Логотип Казан Утлары
Мәкаль

МӘКАЛЬ ӨМӘСЕ

• Кеше балчыктан яралса да, судан тора.
• Көнлекчене көнчелек үтерә.
• Кала — саланың үксез баласы.
• Татар, дигәч, Иблис тә алтатарга үрелә ди.
• Уй басса, буй да базыклана.
• Вак җан белән дә зур күренә белүчеләр була.
• Кан коелганда, кансызлык арта.
• Иярдән егылганга тәхет тәтемәс.
• Исерек сәясәтче аек шагыйрьгә бәрабәр.
• Яулык бөркәнеп кенә яучы булмассың.
• Ирең матур кызларга күз ата дип көенмә, матур егетләргә сүз катмый дип сөен.
• Эшем кешеләре күп, эшләр кеше генә чамалы.
• Ат сыртын ата сырты белән дә бутыйлар.
• Хатын-кызның иң матуры — җитешсезлеген яшерә белгәне.
• Кеше сөйми — халыкны ярата.
• Таш балбал ишәйгән илдә кешенең кадере булмас.
• Салкын сугышта кайнарбашлар җиңелә.
• Кеше маймылдан түгел, маймыл кешедән яралган.
Газинур МОРАТ


• Кәҗәсенә күрә сакалы,
Заманына күрә мәкале.
• Түрә үз файдасын гына күрә.
• Кем үрдә, шуның исеме түрдә.
• Җырның җыртыгы сәхнә тулы.
• Сайлаган белми, санаган «белә».
Ирек БӘДРЕТДИНОВ


• Ястыгың калын булса, саулыгың юка булыр.
• Пакь янчыкка акча ябышмый.
• Оятлы да акча, оятсыз да акча.
• Абруйлының каурые озын.

Линар ЗАКИРОВ