Шигырьләр
Башкортстанның Яңавыл районы Татарстаннан бик еракта булса да, татар әдәбиятына Илдар Юзеев, Нил Юзиев, Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова, Нурихан Фәттах кебек талантларны биргән як. Әдәбиятка, шигърияткә тартылу бу төбәктә бүгенге көндә дә көчен югалтмаган. Яңавыл каласында инде 40 елга якын төрле районнарда яшәп иҗат итүче,
төрле өлкәләрдә эшләүче иҗат көчләрен туплаган «Замандаш» әдәби берләшмәсе эшләп килә. Аларның иҗатларын тагын да үстерү, җанландыру максатыннан 1992 елда биредә Яңавыл Язучылар оешмасы төзелә (җитәкчесе — шагыйрь Фәрит Суфияров). Әлеге оешмада торучыларның кайберләре инде Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары, берничә китап авторлары. Укучыларыбызны аларның иҗатлары белән таныштыру максатыннан берничә шагыйрьнең шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Фәрит Суфияров
Үз халкымны зурлыйм
Куанычларымны уртак итәм,
Канатлана йөрәк, талпына.
Тау кадәре хезмәт күрсәтергә
Исәп тотып яшим халкыма.
Максатыма төбәп юнәлдисәм,
Мин яулыймын хөрмәт-дәрәҗә.
Хыялларым чакыра мине юлга,
Кыйбла ягым ача тәрәзә.
Үз җиремне, үз халкымны зурлыйм,
Мактау булып җырым яңгырасын,
Дөнья афәтенә юлыкмасын.
Юып алсын күңел ярасын.
Горурлану хисе кичерәмен,
Елмаюлы таңнар эндәшә.
Тормыш кырын бизәп, данлап үтә,
Хөрмәтлесең, халкым, мең яшә.
Тарихта да үз урынын алган,
Язмышыңның түгелсең колы.
Уңган, батыр ата-бабамнарның,
Миндә йөгерә аларның каны.
Өлгерергә кирәк
Мин кунакка килдем, дөнья, сиңа,
Мәңгелеккә түгел, бик азга.
Көнем якты, шуңа рәхмәтлемен,
Күкрәсен җан, сусаган назга.
Хыялларым чынга ашса икән,
Өметләрем бары аклансын.
Кара болыт булып кайгы-хәсрәт,
Күңел күкләремне япмасын.
Игелеген күрим Җир-суымның,
Өстәлемдә торсын икмәгем.
Үкендермәс, уфтандырмас бер дә
Киләчәгем, минем үткәнем.
Еллар имин генә булсын димен,
Илһам бирсен иҗат җимешем.
Бәхет-шатлыгымны юллап алам,
Югалтмадым тияр өлешен.
Мин тормышны матурларга тудым,
Җавап тотам барсы өчен дә.
Вакыт чикле, өлгерергә кирәк,
Кыска гына гомер эчендә.
Тарих җиле исә
Китапларны, тарихларны укыйм,
Геройлары кырыс холыклы.
Сугышканнар, талашканнар да соң,
Аңламассың инде халыкны.
Маузер тотып дуэльләргә чыккан,
Кынысында тоткан кылычын.
Мәрхәмәт юк, әдәп качкан тәмам,
Кан койганнар, белмим, кем өчен.
Мәйданнарда кеше яндырганнар,
Зинданнарда тоткын богаулы.
Авыр хәлне җиңеләйтә алмый,
Укыса да пастер доганы.
Алга сөреп тирән явызлыкны,
Кол итәргә барын чамалый.
Азатлыкка каршы күсәк тоткан
Гаделлекнең күзен томалый.
Әүвәлгедән килә хакыйкатькә,
Үткәннәрнең калган чүбе бар.
Акны — кара, караны — ак итә,
Хөкем кыла — вакыт чиге бар.
Ташпулатлар, сарайларны бизәп,
Кемнәр койган, кемнәр сырлаган.
Җанга кагылып тарих җиле исә,
Богау чыңлый ерак чорлардан.
К а һ и м Ә үх ә т о в
Вакыт әйтер
Сөенмичә булмас, әмма
Кичәгегә караганда
Бүгенге эш шәп булды дип,
Ашыкмыйк без тамгаларга.
Кайчак күптән онытылган
Эшләр чыга өскә калкып.
Көрәш бара, мәйдан иркен,
Ә мәйданда хаким — вакыт.
Эшләгәнең азмы, күпме,
Үлчәргә хак бизмәне бар.
Дөреслеген аерырга
Кылдан нечкә иләге бар.
Намус, вөҗдан кушканыңча
Эшләреңне арттыра тор!
Тик ашыкма бәһаләргә —
Дөрес сүзне әйтер вакыт.
Әхнәф Мәзһәров
Утлар яна
Һәйкәлләрдә мәңгелек ут яна
Иле өчен шәһит улларга.
Исемнәре кайтып мәрмәрләргә,
Алтын сүзләр тезгән юлларга.
Һәр хәрефтә чагыла яу юллары,
Батырларның соңгы язмышы,
Аналарның кайнар күз яшьләре,
Сагыну катыш әрнү сагышы.
Таң атканда офык кызыллыгы
Һәйкәл ташларына коела,
Нурлар булып кайтып яудан гүя,
Яугирләрнең җаны җыела.
Һәйкәлләргә башың ими узма,
Илнең даны — батыр улларда.
Синең өчен, тыныч таңнар өчен
Алар башын салган яуларда!
Ф ә в ә з и т Әхмәтшин
Мәңге йөрәктә
Нигә тагын килеп кердең әле,
Тәмам онытылгач, күңелгә?!
Хәзер инде башка йолдыз балкый,
Син түгел бит зәңгәр күгемдә.
Аралардан салкын җилләр исте,
Безнең язлар ерак калдылар.
Синең белән узган эзләр дә юк,
Анда ятлар сукмак салдылар.
Нигә инде, нигә төшләремә
Ераклардан кайтып керәсең?
Их, яшьлегем, син еракта түгел,
Мәңге йөрәктәсең, күрәмсең.
Нәфисә Хәбибдиярова
Аерылу газабы
Кичә генә мин бәхетле идем...
Бер көн үтте, бер төн нибары.
Әле генә кулга-кул тотышып
Үрли идек икәү югары.
Бер сүз җитте безне аерырга,
Бер генә сүз. Ничек түзәргә?
Бәхетебез чатнап аерылды,
Шул сүз җитте өмет өзәргә.
Кичә генә мин бәхетле идем...
Бүген сагыш телә яраны.
Ярый әле, күренмәгән бер кыл
Ялгап тора безнең араны.