Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ ИМАН СӨЙКЕМЛЕЛЕГЕ

ЛӘЙСӘН КӘШФИ ПОЭТИКАСЫНА БЕР КАРАШ

Соңгы вакытта шигъри гүзәллекне аи-акылы, хис-тойгысы, шәфкатьле җаны, шәфәгатьле
каны, йөрәк йөгереклелеге, күңел күтәренкелеге белән ихлас аңлаучы каләм осталарыбыз
ишәя. Алар сүз-сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы заңы шифасына зур игътибар итә. Шундыйларның
берсе — филология фәннәре кандидаты, хәзерге вакытта «Кызыл таң» гәзитенең әдәбият һәм
сәнгать бүлегендә хезмәт итүче талантлы хәбәрнамәче, тел диңгезенә чумып, аның төбендәге
сүз энҗеләрен таба белүче, аларны җөмлә тукымасына оста чигүче, сәләтле шагыйрә, акыллы
тәнкыйтьче Ләйсән Кәшфи.
Ләйсән яңгыр — яз сөйкемлелеге. Әтисе, әнисе (укытучылар) шуны уйлап кушканнар бу
исемне. Ләйсәннең гомер язы — бәхет-сәгадәт таңы. Әти-әни бик илтифатлы, кешелекле,
таләпчән, каты куллы, шул ук вакытта ягымлы, хезмәтчән, эчкерсез, ярдәмчел була. Барлык
авырлыкларны җиңә-җиңә, кырыкның өске ягына чыккан Ләйсәннең гомере әле чәчәкле,
баллы, сандугачлы җәй уртасында. Менә аның «Авыл кызы» исемле шигырьләр
җыентыгында урын алган «Әнинең яратуы» дигән шигыре:
Рәхмәт, әни, сөя белүеңдә
Олы бәхетемнең серләре.
Кырауларда шаулап чәчәк атам, Таш яуса да шиңмәс гөлләрем.
Биредә сүз-сурәт (әни, кырау, чәчәк, таш, гөл) сүз-фикер, сүз-тойгы — шагыйрәнең рухи
байлыгындагы мәрҗән-муенса. Күз алдына ихтыяри көчле гүзәл кыз образы килеп баса.
Сөбханаллаһ!
Контаминацияләнгән фразеологик әйтелмәләр (КФӘ) тарихи яктан соңрак барлыкка
килә. Алар күбрәк чәчмә әсәр (проза) өчен хас. Ә менә Ләйсән шундыйларны шигъри юллар
шаукымына кәрәзли белә (олы бәхет серләре, кырауларда шаулап чәчәк ату, таш яуса да
шиңмәс гөлләр). Соңгы икесе ышандырмый да кебек. Ә бит галимнәр боз таулары арасындагы
мамык карларның чәчәк атуы турында яза. Кар катламнарын ярып чыккан умырзая чәчәген
инглизләр — «кар боравы», французлар «кар тамчысы» дип атый.
Ата-ана турында язганда, Ләйсән югары аң илаһилыгына таяна. Бу, күрәсең, соңгы
вакытта дини тәрбиянең иманлы канат кагу миһербаныдыр:
Олгайсаң да, олы кулларыңнан
Көрәк-сәнәк төшми, иншаллан!
Әллә безнең өчен тир түгәсең, Әллә инде Аллан кушканга?
Мондый гыйззәтле сүзләрне игенченең бер бөртек бодай өчен бер пот тир түккәнлеген
аңлаган иманлы авыл кызы гына әйтә ала. Авыл кызының таш яуса да шиңмәстәй гөлләргә
(бәхеткә) төренгән гүзәллеге (ата-ана шәфкатьлелеге) кырауларда да гөрләп чәчәк атардай
илаһилык биргән. Әлеге бозлы тауларда нәфис кар бөртекләренең чәчкәләнгәне сымак, авыл
кызының ата-ана рухын Аллаһ гыйззәтлелеге белән нәкышләве дә нәзакәт. Дини тәрбия
шифасы бу. Дини тәрбия! Дин авазы — сандугач сайравы. Шагыйрәнең ата-анага булган
кайнар мәхәббәте
— мең авырлыкны җиңә белгән рухи бәхете!
