Шигырьләр
Фәнсилә ШӘЙДҮЛӘТОВА
Табигатьтә - матурлык!
Болын буйлап бүген йөргән идем,
Яшеллеккә карап сокланып.
«Иң гүзәл җир шушы булыр!» — дидем,
Алсу чәчәкләргә таң калып.
Сандугачның җырын тыңладым да
Шул кошчыкка кушылып җырладым.
Күпме моңнар аның тавышында!
Матуррак җырчы тапмадым.
Йомшак җилләр, талгын гына исеп,
Сыйпап үтте битем очларын.
Чиста сулы саф чишмәгә төшеп,
Сулар эчтем, тутырып учларым.
Шат елмаеп миңа зәңгәр күктән
Кояш сипте җылы нурларын.
Бар гүзәллек табигатьтә икән!
Шуңа бүген менә инандым.
Якты кояш, киң болыннар безнең
Байлыгыбыз икән ләбаса.
Әгәр кеше шушы гүзәллекнең
Кадерен белеп яши башласа...
Алинә АКМАЛОВА
Якын дус син, и каләм!
И каләмем, әле дә син бар,
Адашыр идем лә күптәннән.
Юл табалмый арлы-бирле йөрим,
Сорау алам үткән-сүткәннән.
И каләмем, әле дә син бар,
Күңел төшәр иде базына.
Ишекләрен йозакларга бикләп,
Кагылмас та иде сазына.
И каләмем, әле дә син бар,
Нуры бетәр иде дөньяның.
Сандугачка игътибар да итми,
Ишетмәмен саг(ы)шын торнаның.
И каләмем, әле дә син бар,
Кем ишетер йөрәк авазын?
Бар серләрне тыңлап торасың да
Әкияти җырлар язасың.
Эльвира РАФИКОВА
Йолдызлы төн
Даһи тынлык, ап-ак кары белән
Көн дә инде кичкә авышкан.
Акрын гына атлап кайтып киләм
Ай яктысы сибелгән юлдан...
Ай нурында ак бөртекләр ялтырый,
Әйтерсең лә алар йолдызлар...
Һәм шулвакыт аем телгә килә:
«Күктә сиңа таныш йолдыз бар!»
Исеңдәме, җәйге серле төндә
Йолдызларны уйнап санадык?
Ике йолдыз, пар булсыннар диеп
, Хыял белән күккә карадык...
Ә хәзер кыш, алар һаман күктә,
Бәлки әле бергә булырлар...
Әйе, көтәм, вакыт кына үтә,
Тик язларга якты өмет бар...
Шушы тыныч, серле күгебездә
Йолдызлар күп... чикләрен белмим...
Ләкин беләм ике йолдыз барын:
Аларның бит исеме — «Син» һәм
«Мин»...
Алисә МӘГЪДӘНУРОВА
Сагышлы көз
Тагын көзләр килде...
Мин яраткан көзләр,
Һәр ел шулай моңсу, сагышлы,
Күңелемдә күчеш чоры, гүя,
Яфракларның күктән агышы...
Тагын көзләр килде,
Син яраткан көзләр,
Безне аеручы сары көз,
Күңелемдә күккә очам гүя,
Казлар төркемендә мин бер кош...
Тагын көзләр килер,
Тик безнеке түгел,
Бу көз миңа бик тә чит инде,
Җылыталмый «әби чуагы» да,
Болытлар да түгел элекке...
Тагын көзләр килер,
Җир өстенә елар
Чиләк-чиләк булып яңгырлар,
Тик хәтердән сине юмас алар,
Хатирәләр мәңге калырлар...
Тагын килер көзләр...