьләре бүтән уенга килмәделәр, ә озакламый, Мәскәү күрергә дип, гомумән,
Малеевкадан китеп тә бардылар. Яңа әсәрем башланмаган килеш тәмамланырга дучар
булды...
Өченче көнгә безнең сафлар кинәт кенә тулаем үзгәрде. Гофман МДУның бер студент
кызына күз төшереп, гыйшык-мыйшык дөньясына чумды, аның өчен рулетканың кызыгы
калмаган иде инде, башка күренмәде ул. Яшь Проскурин да ике көнгә башкалага китеп олакты
— шулай ук, мәгъшукасының туган көне икән, югалып торачагы турында алдагы төнге
уеннан соң кисәтеп куйган иде. Аның дусты да гаип булды. Грузиннар да. Композиторлар һәм
Кино йортларыннан килгән кунакларның да эзе суынды...
Мин дә икеләнеп калдым: барыйммы, юкмы? Төн уртасына таба Азатлык радиосында янә
Борис Парамонов сөйләргә тиеш иде, өстәвенә, болай да тапшыруның алдагысын, рәссам Хаим
Сутинга багышланганын, кичә тыңламый калдым — аның өчен кайгыруларымның чиге-
кырые булмады. Шикләремне Игорьга белдердем, ул канәгатьсез рәвештә баш кына селкеде:
«Компанияне җимерергә ярамый. Хәтта Парамонов өчен дә... Матур түгел. Алай бик теләгәч,
Проскурин кебек кичә әйтеп китәргә кирәк иде. Голованов үпкәләргә мөмкин, — диде ул,
аннары, кинәт кенә тавышын үзгәртеп: — Бүгенге тапшыру кем турында?» — дип
кызыксынды. Мин җавап биргәч, ул елмайды гына: «Алайса, борчылма, үзем сөйләрмен».
Белмим — язучы халкы уен турында каян белеп бетергәндер, әмма ул кичне халык
шактый — бер егерме кеше җыелган иде. Барысы да безнең Иҗат йортында яшәүчеләр. Урын
тарайды, шулай да, сыештык тагын үзе. Яңа составка Игорь һич кенә дә борчылмады,
киресенчә, күзендәге ут тагын да ныграк балкыды, мөгаен, хәзер аны уенның үзеннән бигрәк
уенчыларның «урыс холкы» ныграк кызыксындыргандыр. Себердән Валентин Распутинның
биш якташы килгән иде, Алтайдан янә икәү — исктимәле комарлы (азартлы) кешеләр! —
холык-фигыльләре белән алар миңа кичәге грузиннарны хәтерләтте.
Ләкин ул кичәдә миңа иң гаҗәп тоелганы шул булды: «почвенник», «деревенщик», ягъни,
гади итеп әйтсәк — хезмәт кешеләре, авыл һәм шәһәр эшчеләре, мартен һәм элеватор
җырчыларына караган җиде язучының ник берсе ни шаярып, ни җитди рәвештә «господа»га
игътибар итсен. Әллә алар да үзләрен чын аксөякләргә санадымы икән? Кеше күңеле — кара
урман, дип белми әйтмиләрдер шул. Игорь белән гәпләшеп алырга иде... Кинәт минем
башымнан яшен тизлеге белән үзгә уй үтте: бу турыда Григорий Яковлевич Бакланов яисә Лев
Адольфович Озеровтан сорасаң яхшырак лабаса! Бүген Ярослав Кириллович «господа»ны
аеруча күп куллана кебек тоелды миңа, ул тегеләрне турыдан-туры «кытыкларга»,
«чеметергә» тели иде сыман — ләкин яңа кунакларның кылы да селкенмәде, алар баштанаяк
уенга кереп киткән иде инде. Уйнауларына килгәндә — бәрәңге утырталармыни: тирән
казыйлар, яхшылап күмәләр, безнең казинога хас шаяру, елмаеп-көлеп алуның эзе дә юк —
яшь Проскуринның дәрт-дәрманы һай җитми иде хәзер! Кызык бит: рухы әтисенең иҗатына
якын әфәнделәр белән әйткәләшер-төрттергәләр идеме икән ул?