Сүз-сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы күркәмлеге белән безнең эрага кадәр үк яшәгән юнан
галиме Аристотель дә җитди шөгыльләнә. Сөйләмдәге сүзләрне ул өчкә бүлә: югары
баскычта, түбән күтәрмәдә, шуларның уртасында торучылар. Югарыдагысына поэтизмнар
яки матур яңгырашлы, тирән эчтәлекле сүзләр керә: ак бәхет, ак күңел, ак йөрәк, ак йөз, ак юл,
ак ахак, ак тукранбаш, юлыңа ак җәймә, саф зөбәрҗәт, саф тавыш, саф алтын, саф нәсел, саф
һава, саф күңел, саф акча, саф мәхәббәт һ.б.
Шагыйрәнең «Әнинең чигүләре» исемле шигырендә сөйкемле сүзләр
контаминацияләнгән (кушылган, катлауландырылган) фразеологик берәмлекләр ясый
(матур яшьлек, төсләренең ак җирлеккә чигелүе, яшьлектәге сафлыкның чәчәкләрдә
хисләнүе). Алар ярдәмендә шигъри строфа ипләнә. Аның шулай икәнлегенә Тәңре рухы
шаһәдәт:
Ак җирлеккә чиккән чигүләрең -
Матур яшьлегеңнең төсләре.
Шушы чәчәкләрдә — хыялларың, Сафлыгың ҺӘМ нечкә хисләрең.
143
Ак җирлек — иманлы киңлек. Сафлык — кандагы хаклык. Шушы дүрт строфалы
шигырьдә генә дә төрле-төрле КФӘләр төзү осталыгын гөлләндерә шагыйрә: мең сынаулы
язмышның тере сурәтләнүе, кара болытлар кичкәндә дә каралмау, боз яуганда да чыдам чәчкә
төсле сулмый калу, ак җирлеккә япь-яшь кул белән язмыш чигү, гомер көзләренә шау чәчәктә
килеп җитү.
Мәгълүм ки, К.Насыйри бабакаебыз әйткәнчә, фигыльләр буенча гына фикер йөрткәндә
дә, татар теле дөньядагы иң алдынгы телләр сафында данлана ала. Хәтта өстенрәк тору
хакында әйткән искәрмә дә бар. К.Насыйри өчен грамматика
— тел атасы, этимология — тел анасы. Шигъри поэтика боларны белергә куша. Белә Ләйсән!
Җирнең ерак тарихы куенында тамырланган, аннан киләчәген нигезләгән, шытып чыгып,
алтын кәүсә балкыткан, ботакларындагы яфракларын инсаниятчелек рухы итеп
җилфердәткән татар теле фразеологик әйтелмәләргә гаҗәп мул. Аның шулай икәнлеген
Н.Исәнбәтнең ике томлы җыентыгы раслап тора. Татар милләтенең бай хәзинәсе бу. Әдәби
әсәрнең идея-эчтәлеге, чор, тема, сюжет, төрле язмышлы затлар үзенчәлеген искә алып,
Ләйсән Кәшфи аларны шул килеш, халыктагыча да куллана, өслүб таләп итсә, үзгәртә дә, үзе
дә яңаларын иҗат итә. Соңгысы — күбрәк. Кайберләрен күрсәтеп кенә китик: Ходайның
намусын таптатмаганнарны сөюе; сафлыкның бәхет үзәге булуы; халкың бала иткән җирдә
абынмый яшәү; зәмһәрир күңелле кешенең бер тамчы җылыдан эрүе; кендек каны тамган
туфракка мең бурычлы булу; тәмуг казанына кургаш тавы кадәр гөнаһ җыеп төшү; бар
галәмдә ак мәхәббәт булып балкып калу; юксынуның үткәннәрне иртәгәге көнгә ак җеп белән
бәйләве һ.б.
Әлеге мисаллар гына да шагыйрәнең нәфис сүз сәнгате остасы икәнлеген тәсдыйклый.
Каләм шөһрәтенең эстетик идеалында югары аң, зәңгәр күк, галәм киңлеге, милләт заңы,
халык зары, кешелеклелек мәрхәмәтлелеге, гомер мәхәббәтлелеге күркәмләнә. Барлык баллы
хәбәрләрне аңа, гүя, сәмруг кош ташып тора. Бу — Аллаһ могҗизасы! Гөнаһсыз, намуслы,
сөйкемле затларга Аллаһы Тәгаләнең шаһәдәте киң. Кешелеклелек сыйфаты турында
имтихан тапшырганда, Аллаһ гөнаһлы бәндәгә «2»ле куя. Ләйсән Кәшфи дә шулай итә.
Аныңча, гөнаһсызга
— ак җирлек, гөнаһкяргә — кара каберлек. «Минем бәхет» дигән шигырендә болай ди ул:
СУФИЯН ПОВАРИСОВ
144
Мин — бәхетле!
Зил-зиләләр генә
Челпәрәмә итмәс бу хисне.
Минем бәхет җирдән күккә кадәр,
Мәгърур, горур, биек тау төсле.
Күңелдәге иман кебек якты,
Намус кебек чиста, кер кунмас, Таш кыялар кебек тугрылыклы,
Нәфесләргә эреп сатылмас.
Минем бәхет бик тирәннән килә,
Дога сеңгән нигез ташыннан,
Борынгыдан килә, шәҗәрәдән, Нәселемнең чишмә башыннан.
Чыннан да, шигъри иман сөйкемлелеге бу! Яшәү оҗмахы!!!
Гөнаһкярдән халык төрлечә көлә: җилкә чокыры тирәнәйгән, көймәсе комга төртелгән,
балта сабы сынган, намусын шайтан ашаган, бәхете бетләгән һ.б. Мондый гыйбарәләр юктан
гына чыгарылмый. Ялкау, хөсет, мәхлук җаннарны халык яратмый. «Минем бәхет» исемле
шигырендә Ләйсән андыйларга карата булган нәфрәтен үзе иҗат иткән бер гыйбарә
кысасында бирү осталыгына ирешә.
Аш өстәге өресе белән генә түгел, төптәгесе белән дә тәмле. Сүзләр дә шулай. Төрлесе
кирәк. Бу үзенчәлек Йосыф Баласагуни (XI гасыр), Кол Гали (XIII гасыр), Мөхәммәдьяр (XVI
гасыр, Казан ханлыгы чоры), Утыз Имәни, Г.Кандалый, Г.Тукай чорыннан ук килә. Мәгълүм ки,
Тукай Ләйсән әйткән «ак җирлек»не иман белән баетса, каралыкны сүз кылычы белән
саектыра. Андый кылыч ак җирлектә таштай чыныккан Ләйсән кулында да булырга тиеш. Бар
ул. Гарык булу, кара нәфрәт, әҗәл, бәргәләнү, сөрлегү, түнтәрү, шыплау кебек сүзләр, гөл-
бакчага шайтан таягы килешмәгәндәй, Ләйсәннең шигърият сәнгатенә кара яга төсле. Бу,
бәлки, өстән караганда гына шулай тоеладыр. Ләйсән — белемле шагыйрә. «Алама» дигән
кешенең дә күңел дөньясында ниндидер серле гәүһәрләр ятканлыкны аңлый ул. Аллаһ
имансыз кавемнәрне юкка чыгара. Кешелеклелеге корыган затлар да шундый бичара.
Табылсын иде аларга «дәва» дигән чара. Шулай уйлый Ләйсән. «Гасыр бусагасында» дигән
шигырендә болай ди:
Меңъеллыкка керәм ялан тәпи,
Намазлыкка баскан шикелле.
Сәҗдәләргә китәм, күңелемне Бар җиһанга ачкан шикелле.
Язмышларга ачы юллар язма -
Меңъеллыкка иң зур теләгем.
Рухка — эчкерсезлек, кешелеккә -
Иман булсын иде бүләгең.
Җир шарының мәхәббәт йомгагы булуы хакында әйткәнем бар. «Чагыштыру — танып-
белү анасы» дигәнне халык чал тарихта ук иҗат иткән. Мәрхәмәтле шарыбызның
чагыштыруларга корылуы хакында да иманым камил. Әйбер белән әйбер, күренеш белән
күренеш, хәрәкәт белән хәрәкәт чагыштырыла. Шулар арасына Өлкәр йолдыздай тиз, кулына
иманлы каләм тотып, идея-эстетик максат белән кереп китә Ләйсән. Шигъри зәвыгын
канәгатьләндермәсә, үзгәртә, алай да килешмәсә, үзе яңаны иҗат итә. «Мин бәхетле»дән бер
строфа:
Мин бәхетле саф гыйффәтем белән,
Тугрылыгым белән көчлемен.
Гасыр давылларын сизми торган Төгәл пирамида төслемен.
Ләйсән — чибәр, нәфис, сөйкемле зат. Чибәр кызга гыйффәтлелекне саклау — үзе
батырлык. Тарихта иманлы пирамидалар күп. Алар гасыр давылларына бирешми. Учында
яшен ташын биетердәй Ләйсәннең үзен пирамида белән чагыштыруы һич тә җиңел уйлау
нәтиҗәсе түгел. Мөселман хатын-кызларының матурлыгы, батырлыгы — тарих көзгесе.