Әлбәттә, Волгин да бик авыр хәлдә иде, әмма аның йөзенә караудан гына бернәрсә дә
белеп булмый, ул, инглиз лорды сыман, һич борчусыз тоела иде, үзенчә уйный, кешеләрнең
ничек уйнавы аңа мөһим түгел, ул, шагыйрь һәм тирән тамырлы Мәскәү кешесе буларак (кем
белә, бәлки, дворяннардыр да әле), географиясе һәм, дөресен генә әйткәндә, мәдәнияте белән
дә үзенә бигүк якын булмаган кешеләрнең табигатен, тотышын өйрәнә иде шикелле.
Уен, бер карасаң, һәрвакыттагыча бара иде кебек, монда да хисләр ташый торды — әмма
ул хисләр, әллә ничек, гадәти һәм беркатлы иде: җиңдең — җиңелдең. Уенның тарту көче,
магниты югалды, күз ачып йомганда чынбарлыкны үзгәртеп ташларлык ут чаткысы җитми
иде. Уен затсызланды... Крупьега хас әтәчләнү югалды, аның авызыннан афоризмнар, канатлы
гыйбарәләр, кеше табигате турындагы фәлсәфи фикерләр ишетелми башлады, гәрчә нәкъ
менә хәзер — эчпошыргыч чакта! — кирәк тә иде алар. Голованов бер-бер артлы җиңә торса
да, бу аңа әллә ни ләззәт китермәде, бүген, гомумән, куелган акчалар өстәлнең бер башыннан
икенчегә күчеп йөрмәде, нигездә ул крупье алдына җыелды. Ара-тирә мин дә откаладым.
Аптыраш — беркем дә яшь Проскурин кебек, ни кызыгып, ни көнләшеп, ни сокланып:
«Фарт килә сезгә бүген, Ярослав Кириллович!» — димәде, бу җөмлә бугазыма төердәй утырып,
тышка чыгарга алгысынса да, мин, кыенсынып, аны тыныч кына йотып җибәрдем. Үземне
шунда ук күңелсезлек басты: ә бит хәзер рәхәтләнеп Борис Парамоновның сәгать ярымлык
тапшыруын тыңлап ята ала идем; уенга да, компаниягә карата да һичнинди кызыксынуым
ШУНЫҢ БЕЛӘН ШУЛ... ВОКЗАЛДАН ЯЗАМ
157
калмады, мине биредә үзенең «җөп һәм җөп түгел» табышмагы белән Игорь гына тотты.
Мин ул көнне тәмам кәефсезләнеп кайтыр идем, мөгаен, әмма күпме вакыт җанымны
бимазалап торган бу табышмакның очына чыга башладым кебек — ничек моңарчы башыма
килмәгән диген, мин Волгинны күптәннән беләм бит югыйсә! Игорь беркайчан да
башкаларның гонорарына, премияләренә кызыкмады, алар турында беркайчан да сүз
кузгатмады, мин аның хәтта бурычка ничәдер сум алганын да хәтерләмим — ул акчага карата
гомумән битараф иде. Менә-менә: акча белән Волгинны берьюлы телгә алганда иң туры килә
торган сүз бу — битарафлык. Үз-үзем өчен шундый нәтиҗә ясаганнан соң, табышмакның
җавабын да таптым бугай мин: мондый акча — комарлы уенда табылган акча — җанын
рәнҗеткәндер, кулын пешергәндер, аңа бернинди отыш кирәкми — зурысы да, кечесе дә, бу
хәл аның табигатенә каршы килә! Менә ни өчен ул фишкаларын беркайчан да отмаслык итеп
куя! «Җөп һәм җөп түгел», «кызыл һәм кара»... Шундый мантыйкый ачышымнан соң мин хәтта
җиңел сулап куйдым, тагын бер кат дикъкать белән, ихтирам итеп, Волгинга күз ташладым.
Инде тәмам тынычладым кебек, әмма хушлашыр алдыннан гына йөрәгемне тагын бер
табышмак — тегесеннән дә куркынычрагы! — өтеп алды: алайса, ни өчен шулай кызыксынып
йөри соң ул монда? Рухи таләпләренә, культурасына туры килми торган кешеләр янында ни
калган аңа? Бу сорау мине тагын да ныграк пошаманга салды.

Дәвамы киләсе саннарда