ШИГЪРИ ИМАН СӨЙКЕМЛЕЛЕГЕ
145
Болгар чорында ире сугышта һәлак булса, хатыны, атка атланып, көрәш давылына чыккан.
Мөселман хатын-кызларының 1812 елгы Ватан сугышында булулары да мәгълүм. Бөек Ватан
сугышына үзләре теләп ут эченә киткән хатын-кызларыбыз зур батырлыклар күрсәтте. Төнге
очучы Мәгубә Сыртлановага (Бәләбәй кызы), Ләйлә Санфировага (Уфа кызы) Советлар Союзы
Герое (Каһарманы) исеме бирелде. Шагыйрәнең «Күңел бакчам, гүя, яу кыры» («Кайту») дигән
чагыштыруы да патриотик тойгы белән бәйле. Башкортстанның бай, матур, гүзәл, нәфис
табигатьле икәнлеге сокландыра. Ләйсән аны «Җиләк чагым» шигырендә сүз-сурәт белән
тасвирлый:
Каен җиләк таеп егылырлык,
Җир җиләге кибән салырлык.
Кура җиләк кызыл чаршау кебек, Шаккатырлык, хәйран калырлык.
Ватаныңны сөю сөйкемлелеге әнә шулай була ул! «Сынама» исемле шигырендә: «Мин —
тимер», — ди Ләйсән. Әле пирамидага, әле тимергә, әле давылларга бирешмәс гөлгә тиңли ул
үзен. Сөялле күңелләр («Сынама»), тыйнак хисләр («Өмет»), илаһи нур дигәндәге логик һәм
метафорик эпитетлар авторның үзен генә түгел, гомумән, мөселман хатын-кызларының
җисмәни һәм рухи дөньясын зиннәтли. Күккә күтәрелгән мөселман кызы Зөһрә төнлә җиргә
ак нур коя. Таңны уяткан Чулпан иртәнге намазны башлап җибәрә. Ләйсән (бар ул шундый
йолдыз) көндез җирне ак тамчылар белән ләззәтли. Галимнәр яңа табылган бер йолдызга янә
мөселман кызы исеме кушмакчы. Бирсен Ходай! Мөселман кызлары, дәүләт таңы гөлен
чәчәкләндерүдә дә гүзәллек күрсәтә. Башкортстан кызлары Алсу, Динә Русия һәм Көнбатыш
Аурупа илләре халыклары күңелен яңача яшәү моңы эстетикасы белән әсәрли. Ләйсән
Кәшфинең дә шигърияте зур казанышлар яуларга хаклы. Бирсен Ходай!
Академик В.Виноградов күп еллар элек әдәби әсәрләр телен өйрәнүнең киләчәктә
мәктәптә һәм югары уку йортларында аерым фән буларак укытылачагы турында әйткән иде.
Иманлы хыялы тормышка ашты зур галимнең. Мәктәпләрдә «образлылык», «идеялелек,
«эмоциональлек» дигән төшенчәләр белән эш итәләр. Бу мәгънәләрне мин «сүз-сурәт», «сүз-
фикер», «сүз-тойгы» дигән парлы сүзләр белән бирү яклы. Башка төрки телләрдә дә (төрек,
үзбәк, азәрбайҗан һ.б.) бу хакта төрлечә фикер йөртелә.
Кешенең төрле яктан камил, тәрбияле булуына нык игътибар итә Ләйсән Кәшфи. Алар
сүз-сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы ярдәмендә гамәлләшә. Сурәтләү чаралары аз сүз белән күп
мәгънә аңлатуга, әдәби әсәрнең идея эчтәлеген ачыклауга ярдәм итә. Матур әдәбият стиле,
фәнни стиль, хәбәрнамә (публицистика) стиле чама белеп кулланыла. Аң, акыл, хис, тойгы,
белем кардәшлеге йөрәк, күңел, җан, кан туганлыгы белән нәкышләнә. Эстетик идеалын
дөньяви хәл-вакыйгалар белән бәйләп бирүе сокландыра. Шигырьләрендәге сөйкемлелек
йөрәк белән кабул ителә. Педагогик эстетикасы отышлы. Киләчәктә заман шигъриятенең
концептуаль мөмкинлекләренә, темалар киңлегенә һәм тирәнлегенә, жанрлар һәм шигъри
калыплар төрлелегенә дә игътибар итәргә кирәктер. Грамматик төзеклек, шигъри техника
дигәндә дә камиллекнең чиге юк. Шигъри сөйкемлелеккә Байрон осталыгы таләп ителә.
Ләйсән Кәшфи дигән шагыйрә әлеге үрләргә омтылып иҗат итә.